Читать книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров - Страница 2

1. Чакыру билеты

Оглавление

Казан. Татарстан

Фатыйма карчык учындагы тиеннәрне күнегелгән җитез хәрәкәт белән кесәсенә салып куйды да дога кылырга тотынды:

– Раббәнә әтинә фид-дүнйә хәсәнәтән…

Нәкъ шул вакытта аны күз кырые белән генә күреп калды. Бер мизгелгә генә догасын онытып шул якка борылып карады. Әйе, нәкъ үзе. Элеккечә кара күн куртка, джинсы чалбар кигән. Кыска итеп алдырылган чәчен алга тараган, кара күзлектән. Хәрәкәтләре талгын, гайрәтле, һәр мизгелдә дошманы өстенә сикерергә әзер торган арысланныкы шикелле. Ул да тукталды. Газета-журналлар сатыла торган киоск янына басып, ипләп кенә карчыкны күзәтергә тотынды.

– Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер бирсен, – дип дәвам итте карчык, – әткәң-әнкәңне сөендереп, балаларыңның рәхәтен күреп яшәргә язсын. Амин!

Учлары белән битен сыпырып куйгач, янә киоск ягына карады. Теге ир анда юк иде.

– Ходайның галәмәте, әллә күземә күренә башлады инде, – дип, үзалдына сөйләнде карчык. Күзләрен ачып-йомып алды.

Ул да булмады, бер ханым янә учына акча тоттырды.

– Рәхмәт, кызым! Балаларыңның изгелеген күреп яшә!

Фатыйма карчык бу юлы дога кылып тормады. Ул үзе дә сизмәстән теге ирне эзләде. Баскан урынында әйләнеп, дүрт тарафка да күз салып чыкты. Күрмәде.

Кинәт аның кулына тагын акча салдылар. Карчык учына карап бер мизгелгә катып калды. Кәгазь акча иде. Башта кулындагы акчаның кәгазь икәнен аңлады. Аннан соң, аның меңлек икәнен күреп, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Һәм, ни әйтергә белмичә, хәер бирүчегә борылып карады. Ләкин янында беркем дә юк иде. Ул бары тик үзеннән ашыгып ераклаша барган ирнең аркасын гына күрде. Кара күн куртка. Бу нәкъ теге адәм иде.

Карчык бер мизгелгә һушсыз булып торды да теге ирнең артыннан иярде. Ләкин аны куып тота алуы бик тә икеле иде.

– Балам, тукта әле… Дога кылыйк… – дип эндәште ул, аптырагач. Әмма тавышы үзеннән ерак китмәде.

Ир ераклашканнан-ераклаша барды. Фатыйма карчык, аның хәрәкәтеннән таныш чалымнар табарга тырышып, озак күзәтте. Ир бер йорт почмагына кереп югалгач та аны күз алдыннан җибәрмичә таныш сыйфатларын табарга маташты. Әмма моның бер файдасы да тимәде. Кара күзлек, кара күн куртка кигән уртача буйлы, төз гәүдәле бу кеше аңа бер тамчы да таныш түгел иде.

Бу бөтенләй ул көткән, ул өмет иткән кеше түгел иде.

Карчык янә учындагы акчага карады. Бу ирне ул беренче тапкыр моннан бер атна элек күргән иде. Хәер-фәлән бирмәде ул вакытта, бары тик ниндидер саклык һәм үҗәтлек белән теләнче карчык артыннан күзәтеп кенә йөрде. Ярты көн буе күзәтте ул шулай. Фатыйма карчык башта бик игътибар итмәскә тырышкан иде. Ни генә әйтсәң дә, Казанда кызыксынучан кешеләр бетәсе түгел. Кайберләре теләнчеләрне күзәтеп тә тәм таба торгандыр. Ләкин ир икенче көнне дә, аннан соң да күренгәч, куркуга калды. Теләнчеләрнең акчасын талаучы бандитлар да бар икән, дип сөйлиләр бит. Шуның ише берәр явыз булмагае. Мондый таза гәүдәсе белән бер дә юктан гына урам буен үлчәп йөрмидер. Хәзерге яшьләр бушка берни кылмас. Телләре кечкенәдән акча дип ачыла аларның.

Ләкин ирнең меңлек тоттырып китүе бу уйларын да сыпырып ташлады. Таларга йөргән кеше сиңа шулкадәр хәер бирә димени?! Тоттырыр! Берәр туганың-фәләнең генә булмаса. Ләкин Фатыйма карчык аның кыяфәтендә бернинди таныш чалымнар да тапмады. Бу кеше аның бернинди туганы да була алмый иде. Бу бөтенләй ят адәм.

Карчык беренче көн генә хәер сорашмый ич инде. Яшәренә пенсиясен генә җиткерә алмагач, ул әледән-әле шулай урам буенда йөрергә мәҗбүр. Икенче ел китте бугай инде. Кайберәүләр аны танып ук тора. Кемнәрнедер үзе дә белә. Исәнләшеп, хәл белешеп йөрүчеләр дә бар. Бу тирәдә шушылай итеп йөрүче бердәнбер татар әбие булгач, бөтен татар хәерне аңа бирергә тырыша. Зарплата алган көннәрдә, махсус килеп, йөзәр тәңкә тоттырып китүчеләр дә бар. Фатыйма карчык иренмичә һәркайсына атап аерым дога кыла. Тегеләрнең шуңа да күңелләре булып кала. «Әбекәй, сиңа хәер биреп юлга чыксам, гастрольләр гел уңышлы була», – дип килүче бер танылган җырчы да бар әле. Башка милләт кешеләре дә сасы ис аңкытып йөрүче бүтән теләнчеләргә түгел, ә нәкъ менә аңа хәер бирәләр. Әлбәттә, моңарчы берсенең дә меңлек тоттырып киткәне юк иде. Ләкин көн озынына ярыйсы ук җыела. Ипилек-сөтлек була…

Берүзе генә яшәсә, хәер сорашкан акчасы тулысы белән җитеп барыр иде дә бит. Ашарына да, кияренә дә, тулай торактагы бүлмәсенә түләргә дә… Җитәр иде!

Әмма Радик юньсез бар шул. Аңа җиткереп булмый… Шуның аркасында бурычтан баш чыкмый. Тулай торак өчен дә ел буе түләнмәгән бит. Комендант инде күргән саен, куып чыгарам, дип куркыта. Соңгы көннәрдә никтер дәшми әле.

Карчык меңлекне кесәсенә тыкты да тукталышка атлады. Бүгенгә җитеп торыр. Кулга эре акча эләккәндә, бурычларны түләп куярга кирәк. Кичә пенсия дә биргәннәр иде. Иш янына куш булыр. Югыйсә бүлмә бурычы гына да егерме меңгә җиткән. Ничек түләп бетермәк кирәк.

Трамвайда кеше күп түгел иде. Карчык ишек төбендәге буш урынга кереп утырды. Трамвайда йөрергә яратмый ул. Ләкин маршрут таксиларына акча күп китә. Теләсәң-теләмәсәң дә, трамвай кала. Монда инде яратам-яратмыйм дип тора алмыйсың.

Алайга китсә, ул шәһәр тормышын да бик өнәп бетерми. Авылда яшәп картайган кеше өчен түгел инде бу Казан. Һавасына кадәр икенче. Монда килүенең бердәнбер сәбәбе Радикны кеше итеп булмасмы дигән теләк иде. Соңгы елларда төпчеге бигрәк нык эчә башлады шул. Шул шайтан суына алданып бөтен дөньясын онытты. Хатыны түзде-түзде дә ике баласын ияртеп чыгып китте. Аны да гаепләп булмый инде. Болай да аз газапланмады килене, нинди генә врачларга йөртмәде. Усаллык белән дә, изгелек белән дә ипкә кертә алмагач, китәргә мәҗбүр булгандыр. Аннан соң, иреннән бер рәхмәт тә ишетмәде бит бахырың. Күз төбенең күгәрмәгән чагы булмады. Соң, шулкадәр мәсхәрәгә түзеп яшәргә. Алма кебек хатын-кыз бит ул. Балаларын да үстерергә кирәк. Юк, берничек тә гаепләми ул киленен. Хәзер Чаллыга күчеп киткән, кияүгә чыккан дип ишетте. Ярый, бәхетле булсын.

Хатыны киткәч, улын авылга алып кайткан иде. Бер атна түзде Радик. Эчмәде. Эшкә дә чыкмады чыгуын, тик монысы вак нәрсә иде. Авылда да хәзер аракының кимен куймыйлар, кеше арасына чыкса тагын эчә башлар дип, Фатыйма карчык үзе дә ашыктырмады. Ә беркөнне малае авылда яшәргә теләмәвен әйтте дә салды.

– Шәһәргә китеп эшкә урнашам, – диде ул, – монда бик үз итеп торган кеше дә юк. Акчасы да ташка үлчим генә.

Әлбәттә, авылда да менә дигән итеп дөнья көтүчеләр бар иде. Ишеп малын асрыйлар, итен-сөтен сатып тормыш итәләр. Шәхси трактор, йөк машинасы тоталар. Җиңел автомобильләр турында сөйлисе дә түгел инде. Фатыйма карчык бу хакта әйтеп караган иде дә, малае ипкә килмәде:

– Юк, әни… Казан Казан инде ул. Өйрәнгән җир.

Фатыйма карчык Радикны күргән фаҗигаләреннән сабак алгандыр дип уйлаган иде. Гаиләңне, балаларыңны югалту уен эш түгел. Бик сиздерергә теләмәсә дә, эченнән генә ут булып янадыр. Казанга китеп, хатыны белән мөнәсәбәтләрен көйләп җибәрергә дә нияте бардыр, бәлки. Эчүеннән туктаса, алама малай түгел лә ул. Эчми башласа, хатыны да карышып тормас, яңадан ярашып яши башларлар. Шулай уйлады карчык һәм улының теләгенә артык карышып маташмады. Ләкин улы гына ияләшкән җиренә кабат килү белән өйрәнгән шөгыленә тотынды. Һәм карчык, улымны эзгә керталмаммы дигән исәп белән, үзе Казанга күченеп килде. Эчүен генә ташлатырга кирәк иде. Эчүен ташласа…

Им-томчылары да, башкасы да калмады, кодировать итеп тә, дәвалап та карадылар… Булмады. Ахыр чиктә карчык менә шулай хәер сорашып җан асрарга мәҗбүр ителде. Ул акчаны да әле Радик йә урлап алды, йә талап дигәндәй… Кыскасы, дошманыңа күрсәтмәсен инде.

Трамвай туктады. Фатыйма карчык урамга күз салды да бер мизгелгә генә катып калды, ләкин шундук һушына килеп ишеккә ташланды. Тукталыш янындагы тәрәзәгә капланган кешене ул шундук таныды. Бу ул иде. Абына-сөртенә атлап, киоск янына килеп басты да сулышын җыеп торды.

– Рәхмәт! – Кара күн курткалы ир сдачаларны кесәсенә тыкты да китәргә борылды.

– Пастуй, сынок!

– Ә-ә-ә, сез дә мондамыни?! – дип елмайды ир.

Карчык аның югалып, һичьюгы, аптырап калуын көткән иде. Ләкин ир тынычлыгын югалтмагач, үзенең фикере таркалып китте. Нәрсә дип әйтергә соң әле?

– Балам, син ник мине күзәтәсең ул? – Фатыйма карчыкның тавышы шаян да, шелтәле дә иде. Һәм ул, тел ачкычы биргән өчен Ходайга күңеленнән генә рәхмәт әйтеп дәвам итте: – Күзең төшмәгәндер бит?

Карчык аның елмаеп, хәтта көлеп җибәрүенә өмет иткән иде. Ләкин ир җитдилеген җуймады:

– Мин сезне күзәтмим, әбекәй. – Ир бернинди дә тупас сүз әйтмәде, йөзен дә чытмады, әмма аның кыяфәтендәме, тавышындамы ниндидер канәгатьсезлек бар иде. – Сез кем беләндер бутыйсыз.

Карчык икеләнеп калды. Ирнең тавышы үлгән кешене үгетли алырлык иде.

– Ләкин менә бу акчаны сез бирдегез, – диде карчык, теге меңлекне кесәсеннән алып. – Сез миңа мең сум хәер бирдегез.

– Гафу итегез, апа… Мин сезне кимсетергә теләмәгән идем…

– Бу кимсетү түгел. Ләкин мин сезнең якыннарыгыз рухына дога кылырга теләр идем.

– Минем якыннарым юк.

– Әти-әниең бардыр бит?

– Мин детдомныкы.

– Ләкин сез…

– Гафу итегез, апа… – Ир, ашыгып, тукталыш янындагы җиңел машинага кереп утырды, карчык шул якка таба бер-ике адым атлаганчы, машина китеп тә барды. Бары тик аның магнитофоныннан агылган җыр гына колак төбендә яңгырап калды:

Кайтырсыз әле бер, кайтырсыз барыбер,

Таш булмаса әгәр җаныгыз…


Ничек кенә уйлап карасаң да, бу кеше начар ният белән йөрүче түгел иде инде. Хәзер моңа шик калмады. Һәрхәлдә, карчык артыннан күзәтүе хәер акчасына кызыгудан түгел. Ләкин ни өчен соң? Ник күзәтә ул? Ник шулкадәр акча тоттырып китте?

Фатыйма карчык тулай торак ишеге төбенә җиткәнче шушы сорауга җавап эзләде.

Комендант бүлмәсенең ишеге ачык иде. Карчык, аның күзенә чалынмаска тырышып, ашыгып үтеп китте. Вахтёр карт белән дә баш кагып кына исәнләште. «Хәзер үк төшереп бирермен, Алла боерса, – дип уйлады ул, баскычтан күтәрелгәндә, – аз булса да кими торыр».

Бүлмәгә керү белән, сасы искә борынын җыерып куйды. Алан-йолан каранып түргә узды да шкаф шүрлегендәге иске китапларына үрелде. Радик йоклый иде. Йоклый… Тагы ләх исергән инде ул… Акчалары шушында гына булырга тиеш иде. Радикның китапка кагыла торган гадәте юк. Бөтен кесәләреңне, табак-савытны, хәтта аяк киемеңнең олтырагына кадәр тентесә дә, китапка якын килми ул. Якын килми торган иде. Әмма бүген Фатыйма карчык акчасын тапмады. Кичә алган пенсия дә, җыеп-җыеп килгән өч меңгә якын акча да юкка чыккан иде. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, карчык китапларны янә бер актарып чыкты. Аннан соң караватта пошкырып яткан улына карады. Аны тукмап ташлыйсы, бәреп үтерәсе килде. Башкайларын өзеп алсаң да аз инде бу бәндәнең… Ләкин ул теш арасыннан гына «кабахәт!» дип пышылдады да хәлсезләнеп утыргычка ауды. Күз алдыннан әллә нинди куркыныч күренешләр үткән сыман булды. Бераз тынычлангач, кесәләрендәге тиеннәрне өстәлгә бушатты да күз кырые белән улына карый-карый чутлый башлады. Ваклары йөз сиксән сумга якын җыелган, Ходайның рәхмәте! Һәм теге мең тәңкә. Тагын бу мәлгуньгә эләгеп әрәм булганчы, комендантка төшереп бирергә кирәк.

Фатыйма карчык тагын бер тапкыр китапларын актарып карады да комендант бүлмәсенә төшеп китте. Бүгенге керемнән күңеле булса да, җыеп килгән акчасының юкка чыгуына үкенә иде ул. Их, никләргә генә алу белән төшереп бирмәде икән? Соң, улының ышанычсыз, юньсез икәнен белеп тора лабаса! Үзе гаепле инде…

– Фатыйма, бая әйтергә онытканмын… – дип каршылады аны вахтёр карт, – сиңа бит хат бар иде.

Карчык бөтен булмышы белән комендант янында иде, шуңа аның сүзен игътибарсыз калдырып узып китте дә комендант бүлмәсенә килеп кергәч кенә дертләп куйды. Хат! «Сиңа хат бар!» Моннан бик күп еллар элек ул хат көтә иде. Авыл урамыннан узган почтальонның көн саен юлына аркылы төшә:

– Хат юкмы, кызым?

– Юк шул, апа.

– Бүген дә юкмы, кызым?

– Юк шул…

– Ник берсе дә берәр сүз генә булса да язып салмый икән соң?

Почтальон үткәнен күрмичәрәк калса, аның өеннән урарга да иренми торган иде. Хәтта кайбер вакытларда аңа балалары хат язадыр, бары тик шушы почтальон кыз гына аны тапшырырга онытадыр яки юри тапшырмый йөртәдер сыман тоела иде. Шул сәбәпле почтальоннар белән талашып беткән чаклары да булгалады.

Тора-бара өмете өзелде. Уллары инде исән түгелдер дип уйлады карчык, исән булсалар, кайтып күренмәгән хәлдә дә, берәр хәбәр җибәрерләр иде. Болай яшәргә йөрәкләре җитмәс, исән түгелләрдер. Төпчеге алай интектермәде. Армиядән дә хат язып торды. Өйләнеп Казанда яшәгәндә дә кайтып хәлен белделәр, килене атнага бер шылтыратып хәл сорашты, айга бер булса да хат язды. Килене искиткеч иде дә бит аның. Эх, кадерен белмәде шул юньсез малай. Килене киткәч, хат язучы да, хәлен белүче дә калмады. Карчык үзе дә элеккедәй өтәләнеп хат көтмәде. Кемнән көтсен инде?!

Әле менә вахтёр картның сүзе аңына барып җиткәч, күңеле тибрәнеп куйды. Хат! Кемнән булырга мөмкин? Балаларыннан дисәң? Юктыр… Юк…

– Балам, менә бер өлешен биреп куйыйм әле, калганын азрак хәлләнгәч төшерермен, – дип, комендантка акча сузды.

Ләкин тегесе акчаны алырга ашыкмады. Серле елмаеп кына куйды. Карчыкның коты очты. Әллә куып чыгарырга җыеналар микән?

– Фатыйма әби, сезнең өчен акча түләделәр инде, – диде ул, елмая биреп, – өченчекөн бирделәр. Хәзер сез бер тиен түләмичә тагын ярты ел яши алачаксыз.

Карчыкның буыннары йомшарды. Ул якындагы урындыкка көч-хәл белән барып утырды да, шаяртмыймы икән дигәндәй, комендантка төбәлде.

– Чынлап әйтәсеңме, балам?

– Чынлап әйтәм, әлбәттә. Шаяра торган нәрсәмени?

– Бәй… Ни бит әле… Кем түләде соң аны?

– Белмим, апа. Исемен әйтмәде.

– Ир кешеме, хатын-кызмы диюем…

– Ир кеше.

– Кем булыр икән?! Бернәрсә дә әйтмәдеме?

– Юк.

– Ниндирәк иде соң? Кыяфәте ниндирәк?

– Нинди дип… Ир кеше инде… Кырык яшьләр тирәсендә…

– Моңарчы күренгәне юк идеме?

Комендант иңнәрен генә сикертеп куйды.

– Радикка охшаган җире юк идеме?

– Радикка?! – дип көлемсерәде комендант. – Юк. Аңа тамчы да охшамаган.

Карчык урыныннан торды да дәшми-тынмый гына ишеккә таба атлады. Соңгы соравын юкка гына ычкындырды ул. Радикны комендант кешегә дә чутламый ич. Әнә бит ничек көлемсерәде. Әллә ничек, гарьлек булып китте. Оят. Берәр баласы-фәлән шаяртып йөрми микән дип уйлаганнан гына сораган иде югыйсә. Улларының инде тереләр арасында юклыгына күптән ышанса да, карчык бу юлы нәкъ шулар турында уйлады. Үле гәүдәләрен күрмәде ич, каберләрен белми. Ә бу тиклем күп акчаны үз балаңнан башка беркем дә күчермәс. Бурычын гына түләмәгән бит ул, киләсе ел өчен дә исәп-хисап ясап куйган. Утыз меңгә якын акча дигән сүз бу! Әйтергә генә ансат.

– Фатыйма, сиңа хат бар.

– Ә?

– Хат килгән сиңа.

– Кемнән?

– Адресын таный алмадым. Үзең укырсың әле.

Карчык хатны алды да, әйләндереп карый-карый, бүлмәсенә атлады. Аның фикерләре чуалган иде. Бәлки, чынлап та, берәр баласы исәндер. Акчаны ул күчергәндер, әлеге хатны да ул язгандыр. Бүлмәгә кергәч, тирә-якка күз салып торды да хатның почмагын ертты. Ләкин кинәт туктап калды. Аңа рәхәт иде. Шушы рәхәтлекне озаккарак сузарга теләде. Хатны ачар да бөтенләй көтелмәгән яман хәбәргә юлыгыр сыман тоелды. Шулай да кызыксыну тойгысы көчле иде.

– Радик! Улым!

Исерек улы аны ишетмәде. Карчык бер мизгелгә генә тынып калды да калтыранган куллары белән хатны ачарга тотынды. Ләкин хатка күз салу белән, ул моның үзе көткән изге нәрсә түгеллегенә төшенде. Кулдан язылмаган иде ул. Басма хәрефләр белән җыелган рәсми текст иде.

Фатыйма карчык кашларын җыера биреп укып чыкты да күзләрен челт-челт йомгалап алды. Башта анда язылганнарның нәрсә икәнен аңламый торды, аңлагач, ышана алмый азапланды. Хат Радик исеменә иде. Күңелен тибрәнергә мәҗбүр иткән юлларга ул тагын бер кабат күз йөгертте: «Сез, «Алтын башаклар» спиртлы эчемлекләр заводы үткәргән лоторея уенында катнашып, 100 мең сум акча оттыгыз».

Йөз мең! Моңа кадәр кулга тотып та караган акча түгел. Әле дә чын икәненә ышанасы килми. Ләкин менә ич, акка кара белән шулай дип язылган. Бүләкне алу өчен кайда килергә кирәклеге дә күрсәтелгән. Петербургка! Юл хакы, торак, ашау-эчү тулысынча завод исәбеннән түләнә, диелгән. Чын булса, бу шатланып туймаслык нәрсә инде дә, тик Фатыйма карчыкның күңелен көнләшүгә тартымрак тойгы кыздырып үтте. Чөнки ул гомере буена хәләл тирен түгеп эшләсә дә, бу кадәр акча күрә алмады, ә монда дөньясын оныткан бер эчкечегә… Хәер, юк… Күпсенергә кирәкмидер. Үз баласы ич.

Карчык янә йоклап яткан улына эндәште:

– Радик, балам!.. Тор әле!.. Уян әле!

