Читать книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов - Страница 1

Үрбәт ханәкә гыйшкы

Оглавление

Үрбәт үзенең мәхбүслек язмышы белән килешкән иде инде. Югыйсә мәшһүр Казан-йортның иркә хуҗабикәсе иде ләбаса! Алтын-көмеш, ука-чука, асылташ, сый-нигъмәт, кадер-хөрмәт эчендә генә йөзәргә тиешле зат иде. Чынында да, андый балдай татлы Ирәм багын – җирдәге оҗмах тормышын – сигез ел буе татырга насыйп итте аңа Ходай. Шушы хәл-халәтенә тәмам күнгән иде. Хәтта сарай бикәләренең ихтирамлы мөнәсәбәтен, һәрвакыт көләч ачык йөзләрен, хадимә туташларның тузан бөртеге кадәре генә теләген дә үтәргә җан атып торуларын санлап та бетерми башлаган иде.

Хәер, килен булып төшкән мәлне хәләле Илһам ханга да баш бирергә ашыкмады ул. Ник дисәң, аңа курчаклы уйнаган җиреннән никах күлмәге кигезделәр. Унбер яше дә тулып җитмәгән үсмер кыз бала ир хатыны булу серләрен ничек белеп бетерсен соң?

Каенанасы Фатыйма-Солтаннан гына шүрли иде. Чөнки ни сәбәпледер ханбикә киленен үз итмәде. Бигрәк тә әүвәлге чорда якты чырай күрсәтмәде, эткәләде дә төрткәләде. Күзенең агы белән каш астыннан гына карап ала да китереп чага, гүя агу чәчкәсе. Ничек сүзләрен табып бетерә? Нинди генә кушаматлар такмады: надан, аңгыра, мәнсез…

И кимсенгәннәре! Аны бит горур булырга, берәүгә дә бил бөкмәскә өйрәттеләр. Хурлыктан үлем артык, дия иде анасы. Фатыйма-Солтан үзен «аслыһи нәслеһи»ләр рәтенә кертә, җае килсә дә, килмәсә дә, нәсел-нәсәбе белән мактанырга ярата. Имеш, би кызы, Нугай иленең иң мөхтәрәм аксөяге. Ике сүзнең берендә:

– Ханнарның ханы бөек Ибраһим җәнабе гали мине сорарга үзе килде, – дип шапырына иде.

Тора-бара Үрбәт каенанасының сүзләренә колак салудан туктады. Шулай булмыйча, ул да – «аслыһи нәслеһи» зат ич. Атасы Муса тирә-якта иң дәрәҗәле бәкләрдән йөри. Көтүлек-биләмәләре генә Иделдән Журҗан1 диңгезенә кадәр өч көнлек юлга тиң…

Их, кайтып күрәсе иде, сулыйсы иде иркен дала һавасын! Туйганчы ат менеп чабасы иде. Юк шул, хәзер Нугай далалары хәтердә, төштә генә яши.

Төш дигәннән, соңгы арада һаман бер үк сурәттәге төш кереп йөдәтә. Күзләре йомылуга, каяндыр шайтан дисәң, шайтан түгел, пәри дисәң, пәригә охшамаган әллә нинди куркыныч җанвар килеп чыга да куып алып китә. Үзе төрле рәвешләргә керә: бер карыйсың, тилгәнгә әверелеп, баш очында эт тавышлары чыгарып чиный. Икенче караганда, ул инде ач бүре кыяфәтендә. Тешләре ыржайган, күзләрен кан баскан, һич качып котылырмын димә…

Бетерде, харап итте генә дигәндә, күктән төшкәндәй, таяклы юлчы пәйда була. Ап-ак сакаллы, сәләмә киемле мосафир. Таягын селтәп җибәрүгә, теге дию албастысы күздән югала. Аннан соң акбабай, гадәттәгечә:

– Су буйсыныр буага, ил буйсыныр җолага, мин сиңа әйбәт хәбәр алып килдем, акбикә,– дип, Үрбәткә мөрәҗәгать итә.

Ә аның ачуы кабара. Чөнки ул үзенең мәхбүс икәнлеген исенә төшерә. Тоткын әйбәт хәбәргә өмет итә ала димени?

– Ни лыгырдыйсың син, дәрвиш, төш кенә бит бу,– дип челәя Үрбәт.

– Кырык төшнең берсе – пәйгамбәр төше, акбикә, көт, әйбәт хәбәр бердәнбер көнне килеп ирешәчәк әле сиңа. Бу – Тәңребез әманәте…

Нәкъ шушы урында уянып китә Үрбәт. Бернәрсә үзгәрмәгән, һәммәсе элеккечә. Җырдагы кебек:

Госман бер хафиз кызы идем,

Ханәкә-Солтан атлы идем.

Җефәк тә тотмас наз идем,

Тезген тотып барамын…


Нугай йортында аларның төш юраучылары бар иде. Иртә белән барысыннан да нинди төш күрүләре турында төпченеп-төпченеп сораштырып торды. Шулардан әллә нинди мәгънәләр тапты. Бервакыт төшендә ак атка атланган яшь яугир белән кул биреп күрешкән иде Үрбәт.

– Тиздән яучы көт, – дип пышылдады юраучы колагына.

– Алама син, әллә нәмәләр сөйлисең, – диде Үрбәт, әлеге сүзләрне ошатмыйча. Бала гына иде шул әле.

Тик төш юраучының гөманы акланды. Озак та үтми, Казан-йорттан яучылар килеп төшмәсенме! Хәер, бу инде көтелгән яңалык иде. Ник дисәң, анасы колак итен ашап бетергән иде инде бу хакта. Хан булмагае. Ә аңа атакае белән анакаеннан башка беркем дә кирәкми.

Үксеп бетә иде. Һәм елата-елата биреп тә җибәрделәр. Хәзер исә Иван патша Нух каргасы да очып җитә алмастай Каф тау артына олактырды. Хәтта чәчен дә үзе тарап үрергә мәҗбүр. Чөнки кыз-туталарын тартып алдылар, бер кара хезмәтче белән торып калды. Ә ул хуҗалык мәшәкатьләреннән бушамый. Әле ярый каенанасы белән җанагаларын башка урынга, Ак күлгә сөрделәр, күз көеге булып йөрмәделәр. Фатыйма-Солтан фани дөнья белән хушлашкан икән инде, урыны оҗмахта булсын. Төпчеге Миңлетаһир да анасыннан соң озак тормаган.

Үрбәт каенанасына ачу сакламый, ул аны ярлыкады инде. Баксаң, мәрхүмәне, карт бичә була торып, «кечкенә хатын» дип йөрткән икән казанлылар: түбән ыруга мөнәсәбәтле ишарә. Менә ни өчен, үрсәләнә-үрсәләнә, үзен затлылар мөнбәренә иңдерергә тырышкан бичара. Башкаларны рәнҗетү бәрабәренә генә абруй казанып булса иде дә! Юк шул. Кылган кыек гамәлләрең иртәме-соңмы үзеңә китереп суга. Ходайколлары әнә җил ягына ауды, бөтен ыруны рисвай итте. Йомыкый гына бәндә иде. Тонык суның төбе корт, ди. Үз иреге белән чиркәү ишеген ачып кергән монафикъ җан. Пётр атлы икән хәзер. Пётр Ибрагимович. Иванга шул гына кирәк, янәсе, татар аксөякләре үз теләкләре белән чукыналар. Шатлыгыннан Пётр-Ходайколга сеңлесе Евдокияне ярәшеп тә куйган. Евдокиянең бер күзе күрә карый, имеш. Колакка да катырак, ди. Шуңа күрә үз араларыннан кияү чыкмагандыр, күрәсең.

Илһамга бик каныкмадылар. Чөнки хан, тәхеттән төшерелгән очракта да, үз дәрәҗәсендә кала. Ә Казан шикелле мөселман дәүләтенең баш кешесе фәкать мөселман өммәтеннән генә була ала. Анда да Чыңгыз нәселеннән булуы шарт. Илһам мәшһүр Туктамыш хан ыруыннан килгән Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәднең оныкчасы иде, Ибраһим ханның улы. Затлы токым. Ләкин бабаларының бөеклеге дә, үҗәтлеге дә, кыюлык-тәвәккәллеге дә юк иде Илһамда. Ходай нигәдер әлеге сыйфатлардан мәхрүм иткән иде аны. Илһамны әсирлеккә төшерүдән Иван отты микән, әллә Казан үземе? Үчен кайтаруы булгандыр, бәлкем? Иванның атасы Василийны да Мәхмүдәк хан тоткын иткән булган ич.

Татар ханнары арасында Илһам хан иң бәхетсезләрдән саналса, урыс патшалары арасында шушы ук язмышка аннан алданрак Василий Тёмный дучар була.

Дөньяга бик авырлык белән килә Василий. Анасы бөек княгиня Софья тулгагын бик авыр кичерә, озакка сузыла ул. Аптырагач, хәләле Василий Дмитриевич Иоанн монастыреның бер акыл иясеннән хатыны өчен гыйбадәт кылуын үтенә. Карт бу хәлләрдән хәбәрдар икән инде: «Борчылма, – ди, – Ходай сиңа – ул, Рәсәйгә варис бүләк итә. Бар, олуг кенәзгә Василий дип исем куш».

Шулай да, олуг кенәз дәрәҗәсенә ирешү өчен, бик күп сикәлтәләр аша узарга туры килә Василий Васильевичка. Тәхет юлына атасының бертуган энесе кенәз Юрий Дмитриевич аркылы ята, үзе патша буласы килә, гауга куптара.

Китә тарткалаш, китә пычрак атулар, түз генә. Хәтта кылычлар да кыннарыннан алына. Шулар өстенә Литва кенәзе Витовт Псковка гаскәр җибәрә, ызгыш-талаштан файдаланып калырга, Рим алдында үзен күрсәтергә тели. Витовт картлык көнендә булса да король исемен алырга тырыша. Ә ул папа кулында.

Бу бәладән көч-хәл белән котылалар. Килешү мәҗлесенә Василий җиде йөз мичкә бал, җиде йөз үгез, мең дүрт йөз сарык, җәмгысы меңнән узып поши, дуңгыз ише хайваннар белән бергә бихисап ашау-эчү ризыклары куя.

Шул рәвешле, җир белән күк арасында асылынып торган хәлдә алты ел вакыт үтеп тә китә. Юрий һаман Василийны тәхеткә хәрәмләшеп утырды дип исәпли, аны олуг кенәз итеп танудан баш тарта. Бәхәскә бары тик бер генә кеше чик куя ала. Бу – Алтын Урда ханы Әхмәт. Тәхет иясенең вәкаләтен фәкать ул гына хаклый ала.

Уртак фикергә киленмәгән очракта, дәгъвачыларның икесе дә Сарайга килергә тиеш. Василий белән Юрий да ханның аягына барып егылалар. Сарай Василийны үз итә. Кагыйдә буенча, Мәскәүгә кайтканда, Василий олуг кенәз буларак ат өстендә, ә Юрий, аның атын җитәкләп, тәпи-тәпи теркелди.

Юрийныкыларның барыбер җиңелүләрен таныйсылары килми. Шуңа күрә еш кына кылычларын чыңлатып алалар.

Көтмәгәндә, Әхмәт хан үзе Мәскәүне «кытыклап» алырга ният итә. Василий куркуыннан каладан ук чыгып кача. Югыйсә татарлар аны тәхеттән төшерергә дип түгел, ясак җыю өчен генә кузгалган булалар. Морадларына ирешүгә кайтып китәләр. Тик төшкән абруйны тиз генә кире кайтара алмыйсың шул.

Өстәвенә Казан ханлыгы, ныгып, Мәскәүгә яный башлый. Янау гынамы, Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүдәк яу белән килә. Бу юлы инде Василий качып котыла алмый, әсирлеккә төшә. Шулай да Казан ханы аңа каты бәрелми, алтын-көмеш бәрабәренә азат итә.

Василийны 1445 елның 1 үктәбрендә тоткынлыктан чыгаралар. Шул ук көнне кичен, гомер булмаганны, Мәскәүдә җир тетри. Бу вакыйга халыкны тагын да куркуга төшерә. Төннәрен теләктә үткәрә. Иртә белән, яңадан-яңа бәла-казалар килмәсен дип, ярлыкау догасына басалар.

Бу дөреслеккә дә туры килә. Юрийның уллары Шемяка белән Косой «Олуг кенәз, Мәскәүне татарларга биреп, үзе Тверьгә күчмәкче була икән, әсирлектән котылу өчен, казнаны таратып бетергән икән» дигән гайбәт тараталар, халыкны Василийга каршы һөҗүмгә өндиләр.

1447 елның 12 февралендә фетнәчеләр Кремльгә үтеп керә, сакчыларны кырып, олуг кенәзнең хатынын, анасын, якыннарын кулга алалар. Василий бу вакытта чиркәүдә була.

Дөресен генә әйткәндә, Шемякадан бу этлекне көтмәгән була әле ул. Чөнки, татулашып, ант эчүләренә күп вакыт узмаган. Шуңа күрә, тыны-көне бетеп, бу куркыныч хәбәрне китергән адәмне олуг кенәз сүгеп ташлый: «Безнең араны болгатып йөрмәгез», – ди. Шулай да, шиге төшеп, бер бүлмәгә кереп бикләнә.

– Олуг кенәз кая? – дип оран сала фетнәчеләр.

Василий «астына җибәрә», ялынырга тотына:

– Туганым! Зинһар, ярлыка! Мине бу изге храмны ташлап чыгарга мәҗбүр итмә. Мин гомерлеккә шушында калам, үлемем дә шушында булыр, – ди.

Хәйләсе барып чыкмый патшабызның. Икенче көнне Шемяка Василийны сукырайта (Тёмный кушаматы шуннан соң бирелә).

Тиздән Шемяканың үзенә дә агулы шәраб эчерәләр. Ниһаять, Василий иркен сулыш ала. Дошманы Шемяканы юк итүдә күрсәткән ярдәме өчен Олуг Мөхәммәднең улы Касыймга Ока елгасы буенда Городец шәһәрен багышлый. Тик саулыкка гына туймый, картаймыйча үлеп китә. Илһамга исә мәсхәрәле рәвештә мәхбүс бүреге кигезәләр. Туган-тумачасын, кардәш-ыруын, якыннарын җәзага тарталар.

Илһамның ханлыгы әнә шулай бик фаҗигале төстә төгәлләнде. Үзе гаепле. Нигәдер эчүгә сабышты, хәмер белән дуслашты. Иван Казанга яу белән килгән көннәрдә дә акылына килмәде. Гаскәре дә әзерлексез иде, бик тиз хәлдән тайды. Алгазый морза гына, урысларга чын каршылык күрсәтеп, аларга күп зарар китермәктә иде. Тик көчләрнең тигезсезлеге, бердәм җитәкчелек булмау, оешмаганлык морзаның каһарманлыгын юкка чыгарды. Урыслар Казанны илле ике көн камап тордылар.

Ә Илһам хан, дошманга каршы һөҗүм оештырырга тиешле кеше, мәҗлес корып, кыҗыкыян-дупыян килеп эчеп ятты. Аны исерек хәлендә үз даирәсе кешеләре үк, Мәскәүгә йөз тотучы баш карачы кара йөрәк Кәлимәт бәк кушуы белән, урысларга тотып бирделәр.

Шулай итеп, 1487 елның 9 июле Иван патшага җиңү шатлыгы алып килде.

Илһам тоткынлыкта бөтенләй бетереште, тернәкләнеп китә алмады. Тәмам күздән төште, исәпкә бар, санга юкка әйләнде. Хатыннарын да бар дип тә белмәде, ике дөнья бер кәнди иде аңа.

Вакыт уза. Рәхәттә дә, михнәттә дә уза. Урысның бу каһәрле кар даласында менә инде ундүрт мәртәбә кыш булды. Җәйнең дә ундүртенчесе башланды. Әйтүе генә ансат, ундүрт кыш вә ундүрт җәй! Бу бит әсирлектә үткән гомер. Аның һәр көне елга бәрабәр. Моны башына төшкән кеше генә белә. Әмма түзми чараң юк, түзәсең.

Шулай да, ничек кенә авыр булмасын, ничек кенә җаның кыелмасын, бу әле дин алыштыру түгел. Әсирлек язмышын кабул итсә дә, динен алыштыруга – теше-тырнагы белән каршы ул. Ничек үз асылыңны үзгәртмәк кирәк? Бу соң сиңа тормыш биргән, сине бар иткән атаң-анаңны алыштыру булыр иде ләбаса. Ә ата-ана алыштыргысыз. Алар – бердәнбер. Ходай шулай фарыз кылган.

Буаз биядәй капкорсаклы, кәҗә сакаллы димче боярларны күп күрде Үрбәт. Башларын селки-селки бил бөгеп сәламләгән булалар үзләре, хөрмәтлиләр, имеш. Аннан каргалар шикелле стена тирәли куелган киң кәнәфиләргә тезелешеп утыралар. Тылмач тәбәнәк өстәл янына чүгәли. Хәл-әхвәл сорашкандай итәләр. Монысы,– әлбәттә, сүз кузгату өчен бер сәбәп кенә. Сүз иярә сүз чыга бит ул, дип уйлыйлар, күрәсең.

Сүзләре озын боярларның, аркан буе. Тик һаман шул бер балык башын чәйниләр: православиегә күч, рәхәт тормышка чыгарсың, үзеңне олуг кенәз даирәсендәге бер тол боярга кияүгә бирербез…

Әлеге сүзләрне тылмач селәгәен йота-йота әйтә, майлы күзләрен әле хуҗаларына, әле аңа таба борып ала. Тавышына да вәсвәсәле төсмер куна.

Үрбәт әлеге тылмачны ялагай эткә охшата. Була бит гел койрыгын болгый торгач өрүен оныткан этләр. Бу,– җанын Иблискә сатып, кыйбласын җуйган адәм актыгы. Билен бөгә-бөгә, гәүдәсе әлеп таягына әйләнгән инде. Биек ишектән дә иелеп кергән була, кәрлә.

– Син әсир зат, ханбикә, җиңелүче як буларак, безнең таләпләрне үтәргә бурычлысың, – дип, вәкарь белән генә тезеп китә, – орышның кагыйдәсе шундый. Ә таләбебез ачык: православиегә күчәргә, муеныңа тавык тәпие тагарга. Кәгазьләргә имзаңны сал да бетте-китте, вәссәлам. Калганын архиерей атакай бәйнә-бәйнә төшендерер.

Үрбәт кәгазьләргә күз дә төшерми, турыга катып утыра бирә, гүя урындыгына ябыштырып куйганнар.

Арада Мефодий Калистратович дигән бояр аеруча хәтеренә сеңеп калды. Теле телгә йокмый. Шырыйныкы шөрепле дигәндәй, кайчакта ни сөйләгәнен дә онытып җибәрә. Аннан сирәк тешле иләк авызын җәеп көлгән була, янәсе, үз кеше, янәсе, аңа ышанырга мөмкин. Үрбәтне кияүгә димләү фикере дә беренче аның авызыннан чыкты бит.

– Синең шикелле абруйлы ханбикәне тол итеп тотуыбызны, ай-һай, Ходай хуплармы икән? Үзең акыл иясе, нәсел-нәсәбең асыл затлардан, – дип сайрый башлады көннәрдән бер көнне, – кара инде ул килеш-килбәтеңә, буй-сыныңа, зифа камыш кебек бит, исәр. Бер битең – ай, икенчесе – кояш. Бөтен Нугай даласының гүзәллеген үзеңә җыйгансың. Бәхет өчен туган аккош ич син. Илһам хан сиңа андый бәхетне бирә алмады. Ул бирмәгәнне без бирәчәкбез. Күч православиегә!

Әйе, Үрбәт боярларның төрлесен күрде. Олуг кенәз димче боярларны нигәдер алыштырып кына тора иде. Мефодий Калистратович кайсы ягы белән ошамагандыр, бераздан ул да күренми башлады. Югыйсә оста, астыртын, хәйләкәр димче иде, хатын-кызның акылын белеп кора иде гәпләрен. Аны тыңларга да кызык иде.

Иван патша Үрбәтне үз диненә аударырга бик тә, бик тә тырыша иде. Ул – Илһам ханның бичәсе ләбаса, ханбикә! Ханга тияргә ярамагач, ни өчен ханбикәсен шулай иза чиктерергә? Ундүрт ел буена сөлектәй ябышты олуг кенәз, һич тынгы бирмәде. Бәлкем, шуның аркасында кешелек абруен саклап калгандыр да әле Үрбәт. Ник дисәң, аңа һәрвакыт уяу булырга, җебеп төшмәскә кирәк иде.

Хак, дошманнары каныккан бермәлдә, ни гаҗәп, Үрбәтнең өмете уяна иде. Хәлбуки моңа, әлеге сәер төшне исәпкә алмаганда, тары бөртеге кадәр дә нигез юк иде үзе.

…Үрбәтнең уйлары өзелде. Йомышчы, кереп, гадәттәгечә, оран салды. Күпме гомер узды, ә ул һаман үзен Казандагы хан сараендагыча тота. Янәсе, тоткынлык кануннарын санга сукмый. Хуҗабикәсеннән үрнәк алгандыр, мөгаен.

– Мөхтәрәм ханбикә галиҗәнаплары, олуг кенәздән илчеләр килде, кабул итәргә әзер бул!

Бу юлы ишектән, чапан итәкләрен җилфердәтеп, ниндидер төрки зат килеп керде. Үрбәт җилкенеп куйды. Әллә, чыннан да, дөньялар үзгәреп китәрме?

Үрбәт үзенә бер үҗәти җәһәтлек белән чапанлы бәндәне күз уңыннан үткәрде. Йөзе какланган казныкы шикелле каралып каткан икән. Күрәсең, мул кояшлы төбәктә туып үскәндер. Сакал-мыегы да нәкъ йөзе кебек – соргылт төстә. Бердәнбер игътибарга чалынган нәрсәсе – борын! Мәгәр борын дисәң дә борын. Кызыл борыч кузагыннан һич тә ким җире юк.

– Ханбикә галиҗәнапларына олуг кенәз Иван Васильевичтан күптин-күп сәламнәр алып килдем,—дип, боярлар шикелле исәнлек-саулык та сораштырып тормастан, чаптарның ялыннан алды бу.

«Аңлашылды, Иван мине кимсетергә ният иткән икән, түбән дәрәҗәдәге адәмен җибәргән», – дип кимсенеп уйлап куйды Үрбәт. Димәк ки, үзгәреш уңай якка түгел.

Димче сүзен дәвам итте:

– Син, ханбикә, бөек нәселгә мөнәсәбәтле. Хәләл җефетең Илһам хан мәшһүр Чыңгызхан ыруыннан иде. Шушы олпат җиһангирнең оныгы, Алтын Урда дәүләтен бар иткән Бату хан да зирәклеге, тәвәккәллеге, миһербанлыгы белән дан тоткан. Әйе, дошманнарына карата аяусыз һәм кырыс булган ул. Әмма гадел һәм миһербанлы. Миһербанлылык ханга христиан дине аша йоккан. Сәбәбе дә анык: үзе шул динне йөрәгенә якын алган.

Сүзләренең мөһимлегенә ишарә итеп булса кирәк, агай, имән бармагын тырпайтып, чигәсе янында селеккәләп торды. Үрбәт чак кына көлеп җибәрмәде, чөнки бармагы ыргак кебек кәкре иде.

Олуг кенәзнең аңа беренче тапкыр шундый җаваплы бурыч йөкләве иде. Боярлар кулыннан килмәгәнне кыпчак бие башкарып чыгарга тиеш булды. Әлеге бурычны җиренә җиткереп үтәгән очракта гына, зур бүләкләргә, ташламаларга өметләнергә мөмкин. Шуңа күрә, тәвәккәллек өчен дип, тел астына Бохари шәриф мәгъдәсен дә кыстырып куйган иде. Җиңелрәк сөйләшүе, калыптан ычкынып-ычкынып алуы шуның аркасында иде.

– Бату хан Киевградны зур көч, күп югалтулар бәрабәренә яулап алды. Киевлылар хәтта кан коюсыз гына бирелергә тәкъдим иткән илчеләрне кылычтан үткәрделәр. Монголларда илчеләрне үтерү зур җинаять санала. Шуңа да карамастан бөек хан, – дип рухланып чәчәнләнде ул, – бер генә храмга да зыян салмады. Алай гынамы, әсирлеккә төшкән Дмитрий воеводаның тормышын саклап калды, батырлыгы алдында башын иеп сокланды. Ыруыңда менә шундый асыл затның булуы православиегә туп-туры юл лабаса, мөхтәрәм ханбикә!

Үрбәтнең иреннәре бүлтәйде: алдаша, мәлгунь. Хәер, димче аның алдында, Иван тәсҗил2 кылган вәкаләтләренә дә карамастан, абруен җуйган иде инде. Хыянәтчеләрне аның җаны сөйми.

– И ханбикә, йөзеңне ачмасаң ачмассың, авызыңнан бер генә кәлимә сүз очыр, – дип өзгәләнде димче.

Үрбәтнең үз телендә сөйләшүче бу адәм дә буш кул белән кайтып китте.

Шуннан соң Үрбәтне тынычлыкта калдырдылар, ике-өч ай буе бимазалаучы булмады. Иван акылына килде, ахры, дип сөенде ул.

* * *

Олуг кенәздән чапкын илче килгәндә, Мөхәммәдәмин сөяркәсе Серафима катында кәеф-сафа корып утыра иде. Марҗа чибәрләренә мөкиббән иде ул. Ике хатыны өстеннән җарияләр дә тота. Тәтәйләр катына бик яшьли йөри башлады. Кырым ханының оныгы Бир-Дәүләт тә Мәскәү кенәзенә сыенган икән. Тузынып, тугарылып көязләнә бу. Мөхәммәдәминне дә үз канаты астына алды. Чөнки өлкәнрәк иде. Уҗымга керергә шаһзадә өйрәтте. Ә алтыдагы – алтмышка, әле булса куа шул гадәтен. Казан-йорт тәхетенә утыргач та, нәфесен тыя алмады. Себердән Мамык хан яу чапкач кына, койрыгын кысты. Мәскәүгә үк качып китте. Әмма тәхеткә өметен өзмәде. Тавыш-гауга тынуга, Казанга кайту иде исәбе.

Көтмәгәндә, олуг кенәз аның ниятләренең тамырына балта чапты. Мөхәммәдәмингә каршы булган казанлылар ягына ауды, мөртәт. Казан-йорт исеменнән Бураш сәед атлы бәк Иванга килеп йөз сөргән, имеш. Әүвәл Мамык ханнан, Казан тәхетенә юл арчулары өчен, түбәнчелек белән гафу үтенгән, гөнаһларын ярлыкавын сораган. Шунда ук теләген белдергән. «Олуг падишаһ! Син безгә хан җибәрсәң иде, алай да Мөхәммәдәминне җибәрмәсәң иде. Ул безгә зур көчләүләр, хатыннарыбызга зур оятсызлыклар кылды. Шуның өчен без аңа хыянәт иткән һәм дә Мамык ханга багынган идек», – дип, елый-елый, Иванның аяк астына ауган, олтаннарын үпкән.

Иван, казанлыларның гөнаһларын ярлыкап, Мөхәммәдәминне яңадан хан итеп җибәрмәү хосусында булган үтенечләрен кабул иткән.

Шул рәвешчә Мөхәммәдәмин тәхеттән колак какты. Казан йортына бертуган энесе Габделлатыйфны билгеләделәр. Тик Иван яңа ханнан да уңмаганга охшый. Тегесе аның сүзләренә колак салып бетерми, тезгенне үз ягына каерырга тырыша, имеш. «Ханлыктагы урысларны кимсетә, юлларына аркылы төшә икән» дигән сүзләр дә йөри.

Андый хәбәрләр Каширага соңрак килеп ирешә, чөнки олуг кенәз аны үзеннән читләштерде. Мөхәммәдәминнең шуңа күрә Иванга үпкәсе зур. Ә ул аңа һәрвакыт турылыклы хезмәт итте, ни кушса, шуны үтәде. Элегрәк патша белән: «Бөтен Рәсәйнең олуг кенәзен – туганым Иван Васильевичны – мин, Мөхәммәдәмин, башымны иеп сәламлим», – дип, бил бөгеп исәнләшә иде. Олуг кенәз үзе дә: «Мөхәммәдәмин патшаны – туганымны – башымны иеп сәламлим», – дип җавап кайтара иде. Бураш сәед ике арага чөй кагып китте, явыз.

Мөхәммәдәмин бу хакта еш уйлана. Уйлана-уйлана да, барысына да кул селтәп, әшнәсе Бир-Дәүләт хан әйтмешли, кутёжга тотына.

Кутёж, кагыйдә буларак, атна буена сузыла. Әле дә шул халәттә иде хан. Борчып йөргәне өчен, тоткаулны3 эт итеп тиргәп ташлады. Сүз әйтергә дә ирек куймады. Кызу канлы ул шулай.

– Бар, эшеңдә бул, мәнсез, минем тарафка чебен дә очып кермәсен, – дип кычкырды.

Тоткаул китми, иреннәрен мелт-мелт иттереп, тик басып тора.

– Җә, ни көтәсең, аңгыра бәрән? – дип, йодрыкларын йомарлады Мөхәммәдәмин. – типкәләп чыгарганны көтәсеңме?

– Мөхтәрәм хан галиҗәнаплары…

– Мин үземнең мөхтәрәм хан галиҗәнаплары икәнемне синнән башка да беләм, – дип кисте Мөхәммәдәмин куркынган сакчыны.

– Анда… олуг кенәз…

Олуг кенәз дигән сүзне ишеткәч, Мөхәммәдәмин айнып киткәндәй булды.

– Ни лыгырдыйсың, кара авыз? – дип, тоткаулның янына ук килеп басты.

– Олуг кенәздән чапкын килгән, сине күрергә тели…

– Нигә аны башта ук әйтмәдең, кара авыз, – дип, элеккедән дә арттырыбрак төкерекләрен чәчте Мөхәммәдәмин. – Бар, чапкынга әйт, хан көтә, диген. Мин үз диварларымда булырмын!

Серафима, болай да мул күкрәк алмаларын тагын да киерә төшеп, Мөхәммәдәмингә елышты. Хан аны ачу белән этеп җибәрде.

– Соңыннан, олуг кенәздән чапкын килгән анда, – дип пышылдады Мөхәммәдәмин, киенгән арада катырак кылануына гафу үтенгәндәй.

– Нехороший ты мальчик, Аминка, за что я тебя люблю, ей богу не знаю.

– Потом, потом…

– И бөек хан, сиңа бөтен Рәсәйнең олуг кенәзе Иван Васильевич хәзрәтләре күп сәлам юллый һәм чәршәмбе көнне, нәкъ өйлә вакытында Түгәрәк залда көтә, – дип белдерде чапкын, бар кагыйдәләргә дә туры китереп.

– Баш өсте, – диде Мөхәммәдәмин, дулкынланбрак. – Туганым Иван Васильевичка миннән дә күп сәлам, аңа карата ихтирамым чиксез, исән-сау булсын.

Әлеге сүзләрне ишеткәч, Мөхәммәдәминнең йөзе яктырып китте. Әллә «Габделлатыйфны тәхеттән төшерәләр» дигән хәбәр дөрескә чыгамы? Ул чагында ханлык аңа күчәчәк ич инде…

Иван төгәл кеше иде. Вәгъдәле. Мөхәммәдәминне дә нәкъ әйткән көнендә, нәкъ билгеләнгән вакытында Түгәрәк залга чакырып керттеләр. Аудиенция көтүче боярлар, дәүләт эшлеклеләре шактый иде үзе. Олуг кенәзнең якыннары да күренә. Әнә азау ярган мәшһүр илче кенәз Дмитрий Шеин. Казанда Мөхәммәдәмин ханлык иткән чорда рус дәүләтенең калгае4 иде.

Бик үзсүзле, үҗәт кеше. Аның тырышлыгы белән ул чакта урыс сәүдәгәрләре бөтен Казан базарларына, бөтен ярминкәләргә кереп тулды. Мөхәммәдәмин олуг кенәз сүзеннән чыкмады, барысын да ул теләгәнчә башкарды. Шеин исә: «Иван патша моны кушты, Иван патша тегене кушты», – дип, Мөхәммәдәминнең өстендә торды. Тынышмаган чаклары да булгалады.

Калгай үзе кебек үк мөхтәрәм илче кенәз Михаил Андреевич Кляпик белән сөйләшеп тора иде. Күз очы белән генә Казан йортының элекке ханын күреп алды, әмма килеп кул бирмәде. Сөяк сарае, кыланышын гына күр, дип сызланып куйды Мөхәммәдәмин. Ашыккан ашка пешкән, ди, шатлыгы иртәрәк булмагае тагын, болар җилнең кай тарафтан искәнен белә дә белә инде.

Хәер, ул үзе дә беркемгә дә аерым ихтирам билгесе күрсәтмәде. Вакыты да тар иде, теләмәде дә. Чөнки күңеле урынында түгел, тизрәк Иванның ни өчен чакырганын беләсе килә. Ул аны һич тә мәҗлес корырга яисә ауга чыгарга дәштермәгән. Андый чакыруның урыны башка. Хикмәт шунда: бу Мөхәммәдәмин көткән сүзме, әллә Иван бер-бер хәрби ыргым ясарга ният итәме? Элек-электән ул аны хәрби кампанияләрдә катнаштыра иде.

Ничек кенә булмасын, аны мөһим сөйләшү көтә. Очрашуның Түгәрәк залда булуы да күп нәрсә турында сөйли. Чөнки түгәрәк зал – олуг кенәзнең аеруча җитди сөйләшүләр, җитди карарлар кабул итә торган дивары.

Ходаем, мәрхәмәтеңнән ташлама, тел ачкычлары бир, дип теләде Мөхәммәдәмин күңеленнән.

Иван күрер күзгә шактый бетерешкән иде. Йөзе саргаеп киткән, әйтерсең лә зарарлы үлән суы эчергәннәр. Шулай да үзен элеккечә үк ипле, итагатьле һәм тәкәббер тота. Бу җәһәттән бер үзгәреш тә сизелми. Табигате белән ул – аз сүзле кеше. Әмма әйткәнен уйлап әйтә, сүзләренең мәгънәсенә тора-тора төшенәсең. Мөхәммәдәмин мондый мөгамәләгә күнекте инде. Иван канаты астында яшәвенә унҗиде ел тулып килә икән ләбаса. Атасы Ибраһим хан дөнья куйганнан соң, анасы Нурсолтан аны Мәскәүгә озаттырды, түбәнчелек белән олуг кенәздән улын үз карамагына алуын, үзе муафыйк күргән тәрбияне бирүен үтенде. Мөхәммәдәмингә ул чакта унбиш кенә яшь иде әле. Чөнки Нурсолтанны Кырым ханы Миңлегәрәйгә никахладылар. Сабый булуы сәбәпле, төпчеге Габделлатыйфны үзе белән алды.

– Атакай, олуг кенәз Иван Васильевич, сине исән-сау вә күтәренке рухта күрүемә бик шатмын, – дип сәламләде патшаны Мөхәммәдәмин, – нинди бурыч йөкләсәгез дә, үтәргә, шул юлда корбан булырга әзермен.

Олуг кенәзнең какча йөзе аз гына яктыргандай итте. Ләкин күз карашы җитди иде, кашлары бер-берсенә кушылган килеш калды. Мөхәммәдәмин аның шома битенә игътибар итте. Көрәк сакалы, иреннәрен каплап торган асылма мыегы әйтерсең лә ябыштырып кына куелган. Башындагы чит-чите зиннәтле кеш мехы белән камалып алынган күн бүреге дә сакал-мыегының дәвамы кебек күренә.

– Корбан булырга ашыкма, туганым, – диде Иван тамак төбеннән генә чыккан тонык тавыш белән. – Алтмышның аръягына аяк баскан кешенең акыллы киңәш бирәчәгенә дә ышанып бетмә. Картларны зирәк диләр, дөрес түгел, алар сак кыланалар, шуңа күрә зирәк булып күренәләр.

Иван каш астыннан гына элмәкле без карашы белән Мөхәммәдәминне чәнчеп алды. Күренеп тора, әлеге сүзләрне ул сынау өчен генә әйтте.

– Атакай, сиңа чын күңелемнән бирелгәнемне күп тапкырлар исбатладым ич инде, үзең беләсең.

Иван аны элмәгеннән ычкындырды. Шулай да төрттерәсе итте:

– Халыкта «Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый» дигән тирән мәгънәле әйтем бар, – диде ул хәйләле елмаю тәэссоратында, – ишарәмне аңлыйсыңдыр, шәт?

– Бу җөмләдән сиңа бернинди дә куркыныч янамый, олуг кенәз, – диде Мөхәммәдәмин.

Иван фикерен үстереп дәвам итте:

– Атаем олуг кенәз Василий Васильевичның яраткан тәгъбире исемә килеп төште әле, – диде, үзалдына уйлангандай, – ул әйтә иде: «Государь фәкать үтергеч тукмаклар гына ясарга тиеш. Әгәренки аның тукмаклары үтергечлектән туктый икән, түбәнгә тәгәрәү шушы инде», – дия иде.

– Сиңа кагылмый бу, атакай, олуг кенәз, Иван Васильевич!

– Бу мөхтәрәм ыруг адәмнәренең барысына да карый, туганым, шул исәптән синең үзеңә дә. Безне Ходай кешеләрдән өстен итеп яраткан. Без – патшалар!

– Синең тукмакларыңның җәрәхәте бетә торган гынамы соң, атакай?!

Елмаю бу юлы Иванның күзләренә дә кунды. Күңеленә хуш килердәй сүз әйтте вассалы. Әйе, кырык елдан артык хаким булып тору чорында күп үтергеч тукмаклар ясады ул. Үзара ызгышып, бер-берсенә аяк чалып яшәгән төбәк кенәзләрен бер йодрыкка туплау үзе генә ни тора! Башта Мәскәүгә Ярославльне кушты, аннан соң Новгород, Тверь, Вятка, Пермь кенәзләренең «кикрикләр»ен кыеп төшерде. Русь дәүләт буларак, шөкер, тәгаенләнде. Татар-монголларга үтергеч тукмак ясауны да Ходай аңа насыйп итте. Мәскәү хәзер берәүгә дә салым түләми.

Әйе, аның кенәзлеге чорында Рәсәй күләгәдән чыкты. Моңа кадәр өч гасыр дәвамында аны Ауропа өстәленә якын китермәделәр. Ни сәясәттә, ни халыклар тормышындагы үзгәрешләрдә катнаша алмады. Хәлбуки бернәрсә дә капылт кына, үзеннән-үзе генә пәйда булмый. Уңыш акрынлап тәгаенләнә. Әйтик, Мәскәү йортына Иван Калитадан алып Василий Тёмныйга кадәрге кенәзләр тырышлыгы белән нигез салынды. Хакимиятне бер йодрыкка туплауга алар да өлеш кертте. Тик әлеге кенәзләргә тотрыклылык җитенкерәми иде. Дмитрий Донской, мисал өчен, Куликово кырында Мамай морзаны яхшы гына каезлады. Шул ук вакытта Туктамыш хан алдында билен бөкте. Кенәз Донскойның улы Василий Литва короле Витовтка Смоленск һәм аның тирәсендәге төбәкләрне үз ирке белән бирде.

Бу хаталарны ул, олуг кенәз Иван Васильевич төзәтте. Аңа римлыларда кулланыла торган император сүзе ошый иде. Ә чит мәмләкәт илчеләреннән исә патша дип мөрәҗәгать итүләрен таләп итте. Патша – царь! Фарсы тамырлы әлеге дәрәҗәле атама белән ул үзен Ассирия һәм Вавилон монархлары Фалассар, Набонассар кебек бөек хакимнәр рәтенә куя иде.

Иоанн – монысы поп кушкан исем. Руханилар арасында шушы исем белән йөртәләр. Соборларда да үзе рәислек итә. Бу да аңа зур абруй өсти иде. Монархның кулын үбү йоласын шулай ук Иван кертте.

Русьны бөртекләп җыйды. Шуңа күрә ул аңа бик кадерле дә.

Мөхәммәдәминнең бер матур сүзе әнә күңелендәге нинди катламнарны актарып чыгарды.

– Буш сүз бозау имезә, диләрме әле татарлар, төп сүзгә күчәргә вакыт җитте кебек, – диде Иван.

– Бер дә буш сүз түгел, атакай, атаң Василийның, мисал өчен, Мәскәү кенәзлегендә генә сүзе үткән. Син олуг кенәз титулына ия булдың. Күрше мәмләкәтләр дә таный бу титулыңны. Патша титулы да ерак йөрми.

– Туганың Габделлатыйфны әйтәм, чыгымчы ат…

Әһә, бүректәге бүре баласы турында искә алуының мәгънәсе менә кайда икән? Мөхәммәдәмин сагаеп калды.

– Килешүне бозды, – дип шәрехләде фикерен олуг кенәз. – Кырым һәрвакыт сандал белән чүкеч арасында чуалды. Ни чүкеч, ни сандал була алмады.

– Мин энемне белмим дә диярлек, атакай, ул Миңлегәрәй хан тәрбиясендә үсте.

– Мин дә шуны такылдыйм ич, синең белән төзелгән Килешүне бозды, дим.

Әлеге Килешү теге вакытта Мөхәммәдәмингә бик кыйммәткә төшкән иде. Имзасын салмаса, ул хан була алмый иде. Ә хан буласы килә. Аннан соң тулысы белән ышана иде Иванга. Хәзер дә ышана. Сеңлесе Гәүһәршад шул килешү өчен аны, атабызга хыянәт иттең, дип битәрләде. Кайбер бәкләр дә хупламады әлеге адымны. Тик бу аларның күрә каравыннан гына килә. Казан һәрвакыт үзеннән көчлеләргә сыенып яшәгән. Аның иң зур таянычы Алтын Урда булган, билгеле. Әмма хәзер Алтын Урда юк. Алга Мәскәү кенәзлеге чыкты. Шуңа күрә Казан җиренең язмышы турыдан-туры Мәскәүгә бәйле. Гәүһәршад та, аңа иярүчеләр дә шушы хакыйкатьне аңларга теләмиләр.

– Дәүләт эшендә кода-кодагыйлык та, ярату-яратмау да була алмый, туганың Габделлатыйф ханны Ак күлгә сөрдек, – диде Иван, күңелле хәбәр җиткергәндәй, үзенә бер йомшаклык белән. – Югыйсә анагыз Нурсолтан – минем якын дустым, ике дистә елдан артык хәбәрләшеп, язышып торабыз. Сине дә анаң үтенече белән үз канатым астына алган идем. Балаларым, дип җан атып тора. Моның өчен мин аны мактыйм. Зирәк хатын. Ләкин Рәсәй мәнфәгатьләре шәхси багланышлардан өстен.

Иван янә сакалын сыпырып куйды. Шунда ук елъязмачыга да сүз катарга өлгерә, барысын да теркәп барасыңмы, җитешәсеңме, янәсе.

Олуг кенәз һәр адымын киләчәк буыннарга багышлый иде. Аның бу тырышлыгы да җимешләрен мулдан бирде. Урыс дәүләте тарихында аның урыны түрдән.

Иван асравы Мөхәммәдәмингә ташка ышангандай ышана иде. Хәтта ки бу асау айгырдай мәһабәт буй-сынлы, каратут йөзле егет солтанын ярата да иде. Шул ук вакытта ул аны һаман күз уңында тота, тәрбия кыла. Әнә әле хәзер дә, Ак күл сүзен ишеткәч, Мөхәммәдәминнең калтыранып китүен сиземләп, эчтән генә бармак янады, шүрләвең бик яхшы, туганым, алдыңны-артыңны карап йөрергә әйбәт булыр, дип уйлап куйды. Туганнарың Илһам хан белән Габделлатыйф хан язмышын кабатлыйсың килмәсә, сүземнән чыкмассың.

Габделлатыйфка ул башта ук өмет багламады, күз буяу өчен генә, казанлылар алдында яхшы атлы булып күренү өчен генә, тәхеткә утыртып торган иде.

Мөхәммәдәмин башка камырдан җәелгән. Ул камырны Иван үзе изде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Мөхәммәдәминнең тәүге ханлыгы чорында Мәскәү өчен искиткеч кулай Килешүгә кул куелды да инде. Анда өч кенә маддә: Мәскәүгә каршы яу чапмаска; Казан тәхетенә Мәскәү фатихасыннан тыш хан утыртмаска; ханлыкта яшәүче урысларның хокукларын чикләмәскә, тулы ирек бирергә.

Шушы гади генә өч маддә Казан ханлыгын вассал хәленә төшерде дә куйды. Дөрес, әлегә ханлык мөстәкыйльлеген җуймады. Әлегә…

– Улым, Мөхәммәдәмин, бер атнадан Казанга чыгып китәсең, җыен, ханлык сиңа күчә, бик озакка күчә. Ходай рәхмәтеннән ташламас, иншаллаһ. Ә олуг кенәз сиңа элеккечә һәрвакыт хәерхаһ булыр. Амин.

Мөхәммәдәмин олуг кенәзнең аягына егылды, озын камзулының итәкләрен үпте, үзе бертуктаусыз: «Сүзеңнән чыкмам, атакай», – дип мыгырданды.

Ул чиксез шат иде. Бөек Казан ханлыгының башында тору – бик зур дәрәҗә. Ул аның ләззәтен татып караган иде инде. Илнең төтене дә тәмле, ди.

– Йә, җитәр, тор, улым, тагын бер теләгемне җиткерәсем бар әле минем, – дип, Иван Мөхәммәдәминнең аркасыннан какты.

Мөхәммәдәмин торып басты. Ләкин дулкынлануын басар хәлдә түгел иде әле. Ниһаять, халәтенә тиң кирәкле сүзләре дә табылды.

– Җирнең чиге бар, атакай, ә күкнең чиге юк. Минем сиңа булган ихтирамым да күк шикелле чиксез, – диде ул чын рухлану белән.

– Беләм, улым, беләм…

Иванның да керфекләренә «чык» кунды.

– Инде чираттагы теләгемне тыңла, – диде Иван.

– Баш өсте, атакай.

– Синең озын итәкләргә һәвәслегеңне Рәсәйдә белмәгән адәм юктыр, – диде ул, көлемсерәп, – шуның аркасында беренче ханлыгың хурлыклы рәвештә өзелде дә, казанлылар синнән баш тартты. Хатыннарың җебегән, күрәсең. Уйладым-уйладым да үзем кәләш табарга булдым. Һәм ифрат та көчле, искиткеч тотрыклы, вәгъдәсендә үләргә әзер торган хәләл җефет таптым. Сезгә, мөселманнарга, ислам күп хатынлыкны рөхсәт итә бит, шулаймы?

– Дүрткә кадәр, – диде Мөхәммәдәмин басынкы гына.

– Ә синеке ничәү?

– Икәү…

– Тиздән өч булыр.

– Кем соң ул, атакай?

Иван, күзләрен кыса төшеп, Мөхәммәдәмингә карап торды. Бу аның елмаюы иде. Ләкин аңа елмаю килешми иде, йөзе чытылып, ямьсез кыяфәткә керде.

– Илһам ханның яшь хатыны.

– Атакай, башымны ашама, атакай…

– Бу инде хәл ителгән, – диде Иван коры гына, – ахмак дустан акыллы дошман артык, ди. Ул синең иң ышанычлы терәгең булачак. Ундүрт ел буе мин аны православиегә күчерергә тырыштым. Иң оста чәчән боярларымны, иң уңган тылмачларымны җибәрдем. Шул гомер эчендә авызыннан «йә» дип тә, «юк» дип тә бер кәлимә сүз ала алмадылар. Мин ул хатынның ныклыгы алдында башымны иям. Сиңа нәкъ шундый каты куллы, турылыклы вә вәгъдәле җәмәгать кирәк иде. Мин бик шат.

– Атакай, зинһар, башка берәүне димлә, бер ул гына каты куллы түгелдер лә.

– Сүз көрәштермибез, улым. Син аңа болай да өйләнергә тиеш. Ул – агаңның тол хатыны.

Иван кулларын чәбәкләгәндәй итте. Баш сакчы ишекләрне киереп ачып куйды да оран салды:

– Бөтен Рәсәйнең олуг кенәзе Иван Васильевич сезгә, бусагадан кереп, баш орырга рөхсәт итә!

Керүчеләр, чират торып, берәм-берәм олуг кенәзнең камзул итәген үбеп чыктылар.

Иван аларга Барча Казан җиренең чираттагы ханын тәкъдим итте. Боярлар, бил бөгеп, әлеге карарның хаклыгын таныдылар. Шуннан соң Түгәрәк зал хуҗасы икенде күләгәседәй озын буйлы Михаил Кляпикны, бармагы белән ишарәләп, үзе янына чакырды.

– Кенәз Михаил Андреевич Кляпик – минем иң мөхтәрәм илчеләремнең берсе, – диде, Мөхәммәдәмингә мөрәҗәгать итеп. – Ул сине тәхетеңә утыртыр. Аны уң кулым дип исәплә. Сүзеннән чыкма. Ул— яклаучың да, таянычың да, хуҗаң да.

«Әле ярый Шеин түгел» дип сөенде Мөхәммәдәмин, олуг кенәзнең кулын үпкән арада.

* * *

Хан бичәсе алтмышта да кәләш, дип әйтә торган иде түшәкчесе Бәһиҗә тәтә. Бик мәрхәмәтле, ифрат та йомшак күңелле иде мәрхүмә. Ул аңа ике дистә ел фидакарьләрчә хезмәт итте. Фидакарьләрчә, чөнки Үрбәт «атам иркәсе» булып үсте. Атае да, анае да төпчекләрен бик үсендерделәр. Кыз «юк» дигән сүзне бөтенләй белмәде. Ярәшер вакыт җиткәч кенә тезгенне кыскартып караганнар иде дә, соң булып чыкты. Холкы үз дигәнчә тәгаенләнгән иде чибәркәйнең. Чын дала кошы, кая тели, шунда куна. Яучылар килгән көнне дә ут булды да су булды бит. Кияүнекеләрнең исә кәләшне күрәселәре килә.

Муса тирә-якка чапкыннар чыгарып җибәрде. «Кирәк икән, Каф тавының ташын ташка актарыгыз, даланың астын өскә әйләндерегез, диңгезне күккә асып куегыз, әмма дә ләкин кызымны каршыма китереп бастырыгыз», – диде.

Бу чакта Үрбәт шактый җир киткән иде инде. Ул, яучылар дигән сүз колагына килеп ирешүгә, өс-башын да алыштырмыйча, утарга элдертте. Аның берничә чапкыны бар. Шулар арасында иң затлысы, иң җитезе – Күбәләк атлысы. Моннан ике-өч ел элек атае бүләк иткән иде. Тай гына иде әле. Сөт шикелле ап-ак иде, нәкъ Чыңгыз ханның Сәтәр кушаматлы толпары. Сәтәр дә ап-ак булган, имеш. Күпме орышларда катнашкан, үзенә дә яра алмаган, хуҗасын да саклаган. Тылсым иясе дип йөрткәннәр аны.

Әлеге елгыр тайны күргәч, кызчыкның кабарынкы иреннәре арасыннан бер генә сүз чыкты:

– Күбәләк!

Дөрестән дә, күбәләк кебек иде ул. Менә-менә канатларын җилпеп алыр да очып китәр сыман.

– Исем дә таптың, кызым, – дип, атасы Үрбәтнең чәчләреннән сыйпап алды.

Күбәләк хәзер элеккедән күркәмрәк тә, матуррак та. Мәһабәт! Бер сүз белән генә аны шулай сыйфатлап булыр иде. Ул күкрәк дисеңме, ул аяклар дисеңме – һәммәсе чын ясау. Буй-сыны тоташ аяктан гына тора кебек. Томырылып чапканда исә, еландай сузылып, җиргә ятып бетә ул.

– Күбәләк, коткар мине, – диде Үрбәт, – бу мәрхәмәтсез йортта миңа урын калмады.

Үрбәт әнә шулай елгырына эчен бушата. Барысын да сөйли. Тегесе, аңлагандай, башын хуҗабикәсенең иңенә салып тыңлап тора. Хәзер дә бик тиз аңлаштылар. Кыз сыртына менеп тә җитмәде, Күбәләкнең тояклары астыннан аҗагандай очкыннар сибелде. Гадәттә, ул тезген тоттырмый, юлны да югалтмый.

Өйлә вакыты иде. Даланың, утлы шар шикелле, иң кызган чагы. Бу вакытта кешеләр генә түгел, маллар да күләгәле урынга елышалар. Кояш зәһәрләнепме-зәһәрләнә. Һава булып һава эри. Әнә офыкта дөрләп янган һава су өстендәге томан сыман дулкынланып тора. Ат җиле дә өттереп-өттереп ала. Үрбәтнең үз кайгысы да нәкъ шушы мәрхәмәтсез көн шикелле иде. Юан бүксәле яучылардан ничек тә ераккарак китеп олагасы килә аның. Ата-анасының ут йотуы да, бөтен утарның аякка басуы да аны кызыксындырмый. Боларны белми һәм беләсе дә килми. Алда ни көтә, бу уен ни-нәрсә белән бетәр – бу хакта да борчылмый. Күбәләк. Дала. Үзе. Дөньясы менә шушы өч затка сыеп беткән. Әлеге дөньяда яучыларга гына түгел, якыннарына да урын юк. Чөнки алар аны бик нык кыерсыттылар.

Кызу капты, күрәсең, берзаман Үрбәтнең башы авыртырга тотынды. Күбәләкнең дә колаклары шиңде, сүлпәнләнде. Аларның икесенә дә ял кирәк иде. Ялдан да битәр, су кирәк, су! Кайдадыр күл булырга тиеш. Үрбәтнең анда су коенганы да бар. Диңгез белән тоташкан зур күл ул. Суы да бик чиста. Тик анда ничек барып җитәргә?

Шөкер, Күбәләк бу юлы да сынатмады. Кояш тәгәрмәче офык артына кереп бетәр-бетмәс, яшь бикәне Ак күл янына китереп төшерде. Дөресрәге, килә-килешкә туп-туры суга керде дә голт-голт эчә дә башлады. Кабыккан чибәркәй. Шулай булмыйча, көне буе аяк өстендә ләбаса.

– Кызган килеш алай күп чүмермә, күбәләк, аягыңа су төшәр, – диде Үрбәт, тезгенен тарткалый-тарткалый.

Бахбае гына тыңламады.

Кызның шиге дөрескә килде. Күп тә үтми, Күбәләкнең аяклары тубырланды. Далада көн күрүче буларак, Үрбәт бу хәлләрдән хәбәрдар иде. Мондый чакта атны акрынлап йөртергә, аякларын язарга кирәк.

Йөренә торгач, күктә йолдызлар кабынды, җиһанга төн пәрдәсе эленде. Ул исә дала уртасында чатанлаган аты белән ялгызы калды. Далада кунып та калганы бар Үрбәтнең. Тик аның янында һәрвакыт, айт иткәндә тайт, дип торучы хезмәтчеләр була иде. Бүген барысын да үзбашына башкарырга тиеш. Иң кирәк чакта Күбәләк тә сафтан чыкты, хәзер аңа хәтта үз койрыгы да авыр йөккә әйләнеп бара.

Үрбәткә ничек тә атын аякка бастырырга кирәк иде. Шуңа күрә Күбәләккә тынгы бирми. Тирги-тирги, чыбыклый-чыбыклый йөртә.

Бервакыт ат колакларын шәмдәй катырып пошкырып җибәрде. Үрбәтнең эче жу итеп китте. Ниндидер шомлы пошкыру иде бу.

– Әллә төшләнәсең инде, бирән марҗа, – дип, үзенең күңелен күтәрү өчен генә сукранып та алды.

Ат чынлап торып тынычсызлана иде: ялт та йолт карана, боргалана, еш-еш пошкыра. Шунда Үрбәт учактагы куз шикелле ялтырап торган ут шарчыкларын шәйләп алды.

Бүреләр! Ауга чыккан бүреләр! Су эчәргә килгән хайваннарны сагалыйлар, күрәсең.

Хәл куркыныч. Хәзер үк, шушы мизгелдә үк бер-бер әмәлен табарга кирәк. Ач бүре усал була. Ияргә тагылган күн капчыкта үткен пычак та, кыска саплы чукмарбаш та бар, билгеле. Ләкин бу кораллар белән дә бүреләргә каршы тора алмаячаксың. Өер ич алар. Шундый көтелмәгән адым ясарга кирәк ки, ул адым бүреләрнең өнен алырдай булсын.

Ятып калганчы, атып кал, ди. Үрбәт атына сикереп менде дә бар тавышына кычкырып җибәрде:

– Күбәләк, оч! Күбәләк! Күбә-ә-ә-ләк!!!

Могҗиза әкияттә генә була, диләр. Баксаң, могҗиза тормышта да бар икән ич. Әле генә аякларын көч-хәл белән атлаучы Күбәләк, берни булмагандай, алга ыргылмасынмы?!

Бүреләр, дөрестән дә, берара аңышмыйча аптырап тордылар. Күбәләк ике-өч ат сузымы җир киткәч кенә, исләренә килеп куа башладылар. Берсе, ата бүре иде булса кирәк, чапкынның бугазына сикерү ниятеннән каршыга төшеп, юлны бүлмәкче итеп караган иде дә, кая ул, әйтерсең лә Күбәләккә канатлар үсеп чыкты, оча гына.

– Күбәләк, бирешмә, Күбәләк!

Күп тә үтми, үзләрен эзләп килүче Муса бәкнең кешеләренә тап булдылар.

…Түшәкче Бәһиҗә тәтә белән Күбәләк гомерләре буена Үрбәтне кадерләп йөрттеләр. Күбәләкне ул Казанга да алып килде. Иван әсир иткәч, ишетүенчә, елгырны урыслар үз утарларына алганнар. Көфер кулларына эләкте бит балакаем, дип бик кайгырган иде. Түшәкчесе соңгы сулышына кадәр турылыклы хезмәт итте, тоткынлыкта да читләшмәде. Әҗәлен генә урыс җирендә тапты, җанашым. Ә нинди зирәк хатын булган ул дала кызы. Төшенә кергән ак сакаллы мосафир кебек, ул да хуҗабикәсенең киләчәген яхшыга юрый иде. Аның тормышында чынлыкта да ак атка атланган ак киемле яугир пәйда булды.

И Бәһиҗә тутаем, мең-мең рәхмәт сиңа, урының җәннәттә булсын. «Син башкаларга охшамаган бикә, сине Ходай җиһанга изге гамәлләр кылу өчен җибәргән», – дия иде ул.

– Каян беләсең? – дип, ышанасы килмичә башын чайкаганы хәтерендә. – Мәхбүс нинди изге гамәлләр кыла алыр икән?

– Кырыкламаң вакытында тәнеңнән көлтә-көлтә нур чәчелде, – диде Бәһиҗә түшәкче, – кырык кашык суны башыңа кырык кашык белән үзем коеп тордым. Кашыклары көмеш иде.

– Нишләп соң анамның бу хакта бер сүз дә әйткәне булмады? – дип гаҗәпләнде Үрбәт.

– Ул нурны мин генә күрдем бит, бикәм.

– Ничек инде…

– Монысы Ходайдан, ханбикә…

Ак төс – шат төс. Дөрес юраган түшәкче. Мәңге бетмәс кебек тоелган төн, ниһаять, үтеп китте, аның талына да әкияттәге кебек каурый кош килеп кунды.

Мөхәммәдәмин Илһамга бөтенләй охшамаган. Илһам саргылт йөзле чирләшкә кеше иде. Хатыннарына да игътибар булмады, түшәкләре һәрвакыт салкын иде мескенкәйләрнең. Үзе, чарасызлыктандыр, мөгаен, кәеф-сафа сөрүгә һәвәсләнеп китте.

Мөхәммәдәмин җиңеннән елан чыгара торганнардан. Буй-сынына да карап кына торырлык. Киң җилкәле, кырыс йөзле. Яшьтән үк шушындый егетләр ошый иде аңа, баһадир гәүдәлеләр.

Илһам үлгәндә, ул унҗидесен генә тутырган иде әле. Инде аннан соң ундүрт ел вакыт үтеп китте. Егерме тугыз яшьтә кара халык бичәләре, бер олау бала тудырып, оныкларын сөеп, түр башына менеп кунаклый, тегене тегеләй итегез, монысын монда аударыгыз, дип, оланнарына әмер генә биреп утыра.

Ә Үрбәт бернинди олыгаю да сизми, үзен яшь чагындагыдай хис итә. Әле бит аның юньле-башлы ир назы да күргәне юк.

Кызык бу җиһан. Кайчан гына «гомерем ахырына якынлашты, иманыма тугры калып, догада килеш өзелсәм иде» дип теләк тели иде. Хәзер гыйшык утында яна, башы-аягы белән мәхәббәт дәрьясына чумды. Шулай да була икән.

Мөхәммәдәмин исә үтә дә каршылыклы тойгылар кичерә иде. Чөнки Илһам агасын ул үзенең дошманы дип санады. Атасы Ибраһим хан вафатыннан соң Көнчыгышка йөз тотучыларның мәнфәгатьләрен алга сөрүче фирка, нугайларның турыдан-туры хәрби булышлыгы белән, тәхеткә Илһамны утыртты. Шул рәвешле, кануни ханны – Мөхәммәдәминне – читкә типтеләр. Дөрес, Мөхәммәдәмингә атасы вафатында тугыз яшь кенә тулган иде. Ләкин тәхет мәсләгендә кемнең ничә яшьтә булуы мөһим түгел. Имчәк баласы да, алтмыш яшьлек бабай да тигез хокуклы.

Мөхәммәдәмин, Мәскәүгә китеп, Иванның үкчәсен үбәргә мәҗбүр булды. Дөрес, ул, олуг кенәз фатихасы һәм ярдәме белән яу чабып, агасын тәхеттән читләштереп торган иде торуын. Бугазына янә шул нугайлар басты. Ә Иван Сарай белән мәшгуль иде, ныклап булыша алмады. Илһам тагын хакимлекне үз кулына алды.

Хәзер дошманыңның хәләлен бичә ит инде! Терәк, имеш. Үзе әйтмешли, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый инде ул. Дошман хатыны барыбер дошман булудан туктамас.

Иванның талканы коры. Каршы килә алмыйсың, чөнки тәхет тоткасы аның кулында. Әле кәләшен күргәне дә юк. Ниндиерәк нәмәстәдер. Хәер, тоткын хатынның рәте була димени? Серафимага җитәме соң? Татлы, чукынмыш. Мәмрәп пешкән җиләк кебек бит.

Тәхет тә татлы шул. Аның өчен теләсә нинди корбаннарга да барырга ярый. Тәхет булса, калганы була да була инде. Даны да, байлыгы да, хөрмәте дә…

Тәхет ул – җирдәге оҗмах.

* * *

Никахта зөфаф киченә, күптәннән килгән гадәт буенча, кәләшне кияү буласы кешенең өлкән хатыны әзерли. Бу эшкә ул җитәкчелек итә. Үрбәтне дә Мөхәммәдәминнең карт җәмәгате Җөһдә ханбикә үз канаты астына алды. Сарайда аны баш хатын дип йөртәләр. Чөнки зур гаиләгә ул – күз-колак.

Үрбәт яшь хатын саналырга тиеш булса да, Җөһдәдән ике яшькә өлкәнрәк иде.

Никахтан соң Үрбәтне мунчага алып киттеләр. Анда аны, анадан тума чишендереп, Җөһдә ханбикә каршына китереп бастырдылар. Үрбәт яшь тал шикелле зифа буйлы, ыспай, чибәр иде. Һәрнәрсәсе урынында, артык җире дә, ким җире дә юк. Мондый буй-сынга, бу күкрәкләргә наз өрсәң, мизгел эчендә кабынып китәчәкләр…

Ишектән көндәш керсә, тишектән җәнҗал керә, ди. Җөһдә дә ирексездән үзенең арыш боламыгыдай җәелгән эленке-салынкы гәүдәсен күздән кичереп сыкрап куйды. Теле дә үзенә буйсынмады.

– Чәчен тар толым итеп үрегез, бу өтермә түгел, иштәбәйлекне ташларга вакыт, – дип, зәһәрен куды.

Кәнизәкләр бер-берсенә карашып куйдылар: чәче дә бик килешле яшь бикәчнең, үзе дә…

– Авызыннан ис килмиме, ханның җене сөйми исле хатыннарны, – дип, Җөһдә янә һөҗүмгә күчте.

Болай тугарылырга ярамаганны ул, билгеле, үзе дә бик яхшы белә, тик акылыннан битәр көнчелек баш иде аңа бу мизгелдә. Тәки күрше бүлмәгә кереп китте дә туйганчы елап күңелен бушатты. Шуннан соң гына тынычлангандай итте, вазифасына кереште.

Ниләр генә кыландырмадылар Үрбәтне. Түзде, тынын да чыгармады. Иң соңыннан өстенә бер ләгән җылы сөт койдылар да авыз-борынын берничә тапкыр ниндидер татлы төнәтмә белән чайкаттылар. Яңадан тугандай булып калды Үрбәт, тәне каз каурыедай җиңеләеп китте. Аңа хәзер ашарга да, эчәргә дә ярамый. Зөфаф кичендә кияү егете сыйласа гына, ризыктан авыз итәргә була. Анда да күгәрчен томшыгына эләгерлек микъдарда гына, тәненең татлылыгын аш-су исе басып китәргә тиеш түгел.

– Хан куштанлыкны ярата, шуны исеңдә тот, – дип, соңгы киңәшен җиткерде Җөһдә.

Мөхәммәдәмингә, мөселман өммәтендәге кеше буларак, сөннәт кагыйдәләрен төгәл үтәү фарыз. Шулай да бик хикмәтле хәл килеп чыга бит әле монда. Илһам ханга каршы Казан-йортка яу чабып, беренче тапкыр тәхеткә утырганда да Иван патша фатихасы белән Нугай бәк токымы кызы Җөһдәгә өйләнгән иде. Ул чагында да олуг кенәз аны буйдак хәлендә тәхеткә якын җибәрмәде. Хәзер дә, икенче тапкыр хан дәрәҗәсенә ирешкәндә дә, ул Мөхәммәдәминне тагын яшь хатын куены аша уздырды. Абынмасын-сөртенмәсен өченгә үзе кирәк санаган ышанычлы чараларны күрүе, ахры.

Үрбәткә куштанланырга туры килмәде. Ихтимал, күзләрен уйнаткалап алган булыр иде, ләкин хан, кияү егете сыйфатында аның янына кергәч, ризык өстәленә таба борылып та карамады.

– Ханбикәне әзерләгез, – дип әмер бирде түшәкче тәтәләргә.

Тегеләр, балга кунган шөпшәләр кебек, Үрбәтне әйләндереп алдылар.

– Сез азат, бикәчләр, үзебезне генә калдырыгыз! – дип, үз чиратында яшь кәләш тә әмерен җиткерде.

Бикәчләр аптырашты. Гомергә булмаган хәл ләбаса бу, ханбикә үзе чишенә димени?! Беләзек-балдаклары гына күпме! Алка, чулпы… Ә ул катлы-катлы затлы киемнәр!

– Ишеткәнсездер бит? – дип түземсезләнде Үрбәт. – Чукрак түгелсездер, шәт.

Ниһаять, кияү белән кәләш үзләре генә калды.

– Мөхәммәдәмин, исән-сау гына йөрисеңме, бик сагынып көттем мин бу көнне, – диде Үрбәт, керфекләрен идәнгә чәнчеп кенә, – әйдә, мөселманнарча, үзебезчә күрешик, без никахлы ич инде хәзер.

Үрбәт үзенә бер нәзакәтлелек белән йөзен ачыбрак куйды да иренә ике кулын сузды. Куллары йомшак вә кайнар иде. Ниндидер сихри көч бар иде бу кулларда. Мөхәммәдәмин әллә нишләп китте, тәне уянды, хатынының йөзенә күтәрелеп бакты. Бу аның Үрбәтне ачык килеш беренче тапкыр күрүе иде. Кара, нинди гүзәл икән аның яшь кәләше! Шомырттай кара күзләре, тулы алсу иреннәре, кабарыбрак торган алма бите, сызылып киткән нәзек кашлары, йомры ияге күңелне вәсвәсәләндереп, үзенә тартып тора. Чибәрлеге өстенә гаҗәеп нурлы иде аның йөзе. Җанга ягымлы. Килеш-килбәте, буй-сыны да төз, ыспай.

Мөхәммәдәмин хәтта берара тәҗрибәсез яшь мәгъшуктай югалып калды. Ул – моңа кадәр дә ике тапкыр өйләнгән, өстәвенә җарияләр тоткан, күпне күргән ир-егет. Утыз өч ел яшәп, аның күңелен бер күз сирпеп карау белән әсир иткән затның моңарчы булганы юк иде.

– Мөхәммәдәмин, бераз гына түз, җанашым, утларны сүндерәм дә сине үзем чишендерәм, – дип гөлдердәде хатын. – Син каршы түгелсеңдер бит?

– Юк, – диде Мөхәммәдәмин, тыңлаучан баладай, – каршы түгел… Аннан соң, малайларча җитезлек белән кабалана-кабалана, утларны үзе сүндерде.

Үрбәт үзе дә Мөхәммәдәмин хәлендә иде. Чын-чынлап гашыйк булу өчен мәһабәтлек, чибәрлек кенә дә җитми бит әле ул. Ямьсез кешеләр дә мәхәббәтле була, аларны да яраталар. Моның өчен кешедә, мөгаен, синең генә йөрәгеңне алгысыта, синең күңелеңне генә кузгата торган ниндидер бары тик сиңа гына аталган җирсү зарурдыр. Ә ул бар иде. Үрбәт иң элек шуны абайлап алды. Аны дулкынланырга мәҗбүр иткән бу тылсым-җирсү Мөхәммәдәминнең кырыс ияген урталай бүлеп сузылган җөй иде. Яра – батырлык билгесе. Яра иясе егет дала кызларының хыялы иде. Күр инде, Ходай аны үзенә насыйп яры белән кавыштырды лабаса! Һич уйламаган җирдән ишелеп төшкән бәхет ич бу! Озын гомерле генә була күрсен, Ходаем.

Ханнар никахы, гадәттә, исәп-хисапка, сәясәт мәнфәгатьләренә корыла. Мәхәббәт меңнән берәүгә генә тәтидер тәтесә дә. Мөхәммәдәмингә дә әнә шундый сирәк бәхет елмайды. Әйтерең бармы, ак шайтан булып чыкты Үрбәт атлы ханбикә, үзенә каратты тәки, мәхәббәте белән чорнап алды.

Ике йөрәк бер дулкында тибә башлады. Барысы да онытылды: Илһам да, Иван да, гүзәл Серафима да, хәтта Казан тәхете дә…

– Мин синең теләсә нинди әмереңне үтәргә әзер, әйт кенә, – дип пышылдады Мөхәммәдәмин.

– Син – хан, җанашым, әмер бирүче дә син, – дип, Үрбәт иренең күкрәгенә сыенды.

– Нигә без элегрәк кавышмадык икән, күпме вакыт синсез үткән, – диде Мөхәммәдәмин. – Моның өчен олуг кенәзгә мәңгегә бурычлымын.

– Безне Тәңре кавыштырды, – диде Үрбәт, ире белән килешмичә, – бел, насыйплар никахы иң элек күктә укыла, алар шуннан соң гына табышалар.

* * *

Алар өч көн вә өч төн бергә булдылар, барыбер яратышып, сөешеп туймадылар.

– Миңа башка берәү дә кирәкми, – диде Мөхәммәдәмин.

– Алай димә, синең миннән башка да ике җәмәгатең бар…

– Мин сине генә яратам.

– Күк төймәм синең кулыңда димәкчесең, алайса, – дип елмайды Үрбәт.

– Ә нинди күк төймә ул, беренче ишетүем? – дип, кашларын җыерды Мөхәммәдәмин.

– Бер хәйләкәр сәүдәгәр булган, имеш, – дип сөйләп китте Үрбәт. – Хатыннарының кемне ныграк яратуын беләселәре килә икән. «Кайсыбызны күбрәк яратасың, әйт, безне тынычландыр», – дигәннәр. «Базардан кайткач әйтермен», – дигән бу. Ә базардан дүрт хатынына да бүләкләр алып кайткан. Берсенә, аулакта гына яшереп, күк төймә тоттырган. «Менә сиңа төймә, тегеләрнең барыннан да артык яратканым өчен бирәм моны, берсенә дә күрсәтмә», – дигән. Сәүдәгәр, карт төлке, һәрберсенә тоттырган шундый күк төймәне. «Кемне күбрәк яратасың?» – дип сораганда, хәйләкәр сәүдәгәр: «Күк төймәм кемдәдер, күңелем минем шундадыр», – дип җавап бирә, ди. Хатыннары сөенешеп туя алмыйлар, имеш.

– Бу әкиятеңне башка бервакытта да сөйләмә, – диде Мөхәммәдәмин, – мин уен-муенны яратмыйм.

– Башка ишетмәссең, ханым, барысы да синеңчә булыр.

* * *

Михаил Кляпик юлга алданрак кузгалды. Олуг кенәз боерыгы буенча, ул Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртырга, шул тамашаны оештырырга тиеш иде. Аргамаклары шәп, сагы ышанычлы. Бер җирдә тоткарлык кичермәде. Казанга килеп җитәргә кырык-илле чакрымнар калгач кына, Зөя тирәсендә, көн бозылып, бераз кәефен җибәрде. Иркенләп кенә әбәтләп алганнар иде. Атларына да ял бирделәр. Көр, чыдам елгырларга әлеге ара төкерек кенә, бер ыргымда калада булачакбыз, дип күңеленә беркетеп куйган иде илче.

Тик адәм әйткән түгел, алла боерган өскә чыга шул. Искәртмәстән генә офыкны томан шикелле аксыл болыт каплап алды.

Озак та тормый, атбашы илче каретасының тәрәзәсен какты.

– Хөрмәтле кенәз әфәнде, көннең рәте китеп тора, әллә тукталып торабызмы, адашуыбыз ихтимал, – дип хәбәр салды.

– Юлыңда бул, таң атканчы без Казанда булырга тиеш, – дип кырт кисте Кляпик.

Ә җилгә әмерең бармы да юкмы, тәмам тышавыннан ычкынды. Әйтерсең лә күкнең төбен алып ташладылар. Котыра буран. Февральнең энәле бөртекләре, ай-һай, кансыз икән: аяусыз рәвештә битне чәнчиләр, сагыз булып сакал-мыекларга, кашларга сыланалар. Карета эчендәгеләрнең генә буранда гаме юк. Әмер бирелгән, үтәгез, янәсе.

Алар икәү: илче Михаил Кляпик һәм Иван Телешев. Лакей әледән-әле эчемлек-кабымлыклар тәкъдим итеп тора, олы түрәләрне кызмача хәлендә тота.

«Ике чабата бер кием», дигән әйтем бар татарларда, – дип тезеп китте дьяк, – олуг кенәз Габделлатыйф урынына тәхеткә туганы Мөхәммәдәминне утыртып хата ясамадымы икән, илче әфәнде, ничек уйлыйсың?

Кляпик, ничек патшаның карарын шик астына алырга җөрьәт итәсең дигәндәй, йөзен чытып, ризасызлыгын белдерде. Ләкин бу ясалма кылану гына иде. Чөнки Телешев – олуг кенәзнең ышанычлы заты, моны бөтен сарай белә. Чыгышы буенча да калышмый, бик хөрмәтле ырудан. Кляпикның үзе кебек үк кенәз титулын йөртә. Казан ханлыгын, кешеләрен аннан да яхшырак белүчене башка таба алмыйсың.

Габделлатыйфны кенәз Звенигородский тәхеттән төшерде. Ә кара эше Телешевка калды. Ник дисәң, бу чит мәмләкәт хәлләренә тыкшыну лабаса! Ауропа, Балтыйк буе илләре, бигрәк тә Литвадан күп нәрсә тора.

Олуг кенәз Иванны беренче чиратта Литва белән булган мөнәсәбәтләрнең торышы кызыксындыра да, борчый да иде. Борчый, чөнки Литва – Рәсәйне дошман күрүче көчле дәүләт. Алар икәү иде. Шөкер, Алтын Урда яшәүдән туктады, вак-вак ханлыкларга бүлгәләнде. Ләкин Литва хәзерге көчендә булганда, ул ханлыклар, аның белән сүз куешып, Мәскәүне бик авыр хәлләргә дучар итәргә дә мөмкиннәр.

Шуларны искә алып, олуг кенәз 1492 елда Нарвага каршы яктагы Кыз тавы дигән җирдә кирмән-крепостька нигез салды, аны үз исеме белән Ивангород дип атады. Нәтиҗәдә Ливон немецлары Рәсәй белән ун елга солых төзергә теләк белдерделәр. Иван ике куллап риза булды. Чөнки немецлар Литваны көндәшләре дип саныйлар, үзара гел ызгышып торалар.

Ләкин, көтмәгәндә, алманнар белән ара бозылып китте. Солыхка кул куелып, берничә ай үттеме-юкмы, Ревель каласында бер рәсәйле адәмне бөтен халык алдында тере килеш учакта яндырдылар. Чыгырыннан чыккан Иван кала магистрын Мәскәүгә тотып бирүне таләп итте. Тыңламадылар. Шуңа үч итеп, ул Новгородта сату итүче ганзилы сәүдәгәрләрне кулга алырга боерды. Алар кырык тугыз кеше иде.

Бу вакыйга Алман җирендә җәнҗал куптарды. Мәскәүгә илчеләре дә килде. Иван ташламага бармады. Шуның белән зур хата ясады. Чөнки Ганзи сәүдәгәрләре Рәсәйдә бик кирәкле тауарлар белән сату итәләр, казнага күп керем бирәләр иде.

Аны барыбер сәүдәгәрләрне азат итәргә мәҗбүр иттеләр. Тик ул чакта ганзилыларның бер ише вафат иде инде, сәламәтлекләре какшау сәбәпле, исәннәренең дә шактые юлда үлде. Мал-мөлкәтләрен дә бирмәделәр. Ә теге учакта яндырган урыс кешесе җинаятьче булып чыкты. Баксаң, хак җәзасын гына алган икән, явыз.

Шул рәвешле, бик күптәннән килгән, теләсә нинди киеренке шартларда да сүнеп калмаган эшлекле сәүдә мөнәсәбәтләре үсешенә киртә куелды.

Иван Ауропа белән шаярырга ярамаганны аңлады аңлавын, ләкин соң иде инде. Англия дә, Франция дә аякларында нык басып торалар. Хәтта Испания дә, гарәпләрдән арынгач, сүзен бастырып әйтә башлады. Әле бит Бакчасарай да тәртәгә тибеп маташа. Янәсе, бу – законлы Габделлатыйф ханны бер сәбәпсез, көч кулланып, урыныннан алып ташлау.

Менә шундый авыр очракларда кирәк тә инде Телешев ише карт төлкеләр.

– Судан ничек коры чыгарга, юлын күрсәт, – дип мөрәҗәгать итте аңа Иван ул чакта да.

– Казан белән рәсми килешү төзү мәгъкуль булыр, минемчә, – диде кенәз, уйланып та тормыйча, әйтерсең лә кемдер аны алдан әзерләп куйган иде. – Бу безнең гамәлләргә, соңлабрак булса да, кануни төс бирәчәк. Кырым дулап әллә нәрсә кыра алмас, Литва күтәрелмәсен.

– Ауропасы да бар әле…

– Ауропага Казан ханлыгының хаҗәте бармы-юкмы, анысы караңгы, әмма дә ләкин безнең өчен бик әһәмиятле. Казанны уч төбендә тоту – бөтен Идел буен, Сибирияне йөгәнләү дигән сүз ул.

– Бу эшне үз кулыңа ал, бүгеннән үк юлга чык, – диде олуг кенәз.

Менә шулай дөрләп китәргә торган учак кабынмыйча калды. Тиздән Казанда баш карачы Кәлимәт җитәкчелегендә Мәскәү яклы хөкүмәт оешты, килешү үз көченә керде.

Кляпик, билгеле, болардан бик яхшы хәбәрдар. Телешев бу юлы да бер дә юкка гына аңа иярмәде, бер-бер яшерен шөгыле бардыр, мөгаен. Кыскасы, бу адәм белән каберең якын булмасын. Күрәсең, әлеге килде-китте сүзләре белән аның серен алмакчы. Алмый тор әле. Син тимер булсаң, мин – күмер.

– Мөхәммәдәмингә улына караган кебек карый олуг кенәз, ышана. Хан безнең сүздән чыкмас…

– Поганый татарин, яко с его взяти, – диде Телешев, бүртенгән иреннәрен ямьшәйтеп. Лакей тәкъдим иткән шәрабны бер йотым эчеп куйды да сүзен дәвам итте: – Алар утка пычак ташлауны зур гөнаһка саныйлар, кош-кортка тимиләр, җиргә сөт түкмиләр, авызга капкан ризыкны төкермиләр… Әмма кешеләрне үтерүне, мәмләкәтләрне тар-мар итүне бернәрсә урынына да күрмиләр, күңел ачуга гына исәплиләр.

Телешев, үзеннән-үзе канәгать булган хәлдә, мунчаладай салынып төшкән сирәк төкле сакалын сыпырып куйды. Шул чагында бармакларындагы асыл кашлы йөзекләре ялтыр-йолтыр җемелдәшеп китте. Купшылыкны ярата иде ул. Бармаклары гына түгел, муены да зиннәтле тәтиләргә уралган иде.

– Күрәм, Папа Иннокентий IV нең илчесе монах Иоанн Карпинның сәяхәтнамәсен энәсеннән җебенә кадәр үзләштергәнсең, кенәз, – дип, Кляпик та белдеклелеген күрсәтергә ашыкты. – Анда, дөрес, тәүге татарлар турында, монголлар белән килгән татарлар турында сүз бара, чөнки монах, ханның Ауропага мөнәсәбәтле ниятләрен ачыклау өчен, 1246 елда җибәрелә. Аңа кадәр Батый Ауропа анакайны дер селкетеп ала. Венгрияне, Польшаны, Далмацияне пыран-заран китереп, Әдрән диңгезгә чыга. Хан бөтен Ауропаны яулап алган булыр иде, ихтимал, тегеләрнең бәхете җиңә, Батый Монголия империясенең баш хакиме Үгәдәйнең вафаты турында хәбәр ала, гаскәрен Идел буена кайтарырга мәҗбүр була.

– Әйе, ауропалылар асларына җибәрә ул вакытта, – дип, авызын иләктәй ерды Телешев. – Фәкать Франция короле Людовик кына, Ходайның рәхмәтенә өмет итеп, кылычын һәрдаим кайрап тора.

– Шуңа күрә аны Изге Людовик дип йөртәләр дә. Аннан болай Иоанн Карпин татарларның бик күп яхшы сыйфатларын да санап үтә. «Татарларда зина кылу, азгынлык үлем җәзасы белән хөкем ителә, – дип яза илче монах. – Йозак кулланмыйлар, алар телендә ул сүз гомумән юк. Үзләре куркак, түрәләрне хөрмәт итәләр, эчкәндә дә талашмыйлар, хатын-кызларга карата бик тыйнаклар, сүгенүне җаннары сөйми, эссене дә, салкынны да, ачлыкны да зур түземлелек белән кичерәләр, бер-берләренә ярдәмчел…»

– Җитәр, кенәз, бу сүзләрдән косасы килә башлады инде, – дип бүлде әңгәмәдәшен Телешев, – татарларның элеккеләре дә, хәзергеләре дә шул бер чыбыктан куылган вәхшиләр инде алар. Иң яхшы татар – үле татар. Безнең олуг максатыбыз шуннан гыйбарәт. Ә дипломатия, илчелек, вәкиллек – бүгенге вазгыятьнең вакытлы уеннары гына, дөресрәге, күз буяу.

Чынлап сөйлиме, шаярта гынамы бу? Һич аңламассың, дип уйлап куйды Кляпик. Ә үзе итагатьлек белән башын иде. Лакейга да ым какты. Тегесе шәраб тулы бәллүр бокалларны хуҗаларына сузды.

Эчеп куйдылар. Беразга гына тынлык урнашты. Тышта буран чын-чынлап котырына башлаган иде, ахры, карета тәрәзәләренә туктаусыз лып та лып итеп кар бәрә. Ач бүре тавышлары чыгарып, җил уйный. Түрәләрнең генә хәбәрләрендә дә юк. Шәраб тәмам телләрен ачты.

– Хан куярга түгел, Казан ханлыгын Рәсәйгә кушарга кирәк, – дип, янә кызарынып-бүртенеп чыкты дьяк.

– Эш шуңа бара ич инде, – диде Кляпик бастырып кына, – күреп торасың ич, Казан-йортта Мәскәү сүзе сүз, бездән башка кыл да кыймылдамый. Татарларда «Сабырсызның эше тамырсыз» дигән әйбәт әйтем бар, түзик, атакайдан алдан мич башына менмик. Егылып, борынны канатуыбыз бар.

Телешев гаҗәпсенебрәк каш астыннан гына илчегә күз атып торды.

– Күрәм, ошбу сәяхәткә бик нык әзерләнгәнсең, кенәз,– дип хуплады аны дьяк.

– Олуг кенәзгә имтихан тотарга туры килде.

– Әйе, олуг кенәз Рәсәй өчен бик күп күркәм гамәлләр кылды, – диде Телешев, – кызганыч, картайды. Казан кулдан ычкынмагае.

Әңгәмә бүленде. Баш сакчы тәрәзәгә килде.

– Мөхтәрәм илче галиҗәнаплары, юлга көрт салды, барып булмый, кешеләр хәлдән тайды. Җитмәсә, бер атыбыз аягын сындырды. Ни боерасыз?

– Атны татарларга бирегез, тыгынсыннар, колакларын кисеп алырга гына онытмагыз, ха-ха-ха, – дип, тешләрен ыржайтты исерек Телешев. Бу аның мөселманнарны колак күрсәтеп мыскыл итү гадәтенә ишарә иде булса кирәк. Колак дигәндә, урыслар, билгеле, дуңгызны күз уңында тоталар.

– Дөрестән дә, җил чәчеп, давыл ургангаракка охшап тора әле бу, – диде Кляпик ризасыз гына.

– Это злой рок, милейший Михаил Андреевич, – диде дьяк, – бел, бүген дус, иртәгә дошман.

Бу Мөхәммәдәмингә турыдан-туры пычрак ату иде. Шуңа күрә Кляпик үзен үзе тотып кала алмады:

– Не каркайте, князь! – дип кычкырды, – это холопьи слова, хан достоин уважения.

Төнне кыр уртасында уздырдылар. Ә аксак атның йөрәгенә хәнҗәр батырдылар да үләксәсен кыргый җанварларга ташладылар, татарлар турында оныттылар, күрәсең.

* * *

1502 елның март ае казанлыларга якты, нурлы һәм мәрхәмәтле көннәр бүләк итте. Гарасат тынды, бураннар утырды, яшь кәләшләр елмаюы белән җиһан йөзен ачты. Мөхәммәдәмин моңа чаклы көннәрнең ниндилегенә игътибар итми иде. Яңгырмы, буранмы, зилзиләме – барасы җиренә бара, кайтасы җиреннән кайта. Кылган гамәлләрен дә көн торышына бәйләмәде. Безгә дөнья кармазин дип, һәрнәрсәгә үзенә хас ал төс аша карап яшәде. Кирәгеннән артык борчылмады, очынып шатланмады, һәр гамәле бизмәнгә салынган иде.

Бала вакытта Казансу елгасы ярыннан суга карап утырырга ярата иде ул. Су беренче карашка гына тоташ дәрья кебек күренә. Дикъкать беләнрәк күзәтсәң, бу дәрьяда биниһая күп төсләргә тап буласың. Сай урында ачык төс хөкем сөрә, монда аклык бик мулдан. Эчкә таба зәңгәрлек көчәя, ә тора-бара ул сиздермичә генә куе яшел төскә керә.

Төсләр белән бергә елга үзе дә кырыкмаса-кырык рәвеш ала. Әле тынып кала, әле тегермән куласасыдай бөтерелеп куя, әле кайный-кайный ургылып китә.

