Читать книгу Кайту - Лилия Губайдуллина - Страница 1
МИН ҖАВАБЫН ЭЗЛИМ БУ ГОМЕРНЕҢ…
ОглавлениеМинем канда хәтер исән!
Минем канда,
дарга асып, данга күмдерелгән,
төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән
тарих бәргәләнә.
Минем канда
Ураллардан мең кайтаваз уба.
Чал Агыйдел ярларына бәрә.
Минем канда
һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.
Минем канда,
җирсү хисен бармаклары белән буып,
чандыр бер карт киез итек баса.
Минем канда
тешсез сукбай этләр, канга сусап,
Казан эзләп йөри.
Минем канда
дәрвиш Хозыр-Ильяс
тын сукмакта «Карурман»ны көйли.
Минем канда,
тырнакларын төн күзенә батырып,
ау бөркете яңа корбан күзли.
Минем канда –
хәнҗәр хакыйкате,
тулпарларның тояк эзе сызлый.
Минем канда
биләүләргә биләп богауланган
Адәм углы үксеп-үксеп елый.
Минем канда,
карт күзләрен тулган айга текәп,
ана бүре улый.
Минем канда,
күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,
Сөембикә сатлык илен каргый.
Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.
Минем канда
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә…
Минем канда әле хәтер исән…
«Тузан сарган гасыр тәрәзләрен…»
Тузан сарган гасыр тәрәзләрен
Тибеп ачты вакыт өермәсе.
«Уфалла»сын тарткан илгә карап,
Сукбай эттәй килә бер өрәсе.
Йә улыйсы килә, уянмасмы
Мәрткә киткән мәртәбәле гавам?
Гадәтләрдән гайре берни дә юк,
Кабиләләр Кабилләрсез һаман.
Таман гына, артык кирәк түгел
Кан кайнары белән ыслы һава.
Учакларда – учлам-учлам даһи –
Дәшти Дәһшәт бүген дөрләп яна.
Ябырыла коллык фәлсәфәсе,
Сүз корымын коеп карашларга.
«Бу мәхлугын – Ирек мәйданына,
Бу денсезен – утка,
Бу илсезен эткә ташларга!..»
…Бәйсезлеген ныграк чорнап куйды,
Түбәтәен киде батырып.
Ирек мәйданыннан ары китте
«Уфалла»сын сөйрәп. Ахыры…
«Син төкәнмәс кысыр гасырларның…»
Син төкәнмәс кысыр гасырларның
Кырыс үзәгеннән өзелгәнсең.
Кырыйлыкның кыргый карынында,
Кырау булып, кызып өлгергәнсең.
Син – мәңгеклек тупсасыннан тупас кына
Фанилыкка иңдерелгән бер җан,
Син – сөт, син – кан.
Син – синсезлек сөременә сеңгән
Каударланып куырылган каргыш.
Син – таушалган сагыш.
Син – чиксезлек кәүсәсенә кунган
Ефәк җанлы кара күбәләктер.
Өрфиядәй тынсыз тавышыңны
Томырылып тыңлыйм. Син – бердәнбер!
Син – бер генә. Синең ялгызлыкны
Япма итеп еллар карашына,
Елый-елый узган мәңгелек бар.
Кара челтәр аша карасыннар,
Уралсыннар, чуалсыннар көннәр,
Карашыңнан саташсыннар иде…
Тынлык белән томаланган юлда
Тораташтай калган сыннар инде
Сыңар-сыңар, җаный…
Нидер саный –
Ефәк җанлы кара күбәләк ул
Суты тынган гомер кәүсәсендә.
Синсез салган сырлар сансыз анда,
Син – бер генә…
«Дөньяның күчәрен күчерә…»
Дөньяның күчәрен күчерә
Бер кыргый күгәрчен күкләрдә…
…Ике җыр арасын, ике җир арасын
Кирәктер елмаеп үтәргә.
Китәргә кирәктер. Җил генә,
Тезләнеп, ярлыкау теләнә,
Тәрәзгә терәлә карашың.
Кайдадыр офыклар тирбәлә.
Кемнәрдер таптаган, таплаган
Бу җирдә тынчу да, тыныч та.
…Исемнәр чуала. Ут чәчри –
Бәрелә кылычлар кылычка,
Кайтаваз котыра кыйблада,
Хәтердә мең караш калтырый…
Нәүрүзләр яңа кан сорыймы –
Илереп-илереп яз елый.
Күзләре елмая… Ышанма,
Аралар юл булып түшәлми…
Сәбәпләп үлчәнми бу яшәү,
Гомерләр сәгатьләп үлчәнми.
