Читать книгу Киллер - Марат Кәбиров - Страница 1
ОглавлениеДәва
1
Башта әнисенең тавышы ишетелде. Тавыш кайдандыр, караңгы билгесезлектән агып чыкты да тылсымлы бер нурга әйләнде, ул нур көчәя барып бөтен өй эчен яктыртты. Фатирлары матур да, иркен дә, җайлы да иде. Бигрәк тә, качышлы уйнау өчен. Зифа да, Нәфисә дә бу уенны бик яраталар. Кайда качуың, күпме эзләвең артык мөһим дә түгел. Эзләп тапкач, бер-береңнең күзләренә карашып рәхәтләнеп көлешү кызык. Табышу – шатлык. Иң якын кешеләрең сине эзләп тапса да, син аларны таба алсаң да олы бәхет икән. Буынсыз булып, бер-берсенә карашып көлешәләр, кайчагында кочаклашып алалар, я идәнгә тәгәрәп хихылдашалар… Качышлы уены – иң якты, иң ләззәтле уен.
– Кызлар! – дип сөрәнләде әнисе, барсы да ишетерлек итеп, – Йокларга әзерләнә башлагыз.
– Ән-ни-ии, – Нәфисәнең нәзек кенә тавыш белән шундый өздереп әйтүе Зифага кызык иде, – Бер генә тапкыр уйныйбыз да, яме…
– Бер генә тапкыр! – дип кабатлады әниләре, – Самат, табын әзер.
Әтиләре эштән кайткан гына иде әле, ул тагын кайдадыр җыена. Эше буенча шулай кирәк икән. Ашап ала да юлга кузгала. Әле аны озатканчы тагын өч тапкыр качышлы уйнарга өлгерәләр. Нәфисә ишек яңагына капланып санарга тотынды:
– Бер, ике, өч…
Зифа алан-йолан каранып алды да шкаф эченә кереп качты. Җайлап урнашкач, ачкыч тишегеннән күзәтергә тотынды. Моннан бөтен нәрсә ачык күренә: фатирга керә торган ишек тә, ишек яңагына капланган Нәфисә дә… Биш кенә яшьлек булса да, башы эшли кызның – апасының башын бутарга тырышып кычкыра:
– Апа, унга хәтле генә саныйм. Качып өлгердеңме?
"Әйе!" – дип җаваплаганны көтә. Берәр сүз әйттеңме, тавышка киләчәк. Зифа үзалдына гына елмаеп куйды. Нәфисәне ярата ул, сеңлесенең бөтен гамәле, үз-үзен тотышы кызык та, кадерле дә булып тоела. Аңа караган саен күңелне ниндидер наз, ягымлылык биләп ала. Рәхәт була.
Унга кадәр санап бетерде дә, бик эшлекле кыяфәт белән:
– Алдап булмады моны, – дип куйды. – Ярый… Эзли башлыйм!
Алан-йолан каранып алды да Нәфисә кухняга кереп китте. Апасының анда түгеллеген белә инде ул, тик әти-әнисе яныннан урап чыгу, аларның игътибарын татып калуны кызык күрә бугай, эзләүне ул гел шулар яныннан башлый. Зифа сеңлесенең кухняда нәрсә эшләгәнен дә күз алдына китерә ала хәтта. Башта әтисе тирәли әйләнеп чыга:
– Синең артыңа яшеренгәндер әле ул, – дип мут елмайган була, әтисен кочаклап ала, әтисе аны күтәреп иркәли дә идәнгә куя, аннан соң Нәфисә әнисе янына китә… Шулай кухняны урап чыккач, үзләренең йокы бүлмәсенә кереп шкафларны актара, диван артларын карый… Кайчагында авыз эченнән генә ниндидер көй көйли-көйли, ашыкмыйча, хәтта вакытны юри сузып эзли. Жайсызрак урынга качсаң, аякларың оеп бетә. Ә ул суза, апасының түзәлмичә үзе килеп чыкканын көтә… Тик бу юлы Зифаның урыны уңайлы иде, өстәвенә сеңлесен күзәтеп тору мөмкинлеге дә бар.
Көтмәгәндә ишектә кыңгырау шалтырады. Соң иде инде, мондый вакытта беркем дә килеп йөрми торган иде. Әтисе үзе генә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керергә, яки чыгып китәргә мөмкин. Аның эше шундый. Ә башкалар бу вакытта… Кыңгырау тавышы тагы кабатланды.
– Кем йөри икән? – дигән тавыш ишетелде кухнядан, – Берәүне дә көтми идем.
– Күрше Зоя булырга тиеш, – диде әнисе, – Зифага күлмәкләр алып кайттым, кич кертермен дигән иде.
– Нинди күлмәкләр тагын? Аның киеме юкмы әллә?
– Төркиядән.
Әнисе кухнядан чыгып йозакны бора башлады. Фатирдан чыккач, тагын бер тимер ишек бар иде әле. Ләкин әнисе фатир ишеген ачу белән аны кемдер өй эченә этәрде. Уртачадан калкурак буйлы, атлетларча таза гәүдәле бу егетне Зифаның беркайчан да күргәне юк иде. Ул бер кулы белән әнисенең авызын каплаган, икенче кулына озын көпшәле пистолет тоткан. Мондый пистолетны Зифа күрше малайларының кулында әллә ничә тапкыр күргән иде инде. "Карале, әллә өлкәннәр дә атышлы уйный микән?" – дигән уй ялтлап узды.
– Кем бар? – дигән тавыш ишетелде кухнядан һәм әтисе үзе дә күренде, – Ник дәшмисең?
Егет шундук каршы атлады һәм пистолетын әтисенең маңгаена төзәп атып җибәрде. Әтисенең маңгаенда кызыл нокта пәйда булды, ә аның артындагы стенага кан катыш сыекча чәчрәде. Әтисе акырын гына идәнгә сыгылып төште дә беркадәр тартышканнан соң тынып калды. Әнисе нәрсәдер кычкырырга теләп чәбәләнде. Егет аны ычкындырды һәм икече мизгелдә башына пистолет төбәде. Зифа күзләрен четердәтеп йомды. Берни күрмәде, бары тик кабартылган шар шартлагандагы кебек шатырдау гына ишетелде. Зифа күзләрен ачты. Пистолет тоткан егет уйнап йөргән кеше кебек түгел иде. Ул кыска кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле. Һәм бик җитди. Тирә-якка каранып алды да йокы бүлмәсенә атлады.
– Син кем? – Нәфисәнең куркулы тавышы ишетелде, – Атышлы уйныйсыз мени?
Җавап бирүче булмады. Шартлау тавышы ишетелде. Бераздан йокы бүлмәсе ишегеннән куе кан агып чыкты. Пистолет тоткан егет ашыкмыйча гына бөтен бүлмәләргә күз салып, беркадәр тыңланып торды. Һәм Зифа яшеренгән шкафка карады. Кызның коты алынды, ул кычкырып җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде, суламаска тырышты. Пистолетлы егет барсын да үтәдән-үтә күрәдер кебек тоелды, ул әле дә Зифага туп-туры карап торган шикелле иде. Тик ул кыз янына килмәде. Иелеп идәндә ятканнарның беләкләрен капшап чыкты да канга басмаска тырышып ишеккә атлады. Тышка чыккач, аны бикләде бугай, йозак борган тавыш ишетелде.
Зифа тиз генә шкафтан чыга алмады. Аның бар дөньясы курку белән тулган иде. Күз алдыннан пистолетлы егет китмәде. Ул чыкмагандыр, кайдадыр яшеренеп калгандыр сыман тоелды. Акырын гына шкаф ишеген ачып җибәргәч тә калтыранып утыруында булды – идән буйлап кызыл келәм сыман җәелгән кан тередер, кызны да үзенә суырып алырдыр төсле иде. Әти-әнисенең катып калган йөзләренә дә, стенага чәчрәгән канлы ит кисәкләренә дә карамаска тырышты. Бу өн түгелдер, өндә мондый нәрсә була алмый. Бу бары тик куркыныч төштер. Кычкырырга кирәк. Кычкырырга. Аның тавышын ишетеп әнисе килеп җитәр дә уятыр, назлап юатыр, шушы коточкыч күренешләрдән азат итәр. Тик ул кычкыра алмады. Бөтен тәнен калтырау алды, тамагына төер тыгылды. Ул буыла башлады. Теге пистолетлы кеше беркая да китмәгәндер, хәзер ул Зифаның артыннан килеп бугазыннан алгандыр сыман иде. Кызның бөтен тәне тартышты.
