Кырым / Крым
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Дилявер Османов. Кырым / Крым
Кырым гөлләре
I
Ркаил Зәйдулла тәрҗемәләре
Халкым өчен
Баш имәдем
Бичара татар
Карасубазар
Кырымым – Казаным
Якты төн
Сау бул, Казаным!
Ана телем
Онытмагыз!
Өметләрем
Азат милләт юлында
Каргалар
Добруҗадан аваз килә
Балкы, «Йолдыз»!
Аһ, татарлар, татарлар…
Алтыным
Ни өчен…
Сагынам
Аман…
Иске өй
«Җанын газаптан саклаган…»
«И йокысыз озын төннәр…»
«Сулар агып, агып китәр…»
«Учакларда янган утлар көл булды…»
«Көз килде, аланнар саргайды инде…»
Кырым гөлләре
Чит туфракта мазарлар
Яшәсен халкым
Матәм
Язны көтәм
Шигърият хакында
«Тәрәзәм алдында агач корыган инде…»
«Гөлләр сулды коры җилдә…»
«Кап-кара канатлы болытлар…»
«Инсанның гомер юлы кыска…»
Мин көтәрмен
Азатлык кыңгыравы
«Тавышымны ишетмәссең, беләм…»
II
Рифә Рахман тәрҗемәләре
Аерылу
«Шундый якын кебек тоелдың…»
«Шундый хәлләр минем…»
Яңгырлар
Синсез
Хәтер вальсы
Китмә
Диңгез янында
«Артык кырыс хөкем чыгармачы…»
Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәләре
Каберләр
Көл булдым
Рифат Сәлах тәрҗемәләре
Ватан
Кырымчакларга
Ялгызлык
Отрывок из книги
Кырым татарларының әдәбияты, әлбәттә, безнеке кебек үк, борынгы төрки тамырларга барып тоташа. Олуг Олыс (Алтын Урда) чорында татар халкы формалашып килгәндә (кызганыч, ул бөтенләй үк шәкелләшеп җитми), безнең әдәбиятыбыз да бербөтен буларак үсеш ала. Казан шагыйре Мөхәммәдьярның үз әсәрен Кырым ханы Сәхибгәрәйгә багышлавын гына искә төшерик. Әсәрнең әлеге хан (белүебезчә, ул Казан патшасы да булып тора) химаясендә язылуы да ихтимал. Ләкин уртак әдәбият дөньясы да Идел буе илбасарлар кулына төшү белән парча-парча килә, Кырым татарларының әдәбияты аерым һәм, асылда, госманлылар мәдәнияте йогынтысында үсә башлый.
Кырым дәүләт буларак исән-имин яшәгәндә, биредә шагыйрьләр дә, чәчмә язучылар да күп була. Ханнар, ханәшләр арасында да шигырь язу гадәти саналган. «Диван шигърияте» Кырым дәүләте үз мөстәкыйльлеген югалтканчы яши. Мәсәлән, Гази Гәрәй ханның (XVII йөз) оста шагыйрь булуы билгеле. XVIII гасыр тарихчысы Абделгаффар Кырыми язуынча, ул хәтта саф гарәп телендә дә шигырьләр чыгарган. Кырым ханлыгында тирән эз калдырган Миңлегәрәй хан да шагыйрь буларак мәгълүм. Гомер юлы Казанга да бәйле булган Өмми Камалны искә төшерү дә урынлы булыр.
.....
Диләвәрнең тәүге шигырьләре «Идел» журналында басылуын да горурланып әйтеп үтәсем килә. Без шул вакытта таныштык та шикелле. Шунысын да әйтергә кирәк: Диләвәр кырымтатарча гына түгел, урыс телендә дә яза. Идел буе әдәби телен дә яхшы белә. Ул Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре» пьесаларын кырымтатарчага аударды. Алар үз вакытында Акмәчет (Симферополь) кырымтатар музыкаль драма театры сәхнәсендә уйналды.
Диләвәр Кырымга кайтып киткәч, мин Карасубазарда (Белогорск) аның өендә кунак булган идем. Шунда әнисе белән дә сөйләшеп утырдык. Инде ватанга кайтырга рөхсәт булса да, аларны монда беркем дә кочак җәеп каршы алмый. Киресенчә, җир алырга, эшкә урнашырга төрле киртәләр корып кына торалар. Әлеге кыенлыкларны әнисенең ачыргаланып сөйләве истә калган. Әмма ватанга кайту шатлыгын болар гына һич тә киметмәгән, алар теш-тырнак белән үз җирләренә ябышкан, һәм бернинди кара көчләр дә аларны җиңә алмас кебек иде.
.....