Читать книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки - Страница 3

Повестьлар
Ике йөз елдан соң инкыйраз[1]

Оглавление

«Ике йөз елдан соң инкыйраз» ны язудан мәкъсудым – милләтемезнең шул китешеннән үземнең разый түгеллегемне күрсәтеп, бу китешнең очы инкыйраз идекен белдерүдер. Кайбер кешеләр милләтемезнең шул китешен бик файдалыга санап, шул китештән бик зур өметләр дә көтәләр. Әмма мин һич андый өметләр көтәрлек «төпле» бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкымыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән «бизгәк» дип кенә карыйм. Һәм дә ул сүзләрне сөйләүчеләр, эшләүчеләрнең күбрәк әһәмияте сүздә генә булганга, боларга бертөрле замана модасы төсле генә караганга, бу эшләргә, бу кычкырышларга «курчак туе» дип кенә исем бирәм. Һәм, минемчә, һәммәсе курчак уеныдыр. Курчак уеныннан бер мәгънәле эш килеп чыкмадыгы кеби, табигый, безнең дә бу «төпсез» эшемездән дә бернәрсә чыкмас дип уйлыйм. Бәлки, минем бу фикерем хатадыр. Бәлки, бөтенләй көлкедер. Ләкин, ни булса да, хакыйкатькә бик якындыр йә хакыйкатүктер.

Бу китапта минем милләткә карашым ничек икәнлеге тәмам күрендеге кеби, китмешемезне үзгәртсәк, минем бу өметсезлегем урынына «өмет» тууы да мөмкин икәнлеге ачык белдертелгәндер. Китабым бик ачы тел берлән язылмыштыр. Аерым алганда, халкымыз карашында иң изге саналган «голяма»[2] сыйныфына бик каты тукынылмыштыр. Монысы хакында бертөрле аклану-фәлән язмакчы булып, бу кереш сүземне караларга башласам да, үз карашымда иң зарарлы, үсешкә, алга китешкә киртә булулары ачык булган шул сыйныфтан түбәнчелек белән үтенүгә, бердән, вөҗданым разый булмадыгы кеби, икенчедән, каләмем буйсынмады. Фәкать бу очракта укучыларыма гына бер сүз әйтәсем бардыр.

Минем «голяма» сыйныфына каты-каты һөҗүмнәрем аларга үземне күрсәтү өчен дошманлыгым-фәләнлегемнән түгелдер. Бәлки, милләтнең үсешенә киртәләрне эзләгәндә, кайсы яктан караганда да, шул «голяма» сыйныфының иң алда кылычын тотып наданлыкны саклавын күрдекемнән, һичшиксез, аларның булулары зарарлы идеке фикере күңелемдә бик нык урнаштыгыннан, үзем белгән нәрсәне шундый милләтнең алга китүе, үсеше кебек изге эшләрдә сакларга, бердән, үзем буйсынган ислам дине киртә булдыгыннан, икенчедән, начарны – яхшы, каракны – тугры, зарарлыны зарарсыз итеп күрсәтергә вөҗданым риза булмадыгыннан һич олылаусыз-нисез, бары кадәре һәммәсен күрсәттем. Кайбер кешеләр, бигрәк «голяма» тарафдарлары, минем бу сүзләремне, минем аларны белмәвемә, аларның һәркөнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә юрау ихтималлары бардыр. Ләкин бу хатадыр. Һәм бик зур хатадыр. Үземезнең өй тарихымыз теркәлә башлаганнан бирле, атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек, үзем дә шундый «голяма» кайный торган «казан» да укыдыгымнан, башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, алар хакында минем язган сүзләрем бик белеп, бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр. Мин һәр эштә «голяма» ның алга китешкә киртә икәнен күргәч, милләтне тәрәккый[3] иттерәсемез килсә, аны башка милләтләр арасына кертәсемез килсә, аңа киртә булган «голяма» сыйныфының сүзенә илтифат кылмаска, үземезнең ыштан алудан башлап кыз бирү, угыл өйләндерү, самавыр төзәттерү эшләремезгә кадәр катышуларын бетерергә тиешлегенә һәм аларның сыйныфларына бер артыклык (привилегия) бирмәенчә, кешесенә күрә генә эш йөртеп, халкыбызның алар хакында урнашкан фикерен үзгәртү кирәкле уена йиттем.

Минемчә, хәзер тәрәккый өчен иң кирәкле эш – үземезне шул голяманың тәхет коллыгыннан коткарып, һәр хәрәкәтемездә хөр булмактыр. Шуннан соң безнең эшләремез рәткә китсә китәр. Әмма ул «голяма» ның кәкре-бөкре фикере берлән һәм голяманың ул кадәр мин-минлеге берлән еракка китә алмавымыз һәммә кешегә мәгълүм бер эштер. Испания кебек дөньяның иң бай, мәдәнияткә иң сәләтле кыйтгасының бу көнге дәрәҗәдә калуына, Бохара кебек шулкадәр төзек бер мәмләкәтнең иң түбән, иң начар дәрәҗәдә булуына «голяма» ның кәкре-бөкре, черек фикерләрен үзләренә юл күрсәтүче итеп тануларыннан башка бер сәбәп юктыр.

Һәр диндә, һәр халыкта «дин голяма» сы исемендәге халыкның манигы тәрәккый[4] икәнлеге исбат ителгән бер хакыйкать булгач, безнең голямамыз гына ул гомуми кагыйдәдән чыкмаячаклардыр. Шуның өчен без хәзер аларның сүзләренә илтифат кылмаенча хәрәкәт итик. Без аларны, приговор биреп, үлегемезне күмәр, туганымызга исем кушар өчен билгеләгәнмез. Һәм аларга шуннан үтәрлек бер хак бирергә хакымыз да юктыр. Бирсәк тә, үземезгә аннан зарардан башка нәрсә булмаячактыр.

Манигы тәрәккыйның икенчесе – мәдрәсәләремезнең, мәктәпләремезнең юклыгы һәм дә барларында укыла торган гыйлемнәрнең эшкә яраксыз бер чепухалар булуы вә мәдрәсә-мәктәп эшләренә әһәмият бирмәвемездер. Моның да сәбәбе баягы голямаларга ышануымыздан һәм дә, аларның шул эшне эшләргә сәләтле түгеллеген белә торып, шулкадәр мөкатдәс эшләрне аларга тапшыруымыздандыр. «Тәрбия ни? Уку ни? Укыту ни?» икәнлеген белмәгән кешеләргә шул эшне тапшыру – һәм көлке, һәм кайгылыдыр. Бу мәсьәләне уйлаганда, һәрвакыт минем хәтеремә русларның иң бөек мөхәррирләреннән, иң зур психологларыннан Тургеневның «Все это было бы смешно, когда не было бы грустно» дигән сүзе исемә төшә дә, бу эш хакында шуннан да мәгънәле сүз әйтергә таба алмаенча, телемдә шул шигырьчекне әвәләндерергә тотынам. Мин бу мәсьәлә хакында еглыйм да, көләм дә. Ләкин һичберсеннән файда чыкмадыгы кебек, миннән соң килә торган яклаучыларга егларга да, көләргә дә бер эш булсын өченме, мәсьәлә һич үзгәртелгәнлеге юклыгыннан башка, аның хакында уйланганы да бик аздыр.

Өченче манигы тәрәккый һәм дә иң сизелә торган манигы тәрәккый – милләтемездәге хезмәткә ярарлык кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарның бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, үзләренең тамакларын туйдырыр өчен, милләткә хезмәт итәр урынында иң түбән кешеләрнең коллыгында изелүләредер. Бусы бик аяныч вакыйга һәм бик кәефсез хәлдер. Хәзерге күзгә күренгән язучыларның һичберсе юк ки бәйсез рәвештә хәрәкәт итә алсын. Һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзенең урынын саклар өчен, шундый кешеләрнең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр. Иң кәефсез ягы – боларны бу коллыктан кортырлык бер җайның күренмәве һәм дә булганы бер шул коллыкка төшә баруыдыр. Милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә, кәефләренә зарар итмәс өчен, йә бөтенләй күрсәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралар гынадыр. Бу мәсьәлә, нигездә, иң әһәмиятле, иң зур фикер сарыф кылына торган эштер. Ләкин бу эш, безнең болгарларның[5] бәхетсезлегенә каршы, башка милләтләрнең киресенә булгандыр. Башка халыкларда күбрәк тәрбиячеләр, бигрәк язучылар зур байлардан вә зур дәрәҗәле затлардан чыкмыштыр. Әмма бездә бер артык сүз ычкындырса, шуның җәзасы ничә айлар ач йөрергә мәҗбүр була торган яисә шул сүз өчен бөтен халыкның күзеннән төшеп, үзенең кечкенә бер эшенең дә артыкка китүенә сәбәп була торган сыйныфтан килмештер.

Дүртенче манигы тәрәккый – безнең рус мәктәпләрендә укымавымыз, бу көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремезнең юк икәнлеген белмәвемез һәм дә үземезнең бик надан, күт юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны танымавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар итдеке кеби, киләчәктә дә киртә булачактыр. Чөнки халкымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качыралар. Мин бу эшнең бер дә сәбәбен белмәсәм дә, бик кайгырам. Минемчә, бик кайгырырга тиеш мәсьәлә һәм тизрәк шуның киртәләрен бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәләдер. Безнең Русия идарәсенә буйсынуыбызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә буйсынган булуыбызны белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр. Бу – безнең милләтемезнең китеше өчен һәм ватанымызның файдасы өчен бик зарарлы эштер. Шуның өчен бу эшне бетерергә хөкүмәт тә, әлбәттә, бик нык бил баглап тырышырга тиештер. Ул – болгарлар арасында рус телен тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер. Болгар әдәбияты болгарларның иң аңлаган кешеләренең бәгырьләреннән чыкканга, аларның күңелләрендә русларга ышану тәмам урынлашканга, алардан һич куркырга ярамыйдыр. Бу әдәбият[ның] руслар берлән болгарларны якынлаштыруында, бик күп кеше тарафыннан укылып, бик күп кешенең фикеренең тиз ачылуына да сәбәп булуында шөбһә юктыр.

Бишенче манигы тәрәккый – эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, нигезсез булуыдыр. Безнең һәммә эшемез – бу ел булса, киләсе елга юктыр. Моның сәбәбе[н], кайбер кешеләр, безнең миебезнең шундый кимчелек берлән яратылуыннан, дисәләр дә, минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, һичшиксез, моның дәвасын табып, бу бәладән котылуга тиештер.

Бер авылда ачылган мәктәп бер ел дәвам итә, икенче елында бөтенләй ташлана. Бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенчесендә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны анысын да ташлый. Бу эшләр һәммәсе – безнең күз алдымызда һәр көнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар: һәммә кеше бик зур эшләмәкче була. Әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый. Тагы бик зур файда күренер төсле булган эшкә тотына. Аны да күрә дә, аны да ташлый. Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер нигезле нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да, теләмимез дә. Безгә, булса, тиз булсын һәм бик файдалы булсын. Без, бер ел русча укып, университет правасы алырга тырышамыз. Ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә унбиш сумлык писер булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз. Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм. Шул сәбәптән мин, һәммәмезгә шул эшләрне рәтләргә тиеш, дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк, дим. Әгәр алга китик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз – аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Һәммәмезнең теләгәнемез бер, һәммәмезнең эстәгәнемез бердер. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бернәрсәмезне дә кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булса булыр. Югыйсә чәй янында варенье илә азрак исереп, милләтнең киләчәкләрен сөйләүдән берни чыкмый. Агачтан йимеш алыр өчен, аны орлыктан сачеп, һәр көнне никадәр хезмәт сарыф кылып, ничә еллар тырышканнан соң гына мәкъсудка ирешәләр. Без дә шулай итик. Бүген сачеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк. Һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп-сугып бетермик. Тагы хезмәт сарыф кылырга тотыныйк. Бара-тора, вакыты йиткәч, алмасы да булыр, файда да булыр.

Бу китапта язылган сүзләр, теләсә бик ачы булсын, теләсә бик төче булсын, минем күңелемнән кайнап-кайнап чыккан мәгънәләрдер. Ачылары да күз яше беткәннән соң, еглый-еглый арыганнан соң, ни берлән дә күңелне аңлату мөмкин булмагач, көлке берлә аңлатылган хакыйкатьләрдер. Һәм дә ул көлгән гыйбарәтләрне чыгарырга элгәре бик күп яшьләр сарыф кылынганга, алары үз карашымча төчеләреннән дә кыйммәтледер. Һәм дә төчеләреннән дә тәэсирле булырга тиештер.


Мөхәммәдгаяз


Иншаэ Аллаһе әр-рахмән[6]

Аллаһ насыйп итсә, Шаһмөхәммәд Ишмукаев никях мәҗлесенә киң күңеллелек кылып килүегезне үтенәдер. Чәһаршәнбе көн өйләдән чыгуга, әмма сәгать икедә никях укылыр. 12 нче сентябрь, 1800 сәнә

дип таралган чакыру кәгазе нигезендә, Шаһмөхәммәт байларга чәһаршәнбе көн никях мәҗлесенә халык җыела башлаган иде. Шаһмөхәммәт байларның өендә дә туй яраклары, мәҗлес кирәкләре хәзерләнгән иде.

Менә хәзрәтләр күренде. Әлмөхәммәт хәзрәт, Әхмәтша хәзрәт, Вәлиулла хәзрәт, Зәки хәзрәт, Җәмал мөәззин, Хәким карый, Мәрдан суфи бер-бере артлы бай өенә таба киләләр иде. «Туйлар мөбарәк булсын, Шаһмөхәммәт!», «Әйе, шулай булсын инде!» дигән догалар берлән хәзрәтләр эчкә керделәр. Аннан да атлы килеп чыга, моннан да килеп чыга иде. Күренгәне бер, Шаһмөхәммәт байларга килеп сәлам биреп, «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзләре берлән эчкә юнәләләр иде.

Кунаклар килеп бетә язган иде, бары Фәхри кода, Шаһмәрдан ишан берлән Гали бай гына калганнар иде. Озак үтмәде, камчат бүректән Фәхри кода, саурый[7] читек, саурый кәвеш, яшел чапан, яшел чалмадан Шаһмәрдан ишан да баягы «Туйлар мөбарәк булсын!» ны әйтеп, эчкә кереп киттеләр. Пар тимеркүк атларда озакламаенча Гали бай да килде.

Шаһмөхәммәт байларның йортларыннан арткан ат берлән генә дә урам бөтенләй тулган иде. Капка төбендә карарга килгән кешенең дә исәбе-хисабы юк иде. Кодалар килеп беткәч, Ишмукаев үзе дә өйгә кереп китте.

Өч катлы таш өйнең һәммә йирендә мәҗлес хәзерләнгән иде. Шаһмөхәммәт бай залны бер кат күздән кичерде. Ике табын хәзрәтләр, ике табын кодалар берлән зал шыгрым тулган иде. Гостиный, түбән өй, чарлакны – һәммәсене карады. Күп кешеләр берлән исәнләште, күп кешедән «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзен дә ишетте. Кирәкле кешеләр беткән төсле күренде. Һәм дөресте дә беткән иде. Шаһмөхәммәт, карап бетергәч:

– Хәзрәтләр! Эш тәмам иде, – диде.

Мәхәллә хәзрәте Әхмәтша мулла да, тамагын кырып, «эһэ-һэ» дип:

– Соң инде укыйкмы, Фәхри агай? – диде.

Фәхри:

– Әйе, хәзрәт, укыйсыз инде, Шаһмөхәммәт кызы Айсылуны минем угылым Бикбауга никях укыйсыз, – диде.

Фәхри бай бу сүзләрне әйткәндә бөтен мәҗлес акыртын гына елмайганнар иде. Шаһмөхәммәт:

– Ун мең мәһәр, һәммәсе тәмам, – диде.

Бу сүз соңыннан хәзрәт шаһит-фәлән дигән сүзләрне сорамаенча ук, гүя аңарга кыз да, кияү дә ризалыкларын барып әйткәннәр кебек, Шаһмәрдан ишанга күзенең бер очы берлән карап, башын бөкте. Ишан хәзрәт:

– Үзеңез укыңыз, мулла Әхмәтша, үзеңез! – дигәч, Әхмәтша хәзрәт тагын бер «эһэ-эһэ» дип, «Әлхәмдүлиллаһ» дип башлады. Бикләгән бер сүзен дә калдырмады. Коръән Газыймнан «Вә ин хифтем илля тәгъдилү» аятен калдырса да, «Мөсәннә вә сөлесан вә робгы» ны бик сузып-сузып, үзенә бер дәрт берлән укыды. Никях та бетте.

Фәхри кода берлән Шаһмөхәммәт бай да, хәзрәтләр табынында кулларына акча тотып алды-артлы әйләнеп чыктылар. Биргән сәдакалар Шаһмөхәммәт байның, Фәхри коданың йөзләрен кызартырлык түгел иде – хәзрәтләргә иллешәр (!), мөәззиннәр, карыйларга да егерме биш сум иде. Мәҗлес башланды, кашык-тәрилкә кузгалды, бөтен өйдә чыкыт-чыкыт кашык, тәрилкә тавышы иде. Озак үтмәде, бу моңлы тавыш та бетте. Акрын-акрын ашлар килә башлады. Килгән аш саен Шаһмәрдан ишан яисә хәзрәтләрдән берсе тарафыннан: «Бәрәкалла, ашны бик зур хәзерләгән икәнсез, мулла Шаһмөхәммәт», – дигән сүз үзенә бертөрле тавыш берлән әйтелә иде. Ләкин бу сүз Шаһмөхәммәт байның да, Фәхри коданың да күңеленә электрик төсле тәэсир итеп, ике кода да тиреләренә сыймас дәрәҗәдә кәефләнәләр иде. Хәзрәтләр дә белми әйтмиләр лә инде! Укыган кешегә һәммәсе билгеле, кодаларның бу кадәр кәефе киләсен белмәсәләр яки бөтенләй әйтмәсләр иде, яисә кәеф таба торган икенче сүз табырлар иде. Мәсәлән, бер дә булмаса: «Мулла Шаһмөхәммәт, үзеңә Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә яшь кызлар алырга язсын, абыстаң әле сөйләп тора иде, эһэ-һэ, яхшы инде, тынычлык берлә торырга язсын!» – диерләр иде.

Мәҗлес бик зур корылган иде. Казан ашларының һәммә төрлесе булдыгы шикелле, кондитер ашы берлән дә дөнья тулган иде. Аш артыннан аш килеп, ахырында ширбәт килде. Һәммә кеше, бер-берсенә карап, елмаешып, кесәләрен актара башладылар. Бөтен мәҗлесләрдә акча тавышы купты, шотыр-шатыр иткән кәгазь тавышы берлән, сирәк-сорак чылтыраган алтын тавышлары бөтен өйне тотты. Озакламады, һәммә тәрилкә өем-өем акчалар белән хатын-кыз ягына юнәлә башлады, фатихадан соң хәзрәтләр баягыча кодаларның тәненә тәэсир кылырлык, ата күркәдин зур иттереп кабартырлык сүзләр әйтеп чыгып киттеләр.

Кунаклар таралуы бик хозур булды. Һәммә кеше үз танышы берлән, көлешә-көлешә, Айсылу берлән Бикбауга мәхәббәт теләп чыгалар иде. Хәзрәтләрдән андый сүз ишетелми иде. Алар аның урынына «ярдәмчел кеше, ярдәмчел кеше» дип, кесәләрендәге акчаларны капшый-капшый сөйләшеп чыгалар иде.

Ләкин ишегалдына чыккач та китәргә булмады, чөнки Шаһмөхәммәт кода кучерларга өчәр тәңкә акча, берәр булки, берәр яулык өләшә иде. Дөрест, аны элгәрерәк тә өләшеп бетерергә мөмкин иде. Шаһмөхәммәт бай һәммә кунак алдында акча кызганмаганын күрсәтер өчен шулай иткән иде. Озак үтмәде, Шаһмөхәммәт бай, эшне бетереп, кунаклар янына килде. Күзләре ут кебек уйный, һәммә кешенең йөзенә караганда, «Менә абзаң ни эшли!» дигән төсле иттереп карый иде. Шаһмөхәммәтнең бу эше дә тәбриксез калмады, ишан хәзрәт:

– Һиммәтеңә рәхмәт, мулла Шаһмөхәммәт! – диде.

Шаһмөхәммәт «эһэ-һэ» дип, хәзрәтнең ни әйткәнен аңламыенча:

– Шулай булсын инде, хәзрәт, шулай, – диде.

Акыртынлап кунаклар тарала башлады. Кунаклар арасыннан:

– Байлык ни эшләтә! Курчак туена никадәр расхут! Ике яктан кырык мең, кеше үз кызын биргәндә дә алай расхут тота алмый, и, байлык яхшы нәрсә соң! – дигән сүзләр ишетелә иде.

Мәрхәмәт, йа Раббым, кырык мең тәңкә! Курчак туена кырык мең тәңкә?! Кем әйтеп, кем ышаныр бу сүзгә? Ләкин ышансаң-ышанмасаң да, бу – курчак туе иде! Һәм чыккан расхут та кырык мең иде. Сез: «Бу эшләр ни өчен? Ник курчак туена кырык мең? Бу эштән кемгә файда булды? Әллә гомуммилләткә бер-бер файда бармы? Ник болай иткәннәр?» – диерсез. Мин тагы «Бу туй – курчак туе иде, чыккан расхут кырык мең иде» дән башка җавап белмим. «Кырык мең!!! Кырык мең!!! Бер файдасыз кырык мең!» дисезме? Без элгәре үземезгә кәеф килердәй йирләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек! (Бу туй – үзе зур дәлил.)

Күпме расхут чыкса да чыкты, туй үтте, Шаһмөхәммәт бай берлән Фәхри дә читтә: «Менә акчаны кызганмыйлар, курчак туена кырык мең тотканнар», – дигән зур ядкяр калдырдылар. Ләкин озак үтмәде, бу сүз аларны мактар өчен булмаенча, яманлар өчен әйтелә башлады. Сөекле укучы, бәлки, бу эшкә гаҗәпкә дә калыр, хакы да бар. Ләкин һәр нә исә бу эш язучының үз хыялы түгелдер, вакыйгадыр. Һәм гаҗәплегендә дә гаепле язучы түгел, бәлки вакыйганың үзе һәм дә сезнең бу эшкә егерменче гасыр күзе берлән каравыңыздыр. Безнең эшләремез арасында унтугызынчы гасырда эшләнгән эшнең егерменче гасырда көлке булуы ис китә торган бер эш түгелдер. Безнең һәммә эшемез шулай, унсигезенче гасырда эшләгәнемез унтугызынчы гасырда көлкегә калмыш, унтугызынчы гасырдагы эшемез егерменче гасырда, егерменче гасырдагы эшләремез дә егерме беренче гасыр кешеләренә көлке булуында да шөбһәм юктыр.

Һәр нә булса булды, туй бетте. Күп вакыт үтмәде, әлеге Шаһмөхәммәт бай да, Фәхри кода да баягы кырык меңне икенче мәртәбә күрә алмаенча, дөресте генә, кирәкләренә тотарга да таба алмаенча вафат булдылар. Сез инде нигә ул кадәр үз хәлләрен белмәенчә, киләчәкләрене уйламаенча кылынганнар диерсез. Эшләгән эшләремезнең ни өчен, ник икәнлеген белмәенчә кылуыбыз – болгарларның искедән калган табигатедер. Әгәр бу табигать бездә булмаса иде, белмим, без хәзер нинди милләт булыр идек икән? Бабайларның «үткән эшкә салават» дигән сүзләре берлән күңелемезне җуатыйк та эшемезгә тотыныйк. Унтугызынчы гасырда бер курчак туе кырык мең булдыгы шикелле, җанлы курчаклар туе да кырык мең берлән калмаенча, сиксән меңгә бик еш йитә иде. Заманасына күрә гадәте, гадәтенә күрә кешесе, кешесенә күрә гакылы, уе, күрәсең, инде. Югыйсә безнең заманда ул кырык меңнәр, сиксән меңнәр курчак туена тотарга түгел, үземез өчен кирәкле, милләтемезнең җаны диер дәрәҗәдә булган мәдрәсәләр, мәктәпләр салыр өчен дә юктыр.

Еллар үтә бара, халык арасында мода үзгәрде, байларымызның камчат бүрекләре кечерәйде, бикәләремезнең ак калфаклары кыскарды, әмма расхут көннән-көн арта иде, мода кирәкләре дә, белмим, сәгате саен үзгәрә иде. Сез: «Ул вакытта голямалар ни эшли иде? Халыкка бу эшләрнең ярамавын, болай кылынсак, киләчәктә милләтемезнең бетү ихтималын сөйләп, мондый эшләрдин тыелырга вәгазь кылмыйлар идеме?» – диерсез. Мин әйткән идем ләса, Фәхри берлән Шаһмөхәммәткә вә аның төслеләргә «бәрәкалла һиммәтеңә!» диләр иде дип.

Ләкин озак үтмәенчә, голяма арасында икенче мәсьәлә чыкты – дин мәсьәләсе. Ул да: «Безнең болгар йортында ястү (ясигъ) намазы фарызмы, түгелме? Вакыт керәме, юкмы?» – мәсьәләсе иде. Бөтен болгар голямасы шуның берлән мәшгуль булдылар. Һичбер мәҗлестә шул мәсьәлә чыкмый калмады. Һәм дә һәр почмакдин «Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, мәмнуг» (риза түгел, буйсынмыйм) дигән сүзләр ишетелгән кеби, әфьюнлы баштан «гакыллы» вә «ныклы» дәлилләр дә агып кына тора иде. Бу мәсьәлә көннән-көн халык арасында җәелә иде. Көннән-көн ике тарафның да сүзләргә сүзләре күбәя иде.

Ниһаять, һәр мәҗлес салада казна җыены хәлен алды. Йомшаграк кешеләр һичбер мәҗлестән башларын авырттырмаенча чыга алмыйлар иде. Бер мулла бер көнне бер тарафта булса, икенче көнне икенче тарафта була иде.

Алай булса да, бер максатсыз, сәбәпсез түгел иде. Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн салган көнне, һичшиксез, кирәк, хәтта, кирәк түгел, дигән кешеләрне көфер саный иде йә киресенчә иде. Шаһмөхәммәт берлән Фәхри булмасалар да, алар төслеләр тагы бар иде. Алар голямалар арасында чыккан бу икенче курчак туена бик кәефләре килә иде. Расхут курчак туе төсле үк түгел, кызыгы һаман кызык. Шуның өчен бу байгуралар бик еш мәҗлесләр ясыйлар һәм сазлы күлдә чыккан бакалар тавышына охшашлы муллаларның кычкырышларын, гаугаларын бик кәефләнеп, урта гасырлар падишаһларының җарияләре йырлагандагы кеби, башларын селкә-селкә тыңлап торалар иде. Ниһаять, бу эш бик зур иде. Бәлки, моңарга тотылган расхутлар да курчак туеннан ким булмагандыр.

Голямалар арасында тавыш купты, дошманлык артты, һәр тараф мәкаләләр яздылар һәм ике як та үзләренең – хак, тегеләрнеке – хата дип кенә калмаенча, кяфергә, иманга барып җиттеләр. Сез тагы бу тавышлар, бу ызгышлар, бу расхутлардан гомумгә ни файда килде дисезме? Тагы шул соравыгызны китердеңез. Әйттем түгелме соң, без андый эшләремездә гомуммилләт файдасын яки башка бер файданы күзәтмибез, ул – безнең бабайларның иске гадәте, дидем ич. Тагы ни кирәк инде?

Бу вакытларда халык арасында мәсҗед бина кылына башлаган, мәдрәсәләр ачылып, дәрес әйтелә, сабак укыла башлаган иде. Ләкин мәдрәсәләремез, мәктәпләремездә ни өчен, ник укылдыгы игътибарга алынмадыгы өчен, шәкертләремезнең гомеренең күбесе үзләренә кирәкмәс нәрсәләр уку берлән әрәм була иде. Милләтнең яшәеше өчен иң лязем булган әхлак, татулыкка һич әһәмият бирелмәдеге өчен, шәкертләремез бер милләтнең башчысы булу түгел, чынлыкта бер эшкә ярамый торган кеше булып чыгалар иде. Бу кешеләр үзләренең тәрбияләре җитмәгәнне белмәү берлән генә калмаенча, мәдрәсәләр, мәктәпләрдә дә тәрбия кылган булып, милләтнең балаларын кешелекдин мәхрүм кылалар иде. Шул кешеләр зәһәре берлән милләтемезнең күп кешеләре бөтен нәрсә хакында ялган уй берлән торып, дөнья вә ахирәткә үзләренә бертөрле караш кылып, хәтта үлеп тә китәләр иде.

Һәрвакыт дөрест әйтүдән яхшы эш юк. Бу муллалар хакында да дөрест әйтергә кирәк. Йөздән туксан бише мин әйткәнчә кешеләр булса да, берникадәр инсаннар, заманасына ярарлык тугры фикерле кешеләр дә булганнар. Ләкин бунлар бик аз улдыкларындинме яисә үз фикерләрен сөйләргә батырчылыклары булмавыннанмы, халык арасында кирәге кадәр үз фикерләрен тарата алмаганнар. Кәсеп бу вакытта заманасына күрә ярый иде. Бу тугрыда голямалар никадәр «Аллаһе ризык бирүче, сәдака бирергә кирәк, кәсеп берлән табармын димә, кяфер булырсың» кебек кәсептән ихлас кайтара торган сүзләрне «китап әйтә» дип, яңлыш халыкка сөйләсәләр дә, бабайларымыздин калган сату итү, алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде. Шуның өчен болгар сатучылары, Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп, зур сатулар итәләр иде.

Ләкин бунларның сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник икәнлеген белеп эш йөртүдән түгел иде. Бәлки Азия халкы берлән катышып сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның тәхте коллыгында изелеп ятулары сәбәбендин, андый эшләрне эшләү бик аз гынасының көчендин килүеннән иде.

Һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде. Хәтта болгарлар тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде. Һәм бу фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде. Иген игү, ашлык сачу, мал асрау заманына күрә ярый иде. Ягъни бу эшләрне эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да калмаганнар иде.

Замана үтә бара, халык арасында үзгәрешләр күренә башлады. Русларның яңа тәртип берлән ачылган мәктәпләре балаларны икенче төрле фикер берлән тәрбия кыла башладылар. Һәм озак үтмәде, русларда һәр сыйныфның үзенә күрә мәктәпләр төзелде. Рус милләтенә икенче рух бирелде, «рус» дигән атама дәрәҗә санала башлады. Озакламады, һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты. Болар кирәк сәүдәдә, кирәк башка кәсепләрдә үзләренә кирәкле гыйлемне белдекләре өчен, болгарларның кәсепләренә бик зур зарар иттеләр. Чөнки болар үзләренең эшләренең ник, ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде. Әмма безнең мәдрәсәләремез һаман шул иде. Фикеремез һаман шул иде. Дөньяга карашыбыз һаман шул иде!!!

Русларның бу эшләрен күреп, алар артындин бара башламадык. Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк дип, кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз кайберләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән өйрәнүләрен күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте» дип кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә укуларына, дингә каршы эш дип каралуына сәбәп булдылар.

Озак үтмәде, болгарлар өчен русча укырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңа фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр. Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында ызгыш иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин карашыннан русча уку хәрәммы, әллә читкә кагылган эшме, әллә гөнаһ та, савап та түгелме мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, кайберсенең авызыннан хәрәм, кайберсенең авызыннан «көфер» дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында тыелмаган да, кушылмаган да эш, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул мәсьәләдә халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, аралар еракланган саен үсә-үсә, коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку тиеш булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, балаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең угылы русча укыган икән! […] Фәлән муллага килгән рус та, сезнең дин ни, безнең дин ни, барыбер бит, дигән, ди. Әман[8], йа Рабби, бу ни куркыныч хәбәрләр?! Менә әле күрше хатыны да кунакка барган йиреннән балаларны төяп киткәнне ишетеп кайткан. Галәви ишан да, ахыры яхшы булмас, ди. Һәммә өйдә күз яше, һәммә өйдә хәсрәт… Шәһәрләрдә халык сату итү, кәсеп итүне ташлады. Сала халкы, шәһәрләр ни эшләр икән дип, һәр көн хәбәр көтәләр, һәр көн хәбәр алалар. Коткар, йа Раббым! Тагын кара хәбәрләр!!! Бер солдат хезмәттән кайткан, бояры бер книгә күрсәткән, ди, анда, бервакыт һәммә халык бер диндә булыр, дип язылган, ди. Ахырзаман! Ахырзаман!!!

Шәһәрләрдә мәсҗедләргә җыела башладылар. Салаларда җыен ясадылар.

– Прашение бирик! Прашение! Падишаһның үзенә бирик. Ас, кис, без үз динемезне ташламыймыз. Пригавор, депутат, Петербург! – Һәммә кешенең авызында кайный иде. Озакламадылар, Русиядә булган һәр мәхкәмәгә (волостной судтан Сенатка кадәр) прашение яудыра башладылар. Һәммә йирдә бер тавыш, һәммә йирдә бер сүз иде.

– Ас, кис, үз динемезне ташламыймыз! – Һәр прашениедә язылган иде.

Хөкүмәт бу эшкә гаҗәпкә калды. Халык арасыннан бу фетнәне бетерергә кеше җибәреп, хөкүмәтнең һичбер андый фикере юклыгыны бәян кылдырды. Халыкта икенче тавыш чыкты.

– Русча укылмасын! Динемезне ташламыймыз! Ас, кис! – Яңадан прашение! Яңадан депутат!

Хөкүмәт тагы:

– Русча укыган кеше – укый, укымаганга көчләү юк! Ул да сезгә файда өчен, эшеңез, көнеңез рус берлән булгач, русча белү кирәк ич, – дип, халыкны йомшартты.

Озак үтмәде, тагы хәбәрләр. Коткар, Раббым! Тагы нинди куркынычлы хәбәрләр! Фәлән авыл да чиркәү салырга пригавор сораган! Фәлән авылда учитель алынган, фәлән авылга училище салынган! Тагы күз яшьләре! Тагы аһлар!.. Тагы хәсрәтләр! Хәтта мич башындагы картлар-карчыклар да бу хәбәрне ишетте. Алар да кайгырды.

– Һиҗрәт! Һиҗрәт! Моннан китү! Монда ничек торырга кирәк?! Ас, кис, динемезне ташламыймыз! – аннан да пригавор, мондин да пригавор, яңадан прашение! Яңадан фетнә! Һәммә халык, нишләрен белмәенчә, әйберләр сата, юлга хәзерләнә башлады. Аннан берсе китәргә план язып чыгара, моннан берсе Мәдинәдәге булмаган Габдулла шәех исеменнән хәзер күчү фарыз икәнлеген язып тарата. Тегеннән берсе Истанбулда тормышның җиңеллеген, солтан тарафыннан фәлән нәрсә бирелә, фәлән нәрсә бирелә, диеп үзеннән үрдәк очыра иде.

Анда бер мәҗнүн төш күргән! Икенче йирдә бер карчык үлгән вакытында угылына кулы берлән кыйбла тарафына изәгән!!! Һәммәсе – китәргә дәлил иде. Голямаларның кайсылары, рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә һич курку юклыгын, һичбер вакыт дингә тиелмәячәген сөйләп, халыкка нәсыйхәт бирсәләр дә, икенче кешеләр тарафыннан бу сүзләр күңел каралудан гына сөйләнгәнлекне риваять кылынадыр иде.

Ниһаять, халыкның бик күбесе юлга хәзерләнде. Малларын-туарларын саттылар, җиһазларын, әсбабларын тараттылар, өем-өем кеше сәфәргә китә башлады – һиҗрәт кыла башлады. Авылларда күз яшьләре берлән, кыямәт купкан кеби, кайсы туганын, кайсы баласын, кайсы кеше атасын озата иде. Һәр көнне китүче, һәр көнне күз яше, һәр көнне аерылулар, һәр көнне моңлы-моңлы йыр тавышлары, мәсҗедләрдә тәкбир тавышлары кыямәт көне кебек күренә иде!

«Кая баралар?.. Кая китәләр?.. Ник китәләр?.. Бу мәшәкатьләрне ник күрәләр?» диерсез. Боларга бу мәшәкатьләрне күтәрү хәтта күңелгә бер рәхәтлек тә бирә иде. Һәммәсе, дин өчен дөнья ташлау, диеп, бик шатланып әйтәләр иде.

Хөкүмәт боларның бу эшләренә каршы килмәде, булдыра алган кадәр кешеләр җибәреп вәгазь әйттерде. Ләкин фетнә көннән-көн зурайды. Көннән-көн халык арасында төрле хәбәрләр таралды, күчүчеләрнең саны көннән-көн артты. Русиянең һәммә тарафында бер хәбәр, һәммә йирендә бер фетнә иде. Күчүчеләр күчтеләр, монда калганнар да әйберләрен сатып китәргә хәзерләнә башладылар. Һәммә кеше киткәннәрнең хәленнән интегеп хәбәр көтәләр иде. Менә хатлар! Менә хәбәрләр! Изге йирдән изге хәбәрдер?.. Изге хәбәр! Изге!

