Безнең генерал. Тарих битләре буйлап
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Рузил Фазлыев. Безнең генерал. Тарих битләре буйлап
Тарих турында уйланып. Һәр нигезнең, һәр авылның, Һәр каланың үткәне бар… Гыйбрәт алырлык мирасның калганы бар, киткәне бар
Яңа үзәк мәчет төзелешендә килеп туган авырлыклар турында бирелгән сорауга
Сугыштан соң тормышлар ничек булды…
– Ул елларда Свердловск мөселман җәмгыяте ничек яшәде?
– Эшегез дини карашларыгыз белән ничек туры килде?
– Сез Урал җирендә дини яңарышка кайчан кушылдыгыз?
– Корбан бәйрәме көннәрендә Җәмигъ мәчете төзелешенә акча җыю марафоны узачак, бу чарага нинди өметләр баглыйсыз?
– Әйтегез әле, бу елларда сезнең гаиләгез дини йолаларны башкару мөмкинлегенә ия булдымы?
Искәрмә
– Сугыш елларында Уралмаш заводында Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан меңләгән хезмәт мобилизацияле эшчеләр эшләде, күпчелеге иманлы кешеләр иде. Сезнең гаиләгез алар белән аралаштымы?
«Сугыш елларында Свердловск заводларында эшләүчеләрнең хәлен өйрәнгәндә миңа берничә кызыклы документ эләкте…
НУРИМАНОВ РӘИС ГЛЮМОВИЧ
– Рәис Глюмович, гаиләгез турында сөйләсәгез иде. Сезнең туган тамырларыгыз кайда?
Сугыш алды елларында һәм сугыш чорында сезнең гаилә тормышы ничек булды?
НУР УСМАН мәчете тарихы
БЕР ИСТӘЛЕК БУЛЫП
Отрывок из книги
Бер яктан караганда, безнең авыл да, меңләгән башка авыллар кебек, салмак кына бер алган юлдан гасырлар аша үзгәрешләрсез генә барган да барган сыман. Аның үткәнендә бернинди кызыклы, истә калырлык вакыйгалар, күренекле шәхесләр дә булмаган кебек. Ләкин болай уйлау урынсыз. Тарих ул аерым кешеләрнең язмышыннан тора. Авыл тарихы – танылган шәхесләр тарихы гына түгел, ә бәлки анда яшәгән һәр кеше тарихы. Бу тарихта һәркем кадерле. Шәҗәрәсеннән аерылган бүгенге буыннар өчен моны аңлау бигрәк тә мөһим. Һәрбер авылның йөзен билгеләүче нәселләр, буыннан-буынга ихтирам белән искә алынучы шәхесләр булса да, авылны бар итүче, аны яшәтүче алар гына түгел, ә авылның хезмәт сөюче бүгенге халкы икәнлеген онытмаска иде.
Төбәгегез тарихы турында уйлагансыз икән, эшне аксакаллардан башларга кирәк. Авылда гомер иткән өлкәннәрнең җанлы хатирәләре – менә дигән кызыклы чыганак. Алар исән чакта бөтен белгәннәрен язып алып калу, яисә шуңа омтылу бик мөһим нәрсә.
.....
Тарих турында язмалар укыганда, бигерәктә сиңа таныш булган туган якларың исеме очраса… үзеңне тарихка чумгандай хис итәсең. Кызыксыну арты кызыксыну аның яңа битләрен ачарга мәҗбүр итә. Ерак чорлардан ук башланган авыллар тарихы үтә дә кызыклы һәм гаҗәеп бай икәненә тагын бер кат ышанасың.
Тарихчы булмасамда, авыл тарихына булган кызыксыну арта гына барды. Интернеттан архив материалларын табып була башлады. Танылган шәхесләр биографиясендә, авыл исемен күреп була иде. Шулардан… Федя Карманов (Фархат Карамов) белән Рәис Нуриманов исемнәре минем ихтибарга лаек иде. Бүгенге ирешкән дәрәҗәләре белән, танылган шәхесләр булулары белән. Беренчесен әле малай вакытларын хәтерләп, гәҗәпләнү хисләре булса, икенчесе миңа билгесез иде. (90 елларда авылга кайтып киткән булганын белмәгән идем). Якынырак танышу өчен бер язманың авторы дин белгече (Сверловскийда эшләгән Дамир Мөхетдиновны) эзлэп табып элемтәгә кердем. Башка яңалыклар… хәбәрләр белән танышып почта адресын гына таба алдым. Бу 2014 ел иде, авылда мәчет салына башлаган вакыт. Тәвәкәлләп башка чара булмаганга, төзелүче мәчет фоталарын салып хат язып салдым Свердловскийга шул белгән адреска, бәлки барып җитәр дигән ышыныч белән. Чөнки мәчет, Ул туган урында, элекке мәчет тирәсендә икәнен белә идем.
.....