Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет

Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет
Автор книги: id книги: 2456896     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 149 руб.     (1,62$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2013 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-02426-6 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 16+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Китапка тупланган өр-яңа повесть-хикәяләрдә, нигездә, совет чоры кешеләренең гыйбрәтле язмышлары, кичергән авырлыклары һәм якты хыяллары тасвирлана. Язучының шулай ук үзгәртеп кору елларын яктырткан әсәрләрендә көндәлек тормышыбыздагы гадәти күренешләр җылы юмор белән сурәтләнә.

Оглавление

Рифа Рахман. Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет

Милли идеаллар сагындагы сүз

Хикәяләр

Алмашыну

Көннәр китә эңгергә

Батар күлең булмагач

Төртелде

Дошман

Җиңелләрдән генә булсачы…

Кем күтәреп караган…

Каеш кыены

Кеше булу

Нурбиби

Телефон

Сайлау

Киттем

Костюм

Сездә нинди хәлләр бар?

Әтием миләше

Безгә язган ризык булса

Сан-зат тыйз-зи

Куык

Фонтанчик

Төкерәм мин сезгә…

Әни, кайт!

Тылсымчы

Сыбызгы

Көянтә

Күкыжда – Күк алласы…

Күршегә керәсе юк

Нәселле кәләш

Милиция кызлар сөя

Поп – пумала, мулла – чүмәлә, шофёр – чумара…

Әдәбиятта яңа күренешләр

Яшибез икән

Телефон галәмәтләре

Баланлы йортта бал яхшы

Эт тормышы, яки Сәрхушның эчке зары

Балам-багалмам

Юрась һәм Петруся

Хатын белән очрашсак

Йолдызлар төстән язганда. Повесть

Беренче бүлек

Икенче бүлек

Өченче бүлек

Отрывок из книги

Рифә Рахман – якташым, замандашым, яшьтәшем, кайбер мәсьәләләрдә фикердәшемдер дә дип уйлыйм. Ул кукмаралыларның барлык уңай сыйфатларын үзенә җыйгандыр кебек тоела. Һәр нәрсәгә өлгерер, һәр эштән тәм табар. Рифәбез, кайчан карасаң, күрсәң, студентлар арасында. Аны яраталар, дус күрәләр, оригиналь күзаллаулы остаз саныйлар, башкаларга охшамаган шәхес, көчле рухлы хатын-кыз сыйфатында таныйлар.

Тормыш казанында, бигрәк тә яшьләр арасында кайнау каләм иясенә рухи көч бирәдер, даими иҗат итәргә әйдидер. Рифә Рахман да китапларын бер-бер артлы гына табадан төшереп тора. Белүемчә, кыска арада туплаган мирасханәсендә инде өч дистә китап бар. Болар – шигырь тупланмалары да, фәнни хезмәтләр дә, хикәя һәм повесть җыентыклары да.

.....

– Ичмас-с-сам, төртелгән генә булс-с-сагыз-з-ч-чы!!!

Гыйльменур белән Килморзаны яшь пар дип тормадылар, солдат хезмәтенә алдылар. Бер якка эләкмәбезме, бер зимләнкәдә яшәмәбезме дип өметләнгәннәр иде, алай булып чыкмады. Яшь килен якындагы лесхоз урманына траншея казырга, ә ире ераккарак – Красный Пүләнкә дигән бер җиргә хәрби укуларга җибәрелгән булып чыкты. Алар турында авылдашлары, солдатка алындылар, дип сөйләсә дә, асылда, бу хәлләр ниндидер көтелеп торган сугышка үзенә күрә бер хәзерлек кенә иде. Авыл шулай һәрнәрсәне зурдан күтәреп алырга, бизәкләр кушып колактан колакка йөртергә ярата, әмма үз сүзенең эченә кереп-нитеп тормый иде.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет
Подняться наверх