Җан сөенече

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Роза Мулланурова. Җан сөенече
Гамәл дәфтәре
Миләш кагы
Кышкы талпыну
Тылсымлы түгәрәк
Кулъяулык
Чәчүргеч
Сирень чәчкәсе
Әләк
Яшәү кануны
Яшел алма
Җан сөенече
Сызган йөзек
Тормыш язган хикәяләр
Гыйффәт туташ юлы
Бакый мәхәббәт
«Кәләш» яки Бер рәсем тарихы
Кадерле Мәрьям апа
Татар кызы
Таулардагы чәчәк
Наилә – адәм баласы
Йөрәк тибешеңне ишетәм!
Көтеп үткән гомер
Матурым
Үҗәт Римма
Мунча хакы
Кара чемодан кыйссасы
Отрывок из книги
Коега суга чыккан җирдән Фазилә кашы-күзе җимерелеп, сөмсере коелып кайтып керде. Олтанлы итегенә ябышкан бозлы кантарларны коеп, бүлмә уртасына ук узды. Чиләкләрен лапылдатып идәнгә утыртты. Суы чайпалып түгелүен абайламагандай, арткарак чигенде дә ишек яңагына сөялде. Кысылган иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде аның.
Учак янында кайнашкан киленнәре Зөһрә чиләкне суы кайнап беткән казанга бушатты. Буш чиләкне Фазиләнең иңендәге көянтә башына элмәкче иде дә, тегесенең усалланып фырылдавына аптырап тукталып калды.
.....
– Өрәк ди! Булмаганны! Чаган тәрәзә кага.
– Чаган да… чага.
.....