Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза

Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза
Автор книги: id книги: 2456361     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 349 руб.     (3,8$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2019 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-03800-3 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Бу әсәрнең авторы Гүзәл Яхина Казан шәһәрендә туып үсә, чит телләр факультетын тәмамлый, Мәскәү кино мәктәбенең сценарийлар язу факультетында укый. Әсәрләре «Нева», «Сибирские огни», «Октябрь» журналларында дөнья күрә. «Зөләйха күзләрен ача» романындагы вакыйгалар 1930 елның кышында бер татар авылында башланып китә. Урта хәлле гаиләдә яшәүче авыл хатыны Зөләйханы йөзләгән башка күченеп китүчеләр белән бергә товар вагонында Себергә сөрәләр. Ярлы крестьяннар һәм Ленинград зыялылары, мөселманнар һәм христианнар, мәҗүсиләр һәм дәһриләр, руслар, татарлар, немецлар, чувашлар – барысы да, көн саен тайгадан һәм рәхимсез дәүләттән үзләренең яшәүгә хокукларын сорап ялвара-ялвара, Ангара ярларында очраша. Бу әсәр барлык күчеп китәргә мәҗбүр ителгәннәргә һәм «кулак» дип сөрелгәннәргә багышлана.

Оглавление

Гузель Яхина. Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза

Җәһәннәмдә мәхәббәт һәм наз

Беренче бүлек. Җебегән тавык

Бер көн

Тәрәзә шакыдылар

Очрашу

Икенче бүлек. Кая?

Юлга

Каһвә

Казан

Сорап алганчы

Качу

Баржа

Өченче бүлек. Яшәргә

Утыз

Бала табу

Беренче кыш

Улым

Бистә

Яхшы кеше

Сәмруг кош

Дүрт фәрештә

Кара чатыр

Дүртенче бүлек. Кайту

Сугыш

Йосыф белән Зөләйха

Отрывок из книги

Зөләйха күзләрен ачып җибәрде. Баздагы кебек караңгы. Юка пәрдә артында казлар йокымсырап утыра. Бер айлык тай, әнисенең имчәкләрен эзләп, иреннәрен шапылдата. Тәрәзәдән гыйнвар буранының дулап ыңгырашуы ишетелә. Ярый әле, тәрәзә ярыкларыннан өреп тормый – Мортазага рәхмәт: салкыннар башланганчы ук, тәрәзәләрне ябыштырып, ярыкларын томалап куйды. Мортаза – әйбәт хуҗа. Әйбәт ир дә әле. Ул, гөрелдәтеп һәм шактый көчле яңгыратып, ирләр ягында гырлап ята. Йокла, катырак йокла, таң йокысы – иң тирән һәм татлы йокы.

Инде вакыт. Йа Аллам, уйлаган уемны гамәлгә ашырырга ярдәм итсәңче – беркем дә йокысыннан уянмасын әлегә.

.....

– Ничек яшәргә инде, әни? Ничек яшәргә? – Мортаза маңгае белән әнисенең тезләренә сыенды. – Талыйлар, талыйлар, талыйлар! Бөтен нәрсәне җыеп алалар! Бернәрсәң дә калмаса, хет элгәрләребез янына китеп бар! – тынычландырырлар. Акылыңа килсәң, башыңны бераз күтәрсәң, яңадан талыйлар. Минем инде тәнемдә – хәлем, йөрәгемдә түземем калмады!

– Тормыш – авыр, катлаулы юл, улым. Катлаулы да, озын да. Кайчакларда юл читенә аякларны сузып утырасы килә, барысы да яныңнан узып китсен, хет җәһәннәмнең үзенә үк барып җитсен. Утыр, суз аякларыңны, рөхсәт! Син яныма шуның өчен кердең дә инде. Әйдә, утыр, янымда утырып тор, ял ит, хәл ал. – Карчык ашыкмыйча гына, идән сәгате теленең салмак кына тирбәлүе көенә дога укыган яки җырлаган кебек сузып сөйли. – Аннары торырсың да китәрсең. Ә хәзер мин синең арыганлыгыңны сизеп утырам. Бигрәк нык арыдың син, бәгырькәем!

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза
Подняться наверх