Читать книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин - Страница 2

Повестьлар
Игезәкләр

Оглавление

Керми киттем каен урманына,

Каен урманнары ак иде.

Керер идем, күңелемә минем

Кара уйлар тулган чак иде.


Керми киттем каен урманына,

Тыелып кына утырып еладым.

Ап-ак каеннарның йөзләренә

Сарылмады кара уйларым.


Ф. Яруллин

– Нинди сөякләр ул, әти? – дип сорады почык борынлы малай, манараның яртылаш ачык торган ишегенә башын тыгып карагач, һәм, курыккандай, кире чигенде. Каршыдагы Сөембикә манарасы кебек мәһабәт, нык бәдәнле әтисенә күтәрелеп караган чакта, бәләкәчнең баш түбәсендә чәч бөтеркәсе күренеп калды.

Әтисе салам эшләпә тоткан кулын селтәде, ә икенче кулында аркылы-торкылы җеп уралган саргылт кәгазь иде.

– Теге ни… төрле ханнарныкы… Археологлар җир казыганда килеп чыккан… Әнә ич Кремльнең аргы башын актарып ташлаганнар. Күрәмсең, монда зират булган – хан төрбәләре, мавзолей… – дип җавап бирде әтисе улының соравына.

– Мескенкәйләр… – диде малай, әллә ятим сөякләрне, әллә инде борынгы Казан ханнарын кызганып.

– Йә, булды, Рөстәм улым, бүгенгә экскурсиябез тәмам. Киттек. Электричка көтмәс. Күрәсең бит, Сөембикә манарасы авам дип тора икән хәзер. Студент чагыбызда, иллешәр тиен түләп, Казанның бөтен әйләнә-тирәсен карап йөргәләгәнебез бар, тик фотоаппарат алып менәргә рөхсәт итмәгәннәр иде. Хәер, ул елларда безгә фотоаппарат каян килсен?..

– Ә нигә соң бу ишекне бикләмәгәннәр? Каравыл да юк! – дип, һаман төпченде улы, манараның нигез катындагы яртылаш ачык ишеккә төртеп күрсәтеп.

– Археолог абыйлар бикләргә онытканнардыр. Аннары төш вакыты гына бит. Урлар нәрсә дә юк ич монда, шул почмакка өйгән коңгырт сөякләр генә…

– Ә хәзер аларны нишләтәләр инде?

– Әллә, бәлкем, зиратка илтеп күмәрләр.

– Син шалтыратып әйт аларга, күмсеннәр. Яме! Ләкин башта кемнеке икәнен белсеннәр…

Малай баскан җирендә таптангалап торды, каерылып-каерылып, соңгы тапкыр манараның очына карады. Аннары алар – мәктәп формасы кигән нечкә күңелле кара-кучкыл малай белән зәңгәр болонья плащ һәм кара күзлек кигән әтисе китеп тә бардылар. Бик ихтимал, бу минутларда малай киләчәктә авынкы Сөембикә манарасын турайтачагы турында хыяллангандыр.

Алар китеп бардылар, ә минем тормышымның тагын бер сәхифәсе ябылды. Сөембикә манарасы янындагы бакчага мине нинди көчләр тартып китергәндер, анысын әйтә алмыйм. Юк, алай түгел, мин моны хәзер әйтә дә алам шикелле…

Ә ул көнне, өр-яңа эскәмиядә утырганда, күңелемдә бер уй-теләк кузгалды: рөхсәт-мазар сорап тормастан, шушы манарага менеп, тирә-юньгә күз саласым килде, шуннан карап бөтен узылган юлларны күреп буладыр сыман тоелды. Кылган һәм кылмый калган гамәлләр, очрашкан һәм инде онытылган кешеләр күз алдыма килеп басар кебек иде… Дөрестән дә, тормышымдагы барлык куандырган табышларым һәм сагышлы югалтуларым шул Казан офыгы эченә сыеп бетәдер сыман. Әйтерсең лә минем күз алдымда гамәл дәфтәрем ачылырга тора.

Инде ике туларга да әллә ни күп калмаган икән. Манара ремонты белән шөгыльләнүчеләр дә күренә башлады. Югары Совет бинасы эченә кереп, бераз йомшак кәнәфидә утырып көтсәм дә зыян итмәс иде, тик керәсе килми. Гомер узды, шушындый «рәсми» бина бусагасын таптап йөрүгә мин күнегә алмадым. Эш буенча бер-ике тапкыр өлкә комитетына барырга туры килгәне бар барын. Партия әгъзасы булмагач, вестибюльдәге милиционерга паспортымны калдырып, ниндидер бер рөхсәт кәгазе алу күңелне болгаткан һәм, инде кабат бу тирәдә чуалмаска дип, үз-үземә сүз биргән идем. Югыйсә мине бүген түрәләр «келәмгә» чакырмыйлар, пешекләү һәм кисәтү яки эштән бушату максатыннан түгел, үзләренчә олылау, хәтта почёт грамотасы белән бүләкләү өчен дигәннәр иде… Бүләген бүләк, ә аяк барыбер атламый.

Президиум бинасының авыр ишеге тавыш-тынсыз гына ачылды да, аннан берәү чыгып, галстугын төзәткәләп торды, зәңгәрсу береткасын киде һәм, кая барырга белмәгәндәй, теләр-теләмәс кенә атлап, мин утырган эскәмия янына килде. Ул миңа нидер әйтте, ләкин сүзләрен хәтерләмим. Тик тавышын ишетүгә сискәнеп, уянып киткәндәй булдым. Әллә нинди ерак өннән бик тә таныш авазлар ишетелгәндәй булды. Хәер, мин күңелемдә әле һаман манара башында идем, дөньямны – тормышымның археологик катламнарын шуннан күзәтә идем, ияк кагып кына җавап бирдем шикелле.

Ә ул урысча, ләкин сизелерлек (алманча дип әйтимме) акцент белән әйтә куйды:

– Менә мин өйгә әйләнеп кайттым. Өйгә! Wunderbar! Искиткеч!

Шулчагында мин аңа текәлеп карадым.

– Сез бит татар, – дидем мин һичбер икеләнүсез. – Мин сезне таныйм да кебек… Сез… Сез Атна ягыннанмы әллә?

– Атна дисезме? Jа… Әйе, без кайчандыр Атна авылында яшәгән идек, – диде бу ярым татарча. Аның татар сүзләрен таба алмыйча гаҗиз булуы сизелә иде. – Күптән… Сугышка кадәр үк! Кырык еллар элек…

– Туктагыз әле, сез… Сәйдәшев түгелдер бит? Азат Сәйдәшев? – Сулышыма төер килеп тыгылганга, тыным кысылып, тавышым пышылдап кына чыкты.

Без капыл торып бастык. Үзебез бер сүз дәшмәдек, күзләребез генә, бер-беребезнең йөз чалымнарында эзләнеп, әледән-әле очраштылар. Ниһаять, мин аны – үземнең әллә кайчан җуйган һәм сурәте инде күңел төпкеленең иң ерак почмагына хөрмәтләп күмелгән балачак дустымны таныдым, таптым… Ул да таныды. Мине төсмерләгән саен, аның еллар сыеклаган яшькелт күзләре җылына, дымлана, яктыра һәм нурлана бардылар…

– Илдар! Синмени бу? – диде Азат Сәйдәшев. Мин аның калтыравык тавышында тагын яшьтәшемне таныдым.

Азат, бер адым артка чигенеп, мине янә күздән кичерде, модадан чыгып барган костюмыма игътибар итмәскә тырышты бугай. Аннары ул рәхәтләнеп, иркенләп елмайды, шулчагында аның ап-ак һәм артык тигез ясалма тешләре күзгә чалынды.

– Ә мин сине барыбер эзләп таба идем, дустым, – дип өстәде ул.

Утырыштык.

– Мин дә сине ике тапкыр эзләтеп карадым…

– Азатны табарлык түгел иде шул. Мин, гомумән, башка фамилиядә йөрдем. Дөньяда татар малае Азат Сәйдәшев юк иде… Баштарак – Казанцев, аннары… Отто Клейн.

– Яшьти, йә, хәлләреңне сөйлә… Каян? Ничек? Туган якка нинди җилләр алып кайтты?

Азат башын чайкады.

– Минем сүз күп, Илдар, болай гына сөйләп бетерерлек түгел… Мин бит Көнбатыш Германиядән үк кайттым. Ja, ja, Bundesrepublik – Алман иленнән… Бик озак көттергәннең соңында, ниһаять, үтенечемне канәгатьләндереп, СССР гражданлыгы бирделәр. Сезнең… Юк ла, үзебезнең Татарстанның Югары Советы Президиумында булдым. Әле генә рәисе мине котлап кулымны кысты, совет паспорты тоттырды. Менә, күр, Маяковский әйтмешли, «серпастый-молоткастый»! Ә Президиум рәисе минем әтине дә хәтерли икән әле! Искиткеч!

* * *

Күптән булган хәлләр инде бу.

Азат белән күршеләр идек без. Район үзәгенең Кызыл Октябрь урамындагы кызыл калай түбәле бер катлы озын нарат йорт урталай бүленгән. Бер башында – райкомның икенче секретаре гаиләсе, икенче башында райбашкарма комитеты рәисе гаиләсе яши. Ишегалды уртак, ике гаиләгә ныклы абзар-кура да бар, чөнки ул заманнарда әле «урындагы» кешеләр дә сыер асрый торганнар иде. Дөрес, печәнне кайдандыр кемнәрдер чабып китереп сәндерәгә өя, кайчагында хәтта якындагы спирт заводыннан берәр мичкә «барда» дигән әчкелтем исле көрән төстәге куе сыекча да китерәләр иде. Аны чөмергәч, безнең сыерларның кәефе шактый күтәрелгәне исемдә.

Азатның әтисе – секретарь, әнисе райкомның парткабинетында эшли. Кыскасы, «җирле номенклатура базары» нда Азат белән мин бер дәрәҗәдә исәпләнәбез. Беренче секретарьның курчактай киенә торган Светлана исемле кызы гына бездән югарырак, ләкин ул берәү белән дә аралашмый, борын чөеп йөри шунда.