Радик уянмады. Карчык уйга калды. Моның үзен генә җибәрергә ярамый инде, бөтен акчасын бетереп кайтыр. Кемне ияртергә соң?

* * *

Ново-Михайловка. Мәскәү өлкәсе

– Хуш, Михайл туган! Ходай ярдәм бирсен сиңа!

– Хушыгыз, туганнар!

Чиркәүне әйләндереп алган тимер капкадан чыкканда, ул тагын артына борылып карады. Кайчандыр күңеленә тынычлык биргән шушы урыннан китү аңа рәхәт түгел иде. Тик ул башкача монда да кала алмый. Җанында нәрсәдер үзгәрде, үзе тоткан юлның хаклыгына шикләнү көчәйде, мондагы тормышын тәмугка әйләндерде.

Чиркәү – изге урын. Ә Михаилның үткәне изгеләр арасында яшәрлек түгел иде. Ул дин тәгълиматларын өйрәнде, рухи туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды, килүчеләр дә аны үз итеп тора иде. Кыскасы, монда барысы да әйбәт, барысы да изгелеккә корылган. Ләкин шушы изгелек аның җанын талады, көннәрен төн итте.

Урам чатына җиткәч, янә чиркәү гөмбәзенә күз салды да уңга борылды. Монда аны барысы да диярлек танып тора. Хәзер чиркәүдән генә түгел, ә шушы шәһәрчектән дә китәргә туры киләчәк инде. Берничә көнен монда үткәрер дә юлга кузгалыр. Чиркәүдән киткәч, яшәп торырга дип, бер бүлмәле фатир да белешеп куйды.

Фатир хуҗасы Татьяна Сергеевна аны подъезд төбендә үк көтеп тора иде. Дөресрәге, ул аны түгел, ә моннан ике көн элек телефон аша фатирга заказ биреп, очрашу урынын сөйләшкән ирне көтә иде. Ә менә хәзер, үзенә туп-туры атлаучы дин әһелен күреп, югалып калгандай булды. Михаилга да җиңел түгел иде. Ул үзе дә сизмәстән аркасындагы биштәрен төзәтеп куйды.

– Татьяна Сергеевна? – диде ул аптырабрак калган ханымга.

– Михаил?.. – Хатынның бар кыяфәте әлеге очрашуның чынлыгын тануга карышкан төсле иде.

Михаил баш какты.

Хатын, әлеге халәтен яшерергә теләгәндәй кинәт борылып, подъездга атлады. Михаил аңа иярде. Берни дә сөйләшмәделәр.

Фатир беренче катта иде. Ишектән уздылар.

– Михаил атакай, сез үзегез генә булачаксызмы? – диде Татьяна Сергеевна, үз соравыннан үзе уңайсызланып. – Савыт-саба да, урын җиһазлары да бер генә кешелек алынган. Әгәр кунакларыгыз булса, савыт-саба менә бу шкафта… Ә постельне хәзер үк китереп китәрмен…

Михаил баш какты. Бай да, ярлы да булмаган бер фатир иде бу. Кирәге тиярдәй нәрсәләрнең барысы да диярлек бар, артыгы юк.

– Яхшы, – диде Михаил, шкафка күз салып. – Ә костюм турында онытмадыгызмы?

Хатын залга атлады:

– Юк. Әйтергә генә онытып торам икән. Менә ул. – Татьяна Сергеевна кием шкафыннан костюм алып Михаилга сузды. – Үзегез киеп карарсыз. Ярамаса шылтыратырсыз. Мин якында гына торам.

– Яхшы.

– Ярый, Михаил атакай, үзегез җайлап урнашыгыз. Берәр нәрсә кирәгеп куйса, телефонымны беләсез.

Татьяна Сергеевна чыгып киткәч, Михаил бүлмә уртасында бер мизгел басып торды да тәрәзә янына килде. Монда күренеш ямьсез түгел иде. Әмма Михаилның игътибарын шундук бүтән нәрсә суырып алды. Ул! Башта үз күзләренә ышаныргамы-юкмы дип торды, аларны ачып-йомып алды… Өстенә кара күн куртка, зәңгәрсу джинсы чалбар кигән кара күзлекле кеше югалмады. Киресенчә, ул, Михаилның халәтен аңлап, аның кыланышларын күреп, сизелер-сизелмәс елмаеп тора иде. Ләкин бу ягымлы елмаю түгел, бу ниндидер зәһәр, агулы елмаю иде. Михаил салкын су белән коенгандагыдай сискәнеп китте. Кем соң бу бәндә? Нәрсә кирәк аңа? Михаил кинәт ишеккә ташланды, ниндидер җиңеллек белән подъезд алдына чыкты. Теге таныш түгел адәм торган урынга күз атты. Һәм катып калды. Беркем дә юк иде инде…

Фатирга кабат кергәч, ул Татьяна Сергеевна калдырып киткән костюмны күздән кичерде дә өстендәге киемнәрен салды. Аннан соң, биштәреннән кирәк-яракларын алып, ванна бүлмәсенә юнәлде.

Көрәктәй кара сакалын сыйпап, көзгегә карап торды. Күзләрендә чиксез моң иде. Бераздан, катгый бер карарга килеп, кулына кайчы алды. «Үткәннәрне дә шулай җиңел генә кисеп ташлап булса икән», – дип уйлады ул, кайчы белән беренче киртек ясап. Һәм, үзенең кире уйлап куюыннан курыккандай, ашыгып-ашыгып кисәргә тотынды.

Ул, әлбәттә, гөнаһлы иде.

Юк, чиркәүдән күңеле кайта башлаган өчен генә түгел. Әлбәттә, төрмәдән чыгып беркая да урнаша алмый йөргәннән соң, монда урнашып дөрес эшләде ул. Ялгыш юлдан тагы да тирәнгәрәк тәгәрәүдән сакланып калды. Күңеленә беркадәр тынычлык тапты. Аның үткәндәге гөнаһларын да дин әһелләре гафу иттеләр шикелле. Һәрхәлдә, аңа үзләренең тиңе итеп, бер изге зат итеп карадылар. Ләкин шушы тигезлек аны чыгырыннан чыгара иде. Чөнки аның күңел төбендә үзе генә белгән әрнүләр, үткәнендә фәкать үзенә генә билгеле вакыйгалар бар. Боларны ул беркайчан да, бернинди рухи туганына да белдерәчәк түгел иде. Менә шул тойгылар туктаусыз уйлануга этәрде. Ә уйланулар чиркәүнең хаклыгына шикләнүгә китерде. Юк, аның гөнаһы динне шик астына алуда гына түгел иде. Алайга китсә, чиркәү үзе үк гөнаһ оясы. Хәзер ул моны яхшы белә инде. Һәм монда «Начар заманда яшибез. Хәзер бер изге нәрсәне дә калдырмадылар» дип лаф оруларның кирәге юк. Заман бервакытта да аклыктан гына тормаган. Чиркәү дә шулай ук. Чиркәү үзе үк Христос сүзенә каршы килә торган нәрсә әле ул. Һәм Михаил күңеленнән генә кабатлады: «Господу Богу твоему поклоняйся и Ему одному служи». Гадәтенчә, әлеге тәгъбирнең чыганагын да күңеленә теркәп куйды: «Евангелие от Луки 4:8». Бер дә «чиркәүгә, дин әһелләренә табыныгыз» димәгән бит. «Ходайга юл бары тик чиркәүләр аша гына» дигән сүзе дә юк. Димәк, дин йортларыннан читтә торып та Ходайга тугры булып була. Ләкин чиркәү моны танырга теләми, читкә тайпылучыларны ул җәзалар белән куркыта. Ә үзенә тугрыларга үткәндәге, бүгенге һәм киләчәктәге гөнаһларын ярлыкауны вәгъдә итә. Кеше гөнаһларын бары тик Алла үзе генә ярлыкый ала лабаса. Нәрсә әле ул чиркәү?! Ходайның үземе әллә?! Андагы гадидән гади бәндәләрнең Ходай вазифасын үз иңенә йөкләргә нинди хакы бар?! Шушы яссылыктан караганда, чиркәү үзе үк Ходайга каршы эш алып баручы булып чыга. Алай гына да түгел, халыкның беркатлылыгына таянып, аларның күңел кичерешләрендә акча көрәүче мошенник. Менә нәрсә! Моны бүгенге заманның начарлыгы белән генә аңлатып булмый. Бу гомер-гомергә шулай килгән.

Фикерләре дин белән каршылыкка кергән өчен ул үзен гаепле санамады. Хәтта шушы мошенниклар оешмасыннан тулы хокуклы бер әгъзасы булып яшәве өчен дә артык борчылмады. Ул инде сабый бала түгел һәм тормышта һәркемнең күпмедер дәрәҗәдә алдашып яшәвенә күнегә төшкән иде. Кеше үтерүдә гаепләнеп төрмәгә керүе өчен дә исе китмәде. Бу, әлбәттә, аның өчен зур тетрәнү булды. Аның тормышын, киләчәккә булган хыялларын мәңгегә дә мантымаслык итеп юкка чыгарды ул. Ләкин төрмәдә тиешле срогын тутырып чыкты егет. Һәм бу хакта онытырга тырышты. Үзе белә һәм Ходай белә – ул үтерүче түгел. Ул үз гомерендә беркемнең дә гомерен өзмәде. Ул бары тик кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга барып чыкты һәм үзенең гаепсезлеген исбатлый алмады. Кызык бу тормыш, бер уйласаң. Гаепсез булып яшәвең генә җитми, үз гаепсезлегеңне исбатларга да тиешсең… Ләкин барысы да үтте инде. Берсен дә кире кайтарып булмый. Кирәкмидер дә. Хәзер ул бөтенләй икенче кеше…

Сакалын кырып бетермәде. Бөтенләй шәрә итеп кырынса, әллә кемгә охшап китүдән куркып, бармак калынлыгы гына калдырырга булды. Күкрәгенә җиткән сакал иде бит! Хәзер ничек пөхтә булып калды. Сакаллы икәне сизелгән кебек тә түгел. Ничектер бөтен барлыгы җиңеләеп киткәндәй тоелды. Ул, башын әле уңга, әле сулга боргалап, үзенең кинәт яшәреп калган йөзенә күнегә алмый торды. Һәм ни өчендер көләсе килде. Беркадәр вакыт бүлмәне яңгыратып шаркылдады да кинәт тынып калды. Күзләре моң белән тулды. Дымландылар. Менә-менә күз яшьләре тәгәрәп төшәр сыман тоелды. Ул карашын түбән кадады һәм идәндә өелеп яткан күбек катыш кара сакалына карап тынып калды. «Гөнаһларыңны да шулай җайлы гына кисеп ташлап булса икән!» – дип уйлады тагын.

Ул гөнаһлы иде. Гөнаһ турында уйлауга, бая тәрәзәдән күргән кара курткалы ирне хәтерләде. Һәм кинәт бер ачыш ясады. Әлеге уйларының көчәюенә, гөнаһ турында ныклап, төн йокыларын калдырып уйлана башлавына шушы бәндә сәбәпче икән бит. Аны беренче кат күргәннән бирле, Михаилның тынычлыгы югалды. Кара куртка ул көнне гыйбадәткә килгән иде. Үзенең үткән бөтен тормышын сөйләп, гөнаһларын ярлыкауны үтенде ул. Михаил атакай аны гөнаһлардан арындырырга тиеш иде. Ләкин Кара куртка сөйләгән саен, ул үзенең хәлсезләнә баруын тойды. Ахырда, моңарчы меңәр тапкыр әйткән сүзен көч-хәл белән кабатлап, үз бүлмәсенә узды. Ул агарынган иде. Һәм, күзләрен бер ноктага текәп, бер хәрәкәтсез озак утырды. Чиксез озак. Менә шул көннән бирле керфегенә йокы эленмәде. Төннәре ерак үткәннәрне, бала чагын, туган авылын хәтерләп үтте. Күңелен чиксез сагыш биләп алды. Үзенең бүгенге халәтеннән канәгатьсезлек тойгысы уянды. Һәм нәкъ шушы кара курткалы ир аны чиркәүдән китәргә мәҗбүр итте.

Әлбәттә, очраклы хәлләр дә еш була тормышта. Әмма әлеге кара киемле ирнең килүе очраклылык түгел иде. Ярлыкау соравы да… Нәкъ менә Михаил атакай эшләгән көнне килеп ярлыкау соравы очраклы була алмый иде. Хәтта боларның барысы да очраклы хәл булганда да аның бөтен тормышы… Юк ла, үз тормышын сөйләмәде бит ул. Ул Михаил атакайның үткәннәрен сөйләде. Шулар өчен ярлыкау сорады. Ул хәтта Анна турында да белә иде.

Анна турында хәтерләүгә, Михаил, уйларыннан арынып, идән себерергә тотынды. Кырылган сакал-мыекларын, пөхтә итеп төреп, чүп савытына салды. Аннары ваннага юынырга кереп китте.

Чыккач, чиркәү киемнәрен, матурлап төреп, капчыкка тутырды. Аннан соң биштәреннән алып эчке киемнәрен алыштырды. Футболка белән трико да киеп алгач, көзге алдына басып, елмая биребрәк, үзенә карап торды. Гади тормыш киемнәре аңа шулкадәр килешәдер сыман иде. Бераздан биштәрендәге бөтен нәрсәне өстәлгә бушатты. Хәер, әллә нәрсәсе калмаган иде инде. Документлар, калын дәфтәр, полиэтилен капчыкка тутырылган эчке алмаш киемнәр, калын гына кошелёк. Ул ярлы кеше түгел иде, саклык банкында да акчасы җитәрлек. Әле акча янчыгын калынайтып җибәрүе яңа тормышның көтелмәгән хәлләре алдында югалып калмас өчен. Аннан соң биштәрнең үзен дә баягы капчыкка салды да аны күтәреп урамга чыгып китте. Бераздан кире әйләнеп керде. Гаепле кешедәй елмаеп куйды. Михаил атакай чиркәү киемнәрен чүплек башына ыргыткан, дисәләр, моңа беркем дә ышанмас иде, мөгаен. Моннан берәр ай элек булса, үзе дә елмаеп кына куяр иде. Ләкин бүген…

Кухняга чыгып чәй куюга, кесә телефоны шылтырады. Бу Настя иде. Парикмахер.

– Мин килеп җиттем, – диде хатын, – сезнең ничәнче фатир иде әле?

Бераздан Настя үзе дә күренде. Бу таза гына гәүдәле, кыска буйлы мөлаем ханым иде. Керү белән, хуҗаны танырга тырышкандай карап торды да:

– Сез безнең шәһәрдән түгел, ахры, – диде, елмаеп, һәм шундук диярлек сумкасын ачып, кирәк-яракларын көйләп куйды. – Әйдәгез, эшне башлыйк.

Михаил дәшми генә көзге каршындагы креслога барып утырды. Настя аның иңнәрен япма белән төрде дә эшкә кереште:

– Нинди причёска?

Михаил иңнәрен генә сикертте.

– Сез рокер-фәлән түгелдер бит?

Михаил баш селкеде.

– Чәчегезне озыннан җибәргәнгә генә әйтүем, – дип акланды хатын. – Телевизордан күрсәтәләр бит… Ничек кисәбез соң? Кыскартабызмы?

– Спортивный. Кыска.

– Дөрес, – дип елмайды хатын. – Җәй көне чәчне кыска йөртергә кирәк. Кояш күрсен.

Бераздан көлтә-көлтә чәчләр идәнгә төшә башлады.

– Безнең якка нинди җилләр белән соң?

– Командировка.

– Кунакханәдә урын юк идемени? Мондый җирдә кыйбаттыр ич?

Михаил иңнәрен генә сикертеп куйды.

– Командировкалы эш яхшы инде, – диде хатын ниндидер хыялыйлык белән. – Күп җирләрдә йөрисең, яңа кешеләр күрәсең. Минем менә шушы шәһәрчектән унбиш ел инде беркая да чыкканым юк.

Михаил дәшмәде.

Хатын тагы нәрсәдер сөйләп маташты да, клиентның сүзгә бик һәвәс түгеллеген аңлап, башкача дәшмәде. Бары тик эш беткәч кенә сорап куйды:

– Ничек, үзеңә ошыймы? Бөтенләй башка кеше булып калдың.

Михаил елмаеп баш какты. Аның үзенә ошый иде.

– Мулла…

– Нәрсә?

– Укыганда бер ахирәтем белән аларның авылына, татар авылына, кунакка кайткан идек. Аларның мулласы бар иде. Сине күргәч, шуны хәтерләдем. Яман булып ишетелсә, гафу ит.

Михаил елмайды. Әмма кинәт аның күзендә моңсулык пәйда булды.

– Кайсы авылга? – диде ул, үзе дә сизмәстән. – Кайсы авылга кайткан идегез?

– Исемен хәтерләмим инде хәзер. Казаннан ерак түгел иде ул.

Михаил дәшмәде.

Настя коралларын җыйды да акчасын алып чыгып китте.

Михаил һаман көзгегә карап утыруын белде.

– Мулла… – дип, моңсу елмаеп кабатлады ул үзалдына: – Мулла…

Хәзер ул чынлап та бөтенләй башка кешегә охшап калды. Үзенең болай үзгәрүенә сөенсә дә, күңеленнән генә бер сорауны тукыды: «Ә Анна нәрсә дияр икән? Танырмы ул мине?»

Һәм үзләренең күрешү мизгелен күз алдына китереп елмаеп куйды. Кинәт кенә муллага охшап киткән адәмне күргәч, Анна, әлбәттә, гаҗәпкә калачак инде. Танымый торачак, ә аннан соң, гадәтенчә, дөнья яңгыратып көлеп җибәрәчәк һәм кочаклап алачак. Сергей нишләр икән? Ике генә яшьлек бу теремек зат беркадәр ятсынып торыр инде. Аннан соң әнисенә охшатып шаркылдап көлеп җибәрер… Боларны күз алдына китерү рәхәт иде. Гомумән, шушы ике кеше турында уйлау Михаилга чиксез ләззәт бирә, хәтта чиркәү стеналары арасында томаланып яшәгәндә дә, хәтта гыйбадәт кылган чакларында да ул аларны күз алдына китерүдән тыела алмый иде. Баштагы мәлләрдә, азгынлык юлына тәгәрәп, гөнаһ җыюы өчен кыенсыныбрак йөрсә дә, соңыннан Анна белән таныштырган язмышына рәхмәт укып туя алмады ул. Әле дә Анна бар аның тормышында. Әле дә Сергей бар. Әлбәттә, аларның бәйләнеше хакында бу шәһәрчектә санаулы гына кеше белә. Ләкин тиздән, бик тиздән, бер гаилә булып, кешечә яши башларлар. Һәм Сергей да аңа кайдандыр пәйда булган ниндидер әйбәт абый итеп кенә карамас…

Михаил янә көзгегә бакты. Юк ла инде, муллага охшап тормый ул. Хәзер бизнесменнар шушындыйрак чәч йөртә. Тагын әллә кемнәр…

Ул телефонын алып Аннаның номерын җыйды:

– Хәлләрең ничек, кадерлем?!

– Яхшы, – дип елмайды хатын. Михаил аның елмаюын күргән сыман булды. – Менә җыенып беттек инде. Син кайчанрак килә аласың? Монда бер хат китерделәр. Синең исемгә.

– Нинди хат? Ничек минем исемгә?

– Белмим, Миша. Ачмадым. Үзең килгәч карарсың дидем…

– Тукта әле… Ничек ул хатны сиңа бирергә тиешләр? Үзең уйлап кара әле…

– Мин дә сәерсендем шул.

– Кем бирде соң аны?

– Бер ир кеше инде. Мин аны әллә синең берәр якын кешеңме дип уйладым әле. Синнән хат алып килгән икән дисәм, үзеңә адресланган. Адрес дип инде, исем-фамилияң генә язылган.

– Нинди ир кеше?

– Гади бер ир инде. Кырык яшьләр тирәсендә. Матур гына. Кара күзлек кигән, киеме дә карадан иде бугай. Әйе, кара куртка, джинсы чалбар. Җәйге эсседә нигә кара куртка киде микән дип уйлап та куйдым әле… Уртача буйлы. Шундый танышың бармы?

Михаил бер мизгелгә тынып калды. Нәрсәдер эзләгәндәй, бүлмә буйлап карашларын йөртеп алды. Һәм кинәт тәрәзәгә күзе төште. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Ләкин күзләре аны алдамый иде.

– Кыска итеп алдырылган чәчләрен алга тараган, кара футболка, кара куртка, зәңгәрсу джинсы кигән, ә аякларында… Аякларында… Хәзер әйтәм…

– Син аны беләсеңмени?!

– Ул әле минем тәрәзә алдында тора… – Михаил ашыгып ишеккә атлады. – Мин сиңа аз гына соңрак шылтыратырмын. Ә әлегә бу серле кунак белән танышырга ашыгам. Хуш!

Ул аягына ни эләксә, шуны гына элде дә урамга йөгереп чыкты. Минуттан да артык вакыт үтмәгәндер. Ләкин теге кеше урынында юк иде инде. Ул каядыр китеп югалган иде. Михаил тирә-якка күз ташлады. Күренмәде. Подъезддан ерак түгел генә күрше ишегалдына чыга торган арка бар. Шунда таба киткәндер инде ул. Башкача булуы мөмкин түгел. Михаил йөгерә-атлый арка ягына китте. Ләкин анда да беркем дә юк иде. Янә, тирә-ягын энә күзеннән үткәргәндәй, беркадәр атлады. Ышыграк булып торган урыннарны капшап чыкты, подъезд ишекләренә күз салды. Ләкин ул юк иде. Нибары бер минут эчендә юкка чыкты да куйды. Болай була алмый. Җир ярылып, шунда төшеп китмәгән бит инде ул!

Михаил, тирә-юньдәге бер генә күренешне, бер генә хәрәкәтне дә күзеннән ычкындырмаска тырышып, кире борылды. Шул рәвешле әкрен генә фатирына керде. Игътибарны җәлеп итәрдәй бер генә сәер күренеш тә очрамады. Ишектән узгач, бүлмә эченә күз йөгертте. Нәрсәдер үзгәргән сыман тоелды. Әлбәттә, барысы да үз урынында, бернинди үзгәреш тә юк иде. Бары тик кире кергәндә, ишеген ябарга онытканлыгын күреп кенә күңеленә шундый шик килгәндер. Бернинди дә үзгәреш юк. Шулай да… Михаил сак кына атлап кухняга чыкты. Шкафларга, юынгычка, савыт-сабага күз төшерде. Бары тик шуннан соң гына өстәлдәге конвертка игътибар итте. Ләкин аны алырга ашыкмады. Кабат залга чыгып, бүлмәне тагын бер кабат тикшерде. Тәрәзәгә күз салды. Кара курткалы ирнең чагылышын күреп калырга теләгән иде. Тик анда беркем дә күренмәде. Бераздан ул, кабат кухняга кереп, теге конвертны алды. Алды да куз тоткандай тетрәнеп китте. Арка үзәге буйлап ниндидер салкынлык узды.