Киткәннәрнең кайсы Дәрбәндтә, кайсы Батумда, кайсысы Севастополь, Одеста, кайсысы Бакуда фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта кая барырга белмәенчә калганнар. Китәргә дә акча юк! Кайтырга да акча юк! Кая барсыннар бу бичаралар? Нишләсеннәр? Бунларга ни гакыл?! Йирләренә кайтсыннармы? Йирләре кая? Анда кайтып нишләсеннәр? Ат юк җигәргә, тун юк кияргә! Өй юк керергә, йир юк сөрергә. Ни эшләсеннәр?!

Болары болай, икенчеләре ничек? Чын мөһаҗирләр ничек?.. Төркиягә чыгып кала алганнардин дә шул хәбәр!

Истанбулга чыккач, иң әүвәл – карантин! Карантин? Ул ниткән карантин?! Моннан дин өчен күчә торган кешеләргә! Без күчүчеләр, безгә карантин кирәкмәс, без дин өчен күчәмез! Безгә йир бирегез! Ат бирегез! Үгез бирегез! (Кайсылар хәтта, йимеш бакчасы бирегез, дип тә язган иде) сүзләре берлән төрек докторларына гозерләр, прашениеләр биргәннәр. Бер айдин соң карантин да беткән. Боларның да акчалары беткән, инде ни эшләсеннәр соң? Боларга йир кая? Бакча кая? Атлар кая? Үгезләр кая? Теге язуда һәммәсе язылган иде. «Чиновник булырга теләгән кешеләргә, кереп укысалар, укыган өчен жалуния да бирелә» дип язылган иде ич! Һәммәсе дөрест түгелмени?! Һәммәсе ялганмы?! Тагы әле аның өстенә төрекләр:

– Монда ник күчәсез, – дип җөдәтәләр.

– Дин өчен, анда русча укыта башладылар! Әллә нинди безгә кирәкмәгән нәрсәләр укыталар, – дигәч тә, бер дә кызганмаенча шаркылдашып көләләр. Тагы мыскыл итеп, өстенә:

– Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез, – диләр.

Кайсылары:

– Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йир![9] Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы – Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ[10] дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу – наданлык кына, – диеп, вәгазь итәләр иде.

Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте – бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!

Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!

Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.

Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә, бунлар үз йирләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле, акыртын гына искечә тора башладылар. Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар.

Яңа эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.

Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди… Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббым! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля» ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!

Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» – дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» – тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде.

Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысуле җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына: «Ысуле җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөрестме?» сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады.

Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады.

Халык арасында тагы:

– Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысуле җәдитне? – сүзләре ишетелә башлады.

Голяма арасында тагы ызгыш!.. Тагы кычкырыш!.. Кяфер! Кяфер!!! Ысуле җәдит хәрәм! Гәҗитчегә ышанырга ярамый, ул ни белә? Фәлән ишан әле бер ысуле җәдит кешесен парахутта күргән, ди, йир түгәрәк дип әйтәдер, ди, аңарга инде кем ышансын?..

Берсен берсе кире кагып, китаплар чыга башлады. Һәммәсе дингә яраштырган булып, нә динене белмәенчә, нә ысуле җәдит нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә, рисаләләр яза башладылар. Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңа эш чыкса, ул, һичшиксез, үсә. Шул кагыйдәнең дөрестлегеннәнме, ысуле җәдит көннән-көн алга бара иде. Бу эшләргә караганда бервакытны бөтен халык арасында шулай тәртип берлән укыту таратылып, безнең болгар милләте дә башка милләт төсле булу өметен уйлатуда иде.

Ләкин безнең бәхетсезлеккә каршы, болар арасында да төрле тавышлар чыкты; милли файдадан битәр шәхси файдалар карала башланды. Төрлечә юлларга бүленә башлады. Һәр кеше үзе белгәнчә, дөрестен әйтсәм, үзе белмәгәнчә, мәктәп өчен китаплар чыгара башлады. Бу китапларны үз мәктәбендә һәм якыннарының мәктәбендә укыттыра башладылар. Бу китаплар күбесе методикага яраклы булмаганга, ысуле җәдит исеменә яманат бирә башладылар.

Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистапулда, Каргалыда, Семипулатта, хәтта Әстерханда да ысуле җәдит мәктәпләре ачылды. Авылларда да мәктәпләр күренә башлады. Яңа укыту һәммә йирдә акыртын гына тарала башлады. Һәр нә кадәр укытулар төрлечә булса да һәм яңа методикага ярамаса да, әүвәлге Нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк иде. Һәммә йирләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады. Халыкта «уку-укыту» сүзләре еш-еш сөйләнә башлады. Мөгаллимнәр өчен укытучылар институты кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады. Халык арасында «саклык», «кешелеклелек» дигән сүзләр ишетелә башлады.

«Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә милләтнең алга китеше өчен чаралар эзләү тиеш идеке, мәгарифсез милләт – җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады. Мәктәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү кирәк улдыгыннан, анда-монда ысул күргән кешеләрдән, күбрәк йирдә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар. Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды. Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясашып, килгән кешеләрдин иң әүвәл үзенең кылган эшләрен:

– Әлхәмдүлиллаһ, мин мактанмыйм, менә Ирсай авылына мөгаллим йибәрдем. Борнай авылына барган идем, муллаларына әйттем: «И хәзрәт! Сез шулай өйрәтәсезмени! Сезнең халык шуны беләмени! Укыткан балаларыңыз кая? И дин караклары!» – дип әйттем дигән сүзеннән соң, милләт өчен кайсылары: иң кирәк эш – тәҗвидне[11] бик яхшы белү; кайсылары – остазлар, хәлфәләр: «Башта олуг кешеләргә (байларга) хөрмәт кылуны өйрәтү иң тиеш» идекене тыңлаучыны, теләсә нинди кеше булсын, үзенең рече (хотбә) берлән тәмам туйдырып чыгаралар иде.

Кайбер аңлаган кешеләр, безгә хәзер ничек булса укырга, укытырга кирәк, ни булса да укысын! Ни белсә дә белсен, рус мәктәпләрендә укырга кирәк. Үз мәктәпләремез юк! Алардан качмаска кирәк! Барыбер качып котыла алмыймыз! Милләтемезне инкыйраздан (!) коткарасымыз килсә, һичшиксез, рус мәктәпләрендә уку тиеш! Без хәзер гомуми эшләремездә үз файдаларымызны бик тикшермәскә кирәк! Милләтемез бик артка калган! Милләтемезне башка милләтләр арасына кертер өчен, һәммәмез бар куәтемез белән тырышырга кирәк! Ихсан байның сүзе берлән милләт алга китмәгән шикелле, Гали мулла сүзеннән дә милләткә һич файда юк! Эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Аңлаган булып сөйләп йөримез: милләт димез, тәрәккый димез! Мәдәният, мәгариф димез, бунларның берсен дә аңламый әйтәмезме, әллә аңласак та, хәзер безнең заманада шул сүзләрне әйтү мода булганга күрә генә әйтәмезме? Кайбер кешеләр мода булганга күрә әйтәләр! Ләкин аңлаганнарыңыздан милләт хакына эшкә тотынуыңызны үтенәм. Аз булса да эшлә, эшләгән эш бервакыт файдага ярый, болай сөйләүдә ни файда бар? Ул варенье берлә чәй янында сөйләүдән генә нә милләт тәрәккый итә, нә милләтнең бер-бер кирәге бетә! Әгәр без милләтемезнең чынлыкта артка калуын аңлаган булсак, [җиң] сызганып эшкә тотыныйк! Әгәр аңламаган булсак, сезгә әйтәм, дустларым: бу көенчә барсак, милләтемез бетәчәк, бетәчәк…

Милләтемезнең рухын саклар өчен нә мәдрәсәләремез бар, нә мәктәпләремез бар! нә милли театрымыз бар! нә үз телемездә үз тормышыбыздан язылган хикәяләремез бар! Бунларның һичберсе булмагач, ничек бу милләтнең киләчәге якты дия аламыз?! Яки эшкә тотыну!!! Яки инкыйраз!!

Сез, туганнар, аңлаганнар! Иң әүвәл үземезне кеше ясарга тырышыйк. Моның соңында һәммәмез дә милләтнең иң кирәкле тарафларын карап, милләткә хезмәткә тотыныйк. Бу эшләремез үземезгә исем алыр өчен генә булмасын, милләт файдасы өчен булсын. Вак-төяк әһәмиятсез эшләргә әһәмият биреп, милләтемезне иң кирәкле эшләреннән мәхрүм калдырмыйк! Әйткән идем ләса, укыйк, укытыйк, дип. Тагы шул сүземне әйтәм: безгә хәзер үз мәктәпләремез, мәдрәсәләремез биргән мәгълүмат кына йитәрлек түгел. Шуның өчен рус мәктәпләрендә укыйк, рус мәктәпләрендә укытыйк. Бик күп кешеләремез кеби: «Ярар иде дә, булмый инде», – дип, үземезне яки балаларымызны наданлыкта, ялган фикерләр, ялган уйлар, ялган сакланулар берлән чолгап калдырмыйк! Рус мәктәпләрендә укып күңел карала дигән сүзне сезгә әйтергә оят инде! Әүвәлдә русча гына укыган мирза балаларын мисалга китермәңез! Алар милләт-фәлән дигән сүзне аңлап укыганнар түгел. Белмим, «күңел каралу – ялган уйлар, дөньяга ялган карашлар бетү булса, ул каралу түгел – агару!» дигән кебек сүзләр сөйләсәләр дә, мондый кешенең сүзенә бик үк игътибар кылмыйлар иде.

Мәдрәсәләрдә тәртип берлән тору, тәртип берлән уку мөдәррисләр арасында да сөйләнелә башланды. Бик күбесе болай укуда бер мәгънә юклыгын аңлаганга, тәртипне бик кабул итәргә телиләр иде. Ләкин шул, мөдәррисләр вакытлы гына керер, фәненә күрә мөдәррисе булыр, сүзләрен ишеткәч, ниндәй аңлаган мөдәрриснең дә йөрәге «шу» итеп китә иде. Чөнки күз алдына, үзенең хәзер зур чалма киеп, башны бер яккарак салындырып, кулына калын катыргылы китап тотып, «дәрескә» дип, бик зур эш иттереп баруы килә иде дә, реформа кылынса, андый кыяфәтләрнең бер дә кадере калмавын уйлап, ничек булса да аңарга гына шул элгәрегәчә калдырып, ислях кылдырырга тели иде. Шуның өчен үзенең киңәшчеләренә: «Мулла Салих, алай мәслихәт булмаз! Сезнеңчә ничек соң? Шәмсетдин агай, мин, мәслихәт дисәңез, разый, ләкин шәкертләр ул вакытта әдәпсезрәк булыр», – диләр иде. (Мондый кешеләр үзләрен бик зур, һәммә кеше кадерләргә, олугларга тиеш зате галиләр дип белгәнгә, шәкертләрнең ул тәкъдирдә бунларны мөдәррис итеп кенә күрүләрен бер дә күтәрә алмыйлар иде.) Үзләре сүз арасында «милләт» кә хезмәт итү хакында бик озын сүзләр сөйләсәләр дә, бу тугрыда эчләреннән генә: «Милләткә ни булса да булыр, үземнең дәрәҗәмне бөтенләй үк төшереп җибәрәсем килми», – дип уй лыйлар иде.

Мәдрәсәләрдә дә, вакыт үтә-үтә, аз гына булса да үзгәрүләр күренә башлады. Гәрчә уку-укытуда тәртип кабул ителде диер дәрәҗәдә булмаса да, шәкертләр өчен урыннар иркенәйтелә башланды. Мәдрәсәне пакь тотуда яңалык булса да, күркәм яңалык санала башлады. Һаваның барлыгына, булса, бозылуына ышанып ук бетмәсәләр дә, кеше әзрәк булса, сулышка иркен булуын кире какмый башладылар. Кайбер мәдрәсәләрдә дәрес тәртипләре дә яңартылган иде. Ягъни элгәреге тәртипләр алыштырылган иде. Ләкин элгәреге тәртип укытуның бер кагыйдәсенә тугры килмәсә, яңа программ, яңа тәртип икенчесенә килми иде. Бу мәдрәсәләрне «мәдрәсә» дисәк тә ялган була, «мәктәп» дисәк тә ялган була, белмим инде, «гаҗизханә» (фәкыйрьләр йорты) дисәк, ничек булыр? Минемчә, бу исем дөрестрәк булырга кирәк! Чөнки монда укый торган кешеләргә безнең халкымыз түбән, фәкыйрь, бәхетсез кешеләр дип карыйлар.

Һәр ни булса булды, безнең тарафымыздан милләтне алга җибәрер өчен һичбер эш булмаса да, мәдрәсә шәкертләре арасында яңа фикерләр туа башлады. Русча укуның өйгә кайтканда парахутта очраган марҗа берлән сөйләшер өчен генә кирәк түгел икәнлеге аңлашылды. Гәзитә уку, яңа китаплар уку, төрекчә тарих, төрек романнары уку күзе ачыграк кешеләр арасында бер гадәт булып китте. Мондый шәкертләр үзләренең кеше икәнлекләрен, һичбер кешедән курыкмый, теләсә ни эшләргә ихтыярлары бар икәнлеген белделәр. Алай булса да урта гасырлар гадәте булган «фатиха», «бәддога» дигән сүз бунларны тимер чылбыр төсле мәдрәсә сасыларын иснәргә бәйләп тота иде. Акрын-акрын русча уку шәкерт арасында җәелде. Җәйләрдә рус авылларына барып яки бер-бер шәһәргә барып уку гадәт төсле булды. Һәр шәкерт гәзитә аңларлык русча белүне бик зур бәхеткә саный башлады.

Бу елларда тагы бер бәхетсезлек килеп чыкты. Русиядә гомуми тәхрире нөфүс (перепись) мәсьәләсе халык арасында тагы бик зур тавыш куптарды. Ләкин бу елларда халкымыз арасында шактый аңлаган кешеләр күп булгангамы, бу мәсьәлә әүвәлгесе кеби үк куркынычлы булмады һәм тиз басылды. Мәйданга яңа әдәбият чыга башлады, «Тәрҗеман» гәзитәсе, рус гәзитәсе, төрек гәзитәләре уку халык арасында бер мода булды. Яңа рухта яңа әсәрләр халыкка тәэсир кыла башлады. Фәнни рисаләләр, гыйбрәтле милли хикәяләр, халыкны уятыр өчен язылган китаплар халыкта кабул ителә башлады, тагы яңа өметләр туа башлады. Русиянең һәр йирендә җәмгыяте хәйрияләр ачыла башлады, фәкыйрьләр карау, аларга ярдәм итү, исламият мәйданга чыкканнан бирле мәгълүм мәсьәлә булса да, бездә унтугызынчы гасырның ахырында гына аңланылды. Бөтенләй аңламый калуга караганда бусы да ярый әле. Чынлыкта, эш булмаса да, шактый гына эшләргә юл ачылган иде. Халкымызның уку ягы бу дәрәҗәдә булса да, ягъни гомумән алга китүдә булса да, сәүдә җәһәте бик каты начарайган иде. Бик күп фирмалар банкрот булган. […] Элгәреге сәүдәгәрлек табигате бетмәсә дә, бик кечкенә эш берлән генә кәсеп итә башлаганнар иде. Кызыл мал берлән сату итү, вак-төяк, галантерейный әйберләр берлән сәүдә бетмәгән булса да, күбесе лимон, әфлисун, алма, карбыз, иске-москы берлән сату итүдән уза алмыйлар иде. Банкрот булу халык арасында гадәт булганга, безнең болгар сәүдәгәрләренә һәммә йирдә ышаныч беткән иде. Шуның өстенә бу калган сәүдәгәрләрдә дә ник, ни өчен икәнлегене белеп эш йөртү гадәт булмадыгыннан, боларның да тиз көннән исемнәре югалачагы билгеле иде.

Иң кайгылысы шул иде: халкымыз әхлак җәһәтеннән бик бозылган иде. Казан халкы бөтенләй этлеккә салынган иде. Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да кичәләрендә гостиницалар, пивной вә фахеш урыннарында кичләр үткәрәләр иде. Исереклек шул дәрәҗә тәрәккый иткән иде! Әйтеп бетерерлек түгел. Зина, фахеш тә иң кабахәт дәрәҗәдә патшалык сөрүдә иде. Һәр йирдә башы ачык ислам кызлары, мөселман хатыннары күзгә күренә иде. Бу эшләрнең бу кадәр артуына сәбәп тә халкымыз арасында эчү вә исереклекнең артуы иде. Ирләремез көне-төне кәсеп иткән акчаларын хатыннарына, балаларына алып кайтыр урынында фахешханәләрдә яки мәйханәләрдә вакытларын үткәрдекләреннән, хатыннары теләр-теләмәс, тамак туйдырыр өчен булса да, фахеш юлына кереп китәләр иде. Икенче – асрау тоту шәһәрләр гадәтедер. Бу асрауларның бик сирәге генә бай яки бай угылының кулыннан котылалар иде. Һәм кайбер кешеләремез арасында фәкыйрь кешеләрне, акчага кызыктырып, кызларыны харап итү дә бик таралмыш иде. Шул сәбәпләр өчен Казан хатын-кызы арасында бөтен гомерен әрәм итеп, ир ләззәте, бала ләззәте татымаенча, үзләренең бөтен исемнәрен югалтып, дөньяның иң кабахәт йирләрендә җеназалары күтәрелүчеләре дә бик күп иде.

Әхлак җәһәтеннән башка якта бик күп кимчелекләр бар иде. Мәсәлән, чибәррәк бер кеше Казанның Печән базарыннан бер мәртәбә чыкса, икенче мәртәбә йә чыга ала, йә юк иде. Яхшы дигәннәре, мин яхшы, дип, тәкәбберлек берлән тулган иде. Усал дигәннәре, мин барыбер инде усал исемен күтәргән, дип, усаллыгын арттыра гына бара иде. Боларның һичберсенә сүз әйтеп аңлатуның чарасы юк иде. Чөнки һәммәсе (үзе язу танымаган булса да) үзен бер галим, бер әдип, бер фәйләсуф дип белә иде. Һәммә эшләргә катышырга йитәрлек гыйлемем дә бар, гакылым да бар дип, һәммәсе эченнән генә: «Менә абзаң нинди!» – дип, күкрәкләрен кагалар иде. Боларда тагы бер кызык ышану бар иде – кеше нинди начарлык кылса да, намаз берлән кичерелә, нинди начарлык та русча белүдән артык күрелә иде. Чөнки русча белмәгәннәргә үз араларында «агай-эне» диләр иде, шул исем тегеләрнең бөтен гөнаһларын кичерә иде. Бәлки, һәр надан милләттә шундый кимчелек бардыр. Без әле бөтен дөнья хәлен карамаганга, аларның табигатьләренә, килешләренә, кылынышларына карамаенча, үз хәлемезне генә тикшерәмез.

Гомумән караганда, бу гасырда милләтемез бик түбән төшкән иде. Ауропа берлән катышу, хосусән руслар берлән аралашу артса да, анлардан да әхлаксызлык, исрафчанлык, вөҗдансызлыкка башка әхлак өйрәнә алмаганнар иде. Чөнки бунларның иң түбәннәре, иң начарлары берлән катышалар иде.

Дөрест, чибәррәкләре берлән катышучылары да бар иде, – мәсәлән, мирзалар. Аларның күбесе рус мәктәпләрендә укыган һәм русларның гали фикерле кешеләренең әсәрләрен күргәннәр иде. Шулай булса да, белмим, алар үзләренең болгарлыкларын онытканнар иде, әллә үзләрен үк онытканнар иде. Бу гасырда болардан зарардан башка һичбер файда булмады, болар үзләрене башка милләт кешесе кебек күреп, милләттәшләренә татар дип әйтүдән башка бер яңа эш тә чыгара алмадылар, һәрвакыт, милләт хакында сүз киткәндә, кайсысы «безнең татардан», кайсысы «татардан буламы соң?» диеп, кул гына селтиләр иде. Гүяки милләтнең бу кадәр артка калуы боларга башка болгарлардан калган ла… Дөрестен әйткәндә, халыкның алга китмәвенә сәбәп – болар «татар» дигән болгарлар түгел иде, бәлки татар дип, үз милләтендин үзләре качкан «татарлар» иде. Чөнки болар, рус мәктәпләрендә укыгач, үз милләтемезнең кайсы төше йитми, алга китәр өчен ниләр кирәк – шуларны уйлап, сырхау милләтемезнең авыруын белсәләр дә, һичбер дару бирмиләр иде. Күбесе болгар милләте үсешне, үзгәрешне кабул итә ала дип тә белми иде, дөрестен генә әйтсәк, бу кешеләр русча уку, яңа фәннәр белү, яңа әдәбият күрүгә замана модасы дип кенә карыйлар иде. Рухи камиллек өчен яки милләткә файда итәр өчен түгел иде.

Әмма голямага килсәк, бу гасырда алардан да бернәрсә дә чыкмады. Яңа юнәлеш, яңа ишанлыклар, дөньяга яңа ялган карашлар, халыкны алдарга Иблис үзе белмәгән хәйләләр чыкса да, болардан да милләткә килгән файда түгел, гомуммилләткә – ишан хәзрәтнең корсагы берлән мәхдүм әфәнденең […] дән артмый иде. Дөрест, файда иткән галимнәр, файда иткән мирзалар дабар иде, ләкин алар йөзгә бер түгел, меңгә бер иде. Бу гасырда ислам гыйлеме өйрәнеп, русча укыган кешеләр яки төрек-гарәп әдәбияты берлән күзләре ачылган кешеләрнең үзләреннән зур файдалары күренде. Унтугызынчы гасырның ахырында күрелгән яңа мәктәпләр, яңа китаплар – аларның тырышлык җимешләредер. Әгәр болгарлар арасында шундый «яңа фикерле» дигән бер сыйныф килеп чыкмаган булса иде, бу вакытка кадәр яткан ягымыз берлән ятар идек. Рәхмәт бу кешеләргә! «Болгар» дигән бер халык бар икәнлеген үземезгә белгерттеләр. Үземезнең кайсы йирләремездә кимчелекләремез бар, шуларны күземезгә күрсәтә башладылар. Үз милләтемезне терелтү өчен чаралар эзли башладылар. Үзләрен үзләре фида кылдылар, рәхәтләрен югалттылар. Бөтен милләтемезнең оятсыз кешеләреннән төрле кабахәт сүзләр берлән сүгелүне дә күтәрделәр. Вә төрле ялган яла ягуларга разый булып, милләт юлында кылган хезмәтләренә рәхмәт, ял сорамаенча, һаман эшләрендә булдылар. Күзләреннән яшьләр чыгарып, халыкка безнең милләтемезнең бу китеше өметле түгел, ләкин милләтемез юкка чыкмасын, халкымыз бетмәсен дисәк, милләтемезнең кирәкләрен карау тиеш идекен көне-төне зурысына-кечкенәсенә сөйләделәр… Ләкин ни файда? Тәкәббер болгарлар япь-яшь, сакал чыкмаган, якасының карасы берлән күлмәк ялавы күренмәгән, башында чалмасы юк, кыңраймаган муенлы, яныннан сасы тир исе чыкмаган бер егетнең сүзен ни эшләп ишетсеннәр дә аның сүзеннән нинди гайрәт алсыннар?..

Шулай итеп, бу гасыр да үтеп китте. Егерменче гасыр башланды. «Бу гасыр безгә ни бирә? Бу гасырда безнең болгарлар нишли?» дип уйлый башладылар. Фикерле сыйныфына кергән кешеләр, бу гасыр безнең өчен үсеш гасыры булса иде, дип, догалар кылалар иде. Һәм дә үзе дә бу гасырның башында ук үсеш – тәрәккый галәмәтләре күренә башлады. Унтугызынчы гасырда башланган әдәбият нәшере бу гасырда акрын-акрын тәрәккый итә башлады. Милли хикәя көннән-көн күбәя башлады. Аннан да, моннан да яңа эшләр, гыйбрәтле хикәяләр күренә башлады. Фикерлеләр арасында театр, милли театр кирәклеге сөйләнә башлады. Байлар арасында да милләткә кирәкле кешеләр хәзерләү тиеш икәнлеге беленә башлады. Рус мәктәпләрендә укыган кешеләргә кыек күз берлән карау азая башлады. Бохариларның ялган фикерләренә, әфьюн берлән черегән башларыннан чыккан сүзләренә Коръән аяте күк карау бетә башлады. Хәтта милләтемезнең бу кадәр артка калуына сәбәп – шулар идеке сөйләнә башланды.

Һәр яктан тәрәккый хәбәрләре колакларны шыңгырдата башлады. Оренбург, Троиски, Уфа, хәтта Казан күк шәһәрләрдә сала муллаларын сугыштыру өчен яки авылдагы Әхмәтҗан агайның кызын остазбикә итәр өчен салган мәсҗеденә караганда, кечкенә генә булса да мәктәп салуның файдалы икәнлеге беленә башланды. Мәдрәсәләрне үзгәртү яңа бер мәсьәлә булып халык арасында кабарды. Мең-мең шөкерләр булсын, әфьюнлы башлы муллалар ахирәткә юнәлә башладылар (Аллаһе Тәгалә урыннарын оҗмах кылсын).

«Тәрҗеман» гәзитәсе һәр нумирында тагы әһәмиятле мәкаләләр нәшер кыла башлады. Рус гәзитәләрендә дә мөселманнар тарафыннан язылган мәкаләләр күренә башлады. Һәммәсе Русиядә булган мөселманнар берлән русларның берләшүенә хезмәт итә иде. Рус мәктәпләрендә көннән-көн укучылар күбәя башлады. Казан, Оренбург халкы арасында да рус мәктәпләренә кереп уку (хәзрәт фатиха бирсә) бик зарарлы түгеллеге сөйләнә башланды. Алай булса да сәүдә вә һөнәр мәктәпләрендә ислам баласының аяк басканы юк иде. Хатын-кызны укыту, хатыннардан мөгаллимәләр йитештерү унтугызынчы гасырда ук башланган булса да, бу гасырда чынлап сөйләнә башланды. Билгеле, бу мәсьәлә дә әүвәл муллалар тарафыннан бик каты уклар берлән атылды. Ләкин озакламады, уклары файда итмәгәнне, порохлары начар икәнлегене аңладылар. Гавам халкы да бунларның кычкырган сүзләре буш, юк сүз, аткан уклары, туплары халыкны куркытыр өчен генә икәнлеген һәм «шарт» иткәннән башка әсәре калмавын белделәр. Кызлар өчен мәктәпләр ясый башладылар. Яшьтән тол калып, ничә еллар […] эштә гомерен кичергәннән соң, эш таба алмаенча, сабак кызлары укытырга тотынган карчыкларга кадер бетә башлады.

Кызларны мөгаллимнәрдән укыттыруны да бик чит күрми башладылар. Рус мәктәпләрендә аз-аз гына булса да, бу көнгә кадәр укучыларыннан һич файда булмаса да, ислам кызлары күренә башлады. Бер милләтне тәрәккый иттерер өчен, иң әүвәл «ана» йитештерү кирәклеге фикерлеләр тарафыннан язылган рисаләләрдә күренә башлады. Һәм сирәк-сорак кына булса да «аналык» ка хәзерләнгән кызлар ишетелә башлады. «Кызлар, язу белсәләр, егетләргә хат язалар» мәсьәләсе яңадан башыннан аягына кадәр тикшерелә башлады. Һәммә йирдә дә укыган кеше берлән укымаган кешенең бер түгеллеге беленә башлады, хатын-кызларның кеше идекләре, аларның да дөньяда булган һәрбер нәрсәдән файдаланырга хаклары булдыклары, аларның кол-сөяркә түгеллекләре һәм ирләрнең җенси теләкләрен үтәү өчен генә яратылмадыклары, нинди түбәнлекне җигәргә дә ярый торган бер бәддога төшкән, сачләре озын, гакыллары кыска бер хайваннар гына түгеллекләре һәммә йирдә сөйләнә башлады.

Алай булса да, аларның шул хәлләреннән файдаланып, үзләрен урта гасырлар падишаһлары төсле һәрвакыт кадерләнеп кенә торасы килгән кешеләр бу эшкә бер дә разый булмадылар. Аеруча голямалар: «Әйе, шәргы шәриф хатын-кызны укыту – бозыклык диеп әйтә инде, мәсәлән», – дигән сүзләре берлән бик каты каршы килсәләр дә, аларның халык арасында рәтләп игътибарлары юккамы, әллә замана шуны үзе теләгәнгәме, хатын-кызда уку көннән-көн арта иде. Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар – хатыннар, һәр милләтнең теленең аерым әйтелешләрен, сөйләшен саклаучылар – хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер мәсьәлә булгач, минемчә, аларны тәрбия кылырга кирәкме йә юкмы мәсьәләсе һәркемгә җавап бирерлек бер нәрсәдер. Һәм шулкадәр тамаклар авырттырып кычкырышырлык, укыса, егетләргә хат язар, фәлән итәр, икенчеләре укымаса, егетләргә хатын барыбер язар да, үзе язу белмәгәч, кешедән яздырыр да, гыйффәте дә югалыр, сере дә чыгар, кебек низагларга һич урын калмыйдыр. Яхшы ананың баласы яхшы, кыйты ананың баласы әшәке булуында һичкемнең шөбһәсе юктыр. Һәммәмезнең белгән кешеләремездән генә гыйбрәт алырга кирәк, әдәпле Миһринең кызы һәрвакыт әдәпле булдыгы кеби, оятсыз Мәрфуганың Әсмасы да һәрвакыт ирдәүкә кыз булдыгы һәммәмезнең мәгълүмедер. Әгәр тәрбияле ана булса, баланың киләчәктә кем булачагын уйлый ала торган хатын булса, ул, билгеле, баласына ашату-эчертү, иренә ачуланса – сандык өстенә күтәреп бәрү берлән генә канәгать кылмаенча, аның холкының яхшы булуы, сәламәтлегенең саклануы, мәгълүматының артуы, күзенең ачылуы өчен дә тырышачактыр.

Билгеле, бу аналар милләт вә дин карашыннан һәм кешелек җәмгыяте карашыннан бик мөкатдәс затлар булачаклардыр. Һәм дә милләт, дин, кешелек җәмгыятенә зур хезмәт итәчәкләрдер. Әмма укымаган, тәрбия алмаган, ирләрне дә шул, яз көнендә сыерлар үгезләрне ни өчен телиләр, шуның өчен генә кирәк дип белгән хатыннардан һәм балаларына да «бук чүлмәге» дип караган кызлардан балалары өчен, ирләре өчен, кешелек җәмгыяте өчен ни файда көтәргә кирәк? Сезнеңчә, ни файда булыр? Шөбһә юк, болар гөнаһсыз балаларны бозудан бүтәнгә ярамыйлар. Шул балалар безнең милләтнең әгъзалары булганга, алар милләткә зарар итәләр һәм динемезнең дә затлары булганга, кирле-мырлы аңлап, дингә зарар итәләр. Болар кешелек җәмгыятенең бөртекләре булганга, аңарга да зарар итәләр. Шул эшләргә сәбәп булган аналар, аларның шулай калуларына сәбәп булган голямаларны сез милләткә файда итүчеләр дип әйтер идеңезме? Әллә юкмы?.. Сезне мин белмим, әмма мин үзем, зарар итүчеләр, зарар итүчеләр, дим. Кыямәт көнне шуның өчен бик зур газапка дучар булачакларында, һәр көнне мең мәртәбә әйткән тәһлилләре (Алладан башка Алла юк дип кабатлаулары да), иртә-кич укыган догалары да боларны бу җаваплылыктан коткармавында һич шөбһәм юктыр.

Һәр нә исә, башланган эш – беткән эш, дигән кебек, хатын-кызның бервакыт кеше булуларында зур өметләр бар иде, ләкин бу өметләр дә корыга чыкты. Без теләгәнчә ана җитештерә торган кызлар мәктәбендә укыла торган фәннәрнең берсе – итәк санау, икенчесе – фәлән абзыйның килененең хәлен тикшерү, өченчесе – укый торган китапның чыгарга ничә бит калганын санап беткәннән соң, баштан бет карау иде. Шуның өчен бу кызлар шул фәннәрдән бик яхшы белсәләр дә, безгә кирәкле тәрбия фәненнән мәгълүматсыз иделәр. Нә исә, егерменче гасырның егерменче гасыр идеке бездә дә билгеле иде. Ауропа халкы чыбыксыз телеграфлар, телефоннар эшләтүне ачтылар. Әмма без аннан да зур нәрсә ачтык. Ул нәрсә дисеңме? Ул – ишанлык! Шундый нәрсә ул, әгәр ул бер кешедә булса, дөньяның һәммә тәрәкъкыяте бер якта торсын! Ул сиңа дәүләт бирә! Ул сиңа дәрәҗә бирә! Ул сиңа, кирәксә, фатиха алырга теләүчеләргә гүзәл-гүзәл хатыннар бирә! Кыскасы, җаның ни тели, шуны бирә! Ауропа голямасы безнең Шәрекъ халкын хәйләкәр, үткен кабилә дигән сүзләренә мин моңарча ышанмый идем. Моннан соң ышандым, ышанмый хәл дә юк. Телеграф берлән халык берлән сөйләшеп кенә була. Буның берлән бөтен халыкны үзеңә кол итеп була. Моннан зур тагы ни эш бар?!

Бу яктан эшләр шулай барса да, әдәбият аз гына булса да тәрәккый итә башлады. Болгарлар арасында «мөхәррир» исемен күтәрерлек кешеләр күренә башлады. Бик оста язылган бик матур гына гыйбрәтле хикәяләр яисә, бик оста язылмаса да, бик яхшы нечкә күңелләрдән чыккан романнар күренә башлады. Китап нәшер кылу, китап берлә сату итү – милләт өчен, бөтен кешелек җәмгыяте өчен бик файдалы эш икәнлеге сизелә башлады. Әүвәлдә ит сатып, бервакытны ит кибетен китап кибетенә алыштырган кешеләргә башка, китапчылар мәйданга атылды. «Фәзаилешшөһүр», каранчә бөтие, кысыргак догасы, фалнамә, татлы тамыр, гатырша мае, дарчин каерысы, тәсбих, шомырт оны, күкерт вә шуның шикеллеләр берлән сату итү китап сәүдәсе түгеллеге беленде. Халык арасында, аз булса да, яңа әдәбият мәйдан ала башлады. Ләкин мулла тасвир кылынган хикәя булса – муллалар, байлар тасвир кылынган хикәя булса – байлар арасында: яздырмаска кирәк, шуларны бетерергә кирәк, городски галавага әйтик! (Безнең халыкта иң зур мәхкәмә – городская дума, иң зур хаким – шәһәр башлыгыдыр. Хәтта Кытай берлән Япония сугышы вакытында Думаның бу сугышны туктатмавы халыкка бик гаҗәп тоелды.) Шулай итик, болай итик кебек сүзләр шапыралар-шапыралар иде дә икенче яңа китап чыкканчы туктыйлар иде. Һәр нә исә, язучылар һаман язалар иде, китаплар чыга иде, безнең абзыйлар шулай галаваны күрә алмаенча торалар иде.

Әхлак җәһәтеннән Казан халкы тагы артка калдылар. Бик күп кешеләр, әхлак төзәтү өчен дип, төрле дини юлларга керсәләр дә, әхлак көннән-көн бетүдә иде. Моның да сәбәбе «һәр начарлык намаз укыгач бетә, ишаннар – оҗмах юлын күрсәтүчеләр» мәсьәләләренә бик каты ышанып, ишанга кергән кеше никадәр начарлыклар кылсалар да, кыямәт көнендә котыладыр ышануы урынлаштыгыннан, һәр кеше оҗмах юлын үзем беләм дигән кебек, теләсә ни кылуыннан иде. Һәм дә халыкта һөнәр булмаганга, байлар эшсезлектән начарлыкка салышалар иде. Фәкыйрьләре, шундый кеше арасына төшеп, үзләрен үзләре белмәенчә, начарлыкта изеләләр иде. Печән базары хатын-кыздан вак-төяк нәрсә эшләтеп кәсеп иткәнгә, кәләпүш, калфак алганга, шул кәсепкә төшкән бер хатынны ирекле-ирексез фахеш юлына тарталар иде. Болар шәһәр хатыннарының йөз дә егерме бишенче бүлеге булганга, шәһәр халкы арасында фахеш, ниһаять, дәрәҗәгә йиткән иде. Моннан йөз ел элек ирләре эчмәгән бер милләтнең хатыннары да эчә башлаган иде. Сыра заводлары, гостиницаларның күбесе Казан мөселманнарының акчасы берлән байыйлар иде.

Шул елларда сала халкы арасында артык яңа бер эш булмаса да, аларда да инкыйраз галәмәтләре көннән-көн күбәя иде. Йирләре кысылганнан һәм дә авыл хуҗалыгы гыйлемен белмәүдән, тамакларын туйдырыр өчен, ирләре шәһәрләргә төрлесе төрле кара кәсепкә тарала башлаганнар иде. Хатын-кызлары, Казанга вә башка шәһәргә китеп, асрау булып тора башласалар да, бара-тора аларның да күбесе фахеш юлына китәләр иде.

Оренбург, Троиски, Орски, Ханкирмән (Әстерхан) мөселманнарының хәлләре бу гасырда күп алда иде. Оренбург, Троиски, Орскилар казакъ берлән эш иткәнгә, алар берлән эш итүгә артык белү кирәк булмаганга, ханкирмәннәр искедән руслар берлән сәүдә итеп, сәүдә хакында яхшы гына мәгълүматлары булганга, биренмәенчәрәк баралар иде. Ләкин алай булса да Оренбург, Троиски, Орски халыклары арасында ялкаулык, эшләмәенчә тамак туйдыру уе бик тәрәккый иткән иде. Бу шәһәр халыклары беркатлырак булсалар да, боларда да Казан бүләге – фахеш бик тәрәккый итүдә иде. Сәүдә җәһәте тагы артка калды. Чөнки сатуларымызның күбесе үз арамызда үтә торган әйберләр берлән генә булганга, үземез Ауропа модаларына ияргәнгә, фәкыйрьләремез руслардан калган талчук киемнәре кия башлаганга, эшләгән эшләремез бик аз үтә башлады. Файдамыз никадәр кимесә, расхутымыз шулкадәр артканга, көннән-көн фәкыйрьләнә бара идек. Егерменче гасырның урталарында ирекле-ирексез банкротлык күбәйгәнгә, мөселман урамнарында мөселман йортлары сатылып бетмәсә дә, һәммәсенең дә өстенә хатыннары исеме язылган иде. Бер йортта – Әхмәтҗанова, икенче йортта – Мөхәммәтҗанова, өченчесендә Абдуллина фамилияләре ялтырап яталар иде. Хәтта шул турыда Ауропадан килгән Көнчыгышны өйрәнүче галим үзенең Казан мөселманнары хакында язган сәяхәтнамәсендә: «Мондагы мөселманнар хатыннарга башка Шәрекъ халыклары кебек карамыйлар. Һәммә эшләрендә – хатыннар, кәсепләрендә – хатыннардыр. Һәм дә Казанда, мөселман ягы дигән бер йирдә ничә мәхәлләдә һәммә йорт мөселман хатыннарыныңдыр. Болар ирләреннән бәйсез рәвештә йортлар салдырып, сатулар иттереп торалар» сүзләре язылган иде. Ләкин бичара галим сәяхәтнамәсенең һичбер йирендә «Бу мөселманнарның ирләренең эшләре кая, йортлары кая, кәсепләре кая?» мәсьәләләрен карамаган да, уйламаган да иде.

Бу елларда русча укыганнардан яисә читтә гыйлем алганнардан шактый-шактый эшләр чыкты. Төрле фәнни, әдәби, тарихи китаплар мәйданга атылды. Кайсыбер яшьләр, милләтне инкыйраздан коткару өчен, бар куәтләре берлән төрлесе төрле эшкә тотындылар. Авылларга китеп, халыкларны укыта башладылар. Шәһәрләрдә, фәкыйрьләрне тәрбия кылыр өчен җәмгыятьләр ачтылар. Аларга акча күбәйтер өчен әдәбият ахшамнары, театрлар уйный башладылар. Хәтта бара-тора Казаннан Оренбургка, Оренбургтан Троиски, Орски, Самара, Әстерхан вә башка мөселман шәһәрләренә йөри торган театр компаниясе дә барлыкка килде. Үз тормышыбыздан бик гыйбрәтле уеннар уйнала башлады.

Ләкин моннан да акча җыеп булса да, театрдан төп максат булган әхлак төзәтү мәсьәләсе бер дә алга китмәде. Чөнки олырак мөселманнар барсалар да, бара-тора Шәрекъ тормышын күрәсе килгән руслар театрны тутыра башладылар. Русча белгәннәре рус театрларына, белмәгәннәре ат кәмитләренә баралар иде. Бу гасырларның башында ук болгарча гәзитәгә ихтыяҗ бик яхшы аңланган иде. Шуның өчен аңлаганнары, аңлыйм дип йөргәннәре – һәммәсе гәзитә турысыннан уйлыйлар иде. Хәтта бервакытны бер мәҗлестә аштан соң гәзитә турысыннан күп сүз сөйләнгәч, берничә абзыйлар галавадан сорамакчы да булганнар иде. Ул да шулай әллә нишләп калды. Рус гәзитәләрендә милли телдә гәзитәгә ихтыяҗ тикшерелә башланды.

Ниһаятендә, гәзитә сорый да башладылар. Почта берлән килгән акчаны үзе кулын куеп ала торган Габделшәмси хәлфәгә бирмәделәр. Хәтта хәлфәнең күптән балалар укытуы мәгълүм, Казан мәдрәсәләренең берсендә белем алуы билгеле булса да, бер урында «белем алмаган кешегә андый эш бирелми» дип, каты җавап кайтарылган иде. Яңа гына Алат юлыннан күчеп килгән, читек-кәвеш берлән сату итүче Шаһвәли дә сорады (?!). Аңарга да, белмим ни өчендер, бирмәделәр. Хәтта бу хосуста агай-эне тагы галавага менмәкче дә булганнар иде дә, сайланган кешеләрнең берсенең эче бик авырта башлагач, изгеләр тотты бугай дип, Касыйм шәехкә әтәч йибәреп кенә котылды. Бара-тора чибәррәк кешеләр дә сорый башладылар. Ахырында фәкыйрь генә, яңа гына университет бетергән бер мөселман рөхсәт алды. Казанда «Кабан» исемендә әдәби, фәнни, тормыш мәсьәләләрен сөйли торган атналык бер гәзитә мәйданга чыкты. Халык акрынлап кына гәзитә укырга өйрәнә башладылар. Озак үтмәде, шуннан әллә кайдан бер шәкерт чыкты да «агай-энене» бик көлеп яза башлады. Хәтта корсакларына чикле, атасыннан калган доха толыпларына чикле каләмнән үткәрә башлады. «Бу – мөселман гаебен ачу, мөселман гаебен ачу!» – дип, харчевникларда ике дә өч чәй алып, харчевникчыны үзен дә утыртып, бикләтергә кирәклеген бик сөйләсәләр дә, иртәгесен икенче гәзитәдә шул сүзләр үк чыккач, бөтенләй кул селтәделәр.

Озак үтмәде, «Игенче вә һөнәр» исемендә бик садә бер телдә гавам өчен тагы бер гәзитә чыга башлады. Бу гәзитәне алучы бик аз булса да, бер аңлаган бай малае, атасының халыкны талап җыйган акчасы халыкка китсен дип, гәзитәне бушлый да бик күп тараттырды. Казан халкы бер милләт дияргә ярый иде. Үзләренең гәзитәләре бар, театрлары бар, хатыннарының йортлары бар иде. Шушысы бик яман: мәктәпләр, мәдрәсәләр дә бер дә юк иде.

Бу гәзитәләр Кырымда дәвам итә торган «Тәрҗеман» гәзитәсе берлән бер мәсләктә, халыкка файдалы мәсьәләләрне сөйләп, ватанымыз вә милләтемез тугрысында ватанга мәхәббәт уята торган озын мәкаләләр, фәнни мәгълүматлар берлән (?!) халыкның рухын күтәрәләр иде. Вакыты берлән ул гәзитә битләрендә чыккан тел мәсьәләсе берлән дә бөтен дөньяны тутырганнар иде. Төрле кеше төрле фикердә булып, кайсыберсе «әдәби телебез саф татарча булсын», кайсысы «кырымчарак булсын» мәсьәләләренең сөйләнүләре гәзитәләремездән рус гәзитәләренә вә аннан Ауропа, Америка гәзитәләренә кадәр китә иде. Бу мәсьәләдә кырык мәсләк, сиксән кадәр фикер киткән иде.

Әдәби тел мәсьәләсе бетә башлагач, телнең язылышы хакында озын мәсьәлә башланган иде. Кайберләре, ни тавыш ишетелде, шулай язылсын, иске язу нигез тотылмасын, диләр иде. Икенчеләре, безнең телемездә әдәбиятымызның иске әдәбияттан килүе югалмасын, иске китапларымыз, иске әдәбиятымыз ул вакытта бернигә ярамаячак, шуның өчен аларга карарга кирәк, аларга яраклаштырып язарга кирәк, диләр иде. Язалар иде, сөйлиләр иде, кычкырышалар иде, үз юлларында эшлиләр иде. Әдәбиятымыз хакында озын-озын мәкаләләр, мөхәррирләремезгә ачы-ачы, ләкин гадел тәнкыйтьләр, театрымызга юл күрсәтә торган сүзләр языла иде, укыла иде. Бөтен халык арасында фикер алышу тотыла иде. Гәзитәләремездә сәүдә мәсьәләләре ачык-ачык сөйләнелә башлаган иде. Һәммә йирдә сәүдә мәктәбе ачу турында сүзләр ачылган иде. Болгарлар арасында көннән-көн яңа фикер арта, көннән-көн халык төрле фикергә китеп, төп фикердән еракланалар иде. Гәзитә, рисаләләр, авыздан-авызга сөйләгән сүзләр никадәр яклау, хаклык тарафдары милләт мәхәббәтеннән чыккан ялварулар булса да, никадәр ачык, никадәр аңлашылыр рәвештә язылсалар да, аңлаучыларның да саны көннән-көн артса да, базарларда, җәмгыять урыннарында һәммә кешенең авызында «милләт» булса да, эшчеләр бер дә күренмәгәнгә, чынлыкта бер эш тә юк иде. Шуның өчен җитдирәк кешеләр бу сүзләр, бу кычкырышлар, бу язулардан бернәрсә чыкмаганга тагы яңа «курчак уены», ләкин актыккы курчак уены, саубуллашу күренеше дип, эчләреннән көеп торалар иде.

Сөйләнгән саен, сүз күбәя, уйланган саен, уй күбәя, үлем хәленә килгән милләтне караган саен, яңа авырулар табыла, авыру хакында фикер алышуларга керешелә, кычкырышыла, бакырышыла иде. Нидән бу мәсьәлә чыкканлыгы, ничек хәл кылынганы, авыруга дару кирәклеге тәмамән хәтердән чыга иде дә: мескен, хәлсез, актык сулусындагы болгар бабайның башын авырттырудан башка эше булмый иде. Ул мескен:

– Җитәр инде, зинһар, җитәр, актык көннәрем, актык сәгатьләремне генә тыныч куеңыз. Сүзеңезне ишеттем, мине бик кызганасыз, имеш, бик рәхмәт, моңынча сезнең шулай мине кызганамыз дип йөрүеңезгә ышанып, менә тереләм, менә тереләм, дип тордым. Тордым диергә ярамый, сез алдап тоттыңыз. Сез булмасаңыз, бәлки, мин икенче дуктырга күренер идем, күренмәсәм, авыру икәнемне белмәенчә, акыртын-акыртын гына картая-картая үлеп китәр идем. Никадәр вакыттан бирле чирли, фәлән дару итәргә кирәк, дисез. Үзегез дару итмисез яисә, дару дип, әллә нинди агулар бирәсез, бусында файда бар, бусында бусы бар, дисез, сез алдыйсыз! Алдыйсыз! Сезнең даруларыңыз берлән бөтен тәнем җәрәхәтләнеп бетте, сезнең файда була дип биргән нәрсәгез һәммәсе зарарга булды. Сез минем тәнемне генә җәрәхәтләндереп бетермәдеңез! Бигрәк яхшы булдыңыз! Рухымны да төзәтмәкче булдыңыз! «Әхлак төзәтү» дип, минем өстемә әллә нинди кортлар йибәрдеңез! Ул кортлар бөтен тәнемне ашап бетерделәр, караңыз, әнә хәзер йөрәгемә йитәләр. Миңа һаман, түз, әхлакың төзәлә, дисез. Мин үзем бу дәрәҗәгә килгәч, сезнең сүзеңезне тагы тыңлыйммы? Йөрәгемне дә ашап бетерсеннәрме?.. Гаеп итмәңез инде, анысы булмый!.. Бу кортларыңыз бетәргә ярамый, имеш, элгәре боларга бер дә ирек юк иде дә, бик яхшы тора идек. Әхлаклы идекме, түгелме, ләкин сезнең кебек, бусы тәнгә файдалы, бусы әхлакка файдалы дип, фахеш, зина, ишанлык агуларын эчми идек! Гаеп итмәңез! Бу кортлар бик күп ашадылар. Минем әхлакым да төзәлгәндер инде, мин ул кортларны үтермәкче булам, тәнемә бераз яшь ит тартмасмы! Алай да үләрмен инде, үлсәм дә, азрак күңелем тынычлап, картлыгымда алданганнарымнан үч алып үләрмен, – дип, кортларны куарга тотынса да, бабайның әгъзасын ашап бетергәнгә, һичбер әгъзасы кортларга каршы хәрәкәт кылырлыгы калмаган иде.

Шуның өчен, бабай селеккән саен, кортлар ябыша баралар иде. Йөрәгенә кадәр йиткәннәр иде. Бабайның бу сүзен күп кеше картлыкдин дип, күп кеше авыру кеше шулай сөйләүчән була дип, аның ул сүзенә карамаенча, аны коткарырга дип озын киңәшләр, озын сүзләргә тагы китәләр иде. Ләкин эш һаман юк иде. Әдәбиятымыз шулай барганда, башка эшләремез тагы үз көенчә килгәндә, безнең болгар бабайның яшь вакытында «әхлак төзәтү» өчен файдаланыла торган музыкасы ни дәрәҗәдә иде дисезме? Әллә «музыка тавышы – бозыклык, аның белән ләззәтләнү көфер» дисезме, сез теләсәңез ни әйтеңез, бабай аны бик ярата иде. Һәм бабайга яшь вакытында да, картая башлагач та, ул бик файда иткән иде. Бабайның үзенеке булганга күрә, аңарга аның бер уены, аның Волга буйлап Форат, Диҗлә буйларына кадәр озынның-озын көйләрен көйләп, сатуга йөрүләрене, Дунай буйларында кубызын челтерәтеп, халыкның исен китәреп, алардан мал җыеп йөрүен исенә төшерә иде дә:

– Мин шул болгармыни?! Шул микәнни?! Ул вакытта һәммә йирдә минем тазалыгым, өстем-башымның яхшылыгына, кайтсам, өемнең тынычлыгына исе китмәгән кеше юк иде, хәзер нинди булганмын – өстемә әллә нинди сәләмә кеше киемен киенгәнмен, элгәреге кызыл йөзләр урынында саргайган битләр булган. Уйнап тора торган күзләр урынында өметсез-өметсез карый торган тирән-тирән чокырлар булган, озын юллардан кайткач, хәл итәргә ята торган тыныч өйләрем кандала базы, корт оясы булган, аның да һәр көнне бер агачы сына, һәр көнне өстемә җимерелергә якынлаша, һәр көнне, шуларга карап, яшь вакытларны искә төшерәм. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым, – дип, үзенең хәзерге хәле берлән иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде.

Бу музыка, чыннан да, әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, чынлап та, «әхлакны төзәтү» өчен шул музыка җитсә дә, музыкага халкымызның карашы башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә ышанып, шуның берлән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы» дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны тыелган күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде. Шуның өчен ул әхлаксызлар кулында әхлак бозар өчен бер корал булган иде. Әүвәлдә кайсыбер руслар яһүдиләргә исерткеч, фахешне үз музыкабыз берлән безнең үземезнеке итәр өчен буяп күрсәтә башлаганнар иде. Һәм, чыннан да, бик файда иткәннәр иде…

Һәммә йирдә музыканы фахеш, исерткечнең гаебен капларга куллану халык арасында тарала башлаган иде. Музыканың бу эшен күргәч, ягъни әхлакка файда итәр урында, әхлаксызлыкка тарта башлагач, музыка, һичшиксез, зарарлы хөкеме чыгарылды. Шуның өчен музыка үзе дә фахеш хезмәтчесе булды. Болгар музыкасы шулкадәр былчыракланган, болгар йырлары шулкадәр әхлаксызланган иде, аларны бер минут тыңлау бик авыр була иде. Шул сәбәптән милли тел, милли әдәбият, милли театр мәсьәләләре арасына милли музыка мәсьәләсе керә алмаган иде. Шул мәсьәләләр берлән мәшгуль кешеләр дә милләтнең үсешенә милли музыкаларның кирәклеген, милли рухны саклау милли музыка эше икәнлеген хәтергә дә кертми кебек үтеп баралар иде. Болгар халкы никадәр музыка сөя торган милләт булсалар да, аларга кирәгенчә каралмаганга һәм аларны белүне җинаять итеп саналганга, ул дивар артларында гына калган иде. Хатын-кызымызда моңарга мәхәббәт тагы артык булса да, алар да изелеп кенә калганнар иде.

Ниһаять, унтугызынчы гасыр ахырларында музыка җинаять түгеллеге сөйләнмәсә дә, акыртын-акыртын гына рәтләнә башлады. Казанда Минкин Гариф исемендә бер кеше болгар музыкаларын нотага сала башлады, ниһаять, никадәр иске вә яңа көйләр рәткә салды. Бу кеше, бәлки, яхшы түгелдер, бәлки, яхшыдыр, бәлки, моны голямалар яратмый торганнардыр – мин анысын белмим, ләкин бу кеше милләткә шулкадәр хезмәт итте, моның хезмәте, һичшиксез, кыямәткә кадәр онытылмаячактыр.

«Яшәсен Гариф Минкин! Яшәсен милләт!» тавышлары бездин балаларымызга, балаларымыздан аларның балаларына кадәр, кыскасы, иң актыккы болгарга кадәр авыздин төшмәячәк, андин соң да шундый гүзәл музыка калдырдыгы өчен Ауропалар арасында да онытылмаячактыр. Моннан соң болгарлар арасында музыка машиналары күренә башлады. Болгарларның залында «Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки», «Казан алган көй» вә башка көйләр ишетелә башлады. Ирләремез, кызларымыз – һәммәсе йөз, мең елдан бирле бабайларымыз тарафыннан эшләнгән музыканың, бабайларымызга уйлаткан уйларны, бабайларымызга биргән хисләрне балаларына бирә башлады. Бу да байларга гына махсус булганга, гавам халкы арасында, һәр кыз мунчага төшеп биергә, кубыз уйнарга тырышса да, иркенлек булмаганга, аларның бик аз гынасы – халык арасында «азган», муллалар каршысында «ахмак» сүзе берлән телгә кергәннәре генә файдаланалар, искедәге бабайларның хисләрен аңлый алалар, үзләренең кайгыларын тарата алалар иде.

Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш, тарих берлән исбат ителгән бер хакыйкать булса да, ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм эш булса да, атасыз-анасыз бала да зинадан туган икәнлеге ышанычлы эш булса да, милләтнең атасы берлән анасы булган музыка берлән әдәбиятны бергә торырга никях укытырга, берсенә берсе файда итешергә, берсен берсе саклашырга вәгъдә кылынышуларын алырга теләмиләр дә иде, алмыйлар да иде. Шуның өчен безнең көткән баламыз яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә – безнең йөземезне генә кызартачак иде. Егерменче гасырның башларында, унтугызынчы гасырда Казанда музыка яшерен рәвештә тәрәккый итсә дә, гомум файдалана торган йирләр юк иде.

Болгарча музыка ахшамнары, концертлар һич ишетелми иде. Шуның өчен андый музыка ишетергә теләгән кеше, музыка берлән үзенең кайгыларын таратырга тырышкан кеше, үзене кайгылар, мәшәкатьләрдән аерып алып, үзен генә карарга теләгән кешеләр, музыка тыңлый торган урын юкка, кайсылары фахеш йиренә баралар иде, кайсылары икенче халык музыкасын тыңлыйлар иде, кайсылары, кайгыларын йотып, өйдә утырып калалар иде.

Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары ачылуы хакында фикерләшү башланды. Һәм бер музыкант тарафыннан иң әүвәл Казанда, аннан башка шәһәрләрдә музыка ахшамнары ясау башланды. Ләкин халык моңарга әүвәлге карашын үзгәртмәгәнгә, голяма бик тирес (кире, каршы) торганга, бу эш үсеш ала алмады. Башлаган кешенең акчасы юкка, дәвам итәргә акча кирәк булганга, күп үтмәенчә бетеп һәм гомерләр үтә-үтә, тарих берлән күмелеп, «элгәре бездә дә музыка ахшамнары булган икән» дип сөйләргә генә калган иде. Шул вакыйгадан соң музыкага артык әһәмият бирүче дә чыкмаган иде һәм музыка үзе дә мәйданга чыгып эшкә тотынмаган иде. Шуның өчен музыка тагы фахеш эченә чумган. Тагы үзенең табигый гүзәллеген югалткан иде. Гәзитәләрдә ахырга таба музыка хакында язылган мәкаләләр күренә башласа да, алар да музыка кешеләре тарафыннан язылмаенча, музыка хакында мәгълүматлары бар кешеләр генә язган булганга, йөрәктән чыкмаганга, халыкка ул дәрәҗә тәэсир кылмый иде.

Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә-фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны табигый чисталыгына кайтаручылар күренми иде. Шуның өчен музыкамыз көннән-көн артка кала, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә иде.

Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Динемездә рәсем ясау тыелган булгангамы, әллә үземездә рәсемнәрдән мәгънә алырлык хис булмагангамы, рәссамнар юк иде. Рәсемнәремездә вак-төяк мәсҗед сурәтләре, изге урын сурәтләре – Мәккә, Мәдинә күренешләре генә булганга, алар да фотограф берлән алынудан башка, төрекләр яисә гарәпләр тарафыннан эшләнгәннәр иде.

Китап кибетләремездә «Башмак шәриф», «Гасаи мөбарәк», «Комган» һәм дә «Йаһу йаминһу» дип аһлар берлән яна торган, күзләреннән дәрья кебек яшьләр ага торган, сулаган саен авызыннан ут чыга торган «Мөэмин күңеле» исемендә вә шуның кебекләр мәйданга чыкса да, болар рәсемнәр бирә торган файданы, хис арттыруны бирү урынына, үзләрен тупаслата, дөнья хакында, тормыш хакында ялган уйлар берлән гавамның башын гына тутыра иде.

Егерменче гасыр башларында рус рәссамнары болгар мәгыйшәтеннән рәсемнәр ясый башладылар һәм Русиядә вә хәтта Ауропада рәсемнәренең мәгънәлелеге, үзенә бертөслелеге, оргиналлыгы берлән бик хөрмәтле булдылар. Аеруча «Өрпәк сарган болгар карчыгының кунак сыйлавы», «Бер болгар картының сату сәфәренә китәр алдыннан юл киемнәре берлән балалары, хатыны җыелган бер мәҗлестә дога кылуы», «Бер болгар шәкертенең мәдрәсә почмагында елтырый торган ут яктысында күлмәк өстеннән генә юрганын салып, «Казый» моталәга[12] кылуы», «Бер мулла кызының чаршау артыннан гына үзенең иптәшләре берлән аталарыннан качып язу өйрәнүе» рәсемнәре табигыйлар иде, дөрестләр иде. Бу рәсемнәр әүвәлләре һәммәмезгә дә үземезнең тормышымызны күрсәтә башладыклары кебек, арамызда шундый эшкә сәләтлеләребезнең дәртен уяндырырга да сәбәп булган иде.

Шуның өчен егерменче гасыр урталарында болгарлардан рәссамнар чыга башлаган иде. Һәм дә мәйданга болгар рәсемнәре атыла башлаган иде. Бу рәсемнәр арасында болгар кызларының киндер агартуы, болгар егетләренең тау башында яз көнендә су ташуында музыкада уйнаулары, ат ашата торган малайларның бәрәңге пешерүләре халык арасында хөрмәтле булган һәм дә рәсемнәрен дә игътибарга керткән иде. Моңарга башка әхлак галәменнән, әхлаксызлык күренешләреннән бик күп рәсемнәр ясалган иде. Кара халык, замана фикеренә авышкан халык, болардан зарар булуны һич уйламаенча, өйләренә тага, балаларына мәгънәләрен сөйләп күрсәтә башласалар да, голяма төркеме тагы бик каты аякланып, рәсемнең хәрәмлыгы хакында, диварларга элү ярамавы хакында, рәсемнең күңел каралтуы, фәрештә качыруы хакында күп сүзләр сөйләнеп кенә калмаенча, мәсҗедләрдә вәгазьләр сөйләнеп, шул мөнәсәбәттә китаплар, рисаләләр дә язылды. Голямалар арасында «ярый» диючеләр дә булганга, тагы бер тавыш купты.

Дин мәсьәләсе хакында фикер алышу өчен мәҗлесләр ясала башланды. Яңа курчак туена мәйдан тагы ачылды. Язылды, укылды, сөйләнде, кычкырышылды – тагы берни чыкмады, мәсьәлә шул көенчә калды. Ләкин бу тавыш рәссамнарга шактый гына зарар булды. Рәсемнәре аз үтә башлады, үзләренә халыкның карашы башкарды. Рәссамлыкка хәзерләнә торган яшьләрнең күбесен атасы-анасы, карендәш-кабиләсе туктата башладылар. Туктамаганнарына тагы «бозылган» дип карый башладылар. Озак үтмәде, рәссамнарымыз кайсылары үлделәр, кайсылары тамак туйдырыр өчен рәссамлыкны икенче дәрәҗәгә калдырдылар. Ни булса да булды, бер вакытны мәдрәсәләр, мәктәпләр беткән кебек, музыкамыз әхлаксызлыкка чумган кебек, рәссамнарымыз да беттеләр.

Сез, шул вакытта фәннәр ни дәрәҗә иде, аларга игътибар бар идеме, фәнни китап бар идеме, диерсез. Бар иде. Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде. Чыгуы илә бик олуглап каршы алынмаса да, акыртын гына тәрәккый иткән иде. Һәр фәннән кыскача, камил китаплар бар иде, һәр фәннең укучысы бар иде, һәр фәнгә чыгарылган кире каккан тәнкыйтьләр, һәр фәннең кирәклеге хакында язылган рисалә бар иде.

Һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында фикер алышалар иде. Ләкин бу фәннәр мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылмыйча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, төбенә төшеп йителми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә куя алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең үсүе күз ачылуга гына сәбәп була иде. Милләткә матди файда итә алмый иде. Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голямаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде. Болар әүвәлдә астрономия мәсьәләсеннән генә чыкса да, бара-тора җир турындагы гыйлем, тарих, җәгърафия, табигать белеме фәннәренә дә барып җиттеләр. Һәммәсендә дә дингә каршы килү, шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде. Үз дәлилләрен куәтләр өчен, Коръәннән, хәдистән тирес-морыс мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кылындырып бетерәләр иде.

Бу да үзенчә бер курчак туе иде, бу низаглар гәзитәләремезгә, журналларымызга, хәтта календарьларымызга да кергән иде. Монда да актыккы хөкем «көфер» иде. Фән ияләре, никадәр фәнне яратсалар да, никадәр фәнгә хезмәт итсәләр дә, хезмәтләре нигезле булмаганга, фәнне дошманнан саклау өчен бер кальга (крепость), фән мәктәбе төзелмәгәнгә, бу фәнемез дә бервакытны музыкамыз, рәссамнарымыз кебек һәлак булачагында шөбһә юк иде. Ел үткән саен, фәнни китаплар арта барса да, укучылары азая иде. Һәм дә әүвәлдәге кебек фән фидаилары бер дә күренми иде. Шуның өчен бу да озакламаенча бетәчәк иде. Ислам фәннәре хакында сөйләргә дә юк. Чөнки бездә аның алга киткәне дә юк иде, артта калганы да юк иде. Нинди зур мөдәррисләремез, нинди шөһрәт тапкан галимнәремез булса да, һәммәсе исламның ни икәнен, исламның рухын аңламаганнар вә диннең фәлсәфәсеннән хәбәр ала алмаганнар иде. Безнең галимнәремезнең гыйлеме һәрвакыт бер хөкемне төрлечә фикерләп, бер юнәлештә аңлау булмаенча, диннең гадәтләрен белү белән генә чикләнә иде. Шуның өчен бездә пакьләнү мәсьәләсен, күрем, бала тудыру мәсьәләсен белгән кешеләр, пәйгамбәремез галәйһиссәламнең кая туганлыгын белмәсәләр дә, һич шәргый бер мәсьәләнең фәлсәфәсен белмәсәләр дә, «голяма» дип атала иде. Шуның өчен болар нинди генә файдалы яңа мәсьәлә чыкса да, үзләренең «Китабел истинҗа» ларына («Пакьләнү турындагы китап») карарга тотыналар иде, анда булмагач, хәрәмлыгы берлән хөкем кылалар иде.

Мәдрәсәләргә карасак, аларда да өмет юк иде. Иске мәдрәсәләр замана үтә-үтә искереп, хәрабә хәленә килгәннәр иде. Төзүчеләре әллә кайчан үлеп беткәнгә, мәдрәсәнең кирәгенә вакыфлар калдырмаганга, мәдрәсәләр, элгәре торырлык булса да, бара-тора, әүвәле тәрәзәләре гамәлдән чыгып, аннан соң ашханәләре яраксызланып, гомер үтә-үтә түшәмнәре, диварлары да бозылып, торырлыктан чыккан иде. Шуның өчен теләр-теләмәс кайбер мәдрәсәләр ябылган, кайсылары ябылмаса да, мәдрәсәләрнең бер башында гына тора башлаганнар иде. Аңарга башка да, ул мәдрәсәләрнең дәресләренә үзгәртүләр кылынмаганга күрә, укыту ысуллары бик начар булганга һәм аннан белем алган кешеләр бернәрсәгә дә ярамаганга, ул мәдрәсәләргә керүчеләр көннән-көн азаюда иде. Кайбер мәдрәсәләрдә егерменче гасыр башларында реформа-фәлән дигән сүз[не] ишеткәләгән булсалар да, бу сүзләрне әйтүчеләр үзләре дә реформа ни дигән сүз, мәдрәсә ни дигән сүз икәнне белмәгән кешеләр булганга, фәкать фонограф төсле, кешедән ишеткәнне генә сөйләгәнгә яисә шулай сөйләү модада булганга, «Менә, әйе, реформа кирәк, ахрысы, без ысуле җәдиткә каршы килмибез, голямаларны гына сүкмәскә кирәк», – дип сөйләнсәләр дә, берни дә чыкмаенча калган иде. Яңа байлар, җәмгыятьләр бу мәдрәсәләрне төзәтергә, ислях кылырга акча да таба алмыйлар һәм черегән фикерле голямаларга да сүз дә аңгарта алмыйлар иде. Алар һаман шул урта гасырлар гадәтенчә китап күтәреп, «дәрескә кердем» дип йөрүне бик зурга саныйлар иде. Яңа кешеләр кыямәттән бигрәк гыйлем кирәклеген дә сөйләп, бер-берсен аңлаша алмаганга, икесе дә берсенә берсе кул селтәгәннәр иде, шуның өчен голямалар аларны кяфер дип, тегеләр голямаларны дин кортлары, дин бетерүчеләр дип йөриләр иде.

Мәктәпләр әүвәлрәк, ысуле җәдит яңа чыкканда, шактый гына ачылган булса да, алар да нигезсез булганга, бинаны салучы үлү берлән яисә мөгаллиме китү берлән, яисә хәзрәтнең сарыкларының бәрәннәре бу ел күбәю сәбәпле, абызтай бәрәннәрне шунда яптыра башлавы берлән беткән иде. Кызлар абызтайларда укып йөрсәләр дә, мәктәп исеме бирергә ярарлык кызлар мәктәпләре булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Шул сәбәптән бөтен Русиясендә бер-ике мәдрәсәгә башка һәм дә җәмгыятьләр идарәсендә укыла торган дүрт-биш мәктәпкә башка укыр йирләр юк иде. Хөкүмәт мәктәпләрендә белем алучылар бик аз иде. Күбесе иске фанатизмнарыннан котыла алмаган иде, кайберәүләр [балаларын] укытырга теләсәләр дә, акча юк иде. Шуның өчен русча уку интеллигентныйларга гына махсус иде. Алар да берәмләп яисә унлап кына саналганга, укучылар шул саннарыннан күп узмыйлар иде.

Егерменче гасырның яртылары йитте. Болгарлар һаман акрын гына, кая барганнарын белмәенчә генә, ни эшләгәннәрене дә уйламаенча гына, инкыйраз юлы берлән баралар иде. Мәктәпнең иң күбесе булган авыл халкы, кайберсе йир йитмәүдән, кайсылары, йир йитсә дә, шәһәрләрдә торырга кызыгудан, төрлесе-төрле якка бәхет эзләргә таралганнар иде һәм көннән-көн таралуда иделәр. Бунлар, билгеле, әүвәлдә кара эштән башлап миллионщик булачаклар иде, шуның өчен һәммәсенең дә башта ук миллионнар берлән эш башларга әлегә акча булмаганга, заводларда аена сигез тәңкәгә эшләп, шул миллионнарны җыярга башлыйлар иде. Мондый йирләрдә, бердән, һавасы булмаганга, икенчедән, сигез сумга җәмәгатьне тәрбия кылу икмәк берлән судан артмаганга, боларның миллионщик булуы һаман артка кала барса да, сәламәтлекләре көннән-көн кимеп, ахырыннан вакытлы-вакытсыз бер эшкә ярамый торган картлар яисә үзләрен дә тәрбия кыла алмый торган гарипләр булып калалар иде.

Бундый йирләрдә шундый киләчәктәге миллионщиклар бик күп булганга һәм фатирлар-фәләннәр дә бергә булганга, андый җәмгыятьле йирләрдә таралуы табигый булган фахеш болар арасында бик тәрәккый итүдә иде. Бу фахешнең таралуы һәммә яманлыкның башы булып, әхлакның бөтенләй югалуына сәбәп булдыгы кебек, мондый баракларда фаҗигаләр дә бик күп булуына башчы була иде. Алар берлән генә дә калмаенча, фахеш бәласе булган йогышлы чирләр дә – сифилис (җөзам) таралып, ул кешеләрдән балаларына, карендәшләренә, ашташларына җәелеп һәм дә, авылларга кунакка кайтканда, авыл халыклары арасында да «бүләкләр» калдырып, бөтен милләтне сифилискә вә башка йогышлы чирләргә ияртеп бетерәләр иде. Вакытында докторларга мөрәҗәгать кылынса, аларның киңәшләре берлән дарулансалар, бәлки, бу авырулар да ул дәрәҗә бөтен халыкка җәелмәс иде. Бердән, докторларымыз юклыктан, икенче, даруларымыз юклыктан, өченче, акча юклыктан, дүртенчедән, медицинага ышанмавымыздан, һич аларга каршы чарасы каралмаенча, «Алла сакласа, берни булмас әле» сүзләре берлән генә торалар иде. Һәм көннән-көн инкыйраз орлыгын чәчә баралар иде.

Моңарга башка да, әүвәлләре киң һавада тамак туйдырып, күп ит ашарга өйрәнгән бер халык булып, бердән һавасыз бүлмәләрдә ит урынына каткан икмәкләргә керешкәнгә, табигатьләре күтәрә алмаенча чахотка, катар, белмим, тагы ни кеби авыруларга дучар булып, көннән-көн үлүнең саны күбәюдә иде.

Бер яктан, җәмәгать тәрбия кылырга йитәрлек эш эшләү бик авыр булганга, икенче яктан, кирәк вакытта хайванлык өчен хатыннар табу бик җиңел булганга, өйләнү, кияүгә бару бик сирәкләнгән иде. Гомере буенча өйләнмәенчә сакалы агарган картлар һәм дә кияүгә китмәенчә керче, ашчы, тегүче яисә бөтенләй сатучы булып гомер үткәргән карчыклар һәм дә шуларның юлы берлән бара торган хатыннар, шулар юлы берлән барырга сабак алып килә торган кызлар, егетләрнең исәбе-хисабы юк иде. Бу эшнең бик күбәюенә никях-талак мәсьәләләренә кирәге кадәр әһәмият бирелмәдеге, аларга бер уенчык кына иттереп каралдыгы да бик зур сәбәп булган иде. Шуның өчен булган өйләнү дә, кияүгә бару да икесенең бергә торыр өчен кылган вәгъдәләре булмаенча, бертөрле мәҗүсилек гадәтләреннән генә иттерелгән бер эш төсле генә карала иде. Һәм дә гаилә тормышының дәвамына да сәбәп булмый иде. Никяхның, талакның бу төрлесен хәзер дә бетерү мөмкин түгел иде. Чөнки алар хәзер бөтенләй урынлашып бетеп, безнең генә арамызда милли гадәтләрдән саналган иде. Бу эшләрнең башлануы унтугызынчы гасырда гына булса да, ул гасырның голямасы, рухани идарәсе моңарга әһәмият бирмәдекләреннән, бу эш, җәрәхәткә кунган микроб кебек, тиз гомердә бик күбәеп, бөтенләй канымызга кадәр кушылып киткән иде. Шул сәбәптән бала табу, бала тәрбия кылу бик сирәк иде. Чөнки андый балаларны табу да, аналарына, бердән, табу мәшәкате, икенчедән, тәрбия кылу мәшәкате булачак булганга, ике мәшәкатьтән дә берьюлы котылыр өчен, тапмас өчен әллә нинди агулар эчәләр иде. Бу агулар күп вакытта үзләренә дә бик каты тәэсир кылып, шундый хатыннар арасында үлеп һәм гарип булып калуның исәбе-хисабы юк иде. Кайсыбер яшьрәкләре – үзенең йөкле булуын белми калганнары яисә эчкән дарулары файдалы булмаганнары тапкаласалар да, балаларның күбесе зәгыйфь туа иде. Һәм дә тагы да тәрбиягә җай булмагач, йә суларга ташлана яисә (үземездә андый йортлар салу хәрәм булганга!) руслар тарафыннан ясалган йортларга ыргытылына иде.

Шул эшләр сәбәпле көннән-көн үлүчеләрнең саны күп булса да, туучыларның саны кимүдә иде. Бу эшләр безнең инкыйразымызның сәбәбе идекен белгән кешеләр аз булмасалар да, алар да берни эшли алмыйлар иде. «Бетәмез!» дип фөрьядлар язып, халык арасында тараталар иде. Ләкин укымаган халыкка, укыган булса да, шул дәрәҗә әхлаксызланган халыкка шундый рисаләләр берлән генә тәэсир итүнең һич мөмкинлеге юк иде. Тагы да тәэсирләнсәләр һәм мөхәррирләрнең сүзләренә ышансалар нишләсеннәр?! Һәммәсе ташласын да китсеннәрмени! Кая китсен? Нишләсен? Ни берлән тамак туйдырсын? Икенче заводка китсенме? Әллә тагы бер-бер шәһәргә дворник булып керсенме? Әллә бер рус авылына хезмәтче, көтүче булсынмы?! Болай итсә, ни чыгар соң?! Шул үлүләр, шул авырулар, шул изелүләр бетәрме? Һәйһат! Һәйһат!

Унтугызынчы гасырда күз яшьләре берлән еглый-еглый әйткән кешеләрне һәм дә халыкка шул хакыйкатьне белдерергә тырышкан мөхәррирләрне голямаларымыз: «Тәкъдиргә ышанмыйлар, кяфер», – дип, байларымыз алар артыннан барып, яр якасына килеп җиткән милләтемезне тегеләр сүзе берлән, тотып алмаенча, яр астына төртеп төшерделәр. Ярның төбе юк икәнен белгәч, төшүчеләр төшмәскә димләгән кешеләрнең сүзе дөрест икәнен белсәләр дә, кире кайтырга юл таба алмагач һәм дә яр башындин карап тора торган кешеләр арасында боларны кызганып күз яшьләре берлә еглаучы теге кешеләрне һәм дә боларның мәтәкли-мәтәкли китүләреннән көлеп тора торган чалмалы әфәнделәрне күргәч, түбән таба киткән саен ләгънәт укысалар да, үлгәч тәүбә кабул булмый дигәнчә, бер егылгач тору фикере дә уй көенчә генә калганга күрә, менә алмаенча, түбән китүгә дәвам иткәннәр иде. Бу егылучыларның күбесе мәтәлли-мәтәлли башлары әйләнеп беткәнгә, үзләренең кая икәнлекләрен күрергә күзләре томаланганга, кая барачакларын, анда ни булачагын уйларга зиһеннәре чуалганга, гүя туйга барган төсле көлә-көлә баралар иде. Кайсыберләре барган саен юллары караңгыланачакларын, ниһаять, бөтенләй күзгә төртсәң күренмәслек бер караңгыга барып чыгачакларын белсәләр дә, алар да кире кайта алмыйлар, үзләре генә кайта алсалар да, башкаларны кайтара алмыйлар иде. Шулай киткәннәр иде. Баралар иде. Очына чыкканча барачаклар иде. Егерменче гасырның ахыры җитә башлады. Бу гасыр берлән безнең дә бик күп нәрсәмез бетте. Гәзитәләремез бетте, мөхәррирләремез бетте, бетмәсә дә, егерменче гасырның башларындагы кеби талант белән, дәрт берлән язганнары калмадылар.

Гәзитәләремез бетте. Иң әүвәл, илле сәнә дәвам иткәннән соң, «Тәрҗеман» гәзитәсе беткән иде. Мөхәррирнең вафатыннан соң вак-төяк кешенең кулына төшкәнгә, аларда гәзитә нәшер кылырлык, бердән, гайрәт юклыгыннан, икенчедән, ярдәм юклыгыннан идарә ябылган иде. Гәзитә туктаган иде. Бу эш милләт әһелләренә бик авыр тоелган иде. Чөнки шулкадәр зур хезмәт иткән бер мөхәррирнең, йоклаган бер милләтне уяткан бер затның үзе берлән бергә гәзитәсенең үлүе, мәсләге югалуы без болгарлар тарихында мөстәкыйльлекне югалтудан ким түгел иде. Һәм, чыннан да, моның бетүе бик зур тәэсир кылган иде. Халык тагын йоклый башлаганнар иде. Вә уянуларыннан файда һич булмады. Гәзитәнең иткән хезмәте, мөхәррирнең бөтен галәмне мактап бетерә алмаслык гайрәте бетте дә китте. Казан гәзитәләре матәм тоттылар. Һәммә йирләрдә яшьләремездә матәм булды. Ләкин көн үтте, ай үтте, ел үтте, тагын тормыш үз хәленчә бара башлады. «Тәрҗеман» хакында вә аның мөхәррире Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан кулга гына йөрсә дә, бара-тора ул да сүнә башлады. Шуннан күп үтмәде, ун-унбиш елдан, Казандагы «Кабан» гәзите, аның артыннан Әстерхандагы «Хәзәр» гәзите мөхәррирләре бетүе берлән һәм дә алучылары азлыгы берлән ябылганнар иде. Бу мәсьәлә тагын бик тавышлы булды. Яшьләр акча җыярга тотындылар. Җыйдылар. Яңгыздан «Кабан» ны нәшер итә башладылар, тагын озак үтмәде – ардылар. Акчалары бетте. Гәзитә ябылды; берәм-берәм журнал, рисаләи дукуталар бетә башлады; иң соңга «Игенче» гәзитәсе калган иде. Ул да дәвам итә алмады. Егерменче гасырның ахырында бер гәзитә дә калмады дияргә ярый иде. «Болгар» исемендә руслар тарафыннан нәшер ителә торган тарихи журнал берлән «Сату» исемендәге гәзитәгә башка берсе дә калмаган иде. Бу гәзитә дә ахырга таба игъланнар берлән генә киченә башлаган иде. Егерме беренче гасыр керде. Руслар, Ауропа халыклары бик зур бәйрәм иттеләр. Гәзитәләр, журналларда, махсус китапларда егерменче гасырның хисабы чыкты.

Башка халыкларда һәр йирдә алга бару күренә иде, һәммә халык шуның өчен бәйрәм ясыйлар иде. Әмма без нишли идек? Ни өчен бәйрәм ясый идек? Белмим, әллә башымыз тыныч калды инде, йоклаган як берлән тик йоклаек диптер. Ни булса да безнең эшләремез һаман артка бара иде. Бу гасырның башында бездә бер дә яңа эш булмады. Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак-төяк талчук кәсебе берлән кара эшкә генә кала баралар иде.

Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу, шундагы бер шәкерт берлән ияреп, мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.

Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йирдә дә шул булды, һәммә йирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.

Хөкүмәт буны бетерергә бик тырыша башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман ачыкланмаган иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йирдә, әллә никадәр медицина җәмгыятьләре булсалар да, әллә никадәр профессорлар шул мәсьәлә берлән мәшгуль булсалар да, һич файда чыкканы юк иде. Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде.

Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә медицинада мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды. Һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шулкадәр таралуын белдерде. Һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару табылды, авыруны азайта башлады. Һәммә йирдә моның дәвасы кулланыла башлады. Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз проценты, атасыз-анасыз, карендәшләр-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде. Болгар халкы шулкадәр беткән иде – һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник, извозчик, швейцар вазифаларыны башкарган мөселманнар беткән иде. Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк-сандырак, иске-москы берлән сату иткән халыклар берлән җир упкан кебек булганнар да беткәннәр иде. Авылларда ябылган өйләр, атасыз-анасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган хатыннар, хатынсыз калган ирләрнең исәбе-хисабы юк иде. Болгар халкы арасында һичбер авыру кермәгән йорт юк иде. Һичбер кайгы кермәгән өй дә юк иде.

Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипулатта, Орскида, Троискиларда һәм башка болгар булган шәһәрләрдә, авылда урамнар буш калган. Мәсҗедләр мәхәлләсез калганнар, мәдрәсәләр мөдәрриссез, шәкертсез калган иде. Казан, Оренбург вә башка бәгъзе шәһәрләрдә, халкы булмаганга, бәгъзе мәсҗедләрдә намазлар укылмый башлаган иде.

Шуның өчен ул мәсҗедләрнең бара-тора бер харап булуында һич шөбһә юк иде. Бу авыру, бу бәла халыкның котын алганга, бик күбесенең тормыштан бөтенләй гайрәтен кайтарган иде. Бик күбесенең иң якын кешеләрен – хатыннарын, ирләрен, балаларын, ата-аналарын, дустларын алып киткәнгә, алар берлән бергә гаилә бәхете, тормыш кызыклары да беткән дә киткән иде.

Шуның өчен һәрбер болгар авыр табигатьле, һәрнәрсәгә өметсез карый торган, дөньядан бөтенләй өмет өзгән иде. Һәрберсе «үлмәгәнгә торамыз инде» дигән кебек кенә яши башлаганнар иде. Шуның өстенә һәммә йирдә купкан мирас мәсьәләсе калган бер уч болгар халкын да кырыкка ярып бетергән иде. Туганнар – туганнары берлән, аталар – балалары берлән, хатыннар ирләре берлән мирас өчен тартышалар иде.

Боларның мираслары да никадәр кечкенә булса, низагсы шулкадәр зур иде. Бер самавыр мәсьәләсенең тавышы күккә чыга, бер тун тавышы да судтан судка күчеп, әллә никадәр халыкның башын әйләндерә иде. Бер кәҗә дәгъвасы да никадәр кешеләрнең авызларын-борыннарын кан ясый иде. Тавышның-кычкырышның исәбе-хисабы юк иде. Судларга бирелгән гаризаларның, хөкемнәрнең иге-чиге юк иде. Һәр кешенең судта эше бар иде. Һәр кешенең берсендә аласы бар иде, һәр кешенең икенчесенә бирәсе бар иде. Хөкүмәт бу эшләрне карарга махсус хаким, махсус судлар ачса да, эшнең чамасы да юк иде, рәте дә юк иде. Әхлак бозылганга, ялган шаһитның исәбе-хисабы юк иде. Ике як та дәгъваларын ялган шаһитлар берлән, антлар берлән исбат кылалар иде. Һәр кеше үзенең каршы якның шаһитларының ялган шаһитлыкларын икенче шаһитлык берлән исбат кыла иде. Тегесе бу шаһитларның акчага сатылуларын акча алган вакытта булган кешеләр берлән бәян кылалар иде. Һич очына чыгу мөмкин түгел иде. Хөкүмәт чиновниклары, хакимнәр никадәр рәтләргә теләсәләр дә, һич файда итә алмаганнар иде. Өч елдан соң да шул мирас низаглары дәгъва көенчә калган иде. Ахырдан хөкүмәт Духовное собраниегә бу эшләрне карарга кушты. Ул, бер дә вакыт үткәрмәенчә бер циркуляр таратып, Духовное собраниенең мирас низагларын карарга хокуклы икәнлеген белгертте. Һәм бик тиз эшләрне карарга башлап, мирас дәгъвачыларның кайсысына бер атна, бәгъзесенә ике-өч атна, алты атнага кадәр өстәмә ураза берлән җәза бирде. Үлемнән калган муллаларга, ахуннарга собраниенең әмерен тотарга бик каты боерды.

Низаглар тагы күбәйде, «ураза тотты, ураза тотмады, мулла аны тоттырмады, фәләнне тоттырды» низаглары кушылды, собрание, һич курыкмаенча, муллалар, ахуннарны руза берлән җәза кыла башлады. Бу эшеннән соң мирас мәсьәләләре тагы әһәмият берлән тикшерелә башласа да, ул вакытта собраниенең идарәсендә булган сиксән мең атна руза таралып беткәнгә, нишләргә белмәенчә, ул да аптырап калган иде. Бу мәсьәләләр шулай йөреп, бертөрле дә хәл кылынмаган иде.

Бусы шулай булса да, халыкта тагы зур мәсьәлә бар иде. Шулкадәр атасыз-анасыз, тәрбиячесез калган балаларны ашатырга, киендерергә кирәк иде. Бу мәсьәлә бик авыр булып, һәр кешенең авызына кергән иде. Ләкин ничек ярдәм кылырга, ничек аларны тәрбия кылырга мәсьәләләре һич хәл кылынганы юк һәм хәл кылыначак та түгел иде. Чөнки боларны тәрбия кылырга әллә никадәр байлык, әллә никадәр гайрәт, әллә никадәр урын кирәк иде. Бездә берсе дә юк иде. Хөкүмәт тарафыннан вә шәхси төзелгән җәмгыятьләр карасалар да, болгарлар аларга бирәсе килми иде. Шуның өчен яза белгәне – язу берлән, сөйли белгәне – сүз берлән, эшли белгәне эш берлән шул мәсьәләгә хезмәт итә башладылар. Яңадан хәмият (төрлечә саклану) уйнады. Яңадан гәзитәләр, журналлар, яңадан әдәбият нәшер кылына башланды. Фәкыйрьләр файдасына театрлар, музыка ахшамнары бирелә башлады. Җәмгыятьләр төзелде. Һәммә йирдә шул мәсьәлә, һәммә йирдә ярдәм тавышлары иде. Озак үтмәде, Оренбург, Казан кебек шәһәрләрдә фәкыйрьләр өчен гаҗизханә, ятимханәләр ачылды. Һәммә йирдән керергә теләүчеләр гаризалар, үтенечләр берлән ялвара башлады. Озак үтмәде, зур җәмгыятьләр ясап ачтылар. Речьләр сөйләделәр, ашадылар-эчтеләр, берсен берсе макташтылар. Ахырдан бу елга дүрт бала алырга хөкем иттеләр!!! Шул мәҗлестүк рәис, җәмгыятьнең дворнигының угылы берлән секретарьның ерак кына бер карендәш баласына башка, икесен сайлап алдылар. Меңнәр, йөз меңнәр мохтаҗларга урын кирәклеге беленде. Кычкырышылды, бакырышылды, сүгешелде, макташылды, ахырдан дүрт бала алынды.

Йа Рабби, бу ни эш? Ник без болай? Моңарга сәбәп нәрсә? Белмим, белмим! Шуның өчен ирекле-ирексез меңнәрчә балалар русларга кушылып китәргә вә меңнәрчә ир балалар саилче, жулик булырга, меңнәрчә болгар кызлары кара сачләре, майлы күзләре, горур кыяфәтләре берлән тамакларын туйдырыр өчен, абруйларын, намусларын, гыйффәтләрен сатарга мәҗбүр булдылар. Һәммә йирдә шундый кешеләр булды.

Гәзитәләрдә фикер алышулар башланды, шуларны коткарырга әллә никадәр җәмгыятьләр ачылды. Ләкин ни чыкты? Ике-өч, ахыр чиктә унга кадәр кешеләрне тәрбиядән яисә коткарудан узмый иде. Бу сан, бу ярдәм, мохтаҗлар санына караганда, диңгездәге тамчы кебек булганга, һич тәэсире юк иде. Ахырдан моңардан да арыдылар.

Гәзитәләр башка мәсьәләгә борылдылар. Тегеләй халык авызында да ул сүз бетә башлады. Халык ул эшкә шулкадәр ияләште – ул гаепкә дә саналмый башлады. Андый кызлар, андый егетләр һәрвакыт андый түгелләре берлән катышканга, боларның ачкан җәмгыятьләре булмаса да, бик күп кешене үз юлларына кертәләр иде. Шуның өчен фахеш гадәт хөкемен алган, йогышлы чирләр дә калган ярты халкымызны каплаган иде.

Егерме беренче гасырның егерме бишенче елларыннан халкымызда тагы артык бер хәмият (саклану чарасы), артык бер гайрәт мәйданга чыккан иде. Әллә никадәр мәктәпләр, мәдрәсәләр ясалган, халык арасында халык аңларлык дәрәҗәдә китаплар, гәзитәләр нәшер кылына башлаган иде, хәтта моның берлән генә калмаенча, унтугызынчы гасыр, егерменче гасырның олугларына һәйкәл кую да тикшерелә башлаган иде. Бу тавыш тагы бик зур итеп иганәләр җыюга кадәр йиткән иде.

Һәйкәл[нең] берсе – «Тәрҗеман» мөхәррире Исмәгыйль бәккә, икенчесе – болгар әдәбиятына бик зур хезмәт иткән бер затка, өченчесе болгар музыкасын яңарткан болгарга иде. Болардан соң тарихчыларга, фәнгә хезмәт итүчеләргә, нәфис сәнгатькә хезмәт итүчеләргә кую да уйланган иде. Исмәгыйль бәккә [һәйкәлне] Кырымда куярга кирәк булса да, ул вакытта Кырымда калынучылар да кайберләре төреккә күчеп, кайберләре теге авыру берлән үлеп беткәнгә, Казанда ачылу уйланган иде. Шуның өчен Казан мәйдан[нарын]да һәйкәлләргә урыннар да хәзерләнгән иде. Исмәгыйль бәк бер бик караңгы халык берлән тулган өйгә бик якты электрик лампасы яккан итеп куелачак иде. Әдип кулына тоткан бер китапта тезмәләгән каләм берлән дөм сукыр кешеләрнең күзләрен ачкан итеп куелачак иде…

Бүтәннәренә дә, хезмәтләренә күрә, эшләрен белдерерлек төс-кыяфәт уйланган иде.

Ләкин бу калган халык та көннән-көн кими барганга, көннән-көн ярлылана барганга, бунларның бу гайрәтләре, бу чаралары да вакытлы килгән бер бизгәк авыруы гына булганга, аның бетүенә дә вакыт йитә башлаганга, гәзитәләр дә бу мәсьәләне сирәкләтә башлаганнар, халыкларда ул кадәр сөйләми башлаганнар иде. Бара-тора акыртын гына бетә-бетә, бөтенләй беткән иде. Баягы гайрәтләр, баягы хәмиятләр, илленче елга кадәр «милләт, милләт» дип әйткәләп торсалар да, шул елларда дөм сүнгәннәр иде. Яңадан мәдрәсәләр ябылган иде, яңадан мәктәпләр беткән иде, яңадан гәзитәләр, журналлар туктаган иде. Һәммә йирдә бер тынлык, һәммә йирдә бер моңлык сөрә башлаган иде. Хәтта шул елларда чыккан болгар көйләре соң дәрәҗәдә моң, кайгылы, әллә нинди өметне бетерә торган иде. Иртәгә үләсен сизенгән хаста кебек, як-ягына моң-моң карый башлаган иде. Әдипләр, мөхәррирләр күбесе үлеп, үлмәгәннәре рухан бетеп, милләтемез җансыз дәрәҗәсенә йиткән иде.

Фәкать шул елларда гына чыккан Җәгъфәр исемле тарихчы һич арымый иде. Тарихи хикәяләр, тарих китаплары язып мәйданга китерә иде. Ләкин бу да боларның әүвәлге рәхәт гомерләрен исенә төшереп, бу көнге зәгыйфь, авыру, кызганыч, аяныч хәлләрен чагыштырып кайгыртудан башкага, үзенең хәленең өметсезлеген белдерүдән башкага ярамый иде. Җәгъфәр никадәр әдәбиятка хезмәт итсә дә, никадәр үлеп бара торган яшәешне уятырга тырышса да, иске әдипләрнең рәсемнәрен таратып, тәрҗемәи хәлләрен язып, халыкта милләт фикерен бетермәскә тырышса да, мәктәпләр, мәдрәсәләр беткәнгә, балаларның тууы соң дәрәҗәдә булганга һәм тәрбияләренә һич әһәмият бирерлек гайрәт калмаганга, халыкның кимүенең һич исәбе юк иде. Яшерен чирләр шул дәрәҗә таралган иде, нинди пакь кешегә дә аңардан котылу бик авыр иде.

Чөнки варисы булуы да бик күп булдыгы кебек, дустларыннан – иптәшләренә, иптәшләреннән иптәшләренә иярүеннән һич сакланырга имкяны юк иде. Хөкүмәт боларны бетермәк өчен җәмгыятьләр ачып, больницалар ачса да, һаман файда юк иде. Чөнки туган бер бала авыру туа иде. Авыру тумаса, атасыннан иярә иде, агасыннан, тутасыннан иярә иде. Шуның өчен хөкүмәтнең, хосусый кешеләрнең гаҗизханәләре бу авырудан әгъзалары чери торган картлар, карчыклар, яшьләр, балалар берлән тулган иде. Авыл халкы бик аз калганга, аларда шул авыру бик таралганга, алар да акыртын гына шәм кебек тик торганда эреп бетәләр иде. Фахешханә болгар кызларыннан, төрмәләр болгар егетләреннән бушана бара иде.

Ниһаять, егерме беренче гасырның ахырына йитә башлады. Җәгъфәр һаман язса да, һаман элгәреге әхлакымызны, гадәтләремезне югалтмаска тырышса да, халыкның гадәте генә түгел, үзләре дә бетә иде. Егерме беренче гасырның 97 нче елында булган гомуми халык санын алуда Җәгъфәр Русиядә 3800 болгар барлыгын белде. Болар аңарга шулкадәр авыр булды – һич әйтеп бетерерлек түгел. Моннан ике йөз ел элек, унтугызынчы гасырда үзләрен язды[р]мас өчен сугышкан, халык санын алуда 15 миллион болгар халкы ике йөз елда 3800 гә калган иде. Бу цифрлар арасының күплеге Җәгъфәрне болгар халкының тәмам бетүенә ышандырган иде. Шуның өчен 15 миллион вакытта үзен үзе саклый алмаган, үз кирәген эшли алмаган, фараз берлән гомерен үткәргән бер халык 3800 аксак, чулак, сукыр, күзсез, гарип берлән алга китүнең имкяны юк иде. Моннан соң Җәгъфәр дә рәтләнеп язмый да башлады. Чөнки язуның файдасы юклыгын белгәнгә, тәмам гайрәте кайткан иде. Алай булса да, ичмасам, юкка чыксалар да, тарихтан исемнәре югалмасын дип, болгарларның фәнгә, әдәбиятка, музыкага иткән хезмәтләрен җыя башлады. Һәм болгарларның ачык тарихына бик күп әсәрләрен җыеп, тормышлары тугрысында, гадәтләре хакында бик күп нәрсәләр язды. Җәгъфәрнең әсәрләре һәр кеше өчен бик кыйммәт булганга, руслар өчен дә үзләренең ничә гасырлар бергә торган ватандашларының, хәтта кайбер җәһәтләреннән үзләренең мөгаллимнәренең ничек көн итүләрен белү, тарихлары, музыкалары берлән дус булу, әлбәттә, кирәк булачак иде. Шуның өчен Җәгъфәрнең һәр әсәре русчага тәрҗемә кылынып, меңнәрчә нөсхәләр тарала, рус галәменең һәр сыйныфы тарафыннан укыла, сөйләнелә, хәтта болгарларны кызганалар иде. Болгар әдипләренең әсәрләре, тәрҗемәи хәлләре, болгар белик (кәлим), хәким (фәйләсуф)ларының фикерләре русчага тәрҗемә кылына иде. Болгар музыкасы русларның иң зур шәһәрләреннән иң вак шәһәрчекләренә кадәр таралган иде. Русларның иң бөек сыйныфы да, иң түбән сыйныфы да болгар музыкасы берлән тәэсирләнәләр иде. Болгар әдәбиятында әллә нинди русларның үзләрендә күрелмәгән бер җитдилек, йөрәктән чыкканлык, нинди таш йөрәкләргә дә тәэсир кылырлык бер арт[ык]лык табалар иде. Болгар музыкасында кайгылыктан башка бер рухани халәт, инсанның бөтен фикерен, уен [җәлеп] итә торган бер үзлек табалар иде. Шул кадәрле гали музыканың моңанча үзләренең аталары, бабалары тарафыннан илтифатка алынмадыгы сөйләнелә иде. Моңанча үзләренең ата-бабалары[ның] шундый ләззәттән мәхрүмлекләре өчен аларны кызганалар иде. Аларның бәгъзе кимчелекләрен дә хәтта шул музыка берлән тәэсирләнә алмаганнан дип уйлыйлар иде. Театр, музыкальный вечер игъланнарының башына «болгар музыкасы» дигән сүзне бөтен халыкны җәлеп кыла торган бер сихер кебек карыйлар иде. Музыка магазиннары, музыка журналлары, музыка мәктәпләре шул мәсьәлә берлән мәшгуль иде. Рус театрларында болгар драмалары иң беренче урында иде. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре һәр рус тарафыннан мөкатдәс затлар санала иде. Хәтта никадәр кешеләр үзләренең нәселләре болгарлык булуын дәгъва берлән, болгарилыклары берлән горурланалар иде. Хаслы русларның түбән сыйныфында бер болгар бизгәге бар иде. Бу сүзләр, белмим, хакыйкать иде, белмим, «үлгән сыгыр сөтле була» ның хакыйкатьлеген исбат өчен тагын бер дәлил генә иде. Ни булса да, әдәбият һәм халык шуның берлә мәшгуль, һәммә кешегә болгар дигән сүз әллә нинди бер хисен уяндыра иде. Бер болгарга, кая күрсәләр дә, аның берлән танышалар иде. Аның берлән дустланышалар, аңардан үзләренең мәгыйшәтләрен сөйләндерәләр иде. Язу таныган һәр рус болгар язучыларының исемнәрен бер мөкатдәс итеп йөриләр, аларның тәрҗемәи хәлләрендәге вакыйгалары салоннарда сөйләнә, аларның көлкеләре һәммә кешене көлдерә иде. Чын, саф руслар шул дәрәҗәгә килгәннәр иде, әгәр шул вакытта яңа болгар милләте уяначак булса, үзләренең ярты тормышларын бирәләр иде.

Шул ук вакытта русларда икенче бер мәсьәлә дә бар иде. Ул да егерме икенче гасырны көтү иде. Рус халкы бу бәйрәмне бик шатлык берлән көтәләр иде. Һәм руслар бу гасырда бик күп эшләр эшләгәнгә, үзләренең эшләрен карау, чыннан да, бәйрәм булачак иде. Чөнки мәшәкать, хезмәт, гайрәт сарыф кылган бер эше эш булгач, карауның эшләүчегә биргән ләззәтене дөньядагы һичбер ләззәт берлән чагыштыру мөмкин түгелдер. Руслар моны беләләр иде. Бу көннең киләсен, бу сәгадәтнең тизрәк йитүен җаннары, тәннәре берлән көтәләр иде. Һәммә йирдә бәйрәмгә хәзерләнү, һәммә кешегә киләчәктәге шатлыктан ләззәтләнү йөзләренә чыккан иде. Рус гәзитәләрендә, журналларында русларның кешелеккә, үз милләтләренә хезмәт итүләре хакында озын мәкаләләр бизәкли иде.

Бу мәкаләләр болгарларның инкыйраз мәкаләсе берлән алды-артлы укылгач, русларның хезмәтләрен тагын ачык күрсәтә, русларда безнең беткән, юкка чыккан милләт булу ихтималымыз да бар иде бит, [әмма үлеп бетүче] без түгел бит, дип тагы шатланалар иде. Бу тавышлар зурая бара иде. Чөнки бу көн якыная бара иде. Ниһаять, бер елдан була, бер айдан була, бер атнадан була, дип сөйләнә башлады. Ахырда «иртәгә була» көне дә йитте. Һәммә кешедә хәзерләнү, һәммә кешедә бер шатлык, һәммә җәмгыятьтә шул көнгә хәзерләнү, һәммә гәзитәләрдә мәкаләләр хәзерләү, журналларда рәсемнәр хәзерләү иде. Җәмгыятьләр арасында Тарих җәмгыяте Петербургка үзенең әллә никадәр әгъзасын җыеп, Болгар хакында булган мәгълүмат нәшер кылыначак, болгарларның музее халык[ка] күрсәтеләчәк иде. Болгар әдәбияты, болгар музыкасы, халыкка болгар тормышы хакында мәгълүматлар биреләчәк иде. Һәм дә, болгарлардан бер кеше дә булсын өчен, актыккы болгар Җәгъфәрне чакырганнар иде. Җәгъфәр җәмгыятькә хәлне сөй[лә]мәгән иде. Бикә берлән килергә вәгъдә итте.

Руслар шул эшләрне эшләгән вакытта, безнең Җәгъфәр абзый да һәрвакыт үз эшендә иде. Ул, болгар бетүенә тәмам ышанганга, аларның калдырган әсәрләрен җыярга тотынган иде. Шуның өчен ул Идел буйлап, Казаннан алып Әстерханга кадәр киткән иде. Әстерханның хәрабә мәсҗедләрен тарих җәмгыятьләре үз идарәләренә алып, өстләренә кайвакыт салынганлыгын, кемнәр төзеткәнен, ничә гасырлар гыйбадәтханә булганлыгын, кайсы елда, халкы бетеп, ташландыгын – һәммәсен язганнар иде.

Мәдрәсәләр төрлесе төрле нәрсәгә әверелгән иде. Кайберләре ятимханә, кайберләре фәкыйрьләр йорты, кайсыберләре ночлежный домнар булганнар иде. Әстерханның мәшһүр зияратлары, зиярат өстендәге чардуганнары, ихатасы – һәммәсе тарих җәмгыяте тарафыннан карала иде.

Боларга махсус каравылчылар куйганнар, зур зияратларга кем зияраты икәнлеген, кайвакыт тууын, кайвакыт үлүен, нинди хезмәттә булуын, нинди яхшылыклар кылуын язып куйганнар иде. Җәгъфәр әфәнде һәммәсен карады, һәммәсен күрде, һәммәсе берлән күңелдән сөйләште, һәммәсенең күз яшьләренең агуын үз күзеннән яшьләр агыза-агыза тыңлады. Мәсҗедләр: «Ник болай иттеңез! Болай калырга булсак, безне салмау кирәк иде. Әйе, сез безне кирәклегемез өчен салмаган идеңез, кайсыңыз – үзеңезнең «мулла» булмаса, тамак туйдыра алмаслык угылыңызга урын өчен иде, кайсыңыз – сукыр, чулак, гарип, эшкә ярамаган, кияү чыкмаган кызыңызны остазбикә итәр өчен иде. Безгә кереп гыйбадәт кылган булып йөрдеңез. Күңелегездән гыйбадәт кирәк дип яисә гыйбадәтне файдалы дип түгел иде, фәкать шундагы Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан агайларга күренеп, берсенең кызын алырга, икенчесенең акчасын алыр өчен иде. Безне шундый начарлык кыла торган урын ясасаңыз да чыдадык. Ник болай иттеңез?

Әллә голямаларыңыз никадәр халык җыеп, вәгазь дип башларын чуалтып, малларын алырга корган тозакларына урын булмадыкмы? Һәммәсенә бер сүз әйтмәдек. Ниһаять, ни берлән кайтардыңыз! Ташладыңыз да киттеңез!» – дигән кебек була иде. Җәгъфәр әфәнде бу сүзләрне үзенә атап әйтелгән кебек уйлап, шул биналарга җавап бирер өчен, болгар тарафыннан куелган адвокат кебек сүз эзләсә дә, бернәрсә таба алмаенча, тегеләренең сүзләренә раслап баш иеп кала иде. Мәдрәсәләр, мәдрәсәләрнең ташлары Җәгъфәр әфәндегә үзләренең хәлләреннән зарланган кебек күренәләр иде. Алар гүя аңарга: «Безне мәдрәсә дип исем бирдеңез! Безгә, мәдрәсә дип, гөнаһсыз, гыйлемгә дәртле балалар тутырдыңыз! Безнең илә каплап, шул балаларга сез нинди золымнар кылмадыңыз! Укырга килгән баланы, дөньяга торыр өчен туган баланы, укыткан булып, дөньясыннан, ахирәтеннән биздердеңез! Аларны эшкә ярамаслык иттереп, тамак туйдырыр өчен түбән, кабахәт, надан кешеләреңезгә кол иттерү дәрәҗәсенә төшердеңез! Укыйм, белим, дөньяда торыйм, башкалар торганны карыйм, бергә торамыз дип ыжгырып тора торган балаларны дөньяга, ахирәткә дошман итүегез берлән генә калдырмадыңыз, алардан башка кешеләрне дә шулай зәһәрләргә агу иттегез. Диварларымыз буенда көнегез-төнеңезне кирәкле нәрсәләр уку, өйрәнү урынына тәсәлсел[13], «дәвер, иҗтимаг нәкыйзәен[14]» тавышлары берлән үткәрдегез! Кая тәсәлсел?! Кая дәвер?! Һәммәсе бетте, һәммәсе бетте. Сезне дә бетерделәр! Безне дә бетерделәр! Безне мәдрәсә дип ачып, балалар җыеп, бездән әхлаксызлар мәркәзе ясадыңыз! Халык күзенә кызыл яулыкларга төргән зур катыргалы китабыңыз берлән күзләрен сихерләп, «дәрес әйтәмез» дип, милләтемезнең булачак кешеләрен харап иттеңез! Шундый зур начарлык иттеңез! Безнең нинди дошманымыз да безгә ул кадәр зарар итә алмас иде.

Без шул фаҗигаләрне күрдек, тукта, рәтләнмәсме, тукта, рәтләнмәсме, дип түздек. Сезнең шул начарлыкларыңызны исемемез берлән яптык. Сез һаман тәүбәгә килмәдеңез! Шуның өчен җәзасын күрдеңез. Беттеңез! Беттеңез! Ичмасам, башымыз тыныч калды, актык гомеремездә мәдрәсә дип алдап торудан котылдык» дигән кебек булалар иде. Җәгъфәр әфәндегә, чыннан да, боларның бу сүзләре дөрест кебек беленә иде. Ул хәтта: «Ник бездә бу мәдрәсәләр булды икән? Әгәр булмаган булса иде, милләтемез укыр йиремез юк дип, кирәгенчә ясаган булырлар иде. Ясый алмасалар, икенче халыкларның ясаган йирләрендә укырлар иде. Һәммәсе бәхетсезлеккә каршы, һәммәсе – бәхетсезлек!» – дип уйлый иде.

Зияратлар, зияратлардагы олуг кешеләр моннан ике йөз ел элек болгарларның бөтен тарафыннан зиярәт өчен[15] килгән каберләр Җәгъфәр әфәндегә: «Нихәл? Син генә нишләп йөрисең инде?» – дигән кебек булган иде. Җәгъфәр әфәнде[нең]: «Тәкъсир, сезне зиярәткә килдем», – җавабына каршы, көлеп: «Кем кушты? Кем чакырды? Сез олуглау дисезме аны? Ул мине мыскыл итү генә! Сез, мине олуглыймыз дип, минем каберем янына тезләнеп утыруыңыздан миңа ни файда? Сез мин әйткән сүзләрне ишеткән, тыңлаган булсаңыз иде, миңа гомеремә бер кешеңез килмәсә дә, һич кайгырмас идем. Һәр көнне килеп, әллә нинди кылган кабахәтлекләреңезне миннән гафу кылдырмакчы булдыңыз! Үзеңез кылырга уйлаган кабахәтлекләреңезгә минем каберем янында утырган өч-дүрт гарипкә биргән сәдакаларыңыз берлән минем ризалыгымны, хәтта фатихамны сатып алмакчы булдыңыз! Сезгә миннән фатиха алырга кирәк дип кем әйтте? Ай-яй! Бер төрлеләрегез сәләфләрчә[16] буламыз дигән булып, аларның ишәкләре тычкан урынга сез дә тычтырмакчы булдыңыз! Безнең әйткән сүзнең, пәйгамбәремезнең әйткән сүзенең мәгънәсе берлән йөрмәдеңез, сүзе берлән йөрдеңез! Шуның өчен сезнең тарихыңызда сүздән бүтән нәрсә булмады, барыңыз да дин кайгырттыңыз! Барыңыз да милләт кайгырттыңыз! Милләткә нишләдегез?! Бусы болай кирәк, тегесе тегеләй кирәк дип сөйләдеңез дә, тамакларыңызны туйдыргач, корсакларыңызны тутыргач – таралдыңызмы?! Әй оятсызлар! Оятсызлар!» – дигән кебек була иде. Һәм Җәгъфәр әфәнде үзе дә бу сүзләрнең дөрестлеген белеп, колагыннан аягына кадәр кызарып, бер сүз әйтә алмаенча кала иде.

Әстерхан янындагы мөселман авылларның хәрабәләре, җимерелгән мәсҗедләре, зияратларындагы ташлары, тарих җәмгыятенең музәханәсендә китаплары, киемнәре, зиннәт әйберләре, табак-савытлары Җәгъфәр әфәнденең шулкадәр башын тутырган иде, ул һичнәрсә хакында уйлый алмый иде. Ул көнен дә, төнен дә төшендә шулар берлән мәшгуль иде.

Бәхетсезлеккә каршы, Җәгъфәр әфәнде урамда болгар көе уйнап йөри торган органчы күрде һәм анардан болгар көйләрен уйнатты. Ләкин һич сабыр итә алмый үксеп-үксеп егларга тотынды. Ул, кулыннан уенчыгын алган бала кебек, тәти казакиен котлатырга барганда егылып, тәти казакиен сазга былчыраткан бала кебек еглый иде. Бу музыка Җәгъфәр әфәндегә тагы болгарның бөтен дөньяны дер селкетеп, бөтен мәдәни галәмдә сату итеп йөрүләрен, хәзер үзенең музыкасын уйнарга да кешесе калмауларын, бер-ике елдан, белмим, бер-ике көннән музыкасын тыңларга да, тыңлагач, егларга да кеше калмаячагын уйлап-уйлап еглый иде. Бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр яшьләренең яшенең калдыклары, бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр картларының фанатизмының нәтиҗәләре, унтугызынчы-егерменче гасырның голямасының утырткан агачларының йимеше иде – зәкъкум (агулы җәһәннәм агачы) йимеше иде. Җәгъфәр әфәнде болгарларның һәр әсәрләре берлән күрешеп, мәсҗедләрен кочаклап, китапларын үбеп-үбеп күрешеп, Әстерхандагы мәшһүр шагыйрьнең каберенә йөз сөртеп, Казанга таба юнәлде.