Азатның берсеннән-берсе кече ике энесе бар: Айдар белән Роберт. Алар инде гел безгә тагылу ягын карыйлар, дөнья бетереп елап булса да арттан иярәләр. Робертны ярата идем мин. Ул да мине үз итә, сүземне тыңлый, хәтта өйдә көйсезләнә башласа, стена аша шакып кына мине дәшеп ала торганнар иде…

Ә безнең эш муеннан бу дөньяда. Утын кисү, җәен көтүдән сыерны каршы алу, кышларын мал-туарга башак салу кебек вак-төяк мәшәкатьләр безнең өстә. Шулай да, авыл малайларыннан аермалы буларак, көн безнеке, туп тибәбез, кәшәкә сугабыз, шәмәйле уйныйбыз, балыкка йөрибез, китап укыйбыз, кышын чаңгы тагабыз. Азатларда лото, кытай бильярды белән вакыт уздырабыз. Ниндидер бер татарча китаптан укып, «Диңгез сугышы» дигән уен да өйрәндек… Әлегә велосипед (аны минем әби «мөсәппиха» дип йөртә) педале әйләндерергә аяк җитеп бетми, ләкин әтинең эшсез яткан көзгедәй ялтыравык коршаулы велосипедын, мөгезеннән тотып, ишегалдына алып чыккалыйбыз инде.

«Чапаев» фильмын өч тапкыр карадык. Кулак әтисенең явыз ниятләре турында хакимиятләргә хәбәр иткән пионер Павлик Морозов – безнең өчен үрнәк, аэропланында күпер астыннан очып үткән Валерий Чкалов – идеал. Шулай да курку белмәс чик сакчысы Карацупаны яратарак төшәбез бугай, чөнки ул гадирәк, безнең өчен аңлаешлырак. Райбашкарма атларын караучы агай биргән көчеккә мин, Карацупага ияреп, Индус исеме куштым. Ә Азатның бәләкәй эте Музгарка исемле. Рус язучысы Мамин-Сибирякның «Суыксу буенда кышлау» дигән искиткеч тәэсирле, ул чор мәктәп дәреслегенә дә кергән хикәясеннән бусы. Акбай, Сарбай, Дүрткүз, Актырнак, хәтта Такташның Караборыны кебек матур-матур эт исемнәре безгә артык гадәти булып тоелган, күрәсең.

Жюль Вернның «Серле утрау» романы татар телендә өч китап булып басылып чыккач, Азат Музгаркасын андагы акыллы эт исеме белән Топ дип атап маташкан иде дә, Музгаркабыз яңа исемне колагына да элмәде, хәтта холыксызланды, шулай Музгарка көенчә калды. Их, Музгарка, Музгарка, нинди тугрылыклы эт идең син… Хәер, бусы турында соңрак әйтермен әле.

Тагын бер балачак хыялыбыз бар иде безнең. Мәскәүдә бөтен дөнья күләмендә иң биек бина – Париждагы Эйфель манарасын гына түгел, мактанчык американнарның «күкне тырный торган» йортларын да уздырачак Советлар сарае салыначагы турында ишеткәч, шул сарайның иң биек җиренә менеп, «ура!» кычкырасыбыз килә иде. Бу хыялый һәм юләрсу проект бездән тормаган сәбәпләр аркасында тормышка ашырылмый калды…

Без гаиләдә ир-ат тәрбиясе күрмичәрәк, хатын-кызның йомшак кулы астында үстек. Чөнки әтиләр районнан кайтып керми, гомерләре бетмәс-төкәнмәс җыелыш-киңәшмәләрдә, әллә ниткән бюроларда уза. Алар эштән кайтканда, инде радионың кара тәлинкәсе шыгырдап арыган була, бала-чага күптән таралып ятып йокы сүтә, әниләр генә зур мичле кухня бүлмәсендә сүнәр-сүнмәс җыр сузган самавыр янында, терсәкләренә таянып, «Совет әдәбияты» журналын укып утыралар. Без исә аларның шом эчендә, ут йотып, афәт көтеп яшәгәнлекләрен аңламыйбыз, ни генә әйтсәң дә, без, «ответработник» балалары, тормыштан шактый ерак шул, шактый…

Вакыт-вакыт пыяла шкафтагы аерым китаплар юкка чыгып, киштә бушабрак кала, кайбер китапларда, без күрмәгәндә, рәсемнәр, фамилияләр үзебезнең өйдәге шәмәхә кара белән буяп ташланган була. «Халык дошманы», «корткыч» дигән сүзләрне әледән-әле ишетәсең, әмма боларның барысын да бөек, хөр, бәхетле, данлы Ватаның белән, безнең хакта гел кайгыртып торучы даһи юлбашчы Сталин бабай белән чиксез горурлану хисе күмеп китә.

СССР ның төп законын

Үзе язган Сталин.

Син яшәсәң, безгә рәхәт,

Мәңге яшә, Сталин! —


дип җырлый идек без бөтен класс белән. Ә СССР Конституциясен Бухарин белән Рютин төзегәнлекне кем генә белә иде соң ул чакта?

Китап киштәсеннән «корыч бабай» ның «Ленинизм мәсьәләләре» дигән саллы гына, корыч төсендәге тышлы китабы юкка чыккач, мин аптырабрак та калган идем. Ләкин аның урынына бик тиз шул ук китапның яңа басмасы пәйда булды, тик ул бу юлы ситсы тышлы түгел, гади катыргыдан иде – мине бусы тагын да гаҗәпләндерде. Димәк, шулай кирәк булган… Ә беренче, матуррак басмасының янып бетмәгән тышлыгын мин учак көле арасында күрдем… Димәк, шулай кирәк.

Малай халкы арасында «Сталин, ашамасаң, кыстамыйм» дигән сүзне дә ишеткәнебез булды. Ләкин малай-шалай арасында гына, ә өлкәннәр, куркыныч чакта башларын комга тыккан тәвә кошларыдай, бу сүзне ишетмәмешкә салышалар иде. Менә бүгенге акыл белән шул дорфарак сүзләрнең рифма өчен генә әйтелмәгәнлеген чамалыйсың.

«Халыкара сәясәт» мәсьәләсендә без Азат белән бер фикердә инде. Ул негрларны жәллибез, ул эскимосларны, Мисыр һәм француз хәерчеләрен, капкорсак байгуралар золымыннан интегүче тагын әллә кемнәрне. Миллионерларнымы? У-у, без аларны…

Мәктәптә, әлбәттә, «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә генә укыйбыз. Безгә башкача һич ярамый, безнең уку алдынгысы булуыбыз әти-әниләрнең абруй-дәрәҗәсе өчен мөһим.

Азат белән арабыз бозылган чакны хәтерләмим, бәхәсләшү, ярышу-узышуларсыз түгел, билгеле, ләкин яшь әтәчләр кебек кыдрачланып сугышканыбыз булмады.

Алай да… Бермәлне, язгы җепшек көнне, урам малайлары, ике командага бүленеп, сугыш уены уйнадык. Төрлебез төрле «халык» булганга, бүленгәндә, такмаза әйтеп санап бүленү, сыйнфый яктан димме, дөресрәк булачак иде. Ялгышмасам, безнең такмаза мондый иде:

Сагалдырык сары тай,

Тугылдырык туры тай.

Җиккән атым алмачуар,

Тарыллаган тор да чык!


«Тарыллаган» сүзе ни мәгънәле булгандыр – хәтеремнән чыккан, ә бәлки, сүзен үк онытканмындыр.

Сыйныфка карамыйча бүленү сәбәпле, Азат белән мин төрле командаларга эләгеп, мин – «кызыллар», ә ул «аклар» ягында калдык. Менә шулчакны мин өер дигән нәрсәнең нинди зур психологик көчкә ия икәнлеген аңладым. Аңлый яздым дисәм, төгәлрәк булыр. Өер берләштерә, туплый, укмаштыра; кешенең ихтыярын, шәхесен чикләп һәм йөгәнләп, күмәклеккә буйсындыра. Соңыннан дөнья мине, гомумән, фирка-партияләргә бик сак карарга өйрәтте, чөнки алар кешеләрне берләштереп кенә калмыйлар, бәлки берәүләрне икенче берәүләрдән аералар гына. Партия дигән нәрсә, асылда, хайвани өер инстинктына хезмәт итә, минемчә. Ә теге көнне мин иң эре кар йомарламнарын, усалланып, Азат дустыма төбәп аттым, ул да миннән калышмады. Минем кар ераграк оча, аның каравы Азат җитезрәк булу өстенә турырак та бәрә, һәм, гадәттә, икебезгә дә бер чама эләгә иде.

Ничектер, абайламый калганмын, саллы бер йомарлам кар сул күземә килеп тимәсенме. Күземне ачсам, яңа яуган кар, бәс сарган агач ботаклары кызгылт төскә кергән кебек тоелды. Азатка аркан борылып, җиргә тезләндем дә салкын учым белән күземне капладым.

Әле генә «ура» кычкырып, сөрән салган яшьтәшем атылып килеп җитте:

– Илдар! – дип дәште ул гаепле тавыш белән. – Ач әле күзеңне… Кан сауган. Әйдә, чаптык! Әни янына, парт-кабинетка, анда аптечка бар!

Парткабинет якын гына, өч-дүрт минуттан без Азатның әнисе Шәфыйка апа янында идек инде. Ул сорашып-нитеп тормады, безне ярты сүздән аңлап алды, тиз генә графиннан су агызып, минем күз тирәләрен сөртте дә, күз кабагымны күтәреп карагач, җиңел сулап куйды.

– Хәзер больницага барыгыз, окулист карар, мин шалтыратырмын. Йөгерегез! – диде.

Табибә караганнан соң, икебез дә тынычландык шикелле.

– Ну, Наполеоннар… – диде табибә апа, – әллә ни куркыныч юк. Бер-ике атнадан рәтләнер. Көн саен иртә-кич менә шушы рецепт белән алган даруны тамызырсыз… Шулай да уеннан уймак чыкмасын өчен сак булырга киңәш итәм, – дип бармак янады ул, елмая төшеп.

Нәкъ менә елмая төшеп, чөнки аның елмаюында ниндидер бер киеренке ясалмалык сизелә иде.

