Отколотое зеркало / Китек көзге

Отколотое зеркало / Китек көзге
Автор книги: id книги: 2649987     Оценка: 0.0     Голосов: 0     Отзывы, комментарии: 0 349 руб.     (3,8$) Читать книгу Купить и скачать книгу Купить бумажную книгу Электронная книга Жанр: Правообладатель и/или издательство: Татарское книжное издательство Дата публикации, год издания: 2018 Дата добавления в каталог КнигаЛит: ISBN: 978-5-298-03622-1 Скачать фрагмент в формате   fb2   fb2.zip Возрастное ограничение: 12+ Оглавление Отрывок из книги

Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.

Описание книги

Күренекле тәнкыйтьче, әдәбият галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе Тәлгат Галиуллин әлеге китабында укучыларга бәяннарын һәм хикәяләрен тәкъдим итә. Моңа кадәр мәҗмугаларына кертелмәгән «Китек көзге», «Итле пәрәмәч», «И карак» бәяннарында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, яшь буынны тәрбияләү, әдәп-әхлак мәсьәләләрен калкытып куйса, «Кияү», «Мәкер» әсәрләрендә, күпсанлы җитди һәм шаян хикәяләрендә, кеше, туган халкын, телен хөрмәт итсә, мәхәббәттә пакь һәм ихлас булса гына, тулы бәхеткә ирешә ала, дип раслый. Реаль шәхесләрне сурәтләгән «Гомер тәлгәшләре» ндә ул туганнары, авылдашлары белән таныштыра, үзе әйткәнчә, «истәлекләр урамы» на сәяхәткә чакыра.

Оглавление

Талгат Галиуллин. Отколотое зеркало / Китек көзге

Бәяннар

И карак

Китек көзге

Итле пәрәмәч

Кияү

Мәкер

Гомер тәлгәшләре (Автобиографик бәян)

Авыл рухы – мәңгелек!

Әти һәм аның даирәсе

Әни һәм аның мохите

Апалар, сеңелләр…

Хикәяләр

Тимерче бабай

Бараксин

Нуретдинов җизни

Әгъләм әртиле

Урман хуҗасы

Ниткән хат ул?

Һавада – «татарин»

Безнеке – иң чибәре… (Юмореска)

Колюнчик

Спид вә мәхәббәт

Дәгъва

Ура, таптык!

Сәмруг кош

Өйләнү

Җир алмасы

Ибрай Гаязы

Туган көн

Тыныч йокы, дустым!

Абу…

Ышанычымны акламадыгыз!

Гаеп кемдә? (Шаһитнамә)

Өмет бухтасы

Төш (Хыялый хикәя)

Тормышчан бетем

Отрывок из книги

Кайнар мич янында маташкан Зәйнәп ханым «җомга көнне Рәфигым мәктәптән бу вакытта кайта торгание» дип уйлап та өлгермәде, көткән кешесе, ишекне хуҗаларча киң ачып, язгы җил ташкынын ияртеп, үзе пәйда булды. Ана, кулындагы табагачын сөяп куеп, баласын тәүге кат күргәндәй, карашы белән улының буй-сынын иңләп алды. Кай арада ялгыз үскән нарат кебек буйга күтәрелгән, ныгыган?! Әле күптәнме соң, башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуын дәвам итәргә теләмичә, атасының «кәтүк Мидхәт малае кебек гомер буе науыз изеп яшәрсеңме» дип әрли-әрли укырга озатканы бүгенгедәй хәтерендә. Борыны тозлы суга артык юмарт малае, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, егет булып җитешеп килә ләбаса. Куян бүреге җылысын алыштырырлык куе, очлары бөдрәләнеп киткән кара чәче, иягендә анык беленә башлаган чокырчыгы, өстендәге киемен тарсынып киңәеп киткән җилкәләре, ак киң маңгае… Әй гомернең узулары. Нәсел агачы үзенекен итә икән, әтисе кебек җырга, моңга һәвәс булып үсә, яшел гармуннарын, вакыты булганда, кулыннан төшерми. Үзе тартынучан күренсә дә, дуамаллык белән чиктәш тәвәккәллеге бар. Менәзенең шул сыйфаты аның үзенә дә, якыннарына да шактый мәшәкать тудырачак әле киләчәктә.

Ана карашыннан бер шәйне дә яшереп булмый шул. Зәйнәп улының боланныкыдай зур соры күзләрен читкәрәк алуында, ике авыл арасын тырыклап үтеп, язгы кояшлы урамнан керсә дә, йөзенең каны качкандай аклыгында аңа билгесез серне яшергән эчке дулкынлану галәмәте сизде. Имтиханнары якынлашып килүе борчыймы йөрәк парәсен, әллә башка берәр сәбәбе бармы?

.....

– Кем сине шулай рәнҗетте?

– Барыбер түгелмени? Әти-әнигә үз баласыннан матур кеше юк. Керпе дә үз баласын йомшагым дип иркәли дигәнеңне оныттыңмы әллә? Ә миңа ошатып йөргән, беренче мәхәббәтем булырга тиешле кешем шуны өздереп, бәбәгемә карап әйтте.

.....

Добавление нового отзыва

Комментарий Поле, отмеченное звёздочкой  — обязательно к заполнению

Отзывы и комментарии читателей

Нет рецензий. Будьте первым, кто напишет рецензию на книгу Отколотое зеркало / Китек көзге
Подняться наверх