Әстерханнан китүе никадәр кәефсез булса да, парахутта аннан да кәефсез булды. Парахутның көпчәге өстендә «Громъ» дигән парахутның исеменең ике ягында да саргайганрак, аз гына таныла торган мөселман хәрефе берлән язылган сүзләр күренә иде. Җәгъфәр никадәр ни язылганын белергә теләсә дә, парахут барганда аз гына укып аңларлык түгел иде. Шуның өчен әүвәлге пристаньда ук бик тиз чыгып, шуны укырга тотынды. Ал ягында «Габд» сүзе, ахыр ягында «сыйри» сүзләрен укыды. Бу сүзләр Җәгъфәр әфәндегә яшен суккан кебек тәэсир кылдылар. Бу парахутның бервакытны болгарларның беренче мөхәррирләре «Габделкаюм әл-Насыйри» исеме берлән исемләнгәнен вә мөселманнар тарафыннан төзелгән «Йил» исемендәге ширкәтнең бер парахуты икәнлеген белде. Моның саргаеп, буяулары коелып, көчкә генә укылуы гүя шуның ачуын китерер өчен ясаган кебек күренә иде.

Җәгъфәр әфәнде нишләргә белмәенчә, тагы бик озын-озын уйларга чумып, бик авыр сагышларга төшеп, кая барганын белмәенчә кайта иде. Үз исәбе берлән сарайга керергә кирәк булса да, бу кайгылар берлән дә шулкадәр кәефсез уйлар уйлап йә бөтенләй гакылдан сабармын дип кермәскә уйлаган иде. Гакылдан сабуына да ис китмәс иде дә, рус тарихларында «актыккы болгар гакылдин сабып үлде» сүзен калдырасы килмәүдән иде. Шул кайту берлән Җәгъфәр Шәһре Болгарга да кермәде, туп-туры Казанга кайтты.

Казанга менгәндә, юлы Печән базарыннан үтәргә туры килде. Элгәреге үткән бер кешегә артыннан адресы берлән «иман» яисә «көфер» йибәреп тора торган, киеменнән алып хәрәкәтенә кадәр булган эшләрен иләкләрендин сөзеп чыгарып тора торган болгарлар урынына ярым-ярты русча сөйләгән еврейлар берлән руслар тавышы гына ишетелә иде. Казан тарихында укып, һәр кибеттә нинди кеше сату иткәнне, нинди товар берлән кәсеп иткәнне белгәнгә, һәр кибетне күргән саен шул кибетнең хуҗалары моның күз алдында һавасызлыктан кычкырып-бакырып үлгән кебек булалар иде. Шуның өчен болар яныннан үтү, бу хәлләрне сизү Җәгъфәргә бик авыр иде.

Аның берлән генә бетмәде, Печән базары мәсҗеде тугрысына йитте. Ни күзе берлән күрсен, мәсҗеднең алдына алтын хәреф берлән «Болгарский музей» дип язган бер вывеска күтәрәләр иде. Моңарга әллә никадәр кеше җыелган иде. Ишек төбенә әллә никадәр сачәкләр ыргытылган иде. Кич яндырыр өчен әллә никадәр электрик лампалары хәзерләнгән иде. Бу көн икенче октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә тугры китерелгән иде. Шуның өчен хәзер бәйрәмгә әллә никадәр кеше җыелган икән дә, бер тарих мөгаллиме болгарлар хакында бераз тарихча мәгълүмат биргәч, рәсмән ачылачак икән. Җәгъфәр әфәнде, моны белгәч, тизрәк моннан үтәчәк булды. Ләкин халыкның тыгызлыгы сәбәпле үтү авыр булганга, халык авызыннан «бывшая мечета» дигән укларның Җәгъфәрнең йөрәгенә кадәр керүләренә сәбәп була иде. Мең бәла берлән Җәгъфәр бу күренештән котылды. Кабан буйлап китте. Кабан күле буенда Апанаевлар мәдрәсәсенә «Приют» дип язылган язуны күрде, тагы бер уфлады да хәзерге Екатеринский урамга чыга башлады, чатка йиткән иде, кыңгырау тавышы ишетелә башлады, кая икән дип караса, Апанаевлар мәсҗеде час булган икән дә, хәзер пожар чыккан вакытка тугры килгәнгә, шуның манарасында колоколны кагалар икән! Җәгъфәр ни эшлисен белмәде, «уф!» дип сулады да күзен йомып тизрәк китте.

Юлы Борнаевлар мәсҗеденә тугры килде. Ни күзе берлән күрсен, манарасын павильон ясаганнар, ак алъяпмалы официантлар, башларын сачәк берлән тутырган барышнялар торалар. Җәгъфәр нишлисен белмәде. Күз йомды, күз алдында мәсҗед эчендә мулла хотбә укый, имеш, өсте павильон, имеш, кебек була башлады. Тагы Әҗемнәр мәсҗеде янына китсә, анда да шундый бер кәефсезлек булыр дип, атын Мещанский урамнан Печән базарына борырга кушты.

Тагы бәла! Тагы кайгы! Зәңгәр мәсҗед бөтенләй юк! Кая ул?! Ахырда бервакытны манарасы ишелүен гәзитәдә укуы исенә төште. Зур хәреф берлән «Больница» дип язып куйган язу күрде һәм шуның элгәреге мәсҗед икәнлеген белде. Мәдрәсәсенең башында «Акушерский курсъ» дип язылып куелган иде. Моннан да котылды, әлхәмдүлиллаһ. Тагы бер бәла бармыни? Субай мәсҗеденә «Читальня» дип язып куйганнар! Тагы арырак ничә йөз шәкертләргә урын булган Галиев мәдрәсәсенең дә тарихын, үзләрен үзләре мактап язган шигырьләре янындагы ташка «Убежище для неизлечимых больныхъ» дип язып куйган вывесканы күрде, монысы тагы бик авыр булды. Алай булса да, бу мәдрәсәнең тарихы исенә төшкәч, кылт итеп: «Монысы, ичмасам, әүвәлге вазгыятен югалтмаган икән», – диде.

Извозчик та, борыла-борыла арып беткәч: «Инде кая?» – дип сорады. Җәгъфәр уянган кебек булды да кая булса да бер нумирга төшерүен үтенде. Болар шул урам берлән барганда, бик биек бер башняның башында флак күрде һәм шуның яныннан бик күп халыкның сачәк күтәреп чыгуын күрде. Исәпләп караса, бу йир Госманов мәсҗеде тирәсе икәнен белде. Һәм чынлап карагач, бу башня да аның манарасы, ул сачәк күтәргән кешеләр дә элгәре мәсҗед булып, хәзер гөлләр, сачәкләр кибете булган Госманов мәсҗеденнән чыгуын күрде. Монысына кайгырырга да өлгерә алмаган иде, извозчик атны туктатты, Җәгъфәр дә уянып, үзен әллә кайчаннан бирле вата торган уйлардан тынычлыйм дип, нумирга керә башлады. Күзе капка башына төште. «Госманов мәсҗеде мәдрәсәсенең вакыфы» дигән сүз моның элгәреге мәдрәсә икәнлеген белдереп, тагы моны изә башлады. Җәгъфәр әфәнде, ни булса булыр дип, нумирга керде. Һәм дә бик арыдыгыннан, тиз генә йокларга ятты.

Төшләрендә тагы Әстерхан халкы, «Хәзәр» идарәханәсе, Печән базары мәсҗеде, Казан халкы берлән саташып бетте. Берсендә һәммә халык яланбаш, яланаяк көзге кояшта йылынган төсле күренәләр иде. Икенчесендә сачәкләр, болгар музыкалары, болгар гәзитәләре берлән бер болгар бәйрәме ясыйлар, имеш, кебек күренә иде. Болгарларның мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре һәммәсе «Болгар мәйданы» дигән йиргә җыелганнар, имеш. Һәммәсе халыкка: «Безнең милләтемезнең бетү ихтималы бар иде, менә шул фидаиләр аркасында, шулкадәр хезмәт аркасында менә бүгенге көнгә килеп йиттек. Хәзер нигеземез таза, иске черек нигезне алыштырдык, халкымыздагы чергән фикерләрне, урта гасырлар уйларын бетердек; моннан ике йөз ел элек милләтемезнең иң куркынычлы вакытында, милләтемезнең голямасы исемендәге милләтемезне ашап тора торган бөек затларны, тирес иттереп, җир яхшыларга түктек. Йиремез яхшырды. Йиремездән менә сезнең кебек затлар мәйданга чыкты, мәдрәсәләремез, мәктәпләремез яңарды. Элгәреге «дәвер», «тәсәлсел» урынына – математика гыйлеме, схоластика урынына фәлсәфә дәресләре куелды. Шәкертләргә тәсбих урынына фәлсәфә китаплары таратылды, укытылды, укылды, бу дәрәҗәгә килде, бу көнгә йитте. «Милләт тагы меңнәр яшәсен! Яшәсен меңнәр!» тавышы бөтен дөньяны алган кебек була иде. Кул чабулар, болгар музыкалары, тагы «Яшәсен мөхәррирләр! Яшәсен болгарлар!» тавышы галәмне тота иде.

Җәгъфәр дә мөхәррирләр арасында, имеш, аның кулын һәммә мөхәррир кысып, хезмәтләрен тәбрик кылдылар, имеш. Ул да күргәннәренең төш икәнлеген белеп шатланды, балалар кебек сөенде, имеш. Халыкның «Яшәсен Җәгъфәр белгуар (профессор)! Яшәсен!» тавышларына, болгар музыкасы тавышларына уянып китте.

Үзен нумирада күргәч, йөрәге «шу» итеп китте. Ул бәйрәмнәр төш икәнлеген белеп, әгәр дә унтугызынчыегерменче гасырда баягы мөхәррир сөйләгәнчә кылсалар, моның көн булуы да мөмкин икәнлеген уйлап: «Ник булмаган?! Ник булмаган?!» – диде дә, күзләреннән яшьләр агызып, ятагына егылды.

Бик озак балалар кебек еглады, күргән мөхәррирләрен, мәйданга җыелган әллә ничә меңнәр болгар мәдрәсәләренең шәкертләрен, икенче ягында кызлар мәктәпләреннән килгән, һәммәсе бертөрле калфаклы болгар кызларын, мәйданда сачәкләр берлә бизәнгән, флаклар берлән уратылган болгар һәйкәлләрен, болгар музыкасын – барысын да күңеленнән кичерде. Җәгъфәр әфәнденең бу төше, гүя болгарларның икенче юл берлән барсалар, голяма сүзенә карамаенча, хәмиятле кешеләр, милләт сөя торган затлар сүзенә карасалар, нинди булачакларын белдерер өчен, голяманың нинди зур җинаять кылганлыкларын күзе берлән күрсәтер өчен юри ясалган кебек иде. Кызык, шул төшне унтугызынчы-егерменче гасыр голямалары үзләре күрсәләр яисә, голяма сүзе берлән йөримез дип, голямаларның милләтемезне зәһәрләвенә хезмәт итүче байлар күрсәләр, ни әйтерләр иде икән?! Голяманыкын беләм: «Шәйтани!» – диер иде. Башкаларныкын белмим. Аларның күңеле дөресттә булганга, аңламаенча гына голяма артыннан барганга, бәлки, хаталарын сизеп, хәзер тәүбә кылырлар иде. Аларның да, шул, голямалар кайсысының кияве, кайсысының угылы булганга, бу хакыйкатьне ачу мөмкин булыр идеме-юкмы – белмим.

Җәгъфәр, болай булмый инде дип, бик тиз генә торып, юынып, чәй эчәргә тотынды. Һәм дә чәйдән соң үзенең нишлисен уйлаганнан соң, хатыны Сөембикә янына кайтып, бераз тынычлап гомер үткәрергә, аннан соң Петербургта Тарих җәмгыятенә барырга хәзерләнергә вакыт икәнлеген күңеленнән кичерде һәм шул уй берлән чәй сорады. Официант та чәй китергәндә, яңы гәзитә дип, шул көнге «Казан» гәзитәсен дә кертте.

Җәгъфәр әфәнде никадәр арыган булса да, гәзитә күргәч, укырга тотыначак булды һәм, кулына алуы берлә, «Последний болгаринъ» исемендәге бер мәкаләгә күзе төште. Бу сүз буның тәненә әллә ни тәэсир кылды. Зыяндашлы кеше кебек, гәзитәне кысып тотты да шуны укырга тотынды. Мәкалә Оренбургтан язылган иде. Оренбургның бер хастаханәсендә бер мөселман картының бик авыруын һәм дә саташып ятуын, хәзердә үлеп беткән үзенең якыннарын чакыруын, Коръән укырга кеше китерергә теләүләрен, кайвакытта болгарча йырлап йибәрүләрен, шуннан соң еглап йибәрүләрен, аның артыннан хатыны, балалары, карендәшләренең исеме берлә кычкыруын һәм дә, Оренбургта бер болгар да юк булганга, актык көннәрендә шул кешегә сөйләшергә кеше булмавын бик кызганыч итеп язылган иде.

Җәгъфәр гәзитәне күтәреп бәрде. Үзе бернәрсә уйламаенча катып торды да, кинәттән җан кергән кебек булып: «Шул көнгә җиттекмени?! Кемнәр сәбәп булды моңарга?! Ләгънәт аларга! Ләгънәт!!!» – диде дә, өстенә киенде дә, һичбер сүз әйтмәенчә, ишекне дә япмаенча чыкты да китте. Туп-тугры пристаньга төште. Һәм шул сәгатьтә Самарага китте. Үз уе берлән актыккы болгарны үлүеннән элек кенә булса да күңелен тынычландырып, азмы-күпме милләт хәлләрен сөйләп, кирәк булса, болгарча йырлап та, үләр алдыннан авызына су салып, иман әйтеп торачак иде. Парахутка кергәч тә, бер кешегә катышмый, пристаньда алган гәзитәсен укырга тотынды. Семипулаттан язылган бер мәкаләдә андагы элгәреге мәдрәсәләрнең фәкыйрьханәләр, гаҗизханәләргә әверелүен, мәсҗедләрнең Тарих җәмгыятьләре тарафыннан идарә кылынуы вә, иң соңында, шул көндә генә больницада үлгән бер болгар кызының ничек үлүе, нинди авыру берлән ятуы, төсләрен, кыяфәтләренең нинди икәнлеген, хәтта нәсел-ыру җәһәтеннән саф болгар кызы булуы, гомерендә Семидә, Мәскәүдә, хәтта Петербургта бик мәшһүрә «туташ» булуы, вә шуннан соң безнең болгар кызларының шул туташлыкта бик «алга китүе», гомуммилләтемезнең китешенә шул эшнең ни дәрәҗә зарар итүе тасвирланган иде. Җәгъфәр әфәнде моңарга да ни әйтергә белмәенчә, үзе нәрсә уйларга да аптырап, катып калган иде.

Вә бик озак, әллә ниләр уйлап, дөрестен әйткәндә, берни дә уйламаенча, парахутның бер башыннан икенче башына ашыгып-ашыгып йөрсә дә, бара торгач, арып, аш бүлмәсенә кереп, аш сораган иде. Аш өлгергәнче нишләргә белми йөргәндә, Җәгъфәр әфәнде музыка тавышы ишетә башлады. Бу тавышта әллә нинди бер үзлек, әллә нинди йомшаклык, әллә нинди моңлыкка башка, бу музыкада әллә нинди әйтеп аңлатылмый торган бер куәт бар иде. Җәгъфәр үзен белер-белмәс [музыка] уйнала торган йиргә барып кергән иде. Һәм, үлгән кеше кебек, уенчы марҗа янына барып каткан да калган иде. Бу уен болгар уены, бу көй болгарларның унтугызынчы гасырдан бирле билгеле, хәзер дә бөтен галәмдә мәшһүр «Тәфкилев» көе иде. Бик озак тыңлап торганнан соң, Җәгъфәр әфәнде дә, рояльнең капкачы шап итеп каплангач, уянган кебек булган иде. Һәм үзенең болгар икәнлеген белмәсеннәр, белсәләр, сораша-сораша моның иң эчке җәрәхәтләрен ачарлар дип, тиз-тиз киткән иде.

Аш өлгермәгән булгач, кергәч кулына төшкән бер журналны ачып укымакчы булган иде. Моның бәхетсезлегенә каршы, шул биттә үк «Ишанизмъ и его последствия» исемендәге мәкалә күзенә ташлангач, бөтен журналны йотардай булып укырга тотынган иде. Мәкалә озын иде, төрле яктан каралган иде. Ишанлыкның Һиндстан мәҗүсиләреннән исламнар арасына кайчан керүе вә бигрәк болгар арасына ничәнче гасырда керүе, исламнарга шуның никадәр зарар итүе, бигрәк болгарларга ничек тәэсир кылуы – һәммәсе язылган иде. Мөхәррирнең сүзенә караганда, болгарларның инкыйразына асыл сәбәп шул иде. Чөнки шулкадәр гайрәтле, эшлекле, тырышчан болгарларны бернигә ярамаслык ялкау сыер төсле, хайванлык дәрәҗәсенә төшерергә ишаннар гына сәбәп булган иде. Вә алардагы ут кебек гайрәтләрне сүндерергә дә шул «зикерләр»[17] башчы булган иде. Шулкадәр тырышчылык вә эшлекчелекне бетерергә дә алар тарафыннан дөнья кую хакында булган сүзләр юлчы булган иде. […]

«Әмма бу болгар ишаннары, болгар голямалары, боларның диннәрендә «руханият» дигән нәрсә булмаенча да торып, халыкның шулкадәр боларның курайларына биюләрен һич төшенү мөмкин түгел, белмим, болардагы голямалар бик хәйләкәр булганмы? Әллә, чыннан да, боларның ишаннарында гипнотизмә[18] куәсе булганмы? Ни булса да, болгарларга болар кадәр зарар иткән сыйныф булмаган!» сүзләре берлән мәкаләсен бетергән иде.

Җәгъфәр әфәнде тагы нишләргә белмәенчә: «Йа Рабби! Ник мине бу көнгә калдырдың? Ник, ичмасам, унтугызынчы гасырның бер голямасын гына булса да шул көннәрне күрергә калдырмадың?» – дип уйлаган иде. Һәм шуның артыннан ук күз алдында яшел чапан кигән, борчак чүмәләсе төсле төрле якка ишелгән чалма кигән, сыерылган балтырлы читектән, өстке төймәләре чишелгән бер кеше: «Шәригать! Шәригать!» – дип, күз алдында күренгән кебек булды. Җәгъфәр әфәнде моның кыяфәтенең кабахәтлегенә, иткән хезмәтләренең начарлыгына чыдый алмаенча: «Үтерәм! Син генә бетердең!» – дип барса да, теге хәзрәт һаман: «Шәригать! Шәригать!» – дип кенә бара иде. Җәгъфәр әфәнде дә йодрыгын төенләп артыннан бара иде. Шул уйлардан: «Аш хәзер!» – дигән тавышка уянып киткән иде.


Бу уйлардан котылыр өчен, башын селкеп ашарга тотынган иде. Һәм дә моннан соң Оренбургка барып җитмәенчә гәзитә-журнал, кыскасы, әдәби бернәрсә укымаска кистереп куйган иде. Һәм дә Җәгъфәр әфәнде кеше берлән катышудан да кача иде. Чөнки катышса, танышса, хәзер кем икәнлеген әйтү, үзенең болгар икәнлеген белгертү тиеш булачак иде. Ул әллә никадәр сүзләр ачарга сәбәп булганга, Җәгъфәр әфәнденең ярасына кызганган булып тоз сибүләр булганга, аны, табигый, яратмый иде. Шуның өчен парахутта вакытта бер мәртәбә дә тышка чыкмаска булган иде. Һәм үзенең вак-төяк эшләре берлә шөгыльләнеп, шул болгарның бетү мәсьәләсен онытырга ни дәрәҗә тырышса да, авыру кешегә һәрбер сүз, һәрбер эш, хәтта исән кеше, авыру кешенең һәммәсе дә, шул авыруын исенә төшергән кебек, Җәгъфәр әфәндегә дә парахутның үзеннән башлап звоноклары, чынаяклары, чәйләренә кадәр, рояльләре, парахутның исеме, ята торган урыннары – һәммәсе шул болгарның бетүен кычкырып торган кебек булалар иде.

Самарга барып йиткәч тә, Җәгъфәр әфәнде тагы бер зур кәефсезлек булмадыгы өчен, дөресте генә, болгар хакында язылган шундый кәефсез хәбәрләр, сөйләнгән сүзләрне укудан, ишетүдән тыелдыгы өчен иркенләп сулап йөргән иде. Самарның һавасы да яхшы, күренеше дә матур булганга, Җәгъфәр әфәндегә иң яхшы хиссият ачканга, Җәгъфәр әфәнде бик кәефле иде. Нумирада, Казандагы кебек мәдрәсә-фәлән булмаганга һәм дә мәсҗедләрне дә төрле-төрле бинага әверүгә очрамаганга, баргач та кәефе бозылмаган иде. Шулай кәефле генә, гәзитәгә карамаенча гына, мөмкин кадәр болгар мәсьәләсен уйламаенча гына чәй эчкәннән соң, шәһәр карарга чыкты. Самарның урамы буйлап барганда, «Һөнәр мәктәбе» дигән бер язуга күзе төште. Һәм дә шундагы бәгъзе ачык тәрәзәләрдән пар, нефть исләре чыкканга, шак-шок тавыш ишетелгәнгә, Җәгъфәр әфәнде моны чынлап-чынлап карый башлады. Стенадагы караланып беткән, корымнар берлән күмелер-күмелмәс кенә тора торган бер рамкада әллә нинди болгар язуы кебек нәрсә күрде. Бу язу Җәгъфәрне тагы әллә нишләтеп җибәрде. Җәгъфәр күргән уңгайга ук тәрәзәдән чак сикерми калды.

Бик тиз капкасын табып, бер кешегә бер сүз әйтмәенчә, сораганга җавап бирмәенчә, ашыга-ашыга кереп китте. Һәм эшләүчеләрнең сорауларына да илтифат кылмаенча, дөресте генә, аларның тавышларын ишетмәенчә, үзләрен күрмәенчә, машиналар, станоклар аша сикерә-сикерә барып, шул язуга барып җитте. Болгар язуы икәнен белгәч тә, укыр өчен, кулы берлән сөртте дә укырга тотынды. Зур хәреф берлән башына «Дәрес тәртибе» дип язылган иде. Моның астында көннәр һәм һәр көнне нинди дәресләр барлыгы язылган иде. Дәресләр арасында «Кафия», «Шәрхе мелла», «Исагуҗи», «Шәмсия», «Тәһзиб», «Сөлләмел-голүм», «Хикмәтелгайн», «Мохтәсар» кебек сүзләр язылган иде. Бу әүвәл «Дәрес тәртибе» дигәч тә, дәрес программасы дип уйлаган иде. Бу ят сүзләрне күргәч, исе китеп калган иде, чөнки ул «Дәрес тәртибе» ндә ни көнне ни фәннән дәрес булачагын аңлатуларын көткән иде. Монда һичбер фән исеме юк иде. Бу белмәгән әллә нинди гарәпчәме, әллә чыгтайчамы сүзләр генә күрә иде. Бу болгар язуы булганга, болгарлардан калган әсәр булганга, хәзердә болгарлардан бундан башка варис булмаганга, бу нәрсәләрне алу аның хакы икәнлеген юридически яктан уйлап тормаса да, болгар әйберләрен күргәч тә, аның кулы ихтыярсыз аңарга сузыла һәм кеше булмаса, алына, кеше булса, акча-фәлән биреп тә алына иде.

Бу язу да, табигый, алынган иде. Ләкин эшләүчеләр әүвәлдә моның вакытсыз керүенә бик гаҗәпсенеп, янына җыелып, сораша башласалар да, боларның бер сүзләрен дә ишетмәенчә һәм күрмәенчә, сораган сүзләренә җавап бирмәенчә, язуны гына алуын күргәч, таңга калганнар иде. Һәм дә боларга бер сүз дә дәшмәгәнгә, бәлки, бер зур кешедер, бәлки, шулай кирәктер дип, моңарча болар күзенә чалынмаган бер әллә нинди язуны алу да, аларда артык әһәмият тапмаганга, катып калсалар да, моны тыймаганнар иде. Җәгъфәр әфәнде, чыгып китеп бик тиз нумирына кайтып, моны укырга һәм аңларга тотынды, һичбер төшенә алмады. Әллә нинди сүзлек китаплары актарды, «исагуҗи» сүзен таба алмады. «Шәрхе мелла», «мулла» ни дигән сүз, «шәрех» ни дигән сүз икәнен белсә дә, бу ике сүздән ясалган бернәрсә нинди фәнгә исем булуын белми иде. «Кафия» нең гарәпчә ни дигән сүз икәнлеген белсә дә, тагы болгарлар тарафыннан нинди гыйлем, нинди фәнгә исем икәнлеген ишеткәне дә юк иде. Китаплардан ни эзләсә дә тапмый иде. «Шәмсия» се тагы ни дигән сүз?.. Ахырдан, уйлый-уйлый, төрекләр зонтикка шәмсия дигәнгә, зонтик ясау хакында бер фән яисә шул хакта язылган бер китапка исем булуына уй китте. Ләкин ни дип ул анда дәрес арасына кергән?.. Шул фән укылганмы?.. Һич җавап бирер хәл юк иде. Бәлки, шулай булса булыр шул. Самар мөселманнарының тормышлары хакында, нинди һөнәрләр берлән эш итү, нинди кәсепләр берлән мәшгуль булуы хакында язылган китапны укыса да, анда «Мондагы болгарлар ат берлән йөк ташыйлар иде. Кайвакытта бу йөкләрне хуҗа кушкан йиргә илтү авыр булганга, үз йортларында гына туктыйлар иде» дип язылган иде.

«Сөлләм», «Тәһзиб» дигән сүзләрне тагы аңлый алмады. Гарәпчә «сөлләм» – баскыч икәнлеген белгәнгә, Җәгъфәр әфәнде, монда язылган нәрсәләрнең һәммәсе пожар әйберләре булырга кирәк дип, аз гына бер хөкем чыгармады. «Тәһзиб» дигән сүзе тагы нәрсә?.. Монысын озак уйламады. Болгарларда унтугызынчы-егерменче гасырларда «тәһзибе әхлак» ка («әхлак тәрбиясенә») хезмәт итәмез дип, авызы ачыгракларның кесәләр «тәрбия» кылган бертөрле халык булуы хакында тарихта һәм дә шул хакта бер романда укыганга, аны бик тиз аңлады. Бусы тагы фикерне икенче якка борды. «Әллә болар никадәр бергә тора торган кешеләрнең үзләренең кешеләрен язып куйган кәгазьләре микән?» – дип уйларга тотынды. Алай дисә, көн исемнәре нәрсәгә?.. Аптырады, бетте, ахырдан күңеленә унтугызынчы-егерменче гасырда җеннән сакланыр өчен бөтиләр тагу гадәт булуы һәм дә өйләрдә шундый бәлаләрдән саклый торган догалар, тылсымнар асу игътибарлы булуы исенә төште дә, бу да вакыты берлән шул җеннәрдән саклар өчен язылган «мәксәлмина», «чуприма», «тупрата», «ямлиха» кебек мәгънәсез сүзләрнең берсе булырга кирәк дип хөкем кылды. Ләкин «дәрес тәртибе» дигән сүз бу аңлатманың бик дөрест түгеллеген уйлата иде.

Ахырдан, арып беткәч, үзенең башка эшләре дә исенә төшеп, китәргә дә вакыт икәнлеген уйлап, китәргә хәзерләнде һәм китте. Юлы тагы «Һөнәр мәктәбе» ннән үтәргә тугры килде. Күзе югары төште. Язылган язуына караганда, бу йортның әүвәл асты – мәдрәсә, өсте – мәсҗед икәнлеге һәм дә егерме биш елдан бирле, халкы беткәнгә, һөнәр мәктәбенә әверелгәнлеге күренеп тора иде. Җәгъфәр ни әйтергә дә, ни уйларга да белмәде. Ут чыккан кебек, авызыннан: «Ничә еллар никадәр кешеләрне эшкә яраксыз итеп чыгарганнан соң, инде тәүбә кылган икән?!» – диде һәм шул вакытта ул кылт итеп элгәреге болгарларда фәннәр укылмавы, төрле фәннән, төрле гыйлемнән төрле китапларның кереш сүзләре генә укылуы исенә төште дә, теге язуның да шул китапларның исеме икәнлеген белде. Һәм дә, кырмыска оясына төшкән елан кебек, кая барса да үзенә тынычлык юклыгын уйлап, тизрәк вокзалга барып, Оренбургка китте.

Тагы Җәгъфәр әфәнде бер тынды. Ләкин Сакмар суыннан үтү Җәгъфәр әфәндегә бик авыр булды. Чөнки бу Сакмар, буннан ничә йөз еллар болгарларның яртысын суы берлән туйдырганлыгы кебек, буйларының матурлыгы берлән болгар табигатенә әллә никадәр гүзәллек биргән иде. Һәм дә бу су чын болгар күңеленнән чыккан, әллә кай йирләрдән чеметтереп-чеметтереп ала торган моң[лы] озын «Сакмар көе» н исенә төшергән иде. Бу уйлар уйлаганда, поезд да никадәр ашыкса да, Җәгъфәр әфәнденең уе аннан ашыга иде. Күзләреннән тәгәрәгән энҗе бөртеге кебек яшьләре ашыга-ашыга Сакмар суы кебек тиз-тиз йөзеннән агалар иде. Һәм тагы ябылган «болгар» мәсьәләсенең ябуын, үзләренең тозлары берлән эреткән кебек, төрле яктан ача гына баралар иде. Ул ачылган саен аянычлана иде, аянычланган саен, аның күз яшьләре күбәя иде.

Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнденең күз алдында Оренбург килеп чыкты. Җәгъфәр әфәнде […] Җәгъфәр әфәнде, ат алып, теге бабай ята торган больницага илтергә кушты. Барып йиткәч тә, бик тиз ашыгып керә башласа да, моны туктаттылар. «Ни кирәк?» – дигән сүзенә каршы бу шул кешенең исемен әйтсә дә, «Кичә үлде һәм күмелде», – диделәр. Җәгъфәр әфәнде башына суккан кебек борылды һәм чыга башлады. Бәхетсезлегенә каршы, күзләре вывескага төште. «Хөсәенев борадәрләренең мәдрәсә вакыфы» дигән сүз[ләр] өстендә «больница» дигән сүз күренеп тора иде. «Хөсәеневләр, Хөсәеневләр» дип, Җәгъфәр әфәнде катты да калды. Ул болар тугрысында бик күп нәрсә укыган иде. Болар халыкның иң уяныр вакытында зур дәүләт иясе булып, халык өчен әллә никадәр акчалар тотып, әллә никадәр мәдрәсәләр, мәктәпләр ачуын да белә иде.

Оренбургта «яңы мәдрәсә» дип ачып, иске мәдрәсәләрдә дә укытудан чыккан фәннәр укыттыруларын һәм дә, никадәр расхут тотып, әллә никадәр кешеләр китереп укыттырып, тәртипсезлек, уйлаусыз эшләнүе хакында, милләткә әллә никадәр зарар итүләре тугрысында да укыган иде. Эшләгән эшләре нигезле булмаганга, үзләре үлгәч тә, һәммәсе беткән дә киткәнлеген дә белә, мәдрәсәләре бетмәсә дә, әүвәлдә никадәр кешеләрнең кесәсен тутыру берлән, ашар-эчәр өчен алданып килгән балаларның да сәламәтлеген бетерергә һәм дә башларына гыйлем урынына үрмәкүч оялары тутыруга сәбәп булып, милләтнең китешенә бу кешеләрнең аркылы салган киртә булулары хакында да бик күп нәрсә укыган иде. Һәм дә болар хакында язган мөхәррирнең: «Хөсәеневләр милләтне сөйделәр, хезмәт итәчәк булдылар, акчалар сарыф кылдылар. Ләкин ни файда иттеләр? Аю үзенең дустын чебеннән саклаганда ни файда итте – болар да шуны иттеләр», – дигән сүзе исенә төште. Һәм дә, чынлыкта, бу сүзнең дөрест икәнлеген белде.

Ләкин белеп тә ни булды? Тагы хәсрәт яңарды! Ул ихтыярсыз: «Бәхетсез милләт! Бәхетсез милләт! Ник синең бер дә бәхетең булмады?! Ник сиңа һәммә эш тирес килеп торды? Кирәкле кешеләр вакытсыз үлделәр. Кирәксез кешеләр, синең китешеңә зарар итә торган кешеләр әллә никадәр яшәделәр. Кирәкле кешеләр, сиңа хезмәт итә торган кешеләр синең дошманың күрелделәр, мөмкин кадәр аларны күздән төшерергә, аларга юл бирмәскә тырышылды. Синең дәвамың өчен кирәкле эшләр һичбер илтифатка алынмады, синең йөгеңне авырайта торган йөкләр тагылды, һәммә сиңа зарарлы кешеләр сиңа файдалы иттереп күрелде. Байлары шуларга ярдәм кылдылар, фәкыйрьләр итагать кылдылар. Һәммә эштә һәрнәрсәдә һәрвакыт кирәкмәс якка куәт алды. Ник алай булды?! Кем гаепле моның өчен? Кем?! – дип уйлаган иде. Һәм бик озак бу бинага карап торганнан соң: – Бу бина, бу мәдрәсә, бу вакыфлар яһүдиләр, әрмәннәрдә булса иде, моннан нинди файда иткән булырлар иде? Моннан нинди кешеләр чыгарырлар иде, милләтләренә ни хезмәтләр итәрләр иде?» – дип, аларның кылачак эшләрен бик озак уйлагач, нумирага китте. Һәм анда барып ашап-эчкәч тә, юлда тузанланып беткәнгә, мунчага барырга уйлады […] Ул шул кешеләрнең, төпсез эштән мәгънә чыкмый дип аларга сөйләгәндә, «Аллага тапшырган!» дигән сүзләренең хәзер мәгънәсен уйлый иде.

Һәм дә хәзер ул кешеләргә ул сүзнең дөрестме-түгелме икәнлеген күрсәтәсе килә иде. Шул уй берлән мунчадан чыкты. Өйгә кайткач, Оренбург тарихын укый башлады. Халыкларының табигате тугрысында: болар Казан болгарларына караганда беркатлылык берлән мәшһүр иде. Һәм дә боларда хәмияте миллия дә Казан болгарларына караганда артыграк иде. Боларда тәкәбберлек тә Казан болгарлары кадәр үк түгел иде. Боларда голямага караш башка булган булса иде, аларга әллә нинди Алла тарафыннан җибәрелгән кешеләр кебек күреп, әллә нинди голямаларның авызлары тарафыннан чыгарылган «фатиха» га ышану шул дәрәҗә куәтле булмаса иде, һәм дә эшләргә тиеш эшләрнең кирәклеген белгәннең соңында «әйе, кирәк иде» дип, авырсынып калдыру булмаса иде, һәм шул авырлыкка сәбәп була торган бөтен болгар тарихында күренә торган бик майлы пылаулар, симез итләр ашау, һәр мәсьәләдән дә ашау мәсьәләсен артык күрү булмаса иде, болар, шөбһәсез, тәрәккый итәчәкләр иде, дип язылган иде.

Икенче йирдә монда бик файдалы кешеләр булуын һәм күп хезмәтләр итүләрен дә укыган вә аларга халыкның ничек карауларын да белгән иде. Тарихның сүзенә караганда, Оренбургның шулай бетүенең сәбәбе[ннән] берсе монда кием мәсьәләсенең бик падишаһлык сөрүе, яхшы кеше берлән начар кеше казакиеның чабуы берлән аерылуы һәм дә хатын-кызга һичбер гыйлем, һөнәр, тәрбия, хөррият бирелмәве иде. Оренбург тарихының рәсемнәре арасында Кәрван-сарай мәсҗеде һәм Кәрван-сарай манарасы бар иде. Моның кайчан салынуы, ник салынуы хакында укыгач та, бу мәсҗедне күрәсе килде һәм, ат алып, Кәрван-сарай тарафына китте. Манара – һаман манара иде. Манараны, яңа гасыр якын булганга, болгарларның тәмам бетүләрен игълан кылына торган көн тиз булганга, болгар тарихына хезмәт итә торган нәрсәләрне, болгар әсәрләрен һәммәсен төзәтәләр, карыйлар иде… Шуның өчен бу манараны да русларның зур бәйрәмләренә буйыйлар иде, флаклар асарга урыннар хәзерлиләр иде. Мәсҗедкә «Болгар көтепханәсе» дип язылган иде. Керде, китаплар карады, бик күп китап күрде, бик күбесен карады. Ләкин һичберсеннән разый түгел иде. Боларның һичберсе болгар тарафыннан язылмаган иде, һәммәсе дә бер авыздан чыккан кебек дин китаплары гына иде. Җәгъфәр әфәнде:

– Ник болар шул ахирәткә ышануларының йөздән бере кадәр генә дөньяга да ышанмаганнар! Ник болар ахирәткә шулкадәр тырышканның меңнән бере кадәр генә дә дөньяга да тырышмаганнар?! Болай булырлар идемени?! – диде дә, тагы күзләреннән яшь агарга тотынды.

