Шигырьләр / Стихи
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Сагит Рамиев. Шигырьләр / Стихи
Сәгыйть Рәмиев (1880–1926)
1905–1907
Уку
Ярлылык
Хәзрәтләр эше
Таң ата, эшлик туганнар!
Максим Горькийның «На дне» сеннән
Матәм маршы (Бәхилләшү)
Татарча Марсельеза
Кыю атлагыз, иптәшләр!
Хатыннар галәме
Театр
Таң вакыты (Мөсәҗҗәгъ[21]нәсер)
«Мин» (Мәнзум[24]нәсер)
«Син»
«Ул»
Җәмилә
Сызла, күңлем
1908–1910
Алданган
«Кайвакытта уйлыймын мин…»
«Мин үләм»
«Кеше»
Минутлар
Авыл
Көлсеннәр!
Пигамбәр
Дөньяга
Алла
«Уен-көлке музее» ннан (1)
Җырлар
«Ары барма, кайт бире…»
«Уен-көлке музее» ннан (2)
Думада татар депутаты җырлый
«Зиләйлүк» көенә
Күрәм: гали…
Татук (Татьяна) җырлый («Кабакта мәхәббәт» дигән пьесамнан)
Зөбәйдә сүзләре
Маҗид сүзе
Минем төн
Перчатка (Лермонтовтан икътибас ителде[53])
Ямь
Күңелле булмадым…
Лев Толстой хатирәсенә. Ул үлде
1914–1917
Лермонтов шигырьләреннән парчалар
Некрасовтан бер парча. Аналар
Сука белән Пушка (Туп) (Мәсәл)
Күлмәк җыры (Т. Щепкина-Куперниктан)
Ломоносов
Басма сүз
Киң иман[77]
Ул йоклый
Ул торды
Тәсәлла[90]
Талдым
1917–1926
Гладиаторлар җыры (Р. Джованьолиның «Спартак» романыннан)
Спартак җыры (Р. Джованьолиның «Спартак» романыннан)
Кан шәүләсе («Мәсихы хөррият»[101]әсәреннән империалистик сугыш хатирәсе)
Сатлык җаннар («Мәсихы хөррият» әсәреннән)
Сүзем һәм үзем
I. Сүзем
II. Үзем
Дания Заһидуллина. Сәгыйть Рәмиев иҗаты: тематика һәм образ-сурәтләр үзгәреше
Резеда Ганиева. Сәгыйть Рәмиев – гыйсъянчылык романтизмы шагыйре
Отрывок из книги
Сәгыйть Рәмиев – XX йөз башында, бигрәк тә 1905 елгы революция чорында, әдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, демократик татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шагыйрь. Бу дәвердә татар халкы тормышында барган тирән тарихи үзгәрешләр, иҗтимагый тетрәүләр әдәбиятка, реализм үсеше белән бергә, романтизмны да алып килде. Татар әдәбиятында бөтен бер юнәлеш булып үсеп киткән романтизм аеруча С. Рәмиев иҗатында калку гәүдәләнде.
Шагыйрь иҗаты татар иҗтимагый җирлегендә шытып, тамырлары белән борынгы Көнчыгыш һәм рус-европа романтизмына да тоташкан хәлдә, Россиядә уйнаган җил-давылларда, халкыбызның «таң вакыты» нда шаулап күтәрелде. С. Рәмиев әдәбиятка гаделсез дөньяның «күкләрен ватарга» ашкынган, азатлык, гүзәллек идеалына омтылган романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсыйхәтчелектән арындыруга зур өлеш керттеләр. Шул ук вакытта Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, традицион көйле шигырьдән интонацион шигырьне, сөйләү шигырен үстереп чыгарды. Әдипнең пьесалары, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәләренә билгеле бер өлеш булып керде.
.....
Шагыйрь рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә дә күп хезмәт куйды. Аның зур осталык белән эшләнгән, үз иҗатының органик өлешен тәшкил иткән тәрҗемәләре татар әдәбиятын яңа идея-тематик казанышлар белән баетуда зур роль уйнадылар.
С. Рәмиев шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һ. б. өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан язучы иде.
.....