Ул көннәрдә…
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Мансур Вәли-Барҗылы. Ул көннәрдә…
КАЧҮ. ПОВЕСТЬ
НОВЕЛЛАЛАР
ТӨНГЕ СӘГАТЬ ИКЕДӘ
БУРАНЛЫ КИЧ
БЕР МӘХӘББӘТНЕҢ АЗАГЫ
ИКЕНЧЕ КАТТАГЫ БҮЛМӘ
ҮТКӘН КӨННӘР ТАБЫШМАГЫ
АДАШУ
ЖАН АНУЙ
ЯЛТАДА
ИРТӘНГЕ ПАРОХОД
УЛ КӨННӘРДӘ… (Әдәби һәм сәяси вакыйгаларга күзәтү)
ХАТИРӘЛӘР
ШАГЫЙРЬНЕҢ УТЫ
НАМУС ҺӘМ ГАДЕЛЛЕК
КЫЗЫК ХӘЛЛӘР
Отрывок из книги
– Шул ук дәрәҗәдә акылны югалту, башны җую үз гомеремдә бүтән беркайчан да булмады шикелле… – дип, бик серле итеп сөйләп китте безгә ул кичне рәссам Эмиль әфәнде.
– Ул елны миңа бер айга якын Мәскәүдә яшәргә туры килде. Китап бизәүче рәссамнарны андагы үзәк нәшрият үрнәгендә осталык арттырырга, тәҗрибә уртаклашырга дип җыйганнар иде. Урнашуыбыз да башкала үзәгендәге иң затлы кунакханәдә булды. Чөнки без, провинциядән җыйналган булсак та, үзегез беләсез, андый-мондый гына халык түгел, рәссамнар бит! Ә ул чагында җитәкчеләр кем белән ни рәвешле эш итәргә кирәклеген бик яхшы беләләр иде. Хәзергеләр сыман түгел! Әйе…
.....
Ә теге чая кыз безне кыстапмы-кыстый гына бит:
– Әйдәгез, өс киемегезне салып менә монда куегыз да өстәл янына утырышыгыз! – диде ул безгә, үз өенә килгән кунакларны кыстагандай итеп.
.....