Читать книгу Тик син генә… - Марат Кәбиров - Страница 1
Оглавление1
Кызның чәче-башы тузган, кашлары җыерылган, күзләреннән дәһшәтле очкыннар чәчелә иде. Ул нәфрәтле карашын Илнурга кадап, буарга теләгәндәй, ике кулын алга сузып аның өстенә атлады. Килеп җиттем дигәндә, кулларын төшерде дә сөзәргә әзерләнгән тәкә кыяфәтенә кереп туктап калды.
– Козел! Урод!– дип сөзеп чыгарды ул, – Кем син? Нигә кыслыдың монда?
Илнур бераз аптырап калды.
– Сине яклыйсым килде…
Кыз отыры кызды гына.
– Ә син миннән сорадыңмы? – берничә минут элек кенә ярыйсы ук матур булып күренгән кыз аҗдаһа кыяфәтенә керде, – Ә бәлки, миңа шулай ошыйдыр.
Егет берни дип тә әйтәлмәде. Бу хәл аның өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә иде. Ит изгелек, көт явызлык дигәне нәкъ шушыдыр инде.
Һәм кыз җирдә аунап яткан егетләрнең берсенә чүгәләде:
– Пашка, ничек син?
Тегесе ыңгырашып кына куйды. Кыз аның башыннан сыйпап алды да карашын янә егеткә батырды:
– Нәрсә карап торасың? Шыл моннан! Туктап тор… Әгәр якын арада бу биләмәдән югалмыйсың икән, үзеңне әрвах дип уйла. Ә хәзер… Шайтаныма олак!
Илнур көлемсерәп куйды. Бу – кызык булган өчен түгел, ә дөньяның мәгънәсезлегенә аптыраудан туган көлемсерәү иде. Һәм китәргә ашыкты. Кыз да, кафе артындагы паркның агачлар куерак үскән урынында аунап яткан өч егет тә аңа кызык түгел иде инде.
Ялгышлык килеп чыкты. Ул кызны фаҗигадән араларга теләде, ә чынлыкта… Садо-мазо, блин. Әллә нинди дөнья бу, шайтан алгыры. Нинди генә игелек эшләргә теләсәң дә ул һәрвакыт үзеңә каршы кылынган явызлыкка әверелә. Тәүге карашка бер рәвшле булып күренгән нәрсәләр, асылда, бөтенләй башка төрле булып чыга.
Берәр бокал сыра чүмереп уйларын тәртипкә китерү ниятеннән, Илнур кафега атлады. Язгы төн үзенчә матур иде: ягымлы гына җил исеп куя, кошлар сайрый, үлән арасында чикерткәләр чекердиләр, тагын әллә нинди бөҗәкләр җыр суза. Җәй уртасы шикелле. Югыйсә, май башы гына бит әле. Әллә табигать тә бераз саташа инде. Шулайдыр. Бөтен галәм, бар дөнья, һәрбер кеше саташа торгандыр… Ә бәлки алай да түгелдер… Юк, барыбер саташадыр алар. Бу дөньяның нәрсәседер дөрес түгел. Менә ул үзенең унтугыз ел гомере эчендә генә дә… Юк, соңгы берничә елда гына да әллә нәрсәләр күреп бетерде. Һәм бер нәрсәне яхшы аңлады: ул – бу дөньяда беркемгә дә кирәкми торган кеше. Беркемгә дә. Ә бит бала чакта, мәктәп елларында өметләре зур, ышанычы ныклы иде. Ул дөньяда иң бәхетле, иң бай, иң данлыклы кеше булырга тиеш кебек иде. Моның өчен аның бөтен мөмкинлекләре дә бар – ирекле иле, халкы, үзе… Тик институттан куылып эш эзли башлау белән ул үзенең кем икәнен тиз төшенде. Ярый, ансы хакында иркенрәк вакытта. Ә монсы. Бүгенге, менә әлеге хәл…
* * *
Парк эчендәге кафеда иптәш егетләре белән сыра чүмергән җиреннән Илнур тәмәке тартырга дип урамга чыккан иде. Болай, ачыган тәмәжник түгел инде ул, авызына кергәндә генә бераз төтен суырыштыра. Кафе-рестораннарның, яки рюмочныйларның да еш кунагы түгел. Әле монда утыруы иптәш егетләреннән азрак акча сорап торып булмасмы дип килүеннән генә иде. Ашыгыч рәвештә, аккча кирәк – кредитын бераз соңлатты, хәзер коллекторлар тынгы бирми. Менә шул… Иптәшләре кафеда кызлар белән танышып алдылар да Илнур алар янында ялгызы күңелсезләнеп утырырга теләмичә, тәмәке тартырга дип урамга чыкты. Төнге лампочкалар нурында парк эче матур булып күренә иде. Саф һава. Кеше юк диярлек. Илнур кулындагы тәмәкесен колак артына кыстырып куйды да һава сулап бераз әйләнеп килергә булды.
Агачлар куерак урынга җиткәч, бераз кысталганын чамалап, йомышын шул агачлар арасында йомышлап чыгарга теләде. Ешлык иде монда, ерактан да, хәтта якындагы сукмактан узып баручы да күрерлек түгел. Хаҗәтен үтәгән арада аларны күреп калды. Һәм эшнең кайда барганын шундук төшенде. Өч егет бер кызны көчләргә азаплана иде. Икесе ике яктан кулын каерып тоткан, берсе учлары белән кызның авызын каплаган, өченчесе аның итәкләрен күтәреп, ыштанын салдырырга маташа. Кыз чәбәләнә, шыңшый, әмма аның тавышы ерак китәлми, авызы томаланган.
Фаҗига күз алдында иде. Чит-ятларның эшенә тыгылырга яратмаса да Илнур бу юлы түзә алмады. Бәлки, сыра шаукымы да булгандыр инде бераз. Хәер, алай да түгелдер… Әлеге хәлне күрү белән үзенең Ләйләсен күз алдына китерде. Явыз егетләр кулында чәбәләнүче кыз аның сөйгән ярыдыр шикелле тоелды. Нәкъ шул сәбәпче иде. Ләйлә белән аралары өзелгән булса да… Барыбер… Кемнеңдер яратып йөргән кызы бит инде бу. Кемнеңдер сеңлесе, я апасы. Кемнеңдер кызы. Һәм аны ниндидер өч егет көчләргә җыена. Әгәр берәү дә ярдәм итми икән, хәзер бу кыз өч егет кулыннан үтәчәк. Коточкыч хәл бит!
Һәм Илнур алар янына атлады:
– Әй, братан, тынычлан аз гына.
Егетләрнең өчесе дә чиксез гаҗәпләнү белән аңа төбәлде. Кызның ыштан төбен кармалап маташканы:
– Ты, че мудак… Совсем охирел?! – дип сөзәргә җыенган үгездәй Илнурга табан атлады. Тик килеп җитү белән сугышырга ашыкмады, егетнең иңеннән тартып кафе ягына этәрде, – Монда безнең үзебезнең эшләр, братан. Бар, син үз юлыңда бул…
– Кызны җибәрегез, – диде Илнур тыныч кына.
– Син борчылма, братан. Ул үзебезнең кыз.
Илнур бераз аптырап калды. Шунда кызның тавышы ишетелде.
– Иди атсудова, бля… Сука!
Кызның авызын томалап торган егет бу якка атлый иде:
– Нәрсә сөйләшеп торасың, – диде ул иптәшенә, – Бәр дә ек. Теләсә кайда борынын тыгып йөрмәс.
Һәм килгән уңайга Илнурның ияк астына төбәп берне манчымакчы булды. Боксер, дип уйлады Илнур читкә тайпылган арада. Гади егетләрнең берсе дә болай һөҗүм итми, я турыдан бәрәләр, я кырыйдан тарталар, ә килгән уңайга астан бәрү өчен беркадәр әзерлек таләп ителә. Бу егет әзерлекле иде. Тик ул дошманын гына дөрес сайламады. Илнур башын артка алды, һөҗүм итүченең йодрыгы борын очына тия язып узды. Илнур шундук башын ия төшеп бер адым атлады. Бар авырлыгын алга атлаган аягына күчереп, муен тамырларын катырды. Асылда бу алга атлау түгел, ә сөзү иде. Үзе теләгәнчә үк килеп чыкмады, ул дошманының каш арасына манчырга теләгән иде, авызына туры килде. Тегенең коелган тешләре маңгай тиресен сыдыртты. Илнур аз гына артка чигенде дә терсәге белән егетнең чигәсенә бәрде. Бик дөрес булды, теге ике егет инде аңа һөҗүм итәргә тора иде. Илнур аякларын уйнатып алды. Берничә секундтан соң аларның икесе дә һушсызланып җиргә ауды.
Илнур сугыша белә иде. Аның әтисе кечкенә чагыннан ук каратист булырга теләгән, ләкин ул чорларда бу тыелган нәрсә булган. Шуңа малаен бәләкәйдән үк кудо секциясенә биргән. Кудо ул каратэ, дзюдо, тай боксы нигезендә барлыкка килгән сугыш төре. Аяусыз нәрсә. Тренировкаларда да чынлап сугышасың. Бу төр турында анекдот та бар. Русча инде.
– Нәрсә ул кудо?
– Әгәр сиңа берәрсе бәйләнә икән: "Куда-о?" – дисең дә берне манчыйсың.
Илнур баштагы мәлләрдә бик дәртләнеп шөгылләнде. Ярышларда катнашып урыннар да яулады. Тик соңыннан күңеле сүрелде. Бишенче класста укыганда аңа сигезенче классның ике малае бәйләнде дә сугышып киттеләр… Илнур аяктан екты инде икесен дә, тик берсенең ияге күчкән булып чыкты һәм малайны милиция исәбенә куйдылар. Илнур хаклы булгандыр инде, бәлки, тик үзенең хаклылыгын гына исбатлый белмәгәндер. Өстәвенә, теге малайның әтисе дә ниндидер зур чиновник булып чыкты… Сүрелде ул шуннан соң ничектер. Хәтта син иң зур җиңүләрне яулап дөньяда бердәнбер булсаң да, тормышта синнән дә көчлерәк кешеләр бар кебек тоелды. Шөгылләнде, әлбәтә. Үзе дә ярата иде. Мәктәпне бетергәч тә форма тоту өчен дип үзаллы маташты әле. Меңәр тапкыр кабатланган алымнар исеңдә кала инде ул. Хәтта үзең аңлап өлгермәсәң дә мускуллар хәтерли һәм алар нинди очракта ничек хәрәкәт итәргә кирәген беркемнән дә сорап тормый.