Чыкканда гына «Әдәби, фәнни китаплар» дигән сүзгә күзе төште. Һәм бер якта өелгән, Оренбург болгарлары тарафыннан язылган әдәби, фәнни китаплар күрде. Боларны карады, күзене сөртенде, тагы еглады, бик озак боларның баягы хәез-нифас[19] хөкемен өйрәткән китапларга караганда азлыгын күреп, тагы бу болгарларның дөньяга әһәмият бирмәүләре хакында уйлаган сүзе башына килде. Тагы:

– Әйе, дөньяны карамадылар, кайгырмадылар, ахирәт артыннан гына йөрделәр, шуның өчен ахирәткә киттеләр, беттеләр! – диде дә, бик тиз генә чыкты да, тагы башка мәдрәсәләр, башка мәсҗедләрне караса, моннан да авыр булачагын белгәнгә, нумирасына кайтып китмәкче булды.

Үзенең ни өчен килгәнлеге исенә төшеп, теге бабай мескенне күрә алмый калуын уйлап, аңарга, ичмаса, бер эш эшлим дип, таш яздырып куймакчы булды. Һәм дә «Оренбургтагы актыккы болгар Хуҗасәеткә бөтен болгар йирендә ялгыз калган актыккы чын болгар Җәгъфәрдән бөтен болгар йортындагы актыккы таш, болгар зияратында актыккы яшь!» дип яздырган иде. Бу ташны Җәгъфәр үз кулы берлән куйды да туры ук вокзалга төште.

Поезд китәргә ярты сәгать вакыт булганга, «Сакмар» исемле Оренбург гәзитәсен укый башлады, Троискидан бик озын мәктүб бар иде. Җәгъфәр «Троиски» дигән сүзне күргәч тә катты да калды. Бу сүз моның бөтен тамырларыннан әллә нинди салкын су койган кеби ясады. Тиз генә укый башлады. Ни бар?! Әллә унтугызынчы гасырның ахырында, егерменче гасырның башында шулкадәр шаулаган Троискида тагы бер тәрәккый хәбәреме?! Тәрәккый хәбәре! […]

Унтугызынчы, егерменче гасырда Болгар йортының һәммә тарафыннан, һәммә сыйныфыннан кешеләр суырган ханәкъә (суфилар, дәрвишләр тора торган урын) йимерелгән, ике кешене баскан! Шуның артындин ук монда, бер болгар да булмаганга, болгарларның мәсҗедләре, мәдрәсәләре[нең] кайсысы музәгә, кайберләре гаҗизханәләр, кайсылары газ заводына әверелгәне язылган иде. Һәм дә егерме икенче гасыр бәйрәме өчен «Болгар альбомы» исемендә бер болгар рәсемнәре берлән зиннәтләнгән бер альбом нәшер кылынуы язылган иде. Җәгъфәрнең башына троискиларның шулкадәр тантаналы хәлләре һәм дә никадәр хезмәтләр итүләре, ләкин табигый булган төпсезлекләре хакында эшләре нигә әве[релү]ләре хакында бик озак уйлады. Шул фикерләр берлән торганда бер рус: «Егерме икенче гасыр календаре кирәкмиме?» – диде. Тышы мәсҗед берлән, болгар сурәтләре берлән зиннәтләнгән иде. Алды, карарга тотынды. Һәммә йирдә болгар сурәте бар иде. Болгар мөхәррирләре, болгар фәйләсуфлары, музыканнары берлән һәр бите зиннәтләнгән иде. Әгәр болай булмаса иде, бу рәсемнәр, бу сурәтләр мине бу көн болай еглатмаенча, һәммә болгарны көлдерер иде. Әгәр болгарлар бу кешеләрнең юлы берлән китсәләр, бу киләчәк егерме икенче гасырда безнен бөтен дөньяга бетүемез игълан кылынмас иде. Бөтен дөньяга безнең бер милләт икәнлегемез, безнең кешелек дөньясына нинди файдалар китерүемез мөляхәзә кылыныр иде. Бу рәсемнәр, бу рәсем ияләренең гали сүзләре һәммә кеше тарафыннан үлә торган милләтне коткарып калдырган дару кебек мөкатдәс бернәрсә хисап кылыныр иде. Ничә миллион болгарлар боларның рухларына догалар кылырлар иде. Бөтен болгар галәме бер тантана, шатлык, рәхәттә калыр иде, диде. Һәм шул хәзер дә ни өчен ул рәсемле календарьларны тотуыны уйлады да: «Болай булуымызга кем сәбәп булды?! Ләгънәт аларга! Ләгънәт!» – диде.

Вокзалдагы халыклар да тиз-тиз йөри башладылар, Җәгъфәр әфәнде дә, тиз генә уянып киткән төсле булып, поездга утырды һәм дә, күзен югары таба күтәреп караса, тагы бер болгар бетүен белгертә торган нәрсә күренер дип, башын астан күтәрмәде. Юлда әллә нинди эшләр булмаенча гына, Казанга кайтып йитте. Теге вакыттагы нумирасына барып керде. Бөтен нумира халкы моның югалуына гаҗәпкә калып, эшне полициягә мәгълүм иткәннәр икән. Һәм дә һәр йирдән Җәгъфәрне эзләргә тотынганнар икән. Бу хәбәрне гәзитәдә укып, Сөембикә дә, ирем югалды микәнни дип, Казанга белешергә килгән икән. Җәгъфәрне иң әүвәл күрүче Сөембикә булды. Ул күрү берлән муенына сарылды, аңарга ире үлеп терелгән күк булганга, ни кылынасын белми иде. «Кая киттең? Ни булды?» сөальләрен сорарга теләсә дә, шундый бәхетле вакытта бер-бер кәефсез җавап алырмын дип, сорамаенча гына, Җәгъфәрне: «Җәгъфәрчегем! Җәгъфәрчегем! Җаным!» – дип сөяргә тотынды. Җәгъфәр үзе дә, Сөембикәне күргәч, баягы эшләрнең һәммәсене оныткан иде. Аңардагы Сөембикәгә мәхәббәт тагы ялкын кебек яна башлаган иде. Аның болгарча сүзләре, кара кашлы, кара күзле, кара туткыллы йөзләре Җәгъфәр әфәндегә башка хиссиятләр уяндырган иде.

Аның күргәннәренә, ишеткәннәренә яисә болгар беткән дип уйлаганнарына хәзер үзе дә ышанмый башлаган иде. Сөембикәнең һәрбер әгъзасы, күз караулары: «Юкны сөйләмә, бетәме соң бу кара күзләр, бу урак төсле кашлар бетәме соң? Бетми, бетми, монда мин бар ич!» – дигән кебек була иде. Сөембикә иренең бүлмәсенә төшкәнгә, бу да шунда ук төшкән иде. Сөембикә шатлыгыннан ни кылынырга белми иде. Аның һәрбер әгъзасы көлә иде. Ул кайдан тотып башларга белми иде. Ул Җәгъфәрне озак кына карап тора иде дә тагы: «Җаным!» – дип барып кочаклый иде. Җәгъфәр үзе дә шат иде. Ул моңынча Сөембикәдән хат-фәлән алмаганга һәм дә аның тугрысында бер дә уйларга тугры килмәгәнгә, ул үзен бөтен Болгар йортында ялгыз дип белеп йөри иде. Сөембикәнең тугры килүе аны йокысыннан уяткан иде. Ул үзене бәхетле дип хис кыла башлады, көләргә тотынды, сөйләргә тотынды, Сөембикәне сөяргә һәм анардан сөелергә тотынды. Сөембикә, Җәгъфәрнең иң ярата торган «болгар коймагын» китертеп, чәй дә хәзерләде. Һәм чәй янына егерменче гасырда болгарларның бер театр уенын алган пластинканы куеп, граммофон уйната башлады. Җәгъфәр әфәнде үзен тагы болгар галәмендә һәм дә алга киткән театрлы болгар галәмендә хис итә башлады. Граммофонга болгар музыкасы кушылды, Җәгъфәр әфәнде тагы ачылды, тагы кәефләнде. Сөембикә дә чыдаша алмады, болгарча йырларга тотынды; болгар операларыннан заманасында мәшһүр «Үги кыз» операсыннан озын бер монолог җырлады. Аның артыннан «Сөембикә» исемле тарихи бер операдан йырлады. Җәгъфәр әфәндегә болар һәммәсе шулкадәр тәэсир кылды, ул чыдаша алмады, Сөембикәне тотып үпте дә:

– Яшәсен болгар! – дип кычкырды.

Бу тавыш Җәгъфәр әфәнденең үзен дә йокыдан уяткан кебек булды. Ул:

– Нинди болгар яшәсен? Ничек яшәсен? Баягы мәдрәсәләр, больница, мәсҗедләре – һөнәр йортлары булган болгарлар яшәсенме? Баягы мин актыккы болгарга актыккы таш куйган болгар яшәсенме? – дип, үзенә үзе сөйләнергә тотынды.

Үзенең бу хәзерге кәефләре бер ялган гына икәнлеге, хәзер шулай иттереп торырга дөньяда болгар юклыгы, Сөембикәдән башка, тагы ике кулыңа унике шәм тотып эзләсәң дә, бер болгар табылмавы исенә төште. Һәм үзенең болай кәефләнеп, бөтенләй бетми торган бер милләт кешесе кебек булуына нәрсә сәбәп булуын уйларга тотынды. Ахырдан аны теге фикерләреннән күчереп, бу уйның төшүенә Сөембикә сәбәп булуы, үзенең йомшак сүзләре берлән, һәрбер әгъзасында күренеп тора торган хәят галәмәте берлән тормышка өмет бирүләре хәтеренә килде. Һәм дә болгар хатыннарының шундый фикерне борырга, башка халык хатыннарына караганда артык сәләтле булулары, шул артыклыклары берлән күп вакытта кирәкле эшләрне оныттырып калдырулары исенә төште. Һәм дә, әгәр дә аларга егерменче гасырларда тәрбия бирелгән булса, бөтен болгарларның китешен икенче якка борган булырлар иде, диде. Һәм дә бераз уйлап торганнан соң: «Әйе, булыр иде, болгарлар бөтенләй башка болгар булыр иде», – диде.

Җәгъфәр әфәнде Сөембикә берлән Казанда берәр атна торганнан соң һәм, кайвакытларда тагы милләт алга китәр кебек булып, тагы хакыйкать искә төшеп җимерелгәннән соң, үзләренең утарларына кайтып киттеләр. Җәгъфәр бу китүендә хәбәрсез-нисез бик озак йөргәнгә, Петербургка барганда, Сөембикә бергә барачак булган иде. Шуның өчен Җәгъфәр Петербургта егерменче гасырдагы болгар киемене киеп бару фикеренә килгәнгә, музейлардан формаларын алып, иске болгар рәсемнәреннән карап, Сөембикә Җәгъфәргә дә, үзенә дә киемнәр тегәргә башлады. Һәм әллә ничә тегеп, әллә ничә сүтеп төзәткәннән соң, казаки да, камзул да, җилән дә текте, ләкин киемнәре шундый булдылар – әгәр миллият-фәлән дигән нәрсә булмаса, һичшиксез, киярлек түгел иде. Үзләре киң, үзләре килешсез, үзләре кыйммәт төшә иде.

Шуннан соң Җәгъфәр дә егерменче гасыр болгарларын «киемнәрен ташлаганнар» дип сүгүдән туктаган иде. Сөембикәгә хатын-кыз киеме тегү авыр булмады. Ул вакыттагы мода, ул вакытта мәгариф, мәдәниятнең мәркәзе Пекин булганга, Пекин модасы егерменче гасыр болгар хатыннарының күлмәкләренә бер дә башка түгел иде. Шуның өчен аны тегү бик җиңел булды. Калфак, никадәр үзенең үлчәвен кечерәйтсә дә, егерме икенче гасырга кадәр бетмәгән иде, хәтта, егерме беренче гасырда болгарлардан русларга кереп, алардан бөтен Ауропага күчеп, Ауропада падишаһлык та сөргән иде. Шуның өчен һәммә йирдә мәгълүм иде. Фәкать Җәгъфәр әфәнде Ауропа хатыннары кигәнчә бер кечкенә генә чәчәк иттереп кенә куйдырасы килмәгәнгә, бераз икенче төслерәк булачак иде.

Киемнәр өлгерде. Ноябрь дә керде. Җәгъфәр әфәнде дә хәзерләнде. Тарих җәмгыятендә укылачак әсәре русча да тәмам булды. Китәр көн якынлашты, Җәгъфәр әфәнде тәмам җыенып бетсә дә, Сөембикәнең тәмам хәзер булганы юк иде. Аның авыры (корсагы) барга, исәп берлән, ул баладан котылгач китәчәкләр иде. Сөембикәнең исәбе дә егерменче ноябрьдә тулачак иде. Җәгъфәр дә шул көнне көтәчәк, аннан соң Сөембикә бераз сәламәтләнгәч, ноябрьнең егерме сигезләрендә китәчәкләр иде. Егермесе йитте. Егерме бере йитте, егерме бише йитте, бала һаман юк иде, Җәгъфәр әфәнденең эче поша башлады. Сөембикә дә, иремнән калырга тугры килә дип, эченнән генә кайгырса да, Җәгъфәргә белдермәскә тырыша иде. Шуның өчен, берәр көн яңлыштым, күрәсең, менә шул арада булыр инде, дип, аны һаман җуата иде. Ләкин бала һаман юк иде. Җәгъфәр чынлап ук кайгырырга тотынды. Ноябрьнең егерме җидесендә китәргә ике генә көн кала башлады. Шул көндә бала туса, бәлки, докторлар тырышлыгы берлән барырга да ярар иде. Аннан да калса, Сөембикәнең бара алуында шөбһәләнә башлады. Докторлар китереп каратты. Тәмам утызынчы ноябрьдә туачак, диделәр. Хәзердә Җәгъфәр берлән Сөембикә бергә бара алмаулары беленде. Җәгъфәр егерме тугызында үзе генә китмәкче булды һәм, Сөембикә баладан котылгач, барырга кушып китте. Сөембикә бик барасы килгәнгә, җәмгыятьтә укыр өчен, болгар хатыннарының мәгыйшәтләре, бала тәрбияләре, ирләренә нисбәтләре, киемнәре, гадәтләре хакында бер рисалә дә язган булганга, аның да вакытында укылмый калуына бераз эче поша иде. Җәгъфәр җәмгыятьтә эшнең ничек икәнлеген тәмам аңлатырга һәм өч-дүрт көннән соң сөйләнә торган речьләр, болгарлар хакында була торган докладлар арасына Сөембикәнең речен дә яздырырга кушты. Сөембикә бик моң гына Җәгъфәр берлән күрешеп, хәтта күзләреннән яшьләр дә мөлдерәтеп, Казан вокзалында калды.

Җәгъфәр шул көнне үк барып җитте. Юлда бер дә башын чуалтырлык нәрсә булмады. Москва мөселманнары хакында, бәлки, хәбәр алган булса, яки Москвадагы галереяга кереп, унтугызынчы, егерменче гасырлардагы Москва болгарларының аркаларына дүрт-биш пот әйбер күтәреп, сатып йөрүләренең рәсемен күрсә, яисә «Иске тавышлар» музәсенә кереп, аларның «Старья бирум! Шара-бара!» дигән тавышларын ишетсә, ябылып яткан хисләре тагы уяныр иде. Ләкин шулай буласын белгәнгә, Җәгъфәр әфәнде анда төшмәгән иде. Петербургка туп-тугры киткән иде. Петербургка төште. Тарих җәмгыятенең рәисе берлән [килгән] кешеләр һәм Петербургның башка халкы берлән, хатыннары берлән бөтен вокзал тулган иде. Юлда килгәндә болгар киемендә булмаса да, Петербургка йитәр алдыннан болгар киеменә киенгән иде.

Җәгъфәрне күрү берлән, бөтен халык моңарга таба килә башладылар. Тарих җәмгыятенең рәисе кулыннан кысып күреште һәм дә Сөембикә килә алмавын бик кызганды. Башкалар да сәламләштеләр, Җәгъфәр әфәндегә төрле яктан чәчәк ата башладылар. Бөтен дөньясын чәчәк берлән тутырдылар, Җәгъфәр әфәнде чәчәккә аз гына күмелмәде. Һәммә йирдән «Яшәсен Җәгъфәр, яшәсен Сөембикә!» дигән тавышлар ишетелә башлады.

Һәммә кеше Җәгъфәргә якынрак килмәкче була иде. Һәммә кеше Җәгъфәрне күрмәкче була иде. Һәммә кеше – Җәгъфәр берлән сөйли торган, хәтта кулларын кыса торганнары – [үзләрен] бәхетле саныйлар иде. Хатыннарга Җәгъфәрнең кара күзләре, кара чәчләре, түгәрәк сакаллары гаҗәеп җиденче күктән кебек күренә иде. Аның төсе бик матур, бөтен кешене гаҗәпкә калдырырлык, Йосыф пәйгамбәр кебек беленә иде. Шуның өчен һәммә кешенең уенда, телендә Җәгъфәр генә иде. «Яшәсен!» тавышлары берлән бөтен вокзалны күтәрәләр иде.

Җәгъфәр бу тавыш, бу тыгызлыктан көчкә котылды. Рәис берлән бер хатын аны каретага утыртып алып китә башладылар. Диңгез кебек халык тагы болар артыннан китте. «Яшәсен!» тавышлары тагы гөрләде.

Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде үзенә хәзерләнгән йортка барып җитте һәм, китерүчеләрдән аерылып, ял итүгә мәшгуль булды. Бераз йоклаганнан соң, моңарга тәгаен кылган хезмәтче поднос берлән бер кучә хат, әллә никадәр визитный карточкалар кертте. Һәм, бер карточкага күрсәтеп, шул кешенең күптән көтеп торуын аңлатты. Карточкадагы исемгә караганда, «кенәз Гиреев генерал м-р» иде. Җәгъфәр: «Боерсын», – диде. Генерал керде һәм дә, исәнләшкәннән соң, үзенең «Болгар музыкасыны саклау» җәмгыятенең әгъзасы һәм дә рәисе, җәмгыять тарафыннан Җәгъфәр әфәнде исеменә биреләчәк мәҗлескә аны чакырырга җибәрелгән икәнлеген бәян итте. Генералның әйтүенә караганда, барырга вакыт йиткәнгә, элегрәк әйтә алмавы өчен генерал гафу үтенде. Җәгъфәр әфәнде барырга хәзерләнәчәген вәгъдә кылып, үзенең әсәрләреннән бер китапны [биреп]: «Сез [нең] шуны укый торуыңызны үтенәм, мин берәр минутка гына сезне ялгыз калдырырга мәҗбүрмен», – дип чыгып, киемнәрене рәтләп керде. Һәм генерал китапны куя башлагач: «Сезгә ядкяр булсын!» – диде. Генерал бик шатланып кабул итте. Һәм һәдия икәнлеге[нең] мөмкин кадәр болгарларча язылуын һәм үзенең исеменең язылуын үтенде. Җәгъфәр әфәнде үтенечен кабул итте. Ишектән чыктылар.

Урам тулы Җәгъфәр әфәндене күрергә килгән халык «Яшәсен!» тавышлары берлән каршы алдылар. Чәчәкләр берлән бөтен дөньясын тутырдылар. Җәгъфәр әфәнде баш иде һәм бер-ике сүздә рәхмәт укыды да, каретага утырып, генерал берлән китте. Кара болыт төсле халык тагы кузгалды, тагы «Яшәсен!» тавышы гөрелдәде, тагы шул халык диңгезе Җәгъфәр артыннан хәрәкәт итә башлады. Җәгъфәр әфәндене тагы «Яшәсен!» тавышлары берлән урамда моның килүенә җыелып куйган халык каршы алды. Аларның тавышларыннан, чәчәкләреннән көчкә котылып, мәҗлес өенә керде. Һәммәсе бердән каршы алдылар, бик күп кеше берлән күрештеләр. Бик күп кеше берлән баш иеште. Һәммәсенә рәхмәт укыды.

Утырыштылар. Музыка тавышы ишетелә башлады. Җәгъфәр әфәнде ирләр, хатыннардан тупланган бер оркестр күрде. Музыка әллә нинди таныш музыка, әллә нинди тәэсирле иде. Җәгъфәр әфәнде бик тиз музыканың болгар музыкасы икәнлеген, егерменче гасырда мәшһүр бер болгар музыкантының «Уй» исемендә бер романсы уйналдыгыны аңлады. Уен бетте. Бөтен салонда кул чабу тавышлары, «Браво!» тавышлары дөньяны күтәрде. Бераз вакыт үтте. Һәммә кеше болгар музыкасы тугрысында сөйли башлады. Менә оркестрга скрипкә берлән бер хатын чыкты һәм дә «Чегән хатыны» дигән болгар операсыннан бер романсны уйнады. Осталыгы, музыкасының тәэсирлеге берлән халыклар шулкадәр оедылар, залда бер кеше юк кебек, «ыһ» дигән тавыш ишетелми иде. Музыка туктады. Баягыдан битәр кул чабарга, баягыдан битәр «Браво!» тавышлары чыгарга тотынды. Җәгъфәр әфәнде буның берлән шулкадәр тәэсирләнде, һич әйтеп бетерерлек түгел. Тагы музыкалар уйналды. Тагы тәбрикләр, тагы «Браво!» лар.

Озак үтмәде, аш бирелә башлады. Ашлар болгарларча хәзерләнгән иде. Иң әүвәл салма, аның артыннан куллама, аның артыннан бәлеш бирелде. Аның артыннан башка ашлар китерелде. Аш арасында сүзләр болгар музыкасыннан болгар ашына күчте. Һәммәсе болгар ашын мактыйлар иде, куллама килгәч, һәм дә рәисе җәмгыять Җәгъфәр әфәнде хакына моның кул берлән ашалуын бәян кылды. «Куллама» дигән сүз дә кул берлән ашаудан икәнлеген белдереп, әгәр кашык берлән ашасалар, болгар ашы булмавын сөйләде. Һәм дә болгарларда кул берлән ашый торган ашлар алдыннан кул юылуын сөйләп бетермәс борын, хезмәткәрләр кечкенә-кечкенә комганнар берлән куллар юдыра башладылар. Болар һәммәсе мәҗлестә кылынды.

Рәиснең бу сүзенә һәммәсе каршылык кылмаенча, ул кушканча эшләделәр һәм куллама ашарга тотындылар. Ләкин куллама ашау бик авыр булды, бик күбесе бармакларын пешерделәр, киемнәренә майлар тамыздылар, кулларын буяп бетерделәр. Нә исә ашап бетерделәр, тагы кул юылды. Икенче ашлар килде. Мәҗлес ахырына җитә башлады. Арадан бер кеше торды да сүзгә башлады (бу кешене Җәгъфәр әфәндегә Петербургтагы музыка академиясе мөгаллиме дип таныштырганнар иде):

– Әфәнделәр, безнең мөкатдәс җәмгыятемезнең максаты болгар музыкасын саклау вә аның табигый матурлыгын җуймау идеке һәркемгә мәгълүм. Без, бу хезмәтне итәр-итмәс, үземезнең өлешемезгә шундый мөкатдәс хезмәт төшдеке өчен бик шатмыз. Һәрвакыт Җәнабе Хактан шул хезмәтемездә дәвам итәргә ярдәм итүен телимез! Безнең бу эшемезнең кирәклегендә һичкемнең шөбһәсе булмаса да һәм дә болгар музыкасының галилеге хакында берәүнең дә шиге булмаса да, мин, болгар музыкасының бу көннәр әһәмиятле көннәре булганга, аеруча безнең арамызда, безне үзенең безнең җәмгыятемезгә килүе берлән шат иткән Җәгъфәр әфәнде булганга, безнең болгар музыкасы хакында булган фикеремезне сөйләмәкче булам. Һәм дә Җәгъфәр әфәнденең Җәнабе Галиеннән (өстенлек иясеннән), әгәр безнең аңлавымыз яңлыш булса, дөрестләвен үтенәм. Чөнки бер милләтнең милли музыкасын милли кеше кадәр һичкем аңлый алмыйдыр. Болгар музыкасы Ауропа музыкаларыннан бөтенләй башка, Ауропа музыкасы күңелнең бер ягыннан чыкса, болгар музыкасы икенче ягыннан чыга. Ауропа музыкасы күңелгә бер яктан рәхәт бирсә, болгар музыкасы икенче яктан рәхәт бирә. «Болар кайсысы бөек?» – дигән сүзгә мин җавап бирә алмыйм. Минемчә, болар икесе дә бөек, икесе бер-берсеннән башка ярты гына, икесе дә бер-берсен камилли. Ауропада музыканың алга китүе, тәмам музыкамыз камил дию, минемчә, болгар музыкасын без аңлый башлаган һәм дә анардан файдалана башлаган көннән булырга кирәк. Болгар музыкасы унтугызынчы-егерменче гасырларда артык моң, бик бертөсле, дип яманлана иде. Шуның өчен анарга ул вакытта әһәмият бирелмәгән иде. Ләкин хәзер шул сүзләр, ягъни «бик моң, бик бертөсле» дигән сүзләр макталу өчен әйтеләдер.

Аның моңлыгы үзенә бер гүзәллек бирә, безне үзе берлән әллә нинди ерак-ерак киләчәкләргә һәм дә үткән хисләргә алып китә. Безне егерме ел элек булган кешеләремез берлән, дустларымыз берлән күрештерә, сөйләштерә, ниһаять, еглаштыра, куркынычлы киләчәкләр, яхшы киләчәкләр арасындагы пәрдәне күтәрә, безне тагы анда илтеп куя, андагы эшләрне, андагы хәлләрне күрсәтә. Аның бертөслелеге безнең табигатемезгә мантыйкыйлык бирә, фикерләремезне, уйларымызны акыртын гына йомшата, үземезгә сиздерер-сиздермәс кенә үзенә кирәк якка алып китә. Аның моңлыгын, бертөслелеген гаеп иткән кешеләр – сандугачның тавышын ишетеп, әтәчтән өйрәнергә кушкан кешеләр иде.

Аларда музыканы аңлау, аның файдасын белү бик аз иде. Шуның өчен аларны гаепләргә дә ярамый. Болгар музыкасының бер артыклыгы һәм дә, минемчә, иң әһәмиятле артыклыгы – аның бөтен тамырлардан йөрүе һәм дә кирәкле җирләрен чеметтереп-чеметтереп алган төсле булуыдыр. Бу хисне аңлатырга сүз юк. Һәммәгез дә, әлбәттә, үзегез татыгансыз! Болгар музыкасы бу үзенчәлеге берлән һичбер вакытта үз исемен югалтмаячак, һәм дә йөрәкләреннән чыккан болгарларның да исемнәрен үзе берлән бергә кыямәткә кадәр алып барачактыр! […]

Бу сүзләргә тагы «Браво!» тавышлары берлән бөтен дөнья тулды. Мөгаллимне әллә ничә мәртәбә торып рәхмәт укырга мәҗбүр иттеләр. Җәгъфәр әфәндегә бу сүзләрне ишетү әүвәлрәк яхшы булса да, актыккы җөмләләре бик каты тәэсир кылды.

Алай булса да, боларга каршы бер сүз әйтергә һәм боларның сүзләрен расларга йә тәнкыйть кылырга кирәк иде.

Бераз тавыш беткәч, Җәгъфәр әфәнде торды. Аның торуын күргәч, һәммә зал тып-тын булды. Һәммәсе дүрт колак берлә тыңларга хәзерләнделәр. Җәгъфәр әфәнде акыртын гына, күзләреннән чыгар-чыкмас яшьне тотып кына сүзгә башлады:

– Әфәнделәр! Сезнең итдегегез хезмәтләр өчен, безнең үземез саклый алмаган музыкамызны сакладыгыгыз өчен һәм дә миңа хосусый шулкадәр илтифат кылдыгыңыз өчен бик рәхмәт! Сезнең бу хезмәтләрегез бик мөкатдәс. Сезнең безнең үземез саклый алмаган музыкамызны саклавыгыз өчен, безнең музыкантларымыз, безнең бабаларымызның рухлары сезгә рәхмәт укыйлар, сезгә һәрвакыт ярдәм итәләр. Һәм дә сез безнең музыкамызны саклавыгыз илән безнең исемемезне, үзен үзе саклый алмаган бер милләтнең исемен генә сакламыйсыз, бөтен дөньяга ничә мең еллар үткәч, болгарларның һәммә нәрсәләре беткәч тә, аларның исемнәре дә югалгач та килә торган миллионнар-миллионнар кешеләргә файда итәсез. Һәм дә үзегезнең изге исемегезне кыямәткә кадәр калдырасыз. Болгар музыкасы хакында минем фикерем, бәлки, күпертүледер. Чөнки болгарчы булганга, миңа болгарның һәммә нәрсәсе башка халыкларныкыннан артык күренәдер. Шуның өчен минем фикерем тәнкыйтьне күтәрерлек булмаганга, музыка хакындагы фикеремне сөйләмим, фәкать шунысын гына әйтәм: минемчә, мөгаллим әфәнденең безнең болгар музыкасы хакында сөйләгән сүзе бик дөрестдер. Аңарга үзләрен белмәгән, милләтләрен белмәгән, музыкаларын белмәгән бер халыкның музыкасы хакындагы бәяны өчен бик рәхмәтлемен. Тагы шуны гына әйтмәкче булам: болгар музыкасында моңлык, бертөрлелек, минемчә, болгарларның табигатьләренең моң икәнлеген, бетә торган халык икәнлеген белдерә торган бер үзенчәлегедер.

Бертөрлелеге болгарда тормышның бертөрлелегеннән, ягъни бу көнгесе – кичәгесенә, кичәгесе өченчекөнгесенә охшавыннан булырга кирәк дип уйлыйм. Бу сүзләремнең дөрест-дөрест түгел икәнлеге хакында һичбер каршылыгым юк. Мин музыкант булмаганга, музыка хакында минем фикерем унтугызынчы-егерменче гасырда тиречеләр, итчеләр гыйлем мәсьәләсенә катышу кебек булганга, ул мәсьәләне белгечләргә тапшырам. Сездән шул мөкатдәс хезмәттә дәвам итүегезне үтенәм! Үзе беткән милләтнең исеме югалмасын. Үземез беттек, әсәремез калсын! Үземез саклый алмаган эшне сезнең шикелле ышанычлы, хыянәтсез милләткә, бөтен бабаларымыз тарафыннан васыять итүче булып сезгә калдырам, файдаланыңыз!.. Башкалар да файдалансыннар, чыгаручылар төсле булып, музыкамыз бетмәсен! – диде дә, сөйләргә сүзе бик күп булса да, күзләренә бик яшь тулгач һәм тавышлары үзгәрә башлагач утырды.

Моңарга да куллар чаптылар, моңарга да «браво!» лар кычкырдылар. Сачәкләр ыргыттылар. Ләкин болар һәммәсе дә Җәгъфәр әфәндегә мыскыл итү кебек күренә иде. Аштан соң тагы музыка башланды. Тагы болгар көйләре уйналды. Народный көйләрдән «Сакмар» көе һәм композитор язган көйләрдән «Язмыш» дигән бер операдан романслар уйналды. Һәм дә бер кеше берлән бер барышня моңарга болгарча йырладылар. Йырлары да бик яхшы чыкты, ләкин әйтүләрендә руслык беленеп тора иде. Бу йырлар Җәгъфәр әфәндегә тагы бик каты тәэсир кылды.

Озак үтмәде, болгарларның «Талныш» исемле операларыннан бер пәрдәсен синематографның эше берлән күрсәттеләр (ул вакытта алар бик камил булганнар иде, бар эшләрне, хәрәкәтләрне, кылынышларны, тавышларны – һәммәсен күрсәтә беләләр иде). Талныш ролендә егерменче гасырда үзенең тавышлары берлән дан тоткан Лалә исемле кыз иде (бу кыз руслар арасында Лилия исеме берлән мәшһүр иде). Лаләнең тавышларының яхшылыгыннан һәм Талнышның көрәшүләренең тәэсирлегеннән һич егламаенча торырлык түгел иде… Икенче яктан, рус кызларының, рус кенәзләренең үзенең хан[лык]ны шулкадәр олылау берлән торулары, ирекле-ирексез Җәгьфәр әфәндегә татар ханнарының солтанатларын, бөтен дөньяны дер селкетеп Көнчыгыш Ауропада үзләре генә торуларын, ул мәмләкәте, ул зурлык… Җәгъфәр әфәнде бара-тора, бетә-бетә бу көнгә калуны уйлап, изелеп киткән иде.

Аның артыннан болгар драмасыннан – «Теләнче кыз» дигән бер драмадан бер пәрдә күстәрделәр. Моның күренешләре, өй җиһазлары, уенчыларның киемнәре – һәммәсе болгарча булганга, Җәгъфәр әфәндегә боларны карау, үзенең милли драмасын актык мәртәбә күрү әллә нинди хисләр уяндырды. Үлә торган кешеләрнең җан чыгар алдыннан балаларына, сөекле хатынына, зур музыкантларның музыка коралларына күзләрен тутырып-тутырып караганы кебек карый иде. Боларга әллә нәрсә әйтергә теләгән кебек тә була иде. Әллә нәрсә сорарга да теләгән кебек була иде, үзенең ни эшләгәнен белми иде. Бу мәҗлестән соң, бу кайгыларны яңартудан соң сәгать сигезләр булганга, сәгать унда Тарих җәмгыяте тарафыннан яңа гасырны каршы алырга чакырылган булганга, Җәгъфәр әфәнде тагы бер мәртәбә җәмгыятькә рәхмәт укып, бик күбесе берлән күрешеп, җәмгыять тарафыннан бирелгән болгар музыкасын уйный торган машинаны алып һәм дә җәмгыять тарафыннан бирелгән мактаулы әгъзалык исемен кабул итеп, өенә кайтып китте.

Күргән, белгән, ишеткәннәрен бераз рәткә салганнан соң, самавыр китерергә кушты. Җәгъфәр әфәнде чәй яратмаса да, болгарларның чәй яратуларын белгәнгә һәм дә болгар романнарында шундый чәй эчеп кенә гомерен үткәрә торган кешеләр тасвирына да тугры килгәнгә, самавырдан булар чыгарып чәй эчү аның һушына бик китә иде. Өйдә вакытта алар Сөембикә берлән дә шулай утырышып, озын иттереп, болгарча, һәммә нәрсәне онытып, чәй эчәләр иде. Бу юлы да Җәгъфәр әфәнде шулай бер болгарланып алмакчы булган иде. Һич ашыйсы килмәсә дә, кондитердан болгар как-төше китергән иде (бу как-төш егерме беренче гасырларда руслар арасында бик таралган иде).

Үзенең өстендә болгар киеме булганга, моның бүлмәсе хәзер егерменче, унтугызынчы гасыр болгарының Петербургка «дин» өчен дип, динсезлек өчен падишаһка прашение бирергә килеп, бер швейцарга акчалар биреп киткән депутат бүлмәсе төсле булган иде. Җәгъфәр әфәнде үзе дә моны сизә иде, мөмкин кадәр шул рәвешчә ясарга тырыша иде. Килгән русларга болгар тормышын күрсеннәр өчен һәм дә табигате дә шуны теләгән өчен, шулай җыештырткан иде. Сөембикә булса, бу өй бөтенләй болгар тормышының үрнәге булачак иде. Һәм уйда шулай уйланылган иде. Ләкин, аның булмавы аркасында, шулай бертөрле генә җыелган иде. Чәй эчте, болгарлар төсле озын эчте, мөмкин кадәр болгарлар төсле үткән эшләрне, хәзерге хәлләрне чагыштырмаска тырышты, мөмкин кадәр һәммә эшне Аллага тапшырам дип бетерергә теләде.

Ләкин алай булса да, күңелендә янган утны һич сүндерә алмады. Һәммә күргәннәрен, хәтта күрәчәкләрен күз алдыннан җибәрә алмады. Вакыт җитә башлагач, киенергә хәзерләнә башлады, киенеп беткәч, Сөембикәнең килә алмавы, бәлки, аның хәзер авырып ятуы, үлү ихтималы да барлыгы хәтеренә төште һәм эчен пошыра башлады. Альбомны алып, бер мәртәбә бик озак Сөембикәгә карап торды. Сөембикә моң, кайгылы, авыру төсле күренә иде. Икенче караганда: «Миңа карама инде, бар инде, үземезнең бетүемез шатлыгын күтәреш инде!» – дигән төсле була иде. Караган саен, Сөембикә төрлечә сөйләгән төсле була иде, караган саен, кәефсезлек арта бара иде, актык караганда Сөембикә: «Җитәр инде», – дигән кебек булды. Җәгъфәр дә: «Җитәр», – диде дә тиз генә чыгып китте.

Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде зур зал эчендә әллә никадәр кешеләр арасында үзен күрде. Бик күп кешеләр күрештеләр. Бик күп галимнәр килүе өчен рәхмәтләр укыдылар. Бик күп хатыннар моның әсәрләре хакында фикерләрен бәян кылдылар. Бик күп кеше, моның берлән сөйләшүне бик зур бәхеткә санап, сөйләгән сүзләрен дә үзләренең хатирә дәфтәрләренә «Ике мең бер йөзенче ел[ның] актык сәгатьләрендә егерме икенче гасырны көткән вакытта язмыш мине бер зур мәҗлескә тугры [китереп], шул мәҗлестә булган болгарларның иң мәшһүр мөхәррирләреннән, галимнәреннән Җәгъфәр әфәнде берлән күрешү, хәтта бер-ике сүз сөйләшү бәхетенә дә ирештерде» дип тә язганнар иде. Бу кешеләргә бу эшләр, бу сүзләр никадәр шатлык булса да, Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр хәсрәт иде, шулкадәр авыр иде, авыр булган саен, авырлыгын белдермәс өчен, тырышу авырлыгыннан да авыр иде. Залның бер ягында зур бүлмәдә болгарларның рәсемнәре ачык куелган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күрүдән качса да, Җәгъфәр әфәнде берлән сөйләшә торган бер тарих галиме, болгарларның хатыннардагы япма яулык кайвакыт башланып, кайвакыт бетүен белмәгәнгә, Җәгъфәр әфәндене алып кереп, өрпәкле бер болгар карчыгының дога кылуын тасвир кылынган бер рәсемне күрсәтте һәм сораячак сүзен сорады. Җәгъфәр әфәнде җавап биргәннән соң чыгачак булса да, күзе әле бер рәсемгә, әле бер рәсемгә төшеп, Җәгъфәр әфәндене ихтыярсыз калдырган иде. Рәсемнәре берлә бөтен зал тулган иде. Һәм дә һәммәсе дә болгар тормышыннан булганга, болгар белгеченә бик күп мәгънә алырлык иде.

Унтугызынчы гасырдан башлап беткәнгә кадәр килгән болгарларның зур кешеләре, мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре, шагыйрьләре, драматурглары, хәкимнәре, музыкантлары, народниклары – һәммәсе үзләренең иң мәгълүм вазгыятьләрендә төшерелгәннәр иде. Аңарга башка, йөзек салыш уйный торган кызлар-егетләр җыены, унтугызынчы-егерменче гасырда «Сабак абызтайның кулына чыбык тотып сабак бирүе», «Болгар кызларының ярыктан берсе өстенә берсе менеп егетләрне караулары», «Болгар балаларының әйлән-бәйлән уйнавы» […] вә боларга да башка да әллә никадәр рәсемнәр бар иде. Җәгъфәр әфәнде бик озак карап йөрде. Бу рәсемнәр арасында Җәгъфәр әфәнденең бер дә күрмәгән рәсемнәре дә бик күп иде. Болар арасында егерменче гасыр рәссамнарыннан чыккан «Болгар уе» дигән, ага торган су буенда яшел үләндә яңагына таянып уйлый торган егетне тасвир кылынган рәсем моның һушына бик китте. Җәгъфәр әфәнде моңарга карап, рәсем[дә] тасвир кылынган егеттән дә битәррәк уйга чумды. Бу егетнең ни уйлавы ихтималы барлыкларын, һәммәсен хәтереннән кичерде. Иң актыктан гына егерменче гасырда бер болгар мөхәррирен, динсез диеп кыйнап, бөтен дөньясы канга буялып бетүен, күзен акайткан бер кешенең тегене типкәләвен, икенчесенең кесәләреннән язган нәрсәләрен алып ерткалавын, бер иске генә чапан кигән мулланың тегене кыйнарга төртеп күрсәтеп торуы һәм дә ерактанрак кайсы себерке, кайсы агач күтәреп әдипне кыйнарга килүләрен тасвир кылынган рәсемне иң соң күрде. Бу рәсемгә карап, Җәгъфәр әфәнде ни әйтергә дә белмәде, йөзе ут кебек кызарды. Бу рәсемдәге кабахәтлек өчен руслардан оялды. Хәтта рәссамны да гаепләмәкче булды. Ләкин бу эш чын булганга, гаеп рәсем түгеллеге хәтеренә төшеп, моны ничек тә аңлатырга белмәде. Үзе ни эшлисен белмәсә дә, күңелдән: «Начар халыкмыни соң, ник бу эшне эшләгәннәр?» – дия иде. Руслардан берсе-берсе буңарга бәйләнешле бер-бер сүз ачмасын дип, тиз генә икенче якка чыкты.

Зал тулы халыклар рәсемнәрне карыйлар иде. Рәсемнәр хакында фикер алышалар иде. Әллә никадәресе шул рәсемнәрнең копияләрен алу тиешлелекләрен сөйлиләр иде. Икенчеләре болгар мөхәррирләренең рәсемнәре хакында, аларның төсләре хакында, тәрҗемәи хәлләре хакында сөйлиләр иде. Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты. Анда болгарларның әйберләре куелган иде. Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде. Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй җиһазлары, хатын-кыз зиннәтләре, табак-савытлары – һәммәсе бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны тагы бик озак карап торды. Болар арасында Үзбәк ханга Мисыр хәлифәләреннән җибәрелгән кылыч та бар иде. Монда да бик озак торды. Монда да болгарлар хакында, аларның киемнәре хакында, аларның торулары хакында бик күп сүзләр ишетте. Болар арасында йөргәндә, звонок тавышы ишетелә башлады. Һәм анда да, монда да хезмәткәрләр залга җыелырга вакыт икәнлеген белдереп йөри башладылар. Җәгъфәр әфәнде дә су кеби ага торган халык берлән бергә чыкты. Аны каршы залга, рәис янындагы үзенә хәзерләнгән урындыкка утырттылар. Залдагы халык бик кызу-кызу урынлаша башладылар. Җәгъфәр әфәнде бер якта бик күп ирләр, хатыннардан торган оркестр күрде.

Озак үтмәде, тагы звонок булды һәм яңа гасыр керергә биш кенә минут калганлыгы белдертелде. Халык һәммәсе дә, «Ура!» дип кычкырырга хәзерләнеп, тамакларын рәтләргә тотындылар. Тамак тавышы аз гына безнең унтугызынчы-егерменче гасырда мулла хотбә (нотык) укып бетергәндә бөтен мәсҗедне күтәрә торган тамак кыру тавышы булмаенча калды. Һәммә кешенең, менә йитә, менә йитә, дип, йөрәкләре леп-леп итә башлады. Менә кинәттән оркестр да гөрләп китте. Бөтен залны музыка тавышы алды. Һәммә кеше бу моңны – болгарларның тормышларының ничек икәнлеген күрсәтә торган шаһитны – бик ихлас берлән, һәр тавышыннан әллә нинди уйларга чумып тыңларга тотындылар. Бу көй болгарның яңа көйләреннән егерме беренче гасырда чыккан «Өмет бетте» дигән көй иде. Бу көй шулкадәр тәэсирле иде, нинди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә бик тирән фикерләргә чумдыра иде. Нинди каты йөрәкле кешеләрнең дә күзләреннән яшьләр агыза иде. Җәгъфәр әфәндегә бу алай тәэсир кылмады. Ул хәзер шулкадәр кәефсез, шулкадәр авыр хәлдә иде – һичбер нәрсәгә кайгыра белми иде. Музыка туктады. Бөтен залны «Ура!» тавышлары тутырды. Һәммә яктан «Яшәсен яңа гасыр, яшәсен!» тавышлары ишетелә башлады. Бердән музыка гөрләде. Оркестр баягыдан да гайрәт берлән русларның «Барабыз» дигән уенын уйный башлады. Бу көй шулкадәр кәефле, шулкадәр моны тыңлавы җиңел иде, нинди кайгылы кешенең дә кайгыларын Каф тавы артларына таратырлык иде. Музыка туктады. «Ура!», «Яшәсен!» тавышлары тагы дөньяны күтәрде. Электрик утлары бөтен дөньяны алган иде. Урамнан да «Ура!» тавышлары ишетелә иде. Озак үтмәде, тагы «Яшәсен!» тавышлары күтәрелә иде. Җәгъфәр әфәндене рәис яңа гасыр берлән тәбрик кылып: «Яңы гасыр мөбарәк булсын!» – дигән сүзгә Җәгъфәр әфәнде: «Өмет бетте, сезгә мөбарәк булсын, барыңыз!» – диде. Һәм күзләреннән яшьләр ага башлады. Кешеләр бер-берсе илән күрешә, тәбрик кылыша башладылар.

Бер чирек сәгать үткәннән соң, рәис, кафедрага чыгып, бер кыска гына, яңа гасырның гомумкешелек өчен сәгадәт гасыры булуын теләп, ашка чыгарга үтенде. Һәм Җәгъфәрне алып, зур залның ишеген ачып җибәрде. Тагы музыка гөрелдәде, болгарларның «Агач башы» дигән көе уйнала башлады. «Браво!» лар, «Ура!» лар, «Яшәсен!» нәр берлән тагы бер зал гөрләгәннән соң, һәммәсе урынлы-урынына утырдылар. Җәгъфәр тагы иң түргә утырды. Аш килә башлады. Ашлар арасында вак-төяк сүзләргә башка, арада килә торган болгар ашлары хакында сөйләнә иде. Кайсы – болгар ашы[н] яхшы, кайсылары бик майлы табалар иде. Хәтта кайсылары шул майлы ашларның болгарларның рухларын үтерүгә сәбәп булуын, аларны дорфаландыруын, ашларны ашап йөрүне үзләренә вазифа ясаган муллаларның бигрәк тупас булуларына кадәр барып йитәләр иде. Ни сөйләсәләр, ни кылынсалар да, Җәгъфәр әфәнденең иң авырта торган йиренә тия иде. «Ура, яшәсен, яңа гасыр яшәсен!» – дип, бокаллар күтәрелгәннән соң, рәисе җәмгыять аяк үрә торып сүзгә башлады:

– Бу көнге көн – үткән заманда мисалы күрелмәгән көндер, бу вакытка кадәр нинди зур вакыйгалар булса да, нинди зур бәлаләрдән дөнья котылып калса да, аларның шатлыклары да бу көнге көннең шатлыгына нисбәт кылырлык түгелдер. Үткән егерме беренче гасырның кешелек тарихында нинди әһәмиятле урын тотуы мәгълүмдер. Бу гасырның уйлап табылган әйберләре, бу гасырның ачышлары унтугызынчы-егерменче гасырларны гына түгел, егерме беренче гасырның үзенең халыкларын да хәйрәттә (хәйран калу) калдырмыштыр. Безне чолгап алган нәрсәләр, күземез күргән нәрсәләр – һәммәсе егерме беренче гасырда ачылган яисә егерме беренче гасырда җитештерелгәндер. Егерменче гасырда дәвалау мөмкин түгел дип фараз кылынган авырулар, егерменче гасырда иң куркынычлы дошман саналган микроблар, егерменче гасырда уйлый алмаган фикерләр – һәммәсе егерме беренче гасырда мәйданга чыкмыштыр. Минем мәкъсудым – бу гасырның ачышларын санау түгел. Фәкатъ яңа гасырга керер өчен бер кереш кенәдер, бу гасырда бөтен кешелек дөньясында үзгәрүләр булдыгы кеби, без русларда да бик күп үзгәрешләр булмыштыр, руслар тагы үзләрен галәмгә таныттылар. Руслар үзләренең саф күңеллекләре берлән обломовлык тиеш берлән кирәк төсле түгеллеген исбат иттеләр. Эшләгән эшләре берлән бөтен дөньяны хәйрәткә калдырдылар. Гыйлемнәр, фәннәр, сәнәгатьтә, матур сәнгатьтә руслар бик күп хезмәт иттеләр. Һәр фәндә рус галимнәренең исемнәре фәннәрне бизәкли башладылар. Кешелек тормышы турындагы фәннәрдә русларның әһәмиятләре бик зурдыр. Аларның иткән хезмәтләре дә бик бөектер. Бу гасырда һәммә халыкта төрле үзгәрешләр булдыгы кебек, безнең күршеләремез, дөрестен әйтсәк, безнең мөгаллимнәремез болгарлардагы бәхетсез үзгәреш Бер халыкта булмады. Бу халык нинди иң мөһим эшләрендә йөргәннән соң, кешелек тарихында бик зур вакыйгаларга сәбәп булганнан соң, янып беткән шәм кебек эределәр дә беттеләр. Уникенче-унөченче гасырларда болар, русларга караганда бик зур милләт һәм бик тәрәккый иткән халык булдыклары кеби, Азиядан килгән татарларга кушылганнан соң, безнең хаким милләтебез дә булганнар иде. Бара-тора бездәге бердәмлек, алардагы тарткалашу дөньяның китешен үзгәртте. Без акыртынлап аларга каршылык кыла башладык. Бара-тора аларга өстен чыгучы, җиңүче дә була башладык. Ахырында, уналтынчы гасырда, бөтенләй өстен булып, алар буйсынучы милләт арасына керделәр. Болар шул вакыттан бирле тәмам биш гасыр ярым безнең кул астында тордылар. Табигатьләрендәге сабырлыктан болар, бик тиз безнең гаделлекле идарәмезгә ияләшеп китеп, һичбер вакытта бәйсезлекләрен кайтару фикеренә килмәделәр. Болар төрки нәселенә караган бер халык иделәр. Боларның телләре дә төрек телләренең бер төрлесе иде. Болар, тугызынчы яисә сигезенче гасырда ук исламият кабул итеп, мөселман булганнар иде. Шуның өчен безнең берлән аларның араларында дин башкалыгы күп вакытта үзенең тәэсирен белдерә иде. Алай булса да ике якның да инсафы аркасындамы, әллә замананың тәэсире аркасындамы, боларның гомуми тормышларына бу дин башкалыгы тәэсир итмәгәндер. Фәкать болгарларның хосусый үзләренә караганда, бик күп зарар иткәндер. Болар безнең берлә диннәре башка булу җәһәтеннән актыккы гасырларына кадәр балаларын безнең мәктәпләремездә укытуга шикләнәләр иде. Шуның өчен һәрвакытта безнең мәктәпләремездә болгарлар бик санаулы гына булмыштыр. Болгарларның үзләренең китешләре бу заманага яраклы түгел иде. Шуның өчен аларга нигезләрен төзәтер өчен, искергән өйләрен сипләр өчен, яңа мәгариф алырга кирәк иде. Аны алуның иң җиңеле безнең аша булса да, алар безгә үзләренең ышанмаулары хакында файда итә алмадылар. Шуның өчен, аларны төзәтер өчен йә үзләренең мәктәпләрен яңарту кирәк иде, йә безнең мәктәпләргә керү кирәк иде. Болар берсен дә эшләмәделәр. Шуның өчен черегән өй черегәннән-чери башлады. Ниһаять, җимерелде. Бу көнге көндә бөтен Русиядә Җәгъфәр әфәнде, аның хатыны Сөембикә ханымга башка бер болгар да калмагандыр. Боларның үзләренең тормышлары, үзләренең культуралары булганга, үзләре бетсәләр дә, безгә бик күп әсәрләр калдырдылар. Боларның бөтен авылларында, шәһәрләрендә булган исәпсез-хисапсыз мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәсҗедләре – боларның иң зур ядкярләредер. Болар үзләре бик сәләтле, үткен һәм тере халыклар иде. Болар табигатьне сөя торган, матур сәнгатьтән ләззәт ала торган, әхлак кагыйдәләрен бик хөрмәт итә торган, һәммә кешеләр берлә дустланырга бик ярата торган, кунак сыйлар өчен яратылган кебек, бик күп матур әхлакка ия бер кавем иде. Боларның табигатьләрендә сәүдәгә омтылыш һәм дә сәүдәгә осталык булганга, болар бик күп вакыт дөньяның иң сәүдәгәр халкы булган яһүдиләр берлән көндәш була алганнар. Ләкин боларда булган җилбәзәклекме дим, әллә өсттән уйлаумы, болардан акыртын-акыртын гына дәүләтләрен ала башлаган. Болар, унтугызынчы гасырның актыккы яртысында фәкыйрьләнә башлап, бу көнге көндә шул фәкыйрьлек аркасында бөтенләй бетмешләрдер. Боларның соң заманнарында араларында әхлак бозыклыгы бик таралмыштыр. Болар үзләре бик диндар күренсәләр дә һәм һәрвакыт үзләрен «ислам саклаучылары» дип йөрсәләр дә, болар арасында исламның хакыйкатен аңлаган кеше бик аз булганга, боларның мөселманлыклары бәвелдән соң юыну, корыту, намаз укуда гына калгандыр. Исламның әхлакый, мәгыйшәти мәсьәләләрен голямалары кайсысын ялгыш аңлатып, кайсысын бөтенләй исламияттән чыгарып, игътибардан төшергәннәрдер. Боларда хатын-кызга тәрбия бирү булмаганга, әүвәл хатыннарны качырып тоткан вакытларда әхлакларын югалтмасалар да, замана үтә-үтә ул пәрдәләр ертылганга, пәрдә астыннан, чылбырдан котылган этләр кебек, болгар хатыннары килеп чыкмышлардыр. Һәм дә, әбиләренең файдалана алмаган хөрриятләреннән берьюлы файдаланмакчы булып, әхлаксызлыкка салынмышлардыр. Унтугызынчы, егерменче, егерме беренче гасырда боларның хатыннары фахеш галәмнәрендә бик зур роль уйнамышлардыр. […] Һәм, икенче яктан, мәгариф тәрәккый иткән саен, галим кешегә тору никадәр җиңел булса, надан кешегә шулкадәр авыр буладыр. Бу авырлыкны болгарлар да күтәрмешләрдер. Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрмешләрдер. Шул сәбәптән фәкыйрьлек аркасында кими-кими һәм дә Алла тарафыннан җибәрелгән бәла – авыру аркасында, дөрестен әйтсәк, наданлыклары аркасында, үзләренең һәлакәтләренә үзләре сәбәп булмышлардыр. Болар һәммә эшне эшләргә яратсалар да, боларда нык тору булмаганга, күп эшләр сүз берлән генә калмыштыр. Шуның өчен болгар тарихы сүз берлән тулыдыр. Болар һәр мәсьәләне әллә ничәшәр фикерләгәннәр, әллә ничәшәр тикшергәннәр. Ләкин һичберсен дә эшләмәгәннәр. Бунларның тагы бер табигатьләре бар. Болар бик һавалы булганнар. Шуның өчен үзләрен бик зур күреп, сөйләгән кешенең сүзенә бер дә илтифат кылмаганнар һәм аларның киңәшләренә дә карамаганнар. Һәммә нәрсәне «үзем беләм» дәгъвасында булганнар. Боларның тарихлары һичбер халыкның тарихына охшамый. Боларда фән, мәгариф ызгышларына тиречеләр катышканнар. Дин мәсьәләләренә эшчеләр катышканнар. Мәдрәсә-мәктәп эшләрен укымаган, яза белмәгән кешеләр йөрткәннәр. Кыскасы, боларда кем нинди эшне белмәде – ул шул эшнең башчысы булган. Шул сәбәптән боларга алга китәргә мөмкин булмаган. Боларның камил музыкалары, яхшы гына тәрәккый иткән әдәбиятлары калмыштыр. «Болар кешелеккә ни файда итте?» сөаленә мин җавап бирә алмыйм. Әгәр боларның тынычлык сөю сәбәпле, дөньяда әллә нинди фетнәләр чыгуына сәбәп булмауларын файдага санамасак, боларның иткән хезмәтләре юктыр. Фәнгә хезмәтләре юк. Чөнки болар фәнне белмәделәр. Һөнәргә, сәнәгатькә тагы юк иде. Кешелек турындагы фәннәргә – тагы юк. Шуның өчен боларның исемнәре дөньяда үзләренең музыкалары берлән генә сакланмаса сакланмаячактыр. Боларның хәлләренә караганда без, руслар, тагы шатланамыз. Чөнки безнең дә болар хәлендә булуымыз, бу көнге көннәрне яисә иртәрәк, яисә соңрак күрүемез, дөнья берлән бөтенләй күрешүемез ихтимал иде. Ләкин ул көн хәзер үтте. Үземезнең гайрәтемез, тырышлыгымыз аркасында ул авыр эштән котылдык. Моның соңында руслар яшәячәкләр, яшәсен руслар!

Бөтен залдан «Яшәсен!» сүзләре ишетелде дә, рәис туктады. Бөтен зал «Яшәсен!» тавышы берлән тулды. Бу сүзләрдән соң һәммә кеше Җәгъфәр әфәнденең каршы берәр сүз сөйләвен көтәләр иде. Өметләре бушка китмәде. Чыннан да, Җәгъфәр әфәнде торды. Мәҗлес рәисенең сүзләре берлән бөтен каннары уйнагангамы, әллә болгарларның шул җәмгыятьләрдә сүзләр сөйләвенең актыгы буласы хәтеренә килгәнгәме, әллә тыңлый торган халыкка бу никадәр яхшы сөйләсә дә, начар сөйләсә дә – бер булуын белеп, аларның максатлары минем сүземнән файда алу булмаенча, актыккы болгарның сүзен дә ишетү генә кебек уйлар хәтеренә килгәнгәме, йөзенә көчләнү әсәре чыккан иде. Ул һәрвакыт үзенең әсәрләрендә болгарны яхшы итеп күрсәттеге кебек, аларның начарлыкларыны да мөмкин кадәр азайтып-фәлән итеп күрсәтергә тырыша иде. Бусында актыккы сүзләр булганга, тагы болгарларны матуррак күрсәтмәкче иде. Ләкин матур күрсәтергә теләгән саен, күз алдына болгарларның начарлыклары күренә бара, ямьсез яклары юри кылынган кебек хәтеренә килә бара иде. Шулай булса да, озак басып торырга ярамаганнан, Җәгъфәр әфәнде сүзгә башлады:

– Әфәнделәр! Шундый җәмгыятькә мине чакыруыңыз өчен бик шатмын. Бу сезнең илтифатыңыз аркасында, мин үземезнең юкка чыккан милләтемез хакында үземнең фикеремне сөйләү шәрәфенә ирештем. Хәзер ишетә торган сүзләреңез – бөтен дөньяны дер селкетеп, меңнәрчә еллар торган бер милләтнең актык баласының актык сүзе, меңнәрчә елларда үзгәрүне кабул итмәгән бер милләтнең үзгәрмәгән актык бер угылының фикере һәм дә тугры фикередер. Без – болгарларның йир йөзендә кайчан, кайвакытта падишаһлык сөрә башлавымыз хакында мин бер сүз дә әйтмәячәкмен. Моны беләсе килгән кешеләргә, әлбәттә, меңнәрчә томнар тарих китаплары хәзердер. Аларның нинди нәселгә караган икәнлекләре хакында бер сүз дә димәячәкмен. Анысы да нәсел турындагы фән китапларында туп-тулы бер мәсьәләдер. Бу юкка чыккан халыкның болгарлар икәнлеген дә сөйләргә дә ихтыяҗ юктыр. Чөнки бу хакыйкать унтугызынчы гасырның ахырларында исбатланып, Русиядәге мөселманнар татарлар берлән катышсалар да, алардан күп гадәтләр алсалар да, татарларның каннары тәэсир итеп, элгәреге болгарларның кайбер гүзәл табигый үзлекләрен югалтсалар да, болгарлар һаман болгар көенчә калмыш, татарлар акыртын гына болгарларга кушылып бетеп китмешләрдер. Нә исә Русиядә мөселманнарга әүвәл «татар» дию таралган булса да, бара-тора «болгар» га әйләнгәнгә күрә, без дә «болгар» дип сүз сөйләячәкмез. Болгарларның табигате сабыр, һәрнәрсәне күтәрә торган, үткен, һәрнәрсәне белүгә тырыш, яхшылыкка һәвәс, бераз фанатик, кунак сүәр, тынычлык өчен җан бирә торган, һәрнәрсәнең һәр ягын уйлап бетермәенчә эш кыла торган яисә, һәр ягын уйлаган булган булып, бер эш тә кылмый торган, фәлсәфә сөйләргә ярата торган, тик торуны ярата торган бер табигатьтер. Боларда җилбәзәклек булганга, боларның тарихларында тиздән генә зур мәсьәләләр чыгу һәм зур тавышлар чыгу бик күп булдыгы кеби, боларның тарихларында уйлап, төпле иттереп эшләнгән эшкә очрау да бик аздыр. Болар һәммә нәрсәне төпсез эшлиләр иде, һәр бинаны нигезсез эшлиләр иде. Болгарларның «Иртәге өчен ишәк кайгырткан» дигән мәкальләре боларның никадәр киләчәк хакында уйлаганлыкларын белгертәдер. Боларның тарихларында яхшы заманнар күренсә дә, болар да бер уйланып эшләүдән хасил булган нәрсәләр түгел иде. Фәкать очраклы гына тугры килгән иде. Болгарлар татарларга катышмастан борын мондый халык түгелләр иде. Болар җитди, һәр эшне уйлап, алдын да, артын да белеп, ник, ни өчен икәнлеген тикшереп эшли торган халык булсалар да, Азия сахраларында иркенлектә торып, бу көн тамагы туйса, иртәгә туярын уйларга өйрәнмәгән татарлар боларга үзләренең табигатьләрен бүләк итеп калдырмышлардыр. Һәм дә болгарларның тора торган йирләре иркен һәм уңдырышлы булганга, күрше халыклары боларга караганда да түбән булганга, дөньяның алга китә торган халыклары берлән мөнәсәбәтләре киселгәнгә, болар «Аллага тапшырдым» дип ятуга салынмышлардыр. Һәм, чыннан да, боларга тамак туйдыру өчен әллә нинди белүләр, уйлап, план корып эшләнгән эшләр кирәк булмагандыр. Шуның өчен еллар, йөз еллар үтә-үтә, боларның бу эшләре икенче табигать хәлен алмыштыр. Боларның бу хәлдә дәвам итүләренә голямасының наданлыгы һәм дә сатучыларның үзләреннән дә арттагы сарт, кыргыз кебек халыклар берлән генә эш итүләре дә бик зур сәбәп булмыштыр. Болар аларның һәммә начарлыкларын күреп, үзләреннән зур милләт юк теориясен чыгаруларына һәм үзләрен һәр яктан камил дип уйлауларына башчы булмыштыр. Тагы бу халыктагы үткенлек, аның нәтиҗәсе булган үзен зур тоту, боларның башка халыкларга кечкенә итеп карауларына сәбәп булмыштыр. Миләрендәге хыял куәте аркасында болар һәммә нәрсәдән әллә нинди булмый торган фаразларга китеп, уйларга чумып, эшләргә вакытлары калмагандыр. Тагы боларның табигатьләрендә әллә нинди сүзгә, сөйләүгә әһәмият бирү булган. Бу кимчелек бөтен Шәрекъ халкының гадәте булса да, безнең болгарларда бигрәк каты падишаһлык сөрмештер. Шуның өчен укый торган фәннәренең мәгънәләренә барып җитмәенчә һәм барырга да тиешлеген уйламаенча, сүз көрәштерү берлән гомер үткәргәннәр. Шул сәбәптән боларда никадәр мәктәп, мәдрәсәләр булса да, уку никадәр халык арасында таралса да, боларның белгәннәре фәлән сүзнең фәлән сүздән ник элек әйтелүе, ник ул сүзнең әйтелмәенчә, бу сүзнең әйтелүе кебек юк эшләр генә булмыштыр. Боларда сүзгә әһәмият шулкадәр булган, хәтта Коръән кебек дини китапны укуда, фәлсәфи никадәр бөек хөкемнәрне туплаган Җәнабе Аллаһ тарафыннан җибәрелгән хикмәтне өйрәнүдә дә сүздән үтә алмаганнар. Коръән уку боларда, аны дөрес укып, авызны төрлечә борудан гыйбарәт булып калган. Боларның «ләфзый» лыклары (сүзчәнлекләре) һәрвакыт та үзен күрсәткән. Боларның тарихларында һәрнәрсәне эшләргә планнар кору кадәр күп нәрсә юклыгы боларның сүзчән холыклыгыннан билгедер. Һәр нә исә, боларның алга китмәүләренә сәбәп үзләре төсле генә күренсә дә, иң зурысы – телләре һәм дә күрше халыкларыдыр. Югыйсә болар һәрнәрсәгә сәләтле, һәр эшне булдыра торган бер халык иде. Янә дә боларда башлык булмавы, руслар берлән дини яктан башкалык, руслардан кайбер дөньяның китешен аңламаган папасларның, дөрестән дә, болгарларны христиан итү фикеренә килүләре болгарларның һәммә руска алдакчы күзе берлән каравына сәбәп булмыштыр. Шул сәбәпле болгарлар руслар аша да мәдәниятне ала алмамышлардыр. Боларның тарихларындагы фанатик, дингә һөҗүм кылу фикере болгарларга поплар берлән тарткалашу өчен чыкмыш исә дә, надан халык һәммә урында кулланганнар. Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның аркасында юкка чыгуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр. Болгарлар һичбер вакыт руслардан курыкмамышлардыр. Фәкать христианлыкка гына разый булмамышлардыр. Боларның әхлаксызлыклары, боларда хатын-кызның фахеш юлына китүләре, боларда спиртле эчемлекләр куллануның таралуы, минемчә, тагы боларның үзләренең табигатьләрендә шундый эш булудан түгел – фәкать, боларда кирәгенчә кылу булмаганлыгыннан, күңел ачар өчен әхлакый урыннар булмадыгыннан, боларны тәрбиясезлек, эч пошу, эшсезлек фахеш юлына тартмыштыр. Эч пошуны бетерер өчен исерткечләр дә кулланылгандыр. Бара-тора боларны куллану да икенче табигать булып калмыштыр. «Кешелеккә ни файдалары булды?» сөаленә мин дә җавап бирә алмыйм. Чөнки бу сөальгә җавап өчен аларның һәммә эшләрен дә берәм-берәм тикшерү кирәктер ки, бу да хәзерге мәҗлестә мөмкин түгелдер. Фәкать калдырган музыкалары, әдәбиятлары кешелек тарихында әһәмияттән буш булмас дип уйлыйм. Әмма фәнгә, сәнәгатькә хезмәтләре юклыгында һич шөбһәм юктыр. Фәкать боларның матур сәнгатькә, художествога иткән хезмәтләрен һәр гадел кеше таныр дигән уйдамын. Боларның болай бу дәрәҗәдә төшеп калуларына һәм дә бетүләренә баш сәбәп бик күп кешеләр ислам булды, диләр. Ислам – алга китешкә, үсешкә киртә, диләр. Боларның бу фикерләре, минемчә, бөтенләй хата түгел. Хәзрәте Мөхәммәд (гам) тарафыннан өйрәтелмеш исламның үсешкә киртә түгеллегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Фәкать болгарлар бу ислам диненә керделәрме? Минемчә, юк! Боларда исламиятнең өстке кабыгы берлән япкан бер мәҗүси дине бар иде. Тышын караганда никадәр исламияткә охшаса да, эченә керсәк, мәҗүслектән башка нәрсә түгел иде. «Исламият киртәме, түгелме?» сөален биргән кешеләр бу ике исламны аермыйлар иде. Җавап бирүчеләр дә әле берсен, әле берсен күрсәтеп бирәләр иде. Шуның өчен бу мәсьәлә унтугызынчы гасырда ук мәйданга атылса да, бу көнгә кадәр тәмам ачык беленмәмештер. Болгарлардагы дин үсешкә киртә иде. Болгарлар, шуны саклыймыз дип, рус мәктәпләренә кермәделәр, рус теле белүдән качтылар, руслар берлән якынлашудан курыктылар. Болар һәммәсе аларның исламият кабыгы берлән капланган, татар-болгар халкының кушылуыннан хасил булган бер мәҗүслекне саклау өчен кылынмыштыр. Һәр нә исә, чынлыкта, болгарлар яхшы бер халык иде. Тагы бер сүзем бар: бу болгарлар бәхетсез халыклар иде. «Бәхет нәрсә соң? Ул бармы, юкмы?» мәсьәләләрен хәл кылмаенча гына, мин болгарларның бәхетсезлекләрен күрсәтәм. Болгарларда милләтнең алга китүе мәсьәләсен тәмам аңлап, шул юлда эш эшли башлаган кешеләре ник бик тиз үләләр иде? Яисә мондый кешеләр фәкыйрьлек-фәлән берлән ник бик тиз үзләренең мөкатдәс хезмәтләрен ташларга мәҗбүр булалар иде? Шагыйрьләрнең вакытсыз үлүләре, болгарга ярдәм итә торган байларның яшьли үлүләре нидән иде? Болгарларда тәрәккый итәр алдыннан мәгариф таратылыр вакытта әллә кайдан килеп чыккан урта гасырлар мәҗүсилеге булган «ишанлык» ник ул кадәр тиз тарала иде? Икенче яктан, эш эшләргә ярарлык кешеләр, милли мәсьәләләрне аңлаган кешеләр, ник һәрвакыт ярлы булып, милләткә хезмәт урынына көнлекче кебек тамак туйдырырга гомерләрен сарыф итәләр иде? Минемчә, болар һәммәсе бәхетсезлектән иде. Тагы болар арасында килеп чыккан авыру бәхетсезлектән булмый, нидән? Дөрест, наданлыктан, медицинага ышанмаудан, пакьлеккә әһәмият бирмәүдән, диергә дә мөмкин, ләкин һаман бәхетсезлекнең дә катышуында шөбһә юк. Нә исә, болар беттеләр. Тарихта халыкның бетеп китүе бик күп күрелгән мәсьәлә булса да, финикәләр заманасында нинди алга киткән милләтләр булсалар да, бабиллылар, ассуриләр юкка чыгудан котыла алмадыклары мәгълүм булсалар да, бу замандагы инкыйразга бер дә охшамый иде. Шуның өчен бу кадәр зур милләтнең, шулкадәр мәгариф, белем алга киткән гасырда инкыйразы гаҗәп булачак һәм бөтен галәмне хәйрәткә калдырачактыр. Һәм калдырмактадыр. Бүгенге көндә болгарларның никадәр борынгы истәлекләре, никадәр фәлсәфәләре, фикерләре сезгә калачактыр, сезгә боларны саклау инсаниятеңез вазифасыдыр. Тагы бер мәртәбә әйтим: болар начар халыклар, алга китешне кабул итми торган бер милләт түгел иде. Фәкать бәхетсезлек, урынның иркенлеге, тормышның җиңеллеге, күршеләренең наданлыгы, алга киткән милләтләрдән ераклыгы сәбәп булмыштыр.

Бу сүзләрне Җәгъфәр әфәнде бик кызып, бик ачык иттереп, гүя икенче милләт хакында сөйләгән кебек сөйләсә дә, бу җиргә җиткәч, кылт итеп хәтеренә үз милләте – болгар хакында сөйләве исенә төште дә, яшен суккан кебек булып, ни әйтерен дә белмәенчә:

– Әйе, беттеләр! Өмет бетте! – диде дә бераз ни әйтергә белмәенчә торды. Бераздан тагы икенче төрле тавыш берлән сөйләргә башлады: – Мин – болгар милләтенең актыккы баласы, актык болгар Җәгъфәрнең сездән хосусый бер үтенечем бар. Без беттек. Безнең никадәр әйберләремез, әсәрләремез калды. Аларны сез кадерләп, хөрмәт итеп саклаңыз. Һәм саклаячаксыз, минем монысында һич шөбһәм юк. Фәкать минем үземнең – актыккы болгарның – китапларым, борынгы әйберләрем, киемнәрем, өй әйберләрем, хатыным Сөембикәнең китаплары, үз әсәрләреннән – шигырьләре, иске музыка кораллары, хәзерге музыка кораллары вә минем өемдәге әйберләрнең һәммәсен, Сөембикә берлән безнең икемез дә үлгәч, үзеңезнең саклавыңызда булган җәмгыятькә алып саклавыңызны үтенәм. Әгәр сез минем шул үтенечемне кабул итсәңез, мине бик шат иткән буласыз. Һәм дә актыккы болгарның актыккы гомерләрендә актыккы үтенечне кабул иткән буласыз. Һәм дә хәзер дә алып килгән әсәремне кабул итүеңезне үтенәм (шул вакытта Җәгъфәр әфәнде кесәсеннән чыгарып рәискә бирде), – диде дә утырды.

Халык кул чабудан туктагач, рәис чыгып:

– Мин үземнең иптәшләрем – Тарих җәмгыятенең әгъзалары авызыннан Җәгъфәр әфәндегә рәхмәт укыйм. Һәм дә ул калдырачак әйберләрне зур шатлык белән кабул итәчәклегемезгә һәм дә саклавымызга вәгъдә бирәм. Җәгъфәр әфәнде һәрвакыт безнең җәмгыятемезгә бик зур хезмәтләре өчен җәмгыять моннан ун ел элек аның хезмәтләрен танып, аны хөрмәтле әгъза ясаган иде. Бу көн миңа мәгариф идарәсе җәнабеннән, безнең җәмгыятемезнең соравы берлән бирелгән тарих профессоры дәрәҗәсе берлән тәбрик кылдым, ура! – дип сүзне бетергән иде.

Халык та:

– Ура, тарих профессоры! – дип, тагы бөтен залны гөрләткәннәр иде.

