Сайланма әсәрләр / Избранное
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Мажит Гафури. Сайланма әсәрләр / Избранное
Халык күңелен, милләт хәлен аңлап язган әдип
Проза әсәрләре
Тәрҗемәи хәлем
Туган ил
Чит авылда мәдрәсәдә
Чит авылда икенче кыш
Кара йөзләр (Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе)
I
II
III
IV
V
VI
VII
VIII
IX
X
XI
XII
ХIII
XIV
XV
XVI
XVII
XVIII
XIX
XX
XXI
ХХII
ХХIII
XXIV
Тормыш баскычлары
I. «Китабел-җиһад» (Сугыш хакындагы китап)
II. Сугыш дәрте
III. «Тимер калкан»
IV. Бер катрә[161] каным калганчы
V. Бөтен авыл шаулады
VI. Кошлар очып җитмәс җиргә…
VII. «Яңа кырык фарыз»
VIII. Серле китап
IX. «Мәмләкәт хаиннәре[192]»
X. Бетмәс эз калдырган шомлы төн
XI. Тормыштагы яңа сүзләр
XII. Яз бәйрәмнәре
ХIII. Көтелмәгән бәйрәм
ХIV. Борынгы һәм иң соңгы хатлар
XV. Туган илгә таба…
ХVI. Борынгыча тәэсир итмиләр
XVII. Авыл үзенчә сөйли
XVIII. Ул әфәнденең киткәне яхшы
XIX. «Тартай теленнән табар» диделәр
ХХ. Яшеннәр ише генә булмады
XXI. Башкалар белән бергә Вахит та китте
XXII. Көткәннән күп артык булды
XXIII. Нәрсә булды икән?.
XXIV. Фронт дулкынлана башлады
XXV. Ишекләр ачылды, богаулар өзелде
XXVI. Бу шул түгелме?
Еллар үткәннән соң… (Гәзитләрдә шушы сүзләр язылып үтте)
Шагыйрьнең алтын приискасында
I
II
III
IV
Заятүләк берлә Сусылу
Сүз башы
Заятүләк берлә Сусылу
Болгар кызы Айсылу
Хан кызы Алтынчәч
I
II
III
IV
Кыр казы
I
II
III
IV
VI
Баштан үткәннәр
Шигъри әсәрләр
1905
Алмашыну
Хөррият дәверендә
Инсаф вә иттифак[425]
Өндәү
1906
«Ничә йөз ел изелгәнгә, татар юаш…»
Ике кош
Фидаи[443] мәхбүс[444] агызыннан
1907
Мәкъсуд[457]
Безнең хәл
Татар милләтенең лисане хәле[484] илә шикаяте
«Һәр кешенең үз нәфсенә йитсә көче…»
«Милләткә хадим улган яхшыларга…»
Кызык заман
Әһле ислам
«Сән күрендең күзләрә…»
«Алар мәгъбүд дигән бәндә…»
«Табылса бу җиһанда яхшы юлдаш…»
Дөнья
Бер татар шәкертенең үз хәленнән шикаяте
«Сәгадәткә ирешмәк…»
«Бәңа бу көн мәхәббәт булды михнәт…»
«Милләтем улганга татар, бән дә улдым бер татар…»
«Гафури, сән онытма милләтеңне…»
Икенче сада
Тырыш балалар
Әтәч белән Сандугач
Алмас[559] ташы
…гә (Бер хатирә)
1909
Инкыйлаб
Тәәссеф[567]
Нәсыйхәт
Бакчада…
Балыклар белән Кысла
Үрдәк – Лачын
Күңел
Сират күпере бәяны
«Әгәр үткәрмәсәң андан сәламәт…»
«Агайлар, алдыңызда куркынычлар…»
Тәвазыйглык идеп[618] тәкәбберлектән ерак булмак
Сүз аңлату хакында
Әдәбият кичәсенең соңында укылган шигырь
1910
Кәҗә белән Төлке
Бабай белән Аю
Чикерткә белән Кырмыска
Үтә гомерем…
Җүләр белән энҗе
Ишәк
Шаныбыз[636]
Күңел тарлыгы
Телеңне киссәләр…
Үлгән йөрәк
Кайвакытта
Адәм вә Иблис
I
II
III
IV
V
VI
VII
VIII
IX
X
XI
1911
Ана теле
Карт белән үлем
Ике чебен
Мәймүн[732] белән күзлекләр
Карт бабай
Хакыйкать
Тормыш
Хәмер
Кәҗә тәкәсе белән көзге
1912
Кара җылан белән бакалар патшасы
Түгелгән яшь
Йолдыз
Күңелсез минутлар
Сарыкны кем ашаган?
