Балачагым килә каршыма

Балачагым килә каршыма
Автор книги: id книги: 2291654     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,62$) Читать книгу Купить и скачать книгу Электронная книга Жанр: Современная русская литература Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2015 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-02938-4 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 0+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Бу китапка Рәим Гобәевнең үзе яшәгән чорны тасвирлаган әдәби-документаль повесте белән бергә Мамадыш төбәгенә караган мәзәкләре дә туплап бирелде.

Оглавление

Раим Губаев. Балачагым килә каршыма

ЯЗУЧЫ МӨГАЛЛИМ

БАЛАЧАГЫМ КИЛӘ КАРШЫМА (Әдәби-документаль повесть)

Үлгәннәрнең каберен бел!

Кот Чокыры. Иске зират

Комлы Ызан зиратында

«Беренче атом бомбасын – безгә!..»

Аю тиресе

Балтырган тәме. Каргыш

Шадра Назыйм

Кунак абый биргән кәнфитләр

Тукай урамында дүрт көн

Күлли уены. Беренче чын велосипед

Исхак абый маҗаралары

Бераз үсә төшкәч

Коллык кайчан башлана?

Балачак уеннары. Җенле тал

Сынган табагач. Хатиф абый мәзәкләре

Тарзан. Яңа карталар. Ашлык киптерү

Җенле тал

Пәкеле уены

Хәлил абый турында хикәят

Әни күргән төш

Үлем белән кара-каршы

Тауга күтәрелү. Авылымны өстән карыйм әле

Тау түбәсе. Гражданнар сугышы

Иртә китте

Муса чокырлары

Зират янындагы тауда

Гает намазы

Зур көймә белән…

Үтә айлар, үтә еллар…

АВЫЛЫМ МӘЗӘКЛӘРЕ

ЯТКАН ҖИРДӘН ГЕНӘ

БАРМАКЛАР БЕЛӘН АҢЛАШУ

МАТУР ЯШӘДЕК

КИРЕ ИЛТЕП БИР!

УЯНЫП КИТКӘН

КЫЗЫК ИТКӘН

НИШЛӘВЕҢ БУ?

МИН АННАН ОЛЫРАК ТА…

КЕШЕ КАМЗУЛЫН КИЕП КАЙТКАН

КҮЗЕНӘ КҮРЕНГӘН ИКӘН…

БАЛТАЛАРЫН ЮГАЛТКАННАР

ИКЕ ГЕНЕРАЛ АРАСЫНДА

БУЙ МӘСЬӘЛӘСЕ

МАЙМЫЛ МЕДАЛЕ

АВЫЗГА ГЫНА САЛЫГЫЗ!

БЕРГӘ ЭЧТЕК, БЕРГӘ ҮЛӘБЕЗ

ВРАЧ КУШКАНЧА

НИШЛӘП УТЫРАСЫҢ, УЛЫМ?

Отрывок из книги

Рәим Гобәев белән күрше райондашлар гына булсак та (ул Мамадыштан, мин Кукмарадан), Казан дәүләт педагогия институтына бер үк елны укырга кермәгән булсак, ихтимал, без бер-беребезне белмичә генә гомер итәр идекме икән, анысын кистереп әйтеп булмый. Икебез дә әдәбият мохитендә булгач, бәлки, очрашулар да насыйп булыр иде. Ләкин кайчан булыр иде әле ул? Институт, рәхмәт төшкере, безнең сукмакларны шактый яшь чагында ук бер зур юлга чыгарды. Ул инде Оренбург якларында, мин исә Тамбов-Липецк тирәләрендә армиядә хезмәт итеп кайткан идек. Рәим үзенең туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган, ә мин Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган һәм Татарстан дәүләт радиосына диктор итеп тәгаенләнгән. Икебезгә дә югары белемле булу бик кирәк. Шул шарт үтәлгәндә генә, тормыштагы урыныбыз ныклы булачак. Шуңа күрә без фәннәрне ныклап үзләштерергә керештек, диплом өчен түгел, белемле булу максаты белән. Ә укытучыларыбыз ниндиләр иде безнең! Борынгы татар әдәбиятыннан Шакир Абилов, әдәбият теориясеннән Абдулла Сайганов, фәлсәфәдән Рөстәм Мөрсәлимов, егерменче гасыр әдәбиятыннан Мәдинә Җәләлиева, дөнья әдәбиятыннан Татьяна Геллер, морфологиядән Зөһрә Вәлиуллина, фонетикадан Марат Сәгыйтов, педагогикадан Якуп Хангильдин… Һәрберсе – үз фәнен җелегенә төшеп белүче, бөтен яшәү рәвешләре белән укытучы-галим булган затлар. Аларның имтиханнарына тиешенчә әзерләнмичә килүне күз алдына да китерә алмый идек.

Рәимгә шулай да рәхәтрәк. Чөнки ул инде хәзердән үк мәктәптә эшли. Шуңа күрә аңа күп нәрсә җиңелрәк бирелә. Бу яктан ул миңа үрнәк булды. Үз чиратымда миңа Казан шартларында рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләрен табып уку җиңелрәк. Ихтимал, мин аңа шушы яктан күпмедер ярдәм иткәнмендер. Шулай да Рәимдә мине иң кызыктырган нәрсә аның язуы иде. Тактага чыкса, шулкадәр матур итеп, тезеп кенә яза. Авызыңны ачып сокланып карап торасың. Мин исә гомер буе тактага матур итеп язарга өйрәнә алмадым. Әмма, аңардан үрнәк алып, кәгазьгә әйбәт кенә язарга өйрәндем. Юкса аңа кадәр, тисә тиенгә, тимәсә куянга дигәндәй, ашыгып-ашыгып язып, ничек язуыма түгел, нәрсә язуыма гына игътибар итә идем.

.....

– Кояш кыздыра башлаганчы, машинаны юып куйыйм дигән идем, улым. Безнең шикелле аның да юынасы килә ич. Син нигә иртүк тордың соң әле? Бүген ял көне ич. Йоклыйсы иде туйганчы.

– Вәт хитрый бабай! Машинаны кичтән үк әти белән юып куйдык бит. Оныттыңмыни?

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Балачагым килә каршыма
Подняться наверх