Син – миңа, мин сиңа дигәнем –
Нибары гап-гади төш кенә…
…Күкләрдә бер кыргый күгәрчен
Дөньяның күчәрен күчерә…
«Каралган сайгаклар сызлана…»
Каралган сайгаклар сызлана.
Боз каткан бусага катында,
Узгынчы җилләрдән калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Тәрәзләр тилмерә. Ничә ел,
Ничә чор бу якка
Тузанлы кояштан коела
Мең гайбәт колактан-колакка:
Бар, диләр, шундый бер кара йорт.
Ул йортны өрәкләр саклый, ди.
Ул йортта вакыт та туктаган,
Ул йортта җанкаткыч салкын, ди.
Сөякләр сибелгән сайгаклар,
Пәрәвез түшәлгән түбәләр…
Ташландык бу йортны күкләрдән
Өрәкләр иелеп үбәләр.
Ярлыкау шушыдыр, ахрысы.
Шушыдыр, мөгаен, ахыр да…
Җиде юл чатында – кыршауда,
Тилмереп, тышаулы ат тора.
Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,
Далада дагасы югалган,
Догасы урланган,
Ялына уралган камчылы исемнәр…
Каннарда котыра кам өне.
Урамнар улыйлар – яз исе
Һәм бүре өере…
Һай салкын, бик салкын бу җирдә,
Боз каткан бусага катында,
Тапталган тынлыктан калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Кертегез!!!
Сайгаклар зарыгып сызлана,
Кайрылып ачыла капкалар,
Убыла түшәмнәр. Бугазлар – бугазга!
Уяна каберсез үлгәннәр.
Канга-кан, җанга-җан!
Учларда ерыла мең юрау.
Ертыла мең ямау диварда,
Ярала мең сорау…
…Җаннарда ташландык хәтер бар.
Тулпарлар йөгәнләп,
Тузаннар тузгытып,
ашыгып кайтырлык
ахыр бар…
«Син сөйлисең. Иренеңдә төтен тәме…»
Син сөйлисең. Иренеңдә төтен тәме.
Һәм дыңгычлап тутырылган тынлык җирдә…
Сиңа кагылырга иртә әле.
Иртәгәләр, буш киштәләр тора
Берәм-берәм, тезелешеп миндә.
Яңа көннән ятьмә үреп,
Таңда ауга чыгам
Һәм очасы килә!
Киек бер кош булып,
Биек булып.
Томырылып
Табынасым килә.
Учак һәм үч исе сеңгән учларыңа
Кагыласым килә,
Табыласым килә.
Тулган айдан
Тансык тынлык өне зыңлап тора.
Сүзләр сынык-сынык.
Сак тынлыкка сыенып,
Таң сызыла әнә, сынап кына,
Санап кына йөрәк тибешеңдә
Тимер чаңы катыш ефәк назын,
Хәнҗәрләргә хәтер өргән чагым.
Учларымда – сиңа язган язым.
Апрель каны тамган карашыңда,
Төнге томан тулы күзләреңдә
Бүген – корбан төсе…
Җаным ятьмәсендә бәргәләнә
Төтен тәме сеңгән синең исем…
«Бу дөнья бер тамчы дегеттән…»
Бу дөнья бер тамчы дегеттән
Һәм сөттән яралган…
Тутырып карыймчы күзеңә, дөньялык!
Үкереп еларлык кырыс син
Һәм матур
Бүредәй уларлык.
Бер генә каерылып карыймчы!
Китәргә ашыгам, ашыгам…
Кап-кара бушлыктан зар булып,
Кәфендәй ак кәгазь каршында,
Күрешик Йөрәк-тау янында.
Син – уңга, мин – сулга аннары.
Соңгы кат ышанып,
соңгы кат алданыр язларың.
…Күзләрең зәп-зәңгәр икән бит,
Дөньяда калганым!..
Син – минем иң газиз ялганым,
Күкләрдән ялварып алганым…
Фәрештәм син минем!
Канатың ап-ак ла,
Нигә соң
Эзләрең каралган?..
…Бу дөнья, ахрысы,
Бер тамчы дегеттән яралган.
«Өзгәләнгән күкләр үзәгенә…»
Өзгәләнгән күкләр үзәгенә
Ялгызлыгым бер ямаулык булыр…
Мин күчәсе кичтә дөньягызга
Ямансулап салкын апрель тулыр.
Ә сез йөгерерсез урам буйлап,
Кысыр гасырларны куа-куа.