Үгез белән Бүре
1913
Г. Тукай вафатыннан соң
Хәят юлында
Вөҗдан теләге
Бәхет эзләү
Тәәссер[772]
Таң яктысы
Яшь күңел
Саф күңел
1914
Исле гөл
Язармын
Тугайда
1915
Язмыш
Юктырсың ла, Алла!. (Зарыйлык[777])
Охшату
Беренче мәхәббәт
1916
Вөҗдан теләге
1917
Азатлык хөрмәтенә
Бер истәлек
Күңелгә
«Әй вөҗданым, йөрдем сине сатмас өчен…»
1918
Бер төндә
1919
Изге юлда
Миң
Барчасыннан син матур
Гаҗәп эш
Яңа танышым
Көлде…
Шәүләсе
Ул
Көтмәгәндә
Сулган чәчкә
1920
Балалар һәм китап
Кошларга!.
1921
Ач
Сулган гөлләр
«Картайдыра дөнья, картайдыра…»
Шатлык белән хәсрәт
1922
Юлдан (Туган җиргә)
Ул кем иде?
1923
Инкыйлаб
Яңа көчләр
1924
Гөлләр бакчасында
1925
Яз!.
1926
Нигә кирәк иде?.
«Таңын һаман күрә алмыйм төнемнең…»
1928
Алтын җирдә ятмас
1932
Монда иркен (Авылда)
1933
Гомерем йомгагы
Отрывок из книги
Мәҗит Гафури (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) 1880 елның 1 августында (иске стиль белән 20 июль) Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Гафури районы), кышларын балалар укытып, калган вакытын гади крестьян хезмәтенә багышлаган Нургани хәлфә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Ата-анасы йортында ике абыйсы, ике апасы һәм бер энесе янәшәсендә үткәргән сабыйлык һәм үсмер еллары әдипнең күңеленә тормышының иң бәхетле чоры булып сеңеп кала. Тәүге сабакны әтисеннән алганмы, әнисеннәнме – монысын ул үзе дә ачык кына хәтерләми, әмма әтисе укыткан авыл мәдрәсәсенә барганчы ук укырга өйрәнүен, җиде-сигез яшьләрендә авыл мәктәбендә бик теләп укуын гына белә[1].
1893 елның кышында әтисе укырга омтылышы зур булган зирәк улын үзләреннән ерак булмаган Үтәш авылы мәдрәсәсенә бирә. Бәхетсезлеккә каршы, Мәҗитнең бу мәдрәсәдә укуының беренче елында ук кыш көне – әтисе, март айларында әнисе Марзия дә үлеп китә. Унөч яшеннән тулы ятим булып калган балага тормыш итү һәм белем алу бик авырга туры килә.
.....
Мин, теге үзем кызыгып кала торган кыр казлары кебек, чит илләргә, матур урыннарга баруымны уйлап шатландым, күзем туйганчы, тирә-якны карап тордым.
Тауны төшү хәзерлеге башланды. Атлар чабып, арбаларны ватып, җәһәннәм кебек чокырларга төшеп китмәсеннәр өчен, арба тәгәрмәчләрен үрәчәләргә ныгытып бәйләделәр, атларны авызлыклап, аркалык белән бавыргалыкларны яңадан ныгыттылар. Арбага утырырга курыккан хатын-кызлар (хуҗаларның гаиләләре) җәяү төшмәкче булдылар. Без, арбаларга утырып, әкренләп таудан төшә башладык. Тәгәрмәчләр беркетелүгә, атларның авызларын тартып торуга карамастан, арбалар алга китәргә омтылып торган кебек булалар. Таудан төшү артык кыен булмады, озакка сузылмады. Без төшеп бераз торганнан соң, җәяү килгән кешеләр дә килеп җиттеләр. Көн яхшы ук иртә булуга карамастан, кояш, таулар артына төшеп, күздән югалды. Тау, урман арасына җиңелчә салкынлык төште.
.....