– Ә кан… каны бетәрме? – дип сорады Азат.

– Бетәр. Эреп таралачак ул.

Чыннан да, өч атнадан күз бәбәгемә төшкән кызыл тап юкка чыкты. Моны миңа көн саен иртә-кич зур лупа тотып күземне карарга йөрүче Азат беренче булып әйтте. Ничек шат һәм бәхетле иде ул бу кичне! Ә Азатның үзен гаепле санап кайгырып йөрүен, төннәрен йокы аралаш ыңгырашуын Шәфыйка апа әнигә сөйләгән. Боларын мин соңыннан, инде Азатны югалтканнан соң гына белдем.


…Сәйдәшевләрне сентябрь азакларында төнлә алып киткәннәр. Мин сабый йокысы белән изрәп йоклаганда, ишегалдына өсте ябулы машина – халык телендәге «черный ворон», ягъни «кара козгын» килеп кергән. Алдан ук әзерләнгән пүнәтәйләрне чакырып, йортларында тентү ясаганнар. Байтак кына китапларын, кәгазьләрен алганнар, аннары барысына да җылы киенергә һәм иң кирәкле әйберләрен генә алырга кушканнар…

Иртән уянганда, мине өйдәге гадәттән тыш тынлык аптырашка калдырды. Радио сөйләми, кухня ягында әнинең табак-савыт шалтыратуы да ишетелми. Сәерсенеп торып утырдым. Инде яктырган булса да, залда нигәдер электр уты яна иде. Барып карасам, әти белән әни шунда утыралар икән. Ялан кыр шикелле зур өстәл өстендә аларның аксыл куллары, урын һәм шөгыль таба алмыйча, салмак кына кыймылдыйлар…

– Илдар, кил, утыр әле, – диде шунда әти, күтәрелеп карамыйча гына.

Мин, инде тәмам тәшвишләнеп, урындык читенә килеп утырдым.

– Сәйдәшев абыеңны кулга алдылар… Нәрсәдә гаепләүләрен белмим, һәрхәлдә, органнар әйбәтләп тикшерер. Гаепсез булып чыкса, әлбәттә, яңадан арабызга кайтыр. Ә хәзергә… гаиләсе белән бергә… читкә алып киттеләр…

Әтинең бу өзек-өзек сүзләре аңыма барып ирешкәч:

– Ә Азат? – дидем.

– Азат та… Менә әтисе аклангач, тагын бергә булырсыз.

Мин моңарчы «аклар» һәм «кызыллар» дигән төшенчәләрне генә белә идем. «Аклар» дигәндә, күз алдыма иң элек күкрәк киергән патша офицеры килеп баса иде: погонлы, мыеклы, кылычлы, явыз… Шуңа күрә әтинең сүзен аңламыйчарак тордым.

– «Аклангач»? Ничек инде «аклангач»? Ак гвардин кебек булгачмы?

– Юк ла, юк… Намусы пакь, чиста, ап-ак булуы тәгаен беленгәч.

Әни, мөлдерәмә яшьле күзләре белән миңа карап, ияген какты. Миннән бигрәк үз-үзләрен ышандырасылары килгәндер дип уйлыйм мин аларны.


Мин гомерем буе Сәйдәшевләрнең аклануын теләп яшәдем. Чынлыкта исә Сәйдәшев абыйның пакьлеге исбат ителәчәк ирекле заманны көтеп яшәлгән һәм, ихтимал, шул көнне якынайту өчен хәлдән килгән кадәр тырышылгандыр да.


Бу иртәне мин бик озак аңгы-миңге булып утырдым. Әни көчләп бер тустаган чәй эчерде, «артык сүз ычкындырма» дип кисәтеп, мине мәктәпкә озатты. Ишегалдына чыккач, Азатларның сыеры мөгрәп тавыш бирде бугай, ләкин мин әле һаман айнып җитә алмаган идем, көтүгә куылмый калган мәхлук турында мәктәптә генә уйлап куйдым һәм шундук «ә Музгарка?» дигән сорау миемне бораулый башлады. Нигәдер, белмим, бу сорау миңа иң әһәмиятлесе булып тоела иде. Әгәр шуңа җавап тапсам, бөтенесе дә ачыкланыр, бөтен сорауларыма җавап алырмын кебек иде.

Бу көнне минем башыма укытучыларның ярты сүзе дә кермәде. Классташларыма рәхмәт, күз карашларында һәм тел очларында олы сорау билгесе сизелеп-күренеп торса да, ник берсе төнге вакыйгалар турында төпченсен. Ә бәлки, алар миннән күбрәк тә белгәннәрдер? Укытучылар да мине тактага чакырмадылар.

Дәресләр беткәч, өйгә ашыкмадым. Кирмәнгә илтә торган таш юл буйлап авылны чыкканчы берүзем генә бардым да бардым. Инеш аркылы Николай патша заманнарында ук салынган күперне үткәч, күңелем сизгәнне, эзләгәнемне таптым… Юл читендәге канау төбендә ак маңгайлы бәләкәй Музгарканың канлы гәүдәсе ята иде…

* * *

– Менә, күр, Маяковский әйтмешли, «серпастый-молоткастый», – диде миңа Азат һәм өр-яңа паспортын сузды.

Мин Сәйдәшев Азат Нәҗип улының паспортын ачып карадым.

Фоторәсемендә ул чак кына яшьрәк күренә, һәм аның чыраенда әүвәлге, минем хәтердә калган Азат чалымнарын да, шул ук вакытта ир уртасы Нәҗип абыйга охшашлыкны да шәйләп була иде. Ә бит, баксаң, бүгенге Азат кичәге Нәҗип абыйдан өлкәнрәк… Икебез дә өлкән, күпкә тәҗрибәлерәк, күпкә хәбәрдар. Без хәзер әтиләребезнең коточкыч нык ялгышканлыгын, самими рәвештә «иблис» кә хезмәт итүләрен беләбез, һәм бу «белем» Азатны да, мине дә вакытыннан элек чаларткан.

Әйе, мин Азатның кечкенә генә фотосына йотлыгып карадым: күзләре шул ук, тик аларда әйтеп бетергесез моң, сагыш бар. Маңгай сыры артык нык сызылган, чигә чәчләренә кырау төшкән. Ияге генә бирешмәгән, буйсынмаслыгын белгертеп, алга чыгыбрак тора.

– Синең тору кайда соң әлегә? – дип сорадым мин, Азатның кулына кагылып.

– Гостиницада. Юк, Казанның үзендә түгел, Яшел Үзәндә. Бер бүлмәле квартира вәгъдә иттеләр, менә паспорт күтәреп баргач, ордер бирәчәкләр. Шул ук шәһәрдә, бүлмәне барып күрдем инде… Дөрес, беренче кат, кояш кичен генә төшә… Ләкин мин канәгать, тирә-юне яшеллек кенә…

– Яшел Үзән Россия күләмендә иң чиста шәһәр исәбендә йөри, ялгышмасам, былтыр аңа хөкүмәт бүләге дә тапшырылган иде… Үзең ялгыз гына инде, алайса?

– Ялгыз.

Чит җирләрдә оя кора алмаган, күрәсең.

– Материаль якларың?.. Кысынкы булса, мин ярдәм итә алам, Азат.

– Рәхмәт, кирәкми. Бераз хәстәрләгән акчам бар…

– Нинди эшкә урнашырга ниятең?

– Мин бит шофёр. Йөк машинасы белән бөтен West Europa юлларын гизеп чыккан кеше. Аннары Schlosser… слесарь инде. Автогенчы эшен дә беләм. Ә болай… хәзергә автобазада слесарь эше тәкъдим иттеләр. Шунда барырмын, мөгаен. Аннары күз күрер…

– Җайланыр, шәт. Алайса, сине берәү дә көтми?

– Көтәр кешем юк, – диде Азат. – Дөньяда япа-ялгыз мин.

– Киттек миңа! Такси тотарбыз, ун минуттан миндә булырбыз, паспортыңны да котлыйсы бар! – дип тезеп киттем мин, Азатка авыз ачарга да бирмичә, чөнки аның баш тартуыннан курыктым.

– Ә син үзең… бирегә ни йомыш белән килгән идең соң?

– Миңа бүген Югары Советның Почёт грамотасын бирергә тиешләр иде. Күңелем тартмаса да, үземне әкрен генә җәяүләп килергә мәҗбүр итүем, хәтта алдарак килүем дә сине очрату өчен булган икән… Язмыш дәфтәренә язылган кебек, әйеме?

– Әйе! Ә грамота… алдыңмы соң?

– Анысы башка вакытта… Грамота качмас. Аңа мөһер сугылган, штемпель белән кул куелган ич инде. Мин сине очраттым бит, сине! Аңлыйсыңмы?

Азат аңлый иде. Һәм минем эчкерсезлегемә ул беркайчан да шикләнмәде.

– Киттекме?

– Киттек.

Кайтканда иркенләп сөйләшеп булмады. Алгы пыяласына генералиссимус Иосиф Джугашвилиның төсле портретын ябыштырган таксист янында ничек иркенлисең? Әйе, әйе, торгынлык чорында диктатураны сагынып, залим Сталинның абруен торгызырга омтылыш югары даирәләрдә генә түгел, гомер бакыйга каты куллы тәртипне һәм вакыт-вакыт үзен чыбыркылауны сөйгән, аркасындагы камчы эзләрен рәхәтләнеп кашый торган гавам арасында да күзәтелә иде инде. КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущевны «тәгәрәтеп», аның урынына яңа түрә килгәч һәм әүвәлгечә генсек дигән атаманы кайтаргач, матбугатта һәм радиода ипләп-ипләп кенә Сталин исемен хуплап телгә ала башлаганнар иде. Хәтерлим, ХХ съезддан соң рус шагыйре Евтушенко Сталинның табутта килеш иярченнәренә һәм тарафдарларына телефоннан күрсәтмә биреп ятуы турында үткен бер шигырь язып, «Правда» кадәр «Правда» «Сталин варислары» дигән шигырьне дөнья күләмендә яңгыраткач, шуны элек тә «кызыл авыз» исәпләнгән ак сакаллы татар шагыйре тәрҗемә итеп, республика гәзитендә бастырып чыгарган иде. Менә шул аумакай шагыйребез инде хәзер Сталинның кара җинаятьләрен аклый торган мәдхия язган дип тә ишеттем…

Ләкин үткәнне барыбер кайтарып булмый, хәзер төннәрен илгә «кара козгыннар» хуҗа түгел, һәрхәлдә, ачыктан-ачык законсызлыкка бармыйлар сыман.