Кинәт кыңгырау шалтырады… Ишектә! Пистолетлы кеше кабат килдеме? Юк, бу ишек кыңгыравы түгел… Бу телефон иде… Өй телефоны шалтырый. Тукта! Шалтырама!.. Бераздан өй телефонына тагын ниндидер тавыш кушылды. Кәрәзле телефон!.. Өйне яңгыратып шалтыраган ике телефон Зифаны чынбарлыкка тартып чыгарды. Ул күзләрен ачты. Идәнгә күз салды. Бернинди кан диңгезе дә, мәңгелеккә тынып калган өч кеше гәүдәсе дә юк иде. Стеналар да чиста. Зифа инде башка дөньяда, башка чынбарлыкта. Ул җиде яшьлек кызчык түгел, ә утыздан узган ханым…
Зифа мендәргә капланып үксеп елап җибәрде. Әле генә күргәне төш иде. Ләкин бу гади төш түгел, ә кайчандыр булган чынбарлык иде, беркайчан да күз алдыннан китмичә, әледән-әле төш булып хәтерендә кабатланып торган чынбарлык. Җиде яшьлек кызны тома ятим калдырып, тамуг газаплары аша узарга хөкем иткән ачы мизгел. Мондый бәхетсезлекне ходай дошманыңа да күрсәтмәсен. Дошманыңа… Юк, күрсәтсен. Дошманыңа күрсәтсен. Аның дошманы Пистолет Тоткан Егет иде – кара чәчле, кара кашлы, зәңгәр күзле… Ул әле дә Зифаның күз алдында һәм ул аны меңнәр арасыннан таный алырлык дәрәҗәдә иде. Тик ничек кенә эзләмәсен, таба алмады. Башкача очратмады. Очратса, таныячак һәм иң аяусыз үчкә дучар итәчәк иде.
Телефоннар һаман шалтырый. Ник шулкадәр ныкышырга инде?!. Алмыйлар икән, димәк, сөйләшергә теләмиләр. Димәк, кешедә сезнең кайгыгыз юк. Ник шуны да аңлый алмыйлар? Зифаның уйларын ишеткәндәй телефоннар бер-бер артлы тынып калды. Һәм икенче мизгелгә шулай ук бер-бер артлы кабат шалтырарга керештеләр. Алмыйча чара юк иде.
– Алло!
– Зифа Саматовна! Таң белән борчыганга гафу итегез… Тик сезгә ашыгыч рәвештә хастаханәдә булырга кирәк.
– Ашыгыч операция? Яхшы. Анализлар…
– Бар да әзер. Сез генә кирәк.
Зифа телефонын куйды да юыну бүлмәсенә ашыкты…
2
Юньле хатын-кыз яхшылап юынып, ашыкмый гына чәчләрен киптереп, бизәнеп-төзәнеп, ким дигәндә, үзенә берәр сәгать вакыт сарыф итеп кенә урамга чыга торгандыр. Тик Зифага андый бәхет сирәк эләгә, соңгы вакытта аеруча – иртәләре ашыгыч чакырулардан тора, үзен затлы хатын-кыз итеп тоярга мөмкинлеге юк. Гомүмән, хатын-кыз итеп тоярга… Ул – табип, кичегүне кичерми торган нейрохирургия өлкәсендә эшләүче белгеч. Монда син үзеңне фәкать белгеч итеп кенә тоя аласың. Ашыгыч операцияләрдән башың чыкмый. Пациентның язмышы синең кулыңда була һәм эшең гел уңышлардан гына тормый. Хәтта әйбәт дигән операцияләр дә пациентны тулысынча аякка бастырмый, бары тик үлемнән генә аралап кала…
Юынып, чәчләрен тараган арада кофе кайнап чыкты. Зифа киенә-киенә ашык пошык бер чынаяк чүмерде дә эшенә кузгалды. Хәтта кофе чынаягын чайкатып та тормады. Кемдер үлем белән тарткалашып ятканда аның өендәге тәртип тә, ничек киенүе, нинди кыяфәттә булуы да мөһим түгел иде.
Подъездан йөгереп чыгып машинасына утырды да ашыкмаска тырышып кына йортлар арасыннан үтте һәм зур урамдагы автомобилләр агымына кереп кушылды. Иртә иде әле, шуңа да юл беркадәр иркенрәк, берәр сәгатьтән урам нык кына тыгызланачак, "бөке"ләр хасил булачак. Иң ачысы – кемдер тегендә үлем белән алышканда, аңа ярдәм итә алырдай кешенең "бөке"дә утыруы. Андый хәлләргә дә калганы бар Зифаның, "Ник безнең машиналарга сирена куярга рөхсәт итмиләр икән?!" – дип тә уйлаганы бар. Ә әлегә юл иркен. Ул ашыкты. Кайларда камера торуын чамалый, берничә кат штрафка да эләккәндер инде. Әлегә ансы мөһим түгел иде.
Беркемгә дә үпкәләп булмый. Зифа бу һөнәрне үзе сайлады. Балалар йортыннан чыгып, үзаллы тормышка аяк басканда аның алдында ике генә юл бар сыман тоелды. Яки тикшерүче булып, теге адәм актыгын, Пистолет Тоткан Егетне эзләп табарга, яки әти-әнисе кебек авыр хәлгә калучыларны үлем кочагыннан тартып алырга. Юрфакка керә алмады, ул чакта бу бик популяр факультет иде. Миллион сумнарда ришвәт биреп кенә кереп була торган. Ә медицина… Монда теш врачына гына кеше күп, ә нейрохирургияга үз белемең белән дә керү мөмкин. Зифа шуны сайлады.
Теге вакытта кыз калтыранып озак утырды. Күпме вакыт узганын хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Бары тик әнисе сизелер сизелмәс хәрәкәтләнгән кебек булгач кына һушына килде. Әле генә күз алдында булган вакыйгалар төш тә, саташу да түгел, чынбарлык икән бит. Пистолет Тоткан Егет Зифаның бөтен гаиләсен атып чыгып киткән. Үтергән. Хәзер аның беркеме дә юк. Моны аңлаудан тормышның бөтен нуры сүнеп, дөнья салкын да караңгы да канлы да бер кыяфәткә керсә дә ул ничектер хисләрен тыя алды. Һәм хәлсез адымнар белән ишеккә атлады. Тагын ничектер тартышып куйган әнисе аша атлап узганда сискәндеме, буыннары йомшардымы, ялгышрак басып таеп егылды. Бөтен киеме канга манчылды. Кыз курыкты да, кулларына сылашып шуып торган куе сыекчадан бераз чирканды да. Тиз генә торып басарлык та түгел иде – кан әле кибеп өлгермәгән, куллары да, аяклары да таеп китә. Ул дүртаяклап ишек ягына оңгайлады. Тезләнеп ишек тоткасына ябышып аякларына басты…
Мәйданчыкка чыккач, Пистолет Тоткан Егет юкмы дип бераз колак салып торды да тавыш-тын ишетелмәгәч, күршеләрнең ишеген дөбердәтергә тотынды… Үз-үзен белештермичә дөбердәтте, ачы итеп ярсып кычкырды да бугай… Елады да… Ишектә күрше Зоя апа күренгәнен бераз хәтерли әле… Аннан соң нәрсә булганын белми…
Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа "бәлки"не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды. Хәзер аңлый инде, әнисенең исән калуы бик тә икеле булган. Хәтта гомере бетмәгән очракта да ул бары тик биологик гомер генә булып, соңгы көннәренә кадәр "яшелчә" рәвешендә узарга мөмкин. Хәзер белә. Ә теге вакытта ул бик нык газапланды. Һәм нейрохирургияне сайлавына да, нигездә, шул сәбәпче булды.
Эшен һәрвакыт намус белән башкарырга тырышты ул, пациентны тулы канлы тормышка кайтару өчен кулыннан килгәннең барсын да эшләде. Операция өстәлендә ятучыларның барсы да кемнеңдер әнисе, әтисе, сеңлесе, улы, я кызы иде бит. Алар Зифа өчен үзенең гаиләсе шикелле үк газиз булып тоелды.
