Кая бара бу дөнья?

Кая бара бу дөнья?
Автор книги: id книги: 961381     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 60 руб.     (0,64$) Читать книгу Купить и читать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Публицистика: прочее Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2014 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-02677-2 Возрастное ограничение: 12+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Язучы һәм публицист Наил Шәрифуллинның киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән әлеге китабына хәзерге вазгыятьне, тормышны төрле яктан чагылдырган, төрле елларда көндәлек матбугатта дөнья күргән мәкалә-язмалары тупланды.

Оглавление

Наиль Шарифуллин. Кая бара бу дөнья?

Зыялылык әгәр җитмәсә…

Сыер дуласа, аттан яман, яки Феминизмның кайбер нәтиҗәләре

Ирекле мәҗбүри ясак, яки Рәхәт яшәү серләре

Мең тиленең күмәк акылы, яки Гыйлемлелек «зарары» хакында

«Печелгәнлек» бәласе, яки Татарда шәхесләр булырмы?

Яңа мөгез, яки Зиһен йокысы һәм албастылар турында

Яһүд реваншы, яки Дөньяга кемнәр хуҗа?

Артыкка киткән «эшлеклелек», яки Американың күпме гомере калды?

Коелмаган һәйкәлләр, яки Тарихлы тарихсызлык

Дәүләт эчендәге дәүләт (Мәскәүдә булган бер сәяхәттән соң туган уй-фикерләр)

Прокруст ятагы, яки Стандартлашу белән саташу

Михнәтле рәхәтлек, яки «Яшел елан» ятьмәсендә

Ике сайлау арасында

Галиҗәнап һәм каһәр төшкән акча

Фидакярләр кирәк

Исәннәргә кадер булмаганда…

Сакланганны Алла саклар, яки Авылларыбыз исәнлеге – милләтебезнең исәнлеге ул

Иманга кайтканда, яки Ышанабыз икән, без яшибез әле

Автомобиль – башны сызлаткан юаныч

Без бетәбез инде, сез каласыз (Күптән очсызланган кыйммәтләр, беркем ярлыкамас гөнаһлар хакында)

Башлардагы «җимереклек»

Аерыммы, әллә бергәме? (Гаилә кризисы, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре хакында кайбер уй-фикерләр)

Яраттыра белмәгәч…

Авыл һәм шәһәр – бер ил, ике дөнья

Инкыйлабка сусау, яки Пар казанында басым күпме?

Нәфес намусны җиңсә…

Затсызлану, яки Сыйфатсыз сыйфатлар артканда…

Чирлелекне саклау, яки «Дәвалана башлыйбызмы, әллә бераз яшисеңме әле?»

Бөеклек бәласе, яки Ялган кыйблалар артыннан

Арба артына җигелгән ат

Авызлар томаланса…

Чистарт безне, кризис, яки Затсыз кыйммәтләр тозагында

«Пандора тартмасы», яки Бүгенге телевидение халыкка дусмы, дошманмы?

Яңа торгынлык, яки Халык өчен, ләкин халыктан башка

Мескенлектән дәва, яки Русиядә гражданлык җәмгыяте булырмы?

Чиләгенә күрә капкачы

Ялган ялгашыннан туенганда

Хыяллану зарары, яки Бүгенге көн Маниловлары

«Дилбегә тотучылар» һәм «атлар»

Отрывок из книги

Милләтнең көче, ныклыгы, иминлеге һәм шулар белән турыдан-туры бәйләнгән даны, дәрәҗәсе нәрсәдә? Әлбәттә, дәүләтле булуда. Әлбәттә, шанлы казанышларда, икътисади уңышларда, лаеклы тормыш-яшәешне кора, оештыра белү осталыгында, милләт вәкилләренең гыйлемлегендә. Ә гомумиләштереп әйткәндә, милләтнең көче – шул милләт ул-кызларының элек һәм бүген кылган, кылачак күркәм гамәлләрендә, ул гамәлләрнең дөнья масштабындагы урынындадыр. Ул халыкның башка халыкларга һәм үз-үзенә булган ихтирамындадыр.

Ә дәүләтсез милләтнең көче, төп потенциалы нидә? Монысы да сер түгел – һәрдаим азатлыкка, дәүләтчелеккә омтылуда. Шул омтылыштагы эзлеклелектә. Үзаң югарылыгында, рух биеклегендә, милләтнең чын, фидакяр зыялылары булуда.

.....

Өлкәнәйсә дә, безнең чын көрәшчебез, легендар Фәндәс ага Сафиуллиныбыз бар. Тик соңгы араларда ул «урамга» бик сирәк чыга. Интеллигентлык белән ипле агрессивлыкны үзенә сыйдырган, әйткән һәр сүзен язып барырлык милләттәшебезне бүген махсус рәвештә күләгәдә тоталармы әллә, белмим. Минем аны мөмкин булган кадәр активрак булырга чакырасым килә. Исраф ителмәгән милли зыялылык потенциалы ул кешедә, миңа калса, күп әле.

Шаулы туксанынчы елларда Мәскәү алдында суверенитет принципларын яклап, исбатлап йөргән затлы галимебез Индус абый Таһировтан да өйрәнәселәр бик күптер безнең. Ул да – татарның асыл улы.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Кая бара бу дөнья?
Подняться наверх