Малайларның боларда гаме юк, алар, ханзадәне көнләштереп, узыша-узыша, рәхәтләнеп, су коеналар. Аның да калышасы килми, әлбәттә. Аталыгына5: «Минем су керәсем килә», – дип, әле үпкәләп шыңшый, әле ялына, әле күз яшьләрен түгә-түгә елый. Ә тәрбиячесе башын гына чайкый: ярамый!

– Ник ярамый? – дип сорый Мөхәммәдәмин.

– Син хан улы! Ханнарны теләк түгел, кирәк йөртә, – дип, авызын каплый аталык.

Малай чагында әнә шулай туйганчы су да коена алмады Мөхәммәдәмин. Яшьли ятим калды, бик иртә тәртә арасына керде. Сәясәт зилзиләләрен дә татыды. Ахыр чиктә олуг кенәз Иван Васильевич кулына килеп эләкте. Аның ышанычына керү өчен дә, ару гына суган суы эчәргә туры килде. Чөнки Рәсәйнең үз боярлары да әлеге мәнфәгатьләрдә чәчләре белән җир себерергә әзер иделәр. Бик сирәкләренә генә тәхет залының ишеген ачып керү насыйп булды. Мөхәммәдәмингә исә юл һәрвакыт ачык иде. Мәскәү түрәләрен шаккатырып, Иван аны, уналтысы да тулмаган үсмер ханзадәне, Литва орышында катнашучы урыс гаскәрләренең баш воеводасы итеп билгеләде. Билгеле, ул гаскәр белән турыдан-туры идарә итмәде, тик барыбер дәрәҗәсе зур иде.

Әйе, искә алырдай хатирәләре күп. Ни хикмәт, ул аларны яшь кәләшенә мөнәсәбәтле рәвештә тәгаенли. Әйтик, бала чагыннан нәзер булып калган көймәдә йөрү турындагы хыялын ул фәкать Үрбәт ханбикә белән генә күз алдына китерә.

Шул ук вакытта бу хәлгә ачуы да килә. Әле дә, үз уйларын үзе ошатмыйча, кашларын җыерып куйды. Йа Хода, кайчаннан бирле хатын колына әверелде соң әле ул? Авыру елатыр, гыйшык сайлатыр, ди.

Үрбәт турында уйлау Мөхәммәдәмингә бетмәс-төкәнмәс ләззәт вә шатлык китерә иде. Гадәттә, ир-ат балдызларына гыйшык тота. Ә ул җиңгәсеннән күзен ала алмый. Үрбәт – сөеп туймаслык хатын. Назлый башласа, балавыздай эреп китәсең.

Мөхәммәдәминнең хатирәләре шушы урында өзелде. Идарәче бахшы:

– Урыс калгае Келәпик җәнаплары килде, – дип аваз салды.

– Чакыр, керсен, – диде Мөхәммәдәмин.

Казанда урыс илчесе үзен бик ипле тота иде, борынын күтәрми. Олуг кенәз шулай кушкан иде, күрәсең. Бигрәк тә рәсми очрашулар вакытында, күпләп халык җыелган урыннарда ханны зурлый, ихтирамын күрсәтә. Хәер, бу хакта баш вату иртәрәк әле. Ник дисәң, Мөхәммәдәминне тәхеткә утырту тантанасы җомга көнне булачак. Барысы да, шул исәптән Кляпик үзе дә, әлеге мәшәкатьләргә бәйле эшләр белән мәшгуль.

Калгай, дөрестән дә, сарайга шушы мәсьәлә буенча килгән иде. Мәскәү мәнфәгатьләренә зыян китерердәй гамәл кылып куймасыннар дип шикләнә иде, ахры, ул.

– Бураш сәеднең багышлама нотыгын тагын бер мәртәбә күздән үткәрергә иде, – диде Кляпик, керә-керешкә. – Тәрҗемәсе төп нөсхәгә туры килә микән – шуны ачыклыйсы иде. Ышанычлы кешеме ул Бураш?

Мөхәммәдәмин, көлеп җибәрмәс өчен, сакалын сыпыргандай итенде. Чөнки калгай ул нотыкны көнгә ике-өч тапкыр карап чыга. Яттан беләдер инде, шәт.

– Кәлимәт морза урысчаны да, татарчаны да су кебек эчә, аның фикере нинди соң? – дип сорады Мөхәммәдәмин.—Бураш сәедкә нотыкны язуда булышучы да ул бит.

– Бураш сәед астыртын кешегә охшаган. Күңелем ятмый минем андыйларга, – диде Кляпик, киреләнеп.

– Юкка борчыласың, кенәз, Бураш Диния нәзарәтен дистә елдан бирле кулында тота инде. Ышанычсыз булса, Кәлимәт әллә кайчан бер-бер җаен табып алыштырткан булыр иде,– дип, Мөхәммәдәмин бу нигезсез әңгәмәгә нокта куйды.

Илче ханның искәрмәсен шәрехләп тормады, корыган чыршы кәүсәседәй төз гәүдәсе генә як-якка авышып-авышып алды.

Кәлимәт – чын Мәскәү тарафдары. Ул да менә ун ел инде олуг кенәзгә намус белән хезмәт итеп килә. Казан-йортта Иван үз сәясәтен башлыча эттәй тугрылыклы шушы кешесе аша үткәрә. Ханнар алышынып тора, ә ул һаман үз урынында – баш карачы, хөкүмәт җитәкчесе. Габделлатыйфның тырнагы астындагы керне дә иң беренчеләрдән ул күреп алды. Гадәттәгечә, нәкъ вакытында. Хан, үзе дә сизмәстән, тәхеттән кош җитезлеге белән туп-туры Ак күл тоткынлыгына очып та төште. Кәлимәт – ханлыкның Иблисе ул, аңа теш кайрау – үлем белән бер.

Кляпикның сүзе бетмәгән иде әле, юка иреннәре арасыннан сүзләрен сөзеп чыгарды:

– Хөрмәтле хан галиҗәнаплары, – диде ясалма кылану белән, – яшь кәләшегезне алай бик узындырмагыз, дәүләт эшләренә тыкшына дигән сүзләр йөри, сак булыгыз.

– Мөхтәрәм кенәзгә дөрес мәгълүмат бирмәгәннәр, – дип, ачуы аша елмайды Мөхәммәдәмин, – мөселман бикәләренең дәүләте дә, хөкүмәте дә – хәләл җефетләре. Иң әүвәл алар ирләренә ярарга бурычлылар.

– Шулаен шулайдыр да, хан галиҗәнаплары, бикәгә Кәлимәтнең ни кирәге чыкты икән соң, алайса? – дип, турыга карап бакты илче, – ул аны сарайга чакырткан.

Мөхәммәдәминнең чырае качты. Чыннан да, ни хаҗәте төшкән икән ханбикәнең ул йон бүксәсенә? Моны иң элек хан белергә тиеш иде, Кляпик түгел!

* * *

Кәлимәт үзе дә аптырашта иде. Моңарчы бикәләрнең аңа эше төшкәне булмады. Һәрхәлдә, йомышларын хан аша гына җиткерәләр иде. Бер ханбикәнең дә үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать иткәнен хәтерләми. Тик бикәгә каршы да килә алмыйсың. Чөнки бикә – шулай ук рәсми шәхес, хан хатыны.

Үрбәт, дөрестән дә, баш карачыны рәсми төстә кабул итте. Янында Мансур карачы белән Тимбай бахшы да бар иде.

Кәлимәт бүлмәгә туп шикелле тәгәрәп килеп керде. Аркылысы-буе бер. Мөхәммәдәмин әйтмешли, нәкъ йон бүксәсе. Үзе елмайган атлы, әмма күзләрендә – аптыраш.

– Хөрмәтле бикәм, ни боерас-сы-з, мин се-е-знең карамакта, – диде, тотлыга-тотлыга. Сарай даирәсендә бер-береңә берлек затта мөрәҗәгать итү гадәте яши. Ләкин баш карачы ханбикәгә син дип дәшәргә кыймады, этелә-төртелә булса да, телен бозарга мәҗбүр булды. Шулай да бүлмәдәгеләр бу үзгәрешкә игътибар итмәделәр. Күрәсең, сүзләре җитди иде.

– Хөрмәтле бикәбезне хан күтәрмәк йоласына караган кайбер нәрсәләр кызыксындыра, – диде Мансур карачы. Кемнең сүз башлавы алдан килешенгән иде, ахры. – Аерым алганда, Олуг Мөхәммәд киезгә менгәнме, келәмгәме – шуны ачыклыйсы иде.

– Алтын Урда чорында ханнарның барысын да тәгыймәткә, ягъни дә киезгә мендергәннәр, – диде Кәлимәт. Ул бу кагыйдәләрнең нечкәлекләрен бик яхшы белә иде.

– Мөхәммәдәмин ханны да киезгә менгерегез, – диде Үрбәт, әмер биргәндәй.

Кәлимәтнең күзләрендә янә аптырау билгеләре кабынып алды. Чөнки әлеге максатта диңгез аръягыннан бик зиннәтле келәм кайтартканнар иде инде.

– Хан күтәрмәк йоласы хәзер яңача оештырыла бит, – диде Кәлимәт, – искелеккә ябышып ятуны Мәскәү дә хуп күрми.

Соңгы җөмлә барысын да үз урынына утыртырга тиеш иде. Ләкин әлеге җөмлә бикәнең ачуын гына кабартты.

– Казан ханлыгына Олуг Мөхәммәд нигез салган, барысы да шул чордагыча башкарылсын, – диде ул.

– Тамашаның тәртибенә хөрмәтле хан галиҗәнаплары үзе генә үзгәреш кертә ала, – диде Кәлимәт. Баш карачының да үз сүзен сүз итәсе килә иде.

– Хан белән мәсьәләне үзем җайлармын, әмерне үтәгез! – дип, Үрбәт кабул итүнең тәмамлануын белдерде.

Кәлимәткә башын иеп чыгып китүдән гайре чара калмады.

Бүлмә эче тынып калды. Һәрберсе үз уенда иде. Мансур карачы бикәнең әлеге гамәлен хупласа да, аның барып чыгасына ышанып җитми. Ник дисәң, аныңча, Мөхәммәдәмин, буыны ныгып та җитмәгән килеш, урыс мохитендә тәрбияләнеп, татарлыгын, милли аңын җуя башлаган бер тискәре вә үзсүзле адәм иде. Мәскәү кубызы нинди көй уйнаса, шул көйгә биергә өйрәтелгән зат. Борынгы киез тәгыймәткә күтәреп кенә күзләре ачылмастыр, мөгаен. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.

* * *

Мәчет эче шыгрым тулы. Монда Казан-йортның иң күренекле шәхесләре җыелган. Әмирләр, бәкләр, бахшылар, морзалар, тарханнар, угланнар… Күбесе – дәрәҗәле түрәләр. Кайсы карачы, кайсы аталык, кайсы имидәш. Әмма дәрәҗәлеләрнең дә дәрәҗәлеләре – дин әһелләре. Күпчелекне дә алар тәшкил итә. Әнә никадәр чалма! Куй көтүеннән ким түгел.

Мәчетне бик матурлаганнар. Баш-башлары түгәрәкләнеп уелган озынча тәрәзәләрдә язгы кояш нурлары балкый. Бу нурлар балкышында стеналар, түшәмнәр белән бергә кешеләр дә алтыннан коелган кебек күренә.

Идәнгә мамыктай йомшак калын-калын келәмнәр җәелгән. Кая карама, күзләр гүзәллек, зәвык, зиннәтлелек, муллык вә купшылык белән очраша.

Барысы да дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Шулай булмыйча, хан күтәрмәк тамашасына җыелдылар лабаса!

Менә ханлыкның Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Бураш сәед мөнбәр алдына килеп басты. Чәчәктән бал җыючы кортларның канат каккан тавышын да ишетерлек тынлык урнашты. Сәеднең тын алуы да сизелеп торды. Күрәсең, ул да дулкынлана иде. Эчке калтырануын басу өчен, тамагын да кыргалап алды. Аннан соң бизәкле кул таягына таянарак төшкән хәлдә дога укып, хөтбәсен башлады:

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам васыятьләренә тугры калып, мәшһүр Казан йорты халыкларының ихтыяҗы вә теләген гамәлгә ашыру максатларында мәмләкәтебезгә баш кеше билгеләү – саваплы да, игелекле дә бер күркәм гамәлдер. Баш кешене хөрмәт итү – Аллаһыны олылау дигән сүз ул. Чөнки баш кеше, ягъни дә хан – Күкләр ихтыяҗын башкаручы зат. Бүгенге затыбыз исә шанлы Чыңгызлар ыруыннан килүче Олуг Мөхәммәд бине Мәхмүдәк бине Ибраһим бине Мөхәммәдәмин булыр. Ходай аңа озын гомер бирсен, гадел вә шәрәфле гамәлләр насыйп итсен. Аның хакимлеге чорында Барча Казан җире тыныч һәм мул тормыш кичерсен. Амин!

– Амин! Амин! Амин! – дип кабатлады гавам сәеднең соңгы сүзен.

Мөхәммәдәмин ничек кенә кыю булып күренергә тырышмасын, бу сүзләр барыбер тәэсир итмичә калмады. Тез буыннары йомшарып китте. Сәед каршысына да авырлык белән генә килеп басты. Аннан ике-өч кенә адымда баш карачы, корылтай рәисе, тагын берничә мөхтәрәм бәк урын алды. Шунда ук алдан билгеләп куелган угланнар келәмгә турыпочмак рәвешендәге тәгыймәтне китереп җәйделәр. Ул алтынлы җепләр белән чигелгән, асылташлар белән бизәлгән иде.

Мөхәммәдәминнең күзләре шул купшы киезгә килеп төртелде. Дәгъва тудырган тәгыймәт шушы икән инде, алайса, дип уйлап куйды. Әлеге мәсьәлә буенча кичә иртәнге якта ул илче Кляпик белән хөкүмәт башлыгы Кәлимәтне кабул иткән иде.

– Хан, синең кебек заманыбызның укымышлы вә зыялы затына иске йолаларга ябышып яту ярамас, олуг кенәз Василий да, Ауропа да аңламас. Син монгол ханы түгел, татар ханы, – дип, иң элек илче үз фикерен белдерде.

– Әгәр тамаша вакытында ялгыштан киез ярылып китсә, адәм мәсхәрәсенә калуыбыз бар бит, – дип өстәде баш карачы.

Ә Үрбәт алардан да алданрак җитешкән иде. Бичәсенә, аның белән килештермичә, баш карачыны кабул итүе өчен, бик ачуы чыккан иде дә сәбәбен белгәч сүнде тагын. Сүнмәде, юк, киресенчә, хатыны көтелмәгән яктан ачылып китте.

– Хөрмәтле Мөхәммәдәмин хан, – диде ул рәсми мөнәсәбәттә, – Казан ханлыгына синең бабаң Олуг Мөхәммәд нигез салган, бөек дәүләтләр сафына бастырган. Син шул юлны дәвам иттерүче. Элекке дан, элекке шөһрәтне кайтаруны да Ходай сиңа язган дип беләм. Казан йорты әүвәлгечә бөтен тирә-якны куркытып, дер селкетеп торсын иде…

– Болары синең эш түгел инде, – диде Мөхәммәдәмин, бик үк каты бәрелмичәрәк кенә, – үз вазифаларымны ничек тә үзем үтәргә тырышырмын.

– Беләм, җанашым, беләм, – дип, хатын иренә килеп сарылды. – Сакалың шундый йомшак, күркәм синең, Мөхәммәдәмин, көннәр-төннәр буе сыйпаштырып утырсам да ялыкмас идем…

Хан хатынын кочагына тартып кертте.

– Син минем Аллам, – дип пышылдады бәхетле бичә. – Ә әлеге сүзләрне оныт, яме, җанашым, мин шулай җилбәзәк бер нәмәстә инде, хатыннарның чәче генә озын бит аларның, акыллары кыска…

Ай-һай, кыска акыллы кеше тарих төпкелләрен айкап чыгара алыр иде микән? Дөрес, әлегәчә алар гыйшык телендә сөйләштеләр, наз телендә. Араларына бүтән сүз дә, бүтән гамәл дә керми, керә дә алмый иде. Ширбәт ае башканы кабул да итми, якын да җибәрми.

Ә бүген бу язылмаган канун бозылды. Һәм аны Үрбәт үзе бозды, белә торып, күрә торып бозды. Чөнки Мөхәммәдәминне менә хәзер, шушы мизгелдә үз ягыңа аударырга, теләктәшең итәргә кирәк. Югыйсә соңга калуың ихтимал. Үрбәтнең ниятләре зурдан. Ул ундүрт елга сузылган кимсетелү-җәберләүләрне болай гына калдырырга теләми. Үчен исә фәкать Мөхәммәдәмин булышлыгы белән генә кайтара ала.

Мөхәммәдәмин хатынының сүзен өскә чыгарды. Сорасалар, мөгаен, ни өчен икәнен аңлатып та бирә алмас иде. Кляпикка «әйе» дип әйтергә ачылган авыздан «юк» дигән сүз очты. Үзе дә сизми калды, гүя аның белән ниндидер тылсымлы көч идарә итә иде.

– Тәгыймәт кулайрак булыр, – диде.

Тегеләрнең дә бирешәсе килми. Имеш, без синең абруең, Казан йортының дан-дәрәҗәсе хакында ут йотабыз.

– Мин шулай хәл иттем, – дип кисте хан.

Менә хәзер ул зур бәхәсләр тудырган әлеге тәгыймәткә карап тора. Олуг Мөхәммәдкә чыдаган киез миңа да түзәр, дип уйлап куйды.

Бураш сәед, мәчет эчен яңгыратып, тамашаның иң мөһим сүзен әйтте:

– Барча Казан җиренә дәгъва итүче Мөхәммәдәмин галиҗәнапларын, хан күтәрмәк йоласы буенча, тәгыймәткә бастырам, Ходай бәрәкәтле ханлык насыйп итсен.

Сәед Мөхәммәдәминне, кулыннан җитәкләп, киез уртасына кертеп бастырды. Шунда ук ханны күтәреп тә алдылар. Шатлыклы авазлар яңгырады.

Мәчет буйлап йөргәндә, тәгыймәт алтын-көмеш тәңкәләр, асылташлар белән тулды. Халык гөж килә.

– Төкле аягың белән, Мөхәммәдәмин хан!

– Афәрин!

– Сөбханалла!

– Дан сиңа, Мөхәммәдәмин хан!

Хан исеменә бик күп мактау вә данлау сүзләре әйтелде.

Баш карачы исә барысыннан да уздырды.

– Мөхәммәдәмин хан, син – Атабыз, без синең колларың. Ни боерсаң, шуны үтәрбез. Мәңге яшә! – дип кычкырды.

– Амин! Амин! Амин!

Ханны тәхеткә утыртуга, баш угланның әмере яңгырады:

– Хан байракларын кертегез!

Угланнар, байракларны өскә күтәреп, горур вә җиңүле кыяфәттә мәчетне әйләнеп чыктылар да тәхетнең як-ягына тезелешеп бастылар.

Тантана дилбегәсен сәед янә үз кулына алды.

– Җәмәгать! – дип мөрәҗәгать итте ул җыенга. – Иншаллаһ, Казан йорты ханлы булды. Хәзер мин аңа, бисмилла әйтеп, хан бүреген кигезәм.

– Әлхәмдүлилләһ!

– Йәрхәмүкәлләһү!

– Сөбханәкә инни заләмтү нәфси фәгъфирли.

Мөхәммәдәмин тагын да мәһабәтрәк төскә керде.

Бүрек бик күркәм, бик затлы вә зиннәтле иде. Киң кырпуы күз явын алырдай телем-телем ап-ак кеш тиресеннән тегелгән, оч өлешен дә аксыл төстәге вак йомшак күннән җыйганнар. Кырпуның нәкъ урта бер җиреннән кылыч рәвешендәге шома кош кавырсыны чыгып тора. Ул бүреккә ниндидер тылсым, илаһилык өсти иде.

– Бисмиллаһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вәлә хауле, вәлә куввәтә иллә билләһ, – дип дога кылганнан соң, сәед, кулына яшел бәрхет бөрмәкәйне алып, нотыгын дәвам итте: – Көч һәм куәт бары тик Аллаһта гынадыр. Вә шуның белән бергә Аллаһ үзенең җирдәге илчеләренә дә зур вазифалар йөкли. Алар аны үҗәтлек белән үтәргә бурычлылар. Шул җөмләдән Барча Казан җире бөек ханының да сүз вә гамәлләренә кануни хокук бирүче үз шәхси билгесе бар. Бу – нашан, мөһер суккыч. Мин ул нашанны да шаһитлар каршында Мөхәммәдәмин ханга тапшырам.

Мәчет тагын бер тапкыр гөж килеп алды. Аллаһ йорты, гадәттә, салмак кына агучы ярым йокылы тормышка көйләнгән. Көндәлек дөньяви мәшәкатьләр аны урап уза. Хан мәчете исә, башкалардан аермалы буларак, хан күтәрмәк тамашасы вакытында әнә шулай язгы ташкын шикелле ярларыннан чыгып, бер кузгалып ала. Бу һич тә хилаф гамәл түгел. Киресенчә, диннең, дин әһелләренең абруен гына күтәрә. Дәүләттә Диния нәзарәте башлыгы мөфти хәзрәтләре ханнан кала икенче зат санала икән, бу – табигый хәл. Шуңа күрә тамаша Бураш сәед идарәлегендә бара да.

Сәедкә чигүле мендәрчек тоттырдылар. Ул, бөрмәкәйдән алып, нашанны шуның өстенә куйды да ханга тапшырды. Шушы мизгелдән Мөхәммәдәмин тулы хокуклы хан дәрәҗәсенә иреште.

Нашан үзе кызыл төстә иде. Ярлыкларга, аерата мөһим эш кәгазьләренә бүгеннән башлап Мөхәммәдәмин ханның мөһере сугылачак. Турыпочмак рәвешендәге нашанның читенә түбәндәге сүзләр язылган: «Мөхәммәдәмин хан – кодрәтле солтан, гамәлләрендә һәм дини мәнфәгатьләрдә данлыклы, бөек яулап алучы, каһарман – Аллаһы Тәгалә аның мәмләкәтен гомер бакый сакласын вә дә патшалыгын күкләргә чөйсен!»

«Лә иләһә илләллаһ, әшһәдү әннә мүхәммәдәр-расүлүллаһ», бу – нашанның эчке каймасына теркәлгән дога.

Ханның нотыгы кыска һәм үтемле булды.

– Аллаһүммә инни әс-әлүкә… Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен, – диде ул тирән ихласлык белән. – Синең ризалыгың һәм теләгең аркасында Барча Казан җиренең тәхетенә утырдым. Кулыма Коръән тотып, мәмләкәтебезнең данын, кодрәтен, дәрәҗәсен саклау вә арттыру мәнфәгатьләрендә барысын да эшләргә ант эчәм. Казан йорты кешеләренең дә, ошбу вазифага хәер-фатихасын биргән бөтен Русиянең олуг кенәзе Иван Васильевичның да ышанычын аклармын. Амин!

Тантана бер ай буе дәвам итте. Мәҗлес арты мәҗлес. Чалынган малның, эчелгән эчемлекнең, ашаган ризыкның чутына да чыгарлык түгел иде. Хәер, аларны санар чак идеме соң? Түрәләр, дин әһелләре – һәркайсы утырган урынына бәрабәр бүләк алды. Толлар, ятимнәр, фәкыйрьләргә сәдакадан өлеш чыкты. Хәтта зинданнарның да ишекләрен ачтылар. Шул көннән башлап муллалар һәр хөтбә вакытында Мөхәммәдәмин хан исеменә мактау сүзләре яңгыратырга бурычлы иде.

Кыз-хатыннар үзләренчә бәйрәм итте. Дәрәҗәле ир-атларның бичәләре хан сараенда күңел ачты. Бу хаҗәттән хәтта җәнҗал да чыга язды. Гадәттә, хан сараенда аш-су мәҗлесләре белән карт бикә идарә итә. Мөхәммәдәминнең исә Үрбәткә өстенлек бирәсе килә иде. Җөһдә ханбикәгә, билгеле, бу ошамады, көндәшенә карчыга урынына очып кунды.

– Морза кызы башың белән әмирләр нәселенә аяк чалмакчы буласыңмы? – диде, зәһәрен чәчә-чәчә. – Мәҗлес җыю карт ханбикә вазифасы, тыкшынасы булма!

Үрбәткә ханбикәнең кара халыкка хас тупаслыгы ошамаса да, дустанә кыяфәттә әйбәт киңәшен бирде:

– Безнең барыбызның да хуҗабыз Мөхәммәдәмин хан. Ул нәрсә теләсә, шул булыр, – диде, – мин аның сүзен бик хөрмәт итәм. Әгәр элеккечә булсын дисәң сөйләш, ышандыр.

Карт хатын Үрбәтнең иплелеген дә ошатып җиткермәде, ишекне бик каты ябып чыгып китте.

Хан белән Үрбәт үзе сөйләште, хәлне аңлатты, хатасын төзәтүен үтенде.

Җәнҗал уты үзеннән-үзе сүнде.

* * *

Кала кешеләре тантанада бик теләп катнаштылар, тамаша чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәменә әверелде. Ханны олылап ни генә кыланмадылар. Хәсән исемле бер шәкерт әнә, мәчет манарасына аркан асып, ай гөмбәзенә кадәр үрмәләп менәргә рөхсәт сорады.

– Азан әйтеп, Мөхәммәдәмин ханның исемен күкләргә ирештерәсем килә, – диде.

Ничек инде шушындый тәвәккәл егетнең изге ниятенә каршы киләсең, ди?! Мондый тамашаның әле булганы юк иде, ханның үзен чакыруны да кирәк таптылар. Ул килгәч, билгеле, барча түрәләр дә кузгалды.

Егет җилле иде. Арканын да әзерләп куйган, манарага элү җаен да тапкан. Хан күтәрмәк тамашасының таҗы саналырдай тәвәккәл адым иде бу.

– Татар балаганы татарча булыр инде, аюлары да юк, – дип пышылдады дьяк Телешев.

Кляпик ата, каздай ысылдап, аның җиңеннән тартты. Телеңне тый, янәсе, басурманнар арасында икәнлегеңне исеңнән чыгарма. Хәер, энәләрен кабартмаса, Телешев була димени ул?! Татарларны күрә дә алмый, татарлардан башка яши дә алмый. Шундый сәер ярату белән ярата иде дьяк дошманнарын.

Мәчет яны мәйданы Идел типкәндәге су дәрьясы шикелле тулганнан-тула бара, анда инде борын төртермен димә. Һәммәсе манарага төбәлгән.

– Ай-һай, куш йөрәкле икән бу шәкерт, – дип сузды сакалына чал кергән бер агай.

– Әйтмә дә, кода, – дип сүзгә кушылды күршесе, – мондыйны әле күрмәгән, валлаһи.

Әмер бирелгәндәй, халык бер тында ухылдап куйды. Чөнки нәкъ шушы вакытта мәчет түбәсендә батыр егет үзе күренде.

– Караң, караң, Хәсән шәкерт! – дип, бер-берсенең кабыргасына төртешеп алдылар.

Тик, үч иткәндәй, тамашаның иң кызык чагында гына чәүкәләр чырылдашырга тотынды.

– Көшегез, көш, – дип түземсезләнде халык.

Чәүкәләр үзләренә куркыныч янамавын аңлап алдылар, ахры, тынычланып янә манараның тәрәзә араларына кереп тулдылар.

Шәкерт, арканына чытырмандай ябышып береккән хәлдә, өскә карап бакты, үтәсе юлын күзеннән кичерде булса кирәк.

– Арканы түзәрлекме? – дип белеште Мөхәммәдәмин.

– Түзәрлек, сүс аркан, үзем тикшердем, – диде баш карачы.

– Нигәдер күңелем урынында түгел…

– Барысы да Аллаһы Тәгалә иркендә, – дип, ханны тынычландырырга ашыкты Бураш сәед. Бу аның, тамашаның ничек тәмамлануына карамастан, үзен аклавына ишарә итүе иде. Чөнки фатихасын биргәндә дә, шәкертне бик нык кисәтте: «Бу синең үз теләгең белән гомереңне хан күтәрмәк йоласына багышлавың, – диде. – Фаҗигагә юлыксаң да, исән калсаң да, исемең хөтбә вакытларында телгә алыныр. Шулай да башыңны сакларга тырыш».

Шәкерт талпынгандай итте дә гәүдәсен өскә ыргытты, терсәк буе җир китте. Җитез, каһәр, маймылдан ким түгел. Малай чакта бик күп карга ояларын туздырганга охшый.

Хәсән азан мөнбәренә, мәэздәнәгә бик тиз менеп җитте. Ул тирәдә озак юанмастыр да, мөгаен, тәрәзә кашагаларына тотынырга җай бар. Менә ул, аягын тәрәзә тупсасы астыннан чыгыбрак торган такта башына терәп, яңа ыргымга әзерләнде. Йөрәге еш-еш тибә. Моның сәбәбе дә бар: атасы Сәмигулла мәзин, әгәр морадыңа ирешсәң, Таһир хәзрәт кызына яучы җибәрермен, диде. Мәдрәсәне тәмам итте инде, сәвәтле кеше ул хәзер, кәгазен генә аласы калды. Башлы-күзле булырга вакыт. Бәлки, Таһир хәзрәт үз мәхәлләсенә дә алып куяр. Хан да бүләксез калдырмас…

Боларны үзе генә белә. Башкалар өчен ул – эчкерсез каһарман.

Егет уйларын уйлап бетерергә өлгермәде, такта башы, сынып, аска очты. Үзе арканга эленеп калды.

Халык, аһ итеп, күзләрен йомды. Берәүнең дә күрәләтә олы фаҗиганең шаһиты буласы килми иде, әлбәттә.

Юк, бу фаҗига түгел иде әле. Егет тә, каушавын басып, үрмәләвен дәвам итте.

– Угланнар йөзлегенә теркәгез бу шәкертне, – дип, хан аның киләчәк язмышын да хәл итеп куйды. Таһир хәзрәт мәхәлләсе генә түгел инде бу сиңа!

Җай-җай гына көенә китереп, Хәсән ыргымы саен айга якынлаша бара. Аның мәсләгенә ирешәчәге берәүдә дә шик тудырмый иде инде хәзер. Тиздән мыймылдап торган йомшак гәүдәле, кабартмадай симез битле Бәдернисаны куеныма кертәчәкмен, дип куанды Хәсән үзе дә. Таһир хәзрәтнең кияве булу зур дәрәҗә ләбаса! Ханның әмерен белсә, ни әйтер иде икән, анысын берәү дә сизмәде.

Ярык кайда, җил шунда, ди, искәрмәстән генә җилбикә канатларын җилпеп җибәрде. Казансу ягында гына посып торган, күрәсең. Җилпенүе бер хәл иде, бүрек кадәре генә болытны да куып китерде, хәерсез. Янә күзләргә күләгә ятты. Шәкерт тә хәвефләнде, явым-төшем эшне бозып куймасын тагын, дип борчылды.

Шөкер, җилбикә дә мәрхәмәтенә килде. Күп тә үтми, Хәсәннең бармак очлары ялтыравыклы ай өслегенә тиеп узды.

И, сөенгәне! Мин сүземдә тордым! Кешеләр, күрегез, күккә ашкан изге мәчет аен кулым белән сыйпыйм!

Ә аста чып-чын мәхшәр: кешеләр шатлыкларына чыдый алмыйча сикерешәләр, кычкырышалар, кул болгыйлар…

– Аллаһу әкбәр!..

Шул вакыт мәчет өстендә асылынып калган болыт чиләген кыйшайтып җибәрде. Эчендә карлы яңгыр йөрткән икән. Түкте.

– Аллаһу әкбәр!..

Артык дулкынлануданмы, булдырдым бит, дип тынычлануданмы, бәлки, башы әйләнеп киткәндер, аны инде хәзер берәү дә белә алмый, Хәсән шәкерт, атылган таш шикелле аска тәгәрәде.

– Аһ, харап булды шәкерт, – дип кычкырып җибәрде Мөхәммәдәмин.

– Татарларның ашына таракан төште, – диде Телешев, көлемсерәп.

– Да-а-а, – дип сузды Кляпик. Кызгану идеме бу, сөенүме, хәтта Телешев та аңламады.

Сәед фаҗигане үзенчә шәрехләде:

– Мәшә әллаһү кәнә үә мә ләм йәшә ләм йәхүн. Аллаһы Тәгалә теләгән нәрсәләрнең һәркайсы булыр. Барыбыз да Аның кулында, – диде.

Хан гына тынычлана алмады. Шәкерт аны олылау, аны данлау ниятеннән әлеге адымга барды лабаса. Фаҗигане сәед фәлсәфәсе күләгәсендә генә калдыра алмый. Бу мәрхүмгә карата бик зур гаделсезлек күрсәтү булыр иде.

Күп тә үтми, Ак күл мәдрәсәсенә Хәсән шәкерт исеме бирелде.

* * *

Иван унике яшендә никах балдагы киде. Атасы олуг кенәз Василий аңа Тверь княгинясы Марияны тәгаенләгән иде. Унсигез яшендә уллары туды. Иван дип атадылар.

Боларның барысы да үзеннән-үзе эшләнгәндәй эшләнде, берәү дә аның теләге белән кызыксынмады. Хәер, бу Иванга төшкән язмыш кына түгел, барлык затлы нәсел-ыру вәкилләрен дә нәкъ шушы язмыш көтә. Һәммәсенең киләчәк тормышы дөньяга тәүге авазын салуга ук билгеләнә.

Бу – катгый канун. Аңа фәкать буйсынырга гына кала. Иван буйсынды, карышмады. Шул агым җай гына аны Рим папасы Павел II нең җәтмәсенә дә китереп кертте.

Соңгы грек императоры Константин Палеологның ике ир туганы булып, Дмитрий исемлесе җиңүче як, Төрек солтаны Мөхәммәд II канаты астына керүне мәгъкуль санады. Фома дигәне исә Римга сыенды. Папа аны бик теләп кабул итте, дәрәҗәсенә тиң яшәү әҗере билгеләде. Яңа папа Павел шулай ук бу мөхтәрәм ыруга хөрмәт белән карады. Фоманың уллары һичнинди кыенлык тоймыйча көн күрделәр. Кызы Софьяны урнаштыру шөгыленә дә папа үзе җиң сызганып кереште. Озын колак кардинал Виссарионның киңәшен тотып, ул игътибарын Мәскәүнең олуг кенәзе Иван III кә юнәлтте. Яшь патшаның акыллы, сабыр, уңган дигән даны бар, имеш. Өстәвенә әлеге никах ярдәмендә кайбер көн кадагындагы мәсьәләләрне дә хәл итәргә юл ачылыр иде. Әйтик, урыс чиркәвен үз ягыңа аудару турындагы уйларның чынга ашуы да ихтимал ич. Солтанлыларның көчәюе дә куркыныч тудыра. Палеологлыларның көнчелеген уятып, аларны азатлык өчен көрәшкә котыртырга да җай чыгар иде.

Шулай итеп, 1469 елның башында Юрий атлы илче Римнан Мәскәүгә килде, Иванга Софья Палеологның кулын тәкъдим итте.

Иван бик куанды. Кәләшен күрмәгән, белмәгән килеш куанды. Аны да беренче нәүбәттә әлеге никахның Рәсәй өчен ни-нәрсә китерүе кызыксындыра иде. Бу бит – Ауропага чыгу, Ауропага танылу дигән сүз. Мәскәүнең күптәнге хыялы. Менә шулай яңа Византиягә нигез салынып куйса, ә? Бик мөмкин.

Шундук сарайга митрополит Филиппны, анасы бөек княгиня Марияны, берничә күренекле боярны чакырып китерделәр.

Иван хәлне аңлатып бирде.

– Нишлибез, нинди җавап бирәбез? – дип киңәш сорады.

Берәве дә атылып чыгарга ашыкмады, митрополитка карап бактылар. Хәтта гадәттә телчән бөек княгиня да тыелып кала алды.

Филиппның бөтен җаваплылыкны үз өстенә аласы килми иде, ахры.

– Папа нинди шарт куя соң? – дип төпченде.

– Шарт турында мөрәҗәгатьтә бер сүз дә әйтелми, – диде олуг кенәз.

– Шарт, шарт, Ходайдан куркыгыз, – дип кызып китте бөек княгиня, – безгә дөньядагы мәшһүр патшалык агачының бер ботагын багышларга тәкъдим итәләр, без монда шарт турында баш ватабыз. Җавап, һичшиксез, уңай булырга тиеш дип саныйм.

– Әйе, әйе, – дип хупларга ашыкты боярлар бөек княгиняны.

25 майда урыс илчеләре Римда иде инде. Алар кияү егете исеменнән папага алтмыш кеш тиресе бүләк иттеләр, булачак патшабикә белән очраштылар. Барысы да килешенде.

Софья Мәскәүгә 12 ноябрьдә иртә белән килеп җитте. Аны иң элек митрополит кабул итте. Аның фатихасын алганнан соң, каенанасы янына килде. Кәләш белән кияү беренче тапкыр шунда очраштылар.

Никах Успение соборы чиркәвендә мәскәүлеләр һәм римлылар катнашында бик купшы шартларда узды.

Бу вакытта Иванның беренче хатыны, көчләп чәче кыркылган княгиня Мария, монастырьда кайгысыннан күз яшенә буылып өзгәләнә иде.

Баксаң, бу хәлләргә утыз биш ел вакыт үтеп тә киткән. Софьяның кайнар кочагында әле кичә генә эреп аккан кебек иде. Инде хатынының вафатына да ел тулып килә. Иван үзе бирешмәде, нык килеш сакланды. Көче дә, егәре дә кимемәде. Тик Софьяның үлеме аның омтылышларын сүндерде. Омтылыш ул – рухи бөтенлек дигән сүз. Рухың сынса, тәнең дә зәгыйфьләнә башлый икән.

Софья искиткеч зирәк хатын иде. Аның акыллы киңәшләре алтын бәясе иде. Рәсәйне алар икәүләшеп, кулга-кул тотынышып тергезделәр. Хәзер әнә ике кулсыз. Җилкәнен җуйган көймә хәлендә ул. Көймәсе кайсы ярга барып төртелер – билгесез.

Дөрес, ярату дигәне, ни үкенеч, соңрак тәрәз какты. Тик соң булса да, уң булсын дигәндәй, карт гыйшык үзе бер матур икән. Яшәүнең тәмен татырга, тормышның, бер-береңнең кадерен белергә өйрәтә икән.

Кайгылы чакларда тәкъва җан, билгеле инде, юанычны гыйбадәтханәләрдән эзли. Олуг кенәз дә, балаларын, туганнарын алып, башта изге Сергиев лаврына, аннан соң Перяславль, Ростов, Ярославль храмнарына юл тотты, гап-гади мосафир сурәтендә догага басты. Ходаем, йә тән тазалыгымны кайтар, йә тыныч үлем җибәр, дип ялварды.

Ходай аны ишетте булса кирәк, ризыгы үтә башлады. Озаккамы-азгамы, янә дәүләт эшләренә чумды. Күңел ачуларны бик нык кыскартты. Бу җәһәттән бер генә нәрсә үзгәрешсез калды. Бу – аю кәмите иде.

Аюлары күп аның. Чегән исемлесе сарайда яши. Чем-кара төстәге аю. Иләмсез зур. Нәсел үгезен дә аяктан егарлыгы бар. Ә үзе юаш. Хәтта ара-тирә чылбырыннан да ычкындыргалыйлар. Караучысы авыз торбасында көй чыгара башлауга китә алпан-тилпән биеп. Кешеләр кул чаба, тегесе тагын да үсенеп китә. Шул чагында куркыныч Чегән. Барыгыз да минем шикелле биегез, дип әйтүеме, җыелышучыларның өстенә бара. Иванга көлке, шуннан кызык таба ул.

– Әйдә, Чегән, кузгат бу әрәмтамакларны, – дип, юри өстерә аюын.

Тегесе котыра. Бүлмәдән чыгып кына таярлар иде, ишек янына сакчылар баскан. Тотыналар өерләре белән почмактан почмакка бәргәләнергә. Кычкырыш, бакырыш…

Аю, әлбәттә, кешегә зур зыян салу хәлендә түгел. Чылбырыннан ычкынса да, авызы бәйле, аякларында күн оекбаш. Тик алгы тәпиләре иректә. Суга-нитә калса, сөякләреңнең чәрдәкләнүен көт тә тор. Дьяк Гавриил Тимофеевич әнә әле дә аксап йөри. Узган ел шушындый тамаша вакытында Чегән тибеп имгәткән иде.

Бу уеннарның куркынычы да шунда: Иван, берәрсенә тукмак эләкмичә, Чегәнне чылбырга утыртмый. Монысында кемгә чират – бер Алла үзе генә белә. Күренеп тора, илче Кляпикның һич тә аю корбаны буласы килми. Әле Казан-йорттан кайтып кына төште. Олуг кенәзне ханлыктагы хәлләр бик кызыксындыра икән, чапкын җибәреп чакыртып алды. Тамашага ул шулай эләкте. Хәзер менә бүлмә тутырып чабышып йөр инде.

Аңа качып котылу бик авыр, хәтта мөмкин дә түгел. Карачкыдай озын гәүдәсе, кай тарафка сугылса да, менә мин дип күренеп тора. Чегән тәки каныкты бит үзенә, һаман аның артыннан теркелди. Алпамша сыңары гына үзе, ә хәрәкәтләре искиткеч төгәл мәлгуньнең. Бер арада җаен китереп орынып та алды, каһәр. Кляпик тәрәзә тупсасына сикереп менгәнен үзе дә сизми калды.

– Шул кирәк ул басурманга, татар исе чыгарып йөрмәсен, ха-ха-ха, – дип, чын күңеленнән куанды олуг кенәз. Аннан соң аю биетүчегә: – Чегән вазифасын үтәде, инде ял итсә дә ярый, – диде.

Ишекләр киерелеп ачылды. Поднослар күтәреп, озын кафтан кигән сыйчылар килеп керде. Түрәләргә калын, зур кәсәләрдә шәраб тәкъдим иттеләр. Бик рәхәтләнеп авызларына капладылар. Ярты сәгатьлек аю тамашасыннан соң бу ифрат урынлы сый иде.

– Инде дәүләт эшләре белән шөгыльләнеп алыйк, – диде Иван.

Боярлар, кенәзләр вәкарь белән генә тезелешеп бастылар. Йөзләр җитди. Әле генә бүлмә буйлап чабышып йөргән идегез, дисәң, мөгаен, белмәмешкә салынырлар иде.

Олуг кенәз нотыгын аягүрә басып сөйләде:

– Раштуа көннәрендә Рәсәйне зур тантаналар көтә, – диде ул күңел күтәренкелеге белән, – ниһаять, без бөтен камытларны салып ташладык. Бер урыс сугышчысын да корбан итмичә, йөз елларга сузылган вассаллыктан котылдык. Алтын Урда дигән каһәрле дәүләт тар-мар ителде. Аны минем дустым һәм туганым Миңлегәрәй хан башкарды. Сарай шәһәре җир белән тигезләнде. Без хәзер берәүгә дә ясак түләмибез, берәүгә дә баш иеп бармыйбыз, берәүнең дә табанын яламыйбыз. Рәсәй үзе ханнар куя!

Зал аерылган умарта күчедәй гөжләп алды. Иван аларны тыймады.

– Мәскәүдә хөкемдар булу өчен, татар ханнарының ярлыгын алу зарур иде, – дип дәвам итте өзелгән сүзен, – нинди мыскыллаулар, түбәнчелекләргә дучар иде Рәсәй. Кенәз куярга хан Мәскәүгә бер-бер илчесен, баскагын, даругасын җибәрә иде. Изге чиркәвебезгә ат атланып кереп, иконостаска арты белән торган хәлдә, ханның фәрманын укый иде. Бабаларым да, мин үзем дә шушы мыскыллауларны башыбыздан кичердек. Нинди хурлык…

Гарьләнү хисенә чыдый алмыйча, олуг кенәзнең тавышы киселде. Залдагыларның да күзләре яшьләнде.

– Хан, кеше җибәрәм, дип хәбәр сала, ә син, җәяүләп, аны каршы алырга өч көнлек юлга чыгасың. Нинди хурлык!