Туктаусыз рәвештә белемен камилләштерде, эшләде, өйрәнде һәм тиз арада коллегалары арасында да, пациентлар тарафыннан да хөрмәт һәм танылу яулады. Бүген ул иң абруйлы белгечләрнең берсе. Иң катлаулы операцияләр ясауга сәләтле булган санаулы белгечләр исәбендә. Эше тынгысыз, әлбәттә, тик ул бик тә җаваплы һәм кирәкле. Дөрес, еш кына стресслар да, депрессияләр дә алып килә. Тик нишлисең… Аның каравы, мәңге җуелмас өчен хәтеренә сеңеп калган канлы хатирәләрне, ачы кайгыны оныттырып тора. Әлбәттә, сабый күңелендә тирән яра булып уелган мизгелләр бөтенләй үк онытылмый инде. Вакыт-вакыт бүгенге шикелле төш булып күз алдында яңара, яраларны актара, тик ансына гына түзәсең. Түзәсең инде… Бүтән чараң юк…
– Шайтан алгыры! – Юл буенда кайдандыр пәйда булган юл хәвесезлеге хезмәткәрен күреп сүгенеп куйды, – Туктатма, зинһар!..
Тик тәртип сакчысы аны ишетмәде. Туктарга кушып таягын болгады да Зифа машинасын читкә алгач, ашыкмыйча гына килә башлады. Юк, берәр тәртибе бардыр инде аның, тик Зифа юл хәвефсезлеге хезмәткәрләренең мәңге яшәргә килгән затлар шикелле атлавын беркайчан да аңлый алмады. Бу вакыт эчендә ул кеше тәнендәге әллә нинди катламнарга үтеп керә ала, ә болар… Хатын түзмәде, документларын тотып үзе аңа каршы атлады:
– Доктор, нейрохирург, – диде ул эчке ышаныч белән ныгытылган катгый тавыштан, – Операциягә ашыгам.
– Шуннан нәрсә? – тәртип сакчысының анда гаме юк иде, – Юл кагыйдәләрен һәркем үтәргә тиеш.
– Аңлыйм, тик пациент бик важный кеше. Соңласам, погоннарны гына түгел, ыштаннарны да салдырачаклар. Икебезнекен дә.
Тәртип сакчысы аңа шикле караш ташлап, документына күз салды да:
– Яхшы, – дип китәргә ымлады.
– Рәхмәт!
Бу ихлас күңелдән иде. Кайчагында аңламый торганнары да очрый. Бөтен документларыңны, машинадагы әйберләреңне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгалар. Ашыкканыңны белсәләр дә юри вакытны сузалар. Билгеле инде ни өчен шулай кыланулары. Ришвәт өмет итәләрдер. Тик доктор бик вакланып тормый, танышларының берәрсенә шалтырата. Кайчагында эскорт ясап илтеп куялар. Тоткарланган вакытны беркадәр тутырасың шулай. Сиреналар белән милиция машинасы озаткач, беркем тоткарламый.
Хастаханә алдында машиналар күп түгел иде. Зифа күтәрмәгә терәлеп диярлек туктады да машинасын юл уңаена бикләп йөгрә-атлый ишеккә юнәлде. Вахтер аны күрүгә үк баш кагып исәнләште дә аратаны ачып куйды. Лифт төбендә травматология бүлегенең шәфкать туташы көтеп тора иде.
– Хәерле иртә, Зифа Саматовна! – ул кулындагы кәгазьләрне сузды, – Менә рентген нәтиҗәләре. Анализлар өстәлегездә. Пациентның шәхесе билгесез, йортлар арасында һушсыз яткан, "ашыгыч ярдәм" китерде. Киемнәренә караганда, бомж түгел, спиртлы эчемлек, наркотик кулланмаган. Физик яктан ныклы булган. Баш сөяге травмасы, миенә зыян килгән.
3
Бүлмә ишеге ачык иде. Зифа Саматовна кергән уңайга чишенеп, өске киемен урындыкка ташлады да үз урынына утырды. Компьютер кабызылган. Кирәкле программалар ачылган. Өстәлдә – тикшеренү нәтиҗәләрен күрсәткән кәгазьләр өеме. Коллегаларына тел тидермәле түгел, кыска вакыт эчендә барсын да җиренә җиткереп куйганнар. Бик ашыгыч булса да анализ һәм тикшерү нәтиҗәләрен җентекләбрәк өйрәнергә кирәк иде. Ә ашыкканда игътибарлы булу җиңел түгел. Зифа Саматовна тирән сулыш алды, фикерләрен бер ноктага тупларга, уйларын чәчмәскә тырышты.
Мөмкин кадәр тизрәк, игътибарлырак булырга тырышып кирәкле моментларны күңеленә беркетте. Үзе онытмас өченме, коллегаларының да хәтерендә калсын дипме аларны кычкырып әйтеп барды:
– Йөрәк һәм сулыш алу эшчәнлеге тәртиптә түгел. Борыныннан туктаусыз рәвештә кан катыш сыекча килә. Ликворея.
Баш миен тукландыруга һәм матдәләр алышынуына ярдәм итүче цереброспиналь сыекча бу. Сәламәт кешенеке баш мие сөяге белән ми тышчалары арасында була, ә сөяк сынган, яки баш мие тышчалары зарарланган очракта борыннан, колактан, яки җәрәхәт урыныннан тышка агып чыга.
– Аяк-куллары хәрәкәтсез һәм бернәрсә дә сизми. Баш миендә гематомалар хасил булган. Әледән әле җепселләр тартышуы күзәтелә. Организмның башка мөһим өлешләренә зарар килмәгән, невралгик тайпылышлар… Һмм… Һушсыз һәм хәрәкәтсез ята, әмма тышкы ярсыткыч факторларны сизү сәләтен югалтмаган. Сопороз хәлендә, димәк. Озакка сузылса комага китү куркынычы да бар. Ашыгырга кирәк.
Зифа Саматова шул рәвешле кәгазьләрне аралап чыкканнан соң компьютер экранына төбәлде.
– МРТ нәтиҗәләре… – дип үзалдына сөйләнде ул, экрандагы сурәтне беркадәр зурайта төшеп, – Һмм… Зарарлану урыны бик зур түгел… Әмма… Кан сауган… Кан сауган, шайтан алгыры… Рентгенографи-ия… Сынган… чатнаган… Эхоэнцефалография нәтиҗәләре начар түгел, баш миенең структурасы үзгәрмәгән…
Көчле бәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән баш мие имгәнү. Авыр дәрәҗәдә. Кинәт бүлмәне докторның бойрыгы яңгыратты:
– Операцияга әзерләнегез.
Аңа шул мизгелдә үк җавап бирделәр:
– Әзер.
Ак халатлылар ашыгып чыгып китте. Зифа Саматовна алдындагы кәгазьләрне тагын бер кат барлап чыкты да урыныннан кузгалды.
Гади генә итеп "трепанация" дип йөртәләр аны. Мондый операцияне баш мие шешкәндә, медикаментлар белән туктата алмаслык булып кан сауганда, яки сөякләр яньчелеп баш миен кысканда ясыйлар. Баш сөяге эчендәге басымны киметү ми куыкларын кан белән тәэмин итүне һәм күзнәкләр эшчәнлеген яхшырта… Диагноз төгәл билгеле булмаса, чигә өлешеннән керәләр, уңагайларның – уң як чигәсеннән, сулагайларның – сул ягыннан. Бу юлы диагноз төгәл иде. Нәкъ менә имгәнгән урыннан кисәргә туры киләчәк.
Кичен йортлар арасында нишләп йөргән диген син аны?!. Яшь егет булса, кызлар янына килгәндер, дияр идең. Ә бу, иллегә җитеп барган ир. Хәер, нишләп йөрмәс кеше. Бәлки, ул шул тирәдә яшидер? Юк, алай булса узгынчылар таныр иде. Сөяркәсе булдымы икән?… Әллә дусты шул яктанмы?.. Эш белән килеп чыгарга да мөмкин инде… Сәбәпләр миллион. Явыз ниятлеләргә юлыгу мөмкинлеге – һәр адымда. Акча, яки тәмәке сорап бәйләнмәгәннәр инде моңа. Каршылык күрсәтер иде… Карышмаган очракта да тәнендә вак-вак күңгәләкләр булыр иде. Юк, моны бер сугудан аударганнар. Бәлки, алдан күзәтеп, сагалап килгәннәрдер дә аулаграк урында… Кесәсендә бер нәрсә дә табылмаган… Акчасы да, документлары да. Өеңнән чыгарга да куркып утырырсың… Хәер, өеңә дә килеп…
Зифа бу уйларны куып җибәрергә ашыкты. Операция алдыннан андый нәрсәләрне хәтерләп, хискә бирелергә ярамый. Монда салкын акыл, төгәллек һәм җитезлек кирәк.