1959 елда Сәйдәшевләрне эзләп каравым нәтиҗә бирмәгән иде. Дәүләт иминлеге комитетында ни өлкән Сәйдәшевләр, ни аларның балалары турында мәгълүмат юк дип кире бордылар. Ләкин 1961 елгы тырышлыгым бушка китмәде. Миңа Сәйдәшев Нәҗип Гәрәевичнең 1942 елның февралендә бөтенләй башка өлкә шәһәренең төрмә больницасында дистрофиядән үлгәнлеген, хатыны Сәйдәшева Шәфыйканың 1941 елның көзендә үк йөрәк авыруыннан вафат булганлыгын әйттеләр. Ә Азатка һәм аның энеләренә килгәндә, төксе чырайлы КГБ вәкиле аларның кояшлы Украинадагы махсус балалар йортына озатылган булып, ул районның вакытлыча фашист оккупантлары кулы астында калуын әйтте. Шунда малайларның эзе юкка чыга… Үзебезнең Минзәләдә дә андый йорт булган югыйсә, ләкин ниндидер югары мәнфәгатьләрдән чыгып, балаларны туган туфрактан аеруны кирәк санаганнар.

Бу вакытларда инде мин Черек күл «тырнагына» эләккән кешеләрнең нинди җәһәннәм сынаулары үткәнен яхшы белә идем. Кешенең маңгаена тимер коршау кигезеп, шул эскәнҗәне миләрең колагыңнан чәчрәп чыгарлык итеп боргычлауга, ишеккә кыстырып бармак сындыруларга, аягың гөбедәй шешенгәнче бастырып тотуларга, атна буена йоклатмауга түзә алсаң, акылдан язмасаң, үз-үзеңне белешмәстән, шашып, кансыз следователеңә ташланмасаң, – шушы газаплардан соң да исән калсаң, гаярьлегеңне, ихтыярыңны, шәхесеңне җуйдырганчы изәчәк этапларда һәм йомшак бәндәләрне көл вә тузан итә торган лагерьда да ник туганыңа, ник исән калуыңа үкенмәссең, дип сөйләде миңа Колыма тәмугыннан котылып чыккан бер әдип.

Сәйдәшевләрнең төрмәдә үк һәлак булуы, бәлкем, бәхетләредер? Кем белә? Һәрхәлдә, әле яшьлек чибәрлеген саклаган Шәфыйка апа бер өер уркаларның кешни-кешни мәсхәрә итүеннән котылгандыр.


Юк, бер-ике тамчы хәмер капкалап, тамак ялгап алгач, шыгырдавык диваныма утырып әңгәмә корганда, мин боларны Азатка әйтеп бетермәдем, ләкин күреп торам: ул бөтенесен дә аңлый һәм тәфсилләп тормаганым өчен рәхмәтле иде. Әмма минем сүзләрдән соң без озак кына дәшмичә утырдык.

* * *

Азат сөйләгәннәрне магнитофон тасмасына язып калмавыма хәзер үкенеп бетә алмыйм. Яшермим, Азат шикләнмәгәе дип тә курыктым, чөнки Черек күл шымчылары – сексотлар – тагын баш калкыткан, активлашкан вакыт иде. Үземнең тирәдә дә «Таткниготорг» та эшләп йөрүче Мурзаев фамилияле берәү, аннары бер әрсез журналист кисәге әйләнгәләп йөрделәр. Боларга каршы дәвасын таптым шикелле. Һәр икесенә шымчылар турында бер үк анекдотны сөйләдем һәм – Алланың фәрманы! – мине күргәч, урамның икенче ягына чыга торган булдылар. Күптән түгел шуларның берсен китап кибетендә туры китергән идем. Пенсиядә икән инде. Буйны табигать саранланып биргән булса да, кыяфәте – генералныкы. Үзеннән нигәдер канәфер исе аңкый. Дөньясы түгәрәк күренә. Кулына төргәге белән сәнгать альбомнары күтәргән. Андый төсле альбомнарны йөз егерме сум совет пенсиясенә яшәүче ала алмый… Димәк, моңа каяндыр өстәмә акча килә. Беләсе иде, күпме икән арабызда шундый алтын тешле елмаючан пенсионерлар?

Шулай да Азатка башыннан кичкәннәрне кәгазьгә төшерергә, тарих өчен сакларга киңәш иттем. Тарих сәхифәләренә кереп урнашырга лаек иде аның башыннан үткәннәре.

Ул чаларган башкаен чайкады.

– Ай-һай… – диде, – нинди телдә языйм? Күрәсең ич, ана телемне онытып бетерә яздым, вата-җимерә сөйләшәм, русчам тагын сай, ә дойче… немец телендә язасым килми… Юк, туган, ят телдә озак, бик озак сөйләштем инде мин, туйдырган… Бәлки, менә киләчәктә… ана телемә күнегә төшкәч… Халык белән бераз аралашкач…

– Татарча матбугатны укырсың, татар әдәбиятын… Беләсеңме, бүген бит без яшь чакта тыелган һәм китаплары утта яндырылган әдипләрнең дә әсәрләрен баса башладылар. Галимҗан Ибраһимовны әйткән дә юк инде…

– Хәтерлим… – дип куйды Азат шулчагында, – Ибраһимовны хәтерлим мин… Аның китапларын кухняда ботарлап утка якканда, әнинең – китапханәче бит! – ике күзе тулы яшь иде. Шул күз яшьләре кипкәнче, эссе учак каршысында утырды. Ну, Ватанга кайту ниятенә кергәч, мин моңа ике-өч ел әзерләндем. Вакытлы матбугат соратып алгаладым, пластинкалар… Милли моңнарны яратам мин. Ә Илһам Шакировны, ничек диләр әле, үлеп яратам. Көн саен радио тыңладым.

– Казан начар ишетелгәндер бит?

– Юк, Казан анда ишетелми, кыска дулкыннарда Мәскәүне тыңладым. Natьrlich, «Азатлык» радиосын. Кызганыч, бу радиостанциянең дикторлары татарча чиста сөйләшмиләр. Моны хәтта мин дә сизәм. Ләкин ана телен искә төшерү өчен ярап торды.

Озын кыйсса сөйләде миңа Азат. Үзләрен, ягъни әтисе белән әнисен һәм йокылы-уяулы өч баланы «кара козгын» га төяп алып киткән мизгелдән башлады ул.

Таш юлдан машина дырык-дырык сикерткәләп район үзәген чыгып киткәч, ул замандагы техникага хас булганча, мотор ике-өч тапкыр төчкерә дә сүнә, машина ялан кырда шып туктап кала. Сәйдәшевләрне һәм ике якта утырган ике сакчыны дөм караңгыда калдырып, фургон түшәмендәге бәләкәй лампочка да сүнә. Зәңгәр фуражкалы агайлар, сукрана-сукрана, кесә фонарьларын кабызалар. Кабина эченнән өлкәннәренең шофёрга: «Под трибунал захотел?» – дип ырылдавы колакка чалына.

Шофёр, машинадан төшеп, калай капотны күтәреп, нәрсәдер майтарып маташканда, кинәт кузовтагылар ярсып-ярсып эт өргәнен ишетәләр. Музгарка! Азатның бәләкәч Музгаркасы, күрәсең, хуҗаларын алып киткән машина артыннан томырылып чапкан һәм менә хәзер аларны куып җиткән.

– Әти! – дип пышылдый шунда Азат. – Музгарка бит бу!

Нәҗип абый, Азатның иңбашыннан тотып:

– Дәшмә, улым, – ди. – Дәшмә…

Шофёр белән бергә кабинада утырган оперның тагын аты-юлы белән сүгенгәне ишетелә. Аннары опер, машинадан төшеп, эткә: «П-шол!» – дип җикерә. Балалар әтиләре белән әниләренә елышалар. Револьвердан аткан тавышка Музгарканың ачыргаланып чинавы кушыла. Икенче пулядан соң эт инде тавыш бирми. Сәйдәшевләр Музгарканың ничек итеп бер урында бөтерелгәнен күрмиләр…


– Музгарка шунда, басуда күмелгән, – дип бүлдерергә кирәк таптым мин Азатның сүзен.

– Син?..

– Мин аны үзем… җирләдем, Азат. Әрекмән яфрагына төреп… Шул көнне үк, дәресләр беткәч тә.

– Рәхмәт.

Тагын дәшми утырдык.

Машина иртәнге якта Кирмән шәһәрчегенә килеп керә. Урамнарда тулганып йөри торгач, ниндидер ишегалдына кереп туктыйлар. Фургонның арткы ишеге ачылып, түшәмдәге тычкан уты урынына көзге кояшның күз камаштыргыч яктысы ургылып керә, һәм оперның «Арестованный Сәйдәшевләр! Балалар белән саубуллашыгыз!» дигән карлыккан тавышы ишетелә.

Шәфыйка апа шунда гына елап җибәрә. Нәҗип Сәйдәшев бер кулы белән хатынын, икенчесе белән бер-бер артлы малайларын кочаклап ала.

«Шушы минуттан мин үземне энеләрем өчен җаваплы итеп тойдым, – дип сөйләде Азат. – Мин инде ятим икәнебезне, әти белән әниебезне беркайчан да, беркайчан да күрмәячәгебезне аңладым…»

«Мин Робертның күшеккән бармакларын Айдарның чак кына зуррак учына салдым…»

«Колак төбемдә әнинең үкси-үкси елавы һаман ишетелеп тора. Ә әтинең «Бирешмәгез! Өметегезне җуймагыз!» дигән әллә боерыгын, әллә васыятен онытасым юк».

