Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Р. А. Юсупов. Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре
КЕРЕШ СҮЗ
ТӘРҖЕМӘНЕҢ ТӨП ТАЛӘПЛӘРЕ (ПРИНЦИПЛАРЫ)
ТӘРҖЕМӘ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ
ТӘРҖЕМӘ ТЕОРИЯСЕНЕҢ ЛЕКСИКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Төрле телләрдәге сүзләрнең гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатлары һәм аларның тәрҗемәдә чагылышы
Тәрҗемәдә оригинал сүзләренең мәгънәләре бозылу, табигый булмаган, ясалма сүзләр куллану
Татарча гына булсын дигән принцип белән эш итү
Гарәп һәм фарсы алынма сүзләре
Урынсыз кулланылган рус сүзләре
Тәрҗемәдә ялгызлык исемнәренең бирелеше
ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРНЕ ТӘРҖЕМӘ ИТҮ
СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫН ТӘРҖЕМӘ ИТҮ ЫСУЛЛАРЫ
ГРАММАТИК КҮРЕНЕШЛӘРНЕҢ ТӘРҖЕМӘДӘ БИРЕЛЕШЕ
Тәрҗемәдә морфологик чараларның белдерелүе
Татар һәм рус телләрендәге исемнәрнең үзенчәлекләре һәм аларның тәрҗемәдә чагылышы
Татар һәм рус телләрендәге фигыль формаларының нисбәте һәм моны тәрҗемәдә чагылдыру
Синтаксик күренешләрнең тәрҗемәдә бирелеше
Рус телендәге сүзтезмәләр компонентларын бәйләү чараларын татар телендә бирү
Предлоглар белән бәйлекләрнең нисбәте
Предлоглар белән кушымчалар нисбәте
Кушымчалар белән бәйлекләр нисбәте
Тәрҗемәдә төрле телләрдәге синтаксик төзелмәләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алу
Тәрҗемәдә сүз тәртибе вазифаларының бирелеше
ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ СТИЛИСТИК ЧАРАЛАР НИСБӘТЕ ҺӘМ МОНЫҢ ТӘРҖЕМӘДӘ ЧАГЫЛЫШЫ
Кушымчаларның интонация төзү вазифаларын тәрҗемәдә бирү
Тәрҗемәдә стиль чаралары буларак фигыль хәбәр формаларыннан файдалану
Интонация төзү чаралары буларак ярдәмлек сүзләр һәм аларның тәрҗемәдә чагылышы
Хәрефкә-хәреф (букваль) тәрҗемә итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән «артык» сүзләр
Татар һәм рус телләрендә инверсиянең нисбәте һәм аның тәрҗемәдә чагылышы
Стиль чаралары буларак кабатлаулар һәм аларның вазифаларын тәрҗемәдә бирү
Формаль тәрҗемә нәтиҗәсе буларак тавтология
Төп мәгънәләре бердәй ике тел сүзләренең стилистик үзенчәлекләрен тәрҗемәдә исәпкә алу
КУШЫМТАЛАР
БИБЛИОГРАФИЯ
КЫСКАРТЫЛГАН СҮЗЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
Отрывок из книги
Хәзерге вакытта сөйләмебездә, татарча газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында, фәнни хезмәтләрдә һәм рәсми кәгазьләрдә, төрле документларда, хәтта матур әдәбият әсәрләрендә дә телебезне бозып куллану күренешләренә шактый еш тап буласың. Хакыйкать шул: телдән һәм язма сөйләмебездәге ялгышлар көннән-көн арта бара.
Моның бер сәбәбе туган телне начар белү булса, икенчесе – бер телдән икенче телгә дөрес тәрҗемә итә белмәү.
.....
Журналистларның күңеленә бик хуш килгән сүзләрнең тагын берсе – әлеге. Аны бу урынына да, ул, теге урыннарына да, тагын әллә нинди сүзләр урынына да кулланалар: Экипаж һәм барлык пассажирлар һәлак булган. Әлеге уңайдан 5 май көн матәм көне дип игълан ителгән («В. Т.») (бу уңайдан кирәк); Әлеге көнне «Болгар кызлары» – Айгөл, Камилә һ. б. – концертта булдылар («Ш. К.») (ул көнне тиеш); Әлеге корылтайда җитди мәсьәләләр каралды («Мәгър.») (дөресе – бу корылтайда).
Соңгы елларда беренче, баштагы мәгънәсендә бик күп кулланыла торган сүз – тәүге. Ул, барыннан да бигрәк, Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүчеләр һәм Башкортстан халкы өчен популяр сүз иде. Хәзер язучылар, журналистлар ярдәме белән Казан татарларына да якын сүз булып китте. Тик беренче сүзе дә онытылмасын иде.
.....