– Хурлык, хурлык, хурлык!

– Асыл кызларыбызны җария итеп биреп тә җибәрдек. Нинди хурлык!

– Хурлык, хурлык, хурлык!

– Менә шулар юк хәзер!

Олуг кенәзнең тавышы бу юлы корычка корыч бәрелгәндәй очкынланып чыкты.

– Үземнең патшалык чорында мин Рәсәйне азатлыкка чыгардым, укмаштырдым, зурайттым, көчәйттем. Хәзер безнең белән санлашалар, бездән куркалар.

– Дан, олуг кенәз Иван Васильевич!

– Рәсәй кылычы тутыкмас!

– Дөнья Рәсәйнеке булыр!

Бик күп котлау вә данлау сүзләре яңгырады. Иван аларны йомшак кәнәфиенә утырып, эреп тыңлады.

Сүзләр тынгач, йомышчы дьякка борылып әйтте: «Литвадан табиблар килеп җитмәде микән, белеш әле», – диде.

– Хәзер, олуг кенәз!

Чират Кляпикка җитте.

– Йә, ничек анда Казан-йортта? – дип, күзләре белән илчегә бакты Иван. – Иң мөһимнәрен генә сөйлә!

Илче, ата каз шикелле, баскан урынында таптанып алды. Патша аңа урын тәкъдим итмәде, сүзеңне кыскарак тот дигәнне аңлата иде бу. Гомумән, олуг кенәз буш сүз яратмый, әңгәмәнең тәгаен эздән баруын таләп итә. Бүген әнә үзе дә саескандай такылдады. Хәер, бу сүзләрне әйтергә күптәннән әзерләнеп йөри иде инде. Дөнья хәлен белеп булмый, бүген бар адәм, иртәгә – юк.

– Килешү төгәл үтәлә, хан минем белән килештермичә бер җитди фәрман да чыгармый, – диде Кляпик кыска бер төгәллек белән. – Мин ханнан риза.

Иван учы белән янә сакалын сыпырып куйды. Димәк, мәгълүмат күңеленә бал булып ягылды.

– Ләкин…

– Нәрсә ләкин?

Иванның гадәти кырыслыгы кайтты, күзләре усалланды.

– Гаскәре белән артык мавыга, – дип, фикерен очлады илче.

– Һы, шул гынамы? – дип, кулын селтәгәндәй итте тәхет хуҗасы. – Яшьлек мавыгуы гына бу, ни әйтсәң дә, хан ич. – Иван бераз уйланып торды да көлемсерәп өстәде: – Алтын Урдадан соң хәзер алар барысы да артларын өзеп ташлаган кигәвеннәр генә инде. Казаны да, Хаҗитарханы да, Кырымы да, Сибириясе дә…

Күңелендә йөрткән шушы ятышлы сүзләрне әйтте дә, Иван берара уйланып торды. Аннан соң сер капчыгын бөтенләе белән чишеп җибәрде.

– Псков белән Смоленскины, янә дә китереп Рязаньны Мәскәү канаты астына алгач белеп тор, чират аларга җитә. Монысына, мөгаен, мин өлгерә алмамдыр, кенәз. Улым Василий җилкәсенә төшәчәк бурыч бу. Менә син әйт әле, Кляпик, Казанны буйсындыру бик авырга туры килмәсме?

Илченең маңгаена сырлар ятты. Чөнки бу ифрат та катлаулы сорау иде. Олуг кенәз Казанны арты өзелгән кигәвенгә тиңләсә дә, татарларның бик оста сугыш чукмарлары икәне һәркемгә мәгълүм. Юк, әле аларның кояшы батмаган. Батмаган.

Олуг кенәз, әлбәттә, илчесеннән уңай җавап көтә, дөресрәге, күңеле белән шуны тели, ә ул тәгаен генә андый җавапны бирә алмый.

– Мөхәммәдәмин үзебезнеке ич, – дип ярдәмгә килде патша. – Бу – безнең кулыбыздагы иң көчле уен кәрте, кенәз. Әлеге фактларга мин зур өметләр баглыйм. Кәлимәтебез дә бар бит әле. Чиркәү шулай ук үз вазифасын үтәргә ашкынып тора. Идел буен тоташ христианлаштырмыйча, максатка ирешеп булмаячак.

Иван үз соравына үзе җавап бирде. Кляпик ризалашуын белдереп, башын гына селеккәләп торды. Тик ул шуны белә: Казан үз мөстәкыйльлеге өчен бугазга-бугаз киләчәк. Шунысы да ачык: Казан ханлыгы яшәгәндә, Мәскәү бервакытта да энә өстеннән төшмәячәк. Орыш котылгысыз.

– Мин боларны улым Василийга васыять итеп калдырачакмын, – диде Иван һәм нигәдер моңсуланып китте. Моңсулык аңа килешми иде, кипкән борчак кузагы шикелле бөрешеп калды. Күрәсең, аны усаллык, җитдилек кенә үз рәвешендә тота иде.

Картаясың, бабакай, чөйләреңнең кырыгы да кырылу алдында, дип уйлап куйды Кляпик.

Йомышчы дьяк табибларның килүе турында хәбәр салды. Иван Васильевич, барысын да онытып, гап-гади карт шикелле өстерәлеп, залдан чыгып китте.

* * *

Иван тәхеткә яшьли утырды. Бу аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә иде. Чөнки буыннары да ныгып җитмәс борын күп сынауларга дучар ителде. Атасы Василийдан ул ярым йокыга талган Рәсәйне мирас итеп алды. Иң әүвәл шушы йокымсыраган күңелләрне мүктән арчу, үшәнлек, мәнсезлек, гамьсезлек, битарафлык баткагында иңрәгән халыкта иртәгәге көнгә өмет уяту зарур иде.

Наданлык Рәсәйне тәмам хорафатлар иленә әверелдергән иде. Һәр тарафта кара сөрем хакимлек итә. Ростов күленә кагылышлы бер уйдырма әнә озак вакытлар халыкны кадак өстендә тоткандай тотты. Имеш, күл төне буе куркыныч итеп улый. Им-том да, дога да, гыйбадәтләр дә ярдәм итми икән. Шом өстенә шом дигәндәй, Новгородта гарасат чыгып, София чиркәвенең тәресен өзеп ташлады. Хутын монастырендагы хәлләр дә кешеләрне куркуга салды. Әллә дөрес, әллә дөрес түгел, борынгы херсон кыңгыраулары үзләреннән-үзләре тиктомалдан кайгылы тавыш чыгарып чаң кага башлыйлар, имеш. Табуттагы мәетләрдән кан саркырга тотына, дип тә адәмнәр бер-берсен шөбһәгә салдылар.

Аның бит әле чып-чын бәла-казалары да сагалап кына тора. Новгород, Псков төбәкләрендә түләмә афәте ике ел эчендә өч йөз мең кешене теге дөньяга алып китте.

Бик авыр булса да, боларына гына түзәр дә идең әле. Мондый хәлләр элек тә булган, киләчәктә дә булырлардыр, мөгаен. Ә менә новгородлыларның тәртәгә тибүен ничек туктатырга? Бу Мәскәү кенәзлегенә генә түгел, бөтен Рәсәйнең язмышына кагыла. Баш бирәселәре килми, үзләрен җирнең кендегенә саныйлар. Сүз дә юк, Бөек Новгород – Киевтан кала, Рәсәйнең тәүге чишмә башы. Тик тора-бара ул Мәскәү карамагына күчкән ләбаса. Новгородлыларның исә мөстәкыйль булып яшиселәре килә. Хак-нахакка дигәндәй, һаман баш бирмиләр. Теге чакта Василий Тёмныйны Торжокны кире кайтарып бирергә дә мәҗбүр итте алар.

Кире беткән Новгородны йөгәнләү, ай-һай, авыр булачак. Иван моны яхшы белә. Анда аның илчеләрен, йомышлы кешеләрен санга да сукмыйлар, юк-бар сәбәпләр табып, һаман саен тоткарлыйлар. Бу хакта ул берничә тапкыр кисәтү җибәрде. Василий Ананьин атлы түрәләре, Мәскәүгә килгәч, үзен бик эре тотты, әлеге шикаятьләргә каршы: «Мин бернәрсә дә белмим», – дип, җаваплылыкны үз өстенә алырга теләмәде.

– Кайткач әйт анда, гаепләрегезне таныгыз, минем җир-суларыма тимәгез, исемемне электән килгән гадәт буенча зурлагыз, – дип озатып калды аны олуг кенәз.

Кая ул, Иванның әлеге кисәтүен дә колакларына элмәделәр. Алай гынамы соң, славяннарга хас булмаганча, арага хатын-кызлары да килеп кысылды. Бу Исаак Борецкий атлы дьякның тол калган хатыны, ике малай анасы Марфа тутакай иде. Әлеге гамәлендә аңа зиннәт вә байлыгы, хәйләкәрлеге, астыртынлыгы ярдәмгә килде. Мәҗлесләр үткәрергә маһир иде ул. Кунаклары да затлылар – зур түрәләр, дин әһелләре. Кайсын сатып ала, кайсын куркыта, кайсын майлый. Соловецкий монастыре игумены Зосиманы үзенә ияләштереп кенә калмады, әнә биләмәләреннән зур гына кисәк өлеш тә чыгарды.

Шулай булгач, Марфа җырын җырламыйча, кем җырын җырлыйсың? Җырладылар. Литва короле Казимирны күкләргә чөйделәр. Уллары да анасы юлыннан китте. Халык алдында Иванны хурладылар, Бөек Новгород үз-үзенә хуҗа, аның эчке эшләренә Мәскәү тыкшынырга тиеш түгел, дип сөйләделәр.

– Яшәсен Казимир!

– Иван безгә кирәкми!

Билгеле, мәскәүлеләрнең шымчылары да түшәмгә төкереп ятмады, олуг кенәз мәнфәгатьләрендә астыртын да, ачыктан-ачык та эш йөрттеләр, архиерей Феофилны хәтта үз якларына аудардылар. Тик Марфаның иярченнәре азау ярып өлгергән иде шул инде. Шәһәр үз ирке белән тантаналы шартларда Литва короле Казимирны таныды, Новгородны үз канаты астына алуын үтенде.

Король ризалыгын белдерде.

Патша буларак, Иванның абруе сыналыр чак җитте: кәсә мөлдерәмә килеш калырмы, түгелеп китәрме – тиздән шул ачыкланырга тиеш.

Новгородтан кайтып төшкән илче: «Хәзер аларга сүз үтми, фәкать кылыч кына бастырырга мөмкин», – дип тәкрарлады. Боярлар, воеводалар ни уйда икән? Шуны ачыклау өчен, Иван Дәүләт Думасын җыйды.

– Нишлибез? – дип мөрәҗәгать итте ул Думага.

Җавап та кыска вә аңлаешлы иде. Дума исеменнән аны көрәк сакаллы иң өлкән бояр Кирилл Мефодьевич җиткерде.

– Государь! Кулыңа корал ал! – диде.

– Сугыш? – дип залга текәлде Иван.

– Сугыш! – дип җавап бирде зал бертавыштан.

Сугыш озакка сузылмады, Мәскәүнең әзерлеге югары иде. Новгородлылар ягыннан унике мең кеше орыш кырында ятып калды, унҗиде меңе әсирлеккә эләкте. Шулай да Бөек Новгород мөстәкыйльлеген саклап кала алды. Ник дисәң, аның артында биниһая зур славян дәүләтенең башлыгы король Казимир бармак янап тора. Ә Казимирның биле каты, Мәскәүнеке ише генә түгел. «Мәскәүне санласагыз, олуг кенәзне хөрмәт итсәгез, салымнарны вакытында түләсәгез, хәзергә мин сезне тынычлыкта калдырам», – диде Иван күршеләренә.

Иванның абруй кәсәсе түгелмәде. Кырык елдан артык мөлдерәмә булып торды.

* * *

Хан күтәрмәк йоласы белән бәйләнешле тантаналар шактый озак дәвам итте. Үрбәтнең шушындый да мул, шушындый да купшы, шушындый да зиннәтле тамашаны беренче күрүе иде. Булса да булыр икән байлык, үлчәп-санап кына бетерермен димә. Илһамны болай олыламаганнар иде. Һәрхәлдә, ул вакыттагы мәҗлес-тантана сәхифәләре күңелендә сакланмаган. Бәлкем, Илһам үзе теләмәгәндер? Ә Мөхәммәдәмин бөтенләй башка чут. Үзен күрсәтә белә, кешеләр белән аралашудан тәм таба белә. Туганда ук хан булып туган. Аның белән аралашу үзе бер рәхәт.

Шул ук вакытта Үрбәт әлеге күптин-күп мәҗлесләрнең тизрәк төгәлләнүен дә тели иде. Көнләшә ул бу мәҗлесләрдән. Чөнки Мөхәммәдәмин алардан арына алмый.

Бүген, ниһаять, бәхете елмаячак, Мөхәммәдәмин үзе дә сагынган икән, көт, киләм, диде. Көне буе үзен тәртипкә китерде Үрбәт. Түшәкчесенә дә, юындыручысына да тынгы бирмәде. Беренчесен, урын-җирне йомшак җәймәгәнсең, дип битәрләде, икенчесен, суың каты, ислемайларың искергән, дип дәгъвалады. Аш-су тутасына да эләкте. Тутырган тавыгын табынга бөтенләй куйдырмады, артык кызарган, ә ул алтынсу төстә булырга тиеш, имеш. Патраш үләненнән ясалган онны да ошатмады, шулпаны болганчыкландыра бу дип, читкә этеп куйды.

Ә күлмәк сайлау үзе бер тамаша иде. Алдында бер тау күлмәк, кайсын сайларга белмичә иза чикте. Күлмәкче тәкъдим иткәннәр аңа ошамый, ул якын иткәннәрне күлмәкче кабул итми. Әйткәләшеп беттеләр. Ахыры күлмәкчене бүлмәсеннән куып чыгарды да кытай ефәгеннән тегелгән ак күлмәген кияргә булды. Ак төс аның гәүдәсен тагын да нәфисрәк күрсәтә иде. Аккошка охшап китә.

Иң соңыннан кабалын көйләде. Моны берәүгә дә ышанып тапшырмый ул. Хәер, Казан җирендә кабал сукмыйлар, монда гөслә, кубыз ише уен кораллары таралган. Кабалы һәрвакыт үз янында. Тоткынлыкта да кулыннан төшермәде. Нугай илендә чакта кызлар белән, ярыша-ярыша, кабал сугалар иде. Көйләрне һәр бормасына туры китереп, ул гына уйный белә иде. Берәү дә аңа җитә алмады. Үзенә үзе кушылып җырлый да. Тавышы моңлы Үрбәтнең, мамыктай йомшак нәфис тавыш.

Мөхәммәдәмин Үрбәт катында дөньясын онытып, тугарылып ял итә. Гыйшкы да көннән-көн арта гына барган кебек. Хатынының йөзе-бите дә, буй-сыны да, тавышы да, үз-үзен тотышы да бик якын иде аңа.

Зөфаф кичендә Үрбәт иренә кулъяулык бүләк итте. Үзе чикте, сурәтләрен дә, бизәкләрен дә үзе сайлады. Аларның һәрберсенә тирән мәгънә багышлады. Мәхәббәте соңарып килсә дә, әнә шулай уты-ялкыны, ашкынулы хисләр белән килде. Һич көтмәгәндә, алдына бәхет кошы сайрап кунды ич.

– Төсем итеп сакла, бу кулъяулыкка минем бөтен хисләрем салынган, – диде Үрбәт. – Сурәтләренә игътибар ит, менә бу ике һомай кошы синең белән мин. Бер-берсенә турылыклы изге оҗмах кошлары. Ходай безне дә нәкъ шулар сыман яраткан, беребезне беребезгә насыйп иткән.

– Миңа әле берәүнең дә кулъяулык бүләк иткәне юк иде, – диде Мөхәммәдәмин. – Рәхмәт. Мин аны һәрвакыт үзем белән йөртермен.

Мөхәммәдәмин бүләкне бик кадерләп эчке кесәсенә салып куйды. Ә үзе Үрбәткә затлы асылташлар белән бизәлгән көмеш беләзек бүләк итте. Хатыны аны бик яратты, йоклаганда да салмый.

Мөхәммәдәмин килеп керүгә, Үрбәт хезмәтчеләрен чыгарып җибәрде. Ул ирен үзе сыйларга ярата, үз куллары белән. Тик бүген эчке бер тоем белән иренең күңелендә борчуга охшаш ят нәрсә барын абайлап алды. Беренче карашка һичнинди үзгәреш тә юк сыман. Мөхәммәдәмин элеккечә үк ихлас та, шат та, аз-аз гына вәкарьле дә, тәкәббер дә иде.

Үрбәт, нинди борчуың бар дип, иренең өстеннән тормады. Кирәк тапса, үзе әйтер әле, дип уйлады. Дөрестән дә, бер-ике чәркә шәраб эчкәч, Мөхәммәдәминнең күңел төене дә чишелеп китте.

– Гафу ит, аппагым, мине бүген чыгырдан чыгардылар, – диде.

– Мәшәкатьләреңне онытып тор, җанашым, ял ит, күңел ач, – диде Үрбәт, ирен назлый-назлый. – Телисеңме, кабал сугып алам, җыру җырлыйм.

Ул, кабалын кулына алып, нәфис бармакларын биетеп алды. Бүлмә эче колакка ятышлы аһәң белән тулды. Аңа җыр өстәлде.

Агач башы әкрен җилгә тәсбих әйткән кеби,

Минем җаным омтыладыр сиңа, гүя һомай кошы имди.


Бу ашкынулы гыйшык җырын тыныч кына тыңлап булмый иде. Ул бөтереп ала да әле күкләргә ашыра, әле ярсу диңгез дулкыннарында тибрәтә, әле эссе кояш нурларыдай өтә башлый. Җырда Үрбәтнең үз хисләре, шуңа күрә ихлас вә табигый яңгырый, тыңлаучыны да битараф калдырмый.

Бу җиһанга килдек без ялгыз кошлар кеби,

Мәрхәмәтле ходай пар канатлар насыйп итте имди.


Мөхәммәдәмин хатынының алдына килеп тезләнде. Үрбәтнең кулыннан кабалы төшеп китте.

– Җанашым, акылыңа кил, хан тез чүкми, – дип, ирнең аякларына егылды.

– Мин сине бик яратам, бикә, – диде Мөхәммәдәмин.

– Ә минем яратуымның чиге юк…

Яратышып-сөешеп янә табынга утыргач, Мөхәммәдәмин өзелгән сүзен ялгап җибәрәсе итте. Күрәсең, йөрәгенә тигән иде.

– Гаскәреңнең яртысын тарат, дип бәйләнә Кляпик, – диде ул. – Бу юлы Мәскәүдән бик үзгәреп килде, ни сөйләгәнен үзе белми.

Үрбәт каш астыннан гына иренә карап куйды. Урысларга кагылышлы сүзләре күп иде аның. Иң нык борчыганы – Мәскәү кешеләренең Казан-йортка баш булып йөрүләре. Сарайда да алар бихисап. Юньлегә түгел ич бу. Тыкшыналар, күрәсең. Ниндидер килмешәк хан булып ханга күрсәтмә бирсен инде.

– Ул Кляпик белән Теләшне Мәскәүләренә куып җибәрергә кирәк, – диде Үрбәт, иренең сүзен куәтләп. – Гаскәреңне тарат, имеш. Бәлкем, ханлыкны да таратыргадыр? – Үзе тагын иренә карап алды, җимне йоттымы, янәсе, йөзен чытмадымы? Тыгылма, бу синең эшең түгел, дип орышып ташламасмы?

– Аларны җибәреп булмый, илчеләр бит, – диде Мөхәммәдәмин сүрән генә, – гаскәр мәсьәләсендә мин синең белән тулысынча килешәм.

– Казан-йортны элекке хәленә кайтармый торып, бу бәлаләрдән арынып булмас, Мөхәммәдәмин, – диде Үрбәт.– Синең ханлыгың вакытында аны урыс үз пәрәвезенә чорнаган, син үк ул пәрәвезне өзгәләргә бурычлысың. Югыйсә үз халкың алдында каһәрле булуың ихтимал.

Үрбәт сүзләрнең юри кискенрәкләрен сайлады. Чын дөреслекне белеп тору ханның үзенә дә, халкына да файда гына, дип уйлады.

Мөхәммәдәмин, ни гаҗәп, сырт йоннарын кабартмады.

Үрбәт янә үсенеп китте.

– Йә, нигә авызыңа су каптың? – дип, көлә-көлә, иренә тустыган тоттырды.

Мөхәммәдәмин аны тиз генә бушатып куйды да әйтте:

– Син тәкрарлаганны эшләү өчен, бикә, Рәсәй белән төзелгән Килешүне гамәлдән чыгарырга кирәк. Ә минем Иван Васильевич каршында антын орган аты аласым килми, – диде.

– Мөхәммәдәмин, мин сине кыю, тәвәккәл, булдыклы, зирәк хан дип беләм, – диде хатын, – һәм ышанам, Казан-йортның элекке данын кайтарачаксың әле син. Кайтарачаксың!

Үрбәт әлеге әңгәмәдән бик канәгать калды. Чөнки Мөхәммәдәмин аның сүзләрен җитдигә санап кабул итте. Җае туры килүгә, фикерләшүне дәвам итәргә дә була лабаса. Әле бу башы гына.

– Җанашым, хатыныңны назлар идең, ичмасам, бетмәс ул Мәскәү хәлләре, – дип, үпкәләгәндәй, иренә елышты. – Мин сине бик сагындым…

* * *

Көн артыннан көн үтте, тормыш арбасы үз көенә тәгәрәвен белде. Мөхәммәдәмин шул арбаның төбенә җигелде. Ханның мәшәкатьләре бихисап бит аның, башы түбәтәйгә сыймаган чаклары да еш була. Ә бервакыт колагына «Арча даругасында6 баш күтәрергә җыеналар икән» дигән хәбәр килеп иреште.

Арча гомер бакыйга ханлыкның сызлавыгы иде. Кәҗәләре һаман сөзешергә генә тора. Мөхәммәдәминнең үз язмышында да кылычын болгап алды Арча. Гаделлекне табарга булышты, дияргә дә ярыйдыр әле, бәлки.

1496 елның май аенда Мәскәүнең олуг кенәзе Иван III кә Мөхәммәдәмин өстенә Шәйбан ыруыннан булган Мамык исемле Себер шаһзадәсенең яу чабуы мәгълүм булды. Иван өчен Казанга һөҗүм кылу Мәскәүгә һөҗүм кылу белән бер иде. Ник дисәң, Мөхәммәдәмин хан – аның кешесе.

Казанның Кәлимәт, Урак, Садыр, Агыш кебек дәрәҗәле кешеләре дә Мамык хан тарафын куәтләмәктә, имеш. Болары да олуг кенәзнең таянычы иде. Күрәсең, Мөхәммәдәмин белән аралары бозылышкан.

Озын-озак уйлап тормастан, ул ярдәмгә гаскәр тәгаенләде. Мамык чигенергә мәҗбүр булды.

Мөхәммәдәминнең эченә җан керде. Хәтта кирәге юк, дип ярдәмгә килгән урыс гаскәрен кайтарып ук җибәрде.

Мамык исә хәйләкәррәк булып чыкты, гаскәрен янә Казан тарафына борды. Аңа нугайлар кушылды. Әлеге бәкләр дә Мамык ханга тугрылыкларын белдерделәр. Мөхәммәдәмин, электән казанлыларны шактый рәнҗетүе сәбәпле, халыкта яклау тапмады. Бердәнбер юлы качып китү иде, шулай эшләде дә.

Шөкер, Иван хәлен аңлады, элеккеге җирләренә, Каширага башлык итеп билгеләде.

Мамык хан, һич уйламаганда, үзенә Казанны яулап алырга булышлык иткән шул ук Кәлимәт бәкләрне, тотып, зинданга яптырды. Аннан китереп, сәүдәгәрләрнең малына кул салды. Шул рәвешле, катгый тәртип урнаштырырга омтылды.

Арча гына баш ияргә теләмәде. Яңа хан аны яу чабып тезләндерергә ниятләде. Ә орыш арчалылар файдасына төгәлләнде.

Мамык, Казанга кайтып, калага керергә маташып караса да керә алмады. «Бәкләребезне зинданга яптырдың, сатучыларыбызны таладың» дип, якын да китермәделәр.

Шул рәвешле, теләпме, теләмичәме, Мөхәммәдәминнең үчен арчалылар кайтарды. Дөрес, Иван тәхеткә аны түгел, туганы Габделлатыйфны утыртты. Тик барыбер Арча аның күңеленә яхшылык белән кереп калды.

Бу бунтарь һәм дәгъвалы кала янә үзе хакында белгертте.

– Гаскәр җибәрергә, канга батырырга! – дип хәл итте илче Кляпик. – Башкаларга сабак булыр.

Телешев борынын җыерды.

– Тәкъдимегез монголларныкыча тупас, кенәз. Нәзбереклек таләп ителә әлеге шартларда, – диде ул, ярым шаяру, ярым мыскыллау рәвешендә.

– Үзегез нәрсә тәкъдим итәсез соң?

– Арча даругасы Хуҗаш бәкне, чакыртып, бик шәпләп борычларга кирәк. Нишләргә икәнен ул үзе белер. Нигә дип әле без ул эшлисе эшне эшләргә тиеш?

Телешев, кәнәфигә җәелеп утырып, кәсәсенә шәраб агызды.

– Бәлки, бәлки, – дип икеләнгәндәй кыланды илче.

Мөхәммәдәминнең бу тамашадан чигә тамырлары бүртеп чыкты. Күр, тын алырга да бирмиләр.

Очлы күз Телешев Мөхәммәдәминнең эчендә буран купканын бик тиз сизеп алды.

– Хан галиҗәнаплары, бу эшне без баш карачыга гына тапшырыйк. Кәлимәтнең турыдан-туры вазифасы лабаса – даругаларда тәртип урнаштыру, – дип, сүзнең юнәлешен үзгәртеп җибәрде.

– Әйе, әйе, – диде Кляпик. – Хан һәр ярыкка чөй була алмый.

«Сез ул монда чөй булып утырасыз» дип, тешләрен кысты Мөхәммәдәмин.

Мәскәүлеләр чыгып киткәч тә, ул Арча хәлләре турында уйланып утырды. Борчый иде бу мәсьәлә аны. Бу хакта Үрбәт белән дә киңәште.

Бичәсе аны дикъкать белән тыңлады.

– Арчага синең үзеңә барырга кирәктер, Мөхәммәдәмин,—диде. – Бүрек ташлап кына бүредән котылып булмас, күзгә-күз очрашып аңлашуга ни җитә?

Бу фикер Мөхәммәдәмингә дә ошады. Тагын ике көннән ул Арчада иде инде. Хуҗаш бәк аны бик зурлап каршы алды. Янында мари бәге Турай да бар иде.

– Борынгы Арча җирендә Барча Казан җиренең синең шикелле мәртәбәле вә олуг ханын сәламләү бәхетенә ирешүебез белән без чиксез куанычлы хисләр кичерәбез, – диде Хуҗаш бәк, билен бөгеп. – Арча ягы һәрвакыт ханлыкның терәге булды. Киләчәктә дә шулай булып калыр, иншаллаһ. Вәләкин кем дә кем кылычын кынысыннан чыгара икән, үзенә үпкәләсен. – Соңгы сүзләрен олпат бәк шундый катгый итеп әйтте ки, сөңгеләр чәкелдәшкәндәй булды. – Мамык хан әнә Арча сабагыннан соң әле булса игә килә алмый, ди.

Мөхәммәдәминнең, билгеле, үзен хан тәхетен ташлап качарга мәҗбүр иткән Себер шаһзадәсе турында ишетәсе килеп тормый иде. Сизелер-сизелмәс кенә иреннәре кысылып куйды. Бәк моны бик яхшы белә. Шулай да төрттереп кую зыян итмәс дип санады, ахры.

Чират Турайга җитте.

– Бес тә үсебессне Касан йорты адәмнәре тип саныйбыс, хан, ярдәмгә өмет итәбес, – диде ул куе җирән сакалы аша ургылып чыккан көр тавышы белән. – Мари – урман кешесе, сугыш-орышка маһир түгел. Ә менә агач эшендә бесгә тиңнәр юк. Урман нигъмәтләребес тә җитәрлек.

Турай кулын болгап алды. Шунда ук озын итәкле чикмәннәренең алгы чабуын билбауга кыстырган, бәкләре шикелле үк җирән чәчле көчле егетләр өч зур мичкәне тәгәрәтеп тә китерделәр.

– Балыбыстан авыс итегес, – диде Турай, – сүс бирәм, сарайны балдан өсмәбес.

– Янә бер тамаша, – диде Хуҗаш бәк.

Сызгырып җибәргән иде, җир астыннан гына калкып чыккандай, бер чирү җайдак пәйда булды. Атларын биетеп кенә бастырып киләләр. Иң алда ак атка атланган углан. Ияр өстендә төзгә катып утыра, әйтерсең лә анадан аты белән туган.

– Угланны кем дип белик? – дип сорады хан.

Бәкнең авызы ерылды, бу сорау аны чын-чынлап бәхетле итте.

– Минем үз улым ул, хан, Уйгын атлы, – диде. Аннан соң олы бер канәгатьләнү белән ниятен белдерде: – Углан Уйгын җитәкчелегендәге бу чирүне сиңа бүләк итәм, кабул итеп ал.

– Чынлапмы?

– Вәгъдә – иман, хан, арчалыларның сүзе бер булыр!

Очрашу менә шулай күтәренке рухта башланып китте. «Нахак хәбәр таратканнар икән Арча кешеләре турында, ару суны гына куертканнар икән» дигән нәтиҗә чыгарды Мөхәммәдәмин. Тик бу ашыгыч нәтиҗә иде. Әңгәмә моны бик ачык күрсәтте.

– Казан йортыбыз кайчан урыс кубызына биюдән туктар икән, хан? – дип капланды аңа Хуҗаш бәк, табынга утыргач.

– Без дустанә ике дәүләт, бәк…

– Казан үзенчә яшәргә, үзе теләгән ханны тәхеткә утыртырга, үзенең мөстәкыйль эчке һәм тышкы сәясәтен алып барырга тиеш, – диде йорт хуҗасы, канәгатьсезрәк рәвештә. – Син – бөек ыру варисы. Бурычың – ыруыңа лаек дәүләт кору. Олуг Мөхәммәд, Ибраһим ханнарның рухы рәнҗеп ятмасын. Кулыңа ныклап ал хакимият дилбегәсен. Оят бит, Казан урыс белән тулган, атларга ирек юк. Белеп-сизеп торабыз ич, сиңа урыс илчеләре, урыс дьяклары аяк атларга да бирмиләр, үзләренекен тукыйлар. Тукыйлар гынамы, үзләренчә эшләтәләр дә. Себереп түгәргә кирәк аларны. Татар үз өендә үзе хуҗа булсын!

Хуҗаш бәк кипшенгән иреннәрен кәсә читенә тигезеп алды, әмма эчмәде, кире өстәлгә куйды. Мөхәммәдәмин дә шәрабка кагылмады.

Кызык, бәк Үрбәт бикә сүзләрен сөйли ич, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин. Ләкин ул Хуҗашның дәгъваларына карата турыдан-туры ярып бер сүз дә әйтмәде. Әмма шуны ачыклады: арчалылар ханлыкның бүгенге хәленнән риза түгелләр.

– Кәлимәт куштанның бүресе улый Казан-йортта, – дип, ташка баскандай сүзен өздереп дәвам итте бәк, – мин белгәндә генә, өч ханның башын ашады ул. Карачылар белән дә шул хаин идарә итә, диваны да аның кубызына бии. Иван патша, билгеле инде, бик риза-бәхилдер ялмавызының гамәлләреннән. Йөрәк сыкрый.

Хуҗаш, һичшиксез, хаклы. Ханлык Мәскәү сүзе белән яши. Кәлимәт тә – баштанаяк олуг кенәз кешесе. Бу вазгыять Мөхәммәдәминнең үзенә дә ошамый. Тик ни хәл итмәк кирәк, ике арадагы Килешү шуны таләп итә бит. Килешүгә тугрылык хакында ул Иванга кат-кат ант итте. Шуның белән бергә, Хуҗаш бәк кебекләрне дә узындырырга ярамый.

– Ханның тәпәләве үтергеч булырга тиеш, – диде ул, эчке бер киная белән Иван патшаның яраткан гыйбарәсен кабатлап. – Әгәренки аның тәпәләүләре көчле күренеп тә, үтергеч булудан туктый икән, чарасызлыкның башлануы шушы була инде. Ә минем тәпәләүләрем үтергеч булыр!

Бу кинаяне һәрберсе үзенчә гөманлады. Кәлимәтләрнең койрыгына басар бу, дип сөенде Хуҗаш бәк. Турай исә аны урысларга карата һөҗүмне көчәйтүгә өндәү дип кабул итте.

– Монахлар мариларны христиан диненә күчәргә өндиләр, чиркәү салдырыгыз, диләр. Беснең мөселман кардәшләребесне мәсхәрә итәләр, – дип, урыслар бакчасына бер олау таш ыргытты.

Әңгәмә озынгарак сузылды. Сүз бозау имезә, башка тояк тигезә, җитәрдер, мөгаен, югыйсә үтергеч тукмаклар эләгүе дә бик ихтимал, дип уйлап куйды бәк һәм җиңелчә генә кулларын чәбәкләп алды. Бүлмәгә, ябырылып, яшь туташлар килеп керде. Кием-салымнары җиңел, үтә күренмәле, бөтен матурлыклары уч төбендәгедәй менә мин дип ярылып ята. Ашкынулы көй яңгырады. Кәнизәкләр боргаланып-сыргаланып биергә тотындылар.

Мәҗлес соңында Хуҗаш ханны улы белән таныштырды.

– Казан-йортның олуг ханына хезмәт итү – минем өчен зур дәрәҗә, – диде Уйгын, ханның күзләренә туп-туры карап.

Йөзе-күзе, килеш-килбәте, бөтен торышы нур чәчеп тора иде угланның. Үзе дегет арбасыннан төшеп калган диярсең, чәче кара, каш-керфекләре кара, сакал-мыегы кара. Шул каратут йөздә асылташ сыман шомырттай ике кара күз елтырый. Энәдән-җептән киенгән. Ат бәйләрлеге бар бу егетнең, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин.

– Хан байрагы астында җанымны фида кылырга да әзер, – дип төгәлләде углан сүзен.

– Җиһан – исәннәр кулында, углан, яшәү хакында уйларга кирәк, – диде Мөхәммәдәмин, – башлы-күзле булырга ниятлисең дип ишеттем, Ходай хәерле тормыш насыйп итсен.

Уйгынның нурлы йөзе тагын да балкып китте.

– Бусагаңа йөземне сөрәм, и мөхтәрәм Мөхәммәдәмин хан, – диде ул шундый ук тәвәккәллек белән, – үтенечемне кире какма, зинһар, никахыма фатихаңны бир!

– Сөбханалла, углан, – дип, хан Уйгынның юлпычтай киң аркасыннан сыйпап алды. Ошатты ул Арчаның яшь бәген.

Кәләш, киенеп-ясанып, күрше бүлмәдә генә көтеп торган икән. Турай бәк аны, җитәкләп, хан каршысына китереп бастырды.

– Минем кысым Тутыя сиңа баш ия, хан җәнаплары.

Мөхәммәдәмин кызны башыннан аягына кадәр күзәтеп чыкты. Ул аптырашта, чөнки сылукай ике тамчы су шикелле Серафимага охшаган иде. Тутыя да, аның элекке мәгъшукасы кебек, тау кылганыдай аксыл чәчле, аксыл кашлы, аксыл йөзле иде. Шундый ук чибәр, зифа. Ни хикмәт, бу чибәрлек ханны дулкынландырмады. Серафима узган заманда калган иде шул инде. Үрбәт аны Мөхәммәдәминнең күңеленнән тәмам кысып чыгарды.

– Бик гүзәл кызың бар икән, бәк, котлыйм, – диде ул Турайга. Ә кызга карап өстәде: – Ышанам, Казан бикәләре арасында да үзеңнең лаеклы урыныңны табарсың.

Аннан соң ул, Уйгын белән Тутыяны янәшә бастырып, аларга ханның абруйлы фатихасын юллады:

– Мин, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин, сезнең никахка үземнең дәрәҗәле фатихамны бирәм. Шуның белән Ходай каршында үз өстемә зур җаваплылык алам. Фатихамны гомерегез буе саф-пакь килеш саклагыз. Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез. Уйгын бәк, син ирлек вазифаңны, Тутыя бикә, син хатынлык вазифаңны Коръән-Кәримдә тәгаенләнгәнчә намус белән үтәгез. Мәмләкәтебезгә лаеклы ул-кызлар үстерегез. Ошбу теләкләрне Аллаһы рәхмәте белән җиткерәм. Амин!

Яшьләр, тезләнеп, ханның чабуын үптеләр. Турай ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртергә дә онытты. Хуҗаш бәк тә бик дулкынланган иде, ханга әйтергә сүз таба алмыйча тотлыгып торды.

* * *

Арча Мөхәммәдәмингә ниндидер дуамал тәвәккәллек иңдерде. Ул аннан, читлектән чыгарылган җанвар шикелле, иркен сулыш тойгысына уралып кайтты.

Шул кызу белән ул икенче көнне үк Карачылар шурасын җыйды. Диван әһелләре дә чакырулы иде.

Ханның итәгенә ут капкан кешедәй үрсәләнүен Кәлимәт ошатмады. Хуҗаш бәк коткысына бирелгән, димәк ки, ә ул гомер бакый Мәскәүгә каршы булды. Җыенга Кляпик белән Телешевның чакырылмавы аның шиген тагын да көчәйтеп җибәрде. Бу ычкыну Иванга ошамаячак, билгеле, нигә карамадың, нигә юл куйдың, диячәк. Мөхәммәдәмин үзе дә – башы-аягы белән олуг кенәз кешесе. Шуның өчен аны тәхеткә утырттылар да. Бәлки, энәдән дөя ясамаска кирәктер? Яңа хан бит, ихтимал, бераз гына кети-мети уйныйсы да киләдер? Шаяргалап алсын, әйдә, аннан ни зыян, мал да үз утарына кайта, адашып, әллә кая олага алмас, дилбегә барыбер Кәлимәт белән Иван кулында.

Кәлимәт суны болгата да, үзе су өстендә кала да белә иде. Сизгер, хәйләкәр, зирәк. Хакимлек хакына ул бернинди хилафлыклардан да йөз чөерми. Борыны сак, җилнең кай тарафтан искәнен шундук тоеп ала. Мәскәү кенәзе Иван Васильевич Казан ханлыгын вассал дәүләт итүгә, дәрәҗәлерәк урын өмет итеп, урыслар башкаласына элдертте Кәлимәт. Олуг кенәзнең аю ише ерткыч җанварларга мөкиббән икәнен күптән белә иде инде ул. Былтыр Себергә кешеләр җибәреп, кара аю баласы кайтарткан иде. Кулга ияләштерделәр, бер елда биниһая зур булып үсте. Ушлы да иде.

Кәлимәт Мәскәүдә сарай ишеген төгәл бер атна саклады. Иртүк килеп баса, ут алгач кына китә. Кабул итми генә бит Иван. Дьяк аша «көтсен» дип әйттерә үзе, ә һаман чакырмый. Кылыч борынлы, юка иренле дьякның кесәсенә алтын тәңкә дә шудырып карады, файдасы гына тимәде. Әйтерсең лә кизү тора, сарай йомышчылары кебек нәкъ эш башлануга килеп җитә дә ишек катындагы аулак кәнәфигә сеңә. Кешеләр патша катына керә-чыга, ду киләләр, тормыш кайный. Кәлимәт исә утыра-утыра йокымсырап та китә. Аннан соң, бер-бер ят тавыш чыгармадыммы икән дип куркынып, тирә-якка күз ата. Янына дьяк килеп басканда да, йокылы-уяулы хәлдә иде ул. «Олуг кенәз Иван Васильевич сине көтә» дигән сүзләрнең асылына төшенмичә берара аңгыраланып торды.

– Ә… нәрсә?.. Кайда? – дип мыгырданды.

– Олуг кенәз Иван Васильевич көтә, тиз бул! – дип кычкырды дьяк, ә үзалдына: – И поганый татарин, – дип сүгенеп тә алды.

Патша янына кергәндә, Кәлимәт үз акылында иде инде.

– Хөрмәтле галиҗәнап, атабыз олуг кенәз Иван Васильевич, – дип, тәхет хуҗасының аягына егылды, – Казан-йорттан сезләргә күп сәламнәр алып килдем. Без Сезләрне үзебезнең бердәнбер һәм алыштыргысыз хакимебез дип саныйбыз. Ходай озын гомер, патшалык куәте бирсен. Эчкерсез хөрмәтемнең билгесе итеп, Сезләргә бүләк алып килгән идем, кабул итеп алсагыз, бик шат булыр идем…

– Бүләгең кая? – дип сорады Иван битараф кына.

– Тышта, – дип, орынган башын идәннән күтәрде Кәлимәт, – Сезләр кайда кушса, шунда илтәбез.

– Ни-нәрсә соң ул?

– Аю, Иван Васильевич җәнаплары, Мишка…

– Мишка?!

Иван, гаҗәпләнеп, бәккә терәлеп катты.

– Тор әле, поганец, тор. Татарлар, гадәттә, чапкын бүләк итә торганнар иде, син аю дисең. Мишка… ха-ха-ха…

Ул буыла-буыла көләргә тотынды. Аңа ияреп боярлар, дьяклар, җансакчылары шыркылдый башлады.

– Өйрәтелгән аю, – диде Кәлимәт, патша көлеп туйгач, – берәүдә дә юк андый аю. Корымга буягандай чем кара.

– Ниемә дип, алайса, утырасың соң, күтәр үкчәңне, бар, тиз бул, Михалычны алып кер.

Кәлимәт атна буе тыныч кына үзенең язмышын көтеп утырган алпамша тәпине, җитәкләп диярдәй, патша янына алып керде. Аюны баһадир гәүдәле дүрт кеше чылбырда тота. Кулларында озын саплы балта. Алай-болай тузынырга керешсә, хәзер маңгаена балта түтәсе төшәчәк.

Бүләк аю гайрәтен күрсәтергә ашыкмады. Киресенчә, үзен иркә мәче шикелле тотты, дәрәҗәле урынга килеп эләгүен сизенә иде булса кирәк. Дәрәҗәле урын – бер үк вакытта иң куркыныч урын да әле ул. Шулай да яңа хуҗасын ошатты, ахры, сәлам биргәндәй, калын тавышын чыгарып үкереп алды.

– У-у-у…

Иван яшь бала сыман сөенде. Аюның бер алдына, биш артына төште, маңгаеннан сыйпады, сөйде, яратты. Ул яшьтән шушы ерткычны үз итте. Башкалар эт дип хыялланганда, ул атасыннан аю баласы бүләк итүен үтенде. Шуннан китте инде. Көч-куәтләре, җитезлекләре, килеш-килбәтләре белән ихтирамын яулады Михалычлар Мәскәү тәхетенә дәгъва кылучы малайның. Баш бирмәүчеләренең маңгаена үзе үк кистән белән тондыра иде. Бер сугуга ега иде. Үзе дә аюдай гайрәтле иде Иван.

– Каян эләктердең син, поганец, мондый нөсхәне, беренче күрү-ү-ү-ем, – дип сузды олуг кенәз. – Шаккатмалы бит, ә? Гәүдәсе дисәң гәүдәсе, төсе дисәң төсе…

Шул арада Михалычның сырт йонына кызыл төстәге тукыма да бәйләп куйдылар. Ул инде бозымнардан азат иде.

– Кеш тиресеннән тегелгән бер тунымны китерегез! – дип әмер бирде олуг кенәз.

Иван әлеге зиннәтле тунны бәхетеннән ике-өч җәя буе кадәр үсеп киткән Кәлимәтнең җилкәсенә элде.