Әле дә шулайрак килеп чыкты. Илнур үзенең нәрсә эшләгәнен үзе аңлап өлгергәнче үк, егетләрнең өчесе дә җирдә ята иде. Ә көчләүгә эләгеп харап була язган кыз бөтен нәфрәтен чәчеп аның өстенә килә:
– Козел! Урод! Кем син? Нигә кыслыдың монда?
Мондый хәлгә калган кыз бала аңа рәхмәт әйтергә тиеш кебек иде. Һичьюгы иңенә капланып еларга, һичьюгы… Берни дә әйтеп булмый бугай… Тик ул кыз болай кыланырга тиеш түгел иде. Илнур аның кыланышын аңлап җитәлмәде һәм үзен дә нокаутка китеп җирдә аунап яткан теге егетләр хәлендә тойды.
Кафега кереп берәр бокал сыра җибәрергә кирәк. Бергә килгән егетләре дә көтәдер инде… Бәлки. Ишек төбенә җитәрәк телефоны шалтырады. Таныш түгел номер булса да ул сөйләшү төймәсенә басты һәм үкенеп куйды, тагын шул коллекторлар шалтырата иде.
– Әй, бөҗәк, синең бүгенге көнең дә үтеп китте. Бурычыңны кайчан кайтарасың?
Илнур кинәт кенә нәрсә әйтергә дә белмәде. Тавыш дәвам итте:
– Бөҗәк булсаң да, баш миеңдә сыр калмаса да, син бит яхшы беләсең – алган нәрсәне кайтарып бирергә кирәк. Син аны аңлый алырлык дәрәҗәдәме?
– Пош-шел ты!.. – Илнур сөйләшүне туктату төймәсенә басты да ишек тоткасына үрелде.
2
– Сезнең дусларыгыз китте. Рәхим итеп, менә бу урынга утыра аласыз. Сезгә нинди эчемлек кирәк?
Кафеда халык күп, ә официант күрсәткән урын читтә иде. Бик әйбәт, әлегә аның беркем белән дә сөйләшәсе килми. Ресторан хезмәткәренә дә ялкау гына җавап бирде:
– Бер бокал сыра. Немецныкы.
– Ә сыра янына берәр нәрсә теләмисезме?
Теләми иде ул, тик җавапсыз да булмый:
– Кириешкы.
Хезмәтләндерүче блокнотына язды да китәргә ашыкты. Мондый хәерче клиент янында озаклап тору аның өчен дә авыр иде бугай. Ул киткәч, Илнур үзе дә җиңел сулап куйды. Аллага шөкер…
Казанда нинди генә кафелар юк инде. Грузин да, әрмән дә, чеченнар да, үзбәкләр дә, хәтта гарәпләр дә үз рестораннарын, кафеларын төзегән. Алар шәһәрнең бөтен почмагында да. Бары тик татарныкы гына юк. Бауман урамындагы "Татар ашлары" дигән кафе да хәзер башкача атала икән – Чәй йорты. Якында гына самогон йорты. Бик татарныкы кебек тә түгел инде ул… Хәтта Бауман урамында да татарлык юк…
Ә бу кафе урысныкы иде. Ничек кенә яманатын таратсак та урыс ул, барыбер, үзебезнеке инде. Менә урыс кешесе белән татарны янәш бастыр – аерып алалмыйсың. Ул төрек тә, үзбәк тә, башкорт та түгел. Алар әллә кайдан аерылып: "Мин татар түгел!"– дип тора. Урыс үзебезнеке. Кафесы да шулай.
Стеналары агач бүрәнәләрдән, өстәлләр дә әллә имәннән, әллә бүтән авыр агачтан ясалган. Урындыклары да көч-хәл белән генә кузгатмалы. Өстәлләргә зәңгәр җеп белән чигүле ак җәймә җәйгәннәр. Идән уртасында чит-читләре бизәкләнгән кызыл палас. Түшәмендә вак-вак лампочкалар.
Артык әллә нәрсәсе дә юк кебек инде, тик ничектер күңелгә якын булып тоела. Гарәп, яки үзбәк кафесына кереп сыра эчеп утыралмыйсың бит инде. Бу алланы мыскыл иткән кебек тоела. Ә монда барсы да иркен. Җайлы. Рәхәт. Монда алла да, аракы да сыя.
Иптәш егетләре китешеп беткән иде. Кызлар эләктергәч, шулай булыр инде, кайсы-кайда барып үзләре генә калырга омтылырлар. Теләсә, бәлки, Илнур да шулай итәр иде, тик әлегә анда кызлар кайгысы түгел, Ләйләсен һаман оныта алмый, күңеле тулы мәхәббәт кыйпылчыклары. Өстәвенә, коллекторлар… Өстәвенә… Әле генә булган хәл дә тормышындагы гарип күренешләр чылбырының бер боҗрасы булып тоелды.
Илнурга гына шулай туры килде микән, әллә ниндиерәк дөнья булды бу – берничек тә җай тапмалы түгел. Ул күңелен һәрвакыт тырмап торган мондый уйларга бирешмәскә тырышты. Бокалын ашыкмый гына суырды, ара-тирә кипкән икмәк капкалап куйды. Берни уйламаска кирәк, уйласаң әллә нәрсәләргә кереп китәсең дә яшәвеңнең бер мәгънәсе дә калмаган кебек тоела. Тик уйлары гына үзенә буйсынмады. Торым-торымга теге кызның кыяфәте калкып чыкты:
– Урод! Нигә кысылдың? Кем чакырды сине монда? Синең "ярдәм"еңә кем мохтаҗ иде…
Тормышның төрле мизгелләре була торгандыр инде аның. Тик мондый мизгелне Илнурның күңеле сыйдыра алмый иде. Булмый инде болай. Иң яхшысы, кайтып үз бүлмәңә кереп бикләнергә дә музыка кушып куярга һәм шуның ләззәтендә йокыга чумарга. Йокы – бәхет, ул тормыштан арынып тору мөмкинлеге бирә.
Бокалының яртысына да төшмәстән, ул кафедан чыгып китте дә баягы парк аша үз өенә ашыкты. Көн бераз салкынайткан иде. Сыра сөреме шушы салкынлыктан туңып, кубып төшкәндәй булды. Уйлар да бер-берсенә ялгана башлады бугай. Ялгышты ул, хата булды барсы да… Беркемгә дә яхшылык эшләргә кирәкми иде… Бер фильм бар бит әле… Зомбилар турында… Ничек аталганын хәтерләми инде Илнур. Анда зомбилар гарип итеп күрсәтелми, барсы да нормаль кеше кыяфәтендә – кайберләре хәтта костюм-галстуктан, үзләрен итәгатьле итеп тоталар. Ә иң хәлиткеч мизгелдә, аларның зомби булуы, үз теләкләрен үтәү өчен хәтта кеше ашарга да әзерлеге ачыклана. Бу тормышта да шул ук хәл диярлек. Тыштан караганда барсы да гадәти кеше шикелле. Ә чынында… Зомби булып чыга…
Уйларына бирелеп барганда, колагына таныш тавыш килеп бәрелде:
– Әнә ул! – дип кычкырды хатын-кыз тавышы, – Тотыгыз… Әнә!..
Бу аның үз башында, үз уйларында яңгыраган ялгыш тавыш шикелле иде. Тик алай булып чыкмады… Илнур, нәрсә булды икән дип борылып караганчы, кемдер аның арт чүмеченә ниндидер каты нәрсә белән тондырды. Дөнья йөзеп китте. Илнур чайкалып беркадәр торды да җиргә ауды.
– Коткаручы! – дигән тавышы ишетелде кемнеңдер, – Вәт, менә синең дә чират җитте…
Коткаручы… Әйе шул, ул ниндидер кызны көчләнүдән коткарырга теләгән иде… Тик хаталанган булып чыкты. Беркемне дә коткарырга кирәкми икән… Хәтта ярдәм сорап кычкыручыларны да… Коткарган хәлдә дә бу халыкны, бу илне дәррәү рәвештә коткарырга кирәк. Барсын берьюлы. Ә ул… Һәм менә… Аны инде берәү дә коткармаячак. Ярым һушсыз булып җиргә егылган егетне берничә кеше аяусыз типкәли… Илнур башын капларга тырышып бөгәрләнеп ятты. Башыңа басып сикерүләре дә бар. Аяусыз хәзер кешеләр. Тик барыбер тәненең төрле урыннарына эләккән аяк эзләреннән сызлану кала иде. Ерактан ниндидер авазлар ишетелә:
– Һә, коткаручы булырга теләдеңме?…
– Герой буласың килдеме?..
Һәм башта калкып чыккан уйларны да өзәрлек итеп тибәләр. Типсә тимер өзәрлек, дигән сүз бар бугай… Болар уйларны да өзә…
"Герой буласың килдеме?.." Әллә нинди сәер дәвер бу… Батырлык хөрмәттә булырга тиеш бит инде, үз геройларын кешеләр югары бәяләргә, аларга тиңләшергә омтылырга тиешләр. Һәрхәлдә, элек-электән шулай килгән. Ә бүгенге тормышта ниндидер батырлык кылган кешеләргә сантыйга караган кебек карыйлар: акылы аек, пстихикасы дөрес булса кеше мондый адымга барырга тиеш түгел, дип уйлыйлар. Хәтта үткән заманнарның каһарманнарын да төрлечә пычратырга, аларның бөеклеген кимчелек итеп күрсәтергә теләүчеләр бар. Намус, гаделлек, кешелеклелек кебек төшенчәләр дә шундый ук хәлдә. Әгәр кем беләндер сөйләшкәндә бу хакта авыз ачасың икән, ул сине тыңлап та тормый, йогышлы чирең барлыгын белгәндәй, тиз арада китәргә ашыга. Монда да нәкъ теге фильмдагы шикелле: тышы бер төрле, эче – бүтән. Кешеләрнең генә түгел, хис-тойгыларның да, һәртөрле билгеләмәләрнең дә…
Ә аның чынлап та герой буласы килә иде. Үз Ватанын илбасарлардан азат иткән ата-бабаларына тиң егет булырга тели иде. Ил бит инде ул. Илне ирләр якларга тиеш. Халык өчен, илдәге кешеләр өчен ирләр җаваплы булырга тиеш. Тик аның бу теләкләрен уртаклашырга атлыгып торучы юк, шунлыктан җаны телгәләнә һәм тормышның һәр күренеше диярлек җан җәрәхәтенә тоз сипкәндәй тоела иде.