Гади конвертка салынган гади хат иде бу.

Ләкин Михаилны сискәндергән нәрсә хатны алырга тиешле кешенең исеме иде. Конверттагы «кемгә» дигән юлда бөтенләй ят исем тора иде. Ләкин бу хат аңа иде. Михаилга. Һәм әлеге исем дә аңа таныш иде. Шултиклем нык таныш.

* * *

Хәсәнбай. Башкортстан

Хәмит дертләп уянды да бернәрсә дә аңлый алмый торды, тирә-якка күз йөгертеп чыкты, татлы мышнау тавышыннан башка бернәрсә дә шәйләнмәде, өй эче күзгә төртсәң күренмәслек иде. Бераздан тәрәзәдән кергән сыек яктылыкта чикләре җуелган шәүлә булып идәнгә тезелеп яткан балаларына карап торды да, аларга абынмаска тырышып, хатыны яткан караватка килде. Сөялләнеп каткан бармаклары белән аның чәчләреннән сыйпады, бит очыннан үбеп алды. Хатын назлы мыгырданып борылып ятты. Уянмады. Йокласын әйдә. Хәмит, тын алырга да куркып, аның янында тагы бераз басып торды. Карындагы баланың йөрәк тибешен ишеткәндәй булды. Елмаеп куйды. Хатынының корсагына кулын куеп улы белән «сөйләшергә» дә теләге зур иде, әмма тыелып калды. Карында бала юк иде инде. Хатынының авыры өч атна элек төшкән иде. Ләкин Хәмит кенә моның белән килешергә теләмәде. Аңа гел Лена авырлыдыр сыман тоелды.

Ишек төбендәге чөйгә эленгән сырмасын беләгенә асып, галошын кулына тотты да, ишекне шыгырдатмый гына ачарга тырышып, өйалдына чыкты. Утны кабызып җибәрде. Сырмасын киде. Аның кесәсеннән тәмәке алып кабызды.

Әле генә сәер төш күреп уянып китте ул. Ишектән үзләренең буаз сыеры кереп килә икән.

– Түгәнәй! Анаңны!..

Хәмит сикереп торып аны шулай куалый башламакчы иде, сыер телгә килде:

– Кумый тор әле син мине. Йомыш белән килдем бит.

– Син… – Хәмит ачкан авызын ябарга да онытып катып калды.

– Гафу ит, – диде сыер, җитди сөйләшүгә килгән эшкуар шикелле, – мин сине куркытырга теләмәгән идем. Ләкин кичектергесез эш килеп чыкты. Безгә сөйләшергә кирәк.

Һәм ул кайдандыр ике тәмәке алып, берсен Хәмиткә сузды, икенчесен авызына капты, кучкардан шырпы алып кабызды да гомер буе тәмәке көйрәткән ирләр кебек төтен суырды һәм аңа төбәлде:

– Монда сөйләшәбезме, әллә ихатага чыгабызмы?

Хәмит хатыны яткан караватка күз йөгертеп алды. Бәхеткә каршы, ул уянмаган иде. Аннан сыерга борылды:

– Тәмәкеңне сүндер. Күрмисеңмени?

– Алайса чыгып сөйләшик, – сыер ишеккә борылды, – өйдә тартырга ярамыйдыр.

– Сиңа бөтенләй тартырга ярамый, – диде Хәмит, сыерның корсагына ишарәләп, – бозаудан язасың киләмени?!

Сыер кычкырып көлеп җибәрде:

– Мин дә нәкъ шул хакта сөйләшергә дип килгән идем.

Хәмит ишектән чыкканда тупсага абынып егыла язды да дертләп уянып китте. Күзләрен ачканда, тирә-юньдәге шомлы караңгылыктан бернәрсә дә аңлый алмыйча, үзенең өнендәме-төшендәме икәнен чамаларга тырышып ятты. Хатынының һәм балаларының татлы мышнавыннан башка бернәрсә дә ишетелми иде…

Бу төшне ул нәрсәгә юрарга да белмәде. Хәер, ник юрап торасы инде аны, абзарында буаз сыеры ята ич. Керергә дә карарга кирәк. Сыер бозаулау – авыл кешесе өчен изге нәрсә. Кышкы салкын төн уртасында, тәрәз шакып, «Сыерыгыз бозаулады!» дигән тавышка уянып китеп тә чыгып караганы бар Хәмитнең. Сыерлары чынлап та бозаулаган, әгәр чыгып карамасалар, бозаулары катып үләсе иде. Хәер, мондый чаклар еш була инде һәм бер аның белән генә дә түгел. Шуңа да сыер бозаулау хакындагы мондый хәбәрләргә күнегеп беткән авыл халкы аны гадәттән тыш хәл итеп түгел, ә табигый нәрсә итеп күрә.

Тәмәкесен сүндереп ташлады да Хәмит абзарга керде. Утны яндырып җибәрүгә елмаеп тәмәке көйрәтеп торган сыерны күрер төсле тоелып, тәне эсселе-суыклы булып киткән иде, әмма алай булмады. Сыер акрын гына күшәп ята иде. Хуҗасын күрүгә, ул назлы мөгрәп куйды да күшәвен дәвам итте. Хәмит аңа бертын карап торды, аннан соң янына ук килеп муен астын сыпырып иркәләде дә исән-имин котылуын теләп чыгып китте. Сыер күзләрен мөлдерәтеп аның артыннан карап калды.

Хайванның хәлен белеп чыкканда, Хәмитнең күңеле әйтеп бетергесез наз, бөтен җан иясенә булган чиксез мәхәббәт белән тулган иде. Бу дөньяга туачак яңа җан иясе кем карынында ятуына да карамастан күңелне иркәли, тормышка якты күз белән карарга, аны яратырга мәҗбүр итә.

Хәмит янә тәмәке кабызды.

Һавадагы йолдызларга карап торды. Авыл өстендә ниндидер һәлакәт, ләгънәт эленеп тора, дип сөйлиләр… Йолдызлар якты яна, баш очында ләгънәткә охшаш нәрсә күренми иде. Бер генә томан заты да, болыт әсәре дә юк. Һавадан якты нур гына тарала.

Кинәт абзар ягыннан ниндидер ыңгырашуга охшаш аваз ишетелгәндәй булды. Хәмит бер мәлгә катып калды. Тавыш кабатланмады. Ул инде өйгә керергә дип ишек тоткасына үрелгән иде. Тагын нидер ишетелгәндәй булды. Бу юлы пышылдап сөйләшүгә тартым. Ул янә бераз тыңлап торды. Өйгә керү теләге сүрелгән иде инде. Сыер бозаулап ятмасын. Болай иртәнгә кадәр түзәрлек сыман тоела иде дә тоелуын. Хайван хәлен белеп буламыни, әйтергә теле юк бит. Хәмит кабат абзар ягына юнәлде. Һәм шунда кинәт абайлап алды, тавыш бит абзар эченнән түгел, ә тыкрык яклап абзар артыннан ишетелә иде. Тыкрык буенда берәр исереге йоклап китте микән әллә? Хәмит шул якка атлады.

Атлаган саен тавыш якыная барды, ул инде мышнау-ыңгырашу авазларын аермачык ишетә башлады һәм нәрсә булыр бу дип баш ватты. Берәр нәрсә урлап маташалармы? Төн уртасында бурлар гына йөрергә мөмкин инде. Ләкин авазларның берсе хатын-кыз тавышы икәнен һәм аның көчәнеп нидер күтәрүгә тамчы да охшамаганын тойгач тукталып калды. Алар Хәмитләрнең абзар почмагындагы салам эскерте артында иде.

Эшнең нидәлеген аңлагач, Хәмит елмаеп куйды һәм кире борылып абзар эченә керде дә эскерткә чыга торган капканы аз гына ачып, аларның кем икәнен чамаларга теләп күзәтә башлады.

Иң кызыгы үткән иде, ахры. Алар башкача ыңгырашмадылар. Ир, ай нурында к… битләрен ялтыратып бер-ике генә ялкау хәрәкәт ясады да тынып калды. Бераздан тезенә басып чалбарын күтәреп куйды. Хатын аның кулына ябышты.

– Ашыкма…– дип пышылдады ул, – миңа җитмәде.

Ир аның кулын тупас кына читкә этәрде:

– Китәргә кирәк.

Хатын үпкәләгән булып иркәләнде:

– Китмә инде…

Тик бу сүзләренең тәэсире юклыгын күргәч, читтә генә торган шешәне капшап алды да борыныннан гына күтәреп уртлап куйды.

– Һу, б… – Кул аркасы белән авызын сөртеп, иргә борылды: – Ә син чын ир кеше, Нәсим.

Ир инде торып баскан иде.

– Мин Нәсим түгел, – диде ул тупас кына. – Кая, берәр йотым калдымы?

– Ә син кем соң?

– Нинди аерма?! Кая?

– Монда бетте. Эчеп бетергәнбез. Түгелгән. Ха-ха-ха!..

– Сау бул.

– Мине озатмыйсыңмыни?!

– Нәрсә?!

– Ха-ха-ха!.. Эшләде дә китте… Ә миңа җитмәде…

Ир инде аны тыңлап маташмады. Ул, тавыш-тынсыз гына атларга тырышып, киртә аша чыкты да күрше урамга юнәлде. Ул исерек түгел иде. Хәмит атлап йөрешеннән аның кемлеген танып алды.

– Иди ты на… – дип сүгенде хатын һәм шешә борыныннан тагын уртлап куйды: – Ирләрнең юне бетте хәзер. Ни туда, ни сюда… Ә миңа җитмәде. Җитмәде… – Һәм ул саламга туңкаеп еларга тотынды.

Хәмит иргә ачулы иде. Хатын-кызны шул хәлгә җиткереп исерт тә кемнеңдер абзар артында ташлап кит, имеш. Ләкин ачуы озакка бармады, аны бүтән тойгы алыштырды. Хәмит «ач» иде. Хатыны янына күптән инде якын барганы юк. Ярамый. Ә бу хатынның ай нурында алтынсу төскә кереп балкыган шәрә очалары ымсындыргыч иде. Хәтта аның исереклеге дә, бернинди кануннарны санламыйча, «Ә миңа җитмәде…» дип, үзе үк сорап торулары да канны аерым бер дулкында кайнарга мәҗбүр итә иде.

Хәмит акрын гына шул якка атлады. Сулкылдап яткан исерек хатын аның якынлашуын сизми дә калды. Бу иргә тагы да ныграк дәрт өстәде. Ул, чалбарын ычкындырып, акрын гына тезләнеп, хатынның артына басты. Назлы, әмма нык итеп аның биленнән эләктереп алды. Хатын бу көтелмәгән хәлдән дертләп куйды, карышып маташты, әмма үзен бер куркыныч та сагаламавын аңлап тынычланып калды, ә бераздан үзе үк, очаларын уйнатып, Хәмиткә ныграк ышкылырга тотынды.

Хәмит аны таныды. Бу моннан ике ел элек мәктәпкә рәсем дәресләре укытырга килеп, авылдагы мәктәпне япкач, эшсез торып калган Ләйлә иде. Шул ике ел эчендә кемнәрнең генә рәсемен төшереп бәхетле итмәгәндер. Кулы алтын иде аның. Йөргән егете Уфага китеп үзеннән ун яшькә өлкән бер хатынга йортка кергәч, кыз да эчештереп йөри башлаган, дип сөйлиләр иде. Менә бит…

Ләкин Хәмит өчен боларның бер тиенгә дә кирәге юк иде. Ләйлә исерек булса да, яңа гына бер ир куеныннан калган булса да, аның яшь тәне әйтеп-аңлатып булмаслык гайрәт тарата, йөрәкне якты назга күмелеп тибәргә мәҗбүр итә иде. Аның татлы ыңгырашулары, мизгел арасында гына гәүдәсен әллә нинди кыяфәтләргә кертеп боргаланып, тартышып алулары җанга изге бер ләззәт бирә һәм әлеге гамәлне азгынлык күренешеннән бигрәк изге шөгыльгә, фәрештәләр биюенә әйләндерә иде.

Хәмит уйларын читкәрәк юнәлтергә, ләззәтне озаграк сузарга тырышып караса да булдыра алмады. Наз упкынына башы белән чумды да эреп юкка чыкты. Һәм, еш-еш сулап, тәне дә, җаны да таралып томанга әйләнгән бер халәттә эскерт төбенә сузылып төште. Ул үзен аз гына гаепле итеп тойды. Ләйлә тагын «Миңа җитмәде…» дип әйтер сыман тоелды. Әмма хатын алай итмәде. Ул җанны тибрәндерер бер тавыш белән ыңгырашты да назлы итеп Хәмитнең күкрәгенә ягылып ятты. Тын калдылар. Олы бер гомер үтте. Хатынның назлы бармаклары Хәмитнең чәч араларында уянды.

– Рәхмәт сиңа!..

Назлы бу шыбырдаудан бөтен дөнья кабат сөю назына күмелде. Хәмит хатынны күкрәгенә кысып иркәләргә тотынды һәм бераздан алар, ярсу хисләргә уралып, дөньяда бернәрсә белән дә исәпләшмәс давылга әйләнделәр. Тойгы давылына…

Ләззәт диңгезендә аркылы-буй йөзеп хәлдән тайгач, Хәмитнең дөньяга карашы да бераз үзгәрә төште. Әлеге төнге маҗара аңа инде гомернең изге балкышы, күңелгә канат куяр якты тылсым булып тоелмады. Бу – азгынлык, әйтеп-аңлатып булмаслык кабахәтлек иде. Ул ниндидер күзгә күренмәс сызыкны атлап чыкты, ул ниндидер күзгә күренмәс пычраклыкка батты. Һәм моның сәбәпчесе Ләйлә иде. Уйнашлык һәм хәмер шаукымыннан мәлҗерәп төшеп аяк-кулларын җыялмыйча эскерт төбендә яткан азгын яшь хатын.

Хәмит баягы шешәне алып борыныннан гына эчеп куйды. Утлы көмешкә эчендәге әрнүләрен юып алып киткәндәй булды. Аннан соң көмешкәне учына агызып гаурәтен юарга тотынды. Хәмер бөтен хуҗалыгын чеметтереп әрнетсә дә түзде, бу әрнү аңа чистарынуның сиземләрлек билгесе булып тоелды. Спирт үз эшен эшли, димәк. Алла сакласын, мондый сөйрәлчек белән бәйләнеп чир-чорга юлыгуың да бар. Болай уйлаудан йөрәге кинәт сикереп куйды, һәм Хәмит янә эчеп җибәрде. Аннан соң шешәне җиргә утыртты да чалбарын эләктерде.

– Үкенәсеңме?.. – диде Ләйлә. Ул урыныннан торып күлмәк-ыштаннарын кия башлаган иде инде. Хәмит дәшмәде. Ләйлә ашыкмый гына киенеп бетте дә чәчләрен төзәтергә тотынды. – Гафу ит… – Ләйлә эскерт артына атлады.

Хәмит кинәт һушына килгәндәй булды.

– Тукта! Китми тор, – диде ул, аның артыннан ияреп, – сабыр ит.

Ләйлә туктап калды:

– Нәрсә?

Хәмит дәшмәде.

– Мин чирле түгел, – диде Ләйлә ниндидер бер ягымлы дошманлык хисе белән. – Мин синең хакта беркемгә дә әйтмәячәкмен. Ә син нәрсә телисең, шуны уйла, ни телисең, шуны сөйлә. Миңа пофиг. Сау бул. – Хатынның тавышы калтыранып куйды. Ул кинәт борылды да китәргә омтылды.

– Ләйлә! Тукта! – Ир аның беләгеннән эләктереп алды. – Мин… Ни… Мин сине… – Хәмит кинәт туктап калды. Ниндидер бер ярсу белән Ләйләне куенына кысты да кайдан эләгә, шуннан үбә-үбә пышылдады: – Рәхмәт сиңа!

Хатынның баштарак дошманлашып, читсенеп карышкан тәне йомшара төште, бераздан ул әйтеп бетергесез назлылык белән Хәмиткә сыенды да сулкылдап калтыранырга тотынды.

– Мин ярамаган эш эшләдем, гөнаһ кылдым, – дип пышылдады Хәмит. – Тик мин… мин үкенмим… Дөресрәге, үкенәм… Тик синең белән булганга түгел…

Ул үзенең болай дип әйтүенә үзе үк гаҗәпләнеп куйды. Ләкин сүзләре дөрес иде. Үзенең гөнаһ кылуына, хатынына хыянәт итүенә чиксез нык үкенсә дә, аның нәкъ шушы гүзәл белән булуына ир шат иде. Бу Ләйләдә ниндидер сафлык, тән халәте белән бәйләнмәгән бер чисталык, күңел керсезлеге бар сыман иде.

– Бүген минем туган көн… – дип шыңшыды Ләйлә. – Мин… Минем елдан артык инде ир күргәнем юк иде… Ә бүген… Бүген барысына да бирдем… Кем очрый… Мин ирләрдән издевалась, как могла… Мескеннәр… Беләсеңме нәрсә?.. Ирләр хатын-кызны әбрәкәй кебек кенә күрә. Эшен эшли дә китә һәм вәссәлам!..

Хәмит дәшмәде. Мәхәббәт сукмагына аяк басу белән үк җанын имгәтергә өлгергән кыз хаклы иде бугай. Ул үзе дә теләген канәгатьләндергәч, Ләйлә хакында шулайрак уйлады түгелме соң? Үз бозыклыгына сәбәп итеп Ләйләне күрсәтергә маташты.

– Син андый түгел… – диде Ләйлә, бераз тынычлана төшеп. – Син үзең хакында гына уйлый торган түгел. Синең хатының нинди бәхетле!

Ире төн уртасында өеннән чыгып, кем беләндер уйнаш итеп йөргән хатын бәхетле була аламы? Хәмит дертләп китте. Моны хәтта Ләйлә дә сизде шикелле.

– Юк, ул чынлап та бәхетле, – диде ул. – Бүгенгесе чутланмый. Бүгенге төн очраклылык кына.

Бүгенге төн маҗараларының очраклылыктан уза башлаганын ир тоемлый иде инде.

– Бүген минем туган көнем иде, – диде Ләйлә. – Син иң зур бүләк булдың.

Ул Хәмитнең ирененнән суырып үпте дә кинәт кузгалып китеп барды. Ир бернәрсә әйталмый, берни кылалмыйча баскан урынында катып калды. Азрак һушына килгәндәй булгач та өенә керергә ашыкмады. Ят хатын-кыз исе тәненә, киемнәренә сеңеп калгандыр да өйгә керү белән бөтен дөньяга таралыр сыман тоелды. Беркадәр ихатада җилләнергә кирәк иде. Хәмит тәмәке алып кабызды. Куллары җиңелчә калтырый иде бугай. Үзеңнең йомшаклыгыңны, көчсезлегеңне тоеп үкенгәндә гел шулай була. Ник аз гына соңга калыбрак чыкмады инде ул?! Ник тыелып кала алмады?! Гөнаһ сызыгы аша узу гына җиңел шул. Бер атлап чыктыңмы, кирегә юл юк. Ул күрше бакчасы гына түгел. Үз көчсезлегеңне, үз мескенлегеңне эчеңә йомып яшәргә мәҗбүр буласың.

Хәмит, әлеге уйларын калдырырга теләгәндәй, кинәт кенә капка ягына атлады. Тоткага үрелгәч, урамга чыгарга кыюлыгы җитми тукталып калды. Тирә-якка карангалап, күз эләгер нәрсә, уйлар уй эзләде. Әмма бернәрсә дә күренмәде, баягы күренеш күз алдыннан китми интектерде. Аптырагач, ул урамга чыкты. Кеше-кара күренми бугай. Күренсен иде шул. Берәрсе белән бер-ике авыз сүз алышсаң да ярар иде. Тормышның һаман элеккечә акканына, дөньяның бер чите дә кителмәгәненә ышанычы артыр иде.

Ләкин адәм заты табылмады. Хәмит, капка баганаларына карап, бәйләнерлек җир эзләде. Бәйләнерлек түгел иде. Ләкин сокланырлык та түгел. Матурын матур, әлбәттә. Тик мондый чакта сокланып булмый. Бернәрсәгә дә. Кинәт почта ящигына күзе төште дә күңелен шатлык ялмап алды. Кичәге газеталарны алырга онытканнар бит! Ящик эченнән «Тулпар» журналы да килеп чыккач, сөенече тагы да артыбрак киткәндәй тоелды. Монда укып онытылырлык нәрсәне табарга була!

Караңгы иде әле. Хәмит веранда утын яндырып куйды да, тәмәкесен кабызып, баскычка утырды. Журналның беренче битен генә ачкан иде, аннан хат килеп чыкты. Хәмит дертләп китте. Үзе хат язарга яратмый ул. Гомумән, алар беркем белән дә хат алышмыйлар. Ләкин кайдан да булса ниндидер сирәк хат килеп төшкән саен, Хәмит сискәнеп куя. Үзен чиксез гаепле итеп сизә. Әлеге хат эчендә аны мәңгелек утка салырдай кара хәбәр бардыр сыман тоела. Әле дә шулай булды. «Иртәгә үк китәм! Иртәгә үк! – дип уйлады ул хатны күрү белән: – Бүген үк! Бер минут та тормыйм…» Ләкин аны ачкач, ничектер тынычланыбрак калгандай булды. Бернинди дә кара хәбәр юк иде. Хәмит хатны укып чыкты да бернәрсә дә аңламады. Ул бары тик борчылырлык, газапка уралырлык нәрсә юк икәнен генә аңлады. Шул шатлыктан идәндәге галошларга текәлеп озак кына утырды. Аннан соң тагын хатка үрелде. Бу юлы игътибар белән укып чыкты. Укыган саен, авызы ерыла барды. Һәм бөтен дөньясын онытып, күтәренке кәеф белән өенә атлады.

Бу вакытта ул абзар артында булган хәл турында бөтенләй оныткан иде инде.

* * *

Нью-Йорк. Америка

Ул өске палубага күтәрелде. Катер дулкыннарны ярып Манхэттенга юл алды. Ә Хәлил, мизгел саен зурая барган биек йортларга карап, авыр сулап куйды. Ул да, тормыш дулкыннарын ярып, үз бәхетен табарга теләгән иде бит. Шул бәхет хакына туган илен калдырып китүдән дә тайчанмаган иде. Рәсәйдә калса, кем булыр иде икән бүген? Билгесез. Ләкин ул анда калырга теләмәде. Бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә, ирекле кеше булып яшисе килде. Һәм шушы теләгенә иреште дә бугай. Һәрхәлдә, бүгенге тормышы зарланырлык түгел. Нәрсә тели, шуны эшли ала. Ә илле биштән узып барган ир өчен бу начар түгел. Соң, шулай булгач… Ник әле күңелен әллә нинди сәер тойгы били?! Палубадан түбәнге Манхэттен да, Бруклинның көньяк өлешендәге Нью-Джерси да, Сайт-Айленд та һәм ерактагы Верразано күпере дә ачык чалымлана иде. Хәлил бертын шулардан күз алалмыйча торды. Искиткеч гүзәл манзара иде бу. Кинәт ул каршыга килүче сәүдә корабына игътибар итте. Кораб әйтерсең йөзми, ә күз алдында зурая бара иде. Ул дертләп куйды. Аны да кайчагында ниндидер сәер халәт биләп ала, онытырга, еллар томаны артында калдырырга теләгән тормышы ерактагы кечкенә нокта булып күз алдына баса да әлеге кораб шикелле кинәт зурая башлый һәм бөтен дөньясын яулый. Әле дә шулай булды. Корабның күләгәсе бөтен дөньяның яктылыгын каплап алгандай тоелды. Тик ул узып китте. Ул үткәч, тирә-як тагын яктыра төште. Ә күңелдәге теге авыр тойгы үтмәде.

Сагыну дигәнең шулай тилертә микәнни инде?! Әллә үзеңне гаепләү тойгысы тынгы бирмиме? Хәер, икесе дә бардыр. Моңа кадәр яшәвен юньгә салырга тырышып, яшьлеге белән дә артык сизмәгәндер. Ә хәзер, тормышы көйләнеп, яше зурайган саен, үткәннәренә күз сала да хаталарын аңлап үкенәдер. Моны ачыктан-ачык танырга теләмәсә дә, күңел дигәнең үзенекен итә торгандыр.

Башта ук дөрес эшләмәде шул. Беркемгә бернәрсә әйтеп тормыйча, чит илгә чыгып китте. Хәер, заманы да мондый нәрсәне кычкырып сөйләп йөри торган түгел иде. Әмма иң якыннарына гына серен чишәргә мөмкинлеге бар иде ич инде. Тик Хәлил алай итмәде. Соңыннан да бер хәбәр дә бирмәде. Баштарак гаиләсенә шик төшерүдән, аларның тормышын катлауландырудан курыкты, ә аннан соң үзенең бер хәбәрсез китүе өчен уңайсызланды. Аны күптән тереләр исемлегеннән сызып ташлаганнардыр инде. Югалуы белән килешкәннәрдер. Хәзер үткәннәрне искә төшереп, күңелләрендәге яраны казып азапланмыйм дип уйлады.

Әлбәттә, аның кинәт юкка чыгуы гына гаиләләрендәге тормышны әллә ни үзгәртеп җибәрмәгәндер. Ни генә әйтсәң дә, ул әти-әнисенең бердәнбер улы түгел, картайган көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәтерлек тагын өч ир туганы бар. Ул яктан Хәлилнең күңеле тыныч. Ләкин…

Катердан төшкәч, Беттери паркы аша чыгып, машиналар һәм җәяүлеләр белән шыгрым тулы урам буйлап атлап китте. Бернәрсә турында да уйламады бугай. Җанында тик бушлык кына иде. Бродвейның очына килеп чыккач тукталып калды, тирә-ягына күз салды. Мескен генә булып утырган чиркәүгә карап торды. Монда килгән беренче мәлләрендә аның өчен бердәнбер таныш нәрсә чиркәү иде бугай. Казанда да күп иде алар. Шуңадырмы, чиркәү яныннан узганда, күңелен ниндидер сәер хис биләп ала иде. Ул беркая да китмәгәндер, Казан урамында гына йөридер сыман тоела иде ул чакларда. Әле алай булмады. Хәзер ул мондагы тормышка өйрәнеп җиткән иде инде. Шулай да урамнардан узганда, һичьюгы, берәр тапкыр гына татар телендә сөйләшкән кешене очрату теләге тынгы бирми иде. Ничә еллар буе шушы уй тормышка ашмаслык хыял булып җанында яшәде. Хәтта бервакыт урам чатындагы кибетчек янында ике хатынның татарча сөйләшкәнен ишеткәндәй дә булды. Сүзләр агышы шулкадәр таныш, йөрәкне назлар дәрәҗәдә ягымлы иде. Ул ирексездән тукталып калды, колакларын торгызып тыңларга кереште. Ләкин болар төрекләр булып чыкты. Шулай да якын, рәхәт иде. Ә икенче вакыт базарда ир-ат тавышының татарча кычкырганын ишетеп дертләп китте:

– Унбер алла! Унбер алла!

«Нинди унбер алла булсын! Алла берәү генә!» – дип уйлады ул, әлеге тавышның таныш моңын тыңлап. Ләкин якынрак килгәч, арзанлы зонтиклар сатып торган пакистан картын күреп, тәгәрәп китә язды. Ә карт, аны үчекләгәндәй, һаман сатып алучыларны чакыруын белде:

– Umbrella! Umbrella!

Моңа охшаш алданулар аз булмады, әлбәттә. Шуңа да әлеге теләге беркайчан да тормышка ашмаслык хыял булып тоела башлады. Аның акчасы җитәрлек иде. Кайчакларда: «Урамда татарча сөйләшкән берәр кешене очратсам, ике дә уйлап тормыйча чек язып бирер идем», – дип уйлаган чаклары да аз булмады. «Нәрсә теләсә, шуңа риза булыр идем», – дия башлады соңрак, бу теләгенең тормышка ашудан никадәр ерак икәнен аңлый башлагач. Ләкин андый адәм очрамады. Әлбәттә, татарлар аз түгел иде монда. Алар берсен берсе яхшы беләләр, еш кына очрашып та торалар. Андый чакларда татарча сөйләшәләр дә. Ләкин бу исәпкә керми. Урамда очрату бөтенләй башка.

Баштагы мәлләрдә үзе көлемсерәбрәк күзәткән күренешләрне ул хәзер яхшы аңлый иде инде. Аның монда очраткан беренче татары Габдулла Хәмит булды. Герман сугышында әсирлеккә эләгеп, Сталин төрмәләрендә башын черетергә теләмичә башта Көнбатыш Германиядә яшәп, аннан соң Америкага килгән бу карт Хәлилгә бик кызык тоела иде. Ул татар җырын беркайчан да тыныч кына, еламыйча гына тыңлый алмый. Татарларның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты турында тәүлек әйләнәсенә гәпләшергә мөмкин. Шуннан башка аны чын мәгънәсендә дулкынландырган бүтән тема юк та сыман тоела иде кайчагында. Казанга еш йөргән танышлары аша кайтарткан татар китапларын кычкырып укырга ярата иде. Шигырь түгел… Шигырь булса аңлашылыр да иде әле… Шигырь түгел, ә хикәя китапларын кычкырып укый иде ул. Һәм күзләренә яшь бәреп чыга иде. Хәлил нәкъ менә шушы гадәтен сәерсенә иде аның. Ничек инде хикәяне кычкырып укып була?! Һәм ничек елап була ул хикәяне укыганда?! Гаҗәп! Ләкин хәзер чамалый инде, Габдулла бабайга китапта язылган вакыйгалар гына түгел, ә телнең агышы, аның ягымлы матурлыгы тәэсир иткән. Ул чакта мистер Хәмиткә сиксән яшь иде. Ә Хәлилгә күпме генә әле. Болай барса, ул да нәкъ Габдулла бабай көненә төшәр, мөгаен…

Ләкин тормышта могҗизалар булмый тормый икән. Кичә Хәлил ял алды. Эштән чыгып арыганлыктан түгел, әлбәттә. Улы Робертның да буш вакытлары. Бергәләп берәр кайда ял итеп кайтырбыз дип уйладылар. Ялның рәсми вак-төякләрен хәл итү белән, өенә җилдерергә иде исәбе. Кайда китәчәкләрен улы белән ачыкларлар да юлга җыена башларлар. Дөресен генә әйткәндә, Хәлилнең үзенә кайда барса да барыбер иде. Хатынын югалтканнан бирле, менә биш елдан артык инде, ялга чыкканы юк аның, эш белән онытылырга тырыша. Роберт кына озак сайлана, аңа әле Рим, әле Париж ошый…

Эш урыныннан чыгып, такси тотарга дип юнәлгән иде Хәлил. Кинәт колагына ниндидер ягымлы дулкын килеп бәрелде дә, ул туктап калды. Юк, гәүдәсе генә түгел, ә бөтен барлыгы белән катып калды ул. Тәненең һәм җанының бөтен күзәнәкләре әлеге хәлнең чынбарлык икәненә ышанырга теләмичә карыштылар. Моның чынлап та булуы мөмкин түгел иде. Мондый хәл берничек тә була алмый иде. Булырга тиеш түгел иде. Ләкин ул бар иде. Һәм ул Хәлилнең бөтен булмышын катып калырга мәҗбүр итте. Ә таныш авазлар акрын гына бөтен барлыгына үтеп керде, күзәнәкләренә таралды, җанына үрелде. Һәм Хәлилнең җанын ләззәтле бер дулкында тибрәлергә мәҗбүр итте. Ул үзен авыл өенең матчасына эленгән бишектә тирбәлүче бала сыман тойды. Менә-менә әнисенең ягымлы йөзе дә күренер төсле… Шундый рәхәт… Җанны назлаган дулкын акрын гына көчәя барды, һәм Хәлил аның сүзләрен дә аермачык ишетә башлады. Ягымлы, моңлы тавыш белән кемдер җырлый иде:

Онытылмас һич тә. Төшәр әле искә

Үзегезнең туган ягыгыз.


Бер мизгелгә Хәлил үзенең чынлап та Нью-Йорк урамында торуына шикләнеп куйды, бу төш кенәдер сыман тоелды. Төш кенә булса да, бу шундый ләззәтле иде. Хәлил, уянуыннан курыккандай бер хәрәкәтсез калып, моңны йотты:

Кайтырсыз әле бер… Кайтырсыз барыбер,

Таш булмаса әгәр җаныгыз.


Бугазына төер тыгылды. Сулышлары ешайды. Бөтен тәнен калтырану алды. Һәм Хәлил, әлеге хәлнең чынлап та өндә икәненә, җырчының чынлап та үз артында гына икәненә ышанырга теләп, артына борылды. Хәрәкәте ничектер кискен килеп чыкты бугай, җырлаучы кинәт тынып калды. Бер мизгелгә генә тукталып, аңа текәлеп торды. Һәм елмайды:

– Нәрсә, буржуй? – диде ул шаян тантана белән. – Куркасыңмы безнең җырдан?!

Хәлил авызын ачарлык та көч тапмады. Ә теге адәм киң елмайды:

– Син курыкма. Матур җыр ул. Телисеңме, сине дә өйрәтәм?

Хәлил бер сүз дә әйтә алмады. Кара футболка өстеннән кара күн куртка, джинсы чалбар кигән бу адәм аннан унбиш яшьләр чамасы кечерәк иде. Чәчен алга тарап, кара күзлек киеп куюы аны тагы да яшьрәк итеп күрсәтә. Һәм ниндидер таныш кешене хәтерләткән сыман… Ә елмаюы!..

Америка – елмая торган кешеләр иле. Ләкин болай ихлас елмаю, күңелеңдәген ачып салып елмаю, татардан башка беркемдә дә юктыр. Ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик тавышы чыкмады, шуңа да башын кагарга ашыкты. Ир кычкырып көлеп җибәрде:

– Икәү кычкырып җырлыйбыз, яме. Син җырлый беләсеңме, мистер…

– Хәлил… – Ниһаять, ул сүз әйтерлек хәлгә килде. – Хәлил мин…

Хәзер теге ир аптырап калды. Ул, Хәлилгә төбәлеп, үз күзләренә үзе ышанмагандай катып калды. Аннан соң уң кулы белән аның иңен капшап карады:

– Син дә татармыни?! Менә инәңнең… бәрәңге тәкәсе!

– Туганым! – Хәлил аны кочаклап алды. – Татар малае!

Көтелмәгән очрашуның исерткеч шатлыгы узгач, Хәлил үзенең күңелдән кабатлаган нәзерен искә төшерде:

– Урамда татарча сөйләшкән кешене очратсам, аның нинди дә булса бер теләген үтәрмен дип вәгъдә биргән идем. Син бездә озак яшәмисең шикелле, нинди ярдәм кирәк, кыенсынып торма.

Кара куртка уйга калды:

– Нинди теләк булса да үтисеңме?

– Кулдан килердәй булсын инде… – дип елмайды Хәлил. – Үтим, әлбәттә.

Кара куртка күз алдында балкып китте:

– Минем теләк берәү генә. Һәм кулыңнан килердәй. Үтәрлек булсаң гына әйтәм.

– Ярый. Килештек.

Кара куртка бер мизгелгә тынып торды. Икеләнүле карашын Хәлилгә төбәп алды һәм тәвәккәлләде:

– Син безгә кунакка кил. Гаиләң белән.

Хәлил мондый нәрсәне көтмәгән иде. Ул аптырабрак калды. Һәм өстеннән авыр йөк төшкәндәй елмаеп куйды:

– Килештек.

– Вәгъдәме?

– Вәгъдә! – диде Хәлил, елмаеп, һәм иргә текәлде: – Ә сез кайда яшисез соң?

– Казанда.

Хәлил бер мәлгә югалып калды. Ул аны Нью-Йоркта, һичьюгы, Америкада яшидер дип уйлаган иде. Аның хәлен Кара куртка да аңлады:

– Проблема бармы әллә? – дип елмайды ул.

– Юк-юк! – дияргә ашыкты Хәлил. – Тик мин сезне Казанда яшисездер дип уйламаган идем.

– Димәк, килешү үз көчендә кала?

– Әлбәттә.

– Бик яхшы. Кайчан киләсез?

– Белмим… Без улым белән ялга җыенган идек. Бәлки, Рәсәйгә кайтырбыз да. Шунда сезгә дә…

– Яхшы. Алайса, болай сөйләшәбез. Сез бүген кайтып, гаиләгез белән киңәшегез дә миңа шылтыратырсыз.

– Бик әйбәт булыр, – диде Хәлил, елмаеп, һәм үзенең татар гадәтләреннән читләшә баруы өчен уңайсызланып өстәп куйды: – Бәлки, башта миндә кунак булырсың. Минем әле өйгә кайтыш иде…

– Юк, – дип елмайды Кара куртка. – Рәхмәт. Башка вакытта.

Аның белән аерылышканнан соң да күңелдәге рәхәт тойгы таралмады. Бары тик өенә кайткач кына ул әлеге кешенең исемен дә сорамавы өчен үкенеп куйды. Ләкин бу үкенеч озакка бармады. Роберт аның тәкъдимен ишетү белән үрә сикерде:

– Менә яхшы була! Казанны да күрәбез!

Бу көтелмәгән очрашуның тәэсире көчле булды. Хәлил төне буе йоклый алмады. Әти-әнисе, туганнары, авылы күз алдыннан китмәде. Бөтен дөньясын сагыш, моңсу бер яктылык биләп алды. Рәхәт тә, кыен да иде. Катердагы кичерешләре дә әлеге хисләр давылының хәлсезләнгән дәвамы иде.

Уйларына бирелгән Хәлил көтелмәгән тавыштан дертләп китте. Елмаеп басып торган яшь кенә ханымны күреп, үзе дә елмаерга ашыкты.

– Гафу итегез, мистер Хәлил, – диде ханым, кулындагы конвертны сузып. – Дустыгыз үзе килә алмады һәм кичерүегезне сорады. Монда бөтен кирәкле нәрсәләр дә бар. Иртәгә юлга кузгаласыз. Көттергәнем өчен тагын бер кат гафу үтенәм. Хушыгыз.

Хәлил нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, ул китеп тә барды.

– Рәхмәт! – дип пышылдады Хәлил, конвертны куен кесәсенә салып. – Рәхмәт, сеңлем!

Татар егете белән очраша алмавына аз гына кәефе кителгәндәй булса да, ул шат иде. Ниһаять, ул үз иленә кайта. Утыз өч елдан соң! Унҗиде яшьлек улы белән. Әти-әнисе исән микән? Исән генә булсыннар иде. Америкада туып үскән оныкларын күреп, аның да үз балалары икәнен тоеп сөенсеннәр иде. Хәлил елмаеп куйды. Елыйсы да, көләсе дә килә…

* * *

Ул кара курткасын салып урындыкка ташлады да йомшак креслога җәелеп утырды. Бераздан аякларын американча итеп журнал өстәленә күтәреп куйды. Мондый күренешне киноларда еш күргәне бар иде. Ничектер сәер булып тоела иде ул. Теләсә кайда йөргән ботинкаңны ничек өстәлгә куеп утырмак кирәк инде. Ләкин монда килгәч, сере ачылды. Барысы да гади генә икән. Урамнар монда бик тә чиста, аягыңа бернинди дә пычрак эленми. Һәм өстәлгә күтәреп куйган ботинканың пычрак булу ихтималы хакында бары тик Рәсәй кешесе генә уйларга мөмкиндер. Ләкин бераздан ул аякларын кабат идәнгә төшерде. Болай уңайсыз иде.

Хәлилне шулай тиз генә, җиңел генә эләктерермен дип башына да китермәгән иде. Ничектер бик тә беркатлы ялганга капты американлы. Хәер, аларның барысы да шундыйрак, ахры. Михаил Задорнов: «Алар бар да лох», – дип, белмичә генә көлми торгандыр инде. Монда кешегә ышану көчле шул. Һәркемгә ышанычлы, якты кеше итеп карыйлар. Шулай яхшырактыр да. Ышанычка корылган җәмгыятьтә генә тыныч күңел белән эшләргә дә, яшәргә дә мөмкин. Бары тик шул ышанычыңны югалтма гына. Ә бездә бүтәнчәрәк. Кемдер сине мактый башласа да, «Бу ник болай кылана әле, нәрсәгә өмет итә?» дип шикләнә башлыйсың.

Уйланган эшләрнең барысы да уңышлы үтте. Ләкин бу артык сөендермәде. Хәзер ул үзенең бу юләрлеккә ни өчен тотынуына үкенә башлады. Кирәк түгел иде. Менә шушында, Америкага килеп, тыныч кына ят, дөнья күр, яңа кешеләр белән аралаш – шул җитеп ашачак иде. Юк, ул болай булдыра алмый. Аңа нинди дә булса бер ахмаклык кылырга кирәк.

Башы җиңел генә башланса да, ахыры ни белән бетәчәген күзаллау кыен иде. Әгәр нинди дә булса фаҗига килеп чыкса, ул үзен мәңге дә гафу итмәс. Һәм башкалар да кичермәячәк. Ул бер дә юктан гына үз язмышын кыл өстенә куйды. Үз язмышы гына бер хәл иде әле, ул куркыныч адымнарга барудан ләззәт кенә ала. Башкалар язмышын кыл өстенә куйды – менә монысы инде начар. Вакыйгаларның ничек тәмамланырын күзалламаган хәлдә, бу сәяхәттә катнашкан һәркемнең язмышы куркыныч астында иде.

Бәлки, тукталыргадыр?

Өстәвенә Кояшлы күлдәге утраулар турында, чынлап та, төрле имеш-мимешләр йөри иде. Ул үзе дә бу хакта яман хәбәрне аз таратмады. Ләкин ул тараткан гайбәт бер нәрсә, ә шушы төбәктә буыннан-буынга яшәгән кешеләрнең сүзе бөтенләй икенче. Урындагы халык аның берсен Әҗәл утравы дип йөртә һәм якын барырга түгел, ә исемен телгә алырга да курка. Күлнең аркылысын-буен иңләгән балыкчылар исә бу утрауда төрле сәер хәлләр булуы хакында сәгатьләр буе сөйли ала. Кемнәрдер аны шайтаннар оясы дип исәпли, кемнәрдер параллель дөньяларга керү ишеге шунда урнашкан дип уйлый, кемнәрдер вакыт упкыны шушында дип җибәрә… Ләкин ул боларга бик ышанып та җитмәде. Күптән түгел генә, әлеге сәяхәтне әзерләгәндә, шул утрауга барып берьялгызы җиде көн торып кайтты. Бик күп еллар элек кемдер төзеп куйган ике катлы зур гына йорт бар анда. Ләкин бернинди дә сәер хәлгә юлыкмады.

Әлбәттә, бу бернәрсәне дә исбатламый иде. Гаҗәп хәлләр, сәер күренешләр көн саен булып тормыйдыр. Бар да уңышлы үтәчәгенә ышанып кайткан иде ул вакытта. Бүген менә тагын күңелен икеләнү биләп алды. Утрау гадидән дә гадирәк булган хәлдә дә кешеләрнең нәрсә эшләрен алдан күреп бетереп булмый ич.

Бәлки, чынлап та, тукталыргадыр?

Тукталырга әле соң түгел иде. Барысын да җайлап кына, сиздермичә генә тәмамларга мөмкин. Хәтта сиздерсәң дә, әлеге матавыкның ни өчен оештырылганын аңлатсаң да, беркем дә гаеп итмәячәк. Әлегә барысы да контрольдә, безнең сәясмәннәрчә әйтсәк. Ләкин аның тукталасы килми иде. Вакыйгаларның нәрсә белән бетәре кызык иде. Һәм куркыныч иде. Ул соңгысы турында уйламаска тырышты.

* * *

Санкт-Петербург. Рәсәй

Ниһаять, алар елга вокзалына килеп җитте. Таксидан төшүгә үк ниндидер мөлаем ханым каршы алды. Роберт җиңел сулап куйды. Бу ханым Рәсәйдә аларга ягымлы елмаеп караган беренче кеше иде. Ләкин бу ханым да аларны башка туристлар янына озатып кую белән юкка чыкты. Кояшлы күлдәге утрауга сәяхәт кылырга җыелучылар утыз-кырык кеше иде. Роберт тирә-ягына күз йөгертеп чыкты. Монда алар шикелле бер гаилә булып килүчеләр бармак белән генә санарлык. Калганнары унлап кешедән торган төркем булып укмашканнар, кайсыларының кулларында сыра шешәләре. Кычкырышып нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр. Яшьрәк егетләр үзара төрткәләшеп, шаярышып та ала. Мондыйлар белән аның әтисе берничек тә уртак тел таба алмастыр шикелле.

