Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Адлер Тимергалин. Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр
«ИНКЫЙРАЗ»ГА – ЙӨЗ ЕЛ
БЕР СҮЗ ТАРИХЫННАН
СҮНМӘС УТ ЯНЫНДА УЙДА БЕЗ… («Сүнмәс утлар балкышы» китабы чыгу уңаеннан)
ОНЫГЫҢА НИ КАЛЫР ӘТКӘҢ-ӘНКӘҢ ТЕЛЕННӘН
МАРСЕЛЬЕЗАЛЫ СӘХИФӘЛӘР
БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘРДӘ ҺӘМ БОЛГАР-ТАТАРДА АСТРОНОМИЯ ТӨШЕНЧӘЛӘРЕ (Татар күге)
АЙГА АШКЫНУ ҺӘМ «АЛГА! МАРСКА ТАБА!» (Фактлар, дәлилләр, гөманнар)
АСТРОЛОГИЯ: САФСАТА ҺӘМ ЧЫНБАРЛЫК
МИЛЛИ КАЗАНЫШ (Милли һәйкәлебез – «Татар энциклопедия сүзлеге» басылып чыгу уңаеннан)
КӨТЕП АЛЫНГАН СҮЗЛЕК
ИКЕ САНДЫК ЙАКУТ («Габдулла Тукай: Шигърият теле» дигән ике җилдле сүзлек нәшер ителү уңаеннан)
ТИКӘН-ТИГӘНӘКЛӘР АША – РУШАН ЙОЛДЫЗЛАРГА ТАБА (Күңелдәге төеннәр)
АТЛАНТИДА ТУРЫНДА
ТӨШ ЮРАУ
АЛЛА
ПӘЙГАМБӘР
МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ГАИЛӘСЕ
ЯКЛАП ҺӘМ КАРШЫ (Коръәннең татарчага тәрҗемәләре турында)
ӘСТӘГЪФИРУЛЛАМЫ? ЮК, СӨБХАНАЛЛА!
ИЗГЕ ҖИРЛӘР
ГАЛИМҖАН БАРУДИ
МӨФТИ ХӘЗРӘТЛӘРЕ СӘЛИМГӘРӘЙ ТӘВКИЛЕВ
НИКОЛАЙ ИВАНОВИЧ ИЛЬМИНСКИЙ
Отрывок из книги
Шул рәвешле, без инкыйразга – бетүгә, юкка чыгуга таба Исхакый әйткән ике гасырлык юлның яртысын үткәнбез дә инде.
Ә ярты гасыр элек (атап әйткәндә, 1949 елларда) СССР да татар язучысы Гаяз Исхакый исеме дә, аның «Инкыйраз»ы да тәмам онытылган иде. Онытылган дип, өлкәннәр, әлбәттә, Исхакыйны да, «халык дошманнары» исемлегенә теркәлгән Галимҗан Ибраһимов белән Кәрим Тинчуринны да хәтерлиләр, ләкин берәрсе бу исемнәрне ялгышып кына телгә алса, як-якларына карангалап, пышылдап кына сөйләшүгә күчәләр, һәм алардан әлеге шәхесләр турында ярты сүз дә тартып чыгара алмыйсың. Совет хакимиятләре Гаяз Исхакыйның «Инкыйраз»ын истән чыгарган халык үзенең бетүгә йөз тотканын сизми дә калыр дип уйлаган, күрәсең.
.....
Шуны онытмыйк: латиница – суверенитетның үзе булмаса да, аның бер сыйфаты, бер элементы. Күренекле татар галиме һәм сәясәтчесе Садри Максудиның кызы Адилә Айда (Төркия) фикеренчә, борынгы этруск халкы әлифбасын турсакалар яки пеласклар (этрускларның элгәрләре) Урта Азиядән Италиягә алып килгәннәр. Шушы иске төрки әлифба әкренләп латин әлифбасы булып үзгәргән. Әгәр дә галимәнең фаразлары дөрескә чыкса, төркиләрнең латин әлифбасына кайтуы асылына кайту шикелле вакыйга булачак. Шовинист думачылар монысын ук белеп бетермиләр, әлбәттә, ләкин зоологик сизгерлекләре аларга сак булырга куша.
Башкалар ничектер, белмим, ләкин алфавит турындагы мәсьәлә кузгалу белән, минем күз алдыма Галимҗан Ибраһимовның мәһабәт күләгәсе килеп баса. Ул әле генә ниндидер югары органнарда булган катгый сөйләшүдән соң өенә кайтып кергән дә аркасын җылы мичкә терәп басып тора… Аулак һәм, хәзергечә әйтсәк, престижлы урамда салынган бу җыйнак, күркәм өйне Татарстан хөкүмәте могтәбәр әдипкә бүләк итеп биргән. Ләкин әдипнең күшеккән кулларын мичнең чынаяк кирпечләре генә җылыта алмый бүген. Чөнки әдипнең кальбен өшетеп җибәргәннәр. Боздай салкын аның хисчән йөрәге. Әле күптән дә түгел, Бакуда төрки халыкларның орфографиясен гарәп хоруфатыннан латинга күчерү турында зур киңәшмә булган иде. Анда Галимҗан Ибраһимов, гарәп алфавитының өстенлекләре турында сөйләп, саллы дәлилләр китергәч, ахырда йөрәге түзмичә: «Әгәр бүген латинга күчәбез икән, тагын күп булса ун елдан соң бездән урысчага күчүебезне таләп итәчәкләр!» – дип ычкындырган иде. Менә бүгенге «келәмдә» сөйләшү вакытында күренекле әдип, кичәге принципларыннан ваз кичеп, латинчага күчүнең зарурилыгын таныган, моңа мәҗбүр ителгән иде…
.....