«Идәненә бер илле былчырак каткан коридор, тәрәзә пәрдәләренә тәмәке исе сеңгән кысан бүлмәләр, керле гимнастёркалар, кыршылган портупеялар, бетмәс-төкәнмәс кәгазьләр тутыру, кешечә елмаюны оныткан һәм теш аралаш кына сөйләшә торган бәндәләр, көне буе ач тору…»

Азат энкэвэдэшникларның телефоннан сөйләшкән өзек-өзек сүзләреннән үзләрен каядыр еракка, махсус балалар йортына озатырга җыенуларын аңлый. Чыннан да, чолан шикеллерәк бер бүлмәдә, өсләренә майда катып беткән телогрейка ябып, бик астында кундырганнан соң, икенче көнне иртүк балаларны, «кара козгын» га утыртып, тимер юл станциясенә алып китәләр.

Юк, аларны гомуми вагонга, ирекле гражданнар арасына утыртмыйлар. Товар поездына паровоздан соң ук тәрәзәләре тимер рәшәткәле өч вагон тагылган була, аларның баштагы икесе зэклар өчен, ә иң соңгысы арестантларны озата баручы каравыл өчен икән. Балалар шушы вагонга эләгә. Анда алар әтиләрен кулга алган опер Байчурин Шәрәф Низаметдиновичны кабат очраталар.

Малайларны дүрт урынлык купеның бер өске полкасына төрткәли-төрткәли менгерәләр һәм йомыш булганда гына төшәргә рөхсәт итәләр, бармак янап кисәтәләр, аяк салындырып утырмаска кушалар, ә калган өч полкада күрше вагоннарда «эшләп» арып кайткан каравылчылар чиратлап гырлый. Алар шушында ашыйлар, эчәләр, кәрт сугалар һәм, әлбәттә, тәмәке тарталар. Иң әшәке сүгенү сүзләрен һәм, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, «антисовет» анекдотларны Азат шулар авызыннан ишетә.

Поезд Казанга, каравылчылар әйтмешли, багана төбе саен туктый-туктый, көне буе бара.

Кичкә таба купега таныш опер килеп керә. Конвой белән чагыштырганда тышкы яктан интеллигент күренсә дә, шакшы телле кеше икәнлеге чыраена, зур авызы тирәсендәге эре җыерчыкларга язылган. «Ул кергәч, кәрт сугып утыручылар өстәлне тиз-тиз генә җыештырдылар, ләкин яртылаш бушаган шешә белән сыңар стаканнары шунда калды», – дип сөйләде Азат. Әмма бу юлы опер сыйланып-нитеп маташмый.

– Иминлекме? Тәртип бозмыйлармы? – дип сорый ул, балалар яткан полкага ымлап.

– Детёнышлармы? Тыннары да чыкмый.

Шулвакыт Роберт буыла-буыла ютәлләргә тотына, укшый башлый.

– Карагыз аны, исән-имин килеш кулдан-кулга тапшырасы аларны…

– Ничего… Түзәрләр… Бер кышка куян бүрек тә чыдый…

Балта элеп куярлык һаваны сулый торгач, Робертның түзәр әмәле калмаган, күрәсең. Ул, башын сәндерәдән сузып, тегеләрнең өстенә косып җибәрә…

– Ах син, эт баласы!

– Юри коса ул, дуңгыз! – дип кычкырышалар купеда.

Кирәк бит, нәкъ оперның көзгедәй ялтыратылган хром итеген һәм коверкот гимнастёркасын пычраткан Роберт. Тегенең интеллигентлыгыннан җилләр искән.

– Ну, засранец! – дип, келәшчәдәй бармаклары белән сабыйның колагын эләктереп ала ул.

Калганнарын Азат бик үк хәтерләп тә бетерми. Ул, тезләнеп утырган җиреннән очып барып, опер Байчуринның җилкәсенә килеп «куна», аның ялтыр күн итеге кебек үк көяз фуражкасын бәреп төшерә дә чытырдатып чәченә ябыша. Ул ара да булмый, Айдар, сикереп төшеп, үзенә ягылган беренче явыз кулга тешләрен батыра… Роберт та тик ятмый, әле быел гына сатып алган ботинкасын, кай арада салып, бәләкәй өстәлдәге шешәгә тондыра.

«Миндә ниндидер бер кыргый көч, ерткыч хайван инстинкты уянды, – дип сөйләде Азат. – Мин хәтта үземне типкәләгәндә тәнем авыртканны да тоймадым башта. Инде кулларымнан каерып алгач та, кайсысыныңдыр чыраена төкердем, үзем бертуктаусыз: «Гады вы, гады…» – дип кабатладым».

Менә шулай бер минут эчендә гамьсез һәм кан күрү белән коелып төшә торган җыбыткы малайдан үзен һәм энеләрен яклау өчен бөтенесенә әзер торучы ир-егеткә әйләнә ул. Азат кына түгел, соңгы ике көн эчендә авызларыннан ярты сүз дә чыкмаган энеләре дә баш калкыталар. Бала күңеле өчен күтәргесез авыр тормыш тукмагыннан соң башланган психологик шоктан аларны шушы бер мизгел чыгара. Дөньяның асты өскә килә һәм… бөтенесе үз урынына утыра. Кемнең дошман булуы ап-ачык хәзер. Ә кая соң дуслар?

Азатның кулларын артка каерып каеш белән бәйлиләр дә тәрәзә янына утырталар, ә Айдарны кабат өске полкага ыргыталар.

– Алма агачыннан ерак төшми… – дип, фуражкасын каккалый Байчурин.

– Үсеп кенә җитим, киләгеңне билелем, – дип йодрык төйни аңа Роберт.

Бу кадәр үк үҗәтлекне көтмәгән опер, тешләрен шыгырдатып:

– Ничава, үсеп җитмәссең, маңкалавыч… – ди. – Не вырастешь!

– Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый… – Монысын Айдар тешләгән бармагын ялап утыручы надзиратель әйтә.

Дөрес әйткән төрмәче. Шул көннән абыйлы-энеле Сәйдәшевләр бүре балаларына әйләнәләр, чөнки шакаллар арасында башкача исән калып булмаячагын акыл белән түгел, бәлки ниндидер бер эчке тоем, кеше күңелендә гасырлар буе йоклап ята торган һәм ятарга тиешле хайвани инстинктлары белән аңлыйлар.

Баш күтәрүнең файдасы озак көттерми. Берәр сәгатьтән купега конвой башлыгы, күрәсең, боларның иң зур түрәләре, кереп, фетнәче балаларга сөзеп-сөзеп карап тора да:

– Кулын чишәргә! Бик астында тотарга! – дип боера.

Шуннан соң конвой купены бушата, һәм малайлар үзләренә үзләре хуҗа булып калалар. Чекистлардан берсе, урта яшьләрдәге мыеклы абзый, чыгып барган җиреннән капыл туктап, рюкзагын чишеп, өстәлгә шап итеп бер буханка кара ипи куя, шуңа кул яссуы кадәр сало да өсти.

– Ну, хлопчики, сау булыгыз! – дип чыгып китә.

Ишекне тышкы яктан махсус ачкыч белән бикләп маташканда, бәләкәй Роберт беренче тапкыр елмайган кебек була. «Ләкин аның елмаюы җиңүче, тантана итүченеке кебек куанычлы түгел иде, бу самими үчле көлемсерәүнең суыгы минем йөрәкне өшетте», – диде Азат әкрен генә.

Балалар, иркенләп, ләкин рәшәткәле тәрәзәдән генә карап, көзге ямансу, үзе бәйрәмчә чуар табигатьне күзәтеп баралар. Инде Казанга да ерак калмый.

Казанда алар озак юанмыйлар. Вагонны каядыр тупикка кертәләр. Балаларның документлары төрле инстанцияләрдә йөри, ә үзләре салкын купеда язмыш дәфтәренә язганны көтеп утыралар. Мыеклы агайның арыш ипие белән тозлы салосы шунда бик тә ярап куя.

Вагонны каравыллап калган надзиратель, сәгать саен ишекне ачып:

– Ну, кролики, живы? Ладно! – дип, боларны барлап тора. Ике-өч тапкыр туалетка да алып бара.

Кичкә таба вагонга кабат җан керә. Вагон янына ук өсте ябулы машина китереп туктаталар. Башта кузовтан шинель кигән ике хатын, аннары ике ир сикереп төшә. Шуннан соң, исемлек буенча кычкырып, һәркайсы бәләкәй генә төенчек тоткан тугыз кыз баланы төшерәләр, вагонда барачак каравыл аларны үз исемлеге буенча тикшереп кабул итә. Кыяфәтләренә, үзләрен ничек тотышларына караганда, бу кызчыклар, һичшиксез, «халык дошманнары» гаиләсеннән инде. Күзләрендә биниһая куркудан башка берни чагылмаган гөнаһсыз, гыйффәтле, пакь кыз балалар… Аларны, вагонга кертеп, күрше купега тутырганнар. Ахырда машинадан төрлесе төрле яшьтәге бер дистә малай төшә. Болары инде терерәк. Болары инде тешләк булырга тиеш.

* * *

Ике атнадан Азат миңа, телефоннан шалтыратып, фатирга ордер алганлыгын, бүген үк шунда күчәчәген, таксопаркта автослесарь булып урнашуын әйтте. Мин аны котладым, әгәр мөмкин булса, рөхсәт итсә, барып чыгармын, дидем.

– Шушы якшәмбедә үк киләсең!

Төгәл адресын әйтеп, координатларын күрсәткәч:

– Табармын, шәт, – дидем.

– Юк, юк! Мин сине вокзалда каршы алам, чөнки шактый ерак, анда автобуска утырырбыз, ул безнең йортка каршы базар янында гына туктый, – дип аңлатты Азат.

Шулай килештек тә.

Якшәмбе көнне, Азат әйткән автобустан төшкәч, беренче эш итеп мин аңардан өй хуҗалыгы өчен нәрсә кирәклеген сорадым, мебельләре турында белештем. Ул инде кухнясын җиһазлаган, иркен генә бүлмәсендә сары фанердан гына булса да, зур көзгеле шифоньер бастырып куйган икән. Мин аңа бүләккә стена сәгате алырга тәкъдим иттем. Ул баш тартмады, елмайды гына:

– Гомер узганны санасын дисең инде?..

