Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Мусагит Хабибуллин. Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
Чоңгыллар. Роман
Сулар үргә акса да… Роман
Отрывок из книги
Кошлар туңып төшәрдәй салкыннар айга якын сузылды. Кояш колакланып уяна, баешка җитүгә, шәмәхә-зәңгәр төскә керә. Өй түбәләрендә, койма-каралтыларда, агач ботакларында— бөтен җирдә, ачык һавадагы һәммә нәрсәдә сыкы. Коры суык сулышны буа, төнлә агачлар чатный, шытырдап-ухылдап, елга бозы ярылып китә, күлләр ыңгыраша.
Март аена керергә атнадан азрак вакыт калып килә, ә салкыннар һаман кайтмый әле. Печән-салам эскертләре күзгә күренеп кими, силос базлары саега – терлеккә азык бермә-бер артык китә. Моңа кадәр малкайларга азык-фураж җитәсенә Талипның күңеленә шик килмәгән иде, айлар буена сузылган салкыннар исә аны да борчуга салды. Хәтта ул бер тапкыр шикләнеп тә куйды: «Әллә соң ике кыш бергә киләме, шайтан алгыры?»
.....
– Иптәшләр, иптәшләр, әйдәгез, берәмләп кенә. Тагын кем сүз ала?
– Миңа бирегез.
.....