Гадәттә, операция бүлмәсенә керү белән ул үзен кеше итеп түгел, ә нәрсәнедер төзәтү өчен махсус тудырылган зат сыманрак тоя иде. Операция киемнәрен кия, алъяпкыч бәйли. Бармак очларыннан терсәкләренә кадәр чистарткыч сыекча белән кулларын юа, медицина салфеткасы белән сөртеп антисептик белән эшкәртә. Кулларын алга сузуга, шәфкать туташы махсус халат кидертә, докторның авыз-борынын каплап борынчык бәйләтә, перчаткаларын кияргә җайлап куя. Бу стериль чисталык өчен эшләнсә дә үзеңне башка үлчәмдәге кебек тоярга мәҗбүр итә. Үзенә күрә бер ритуал сыман тоела. Һәм доктор авыру янына килә. Аны инде башын селкенмәслек аппаратка салып, кисү урынын чистартып, кырып, махсус сыекча белән эшкәртеп әзерләп куйган булалар. Кисәр алдыннан тагын бер кат эшкәртәләр. Һәм доктор скальпельгә үрелә…
Зифа пациентның йөзенә карамаска тырыша иде. Шулай итсәң, җайлырак шикелле тоела. Синең алда үзең шикелле үк тере кеше түгел, ә төзәтергә кирәкле аппаратура торган сыман. Кисәсе җирен кисәсең, ялгыйсы урынын ялгыйсың, тегәсең… Барсы да механик гамәл кебек. Ә алдыңда ниндидер шәхес, адәм баласы дип уйлау – хискә бирелдерә, ә бу эш өчен хис түгел, салкын акыл мөһимрәк. Зифа шулай гадәтләнгән иде.
Тик бу юлы ни өчендер пациентка күз саласы итте. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Әлбәттә, Зифа Саматовна тәҗрибәле доктор, пациентның йөзен күрү генә әлләни зыян китерә алмас, ул үз-үзен кулга алуның җаен табар иде. Ләкин… Бу юлы… Пациентны күрү белән ул катып калды. Йөзе үзгәрде. Иреннәре күгәргәндәй булды. Операция өстәлендәге кеше аңа таныш иде. Мизгелнең бер өлешендә ул үзенең бала чагына… Балачак дип аталган тылсымлы дөньяның сүнгән мизгеленә кайтып килгәндәй булды. Һәм күз алдында Пистолет Тоткан Егет пәйда булды…
Онытмады аны Зифа. Оныта алмады. Беркадәр үсеп, аны-моны аңлар хәлгә килгәч, балалар йортындагы ахирәтеннән шул егетнең сурәтен ясатты. Фоторобот. Бераздан компьютерлар популярлашып китте. Анда фотосурәттәге кешеләрнең ничә елдан соң нинди кыяфәттә булачагын билгеләүче программалар барлыкка килде. Ахирәтләре бер-берсенең кырык, илле, җитмеш яшьлек чакларын күзаллап кызык табалар иде. Зифа Пистолет Тоткан Егетнең сурәтен дә шулай үзгәртте. Төп-төгәл түгелдер инде ул, бәлки, әмма кешенең егерме яшьтәге чалымнары илледә дә саклана кебек тоелды. Һәм ул сакланган да… Операция өстәлендәге кеше моннан егерме биш ел элек аның гаиләсен атып үтерүче Питотлет Тоткан Егет иде.
– Юк… – дип пышылдады Зифа Саматовна, – Юк… Мин тотынмыйм… Мин операция ясый алмыйм…
Һәм ишеккә атлады. Бер мизгелгә тынып калган врачлар беравыздан аңа эндәште:
– Зифа Саматовна!
Шәфкать туташы шундук янына килеп терсәгеннән алды.
– Зифа Саматовна, утырып торыгыз. Тынычланыгыз.
Ул утырды. Шундук су бирделәр. Эчте.
Ләкин күңелдәге яраларны бер стакан су белән генә юып бетерерлек түгел иде.
– Зифа Саматовна, сездән башка белгечләр юк, – диде кемдер. Һәм ул кайсы врачның ялга китүен, кайсының авырып ятуын санап чыкты. Чынлап та Зифадан башка белгеч юк һәм операция өстәлендәге бәндәнең гомере аның ихтыярында иде.
"Ярдәм итмим, үлсен! – дип уйлады хатын, – Ятсын шулай тере мәет булып. Авыртуны баса торган дарулар да бирәсе калмаган аңа. Интексен, сызлансын, ник туганына үкенерлек булсын!"
– Зифа Саматовна! – монсы бүлек мөдиренең тавышы иде, – Үтенеп сорыйм… Зинһар өчен! Соңгы вакытта болай да бездә кешеләр күп үлә бит…
Кешеләр үлә… Бу статситика. Ә чынбарлык бүтән. Ә бу… Бу – кеше түгел. Бу бәндә үләргә тиеш. Зифа кайчандыр аны эзләп табып җәзалап үтерергә ант иткән иде. Эзләде, таба алмады. Һәм менә ул бәндә операция өстәлендә ята.
– Зифа Саматовна… Зинһар өчен!… Үләчәк бит бу… Үләчәк бит…
Тагын бүлек мөдире… Кем?!. Я, ходай!.. Әллә акылыннан шаша инде. Бүлек мөдире ул үзе, ләбаса. Пистолет тоткан егет монда Зифаны акылдан яздырыр, яки үтерер өчен килеп ятмагандыр бит… Ярдәм бир, ходай! Дөрес юлны күрсәт…
4
"Үлсен… Аның яшәргә хакы юк!.." – таулар арасында яңгырап, бер кыядан икенчесенә сугылган авазлар шикелле әлеге уй Зифаның бөтен булмышын актарды. Шушы дулкын тәненең бөтен күзәнәкләрен ватып тышка атылса, бар дөньяның астын-өскә китерер шикелле иде. Тик бер мизгелгә барсы да катып калды… Ниндидер яңа көч, дәһшәтле яңа булкын пәйда булды. Хәтта дулкын да түгел, ә тормышның бөтен агымнарын туктатып, аларны кире борырга сәләтле тылсым. Шушы тылсым бөтен уй-кичерешләрнең асылын үзгәртте, дөньяны башка кыяфәткә кертте… "Әгәр… – дип уйлады Зифа шул көч тәэсиренә бирелеп, – Әгәр бу кеше Писатолет Тоткан Егет булмаса? Әгәр мин хаталансам?"
Ул яңадан пациент ягына күз салды. Авыруны кысалардан азат итеп кабат җайлап яткырганнар. Йөзе күренмәде. Әмма һәрбер секунд шешләрнең зураюына, чирнең тирәнәюенә алып бара, димәк, кеше гомерен куркыныч астына куя. Өстәлдә ятучының Пистолет Тоткан Егетме-түгелме икәнен ачыкларга вакыт булачак әле. Иң яхшы дигәндә дә ул берничә айсыз аякка басмаячак. Ә әлегә – тоткарлануның һәр мизгеле үлемгә илтә иде.
– Башлыйбыз!
Көтмәгәндә бүлмәне яңгыраткан тавыштан Зифа сискәнеп китте. Һәм аның үз тавышы икәнен аңлагач, елмайгандай итте. Торып басты.
– Су!
Аңа бер стакан су тоттырдылар. Зифа аны йотлыгып эчте дә раковина янына килеп кулларын юарга кереште. Куллары җиңелчә калтырана иде. "Әгәр ул булмаса?.. – дигән уй бераздан бөтенләй башка кыяфәткә керде, – Барсы да соңыннан. Ә әлегә… Әлегә аның йөзе дә, кыяфәте дә, шәхесе дә юк. Ул – пациент. Кем булуына карамастан, ул ярдәмгә мохтаҗ һәм син аңа ярдәм итәчәксең. Син – табип."
