Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор книги: id книги: 2449522     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,69$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 1985 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томына «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк» романнары кертелде. «Кубрат хан» романында моннан ундүрт гасырлар элек Таман ярымутравында Кубрат хан төзегән Бөек Болгар дәүләтендә христиан, ислам диннәренең көчәюе, мәҗүси йолаларның алар тарафыннан йотыла баруы, шул яссылыкта шәхес һәм ыруглар фаҗигасе сурәтләнә. «Илчегә үлем юк» романында борынгы Болгар дәүләтенең ныклы аякка басуы тасвирлана. В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк». В романе «Кубрат хан» рассказывается о великом булгарском государстве, созданном Кубрат ханом четырнадцать веков назад на Таманском полуострове, усиление ислама, поглощение им языческих обрядов и в этой плоскости изображается трагедия личности и рода. В романе «Илчегә үлем юк» описывается становление древнего Болгарского государства.

Оглавление

Мусагит Хабибуллин. Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Кубрат хан. Тарихи роман

Бөек Болгар дәүләте

Искәрмәләр һәм аңлатмалар

Илчегә үлем юк. Тарихи роман

Отрывок из книги

Олыгая башлагач, греклардан күреп, Кубрат хан утрак тормышка күчмәкче итте. Кайчандыр греклардан калган Фанәгүрне башкаласы итеп сайласа да, җәй килүгә, илханнарын ырулары белән җәйләүләргә куды, ә үзе Фанәгүрдә калды, кала төзетте. Византия осталары, базилевсныкына охшатып, ханга сарай салып бирделәр. Шул ук вакытта чиркәүгә нигез дә казый башладылар. Бу эшне башта Кубрат хан күрмәмешкә салышты, әмма төптәңре һәм аның тарафдарлары бик зарлана башлагач, нигезе салына башлаган чиркәү төзүне туктатырга боерды. Шул хәбәрне ишетүгә, Византия императоры Ираклий тиз арада Фанәгүргә бик күп бүләкләр белән илчеләр җибәрде. Болай да империя биләмәсенә әверелә башлаган Фанәгүргә көннәрдән бер көнне йөзләрчә коллар белән кораб-кораб бүләкләр төягән грек илчеләре килеп төште. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Заманында Кубрат хан берничә ел Патшакалада тәрбия алган иде. Менә шул кеше, Фанәгүрдә чиркәү салуны туктатып, мәҗүси дингә табынуын дәвам итә. Базилевсның максаты изге иде: ханны тиз арада христиан диненә инандыру. Базилевс башта бу мәсьәлә турында архиепискобы һәм логофеты белән киңәште, алар да аның бу ниятен хуплагач, бу изге бурычны соңгы вакытта үзсүзләнеп киткән философ Иоанн Фасианга һәм дин кагыйдәләрен үзенчә аңлатуда гаепләнгән патрикий Симеонга йөкләргә булды. Базилевс аларны болай да илдән сөрергә җыенып йөри иде, җае чыкты. Моның өстенә базилевсның да алар алдында йөзе ак булачак. Ләкин философ моны илдән куу дип уйламасын иде, акыллы кешеләр Византиягә дә кирәк. Шул сәбәпле базилевс философ Иоанн Фасианны дәшеп алырга һәм сөйләшергә булды. Әйе, ул аны илдән сөрми, ә варварлар иленә олы миссия белән җибәрә: ничек кенә булмасын, философ Кубрат ханны христиан диненә аударсын.

Мәгәр философ, килеп кергәч тә, императорны гаҗәпләндереп, Болгарга үзе теләп китүен әйтте. Ул гынамы?! «Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, мин, христиан буларак, Болгар ханы Кубратны изге динебезгә күчерүгә бөтен сәләтемне җигәрмен», – диде. Шул сүзләре белән Ираклийның тәмам зиһенен чуалтты. Ә бит императорга бу кеше турында ниләр генә җиткермәделәр: еретик, диннән ваз кичә, кануннарны боза.

.....

Төптимерче Агасике тамагына нидер тыгылгандай ык итеп куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде.

– Алыпларым, боерам: минем белән ун алып китә. Кемнәр бара, җыеныгыз. Алай башы булып Агасике кала. Аның боерыгы – минем боерыгым!

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Подняться наверх