Бүре баласы Чатан

Бүре баласы Чатан
Автор книги: id книги: 2281592     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,63$) Читать книгу Купить и скачать книгу Электронная книга Жанр: Современная русская литература Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2014 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-02701-4 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 12+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Әлеге китапта урын алган әсәрләрдә Табигать-анабызның бөек казанышы кешеләр һәм җәнлек-җанварлар, кош-кортлар кебек тереклек ияләренең Җир йөзендә ничек янәшә көн итүләре турында бәян ителә. «Гүзәл табигатебезне саклагыз!» – авторның һәрберебез күңеленә җиткерергә теләгән өндәмәсе әнә шуннан гыйбарәт.

Оглавление

Альберт Хасанов. Бүре баласы Чатан

ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫМ! (Кереш сүз)

Повесть

БҮРЕ БАЛАСЫ ЧАТАН

Хикәяләр

ТӘВӘККӘЛ ЛАНДЫШЛАР

БАЙ-КҮЛ ЯРЛАРЫНДА ОЧРАШУ

ЧАКЫРЫЛМАГАН КУНАКЛАР

БҮЛӘК

КУРКЫТТЫК ТА СОҢ ҮЗЕН!

НӘФЕС КОРБАНЫ

КАМЗУЛЛЫ БАКА

ЧӘП-ЧӘП ЯРАТУЧЫ МӘЧЕ

ТОЛ СЫЕРЧЫК

КАРА ЕЛАННАР ОЯСЫ…

БУЛЫРЛАР СИҢА АҢГЫРА!

ВӘ АЛЛАҺЕ ӘГЪЛӘМ БИССАВАБ!

ТОРМЫШ МӘКТӘБЕ

ҮТЕРӘ КҮРМӘГЕЗ!

ЭТ БЕЛӘН МӘЧЕ ТӨСЛЕ…

ХӘЙЛӘКӘРНЕҢ ХӘЙЛӘКӘРЕ!

АКЫЛ ИЯСЕ

КӨЗГЕ УРМАН АЛАНЫНДА

БАЛДАН ТАТЛЫ, ӘРЕМНӘН ӘЧЕ

ЕРАК ЯКЛАР КУНАГЫ

АНАЛАР ҺӘМ БАЛАЛАР

ТИРӘН КҮЛ БУЕНДА

ТУЙ БҮЛӘГЕ

ҮЗСҮЗЛЕ ПӘҺЛЕВАН

ЗИРӘК АКЫЛЛАРЫНА ТАҢ КАЛЫРЛЫК

МАМОНТЛАРСЫЗ ЯШИБЕЗ БИТ ӘЛЕ…

«КАРЛЫГАЧЫМ!» ДИП ДӘШҮЧЕЛӘР БУЛЫР МИКӘН?

ТӨП МӘСЬӘЛӘГӘ КАГЫЛМЫЙ ДА…

БАХБАЙЛАР ЯЛ ЙОРТЫНДА

ГӨЛМӘРФУГА

ҖИРДӘ НИ БУЛМАС, ДИСЕЗ СЕЗ…

Отрывок из книги

Газинур берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган ике кызы – Гөлшат һәм Айгөл белән, кеше-кара гына түгел, хәтта кыр тавыгы да уза алмастай куе урман-чытырманлыкны кичеп, кәләпүштәй җыйнак, бар почмакларын җылы кояш нурлары иркәләгән-назлаган, бик тә аулак бер аланга килеп чыкты. Абау! Бер якта – башың әйләнердәй хәтәр, менә-менә убырылып-ишелеп төшәргә әзер текә яр. Аста тирән чокыр төбендәге сазлыктан чыпчык тезеннән генә инеш саркый. Кыл урталыкта, кәкре-бөкре озын тамырларын күккә ямьсез чөеп, байтак еллардан бирле биредә тәмам сөяк булып кипкән, тораташ булып каткан карт имән ята. Аны кайчандыр әллә шаярып кына яшен сугып киткән, әллә дуамал давыл аударганмы? Иртәнге чыкка чыланып, билдән чат су булып, шушы аланга килеп керсәләр – тамаша! Әлеге имән тирәли бер өер эт-маэмай балалары мәш килеп әүмәкләшәләр. Дөнья матур, дөнья киң боларга. Әнкәләре дә тапкан бит оя корырга шундый аулак почмак! Бик акыллы җанвар булса кирәк.

Көчекләр, онытылып, нәкъ балаларча әүмәкләшүләрен беләләр. Бернидә гамьнәре юк. Соңыннан, еллар узгач, һәркем сагынып искә алган бер хәсрәтсез, бер кайгысыз бәхетле балачак шушы буладыр инде ул. Газинур һәм аның апалы-сеңелле кызлары кичләрен, үз аланнарыннан торып, шушы шыптыйларның чәң-чәң килүләрен ишеткәннәр икән. Имәндә булып чыкты бит чикләвек!

.....

Газинур үзе дә, мәктәпкә әзерләнә башлаган кызлары да урман аланында калдырып кайткан бүре малае турында онытып та киләләр иде бугай. Беркөн иртән шулай, төнгелеккә ишегалдында гына калдырган бер оя казларның, үзен аеруча дәрәҗәле, һавалы тотарга яраткан ата казның дөнья ярып каңгылдавына, чү, нәрсә булган, әллә безнең ишегалдына чит планета корабы төшкәнме дип чыкса, Газинур ни күрсен! Койрыгын сыртына салып, ишегалдын аркылыга-буйга Чатан сыйрак айкый. Ата казның разбуй салуы бик аңлашыла. Ишегалды буйлап бүре баласының чатыр чабуы күргән-ишеткән хәлме?

Карт Ата казның «Бүре бит бу! Җәмәгать, бу хәлгә ничек түзеп торасыз? Ишегалдыбыз буйлап бүре чабып йөри, ә сезнең исегездә дә юк!» дигәндәй каңгылдап гауга куптаруы, каравыл кычкыруы бик урынлы. Бу куркыныч хәл турында хуҗага беренче булып ул, Ата каз, хәбәр салмаса, тагын кем салыр?

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Бүре баласы Чатан
Подняться наверх