Ходай бүләге

Ходай бүләге
Авторы книги: id книги: 1104954     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 210 руб.     (2,29$) Читать книгу Купить и скачать книгу Электронная книга Жанр: Современная русская литература Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2016 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-529-803132-5 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Галимҗан Гыйльманов – хәзерге татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үзенчәлекле геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яши, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры кала. Әлеге китапка язучының укучылар арасында популярлык казанган бәяннары туплап бирелде.

Оглавление

Галимҗан Гыйльманов. Ходай бүләге

Шартлау

Табылдык хатлар

Җанбалык

Язмышның туган көне

Исемең ничек, Гадел?

Күрәзә

Китек ай

Тимерче

Җан җылысы

Аллалар күктә яши

Бала хакы

Сагышың булса, суга сал

Соңгы сугыш

Эт елы

Бөкре

Хак

Ходай бүләге

Отрывок из книги

Тормышның караламасы юк, диләр. Шулай килеп чыкты инде: Таһир – бомж. Иң гадәти бомж – илсез, йортсыз, эшсез, паспортсыз, хыялсыз бер дөнья бәндәсе. Гаиләсе дә, туганнары да, дуслары да юк аның. Хәтта исеме дә юк. Таһир – элеккеге, беренче тормышыннан калган исем. Әйе шул, аның ике гомере бар: бомж булганчыга кадәрге гомере һәм менә бүгенгесе – эт типкесендәге тормышы. Беренче тормышында Таһирның да әнкәсе, туганнары, сөйгәне, дуслары булган, исеме булган, әйбәтме-начармы язмышы, өмет-хыяллары булган…

Бомжлар – шундый ук кешеләр, тик аларны вакыт ташлап киткән. Вакыт белән бергә якыннары ташлаган, дуслары, сөйгәннәре баш тарткан. Һәр язмыш бәхетле булып туа. Ә нәрсә соң ул бәхет? Бәхет һәрвакыт өмет булып яши. Бомжлар – өметсез кешеләр. Бәхетсез, язмышсыз кешеләр. Таһирның да өмете калмаган. Ул – өметсез-хыялсыз гына түгел, вакытсыз, замансыз, киләчәксез бер бәндәви зат. Хәзерге тормышында аны «Почта» дип йөртәләр. Ни өченме? Чөнки ул хатлар җыя. Менә шундый сәер гадәте бар Таһирның. Аның керләнүдән ялтырап торган, майга каткан капчыгында һәрвакыт хатлар булыр. Каянмы? Тарихы озын аның.

.....

Ничек төште соң ул бу хәлгә?

Зөһрәгә утызынчы хатын язып, шул ук көнне Түбән Камадан чыгып киткәч, авылдагы анасы янына сугылды да якын-тирә совхозларда «Яшәсен перестройка!» «Яшәсен базар мөнәсәбәтләре!» дигән плакатлар язып йөри башлады. Ара-тирә ил башлыкларының тук йөзләрен төшерергә дә туры килә иде. Күңелендә тынычлык булмагач, эштән дә, тормыштан да ямь таба алмады, эшләгән бар акчасын эчеп бетереп барды. Юк, кеше көлдереп, исереп, егылып ятмады, тик айнып та бетмәде… Аның тирәсенә үзе кебек моңлы-сагышлы, рухлары какшаган, күңел канатлары сынган җаннар җыелды. Шулай колхоздан колхозга, районнан районга күчә-күчә, алар бердәнбер көнне Казанда пәйда булдылар.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Ходай бүләге
Подняться наверх