Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 50

Шигырьләр
III
«Китабларда бу сүзне күргәнем бар…»

Оглавление

Китабларда бу сүзне күргәнем бар:

«Оялган кемсәнең ризкы булыр тар;


Икеләнеп, оялып корган эшләр

Сүтеләдер, сүреләдер!» – димешләр.


«Биреңез үк!» – дигел, бер дә оялма,

Сүзем будыр сәңа, җаным, багалма.


Сәнеңчөн нә дәкле бән әйләдем зар,

Әгәр ялган дисәң, бер Ходаем бар!


Бу инәлүләрем таш да белерде,

Урыс кызы динен ташлап кәлерде.


Ишетмәдең, җаным, фөрйади-зарый[608],

Йитәр инде, инәлмәм мондин арый.


Күп ирде лә язсам хатка тагы да,

Туласы булды ла ике ягы да.


Йитәр, сүзне йибәрмә күп озынга,

Дәхи инәлдерәм диеп кузынма[609].


Әйа җаным, вәйа җаным, җәмалем,

Сәнең өчен өзеләдер бу җаным!


Әдәбле диделәр ки әһле инсаф,

Тәнигә кул тимәгән диделәр: саф.


Нә хурлыкдыр сәнең кебек матурга

Надан астында мимылдап ятырга!..


608

Фөрйади-зарый – зардан кычкырып егълауны.

609

Кузыну – кызулану, исәрләнү; кәпәренү (куз – «утлы күмер» тамырыннан).

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх