Читать книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники - Страница 1
АВТОБИОГРАФИК РОМАН
СОҢГЫ КИТАП
КАРГАЛЫ
ОглавлениеЯзучыны аңлыйсың килсә, аның туып үскән җиренә бар.
Гёте
Гади генә әйтелгән бик дөрес фикер булса кирәк бу… Чынлап та, әдипне яки шагыйрьне туган-үскән җиреннән аерып аңлау мөмкинме?! Менә ни өчен, бөек Гётеның югарыдагы сүзләрен очратканчыга кадәр үк инде, минем туган җиремә кайтасым килә иде. Күп дистә еллар аша кайтып, бала һәм үсмер чакларымны күрәсем килә иде. Ниһаять, мин бу озын сәфәргә тәвәккәлләп чыктым. Шактый ук соңга да калдым шикелле, ләкин өлгереп булыр дип ышанам.
Уналты яшемә чаклы мин туган-үскән җиремдә, атам-анам канаты астында яшәдем. Менә шушы чорым мине кызыксындыра һәм тарта. Бу минем гөнаһсыз саф чагым. Сүз дә әнә шул бик кадерле, бик кыска, әмма, ни хикмәттер, шактый озын булып тоелган балачак турында барачак. Үзем турында да, мине чорнаган тормыш һәм кешеләр турында да мин бары чын дөресен генә язарга тырышачакмын. Бу исә бик озынга сузылган, әмма үтеп киткәне сизелми дә калган гомернең дәвамын аңларга да ярдәм итәр дип ышанам. Хәерле сәгатьтә!..