* * *
Кеше нинди авыр хәлләргә калып кайларда гына егылса да аның яклаучы фәрештәсе була, диләр. Аңа да үз фәрештәсе килеп сарыла. Җирдә бөгәрләнеп яткан гәүдәсен канатлары белән каплый да:
– Хәлең ничек синең? – диеп сорый.
– Ыһһы, – дип җавап бирә Илнур һәм керфекләрен күтәреп карый. Төнге парк караңгылыгын ертып, якты нур булып аның янында фәрештә басып тора. Йөзеннән ягымлылык, наз, ярату бөркелә. Илнурны ышыклар өчен җәелгән канатларыннан якты нур тама.
– Тор, – ди ул, – Монда ятма. Никадәр авыр булса да торып басарга тырыш. Аунап ятучыларның кадере юк. Хәтта алтын булсалар да.
Илнур торырга маташа. Тик буыннары тотмый. Егыла.
– Син көчле, – дип дәрт өсти фәрештә, – Син аягыңа басарга тиеш.
Илнур тагын торырга маташа, дүрт аяклап, сабый бала сыман мүкәйләп беркадәр бара, аннан бераз күтәрелә төшеп аякларына баса да чайкалып тора. Тирә-ягына каранып ала. Нәрсәләр булганын, үзенең ничек шушы хәлгә төшкәнен хәтерләргә тырыша. Төн. Караңгылык. Агачлар. Кошлар тавышы. Кайдадыр якында машиналар шавы ишетелә… Бөтен тәне сызлый. Сулыш алган саен нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп куя. Аз гына көчәндергән саен аяк буыннары өзелеп китә… Нәрсә булды соң бу?
– Кыйнадылар сине, – ди фәрештә, аның йөзе күренми, сүзләре ишетелми, ни әйткәнен Илнур сүзсез дә аңлап тора, – Синең әйбәтлегеңә кабәхәтлек белән җавап бирделәр.
Һәм ул барсын да исенә төшерә. Күңелен чиксез әрнү биләп ала. Ул бит әйбәтлек эшләргә, кемгәдер ярдәм итәргә теләгән иде. Ләкин аның әйбәтлеген кабул итмәделәр… Гомер буе шулай булды бугай. Кабул иткән хәлдә дә гарипләп кабул иттеләр. Әйбәтлеккә урын юк микәнни соң бу дөньяда?
– Кешеләргә беркайчан да яхшылык кылма, – ди фәрештә, – Аларның берсе дә моңа лаек түгел. Хәтта әти-әниең дә.
Аның соңгы сүзе бик сәер булып ишетелә. Әти-әниләргә игелек эшләргә кирәк. Монсы канга сеңгән нәрсә. Шуңа Илнур:
– Кем син? – дип сорарга мәҗбүр була, – Ник алай дисең?
– Мин синең фәрештәң. Син – минем Аллам.
– Мин алла түгел.
Фәрештә елмайган кебек итә:
– Син – алла. Синең кебек әйбәт кешеләрнең барсы да – алланың бер өлеше, димәк, алланы бербөтен итүче.
– Ә калганнары? – дип сорый егет, үзе яклашырга теләгән теге кызны күз алдына китереп, – Калганнары кем?
– Алар – чүп.
Ә бәлки чынлап та шулайдыр ул. Үзенә карата кылынган игелекне кабул итә алмаучылар, аңа начарлык белән җавап кайтаручылар, бәлки, чынлап та чүптер… Ләкин фәрештә Илнурга уйланып торырга ирек бирми.
– Син өеңә кайт, – дип таләп итә, – Әле без тагын очрашырбыз.
Һәм юкка чыга.
* * *
Фәрештә юкка чыгу белән Илнурның күз алдында ир-егет гәүдәсе пәйда булды. Кыйналудан томаланган аңы белән егет аның кем икәнен аңлап бетерә алмады. Уртача буйлы. Ныклы гәүдәле. Ул китәргә җыенган җиреннән тукталып, Илнурның чайкалып атлаганын бераз карап торды да кире килеп култыклап алды. Куллары көчле иде.
– Ярый, болай кайтып җитәлмисең инде син. Әйдә, безнең Үзәккә кагылып чыгабыз. Өс-башыңны карарсың, үзеңне тәртипкә китерерсең…
Тавышы баягы фәрештәнеке кебек иде. Шулай да Илнур бер таныш булмаган бу кешегә ияреп кайдадыр китәргә теләмәде. Бүген күргән маҗаралары да бик җиткән иде.
– Юк, мин өйгә кайтам, – дип кырт кисте ул, – Бары тик өйгә генә.
Таныш түгел кеше карышмады:
– Яхшы, – диде ул шул ук ягымлы да таләпчән дә тавыш белән, – Мин сине илтеп куям. Ерак яшисеңме?
Илнур ерак яшәми иде. Шушы паркны чыгып бераз атларга гына кирәк. Теге егет артык сүзгә бирелмичә генә култыклап подъезд төбенә кадәр озатып куйды. Һәм түш кесәсеннән алып визитка сузды:
– Әгәр кирәк булсам, теләсә кайсы вакытта шалтырат, я үзең килеп чык.
Илнур визитканы алды да бер мәлгә аптырап калды. Ул томанлы аңы белән дә чамалый иде, бүгенге чорда чит-ят кешеләр бер дә юктан гына игелек итми. Димәк бу адәмгә дә нәрсәдер кирәк.
– Кем син? – диде ул, аны исендә калдырырга тырышкандай, күзләрен кыса биреп, – Нигә миңа ярдәм итәсең?
Тик бернәрсәне дә хәтеренә сеңдерерлек хәлдә түгел иде, шулай да таныш түгел егетнең сизелер-сизелмәс елмаюын күрә алды.
– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, чөнки без шулкадәр аз калдык.
Әлеге сүзләр Илнурның аңына барып җиткәнче беркадәр вакыт узды.
– Шайтан алгыры! Ә син каян беләсең минем әйбәт икәнлекне.
Бу юлы егет кычкырып көлеп җибәрде:
– Бу заманда әйбәт кешеләр һәрвакыт кыйнала… – Һәм кулын сузды, – Мине Джон дип йөртәләр…
– Илнур…
Кул кысыштылар да Джон китәргә ашыкты:
– Ярый, Илнур, очрашырбыз әле… Ә син шалтырат, я үзең килеп чык. Ярдәм һәрвакыт булачак.
Ул киткәч, Илнур беркадәр подъезд алдындагы эскәмиядә утырып торды да авыртудан авыр сулый-сулый чалыш-молыш адымнар белән фатирына атлады.
3
– Уф, аллакаем!.. – дип каршылый әнисе, – Тагын хәмер исе килә! Әллә шуышып кайткансың инде. Киемнәрең катып беткән, йөзеңдә нур әсәре калмаган. Нишләтергә инде сине, ә!
Илнур фатирга уза. Гади генә ике бүлмәле фатир. Обойлары күптән алыштырылмаган, стеналарының кыек икәне әллә кайдан күренеп тора. Совет чорыннан калган агач плинтусның буяулары кубып беткән. Элек алар өч бүлмәледә яшиләр иде. Ансы да әллә кайда киткән түгел, шулай да адәм рәтлерәк иде. Абыйсына бер бүлмәле яхшы фатир алыр өчен ансын саттылар да менә шушында яши башладылар. Абыйсының акчасы да бар иде. Чиновник ич! Бер файдасызга ыштан туздырып утырса да акчаны чамасыз түлиләр. Абыйсы хәзер ул фатирын курчак өе сыман бизәп бетергән инде. Бер бүлмәле дип кенә аталса да квадраты зур аның – йөз метр, бу ике бүлмәле фатирдан ике тапкырга зуррак. Абыйсы шунда берүзе яши. Ә Илнур әти-әниләре белән шушында гомер сөрә. Ярый, берни әйтеп булмый инде монда…
Әнисе эттән алып эткә салып сүгә.
– Ичмасам, йөзендә дә бер нур әсәре калмаган бит…
Илнур дәшми. Ни дип әйтәсең инде. Хәер… Бәлки, әйтеп караргадыр… Әйтергә кирәк…
– Әни, мин бер кызны яклашкан идем…
– Бар әле бар, юкны сөйләп торма. Юын башта, киемнәреңне алыштыр. Бу кыяфәтеңдә идәнгә дә яткырырлык түгел.
Илнур ванна бүлмәсенә уза. Яшелле-зәңгәрле-күкле төстән торган стеналар. Әтисе бер исерек чагында әнисенең чәйнәнүенә үртәлеп иске плиталарны кубарып ыргытты да эшләп бетерерлек көч табалмады. Хәзер бу бүлмә дөньяның бер ташландык почамагын хәтерләтеп тора. Тутыга башлаган иске ванна хәерчелеккә тагы да бер деталь өсти. Илнур ваннаны чистарта торган порошок алып кайтып бик яхшылап ышкып ялтыратып куйган иде бер заман. Әнисе сөенде башта, тик әтисе:
– Син нәрсә, әткәңнән алда йөрисең? Үзеңне күрсәтәсең килә мени? – дип шелтәләгәч, әнисе дә Илнурга кул селтәде.
– Болай гына итеп әтиең ярты сәгатьтә буяп чыга аны, менә син яңа ванна табып кара, – дип чәйнәнеп алды.
Югыйсә, Илнур хаклы иде бит инде. Аларның барлы-юклы акчасы белән ванна алыштыру әлегә җиңел түгел, ә болай ул күпмедер вакытка матур булып балкып торачак иде.
Стеналарын матурларга тырышып та ПЖХ панельләре алып кайтты, тигез итеп бер-берсенә беркетеп куйганда ул бик әйбәт булып торачак иде. Дус егетләренең берсе шулай итеп эшләгән. Илнурның бер атна буе йөк ташып җыйган акчасына шул дус егете белән барып алдылар. Тик әтисе моны күрү белән каршы төште:
– Кит әле, эт җыккан малай, кулыңнан килмәгәнгә нәрсә дип кысылып йөрисең. Шундый нәрсәне кеше ваннага куя мени. Плитка җәйдертәм.
