Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы

Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы
Автор книги: id книги: 2649986     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 399 руб.     (4,21$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2017 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-03599-6 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 0+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Танылган эзтабар әдип-архивчы һәм шагыйрь, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең һәм Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге каршындагы «Хәтер Яктысы» эзләнү экспедициясе җитәкчесе Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан нәшер ителүче яңа китабына дәһшәтле сугыш өермәләре аша үткән, моңарчы билгесез каһарманнарга яисә аз билгеле батырларга һәм тылдагы «шинельсез солдатлар» га багышланган документаль-публицистик язмалары туплап бирелде.

Оглавление

Группа авторов. Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы

Кереш сүз. Батырлык ул – рухи матурлык!

Беренче бүлек. Алар – үлемсезләр затыннан!

«Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк!»

Албай төбәгенең биш батыры

Бертуган Габдрахмановлар

Тормышыбыз данколары

Исемнәре кайтты дан булып…

Утта чыныккан дуслык

«Әгәр кайта алмасам, онытмагыз!..» (Яшь язучы Мөхәммәт Әхмәтгалиевнең сугыш чоры көндәлекләре һәм фронт хатлары)

Хатлардан, көндәлекләрдән өзекләр

Партизан Морат

1. Хәтердә гел яши Батырлык!

2. М. Мостафинның соңгы хаты

3. Батырның бертуган сеңлесе Ләбибә ханым Мостафина-Умерова истәлекләреннән

4. Мәктәбенә кайтты батыр!

5. Чакырып тора изге урыннар…

«Штык һәм каләм белән…»

Икенче бүлек. Сугыш чоры хатын-кызлары турында чын хикәятләр

Илче Мәүлиха

«Сез һаман бергә икән!..»

Тугрылык

Сигез бизәкле сөлге (Бер ананың сигез улы)

1. Көтелмәгән очрашу

2. Лысенколар

3. Степановлар

4. Алексеевлар

5. Газдановлар

6. Фәттаховлар

7. Җыр дәвам итә!

8. Батырлыкка – һәйкәл!

9. Чыкты Кояш – сипте нурын!

Янар чәчкә кыйссасы

Чәчкә ханымның «Хәтер җәрәхәтләре» дип исемләнгән көндәлегеннән

Татарча «Реквием» тудыручы

Кырык чишмәне терелтүче

Өченче бүлек. Көчле рухлы лачыннар

Маресьевчылар арабызда яши…

Яңа меңьеллыкка очыш

Гастеллочылар

Билгесезлек сазлыгыннан котылу

«Исемең калсын, үзең үлсәң дә…»

Эзтабарлар фидакярлеге

Батырлык мәйданы чакыра

Рухи туганлашу

Хәтер көне – үлемсезлек көне

Йомгаклау сүзе

Актаныш гастеллочысы

Дүртенче бүлек. Җәлилче-кормашчылар

Мәңгелек ут чаткысы (Рәхим Саттар)

Әманәт сакчысы (Фәрит Солтанбәков)

Легионер-макизарлар (Рушад Хисаметдинов, Әмир Үтәшев)

Бишенче бүлек. Матросовчы-мөхәммәтҗановчылар

Ядрәләрне эреткән йөрәкләр

Матросовчылар күпме?

Җырга күчкән каһарманлык

Кем син, кайдан син, Саша-Шакирҗан?

Данлы исемнәре гел истә!

Ул – Прометейлар токымыннан! (Сәмигулла Кәримуллин)

Иң өлкән матросовчы (Филипп Мазилин)

Рухи туганлык (Арсентий Карташов, Кәрим Исхаков)

Балкый хәтер учаклары! (Газинур Гафиятуллин)

Һәйкәл булып басты батырлыгы! (Әхмәтгали Мөхәммәдиев)

Эзләре һаман да саклана…

Экспедиция – батырлар төбәгендә

Мәңгегә халык күңелендә

«Матросовчы Мөхәммәдиев батырлыгы кыры»

Молдаван дусларның олы ихтирамы

Һәр йөрәккә якын

Алмагачлы нигез моңы (Әхмәтсафа Мостафин)

Алтынчы бүлек. Каһарман якташларыбыз эзләреннән…

Фронтовик әдипләребезгә багышлап

«Без җиңәргә килдек бу Җиргә!..» (Өскебаш төбәге эзтабарлары)

Батырдан пуля да курка!

Истә, һаман да истә…

Барысыннан да кадерле

«Ил чикләре ышанычлы йозакта!»

Җиденче бүлек. Гаделлек тантанасы

«Исәнме, Кызыл мәйдан!»

Тарихи мизгелләрне мәңгеләштерүчеләр

Сигезенче бүлек. «ХӘТЕР САГЫНДА ТОРУЧЫ НУР-ЯКТЫЛЫК!..»

Каләмдәшләре Шаһинур Мостафин хакында

Автор турында белешмә[9]

Отрывок из книги

…Инде менә ничәнче тәүлек йокысызлыктан җәфа чигәм. Бүген дә шулай. Аптырагач, торып, кунакханәдә үзем тукталган бүлмәнең тәрәзә капкачларын киереп ачып җибәрдем. Сызылып май таңы атып килә. Йөзне, тәнне иртәнге саф-җылы җил иркәли. Ә тәрәзәм каршындагы зур бакчада – Россия Саклану (Оборона) министрлыгының Үзәк архивы урнашкан изге урында – үзәкләрне өзеп-өзеп сандугачлар сайрый…

Сандугачлар… Әллә алар да, минем кебек, йокысызлыктан җәфа чигәләрме? Әллә җырчы кошлар, Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булганнарның якты истәлекләрен, олы рухларын биниһая кадерләп, аларга үзләренең кабатланмас сихри моңнарын багышлап, мәңгелек сакка басканнармы? Әллә бу сандугачлар яу кырыннан кайтмый калганнарның җаннарымы? Ә җырлары исәннәргә, безнең буынга әйтер сүзләреме, өн-авазларымы? Әллә безне – каһарман якташларыбыз эзләреннән меңнәрчә чакрым юллар үтеп, бирегә – Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Үзәк архивка баш күтәрми эшләргә килүчеләрне – шулай үзләренчә сәламлиләрме?..

.....

Стипендия артмадымы? Колхозга җибәрмәделәрме? Бәрәңгеләрне утыйсызмы? Егетләргә сәлам, алардан хат көтәм. Бүген каравылда торабыз.

22 сентябрь, 1942 ел.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы
Подняться наверх