Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор книги: id книги: 2449524     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,71$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 1999 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде. «Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана. «Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә. В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә» «Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века. В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.

Оглавление

Мусагит Хабибуллин. Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Аллаһы бүләге. Тарихи роман

Батый хан һәм Ләйлә. Тарихи роман

Отрывок из книги

Кала-кирмәннең, талдырган имәннән эшләнеп, калын тимер тасма вә бармак юанлыгы кадаклар белән ныгытылган Хан капкасы ачылып китте, һәм капка төбендә өстенә буй-буй чапан кигән, башына бака элпәсе төсендәге яшел чалма ураган сәүдәгәр пәйда булды. Капкада сак торучы азамат егет манарадагы тамгачыга кычкырды:

– Үргәнеч сәүдәгәре Сәлахетдин, олавы илледер, китергән малы тукыма, йөзем, өрек, кавын вә шәрабтыр һәм… – диде дә тотлыгып калды.

.....

Марфа апай сандыкны күтәреп ишеккә юнәлде, Митрәй сәүдәгәр йөзен чыта-чыта торды да, канаты каерылган каздай бер кулын салындырып, исән кулы белән ишекне барып япты. Аннары өстәл янына килде дә исән кулы белән кружкага мөлдерәмә тутырып көмешкә салды һәм, бер валчык ризык та капмый, бер сулышта эчеп бетерде.

Асылгәрәй ашыкты, ул җаны-тәне белән тизрәк Сүрә елгасын кичәргә теләде. Елганы кичүгә, Болгар кальгалары башлана, анда азамат егетләр, анда үз җире. Ул Егорканың кем икәнен белә иде инде. Аның хәлен сизенгән кебек, илчеләр башы Габдулла да ашыкты, хан оныгы Хансөяр дә. Юл таныш иде, атларны утларга бик аз гына туктап алдылар да тагын кузгалдылар. Шул җай белән барсалар, тиздән Сүрә елгасы буена килеп чыгачаклар иде. Ниһаять, елга болынына җиттеләр. Шунда, инде кичүгә якынлашып килгәндә, артта ат тояклары тыпырдавы ишетелде. Таң аткан иде инде, елга өстеннән сыек кына томан күтәрелә. Илчеләрнең бериш азамат егетләре алдан бара, бер ише арттан. Уртада арба һәм углан Габдулла, хан оныгы Хансөяр. Углан Габдулла, кичү күренүгә, ике егетне алып алдан чапты.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Подняться наверх