Дус егетләрендә андый панель күптәннән тора һәм бернәрсә дә эшләми иде. Әтисе кире каккач, башка юл калмады. Илнур алып кайткан әйберләрен кире илтеп тапшырды.
Күңеле дә сүрелде. Әтисе яратмады, әнисе ирен хуплады, абыйсы мәсхәрәле елмаеп кына карады. Кулыңнан эш килмәгәнгә, печтәнләп йөрмә, янәсе. Абыйсын яратмый иде Илнур. Ниндидер астыртынлык, мәкер бар иде анда.
Аның ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләве, иң кадерле кешеләренә көтелмәгән әйбәтлек ясарга маташуы үзенә аянычлы хәлат булып кайтты. Беркемгә дә бертуктаусыз ярдәм итеп булмый. Хәтта ул үзеңнең әткәң-әнкәң булса да. Алай гына да түгел әле ул… Синең әйбәтлегеңне ятлар бәяли алмаска мөмкин… Ләкин синең игелегеңне, яктылыгыңны, ихласлыгыңны бәяли белмәгән ата-ана иң кабәхать кеше булып күренә. Чөнки син аларга ышанасың, бөтен күңелеңне әйләндереп саласың, кесә төбендәге соңгы тиеннәреңне кырып бирәсең – ә алар моны күрә һәм бәяли белми. Дөньяның бөтен чит-ят кешесе рәхмәт укыр иде, ә болар уйлап та бирми. Тиргиләр әле өстәвенә… Бала гына булгач, аны без карап үстердек, ул безнең өчен чәче белән җир себерергә тиеш дип уйлыйлар микән? Ата-аналар, сез нәрсә, балаларыгызны үзегезгә мәңгелек кол булсын дип табасыз мени?
Кеше үзаллы фикер йөртә алган көннән алып беркемгә дә буйсынырга бурычлы түгел. Хәтта ата-анасына да. Сез аның күңеленә мәхәббәт сеңдерә алгансыз икән, ул сезгә һәрдаим ярдәм итәр. Әмма ул сезгә бурычлы түгел. Ул шәхес һәм сезне дәвам итүче буларак бурычын түләгән инде. Сезнең аңа басым ясарга бер хакыгыз да юк. Балагызның өлкәнлеген һәм үзаллылыгын кичерә алмыйсыз икән, тапмаска иде.
Әллә мин теләп алган балагыз булмадыммы? Кемнеңдер бәйрәменнән эчеп кайткач котырып киткән хисегезнең нәтиҗәсе идемме? Кинәт ялкынсынып киткән тойгыларның физиологик чагылышымы? Яки арзан хакка сатып алган презервативыгыз ертылып киттеме? Яки аборт ясатырга соңлаган булып чыктыгызмы, акчагыз җитмәдеме? Ни өчен яратмыйсыз соң? Әти-әни үз баласын яратырга тиеш ич инде… Хәтта сез мине ялгышлык нәтиҗәсе дип уйласагыз да ходай сезгә баланы бер дә юктан гына бирмәгән ич. Бу кешеләрнең дә җаны, каны дәвам итсен, болар да мәңге яшәү бәхетенә лаек булсын дип баланы ул сезгә ышанып тапшырган. Бала ул сезнең киләчәк тормышыгыз. Бала ул мәхәббәтнең, гомернең дәвам итүе. Ул кешенең гомерен мәңгелек итүче көч…
Бу үпкәләү дә, күз яшьләре дә түгел иде. Бу әрнүле тойгыларның аң белән кушылып кан тамырлары буйлап агуы, җанның чәбәләнүе иде. Ул бар нәрсәдән котылырга теләп күзләрен йомды. Күзләрне вакытлыча йомып кына котылып булмый шул, котылырга теләсәң – аларны мәңгелеккә йомарга кирәк. Тик мәңгелеккә йому өчен дә көч таләп ителә, бу һәркемнең кулыннан килми – вакытлыча күзеңне йомганда да керфекләрең калтырана башлый икән, мәңгелек турында нинди сүз булсын инде.
Илнур да бик теләп үз-үзенә кул салыр һәм күңелен игәгән тойгылардан бөтенләйгә котылып калыр иде. Тик мондый адымга барыр өчен ниндидер чиктән ашкысыз зур сикәлтә кирәк. Үкенүдер бәлки… Бәлки, бөтен нәрсәдән өметең өзелеп, яшәү мәгънәсен чуалтудыр. Юк… Берничек тә әйтеп була торган хәл түгел… Тик Илнурның бүген үләсе түгел, ә үтерәсе килә иде. Ул бар. Ул хаклы. Һәм ул гел авыр хәлгә кала… Хаклылар һәрвакыт авыр хәлгә кала икән, димәк, бу җәмгыятьтә нәрсәдер дөрес түгел. Димәк, мондый җәмгыятьне юк итәргә кирәк… Һәм яңадан төзергә…
Кран төбеннән су тамчылап тора иде. Илнур суны ныграк агызгач, тамчылар тавышы кечерәеп калды, ахырдан, колак өйрәнгәч, бөтенләй ишетелми башлады. Ләкин әнисенең ачы тавыш белән чәйнәнеп йөрүен су чыжылдавы да баса алмады. Ул тавыш һаман һөҗүм итте, һаман җанны талады:
– И, үз бәхетсезлекләремә генә тапканмын икән! Ни укуыннан куылды, ни эшкә урнаша алмады… Шул хәтле бала булса да булыр икән, югыйсә өсте бөтен тамагы тук булсын дип күпме тырыштык бит инде… Аңламаса да аңламас икән кеше… Кабәхать! Җир бит! Эчеп кайткан бит… Аягында да басып торырлык түгел…
Илнур суны куша. Ишетәсе килми бу сүзләрне. Болай да бөтен тәне сызлый, болай да җаны әрни… Ләкин әнисенең сүзләре бөтенләй басылып калмый, ишетелә барыбер.
– Абыйсыннан үрнәк алсын иде, ичмасам. Абыйсы кебек булсын иде… Балакаем, үз тырышлыгы белән әйбәт эшкә урнашты, кеше булды…
Абыйсы турында искә төшерү Илнурның җанын тагы бер тапкыр айкап чыгара. Ул су агымын көчәйтә төшә. Ванна шүрлегеннән наушнигын табып, телефонындагы музыканы акырта. Менә хәзер рәхәтрәк, һич югында әнисенең тавышы ишетелми.
Һәм дөньяга булган рәнҗешләренең барсын да үз шүрлегенә куярга азаплана.
Әти-әнисен беркадәр аңлый инде ул. Күңеле белән алар ягында. Гомер буена намуслы хезмәт итеп, гаделлек яклы булып яшәгән гади кешеләр. Бөтен тапканнары – хәләл көчләре белән. Ләкин мөлкәткә табына торган дөньяда алай итеп яшәп бернигә дә ирешеп булмый икән. Алар да берьюлы әлләничәшәр эштә эшләсәләр дә артык мантый алмадылар, гомер буена очын-очка ялгап гомер иттеләр.
Гаделлек юк. Ул хәзер инде беркайчан да булмаячак. Әмма аның әтисе дә, әнисе дә гаделлек, намус бар дип яши торган чорда тәрбияләнгән кешеләр… Менә шул кешеләрнең дә алама ягы була икән. Алар югары урыннарда утырган абзыйлар янында үзләрен хезмәтче кебек тоялар, бер алдына, бер артына чыгып бөтереләләр… Шуларны күзәтеп торганда, аларның намуслы булуы да, гаделлеге дә ташкулчим генә булып тоела.
Бер карасаң, чынлап та шулай бугай ул… Болар бит чын гаделлек кешеләре түгел… Болар үзләрен изүче система нәрсәне гаделлек дип әйтсә, шуңа табынып гадәтләнгән кешеләр. Шуңа күрә дә зур чин ияләре алдында бөтерелеп торалар: үзләренең тугъры, намуслы, гадел икәнлекләрен исбатларга телиләр. Наданлык, чикләнгәнлек бәласе бу. Аны берничек тә бетереп булмый бугай. Коллыкның бер чагылышы. Коллык ул, бәлки, берничә буында гына чыгып та бетмидер әле. Ата-аналарның коллыгы балаларына да күчә, хәтта башбирмәс улларын да елан сыман буып, урап алырга маташа.
Ләкин намус һәм гаделлек дәверләрдән өстен төшенчә. Хәер, бүгенге бурлар заманында намус турында сөйләү үзе үк сантыйлык билгесе булып тоела. Тоелсын! Дөнья ул бүгенге көн белән генә бетмәгән һәм бетмәячәк тә, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ә бүгенгенең патшалары иртәгә мескенлекнең аръягындагы кешеләр булып калырга да мөмкин. Мескенлек ул күңелдә була һәм адәм баласын аннан бернинди мөлкәт дә, шөһрәт тә, дан да коткара алмый: еллар узган саен кешелекнең карашы югарырак күтәрелә, югарыдан караган саен бар да ачыклана төшә – монда инде вәгъдәләр куагына, дус-ишләр чытырманына яшеренеп каламыйсың.
Ләкин тарих киләчәк төшенчәсе. Ул вакытта инде бүгенге кешеләрнең дә, аның белән кызыксынучыларның да булмавы мөмкин. Ә киләчәк кешеләренә үткәннәр кызык түгел. Үткәннәрне өйрәнүнең нәтиҗәсе бер генә: үзеңнең икенчел икәнеңә төшенәсең – сиңа кадәр дә кемдер яшәгән, авыр шартлардан чыгу юлын таба белгән һәм ул синнән дә аңгырарак булмаган. Киресенчә, ул бүгенгедән дә катлаулырак чорда синнән дә әйбәтрәк яшәгән. Шулай булгач, бүгенге заман геройлары тарих күзенә карарга теләми: я ул үзе үткәннәргә күз йомып карый, я тарихның күзен йомдырырга тырыша. Төрлечә килеп чыга. Тарихның бик үк дөрес түгеллегенә тарих үзе шаһит.
