Туксан тугыз шаяру

Туксан тугыз шаяру
Автор книги: id книги: 2291653     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,63$) Читать книгу Купить и скачать книгу Электронная книга Жанр: Поэзия Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2017 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-03338-1 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 0+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Әлеге китапка Индус Сирматовның төрле елларда язылган робагыйлары туплап бирелде.

Оглавление

Индус Сирматов. Туксан тугыз шаяру

Робагый язган абый

Багышлау

Яшьлек

ЗӘҢГӘР КҮЗГӘ

КАМЫШМЫ УЛ?

НИ КҮЗЛӘДЕҢ?

ЯЗ БАШЫНДА

ҮТЕНЕЧ

ТӘҮБӘ

ЙОЛДЫЗЛАР

УЯНУ

ТЕЛЕВИЗОР КАРАГАНДА

ЯЛГЫШМЫЙ ТЕЛ

ТАШ ВӘ ТУТАШ

ХӨКЕМ

ТИК КАРАП ТОР

ИКЕ ГАШЫЙК

КЕМ ГАЕПЛЕ?

КЕМ ТҮЗӘР?

НӘЗКӘЙ БИЛГӘ

ДӨРЕСМЕ?

«Диңгездәге дулкыннарга күмелдең син…»

«Белмим, ясмин чәчәкләре коелдымы…»

КАРГА КАРАП

КАЙСЫ СИН?

ИКЕ АГУ

СПОРТЧЫ КЫЗГА

«Китче, җаный, шулай сөеп карама…»

КИСӘТҮ

««Син – куянкай, мин – тәпие», – ди җырчы…»

«Көнбагышлар чәчәк аткан – күреп торам…»

«Түшләр – түштә, күзләр – күздә, куллар – кулда…»

«Күзләр – күздә, куллар – кулда, түшләр – түштә…»

«Куллар – кулда, түшләр – түштә…»

«Алма битем, нихәл итим, яратам бит…»

«Мин елмайдым, син карап тик торасың…»

«Кит алдымнан, чәчеп торма агуыңны…»

«Ышан, җаный, мәхәббәтнең будыр чыны…»

«Күрергә – күркәм, тотарга куркам…»

«Марафонга чыкса әгәр бөтен халык…»

«Маяк кебек дәшеп тора бит очларың…»

Картлык

ӘБЕКӘЙ МИРАСЫ

ТӨЛКЕ ТӨСЛЕ

АЯКЛЫ ТАЯК

ЯЛГЫШУ

ИСТӘЛЕК

УЛ ЧАКЛАРДА

СОРАУ

«Гүзәл арты гүзәл күрдем, гүзәл күрдем…»

РӘСЕМ КҮРГӘЧ

БЕР КЫЗ УЗДЫ

ЯШЬТИГӘ ХАТ

ЯШЬТИГӘ ИКЕНЧЕ ХАТ

ҮЗЕМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

«Миңа карап, ник елмайдың? Җә, әйт әле…»

«Ул көнне мин, сиңа карап, сөям, дидем…»

«Яшь чагымда гитарамны мин чиерттем…»

«Яле, кызый, абзаң белән шаярмале…»

ИСКӘ ТӨШЕРҮ

«Яшьрәк булсам илле яшькә, йә кырыкка…»

«Телефоннан шылтыраттым. Син тыңладың…»

«Көзгемени күл өсләре – тип-тигез боз…»

«Йөгереп килеп, муенымнан…»

«Кәнфит, шикәр, бал. Балдыз, санап бар…»

ПОДИУМ ЯНЫНДА

«Әлхәмдүлилләһи! – димен, төчкерәм дә…»

ТИК БЕР СОРАУ

«Бывший чибәр, бывший гүзәл, бывший матур…»

«Кышның салкын һавасына чыктым иртән…»

«Кочагыма алыйм диеп атылдым мин…»

«Маңгай тулы җыерчыклар, күрәсеңдер…»

«Сабантуй чабышкысыдай үтеп киттең…»

«Нигә әле каш сикертеп торасың…»