– Әти, ә теге дустың үзе юкмыни?

– Белмим. Күренми бит әле.

Урамда очраган таныш түгел кешенең сүзенә ышанып юлга чыгуына Хәлил үзе дә үкенә иде булса кирәк. Роберт кабат сораулар биреп аны ялкытмаска тырышты.

Аның Рәсәйдә булганы юк иде. Әтисе ялны шунда уздырабыз дигәч тә шатланып ризалашты. Бу илдә моңарчы беркайда да очрамаган бер могҗизага юлыгыр сыман тоелды. Әтисенең туып үскән җирен, туганнарын да күрер. Истәлекле урыннарда да булырлар. Ул шулай уйлаган иде. Ләкин монда аяк басу белән күңелен бөтенләй башка уй, ник ризалашуына үкенү сыманрак бернәрсә биләп алды. Барысы да ничектер чит-ят, кырыс сыман тоелды. Тирә-якның матурлыгын карап, ләззәтләнеп йөрергә бик вакыт та булмады, кайдадыр ашыктылар. Өстәвенә көтелмәгән бәла килеп чыкты. Ул туры Татарстанга барырбыз, ә анда барысы да тик татарча гына сөйләшәдер диебрәк уйлаган иде. Ләкин алар Санкт-Петербургка килеп төштеләр, аннан соң тагын такси белән хәтсез генә ниндидер посёлокка килделәр. Ул посёлокның исеме истә калдырырлык та түгел иде. Һәм Рәсәйгә аяк басканыннан бирле ул ни инглизчә, ни татарча бер сүз дә ишетмәде. Ә русча белми иде. Шуңа да үзен ниндидер ят, салкын дөньяга килеп эләккәндәй тойды. Җитмәсә, мондагы халыкның йөзе үк ниндидер усал, кырыс булып тора.

Күзәтә торгач, мондагы кешеләрнең йөзендә ул усаллыктан бигрәк гаҗизлек өстенлек иткәнен аңлады. Нәрсәгәдер өметләнеп, көтеп-көтеп тә көтеп ала алмаган кыяфәт иде боларда. Бәлки, теплоход көтү озакка киткәнлектән йончыганнар гынадыр. Әнә тегендәге эскәмиядә бер сакалбай ир белән хатын, кечкенә балаларын алларына аркылы салып, башларын бер-берсенә терәп утырганнар да шар ачык күзләрен билгесезлеккә төбәп катып калганнар. Баядан бирле шулай утыралар инде. Ник бер хәрәкәт ясасыннар. Робертның фантазиясе инде аларның тере кеше икәнлекләренә шикләнә башлаган иде, кинәт хатын иреннәрен генә хәрәкәтләндереп нәрсәдер әйтеп куйды. Егет аның «Михаил» дигәненнән башка сүзен аңламады. Ләкин ире елмаеп куйды. Ничектер күңелгә рәхәт булып калды. «Бу илдә күргән икенче елмаю». Алар янындарак сәер генә киенгән бер ир башын күкрәгенә салындырып йоклап утыра. Янында кызыдыр инде, яшькә Роберт белән бер тирәләрдә. Ул, әтисенең әлеге кыяфәтеннән кыенсынгандай, беркемгә дә карамаска тырышып, башын читкә борган. Иңнәренә төшеп торган сары чәчләр. Ә кашлары кара. Тулышып пешкән калын иреннәр. Әгәр йөзендә үз халәтеннән кыенсыну, канәгатьсезлек чалымнары булмаса, ярыйсы матур гына кыз. Хәтта шушы көенә дә күз алырлык түгел. Ни өчендер моңсулык килешә ул кайбер кызларга, назлырак итеп җибәрә, юатасы килү теләген уята. Арырак сумка-чемоданнарын уртага алып баскан дүртәү. Әти-әнисе белән сәяхәткә чыккан апалы-энелеләрдер инде. Болар башкалар шикелле боек та, ярсулы да түгел. Ара-тирә сүз кушышып, сабыр гына көтәләр. Әтиләре тыныч холыклы кешегә охшаган, әниләренең кыяфәтендә ниндидер тәкәбберлек сизелеп калган сыман. Ул гаилә хуҗасыдыр инде. Ара-тирә балаларына кисәтү ясап та ала бугай. Сүзләре ишетелми. Ләкин кыланышлары шуңа охшаган. Балалары икесе дә Роберт чамасы бугай. Алар арт белән басканнар, йөзләрен күреп булмый, әмма буй-сыннарына караганда шулай булырга тиеш. Менә болар белән аралаша алыр иде Роберт. Кызлары бик зифа буйлы күренә, калак сөякләренә кадәр төшеп торган кара чәчләрен таратып җибәргән. Әйе, монда Робертка иптәш булырлык өч кеше бар әле. Көтмәгәндә кыз артына борылып карады, һәм карашлары Робертныкы белән очрашты. Бер мизгелгә алар икесе дә катып калдылар. Дөньяларын оныттылар. Беренче булып кыз һушына килде, ул, гафу үтенгәндәй оялчан елмаеп, кире борылды. Роберт әлеге мизгелнең өндә булуына ышанмагандай катып торуында булды. Ничектер күзләрен ала алмады шул яктан. Ахырда, очраклы бер елмаю өчен изрәп басып торуын килештермичә, карашларын ары күчерде. Һәм күз кырые белән генә күреп калды: нәкъ шул вакытта кыз аның ягына тагын бер кат борылып карады. Ялт итеп кенә. Бер генә мизгелгә. Ләкин карады. Монысы инде баягы елмаюның очраклы түгеллеге турында сөйли иде. Робертның бөтен барлыгын ниндидер ләззәтле дулкын тибрәндереп үтте. Һәм ул, әлеге халәтен башкаларга сиздермәс өчен, бөтен тирә-якны шаулатып сөйләшеп-көлешеп торган төркемне күзәтергә тотынды. Болар егерме-утыз яшьләр тирәсендәге унлап кеше. Күптәнге танышлар, дуслар, күрәсең. Бәлки, хезмәттәшләрдер, ә бәлки… әйе, болар ялларын бергә уздырырга уйлаган берничә пар иде. Бала-чагалары юк, бәлки, ирле-хатынлы да түгелләрдер…

– Роберт, син арымадыңмы әле? – Әтисенең тавышы кинәт бүлдерде. – Бәлки, маташып тормабыз бу сәяхәт белән? Бәлки, Казанга гына китәрбез?

Егет ялт кына баягы кыз ягына борылып карады. Кыз ничектер җаен табып, әтисе янына килеп баскан, хәзер ул Робертка йөз белән тора иде. Һәм ул егетнең борылып караганын күрде. Сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Ләкин Роберт елмаймады. Ул, җитдилеген җуймаска тырышып, әтисенә карады:

– Үзең ничек телисең соң, әти? Казанга баруга мин каршы түгел, ләкин әлеге утрауны карап китсәк тә зыян булмас иде. Вакыт бар бит әле безнең.

Әтисе яратып елмайды:

– Сиңа күңелсез булмасын дип әйтүем генә. Ничектер боегып киткән сыман булдың.

– Ә монда барысы да шундыйлар. Мин бер канәгать йөзле кеше дә тапмадым. Монда бары тик исерекләр генә елмая. Күрәсең, монда сыра эчмичә бәхетле булып булмыйдыр.

Хәлил кычкырып көлеп җибәрде:

– Юк… Бездә еш елмаялар, анысы дөрес. Ләкин мондагы елмаю бөтенләй бүтән. Монда сиңа берәрсе елмаеп карадымы, ул сине якын итә дигән сүз. Мондагы елмаю «син минем өчен бик тә якын кеше» дигән сыманрак яңгырый һәм аны бөтен кешегә дә әйтмиләр. Ә бездәге елмаю ул нибары бер гадәт кенә. Сиңа карап авызын ерды һәм бер мәлдән дөньяда барлыгыңны онытты…

– Кызык…

– Рәсәй, гомумән, кызыклы ил. Ул сиңа ошаячак, улым.

Роберт сүз беткәнен аңлатып читкә борылды, ә бераздан, әтисе карашлары белән дустын эзли башлагач, теге кыз ягына карады. Кыз аны күзәтә иде. Һәм Роберт күңелендәге бөтен яктылыгын иреннәренә чыгарып аңа елмайды. Кыз бер мәлгә бу көтелмәгән хәлгә каушабрак калды, ә аннан соң үзе дә елмаю булып балкыды һәм, янында торган якыннарыннан кыенсынып, артка борылды. Янындагылар аның халәтен сизмәделәрме, сизмәмешкә салыштылармы, игътибар бирүче табылмады.

Бары тик бераздан гына кыз янында торган егет Робертка борылды. Бәйләнчегрәк карашы белән аны өйрәнгәндәй итте дә, теләктәшлек белдергәндәй, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Роберт та елмайды.

* * *

– Ләйсән, син егетләр белән күз атыша да башладыңмы инде?.. – дип пышылдады Ләис, әти-әнисе киоскка киткәч. – Кара аны…

– Үзеңне бел… Әнә теге йокы пирүге янында утырган Сары чәчтән күзеңне дә алмыйсың ич! – Ләиснең кинәт югалып калуын күреп, кычкырып көлеп җибәрде һәм аны үпкәләтүдән курыккандай өстәп куйды: – Ә ул ничауа гына күренә!

Ләис Роберт ягына ымлады:

– Аны әйтәсеңме? Ярарлык.

– Юк, – дип елмайды Ләйсән, – синең Сары чәчеңне әйтәм, матур кыз.

Ләис, чынлап әйтә микән дигәндәй, бертын сынап торды да елмаеп җибәрде:

– Теләсә кемгә күз төшереп йөрмим бит инде. Менә җиңгәң дә итеп куярмын әле.

– Киленең диген, агач тел! Син миннән ярты сәгатькә кече әле.

– Ярты сәгать тә булдымы аерма?!

– Канатлы ракета Америкага нәкъ ун минутта барып җитә. Ә ярты сәгатьтә бөтен дөньяны шартлатып бетереп була. Димәк, син миннән нәкъ бер дөнья бетәрлек вакытка соңга калып тугансың, энекәш!

– Ну ярый, «килен» диярсең…

– Диярмен. Тик син башта таныш әле аның белән. Әйдә бәхәс – шушы сәфәр азагына кадәр ул кызга бер сүз дә эндәшә алмаячаксың.

– Минме?! Хәзер барып танышам мин, кирәк булса.

– Булмый! Әйдә бәхәс! Кәрәзле телефонымны сиңа бирәм.

– Ә миңа телефон бик кирәкми дә…

– Куркасың шул. Кызлар алдында гомергә шул мәмәй авыз булдың инде. Бик беләсең килсә, кызлар алар кыю егетләрне ярата. Мин синең урыныңда булсам, аңа хәзер үк барып эндәшер идем.

– Син бит ул…

Ләис Сары чәч ягына тагын бер карап куйды. Башын да күтәрми, ичмасам.

Ул арада ялга җыенучылар арасында ниндидер хәрәкәт башланды. Кычкырып сөйләшкәннәр тынычланыбрак калды, йоклап утырганнар күзләрен ачты. Ләис моның сәбәпчесен тиз тапты. Алар арасында турагентство формасындагы мөлаем ханым пәйда булган иде. «Бу ханымга монда йөрисе түгел, ә һинд киноларында гына уйныйсы бар», – дип уйлады Ләис, аңа карап.

– Ничек, дуслар? Көтеп арымадыгызмы әле?! – диде ул яңгыравыклы якты тавыш белән. – Ярый, башларыгызны салындырырга ашыкмагыз.

Якынрак торганнар арасыннан кемдер канәгатьсезлек белдереп, мыгырданып куйды. Ләкин ханым моңа тамчы да ачуланмады:

– Хәлегезне аңлыйм. Барыгыз да ерак юлдан килгәнсез, йончыбрак та киткәнсездер, – диде ул ягымлы тавыш белән, – ләкин күңелегезне төшерми торыгыз. Безнең сәфәр әле башланмады. Бүген теплоходка утыргач, иркенләп ял итәрсез. Ә иртәгә иртә белән сезне иң күңелле күренешләр көтә. Әлбәттә, сез матур урыннар күрми яшәгән кешеләр түгел, әмма мондагыдай хозурлыкны әле беркайда да очратканыгыз юктыр…

– «Кояшлы күлгә сәфәр» дигәннән бернәрсә дә аңламадым. Кая барабыз соң без, нинди күлгә? – Баягы салмыш тавыш кабат ишетелде.

– Без барасы күл Европада иң зурлардан исәпләнә. Ләкин эш анда гына түгел, суы кристаллдай саф, су асты дөньясы аермачык күренеп тора. Ә су асты искиткеч бай монда. Үсемлекләрнең дә, җан ияләренең дә ниндиләре генә юк. Әгәр үзегез төшеп карарга теләсәгез, махсус җайланмалар ярдәмендә су астында да берничә сәгатьлек сәяхәт кылырга мөмкин булачак.

– Туйганчы сыра чүмерәсең дә, исергәч күл төбенә төшеп, айнып чыгасың. Во, блин, кайф!

Яшьләрдән торган төркем бу сүзләрдән җиңелчә көлеп куйды. Ләкин ханым аңа игътибар итмәде:

– Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре монда үзләренең ширбәт айларын үткәрә. Сезнең арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар, һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора…

Ләис күз чите белән генә күреп торды, апасы сиздермәскә тырышып кына теге егет ягына күз салды. Ләкин егет үзе дә аннан күз алмый иде. Тагын карашлары очрашты да, елмаешып куйдылар. Ләис Сары чәчкә карады. Аның әтисе инде күзләрен ачкан иде. Үзен дөньяның бернәрсәсе дә кызыксындырмаган бер кыяфәт белән сыра чөмерүче яшьләр төркемен күзәтә. Ә кызы ничектер ачулы сыман. Юк, алай да түгел, монда килеп эләгүенә үкенгән шикелле ул. Әйтерсең кемдер мәҗбүр итеп җибәргән. Эх, шуның күңелен күтәрерлек берәр нәрсә эшләсәң иде!

Ханым һаман сөйли:

– Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Аңлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны Җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм. Суда йөзәргә, су астына сәфәр кылырга теләүчеләр өчен махсус урыннар бар. Балык яратучылар өчен аеруча кызыклы булачак. Сез монда кармак салып яки җәтмә тотып йөрмәячәксез. Эре-эре балыклар белән кочаклашып йөзү, шул халәттә кинога яки фотога төшү мөмкинлегегез булачак. Шулай ук парашюттан суга сикерү, су чаңгыларында йөрү, зур тизлекле су мотоциклында узышу… Бу – күл белән бәйле нәрсәләр. Ә җирдә булырга яратучылар өчен махсус ял паркы бар. Ә анда нәрсә генә юк! Кыскасы, андагы хозурлыкны әйтеп-аңлатып кына бетермәле түгел. Җаныгыз нәрсә тели! Бу кечкенә әкият шәһәрчеге. Сезнең әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз…

Аның соңгы сүзе Ләиснең күңеленә сеңеп калды да беркая да ычкындырмады. «Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз… Теләгегез кабул булу алдында… Теләгегез…» Егет башкача аны тыңламады. Ул әйтеп-аңлатып булмаслык моңсулык эчендә утырган гүзәлдән күзен ала алмады. Ничек кенә күңелен күтәрергә? Шушы халәтеннән ничек чыгарырга аны? Апасы дөрес әйтә, ул кызлар алдында гел мәмәй булды. Ләкин моңа кадәр шулай бар игътибарын үзенә тартырлык кыз очраганы юк иде дә инде. Кыю булырга кирәк. Янына барырга да нәрсәдер әйтергә. Ә ни әйтәсең: «Болай моңсуланып утырма, әйдә, башыңны күтәр, шатлан, чөнки мин сиңа гашыйк булдым!» – дисенме. Нәрсә әйтергә була кызлар белән танышыр өчен? Шайтан белсенме аны?! Ләкин ни дә булса әйтергә кирәк. Әнә теге егеткә рәхәт ул, аның апасына карап бер елмайды да әсир итте. Хәзер сүзне нәрсә дип башласа да була. Ә Ләис?.. Юк инде, гомергә шулай невезучий булды. Башын күтәрсен иде шушы Сары чәч. Ләискә карасын иде. Елмаешсыннар иде. Юк!

Ләис, ниндидер киңәш ишетергә теләгәндәй, апасына карады. Тик Ләйсәндә аның кайгысы юк иде, үз егете белән елмаешып торалар. Мин апа, дип мактанырга ярата бит әле үзе. Бар син шул кыз янына, апа булсаң, үзең танышып ал. Кызларга кыз кеше белән танышуы күпкә җиңелрәк бит. Үзең таныш та энекәшең янына алып кил. Таныштыр. Юк инде, бу Ләйсәндә дә юньле эш булмады.

Нинди дә булса ярдәм табарга теләгәндәй, Ләис тирә-ягына күз салды. Әтисе белән әнисе күренми иде әле. Менә шушы мизгелдән файдаланып калырга кирәк тә бит. Тик ни эшлисең?! Кинәт аның күзе вокзал почмагындагы китап-журналлар сатыла торган киоскка төште. Әйе, шулай эшләргә кирәк. Берәр китап алып, кызга бүләк итәргә. Кызыклы китап булсын ул, рәхәтләнеп көлеп укырлык булсын. Һәм кыз шуны укый башлар да бөтен моң-зарын онытып көлеп утырыр. Һәм көлгән саен Ләискә елмаеп карап алыр.

Егет киоскка элдерде. Тизрәк чамаларга тырышып, китапларга күз салды. Әмма яраткан кызыңа берсүзсез бүләк итәрдәй нәрсә күренмәде. Детектив ул малайларга гына кызык буладыр. Мәхәббәт турындагы китаплар бар да, тик исемнәре әллә ниндирәк. Секс буенча кулланмалар. Китап бүләк итәрсең дә, ә кыз аны алмас: «Рәхмәт, мин аны кичә генә укып чыккан идем. Ошамады», – дияр. Юк инде, таныш булмаган кешегә китап биреп булмый. Кинәт ул катып калды. Чәчәкләр турында журнал! Менә нәрсә кирәк икән аңа! Ул янә тирә-ягына күз салды да чәчәк кибетен күреп, шатлыктан адымнарын көчкә тыеп шунда атлады. Һәм иң матур булып күренгән букетны сайлады. Кыйбат иде, әлбәттә. Булсын! Акча килә дә китә ул, ә гомернең матур мизгеле мәңгегә кала.

Кыз һаман шул халәтендә иде. Таныш түгел егетнең янына килеп басуын ул сизмәде дә. Әтисе битараф караш ташлап алды да үз дөньясына чумды. Аннан махмыр исе килә иде. Менә ни өчен аралары салкын икән боларның. Ләис кыз каршына килеп туктады.

– Гафу итегез…

Кыз башын күтәреп карарга мәҗбүр булды. Ләис чәчәкләрне аның алдына салды да:

– Болар – сезгә! – дип, китәргә ашыкты.

– Тик ни өчен?..

Егет бер сүз дә әйтә алмады. Кызның йөзендә гаҗәпләнү һәм рәхмәт хисе иде. Һәм кызыксыну. Ләис сүз әйтә алмады, бары тик елмайды гына. Ихлас йөрәктән.

Ләйсән янына килеп баскач та авызын җыя алмады. Апасы аның кайдадыр югалып торуын да сизмәгән иде бугай. Ләис, елмаеп, аның егетенә күз атып алды да апасына эндәште:

– Китер телефоныңны.

Кыз аны ишетмәде. Ишетмәве яхшы булды да. Сары чәч аңа үзе карап тора иде. Елмаеп. Ләкин Ләйсәнне күрүгә, йөзеннән аз гына күләгә үткәндәй булды да шундук юкка чыкты. Аларның туганнар икәнен аеру өчен әллә ни кирәк түгел иде. Ләис тә елмаеп җавап бирде. Бераздан әтисе Сары чәчкә нәрсәдер әйтте. Кыз теләр-теләмәс кенә җавап бирде.

* * *

Айгөл бу сәяхәткә үз теләге белән чыкмаган иде. Картыйсы килеп, эшнең нидәлеген аңлатып биргәч, ризалашырга туры килде. Башкача чара юк, әнисе дә, үги әтисе дә (кем үгирәктер әле) эштә, ә Радик әтисен үзен генә җибәрү куркыныч иде.

– Йөз мең тәңкә акча, дип язганнар бит, – диде картыйсы. – Болай гына калдырсаң, булдыксызлык чиге. Бер егерме меңен Радик белән безгә бирсәгез, калганы үзегезгә булыр иде. Балалар хакы дигәндәй… Укырга да керәселәре бар, азрак ярдәм булыр иде.

Шулай дигәч, берсе дә каршы килеп тормады. Хәер, болай да карышмаслар иде. Ни генә әйтсәң дә, картыйсын барысы да хөрмәт итәләр.

Айгөл дә карышмады. Ул аны болай булыр дип уйламаган иде. Барырлар да, акча алырлар да кайтып китәрләр дип күз алдына китергән иде. Ләкин монда килү белән утрауга сәяхәт турында сөйли башладылар. Премияне шунда бирмәкчеләрдер инде. Кыз төпченеп сорарга уңайсызланды, ә әтисенә бернәрсә дә кирәкми иде. Ул үзенең ни өчен килгәнен дә бик аңлап бетерми шикелле. Баштарак, озак кына күрми дә торгач, әтисе белән очрашу ниндидер якты вакыйга булыр сыман тоелган иде. Ләкин алай булмады. Ир аны бар дип тә белмәде. Һәм кызның күңелендә ярала гына башлаган якты хис шундук юкка чыкты. Кечкенә чагында аның көн дә исереп кайтып тавыш куптарулары, әнисен кыйнап ташлаулары хәтеренә килде дә, әлеге адәм бөтенләй чит булып, дошман булып тоелды. Һәм Айгөл шуның белән тагын ничә көн бергә булырга мәҗбүр иде. Сәяхәткә җыенучылар арасында да танышып дуслашырлык адәм күренмәде. Хәер, кыз эзләмәде дә инде андыйларны, күңелең китек чагында кемгәдер башлап эндәшәсе килеп тормый. Ә үзләре килеп танышу өчен яныңдагы кешедән, һичьюгы, сасы аракы исе килмәскә тиеш. Гомернең үле көннәре башлану алдында иде. Юлга чыккач эчмәскә вәгъдә бирсә дә, әтисе сүзендә тора алмады. Поездга кереп утыру белән сырага ябышты. Кыз башта аны әйбәтләп әйтеп тә, әрләп тә карады, ләкин бер файдасы да тимәде. «Ярый, кызкаем, башкача борылып та карамыйм», – дип, авыз суын корыта да качып-посып үз эшенә керешә. Шул рәвешле юл гизә торгач, йөз мең акча әллә ни зур да булып тоелмый башлады. Үзеннән генә торса, ташлар да кайтып китәр һәм бу гамәле өчен тамчы да үкенмәс иде. Ләкин Айгөл картыйсын үпкәләтүдән курыкты. Әнисе аның сүзләре белән ризалашкандай тоелса да, бер тиенен дә калдырмыйча картыйсына тоттырачак инде аның. Ә картыйсы Айгөлгә бирәчәк, энесенә… Алмасалар үпкәләячәк, рәнҗиячәк. Бирмичә туктамаячак. Ул шуның белән үзен бәхетле итеп, оныклары алдындагы бурычын үтәгән итеп тоячак. Әгәр Айгөл кире борылып кайтса, иң әрнегән кеше картыйсы булачак. Юк, акча җитмәгәннән түгел, ә үзенең хыялын тормышка ашыра алмыйча калганнан. Менә бит ул кайларга барып җитә, уйлап карасаң.