Ә тарихны бүген ясаучылар бүгенге чорда яши. Аларның чын сыйфатларын бүген күреп булмый, кулларындагы акчаны һәм властьне файдаланып, алар үзләрен гел әйбәт итеп күрсәтергә тырыша. Аларның әйбәтлегеннән кайвакыт халыкка да бер-ике тиен төшеп кала. Әй, сөенә инде халык, шушы кешеләргә рәхмәт яудыра, мәдхия укый, озын гомер тели. Чөнки аның шушы ике тиеннән дә артыграк рәхәтлек күргәне юк. Ул аңа омтылмый да бугай… Ләкин сүз үз мескенлегеннән үзе тәм табып яшәүчеләр турында түгел. Сүз шушы мескенлектән котылырга теләп тә бернигә ирешә алмаучылар турында. Кемдер мөмкинлек бирми. Ул үзен иң асыл, иң мөхтәбәр зат итеп күрсәтә.
Илнурның абыйсы белән нәкъ шундый хәл инде. Ул укуын да матур гына тәмамлады, тиз генә яхшы урынга да урнашты. Бик начар да егет түгел инде үзе, тик бераз вакчылрак кына. Һәр нәрсәсен чутлый торган. Чәйнәнә торган. Илнур аны беркайчан да абыйга санамады. Егет түгел иде ул. Сугышкан җирдән ташлап качарга, соңыннан әләкләшергә мөмкин. Сөйләшү рәвеше дә артык итәгатьле… Хәтта кул хәрәкәтләре дә балериналарга тартым… Соңыннан белде инде Илнур аның кемлеген… "Абыең кебек булсаң…" – дигән сүзләргә җене котыруның сәбәбе шул иде. Бу дөньяда син ниндидер җылы урында утырып, тәртипле булып кына яшәргә тиеш. Шундый булсаң, хәтта әткәң-әнкәң дә ярата. Ә "зәңгәр"легең берни тормый. Хәтта әткәң-әнкәң өчен дә.
Менә бу – гомере буена намус саклап, гаделлек яклап йөргән кешеләр. Сине намуслы итеп тәрбияләгән кешеләр. Син аларга карап үскәнсең, шуларныкы дигән юл белән киткәнсең… һәм… алар да сатлык җаннар булып чыгамы? Әгәр җиңел юл белән үзенең арт шәрифенә җайлы кәнәфи тапкан кешене алар сиңа үрнәк итеп куя икән, монда нишләргә? Өзгәләнергә генә… Әгәр синең өзгәләнүләрең иң якын кешеләреңә дә ят икән, ары нишләргә? Ватылырга, сатылырга, сытылырга: "Әти-әни, шайтаныма олагыгыз, сезнең бөтен тәрбиягез ялган булган, мин сезнең ялганлыгыгызга ышанган өчен бәхетсезмен…" – дип еларгамы?
Ул "зәңгәр" дә түгел, төшемле урыннарда ыштан туздырып утырырга да теләми иде. Кулыңнан берни килмәгән килеш, талантлы шәхесләрнең урынын биләп, зур хезмәт хакы алып утыру үзе үк бер җинаять бит инде. Пассив җинаятьчелек. Шуңа күрә, әнисе әйткәннәрнең иң җанына тигәне – абыйсын үрнәк итеп кую иде. Кирәкми. Куймасын. Зәңгәр булсаң бул, тик тормышта ниндидер урының булсын дигән кебек бит инде… Нәрсәңнедер биреп нәрсәгәдер иреш, дигән шикелле. Бу Илнурның күңеле кабул итә торган кыйбла түгел иде.
Абыйсы шундый булгач, аңа да тәкъдим ясаучылар табылды. Тик егет моны кабул итәлмәде. Аның сөйгән кызы бар иде. Дөресрәге, яратып йөргән кызы. Яратып йөргән… Укудан куылуына да шул сәбәпче булды инде…
4
Ләйлә белән ул кайчан танышканын да хәтерләми. Күрше подъезда яшәгән Нәфисә апа белән әнисе бергә эшләгән, ахирәтләр булып бик тату гомер иткәннәр. Шуңа күрә, балалары да әле берсендә, әле икенчесендә үскән. Илнурның әнисе эштә чагында, Нәфисә апа караган, Нәфисә апа сменасында – Илнурның әнисе. Имчәк баласы чагыннан ук шулай. Ә инде тәпи баскач, двор алдындагы балалар мәйданчыгында бергәләп уйнаулар, бүтән балалардан аерылып китеп, якындагы паркта адашып йөрүләр… Сабый чак маҗараларының барсын да хәтерләп бетерерлек тә түгел хәтта, алар бүтән тормышта, бүтән кеше белән булгандыр кебек тә тоелып китә.
Тик бер нәрсәне ачык хәтерли Илнур. Әти-әниләре дә аны гел искә төшереп, онытырга ирек бирмәделәр бугай. Үзе дә гел хәтерләп елмаеп куя торган булды. Ләйлә дә кайчагында: "Син бит миңа ияреп барып кына хәреф танырга өйрәндең," – дип шаяртты.
Ләйлә Илнурдан өч айга өлкәнрәк иде, шуңа аны мәктәпкә бирделәр. Илнурның җиде яше ноябрьдә генә тулачак булгач, киләсе елга калдырырга уйладылар. "Мин дә барам," – дип караса да, әти-әнисе артык игътибар итмәде. "Быел чыгымнарыбыз да күп, киләсе елга калуың яхшырак," – дип кул гына селтәделәр. Шулай да булгандыр инде, ул елларда бөтен мәктәпләр дә диярлек ата-аналар акчасына яшәде. Класс бүлмәсен төзекләндерергә дә, җиһазлар алырга да, концерт-театрга йөрергә дә, бөтенесенә дә гел акча сорыйлар иде. Ләкин Илнур әле моны аңламый, бар дип тә белми, аның бөтен теләге – Ләйлә белән бергә булу. Шуңа күрә, ул беренче сентябрь көнне матур киемнәрен киде дә Ләйләгә иярде.
Бәйрәм тантанасында да җитәкләшеп басып тордылар, соңыннан да укытучыга ияреп сыйныф бүлмәсенә бергә уздылар. Укытучы апа, яшь кенә чибәр кыз инде, исемлек буенча тикшереп чыкты. Илнур ул исемлектә юк иде.
– Нишлибез инде хәзер синең белән? – дип көлемсерәп, малайга текәлде ул, – Документларың монда булмагач, сине мәктәпкә алып булмый бит.
– Минем укыйсым килә, – диде Илнур еларга җитешеп, – Укыйсым… Килә…
Укытучы апа аны кызганды бугай:
– Ярый, бүген кич өегезгә барып килермен, – дип малайның аркасыннан сөйде ул, – Әти-әниең белән сөйләшербез.
Ул кичке якта чынлап та килде. Кухнядагы чәй табынында озак кына сөйләштеләр. Илнур бөтен сүзләрен дә ишетә алмады. Тик укытучы Илнур ягында иде.
– Әгәр баланың укырга теләге бар икән, каршы төшәргә ярамый, – дип үгетләде ул, – Киләсе елга аның мәктәптән күңеле сүрелергә мөмкин. Аннан соң улыгыз "икеле капчыгына" әйләнер дә куяр. Ә быел ул…
Кыскасы, укытучы апа җиңде. Икенче көнне мәктәп формасы, уку әсбаплары сатып алдылар да малайны мәктәпкә илтеп куйдылар.
Укытучы апаның исеме Рәшидә Әнваровна иде. Илнур аңа чиксез рәхмәтле булды. Иң төп сәбәбе, әлбәттә, әти-әнисе белән сөйләшеп, малайны укырга бирергә ризалаштыруы, Ләйләдән аермавы өчен иде. Уку дәверендә дә әйбәт кеше булды Рәшидә Әнваровна, бер кайчан да тавышын күтәрмәде, елмәгән нәрсләреңне сабыр гына аңлатып бирде, тәртип бозсаң – алай эшләргә ярамаганын сеңдерерлек итеп әйтте. Ничек шулай итә алгандыр ул, Илнур бүген дә аңлап җитәлми, әмма укытучы апа кисәткәннән соң шул ук хатаны тагын кабатлау – аны рәнҗетү кебек тоела иде. Ә аны рәнҗетәсе килми. Аның шат чагын күрү күпкә рәхәтрәк. Гел диярлек елмаеп сөйләшә, елмайганда бит очларында сизелер-сизелмәс кенә чокыр пәйда була, ап-ак тешләрендә якты нур кабына, күзләреннән шаян очкын сибелә. Аның елмаюын күргәч, Илнурның да елмаясы килә иде.
Беренче сыйныфта кызлар белән малайларны бер парта артына утырттылар. Сыйныфташларның күбесе моңа канәгатьсезлек белдерде, ә Илнур сөенде генә. Ул Ләйлә белән бер парта артында иде. Аның үзеңнең яныңда икәнен тою да күңелгә ниндидер җылылык, дәрт, рәхәтлек бирә.
Баштарак сыйныфташлары "кияү белән кәләш" дип ирештереп маташтылар да бу икәүнең артык исе китмәгәч, туктадылар. Илнур да сыйныфта төшеп калган малайлардан түгел иде. Иң көчлесе үк булмаса да, үз-үзен якларлык чамасы бар. Һәм, әлбәттә, Ләйләне дә.
Сигезенче сыйныфларга җиткәндә кызларның гәүдәсе тулыша, күкрәкләре чәйнүк капкачы чамасы булып бүртеп чыга, ә малайларга дәрт керә – кем кызларның биленнән кочаклап карарга омтыла, кем күкрәкләренә үрелә. Яклаучысы булмаган кызларны берәр почмакта кысрыклап, елатып бетерәләр. Ләйләгә бәйләнүче булмады. Ул вакытта Илнур төрле ярышларда катнашып беренчелекне ала торган спортчы, егетләр арасында абруйлы малай иде.
Ләйлә белән мөнәсәбәтләре дә дуслыктан узып, мәхәббәт ягына авыша башлады. Элеке кебек җитәкләшеп йөрүләр бетте. Куллары кулга тиеп китсә дә йөрәк ярсып тибә башлый, бит очлары алсуланып чыга, башлар әйләнеп китә. Бергә атлаганда кайвакыт сүзләр дә табылмый, әмма сүзсез генә атлау да рәхәт була. Ә аерылгач, дөнья да, тормыш та бушап калгандай тоела. Күкрәктән ниндидер иң кадерле нәрсәне суырып алган шикелле…
Мондый хәлат озакка сузыла алмый иде.
