Читать книгу Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә - Расих Ханнанов - Страница 6

Мәсүфә Әюпова

Оглавление

САГЫНУ


Кемнәр уйлап чыгаргандыр

Бу сагыну хәлләрен.

Серләремне сезгә чишәм,

Өзгәләнгән мәлләрем.


Кушымта:

Бүген төннә төшләремә

Зинһар өчен кер әле.

Яратуларыңны сөйләп,

Җанга җылы өр әле.


Сагынуларны исәпләргә

Үлчәмнәр җитмәс иде.

Күңелдәге бу сагышлар

Мәңгегә китмәс инде.


Сагынуга дәва булыр

Кош теледәй хат салсаң.

Син – минеке, мин – синеке,

Дигән антны акласаң.

САБАНТУЙ


Гомер бакый минем халкым

Сабантуйлар уйнаган.

Бар милләтне бер мәйданга

Менә шулай җыйнаган.


Кушымта:

Гөрли бүген туган якта

Ямьле сабантуйлары.

Хезмәт сөйгән якташларның

Матур хәтта уйлары…


Гасырлардан гасырларга

Бу йола күчә килә.

Берәү җырлый, берәү бии,

Ә берәү атта җилә.

Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә

Подняться наверх