«Ул чагында буыннарда гайрәт иде…»

«Яшең җитсә кырыкка…»

«Кая китте унсигезем, димәле…»

«Су буенда – үги ана яфраклары…»

«Күк күкрәде, яшен яшьнәп, яңгыр узды…»

УРМАНДА

«Әйткәннәрдер сиңа берчак «бәби» диеп…»

«Сикереп кенә, кыя тауга менә киек…»

«Елмайдың да телгәләдең йөрәгемне…»

Милли кызларга

МИШӘР КЫЗЫНА

БАШКОРТ КЫЗЫНА

ЧЕГӘН КЫЗЫНА

РУС КЫЗЫНА

ИНГЛИЗ КЫЗЫНА

ТАТАР КЫЗЫНА

ҮЗБӘК КЫЗЫНА

ЧУВАШ КЫЗЫНА

Сатира

ӘЙТ ДӨРЕСЕН!

«Йөзең ялган, сүзең ялган, үзең ялган…»

ЙӘ, ӘЙТ ӘЛЕ!

«Анда алдап, монда йолдап, хәер эстәп…»

Борынгы көйләргә

БЕР МӨНӘҖӘТ КӨЕНӘ

БАШКА МӨНӘҖӘТ КӨЕНӘ

САНЫЙМ ӘЛЕ

КЕМГӘ НИДЕР

ТАГЫН МӨНӘҖӘТ КӨЕНӘ

«Күбәләкнең алы бар, зәңгәре бар, агы бар…»

Гади шаяру гына

ТИМЕР-ТОМЫР

КИНАЯ

НИГӘ?

ШӘРӘ УСАК

КАЙСЫ НИГӘ?

ФЫРТ КЫЗГА

БОЗЛЫ КҮЗ

КИЛЕП КИТ

«Әй-йә, кызый, әз генә көт…»

«Җанкай-җанаш, өзгәләмә бәгыремне…»

«Җаный, җаный, җания, әй җанашым…»

«Син – бер, мин – бер, өченчебез гармун булды…»

«Ходай сиңа чибәрлекне биргәнме…»

ҮГЕТ

«Тәүбә иттем чибәрләргә күз атмаска…»

«Тәмле сүзләр сайлап куйдым синең өчен…»

«Нихәл, җаный? Теләгеңә ирештеңме…»

«Ундыр, җаный, бармагың…»

«Бер шаяны әйткән, имеш: бу дөньяда…»

ЧӘЧӘК САТУЧЫ КЫЗГА

«Сезне күргәч, шагыйрь әйткән: «Сөбханалла!»…»

«Читләр җырын җырламадым, көйләмәдем…»

«Чибәр кызның аяклары төз булганда…»

«Син егылдың йомшак карга…»

«Күл өстендә тып-тын йөзә ялгыз көймә…»

«Җырлымы син, моңлымы син, әйт әле…»

«Күзләреңә текәлеп тик торамын –…»

«Һәр кешенең үзе белгән шөгыле бар…»

«Сызылып таң аткан чакта җырладың син…»

«Миллиард йолдыз. Планеталар тагын да күп…»

«Бу якка ник карамыйсың, чибәр түти…»

«Очам әле, һаман очам төшләремдә…»

«Әйт син миңа – татармы син, урысмы…»

«Йөзең көләч, гөлләр кебек – гөләпме син…»

«Беләкләрне канат итеп, җилпенеп…»

ШОФЁР КЫЗГА

«Аждаһа да очып йөри күкләрдә…»

«Каз мамыгы күккә оча, күккә оча –…»

ТОЗСЫЗ РОБАГЫЙ

ҖИТЕЗ РОБАГЫЙ

«Күпме яшәп күргәнем юк синдәйне…»

«Чибәр кыз дип авыз ачма икән ул…»

«Күзем ачтым, төбәп бактым – сине күрдем…»

КЕРӘШЕН КОДА СҮЗЛӘРЕ

«Таң атканда, кош сайрады, хәбәр бирде…»

ТУКАЙДАН

«Табан йөзмәс, күл төбендә ләм тапмаса…»

«Бу дөньяның икәү генә ишеге –…»

«Нигә әле бөтереләм, әйләнәм…»

«Чәнечкесез булса – гөлчәчәкме…»

«Мәңгелеккә килдеңме син? Килмәдең…»

«Үлчәр өчен сөю хисләрен…»

ТӨШ КҮРДЕМ

«Теләкләрем үтәлмәде гомергә –…»

КҮРЕНЕШ

«Күл өстендә мелтер-мелтер дулкын уйный…»

«Кимәс идем киез ката – аяк ката…»

«Тәти кызый, каян килдең Казаныма…»

ГЕНЕРАЛГА БЕР СҮЗ

Төгәлләү

Отрывок из книги

Яшьлегендә шигырь язып карамаган, үзенең иң мөкатдәс хисләрен шигъри юлларга салырга тырышмаган кеше юктыр. «15–16 яшьтә шигырь язмаган егетне яисә кызны табибка күрсәтергә кирәк», – дип, юкка гына әйтмиләрдер инде. Чөнки шигырь ул – мәхәббәт җимеше, шигырьдә яшьлек ярсуы, яшьлек дәрте, яшьлек ашкынуы булырга тиеш. Шуңа күрәдер дә инде шагыйрьләребезнең күбесе, өлкәнәя барган саен, әкренләп прозага күчә: хикәя, повесть, романнар иҗат итә башлый. Әмма татарда «Бер яшьлектә, бер картлыкта» дигән әйтем дә бар бит әле…

Баштарак Индус Сирматовны мин Татарстан телевидениесенең әдәби редакция мөдире, иҗат әһелләрен зәңгәр экраннарга чыгаручы бик тә таләпчән мөхәррир буларак кына белә идем. Кайвакытта: «Үзе каләм тотып язып карамаган килеш, ничек итеп әдәби әсәрләрнең, язучы иҗатының нечкәлекләрен шулай яхшы белә икән ул?» – дип гаҗәпләнгән чакларым да була иде. Һәм көннәрдән бер көнне, матбугатта аның шактый саллы хикәясе басылып чыккач: «Юкәдә икән чикләвек!» – дип, тел шартлатып куйдым. Шулай бер-бер артлы хикәяләре басыла торгач, мөхәррир Сирматовның әкренләп язучы Индус Сирматовка әверелгәнен сизми дә калдым.

.....

Татарстан милли китапханәсендә эшләгәндә, иртәдән кичкә кадәр андагы рухи хәзинәләрне барлый, китаплар эчендә кайный идем. Шулай беркөнне, татар бүлегендә казынганда, «Әдәби Алабуга» дигән уч төбе хәтле китапчыкка юлыктым. Кызыксынып актара башлагач, анда «Индус Сирматов» дигән исемне, исем астындагы шигырьләрне күреп туктап калдым. Телефоннан шылтыратып, бу ачышым хакында Индус агайның үзенә җиткерергә ашыктым. Ул, ниндидер гөнаһлы гамәл кылган кеше сыман, тартынып кына: «Булды инде минем дә шундый шагыйрь чаклар», – дип әйтеп куйды.

Әлеге «ачышымнан» соң инде чирек гасыр гомер узды. Һәм менә бүген, Индус Сирматовның «Туксан тугыз шаяру» дип аталган робагыйлар мәҗмугасын укып утырганда, аның гомер юлын, иҗат язмышын тагын бер кат күз алдыннан кичердем. Робагыйлар язу өчен, яшьлек ярсуы, яшьлек дәрте генә җитми, робагый ул – гадәттә, дөньяның ачысын-төчесен күргән, язмыш сынауларын үтеп акыл утырткан шагыйрьләрнең иҗат җимеше. Нури Арсланов, Туфан Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Дамир Гарифуллин кебек әдипләребезнең аксакал яшенә җиткәч кенә робагый бакчасына керергә җөрьәт итүләре юкка гына түгелдер инде.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Туксан тугыз шаяру
Подняться наверх