Кулларын антисептик белән эшкәрткәндә соңгы уе күңелендә ныгынып өлгергән иде инде. Операция киемнәрен кигәндә үзен дә үткәннәре һәм киләчәге булган шәхес итеп түгел, ә бары тик әлеге мизгел өчен генә яратылган серле бер зат итеп тойды. Перчаткаларын киде, бармакларын аерып кулларын алга сузып торды. Бармакларында бернинди калтырану, күңелендә бер авыр хис юк – ул эшкә әзер иде.
Зифа җыенган арада анестизиолог укол ясады, ярдәмчеләре пациентның башын калкытып, махсус җайланмага урнаштырдылар, пычак тиячәк урыннарны спирт белән эшкәрттеләр. Зифа Саматовна хезмәттәшләренә күз йөгертеп алды да: "Аллага тапшырдык!" – дип, сурәт төшерүче рәссам җитезлеге белән сызып җибәрде. Скальпель артыннан калган дуга рәвешендәге эзләрдән кан саркыды…
Катлаулылардан исәпләнсә дә мондый операцияләрне инде күптән ясыйлар. Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк та кебек. Баш тиресен дага рәвешендә кисеп, йомшак тукымаларны араларга да сөякләрне ачарга кирәк. Эчтәге шеш тәңгәлендәге сөякләрне зарарланган урынга тиеп тормаслык итеп тишәргә, зурайтырга. Шулай иткәч, минең зарарланган өлешенә басым азая, кан әйләнеше һәм баш миен кирәкле матдәләр белән тәэмин итү җиңеләя төшә. Операциянең төп мәгънәсе шул.
Әйтергә җиңел булса да бу бик зур игътибар, төгәллек таләп итә. Чөнки кешенең баш миендә кан йөрртүче җепселләр бик күп, аларны зарарламаска кирәк. Кайберләрен кисәргә туры килгән очракта, канны туктату өчен гадәти хирургия ысуллары файдасыз, алар өстәмә авыруларга китерергә мөмкин. Махсус кыскычлар куллану да һәрвакыт көтелгән нәтиҗәне бирми, аеруча, әлеге шикелле сөякләр чатнаган урыннар булганда. Күп вакытта ассиссент һәм башка ярдәмчеләр киселеш урынындагы тән тиресен нык итеп учлары белән этеп торалар. Хирург кисеп җибәргәч, ассисент тирене аерып канны һәм новокаин эретмәсе калдыкларын суыртып ала. Шуннан тирене кайтарып, аны 2-3 сантиметр калынлыгындагы марля белән беркетеп куялар. Бу кан агышын туктатып тора, тулысынча тукламаган очракта җәрәхәт читләрендәге кан тамырларын махсус кыскычлар, клипсалар белән эләктерәләр. Тире астындагы йомшак тукымаларны да шул рәвешлерәк читкә алгач, сөякләр күренә. Сөякне каплап торган мускулларны "элеватор" дигән җайланма белән күтәртеп читкәрәк чыгаралар… Бөтен максаты баш эчендәге басымны азайту гына булса, сөякне тиешле зурлыкта тишеп кенә куюу да ярдәм итә. Баш миенә кагылу кирәк булганда, сөякне кисеп, ми катламына үтәләр, сөяк чәрдәкләнгән очракта – бернинди вак-төякләре калмаслык итеп чистарталар да ялгану өчен җайлыйлар, яки имплантант куялар.
Әлегә төп максат пациентның баш миен кан белән тәэмин итүне яхшырту һәм мидәге шешләрнең зураюын киметү иде. Ул Зифа Саматовна дәрәҗәсендәге белгечләр өчен бик катлаулы саналмый һәм вакытында эшләнгән очракта яхшы нәтиҗәләргә китерә. Әмма пациент йортлар арасында шактый яткан, монда килгәч тә тикшерүләр үткәрү өчен беркадәр вакыт киткән, өстәвенә Зифа үзе дә хисләр шаукымына бирелеп берничә минутны урлады. Шуңа күрә, эш бераз катлаулашкан иде. Баш сөягендә басым көчле булгач, андагы шешләр зурая, кысыла һәм кан йөреше аз булу сәбәпле ми күзнәкләре эшчәнлеге тукталып тора. Бу исә организмның башка әгъзаларына да көч китерә, аяк кулларны хәрәкәтсез, тән тиресен сизү сәләтеннән мәхрүм итә. Бәхеткә каршы, пациентның организмы ярыйсы ук көчле, чыныккан, физик мөмкинлекләре югары дәрәҗәдә. Югыйсә, инсульт, инфаркт, паралич кебек авыруларга да җирлек әзер иде. Шулай да шактый гына маташырга туры килде. Мөмкин булганның барсын да эшләде Зифа Саматовна, зарарланган урыннарның, гематомаларның эресеннән вагына кадәр эшкәртте, аларның таралуы өчен шартлар тудырды. Операция уңышлы үтте дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин иде.
Тик Зифа Саматовнаның беркайчан да болай дип әйткәне юк. Уйлаганы да. Уңышлы операция өчен сөенү сыманрак бер тойгы була, әлбәттә. Тик ул озакка бармый, шундук шик-шөһбәләр белән алышына. Бер нәрсәне дә онытмадыммы? Авыруның гомум халәтен тулысынча күз алдына китерә алдыммы? Һәм үзенең эшен тагын бер кат энә күзеннән үткәреп чыгарга мәҗбүр була. Гомумән, бу бүлектәге авыруларның күбесе операциядән соң ук аякка басып, табипка куаныч өсти торган чирләр белән ятмый. Кайберләре хирург кулы тигәннән соң ким дигәндә берничә көн үткәч кенә һушына килә, кайберләре айлар буена коматоз хәлендә ятарга мөмкин. Иң уңышлы дигәннәренең дә тормышка кайтуы, аякка басуы өчен айлар, хәтта еллар таләп ителә. Шулай булгач: "Мин бу кешегә гомер бүләк иттем!" – дип күкрәк кага алмыйсың. Әлбәттә, үлемнән алып калуың дөрес, әгәр син ярдәм итмәсәң, бу кеше күптән инде гүр иясе булыр иде. Ә менә гомер бүләк итү икеле. Гомер бирдеңме син аңа, әллә үлемен беразга кичектердеңме? Ә бит еллар буена урын өстендә ятканнан соң үлеп китүчеләр дә бар. Менә шуннан соң әйтеп кара: пациентларга файда китерүчеме син, әллә газапларын озайтучы гынамы…
Мондый тойгылар һәр операциядән соң диярлек барлыкка килә. Бер карасаң, өйрәнергә, күнегергә дә вакыт кебек. Тик күнегеп булмый. Кайчагында үзеңне кешенең газапларын озайтучы садист кебек хис итәсең. Ә мондый мизгелләр күбәеп китсә, стресслар тирәнәя, күңел яралары актарыла… Мәгънәсез эш белән шөгыльләнүче кебек күренә башлыйсың. Кайчагында үкенеп тә куясың, ник бу һөнәрне сайладым икән, дисең. Ник бу һөнәрне сайладым икән?..
Зифа Саматовна үзенең ни өчен шушы һөнәрне сайлавын яхшы белә иде. Һәм бу хакта искә төшерү аны һәрвакыт сабый чагының бер мизгеленә алып китә. Прихожий идәнендәге кан диңгезендә яткан әти-әнисе… Пистолет Тоткан Егет…
Операция тәмамланып, пациентны реанимация бүлмәсенә алып китәр алдыннан Зифа Саматовна аның йөзенә тагын бер кат озак кына карап торды. Һәм иреннәрен кысып баш кагып куйды. Шул.
– Танышыгызмы әллә? – дип сорады шәфкать туташы, аның киемнәрен салдырырга ярдәм итеп, – Аякка басачак, ныклы кешегә охшаган.
Зифа аңа нәфрәт тулы күзләрен төбәде. Тик берни дә дәшмәде. Хәле юк иде.
– Гафу итегез, – дип акланды шәфкать туташы.
Тик Зифа Саматовна аны ишетмәде. "Мин әле генә үземне ятим иткән кешене үлемнән алып калдым, – дип уйлады ул, – Үлемнән сакладым. Һәм мин аның калган гомерен тамугка әйләндерә алам…"
5
Төшке аштан чыгу белән пациент янына керде. Йоклый әле, дөньялыкта эше юк. Аңына килгәнче ике-өч тәүлек үтәр. Сулышы тигезләнгән, димәк, баш миенә кан килә башлаган. Мускулларының ирексездән тартышып-тартышып алуы да сизелми. Бер хәрәкәтсез ята.
