Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Акмулла - Страница 11

II
«Кыпчак эче карабалык карагызлар…»

Оглавление

Кыпчак эче карабалык карагызлар1+,

Зарына Акмулланың караңызлар,

Мине остап бирдеңез[591] дошманларга, —

Барчамыз Тәңре алдына барамызлар.

Ходаем сезгә бирсен изге таләб,

Мин тордым илеңездә Тәңре калап[592] 2+;

Хыянәт кылгандарың искә төшсә,

Җылаймын күңлем бозлып, кабат-кабат.

Булмады үпкә җазмай чарамыз да,

Ачу тотып чыдар хәл юк җарамызга;

Бигөнаһ[593] хыянәтләп саргайтдыңыз3+ —

Үкертсен тычкан төшеп сабаңызга4+!

Кем чыдар усы[594] төрле бәлаңезгә,

Агъзы нәҗес саускандай алаңызга[595],

Мондай эс[596] мөселманга казакъ кылмас,

Бәрәкалла сезде тапкан анаңызга!

Тел тиде барча ата-карагызга,

Барчыгар[597] яхшыңыз да араңызда;

Җәфаны кайсың кылса, шуңа әйтәмен —

Күкрәге кара майдан[598] караңызга.

Разыймын сезең ата-бабаңызга,

Күкрәге фирасәтле[599] данаңызга[600];

Тимәсә яхшылардан бер шәфәгать[601],


Хур булып усы арада[602] каламызма?!

Күп-күп сәлам, бәхил мин данаңызга,

Изге дога изге ата-бабаңызга, —

Кятибен[603] сорасаңыз – мин бер тоткын,

Акмулла5+ Труйски калаңызда.


591

Остап бирү – тотып бирү.

592

Тәңре калап – Тәңре теләп.

593

Бигөнаһ – гөнаһсыз.

594

Усы – шушы.

595

Саескан шикелле, авызы нәҗес түбән җаннарга.

596

Эс – эш.

597

Барчыгар – бардыр.

598

Кара май – дегет.

599

Фирасәтле – батыр, кыю.

600

Дана – укымышлы, белдекле, асыл зат.

601

Шәфәгать – яклау, бәладән йолып алу.

602

Усы арада – шушы җирдә.

603

Кятиб – язучы (автор).

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх