Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Автор книги: id книги: 2449521     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,69$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2001 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды. В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошел роман «Атилла».

Оглавление

Мусагит Хабибуллин. Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Тормыш чоңгыллары һәм тарих төпкелләре аша…

Атилла. Тарихи роман

Беренче китап

Икенче китап

Эпилог («Атилла» романын тәмамлаганнан соң туган кайбер фикерләр)

Отрывок из книги

Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин чордашларына караганда күпкә яшь күренә: ачык чырай, теләсә кемне сокландырырлык мөлаем, тормыш дәрте бөркелеп торган матур йөз, чын спортчыларныкы кебек төз гәүдә-сын, ачык фикерле, тирән мәгънәле әңгәмәдәш. Күренекле татар әдибе минем күз алдыма менә шушы кыяфәттә килеп баса. Һәр кешенең туу метрикасы, паспорт мәгълүматларыннан тыш, яшәештәге рәвеше, Раббысы биргән халәте һәм сәләте бар. Миңа калса, Кеше дигән затның кем икәнлеген белү өчен әнә шул соңгылары да бик җиткән. Әмма үтелгән гомер юлының мәгълүм бер баскычына менеп җиткәч, әнә шул биеклектән ирешелгән казанышларга, уңышлы нәтиҗәләргә күз салырга, шуларны барлап, алдагы офыкларга омтылырга да адәм баласының тулы хокукы, хакы бар – әгәр дә барларлыгың булса, гомереңнең шул үтелгән этабында эз калдырган булсаң…

Әдипнең озын гомер юлында күпме искә алырлык хәлләр, вакыйгалар, борылышлар, үзгәрешләр булып үткән! Башка берәү булса, шул хәлләрнең чиреген генә күрсә дә, инде калын-калын автобиографик романнар язып бастырган булыр иде. Мөсәгыйт Хәбибуллиннан киләчәктә без аларын да көтеп калабыз. Әмма хәзергә аның татар прозасында сызган ап-ачык ике буразнасы күренеп тора: 1) үзәгенә замандашларыбыз образлары куелган реалистик хикәяләр, повестьлар, романнар; 2) татар халкының еракта калган тарихи сәхифәләрен яктырткан әсәрләр. Бүгенге көндә әдипнең иҗат төрәне тулысынча шушы буразналарның икенчесенә, ягъни тарихи темалар ягына авышканлыгын һәм менә нәкъ шушы өлкәдә каләменең дә аеруча нык танылганлыгын әйтеп узарга кирәк. Бу хәл әдипнең биографиясе һәм иҗтимагый вазгыятьнең мәгълүм үзгәрешләре белән дә тыгыз бәйләнгән.

.....

Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде:

– Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1
Подняться наверх