Һәм көннәрнең берендә барсы да үз урынына утырды. Ни сөйләшергә белмичә, сүзләр табалмыйча аптырап барганда Ләйләнең биек үкчәсе янтаеп китте дә кыз сөрлекте һәм Илнурның куенына барып керде. Егетнең бөтен булмышы тыелгысыз бер дулкынга әверелде. Ләйләнең тәне кайнар да, йомшак та, татлы да иде. Ул кызны үзенәрәк тартып, куенына кысты. Ләйлә читкә тайпылган хәрәкәт ясады да тынып калды, бераздан үзе егеткә сарылды. Кызларның шулкадәр назлы итеп сарылганын беркайчан да тойганы юк иде әле Илнурның, әллә нинди тылсымлы халәт иде бу, бөтен күзәнәкләреңне тибрәндерә, җаныңны да, тәнеңне дә сүтеп җыя торган рәхәт давыл иде. Шул давыл эчендә иреннәр бер берсен әзләп тапты… Шул давыл эченнән кайнар пышылдаулар ишетелде:
– Җаным минем…
– Бердәнберем…
Ә бераздан татлы да, газаплы да тавыш:
– Мин яратам сине… – диде.
– Мин дә… Мин дә яратам!
Бу мизгелләрне хәтергә төшерү үзе генә дә Илнурның күңеленә чиксез рәхәтлек бирә. Хәтта мәңгегә онытылмаска, гомер буе җанны игәргә тиешле әрнү-үкенечләрне дә, күңелне тырмап яшәгән нәфрәт барлыгын да оныттырып тора. Егет шул мизгелләргә кайтырга теләгәндәй күзләрен йомды, күзәнәкләренең назлы тибрәнүен тоймакчы булды, әмма бу хәле озакка бармады, ачы өермә булып күз алдына икенче бер мизгел килеп басты. Монсы да бөтен җаныңны-тәнеңне актара торган иде… Тик монсы җылылык та, наз да, рәхәтлек тә бүләк итми, бу бары тик сызланулар һәм әрнүләр генә бирә, бөтен булмышыңны һәм дөньяңны тоташ ялкынга урый…
Мәхәббәттә аңлашкан көннән алып алар үзләренең кияү белән кәләш икәнлекләренә берсүзсез ышаналар һәм никахка керер яшькә җитүләрен түземсезлек белән көтәләр иде. Ник шуны унсигез яшькә кадәр итәргә кирәк булгандыр инде. Элек уналты яшьтә үк өйләнешеп тормыш корып җибәргәннәр, итәк тутырып балалар үстергәннәр, тавыш-гауганы белмичә, мәхәббәттә тату гомер иткәннәр. Ә хәзер…
Югары уку йортына да кочаклашып барып керделәр. Филология факультетына. Икесе дә әйбәт укый иде. Илнур күңеленнән генә язучы булырга хыяллана, бүлмәсендәге иң яшерен урында берничә әсәре дә бар, тик аларны әле хәтта Ләйләгә дә күрсәткәне юк иде. Ләйләнең теләге – укытучы булу. Институтта да гел бергә булдылар. Һәм үзләренең кияү белән кәләш икәненә тамчы да шикләнмәделәр. Берәү дә шикләнмәде. Төркемдәшләре аларның бер-берсен яратуын белә һәм шундый якты мәхәббәткә сокланып, хәтта бераз көнләшеп тә карыйлар иде.
Көнләшерлекләре дә булгандыр. Илнур бик әллә кая киткән чибәр егет тә түгел, өс-башы да гади генә, күбесенчә абыйсыннан калган киемнәр… Кесәсе дә такы-токы. Әти-әнисеннән матди ярдәм бик эләкми, үзе каян эш таба шуның исәбенә көн күрә, ә эш дигәнең гел генә табылып та тормый. Менә шундый гади генә егет янында Ләйлә кебек алиһә йөргәч, көнләшсәләр дә аптырырлык түгел инде.
Әлбәттә, Илнурның кимсенгән вакытлары да аз булмады. Ләйләне затлы рестораннарга йөртәсе, диңгез буйларыннан ял иттереп алып кайтасы иде дә бит… Һич югында уртача гына бер җиңел машина белән каршы аласы, озатып куясы, теләгән җиреннән әйләндереп алып киләсе иде. Тик әлегә аның мөмкинлеге юк шул. Әлегә…
Ләйлә моңа артык игътибар итми иде бугай. Акыллы кыз ич инде ул, барсын да аңлап тора, үзе дә Илнурныкы шикеллерәк гади гаиләдә туып үскән кыз. Бөтен илдә акча хакимлек итсә дә, алар дөньясында мәхәббәт тәхеттә иде. Алар бар, бергә һәм шуның белән бәхетле иделәр.
Көннәрнең берендә аларның төркеменә яңа студент күчеп килде. Денис исемле. Әллә кая киткән егет түгел инде. Кыска гына буйлы, ябык гәүдәле. Битен тимгел тимгел булып сипкел баскан. Сары сыек кашлары астыннан соры күзләре ялтырый. Борыны урынына камыр уып чәпәп куйган кебек. Кыскасы, ашык-пошык ясалган Яңа ел алдыннан подъезд алдында ашык-пошык ясалган Карбабай шикеллерәк бер нәрсә, бернинди матурлыгы юк.
Тик ул бик хикмәтле егет булып чыкты. Беренчедән, өс-башы ис китмәле – бөтен киеме затлы, яңа гына энәдән чыккан шикелле. Икенчедән, үзен бик иркен тота, хәтта укытучылар белән дә югарыдан карап сөйләшә. Тегеләре дә моңа юл куя, Илнур шулай кыланса мизгел эчендә урынына утыртырлар иде, ә моңа бер сүз әйтүче юк. Соңыннан ачыкланды инде, бик зур бер түрәнең баласы икән. Бер үк вакытта экономика факультетында да укый, филологияга килүенең сәбәбе бер – монда иңглиз телен яхшы укыталар. Чынлап та яхшы, мәктәптә ун ел укып берни өйрәнә алмаган Илнур да монда килгәч, ярыйсы ук алга китте. Шуңа күрә, Денисны да алар төркеменә урнаштырганнар.
Ләйлә баштарак Дениска көлеп кенә карый иде. Теге ни әйтсә дә гел аркылы килә, ирештерә, хәтта мәсхәрәли дә кебек. Илнур моңа илтифат итмәде, гаҗәп тә түгел – әтисенең байлыгы белән мактанып, шуңа аркаланып йөргән егетләрне ул үзе дә бик өнәп бетерми. Тик егет кешегә Ләйлә кебек аркылы килеп булмый, килешми ул. Ә кызларга килешә. Аларга ни әйтсәләр дә гафу ителә.
Аз-маз акчасы булмасмы дип, бер төркем егетләр белән Илнур өй түбәсе ябарга ялланган иде. Тик беренче көнне үк түбәдән егылып төште дә хастаханәгә эләкте. Ләйлә бу хакта белү белән тәмлешкәләрен төяп килеп җитте, озак сөйләшеп утырдылар. Ләйлә дәресләр турында, нинди темалар үткәннәре хакында сөйләде. Аның янында рәхәт иде. Кыз шулай көн дә килеп йөрде, бераздан көн аралашка күчте, ә ахырда бөтенләй килмәс булды. Илнурның аягы сынган иде, төзәлүе никтер озаккарак китте. Ләйләнең килмәвенә дә аптырырлык түгел, тиздән имтиханнар башлана, гел генә хастаханә юлында йөреп булмый, әзерләнергә дә кирәк. Үзен шулай дип юатса да Илнурның күңелендә бераз шом да бар иде. Чирләп китмәде микән, бәла-казага юлыкмадымы…
Хастаханәдән чыккач ул туп-туры институтка китте. Дәрес барган аудиторияне эзләп тапты да кинәт кенә килеп керергә кыймыйча, ишекне кысып кына ачып күзәтә башлады. Ләйлә Денис янынада утыра иде. Тегесенең бер кулы өстәл өстендә, икенчесе Ләйләнең ботын сыйпый. Кыз карышмый, канәгать елмаеп утыра.
Моны күргәч, егет бер мәлгә исәңгерәп торды. Чынлап шулаймы соң бу дигәндәй күзләрен ачып-йомып алды. Чынлап шулай икән… Аның инде дәрескә керү теләге калмады. Бу хәлгә барыбер ышанасы килми иде. Егет өенә кайтырга ашыкмады, дәресләр беткәнен көтте. Денис белән Ләйлә кочаклашып бергә чыктылар да бай егетнең затлы машинасы янында туктап үбешеп алдылар. Аннан Ләйлә бик канәгать кыяфәт белән машинага кереп утырды. Кузгалып киттеләр… Затлы машина кузгалып китте, ә Илнур култык таягы белән алар артыннан атлады.
Ул чактагы әрнүләрен сөйләп бетерерлек кенә түгел инде. Хәтта исенә дә төшерәсе килми хәзер. Бөтен өмет-хыяллары, бөтен ышанычы, бар дөньясы челпәрәмә килде. Подъезд алдына кайтып җиткәч тә үзләренә керергә ашыкмады. Күрергә кирәк Ләйләне. Машина белән китереп куйдылар ич, ул инде күптән өендәдер.
– О, Илнур, балакаем! – дип каршылады аны Нәсимә апа, – Исән-сау терелеп чыктыңмы? Маладис! Үзеңне сакла инде моннан ары.
Ләйлә өйдә түгел иде.
– Соңгы вакытта бик күп куялар әле дәресләрне, – дип акланды Нәсимә апа, – Кайчагында караңгы төшкәнче укыталар. Көч-хәл белән кайтып егыла, балакаем. Сиңа да куып җитү авыр булыр инде. Ярар, бергәләп ерып чыгарсыз әле…
Илнур Денисның кайда яшәгәнен белә иде. Шәһәр уртасындагы ике бүлмәле затлы фатир ул. Әти-әниләре газиз балаларының унсигез яше тулу уңаеннан бүләк иткәннәр. Мәйданы зур, ә өй җиһазлары үзләре бер фатир бәясе торырлык. Әй, бирсә биреп тә тора инде бәхетне ходай кайберәүләргә! Ә алар шуңа да канәгать булмыйча, башкаларның бердәнбер куанычын, юанычын тартып алалар…
Илнур барлы-юклы акчасына такси алды да Денисларга китте. Тимер рәшәткәләр буйлап йөри торгач, адәм сыярлык бер тишек табып ишегалдына узды. Капкадан керергә ярамый, Дениска шалтыратачаклар, шунсыз үткәрмәячәкләр иде. Эчтән берәрсе чыкканын көтеп ишек төбендә озак кына басып торды. Эт ияртеп чыккан ханым читкәрәк китү белән тотканы эләктереп алды.
