Тургай. Сайрар чак
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Фоат Садриев. Тургай. Сайрар чак
«Тфү, тфү, балык, кап!»
Таш та чәчәк атачак
Нишләп мин куян йөрәк?
Доллар тешләде
Танышу көне
Бу серле дөнья
Кемнеке яхшырак?
Аптырашлы сораулар
Сагыш
Агач башындагы ак фил
Аңлашу
Бичаралар
Мәчеләргә урын даулау
1 апрель, шаяр да көл
Сыйныфташлар әллә нишләде
Бәби котларга бару
Каникуллар канатлангандай очты
Август аеның нурлы көне
Сыйныфка яңа малай килә
Сөмбел
Безнең юл уртак
Маңгаемны бер генә сыпыр әле…
Күңелләрдә ни ята?
Яклау
Су тавыгы кыйссасы
Уйларның уйнавы
«Кисекбаш» җиңде
Наз көче
Әллә яшьлек, әллә юләрлек
Яңа уеннар
Беләктән йөрәккә үткән чеметү
Озату
Маҗаралы көн
Әйтер сүзләрем күп, әмма…
Дуслык, бердәмлек
Нәфисә
Айгөлнең үзгәрүе
Энҗенең тылсымы
Бәрелешү
Канатлы атны Айгөлгә бирү
Тулпарның ачылуы
Бер тамчы шатлык
Уртак килешү
Телевизорга төшү
Телевизор карагач
Яңа дөньяга таба
Китмә, Ислам!
Караңгы болытларны куарга
Хуш, авылым!
Циркта сынау
Августин
Куркыныч сораулар
Чирканчык алу
Әниләр кичәсе
Мавыгу
Тәүге адымнар
Аерылыр чак
Хыяллар – ак җилкән
Күзләрнең ачылуы
Көтелмәгән борчулар
Сөмбелнең тәүге адымы
Алдану
Аллаһка тапшыр
Фаҗигале кич
Саумы, газиз җирем!
Җаннарның сафлануы
Отрывок из книги
Нух тавына ничек ансат кына менде соң әле ул? Тау элеккедән дә биегәйгән, болытларга ук якынайган. Андагы һәр таш кисәге, һәр куак, үләннәр, Нух маңгае үзе дә Ислам килгәнгә сөенәләр кебек. Менә бу яшькелт-сары ком ташының гына ничек килеп чыкканын аңлый алмыйча туктап калды ул. Бу бит – аларның ишегалды почмагындагы ком ташы. Аны бирегә кем меңгергән? Ташка якынрак килгәч, анда үзе кирт ясаган урынына кадәр шул килеш икәнен күрде. Аны-моны уйларга өлгерә алмады, артында нидер кыштырдады. Борылып караса, теге сары елан аңа таба шуыша. Сызгырган тавышлар чыгарып якынайды да, Исламның аягына терәлә язып, бер тапкыр урап чыкканнан соң, кабат Нух маңгаена шуышып менеп, теге тишеккә кереп китте. Ислам кабат ком ташына борылды һәм хәйран калды: аның өстеннән шундый матур чәчәкләр үсеп чыгалар һәм күзгә күренеп һавага күтәреләләр иде. Сабаклары сузылганнан-сузыла һәм ниндидер моң ишетелә. Әллә җилме бу? Ә-ә-ә, Ислам аңлап ала, шушы чәчәкләрнең җыры бит бу. Алар пәрәвез җебеннән дә нәфисрәк, адәм башы кадәр тузганаклар, сабаклары электр яктысы төсле үтәли күренеп, төрле якка нур сибеп тора. Ул сабаклар һаман югарырак күтәрелә. Инде Нух маңгаеннан да биегрәккә җиткәннәре бар. Алар акрын гына чайкалалар, чайкалганда, әлеге тузганаклар чәчелеп очып китәр төсле. Тик чәчәкләр таралмыйлар, аларның һәркайсыннан әллә нинди могҗизалы төсләрдә нурлар коела. Берләре кып-кызыл, икенчеләре ап-ак, өченчеләре сап-сары, дүртенчеләре зәп-зәңгәр, миләүшә, шәмәхә төслеләре дә бар. Күбесенең чын төсен тел белән әйтә торган да түгел. Иң гаҗәбе шул: ул чәчәкләрнең җылысы бөтен тәнне иркәли. Күкнең ул куе зәңгәрлеге! Ул яңгыраган моңның матурлыгы! Ул моң әллә күктән, әллә чәчәкләрдән иңгәнен аера торган да түгел. Исламның моны кемнәргәдер күрсәтәсе килде. Шуңа күрә кычкыра-кычкыра йөгерергә кереште:
– Карагыз әле, күрегез әле! Нинди матурлар! Бу чәчәкләрне тизрәк бөтен җиргә күчереп утыртырга кирәк!
.....
– Кайсы этең тешләде? Әйт, арттагысымы, рәшәткә эчендәгесеме?
– Син мылтыгыңа үрелергә ашыкма әле, – диде Әхтәм. – Монда бит әле мин хуҗа.
.....