Менә шундый күңелсез уйлар эчендә чәбәләнгәндә, кинәт могҗиза булды. Ниндидер таныш түгел егет аңа чәчәкләр тоттырып китте. Нинди генә гөлләмә әле! Мондыйларны танылган артистларга да иң якын дуслары гына бүләк итәдер. Ә бу бөтенләй таныш түгел кызга. Бер алкаш баласына. Айгөл елап җибәрерлек хәлдә иде. Шуңа да чәчәкләрне алгач, берара һуш җыялмыйча утырды ул. Тамагына төер тыгылды. Күз алдыннан теге егетнең ихлас елмаеп торган йөзе китмәде. Аны уйлаудан гына еламыйча калгандыр да инде. Аны уйлаудан җанына җиңел иде шул, бөтен газапларны онытып үзеңнең дә елмаясың килерлек иде.

Һәм ул тагын, бер генә булса да күрергә теләп, шул егет торган якка борылды. Егет аны күзәтә иде. Назлы күзләрен алалмыйча. Айгөл дә елмайды. Һәм юлга кузгалганнан алып беренче тапкыр аңа рәхәт иде. Моңарчы гел кимсенә, шушы исерек адәм янында йөрүенә, шушы исерек адәмнең кызы булуына кыенсына иде. Әле үзенә бүтәнчәрәк карады. Шул халәтендә кемнеңдер игътибарын яулый алырлык булгач, бик начар түгел инде.

– Кем инде бу егет? – дип сорады әтисе бераздан.

– Ә сиңа барыбер түгелмени?!

Һәм үзенең мондый тупаслыгы өчен үкенеп куйды. Хәзер аның тупас буласы килми иде.

* * *

Ниндидер сәер нәрсә бар, кешегә бер әйтәсең, ике, өч… Мең тапкыр әйтеп тә аңламаган кеше ниндидер бер сәер халәт тәэсирендә мең дә беренче кат әйткәнне аңлый. Радик белән дә шулай булды. Кызының әлеге тупаслыгы аңа ничектер әйтеп-аңлатып булмас дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Һәм ул үзенең нинди түбәнлеккә төшүен чамалады һәм шушы мизгелдә беркемгә дә, хәтта үз баласына да кирәкмәгән артык җанга әйләнүен тойды.

Тирә-ягына күз салды. Монда барысы да парлы иде. Кемдер хатыны, кемдер сөйгән яры, кемдер баласы белән – анысы мөһим түгел. Алар парлы иде. Бер-берсенә карата ярату хисе бар иде алар арасында. Әнә, кечкенә балаларын уртага алып, эскәмиядә утырган икәүгә кара син. Сыра чөмереп уйнаклашкан төркемгә кара. Һәр урында бер-береңә кирәк булу тойгысы ярылып ята. Әнә тегендәрәк аталы-уллы икәү. Юньләп сөйләшмиләр дә, икесе ике якка караган, икесе ике нәрсә турында уйлый. Ләкин араларында якынлык барлыгы һәр хәрәкәтләреннән сизелеп тора. Ә Радик… Ул да кызы белән янәшә утыра лабаса. Кызлар әтиләрен ныграк ярата, дигән сүз дә бар әле. Ләкин… Моны ул ничектер яңа гына сизде. Бәлки, бөтенләй таныш булмаган теге әрсез егетнең чәчәк тоттырып китүе сәбәп булгандыр. Ләкин моңа кадәр дөньядан ваз кичеп утырган Айгөл, күр, ничек балкып китте. Елмая башлады хәтта. Ләкин ул да, Радик та, Айгөлнең күңелен күтәрә алган булыр иде бит. Кызының иң яраткан кешеләреннән берәү булыр иде ул бүген. Шулай булырга тиеш иде. Әмма барысы да бүтәнчә килеп чыкты. Ярый, үткәне үткән инде. Аны мәңгегә дә кире кайтарып булмас. Ә булганын сакларга кирәк. Айгөлне алай читкә җибәрергә кирәкми. Бердәнбер карап торган баласы лабаса. Яратуларын яулый алмасаң да, ихтирам белән карарга мәҗбүр итеп буладыр әле. Соң түгелдер монысына. Соң түгелдер. Бары тик үз-үзеңә ихтирамың югалмасын.

– Кызым, мин юынып килим әле, – дип урыныннан кузгалды ул, – кеше кыяфәтенә керергә вакыт җитте.

Айгөл сәерсенеп кенә карап куйды да берни дә дәшмәде. Ул аны тагын эчәргә китте дип уйлый инде. Каршы килүнең файдасызлыгын аңлап, өнсез генә тора. Ярый.

* * *

Турагентство формасы кигән теге ханым утрауда көткән рәхәтлекләр турында сөйләп бетергән иде бугай инде. Ул хәзер сорауларга җавап бирә иде. Кинәт аның янына бер ир килде дә кәгазь сузды. Пышылдашып кына нәрсәдер сөйләштеләр һәм ханым, тавышын көррәк чыгарып, туристларга эндәште:

– Кадерле кунаклар! Көтелгән мизгелләр якынлаша. Ләкин сезгә бер яңалык бар. Без утрауга берничә төркемгә бүленеп барачакбыз. Мин хәзер путёвкалар номерын әйтеп чыгам. Сез игътибар белән тыңлагыз. Исемлектә булганнар хәзер үк юлга кузгалачак. Ә калганнарның теплоходы чак кына соңрак киләчәк. Шулай итеп, игътибар белән тыңлагыз!

Моңарчы шау-гөр килеп торган төркем мизгел эчендә тынып калды. Исемлектә булганнар, сумкаларын алып, кәгазь тотып килгән теге ир артыннан иярде. Калганнар канәгатьсезлек белдереп шаулашып алды. Кемнәрдер тәмәке кабызды, кемнәрдер сыра банкасын ачты.

– Аз гына сабыр булыгыз, дуслар! – дип тынычландырды аларны хатын. – Алар, әлбәттә, алдарак кузгала. Ләкин сезнең теплоход күпкә яхшырак. Сез рәхәтләнеп ял итә алачаксыз. Һәм ул тиздән килеп җитәчәк.

Халык бераз тынычлангандай булды. Кемгәдер синнән дә авыррак икәнен белү рәхәт нәрсә шул. Ул юата да, тынычландыра да, күңелне дә күтәрә. Бераздан туристлар янә шау-гөр килә башладылар.

* * *

Казан. Татарстан

Фатыйма карчык трамвайдан төште дә, кечкенә базар аша үтеп, тар тыкрыкка борылды. Берәрсе килеп бәйләнмәгәе дигәндәй, алдын-артын карап алды. Усал ниятле кешегә охшаган кем дә күренми иде. Ул тынычланып ары атлады. Шушы тыкрыкны чыккач, уңга борыласы да беренче йортның өченче подъездына кереп, җиденче катка күтәреләсе. Адымнарында ярсуы сизелгән кебек тоелмаса да, күңеле белән ул ашыга иде. Тизрәк беләсе килә. Ярый, әллә ни күп тә калмады инде. Хәдичә карчык өйдә булырга тиеш. Чират кына зур булмасын инде.

Йөз мең, әлбәттә, бәләкәй акча түгел иде. Фатыйма карчыкның андый акчаны тотып кына караганы да юк иде. Мондый мөлкәт өчен ниндидер куркыныч адымга да барырга мөмкиндер.

Ләкин Фатыйма карчык хәлләрнең болай килеп чыгуын көтмәгән иде. Радикны йә килене озата барыр, йә ире белән икәүләп иярерләр диебрәк өмет иткән иде ул. Хәер… Айгөлне җибәрергә булгач та артык карышмады анысы… Унҗиде яшьлек кызлар заманында сугышка да киткән. Ә бу үз атасы белән. Акча алырга. Башта шулай дип тынычланган иде. Ләкин тора-бара күңелен шик кимерергә тотынды. Беркемнең дә сүзен сүз итмәгән ачыган алкашка ияреп йөргәнче, сугышка китүең яхшырактыр сыман тоела башлады. Унҗиде яшьлек кыз бала бит ул! Ә Радик – алкаш. Исереп алса, урлашырга да, холыксызланырга да күп сорамый. Аңа ышаныч юк. Аракыдан күзе тонган мәлдә ни генә эшләп ташламас, чибәр булып үсеп җиткән Айгөлне үз кызым дип тә тормас ул юньсез. Анысы да бик мөмкин. Хәтта алай булмаган очракта да Айгөл аны эчүдән тыя алмаячак иде. Ә исерекнең беркайда да пачуты юк, акчасын бирмәскә дә, талап алырга да, алдарга да мөмкиннәр. Кайда акча, шунда куркыныч. Унҗиде яшьлек оныгын шул куркынычка ташлау дөрес түгел иде.

Һәм Фатыйма карчык тынычлыгын җуйды.

Айгөл баштагы мәлләрдә телефоннан шылтыратып торса да, китүенә икенче көн дигәндә эндәшми башлады. Кайчан гына шылтыратсаң да, телефон гел «Абонент находится вне зоны действия» дип тора. Кем белә, бәлки, трубкасын гына югалткандыр, ә бәлки…

Ләкин аның өчен генә борчылмады карчык. Ул инде яшисен яшәгән, дөньяны күп күргән кеше иде. Баштарак дәрманы кузгалса да, бераз тынычлана төшкәч, уйлары үткенләнде һәм шултиклем зур акчаны бер дә юктан гына тоттырып җибәрүләренә бик ышанасы да килмәде. Ун мең булса, ни әйтер идең әле. Йөз мең бит! Ун тапкыр ун мең дигән сүз! Ул бизнесменнарны төн йокламый чаба, бер тынгылык күрми яши, диләр. Баер өчен шулай кылана бит инде алар. Мөлкәт җыю өчен. Шулкадәрле малны бер алкашка тоттырып җибәрерлек булсалар, алай итмәсләр иде. Хәтта үзләрен күрсәтергә, башкаларны кызыктырырга шулай кылансалар да, Радикны түгел, ә берәр арурак бәндәне сайларлар иде. Үзләренә файда китерә торган кешене. Ә моның… Радикның аның телевизорга төшереп мактанырлык та кыяфәте юк бит. Өч көн эчми торса, мескенгә әйләнә, эчеп алса, өч сүзне дә ялгый алмый. Шуңа йөз мең тоттырып җибәрү өчен сантый булырга кирәк.

Бу уйлары дөрес иде аның. Көтмәгәндә килеп төшкән отыш бернинди канунга да туры килми иде. Ләкин ул отыш бар һәм аны барып алырга кирәк – монысы да хак иде. Менә шушы ике дөреслек, бер-берсенә каршы килә торган ике хакыйкать тынгы бирмәде карчыкка.

Әгәр акча отуы дөрес түгел икән, ни өчен чакырып хат язганнар соң?! Эшкуар затларның болай да вакыты тар була. Хәтта әниләренә дә хат җибәрә алмыйлар. Ә болар язган. Куллары кычытканга күрә генә түгелдер бит инде. Ни өчен соң?

Уйлап-уйлап та фикерләренең очы очка ялганмагач, карчыкның күңелен шом басты. Шунда ул Хәдичә карчыкны исенә төшерде. Аның белән былтыр базар почмагында танышканнар иде. Фатыйма карчык ул чакта менә бер атнага якын инде кызыл прәннек алып ашарга кызыгып йөри иде. Бәләкәй чакларында ахирәт кызлары белән алып рәхәтләнә торганнар иде. Хәзер дә тәм-том сата торган бүлектә шуны күргәч, авызыннан сулар килде, кыз вакытлары исенә төште. Тик аның акчасы җитми иде. Әлбәттә, бөтен кайгың бер прәннек кенә булса алыр да идең. Алай гына түгел шул, бүлмә бурычы да хәттин ашкан, башка нәрсәсе дә кирәк. Бер атна буе әлеге урыннан үтеп-сүтеп йөрде ул. Күреп кенә калса да күңеле тынычлангандай тоелды. Ул көнне аның хәер акчасы хәтсез җыелган иде. Шуңа да уйланып торды-торды да тәвәккәлләргә булды. Ярты гына кило, ике генә йөз грамм булса да алыр, тәмләп карар. Базар почмагында үзалдына елмаеп тәм-том кибетенә китеп бара иде. Көтмәгәндә кемнеңдер тавышы ишетелде:

– Акчаңны әрәм итмә. Ул прәннек безнең теш үтмәле түгел.

Фатыйма карчык куркып китте. Уйларын беркемгә дә белдермәгән иде ләбаса. Колагына гына ишетелгәндер. Үзен шулай тынычландырырга тырышса да, тирә-ягына борылып карамыйча булдыра алмады. Аның артыннан гына диярлек бер карчык атлый иде. Фатыйма карчыкның аптыраулы йөзен күргәч, ул гаепле елмаеп куйды.

– Бер дә куркытырга теләмәгән идем, малай. Ачуланма, – диде, аннан соң карлыккан тавышын ягымлырак итәргә тырышып, – акчаңны әрәм иттерәсем генә килмәгән иде…

– Ә син… Син каян белдең?

– Прәннек алырга теләгәнеңнеме? – Карчык тагын тешсез авызы белән елмаеп куйды: – Белмим, малай. Үзем шундый мин. Кайчагында үземә кирәкмәгән нәрсәләрне беләм дә башыма бәла алам дигәндәй…

– Шулай диген, ә… – Фатыйма карчык ни әйтергә дә белмәде, – ярый, рәхмәт инде, нәрсә булса да.

– Үзеңә рәхмәт. Рәхмәтең өчен. Югыйсә миңа гел үпкәлиләр генә. Борыласың да мыни?! Теләсәң барып кара. Чәйдә йомшартып булса да ашарсың…

– Шушы якта яшисеңме әллә? – диде карчык, сүзне бөтенләй икенчегә борып. – Алай дисәң, моңарчы бер дә күргәнем булмады.

– Юк, мин бөтенләй икенче җирдә… – Шунда карчык адресын әйтте. – Монда берәүне дәваларга дип килгән идем дә… Хәле аруланмас, ахры.

– Син имчемени?!

– Шул чамарак инде… Хәдичә минем исемем. Бәлки, ишеткәнең дә бардыр әле…

Фатыйма карчык иңнәрен генә җыерып куйды.

– Алай икән… Мин бик ерак тормыйм, чәйгә кереп чыкмыйсыңмы соң? – диде Фатыйма һәм үзенең ник болай диюенә үкенеп куйды. Прәннек алырга баруына кадәр сизеп торгач, Хәдичә карчык аның: «Кермәсә ярар иде», – дип кенә әйтүен дә аңлар да рәнҗер төсле тоелды. Ләкин менә болай, ордым-бәрдем генә дә китеп булмый иде. Ни әйтсәң дә, алар хәзер олы кешеләр, бармак белән генә санарлык калып баралар, бер-берсенә хөрмәт күрсәтмичә торырлыклары юк. Һәм фикерен шомартыбрак куйды: – Әллә ни сыем юк югын да… Сөйләшеп утырсак та күңелле булыр иде…

– Башка вакытта, Фатыйма малай, – диде Хәдичә, ягымлы карап. – Бүген үзеңнең дә тынгылыгың бик булмас төсле… Башка вакытта. Очрашмый тормабыз әле. Әдрисемне беләсең, килеп чык, сөйләшеп утырырбыз.

– Рәхмәт инде чакыруың өчен. Ходай насыйп итсә, бармый да булмас әле.

– Ярый, Фатыйма малай, хуш иттек.

Шул очрашудан соң башкача күрешкәннәре юк иде. Бер танышы Хәдичә карчыкка дәваланырга баруы турында сөйләп, бик мактаган иде бермәлне. Тик аның янына үтү кыен, кешедән бушап тормый, дигән иде.

Фатыйма карчык шуларны искә төшерде дә адымын тизләтте. Бер генә кешегә булса да алданрак керер. Бик озак та атлыйсы калмады инде. Бары тик өйдә генә булсын. Өйдәдер әле ул, өйдәдер. Күңеленә гел шулай сыман тоела.

Ишек төбенә җиткәндә сулышы капкан иде. Баскыч култыксасына тотынып беркадәр хәл алып торды. Бары тик тынычланып калгандай булгач кына кыңгырау төймәсенә үрелде.

Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде дә, ишек ачылып китте.

– Уз әйдә, Фатыйма малай…

Хәдичә карчык исәнләшеп тә тормады. Башмакларын сөйрәп кенә атлап түргә узды да җәелгән урынына барып ятты.

– Авырып киттем әле соңгы арада. Ятып кына торам. Бер дә юктан да хәлем бетә. Картлык шатлык түгел инде… – дип тезеп китте ул. – Син кыенсынып торма, әнә теге урындыкны якынрак шудырып утыр. Менә шулай. Китер әле монда уң кулыңны. Син бер дә бирешмәгәнсең әле. Былтыр ничек булсаң, әле дә шулай. Чир алып килмәде инде миңа сине. Балаларың турында борчылып килдең инде.

Фатыйма берни дип тә эндәшә алмады. Кулын Хәдичә карчыкның учына салу белән ниндидер сәер халәт кичерде ул. Бөтен гәүдәсе, бөтен күзәнәкләре таралып тибрәнгәндәй булды. Ниндидер җиңеллек биләп алды. Ул хәтта тирә-якта ниләр барлыгын да, хәтта Хәдичә карчыкның үзен дә күрмәде. Бары тик аның тавышын гына ишетте.

– Ә мин менә сиңа тиешенчә ярдәм итә алмамдыр. Бирешебрәк киттем соңгы арада. Элеккедәй барысын да күрә алмыйм, күңел күзләрем томаланды. Мин менә су күрәм. Чиксез-кырыйсыз су. Моның диңгезме-күлме икәнен дә әйтә алмыйм. Ә бәлки, ул бөтенләй су да түгелдер әле. Бәлки, ул галәм яки вакыт диңгезедер. Һәм шуның уртасында бер түгәрәк күрәм. Бу түгәрәкнең дә ни-нәрсә икәнен әйтә алмыйм. Ләкин балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә – синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау. Алар… – Кинәт Хәдичә карчык туктап калды. Тирән-тирән сулап куйды. Бераздан дәвам итте: – Менә шул, Фатыйма малай. Күргәннәремнең барысын да әйттем. Авыр нәрсәләр булса, мине гаепләмә. Алдамадым. Артыгын күрә алмыйм. Хәзер хәлем элеккечә түгел. Элек мин күпкә кодрәтлерәк идем. Ә син… Син, Фатыйма… Син бит элек минем сәләтемә ышанмагансың. Шикләнебрәк карагансың. Син шушы көннәрдә генә минем мөмкинлекләрем турында исеңә төшергәнсең икән. Ярый, рәхмәт ышанычың өчен. Рәхмәт. Элегрәк булса, мин сиңа күп нәрсәләр сөйли алган булыр идем. Хәзер хәлем яман. Фатыйма, бик кыен булмаса, кухняга чыгып берәр чәшке су бир әле, малай. Бакыр чәйгүндәгесен агызып бир, ярармы.

Фатыйма карчык күрәзәченең йомышларын үтәде дә чыгып китте. Хәдичәнең хәле авыр иде, ул Фатыйма белән үзе хушлашты:

– Гаепләп калма инде, малайкаем… Миңа азрак ятып торырга кирәк… Сөйләшеп утырып булмый инде бүген… Файдам тисә, мин бик шат булырмын, файдам тимәсә, рәнҗеп китмә… Хуш булыйк, малайкаем…

Урамга чыккач, Фатыйма карчык монда килүенә үкенеп куйды. Бернинди дә якты хәбәр ишетмәде ич. Авыр уйларын таратырлык бер генә нәрсә дә булмады. Карчыкның буталчык сүзләре күңелгә шом гына өстәде. Аларны ничек теләсәң, шулай боргалап була иде. Әмма Айгөл белән Радикның авыр юлга чыгулары һәм бәлагә юлыгачаклары бәхәссез иде. Хәдичә карчыкның сүзе аермачык булып колагында яңгырады: «…балаларың шул түгәрәк эчендә бикләнеп калган. Бу түгәрәк эчендә – синең балаларың. Сиңа аларның кайда булуыннан бигрәк исәнлекләре мөһим инде. Әлегә исән алар. Исән. Әлегә. Тик алларында бик зур сынау тора. Зур сынау».

* * *

Нева – Кояшлы күл. Россия

Алар бөтен уңайлыклары булган теплоход көткәннәр иде. Утрауга илтергә тиешле нәрсә кечкенә катер булып чыкты. Монда юынып, ашап, туйганчы йоклап бару турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бөтен уңайлык – как эскәмияләр һәм катерның борынындагы кечкенә мәйданчык иде.

– Без шушының белән төне буе барабызмы инде?! – диде яшь бала күтәргән марҗа, күңеле кайтып. – Ял итәрсез, йокы туйдырырсыз, имеш…

Пассажирларның барысы да шулай уйлый иде. Ләкин алар сүзгә кушылырга ашыкмады. Бары тик күзләрендә генә теләктәшлек нуры балкып китте.

– Берәр адәм аягы басмаган утрауга илтеп ташласалар да аптырамам хәзер… – Теге хатын иренә борылды: – Карале, Миша… Чынлап та безне шундый утрауга илтеп ташласалар, ә?!

Ире дәшмәде. Сизелер-сизелмәс елмаеп кына куйды.

– Ә анда кыргый татарлар урдасы безгә һөҗүм итсә!..

Бер мизгелгә генә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты.