Сез – исемсез пәйгамбәрләр нәселеннән.
Бу гасырга мең пәйгамбәр сыя…
Мин күчәсе кичтә, сәгать өчтә,
Язгы яңгыр елар үрсәләнеп.
Һәр тамчыда – тын ялгызлык эзе,
Кайтавазым булып өзгәләнер.
Зәңгәр күзле анам шул яңгырда
Кара күлмәгемне юып элер.
Күккә багып, миңа озак еллар,
Ерак юллар озын гомер теләр.
Ишетерме күкләр – офыкларда
Дулкынланыр рәшә, дәшеп мине.
Язгы җилләр өрфиядәй генә
Киптерерләр кара күлмәгемне…
…Пәйгамбәрләр исем теләнгәндә,
Гасырларның ялгыз бер язында
Канатларым ап-ак килеш кенә
Мин күчәрмен үле дөньягыздан…
«Мин кайтырмын…»
Мин кайтырмын.
Килеп керермен дә
Тузан тулы бүлмәң уртасына,
Диварларга сурәт булып сарылырмын.
Миңа шулай бик килешә сыман.
Тын апрельнең тынчу бер кичендә
Котырыныр җирдә иләс карлар.
Син сөйлисең: «Бүген кайта алмыйм…»
Эндәшмимен. Аңлыйм, җаным. Ярар…
Мин барын да аңлап, тоеп яшим:
Көн карасын сызып кояш иңә,
Карлар эрер өчен килә җиргә,
Мин дә, ахры, ак кар булдым сиңа…
Тәрәзләрне тузан томаласа,
Әрнүләрсез генә торалмасаң,
Көн карасын ялгыз кыралмасаң
Чакыр мине. Мин кайтырмын…
«Кайтып киләм. Мин кайтасы юллар…»
Кайтып киләм. Мин кайтасы юллар
Офыкларга барып тоташа.
Япа-ялгыз кайтам. Аерылып,
Яулык изәп кала юлдашлар.
Юлым урау. Төссез урамнарга
Зәңгәр томан булып сарылам.
Кара тузан сарган тәрәзләргә
Ак канатым белән кагылам.
Мин фәрештә түгел. Фәрештәләр
Керсез, серсез була торгандыр.
Мин адәми заттан. Адәмнәрнең
Яши белми яши торганы.
Кара шәлем иңнәремә яптым,
Сагыш тузаннарын кактым да
Дөнья урамына аяк бастым.
Дөнья – минем аяк астымда.
Шыгыр-шыгыр. Ачы хисләр калды,
Таныш йөзләр калды тапталып.
Кәгазь көле оча, утта дөрли
Хаталанып язган хатларым.
Сагынырлык булсын дигән идем.
Язылырлык булсын учыма.
Кара күбәләктәй кәгазь көле
Бәргәләнә, шаша, очына…
Сагынырмын…
Кысан урамнарда
Апрель җиле йөри адашып.
Ябык йөрәкләргә ишек кага:
Ул – юлдашым минем, җандашым.
Тышауланган алаша күк дөнья,
Томырылып чапкан чагымда…
Офыкларга кайтып килешләрем,
Кемнәр чыгар каршы алырга?
Кемнәр килер озатып калырга?..
«Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр…»
Мин табышмак чишәм нәселемә…
Мөдәррис Әгъләм
Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр
Кочагында изри изге көннәр.
Кылганнарны тарый вакыт җиле,
Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр?
Мин җавабын эзлим бу гомернең.
Мин азагын эзлим юлларымның.
Чалгы чыңы сөйли болын өнен,
Чал кылганнар көйли кырлар моңын…
Яланаяк кына, сайлап кына
Өзә барам зәңгәр чәчкәләрне.
Арыш серкәләнә, көн уртасы,
Тургай моңы чәчри чәрдәкләнеп.
Адым саен, һәр сулышым саен
Күк-Тәңредән миңа җавап иңә.
Табаннарга камыл кадалса да,
Тугарылып, бер чабасы килә.
Мин җавапсыз калмам. Бәгыремдә
Яңа мәңгелек җыр бөреләнә.
Үткәннәрнең кайтавазын җыя,
Чорлар чылбырына үрелә дә.
Мең яшисе, мең яшисе килә,
Сорау төеннәрен сүтәр өчен,
Бабалары нигезендә оныгымны
Чыр китереп мунча кертер өчен…
«Мең чыбыркы ысылдавы җилдә…»
Мең чыбыркы ысылдавы җилдә
Хәрабәләр һәйкәл булган илдә.
Таң атышлый гына кояш бата…