– Бәйрәм ашы – кара-каршы, бәк. Бу тун сиңа җиңеллекләр алып килер. Чөнки син бүгеннән минем Казан йортындагы яшерен шымчым буласың. Колакларым. Күзләрем. Ышанычым. Әгәр дә мәгәр хыянәт юлына басасың икән, үзеңә үпкәлә, үз аюыңнан ботарлатачакмын.

Кәлимәт олуг кенәзнең ышанычын аклады. Хәтсез генә бәкләрне үз ягына аударды. Хөкүмәттә дә, диванда да аның кешеләре утыра. Карачылар, угланнар арасында да сүзе үтә. Иван шымчысының гамәлләреннән канәгать. Бүләк турында да онытмый. Алар инде тун ише генә түгел. Баш карачы вазифасы ул бүләкләрнең иң кыйммәтлесе. Бу вазифа аңа мал-мөлкәтен дә, дәрәҗә-абруен да олаулап-олаулап китерә.

* * *

Мөхәммәдәмин кымыз кертергә кушты. Әңгәмә тагын да җанланыбрак китте. Тик әлегә бәкләр, морзалар үзара сүз куерталар. Бәгъзеләре ат көтүләре белән мактана, бәгъзеләре ау хәлләрен сөйли. Яшь кәләшләр дә телгә кереп-кереп ала. Кыскасы, төп сүзгә керешкәнче була торган гадәти гайбәтләр.

Төп сүзне йә хан үзе башлый, йә аның фатихасы белән баш карачы тәкрарлый. Яңа хан үзен ничек тотар, әлегә билгесез. Әгәр авыз хәбәрләре раска килсә, ул баш карачыны өнәп җиткерми, имеш.

Кәлимәтнең башында кырыкмаса-кырык уй. Үз сүзенең сүз буласына ышанычы зур булса да, нигәдер күңеле тыныч түгел. Эче поша. Илчеләр белән киңәш-табыш итешер иде, алар чакырылмаган. Ни сәбәпледер дөньясы кирегә китәргә тора кебек.

Хан тамагын кырып куйды. Бу «игътибар, хәзер мине тыңлагыз!» дигәнне аңлата иде. Ләкин авызыннан сүз чыкмады, йомышчы морза гына нидер ишарә итте. Бүлмәгә төз гәүдәле, ыспай киемле бер чибәр углан килеп керде. Тын калдылар. Һәммәсе карашы белән угланны капшый, янәсе, нинди тутый кош бу?

– Таныш булыгыз, баш углан Уйгын бәк, – дип, тантаналы төстә тәкъдим итте аны хан.

Уйгын хан каршысына килеп тезләнде.

– Күз карашларыннан күреп торам, монда җыелган мөхтәрәм җәмәгать синең белән бик кызыксына, углан, кыскача гына тәрҗемәи хәлеңне сөйләп уз, – диде Мөхәммәдәмин.

– Мин Арча бәге Хуҗаш морзаның төпчек углы, – диде Уйгын, – атам хан галиҗәнапларына гаскәри хезмәткә җибәрде. Үзем белән бер чирү сугышчы алып килдем. Ханга турылыклы булырга ант эчәм. Аның өчен башымны салырга да әзер.

– Бәрәкалла, бәрәкалла, – дип хуплады Әхмәт бәк баш угланның сүзләрен.

Кәлимәт аңа күзенең агы белән карап куйды. Чөнки, беренчедән, хан баш угланны алыштыру хакында ләм-мим әйтмәде. Бу аны баш карачы буларак танымау лабаса. Ә баш углан турыдан-туры баш карачыга буйсына. Икенчедән, ул Хуҗаш бәк углын баш углан итеп куюга теше-тырнагы белән каршы.

Мөхәммәдәмин баш карачының эчендә нинди ялкын дөрләгәнен белми һәм белергә дә теләми иде.

– Салым түләү, аны дәүләт мәнфәгатьләрендә файдалану мәсьәләсе мине бик тә борчый, – дип, ул җыен табынына яңа җим сипте. – Күп кенә дәүләтләрдә, әйтик, Литвада, салымны җан башыннан түлиләр. Бездә төп берәмлек итеп хуҗалык алынган. Эре җир биләүчеләр исемлектән бөтенләй төшеп калган.

– Эре җир биләүче бәкләр гаскәр тота, – диде Сәрдар морза.

– Бу хакта да сүз булыр, – диде Мөхәммәдәмин. – Гаскәрнең хәле бик мөшкел, мин салымның яртысын хәрби мәнфәгатьләргә тотарга кирәк дип саныйм. Баш углан да бу фикерне хуп күрә. Сез дә уңай карарсыз дип ышанам.

– Белүемчә, Казан-йорт бер дәүләт белән дә орыш ачарга җыенмый. Хәзерге вазгыять шартларында андый хаҗәт гомумән юк, – дип, ниһаять, Кәлимәт тә сүзгә кушыласы итте.

– Сүз яу чабу, орыш ачу турында бармый, – диде Мөхәммәдәмин сабыр гына, – сүз Барча Казан җиренең иминлеге, шул иминлекне тәэмин итү турында бара.

– Салым тәртибен үзгәртү ханлыкның эчке хәленә тискәре йогынты ясаячак, – диде Кәлимәт. Ул, теләктәшләр эзләп, күзләре белән бүлмәне сөзеп алды. Ләкин аны хупларга атлыгып торучылар юк иде. Һәрхәлдә, хан белән бәхәскә керергә ашыкмадылар.

– Үзен үзе саклый алмаган дәүләтнең эчке халәте дә була алмый, – диде хан, өздереп, – Казан элекке бөеклеген кайтарырга бурычлы. Шулчакта гына эчке халәтебез дә мантып китәр.

Сәрдар бәк ялгышын төзәтергә ашыкты.

– Мин, – диде ул, иреннәрен чуп-чуп китереп, – хәрби мәнфәгатьләргә акча арттыруны ифрат та мәслихәт эш дип саныйм. Гаскәр бит бәкләрдә. Шулай булгач, әлеге үсеш үзебезгә файда лабаса. Хан галиҗәнапларын моның өчен күккә чөяргә кирәк, җәмәгать.

– Инде үземнең дәрәҗәле карарымны җиткерәм, тыңлагыз, – диде Мөхәммәдәмин, сүзен төгәлләп, – Арча, Мамадыш, тагын берничә даругада сынап карау нияте белән салымны җан башыннан түләүгә күчәбез. Җыелган салымның яртысын хәрби максатларда файдаланачакбыз.

– Афәрин! – диде Әхмәт бәк.

– Гаскәр тулысы белән хан карамагына күчә, – дип дәвам итте Мөхәммәдәмин, – бәкләр угланнар сыйфатында баш угланга буйсына. Шул ук вакытта алар үз карамакларындагы гаскәрләрен тулысы белән үзләре асрый. Хан эчкеләре генә казна акчасы исәбенә тотыла. Амин. Инде аш-судан рәхим итегез.

* * *

Бөек княгиня Софья Палеологны Мөхәммәдәмин якыннан белә иде. Сөйләшеп утырганнары да булды. Укымышлы, акыллы, горур патшабикә иде ул. Аны бик чибәр дип тә булмый, әмма буй-сыны искиткеч күркәм иде. Кием-салымга бик таләпчән. Җәмәгать алдына бер күлмәктән ике мәртәбә чыкмады. Аз сүзле. Шуңа күрә ниндидер тылсым иясе булып күренә иде. Ул урыс княгиняларыннан аерылып торды. Нурсолтан ханбикә белән уртак тел табып, дустанә рәвештә бүләкләр алышып яшәделәр. Үз кадерен белеп кенә көн итте. Аңа бервакытта да үлем тимәс кебек иде. Тигән бит әнә. Кайгысыннан Иван Васильевич та бик бирешкән, имеш.

Үрбәт Мөхәммәдәминнең урыс патшабикәсен күккә чөюен килештереп бетермәде. Хәер, хатын-кыз үз затын мактап сөйләгәнне өнәп бетерми бит ул. Һәрберсе үзен генә бердәнбер дип саный. Гашыйк хатын-кыз аеруча көнчел була.

– Ай-һай, бер дә харап икән, чит тәтәләр турында авыз суын корытканчы, якындагысының күңелен күрер идең, – диде Үрбәт.

– Ахирәт күлмәге кигән княгиняга мөнәсәбәтле бу үпкәләүләрең һич тә урынлы түгел, бикәм, – диде Мөхәммәдәмин җитди генә.

– Мин шундый көнчел инде, нигә шулайдыр, үзем дә аңламыйм…

– Мин сине генә яратам, бикәм…

– Юк, Мөхәммәдәмин, ханны беренче нәүбәттә мәмләкәтенең хәле борчырга тиеш, – дип бармак янады Үрбәт. – Казан-йорт – барыбызның да гомер бишеге.

– Бу сүзләрнең төбендә ниндидер яшерен мәгънә ята кебек, бикә, – диде Мөхәммәдәмин, уйчанланып, – бер башлагач, йомгагыңны сүтеп бетер инде, яшермә.

– Софьяның бакый дөньяга күчүе олуг кенәзне чарасыз иткәндер, мөгаен, – диде Үрбәт киная белән, – сизенәсеңме, ташларны санар вакыт килеп җитте бит, Мөхәммәдәмин.

Мөхәммәдәмин хатынының изүеннән умырып тотты да күзләренә чәнчеп бакты. Озак кына керфекләрен дә какмыйча карап торды. Усал, башбирмәс, дуамал караш иде бу.

– Син, чыннан да, Аллаһының бу көне килеп җитте дип саныйсыңмы? – диде ул, ниһаять.

– Җитте, Мөхәммәдәмин!

Ирен озаткач, ханбикә, җиңел киемнәрен генә элеп, бакчага чыкты. Бакча искиткеч матур иде. Алмагачлар ап-ак чәчәктә. Тирә-якка хуш ис сибеп утыралар. Иснәп туймалы түгел. Ара-тирә, яфракларны селкеткәләп, шаян җил исеп куя. Шушы хозурлыкны сәламләгәндәй, эреле-ваклы кошлар сайраша. Бу аңа кабал сугу булып ишетелә.

Кабал сугу дигәннән, кичә генә Нугайдан мәктүп китерделәр. Алгай морзадан.

Алгай – Үрбәтнең төпчек энесе. Аталары бер, аналары башка. Мөселманнарда кан пакьлеге атадан санала. Шуңа күрә туганлык та атадан килә. Ул Илһамга кияүгә чыкканда, энесе тумаган да иде әле. Инде үсеп, буй җиткергән, дәрәҗәле морза, булдыклы углан булып җитешкән. Кызык, аларның әле бер мәртәбә дә күрешеп сөйләшкәннәре юк. Атаена охшаса, киң бәдәнле, нык аяклы, базык гәүдәле булырга тиеш. Нугайлар туганда ук атка ябышып туалар. Гомерләре ат өстендә үтә. Елгырлар, өлгерләр. Казан татарлары башка. Гәүдәгә дә, төскә-биткә дә чибәррәк. Бер карауда гашыйк итәләр. Ә күзләре нигәдер борынгы мангыт ыруы кызларына төшә. Бәкләр, морзалар гына түгел, ханнар да нугай тәтәләрен ярәшә. Бер-бер хикмәте бар, күрәсең.

Алгайның мәктүбе аны бик сөендерде. Анда түбәндәге юллар бар иде: «Мөхтәрәм вә гыйззәтле тәтәм! Мин, Казан-йортның олуг ханы, җизнәм Мөхәммәдәмингә сугышчыларым белән ярдәмгә барырга һәрвакыт әзермен. Хәбәр булуга, егерме меңлек гаскәри атларга атланачак. Көтегез!»

Бу хакта Үрбәт ханның үзенә әйтмәде әле, бераз сабыр итәргә булды, җаен көтте. Һәм бик дөрес эшләде. Бүгенге аңлашу – моның дәлиле.

* * *

Үрбәт катыннан чыгуга, Мөхәммәдәмин йөгертеп кенә Шаһи солтанны чакыртып китерде. Шаһиның халык арасында Алып сыңары дигән аты чыккан. Чөнки муенына камыт җитәрлек түгел. Көрәштә дә аңа тиңнәр юк. Шуңа күрәме үзен солтан дип атый.

– Ни боерасың, и олуг хан, – дип, керә-керешкә Шаһи солтан маңгаен идәнгә орды.

– Сине, Шаһи солтан, озын да, җаваплы да сәфәр көтә,– диде Мөхәммәдәмин, – ышанычлы кешем булганлыгың аркасында әлеге мөһим эшне сиңа тапшырырга ниятләдем.

– Ышанычың өчен рәхмәт, хан, беләсең, мин һәрвакыт әзер.

Шаһи солтанга йомышчы морза бер төргәк китереп тоттырды.

– Бу – ярлык, – диде хан, – синең аны ачарга да, укырга да хокукың юк, ярлыкка минем мөһер сугылган. Ул Мәскәүнең олуг кенәзе Иван Васильевичка юлланган. Синең бурыч – ярлыкны исән-имин аның үз кулларына тапшыру. Олуг кенәзнең үзенә! Син Мәскәүдә июньнең нәкъ егерме дүртенче көнендә булырга тиешсең. Әле вакытың җитәрлек, ашыкмыйча, ял итә-итә генә бар. Ләкин егерме дүртенче июньне бер генә мизгелгә дә исеңнән чыгарма. Телеңне тозакка сал. Төшендеңме?

– Төшендем.

– Сакчыларның ышанычлыларын сайла. Чикне узгач һөҗүм итүләре дә ихтимал, һәр очракка әзер бул, – дип, хан янә бер тапкыр ярлыкның мөһимлегенә ишарә итте.

– Эчкеләр…

– Юк, өметләнмә, эчкеләрдән бер гаскәри дә бирмим. Алар монда зарур. Хәерле юл!

Моңа кадәр дә ханның биремнәре ашыгыч һәм көтмәгәндә була иде. Көн-төн ат сыртыннан төшмиләр, ияр өстендә үтә иде юлга бирелгән вакыт. Ә монысы сәер бирем: үзе ашыгыч, үзе сузымлы. Читнең читәне корысын, ди, хан Иванга бер-бер этлек эшләргә җыенмыйдыр бит? Юк, монысы булмастыр, мөгаен, урыслар – күптән инде кадерле кунак. Казанны басып бетерделәр, әнәтрәк. Сәүдә алар кулына күчте, алтын-көмеш түбәләреннән ашкан.

Шаһи солтан 1505 елда, Мөхәммәдәмин кушканча, июнь аеның егерме дүртенче көнендә Мәскәүгә аяк басты. Аллаһының бик хозур бер көне иде ул. Кояш нурлы йөзен күрсәтүгә, дөньяны пакьләндереп, шифалы яңгыр явып үтте. Агач яфраклары чем-яшел төскә керде. Һава саф, кешеләр көр күңел белән мал-туарын көтүгә куа. Мәскәүдә көтү иртә кузгала икән. Гаскәриләр дә аякларында. Казанлыларны туктатырга кыҗрап-кыҗрап алгалыйлар алуын, тик куллары кыска. Чөнки вәкиллекне, каладан чыгып, махсус калгай каршы алды. Кораллы сагы да бар. Алдан чапкын җибәреп, киләсен хәбәр итеп куйган иде Шаһи солтан.

Бүләкләрне барлап, ашап-эчеп, киемнәрне алыштыргалаганчы өйлә җитте. Иван Васильевич шул өйлә вакытында кабул итте дә инде аны. Шаһи солтан башта патшаны танымыйча торды, булышчысы, ахры, дип уйлап куйды. Чөнки бу таушалган өрәктәй арык адәмнең олуг кенәз булуы мөмкин түгел иде. Җансакчының:

– Башыңны ор, әй, башыңны ор, – дигән ачулы кисәтүеннән соң гына айнып китте. Дикъкать беләнрәк карап бакса, чыннан да, бу адәм олуг кенәз үзе икән.

– Йә, сөйлә, туганым Мөхәммәдәмин хан ниләр майтарып ята анда? – диде Иван солтанның соңга калган сәламләүләреннән соң. Тавышы үзгәрмәгән, нәкъ элеккечә, дөбердәп чыга.

– Мөхтәрәм галиҗәнап, Рәсәй җиренең олуг кенәзе Иван Васильевич, ханның юлламасы – сер юллама. Мин аннан хәбәрдар түгелмен, барысы да кәгазьгә төшерелгән, – дип, Шаһи солтан төргәген сузды.

Аны йомышчы дьяк саклык белән генә сүтте. Аннан ары:

– Кычкырып укыргамы? – дип сорады.

– Юк, – диде патша, – сер, ди бит, ә серне ачарга ярамый.

Ул, озаклап һәм җентекләп, Мөхәммәдәминнең ярлыгын укырга тотынды. Бераздан туктап калды. Ишегалдында хәрбиләрне маршка йөртәләр иде, күрәсең, «айть-два»лары сарай эченә үк үтеп керә. Иванның кәгазьдәй ак йөзенә сырлар кунды. Моны күреп алган баш сакчы, атылып, урамга чыкты да ачу белән:

– Отставить, болваны, великому князю мешаете, – дип кычкырды.

Иван, ниһаять, ярлыкны укып чыкты. Аннан соң ризасызлык белән:

– Нәрсә, сез анда, мәкинә башлар, юлдан адашмаслык та акылыгыз калмадымы әллә? – дип, илчегә чекерәйде.

Тик ул бу сорауны җавап алу өчен бирмәде. Уйлануы иде. Чөнки берничә көн элек кенә Кляпиктан чапкын хәбәр китергән иде. Хан гаскәр белән мәшгуль, катлауланулар килеп чыкмагае, дигән. Илче әлеге шиген беренче тапкыр гына белдерми иде инде. Бодай күрсәтеп, арпа алган мокыт хәленә төшүең бар. Әйтик, Мөхәммәдәмин, илче гөманынча, Мәскәүгә яу да чапсын, ди. Бу аның өчен үз теләге белән башын элмәккә тыгу лабаса. Мәскәү карамагында төрле орышларда кайнашып, зур осталыкка ирешкән, заманча коралланган йөз меңлек гаскәр бар. Якын-тирәдә аңа каршы торырлык көч юк. Бу Мөхәммәдәмин ханга бик яхшы мәгълүм. Гаскәрне оештыруда үзе дә турыдан-туры катнашып, Литва орышында баш җиһангир да булып торды. Тар-мар ителәчәген алдан белә торып, бу дуамал җәнҗалга барырга аның башына тай типмәгән лә. Гаскәре мәскәүлеләрдән өстен булган очракта да андый адымга бармас иде Мөхәммәдәмин.

Уйлана торгач, Иванның чигәсе кыса башлады. Бу араларда өянәге көчәя генә бара. Керфек тә какмый үткәргән төннәре ешайды. Ләкин һич тә бирешәсе килми. Фани дөнья белән алыш-биреше бетмәде әле аның.

Мондый чакта ул, табиблар киңәшен тотып, йодрыгын бер төйни, бер йомшарта. Шуннан соң маңгаена тир бәреп чыга, авыртуы басыла төшә. Хәзер дә, шушы сыналган хәрәкәтләрен ясап, бераз җиңеллек алды.

Шаһи солтан алып килгән ярлык та Кляпик фаразларының дөреслеккә туры килмәвен дәлилли. Киресенчә, хан «Мәскәү үзе һөҗүмгә әзерләнә икән» дип борчыла бит әле. «Мине тәхеттән алып ташларга җыенасың икән, туганым олуг кенәз Иван Васильевич» дип үпкә белдерә.

Кляпик бер-бер саксыз сүз ычкындырган, ахры. Тинтәк. Казанга тиз арада яңа илче билгеләргә кирәк, димәк ки.

Шулай да, Мөхәммәдәмингә әлеге мәгълүматны кем җиткерде икән? Әллә, чынлап та, казанлылар яшертен эш йөртәләрме? Бәлкем, бу ярлык күз буяу гынадыр? Юк, булмас. Ләкин тикшерү зыян итмәс.

* * *

1505 елның 24 июнендә Казан каласында да, ялтырап, кояш чыкты. Мәскәүдәге шикелле үк матур көн туды. Табигатьне яшәртеп, шундый ук шифалы җәйге яңгыр явып үтте.

Мәскәүдән аермалы буларак, Казанда зур тамаша иде. Казан ярминкәсе дип даны таралган сәүдә тамашасы. Елга бер мәртәбә үтә торган бу олы ярминкәгә әзерлек чираттагысы төгәлләнгән көннән үк башлана. Быел да бик зурдан кубып әзерләнделәр. Катнашырга теләүче сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр дә бихисап. Кытайдан, Персиядән, Румнан, Литвадан кадәр киләләр. Соңгы елларда урыслар бик көчәеп китте, бүтәннәрне кысрыклый башладылар. Төпләнеп көн күргәннәре дә шактый.

Хан иртән иртүк киңәшмә җыйды. Анда баш углан Уйгын һәм тагын берничә кеше генә катнашты. Яшерен киңәшмә иде бу.

– Мин, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин, Аллаһының ризалыгы белән, Казан йортының элекке данын кайтару максатларында, яңа сәяси һәм икътисади боерык эшләдем, – диде хан, җыелышучыларны берәм-берәм күздән кичереп, – бүген әлеге боерыгымның тәүге чараларын гамәлгә ашыруны башлап җибәрәбез. Бу эшне мин сезгә тапшырам, җитәкче баш углан Уйгын бәк. Хәерле сәгатьтә! Амин.

– Баш өсте, бөек хан!

– Калага баш углан Уйгын бәк хуҗа булып калачак, чөнки мин гаиләм белән вакытлыча Идел буендагы утарыма күченеп китәм.

– Сез юкта калага баш карачы хуҗа булып кала иде, – диде арадан берсе. – Кануннарны бозу булмасмы?

– Булмас, углан. Ник дисәң, иң беренче булып Кәлимәтнең үзен кулга аласыз. Аннан соң урыс илчеләре Кляпикны, Телешевны зинданга озатасыз!

Ханның бу катгый сүзләре яшь угланнарның канын кайната иде. Аларның тизрәк мавыктыргыч бурычны үтәргә тотынасылары килә башлады, түземлекләре төкәнде.

– Шуннан соң ярминкәгә һөҗүм итәсез, – дип, күрсәтмәләрен бирде Мөхәммәдәмин, – урыс сәүдәгәрләренең мал-мөлкәтен тартып аласыз, бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә казнага тапшырасыз. Һөҗүм үтергеч булсын. Гарәпләргә, кытайларга, литвалыларга, румлыларга зыян китермисез.

* * *

Кәлимәтне өендә эләктерделәр. Дөрес, әүвәл җансакчылары белән чәкәләшеп алдылар алуын. Ихтимал, карышмаган да булырлар иде. Ләкин хәлне аңлатып вакыт үткәрмәделәр, бәйләп ташладылар да авызларына чүпрәк тутырдылар.

Түшәкчеләрнең, йомышчыларның, пешекчеләрнең кан качкан йөзләренә игътибар итмичә, Уйгын бер төркем яшь эчке белән баш карачы катына узды. Кәлимәт, өйлә намазына басар өчен, тәһарәт алырга әзерләнеп йөри иде, ахры. Угланнарны күргәч, комганын идәнгә төшереп җибәрде. Үзен алырга килүләрен шундук аңлап алган иде ул. Куркынып, як-ягына каранды, ләкин бернинди ярдәмгә дә өмет итә алыр чамасы юк иде. Баш углан, ханның уң кулы, тиктомалдан өйгә бәреп кермәс. Димәк, бу – бунт!

– Чыгып китегез, хәсисләр, өемнән, хакыгыз юк, мин Мәскәү патшасы Иван Васильевичның ышанычлысы, – дип, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып кычкырды Кәлимәт, – Казан йортының мәртәбәле баш карачысы…

– Син инде баш карачы түгел, – дип, күзләреннән ут чәчрәтте Уйгын, – Мәскәүгә сатылып, дәүләтебезгә зур зыян салганың өчен, ханнарның башын ашаганың өчен Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин боерыгы белән мин сине кулга алам.

– Хакың юк, хәсис, мин Иван Васильевичның ышанычлысы, башың белән җавап бирерсең. Якын килмәгез, кара-у-ул! – дип тузына башлаган иде Кәлимәт, бик тиз бөтереп алдылар.

Кляпик үзен илчеләрчә тыныч тотты.

– Мөхтәрәм әфәнделәр, миңа ханның язмача әмерен күрсәтегез, шуннан соң берсүзсез буйсыначакмын, – диде.– Бу вакытлы аңлашылмаучылык кына булырга тиеш. Мин вәкаләтле илче! Кагылгысыз шәхес!

Ләкин ул тыныч булып күренергә генә тырыша иде. Телешев белеп каркылдаган икән, дип сызланып куйды. Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртырга килгәндәге буранлы төндә кенәз бик зур икеләнү белдергән иде. Хәер, икеләнү генәме, татарларга ышаныч юк, дип турыдан-туры әйткән иде. Ул үзе дә олуг кенәзгә ханның гаскәре белән чамадан тыш мавыгуы хакында мәгълүмат җибәреп торды. Тик шулай да бервакытта да Мөхәммәдәмин баш күтәрү юлына басар, Мәскәү илчесенә кул сузарга җөрьәт итәр дигән уйны күңеленә дә кертеп карамады. Икейөзле булган икән кара йөрәк, басурман, барыбызны да төп башына утыртты әнә. Ярый ла, исән-имин котылып булса. Ышан бу башкисәрләргә, дөмектерергә дә күп сорамаслар.

Мөхәммәдәмин мондый эшләрнең рәтен белә иде, әлбәттә, шуңа күрә кәгазьләрен дә алдан әзерләде. Тик угланнар аңа карап тормадылар, урыс илчесенә барыбер татар йодрыгының тәмен татырга туры килде.

– Господа, без рук, господа… я сам, – дип, йөгертә-йөгертә, үзе киенеп тә куйды Кляпик.

Ярминкәнең дә иң кызган чагы иде. Искәрмәстән генә камап алдылар. Уйгын үзенең Арча егетләре белән эчкә ыргылды.

– Кулларыгызны аркага куеп, йөз белән җиргә авыгыз! – дип кычкырды ул сәүдәгәрләргә.

Кешеләр аптырап калды. Ник шаша бу угланнар, нигә бәйдән ычкынган эт шикелле котырыналар?

– Кемгә әйтәләр, кулларыгызны аркага куеп, йөз белән җиргә авыгыз! – дип түземсезләнде баш углан.

Халык әле һаман ышанмый. Хан мактамас угланнарны моның өчен. Мактамас. Ярминкәнең ямен җибәреп, теге…

– Тиз! Җиргә авыгыз!

Уйгын бар көче белән кылычын бакыр чәчле бер юан урысның муенына селтәде. Өзелгән баш юл тузанына буялып тәгәрәп китте. Аһ иттеләр. Бу инде яшь угланнарның чираттагы күңел ачуы гына түгел. Бу – һөҗүм!

Ярминкәлеләр, өсләренә су сипкәндәй, төрлесе төрле якка ыргылды. Кылычлар чыңлый, сөңгеләр ялтырый. Кемнең кем икәнен дә аеру бетте. Гарәпме, кытаймы, урысмы, татармы – кыралар гына. Тоташ суеш. Кычкырыш, бакырыш.

Угланнарны җанвари вәсвәсә биләп алды. Кан исе борынгы бабаларыбыздан килгән ерткычлык хисләрен бар көченә уятып җибәрде. Бу аларга һични белән чагыштыргысыз хайвани ләззәт китерә иде.

Казан ярминкәсенең үз кешесенә әверелгән кытай сәүдәгәре Мао, Уйгынның кылычыннан качу өчен, ниләр генә кыланмады, бәгырь. Дүрт аяклап мүкәйләп тә карады, түше белән җиргә ятып та шуышты, аяк-кулларын да чәбәләндерде. Үзе дә ушу остасы иде. Тик ярдәме генә тимәде. Ахыры:

– Угланнар, минем ун балам кала, аларны кем ашатыр, кем тәрбияләр? – дип үкерергә кереште.

Юк, күзе-башы тонган Уйгын кеше хәленә керерлек дәрәҗәдә түгел иде инде. Җаен китереп, тәки кытайның гәүдәсен урталай ярды.

– Уйгын, нишлисең син, аңыңа кил, – дип, аны дусты Хәмзә морза ияреннән җиргә сыдырып төшерде. – Безгә хан урыс сәүдәгәрләрен генә таларга кушты ич. Нигә дип ул кытай сәүдәгәрен үтердең инде?

Баш угланның күзләрен кан баскан иде. Күзләре зәһәри дуамаллык белән яна, куллары калтырый. Башта сүзнең ни-нәрсә турында барганын да аңышмыйчарак торды. Бераздан гына:

– Кытай, нинди кытай? Мин бернәрсә дә белмим, – диде.

– Урыс сәүдәгәрләре, бик беләсең килсә, өйләрендә сыра чөмереп, кәеф-сафа корып утыралар, – диде Хәмзә, – тауарларын ялчылар сата. Безгә өй борынча йөрергә кирәк.

– Әйдә соң, киттек, – диде Уйгын, – җый угланнарны!

Озак та үтмәде, угланнарның бер өлеше, вак төркемнәргә бүленеп, кала буенча таралышты. Беренче булып исемлерәк сәүдәгәрләр сайлап алынды.

Уйгын үзе Афанасий Калистратов атлы сәүдәгәрләрнең капкасын какты. Шомакай дигән даны таралган иде Калистратовның. Йөзе шома, гәүдәсе шома, сүзе шома. Ул, билгеле, ярминкә хәлләреннән хәбәрдар иде инде.

– Һай, хуш киләсез, кадерле кунагым булырсыз, – дип, Уйгынны үзе ишек ачып каршы алды. – Кая анда, Маврикия, өстәлеңне яңарт, күрмисеңмени, мөхтәрәм ханыбызның гаскәриләре килгән.

Сандугач урынына сайрый да сайрый. Уйгынга сүз кыстырырга да ирек бирми. Ул арада җитен чәчле, нечкә билле, тырпайган күкрәкле, зифа буйлы туташ эчемлекләр күтәреп чыкты.

– Рәхим итегез, хәрби әфәнделәр, – дип, сәүдәгәр, елмая-елмая, подноска акча янчыгы да китереп салды.

Уйгынга җитә калды. Усал үгездәй сөзеп карап алды да подносны бер сугуда идәнгә бәреп төшерде. Бу шулкадәр тиз һәм искәрмәстән булды ки, Маврикия кычкырырга да өлгерә алмады. Афанасий шушы киеренке шартларда да югалып калмады, кызга ябырылды.

– Үкчәңне ялтырат! Күрмисеңмени, хәрби әфәнделәр ризыкларыңны ошатмады, башкасын чыгар.

– Тотып бәйләгез бу үгезне, – дип әмер бирде Уйгын.

– Юк, юк, зинһар өчен, нәрсә кирәк, барысын да үзем бирәм, – дип юмаларга тотынды Калистратов.

Тик угланнарны юмалау мөмкин түгел иде. Болар сиңа, Кәлимәт шикелле, майлы калҗага алданучылардан түгел. Коры кашык та авызларын ертмый, ботканың майсызын да бик шәпләп сыпырталар.

– Бөек ханыбыз Мөхәммәдәмин гамәлегезне хупламас бит, угланнар, үземнән бигрәк сезнең өчен кайгырам, яшьләр ич әле сез, – дип мыгырдануында булды йорт хуҗасы. – Хан – безнең йортыбызда үзе дә кадерле кунак, Ходай аңа озын гомер бирсен.

– Бәйләгез! – дип оран салды Уйгын.

Ай-ваена, хәйләләренә дә карамастан, Калистратовны зинданга илтеп яптылар. Ә фатирындагы бар алтын-көмешләрне, зиннәтле киемнәрен, бәллүр савыт-сабаларын казнага тапшырдылар.

«И взя царь весь драчий товар, бесчисленное богатство, у купцов русских в казну свою, насыпа палату полну до верха русского злата и серебра, и подела себе царь венцы драгие, и посуды, и блюда серебряные и златые, и царский наряд драгий свой устрои…»

Казан елъязмачысы да бу вакыйгага карата үзенең менә шушындый мөнәсәбәтен белдерде.

* * *

Погром атна буе дәвам итте. Бу болганчык суда бушлай балык тотучылар да байтак булды. Төптә посып яткан адәмнәр башларын калкытты. Угланнар соңгы көннәрендә шуларны тоту белән шөгыльләнделәр. Ниһаять, кала гадәттәге тормыш белән яши башлады. Хан да кайтты. Уйгын аңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, беренче көнге кансызлык галәмәтләрен дә яшереп калдырмады.

– Мин синең каршыңда бик гаеплемен, бөек хан, урынсызга кылыч уйнатулар да булды, – диде.

– Зыян юк, бәк, – диде Мөхәммәдәмин, – утын ярганда, йомычка оча инде ул.

Мөхәммәдәмин баш угланнан риза калды. Аның өчен бу бик мөһим иде. Димәк, ышанычлы. Чөнки алда тагын да саллырак эшләр тора, бәк әле үзен күрсәтәчәк.

– Тик торган сөңге тутыга ул, углан, аны һәрвакыт кулда тотарга кирәк, – дип, хан ният пәрдәсенең бер почмагын күтәребрәк куйды.

Уйгын йодрыкларын шыгырдатып кысты.

Мөхәммәдәмин өйлә вакытында Үрбәт катына юнәлде. Алар хәзер ир белән хатын гына түгел, фикердәшләр, җаваплы дәүләт әһелләре дә иде. Назга, ярату-мәхәббәткә эшлекле мөнәсәбәтләр дә килеп кушылды. Казан ханлыгы тоткан сәяси юнәлешне бермә-бер борып куйган 24 июнь вакыйгасы аларның уртак җимеше ләбаса. Әмма бу – беренче чиратта Үрбәт бикәнең казанышы. Мөхәммәдәминне үзгәреш-яңарышлар зарурилыгына беренче булып ул ышандырды, ул котыртты. Моны хәтта урыс елъязмачысы да (билгеле, ачу белән) танырга мәҗбүр иде. Менә аның сүзләре:

«Махметемину же царю люба бысть братия жена вельми. И нача она помале, яко очнь, разжигати сухие дрова, яко чернь, точити сладкое древо, яко прелуковая змия, научима от вельмож своих царевых, охапившеся о выс (т.е. обнявшись за шею) шептати во уши царю и нощь, да отвергнется от великого князя, да не словет Казанский царь раб его, и во всех землях да не срам будет и уничижение будет всем царем, и всю Русь да побьет живущую в Казани и корень их изведет».

Үрбәт катыннан җыр ишетелә иде. Мөхәммәдәмин, ишек чаршавына посып, колагын моңга салды. Җыр салмак кына агучы елганы хәтерләтә иде. Озын, сузынкы.

Каргай башы ку7 булыр,

Карыдан куәт кайткан соң,

Каты ягы8 тартмак сур булыр,

Карача күздән нур тайган соң,

Карап күрү моң булыр.


Шундый бирелеп, мөкиббән китеп җырлый иде Үрбәт, ул хәтта ире яшеренгән урыныннан чыккач та абайламый торды. Күргәч дерт итеп китте.

– Бик мәгънәле җыр җырлыйсың, бикәм, – диде Мөхәммәдәмин, – ниндидер хәер-фатихага охшаган димме?

– Хәер-фатихасы да бар инде, хан. Сәфәрләрең уң булсын, дим. Мул итеп мал-мөлкәт, ганимәт төяп кайтыгыз, дим. Күп әсирләр насыйп итсен Ходаем, дан-дәрәҗә, исәнлек-саулык бирсен. Җырым белән шуларны телим инде мин, Мөхәммәдәмин.

– Амин!

– Әле менә «Идегәй» дастанын кабат күңелемнән үткәреп утырдым, – дип, рухланып сөйләп китте Үрбәт. Күрәсең, бу әңгәмәгә алдан ук җентекләп әзерләнгән иде. Ханның рухи тотрыклылыгын саклау, тоткан мәсләгеннән читкә тайпылырга ирек бирмәү өчен, ханәкә әллә нинди адымнарга барырга әзер иде. – Дастанда татарларның да, нугайларның да, кыпчакларның да фаҗигасе тасвир ителә. Бөтен җиһанны дер селкетеп торган мәшһүр Алтын Урда яшәүдән туктый. Кемнәр аңа кул сала соң? Шушы олуг дәүләтне бар иткән бөек Бату ханның үз нәселе. Үз тәненә үзе кадалган чаян сыман, чынгызлылар да үз-үзләрен чагалар.

Кырым, Казан, Аҗдархан

Башлы-башлы ил булды,

Алтын Урда таралды.


Менә шундый ачы юллар белән тәмамлана дастан. Әгәр инде Казан үзенә баш дәүләт булган икән, аның даны да Алтын Урда данына тәңгәлләшсен иде. Башка чыккан баш бала төп йортның гадәтләрен куган ише.

– Ханәкә, син боларны ничек шулай җентекле сыйфатта беләсең соң? – дип гаҗәпкә калды Мөхәммәдәмин. Чөнки ул, үзе урыс арасында җитлегүе сәбәпле, татар тарихының нечкәлекләрен белми, хәтта ки хәбәрдар да түгел иде. Үрбәт тартып кертте аны әлеге мавыктыргыч җиһанга. Үзенең нәсел-нәсәбен, ыруын, халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, җыр-биюләрен белмәгән ханның чын дәүләт җитәкчесе булуы мөмкин түгел икән. Мөхәммәдәминнең күңеленә, ниһаять, шушы хакыйкать барып иреште.

– Сине Ходай мине бәхетле итү өчен саклаган, – диде Мөхәммәдәмин.

– Рәхмәт инде, җанашым. Онытып торам, минем сиңа бер бүләгем дә бар бит әле.

– Бүләкне ир-егет бирә аны, аппагым, – дип көлемсерәде Мөхәммәдәмин, – никах кануннарын бозарга ярамас.

– Бу гади бүләк түгел, бу бөтенләй – үзгә бүләк, аны бүләк дип тә әйтеп булмыйдыр, мөгаен…

– Бикәм, газаплама, зинһар, күрсәт тизрәк ул бүләк түгел бүләгеңне.

Үрбәт эчке бер дулкынлану белән түрдәге сандыкның ефәк япмасын ачты. Сандык эченнән остабикә яулыгының яртысы чамасындагы кара нәрсәне кулына алып:

– Карагай башы ку булыр, хан билгесе ту9 булыр, – диде дә Мөхәммәдәмингә сузды.

– Кыл байрак?!

Мөхәммәдәмин янә бер гаҗәптә иде. Ирен сөйгән хатынның өенә нур явар, ди. Шул иде бу.

– Мин аңа хан күтәрмәк тамашасына әзерләнеп йөргәндә тап булдым, – дип аңлатты Үрбәт. – Беләм, хәзер кыл байрак йөртмиләр. Әмма дә ләкин бу Олуг Мөхәммәд хан туы. Ул сиңа да җиңү китерәчәк.

– Башка яңалыкларың булса да әйтә күрмә, берүк, – диде Мөхәммәдәмин чын күңеленнән, – мин аларны күтәрә алмам, йөрәгем ярылыр.

– Иң саллысы ту иде, – диде Үрбәт, бәхетенә сыеша алмыйча. – Тагын печтек кенә бер хәбәрем бар. Шатлыклы хәбәр. Алгай морзадан мәктүп алдым, гаскәремне тупладым, җизнидән әмер генә көтәм, дигән. Юл уңаеннан үзенең дә Казанга сугыласы килә. Хан ничек карар икән, дигән.

– Кадерле вә дәрәҗәле кунагым булыр, шушы сүземне җиткер, – диде Мөхәммәдәмин. – Минем кырык меңле гаскәремә Алгай морзаның егерме меңен кушсаң, җәмгысы алтмыш мең. Иншаллаһ, җиңү безнең якта булыр. Ту безгә юл күрсәтер.

* * *

Алгайның Казан каласында булганы юк иде әле. Иксез-чиксез нугай далаларыннан соң шәһәр аңа кәбәрткә10 шикелле кысан тоелды. Шулай да тора-бара күнә башлады кебек, кала үзенчә, дала үзенчә матур икән. Тик ул монда барыбер төпләнеп яши алмас иде. Ә менә ара-тирә тутасы белән җизнәсе янына кунакка килеп, сафа сөрергә һич тә каршы килмәстер, мөгаен. Казанда туташлар да бик зифа күренә. Тик артык нәзберекләр, өрсәң очып китәрләр төсле. Тутасы да нишләптер шуларга охшап калган. Очыртырсың нугай кызларын, җиргә төп сыман тамырланганнар алар. Ат өстендә дә ир-егетләрдән калышмыйлар.

Хан каенишен Уйгын бәк белән таныштырды. Бик тиз дуслашып киттеләр. Ләкин Үрбәт энесеннән тотам да калмады. Беренче мәртәбә күрешүләре бит. Туган-үскән җирнең коры курасы да чәчәк кебек күренер, ди. Үзе кайтып йөри алмый. Чөнки ир хатыны. Ханның исә андый ерак җирләргә чыгып китәргә җае юк. Аннан соң нугайлылар, теге вакытта Себер ханзадәсе Мамык ягында булып, Мөхәммәдәминне тәхетен ташлап китәргә мәҗбүр иткәннәр иде. Араларыннан елан үтте.

Шөкер, Үрбәт мөнәсәбәтләрне акрын-акрын булса да җайлап килә инде. Алгай бәк әнә егерме меңлек Нугай гаскәрен Мәскәү кенәзлеге чигенә тезеп куйды. Монысы да тәтәсе хакына, билгеле.

Тик Мангыт-йортның үзендә дә сулар болганыштырыбрак тора икән. Үрбәт бик борчылды.

– Хәрәм мал төс бирми, тәтә, – диде энесе, ерактанрак суктырып.

– Үзебезчә, мангытча турыдан гына бәреп сөйлә әле, туганым, – диде Үрбәт.

– Мангыт-йортта мангытлар баш булырга тиеш, килмешәкләр түгел, – диде Алгай. Аның да кара күзләреннән очкыннар сибелде. Тәтәсе шикелле ул да хис, тойгы кешесе иде, ахры.

– Нугай морза нәселе, – дип төзәтте энесен Үрбәт. – Идәгә морза, дәүләтебезгә нигез салганда, нигәдер Әбелхәер дәүләтеннән читләшеп бетмәгән. Бу – шуның шаукымы.

– Тәтәй, Идәгә морзага тел тигезмә, заманасы шулай булган, – дип кызып китте Алгай. – Хәзер менә нәкъ вакыты. Җизнәкәй дә ярдәменнән калдырмас, шәт.

– Әйе, энем, тик ул дәүләткә Нугай морза исемен йөртү фарыз. Гаделлек барыннан да өстен.

Алгайның бу сүзләрдән буасы ерылып китте, тигез ак тешләре ялтырап күренде. Даланыкыларча чибәр иде морза. Киң җилкәле, базык гәүдәле. Камыт аяклары да килешеп тора. Хәтта калын иренле зур авызы да, табактай җәлпәк йөзе дә үзенә үлчәп ясагандай нәфис булып тоела иде.

Тәтәсе дә нәкъ ул уйлаганча уйлый икән ләбаса! Шуңа куана иде. Әлбәттә, Урда Нугай морза исемен йөртәчәк.

– Ханәкә, ниятләребез туры килә икән, – диде Алгай.

– Туры килмичә, без мангытлар ла, – дип елмайды Үрбәт.

Чәйдән соң алар, ат менеп, кала карарга чыктылар. Кешеләр танымасын өчен, өсләренә гади кием киделәр, атларны да гомуми утардан гына иярләделәр.

Бераз баргач, Алгай артына борылып карады да озак кына Кремльне күзәтеп торды. Әле офыкка ал төс кунарга өлгермәгән. Шулай да төш вакытындагы тибрәлмә аксыл дулкыннар инде юкка чыккан, көн дә сүрәнләнә төшкән иде.

Кремльнең аеруча матур чагы. Калкулыкка кунаклаган Хан сарае әнә ничек балкый, әйтерсең лә биниһая зур учак өстендә утыра. Мәчет манараларының алтын айлары да кояш нурларында җем-җем җемелдәшә.

– Казан – бик матур кала. Тик Нугайда мондый һәрьяклап ныгытылган кирмән төзүнең хаҗәте юк, – диде Алгай морза, аклангандай. – Дала үзе саклый.