Ире аны буш кулы белән муеныннан кочаклап үзенә тартты да маңгаеннан үбеп алды:

– Тынычлан, Анна. Барысы да тәртиптә булыр…

Чынлап та, Анна тынычланды. Башкача аның тавышы ишетелмәде.

Ләкин аның сүзе эзсез үтмәде. «Кыргый татар» сүзе ишетелү белән, Лена балаларына һәм иренә күз йөгертеп алды да пышылдауга күчте:

– Татарча сөйләшмәгез. Авылдан икәнебез болай да күзгә бәрелеп тора. Өстәвенә «кыргый» дип тә көлүләрен теләмим.

– Ә нигә?..

Хәмит каршы килмәкче булган иде. Хатыны шундук авызын япты:

– Тискәреләнмә инде, бәгърем. Үзебез бер хәл, балалар бар бит.

Хәмит елмаеп куйды:

– Ярый, синеңчә булсын…

– Исемнәребезне дә русчалатып кына әйтербез.

– Синең болай да урысныкы бит инде. Елена. Ә менә без нишләргә тиеш? Урыс телендә «х»га башланган исем юк. Сүгенү сүзеннән башка.

– Әти, ә сине Митя диярбез. – Ләйсәннең күңеле күтәренке иде. – Туры килә бит – Ха Мит…

– Юк белән баш катырмагыз әле…

Аннаның сүзе Хәлилне дә уйга салды. Күптин-күп үзгәрешләр булса да, Рәсәй һаман шул икән әле. Татарга булган караш үзгәрмәгән. Шовинизм дигән нәрсә күсәк күтәреп тукмамаса да, менә шулай астыртын гына чеметеп тора. Ярый, болар арасында татар булып күкрәк сугып йөреп булмас. Роберт барыбер русча белми. Инглизчә генә сөйләшерләр. Нәрсә генә дисәң дә, американнар ич әле алар. Ә американнарга русиялеләрнең карашы бөтенләй башка. Һәм ул малаена борылды:

– Роберт, бирерәк кил әле. Сиңа әйтер сүзем бар…

Катер ярдан кузгалып китте.

Елга вокзалында каршы алып, озатып җибәрүче ханымның бер сүзе дә дөрескә чыкмады. Беренчедән, аларны бөтен уңайлыклары булган теплоход көтмәде, икенчедән, әлеге «иске тагарак» Нева ярларының матурлыгын карап барырга ирек бирмәде, ярдан кузгалып беркадәр ара үтү белән, җан-фәрманга алга омтылды һәм, зур суга кереп, офыкның дүрт читендә дә тик су гына күренгәч тә тизлеген киметмәде. Күл эченә кергәч кайда барганыңны аңларлык түгел иде. Пассажирларның кайберсе хәтта катер йөртүчеләр үзләре юлны белә микән, адашмаслар микән дигәнрәк шик белән дә баш ватты. Тик башкаларның көлүеннән куркып, әлеге сүзләрен кычкырып әйтергә курыктылар. Хәер, сәбәбе ул гына да түгел иде. Әле алар беркем белән дә ныклап аралашмыйча, бер-берсен читтән генә күзәтәләр иде. Юл озын, кирәк булса, танышырга өлгерерләр. Ә әлегә…

Бу өлкәннәргә кагыла иде.

Күңелләре мәхәббәткә бөреләнгән яшүсмерләр, әлбәттә, алай уйламады. Һәм өлешләренә шушы «иске сал» эләгүенә алар сөенделәр генә. Беренчедән, монда каюталар юк иде. Һәркайсы үз бүлмәсенә кереп бикләнмәгәч, бер-берсен күрү, күзләр белән генә булса да аралашу мөмкинлеге бар. Икенчедән, катер бик тиз бара һәм караңгы төшкәнче, бәлки, Җәннәт утравына килеп тә җитәр. Ә анда инде күзең төшкән кеше белән туйганчы аралашырлык аулаграк урыннар да табылыр. Утрауның матурлыгы күреп туймаслык, диделәр бит.

Елга буйлап барганда, катер бик кызу җилдергәндәй тоелса да, зур суга кергәч, тизлек сизелмәде. Моторның ялкыткыч бертөрлелек белән гүләве астында вакыт бик акрын үтте. Кайчагында алар бу халәттән мәңгегә дә чыга алмаслардыр, гомерлеккә шушы суда дулкын яруга хөкем ителгәннәрдер сыман тоелды. Юлга кузгалганда ниндидер күтәренкелек белән балкыган йөзләр акрынлап сүрәнләнде.

Хәлил телефонын алды. Нью-Йорк урамында очрап кунакка чакырган кешегә шылтыратырга иде исәбе. Ләкин антенналар шкаласында бер шакмак та күренмәде. Шулай да ул аның номерын җыеп карады. Файдасыз. Ахырда трубканы кесәсенә кире салып куйды да тәрәзәгә капланды.

Хәмит гаиләсенә күз салды. Хатыны, башын аның иңенә терәп, күзләрен йомган иде. Ләйсән белән Ләис икесе ике якка карап тынып калган. Бар да нидер көтә. Ул балаларына нәрсәдер әйтмәкче булды да, әйтмәде.

Кинәт ул үзләре ягына кемнеңдер карап торганын тойгандай булды. Шунда борылды. Эскәмиядәге кыз аларга бөтенләй карамый иде. Ә янындагы адәм башын күкрәгенә салындырып йокы симертә. Гомумән, салонда уяу пассажирлар калмаган иде бугай. Хәер, алай түгел. Әнә бит баягы хатын иренә нәрсәдер сөйләп бара. Аның кыяфәтендә арыганлык та, күңел кайту да сизелми. Алар янындагы ир белән хатын да пышылдашып кына нәрсәдер турында гәпләшә.

Бераздан Анна бөтенесен дә уятырлык көр тавыш белән:

– Әфәнделәр һәм ханымнар! – диде. Пассажирлар башын күтәреп шул якка карагач, елмаеп куйды: – Сез ялга барасызмы, әллә үлемгәме?! Бернинди дә күтәренкелек сизмим. Бәлки, юлны кыскартыр өчен берәрсе кызыклы нәрсә сөйләр?!

Әлбәттә, һичьюгы, шулай иткәндә тамчы да начар булмас иде. Әмма тыңларга әзер булсалар да, сөйләргә җыенучылар күренмәде.

– Үзегез сөйләсәгез генә инде… – диде кемдер авыз эченнән генә. – Без ни ул…

– Безнең арабызда бөтен Җир шарын аркылыга-буйга урап чыккан мәшһүр сәяхәтче Андрей Николаевич бара, – дип, күршесендәге иргә борылды Анна, – бәлки, ул күргән-белгәннәре белән уртаклашырга теләр?

– Белмим, нәрсә турында гына сөйлим икән… – дип, иңнәрен сикертте Андрей Николаевич. – Күп җирләрдә йөрелде инде.

– Һиндстан турында сөйләгез! – дип кычкырды Ләйсән, мәхәббәт темасын өмет итеп.

– Әйе, иң куркыныч вакыйганы! – дип элеп алды Анна. – Менә болай йоклап барырга түгел, ә күзне йомарга да куркырлык булсын.

Пассажирларның бер ише елмаеп, бер ише кул чабып куйды. Андрей Николаевич кыенсынып кына уртага чыгып басты да тынып калды. Бу уртачадан калкурак буйлы, нык гәүдәле ир иде. Күрер күзгә утыз биш яшьләр тирәсендә генә булса да, кыяфәтендәге ниндидер сыйфат олпат кеше итеп карарга мәҗбүр итә. Бәлки, дөнья гизеп, күпне күргән, күпне кичергән затларның барысы да шулайдыр.

– Куркыныч нәрсә дисез инде… – диде ул, тамак кыра биреп. – Куркыныч нәрсәләрне күп күрдем мин. Әмма шуларның берсе мәңгегә дә онытылмаслык булып күңелемә кереп калды. Миңа Непалдагы Кали алиһә храмында булырга туры килде. Анда керү бары тик индусларга гына рөхсәт ителә, ә башкаларга бөтенләй мөмкин түгел диярлек. Аннан соң, аяк киемнәреңне салып, тездән кан елгасы буйлап атларга кирәк. Иртәдән кичкә кадәр монда чират өзелми. Килүчеләр үзләре белән корбан китерә. Әйтик, кәҗә алып киләсең икән, аны ишек төбендә үк су белән коендырасың һәм мәхлукның ризалыгын сорыйсың, бары тик ул ризалык белдереп кагынса гына дин әһеленә тоттырасың, ә ул аны шунда ук чала да каны белән храм стеналарын юа. Киселгән башын шундагы шүрлеккә утыртып куялар. Храмнан ерак түгел изге ут янында китерелгән корбанның итен ашарга мөмкин. Монда көненә әллә ничәшәр мең хайван чалына. Һавада кан пары, кан һәм үлем исе. Мин анда, урындагы гадәт буенча, ап-ак киемнән барган идем. Кинәт артымда нәрсәдер чыжлап узды, ул да булмый, өстемне нәрсәдер юешләп үтте – кемнеңдер корбанын суйдылар. Урындагы халык мондый нәрсәләргә тыныч карый. Барысы да кан эчендә йөри, стеналар канга каткан, храм үзе дә ерактанрак караганда кан парына күмелеп утыра. Стенада куерган кан кичкә кадәр уч яссылыгы булып ката. Кич җиткәч, аны су белән юып алалар. Кали алиһә культына меңнәрчә еллар элегрәк бу храмда кешеләрне дә корбанга китергәннәр. Ниндидер җитди эштә зур уңышка ирешергә телисең икән, үгез белән генә алдырып булмый, монда инде зуррак корбан кирәк. Корбанга адәм затын китерү алиһәдән җаның теләгәнне сорарга мөмкинлек бирә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Һиндстанда һәм Непалда кешене корбан итү катгый тыела.

Непалда мин җитәрлек озак яшәдем. Үзем дә буддизм һәм индуизм нигезләре белән таныш булгач, акрынлап ышанычлы кешеләрнең берсенә әверелдем. Сүз арасында урындагы бер егеткә мин алиһәгә «җитди корбан» китерү күренешендә катнашырга теләвемне белдердем. Ул башта куркуга калды. Чит ил кешесенең анда катнашуы башка сыймаслык хәл. Әгәр сизеп калсалар, мине дә, аны да юк итәчәкләр иде. Ләкин мин өч мең доллар турында сүз кузгаткач, ул уйлап карарга вәгъдә бирде. Бу алар өчен чиксез зур акча һәм аның хакына гомереңне куркыныч астына куярга да мөмкин. Бер атна үтте, ике, өч… Мин инде бу сөйләшү турында оныта да башлаган идем, көннәрнең берендә әлеге егет килде дә үзе хәбәр салды:

– Синең теләгеңне үтәргә мөмкинлек бар. Әгәр акчаңны күрсәтсәң, әзерләнә башлыйбыз.

Акчаны ул бармакларын төкерекли-төкерекли җентекләп санады да кире бирде. Мин ничек булырын күз алдына да китермәгән идем. Зоопаркка яки берәр театрга барган шикелле, хәзер барырбыз да карарбыз төсле тоелган иде. Егет миңа мәктәп баласына карагандай итеп карап куйды да аңлатырга тотынды:

– Синең йөзеңне үзгәртергә кирәк. Дүрт көн чамасы кырынмыйча торсаң, сакал-мыек басар да каралык өстәр. Ә чалма белән чапанны, гомумән, кием-салымны үзем алып килермен.

Бер атна чамасы вакыттан соң килешенгән урында мине искедән иске машина көтеп тора иде инде. Егет хәтта акчаны кабаттан чутлап та тормады, калтыранган куллары белән кесәсенә яшерде. Без таулар арасына барып җиткәч кенә туктадык. Минем кыяфәттән ул канәгать калды. Кырынмаган, юынмаган, кара тузанга баткан, өстәвенә беркадәр ябыккан да. Ярты сәгатьләп барганнан соң, без ярым җимерек храмга җиттек. Егет шунда пышылдап кына әйтеп куйды:

– Әгәр тотылсак, мине үтерәчәкләр.

Мин бу эшкә ник тотынуым өчен үкенә идем инде. Храм эче ярым караңгы иде. Бары тик бүлмә уртасында гына яктырак, анда торымбашлар яна, җимерек түшәмнән яктылык төшә. Калганын юньләп хәтерләмим. Ниндидер сәер халәттә идем. Гипнозланган сыман. Якында гына кемдер бала күтәреп тора иде. Ниндидер чүпрәккә төрелгән шәрә кыз. Ул тигез сулап йоклый, куллары салынып төшкән, чәчләре җилкәсенә җыеп таралган иде. Кызга алты яшь тә, уникене дә бирергә мөмкин иде. Кали алиһәгә корбан китерү өчен кызлар кулайрак санала. Аларны кечкенә чакларыннан ук сатып алалар да билгеле бер яшькә кадәр үстерәләр. Ундүрткә җиткермиләр, куркыныч…

Мин икегә бүленгәндәй булдым. Моңарчы бер генә ауропалы да күрмәгән нәрсәне күрәсе килә иде, әлбәттә. Шул ук вакытта мин моның үтереш икәнен яхшы аңлыйм һәм әлеге җинаятькә каршы төшәсем килә иде. Ләкин бармак очын селкетерлек тә көчем юк сыман иде. Йола ни рәвешле үткәнен ачык хәтерли алмыйм. Башта ниндидер җырулар, дога укулар булды, аннан соң кайдадыр якында бик матур хәнҗәр ялтырап китте. Кызның бугазын шултиклем пөхтә итеп кистеләр ки, бернинди тартышу-чәбәләнү дә, кычкыру да булмады. Каны да теләсә кайда чәчрәмәде, махсус кәсәгә генә акты.

Көмеш белән йөгертелгән бу кәсә кечкенә баланың баш сөягеннән ясалган иде. Бераздан кызның өзелгән башын, югарыга күтәреп, читкә алып киттеләр. Мөлдерәмә тулы кәсәне түгәрәк буйлап җибәрделәр. Кемнеңдер дога укыгандагы кебек тавышы ишетелде. Теләк телиләр иде булса кирәк. Бераздан кәсә миңа да җитте. Мин, әлбәттә, эчмәдем. Иренемне кәсә читенә тидереп, йоткан хәрәкәт ясадым да ары җибәрдем. Һәм бернинди теләк тә теләмәдем. Миндә бер генә теләк котыра иде – моннан тизрәк чыгып качу һәм кабат беркайчан да килмәү теләге.

Кәсә түгәрәк буйлап әйләнеп чыкканнан соң, кызның гәүдәсен алып киттеләр. Мин инде косар чиктә идем. Аякларымны киереп бастым, ә алар калтырыйлар иде. Шунда юлдашым миңа кагылды. Китәргә вакыт иде.

Пассажирлар дөньяларын онытып тыңлыйлар иде. Сөйләүченең теле бик үткен булмаса да, вакыйгалар коточарлык иде. Шуңа да алар һәрнәрсәне күз алдыннан үткәреп, үзләре күргән шикелле итеп тыңладылар. Һәм Андрей Николаевич тынып калгач та, ниндидер хәрәкәт ясап, тынлыкны бозарга җөрьәт итмәделәр.

– Бетте, – дип елмайды Андрей Николаевич, мондый чиркангыч нәрсәне сөйләүдән котылуына шатлангандай. – Бетте.

– Берәр күңеллерәк нәрсә турында сөйләсәң булмый идеме инде, – дип шелтәләп алды хатыны. – Болай да билгесезлек эчендә йөзгән кешеләрнең йөрәген кузгатмасаң.

– Шулай шул, карчык… – дип елмайды сәяхәтче, – гафу итәсез инде…

– Ә Кали алиһә кем була ул? – Бу Радик иде. Ул әле махмырдан чыгып җитмәгән, аңа болай да куркыныч. Ләкин әлеге сәяхәтчегә ул рәхмәт укыды. Андрей Николаевич, пассажирлар арасында курку атмосферасы тудырып, аны, Радикны, ялгызлыктан коткарды ич. Әгәр Николаевич булмаса, ул берьялгызы гына курку эчендә чәбәләнергә мәҗбүр булыр иде. Ә хәзер барысы да курка, шулай булгач, барысы да бертигез. Радикның әлеге халәттән чыгасы килми иде, ул куркынычлар темасын дәвам итәргә теләде.

– Кали алиһәме?! – Андрей Николаевич куркыныч нәрсәләр сөйләргә теләми иде инде. Ләкин кыскача гына аңлатып бирерлек сүзләр дә таба алмады, – Кали алиһә… Ягез, кем аңлатып бирә?!

Лена алгарак омтылып куйды:

– Хәзер… – Ул, рөхсәт сорагандай, Хәмиткә күз ташлады. – Миңа әле күптән түгел генә индуизм белән кызыксынырга туры килде. Белүегезчә, һинд мифологиясендә борынгы дәвер, явызлык белән изгелек көрәше сурәтләнә. Бу алышу бик тә аяусыз булган һәм һәр ике яктан да меңләгән корбаннар таләп иткән. Бу хакта «Деви Махатмья» китабы җентекләп сөйли. Шушы ук трактатта алиһә хакында да әйтелә. Дөньядагы барлык явызлыкны юк итүче алиһәнең исеме берәү генә түгел. Шакти, Лолита, Деви… Хәтта «Аллаһ» дигән сүз дә аның бер исемен аңлата. Ходайның кодрәте чиксез һәм ул явызлык белән дә, изгелек белән дә идарә итә ала. Аның нәфрәте коточкыч көчкә ия. Моны күз алдына китерү өчен Коръәндәге Кыямәт көнен, йә булмаса, Библиядәге замана ахыры күренешен исегезгә төшерү дә җитә. Шулай итеп, алиһәгә бирелгән исемнәрнең күплеге ачыклана төшә. Аны Нәфрәт чыганагы, Галәм ләгънәте дип әйтү дә, шул ук вакытта Шатлык диңгезе, Бәхет бирүче дип әйтү дә дөрес булып чыга. Кали Ходайдагы җимергеч көчнең бер чагылышын аңлата. Кызганычка каршы, динне дә үз мәнфәгатьләре өчен файдаланырга тырышучы кешеләр бар. Кали культының барлыкка килүенә шундыйлар сәбәпче. Авыл халкының наданлыгыннан файдаланып, аларны алиһә хөрмәтенә адәми заттан корбан китерүгә кадәр этәргәннәр. Әлбәттә, дин әһелләренең Ходай хакына үтерүне акларга тырышуы яңалык түгел. Мөселманнарның шәһитләрен, христианнарның тәре йөртүчеләрен генә искә алу да җитә. Ләкин Кали культы вәкилләрен бары тик сатанистлар белән генә чагыштырырга мөмкин.

Хәмит, хатынына карап, мыек астыннан гына елмаеп куйды. Укытучы. Чир китә, гадәт китми, дигәннәре шушыдыр инде. Һәркайда үзенең өстенлеген исбатларга күнеккән хатын канәгать иде. «Үзебез авылдан гына булсак та, менә нинди нәрсәләрне беләбез әле без!» дигәнрәк кыяфәт белән басып тора иде ул. Бәлки, Лена дөрес сөйләгәндер. Хәмит ул кадәресен белми. Ләкин хатыны аңа аз гына кызганыч булып тоелды. Үзен башкалардан өстенрәк итеп күрсәтергә тырышканда, ул гел шулай тоела иде.

– Рәхмәт! – диде Радик, әлеге теманың туктамавына күңеле булып. – Ләкин нигә без гел чит илләр турында сөйлибез әле, шайтан алгыры! Бу төбәктә дә җан өшеткеч хәлләр еш булып тора бит…

Андрей Николаевич аңа рәхмәтле караш ташлап алды. Коточкыч вакыйгалар турында сөйләшү аның өчен дә кирәк иде.

– Ә сезнең Әҗәл утравы турында ишеткәнегез бармы? – диде ул, үзалдына елмая биреп. – Безгә турагентсво хезмәткәре Мәхәббәт утравы турында да, Оҗмах утравы хакында да күп сөйләде, әлбәттә. Ләкин шушы күлдә, кайдадыр Әҗәл утравы дигән урын да бар бит…

– Анда, мөгаен, җен-пәриләр оясыдыр инде…

Бу тагын Радик иде. Әтисенең күңелсез күренешләрдән тәм табып утыруын Айгөл өнәмәде. Акрын гына урыныннан торды да палубага чыгып китте. Радик нидер әйтергә дип укталып куйды, әмма эндәшмәде.

– Кызыклы утрау ул. Анда адәм баласына яшәү өчен нәрсә кирәк, барысы да бар. Ризык та, куыш та… Хәтта алтын-көмешләр дә тулып ята. Ләкин утраудан бернәрсә дә алып чыгарга ярамый икән. Нәрсәдер алып кайтырга теләгән кешеләр һәрвакыт фаҗигагә эләгә…

Ләис инде күңеле белән бөтенләй пассажирлар арасында түгел иде. Ул урыныннан кузгалды да акрын гына ишеккә юнәлде. Туганының кайда киткәнен чамалаган Ләйсән ялварулы карашын Робертка төбәде. Күзләре очрашкач, ул да Ләис артыннан иярде. Роберт русча бөтенләй диярлек аңламый иде. Ул да әтисенә карап алды да, тегесе ризалык биреп баш каккач, ишеккә атлады.

– Сезнең анда да булганыгыз бармы? – дип сорады Анна, елмая биребрәк. Ул йоклап барган пассажирларны кузгата алуына шат иде бугай. Ләкин Михаил гына әлеге сөйләшүләрне бик өнәп бетермәгәндәй тоела иде.

– Юк, минем анда булганым юк. Булырга да язмасын. Чөнки соңгы елларда ул утраудагы хәлләр бигрәк куркынычка әйләнгән дип сөйлиләр. Монда ниндидер сәбәп белән килеп эләккән кешеләр кире кайта алмый, алар ничектер кинәт юкка чыгалар икән… Элек алай булмаган. Хәзер исә… Миңа кунакханәдә берәү сөйләп торган иде. Күл буйлап сәяхәткә чыккан бер гаилә, катерлары ватылып, шушы утрауга эләгә. Яннарында балалары да була аларның. Биш бала. Һәм һәр кич саен аларның бер баласы юкка чыгып тора. Биш көн эчендә боларның бер баласы да калмый. Һәм ничек кенә эзләмәсеннәр, берсен дә таба алмыйлар. Ә балалары югалып беткәч, кинәт катерлары төзәлә дә ниндидер көч боларны шунда куып кертә, кире өйләренә кайтырга мәҗбүр итә…

– Йа Ходай!..

– Әгәр без дә шунда эләксәк?!