– Санасын… Хәтерлисеңме, Атнада чагында сезнең бик матур суга торган сәгатегез бар иде?

– Бар иде шул… Ул сәгать кая китте икән? – диде дә уйчанланып калды Азат. – Беләсеңме, циферблатына «Густав Беккер» дип язылган иде аның. Донбасста өйләнешкәч, әтинең беренче сатып алган малы шул булган…

– Сезнең бар мөлкәтне комиссиягә куеп саттылар… Сәгатегезне Потребсоюз рәисе бик ошаткан дип сөйләгәннәре хәтеремдә. Калганын белмим. Безне дә тиздән башка районга күчерделәр, аннары өченчесенә… Шуңа күрә минем туып үскән авылым дип әйтерлек җирем юк… Мин туган унбиш йортлык авыл колхозлашу елларында ук юкка чыккан…

Белгәнемчә, Азат Сәйдәшевнең дә туган авылы юк иде, чөнки ул Донбасста, соңыннан Шахты шәһәренә кушылып киткән шахтёрлар поселогында дөньяга килгән. Аннары әтисен укырга җибәргәннәр, укуын тәмамлагач, җитәкче кадрларны ныгыту йөзеннән, Татарстанга кайтарганнар…


Азатның фатирын котларга сәгатьне базарда таптым. Шуңарга өстәп яңа ачылган китап кибетеннән калын гына «Татарча-русча сүзлек» сатып алдым.

Кайтып кергәч тә, бүлмәдә түр почмакта уңай урын табып, Чиләбедә эшләнгән шактый зур сәгатьне элеп куйдык, аннары инде, ярты сәгать үткән саен, аның тырышыпмы-тырышып, нәрсәләрендер жуылдатып, шыгырдатып, ашыкмыйча гына, чак кына сакаурак тавыш белән сукканын тыңлап утырдык, шулчакта бик тә канәгать булып, балаларча куанып, ни өчендер бер-беребезгә күз кысыштык…

Һәм менә без, кабат кырык елны (бу вакыт эчендә Азатларның «теге» моңлы сәгате чит-ят кешеләр өендә ничә тапкыр суккандыр, аның моңын аңлаучы булгандырмы? – боларын уйлавы да куркыныч!) кире чигереп, даһи Сталин җитәкчелегендә, ярыша-ярыша, көннән-көн ишәя генә баручы дошман өерен җиңә-җиңә, корбан арты корбан бирә-бирә, «коммунизм кыры күренә» башлаган әкәмәт заманаларга әйләнеп кайттык.

Азат хикәясен узган атнада өзелгән җиреннән башлап дәвам итте.


…Балаларны каядыр көньякка алып китәргә тиешле вагонга кичкә таба җан керә. Башта күрше купега кыз балалар кереп урнаша, аннары чират «Сәйдәшевләр купесы» на җитә. Төрлесе төрле яшьтәге, төрле милләттән булган малайларны өчәр-өчәр итеп башта ике сәндерәгә, аннары тагын өчесен аска – Азатларга каршы урнаштыралар.

Иң ахырдан кергән калкурак буйлы малай, ишек ябылуга ук, монда кемнең хуҗа икәнлеген күрсәтергә теләп:

– А ну, ыбыр-чыбыр, марш өскә! – дип, башта Айдарга, аннары Робертка төртеп күрсәтә.

Азат, әкрен генә торып басып:

– Ә син кем? – дип сорый.

– Һо-о! Бусы ниткән камыр батыр тагын? – ди әлеге малай. – Нәрсә, күз төбеңдәге бер фонарь гына җитмәгәнмени? Тагын берәү кирәкме? Мурзаев абыең ипи шүрлегеңә дә менеп төшәр, күп сорамас!

«Мин моңа уйлап-нитеп, әзерләнеп торырга вакыт калдырмадым, – дип искә ала Азат Сәйдәшев, – үзен Мурзаев дип күкрәк төйгән бу малай актыгы миннән гәүдәлерәк иде, ихтимал, көчлерәк тә булгандыр. Мин, чак кына иелә төшеп, уң аягымны утыргычка терәп, башым белән аның күкрәк турысына кадалдым… Мурзаев каршы яктагы утыргычка капланып төште, арт чүмече белән стенага бәрелде, ә мин аңа менеп тә атландым».

– Биреләсеңме? – ди Азат хуҗа булырга яратучы малайга, тавышын булдыра алган кадәр усалландырып.

Тегесе хырылдый гына.

– Биреләсеңме?

– Җибәр…

– Ну?

– Биреләм…

– Абый дип әйт!

Арттан Айдар тавышы ишетелә:

– Абыкаччаем дип әйтсен!

«Илбасарны» шулай тәмам хурлыкка төшергәч кенә, купега надзирательләр кереп тәртип урнаштырырга тотыналар. Сораштыра башлагач, купедагы малайлар беравыздан Азатны яклап чыгалар, күрәсең, ялт та йолт күзле, атаманлыкка омтылган үсмер боларга электән таныш булган, каннарына тоз салып өлгергән инде.

Ни гаҗәп, Мурзаевны шундук җилтерәтеп алып чыгып китәләр һәм, әйтүләренә караганда, изоляторга ябалар. Хәер, моның изолятор түгел, хәтта җәза да булмаганлыгын балалар соңыннан гына беләләр…

Төнлә вагонны ниндидер бер составка тагалар. Ләкин, Казаннан китеп берәр сәгать үтүгә, «Васильево» дигән җирдә туктап торалар. Азат биредәге такта вокзалны, биек-биек тупылларны, шулардагы бихисап һәм чуман кебек зур карга ояларын истә калдыра. Идел аркылы салынган тимер күпернең озынлыгына авыл балаларының исләре китә.

Аннары Саранскида, ахрысы, тагын бер ялыктыргыч тукталыш. Монда янә бер купелык балаларны утырталар. Аннары Пенза шәһәре… Тагын ниндидер шәһәр… Вагон бала-чага белән тула.

Поезд балаларны туган туфрактан көннән-көн ераграк алып китә. Көньякка, әле генә торналар торкылдашып киткән җылы якларга… Җылы микән анда? Күңелләр җылыныр микән? Нигә соң, паровоз кычкырткан саен, йөрәк талпына, алгысына икән? Нәкъ торналар тавышын ишеткәндәге кебек тыпырчына…

Көннәр тыныч уза. Купедагы малай халкы беренче минуттан ук Азатны бәхәссез лидер итеп таныганга, арада бернинди каршылык килеп чыкмый. Иртән ипи порцияләрен бүлешкәндә, алама одеял өчен тартышканда, гомумән, андый-мондый ризасызлык туа калганда, һәммәсе күз карашы белән генә булса да Азатка мөрәҗәгать итә. «Мин берәүне дә рәнҗетмәдем, – дип сөйләде Азат. – Кемне дә булса кимсетергә, кеше өлешенә керергә дә юл куймадым. Беләсеңме, мин үземне ниндидер бер кыргый африкан кабиләсенең юлбашчысы итеп тойдым, миндә хәтта башкалар өчен кайгырту, җаваплылык хисе туды. Шулай без, күбебез совет номенклатурасы балалары, ияләшеп киттек шикелле».

Ахырда Киевка килеп җитәләр. Киевка дип, монда да алар тарихи шәһәрнең үзен күрмиләр, төнге караңгыда вагонны Киев каласының «абзар арты» нда туктатып, балаларны исемлек буенча санап төшерәләр, санап кабул итәләр, санап дүрт «полуторка» га төйиләр. Гади йөк машинасында утыручыларны кеше күзеннән яшерү өчен чекистлар бик ансат юл уйлап табалар: ян-як бортларга, алга һәм артка табаклы фанер кадаклап куялар. Әлбәттә, кузовка икешәр кораллы конвой утыра. Аларның артсыз урындыклары була, ә балалар юка гына итеп түшәлгән кылчыклы саламга тезелешеп яталар.

Шул рәвешле, малайлар кич буе дүрткел күктә атылган йолдызларны санап баралар. Һәрхәлдә, Азатның күзенә йокы керми.

Ярты юлда тукталыш ясап, малайларны уяталар һәм, берәм-берәм машинадан төшереп, юл буендагы куак төпләрендә йомышларын үтәргә кушалар.

Аннары машиналар колоннасы юлын дәвам итә. Таң яктысы сызыла башлаганда, Азатны борчулы, саташулы йокы баса. Менә шул тынычсыз йокысында ул сәер бер төш күреп өлгерә. «Имеш, үзебезнең зал бүлмәсендә көзге каршына килеп басканмын. Ни гаҗәп, көзгедә берни күренми! Анда хәтта минем арттагы тәрәзә дә, аның чуар пәрдәсе дә чагылмый иде, – дип сөйләде Азат, эчке бер калтырану белән. – Бушлык… упкын… томан… Мин, аптырап, көзгегә якынрак килдем һәм шунда гына, эремәгә салган фотокәгазьдә сурәт ачыла барган кебек, көзгедә миңа бик таныш йөз пәйда булды… Ышанасыңмы, ул син идең… һәм син миңа кулларыңны суздың… Мин, уянгач та, дөньяда дустым бар икәнен, синең кул җылысын тоя идем әле. А, нинди шифалы, нинди сагышлы, нинди авыр тойгы бу…»

Шулчагында, әйтерсең лә безнең төкәнмәс гәпкә кушылгандай, Чиләбе сәгате тавыш биреп куйды.


…Күрәмсең, килеп җитүләре булгандыр, башта хәрбиләрчә өзек-өзек сөйләшкән тавышлар ишетелә, шалтыр-шолтыр тимер капка ачыла һәм, машиналар туктагач, Азат торып утыра. Башкалар да уяна.

– Ну, малайкалар, приехали! Җыеныгыз! – ди надзирательләрнең берсе, Татарстаннан ук килгәне. – Па-адъ-ём!

«Халык дошманы» дип игълан ителгәннәрнең балалары өчен махсус оештырылган ятимнәр йортындагы тормыш шулай «подъём» нан башлана.