Нишләптер Үрбәт атланган атның авызлыгы ычкынды. Алгай аны тиз генә эләктереп алды.

– Дошман атларының Нугай даласында тояк эзе дә калдырганнары юк дип беләм, – диде Үрбәт, энесе авызлык белән мәшәкатьләнгән арада. Нугай турында әңгәмә кору аңа әйтеп бетергесез рәхәтлек китерә иде.

– Шуңа күрә Әбелхәердән аерылып чыгарга, мөстәкыйль Нугай Урдасы төзергә кирәк, – дип, тәтәсенең сүзен хуплады Алгай.

Әңгәмә бүленде. Чөнки үзләре дә абайламастан ниндидер кешеләр төркеме эченә кереп кысылганнар иде. Көчкә арындылар.

– Кабаланма, бу сиңа дала түгел, – дип кисәтте Үрбәт энесен.

– Әйе, кала дала түгел ик-ә-ә-н, – дип сузды морза.

Хан капкасы янында янә тукталдылар.

Капка үзе бер гаҗәеп корылма икән. Ян-ягы, кирмән кебек үк, юан имән бүрәнәләрдән өелгән. Астыннан калага кереп-чыгып йөриләр, ә өске өлешенә биек итеп сыргавыл11 төзегәннәр. Кем килә, кем китә – һәммәсен энә күзеннән үткәрәләр, ди. Шәһәргә ничә чыпчык очып кергәнне дә белеп торалар, имеш.

Капкалар берничә. Кагыйдә буларак, ул капкаларга олы юллар килеп тоташа. Алабуга капкасыннан Алабуга даругасына юл китә, Нугай капкасы исә Мангыт якларына юл күрсәтә.

Үрбәт атын Түбән бистә ягына борды. Бистә Кремль тавының түбәнге ягында, Болак буена җәелеп утыра. Каланың тигез урыны да бар икән, дип уйлап куйды Алгай. Ә ыгы-зыгы монда тагын да куерак иде. Җир буе сузылган сәүдә рәтләре тулы халык. Ни генә юк? Ата-анаңнан кала һәрнәрсәне табарга була монда, дип мактана казанлылар үзләре. Байлык, җитешлек галәмәте инде.

Кызыксынып китеп, Алгай күз кабаклары өреп тутырылгандай кабарган шакмак гәүдәле бер кеше янында тукталды. Сәүдәгәр аны түбәнчелек белән башын иеп сәламләде.

– Хус киләсес, хус киләсес, – дип, авызында ничә теше булса, барысын да күрсәтеп елмайды.

Хезмәтчесе хуҗасыннан да өлгер икән, морза алдына ефәк тукымалар китереп өйде. Күзләр камашырлык. Җаның теләгәнен сайлап ал.

– Кайсы мәмләкәт кешесе буласың? – дип белеште Алгай.

– Чин мәмләкәтеннән, әфәндем, исемем Чжоу. Касан белән бик дус торабыс. Татар кыслары кием-салымга бик һәвәс, матур киенергә яраталар. Сеснең бичәне дә чибәр дип беләм. Бүләк алмасагыс, гөнаһлы булырсыс. Рәхим ит, кайсыларын сайлыйсыс?

– Безнеңчә дә яхшы сүләшәсең, – дип төпченүендә булды морза.

– Татарлар беснең үсебесдә дә бар, белмичә суң, – диде Чжоу, кояштай балкып. – Белмәсәң, алыш-табыш итеп булмый бит, әфәнде. Йә, нинди тукыма сайлыйсыс? Чин ефәкләренә тиң юк, үкенмәссес.

– Тәтә, берничә күлмәклек тукыма сайла инде, – дип, Үрбәткә карады морза, – сәүдәгәре бик күркәм кеше, буш кул белән китү килешмәс.

Кытай сәүдәгәре яныннан китүгә, «Чичәннәр ярышына рәхим итегез!» дигән өндәмә яңгырады.

– Әйдә, тыңлап карыйк әле, – диде Үрбәт энесенә.

– Анысы ни-нәрсә тагын?

– Мангыттагы кушавызчылар тамашасына охшаганрак җыен, – диде Үрбәт.

Базар читендә генә зур чатыр корып куйганнар икән. Аны ак ефәк тасмалар белән бизәгәннәр. Мәйдан уртасына келәм җәелгән. Анда тездән түбән озын күлмәк өстеннән кыска җиңле җиңел бишмәт кигән ике адәм басып тора иде. Берсенең сакал-мыегы әле чыгып кына килә булыр, икенчесенекенә инде чал куна башлаган.

Баш чичән аларны тамашачыларга тәкъдим итеп болай диде:

– Бүген сезнең алда Шиһабетдин бине Галәветдин хәлфә үзенең шәкерте Бикмулла бине Зиннури белән килен-каенана, каенаталар хакында халык әйтемнәрен шәрехләп сүз көрәштерәчәк. Маясы ятим балалар мәнфәгатьләренә тәгаенләнә. Тәңкәләрне мелла Бабдесаттар бине әш-Шырдани дога кылып кабул итәр. Савабы үзегезгә төшәр, иншаллаһ. Бисмилла әйтеп, тамашабызны башлыйбыз.

Галәветдин хәлфә чөйгә охшаш очлы сакалын сыйпаштыргандай итте дә, куш учларын маңгай турысына китереп, чалмалы башын иде. Остазы үрнәгендә Зиннури шәкерт тә әлеге сәламләү хәрәкәтләрен кабатлады.

– Авыз-борының тот, биатай, идән себерәм! – диде хәлфә тамашачыларга ишетерлек көр тавыш белән.

Шәкерт шушы әйтемне шәрехләргә тиеш. Шарты – тапкырлык һәм шаянлык. Җыелышучылар, тын калып, аның җавабын тыңларга әзерләнделәр.

– Сафура килен булып төшкәч, – дип сөйләп китте шәкерт, – каенанасы: «Бар, кызым, каенатаң ягына кереп, идән себереп чык. Яхшы себер, ул бер дә тузан яратмый», – дип, эш кушкан. Сафура: «Ярар», – дигән дә, кулына зур себерке тотып, каенатасы янына кергән. Каенатасы аны бик тәүфыйклы, бик юаш җирдән килен алдык дип белә, тел яшерү гадәте буенча, килене авызын ачып сүз дә әйтмәс дип көткән икән. Килен исә: «Авызың-борының тот, биатай, идән себерәм!» – дип оран салмасынмы.

Җавапны ошаттылар, ахры, гөжләшеп алдылар.

– Киленем әйбәттән түгел, мичем әйбәттән, – дип, остазына бакты шәкерт.

Хәлфә шундук эләктереп алды.

Кунак хатын әйткән:

– Киленнәрең бик оста икән, бәлешләрне бигрәк тәмле пешергәннәр, – дигән.

Каенана әйткән:

– Юк, киленнәрем түгел, мичем бик әйбәт минем, мичем шулай пешерә, – дигән.

– Нинди гаделсез каенана икән, – дип көлде Алгай морза.

Ә уен кызганнан-кыза барды.

Бирем әйтү чираты хәлфәдә иде.

– Чебендә дә кан бар, килендә дә җан бар, – диде.

Шәкерт тә һушлы күренә, җаваплый да башлады.

– Үткен кыз Үлмәс Сылу килен булып төшкәч, каенанасы аны төрлечә табаларга тотынган. Үлмәс Сылу әүвәл аны сынаганчы дәшми түзеп торган. Каенанасы, тагын да узынып китеп, беркөнне бөтенләй чыгырдан чыккан.

– Мин сине чебен урынына сытармын! – дип, каршына ук кизәнеп килгән.

Үлмәс Сылу ашыкмый гына кисәү агачын алып:

– Сыталмассың, каенанай, чебендә дә кан бар, килендә дә җан бар, – дип, кисәү белән тыныч кына мич болгатырга керешкән, ди.

– Афәрин, шәкерт, булдырасың, – дип кычкырышты халык.

Алгай морза да:

– Башлы малай, – дип бәясен бирде.

Үрбәт кенә фикер әйтергә ашыкмады.

– Шатланмый тор, асылган җебем өзелде.

– Пәрихәнең каенанасы Миһрибану беркөнне иртән торган да, – дип шәрехләп китте хәлфә, – күргән төшен сөйли икән:

– Менә котларым да калмады, тәүбә, гүя мине муенымнан асканнар, имеш.

Пәрихә, бердән шатланып:

– Чынлапмы? – дигән икән.

Каенанасы аңа:

– Тукта, шатланмый тор, асылган җебем өзелде дә уянып киттем, – дигән.

Монысына кулны бик саран чаптылар. Халык шәкертне ошатарак төшә иде. Һәм ул аларның ышанычын аклады.

– Ыштан дисәм оялам, дамбал дисәм, казахча, бот капчыгыңны салып бир, биатай, – дип, чираттагы биремне тәкъдим итте шәкерт.

Халык дәррәү килде. Ләкин чичәннәрне Үрбәт ошатмады.

– Әйдә, киттек, морза, шушы да булдымы тамаша-бәйге, – дип, атының тезгенен тарткалады. – Шул тозсыз мәзәккә авыз ерган булалар.

– Ә шәкерт – башлы малай, – диде Алгай, тәтәсе белән килешмичә.

* * *

Иван Васильевичның хәле көзгә таба тагын да мөшкелләнебрәк китте. Начар ашый, начар йоклый. Черем итеп алганда да саташып, төшләнеп бетә. Беренче хатыны Мария төшенә кереп йөдәтә. Югыйсә, чәчләрен кистереп монастырьга җибәрелүенә генә түгел, вафатына да ике дистә ел вакыт үтеп киткән иде инде. Үз язмышын княгиня түземлек вә сабырлык белән кабул итмәде. Аны берничә тапкыр элмәктән алганнар. Шуннан соңгы гомере ялгызлыкта үткән, диләр. Соңгы сулышына кадәр ире Иванга бәддога укыган, имеш. Яшь чагында Иван моны игътибарга да алмады, көлде генә. Ник дисәң, хатынын монастырьга яптырган патшаларның ул һич тә тәүгесе түгел. Мөгаен, соңгысы да булмастыр.

Мария кап-кара чиркәү киеменнән. Үзе ләм-мим дәшми. Фәкать карап кына тора. Ә карашы без кебек, үтәли тишә, үзеңне үзең кая куярга белмисең, муенга бау саласы килә башлый…

Иван шыбыр суга төшә. Уянгач та калтырануы басылмый интектерә. Ихтимал, гөнаһлары да бардыр. Тик ул гөнаһлар Русьның бөтенлеге, абруе, православие диненең сафлыгы, пакьлеге хакына кылынды лабаса. Византия династиясе белән туганлашуы, Софьяга өйләнүе дә шул максатка юнәлдерелгән иде ич.

Иван хәле аруланган араларда, монастырьдан монастырга, чиркәүдән чиркәүгә йөреп, елый-елый Ходайдан гөнаһларын ярлыкавын үтенә. Аның һич тә тәмуг кисәве буласы килми.

Шундый догалы көннәрнең берсендә аны ниндидер могҗиза белән баш углан Уйгын бәк кулыннан ычкынган дьяк Иван Телешев эзләп тапты.

– Хыянәт, олуг кенәз! – дип, патшаның аяк астына ауды.

Иван нуры сүнә башлаган күзләрен илче ягына борды. Телешевнең түгәрәк йөзендә болындагы ялгыз кибән сыман борыны гына утырып калган иде. Күз төпләре кара-күк төскә кергән. Киемнәре дә карачкыга эленгән иске-москы шикелле салынып төшкән.

– Ни булды сиңа, кенәз, кешелегең калмаган, – диде Иван хаста кешеләргә хас кайгыртучанлык белән. Илче сүзләренең асылы әле аның аңына барып җитмәгән иде.

– Хыянәт! – дип, түземсезләнеп кабатлады Телешев. – Мөхәммәдәмин хан бөтен килешүләрне бозды, Казанда урыс кешеләрен, сәүдәгәрләрне кылыч астыннан үткәрделәр, мал-мөлкәтләрен таладылар. Илче Кляпик кулга алынды. Мин, белгәндәй, яшеренү чараларын алданрак күреп куйган идем. Шөкер, менә синең алда басып торам. Бер атна эчендә кайтып җиттем. Ике ат кына «яндырдым», авызыма юньле-башлы тәгам да алмадым… хәлемне күреп торасың…

Олуг кенәз, башын кулларына салып, бик озак сүзсез утырды. Күзләре дә йомык, керфекләре ник бер селкенеп карасын. Әллә мәрткә китте инде, дип борчылды Телешев. Чиркәү эче тып-тын, патшага хезмәт күрсәтүче руханилар да бернәрсә булмагандай карусыз гына басып торалар. Монда бөтенләй башка тормыш, аның дөньяви мәшәкатьләр белән бернинди уртаклыгы да юк. Әйтерсең лә адәм баласы гөнаһларын ярлыкау өчен генә туган.

Ниһаять, Иван күзләрен ачты.

– Минем иң зур гөнаһым куенымда шул поганый татар ханы Мөхәммәдәминне җылыту булган икән, – диде ишетелер-ишетелмәс кенә. – Ходай миңа шуның өчен хак җәзасын бирә…

Иван янә тынып калды. Ә бераздан какча җилкәләре калтыранырга тотынды. Бу хәлендә ул бик кызганыч күренә иде.

Кара хәбәр моның белән генә бетмәгән иде әле.

– Ул басурман Сура елгасын кичкән. Нижнийга яу белән килгән, – дип, илче бу хәбәрне дә җиткерде. Үзе «чыдасын гына инде карт» дип борчылып куйды.

Бу юлы дьякның шикләнүләре рас килмәде. Киресенчә, олуг кенәзнең бөкре гәүдәсе тураеп киткәндәй булды. Яшьләре дә кипте. Күзләренә кешеләрне утырган урыннарына сеңдерә торган элекке зәһәрлеге кайтты.

– Монысы булмас! – дип кычкырды ул. – Йөз меңлек менә дигән гаскәрем бар минем. Хәзер үк набат суксыннар.

Шул көнне олуг кенәз Иван Васильевич төштән соң тәхет залына Василий Холмский, Даниила Шеин, Яков Захарьин кебек Мәскәүнең иң дәрәҗәле боярларын, кенәзләрен чакыртты. Анда казначий Дмитрий Владимирович һәм архимандрит Андрониковский да бар иде. Олуг кенәз өлкән улы Василий Ивановичны рәсми рәвештә үзенең варисы дип игълан итте.

Икенче көнне урыс тәхетенең варисы Василий III җитәкчелегендә гаскәр Түбән Новгород тарафына юл алды. Ләкин патшаның бугаз киерүенә дә карамастан, урыслар бу яуга әзер түгел иде. Варис та кемлеген күрсәтә алмады. Муромга җитәрәк бөтенләй тукталып калдылар.

Елъязмачы бу вакыйга турында, ачынып, түбәндәге җөмләләрне теркәп куйды: «Они же паче себя стрежаху, а не земли своея, и вышли страхом объяти быша, безумни, убояхуся и трепетаху, избранными воины блюдущеся из града выйти, толико имуща не мало воспретити царю (т. е. хану)».

* * *

Мөхәммәдәмин кала читендә үк дошманга ыргылырга тиешле атлы гаскәрен ук рәвешендә тезде. Иң алдагы меңлек чирү чөй сыман урыс гаскәрләрен ерып, эчкә керергә, ыгы-зыгы тудырырга, бүлгәләргә тиеш иде. Як-яктагыларга исә бу өерләрне, камап алып, юк итү бурычы куелды. Орышның әүвәлге чорында әсир алу белән булышмаска килештеләр. Кырырга! Исән калганнары соңыннан каршы торып та азапланмаслар, үзләре әсир төшәрләр, чутына да чыга алмассың.

Уйгын җитәкчелегендәге каһарманнар чирүе Кирмәнне кулга төшергәч кенә кузгалачак. Аның төп вазифасы – воеводаны, гаскәр башларын кулга алу, ганимәт җыю.

Алгай морза исә үзенең мангыт-нугайларын иң алгы дулкынга куюларын сорады, җизнәсе алдында үзен күрсәтәсе килә иде булса кирәк.

– Алайса, уң як канатны тулысы белән үзеңә ал, – диде Мөхәммәдәмин.

Мөхәммәдәмингә ак атын китерделәр. Җайдак киемендә ул Гали хәлфәгә охшап тора иде.

– Аллаһы Тәгалә көч-куәт бирсен, – диде хан, фатихасын биреп, – ыру башыбыз Олуг Мөхәммәднең кыл байрагы – ту – безгә җиңү алып килер. Кузгалдык. Алга!

Хан беренче булып ыргылды, аның артыннан бөтен яу күтәрелде. Тора-бара һәр чирү, алдан билгеләнгән урынын алып, угланнар карамагына күчте, хан яраннары белән ышыккарак тайпылды.

Бу ташкынны туктату мөмкин түгел иде инде. Уңда да, сулда да, алда да, артта да Мөхәммәдәминнекеләр. Бөтен тирә-якны тутырып, тояклар аһәңе яңгырый.

Тояк тайга җиткерер,

Тай дүнәнгә җиткерер.

Дүнән атка җиткерер,

Ат морадка җиткерер.

Алтын ияр акбүз ат

Төшеңдә тотып син менсәң,

Ат – морадка җиткәнең.


Кала читендәге алачыкларны, йорт-җирне яндырып-туздырып, Кирмәнгә якынлаштылар. Бернинди каршылык күрсәтүче дә юк. Җиңү инде уч төбендә. Якында, кул гына сузмалы.

Тик атлы чөй көткән нәтиҗәне бирмәде. Чөнки Нижнийның воеводасы Хабар калгай мәскәүлеләрдән аермалы буларак җебеп төшмәде. Гаскәрен Кирмәннән бөтенләй чыгармады. Шуңа күрә чөйдәгеләр дә, ян-яктагылар да, хәтта булышчы чирүдәгеләр дә, кузалак арбалар шикелле, Кирмән стенасына бер үк вакытта килеп төртелделәр. Алгай, дала кешесе булса да, әзерлеклерәк булып чыкты. Нугайлар килә-килешкә тимер ыргаклы арканнарын стена очына очырдылар. Шуыша-шуыша үрмәли дә башладылар. Ләкин бу гамәл тончыгып калды. Башта түбәдән кайнар су койдылар, аннан соң таш аттылар, бүрәнә тәгәрәттеләр.

Бераздан бөтенләй мәхшәр башланды. Урыслар шарт та шорт утлы коралларын шартлатырга тотындылар. Казанлылар өчен бу яңалык түгел иде. Үзләренең дә сынап караганнары бар. Ләкин ошатмадылар. Кылыч-сөңгегә җитәме соң? Аны корган арада, тулы бер чирүне тар-мар итеп була лабаса. Аннан соң ул урысларга да литвалылар аша гына керде, бармак белән генә санарлык.

Воевода Хабар тапкыр гаскәри иде. Татарларга каршы торырлык көче юк иде аның. Йөзгә-йөз килгәндә, таптап-изеп кенә узачаклар. Ниндидер көтелмәгән нәрсә уйлап табарга кирәк иде. Һәм ул аны тапты. Олуг кенәз әсир төшкән Литва сугышчыларын, ераграк яшерү нияте белән, Нижнийга кудырган иде. Кайсы ачлыктан, кайсы чир-сырхаудан аяк сузып, тора-бара өч йөздән кырыгы гына торып калган иде. Иң ныклары, иң тазалары. Иван орышны бөтенләй яңа ысуллар, яңа кораллар кулланып алып бара белүче бу Ауропа әсирләрен үз һөнәрләре буенча файдалануны күздә тота иде, билгеле. Менә җае да чыкты. Воевода аларны җыйды да:

– Кемнең исән-имин туган иленә кайтасы килә? – дип сорады.

Әсирләрнең кырыгы да бер адым алга атлады.

– Йә, хуш, – дип, кылычын сыйпап куйды Хабар. – Моның өчен бер генә шарт бар – татарларны моннан китәргә мәҗбүр итү.

– Ә ничек? – дип сорады әсирләр.

– Пищалкаларыгызны үзегезгә кайтарабыз, штубы өзлексез ут чыксын. Татарва уттан курка, – диде воевода, – тик шуны алдан белеп торыгыз: татар гаскәрләре үләксәгә җыелган чебен кебек ава торалар, килә торалар…

– Ә без кыра торырбыз…

Дөрестән дә, гаскәр каушап калды. Нугайларның исә утлы коралга, шартлауларга беренче тапкыр юлыгулары иде, куркуларыннан кычкырыша-кычкырыша яу кырыннан ук кача башладылар.

– Ахырзаман, ахырзаман…

Бу хурлыкны күреп, Мөхәммәдәмин шашар дәрәҗәгә җитте.

– Алгай морзаны алып килегез! – дип әмер бирде.

Күп тә үтми морза күренде. Ул чатанлый иде. Ләкин хан аның чатанлавына игътибар итмәде. Үзен үзе белешмичә:

– Чирүеңне кулыңа ал, куркак җан, нәрсә җебеп төштең? – дип кычкырды.

Алгай каршы сүз әйтмәде, кан баскан ачулы күзләрен әйләндереп, җизнәсенә карап алды да чатанлый-чатанлый китеп барды.

Мөхәммәдәмин тиз генә Уйгынны чакыртты.

– Синекеләргә чират җитте, баш углан, хәлне төзәтергә кирәк, – диде. Ул орышның барышыннан һич тә канәгать түгел иде, үз-үзенә урын таба алмый, йөрәге алгысына, җаны өзгәләнә…

– Алгай морзаны сөңгегә күтәргәннәр, – дип аваз салды тоткавыл сакчы, – әле генә хәбәр китерделәр.

Мөхәммәдәмин нидер әйтмәкче булып авызын ачкан гына иде, өлгерә алмыйча калды. Нәкъ шушы мизгелдә чатыр авызында көчле шартлау тавышы яңгырады…

Шул ук көнне гаскәр бернинди ганимәтсез Нижнийны ташлап китте.

* * *

Мөхәммәдәмин каенишен югалтуны бик авыр кичерде. Нугайлар үзләренә котырына, гүя аерылган корт күче. Морзаның үлемендә ханны гаеплиләр, ике арада чак кына бәрелеш булмый калды.

Аллаһы боерса, каенишенең үчен кайтарачак әле ул, кайтарачак!

Үрбәт ирен төрлечә юатты. Ул үзе дә җанын кая куярга белмичә кайгыра иде. Төпчекләре иде бит. Атаеның бар гамәлен, бар мал-мөлкәтен үзенә мирас итеп алырга тиешле төп варис иде. Ул хәсрәтен Мөхәммәдәмингә күрсәтмәде, эчтән генә янды. Иренең болай да яралы йөрәгенә кан саудырасы килмәде.

* * *

Көннәрдән бер көнне, һич уйламаганда, Җөһдә ханбикә йокысыннан уянмады. Ул Мөхәммәдәминнең үз вазифасын бик белеп, зур төгәллек һәм җаваплылык белән җиренә җиткереп башкара торган турылыклы хәләл җефете иде. Ханның хатыннарына күзәтчелек итү, гаиләне йодрыкта тоту, кием-салым, бүләкләрне кабул кылу, аш-су, мәҗлесләр оештыру кебек вазифалар йөкләнгән иде аңа. Түшәкчеләр, пешекчеләр, кәнизәкләр, асраулар өчен дә ул җаваплы, кыскасы, сарайдагы хатын-кызларга бәйләнешле һәр чараны ул оештыра иде. Шуңа күрәме бәйләнчек, вакчыл иде ханбикә. Бигрәк тә Үрбәткә каныга, «хәрәмләшәсең, алдап-йолдап ханны үз ягыңа аударасың, чиратны бозасың» дип бәйләнә иде. Чынында әлеге сүзләр Мөхәммәдәмингә кагыла, чөнки чиратны ул санга сукмый, күбрәк яшь хатыны тирәсендә чуала. Җөһдә моны белә, әмма үчен Үрбәттән ала иде.

Менә шул Җөһдә түшәгеннән тормады. Алдагы көнне генә сарайда, Коръән укытып, абыстайлар мәҗлесе уздырганнар иде. Мөнәҗәтләр әйтештеләр, бәетләр тыңладылар. Хәтта думбра да суктылар. Каланың иң танылган өч-дүрт дистә остабикәсе генә килгән иде. Сарайныкылар күпме тагын. Бу – Җөһдә тәкъдим итеп, хан тарафыннан хупланган даими үткәрелүче мәҗлес иде. Һәр елны җөмәдел ахир аеның беренче җомгасында рәгаиб кичәсенә туры китереп үткәрелә иде ул.

Бу кичәдә хәзрәте Рәсүл галәйһиссәламнең атасы хәзрәте Габдулла илә анасы хәзрәте Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешүләредер. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең нуры хәзрәте Әминәгә күчкән көндер. Сарайда бу вакыйганы шулай хөрмәтләп үткәрәләр иде.

Ханбикәне бимазаларга берәү дә кыймады. Йончыгандыр, мәҗлестән соң рәхәтләнеп ял итсен, диделәр. Шулай өйлә җитте, намазга басарга вакыт, ә ханбикә тормый да тормый. Түшәкчесе түзмәде, бүлмәсенә узды.

– Ханбикә, бер-бер йомышың юкмы? – дип аваз салды. Чөнки белә, хуҗабикәсе көйләтергә маһир.

Түшәкченең сүзләре бүлмә эчендә йотылып калды. Җавап булмагач, түшәкче хуҗабикәсенә күз саласы итте. Тегесе, үзенә хас булмаганча, чалкан төшкән, авызы ачык, йөзенә балавыздай аксыл-саргылт төс кунган…

Әллә сырхауланып киткән инде, дип уйлады кыз һәм, йөгереп чыгып, имче тутакайны алып керде.

– Бикәңә ахирәт күлмәге әзерлә, – диде им-томчы тыныч кына. Ай-вай да килмәде, әйтерсең гадәти хәбәр җиткерә.

– Кит, булмаганны, – диде түшәкче, дерелдәгән кулларын кая куярга белмичә, – ханбикә бит ул…

– Ханбикәләрне дә Ходай үзенә ала, – диде тутакай.– Күрмисеңмени, күзләре керәчләнгән.

– И кадерле бикәм, ниләргә дип безне ятим иттең, ташлап киттең, – дип, гадәт буенча сыктарга тотынды түшәкче.– Синсез ниләр эшләрбез без? Ашавыбыз – ашау, йокыбыз йокы булмас. И Ходаем, түземлекләр бир, бу кадәр хәсрәтне күтәрерлек көч бир…

– Вакытыннан алда шыңшыма, – диде имче битараф кыяфәт белән, күрәсең, ханбикәгә рәнҗүле иде ул. – Бар, хәбәр сал, ханга җиткерсеннәр.

Җөһдәне дәрәҗәсенә туры китереп, зурлап, олылап җирләделәр. Ясинны Бураш сәед үзе укыды. Хан гүр сәдакасын да аңа бирде. Кырыгын бик күп кеше җыеп үткәрделәр. Үрбәт бу мәшәкатьләрнең эчендә кайнады. Бик тату яшәмәсәләр дә, якташлар иде ич. Икәве дә – дала кызы, Нугай һавасын сулап буй җиткергән абруйлы бикәләр. Язмыш аларны көндәш итте. Ир бүлештеләр. Инде Җөһдәнең бернидә хаҗәте юк. Фанидан бакыйга берни дә күчми шул. Җиһанга нинди хәлдә аваз салган булсаң, шул ук хәлдә китеп тә барасың. Калган кешегә генә барысы да кирәк.

Үрбәт тә кара кайгыга төште. Моңа Кырым ханбикәсе Нурсолтанның Мөхәммәдәмингә язган хаты сәбәпче булды. Ул аны очраклы рәвештә генә кулына төшергән иде. Сүзләрдән әйтерсең лә төймә тезә, кәгазьгә сәйлән булып ятканнар. «Барча Казан җиренең мөхтәрәм вә гыйззәтле ханы Мөхәммәдәмингә Ходай озын-озак патшалык насыйп итсен, саулык-сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы бирсен» дигән мөрәҗәгатеннән соң акыллы киңәшләрен бирә. «Әдәпле бул, халык сөяр; гыйффәтле бул, Алла сөяр; сабырлы бул, үкенмәссең; чыдамлы бул, картаймассың» дип, теләкләрен җиткерә.

Боларына ике куллап риза Үрбәт. Тик анасын бу гына канәгатьләндерми шул. Үгет-нәсыйхәтен дәвам итеп, мәктүбен түбәндәге юллар белән тәмамлый: «Бернәрсәгә дә карама, тагын өйлән, кәләшеңне үзең сайла, яшь булсын, ишле нәселле булсын. Ходай кушып, варисың тумасмы?»

Нурсолтан ханбикә, билгеле, хак. Ул Олуг Мөхәммәд ыруының киләчәге турында кайгырта. Югыйсә ханлык башкалар кулына күчәчәк. Чөнки Мөхәммәдәминнең дә, Габделлатыйфның да балалары юк. Аталары Ибраһим ханның ике җәмәгатеннән биш улы булган. Уллары менә ни өчендер орлыксыз. Үрбәтнең беренче ире Илһам хан да варис калдыра алмады. Мөхәммәдәмин дә шул чут. Шуларның кысырлыгы аркасында Үрбәткә дә бала табу, бала сөю, бала багу бәхете тәтемәде.

Нурсолтан ханбикәнең әлеге гаделсезлек белән килешәсе килми. Бәлкем, гаеп хатыннарындадыр?

Акыл белән боларның барысын да кабул итә Үрбәт. Ләкин йөрәк бар бит әле, күңел бар. Ә йөрәкнең Мөхәммәдәминне һич тә үз яныннан җибәрәсе килми.

Мөхәммәдәмин анасына ничек җавап биргәндер, анысы билгесез, тик ул вафат булган хәләл җефете урынына янә дә никахка керергә хокуклы. Мәҗбүри түгел, билгеле, шулай да хокуклы. Ир-атка шунысы да бик җиткән. Нәфес куарга дисәң, аларга куш. Нәфес ул тыя алсаң гына юаш, ирек бирсәң, бирән кебек туймас.

Үрбәт иренең җәясен төрлечә тартып карады. Әлегә бернәрсә дә сизелми. Сизелмиме, сиздермиме? Анысын хак Алла үзе генә белә. Өйләнү башына китереп сукса, барыбер үз дигәненә ирешәчәк, «яшь ханбикәне кабул итәргә әзерләнегез» генә диячәк. Берни дә кыла алмыйсың, әзерләнәсең.

Ханәкә көрәшергә карар кылды. Ходай биргән чибәрлеген дә, наз-яратуларын да, хәйләләрен дә тозак итеп корды. Хатын-кызның кырык чырасы бар бит аның, берсе сүнсә, икенчесе кабына. Кием-салымын яңартты. Ак төстәге күлмәкләре генә дә дистәгә җитте. Чөнки белә, Мөхәммәдәмин ак төс ярата. Урын-җирләрен дә үзгәртте. Ошатсын гына. Сандугачтай сайрый, күгәрчендәй гөрелди. Үзе гүя наз гөленнән яратылган.

Ә эчендә – ут. Нишләргә соң? «Яр бирмәк – җан бирмәк» дигән борынгылар. Мөхәммәдәминне ул хатыны булып та, анасы, тутасы, сеңлесе булып та ярата иде. Мөхәммәдәмин аның сулаган һавасына, эчкән суына әверелгән иде. Шул халәттә ничек кул кушырып утырмак кирәк?

Үрбәт шул ук көнне наз-сөешүләрнең иң кызган чагында гына:

– Ил теләге – ир, ди, хан, варислар турында да уйларга вакыт җиткәндер, мөгаен, чараларын күрергә җыенмыйсыңмы соң? – дип, читтән уратып кына әйтеп куйды.

Мөхәммәдәмин бу бүлдерүне өнәмәде, зур учлары белән хатынының авызын каплады.

Үрбәт коелып төште. Әһә, ошатмады, димәк, күңеленә корт төшкән икән инде моның, дип, хөкемен дә чыгарып куйды. Кабат сүз кузгату мәгънәсезлек кенә булыр иде. Нишләмәк кирәк, маңгаеңа язылган язмышны тир белән генә сыпырып төшереп булмый шул. Күрәчәктән качып котылу да юк. Ничекләр яшь кәләшне кияү катына әзерләп кертерсең? Аның өчен иң авыры шушы булачак. Үзен дә ханның карт хатыннары Җөһдә белән Фатыйма әзерләгән иде. Ул чагында көндәшләренең нинди хис кичерүе Үрбәтнең уена да кереп карамаган иде. Хәлләре хәл булган икән, бәгырькәйләрнең. Үз башыңа төшкәч кенә беләсең икән.

* * *

Мөхәммәдәмин хәзер көнен тулысы белән диярлек гаскәриләр янында уздыра. Нижнийга уңышсыз яу чабу аны бик зур борчуга салган иде. Гаскәрне баштанаяк ныгытырга кирәк. Бу беренче чиратта казна хәленә бәйле. Казнаны тулыландыру белән даими шөгыльләнү зарур. Дөрес, 24 июнь җәнҗалы шактый керем бирде. Ләкин казна төпсез кое кебек ул, күпме салсаң да йота.

Хәрби Шура утырышында да сүз казна хәлләреннән башланып китте. Салым җыюны үзгәртеп кору юнәлешендә эш башланган иде инде. Хан тәкъдиме белән, литвалылар үрнәгендә, аны җан башыннан җыю мәгъкуль күрелде. Шуның өстенә эре җир биләүчеләргә, һөнәр остаханәсе тотучыларга, сәүдәгәрләргә, зур милекле затларга, мал-мөлкәтләреннән чыгып, өстәмә салым төшерелә. Әлегә яңалык ватык арба шикеллерәк шыгырдабрак кына бара. Бигрәк тә бәкләр ризасызлык белдерә. Чөнки алар бит әле гаскәр дә тота. Ул гаскәрләр хан карамагында, бәкләр фәкать корал, ат, ашау-эчү, кием-салым һәм башка кирәк-яракка китә торган чыгымнарны гына каплый. Малсыз хуҗалар, бәкләр ризасызлыкларын ачыктан-ачык күрсәтмиләр, билгеле, эчтән генә мыгырданалар. Ханга баш бирмәү – җилгә каршы төкерү белән бер ич инде ул. Төкерегең барыбер үзеңә төшә. Шуңа күрә утырышның бу өлеше шома үтте. Утлы корал мәсьәләсе исә шактый бәхәсләр уятты. Беренче булып Бураш сәед күтәрелде. Кашлары җыерулы иде мөфтинең. Башта һәммәсен дикъкать белән күздән кичерде. Шул кыяфәттә озак кына басып торды.

– Баш өсте, тәкъсир, тыңлыйбыз, – дип, хан аңа ярдәмгә ашыкты.

– Утлы корал дигәнегез шайтан төкереге ул, – диде рухани чәрелдек тавышы белән. – Мөселман өммәтенә караган гаскәргә утлы корал кертү нәмәхрәм, Аллаһының каргышы төшәр, берүк якын җибәрмә, разый-бәхиллегем юк.

Сүзен әйткәч тә, Бураш сәед җыелышучыларны усал карашы аша уздырды, гүя утлы корал төкереген чәчәргә әзерләнә иде.

– Нижнийда шушы утлы корал аркасында уңышсызлыкка очрадык, тәкъсир, ничек каршы торырга соң аңа? – дип, хан каш астыннан гына мөфтигә карап куйды.

Сәед чатырдай зур чалмалы башын артка чөебрәк уйланып торгандай итте дә вәкарь белән генә җавабын җиткерде:

– Мөселман орышчысын «Аятел Көрси» саклый, – диде. – Хикмәт шунда: угланнар догага тартылмый, бөтен бәланең башы шуннан килә.

Сәед тыны кысылудан интегә иде булса кирәк, тукталып калды.

– Хәзерге заман орышында догага гына салышып җиңүгә өмет баглау – үзе бер бәла, – дип, яшьләрчә кызу канлылык белән Уйгын бәк мөфтигә каршы төште. – Ходай да, сакланганны гына саклармын, дигән.

Гадәттә, сәед белән бәхәсләшмиләр. Фикерләре белән килешмәгән очракта да дәшми калуны мәгъкуль күрәләр. Кем дөрес, кем дөрес түгел – ахыр чиктә хан хөкем чыгара. Шуңа күрә баш угланның күтәрелеп бәрелүен бик үк өнәп бетермәделәр. Бигрәк тә Бураш сәед тузынды. Ханнан фатиха да сорап тормыйча, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды да, капчык авызыдай киң итәкле җиңнәрен җилфердәтә-җилфердәтә, кулларын буташтырып сөйләп китте:

– Коръәнне ватканыгыз җитмәгән, инде изге догаларыбызга кизәнәсезме? – дип кычкырды. – Бәлане аны доганы санга сукмау китерә. Кылычларыгыз шуңа тутыга. Кара син аны, углан башы белән ни сөйли бит, ә? Ходайдан куркыр идең, мәлгунь. Әстәгъфирулла, әйттем исә кайттым. Лә иләһә илләлаһуль-халимуль-кәрим.

Уйгын бәк тә үзенекен сөрде:

– Тәрәккыйлек хәл итә бүген орышның язмышын, – дип, башлаган сүзен куәтләде. – Кадими акыл белән ерак бара алмыйсың, заманы ул түгел.

Әйткәләшне хан сүндерде:

– Мөхтәрәм сәедебез мең мәртәбә хаклы. Дога – мөселманның байрагы ул, – диде.

Бурашның эре сөякле какча йөзе яктырып китте, бүлмә буйлап җиңүле карашын йөртеп чыкты. Тик ханның сүзе бетмәгән иде әле.

– Баш угланның сүзләрендә дә хаклык бар, – диде ул, батырып. – Тәрәккыяткә борылыр чак. Моңа кадәр утлы коралга мөнәсәбәтебез тискәре иде. Нижнийга һөҗүмнән соң бу карашыбызның дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Утлы коралга фәкать утлы корал белән генә җавап бирергә мөмкин.

Аңлыйсызмы дигәндәй, хан беравык бүлмәне күзәтеп торды. Шул арада Бураш сәед аклану сүзен кыстырырга өлгереп калды:

– Мин тәрәккыяткә тәкәллеф түгелмен, – диде.

Хан дәвам итте:

– Якын көннәрдә Бөек Литва кенәзлегенә баш углан Уйгын бәк җитәкчелегендә хәрбиләр, илчеләр чыгып китәчәк. Утлы коралны тәрсәнәбезгә12 кертербезме, шуннан соң тәгаенләрбез.

* * *

Мөхәммәдәминнең яңа никахын Үрбәт кенә түгел, бөтен сарай түземсезлек белән көтә иде. Һәммәсенең үз мәнфәгате. Җөһдә вафатыннан соң, аның вазифалары Фатыйма ханбикәгә күчсә дә, сарайда барыбер Үрбәт сүзе сүз. Иренә таянып, дуамалланып китүе дә бар. Яшь хатын нәфесле, иркә була ул. Авырга туры килмәгәе, дип борчылалар, адәмнең көне адәмнән бит инде ул.

Үрбәт бимазалана, сарай бимазалана, бер Мөхәммәдәмин ваемсыз гына йөри бирә.

Шулай да беркөнне, көтсен, дип, Үрбәткә хәбәр салды ул. Ханәкә коелып төште. Бу синең кара көнең, Үрбәт бикә, хан, ниһаять, үзенең карарын җиткерәчәк, дип тәшвишләнде. Үрбәт кием-салымын да шушы рәсми вакыйгага туры китереп сайлады. Мөхәммәдәмин моны шундук абайлап алды.

– Аккошыма бүген соры төс кунган икән, – диде, ишектән килеп керүгә, күзе үткен иде аның.

– Пакьлек булса, аклык була, – дип кинаяләде үз чиратында Үрбәт.

Ханның сакал очлары дулкынланып куйды. Ул елмая иде булса кирәк.

– Ханәкәбезнең йокысы туймаган, ахры, – дип, шаярткандай, хатынының биленнән кочып алды.

Шундый якын иде аңа бу куллар. Йә Аллам, тиздән алар яшь кәләшнең биленә дә ятачак бит инде. Һай, яман да икән көндәшлек хәлләре.

– Үзем дә керфек тә какмадым, – диде Мөхәммәдәмин, юынган арада.

Үрбәтнең кулындагы сөлгесе төшеп китә язды.

Мөхәммәдәмин аңа сынап карап торды да әйтте:

– Әллә нинди син бүген, бикә, – диде. – Үзеңә охшамагансың.

Ханбикә күңелендәген чиште:

– Синең керфек тә какмавың гаҗәп түгел, хан, үрсәләнер чагың, – диде.

– Әйе, – дип хуплап алды аның сүзләрен Мөхәммәдәмин, – гаскәрне сугышчан хәлгә китерү күп вакыт, күп тырышлык сорый. Иншаллаһ, очына чыгып киләбез инде. Ә керфек какмауның сәбәбе башка, менә тыңлап кара әле, ошатырсың микән?

Мөхәммәдәмин куеныннан бер кәгазь кисәге тартып чыгарды. Аны учлары белән сыпыра-сыпыра ипләп кенә җәйде дә күзләренә якын китерде, карлыкканрак тавыш белән укый башлады:

Мангыт кызы Үрбәт бикә,

Күрсәң, күңел куана.

Ак айдайын бите балкый,

Күзләр шуңа куана.


Үрбәт башта аңышмый торды. Нинди мангыт кызы? Ә-ә, яшь кәләшен янә Мангыттан сората икән. И Аллам, буталып бетте инде.

– Мактана аласың, ханнан шагыйрь ясадың бит тәки, – диде Мөхәммәдәмин.

Чын күз яшьләре менә шунда килде. Тик бу инде шатлык, куаныч, ярату яшьләре иде.

– Рәхмәт, җанашым, солтаным, хәләлем, бердәнберем, бәгырь ташым, – дип сөйләнә-сөйләнә, үзен үзе белешмичә сулкылдады бикә. – Мин бит сине яшь кәләшең турында хәбәр җиткерергә кергәнсең дип торам…

Инде Мөхәммәдәмин өнсез калды.

– Иске авыздан яңа сүз, нинди нахак бәла тагасың син миңа, бикә? – дип, гаҗәпсенеп, хатынына бакты.

– Соң, Нурсолтан ханбикәнең хаты… Җөһдә…

Үрбәт сүзен очлап чыга алмады, иренең күкрәгенә башын куеп, янә яшьләрен түкте.

– Җүләрем син минем, җүләрем, – дип, хатынының аркасыннан сөйде Мөхәммәдәмин. – Берәү, гыйшкына төенеп, төн йокламый сөеклесенә атап шигырь чыгара, ә ул аңа яшь кәләш тәкъдим итәргә җыена икән. Борчылма, анаем Нурсолтан бикә бу хакта ничә еллар колак итемне ашый инде. Анысы дөрес. Тик нишлисең, Ходай насыйп итмәгән. Югыйсә матур-матур малайлар бүләк иткән булыр идең…

– Мин алардан да көнләр идем сине, – диде Үрбәт.

* * *

Алгай морзаның үлеме урысларга каршы башланган эзәрлекләүләрне тагын да көчәйтеп җибәрде. Мәскәүнең Казандагы ышанычлысы һәм терәге Кәлимәтнең язмышы да шул кысада хәл ителде. Башта Мөхәммәдәмин зиндан белән чикләнергә уйлаган иде дә, Уйгын бәк аны бу уеннан кире кайтарды.

– Исән бүрегә караганда, үле бүре куркынычсызрак, – диде ул. – Аңа җәзаны җәмәгатьчелек катнашында билгеләү дөресрәк булыр.

– Дөрес әйтәсең, – диде хан, уйланып торганнан соң, – килешәм. Карачыларны, диван әһелләрен, күренекле кешеләрне чакырып гәп корсак, чыннан да, иҗтимагый яңгырашы бөтенләй икенче төсмер алыр. Менә дигән сабак булыр.

Сөйләшү бик кискен шартларда барды.

– Казыкка утыртырга кирәк, – диде диван әһеле Хөрмәтулла бәк. – Мәетен этләргә ташларга. Эткә – эт үлеме.

– Тагын нинди фикерләр бар? – дип сорады хан.