– Сез кемгә? – диде ханымның таләпчән тавышы, – Әй, сезгә эндәшәм!
Илнур аңа игътибар биреп тормады. Ләкин хатынның:
– Йөри шунда җыен әтрәк-әләм… – дип чәйнәнгәне колагын рәнҗетеп узып китте.
Бу йортның кемнәр өчен төзелгәне шундук күзгә ташланып тора иде. Коридор стеналары затлы кафель белән бизәлгән, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Кайдандыр хуш ис бөркелеп борынны иркәли. Илнурларның йорты түгел бу. Канализация, мәче сидеге тагын әллә нәрсәләр аңкытмый. Стеналарындагы фәлән ел элек буялган арзанлы буяу кубып төшмәгән. Лифт та шалтыр-былтыр килеп ачылмый. Затлы электроника кебек шым гына хәрәкәтләнә: "Рәхим итегез, мин сезнең хөкемдә!"
Ишекне Денис үзе ачты. Ул яланаягына тапочки кигән, өстенә озын халат ябынган иде. Илнурны күрүгә күзләре маңгаена менде, каш төпләре кызарып чыккандай тоелды. Илнур аны читкә этәрде дә эчкә узды. Ниндидер хәрәкәт барлыгын тоеп, туп туры йокы бүлмәсенә китте. Киң диваннан шуып төшкән ялангач гәүдә тиз генә алсу төстәге халат эченә кереп югалды, бер мизгелгә генә аның тулышкан күкрәкләре ялтлап калды.
– Илнур, син ялгыш уйлый күрмә… – диде Ләйлә Һәм үз сүзләренең мәгънәсезлеген аңлап төртелеп калды, – Илнур…
Егет дәшмәде. Аның хәлен аңлатырлык сүзләр юк иде. Тик Ләйлә үзе һөҗүмгә күчте:
– Илнур, без синең белән бәхетле булалмый идек… – диде ул үзенең хаклыгына үзе дә ышана барып, – Гашыйкларга шалашта да оҗмах, дип яши торган дәвер түгел хәзер. Һәркем үз хәстәрен үзе күрергә тиеш. Үз киләчәген һәркем үзе төзи…
Илнур кырт борылып чыгу ягына атлады. Һәм бүлмә уртасында катып торган Денисны күреп туктап калды. Баштанаяк күз йөгертеп алды. "Нәрсәсенә кызыккан бу моның?" – дигән уй йөгереп үтте. Һәм шундук җавабы да кул күтәрде:"Байлыгына! Байлыгына!"
– Илнур, гафу ит… – дигән тавыш ишетелде йокы бүлмәсеннән. Бераздан Ләйлә үзе дә күренде, – Илнур…
Егет нәфрәтенә төнчыгып Денис каршысына килеп басты да җан ачысы белән ияк төбенә кундырды. Денис аякларын күтәреп идәнгә барып төште.
– Илнур, нишлисең! Үтерәсең бит… – дигәне ишетелде Ләйләнең.
Илнур ишеккә атлады.
Икенче көнне институт алдында аны Денис яллаган дүрт малай көтеп тора иде. Егет аларны буш калдырмады, әлбәттә. Ярыйсы гына манчып җибәрде. Култык таягы яхшы корал ул, әмма аягың ныклы булмагач, аның белән дә әлләни майтарып булмый, шуңа үзенә дә әйбәт кенә эләкте. Күз төбе күгәрде, борыны канады, кабыргаларының да ныклыгын тикшерделәр, ярый әле аягын кабат сындырмадылар – ансы да бер юаныч иде.
Ә эчкә узуга белдерүләр тактасында аның укудан куылуы турында декан боерыгы эленеп тора иде. "Дәресләргә йөрмәү сәбәпле… начар укуы сәбәпле…" Хәер, кумасалар да ул бу төркемдә укый алмас иде инде…
Тик бер нәрсә үзәгенә үтте…
Әгәр кешенең акчасы юк икән, сөйгән кешесе белән бәхетле булып яшәргә дә хакы юк… Нинди җәмгыять соң бу? Бөтен нәрсә белән дә акча һәм мөлкәт идарә итә…
5
Су краннарын басып куйгач, әнисенең тавышы тагын аермачык булып ишетелә башлады. Бу юлы ул Илнурның әтисен тирги иде:
– Ирме син түгелме, шул бер баланы да тыялмыйсың. Малай кешене әтисе карарга тиеш аны. Әти тәрбиясе булмаганга шулай булып үсте ул. Җебегән!
Әтисе нәрсәдер мыгырданып куйды, ни әйткәне аңлашылмады. Әниеңне ничек кенә яратсаң да күзгә бәрелеп торган нәрсәне инкарь итеп булмый. Илнурның әнисе… әллә ниндиерәк инде ул… Әйбәтлеге чамасыз, әлбәттә… Тик кайчагында юктан да гауга куптарырга гына тора, берәр нәрсәне теленә алды исә, кешенең җен ачуын чыгармыйча туктала белми. Бу юлы да шулай иде. Илнур әллә күпме вакыт ваннада ятты, тынычланып кереп ятарлар дип көтте. Ә әнисе һаман пыр тузынып йөри. Әтисе дәшми… Ул суыткычтан алып бер-ике рюмка тондырып куя да башын иеп, өстәл башында уйланып утыра. Бары тик үзенә турыдан-туры һөҗүм итә башласалар гына мыгырданып куя. Кайвакыт шул халәтендә йоклап та китә.
Илнур ваннадан үз бүлмәсенә күләгә сыман тавыш-тынсыз гына узып китәргә теләгән иде. Аяк очларына басып кына, тиз генә. Әмма чыгу белән әтисенең ачулы тавышы ишетелде:
– Илнур!
Егет бер мәлгә югалып калды. Кухняга керергәме, әллә ишетмәмешкә салынып, үз бүлмәсенә элдертергәме? Бөтен тәне сызлый, башы тубал кебек… Фикерләр әкерен йөри, тиз генә ниндидер карарга килерлек түгел. Әй, лә… Илнур үз бүлмәсенә атлады. Тормышның ыгы-зыгысыннан тизрәк йокы иленә кереп качарга теләп, урын җәя башлады. Хан заманыннан калган иске диванны киңәйтеп, мең тапкыр юылып төсе уңып беткән простыняны җәеп маташканда ишек ачылып китте дә әтисе килеп керде. Аның күзләре акайган, котырган үгезнеке шикелле сөзеп карыйлар, җиңнәре сызганулы иде. Илнур нидер уйлап өлгергәнче ул аның каршына килеп басты:
– Нәрсә, хәзер әти сүзен санга сугучы юк мени?! – диде ул нәфрәттән карлыккан тавыш белән, – Әти-әнине санламыйбыз мени?
– Юк… әти…
Илнур сүзен әйтеп бетерәлмәде, әтисе шаңлап җибәрде. Кулы каты иде аның. Күз алдында ут шарлары биешеп алды да кайдандыр көтмәгәндә килеп чыккан аяусыз дулкын йөздереп алып китте. Бүлмәнең асты-өскә килде… Икенче мизгелдә башына ниндидер каты әйбер килеп бәрелде. Ул нәрсәдер әйтергә тырышып карады, әмма тавышы чыкмады. Ерактан ярсыган ир-ат тавышы ишетелде. Илнур аның нәфрәт белән тулы икәнен генә аңлый алды, сүзләрен аермады. Бары тик беркадәр вакыт узганнан соң гына үзенең идәндә ятуын аңлады, ә башына килеп бәрелгән каты нәрсә диван аягы булган икән. Әтисе сүгенүеннән туктап аны тартып торгызды да диванга утыртып куйды.
– Кайчан аңлыйсың син әйбәтләп әйткәнне, – диде ул бераз тынычланып, – Унтугыз яшеңә җитеп бер сөендергән җирең юк бит.
Илнурның күңелендә кинәт нәфрәт давылы купты… Нинди дөнья бу? Ник һәрвакыт ул гаепле булып кала. Барсы өчен дә. Һәм тормышның камчысы һәрвакыт аның җилкәсенә төшә. Ник аны беркем дә аңламый, хәтта аңларга омтылыш та ясап карамый? Бу давыл бер мизгелгә уйнап алды да үзенең файдасыз икәнен аңлап тынып калды. Илнур билгесезлеккә текәлеп, бер сүзсез утыруын белде. Аның уйларлык та, хисләнерлек тә, сүз әйтерлек тә көче юк иде. Һәм хәзер аның өчен барыбер иде.
Аның бу хәлате әтисен ярсытты гына:
– Кайда бурычка баттың? – дип ысылдады ул, – Кемнәрдән акча алып эчеп йөрисең? Укудан куылуыңа күпме вакыт узды инде, ник эшкә урнашмыйсың? Кредит алырга кем дә булдыра ул, менә син түләп кара.
– Түләрмен, – дип пышылдады Илнур арыган, битараф тавыш белән.
– Тот капчыгыңны! – дип ярсыды әтисе, – Түләгәнгә безгә шалтыраталар мени?! Бүген көне буе һушны алдылар. Фатирыгызны яндырабыз диләр.
Кинәт Илнурның арка үзәген салкын җил өтеп узды. Үзенә шалтыратып мыскыл итүләре генә җитмәгән, хәзер әти-әнисен дә куркыта башлаганнар. Ул башын күтәреп, әтисенә текәлде. Чәчләре агарып сирәкләнгән, битен җыерчыклар баскан… Күзләрендә нур сүрелгән… Кайчандыр имәндәй ныклы булып, баскан җирендә ут уйнаткан ир хәзер тыны чыккан тупка охшап калган. Әтисен кызганудан йөрәге кысылып куйды. Тормышны бөтәйтеп булмасмы дип чаба торгач, әнә нинди көнгә төшкән бит ул. Ә Илнур үзен жәлләтергә маташа.