* * *

«№ 3» дип кенә билгеләнгән бу учреждениене, урта гасыр кальгалары көнләшерлек итеп, яргак бүрәнәләрдән өйгән ике метр ярымлы тоташ койма белән әйләндереп алганнар һәм аның өстеннән, бала йодрыгы хәтле фарфор изоляторларга беркетеп, ике буй чәнечкеле чыбык сузганнар. Бу чыбыклар электр тогына ялгана дип кисәтсәләр дә, малай халкы моның алай ук түгеллеген, куркыту өчен генә әйтелгәнен бик тиз ачыклый, ләкин, әлбәттә, хәйләләп, белми торуның, бәлки, кирәге чыгар дип, ышанган булып кылана…

Моңа кадәр бу урын өлкә күләмендәге җитәкчеләрнең ял итү урыны булган икән. Биредә торак биналар, хуҗалык каралтылары, ат абзары (чабышкылар өчен), водокачка, зур мунча, бассейн, фонтаннар, чәчәклекләр, медпункт, кибет, ашханә, китапханә, радиоузел, кино залы, бию мәйданчыкларына кадәр булган. Өлкә комитеты секретареның дачасы ике катлы, ике верандалы, балконлы, анда хәтта ике өстәлле бильярд уйнау бүлмәсе дә каралган. Ваграк дәрәҗәле түрәләрнең йорты, әлбәттә, тыйнаграк, гадирәк, тәрәзәләре дә бәләкәйрәк сыман. Коймага килгәндә, ул да элеккедән калган, номенклатур агайларның хосусый һәм шәхси тормышын халык күзеннән яшерү өчен корылган икән.

Ил беркадәр аякка баскач, совет кенәзләренең аппетитлары да көчәя, рәхәткә ияләшкән саен, зәвык-ихтыяҗлары да үсә. Ял базасын күрше өлкәдәге матуррак җиргә – Днепр буена күчерәләр һәм ак пулатларны шунда төзиләр, бу территорияне үзләренә яшь алмаш әзерләү өчен пионер лагерена бирергә карар чыгаралар, ә ахырда, ихтыяҗ тугач, ул спецдомга әйләнә. Түрәләргә хезмәт күрсәтүче персоналның кулай дигәннәре, ышанычлылары яңа урынга ияреп китә, «түбәнрәк сортлылары» н да бетереп ташламыйлар, шушында төрлесенә төрле шөгыль табалар…

«Бер-ике айдан тормышлар үз эзенә төште кебек, – дип сөйләде Азат. – Кышка безгә җылы кием бирделәр. Иртән, ишегалдына чыгарып тезеп, физик күнегүләр ясаталар иде. Өстә әллә кемнән калган бушлат, аякта олтан салынган киез итек, ә без тырышыпмы-тырышып күнегүләр ясыйбыз. Бәләкәчләрнең бушлат чабуы җирдән өстерәлә, җиңнәреннән куллары да күренми бичараларның. Ул кызларның ничек интегүен күрсәң… Тамаша… Мин менә хәзергә тикле шуны аңлый алмыйм: мондый физкультураның кемгә кирәге булды икән дим. Җитмәсә әле, физкультура укытучысы – Наливайко фамилияле бәндә җикеренә, сүзен тыңламаганнарны, алып калып, «по-пластунски» үрмәләтә иде… Без аңа «Чумак» дигән кушамат тактык, чөнки ул эпилепсия белән авырый, һәм кайчагында авыруы безнең каршыда «тота» – кинәт яман ачы тавыш белән кычкыра да җиргә егыла, бәргәләнә башлый иде. Хәтта бермәлне, «по-пластунски» шуышкан җиремнән торып, Чумакка ярдәм итәргә туры килгәне дә бар. Югыйсә ул телләрен тешләп бетерә, астын юешли иде, мәхлук. Чумак кайчандыр оста парашютчы булган дигәннәре исемдә.

Иртәнге яктагы тәрбия сәгатьләрендә байтак вакытны политинформация ала иде.

Политинформаторыбыз – завуч Пётр Митрофаныч Петух – шагыйрь кеше булып чыкты. Һәр бәйрәмгә Иосиф Виссарионович Сталинны мактап бер шигырь яза да шуны безгә ятлата иде. Ә үзе «Евгений Онегин» ны тулысынча яттан белә һәм, җае чыккан саен, безгә укый иде».

«Мин Пушкинны шул Петух аркылы гына беләм, – дип елмаеп куйды Азат. – Кыш, яз турындагы гүзәл шигырьләрен әле дә булса хәтерлим. Шуңар азмы-күпме рәхмәтлемен…»

Мондагы тагын бер күренекле шәхес культмассовик Соня була. Ат караучы мыеклы Вася дәдәй Соняны ял базасында эшләп йөргән чагыннан ук белә икән. Ул бирегә массажистка булып килгән. Кыска җиңле ап-ак халат киеп, таза, көчле, матур беләкләрен күрсәтеп йөргән җиләктәй кыз Соня якындагы хуторда туып үсә. Өлкә комитетының беренче секретареннан башлап гади бүлек мөдирләренә кадәр «матрас» булып ята торгач, Сонечка түбәннән-түбәнгә тәгәри. Таушала. Базары төшә. Эчә башлый. Аннары аны кинозалга беркетәләр, чәчәкләр өчен дә җаваплы итәләр бугай. Азатлар заманында инде «детёнышлар» ның культуралы ялын тәэмин итүче массовик дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм иртәдән кичкә кадәр кызмача йөри торган Соняны балалар Нормальный Ход дип атаганнар. Әллә исереклеген сиздермәскә тырышып, бәдәнен киеренке тотып атлаганга, әллә башка бер сәбәптәнме – монысын Азат хәтерләми инде.

– Системаның тагын бер корбаны… – дип әйтеп куйдым мин.

– Әйе. Ләкин кыз балалар «Нормальный Ход безне күздән яшь чыгарлык итеп чеметә» дип зарланалар иде.

– Массажистка гадәте?.. Садистка?

– Белмим. Массовик буларак, ул «Ватык телефон» уеныннан башканы белми иде, әлбәттә…

Декабрь башларында, «Сталин конституциясе» көненә туры китереп, балалар йортына «Павел Корчагин» исеме бирелә. Бу турыда урындагы хакимият карарын тантаналы линейкага тезелгән балалар каршысында яңгыравыклы тавыш белән зәвыклап, илһамланып, завуч-шагыйрь Петух укый. Аның белән янәшә пионер галстугы таккан мәгъруранә Сонька, җиңенә кызыл бәйләгән физкультура укытучысы Чумак басып торалар. Ахырда балаларны кул чабарга мәҗбүр итәләр. Аның каравы кичке чәйгә «борын» саен берәр ябышкак карамель эләгә.

Шул көнне Азат төш күрә. Имеш, ул – Павлик Морозов. Имеш, «халык дошманы» булган әтисе турында Азат, әләк язып, ялтыр күн итекле оперга тапшыра… һәм шабыр тиргә батып уяна. Нәкъ шушы көнне ул Робертка гомерендә беренче һәм соңгы тапкыр суга, чөнки сабый күңелләрне агулый торган политәңгәмәдән соң әтисен «халык дошманы» дип атый. Аннары Азат энесен кочаклап елый, икесе дә, юк, өчесе дә маңгайларын маңгайга терәп елыйлар. Роберт, абыйсын юатырга тотынып: «Юк, әтиебез дә, әниебез дә халык дуслалы!» – дигәч кенә, Азат белән Айдар елмаеп җибәрәләр…

Спецдомда балаларга яңа фамилияләр бирелә: Советский, Уральский, Казанцев, Москвин, Комиссаров һәм тагын әллә ниндиләр. Сәйдәшевләр дә Казанцевларга әйләнеп куялар. Янәшә корпустагы Ганҗә исемле кызга да Казанцева фамилиясе тагалар.

«Ганҗә – Галя, Галка…» Бу кызны Азат яхшы хәтерли. Әнә ничек матур итеп елмайды ул Ганҗә – Галя исемен әйткәндә. Күрәмсең, спецдомда Ганҗәне Галя, Галка дип йөрткәннәр…

Ганҗә вагонга Казанда ук утырган тугыз кызның берсе икән. Аның әтисе Татарстан башкаласында утызынчы еллар башыннан ук зур «Авиастрой» төзелешендә инженер булып эшләгән, ел саен мактау грамоталары алып килгән, партконференцияләрдә делегат булып катнашкан. Ләкин 1932 елда Саба дигән авыл җирендә, социалистик ярыш җәелдереп, «Авиастрой» төзелеше өчен ун мең кием чабата җитештерелүен тәнкыйтьләп, «Авиастрой» га ботинкалар кирәк» дип сөйләгәне өчен, аны берничә ай таш капчыкта яткырып чыгаралар. Аның бу «гөнаһын» органнар инде беркайчан да онытмыйлар, җиде елдан соң, янә дошман эзләү кампаниясе кузгалгач, НКВД козгыннары аны төнге сәгать икедә алып китәләр…

Биредәге кызлар әле бала гына булганга, тулышып, түгәрәкләнеп җитмәгәннәр. Аларны Сонька «утын пүләннәре» дип үрти. Ә Азат Ганҗәнең матурлыгын, ә бәлки, иртәгә генә чәчәк атасы матурлыгын инде тоя. Кызганыч, аларга аралашырга туры килми, кино караганда, үзләре оештырган концертларда гына малай шомырт кара күзле, озын толымнарын ике уч төбе хәтле аркасына салган бу кызчыкны читтән генә сокланып күзәтә. Сөйләшкәннәре булмаса да, исәнләшеп йөриләр, ни әйтсәң дә якташлар һәм өстәвенә адашлар, ягъни фамилиядәшләр бит.

Язга таба алар танышып китәләр. Бусы болай була.

Балалар колониясендә Мурзаев дигән юньсез малай да бар бит әле. Поездда бәргәләшеп алганнан соң, Азатның Мурзаев белән юллары бүтән кисешми. Төрле корпусларга эләгү сәбәпле, бригадалары да төрле була, ә очраклы рәвештә күзгә чалынса, Мурзай «Азат абыкаччаен» күрмәмешкә салыша. Үч тота торгандыр, әлбәттә. Андыйлар үлгәнче үч саклый, диләр бит. Ни сәбәптәндер әүвәлге фамилиясендә калган Мурзаев үз тирәсенә алты-җиде үсмер малайны туплап өлгерә. Алар инде, кечкенәләр өлешенә дә кереп, хәтта ашка салынган барлы-юклы ит кисәкләрен талап ала башлаганнар. Җаен туры китереп, кызларны да рәнҗетәләр икән.