Бүлмә эче азга гына тынып калды. Тимбай бахшы шул форсаттан файдаланып калырга ашыкты. Башын иеп:

– Хөрмәтле хан хәзрәтләре, рөхсәт итсәң, мин дә тәкъдимемне әйтер идем, – диде.

– Сөйлә, бахшы, – диде Мөхәммәдәмин.

– Мин ул кара йөрәк Кәлимәтне, ат койрыгына тагып, урам буйлап йөртүне мәгъкульрәк саныйм. Ник дисәң, казыкка утырту бик җиңел җәза булыр иде.

– Йә, ярый, тагын? – дип, хан Арча бәге Хуҗаш морза ягына борылды.

Тегесе шундук яшьләрчә җиңеллек белән урыныннан күтәрелде.

– Әлеге тәкъдимнәрне мин хупламас идем, – диде Хуҗаш. Җыелышучылар тиз генә колактан-колакка пышылдашып алдылар.

– Дәвам ит, бәк, – диде хан.

Хуҗаш тамагын кырды да сүзен ялгап китте:

– Мәсьәләнең асылында урыска табыну ята. Иң элек әнә шул мескенлекне төбе-тамыры белән йолкып ташлау зарур. Шулай булмаганда, бер Кәлимәт урынына икенчесенең калкып чыгуын көт тә тор.

– Тәгаен генә нәрсә тәкъдим итәсең?

– Хан мәйданына мөхтәрәм җәмәгатьне җыеп, Кәлимәттән шунда кылган гамәлләре өчен җавап тоттыру мәслихәт булыр дип саныйм, – диде Хуҗаш бәк. – Сизәсеңдер, мөгаен, урыс алдында тез чүгү гомум бәлагә әверелеп бара, милли йөзебезне, милли горурлыгыбызны югалта башладык.

– Бәкнең тәкъдименә кушыласызмы? – дип сорады Мөхәммәдәмин.

– Бик хуп, кушылабыз, – дип шаулаштылар бүлмәдәгеләр.

– Мин дә риза, – диде хан, – Хуҗаш бәк, үзеңне бу хөкемнең баш казые итеп билгелим. Базар көнне халыкны җый.

Хуҗаш бәк иң элек Кәлимәт белән күзгә-күз очрашып сөйләште. Элекке баш карачы үзен бик эре тотып маташкан иде дә, кикриге бик тиз шиңде. Чөнки бәк Казан ханлыгында урыс йогынтысының көчәюен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә иде, тегене читәнгә китереп терәде.

– Мин барысын да ачыктан-ачык икърар итсәм, гомерем сакланачакмы? – дип белеште Кәлимәт.

– Башта тыңлап карыйк, – диде Хуҗаш.

Кәлимәт Мәскәүнең олуг кенәзе Иван Васильевич белән ике арадагы яшерен элемтәләре, гамәлләре, ханнар артыннан күзәтү алып баруы, аларны тәхеттән төшерү максатында яла ягулар оештыруы турында тәфсилләп сөйләде.

– Менә шуларны җыенда да бөртекләп бәян итәрсең, – диде Хуҗаш, – тәүбә итәрсең.

– Исән-сау калырмынмы, ышандырасыңмы?

– Хөкемне җәмәгать чыгарачак. Тик шуны кисәтәм: соңарган акыл хак хөкемнән азат итми.

Мондый хөкем җыенын Казан-йортның белгәне дә, күргәне дә юк иде әле. Барлык даругаларның башлыклары чакырылды, ханлыкның сәед-ахуннары, имамнары килде. Хөкүмәт, диван, угланнар тулы килеш катнашты. Хан өчен аерым урын әзерләделәр. Мәйдан тулы халык, энә төшәр урын юк.

Хөкем өйлә намазыннан, кояш төш вакыты турысыннан авыша башлап, икенде намазына чаклы, ягъни һәрнәрсәнең күләгәсе төш вакытындагы күләгәсеннән башка үзе озынлыгы кадәр ике өлеш озынайганнан алып, кояш тәмам баеп беткәнчегә кадәр барды.

Кәлимәт, иярченнәре Хөсәен, Ягъкуб, Йосыф бәкләр җавап тоттылар. Барысын да яшермичә сөйләделәр, гаепләрен таныдылар. Ләкин бу аларны хөкем җәзасыннан азат итмәде. Иң элек шунда ук иярченнәренең башларын чабып өзделәр. Аннан Кәлимәтне казыкка утырттылар да, җан бирер-бирмәс ат койрыгына тагып, кала буйлап йөрттеләр. Мәетләрне ач этләргә ташладылар.

Халык җәзаны тамаша кылып карап торды.

* * *

1505 елның көзе шыксыз булды. Көне-төне яуган тоташ яңгырлар җирне, тәмам изеп, боламык хәленә китерде. Мәскәү урамнары баткаклыкка әверелде, җәяү йөрүләре авырлашты, бот төбеннән сазга батасың. Юеш. Сарай булып сарайда кыргаяклар пәйда булсын әле!

Иван бүлмәсендә мичкә ягалар. Җылына да кебек. Тик Иванны бу җылылык җылытмый, тәне сап-салкын, әйтерсең лә кырлач суыклыгы сеңгән. Ул янындагы караучыларына тын алырга да ирек бирми. Әле өстенә юрган яптыра, әле тунын сорап ала. Бүреген дә киеп карый, бияләйләрен дә янында гына тота. Җәфалана мескенем. Еш кына хәле китә, сулышы кысыла.

Үктәбернең егерме җидесе көнне варисын – өлкән улы Василийны – үз янына чакыртты. Улы, христианнарча, атасының бит очларыннан, маңгаеннан үбеп алды.

– Хуш киләсең, олуг кенәз, әйдә, уз, – дип каршы алды аны Иван.

– Олуг кенәз син ул, атакай, – дип төзәтте Василий.

– Күп калмады инде, бик тиздән тәхеткә утырырсың, – дип, патша елмайгандай итте. Ләкин сызлануга күнгән йөзе буйсынмады, елмаю йөз чытуга охшап калды. – Атаңның сулар һавасы бетеп бара, кенәз, – диде Иван моңсу гына, – сиңа соңгы киңәшләремне бирәсем килә…

Василий атасының кулларына кагылды. Алар боз кебек салкын иде. Чыннан да, вакыты җиткән икән, дип уйлап куйды.

– Йомшак агачны корт баса, катгый тор. Православие – дәүләтнең нигезе, аны минем шикелле санла, еретикларга көн күрсәтмә, эзәрлеклә.

Олуг кенәзнең яһүди ересь вакыйгасын хәтерендә яңартуы иде бу. Еретикларның икенче тапкыр баш күтәрүләре вакытында, ул епископларны җыеп алды. Митрополит белән алар икәүләп дин әһелләренең шикаятьләрен тыңладылар.

– Православиегә куркыныч яный, – диделәр алар бертавыштан, – еретиклар ачыктан-ачык дин постулатларына ревизия ясыйлар, халыкны хак юлдан яздыралар, тиз арада кискен чаралар күрмәсәк, хәл тагын да мөшкелләнәчәк.

– Башлап йөрүчеләрен кичекмәстән кулга алырга, тиешле җәзасын бирергә, – дип, хөкемен чыгарды олуг кенәз.

– Дини гамәлләрдә дога, гыйбадәт өстен тора, җәза кануннарны бозу булмасмы? – дип, шик белдерде арадан берәү.

– Җәзадан хәтта тәүбәгә килү дә коткармый, – дип сүзгә кушылды Мәскәү рухание Иосиф Волоцкий. – Православие гөнаһны кан белән юуны мәгъкуль күрә.

– Дөреслек тә, көч тә безнең якта, – диде Иван, аны куәтләп, – үч гамәлләребез дә шуңа бәрабәр булыр.

Шул ук көнне дьяк Иван Куницын, архимандрит Кассиан, руханилар Дмитрий Коноплёв, Иван Максимов, Некрас Рукавов һәм аларның иярченнәре кулга алынды. Тиздән суд каршысына да бастырдылар. Судья Волоцкий иде.

Аларның барысына да үлем җәзасы бирделәр. Җәза Кызыл мәйданда, халык алдында үтәлде.

– Безнең фикерләрне император Максимилиан яклый, – дип кычкырды Иван Куницын. – Безне хөкем итәргә хакыгыз юк.

– Телең озын икән, антихрист, хәзер без аны кыскартырбыз, – дип, судья җәлладларга ым какты.

Тегеләр Куницынны читлектән суырып алдылар да иң элек бакырта-бакырта телен кисеп ташладылар, аннан соң дар агачына элеп куйдылар. Куницынның гадел, әмма бунтарь җаны җәсәден ташлап китәргә ашыкмады, гәүдәсе үлем белән шактый озак тартышты.

Моны күреп торган теләктәшләре читлекләрен ватардай булып кычкырыша башладылар. Җыелышучылар арасында да шау-шу купты. Сакчыларның камчысы саллы иде, тиз басылдылар.

Куницынның иптәшләрен тагын да вәхширәк җәза көткән икән. Аларны читлекләрендә тереләй килеш яндырдылар. Зинданнар, монастырьлар да еретиклар белән тулды. Иван сүзендә торды, ересь, бүтән баш күтәрелмәслек итеп, төбе-тамыры белән куптарылып ташланды.

– Рәсәйне фәкать православие ярдәмендә генә берләштерергә мөмкин, шуны һәрвакыт исеңдә тот, – дип, васыятен тәкрарлады Иван, – «Бөтен Рәсәй җире» тәгъбирен хәзер берәү дә шик астына алмый. Әмма эшләр күп кала әле. Мин Ярославльне, Новгородны, Тверьне, Вятка, Пермьне Мәскәү кенәзлегенә куштым. Сиңа Псков, Смоленск, Рязань кала. Һәм дә…

Иван, сулышы кысылып, беразга тынып калды. Аннан соң авырлык белән әйтте:

– Аңа кадәр Мөхәммәдәмин ханнан минем үчемне кайтар. Монысы – иң кичектергесез бурычың. Тора-бара исә Мәскәү элекке Алтын Урда җирләренең төп хуҗасы булып калырга тиеш. Балаларыңа да шуны васыять итеп калдыр. Рәсәй Византияне уздырачак. Ә хәзер бар, эшеңдә бул, мин арыдым…

Василий, атасы яныннан чыккач, шактый уйланып утырды. Баксаң, аның һич тә олуг кенәз буласы килми икән ләбаса. Атасы канаты астында күпкә тынычрак, рәхәтрәк, уңайлырак булган икән. Ил тезгенен үз кулыңа алу – ифрат та җаваплы бурыч. Иван III шикелле ул да каты куллы, булдыклы, максатчан була алырмы? Мәскәүне бөтен килеш саклый алырмы, дан-куәте артырмы, тоныкланып, сүнеп калмасмы? Тик шунысына иманы камил: ул, атасының васыятен үтәү өчен теше-тырнагы белән тотыначак. Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык ул.

Кичке якта Иван телдән калды, бераздан аңын югалтты. Төн уртасында исә күзләрен йомды. Уллары, кызлары, туганнары, дин әһелләре аның янында иде.

Шул рәвешле, Иван III дәвере төгәлләнде. Ул нәкъ кырык өч ел да җиде ай дәвам итте. Аннан мирас булып бердәм, төзек һәм хөр Рәсәй калды.

* * *

Кыш тәхет мәшәкатьләре белән үтеп китте. Яшь патша әле һаман үзенең хакимлегенә күнегеп җитә алмый иде. Кыенсынган чаклары да булгалый, билгеле. Аннан соң, миннән юньле патша чыкмас, ахры, дип, үзен үзе битәрләргә тотына. Атасы аны, кулың каты булсын, җебеп төшмә, дип юкка гына кисәтмәгән, күрәсең. Котылырмы ул кайчан да булса бу тискәре сыйфатларыннан, Хак Тәгалә үзе генә белә. Иң мөһиме, вәгъдәдә торырга кирәк. Абруе хәзер Казан белән бәйләнгән. Җиңүгә ул шикләнми. Казанлылар баштанаяк коралланган йөз меңлек Рәсәй гаскәренә каршы тора алмаячак. Чөнки Мөхәммәдәминнең гаскәре ике мәртәбә ким. Нижнийга һөҗүм моны бик ачык күрсәтте. Ока елгасы буендагы урыс җирләрендә баскынлык итсәләр дә, каланы кулларына төшерә алмадылар.

Әле бер бик мөһим мәсьәләне хәл итеп бетермәде Василий – үзенә гаскәр башы вазифасын алыргамы, әллә икенче берәүне куяргамы?

Шактый вакыт утыра инде ул өстәл янында. Эчә, ә хәмер алмый. Чөнки башы уй белән тулы. Әгәр Казанга гаскәр белән үзе бармаса, куркаклыкта гаепләмәсләрме? Дөресен әйткәндә, һич тә аягы тартмый. Тик мәсьәләне шулай хәл итәргә кирәк ки, сарык та исән калсын, бүре дә тук булсын.

– Кәрлә, хет син бер-бер акыллы киңәш бирер идең? – дип, бер читтәрәк буянып утыручы кызыл күлмәкле шамакайга дәште.

Шамакай, иреннәрен кыйшайтып, хуҗасына мыскыллы бер караш белән карап торды да:

– Син, Казан сылтавы белән, Иван Василыч артыннан хур кызлары янына ашкынасың булыр. Бар, бар, алдыңнан артың матур. Анда хәмерне чиләк белән, тәмәкене иләк белән, җиткәнгә чүмеч белән, җитмәгәнгә кисмәк белән бирәләр икән, – дип сайрарга тотынды.

– Дивана, тиле-миле, синнән киңәш сораган мин җүләр.

– Нәкъ өстенә бастың, син дөрестән дә җүләр. Шулай булмаса, көпә-көндез кешеләрдән качып, Иблис төкереген йотып утырыр идеңмени? Мин аны эчкә эчәм, ә ул минем башыма үрмәли, дип әйтеп әйтте, ди синең ише бер хөрәсән. Бел, хәмер акыл өстәми, киресенчә, ала гына…

– Җитәр, диләр сиңа, кәрлә, телеңә бик ирек бирсәң…

Шамакай куллары белән биленә таянып биеп китте дә ишек яныннан хуҗасына телен күрсәтте:

– Ой-ой, астым юешләнде, Иван Василычтан курыкмаганны, синнән курыкты, ди…

Табынчы тагын Василийга эчемлек салды. Кенәз эчмәкче булып авызына китерде дә шамакайга күз төшерде. Аннан соң кәсәне идәнгә бәрде.

– Әйттем бит, башка үрмәли, дип, и һәм үрмәләде…

– Ярар, ярар, гаебемне таныйм, – диде олуг кенәз, – атаем синең киңәшләрне тоткан, диләр, мине үз итмисең, димәк ки.

Кәрлә, йөгереп килеп, Василийны кочып алды, сөеп торды.

– Мачы янына барырга кирәк сиңа. Бүләкләр кыстыр да шунда сыпырт. Бик белекле күрәзәче. Иван Василыч еш була иде аның янында, – диде.

– Һы, архимандритка ни дип акланырбыз соң?

– Аңа әйт, димәдем ич, Мачы янына гына бар, дидем.

– Атаем еш мөрәҗәгать итә иде, дисең инде, алайса…

– Аңгыра да түгел кебек инде үзең, бер сүзне ике кабатларга мин сиңа хатының түгел лә.

Аграпина шәһәр читендәге урман эчендә зур бүрәнә өйдә яши иде. Юлы такыр. Килүчеләр өзелми, күрәсең. Динчеләр дә бәйләнми, ахры, үзенә. Башкаларны сихерче дип эзәрлекләгән бервакытта, Мачы ачыктан-ачык кешеләр кабул итә. Дәрәҗәле кешеләр мөрәҗәгать иткәнгәдер инде. Әнә олуг кенәз Иван Васильевич та килеп йөргән ич.

Аграпина олуг кенәзнең төркем белән килүен ошатып бетермәде.

– Атаң Иван Васильевич шыпырт кына килеп, шыпырт кына китәр иде, син шау-шу яратасың икән, – диде.

– Алар – минем җансакчыларым гына…

– Сиңа монда берәү дә тими, әйт, китеп торсыннар, миңа күз бүкәннәре кирәкми, – диде багучы, хуҗаларча.

Василийның кашлары җыерылып төште. Күр, олуг кенәз белән ничек сөйләшә, дип уйлап алды. Шулай да кабынып китмәде, түзде. Үзе килде ич, үз теләге белән.

Күрәзәчегә бер карыйсың, чип-чибәр туташ, икенче карыйсың, карт әби. Үзе күркәм генә. Озынча аксыл йөзе, килешле төз борыны, йомры ияге аны шулай матур күрсәтә иде. Тик бу ыспайлыкны күзләре боза. Нәкъ мәченеке шикелле, күз каралары әле җептәй кысыла, әле шардай түгәрәкләнеп китә. Шуңа бәйләнешле төстә үзе дә үзгәрә, Мачы кушаматы шуннан килә иде булса кирәк.

– Йә, нинди йомыш китерде минем янга, гозереңне сөйлә, – диде Аграпина. – Тик алдан кисәтеп куям, бу өйдә патша да, кенәз дә юк.

Василий сөйләп бирде. Күрәзәче, иреннәрен тешләп, үз дөньясына күчте. Хәтсез вакыт шул халәттә оеп утырганнан соң, алдындагы сулы табакка иелде.

– Синең гаскәреңне зур бәхетсезлек көтә,—диде ул, ниһаять, башын күтәреп, – хурлыклы җиңелү белән җиңеләчәксең. Тәңре миңа шул орышның сурәтләрен җибәрде. Коточкыч суеш бара әнә. Йөрмә син Казан-йортка, татарларның түл җыйган чагы. Анда патшабикә сүзе сүз. Бик булдыклы усал хатын. Патша үзе дә – егет солтаны. Кабаланма, үз сәгатең сукканны көт.

– Мин синең сүзләреңә ышанмыйм, убырлы, – дип, Василий күрәзәченең ишеген каты итеп ябып чыгып китте.

– Бүләкләреңне калдыр, – дип кычкырып калды аның артыннан Аграпина.

– Синең ул Мачыңа усал эт җибәрергә кирәк, – диде Василий шамакайга, – тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстәкәй…

– Патшалар бит алар кәкрене төз дип әйтүчене яратарак төшәләр, хак сүз ачы шул ул, – дип, бармагын чигәсе янында уйнатты кәрлә.

– Күземнән югал, тинтәк! – дип акырды олуг кенәз.

Ачуы чынга охшаган иде хуҗаның, кәрлә читкәрәк барып утырды да уенчыклары белән уйнарга тотынды.

Шулвакыт туганы Димитрий Углицкийның килүен хәбәр иттеләр. Уналты яшендә генә булса да, үткенлеге, булдыклылыгы белән Жилка кушаматы алырга өлгергән иде инде кенәз, хәрби эшләргә дә бик маһир, Римда да мәгълүмат җыйды.

– Государь, мине Казан кампаниясенә җибәрүеңне үтенәм, – диде ул, исәнлек-саулык сорашуга. – Күңел ашкына, чыдар әмәлем юк.

– Тәҗрибәң җитенкерәми, – диде Василий басынкы гына.

– Тәҗрибә түгел, тәвәккәллек зарур монда, – диде яшь кенәз, – бер атнада Казан синең аяк астыңда булыр. Татарларны гына түгел, чирмеш-арларны да пыран-заран китерәчәкмен.

Олуг кенәзнең кәефе күтәрелеп китте. Чыннан да, Димитрий менә дигән гаскәр башлыгы була ала ич! Гаскәр башында йә ул үзе, йә аның берәр туганы торырга тиеш. Бу чын табыш лабаса. Ул бит җитәкчелек кенә итәчәк, орышны тәҗрибәле воеводалар оештырачак.

– Ярдәмчеләрең итеп кемнәрне алыр идең? – дип сорады Василий.

– Кенәз Фёдор Бельскийны, кенәз Александр Ростовскийны, кенәз Фёдор Кисилёвны, кенәз Фёдор Палицкийны, кенәз Дмитрий Шеинны, – дип тезде Жилка. Күрәсең, ул, патша янына килгәндә, барысын да уйлап куйган иде.

– Син бу кампанияне ничек итеп күз алдына китерәсең соң?

– Рәхим ит, – диде Димитрий үзенә бер канәгатьлек белән, – боз китеп, елгалар ачылуга, җәяүле гаскәрне, көймәләргә төяп, Зөя тамагына илтеп түгәбез. Алар анда ныгытма корылмалары коралар, орыш буласы урынны җентекләп өйрәнәләр. Ул арада атлылар килеп җитә. Һәм һөҗүм… Татарларга каюк. Мөхәммәдәмин ханның үзенә әсир күлмәге кидерәчәкбез. Бетте-китте, вәссәлам!

Бераздан әңгәмәгә Фёдор Бельский килеп кушылды. Аның төпле кеше буларак даны чыккан.

– Ким дигәндә, утыз-кырык мең гаскәрине көймәләргә утыртырга туры киләчәк, – диде тыныч кына, – бәхәсләшмим, кулай ысул, сигез йөз чакрым араны җәяүләп үтү өчен, күп вакыт сарыф ителер иде. Вакыттан бигрәк гаскәр йончый. Ләкин бу кадәр көймә бармы? Аңа исәп-хисап ясалганмы? Иван Васильевичның вафатыннан соң боярлар бик үшәнләнде, боерыкларны үтәргә һич тә ашкынып тормыйлар.

Бельскийның сүзләре олуг кенәзнең мин-минлегенә тиде.

– Кемнәр ул, ник мин белмим аларны? – дип кызып китте.

Бельский аның тынычланганын сабыр гына көтеп торды. Шуннан соң тәкъдимен җиткерде:

– Усал ният белән хәрби йолымын үтәүдән баш тарткан берәр боярга халык алдында җәза бирүнең файдасы зур булыр кебек. Һәрхәлдә, күпләрне уйланырга мәҗбүр итәр иде ул.

– Кенәз, минем һич тә хакимлек итүемне җәзадан башлыйсым килми, – диде Василий, озак кына уйланып торганнан соң. – Мине бутамый гына хәл итегез мәсьәләне. Бу эшкә син үзең җаваплы булырсың.

* * *

Мөхәммәдәмин урысларның ишле гаскәр белән Казанга яу чыгулары хакында хәбәрдар иде инде. Мәскәүдә ышанычлы шымчылары бар аның. Бу максатта зур-зур акчалар да тота. Мәгълүмат бик тиз килеп иреште.

Ул гаскәри даирәсен орыш буласы урынга алып чыкты. Шунда киңәш-табыш итештеләр.

Табигатьнең йөзе ачылган чак иде. Алмагачлар шау чәчәктә. Канәферләр дә алардан калышмый, күркә шикелле кабарынганнар. Быел үләннәр куе, тыгыз. Урыны-урыны белән ат бәкәлен капларлык булып киләләр. Тиздән тирә-як аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер.

– Болынның карар җире дә калмас инде, – дип, авыр сулыш алып куйды Мөхәммәдәмин, – карагыз сана, нинди матур гүзәллек! Кызганыч, орыш белән матурлык тәңгәл килми шул. Ә без җиңәргә тиешбез! – Ул бераз уйланып торды да баш угланга мөрәҗәгать итте: – Уйгын бәк, ничек уйлыйсың, булдыра алырбызмы?

– Моның башкача булуы мөмкин түгел, галиҗәнап, – диде Уйгын, – чөнки без, үз Ватаныбызны саклау өчен, орышка чыгабыз.

– Бахшы ничек уйлый? – дип сорады Мөхәммәдәмин.

Тимбайның фикере күптәннән әзер иде булса кирәк.

– Күршеләр ярдәменнән башка очлап чыга алмабыз кебек тоела, – диде, – көчләр нисбәте һич тә безнең файдага түгел бит…

– Булмаганны сөйләмә, – диде Мөхәммәдәмин, яратмыйча. Чөнки бу аның иң авырткан җире иде.

– Белүемчә, алдан урысларның җәяүле гаскәре килеп җитәчәк. Аларга тын алырга да ирек бирмичә, беренче булып үзебезгә һөҗүм итәргә кирәк, – диде баш углан, – шәһәргә якын җибәрмәскә, алыш-бирешне ялан кырда хәл кылырга.

– Мин үзем дә шулай уйлыйм, – диде Мөхәммәдәмин,– искәрмәс түмгәк чана аудара, ди. Тик урысларны да акылсызга санарга ярамый. Алар да бит җиңәргә дип килә.

Мөхәммәдәмин, учын маңгаена терәп, тирә-якны янә җентекләп күзәтеп торды. Ялан киң, атлыларга да, җәяүлеләргә дә урын җитәрлек. Кылычларны уйнатырга менә дигән. Шулай да искәртмәс һөҗүм дә көткән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Чөнки урыслар сукыр чебендәй ишле. Хәйлә кирәк монда, хәйлә! Дошманны ялгыш юлга кертеп җибәрү зарур.

– Инде мине тыңлагыз, – диде ул, яугирләрен күзеннән кичереп. – Баш углан тәкъдим иткәнчә, көймәләреннән төшер-төшмәс үк, урысларны яуга өстерү отышлы булачак. Максат – уптым илаһи ябырылырга ирек бирмичә, дошманны өлешләп-өлешләп кыру. Хәйлә – күп тапкырлар сыналган уңышлы алым.

* * *

Кенәз Углицкий Казанны алуына шик тотмый иде. Тик татар оясына менә шулай, үз утарыңдагы сыман, бернинди каршылыксыз юл ачылыр дип көтмәгән иде ул. Әллә берәр чир кырып бетергәнме үзләрен? Бәлкем, җиңеләселәрен белеп, качып ук киткәннәрдер? Күр инде, күз күреме җитмәс болын киңлекләрендә ник бер җан иясе күренсен? Уклар, сөңгеләр, кылычлар белән каршы алырлар татарлар, бик аяусыз орыш булыр дип әзерләнгәннәр иде ич. Ләкин хәрби кеше өчен чын җиңү – көч белән, осталык белән, корал белән җиңгән җиңү. Шуннан да татлырак канәгатьләнү була да алмый орыш кырында.

– Атлы гаскәрнең монда кирәге күренми, кенәз, – диде Жилка Бельскийга, – Мөхәммәдәмин орышсыз гына бирелергә уйлаган, күрәсең. Кызуында эшне бетереп куйыйк соң, алайса.

Кенәз Фёдорның да каны уйнап торган чак, яшь әле. Аның да күңеле ашкына, үзен танытасы килә. Бакырдай җирән мыегының очларын бөтереп куйды да әйтте:

– Уйларыбыз туры килә икән, үзем дә нәкъ шуны тәкъдим итәргә тора идем, өлгерә алмыйча гына калдым, – диде.—Тәвәккәллик, кенәз!

– Беренче төркем белән җитәкчелек итүне сиңа тапшырам, – диде Димитрий Иванович канәгать кыяфәттә. – Тик шуны бел: яхшы татар – үле татар, әсирләр белән мавыкмагыз.

Көймәләр бер-бер артлы ярга борыннарын төртте. Бельский шунда ук кораллыларны тезә барды.

– Ярминкә үчен кайтармыйча, кулдан сөңгене төшермәскә! – диде ул фатиха сүзендә. – Без яшь патшабызга җиңү бүләк итү өчен килдек. Тәңре безнең белән!

– Кенәз, ганимәткә күпме вакыт бирелә? – дип сорады Иван исемле шадра сугышчы. Күренеп тора, күпне күргән мут солдат.

– Бер атна, – дип кычкырды Бельский барысына да ишетерлек көр тавыш белән. – Рәхәтләнеп талагыз, кала сезнең карамакта. Тик мал артыннан куып, кызларын буш калдыра күрмәгез. Бик татлы диләр поганкаларны. Ха-ха-ха!

– Борчылма, кенәз, кимен куймабыз, – дип авызын ерды Иван, – шулай бит, егетләр?

– Ура-а-а, ура-а-а…

Бельскийга атын китерделәр. Бик күркәм алмачуар толпар икән. Ашкына, тыныч кына басып та тора алмый. Яу аты икәнлеге маңгаена язылган.

– Быргычы, уйнат быргыңны! Байракларны күтәрегез! – дигән әмер яңгырады.

Мөхәммәдәмин Кремль тавындагы яшерен сыргавылыннан урысларны күзәтеп торды. Яу зилзиләсен үзе тәгаенләгәнчә тагын бер мәртәбә күңеленнән кичерде. Әлегә ул канәгать иде. Ник дисәң, урыс черчетын һөҗүмгә өстерергә туры килмәде, алар әнә, капкын эчендәге икмәк кисәгенә алданган күсе шикелле, үз ирекләре белән аның хәйлә капчыгына ябырылдылар.

– Ашыкма, көймәләрдән төшеп беткәннәрен көт, – диде ул янындагы Мансур угланга.

Тыныч бул, дип әйтүе генә ансат, йөрәге әнә күкрәген ватып чыгардай булып тибә. Аңа чирүе янында булырга кирәк, ә хан һаман җибәрми.

– Хан, мин үземне утлы табадагы кебек хис итәм, – диде ул, йөзенә ялыну-ялварулы кыяфәт чыгарып.

– Урысларны озаграк тоткарларга тырыш, ләкин чамасын белеп кенә, җиңдек дип уйласыннар. Хәйләбезнең асылы шунда, – дип, Мөхәммәдәмин янә бер мәртәбә угланны кисәтте.

– Барысы да тәгаенләгәнчә булыр, галиҗәнап.

Ниһаять, гаскәр яшеренгән урыннан чыкты. Урыслар моны көтмиләр иде инде, каушап калдылар. Ләкин артта Идел, чигенергә юл юк. Орыш шулай, көтелсә дә, көтелмәгәнчә башланды. Китте кычкырыш, китте бакырыш. Сөңгеләр, кылычлар ялык-йолык килә. Күзләрне кан басты, күңелләр катты. Кан исе, үлем исе таралды.

Шадра Иван, гүя базардагы итче, турый гына. Зур, калын гәүдәсе әле монда, әле тегендә пәйда була. Тәм табып, ләззәтләнеп кизәнә.

– Мә, поганый, ал кирәгеңне!

– Күреп кал, менә мин ул синең Газраилең. И-их!

Мансур углан шадра сугышчының, ду-галәмәт килеп, уңлы-суллы татарларны кыруын күреп алды да Батырша яугирне чакырып алды.

– Бер көфер котырына анда, бар, хәл ит, – диде.

Батырша җан кыючыны эзләп китте. Үзе дә – гәүдәле егет. Җиргә нык басып йөри торганнардан. Ике баһадир көч сынашырга тотынды. Ә көчләр тигез. Әле Батырша өстен чыга, әле Иван куып алып китә. Иванга уңайрак, сөңгесенең сабы озын, якын җибәрми. Йөзләреннән тир ага, күзләренә керә. Үзләре аны сизми. Газраил якаңнан каптырырга торганда тир кайгысымы соң?

Бер ыргымда Батырша артка чигенгән атлы булды да, бөтен җитезлеген, бар көч-куәтен җигеп, көндәшенә ыргылды. Иванның сөңгесе бик азга гына соңгарак калып сузылды. Алар күкрәккә күкрәк очрашты. Батыршаның борынына сасы ис бәреп керде. Күрәсең, урыс ару гына «төягән» иде. Күз иярмәс тизлек белән ул сөңгесен кылычка алыштырды да шадраның муенын сызып узды. Икенче мизгелдә Иванның канлы башы гәүдәсеннән аерылды. Казан кызларын татый алмады тәки. Аңа хәзер ганимәт тә кирәкми иде инде.

Урыс яугирләре артканнан-арта бара, алар тулысы белән орыш кырында иде инде. Жилкага тәүге хәбәр дә килеп иреште. Чапкын орышның уңышлы башланып китүе, тиздән гаскәрнең шәһәр бистәсенә аяк басачагы турында кенәз Бельскийның белдермәсен җиткерде. Чираттагысы орышның бистә эчендә барганлыгын хәбәр итте.

Кенәз Димитрий бала йоныннан гына торган кыска сакал-мыегын бармаклары белән тарагандай итте. Ул үз-үзеннән дә, гаскәреннән дә канәгать иде.

– Шәраб салыгыз, – диде адъютантларына. – Бар кешегә дә. Минем тәүге җиңүем өчен тост тәкъдим итәм.

Чыннан да, бу чакта урыслар бистәгә бәреп кергәннәр иде. Казанлылар каршылык күрсәтмичә генә чигенеп юкка чыктылар.

– Ганимәт, ганимәт! – дип аваз салды кемдер.

Гаскәр, ач кандала шикелле, өйләргә ябырылды. Күп тә үтмәде, урыслар, шатланышып, ава-түнә йөриләр иде инде.

– Бистә халкын талыйлар, ә без посып ятабыз. Хурлык ич бу, – дип зарланышты яугирләр.

– Урыслар безне качтылар дип уйласын өчен бу, – дип, хәйләне ачты Мансур углан, – тиздән йөзгә-йөз киләчәкбез, батырлыгыгызны шунда күрсәтерсез.

Мөхәммәдәмин үзе дә орыш казанының кайнау ноктасына килеп җиткәнен аңлаган иде инде. Урысларның калага үтеп керүләре дә ихтимал.

– Уйгын угланга хәбәр салыгыз, төмәнен13 кузгатсын, – диде ул.

Планы гади дә, заманча яңа да иде ханның. Дөрестән дә, дошманны камап алу, сиздермичә генә аны үз ихтыяҗыңа буйсындыру, орышны башыннан ахырынача тәфсилләп күзаллау бу чор стратегиясендә өлеш-өлеш кенә кулланыла иде. Мөхәммәдәмин исә аны бербөтен итеп гамәлгә ашырды.

Мансур угланның чирүе алдавыч кына иде. Баш углан Уйгын җитәкчелегендәге төп көч урысларның арт ягындагы аулак урында тупланган иде. Хан шуларны орышка кертергә әмер бирде.

Урыслар җиңү шәрабы эчеп хозурланган бермәлдә Уйгынның атлы төмәне аларның арка якларына килеп керде. Бу шулкадәр көтелмәгән һөҗүм иде ки, Бельский билендәге кылычын суырып алырга да өлгермәде, алмачуарның тезгене татар угланы кулына күчкән иде инде. Ул, чарасызлыктан, гарьлегеннән нишләргә белмичә, ач эттәй улады:

– У-у-у…

Ул арада, чаптырып, Уйгын килеп җитте. Бельскийны аның каршысына китереп бастырдылар.

– Кенәз, мин сине Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин исеменнән әсирлеккә алам, – диде баш углан. – Гаскәрбашын да шушы язмыш көтә.

Ләкин Димитрийны орыш кырыннан алып чыгып киткәннәр иде.

Воевода юлдагы атлылар төркемен Зөя елгасы тамагында көтәргә булды. Нишләргә белер ул хәзер. Үчен бише белән кайтарыр. Ә монысы – вакытлы күңелсезлек кенә. Андый хәлләр була инде ул. Олуг кенәзгә хәбәр салырга кирәк, өстәмә көчләр дә җибәрсен.

Ул кенәз Василий Голенинны депеша белән җибәрде. Чапкын 9 июньдә Мәскәүгә кайтып егылды, олуг кенәзгә Казан хәлләрен, куе буяуларга манып, бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Имеш, Мөхәммәдәминнең дә гаскәре йөз меңле икән. Нугайлар, себерлеләр дә ярдәмгә килгән икән. Имеш, һөҗүмне дә татарлар башлаган, атлы гаскәрне көтәргә ирек бирмәгәннәр.

Әлеге мәгълүматлар Василийның бер колагына керде, икенчесеннән чыгып китте. Аның өчен кампаниянең уңышлы төгәлләнүе мөһим. Кемнәр әсир төшкән, күпме сугышчы башын салган – бу аның эше түгел. Гаскәрбашы бар, ярдәмчеләре, карасыннар. Аңа фәкать җиңү генә кирәк. Шуңа күрә кичекмәстән үзенең шәхси карамагындагы сайланма гаскәрне Димитрийга ярдәмгә җибәрергә карар кылды. Кенәз Василий Холмскийны чакыртып бик нык кисәтте:

– Миңа Мөхәммәдәмин ханны тотып алып кайтыгыз, – диде ул үтә бер кырыслык белән. – Ак күлдә аңа урын әзер инде.

Шулай итеп, Казан өстенә, карга көтүедәй, Мәскәүнең бар булган гаскәре ябырылды.

* * *

Гәүһәршад Кырымнан чапкын килүенә гаҗәпләнмәде. Чөнки анасы Нурсолтан мәктүп язарга ярата. Әледән-әле хәбәр салып тора, хәл-әхвәл белешә, аеруча киңәш бирергә, өйрәтергә маһир.

Ул чапкынны бик әйбәтләп кунак итәргә кушты. Чөнки күңеленә хуш килде. Юан беләкле, нык бәдәнле, үткен карашлы егет иде ул. Аңа шундыйлар ошый. Ир-егет каты куллы, кырыс чырайлы булырга тиеш дип саный.

Гәүһәршад көзге каршына килеп басты. Көзгедә озынчарак нәфис йөзле, тулы иренле бер яшь ханым сурәте пәйда булды. Чибәр иде ул. Чем-кара кашлары астында фирүзәдәй зәңгәр күзләре җемелди. Ияк очына ясмык кадәре генә нәфис уем кунаклаган. Бу аның йөзенә ниндидер сихри ямь өстәп тора.

Үзенең чибәр икәнен бик яхшы белә бикә. Шуңа күрә дә өендә бихисап көзгеләр тота. Шуның белән бергә, усаллыгы да җитәрлек. Ачуы чыкканда, аңа юлыкмас өчен мең алтын бирерсең. Тота – өзә. Үзсүзле, тәвәккәл. Әмма Ходай аңа акылны да өеп биргән. Дуамалга һич тузынмас, адәмне юкка-барга рәнҗетмәс. Булат бәк хатыныннан бик разый. Югыйсә ул сайламады, аның үзен сайладылар.

Буйга җитеп, кияүгә чыгар вакыты җиткәч, Гәүһәршад ниятен Мөхәммәдәмингә сиздерде. Бу агасының беренче тапкыр Казан тәхетендә утырган чагы иде.

– Яучылар йөдәтә икән, агаем, ә мин хәләл җефетемне үзем сайларга телим, – дип, Мөхәммәдәминне шаккатырган иде.

Шулай булмыйча, туташларның кияү сайлаганын каян күргәнең бар? Алай да сеңлесенә каты бәрелмәде, сүзен уенгарак борды.

– Көндез әкият сөйләгән адәмне ак бүре ашар, ди, саташмыйсыңмы, сеңлем? – дип көлгән атлы итте. – Хан кызын, алдан килешеп, дәрәҗәсенә тиң кешегә генә ярәшәләр.

– Мин сайлаган егет син әйткәннәрнең барысына да туры килә, агаем, – диде Гәүһәршад, күзләрен дә йоммыйча, – акыллы да, дәрәҗәле дә, чибәр дә.

– Ала-а-й, – дип, башын чайкады Мөхәммәдәмин. – Кем дип белик соң ул хан ыруына лаеклы чибәр егетне? Башлы-күзлеме, буйдакмы?

Гәүһәршад агасына күзенең агы белән карап алды.

– Нәрсә, сеңлеңне әллә икенче хатынлыкка риза булыр дип уйлыйсыңмы? – диде.

– Шуңа сорыйм ич, мин дә сине ирексездән бирәм дип тормыйм.

– Сезне белмәссең, тотарсыз да берәр картка димләрсез…

– Башта кем икәнен әйт, аннан җавабымны бирермен, – диде Мөхәммәдәмин.

– Булат бәк…

Гәүһәршад, йөзен каплап, читкә борылды. Ә Мөхәммәдәмин, янә бер гаҗәпкә калып, телен шартлатты. Чөнки Булат бәк, чыннан да, ханлыкның иң күркәм адәмнәреннән иде. Йомырканың җөен табып булыр, Булат бәкнең җитмәгән җирен таба алмассың. Дәүләт эшенә дә бик теләп катнаша, мал-мөлкәте дә ким-хур түгел. Әйе, егеткә башлы-күзле булырга бик вакыт. Тик ничек кенә абруйлы булмасын, хан нәселе түгел инде.

– Әлеге ниятеңне башка кеше беләме? – дип сорады Мөхәммәдәмин.

Гәүһәршадның күзләре шар булды.

– Ни сөйлисең, агаем, сеңлеңне тиле дип белдеңме әллә?

– Мактыйм, монысына да акылың җиткән икән, кортка, хуш. Тик мин бит сине бер-бер ханга тәгаенләп тора идем. Терсәкне тешләргә туры килмәгәе…

– Килмәс, агаем, үзе егылган еламас, ди.

Мөхәммәдәмин уйга калды.

Ә Гәүһәршад дәвам итте:

– Хатынсыз ханны каян табасың соң аны, агаем? Минем һич тә кеше өстенә барасым килми. Киявемнән дә «башка никахка кермәм» дигән сүзен алачакмын.

– Юкны бар итәргә сиңа куш инде…

– Мәшһүр Ибраһим хан кызы лабаса мин, – диде Гәүһәршад.

Шулай бөтен мөселман дөньясында булмаганны булдырды Гәүһәршад. Дөрес, моны башкалар сизмәде. Яучылар да килде, димләделәр дә, кодалар да төшерделәр. Барысы да гореф-гадәт буенча, дин кушканча башкарылды. Ләкин кияүне кәләш үзе сайлады.

…Нурсолтанның мәктүпләрен бик өнәп тә бетерми иде Гәүһәршад, акыл өйрәтүләрен җене сөйми.

Шуңа күрә хатны теләр-теләмәс кенә ачты. Анасы исә бу юлы үтенечләрен, зарларын җиткергән иде. Аны бигрәк тә Казан белән Мәскәү арасындагы низаг борчый икән. Дөрес, әле ул мәскәүлеләрнең Казанга яу чабуыннан хәбәрдар түгел, ахры. Башлыча ярминкә, урыс сәүдәгәрләрен талау, куып җибәрү белән килешмәвен белдергән. Мөхәммәдәмингә әйт, хәлне төзәтсен, аны Мәскәү тәрбияләде, онытмасын, дигән. Мине тыңламый, мәктүпләремә җавап бирми, борынын күтәрде, дип зарлана.

Гәүһәршад янә көзге каршына килеп басты. Яңа тектергән күлмәгемне кияргә кирәк, җиңгәчәйнең йөзенә сары су коелсын әле, дип елмаеп куйды ул. Алар, Үрбәт белән ике көнче күбәләк, шулай, бер-берсе белән ярыша-ярыша, кием тектерәләр. Ике чибәр, ике кылтык. Хәер, аш-су, кием-салым белән генә чикләнми бу мөхтәрәм бикәләрнең мәшәкатьләре. Дәүләт эшләренә дә куллары җитә аларның. Һәр икесенең дә ханга йогынтысы зур. Егерме биш яшькә җиткәндә, Гәүһәршад исемле бикә иде инде. (Бу, – күрәсең, кан белән күчкән сыйфат. «Алтын Урда вакытында да бикәләр барлык корылтайларда, дәүләт җыеннарында катнашканнар. Ирләре бакыйга күчкәч, тол хатыннар хакимиятне дә үз кулларына алганнар. Мәсәлән, Үгәдәй ханның вафатыннан соң регент сыйфатында Монголия белән озак еллар җәмәгате ханәкә Туракин идарә иткән. Монгол-татар дөньясында шул рәвешле абруй казанган бикәләр шактый. Огул Гәймеш, Сөркүктәни, Үргән, Булуган ханәкәләр кебек идарәчеләрнең исемнәре китапларга теркәлеп калган» дип уйлады үзе дә Гәүһәршад. Нурсолтан ханбикә дә әнә зур танылу тапты.)

Казан-йортта Гәүһәршадны үз якларына аударырга теләүчеләр шактый. Хәтта Кәлимәт тә зур зөбәрҗәт кашлы балдак тәкъдим иткән иде. Бикәнең җаны сөйми иде бу адәмне. Саз бакасына охшата иде ул аны. Ул бүлмәгә килеп керүгә, борынга сасы тир исе килеп бәрелә, түз генә. Ихтимал, сөймәс сөяк булганга шулай күралмагандыр.

– Мин бары иремнән, якын туганнарым кулыннан гына бүләк алам, – дип баш тартты әлеге затлы балдактан.

