Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Михаил Худяков. Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы
Саргаймас сәхифәләр
Кереш
I бүлек. Ханлыкның шанлы вакыты (1438–1487)
Казан ханлыгының барлыкка килүе. Олуг Мөхәммәд
Олуг Мөхәммәднең варислары. 1467–1469 еллардагы сугыш
Гали хан. Рус тарафдарларының көчәюе
II бүлек. Рус кулы астында (1487–1521)
Мөхәммәд Әмин
Мамук хан. Габделлатыйф. Коләхмәд хөкүмәте
1505–1507 еллардагы сугыш
Мәңгелек солых. Шаһгали хан
III бүлек. Милли яңарыш дәвере (1521–1550)
Шәрык фиркасенең хакимлеге. Төркия протектораты
Русия белән берлек. Җангали хан. Гәүһәршад ханәкәнең вакытлы идарәсе
Җангалине тәхеттән төшерү. Катнаш хөкүмәт
Боерган сәед хөкүмәте. Шаһгали
Сафа Гәрәй. Үтәмеш Гәрәй. Сөембикә. Кузычак углан хөкүмәте
IV бүлек. Казан ханлыгының тар-мар ителүе (1551–1556)
Рус хөкүмәтенең яулап алу сәясәте
Кузычак угланның һәлакәте. Ходайкол углан хөкүмәте
1551 елның 14 август корылтае. Казан ханлыгын Русиягә кушу нияте
1552 елның 9 мартында булган түнтәрелеш. Чапкын Отуч хөкүмәте
Бәйсезлек өчен сугыш. Ханлыкның һәлакәте
Бәйсезлек өчен сугышның дәвамы. Гали Әкрәм
Казан азатлыгы өчен сугышлар
Казан ханнарының соңгы язмышы
V бүлек. Казан ханлыгының эчке төзелеше
Казан ханнары
Карачылар һәм әмирләр
Корылтай
Руханилар
Аксөякләр һәм алпавытлар
Угланнар һәм казаклар
Түрә-каралар
Салым түләүче катлау
Бәйле игенчеләр һәм коллар
Икътисади тормыш
Хәрби эш
Татарларның Русиягә мәдәни йогынтысы
Казан ханлыгының җиңелү сәбәпләре
VI бүлек. Шәһри Казан
Казанга нигез салыну
Шәһәрнең урынлашуы
Кирмән дивары
Кремль калкулыгы
Воскресение калкулыгы
Бистәләр
Шәһәр яны
Казанның гомуми күренеше
Казан татарларының төзү сәнгате
Михаил Худяков һәм аның китабы турында
Отрывок из книги
Сталин репрессияләре вакытында һәлак булып, илленче еллар башында акланган булса да, Михаил Худяковның тарихи әсәрләрен совет чорында яңадан нәшер итмәделәр. Чынлыкта ул онытылырга дучар ителгән тарихчы иде. Моңа, минем карашымча, аның төп хезмәте – «Очерки по истории Казанского ханства» әсәрендә татар халкының үткәненә, аның гел сүгелеп, «юлбасарлар дәүләте» дип яманат алган дәүләтенә хәерһахлыгы сәбәпче булды. Безгә бит мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да Казан ханлыгының яулап алынуын «прогрессив күренеш» дип әйтеп тордылар. Ә Худяков үзенең әлеге мәшһүр хезмәтендә татар дәүләтенең җимерелүен коточкыч фаҗига буларак тасвирлый. «Октябрь түнтәрелешеннән соң гына укый-язарга өйрәнгән халыкның, янәсе, шундый югары мәдәнияткә ирешкән дәүләте ничек була алсын?!» Нәтиҗәдә Худяковның әлеге әсәре дә, татар халкының мәдәни мирасына багышланган башка хезмәтләре дә үзгәртеп кору елларында гына дөньяга чыкты. Тарихчының үзе турында да язмалар матбугатта күренде. Алар арасында Фәүзия Бәйрәмованың тәфтишле хезмәте аеруча игътибарга лаек.
Ун ел элек, театрда очрашкач, остазым Миркасыйм Госманов көтмәгәндә миңа: «Худяковның китабын татарчага тәрҗемә итәргә теләгең юкмы?» – дип сүз кушты. Бу сорау минем өчен башта сәер тоелды. Хәзер бит татар тарихчылары да хезмәтләрен русча яза торган заман. Чөнки аларның кайберләре, үзләре татар булса да, татар телендә язу түгел, сөйләм телен дә белми. Әлбәттә, татар тарихын чит телдә язу да гаеп түгел, хәтта кирәк эш – шул рәвешле ул киңрәк дөньяга чыга, башка илләрдә дә халкың турында мәгълүмат тарала… Ләкин шунысы да мәгълүм: берәр халыкның тарихы турында язарга җыенган чит ил галимнәре иң беренче итеп аның телен өйрәнә, чөнки асыл чыганакларны белү өчен дә, әлеге халыкның рухын аңлау өчен дә бу – табигый хәл.
.....
Аның дәлилләрен тикшереп чыгыйк. Чыннан да, әгәр Мөхәммәд хан Казанда даими яшәсә, Вельяминов-Зернов әйткәнчә, ул нигә Нижнийда кышларга ниятләде икән? Моңа мондый фараз белән җавап бирергә мөмкин: яуны көзен башлап, хан аны язын дәвам итәргә уйлаган (чынлыкта шулай була да), шуңа ул, Мәскәүгә һөҗүм иткәндә җайлы булсын өчен, Түбән Новгородны үз кулында тотарга теләгән дә. Вельяминов-Зернов фикеренчә, хан Түбән Новгородта даими яшәсә, елъязмачы аның шунда кышларга ниятләве турында язып та тормас иде: яшәгән җиреңдә кышлау табигый лабаса, һәм ул турыда телгә алып торуның кирәге дә юк.
Архангель елъязмасының «бөек кенәз әсирлектән азат ителеп, Мәскәүгә Казаннан кайтты» дигән хәбәрен аның Казан тоткынлыгыннан, казаннар кулыннан котылуы дип аңларга кирәк.
.....