Мандариннар / Мандарины

Мандариннар / Мандарины
Автор книги: id книги: 2449520     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,65$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2018 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-03693-1 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 12+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Ландыш Әбүдәрованың беренче китабына төрле елларда иҗат ителгән чәчмә әсәрләре: повесте, хикәяләре һәм әкиятләре тупланды. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья – яңа заман кешеләренең яшәү рәвеше, аларның яңа тормышка карашы. Автор аларны үзенчә бер калыпка салып бирә. Китап хәзерге чор прозасын сөючеләргә тәкъдим ителә. В первую книгу Ландыш Абударовой вошли произведения, написанные в разные годы: повести, рассказы и сказки. Мир, изображенный в произведении, – это образ жизни людей нового времени, их взгляд на новую жизнь. Автор по-своему складывает их в одну шапку. Книга адресована любителям современной прозы.

Оглавление

Ландыш Абударова. Мандариннар / Мандарины

Биек үкчә астында. Повесть

Уфа. Театр

Шопинг

Дүшәмбе

Нью-Йорк. Стейк Хаус

Айдар

Evitest

Токсикоз

Хикәяләр

Газап

Камал

Романтика

Чиркәү

Газап

Яңа газап

Pardonne Moi Ce Caprice D’enfan

Чәкчәк

Женя

1

2

Ракша бандан

1

2

Мандариннар

Кар кызы

Чәчәк сатучы кыз

1. Бу бүлек Ләйләнең дөрес булмаган чынбарлыктан куылуы турында

2. Бу бүлек Ләйләнең Рапунцель түгеллеге турында

3. Бу бүлек чәчәкләрнең үз теле булуы турында

4. Бу бүлек үзенең кем икәнен әйтергә теләмәгән карт турында

5. Бу бүлек Ләйләнең үзен эзләве турында

6. Бу бүлек Ләйләнең үзен табуы турында

Мәхәббәт җиләге (Нәсер)

Әкиятләр

Дөреслек турында әкият

Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы

Урманда әкият яши

1

2

Айны кем чистарта?

Отрывок из книги

Ал төстәге «Toyota-Vitz» машинасында Ленин урамына борылып чыгам. Уңда Опера һәм балет театры кала. Аннан ашыкмый гына соңга калган тамашачылар чыгып килә. Кирпеч кызыллыгын төнге шәһәр утлары да күмә алмаган бу бина бер дә опера һәм балет кебек нәзакәтле сәнгать учагына охшамаган. Ул күбрәк совет чорының ак, дөресрәге, кызыл йортын хәтерләтә. Бу бинага кара костюм киеп, галстук тагып, портфель тотып йөри торган, кызыл тук йөзле, төптән чыккан юан гәүдәле, капкорсаклы, кыска аяклы партия әгъзалары күбрәк килешә. Әмма монда күбрәк сәнгать белән кызыксына торган, үзләрен соңгы буын зыялы дип санаучы бер кавем йөри. Аларын да тану кыен түгел: тормыш йөге баскан салынкы җилкәләргә ыспай гына муен утыртылган, ул муен горур башны үз дәрәҗәсендә тоту өчен югарыга сузылган. Карашлар сез белгәнне мин киптереп элгән дигән кебек бераз гына тәкәббер, бераз гына мәрхәмәтле. Гадәттә, үзен зыялы дип санаучы кеше җәмгыятьтә күзәтүче ролен ала. Шуңа да аның нәрсә турында дәшмәвен аңлавы авыр. Арада берән-сәрән генә casual стилендә киенгән яшь җилкенчәк тә күренгәли. Болары сәнгать академиясе студентлары булса кирәк. Муеннарына ураган шарфларына караганда, киләчәктә боларның иҗади интеллигенция, богема вәкилләре булачагын чамалап була. Бүген нинди опера булган соң әле? «Прометей». Барып карарга кирәк, яңа нәрсә бит…

Театр бинасыннан соң ук «Макдоналдс» рестораны зур кызыл «M» хәрефе белән сәлам биреп кала. Шәһәрнең иң затлы урамындагы глобализация галәмәте. «Глобализация» сүзен ишетмәгән кеше калмагандыр инде ул. Тик нәрсә соң ул дип сорасалар, җавап нинди булыр иде икән? Мөгаен, кока-кола, Интернет, «Playboy», Шанель, Дженнифер Лопес… Кыскасы, Көнбатыштан нәрсә килә – шул. Ләкин миннән берәү дә бу турыда сорамый, һәм мин магнитоланы кабызам.

.....

Юк, дүшәмбе соңга калырга ярамый. Дүшәмбе – авыр көн, сишәмбе – эшли торган, чәршәмбе ялларны планлаштыра, пәнҗешәмбе – җомга алдыннан гарәфә, җомга – соңгы эш көне. Шулай булгач, эшкә уннан да соңга калмыйча барып җитәргә кирәк. Иртәнге сигезенче яртыда шалтыраган будильникны тагын ярты сәгатькә күчереп куям да төп-төгәл сигездә сикереп торам.

Ашыкмыйча гына юынып чыгам, кофе кайнатам. Ул арада биткә макияж ясыйм. Телевизорда «Fashion TV» каналы соңгы мода яңалыкларын тапшыра. Иркенләп кенә кофе эчәм дә киенеп беткәч кенә сәгатькә карыйм. Юлдагы машина бөкеләрен исәпкә алганда, ашыгырга кирәк. Мин ашыга-ашыга иртәнге картинамның соңгы штрихларын төшерәм: причёсканы тагын бер кат рәтлим, Dior Addict 2 хушбуен сибенәм. Ишекне бикләгәнче лифт төймәсенә басам. Ачкычларны сумкага салып куюга, шатыр-шотыр килеп, лифт ишекләре ачыла. Җиденче каттан төшеп җиткәнче лифтның исән-имин генә эшләп торуын тели-тели, төймәгә басам. Ул бишенче катта туктап тагын бер кешене ала. Аскы күрше лифтка керә дә миңа арты белән баса. Күрәсең, ул да дүшәмбене яратмыйдыр һәм эшкә соңга кала язганын бик күрсәтәсе килмидер. Ә болай мин лифтта кешеләрнең үз-үзен тотышы буенча этикет кагыйдәләрен бик белеп бетермим. Безнең стандарт лифтларга биш кеше сыя, дип язалар. Биш таныш булмаган кеше шул бәләкәй генә квадрат метрга кереп басканнан соң еш кына авыр тынлык урнаша. Анда исәнләшү дә ничектер сәер генә килеп чыга: лифтка аркаңа сулап барасы күрше бер дә сине күрүенә шатланып исәнләшми инде. Берәрсе кече йомышын йомышлап чыкмаса рәхмәт әйтерсең. Менә шул лифтка пес итү галәмәтен мин беркайчан да аңламадым инде. Ничек өлгерәләр диген? Хатын-кызлар түгелдер инде алар дигән шигем генә бар.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Мандариннар / Мандарины
Подняться наверх