Кәлимәт бер сүз әйтмәде, елмайгандай итеп, бүләкне кесәсенә шудырды. Сынап каравы гына булды, күрәсең.

– Мин алай ук тирәнтен уйламаган идем, бу олы хөрмәт билгесе генә иде, кичер, бикә, – диде. – Шулай да, форсаттан файдаланып, әңгәмә корып алу һич тә хилаф гамәл булмас дип уйлыйм.

– Сүз ни хактадыр бит, карачы?

– Баш карачы, – дип төзәтте Кәлимәт. – Хөкүмәт башлыгы.

– Әйе, әйе, онытып та торам, – диде Гәүһәршад түбәнсетүлерәк елмаю белән, – ә нәрсә кызыксындыра соң баш карачыны?

Гәүһәршад әңгәмәдәшенә күз сирпеп карап алды. Ирен читләрендә һаман шул түбәнсетүле елмаю иде.

– Бикә, әйдә, качышлы уйнамыйк әле, – диде Кәлимәт җитди генә, – Казан йортының язмышы Мәскәү белән мөнәсәбәтебезгә бәйле. Моны син бик яхшы беләсең. Мөхәммәдәмин ханны да Мәскәү тәхеткә утыртты. Зурлап утыртты. Дөрес эшләде. Тик хәзер мин аның кайбер гамәлләрен аңламыйм…

– Ханга басым ясарга кушу инде бу, шулаймы? – дип бүлде аны Гәүһәршад.

– Юк, фәкать хакыйкатьне төшендерүне генә үтенәм, – диде Кәлимәт, сүзләренә тирән мәгънә салырга тырышып. – Синең Төркияне, Кырымны хуп күрмәвең миңа бик яхшы мәгълүм. Безнең карашлар әлеге мәсьәләдә тулысынча туры килә, бикә. Шулай булгач, нигә әле без берләшмәскә тиеш? Дөреслек безнең якта лабаса!

Гәүһәршад кәнизәк туташка зур мамык шәлен китерергә кушты. Шуны әйбәтләп аркасына япты да әйтте:

– Минем сиңа бер хикәят сөйлисем килеп китте әле, Кәлимәт, тыңла, – диде. – Бер мактанчык адәм базарда сөйләгән, имеш.

– Иллә дә кызык иттем соң бер ачык авызны, егерме яшьлек атны нинди кыйммәт бәягә саттым, кайтып җиткәнче җан бирмәсә ярар иде инде, – дигән.

Арадан бер якташы:

– Кая әле, нинди акчага саттың икән? – дип сораган.

Карасалар, акчалар барысы да ялган, ди.

– Бу нәрсәгә ишарә инде, бикә? – дип, күзләрен чекерәйтте баш карачы.

– Синең сүзләреңә ишарә, Кәлимәт. Аңламадыңмыни? – дип көлемсерәде Гәүһәршад. – Әйе, мин төрекләрнең дә, кырымлыларның да Казан йортында баш булуларын теләмим. Шул ук вакытта мин урысларны да кире кагам. Татар илендә татар үзе хуҗа булырга тиеш!

Нигәдер шушы вакыйга хәтеренә төште бикәнең. Бу анасының Мөхәммәдәмингә йогынты ясавын үтенүеннән иде, билгеле.

Ул сарай катына килгәндә, хан юк иде әле. Алай да бикәләр вакытны бушка уздырмадылар, бер-берсенең өс киемнәрен макташтылар. Үрбәт каенсеңлесенә бизәнү әйберләрен күрсәтте. Бу яктан Гәүһәршадны уздыра иде ул. Кершәннәрне, сөрмәләрне, кызылларны башлыча Кытайдан кайтарта иде. Шушы көннәрдә генә яңаларын китерделәр. Кайберләрен Гәүһәршад өчен бүләккә дип аерып куйган иде. Бик сөенде яшь бикә.

– Минем дә сиңа бүләгем бар, җиңгәчәй-бикә, – дип, озатучы туташтан букчасын сорап алды. Аннан бик матур нәфис тартмачык чыгарып, Үрбәткә сузды.

– О-о, нинди зәвыклы бүләк, – диде ханбикә, – минекеләр синеке янында бигрәк кечкенә инде…

– Куйсана, җиңгәчәй-бикә, бүләк – бүләк инде ул, дөясе дә бүләк, энәсе дә бүләк, – дип тынычландырды Үрбәтне каенсеңлесе.

Хан да озак көттермәде.

– Бездә кунак бар икән, әссәламегаләйкем, туганым, – дип сәламләде Мөхәммәдәмин сеңлесен. – Кулларың бик кайнар икән, әйтәм Булат кияү авызын ерып кына йөри.

– Ә син, агаем, җиңгәчәй-бикәне саргайтып, бик озак йөрмә, кара, коры сөяккә калган бит инде.

Үрбәт шатлыклы елмаю белән елмайды. Бәхетле хатын елмаюы иде бу. Яратышулары күзгә бәрелеп тора. Күгәрченнәрне көнләштерерлек.

– Агаеңа алай каты бәрелмә, сеңлем-бикә, болай да мәшәкатьле чагы, күрмисеңмени, сакал-мыегына көмеш төс кунып килә, – диде Үрбәт үзенә бер наз белән.

– Көмеш төс агаем кебек каһарманга килешеп кенә тора ул. Бөтен кала синең батырлыгың турында сөйли, агаем, урысларны бик каты дөмбәсләгәнсез икән. Мин бик сөенәмен, – диде Гәүһәршад.

– Андый хәл булды, – диде Мөхәммәдәмин тыйнак кына, – тик орышның кәттәсе алда әле. Бүген-иртәгә Мәскәүнең атлы гаскәре килеп җитәчәк. Араларында Җангали дә бар икән, олуг кенәз аңа зур өмет баглый, имеш.

– Касыймлылар гомер-гомергә Казанга теш кайрадылар инде алар, – диде Гәүһәршад, ачуына төенеп, – Мәскәүгә ничек ярарга белмиләр.

– Мәскәү аларны Казан тәхетенә ымсындыра, шуңа алданып, йөзләре белән җир ерталар, – диде Мөхәммәдәмин.

– Нәфесләренең башы ябылмаган икән, – дип, Үрбәт тә фикерен җиткерде.

– Керер ишекләрен киң итеп ачсак та, чыгар ишекләрен ябып куярбыз без аларның, борчылмагыз.

– Иншаллаһ, агаем.

– Син йомышсыз йөрмисең инде, туганым, бүген нинди җилләр ташлады? – дип кызыксынды Мөхәммәдәмин.

– Миңа бүләк китергән сеңлем-бикә, – диде Үрбәт, – шундый матур, шундый нәфис.

Мөхәммәдәмин асылташлар белән бизәлгән тартмачыкны кулында әйләндергәләп торды да:

– Бүләге булгач, йомышы да, сүзе дә бар инде, – диде.

– Йомышым юк, сүзем бар, – диде бикә. – Анакайдан мәктүп китерделәр, сиңа да үтенеч юллаган.

– Багай дигәнме?

– Багай дип анакай улына мөрәҗәгать итә, ә аның ханга әйтәсе сүзе бар.

– Йә-йә…

– Ханга әйт, урыслар белән бозылышмасын, ярминкә хәлләрен ишетеп бик кайгырдым, дигән.

Мөхәммәдәмин, кәнәфиенә кырын ятып, җайлабрак утырды.

– Анабыз Габделлатыйф туганыбыз өчен шулай тәшвишләнә инде, – диде Мөхәммәдәмин уйчан гына, – олуг кенәзгә ләббәйкә итеп торсак, аны тоткынлыктан азат итәр дип өметләнә инде ул, кәбәм. Мин урысларны яхшы беләм, аларны көч кенә туктата ала. Безнең җиңүләребез китерәчәк Габделлатыйф ханга ирекне. Менә шуларны бәйнә-бәйнә язып җибәр үзенә.

* * *

Яликәй карт балыкны Тарлаш кичүеннән түбәндәрәк тота. Монда җәтмә салырга бик уңай. Идел бу урында агымын тизләтә төшә. Шуңа күрә, ахры, төбе чиста, төп-тамырлар да, агач-ташлар да бимазаламый. Коралга зыян тими. Балык, Аллага шөкер, күп, тота гына бел. Яликәйне бу яктан өйрәтәсе юк, нәсел-ырулары белән балыкчы алар. Хан табынына да балыкны ул җибәрә. Яликәй балыгы үзенә бер тәмле була, дип әйтә икән хан, рәхмәт төшкере.

Хан җәенгә мөкиббән, һаман шуны сората. Тик зурысы булсын. Ә олы җәенне кармакка каптырырга кирәк, җәтмәгә эләкми ул, эләксә дә ертып чыга. Чос балык. Теләсә нинди җимгә ыргылмый, сайланып кына сыйлана, каһәр. Аңа кош ите бир. Аның да ис керә башлаганы булсын.

Карт балыкка оныгы Хәмәтшәехне дә алып йөри, өйрәнә торсын, ди. Малай ушлы. Әйткәнне бик тиз эләктереп ала. Кайсы балыкның өстә йөргәнен, кайсысының төптә ятканын, кай яктан җил искәндә балык киткәнен, уылдык чәчү чорларын – барысын да яттан белә. Җиде генә яшь бит әле аңа. Хәер, заманасы шулай, яшьләр белән ярыша алмыйсың. Әнә кичә ханның ашчысы сөйләп торды, кайсыдыр мәмләкәттә утлы корал уйлап тапканнар, имеш. Үзе иләмсез шартлый, ди. Тавышыннан йөрәкләре ярылып үлүчеләр бихисап икән. Тимерне ярмага әйләндерә, ди. Тисә, кара канга батыра икән. Шул коралны урыслар да эләктергән, ди. Угланнар бик куркып торалар, имеш. Урыслар белән бик зур орыш буласы икән.

– Бабакай, кармагың өч мәртәбә этләде бит инде, әллә күрмисеңме? – дип, Хәмәтшәех аны уйларыннан арындырды. Җәт-җәт кармак җебен саварга тотынды Яликәй. Ләкин җәеннең дә алданасы килеп тормый шул, күгәрченне эләктереп шылган әнә.

– Җимне әрәм иттең, – дип уфтанды малай.

– Чәпчемәсәнә, юеш борын, кош буа буарлык, тагын ауларсың, – диде карт, тешсез авызын шапылдатып.

– Һы, тапты ялчы, – диде малай эре генә, – әллә кулы кычытып тора дисеңме?

Алар берара сүзсез генә утырдылар. Тынлыкны янә Хәмәтшәех бозды.

– Бабакай, карале, кара, су өстендә әллә нинди кара нәмәстәләр, – дип, Иделгә төртеп күрсәтте.

Чыннан да, су өстен тутырып агач төпләренә охшаш нәрсәләр ага иде. Карт, кулын маңгаена куеп, шул тарафка чекерәйде. Күзләре чагылу сәбәпле, ул нәрсә акканын анык кына күрә алмады. Яшьләре дә комачаулый.

– Бүрәнәдер, – диде карт.

– Бабакай, бүрәнә түгел алар, – диде Хәмәтшәех. Малайның күзләре үткенрәк иде, билгеле.

– Тарлаш тамагындагы урманга төштеләр микәнни? – дип гөманлады карт.

– Кеше гәүдәләре бугай, бабакай…

– Юкны сөйләмә, юеш борын, шулкадәр кеше гәүдәсе каян килсен?

Карт, ниһаять, күзләренең җаен тапты. Казан тирәсендә орыш кузгалган икән, дип уйлап алды, җәт-җәт кенә кармакларын урый башлады.

– Улым, әйдә, җыен, өйгә кайтыйк, Аллам сакласын!

Бу вакытта Казан каласы итәгендә өченче көн дәһшәтле сугыш бара иде. Ул кенәз Александр Ростовский, Касыйм ханзадәсе Җангали җитәкчелегендәге атлы гаскәр килеп җитүгә кабынып китте.

– Холмскийны көтсәк, ышанычлырак булмасмы? – дигән теләк белдерде Ростовский. – олуг кенәзнең гаскәрендә утлы корал да бар.

– Холмский иң хәлиткеч этапта, Кремльне алу этабында гына кирәк булачак. Ул килеп җиткәнче бетерәсе эшләр дә күп әле, – диде гаскәрбашы.

– Минем бөркетләрнең түземлекләре төкәнде анда, тыяр хәл калмады, – дип сүзгә кушылды Җангали. – Ул Казан калай әтәчләренең кикрикләрен шиңдерергә бик вакыт.

– Күрдеңме, – дип эләктереп алды шаһзадәнең сүзен Димитрий, – татарлар үзләре казанлыларны күралмый. Кан кайтару өчен, менә дигән форсат.

Мөхәммәдәмин сыргавылыннан урыс гаскәрләренең хәрәкәт-гамәлләрен җентекләп күзәтеп торды. Яшерен ирәвелгә14 җибәрелгән унлыкбаштан да чапкыннар эз суытмый.

– Урыслар нишләптер песи булдылар, бу һич тә аларга охшамаган, – диде чираттагы чапкын, – астан уеп, өстән җуеп куймагайлары.

Мөхәммәдәминнең киң маңгаена сырлар ятты: димәк, һөҗүмгә әзерләнәләр. Ул үзе дә шуңа исәп тота иде. Чөнки кенәз Димитрий яшь кеше, аның озын-озак көтәргә түземлеге җитмәс, тизрәк орышка ыргыласы килер.

Бу юлы Уйгын яугирләрен үзәккә куйды хан. Ябырылып килүче урыс атлыларының арасына чөй кебек ярып кереп, аларны төркем-төркем таркату бурычы куелды баш угланга. Ә ян-яктагылар ул төркемнәрне камап алырга тиеш иде. Мондый күпсанлы гаскәр катнашындагы орышта фәкать хәйлә һәм җитезлек белән генә җиңүгә ирешергә мөмкин.

Димитрий исә өметен ишлелеккә баглый иде. Яу булып өерелеп килергә дә, тын алырга да ирек бирмичә, дошманны изеп-таптап китәргә. Монголлар шул рәвешле әнә ничәмә-ничә мәмләкәтне, ничәмә-ничә халыкларны тәпәләп узганнар, үзләренә буйсындырганнар. Рим шул ысул белән бөек Карфагенны тезләндергән, Мисырны, Урта диңгез буе биләмәләрен кулына төшергән. Аттила җиһангир Уралдан Ауропага кадәр кылычын ялтыратып узган.

Мөгаллиме, мәшһүр Византия императоры ыруы вәкиленнән булган синьор Константин колагына тукыганнарны, бөртекләп, хәтер иләге аша уздыргач килде әлеге нәтиҗәгә Жилка. Китапча фикер йөрткәндә, бу чыннан да бик төпле, бик шома тәгълимат иде. Ул, һичшиксез, яшь воеводага дан, җиңү китерәчәк.

Ростовский әлеге тираданы тыныч кына йотты. Сүз көрәштерүдән ни файда, ул барыбер үзенчә эш итәчәк. Җангали шаһзадә исә эре тешләрен ыржайтып елмайды. Воеводаның дуамаллыгы ошый иде аңа. Чөнки ул үзе дә – яшь кеше, ул да бөеклеккә дәгъва итүче.

Орыш иртә белән башланды. Җилсез, дымык иртә иде бу. Идел өсте тип-тигез. Ара-тирә вак балык артыннан куучы чуртаннар гына чупыр-чупыр килеп, суны болгатып алалар. Мул булып чык төшкән, ярдагы үләннәр ямь-яшел булып яшәреп утыралар.

Ослан тавы түбәсеннән кояш елмаеп балкыганда да тыныч иде әле. Ул бүген үзгәрәк күренә. Ни өчендер шәфәкъ кызыллыгы бик тиз бетте, аның урынына кояшның як-ягында ак колакчыннары бар иде. Моны коры, кызу көнгә юрадылар.

Кинәт кенә офык караңгыланып китте. Җиһан берьюлы дөпелдәгән меңнәрчә тояк тавышы эчендә калды. Бу шулкадәр көчле иде ки, хәтта җир гүли башлады. Шом өстенә шом өстәп, кешеләр кычкырыша, атлар кешни. Һавада әле чыкмаган кан исе асылынып тора. Ахырзаман диярсең.

Урыс явы менә шулай котырынып килде.

Уйгын бер талпынуда иярендә иде инде. Яңа сауган сөт шикелле ап-ак толпары өстендә ул әүлия затны хәтерләтә иде.

– Атларга менегез! – дигән әмер яңгырады.

Иң алда – Олуг Мөхәммәдтән калган кыл байракны тоткан яугир. Аннан аз гына калышып хан байракларын йөртүчеләр урын алды.

– Тезгеннәрне бушатыгыз!

Атлар бер тын белән дәррәү килеп кузгалдылар. Тояк астыннан кыелган үләннәр оча, кибеп бетмәгән чык тамчылары чәчри. Бер якта – татарлар, икенче якта – урыслар. Татарлар үз йортларының иминлеген саклау өчен күтәрелсә, урыслар Казан иленә коллык тышавы салырга, антихристларны буйсындырырга килгән. Бу – изге гамәл. Шуңа күрә берәве дә башын аямый, һәркайсы үзен хаклы дип саный. Орыш мәрхәмәтсез, рәхимсез булачак.

Инде кояш та күренмәс булды. Ә ара якынлашканнан-якынлаша. Әнә атларның мышнавы да ишетелә башлады, тир исе борынга килеп бәрелде.

– Көферләргә – үлем!

– Бей поганых!

Гарасат кузгаткан дулкынны тыеп булмаган кебек, бу өерне дә туктатыр көч юк иде инде. Бәгырьләр катты, хисләр качты. Башта бер генә уй – ялмавызыңнан өстен чыгу.

Гаскәр маңгайга-маңгай чәкеште. Кылычларга, сөңгеләргә тәүге кан ябышты. Буталышып беттеләр, кемнең кайда икәнлеген дә белеп булмый. Дошман атчабарлары эченә чөй булып керү, аны төркемнәргә бүлү планы да орышның башында ук челпәрәмә килде. Урыслар сукыр чебеннәр кебек ишле иде.

Уйгынның ак аты, Чыңгыз ханның Сәтәре шикелле, әле бер җирдә, әле икенче җирдә калкып чыга, үзе күз иярмәс җитезлек белән сөңгесен уйната.

Мөхәммәдәмин сыргавылына ябышып катты, керфекләрен дә какмыйча орыш кырын күзәтә.

– Кенәзне сөңге очына ал, кенәзне! – дип кычкырып җибәрде ул берзаман, әйтерсең лә аның сүзләре шунда кадәр барып җитә иде.

Ни сәер, баш углан, әлеге күрсәтмәне ишеткәндәй, Ростовскийга якынлашу хәстәренә кереште. Воеводаны сафтан чыгару бик ярап куяр иде, әлбәттә. Башсыз калган гаскәр койрыгы өзелгән кәлтә белән бер ул, качу ягын карый.

Җансакчылары кенәзне нык саклыйлар, якын килергә ирек бирмиләр, чынлыкта ул җанлы боҗра эчендә. Шунлыктан иң элек сакны какшату зарур. Уйгын, бу эшне якыннарына тапшырып, үзе кенәзне сагалый башлады. Һәм, җаен туры китереп, Ростовскийга сөңгесен очырды. Кенәз шул ук мизгелдә аяк астына мәтәлеп тә төште.

– Егет икәнсең, булдырдың, – дип, Мөхәммәдәмин баскан урынында сикергәләп куйды.

Уйгын, ниһаять, урысларның зур гына төркемен Идел буена кысрыклады. Һәммәсен кылыч астыннан үткәрделәр, берәү дә котылып кала алмады. Менә шуннан соң китте инде мәхшәр. Урыслар тәртипсез рәвештә чигенә башладылар. Ә чигенер урын юк. Чөнки арка ягыннан хан гаскәрләре килеп керде. Чолганышта калдылар. Ары сугылалар, бире сугылалар, тик кайсы якка гына сугылма, угланнарның сөңгесенә килеп төртеләсең.

Үтереш, суеш туктаусыз өч тәүлек дәвам итте. Холмский бу ызгыш табынының соңына гына килеп җитте. Аны килә-килешкә утлы коралы-ние белән капкынга эләктерделәр, әсир төшкәнен дә абайламыйча калды кенәз.

Чутсыз-чамасыз күп булулары урысларның башына җитте. Әллә ни зур булмаган орыш кыры аларны сыйдыра алмады, фәкать бер-берсенә комачау гына тудырдылар, үз косыкларына үзләре тончыкты.

Ростовскийның бәхете җиңде. Баш угланның сөңгесе кулбашын гына җәрәхәтләп узган иде. Атының тоягы астында үлгән атлы булып ятты да, орыш елга буена авышкач, Жилкага барып баш орды.

– Татар барда, хәтәр бар, ди, яхшы чакта үкчәләрне күтәрик, – диде кенәз Ростовский. Ул суга төшкән тавыкка охшап калган иде, элекке мин-минлегенең эзе дә күренми.

– Борынгы гадәт буенча, ике батыр яугирнең көч сынашуын оештырырга кирәк дип саныйм, – диде Димитрий, үз уйларына бирелеп, – бик һәйбәт тамаша булачак. Ул әле һаман римлылар тәгълиматы канаты астына сыенып фикер йөртә иде.

Ростовскийның иреннәре бүлтәеп чыкты.

– Бала-чага булма, кенәз, кеше көлдермик, – диде.

– Мин инде ханга чапкын җибәреп кайтардым, ул да риза, – диде воевода.

– Алышка кемне куясың? – дип сорады кенәз.

Димитрийның юка иреннәре бөтен битенә җәелде. Ул шушы авыр хәлдә дә үч кайтару турында хыяллана иде булса кирәк.

– Җангалины инде, кемне булсын, татар барда, хәтәр бар, дисең ич, – диде.

Бу хакта ишеткәч, Җангалинең күзләре акайды.

– Юк, кенәз, мин мондый уеннарда катнашмыйм, – диде.

– Әле кайчан гына казанлыларның арт сабагын укытмакчы идең, менә күрсәт, – диде воевода әмер рәвешендә.

– Ә хан кемне куя?

– Баш углан Уйгын бәкне.

Татарлар да, урыслар да тамаша кылырга әзерләнде. Гадәт буенча, бу вакытта сугыш хәрәкәтләре туктатыла. Алыш бер катнашучы һәлак булганчы яки, бирелеп, җиңелүен таныганга кадәр дәвам итә.

Көн инде кичкә авышкан иде. Кояшның да бәллүенә тәгәрәр чагы җитеп килә. Эсселек басылган, ләкин тынчу. Чөнки орыш кырында бихисап мәет аунап ята. Җыештырасы иде дә, тамаша буласы бит әнә.

Уйгын атын алыштырды. Аккошы аягын авырттырган иде. Монысы алыш өчен уңайрак та әле. Җитезлек ягыннан Аккоштан калышса да, күпкә көчлерәк. Күкрәге киң, ботлары тимердәй нык. Куркуны да белми, чын сугыш аты.

– Мин синең чутка бөртек тә шикләнмим, углан, – дип, фатихасын бирде Мөхәммәдәмин, – тик уяулыгыңны югалтма, шаһзадә – үҗәт бәндә.

Җангали карар күзгә агасы Шаһгали шикелле үк килешсез иде. Гәүдә-сыны гүя аяк-кулдан гына тора. Иләмсез озын үзләре. Ә менә атка атлангач, Җангали танымаслык булып үзгәрә дә куя. Муены тырпая, гәүдәсе турая, йөзенә алсулык йөгерә, күзләрендә очкын кабына. Чын егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятар, дип, шундыйларга әйтәләр дә инде. Мондый җайдакка ат бервакытта да хыянәт итми. Ә ышаныч орышта җиңүгә бәрабәр.

Алышчылар ындыр табагыдай такырланып калган яланның берсе – бер башына, икенчесе икенче башына чыгып басты. Уйгын догага оеды: «Раббәнә атина мин ләдункә рахмәтән вә хәййи ләна мин әмрина рашәда».

Җангалинең дә иреннәре кыймылдый. Мөгаен, ул да шушы ук доганы укыйдыр. Чөнки бу – Аллаһыга гамәлләренең уңышлы тәмамлануына булышуын үтенеп мөрәҗәгать итү догасы.

Алышны үткәрүче баш казый кулындагы әләмен болгап алды. Җайдаклар, чаптырып, бер-берсенә якынлаштылар. Ләкин сөңгеләр күтәрелмәде, чөнки бу әле сәламләү йоласы гына иде. Күзләр генә очрашты. Алар нәфрәт белән тулы иде. Ат өстендә кем калыр? Моны бер Алла үзе генә белә.

Инде чынлап очраштылар.

– Җаныңны тәмугка озатам мин синең бүген, Иблис, – дип кычкырды Уйгын.

Җангали бу янауны ишеттеме-юкмы, үзе дә:

– Бүксәңне тишеп, казыкка элеп куям бит, үләт, – дип мыгырданды.

Тәүге ыргымны Җангали ясады. Әйтерсең лә яшен яшьнәде, Уйгын керфек кагарга да өлгерми калды. Әмма аның гәүдәсе дә шундый ук яшен тизлеге белән үзеннән-үзе читкә янтайды, сөңге аны читләтеп узды.

Уйгынның маңгаена тир бәреп чыкты. Куркыныч адәм икән бу, дип уйлап куйды, хан бик дөрес кисәткән.

Икенче тапкырында да өстенлек шаһзадә ягында булды. Монысында кылычын селтәде, Уйгын ияр башының җиргә очканын сизми дә калды.

– Менә шулай, анаеңның кабер тактасын…

Уйгынга беренче чиратта тынычланырга кирәк иде. Шуңа күрә тезгенен читкәрәк каерды. Аннан капылт кына борылып, елгырын Җангали өстенә җибәрде. Тик шаһзадәнеке дә куркаклардан түгел иде. Маңгайга-маңгай бәрелештеләр дигәндә генә, атлар ал аякларын күтәреп кешнәп җибәрделәр. Канатлары булса, дөлдел шикелле очып та китәрләр иде, мөгаен.

Уйгын сөңгесен дошманы тарафына тондырды. Җангалинең йөзе чалшайды. Чөнки калканы кулыннан төшеп китте.

– Әһә, ошамыймы, Иблис?..

Җайдакларны да, толпарларны да алыш тәмам үз кочагына тартып кертте. Читтән күзәткәндә, бу ниндидер күңел ачу, кызыклы тамаша кебек күренә иде. Кешни-кешни атлар бер-берсенә ташлана, кылычлар чыңлый, сөңгеләр уйнаклый. Ара-тирә алышчыларның өзек-өзек усал тавышлары яңгырап китә.

Воевода алышның тәмамлануын көтмәде, кенәз Фёдор Киселёвны чакырып китерде дә әйтте:

– Мин китәм, алыш тәмамлануын көтмәгез, үзегез дә кузгалыгыз, Муромда сезне көтәләр, – диде.

Кенәз Димитрий Иванович, Углицкий көймәсенә утырып, Түбән Новгородка юл алды. Казан аның башланырга да өлгермәгән карьерасына киртә салды.

Мөхәммәдәмин көч бирә-бирә кара тиргә батты. Үзе туктаусыз йөренә, сөйләнә:

– Углан, артыңны май басмагандыр ич, җитезрәк кылан, җитезрәк… Их, тагын булмады… Ни карап торасың инде, бәреп төшер… Шайтан…

Җангали кылыч белән дә, сөңге белән дә бер дәрәҗәдә оста сугыша иде. Ул аларны еш алыштыра. Ләкин бер мәртәбә ялгышты шаһзадә, сөңге урынына кылычын тартып чыгарды. Ара шактый иде, һәрхәлдә, кылыч җитәрлек түгел. Уйгын бу форсатны кулдан ычкындырамы соң? Ачу белән сөңгесен очырды. Сөңге көндәшенең корсагына килеп орынды, ләкин ул көбә күлмәкне тишмәде, ертты гына. Алай да Җангали тәненә кан саркып чыкканын тойды. Шунда ук атын борды да орыш кырын ташлап качты. Аның артыннан уптым илаһи урыслар купты.

Уйгын шаһзадәне куа чыкты. Сура елгасына кырык чакрымнар кала ул аны куып та җитте. Алар кенәз Фёдор Киселёв белән бергә иде. Ләкин орыш углан өчен көтелмәгәндә уңышсыз төгәлләнде, воеводаларның кулына богау кигезә алмады. Чөнки урысларга ярдәм килеп җиткән иде.

* * *

«И разгневася господь русских вои, отня у них храбрость и мужество, и дал бог поганому царю храбость и мужество… И от тои 100000 оставшася 7000 русских вои, ови же мечом посечены, ови же в водах сами напрасно истопоша, бегающе от страха варварского. Волга утопшими людьми загрязе, и озеро Кабан, и обе реки, Казань и Булак наполнишася побитыми телесы християнскими и течаста по 3 дня кровию, и своих людей, оки по месту, ездити и ходити казанцом».

Әсир урыс елъязмачысы, йөрәгеннән кан сауган хәлдә, шушы кайгылы юлларны теркәп куярга мәҗбүр була. Хәер, күп нәрсәләр терки тарихка «Казан елъязмачысы» исеме белән кереп калган исемсез монах. Язмыш аңа Казан ханлыгының бердәнбер елъязмачысы вазифасын йөкли. Менә дүрт йөз елдан артык инде тарихчылар өчен ул язып калдырганнар төп чыганак ролен үти. Чөнки башкалары сакланмаган.

Монах Мөхәммәдәмин чорын аеруча киң һәм җентекле тасвирлый. Яратмыйча, күралмыйча тасвирлый, нахак бәлаләр тага, хәтта ачыктан-ачык мыскыл итә. Тик барыбер җиңүне күрмичә булдыра алмый.

Мөхәммәдәмин ханның 22 июнь (1506) көнендәге җиңүе – дөнья тарихында лаеклы бәһасен алган җиңү. Михаил Худяков үзенең «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» дигән мәгълүм хезмәтендә Олуг Мөхәммәднең Казан ханлыгы тууга китергән әлеге җиңүен Белёв һәм Суздаль орышына тиңли. Хәтта фәнни коммунизмның атасы, алман галиме Карл Маркс та әлеге вакыйганы читләтеп үтми. «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китергәннәр ки, бары җиде мең кеше генә котылып калган», – дип яза.

Бу мәгълүматларны фәкать Һади Атласи гына кабул итеп бетерми: «Йөз мең урыс гаскәреннән җиде меңе генә сәламәт калган, туксан өч меңе үлгән булучанлыкка да ышанып булмыйдыр», – дип, шик астына ала.

Икенче бер татар галиме, Равил Фәхретдинов исә, бөтенләй капма-каршы фикердә тора. Русьның Чыңгыз һәм Бату ханнардан соң беркайчан да әле мондый җиңелүгә дучар ителгәне булмаган дип саный.

Янә дә бәгъзе тарихчылар бу бәрелешне Куликово орышы югарылыгына куялар. Татарлар Куликово кырында җиңелүнең үчен кайтарды, диләр.

* * *

Июньнең соңгы көнендә Казансу елгасы буендагы үзәнлектә йөздән артык чатыр пәйда булды. Җиңү хөрмәтенә хан зур бәйрәм игълан иткән иде. Үзе дә гаиләсе, якын даирәсе белән шунда күченде. Сугымлык малны бер атна алданрак кудылар, көрәеп торсыннар, диделәр. Ашчыларга, чәйханә тотучыларга, сугымчыларга, кымызчыларга, сырачыларга эш муеннан – өлгер генә!

Ат чабышын, хәрби уеннарны карау өчен, ханга түбәсе ябулы махсус таскак кордылар. Мөхәммәдәмин бигрәк тә чабышкылар узышына мөкиббән. Беренче килгән ат хуҗасына һәр чабышта хан бүләге тапшырыла. Бу – бик зур дәрәҗә. Чөнки җиңүче – атның иясе – хан табынына чакырыла. Шуңа күрә ярыша-ярыша, көнләшә-көнләшә әзерләнәләр. Соңгы ике елда Шәрәф морзаның Алаяк кушаматлы аргамагы җыен тота. Аны һәммәсе, хәтта дошманнары да ярата. Бик ыспай, матур ат. Гәүдәгә әллә ни зур да түгел, әмма һәрнәрсәсе урынында, һәрнәрсәсе килешле. Әйтерсең лә юнып ясаганнар. Ул дугаланып торган кәттә муен дисеңме, киң күкрәк, килен көянтәседәй сыгылмалы бил – су сөлеге кебек суырып йотарлык. Шулай да Алаякның иң гүзәл бизәге, мөгаен, аякларыдыр. Камыштай зифа, озын торыклы аяклар. Мондый аяклар бик сирәк йөгерек атларда гына була.

Билгеле инде, акбүз атка җиз камчы дигәндәй, морза дирбиягә дә акча жәлләми. Йөгәне генә дә ат бәясе торырлык.

Чабышта Алаяк җиргә сыенып бетә, нечкәрә, озыная, очар кошка охшап кала. Бу мизгелдә аның ашкынуын, ярсуын басармын димә. Андый көч юк. Чөнки ул чабыш өчен яратылган.

Ә бүген? Хәер, һәрвакыттагыча чабыш оешкан төстә башланып китте. Алаяк, гадәттәгечә, шунда ук алга атылып чыкты. Моңа инде барысы да күнгән, шуңа күрә аның урынын дәгъвалаучы да юк. Ат өстендәге җайдак та борчылмый. Алаяк акыл иясе, барысын да үзе белә, аны тарткаларга да, суккаларга да кирәкми. Әнә мәйданга да ерак калмады. Кешеләр кычкырыша, кәләпүшләр күккә оча…

– Соңгы ыргым, Алаяк, кызула, – дип, җайдак җиңелчә генә аяклары белән атка кагылып алды.

Алаяк томырылды гына. Ләкин әллә нәрсә булды аңа, зиһене чуалып китте. Думбра аһәңе күңелен җилкендердеме, мәдхия җырлаулар саташтырдымы, бәлкем, халыкка кызык ясыйсы килгәндер – моны хәзер беркем дә әйтә алмый, – кыскасы, муенына сөлге салыр вакыт җиткәч, кинәт кенә уңга каерылды да шау-гөр килеп торган халык арасына ерып керде. Җайдак тезгенен тартырга да өлгерә алмый калды.

Эх, хан чатырын урап узса, ихтимал, шау-шуы алай ук тавышлы да булмаган булыр иде, үзара көлешеп алырлар иде, шуның белән бетәр иде. Ә хан белән бәйләнешү атаңның сакалы белән уйнаудан да хәтәррәк.

Әһле фарраш дигәннәре ханнан да яман. Бәйдәге эттән дә уздыралар, каһәрләр. Кулларыннан килсә, ханга тузан да кундырмаслар иде. Алаякның хан чатырына үтеп керүе алар өчен көтелмәгән фаҗига булды. Әйтерсең лә күкнең бер чите җимерелеп төште. Яу булып чабышкыга ябырылдылар. Эләктереп алып, киртәгә китереп тә терәделәр. Кайсыдыр йөзе кәгазь шикелле агарынган җайдакны бер сугуда ат өстеннән бәреп төшерде.

Тыны-көне бетеп, ат хуҗасы Шәрәф морза да килеп җитте.

– Алланың рәхмәте яусын, атымны тотып алдыгыз, зыян-зарат булмады, – дип, сөйләнә-сөйләнә, тезгенгә үрелде.

– Кулыңны кыскарак тот, морза, – диде баш сакчы, – бу җүләр атны иректә калдырырга ярамый, аның урыны – ябулы утар.

Шәрәфнең һич тә Алаяктан колак кагасы килми иде. Шунда ул уеннарны тамаша кылып кайтып килүче ханны күреп алды да аягына егылды. Бишмәт чабуларын үбә-үбә ялынырга тотынды:

– И мөхтәрәм галиҗәнап, дөньяда иң шәфкатьле вә бөек хан! Берүк, чапкынымны кире кайтар. Ул бик затлы нәселдән килә, ыруы кыпчак бабаларыбызның көтүләренә барып тоташа. Аның бер гаебе дә юк, барысына да ачык авыз җайдак гаепле. Тиешле җәзасын алачак ул мокыт, бу хакта тыныч бул…

Мөхәммәдәминнең кәефе әйбәт иде, сакал-мыегы эченнән генә көлемсерәп алды да әйтте:

– Синең үзеңә ун камчы тиеш, морза, – диде.

Шул сүз җитә калды, морзаны чишендерергә үк керештеләр.

– Бәйрәм хөрмәтенә гафу итик инде бу адәмне, – диде хан, шул көлемсерәгән хәлендә.

Шәрәф морзаның авызы ерылды, ул моны үзенә күрсәтелгән олы игътибар билгесе дип кабул итте. Шулай булмыйча, хан сүзеннән кайтсын әле! Су кирегә акса агар, әмма хан сүзеннән тайчынмас, дигән ич борынгылар. Ә Мөхәммәдәмин тайчынды, сүзенә ябышып катмады.

Морза, батыраеп, хан белән сатулаша ук башлады:

– И шәрәфле вә мәрхәмәтле хан, утарыңа өч ат өстәп бирәм, Алаякны гына кире кайтар, – диде.

– Ә нигә саранланасың, морза, миңа калса, Алаяк биш атка тора, – дип, хан да шукланып алды.

Шәрәфне бу дустанә мөнәсәбәт тагын да ярсытып җибәрде.

– Юк, хөрмәтле хан, Алаяк җиде толпарга тора ул, – диде.

– Бәрәкалла, морза, егет кеше икәнсең, – диде Мөхәммәдәмин, уенны дәвам итеп: – Тик шуны кисәтәм: иртәгәге ярышта Алаяк беренчелеккә чыкмаса, чабышкың җиде аргамак белән бергә утарга алыначак, үзеңә ун камчы төшәчәк.

Алаякка моннан ары йөгерекләрдә катнашу, йөрәк кагып җыен әйләнү, җирсүләр насыйп булмады. Шәрәф морза җыеннан аксак алаша җитәкләп кайтты. Алаякның аягына су төшкән, диделәр. Шул сырхавыннан ул мантымады да. Иң гаделсезе шул: халык әлеге вакыйганы уенга борды, Алаякны ишәк белән тиңләштереп, әллә нинди мәзәкләр чыгардылар. Шәрәф морза турында сүз кузгалса да, әңгәмәдәшләрнең күзләренә шук очкыннар куна.

– Ә-ә, җиде аргамак биреп, бер ишәк алган Шәрәфне әйтәсеңме? – дип, шаркылдашып көлешәләр.

Бу мыскыллауларга чыдап була димени? Морза, Алаякны суеп, итен мохтаҗларга таратты. Ләкин телгә кергән иде инде. Тора-бара «Ишәк Шәрәфи» дигән кушамат та тагып куйдылар. Яман чир шикелле бу кушамат бөтен нәсел-ыруына иярде. Ә татар фольклорына яңа әйтем – «Ат биреп, ишәк алган» дигән әйтем өстәлде.

* * *

Бәйрәм чорында Мөхәммәдәмин кызыклы шәхесләр белән очрашырга ярата. Кеше арасында исеме чыккан, ниндидер бер ягы белән дан даулаган андый адәмне хан өчен алдан ук әзерләп куялар. Бүгенге кунакны аңа кияве Булат бәк тәкъдим итте.

– Каян чокып чыгардың син аны, бер дә колакка кергән исем түгел, – диде Мөхәммәдәмин, гаҗәпләнүен белдереп, – шигырь язган адәмне мин белергә тиеш идем ләбаса!

– Ун яше дә тулмаган әле аның, – дип, ханны акламакчы итте Булат бәк. – Керсенме соң?

– Үзе генәдер бит?

– Ничек кушсаң, шулай булыр, хан.

Малайның үзе белән генә күзгә-күз сөйләшәсе килә иде Мөхәммәдәминнең: чыннан да сәләтлеме, сөйләгәннәре дөреслеккә туры киләме? Әгәр барысы да рас килсә, ул малайга ярдәм кулын сузачак, гыйлем алырга булышачак.

Чатыр ишеге катында тулырак кына гәүдәле, калын иренле, тавык йомыркасы шикелле озынчарак битле малай күренде. Кыю икән, һич кыенсынмыйча:

– И бөек хан, син безнең яклаучыбыз, киң күңелле, мәрхәмәтле атабыз, Ходай озын гомерләр, сәламәтлек, бәхетле патшалык насыйп итсен, – дип, алдан өйрәтелгән сәламен дә җиткерде.

– Рәхмәт, олан, – диде Мөхәммәдәмин, малайдан күзен алмыйча. – Инде үзең белән таныштыр.

– Атым Мөхәммәдьяр, мулла кушкан исемем – Мәхмүд. Атаем Хаҗи морза.

– Бик хуш, Мәхмүд морза.

Мөхәммәдәмин, малайны сынау ниятеннән, сүзен шигырь белән башлап җибәрде:

Беренчедән, буе зифа, чибәр үзе,

Икенчедән, якты чырай, күркәм йөзе.

Өченчедән, теле төзек, туры сүзе,

Җитмеш ике телне тәмам белә инде.


Мәхмүд әсәрләнүеннән авызын ачкан килеш катып калды. Ул һич тә ханнан моны көтмәгән иде. Нинди күркәм шигырь, нинди күркәм тавыш? Менә кем икән ул чын шагыйрь!

– «Кыйссаи Йосыф»ны мин дә яттан беләм, – диде Мәхмүд бераздан.

Ягъкуб озак сабыр итте – көенде.

Ахыр Йосыфны күрүдән сөенде…


– Үзең дә шигырьләр чыгарасың, диләр, дөресме? – дип сорады Мөхәммәдәмин.

– Минем күңелем тулы шигырь, – диде Мәхмүд. – Тышка бәреп чыкканнары да шактый. Менә шуларның берсе:

Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак,

Кем гыйбадәт алтмыш елдин азрак.


– Бик мәгънәле шигырь, – диде Мөхәммәдәмин. – Мондый шигырьләр чыгарырга иртәрәк түгелме икән соң?

Малай җилкәләрен сикертеп куйды:

– Белмим, нигәдер күңелгә шундыйлар килә. Юмартлык турында, гаделлек турында, саранлык, ихтирам турында. Гаделлек турындагылары күбрәк.

Тыңла: әгәр патша кылса гаделлек,

Гаделлектән халык тапса иреклек.

Һәркемгә дә тияр аннан зур өлеш,

Барча халык рәхәтләнер бу килеш.


– Патшаларга да теш кайрыйсың икән, – дип елмайды Мөхәммәдәмин.

– Җиһан алар кулында бит, алардан күп нәрсә тора, – диде Мәхмүд өлкәннәрчә гакыллылык белән.

– Мин үзем дә каләм тибрәтергә маһир кеше, – диде Мөхәммәдәмин. – Минем күңелгә дә нәкъ синеке кебек җитди шигырьләр килә:

Чыкты һиҗри белән җиде йөз илледә —

Төште галәмгә җир тетрәү кебек хараблык.

Үзе аксак, гакылы ахмак, фетнә иясе

Золымын тартты һәм җиргә.


Әңгәмә озакка сузылды. Уртак тел тапты ике шагыйрь. Булат бәк арага кермәсә, очрашу әле дәвам итәчәк иде. Малайга кайтырга вакыт җиткән икән.

Мөхәммәдәмин аңа Кол Галинең «Йосыф китабы»н бүләк итте. Китап искиткеч затлы иде. Бик сөенде Мәхмүд.

– Ышанам, син татарның күренекле шәхесе булырсың, морза, шигырь чыгару – Ходай фарыз кылган иҗтиһат ул, – диде Мөхәммәдәмин, саубуллашканда. – Тик ир-егет шуның өстенә кулына корал тотып туган илен дә саклый белергә тиеш. Монысы – сиңа минем васыятем.

1

Журҗан – Каспий.

2

Тәсҗил – рәсмилек.

3

Тоткаул – каравылчы.

4

Калгай – наместник.

5

Аталык – тәрбияче.

6

Даруга – өлкә.

7

Ку – коры.

8

Ягы – җәя.

9

Ту – әләм.

10

Кәбәрткә – мич арты.

11

Сыргавыл – күзәтү манарасы.

12

Тәрсәнә – арсенал.

13

Төмән – гаскәр.

14

Ирәвел – разведка.

Казан-йорт / Казань-юрт

Подняться наверх