Җәгъфәр әфәнде моңарга каршы бик шат икәнлеген сөйләгәннән соң һәм шулкадәр илтифатларына рәхмәт укыганнан соң, профессор исемен болгарча бер исем иттереп бирү мөмкин түгелмелеген сорап, әгәр мөмкин булса, «профессор» дигән сүз урынына «белегевар» (белеге вар) яисә «белегебар» га күчерүне үтенде. Рәисе мәҗлес актыккы болгарның актыккы үтенечен кабул иткәнлеген һәм дә белегевар исеме профессор дәрәҗәсе берлән бирелдекен белгертте. Халык тагы:

– Яшәсен Җәгъфәр белегевар! – дип кычкырырга тотынды.

Икенче якта болгар музыкасы гөрелдәргә тотынды. Халык та торып, берсе анда, берсе монда йөри башлады. Җәгъфәр әфәнде дә, рәсми мәҗлес беткәнне белгәч, өенә китте. Бик арып беткәнгә, йокларга дип ятса да, башыннан кичкән фикерләре берлән бик озак йоклый алмады. Күз алдына болгар мөхәррирләре, болгар муллалары, байлары, болгар ханнары, болгар хәерчеләре киләләр иде. Һәммәсе, Җәгъфәрдән әллә ни сораган кебек, тик торалар иде. Күңеленә тагы Сөембикә килеп төште. Ул тагы күз алдында торган кебек була башлады. Ул авыру төсле күренә иде, еглый, кайгыра төсле беленә иде. Болар артыннан тагы икенче фикерләр килә иде. Аның артыннан башкалары. Ләкин тыныч йокы һаман юк иде. Урамнан ишетелгән «Ура!» тавышына Җәгъфәр әфәнде шул арлы-бирле йокысыннан да уянып китте. Ул әллә нинди арыган, кәефсез иде. Башы тубал кебек, бернәрсә дә уйлый алмый иде. Уянганыны белгәч, хезмәтче дә килеп керде. Юынырга су хәзерләгәннән соң: «Чәй китерергәме яисә башка әйберме?» – диеп сорап чыгып китте. Җәгъфәр әфәнде чәй китерергә кушты.

Үзе юынып киенгәнчә чәй дә килде. Авырсынып кына, кай төшеннән тотып уйларга белмәенчә, Җәгъфәр әфәнде чәй эчәргә тотынды. Менә озак үтмәде, хезмәтче поднос берлән визитный карточка кертте. Җәгъфәр әфәнде:

– Боерсыннар! – диде.

Һәм дә хезмәтче артыннан яшь кенә бер кеше кереп күрешеп, Җәгъфәр әфәнде күрсәткән урынга утырды. Җәгъфәр әфәнденең: «Ни хезмәткә кушасыз?» – дигән сөаленә әдипләр җәмгыяте тарафыннан сәгать бердә биреләчәк ашка чакыруга килүен сөйләде. Җәгъфәр әфәндедән вәгъдә алгач, теге әфәнде китте. Чәйдән соң ни эшләргә дип белми торганда, Җәгъфәр әфәндегә поднос берлән өч хатын-кыз карточкасы керттеләр. Җәгъфәр әфәнде:

– Керсеннәр, – диде Керделәр. Җәгъфәр әфәндегә кичә үзләренең моның яхшы сөйләвенә гаҗәпкә калуларын берсен берсе бүлә-бүлә сөйлиләр иде. Һәм Җәгъфәр әфәндегә:

– Болгарларда өч хатын алу бик күп булган, хатыннар ничек тордылар икән? – дип, күп хатын алу мәсьәләсен ачтылар.

Берсе Җәгъфәр әфәндедән дә:

– Сезнең хатыныңыз ничә? – диеп сорады.

Болар берлән шундый мәсьәләләрне сөйләгәндә, тагы карточкалар керттеләр. Карточкаларда әдипләр икәнлеге мәгълүм иде.

Җәгъфәр әфәнде:

– Боерсыннар, – диде.

Бу сүздән соң хатыннар да, китәргә вакыт, диеп, рөхсәт алып чыга башладылар.

Әдипләр Җәгъфәр әфәнде берлән болгарларның психологияләре хакында сүзгә керештеләр. Берсенең сүзенә караганда, боларның психологияләре гаҗәп дәрәҗә мантыйкый, имеш; икенчесенекенә караганда, миләре камил булса да, хисси уй булмаган, имеш. Бу мәсьәләне Җәгъфәр әфәндегә сөйләделәр. Ул да болгарларның миләре-башлары бөек булуыны һәм дә бик зур мәсьәләләрне аңларлык булуыны, бераз гына укыган болгар малаеның тормышның һәммә мәсьәләләре хакында фикерли, хөкем йөртә алуын, шуның соңында бер зур болгар агае[ның] бер кечкенә генә нимес малае кадәр эшкә ярамавыны сөйләде. Икесе дә Җәгъфәрнең сүзен расладылар. Икенче мәсьәләгә күчәр вакытта гына тагы әллә нинди хатыннар карточкасы кертеп бирделәр.

Болар императорский театрның артисткалары иде. Алар да керделәр. Җәгъфәр әфәндегә болгар драматургларының сәләтлелекләре хакында, аларның уеннарын уйнау актёрларга да бер ләззәт бирә, диеп, мәшһүр уеннардан ничәсен санап вә ничәсен бик мактадылар. Җәгъфәр әфәнде һәр кайсысының мөхәррирләренең нинди кеше икәнлеген, язган галәмен бик белүләрен сөйләде. Шуның артыннан болгарларда хатыннарның качу мәсьәләсенә барып йиттеләр. Һәм дә болгарларны, хатыннарының табигый хокукларын бирмәгәннәр, диеп гаепләргә тотындылар.

Җәгъфәр әфәнде:

– Качу мәсьәләсе бездә, булса да, рәсми генә иде, әмма, асылда, кача торган хатын-кыз һичбер вакытта йөзгә биштән артмамыштыр. Авылда хатыннар ирләр берлән бергә эшлиләр иде, бергә ашыйлар иде, сөйләшәләр иде, уйнашалар иде. Хәтта егетләр берлән кызларның бергә җыелып-җыелып уйный торган уеннары да бик күп иде. Качу бертөрле мулла хатыннарында һәм дә мулла хатыннарына ияреп, үзләрен олуг күрсәтер өчен тырышкан бай хатыннарында һәм дә мулла хатыннары булырга хәзерләнә торган бай кызларында гына иде. Ул да бара-тора бетте. Безнең болгарларның хатыннарына иткән җинаятьләре аларны качыру түгел, бәлки, аларга кирәгенчә тәрбия кылмау, аларны гыйлемнән мәхрүм калдырудыр, – диде.

Бу сүзләрдән соң тагы хезмәтче карточкалар кертте. Җәгъфәрнең «боерсыннар» сүзенә егерменче гасыр болгар хатыннары киемен киенгән ике хатын керделәр. Әдәп кагыйдәләрен үтәгәч тә, болгарларның киемнәре матурлыгын сөйләргә тотындылар. Болар художницалар иде. Болгарларның художестволарына сүзне бордылар. Берсе Җәгъфәр әфәндегә үзенең рәсемен дә күрсәтергә китергән иде. Рәсем кияүгә яңа бирелгән кызның кияүне көтүе иде. Рәсем яхшы эшләнгән иде! Ләкин, иске фикер берлән, кызның йөзен качырган иттереп эшләнгән иде. Җәгъфәр әфәнде монысын әйтте, өйдә болгар хатыннарының һичбер качмауларын […] һәм хөр икәнлекләрен сөйләде.

Болардан соң тагы әллә нинди музыкантлар килделәр. Алары болгар музыкасы тугрысында сүз ачтылар. Аның артыннан тарих галимнәре, нәселләрне, шәҗәрәләрне өйрәнүче галимнәр, алардан соң башкалары берсе артындин берсе кереп-чыгып, Җәгъфәр әфәндедән төрле сөальләр сорап, Җәгъфәр әфәндене сәгать бергә кадәр бушатмадылар. Җәгъфәр әфәнде, вакыты йиткәч, киенеп, әдипләр җәмгыятенә китте.

Халык тәмам тулган иде. Мәҗлес рәисе, Җәгъфәрнең кулын кысып:

– Безне йөзеңезне күрү бәхетенә ирештерүегез өчен бик шатбыз, – диде.

Бик күп әдипләр күрештеләр. Җәгъфәр әфәнденең әсәрләре хакында фикер алышырга керештеләр. Тәнкыйтьчеләрне гаепләделәр. «Менә мин фәлән урынын аңламыйм, дип, фәлән йире шулай булырга кирәк», – дип, әдәби мәсьәләләр ачтылар. Бер шагыйрә хатын:

– Сез шулкадәр кабилият[20] берлән ник шигырь язмадыңыз? – диде.

Җәгъфәр әфәнде шигырьне яратмавын, егерме икенче гасырда шигырь берлән уйнар вакыт түгеллеген белдерде. Теге даманың бер дә һушына китмәде.

Ашлар бирелә башланды. Җәгъфәр әфәнде иң түр урынга утырды. Мәҗлестә төрле мәсьәлә хакында сүз ачылды. Аш вакыты булганга, табигый буларак, болгарларның ашавы мәйданга чыкты. Җәгъфәр әфәндедән:

– Бер төрле кешеләр көненә ун мәртәбә ашаганнар, имеш, – дип тә сорадылар.

Җәгъфәр әфәнде Корбан бәйрәме дигән бәйрәмдә һәм мәүлед бәйрәмнәрендә муллалар унбиш йирдә дүрт-биш төрле блюдадан ашауларын сөйләде. Бөтен мәҗлес гаҗәпкә калдылар.

Бер дама:

– Хатыннарда чәйне дә бик күп эчү гадәте булган, имеш, – диде.

Җәгъфәр әфәнде, мулла хатыннарында көнендә унар мәртәбә берәр чиләкле самавырдан чәй эчкән хатыннар бик күп булуын сөйләп, хәтта шундый ашап-эчүдән бушамый торган кешеләр тасвир кылынган егерменче гасыр мөхәрриренең әсәрләреннән булган бер романның да исемен әйтте. Бик күбесе романның исемен язып та алдылар.

Аш беткәннән соң, бер картрак кына хатын кафедрага чыгып сөйләргә башлады:

– Бу аш безнең иптәшләремездән – болгар мөхәррирләренең иң зур талантка ия булганнарыннан, иң актыккы болгар мөхәррире, иң актыккы болгар Җәгъфәр әфәнде исеменә бирелмештер. Җәгъфәр әфәнде болгар мөхәррирләренең берсе булганга, шул арада шулкадәр сөйләнгән болгар әдәбияты, әдипләре хакында мин дә бераз сүз сөйләмәкче булдым. Болгарларның калдырган нәрсәләре бик күп булса да, моның да иң әһәмиятлесе, иң файдалысы – болгар әдәбиятыдыр. Болгар әдәбияты болгарлар тарафыннан язылганга күрә, болгарларның борынгы әсәрләреннән бере булдыгы шикелле, фикер [әйтергә] теләп, аңлап язылганга күрә, файдалы бер әдәбияттыр. Болгар әдәбиятында без ачык болгар тормышын таптыгымыз кебек, бик ачык әхлак дәресе дә алачакмыз. Боларның психологияләре ачыклыкны теләгәнгә, боларның әсәрләрендә һәммә фикер ачык иттереп сөйләнмештер. Әдәбиятта беренче дәрәҗәдә санала торган психологиянең тугрылыгы, тормышка яраклы булуы – тәмамән болгар әдәбиятында кайгыртылгандыр. Шуның өчен болгар әдәбияты безнең арамызда һәм башка кавемнәр арасында да әһәмиятле урын алачактыр. Болгар әдипләре дә, әдәбиятлары кеби җитди кешеләр генә булгангамы, болар арасыннан да, кайбер француз романнары кебек, мәгънәсез, кәгазь әрәм иткеч хикәяләр бер дә булмадыгы кеби, болар үзләренең карендәшләре госманлы төрекләре кебек, тормышларын тасвир урынына, әллә нинди […] ят халык тормышын тасвирлар күренмидер. Хәтта болар әдәбиятында тәрҗемә дә бик аздыр. Болгар әдипләре, тәрҗемәләр милли әдәбиятларга зарар итәчәген белеп, милли рухны саклар өчен, мөмкин кадәр тәрҗемәдән сакланганнардыр. Болгарларның табигатьләрендәге үзләрен сөю тәрҗемәләргә бик аз кешене генә укырга бушатмыштыр. Болгар әдипләре, аңлаган фикерләрен бик зур мәшәкатьләр берлән тапканга, хаклыкларын, начарлыкларын үз тәҗрибәләре берлән ачыклаганга, боларның әдәбиятларында үзсүзлелек (самостоятельность) һәм дә курыкмый әйтү кебек артыклыклар бардыр.

Болар үзләре никадәр җилбәзәк халык булсалар да, боларның мөхәррирләре һәммәсе җитди кешеләр булмышлардыр. Болгарның әдәбияты булса да, әдипләре булса да, әдәбиятлары алга киткән дию мөмкин түгелдер. Боларда китап басу, китап нәшер кылу бик күп булса да, боларның йөздән берсе генә китап исемен күтәрерлек иде. Калганнары, файда урынына зарар китереп, болгарларның миләрен генә былчыраталар иде. Боларның әдипләре һәрвакыт бик зур мәшәкатьләр күрмешләрдер. Һәрвакытта халык арасында бер көлке кеше кебек яисә җүләр кебек, бер дә булмаса, динсез кебек тотылмышлардыр. Боларның әсәрләрен тәкъдир кылучылар да итчеләр, тиречеләр, күмәччеләр берлән боларга һәрвакыт дошманлык күзе берлән караган голямалар иде. Шуның өчен болар тугры бер сүз ишетүдән, үзләренең хезмәтләре өчен рәхмәт ишетүдән, үз эшләрен ташлап, милләт хезмәтен иттекләре өчен олуглаудан-фәләннән һәрвакыт тыныч булмышлардыр. Боларның тормышлары фәкыйрьлектә үтеп, шул фәкыйрьлек аркасында эшли алачак бик күп нәрсәне эшли алмаенча калмышлардыр. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре башка халык әдәбияты кебек, һичкем тарафыннан ярдәм алмаганнар. Болгарларда милләт юлына акчалар сарыф кылу булса да, бу милләт юлын алар мәктәпләр ачу, үлгәннәргә кәфен бирү, тап-таза егетләргә, япь-яшь кызларга бушлай акча өләшүдән уздырмаганнардыр. Боларда әдәбиятның иң әһәмиятле нәрсә икәнлеге, әдәбиятсыз милләт җансыз тән кебек икәнлеге, әдәбиятсыз милләтнең алга китеше мөмкин түгел икәнлеге беленсә дә, илтифатка алынмамыштыр. Менә Җәгъфәр әфәнде – шул милләтнең әдипләренең берсе һәм дә иң зур талантка ияседер. Бик күбемезнең күргән, укыган болгар китапларымыз бу гасырда бөтенләй юкка чыккан болгарларның җаннары, ягъни аларны хәрәкәткә китерә торган кешеләр тарафыннан язылмыш кыйммәтдар әсәрләрдер. Боларның арасында бик гали фәлсәфә берлән тулы китаплар, бик саф көлке берлән зиннәтләнгән хикәяләр, бик әче-әче күз яшьләре тасвир кылынган романнар бик күптер. Шул җәмгыятьтә күз алдында булган иптәшләрем тарафыннан Җәгъфәр әфәндегә безнең мәҗлесләремезгә килеп безне шат иттеге өчен рәхмәт укыганнан соң, җәмгыять тарафыннан аңарга тәкъдим итәр өчен хәзерләнгән «әдәбият профессоры» исеме берлән тәбрик кылам, – диде дә дөньяны кузгата торган тавышлар арасында урыныннан төште.

Җәгъфәр әфәнде […] болгар әдәбиятына болгарларның үзләренең иң кирәкмәс эш, эшсезләр генә эшли торган нәрсә дип карауларын уйлап гаҗәпкә калды. Бу даманың әйткән сүзләре һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр тәэсир кылды, ул болгарларның Габделкаюм әл-Насыйри, Шиһаб әл-Мәрҗанидән үзенә кадәр булганнарының һәммәсен хәтереннән кичерде. Аларның күргән мәшәкатьләрен, эшләгән эшләрен, ярдәм булса, кыла алачак эшләрен – һәммәсен уйлады. Һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә кызганыч күренде, һәммәсе өчен күңеленнән еглады. Җәгъфәр әфәнде теге дамага каршы кыскача гына:

– Сезнең миңа шулкадәр илтифатыгыз өчен бик рәхмәт. Аеруча без болгарларның иң мөкатдәс, иң зур болгарлык көзгесе булган әдәбиятымызны саклау вазифасын өстеңезгә алуыңыз өчен бөтен болгар әдипләре тарафыннан сезгә рәхмәтләр укыймын. Үземез саклый алмаган әдәбиятымызны сез саклаңыз, үземез бәяли алмаган әдәбиятымызны сез бәяләңез, үземез аяк астына таптадыгымыз әдәбиятымызны сез баш өстенә күтәреңез. Болгар әдипләренең рухларыны шат итеңез. Үз гомерләрендә күрмәгән һәм күрүне уйлый алмаган дәрәҗәдә аларны сезнең олуглавыңыз өчен рәхмәтләремне әйтеп бетерә алмыйм. Болгар әдәбияты хакында сезнең асраган фикерләреңез, аерым алганда, мадам «Дөрест» тарафыннан сөйләнгән сүзне, болгар әдәбияты, болгарлар бар вакытта нә болгар авызыннан, нә икенче милләт әдипләре авызыннан ишетелмешиде. Аның галилеге, җитдилеге моннан ике йөз ел элек тә шул дәрәҗәдә булса да, ул әдәбият, гаепле нәрсә кебек, пәрдә астында торган иде. Болгарларның фахеш юлына хезмәт итүчеләре, мәсләкләренә ачык хезмәт итсәләр дә, бөтен болгар милләте булмаса да, бик күбесе итәк астыннан шуны якласалар да, болгар әдәбияты үзенә арка таяначак йир тапмамыш, үзен мәйданга чыгарырлык батырлык та хасил итә алмамыш иде. Сез аны чыгарып, Шәрекъ хатыннары кебек пәрдә астында качкан шул гүзәл нәрсәнең һәммә кешегә ләззәтләндерерлек итеп йөзен ачтыңыз, матурлык оят түгеллеген, хаклык гаеп түгеллеген сөйләп, аларны каплаган үрмәкүч ояларын бетердеңез. Рәхмәт сезгә. Яшәңез! – диде дә утырды.

Бу сүздин соң башка мөхәррирләр дә речьләр сөйләделәр. Болгарларның үрнәк мөхәррирләренең әсәрләреннән кыска-кыска мәкаләләр укыдылар. Зур мөхәррирләренең тәрҗемәи хәлләрен сөйләделәр, рәсемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан да һәммә йирдә сүз шул хакта булды. Җәгъфәр әфәндегә шул җәмгыятьнең «Болгар әдәбият музее» исемендә болгарларда матбагачылык башланганнан бу көнгә кадәр килгән болгар китаплары илә тулы музейга, эстәсә, керергә рөхсәт бирделәр […] Җәгъфәр әфәндегә күрсәтеп йөрергә бик күп кеше үзенең хезмәткә хәзер икәнлеген бәян кылсалар да, Җәгъфәр әфәнде ялгыз гына барачак булды. Һәм дә китте. Музейда, телефон берлә әйтелгәнгә, Җәгъфәр әфәндене каршы алып, музейның һәммә бүлмәләрен ачык куйдылар.

Бу музей күптән түгел генә әдипләр җәмгыятенә бирелгәнгә, ясалып бетмәгән иде. Бик зур залның һәммә тарафында китап тулган иде. Бер почмакта бик биек иттереп өеп куйган китаплар янына барды. Өстенә зур кәгазь берлән нинди китап икәнлекләре, нинди фәннән икәнлеге язылган булса да, Җәгъфәр әфәнде, анысына карамаенча, бер китапны алып ачты. Күзенә «Нифас – хатыннарның рәхемнәреннән килә торган кан […]» дигән сүзне күргәч тә, нинди китап икәнлеген белде. Тиз генә икенчесен алды. Моны да ачты. Күзенә кыш көне пакьләнүне артка таба кылырга дигән сүз чагылгач, баягыдан да кәефе китеп, аз гына ыргытып бәрмәде. Өченчесен алып ачса да, «җимаг вә госел»[21] дигән сүзне күргәч тә, анысын да ташлады. Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп, тау кебек тора торган китапларга карап, тагы караса да, «зина ләүвата»[22] чыгар дип куркып карамаска башлады. Һәм күңеленә болгарларның күт мәсьәләләреннән үтә алмауларына бик гаҗәпкә калды. Һәм дә, чыннан да, әллә болар шундый күттән башканы белми торган түбән халык микән дип тә уйлады.

Исәпләп кенә моннан киткәндә бер йиргә бәрелде дә, әллә нәрсәләр дөбердәде, карарга өлгерә алмады, Җәгъфәр әфәнде үзен китаплар астында хис итте. Селкенергә тотынды. Чыгарга тырышты, булмады. Тын алырга һава керерлек тишекләр генә калганга, Җәгъфәр әфәнденең шул тишек тугрысында ята торган бер китапка күзе төште. «Сарфе лисане гарәби» («Гарәп теле морфологиясе») дип язылган иде. Никадәр маташса да, чыга алмады, тирләде, пеште, ачуы килде, һәммә тишектән моны мыскыллаган кебек «Гарәбчә сарыф», «Сарфе Әхмәтҗани», «Сарфе Әхсани» кебек сүзләр күренәләр иде. Тагы бераз булса, бәлки, Җәгъфәр әфәнде, үлмәсә дә, бераз авырлыкта булган булыр иде. Бәхетенә каршы, хезмәтче килеп йитеп, Җәгъфәр әфәндене чыгарды. Җәгъфәр әфәнде чыкты да, бераз селкенгәннән соң, китапларыны карарга тотынды. Боларның һәммәсе гарәп теленең морфологиясе иде, һәммәсе дә эшкә ярамаган һәм ярарлык булмаган китаплар иде. Болар шулкадәр күп иде, әгәр дә боларның санын бер француз статистигына әйтсәк, гарәп сарыфына шулкадәр китап язылган, русчага, әлбәттә – артык, фарсычага – моның яртысы гына булсын, французча, нимесчә, әлбәттә, фарсычадан ким түгел. Үз телләре өчен, әлбәттә, гарәпчә кадәр икедән ким булмаска кирәк дип, болгарлар хакында тел гыйлеменең ни дәрәҗә үсүе хакында бер бик яңлыш кагыйдә чыгару ихтималы бар иде. Монда «гарәп», «сарыф» дигән сүзләргә кушылуы мөмкин булган сүзнең берсе дә калмаган иде. Болар үзләре төрлесе төрле гасырда төрле кешеләр тарафыннан язылса да, балалар тәрбиясенә каршылыгы берлән беравыздан чыккан кебек иде. Боларның исемнәре, кәгазьләре, мөхәррирләре башка булса да, мисаллары:әлеге «фәррә», әлеге «баг», иске «акшәгарра» иде. Болар һәммәсе дә «Шәрхе Габдулла» ны бутап-җутап, үз исемен өстенә «язучысы Әхмәтҗан» яисә «төзүче Мөхәммәтҗан», яисә «моны төзеде, язды әлфәкыйрь Габдулла бине фәлән» дигән кебек сүзләрне куяр өчен башын күткә, күтен уртага китергәннәр иде.

Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп бертөрле китапның язылуын һич аңлый алмады. Гарәп теле шулкадәр хөрмәтле булган, күрәсең, диер иде, тарихта күреп, болгарларның иң зур голяма, мөдәррисләренең дә гарәпчә бер авыз сүзгә сәләте юклыгын бик яхшы белә иде, кыскасы, бу табышмакны ничек тә таба алмый иде. Ахырдан, мәсләксез-нисез, «Шәрхе Габдулла» сы бар һәр кеше, кеше китап яза, мин дә языйм, дип язганнардыр, диде дә эчкә таба китте. Күзенә борчак чүмәләсе кадәр өелгән китаплар күренде. Карый башлады. Ни күзе берлән күрсен – тәҗвид! «Мифтахетдин тәҗвид», «Тәҗвиде Зыяи», «Тәҗвиде әүвәл», «Мөфассал тәҗвид», «Балаларга тәҗвид», «Мохтәсар тәҗвид» вә моның төсле йөзләрчә исемнәре илә тәҗвид китаплары[23] өелгән иде. Монда нәсер берлән, шигырь берлән язылган сөальле-җаваплы, бәянлылары, тышына авыз сурәте төшергәннәре, «һәр хокукы мөхәрриренә мәхсус» дип язылганнарының исәбе-хисабы юк иде. Карый башлады. Һәммәсе «Карабаш» тан күчергән дә үз исемен язып куйган иде.

Җәгъфәр әфәнде: «Бу ник безнең халык эшләмәенчә шөһрәт тотарга бик ярата икән? – диде. Һәм дә тәҗвидләргә карап: – Әгәр Коръән сүзенә биргән әһәмиятнең йөздән берен генә мәгънәсенә бирелсә иде, бу көн болай булмас идек, сүз харап итте безне, сүз», – диде дә тагы эчкә китте. Күзенә әллә нинди зур табак кәгазьгә эшләгән Истанбул сурәтләре, Мәккә, Мәдинә сурәтләре, кыямәт агачлары, сидрәтел-мөнтәһа[24], башмак шәрифләр, таяклар, яшь ага торган күз сурәте бик биек иттереп өелгән иде. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде: «Менә болгарларның матур сәнгате», – диде дә карап та тормады, тагы эчкә китте. Күз алдына килгән өем кәгазьне карый башлады. «Җен бөтие», «пәри догасы», «сөйдергеч», «байлык догасы», «тылсым», «сарымсак догасы», «догаи кадәри» вә башка әллә нинди догалар тулган иде. Боларның һәммәсенең башына хәзрәте Рәсүлдән риваятьләр язылган иде. Һәм шулай дөрест чыгуына әллә нинди вәгъдәләр кылынган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күргәч тә, менә ул безне алдап эштән калдыручылар, безне ялкаулыкка өйрәтүчеләр, диде дә кулына эләккәннәрен бик каты күтәреп бәрде.

Моның артыннан күзенә аз гына китап күренде, боларны барып караса, гарәп синтаксисы булып чыктылар. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз көлде. Күңеленнән генә булса да гарәпнең нәхүен шуннан артык белгән кеше булмаган икән, булса, һичшиксез, язмый калмаслар иде, диде. Бер төштә «мантыйк» дип язып куйган китаплар янына барды, ачты, карады, һич мантыйк диерлек бер китап күрә алмады. Һәммәсендә әллә нинди сүз көрәштерүләр тулган иде. Актара-актара, ватылган гарәп теле берлән язылган бер-ике мең ел элек мәгълүм булган мантыйк кагыйдәләрен кайсысында тапты. Һәммәсе искергән, черегән, эштән чыккан иде. Болар арасында болгарча язылганы булса да, һәммәсе дә бер хәерче капчыгы иде. Боларга карап, Җәгъфәр әфәнде: «Безнең голямамызның күңелләрен зәһәрләүгә болар кадәр хезмәт иткән нәрсә булмаган, халыкны чи надан итеп тотарга, башка нәрсәне уйларга башының сәләтен калдырмауга, болар төсле хезмәт иткән нәрсә булмаган», – диде дә тагы башка китаплар янына китте. Юлда бик күп китаплар булса да, Җәгъфәр әфәнденең күзе болгар гәзитәләре дигән кәгазьгә төште дә, ашыга-ашыга шунда таба китте.

Төрле гасырда төрле исемнәрдә чыгарылган болгарларның вакытлы әдәбияты монда җыелган иде. Иң әүвәл Җәгъфәр әфәнденең күзе «Тәрҗеман» га төште. Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз зур күчә «Тәрҗеман» гәзитәләрен кочаклады да, күзендин теләр-теләмәс яшь ага башлады. Бу, саташкан кеше кебек, боларның аерым нумирларын алып үпте. Йөзенә сөртте. Күзләреннән аккан яшьләр берлән «Тәрҗеман» ның каләме очыннан чыккан яшьләр бергә кушылды. Иң беренче гәзитә мөхәррире, иң беренче милләтпәрвәр, иң беренче милли хисләрне уяткан, иң беренче мәңгелек йокыдан уянып, иптәшләрен уяткан, бөтен болгар галәменә мәгариф гыйлем яктылыгын сачкан Исмәгыйль бәк берлән сөйләшкән кебек булды. Аның берлән болгар мәсьәләләрен фикерләшкән кебек булды. Моның күңеленә Исмәгыйль бәкнең […] туңган, каткан башлар «Тәрҗеман» ның электрик йылысы берлән эрүләре, үлгән, беткән җаннарның терелүләре, хәрәкәткә килүләре, кыскасы, болгарлар арасында бүген сөйләнгән, бүген макталган һәм макталырга сәләтле нәрсәнең һәммәсенең дә нигез салучысы, сәбәпчесе «Тәрҗеман» мөхәррире икәнлеген уйлап, «Болгарлардан да шулкадәр гали кешеләр чыккан, ник бу беткән соң?» диеп аптырады. Бу гәзитәләргә карап, бик озак катып торды. Моңарга гәзитәнең теле, язуы, рәвеше – һәммәсе мөкатдәс кебек күренә иде. Боларны карады, укыды. Һәр сүзе алтыннан кыйммәтле, һәр сүзе хакыйкать, һәр сүзендә йөрәктән чыкканлык беленеп тора иде.

Әгәр унтугызынчы гасыр халкы кебек яхшы сүзләрне язып эчүдә авырудан файдасы булуына ышанса иде һәм бөтиләрнең җеннән саклавына ышанса иде, Җәгъфәр әфәнде боларны, җиде көн, җиде төн җидешәр тәрилкәгә генә язып эчмәенчә, җитмеш ел буенча җитмеш тәрилкәгә язып эчәр иде. Һәм дә шундагы мәкаләләрне карындык, сәхтияннарга төреп, берне генә такмаенча, бөтен йирен шуның берлән тутырыр иде. Һәм дә шул «Тәрҗеман» мәкаләләреннән генә ярдәм таләп кылыр иде.

Моның күршесендә Казанда чыккан «Кабан» дигән гәзитә өелгән иде. Бу гәзитә «Тәрҗеман» ның баласы һәм аның хезмәтчесе иде. Бу гәзитә дә егерменче гасырның башындук чыга башлап, утыз бишенче елга кадәр дәвам иткән һәм дә халык арасында бик яңа мәсьәләләрнең ачылуына сәбәп булган, туңган миләрне эреткән, халыкка гайрәт, ярдәм тугрылык биргән иде. Моның да янында бик озак торды. Мәкаләләрен укыды. Төрле-төрле сурәттә язылган хикәятләрен, романнарын карады, һәммәсеннән болгар исе чыга, һәммәсе дә болгарлыктан хәбәр бирә иде. Моның янында Казаннан егерменче гасыр башларында ун елгача дәвам итеп, алучылары булмаенча ябылган «Игенче» дигән гәзитәсене карарга тотынды. Бу гәзитә болгарлар арасында игенчелекне алга җибәрү фикеренә хезмәт иткән иде. Һәммә болгарлар арасында төрле укулар, һөнәрләр таратырга да бик тырышкан иде. Моның соңында Оренбургта нәшер кылган «Сакмар» гәзитәләрен, Әстерхандагы «Хәзәр», «Барабыз» исемендәге гәзитәләрен һәм дә «Болгар», «Уку», «Дин» исемендәге журналларын, «Мулла» исемендәге көлке гәзитәләрен – һәммәсен карады, һәммәсенә исе китте. Һәммәсенең мөхәррирләренең рәсемнәре һәм дә кайсысының каләме, кайсысының кара савыты, зур кешеләр берлән язышкан хатлары да бар иде. Һәммәсеннән бер дәрт, өмет, ләкин үлә торган ис чыга иде. Һәммәсе бер нәрсәдән зарланалар иде – һәммәсе милләтнең китешеннән һәм үзләренең тормышларыннан разый түгелләр иде.

Болардан китте. Кечкенә генә өеп куйган китапларны карый башлады. Болар романнар, хикәяләр, театр китаплары иде. Кайсысын укыды, кайсысын карады. Бик күбесе үзендә барлар, укылганнар иде. Боларның эчләрендә матур тасвирлар берлән тулганнары, бик ачы күз яшьләре тасвир кылынганнары – тормышымызга бик каты-каты һөҗүмнәр, тормышымызның начар якларын күрсәтүләр, тормышны үзгәртүгә юллар күрсәтүләр, идеаллар берлән тулганнары бар иде. Ләкин болар никадәр яхшы булсалар да, шулкадәр аз таралганлыклары боларның ничә мәртәбә нәшер кылынуларыннан күренеп тора иде. Боларның күбесе начар кәгазьгә эшләнелгән, начар типографияләрдә, начар хәрефләр берлән басылган иде. Тышларында «һәр хокукы мөхәрриренә гаиддер» сүзләре, сирәк-сорак кына мөхәррирләренә башкаларының «нашире – фәлән» дигән сүзләре күренде. Бу сүзләр болгарларда рәтле наширләренең булмавын, булганнарының «Фәзаилешшөһүр» нәшереннән уза алмауларын күрсәтеп тора иде. Җәгъфәр әфәнде шулкадәр зур халык арасында милләт өчен никадәр маллар кызганмаган кешеләр була торып, иң беренче кирәкле эшкә тотынучысы табылмавына моңганча да гаҗәпкә калса да, бу вакытта бигрәк гаҗәпкә калган иде.

Моның артыннан музыка ноталарын карады, шигырьләр өлешен карады. Болгар шагыйрьләренең шигырьләре Җәгъфәр әфәндегә тагы тәэсирле, болгар шигыренең рәвеше «силлабическое» бигрәк табигый, төпле күренә иде. Бик күп шагыйрьләрнең әсәрләрен карады. Бик күбесенең тормышы хакында уйлады, бик күбесенең нинди мәшәкатьләр күрүен күңеленнән кичерде. Мондин да борылды. Нишләсен, «ысуле җәдит – ысуле гатикъ низаглары» («ысуле җәдит – ысуле кадим бәхәсләре») дигән сүзгә күзе төште. Өелгән китапларны карый башлады. Җыен мәгънәсез мәсьәләләрне әллә нинди мәгънәсез сүзләр берлән сөйләнгән иде. Кайсысында «ля» кирәклеге бик зур бер мәсьәлә иттереп язылган. Кайсысында «әбҗәд» нең диннең нигезе булуын дәгъва кылынган иде. Монда һич диндә эше булмаган, әхлаксызлыклары берлән бөтен дөньяда шөһрәт тоткан фахеш галәменең каһарманнары һәм әфьюн тәэсиреннән рамазанда да котыла алмаган, вак бәласендин мәсҗедтә аерылып тора алмаган кешеләр дә үзләрен бик диндар итеп күрсәткән булып, үзләренең кылганнарын бер дә күрмәенчә, тавыш берлән укытуда көфер барлыгын, дингә ярамавын кычкырып-бакырып сөйләгәннәр иде. Һәм дә болар арасында болгарларда җүләрханә (сумасшедший дом) булмау сәбәбендин гакыллылар арасында йөреп, үзен гакыллы диеп белеп, шундый эшләргә катышкан кешеләрнең дә хөкемнәре бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны карый-карый бик арыган иде. Бөтенләй карап бетерсә дә, хәзер күзенә бу китаплар һәммәсе төтен берлән капланган кебек күренгәнгә, нумирына кайтып бераз хәл җыйгач, яңадан килеп караячак булып кайтып китте.

2

Голяма – галимнәр, укымышлылар; бу урында: дин башлыклары, руханилар.

3

Тәрәккый – үсү, алга китү, прогресс.

4

Манигы тәрәккый – үсешкә, прогресска киртә.

5

Русиянең уртасындагы мөселманнар тарихча «болгар» халкыннан булып, татарлар боларга килеп кушылган гына булганга, бу китапта «болгар» исеме берлән йөртәчәкмен. – Г. Исхакый искәр.

6

Иншаэ Аллаһе әр-рахмән – мәрхәмәтле Алла теләсә.

7

Саурый – ат тиресеннән ясалган күн.

8

Әман – коткар.

9

Көтәһия – Анатолияда бер шәһәр.

10

Мөһаҗир фи сәбилиллаһ – Алла юлы өчен күчеп китүче.

11

Тәҗвид – Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре.

12

Моталәга – уку, өйрәнү.

13

Тәсәлсел – эзлеклелек.

14

Иҗтимаг нәкыйзә – ике каршылыкның бергә килүе.

15

Зиярәт өчен – күрешер өчен.

16

Сәләфләрчә – борынгыларча.

17

Зикер – ишаннарның гел Алланы искә төшереп тору сыйфатларына ишарә.

18

Кешенең ихтыярын үзеннән алып һәр эштә гипнотизмә хуҗасына буйсындыра торган бер куәттер. Һиндстан мәҗүсиләре арасында күптән мәгълүм булса да, Ауропада соңгы гасырда гына ачылмыштыр. – Г. Исхакый искәр.

19

Хәез-нифас – күрем, бала табу.

20

Кабилият – талант.

21

Җимаг вә госел – җенси акт һәм коену.

22

Зина ләүвата – гомосексуализм.

23

Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтүче китаплар.

24

Сидрәтел-мөнтәһа – күкнең җиденче катындагы бер урын.

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)

Подняться наверх