Шәфкать туташының читкәрәк китүеннән файдаланып, Зифа кислород битлеген алып торды да аның йөзен фотога төшерде. Сулып, агарыныбрак калса да пациентның йөзендә таныш чалымнар күзгә бәрелеп тора. Бу бәндәнең Пистолет Тоткан Егет икәненә тамчы да шикләнмәде. Шулай да ныклы дәлилләр табарга кирәк иде. Соңыннан, эш узгач, ялгышуыңны аңлап газапланырлык булмасын.
Бүлмәсенә атлаганда таныш компьютерчының телефонын җыйды. Трубканы шундук алдылар.
– Альберт, сиңа йомыш бар, – диде ул саулык та сорашып тормастан, – Хәзер берничә фото җибәрәм. Шуларның бер үк кешеме түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Син бит ниндидер анализлар нәтиҗәсендә моны эшләп була дигән идең. Буламы? Яхшы. Җибәрәм, алайса.
Зифа елмайгандай итте. Уйлап карасаң, һөнәре ул кадәр үк начар түгел аның. Дөнья булгач, төрле кешеләр бәлагә юлыга бит инде. Чир-чордан беркем дә азат түгел. Зифа шуларга ярдәм күрсәтә, гариплектән, кайчагында үлемнән дә аралап кала. Һәм күпләре аның үзенең дә кадерен беләләр. Кайчан гына мөрәҗәгать итсә дә ярдәмгә ашкынып торалар. Нинди генә өлкәдә йомышы төшсә дә гозерен үтәрлек кешеләре бар.
Ишек төбендә полиция тикшерүчесе көтеп тора иде. Ул таң алдыннан килеп, медицина тикшерүләренең нәтиҗәсен алып киткән инде. Операциядән чыккач хәбәр иттеләр моны Зифага, төштән соң тагын киләчәген әйткән. Тик доктор моны шулай тиз булыр дип уйламаган иде.
– Зифа Саматовна, пациентыгыз белән сөйләшү мөмкинлеге юкмы әле? – диде ул исәнлек-саулык сорашкач һәм врачның баш чайкавын күреп дәвам итте, – Янына килгән, хәлен белешкән кешеләр булмадымы?
– Юк, беркем дә.
– Бернинди яңалыгыгыз да юк, димәк? – тикшерүче көрсенгәндәй итте.
– Яңалык? – Зифа Саматовна иңнәрен сикертеп куйды, – Сул яктан арттан киң һәм каты нәрсә белән сукканнар. Баш сөяге бер урыннан сынган, берничә җирдән чатнаган. Миенең кан сауган өлешләре күп. Боларны сез иртәнге тикшерү нәтиҗәләре буенча беләсездер инде. Ә яңалык булырлыгы…
Юк, моны әлегә әйтергә ярамый иде бугай. Беркадәр икеләнеп торды да дәвам итте:
– Мин әлегә операция нәтиҗәләренең ничек булып бетәчәген дә төгәл генә әйтә алмыйм. Ул аякка басарга да, "яшелчә" булып калырга да мөмкин. Ә сез яңалык сорыйсыз…
– Яхшы, Зифа Саматовна, мин соңрак тагын кагылырмын әле сезгә.
Бүлмәсенә кереп Альбертка фотолар җибәрде. Күрер күзгә Пситотлет Тоткан Егетнең егерме биш елдан соң ничек булырга тиешлеген чагылдырган рәсем белән пациентның фотосы арасында аерма юк иде. Уртак чалымнар, иреннәр, кашлар, борын, хәтта колакларының рәвеше дә бер төрле. Ике рәсемдә дә бер үк кеше икәнен һич шикләнмичә әйтеп була.
Фотоларны чагыштырып утырганда Зифаның башына кинәт кызык фикер килде. Гади генә ул. Ник бу хакта элек уйламавына ул аптырап та куйды хәтта. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диюләре шулдыр инде. Югыйсә, бик баш ватып этләнерлек тә нәрсә түгел. Зифа Саматовнаның танышлары күп, хәтта дәүләт иминлек хезмәтендә дә барлар. Менә шуларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган. Аларда һәртөрле базалар бар, теләсә кайсы кеше турында мәгълумәт таба алалар диләр бит. Ник әле Пистолет Тоткан Егетне шулар аша эзләтеп карамаска?
Һәм ул телефон номерын җыйды.
– Һо, Зифа Саматовна, сезне дә ишетер көннәр бар икән. Хәлләрегез ничек?
– Яхшы, Артур Илдарович. Тавышыгызга караганда үзегез дә сөбханалла күренәсез.
– Сезнең тавышны ишеткәч, шулай булды, Зифа Саматовна. Ни рәхәтлекләрдә яшәп ятасыз…
Артур Илдаровичның ФСБ офицеры икәнен ишеткәч, Зифа беркадәр аптыраган да иде. Шундый ачык йөзле, һәрвакыт күтәренке кәефле, шаян кеше ничек инде шундый урында эшләсен? Алар ничектер җитди, аз сүзле, кырыс булырга тиештер кебек тоела. Ә бу… Тик соңыннан аның робот кебек чакларын да күрергә туры килгәләде. Кеше бер генә кыяфәттә булмый шул. Ә бүген кәефе шәп иде.
– Артур Илдарович, сезгә йомышым бар…
Зифа гозерен сөйләп бирде. Артур Илдарович бүлдермичә тыңлады, аннан соң да беркадәр сүзсез торды. Һәм көтелмәгән җитдилек белән әйтеп куйды:
– Яхшы, Зифа Саматовна. Кулдан килгәнне эшләрбез. Фоторәсемнәрне ватсаптан шушы номерга ташлагыз.
– Рәхмәт, Артур Илдарович.
Трубканы куйгач, фотоларны җибәрде дә кәгазь эшләренә чумды. Хисләр ничек кенә котырмасын, эшләрне карарга кирәк иде. Ә алар күп. Иң үзәккә үткәне – кәгазьләр белән мәш килү. Хәзерге таләпләр буенча врач, кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, үзенең һәр адымын теркәп барырга, исәп-хисап бирергә тиеш. Бу бәлки, кемгәдер ни өчендер кирәктер дә инде, юкка гына уйлап чыгармаганнардыр. Ләкин ул бик күп вакытны ала һәм табипның игътибарын төп эшеннән читкә юнәлтә. Менә Зифа Саматовна да бүлек мөдире буларак кул астындагы хезмәткәрләрнең эшчәнлеге теркәлгән язмаларны өйрәнергә, шулар нигезендә үзе дә хисап бирергә мәҗбүр.
Әле бүлектәге корылмаларны тикшерү, ватыкларын төзәтү, яки яңага алыштыру, дәвалау әсбаплары, дарулар белән тәэмин итү, бүлмәләрне төзекләндерү кебек чутлап бетергесез эшләре дә бар. Моның өстенә сәгать саен диярлек килеп торучы авырулар. Аларның күбесе авыр хәлдә булып, ашыгыч операция таләп итә. Ә кадрлар җитми, медицина уку йортлары елына меңәрләгән белгеч әзерләсә дә чын мәгънәсендә табип булырдайлары бармак белән генә санарлык. Табип булу өчен дә талант кирәк. Диплом гына җитми, белем, эшләү һәм камилләшү теләге, үз-үзеңне аямау кирәк.
Ә бүгенге заман кешеләрне һавадан акча ясарга өйрәтә, чынлап та кирәкле, файдалы һөнәрләрнең бәясе түбән. Шул вәзгыятьтә формалашкан буын врач булырга бик атлыгып тормый, җиңел акча китерердәй һөнәр эзли. Хәтта бик сәләтле, киләчәктә медицина йолдызы булыр дип өметләндергән яшь хирургларның да берничәсе медицинаны ташлап, базарга эшкә урнашты. Берсе бөтенләй ит чабучы булды. Бер сүз дә әйтәлмисең, анатомияне яхшы белә, кулы туры. Андый югары белемле ит чабучыларның бәясе югарыдыр инде.
Кәгазь эшләрен бетергәч, кирәкле корылмалар исемлеген тотып баш врачка керде.