– Күпме бирәсең бар? – диде әтисе кырыс тавыш белән.
– Биш мең, – дип пышылдады Илнур, – Тамагына утырган төерне йотарга тырышып. – Түлим мин аны…
– Түлә, – дип кистерде әтисе һәм кесәсеннән биш меңлек алып өстәлгә куйды, – Бурычларны түләргә кирәк. Аста гына банкомат бар, хәзер үк түләп кер.
Һәрвакыт ачуыңны китереп торсалар да әти-әниләр, барыбер, үз баласының интегүен теләми инде. Теләмичә генә интектерәләр. Хәлләре, мөмкинлекләре булса, бәлки, әллә ниләр биреп сөендерерләр иде дә… Әнә бит, берьюлы ничәшәр урында эшләп сәламәтлекләрен бетерсәләр дә артык алга китә алмыйлар. Кайберәүләр тормышны яхшырту өчен кыл да кыймылдатмаган хәлдә дә балда-майда йөзә, ә болар чәчләре белән җир себереп тә мантый алмыйлар. Гаделлек юк инде бу дөньяда. Гарип җәмгыять бу…
Җәмгыятьнең гариплеген исбатларга теләгәндәй, подъез алдына чыгуга телефоны шалтырады. "Коллекторлар…" – дигән уй йөгереп үтте башыннан. Ләкин шалтыратучы Ләйлә иде. Илнурның йөрәге жу итеп куйды. Төн уртасында нишләп шалтыратырга уйлаган? Нәрсә булды икән? Бәлагә юлыкканмы? Нәфрәте чиксез булса да Илнурның хисләре үлеп бетмәгән иде әле, ул Ләйләгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде. Шуңа ашыгып сөйләшү төймәсенә басты. Әмма телефонның теге очында ир-ат тавышы иде. Денис.
– Мин синең ярлы икәнеңне беләм, – диде ул саулык та сорашып тормастан, – Тик нигә үз кредитларыңа Ләйләне кыстырасың?
Илнурның күзе маңгаена менде:
– Мин аны кыстырмадым…
– Ә ни өчен аңа бүген көне буе шалтыратып, төрлечә куркытканнар?
– Белмим…
Илнур чынлап та белми иде.
– Вәт, син бел һәм безне тынычлыкта калдыр. Ә мин синең бурычларыңны беркайчан да үз өстемә алмаячакмын. Һәр булдыксызның спонсоры булалмыйм.
– Яхшы…
– Әгәр иртәгә дә шалтыраталар икән, без синең белән башка төрле сөйләшербез. Син минем кемлегемне беләсең…
– Яхшы, яхшы…
Илнур сөйләшүне өзде. Хәзер ул акча салачак, ә Денисның мактануын тыңлау кызык түгел… Шайтан алгыры! Ул йодрыкларын төйнәп һаваны ертып алды… Күңелендә нәфрәт уянды. Юк, Дениска түгел… Аның кайгысы юк иде әле. Коллекторларга. Ләйләнең телефон номерын каян тапканнар, диген… Нәрсә, болар чынлап та аның тормышын тамугъка әйләндермичә туктамаска итәләрме? Тагын кемнәргә шалтыраттылар икән? Шайтан алгыры… Бүген үзен дә сәгать саен баш катырып, җәфалап бетерделәр ич. Бүген иптәш егетләре белән сыраханәгә баруы да эш табып, яки берәрсеннән бурычка алып торып булмасмы диюдән иде. Булмады. Үзеңә генә янаулары бер хәл әле ул, ә әти-әниеңнең, якыннарыңның, таныш-белешләреңнең телефонын табып шалтыратулары икенче нәрсә, күпкә хәттәррәк.
Менә шундый хәлиткеч мизгелләрдә ярдәм кулын сузган әткәң-әнкәңнең игелеген мәңге онытырлык түгел дә бит… Онытыла шул… Күп очракта онытыла… Әрләү-тиргәүләре белән җаныңны кимерә башладылармы, иң әшәке кеше кебек тоелалар… Ә чынында иң кабәхать кешеләр бөтенләй бүтән булып чыга…
Банкомат янына килеп басуга тагын телефон шалтырады. Тагын таныш түгел номер иде. Илнур бу юлы коллекторлар булуыннан да куркып тормыйча трубканы алды:
– Алло…
Дәшмәделәр.
– Алло… Ник дәшмисез…
Теге очта кемдер тамак кырып алды. Һәм карлыккан ир-ат тавышы янаулы да, мәсхәрәле дә тавыш белән сөйли башлады:
– Усыра-усыра йоклап ятасыңмы, бөҗәк? Ә бит тыныч йоклау өчен башта бурычыңны түләү кирәк…
Юк, төн уртасында шалтыратуын да кичереп булыр иде. Илнурның кулында акча бар. Итәгатьле генә итеп сөйләшсә, хәзер түлим, борчылмагыз, дип кенә әйтер иде. Ләкин мондый мәсхәрәле сөйләшү аның канын кайнатып җибәрде.
– Ә үзең ник йокламыйсың, бөҗәк, – диде Илнур тамак төбеннән чыккан нәфрәтле тавыш белән, – Бүген кылган ялгышларың тынгылык бирмиме?
– Һо-һо, бабасырга канат үскән, – дип көлгәндәй итте коллектор, – Әллә акча таптыңмы?
Илнур нәфрәтеннән тончыгыр чиккә җитте. Шиш сиңа акча күчерү! Очрашырга кирәк, менә шунда арт сабагыңны укытып, акчаңны кулыңа тоттырып җибәрермен. Ә әлегә… Тик ул салкын канлы булырга тырышты:
– Таптым. Иртәгә кичкә очрашабыз, шунда бирермен.
– Ха-ха… – теге тагын көлгән кебек итте, – Ә син бурычыңның ике тапкырга артуын беләсеңме?
– Юк, белмим. Биш мең, яки бөтенләй түләмим.
Илнур үзенең кискен һәм катгый сөйләшүенә үзе дә аптырап куйды.
– Кайчан очрашабыз.
– Кич. Уннар тирәсендә.
Теге якта мәсхәрәле көлү тавышы яңгырады:
– Ә синең якын кешеләреңнең барсын да мин беләм. Кайберләре шундый яклаучысыз. Сәгать уннар җиткәнче мин шулар белән уйный торырмын…
Бер мизгелгә бу тавыш коточкыч фильмнарындагы маньякларныкын хәтерләтеп куйды. Илнур нәфрәтеннән берни әйтәлмәде. Ә теге очтан:
– Иртәнге якта. Кайда һәм ничәдә икәнен үзем әйтермен, – дип сөйләшүне өзделәр.
Шайтан алгыры! Эшләр тирәнгәрәк китә бугай. Әллә түләп кенә куярга да котылыргамы соң? Ләкин Илнурның нәфрәте көчле иде. Бу адәм белән очрашырга һәм сабак бирергә кирәк. Акчаңны түләсәң дә зыян салырга мөмкин бит әле ул. Әнә бит нәрсә сөйләп тора! "Кайберләре шундый яклаучысыз…" Бу тиклем мыскыл ителгәннән соң, аны бер җәзасыз җибәрәсең икән, ир-егет түгел, бозау син…
Илнур акчасын барларга теләп кулын кесәсенә тыкты. Акча урынында иде. Ниндидер катырка кисәге дә бар. Теге таныш түгел кеше, Джон, биргән визитка икән. Илнур аны алып карарга кереште. Аның уртасына зур хәрефләр белән: "Тормышта авыр хәлгә калган кешеләргә ЯРДӘМ"– дип язылган. Аннан соң: "Тәүлек әйләнәсенә!" Һәм телефон номеры, электрон почта адресы…
Кем беләндер киңәшләшәсе иде. Әтисе белән булмый инде, ул:"Акчаңны түлә дә кредит картаңны ертып ташла һәм оныт," – дип әйтәчәк. Ә Илнурның онытасы килми иде, күңелнең нечкә җиренә кагылды теге кеше. Үзенең җәзасыз калырына тулы ышаныч белән, бер тапкыр та очрашмаган, күрмәгән-белмәгән кешене мыскыл итте… Иптәш малайларына шалтыратсаң… беренчедән, вакыт соң инде, икенчедән, алар барсын да көлкегә әйләндерәчәк. Ә менә бу Джонга шалтыратып карарга мөмкин бугай. Ул киңәш бирергә мөмкин… Һәм Илнур телефон номерын җыйды…
6
Алар төзелеп бетмәгән тугыз катлы йортның подвалындагы бүлмәләрнең берсендә утыралар иде. Бүлмә ярыйсы гына җиһазландырылган, җылыткычы да бар, су да килә. Бер якта чисы китмәгән стенка, икенче якта бер-берсенә терәтеп куелган ике диван. Түрдә өстәл…
Джон аны үзе каршы чыгып алды да килеп керү белән өстәл артына утыртты. Чәй кайнаган, табын әзерләнгән иде. Авызы көрешкәгә тигәч кенә Илнур үзенең кибеккәнлеген аңлады. Ашыйсы да килә икән. Тамак ныгыткан арада ул үз хәлен Джонга сөйләп бирде. Тегесе кофе чүмерә-чүмерә бүлдерми генә тыңлап утырды. Бары тик Илнур тынып калгач кына:
– Нишләргә уйлыйсың соң? – дип куйды.
Илнур аңа сәерсенүле караш ташлады:
– Әйтеп торам ич инде, күрешергә, арт сабагын укытырга кирәк.
Джон көлемсерәде:
– Белмим шул, килеп чыгар микән? – диде ул җитдиләнеп, – Андый эшләргә йомшак малайлар алынмый.
Илнур беркадәр кызып киткән иде бугай:
– Мин дә йомшак түгел, – дип әтәчләнде, – Начар сугышмыйм мин.
Тик Джон аның сүзләрен игътибарсыз калдырды:
– Алар коралланган була. Һәм гадәттә, ялгыз гына йөрмиләр.
Илнурның бу сүзләргә исе китмәде, хәтта ишетмәде дә, ул инде ниндидер аулак урында маньяк тавышы чыгарып, телефон аша куркытып утырган теге бәндәнең иманын укыта иде. Хыялында, әлбәттә. Хыялында ул шулкадәр көчле, берәүне дә чалымга китерерлек түгел иде.