Читать книгу Без дә малайлар идек… - Амирзян Муталлапов - Страница 1

Автордан

Оглавление

Без бәләкәй чакта яшәү рәвеше бөтенләй башка иде. Балачагыбыз авыр сугыш елларына туры килде. Ул чакта укулар октябрь аенда гына башлана иде. Беренче сыйныф укучыларына тиклем колхоз эшенә тартылды. Сентябрь аен хезмәттә үткәрә идек.

Ачлык хөкем сөрде. Ачлыктан шешенү, хәтта үлү очраклары да күп булды. Язга чыккач, юа, кычыткан, кузгалак, балтырган ише үләннәр кешеләрнең төп туену ризыгы булып хезмәт итте.

Тормыш үзгә иде, авыр иде, тик балачак хәзергедәй уртак булды: сөйдек тә, сөйдердек тә, уйнадык та, низаглашып та алдык. Исәя төшкәч, төрле хыяллар белән яши башладык – киләчәккә планнар кордык, алдагы елларга матур өметләр багладык.

Әлеге әсәрләрдә сез безнең буын малайларының яшәү рәвеше һәм кылган гамәлләре белән күпмедер дәрәҗәдә танышырсыз, дип уйлыйм.

Без дә малайлар идек…

Подняться наверх