– Сез генә түгел бит, Зифа Саматовна, – диде баш врач, – Бу исемлектәге бөтен әйберне дә берьюлы ала алмабыз. Иң кичектергесезләрен билгеләгез, ә калганнары соңрак…
Зифа Саматовна озын исемлекнең өчтән беренә плюс куеп чыкты. Моны күргәч, баш врачның йөзе яктырып китте:
– Яхшы, кайтартырбыз.
– Рәхмәт!
Зифа Саматовна инде беренче ел гына эшләми, баш врач белән сөйләшү серләрен яхшы белә. Шуңа ул исемлеккә бүгеннән үк кирәк булмаган корылмаларны да күп итеп өстәгән иде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, аларын сызып ташладылар, ә иң кирәклеләре калды. Менә шулай! Әгәр кирәклеләрен генә язып кертсә, аларның да бер өлешен сызарга туры килер иде.
Авырулар килеп торды. Операцияләр дәвам итте. Бик катлаулы авырулар юк, гади эшләрне башкарырдай хирурглар җитәрлек иде, Зифа Саматовнага мохтаҗлык булмады. Көндәлек вак-төякләрен беркадәр ерып чыккач, реанимациядәгеләрне тагын бер кат урап чыгарга уйлады. Бу мотлак таләп ителә торган гамәл түгел, теге пациентны тагын күрү теләгеннән туган нәрсә булды бугай. Тик Альберттан электрон хат килү белән, бу ниятеннән кире кайтты.
Ә хат кыска гына иде:"Зифа Саматовна, тикшердем. Бер үк кеше булу ихтималы – 97,85%"
Барсы да аңлашылган кебек инде. Шул ук вакытта әлеге саннар үзең нәтиҗә чыгаруны сорый, ә аның әзер һәм катгый җавап ишетәсе килде. Башкалар фикерен. Әгәр шулай әйтергә яраса, белгеч фикерен. Ул телефонга үрелде. Озак көттермәделәр. Доктор шундук һөҗүмгә күчте:
– Альберт, нәрсәне аңлата бу процентлар?
– Бер үк кеше булу мөмкинлеген.
– Бер үк, димәк.
– Әйе, ике кеше арасында бу дәрәҗәдәге охшашлык булмый. Хәтта махсус сайланган һәм әзерләнгән "двойник"ларның охшаш ягы да 80-85 проценттан узмый. Шуңа күрә, бу фотоларда бер үк кеше дияргә мөмкинлек бар.
– Син шулай дип раслыйсыңмы?
– Мин түгел, компьютер шулай раслый. Ә ул күзгә эленми торган иң вак детальләргә дә игътибар итә, әллә ничә параметр буенча исәпләп нәтиҗә чыгара.
– Рәхмәт, Альберт.
Димәк, реанимациядә ятучының Пистолет Тоткан Егет икәнлеге расланды. Кылган гонаһлары өчен хак җәза адәм баласын егерме биш елдан соң да эзләп таба. Хак җәза Зифа үзе иде. Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк…
6
Пистолет Тоткан Егет яткан бүлмәнең ишеге ябылып бетмәгән, аннан шәфкать туташының нәрсәдер сөйләгәне ишетелә. Реанимация бүлеге өчен табигый хәл инде бу, хезмәткәрләр комадагы кеше белән сөйләшә, аның аңын тупларга тырыша. Зифа Саматовна ишек төбендә тукталып, бераз колак салып торды.
– Бер карасаң, бәхетле кеше инде син, – дигән тавышы ишетелде шәфкать туташының, – Вакытында табып алганнар, "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Хастаханәдә дә иң яхшы доктор кулына эләктең. Безнең Зифа Саматовна бөтенләй өметсезләрне дә аякка бастыра ул. Менә сине дә үлемнән тартып алды. Хәзер сәгать саен сихәтләнә барасың. Болай булса, тиздән аякка басачаксың син…
Зифа Саматовна ишек шакыды. Аны күрүгә шәфкать туташы уңайсызланып китте, кызарды.
– Хәлләр ничек? – Доктор кергән уңайга ук авыруның пульсын капшап карады.
– Яхшы.
– Тән температурасы да артык югары түгел…
Зифа Саматовна өстәл янына килде дә шәфкать туташы алып барган күзәтү язмаларын тикшерергә кереште. Шәфкать туташы елмайды:
– Терминатор кебек бу, Зифа Саматовна, үзеннән-үзе җыела.
Доктор дәшмәде.
Пациентның хәле чынлап та яхшы иде. Сулыш алу эшчәнлеге әкерен генә әйбәтләнеп килә, әлбәттә респираторны салдырырлык ук дәрәҗәдә түгел әлегә, тик барыбер күрсәткечләр яхшы. Һәрхәлдә, ИВЛ аппараты ярдәмендә үпкәне ясалма җилләтү ысулларын кулланырга туры килмәс. Кан басымы да шөкер итәрлек. Гадәттә, мондый операцияләрдән соң кан басымы уйный торган була, я түбән тәгәри, я күтәрелә. Ә моныкы… Гомумән, бу бәндәнең сәламәтлеге дә, физик мөмкинлекләре дә ис-акылың китәрлек дәрәҗәдә югары иде. Операциядән соң өч көн үтүгә үк сизелерлек алга китеш күзәтелә, бу темп белән барса, чагыштырмача бик кыска вакыт эчендә аягына басачак. Бөтен организмның да яшәүгә омтылышы шушы дәрәҗәдә булса, табипларны берсе дә стресс кичермәс идедер.
– Бөтен авырулар да шулай булса икән… – диде шәфкать туташы аның уйларын сизенгәндәй, – Вәт, шәп булыр иде.
Доктор сискәнеп китте. Күз алдында бер мизгелгә пистолет тоткан егетләр төркеме пәйда булды. Тик бу уйларын куып җибәрергә тырышты. Шәфкать туташына карап баш кагып куйды, елмаерга итте.
Пациент буларак ул Зифага бик якын, хәтта кадерле дә иде. Үзең операция ясаган кеше хастаханәдә ятканда, гомумән, якын була. Хезмәтеңнең бер җимеше бит инде ул, син үлемнән тартып алган җан иясе. Эшеңнең күрсәткече дә. Әгәр күзгә күренеп савыга икән, димәк, барсын да дөрес эшләгәнсең. Хәле начарая икән… Монда, әлбәттә, төрле сәбәпләр килеп кушылырга мөмкин – организмның гомум хәләте, пациентның яше, ярдәмнең үз вакытында күрсәтелмәве… Күп алар… Ләкин сәбәпләре нинди генә булса да, әгәр авыруның хәле начарая икән, табип мотлак рәвештә үзен гаепле итеп тоя. Ул моны кычкырып әйтми, беркемгә дә сиздерми, күңеленнән генә газаплана. Хәтта алга китеш бик-бик акырын барган очракларда да борчыла ул – нәрсәнедер эшләп җиткермәгән шикелле тоела.
Ә мондый тизлек белән савыгучы кеше һәр доктор өчен шатлык чыганагы була алыр иде. Шуңадырмы, Пистолет Тоткан Егет турында уйлауга шайтаны котырып, зыян салу теләге көчәйсә дә, реанимацияга кереп пациентны күрү белән, ниятеннән кире кайта, аның савыгуын тизләтү өчен чаралар күрергә тотына, өстәмә дәвалау ысуллары куллана. Моны ул үзе дә сизми кала һәм ни өчен шулай эшләгәнен дә аңлый алмый. Ә җәзалау теләге көчле. Үтерү ысуллары да күп, алар һәр адымда – ниндидер препаратның дозасын үзгәртү, ниндидер чараны тизләтү, я кичектерү… Барсы да гади генә. Монда хәтта битарафлык та, ашыгу, яки соңлау да үлем коралы була ала. Һәм аларны кулланган өчен беркем дә гаепли алмаячак. Бу пациентны үтерергә теләге һәм мөмкинлекләре булып та Зифа аны дәвалый бирә.
– Сөйләндерергә тырыш, – диде ул шәфкать туташына, – Сораулар бир. Һич югында китап булса да укы.
– Мин шулай итәм. Анекдотлар да сөйлим әле. Көлми генә… – дип елмайды шәфкать туташы.
Ләкин Зифа аны күрмәде. Ул кабат үз уйларына кайткан иде.