Андрей Николаевич пассажирларның котын ала алуына шат иде бугай. Ул бик тәкәббер кыяфәт белән иңнәрен генә сикертеп куйды:

– Кем белә?! Барысы да Ходай кулында…

Анна инде үзе башлаган уенның шулай куркыныч тонда тәмамлануына үкенә иде шикелле. Ул таяныч эзләгәндәй Михаилга карады.

– Без бит анда эләкмәячәкбез, Михаил? Эләкмәячәкбез бит?

– Юк, кадерлем… – Михаил елмаерга тырышты, ләкин авыз еру гына килеп чыкты. Ахырда ул, үз йөзен күрсәтмәс өчен, хатынын куенына кысарга мәҗбүр булды: – Юк, без андый хәлгә юлыкмабыз.

Ләкин Анна тынычланмады:

– Син үзгәрдең, Миша. Син дулкынланасың. Мин беләм, син нәрсәдер сизенәсең… Син һәрвакыт алдан сизәсең…

Михаил карышып нидер әйтмәкче иде, тик тиешле сүзләр табалмады. Хатыны хаклы иде. Михаилның күңеле тыныч түгел, җанын нәрсәдер кимерә кебек иде. Ләкин моны хатынына белдерергә ярамый, ниндидер җылы сүз табып, аны барысы да яхшы икәненә ышандырырга кирәк.

– Юк, кадерлем… Бары тик гөнаһ сүз сөйләшкәнегезгә генә эчем поша. Ходай андый сүзләр сөйләшергә кушмый бит…

Аларның сүзен барысы да ишетте һәм барысының да күңеленә шом оялады. Лена Хәмиткә карап куйды:

– Балаларга күз-колак булырга кирәк.

– Алар бит яшьләр… – дип каршы төште ир, – үз тиңнәре белән үзләренә кызыклы темаларга сөйләшсеннәр. Әллә син аларның шушында кирәк-кирәкмәс сүз ишетеп торуын теләр идеңме?!

Хәмит, әлбәттә, дулкынлана иде. Тыныч чагында ул бу тиклем озын сөйләми. Лена дәшмәде. Хәзер ул ире белән килешергә тиеш иде. Шулай яхшырак була.

Хәлил ишеккә күз салды, ләкин тышка чыгып китәргә кыенсыныбрак калды. Бары тик балаларның дүртәүләшеп гәпләшеп торганын тәрәзәдән күреп алгач кына тынычлангандай булды.

Радик та күзләрен кая куярга белми азапланды. Ул курка иде. Нәрсәдән икәнен дә белми хәтта. Махмыры интектергәндә гел шулай була. Әле шуның өстенә ниндидер куркыныч һава бар иде. Сулыш алганда да салкынлык булып тын юлларына урала ул, бала йоннарын кабарырга мәҗбүр итә. Бая теманы тирәнгәрәк җибәрергә тырышып дөрес эшләмәде. Үзе генә курыкса, бу халәте озакка барачак түгел иде. Хәзер барысы да куркуга калды, һәм дөнья чынлап та куркыныч сыман тоела башлады.

Андрей Николаевич белән аның хатыны гына тыныч иде бугай. Һәрхәлдә, аларның йөзендә башкаларныкындагы шикелле шүрләү галәмәте сизелми иде. Ләкин куркыныч белән тулы бүлмәдә тыныч кала алу үзе үк шомлы сыман тоела иде.

Пассажирлар бер мәлгә тынып калдылар.

Мотор гүләгәне һәм тыштагы яшьләрнең катер тавышын күмәргә тырышып нәрсәдер сөйләгәне генә ишетелде.

– Сәлам!

Айгөл колак төбендә генә яңгыраган тавыштан дертләп китте дә артында кем торганын күреп елмаеп җибәрде:

– Рәхмәт сиңа…

– Леон… – Ләис үз сүзеннән үзе елмаеп җибәрде, – Леон мин.

– Рәхмәт сиңа, Леон. Ә минем исемем Ай… Аида була…

Кыз, назлы елмаеп, кулын сузды. Ләис кыздан күз алмыйча гына иелде дә үбеп алды.

– Ниһаять! – диде ул, җиңел сулап.

– Нәрсә «ниһаять»?

– Мин инде синең белән танышудан өмет өзә язган идем. Һәм менә, ниһаять…

– Мин дә бик шат, – дип елмайды кыз.

– Кара әле боларны! Кияү белән кәләш! – Елмаеп әйтелгән бу сүзләрне икесе дә шатланып кабул итте. Ә Ләйсән, аларның янына ук килеп, икесенә дә сокланулы караш ташлады: – Нинди бәхетле парлар! Хәерле сәгатьтә!

Айгөл-Аида аз гына уңайсызлангандай тоелды.

– Ә мин Люда, – диде кыз һәм Ләискә күрсәтеп өстәп куйды: – Менә бу иптәшнең бертуган апасы.

– Бу иптәшнең исеме бар. Картлыгың белән хәтерләмәсәң, исеңә төшерәм, мин синең Леон абыең булам. Ә бу – Аида…

Ул арада ишектән Робертның башы күренде. Ләис-Леон апасына карап күз кысты. Айгөл-Аида аңлап елмайды. Люда-Ләйсән егеткә карап кул болгады:

– Кил монда.

Роберт елмаеп алар ягына атлады. Килеп җитү белән, кызларга елмаеп карады да Леонга кул сузды:

– How do you do! My name is Robert.

Бер мәлгә барысы да аптырабрак калды.

– Леон… – диде егет, тагы нәрсә әйтергә белмичәрәк, – Ле-он…

– Ә мин – Люда, – дип кул сузды Ләйсән, – танышуга шатмын.

– Аида…

– Excuse me, but I do not talk on russian2.

– This bad, – дип елмайды Ләйсән. – My english simply terribly…3

– You are an american? – дип елмайды Ләис. – Never saw the alive American! Dead too…4

– You all speak in english?5

– Yes! Signifies, all shall talk in english…6

Дөнья кызык, әти-әниләре яныннан китү белән бөтенесе дә руска әйләнде. Ә Робертны күргәч, барысы да инглизчәгә күчте. Һәм алар танышуны дәвам иттеләр…

Коточкыч вакыйгалар хакындагы хикәяттән куркып тынып калган өлкәннәр дә бераздан һушларына килде. Дөресрәге, аларны бу халәттән Радик алып чыкты. Арада иң нык курыкканы ул иде. Ничектер авыр иде аңа. Ниндидер бәлагә юлыгыр да һәлак булыр, ә аның дөньяда кайчандыр яшәгәнлеге хакында бернинди дә хәбәр-хәтер дә калмас сыман иде. Ә аның бу дөньядан бер эзсез үк китәсе килми иде. Шуңамы, кинәт торып басты да, барысы да ишетерлек итеп:

– Минем исемем – Роман! – диде. Юк, ул кыланмады да, алдашмады да. Ул бу дөньяда әнисе өчен генә Радик иде. Ә калганнар инде унсигез яшеннән бирле Роман дип йөртә. Ул үзе дә моңа күнеккән иде.

Бер мизгелгә тынлык урнашты. Һәм бераздан берәм-берәм исемнәрен атарга керештеләр:

– Минем исемем – Елена. Ә ирем – Николай. Улыбыз – Леон, кызыбыз – Люда.

– Минем исемем – Хенк. Нью-Йорктан. Улым – Роберт. Инглизчә генә сөйләшә…

– Андрей. Хатыным – Ольга.

Кинәт бөтен дөньяны яңгыратып тыштан тавыш ишетелде. Бераздан ишек ачылып китте һәм анда яшьләр күренде. Алар шатланышып кычкыралар иде:

– The Land! The Island!

Өлкәннәр берни аңламыйча аптырап калды. Бары тик Хәлил-Хенк кына елмаеп тәрәзәгә бакты һәм башкаларга тәрҗемә итте:

– Җир! Утрау!

Барысы да бер булып тышка атылып чыкты.

– Җир! – дип кабатладылар барысы да бертавыштан. – Утрау!

Михаил гына бернәрсә дә дәшмәде. Баштарак кечкенә бер нокта булып күренгән утрау котылгысыз тизлек белән якынлаша иде. Хәзер инде андагы таулар да, тау итәкләрендә үскән агачлар да аермачык күренә. Утрау әллә ни зур түгел иде. Ләкин анда бернинди ял итү комплекслары да, парклар да, затлы коттеджлар да юк, бары тик ярдан ерак түгел урында бердәнбер ике катлы йорт кына бөршәеп утыра. Моңа әле беркем дә игътибар итмәде бугай, әмма Михаил барысын да искә алып бара, һәм аның күңеле тыныч түгел иде.

Ул елга вокзалындагы мөлаем ханымның сүзләрен искә төшерде: «Без барасы утрау Ярымай утравы дип атала. Аңлавыгызча, ул кыйгач ай рәвешендә. Ләкин мин аны Җәннәт утравы дип атар идем. Монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашыру мөмкинлеге булачак. Затлы коттеджлар, рестораннар, сауна-бассейннар, уен заллары турында әйтеп тә тормыйм… Сезнең әкият иленә сәяхәт кылырга хыялланганыгыз бар идеме? Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз…»

Бер мизгелгә генә барысы да күз алдына килеп басты.

Әмма бу вәгъдә ителгән утрау түгел иде. Бу бөтенләй башка утрау иде.

Хәер…

Ник шулай шомлы уйларга бирелә әле ул?! Теге ханым бит кечкенә утраулар турында да сөйләгән иде. Бәлки, бу шуларның берсе генәдер?! Әлбәттә, шулай. Һәм ул озатучы ханымны кабат күз алдына китерде: «Күл шулай ук кечкенә оҗмах утрауларына да бай. Якын-тирәдә яшәүчеләрнең кайберләре монда үзләренең ширбәт айларын үткәрә. Сезнең арада да икәүдән-икәү генә калырга теләгән гашыйклар бар икән, берәр тәүлеккә утрауда калу мөмкинлеге булачак. Анда махсус коттеджларыбыз бар, һәм хезмәтчеләребез теләсә нинди теләгегезне үтәргә әзер тора…»

Бу ханымны әледән-әле исенә төшерүе, бәлки, аның таныш кебек тоелуыннан гынадыр. Беренче күрүдә үк ул кемнедер хәтерләткән сыман тоелды бит…

Михаил янындагыларга күз салды.

Бөтенесе дә алга карап илаһи бер халәттә катып калган иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Әллә кайдан серәеп торган бердәнбер йортны исәпкә алмаганда, монда адәм кулы кагылган нәрсәләр сирәктер кебек күренә һәм шуның белән ул Җир шарының яшь чагын хәтерләтә сыман иде. Утрау үзе дә ерактан караганда ярымтүгәрәк рәвешендә, әйтерсең Җир шары суга баткан да аның иң матур бер өлеше генә күренеп калган. Зур да түгел, түбәтәй хәтле генә. Шушы кечкенә урынның чиксез зур матурлыгы сине телсез итә, күңелеңне әллә нинди хисләр белән бизи. Хәтта үзеңне җирдә дә итеп тоймыйсың, ә галәмнән галәмгә күчеп, яңа планеталар ачып йөрүчедәй сизәсең. Үзең ачкан матурлыктан үзең сафланып каласың. Моны аңлап та, аңлатып та булмый, бары тик тоеп, кичереп кенә буладыр. Син бөтенләй яңа үлчәмгә күчәсең…

Тик Михаил тулысынча тынычлана алмады.

Әлбәттә! Үзеңне алданган дип хис итәргә, күңелеңне төшерергә бер генә сәбәп тә юк иде. Барысы да туры килә. Озатучы ханым да, иртәгә иртән генә билгеләнгән урында буласыз, диде ич. Ә бу утрау бары тик юлда очраган вак утрауларның берсе генә. Шулай булырга тиеш. Һәм тамчы да борчылырга, шомланырга ярамый.

Ләкин аның күңеле шомнан арынмады. Барысы да мантыйк буенча булса да, монда җанга тынгылык бирми торган нидер бар иде.

Пассажирлар, чемоданнарын һәм башка кирәк-яракларын алып, утрауга төшәргә җыена башлады. Аларның күңеле күтәренке иде. Катер тизлеген киметә барды, бөтенләй әкренәйде һәм бераздан сул як кабыргасы белән ярга килеп төртелде.

– Әйберләрегез белән ярга чыгыгыз! – дигән көр тавыш ишетелде. – Килеп җиттек.

Барысы да трапка атладылар. Бары тик Михаил гына капитан янына килде:

– Ләкин бу безгә вәгъдә ителгән утрау түгел… – диде ул, болай дигәне өчен үзе гаепле сыман. – Без чынлап та дөрес килдекме?

– Без дөрес килдек, – диде капитан, аны үчекләгәндәй. – Әйберләрегезне алыгыз да ярга чыгыгыз. Озакламый караңгы төшәр, шуңынчы әнә теге йорттан бүлмәләр алып, урнашып куегыз. Монда электр уты да, башкасы да юк.

– Ничек инде?!

– Шулай. Ә иртәгә таң белән тагы юлга кузгалырсыз. Сезне икенче теплоход килеп алыр. Без ары баралмыйбыз, тагарак авыр хәлдә. Көтелмәгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм.

Һәм ул Михаилны култыклап дигәндәй ярга чыгарды да кире күтәрелде. Шундук трапны алдылар. Моторлар гүләве көчәйде. Катер кузгалып китте.

– Ә безне беркем дә каршы алмыймыни?! – диде Анна, барысына да ишетелерлек итеп. – Каршы алучылар булырга тиеш бит инде.

Беркем дә эндәшмәде. Зур тизлектә ераклашкан катерның кире борылуын көткәндәй, барысы да күл ягыннан күз алмады. Хәтта ул кечкенә ноктага әйләнеп күздән югалгач та урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. Күңелләрне шомлы тынлык басты.

– Ә Серёжа һаман уянмый… – дип, иренә елышты Анна. – Ишә генә йокыны…

* * *

Санкт-Петербург. Россия

Ир кара курткасының түш кесәсеннән конверт алып хатынга сузды:

– Бар да сөйләшенгәнчә. Санап алыгыз.

– Рәхмәт. – Лолита конвертны, ачып та тормыйча, портфеленә салып куйды. Елмайды. Өстәл артыннан күтәрелде. Ул инде турагентство формасында түгел иде. Кара озын чәчләрен иңенә таратып салган, һәр ирне әсир итәрлек гәүдәсенең бөтен матурлыгын ассызыклап торган кофта, кыска итәк кигән, шоколад төсендәге тәне дә бөтен булмышына ниндидер татлылык өсти, ирексездән аны тәмләп карыйсы килә, ә кара кашлары астыннан ягымлы нур сирпеп балкыган күзләре аның ихтыярына берсүзсез буйсынырга мәҗбүр итә, өлгергән чиядәй тулышкан иреннәре, ул иреннәрдәге серле елмаю аңа искиткеч назлылык өсти, бу ханымның яныңда торуы гына да җанга рәхәтлек биргән сыман тоела иде. Лолита номердан чыгарга дип бер-ике адым атлагач, туктап калды. Өстәл яныннан торып өлгермәгән ир янына кабат борылып килде. – Бер генә нәрсәне сорарга мөмкинме?

Ир сагаеп калды. Хатынны беренче күргәндәй баштанаяк күз йөгертеп чыкты. Елмайды. «Мин сезне юк-бар сораулар биреп баш катырыр өчен ялламаган идем. Ләкин матурлыгыгыз хакына рөхсәт итәм инде…» – аның кыяфәте шулай дигән сыман иде.

– Нәрсә инде тагын, Лолита?

Хатын бер мәлгә икеләнеп калды.

– Ә сез курыкмыйсызмы? – диде, аннан соң сүзләренә икесенә генә аңлаешлы яшерен мәгънә салып. – Курыкмыйсызмы, әллә бернәрсә дә белмисезме?

– Нәрсәдән? – Бу сүзләр беркатлылык белән әйтелсә дә, ирнең тавышындамы, кыяфәтендәме аның нәрсәдән куркырга кирәк икәнен яхшы төшенгәнлеген сиздерә торган бер чалым бар иде. Ләкин хатын качышлы уйнап тормаска булды. Ул портфеленнән кечкенә файл алып, ирнең алдына салды һәм карарга кушып баш какты.

Ир файлга күз салды да елмайды.

– Гәзит укырга кушасыңмы? – диде ул, файлны кире этәреп, – рәхмәт. Тик мин үземә кирәкле мәгълүматлар белән нәкъ үз вакытында танышып барам.

Хатын файл эченнән берничә газета тартып алды да, аларны ачып, ирнең алдына тезде. Мәкаләләрнең исемнәрен ул кызыл кара белән түгәрәк эченә алып куйган иде.

– «Әҗәл утравында булып кайтканнан соң, бер хатынның чама белән өч айлык көмәне үзеннән-үзе юкка чыга…» – диде ир, күзенә эленгән беренче газетаны укып. – Шуннан нәрсә?! Бу әллә сезнең хактамы?

Лолита аның шаяртырга маташуын игътибарсыз калдырды:

– Сез әле генә бер төркем кешене шул утрауга җибәрдегез.

– Ә монда утрауның ни катнашы бар?

– Ә көмәннең үзеннән-үзе югалуы сезгә гаҗәп булып тоелмыймы?

– Бер тамчы да! Ана карынындагы бала яралгысының башлангыч чорда юкка чыгуы гайре табигый нәрсә түгел. Мондый мисаллар тулып ята. Табиблар аны «әле җитлегеп бетмәгән яралгыны организм кире үзенә сеңдерә» дип аңлаталар. Бары тик шул гына.

Хатын мондый җавапны көтмәгән иде бугай. Бер мәлгә югалып калгандай тоелды. Ләкин ул үзен тиз кулга алды:

– Ләкин… Ләкин өч айлык баланың юкка чыгуы… Һәм бу бер генә очрак түгел… Сез башкаларына да күз салыгыз.

Ир аңа акылы зәгыйфьләнә башлаган кешегә карагандай кызгану катыш елмаеп кына җавап бирде.

– Көлмәгез миннән. Менә нәрсә дип язалар: «Күлгә чыккан балыкчылар төркеме, көймәләре ватылып, Әҗәл утравына туктала. Монда алар берничә төн кунарга мәҗбүр булалар. Беренче көннәре тыныч кына үтә. Ә икенче көннән кешеләр югала башлый…»

Ир кычкырып көлеп җибәрде:

– Ә сез беләсезме, кунакханәнең бу бүлмәсе нәрсә белән дан тота. Әлбәттә, аның хакында бик кычкырып сөйләшеп бармыйлар. Әмма нәкъ шушы бүлмәдә төннәрен өрәкләр йөри. Ә теләсә нинди ир-егет, монда бер кич кунганнан соң, шушы бүлмәгә кергән чибәр ханымнарны көчләп, кыйнап, үтереп ташлый торган маньякка әверелә.

– Сез миннән көләсез?

– Көлмим, Лолита. Бу хакта әлегә гәзиттә бернәрсә дә язмадылар дисезме?! Гаеплемен. Иртәгә үк редакциягә илтеп бирәм, һәм ул берәр атнадан каныңны суытырлык исем белән басылып чыгачак.

– Җитте.

– Гафу итегез. Ләкин гәзиттә басылган һәртөрле вак-төяккә ышана башласаң, акылдан шашарга мөмкин. Акча, тираж хакында гына баш ваткан журналистлар хәзер теләсә нәрсә уйлап чыгарырга әзер тора. Ә сез шуларның сүзенә чынлап ышанасыз.

Хатын бер мәлгә тын торды. Әйткән сүзләренең әлеге бәндәгә бер тамчы да тәэсир итмәве аның хәтерен калдырды бугай.

– Сез безнең як кешесе түгел. Шуңа күрә барысына да көлеп кенә карыйсыз… – диде ул өметсез бер тавыш белән. – Әгәр мондагы хәлләрне белсәгез, утрау турында нинди хәбәрләр йөрүен ишетсәгез, алай итмәс идегез.

– Мин сезне аңлыйм, Лолита. Кисәтүегез өчен рәхмәт.

– Рәхмәт… – диде ханым, үчекләгәндәй итеп. – Сез бернәрсә дә аңламыйсыз.

Иргә ул кызганыч булып китте.

– Мин әлеге адымга барыр алдыннан ул утрауда берьялгызым бер атна яшәдем. Һәм бернинди гадәттән тыш хәлгә дә юлыкмадым. Кунакларым да исән-имин булыр. Сез бернәрсә өчен дә борчылмагыз.

– Ходайдан ялварырга гына кала инде… Ә ни өчен кирәк соң боларның барысы да?! Сезгә ул нәрсә бирә?

Ир тынып калды.

Бу хакта ул үзе дә уйламады түгел. Ләкин канәгатьләнерлек җавап кына таба алмады.

– Белмим. Мин шулай телим.

– Әгәр берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса?

– Чыкмас. Чыкмаска тиеш.

– Ярый… – Хатын тагын ишеккә борылды.

Нәкъ шушы мизгелдә ир бер нәрсәне аңлады. Бу гүзәл ханымның китүен теләми иде ул. Ир үзе дә аралашуга, аңлауга мохтаҗ иде. Ул үз хаклылыгына үзе дә шикләнә, ялгыз төн аны куркыта.

– Миңа китәргә вакыт…

Хатын аңа моңсу карашын төбәп бер мәлгә тынып калды. Ул да китәргә теләми иде.

– Ә сез ни өчен миңа барысын да сөйләдегез? – диде хатын, бераз кыюсызланып торганнан соң. – Кемнәрне каршы алып, кайда утыртып җибәрергә кирәген әйтү дә җитә иде бит…

– Белмим, Лолита. – Ир урыныннан кузгалды: – Сез беркая да ашыкмыйсызмы?

Хатын, дөрес ишетәмме дигәндәй, карашын аңа төбәде:

– Тагын берәр эш бармы әллә?

Ир аның каршына ук килеп басты. Бер-берсенә карашып катып калдылар.

– Сау булыгыз… – диде хатын, үз сүзенә үзе дә ышанып җитмәгән бер халәттә.

– Сау булыгыз… – Аның тавышы карлыккандай иде. – Лолита…

Ир акрын гына аның чәчләреннән сыйпады. Һәм назлы гына итеп үзенә тартты да иреннәренә үрелде. Ханым карышмады…

2

Гафу итегез. Мин русча белмим.

3

Начар. Мин инглизчә бик яхшы белмим.

4

Сез американмы? Беркайчан да тере американ күргәнем юк иде. Үлесен дә.

5

Сез инглизчә генә сөйләшәсезме?

6

Әйе. Димәк, бөтенебез инглиз телендә сөйләшергә мәҗбүр.

Бердәнбер һәм кабатланмас

Подняться наверх