Асыл ташлы муенса
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Отрывок из книги
– Аптыраттың әле син, Мәдинә, – Гөлбану әллә төтеннән, әллә моңнан яшьләнгән күзләрен кызына төбәде, – кемнән отып алдың син бу җырны, ә?!
– Әллә тагын… – Кыска гына күлмәк кигән какча гәүдәле кыз урыныннан сикереп торды, нәзек кенә беләкләрен, беләкләре кебек үк нечкә аякларын тирә-якка болгап, күнегүләр ясый башлады: – Бер, ике, өч!
.....
– Акыртма балаңны, елатма! – Ир җикерүе үзенә буйсындыра, әмма Барсынбикә берни кыла алмый: җылы йомгак булып күкрәгенә сыенган баласы, үзеннән әллә ничә тапкырга зуррак тавыш чыгарып, тыныч төнне яңгырата.
– Чү, кызым! – Барсынбикәнең бер кулында ярсып чапкан атның тезгене һәм үзенең киемнәре төйнәлгән төенчеге, икенчесендә – бертуктаусыз елаган Күксылуы – Диңгезхан кулындагы Ихсанбайның игез сыңары. Әллә өермә булып өерелеп чапкан ире белән аның иптәшеннән качып калыргамы? Калыр да идең – баланың бит берсе ирендә – Диңгезханда!
.....