Аның болай кылануы табип фидакарьлеге дә, сантыйлык та түгел бугай. Менә шулай бер хәрәкәтсез яткан дошманның гомерен алу аңа бернинди дә канәгатьлек бирмәс иде кебек. Үлде инде, моргка озаттылар, ди… Шуннан? Нинди нәтиҗә бирә бу? Дөньяны бер явыздан коткарам, дияр идең… Менә ята ул, бернинди начарлык та эшли алмый хәзер. Үчен кайтардым дияр идең… Синең кемлегеңне дә, үзенең ни өчен шундый язмышка дучар булуын да аңламыйча китеп барачак… Ә аңлавы кирәк. Кирәк! Үзенең егерме биш ел элек кылган гөнаһын исенә төшереп, хәзер инде бернәрсәне дә төзәтү мөмкин түгелен аңлап, үкенеп, әрнеп, газапланып китәргә тиеш ул. Менә шул очракта гына үч кайтару була. Менә шунда гына явыз җинаятьче үз җәзасын алды дип тынычланырга, күпмедер дәрәҗәдә канәгатьлек кичерергә мөмкин.
"Терминатор кебек…" – дип кабатлады күңеленнән Зифа. Бу тизлектә савыкса, тиздән һушына килер, сөйләшә башлар. Ә аннан соң, реабилитация бүлегенә күчерерләр. Ул вакытта инде әлеге шикелле тулысынча Зифаның карамагында булмаячак. Әлбәттә, кереп хәл белүгә каршы килмәсләр, әмма мөмкинлекләр бераз чикләнәчәк. Ул тулысынча үз ихтыярыңда чакта нәрсәдер эшләп калырга кирәк. Бәлки, аның савыгу барышын азрак тоткарлап торыргадыр? Һушына килгәч, әлбәттә. Сызлансын, интексен беркадәр. Ул чагында реанимациядә дә озаграк яткырып булыр…
– Ярый күз күрер әле…
Бу уйларын кычкырып әйтүен сизеп, Зифа уңайсызланып китте. Ярый әле шәфкать туташы ихлас күңелле кыз иде, югыйсә, үз-үзе белән сөйләшеп йөри дип көләргә дә күп сорамаслар.
– Ни дидегез, Зифа Саматовна?
Доктор елмайды:
– Әлегә берни дә өстәми торыйк. Калганын соңрак күз күрер, дим.
– Ә-ә-ә… Яхшы…
Реанимация бүлегендә Зифа Саматовнаның тагын берничә пациенты ята иде. Шулар яныннан урап әйләүгә шәфкать туташы коридорга атылып чыкты. Һәм аның янына ашыкты:
– Зифа Саматовна! Ул уянды! – дип ярсып пышылдады кыз, – Уянды!
Йөгерә атлый бүлмәгә керделәр. Тик пациент һаман элеке хәлендә һәм бернинди дә үзгәреш юк иде. Табип шәфкать туташына текәлде. Тегесе акланырга ашыкты:
– Валлаһи-билләһи менә, Зифа Саматовна. Ул күзләрен ачты. Тирә-якка каранып алды. Мин башта сискәндем, аңламыйчарак тордым, ә соңыннан сезнең янга…
– Ышанам, – дип елмайды доктор, – Башта шулай кыска вакытка гына уяналар алар. Тиздән һушына килер. Яныннан китмә.
Пациентны беркадәр күзәтеп торды да ишеккә юнәлде. Тик коридорга чыгу белән шәфкать туташының пышылдавы ишетелде:
– Зифа Саматовна!
Кабат кергәндә чынлап та авыруның күзләре ачык иде. Битләрендәге мускуллар сизелер-сизелмәс кенә тартыша, иреннәрен хәрәкәткә китерергә тырыша. Зифа елмайды:
– Тереләр арасына рәхим итегез!
Пациентның йөзендәге тартышулар тагы кабатланды.
– Әлегә сез сөйләшә дә, хәрәкәтләнә дә алмыйсыз. Ансы соңрак булыр. Ә әлегә… Сез реанимация бүлегендә. Башыгызга операция ясадык. Уңышлы үтте. Тиздән сез сөйләшә башлаячаксыз. Сез мине аңлыйсызмы? Керфекләрегезне ачып йомыгыз.
Пациент керфекләрен ачып йомды. Күзләрендә гаҗәпләнү дә, бетмәс-төкәнмәс сораулар да, тагын әллә нәрсәләр бар иде. Тик озаклап өйрәнеп торырлык форсат булмады, ул күзләрен йомды.
7
Комада яткан пациентлар күзләрен ачу белән тормышка аяк басмый. Уянулар башта бик кыска вакытлы була, соңрак озыная, акырынлап кына сөйләшү сәләте, хәрәкәтләнү мөмкинлеге кире кайта. Үзләренең нинди халәттә икәнен тулысынча аңлау, хәлләренә яраклашу өчен дә беркадәр вакыт кирәк.
Зифа Саматовна барсын да аңлап тора. Ләкин бу бәндә белән тизрәк сөйләшү, аңа үзендәге фотоны күрсәтү, әти-әнисен үтереп чыккан мизгелне исенә төшерү теләге тыңгы бирмәде. Күңелендәге яраларын актара-актара, барсын да күз алдына китереп, авыр язмышка дучар булуы өчен үч аласы иде.
– Менә монсы – әтинең гомерен өзүең өчен! – дип үлмәслек тә, чыдап та булмаслык авыртуга дучар итәсе. Аннан соң әнисе, сеңлесе өчен җәзалыйсы. Газапларның хәтәрләре үтте дип тынычлана башлауга, үзенең үтерелгән балачагы, шул мизгелдән бирле кичергән барлык михнәтләре өчен җавап аласы. Калган бөтен гомерен тоташ газапка әйләндерәсе…
Нәфрәте дә, үч алу теләге дә көчле иде Зифаның. Кайчагында ул әле дә булса хәрәкәтләнергә, тормышка кайтырга, яшәргә тырышып яткан шушы бәндәнең бугазына барып ябышудан үзен көчкә тыеп калды. Дәвалаучы түгел, ә савыгуны тоткарлаучы, сызлануны арттыручы препаратлар бирү теләге дә әледән-әле калкып чыкты. Сулыш алу аппаратын йолкып ыргытасы, тукландыручы матдәләр урынына кислота саласы, күзләре акаеп шартлаганчы кан басымын күтәрәсе килде. Кайчагында аның яшәвенең бөтен мәгънәсе шушы кешене интектерүдер, ходай аның гомерен фәкать шул максат белән генә саклап калгандыр шикелле тоелды. Җәзалауларның һәр мизгеленнән үзе дә тәм табар, ләззәт алыр сыман булды.
Ләкин үзе дә аңламаган сәбәпләр Зифаны бу гамәлләргә тотынудан кичектереп килде. Агу бирергә теләсә дә, үтерүченең шул агу тәэсирендә көчле авыртудан йомарланып җан бирүен күз алдына китерә-китерә дару бирде. Хәле аз гына начарланып китсә дә шундук ярдәмгә килде. Үзенең бөтен пациентларын бер дәрәҗәдә караса да бу бәндә турында күбрәк уйлады. Һәм Зифа моның сәбәбе бары тик аны тизрәк терелтеп, аңлашырга ашкыну гына түгеллеген аңлаган да кебек иде. Шул гына булса, фотоны хәзер үк кулына тоттырырга мөмкин. Кемнең сурәте икәнен аңларлык кына һушы бар инде пациентның. "Менә синең эшең!" – дип прихожий идәнендә яткан мәетләрне дә күрсәтергә була. Үзенең кемлеген әйтергә дә. Хәтта шушылар үзләре генә дә авыруның тынычлыгын алачак, аны үткәннәрен хәтерләргә, газапланырга мәҗбүр итәчәк. Күңеле таш булып каткан очракта да ул үзенең кем кулында икәнен аңлап борчылачак, борчылган саен хәле начараячак, газапланачак. Гомер һәркемгә кадерле, үтерүчеләр аны яхшы белә.
Табип анты гына сәбәпче түгел бит инде моңа. Хәтта анда да: "Әткәм-әнкәмне, туганымны үтерүчене дәваларга" – дигән төшенчә юк. Бәлки, үтерү сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгәндер? Үз куллары белән җәзалап, шуннан ләззәт алу мөмкинлеге дә? Моның өчен аерым бер сыйфат кирәктер?