1 нче Май бәйрәме алдыннан, Ленин бабай туган көнне, йорт территориясен җыештыру буенча коммунистик өмә игълан ителә. Өмәдә спецдомның күзлекле һәм чахоткалы начальнигыннан алып ихата почмакларындагы дүрт каланчада каравыл торучы әрәмтамакларга кадәр, барлык тәрбиячеләр, педагоглар, хәтта Вася агай белән аның инвалид карчыгы да катнашалар. Чыннан да, үзе бер бәйрәм төсле була бу өмә. Ачлы-туклы йөргән балаларга физик эш нинди бәйрәм булсын инде югыйсә?!

Менә шушында Азат фәлсәфәгә дә бирелеп алды: «Күмәклек тойгысы адәми сыйфат түгел, ул безгә көтү-көтү булып йөргән хайвани заманаларыбыздан калгандыр… – диде ул. – Әлбәттә, өердә без үзебезне көчле тоябыз…»

Мин Азат белән бәхәсләшмәдем.

Өмәдә Азатка төп корпус каршындагы берничә ел эшләми яткан ташландык фонтанның чәрдәкләнеп беткән бетон бассейнын чүп-чардан чистартырга һәм шуңа су тутырырга кушалар. Суны төп территориядән бераз читтәге буадан атлы мичкә белән Вася агай китерә тора, көянтә-чиләкләп кызлар да ташыйлар. Чумак Азатка кемнең ничә чиләк китергәнен кәгазьгә язып барырга куша. Һәр кыз исеме янына Азат икешәр артык сызык сыза, ә Ганҗәне яклап торасы да булмый, ул болай да өч көянтә суны артык китерә. Әйләнеп килгән саен, бер-ике сүз алышып өлгерәләр…

Ахырда Ганҗә оялып кына:

– Минем үтенечем бар, Азат, әйтимме? – ди.

– Әйт.

– Мурзаев шайкасы кызларны бүлешә башлаган…

– Ничек инде ул… бүлешә?..

– Килә дә «син, кызый, минеке» дип игълан итә… «Карулашсаң, җаен табып күмәкләшеп көчлибез» дип куркыталар икән. Риза булсаң, сиңа башка берәүнең дә хокукы юк, имеш…

– Шуннан?

– Бүген кичке аштан соң клуб янында, кино алдыннан безне Мурзаев көтеп торачак… Мин аңа җавап бирергә тиеш.

– Җанын алам мин ул хәшәрәтнең!

– Алар анда бишәү-алтау була, Азат. Куштаннары җитәрлек аның. Кесәсендә үткер кадак та йөртә…

– Мин аңардан курыкмыйм, бер сызгырсам, ярдәмгә дистә ярым малай килеп җитәчәк!

– Беләм анысын. Ләкин сезгә сугышырга һич ярамый… Мурзаев монда махсус җибәрелгән шпик ул. Әләкче. Аның әтисе Казанда авиазавод төзелешендә эшләгән, аны улы белән цемент урлаганда тотканнар, алар сәяси гаепләнмәгән, караклар алар…

– Каян беләсең?

– Әтием сөйләгән иде. Бу турыда гәзиттә дә яздылар.

– Яхшы… Юк ла, яхшы түгел инде… Болай итәбез: кичке аштан соң мин дә шунда булам, ә син тот та минем янга килеп бас. Калганына борчылма. Ышанасыңмы?

– Ышанам. Мин сиңа ышанам, Азат.

Кичке вакыйгалар нәкъ Азат әзерләгән планга буйсына. Клуб болдырында басып торган кызлар янына «койрыкларын» иярткән Мурзаев килә. Биеп-биеп кенә атлый, куллар кесәдә, сәләмә кепкасын кырын салган, эре генә сызгырынган була. Маймылланып, әллә кайсы кинофильмдагы хулиганга охшарга тырышуы.

– Йә, хур кызлары, ни әйтәсез? – ди шамакай, кулларын уыштырып.

Шул мизгелдә Азатныкылар һәрберсе бер кыз янына килеп басалар. Ганҗә Азатка елыша.

– Падлы… – дип ысылдый Мурзаев теш аралаш һәм уң кесәсенә тыгыла.

– Артыңа борыл, – ди аңа Азат тыныч кына. – Без – унбиш, сез алты бөртек. Измәңне изәчәкбез. Берочтан Казанда цемент урлаганың өчен дә эләгер… Аңлашылдымы? Ашханә тәрәзәсеннән керергә йөрүегезне дә начальникка җиткерербез, чөнки син безнең өлешне ашамакчы буласың. Йә, йә, боргаланма, мин бөтенесен дә беләм. Ә үткенләгән заточкаңны хәзер үк җиргә ташламасаң, үзеңне инвалидка исәплә, әләкче. Шылдымы?

– Син нәстә?.. Нишләгән әле без? Кызлар белән шаяртканга…

– Заточкаңны ташла, хәшәрәт.

Мурзаев як-ягына карана, ярдәмгә өметләнеп, иярченнәренә күз төшерә. Тегеләре, борыннарын җыерып, читкә борылалар.

Заточка, чалбар балагы эченнән шуып төшеп, баскычтагы аяк киеме кыра торган тимергә бәрелә.

– Хәзер үк ычкыныгыз моннан.

Иярченнәре, берәм-берәм болдырдан төшеп, корпусларына таба китәләр. Мурзаевның аларга иярергә теләвен күргәч, карсак кына бер малай, артка таба төкереп:

– Якын килмә, сасык! – дип ырылдый.

* * *

Бу көнне мин Яшел Үзәндә куна калдым.

Тәвәккәллек. Сугышмыйча калу мөмкин түгел икән – беренче булып ор! Күрәмсең, Азатның девизы шундый булган. Тайга кануны… Җәһәннәмнең үзенә үк булмаса да, Азатлар тәмугның алдына, ишек төбенә эләккәннәр, ә без… Ә без, алар белән чагыштырсаң, оҗмах бакчасында үскәнбезмени? Сталинчыл-мичуринчыл җәннәт бакчасында!

Менә шушы уй белән йоклап кителгән.

Яшел Үзәндә әтәчләр бар икән әле. Мин сыңар әтәч кычкырган тавышка уяндым. Казанда да микрорайон этләре ләңгелдәшә башласа уянам мин.

Азат эшкә төштән соң гына барасы булганга, безнең вакытыбыз байтак иде әле. Табак-савытларны юып, кичтән әзерләгән ризыкларны җылытып капкалап алгач, иртәнге базарга чыгып, кичә күреп калган җирдә авылдан бер әби тутырып китергән бик матур һәм йомшак ике мендәр кыстырып кердем. Азат каршы килеп маташкан иде дә: «Мин кабат баш астыма таш салып йокларга разый түгел», – дигәч, бәхәсләшмәде, елмайды гына. Ул үзе, гомер буе күчмә тормыш алып бару аркасында, һәртөрле уңайсызлыкларга күнегеп беткән һәм аларга бик игътибар итми иде шикелле. Аның бәдәне тимер кебек ныгыган, каткан, ә сөякчел кулларын ул көн саен кирпечнең тар ягына суга-суга чыныктыра икән. Соңыннан, мин бик кызыксынгач, ул өр-яңа кызыл кирпечне, уч кырые белән сугып, урталай ярып күрсәтте.

Димәк, Азат үзен шулай чыныктыруны кирәк санаган. Чит илләрдә, горбәттә йөргәндә, бәлки, кирәге дә чыккандыр.

Теге көнне Мурзаевны хур итеп клубтан сөреп җибәргәч, кино караганда, Азат озын эскәмиядә Ганҗә белән янәшә утыра. «Мин Ганҗәнең тән җылысын, чәчләренең исен тоеп исереп утырдым, – дип сөйләде Азат. – Мин үземне бәхетле хис иттем… Менә хәзер шул язгы кичтә нинди кино караганыбызны үтерсәң дә хәтерләмим! Ниндидер патриотик фильм иде бугай…»

Ә Нормальный Ход, залда эскәмияләр арасында йөреп тамашачыларны барлаганда, боларга сөзеп-сөзеп кенә карап китә. «Хисләрем ташыгангамы, мин Соняның зәңгәр күзләрендә усаллык күрмәдем», – диде Азат.

Спецдомда чын мәгънәсендә мәктәп программалары буенча уку булмый. Роберт һәм аның белән бер тирәдәгеләрне хутордан мөгаллимә апа килеп укырга-язарга, хисап башлангычларына өйрәтә, хәтта журналга «яхшы», «урта», «начар» билгеләре дә куя торган була. Ә өлкәнрәк балалар кул хезмәте һәм көндәлек политинформация дәресләре белән чикләнәләр: тарих та, география дә шул була. Дингә каршы дәресләрдә исә әз-мәз төрле фәннәрнең нигезләреннән «авыз итәләр». Айдарга килгәндә, дәресләрне Азат аңа үзе бирә – исендә калганнар буенча гына инде, чөнки биредә уку ярдәмлекләре һәм дәреслекләр булмый. Дөрес, колония начальнигы: «Киләсе уку елыннан җиде класс ачачакбыз, без сездән коммунизм төзүче каһарманнар – Чкаловлар, Гризодубовалар, Стахановлар, Мичуриннар, Чапаевлар, хәтта актриса Любовь Орловалар тәрбиялиячәкбез», – дип вәгъдә иткән һәм, ышандырырлык булсын өчен, арык йодрыгы белән өстәлгә сугып куйган.

Хыялый начальник. Борын астындагыны да күрми торган романтик. Әллә соң гап-гади кыланчыкмы, артистмы?


«Германиянең СССРга басып керүе турында без, тоткын балалар, 22 июньнең бөркү кичендә генә белдек, чөнки иртән үк ару гына сөйләгән җиреннән радионы капыл өзделәр. Тәрбиячеләрнең һәм форма кигән надзирательләрнең чыш-пыш килүе, тәшвишле ыгы-зыгысы безне, әлбәттә, шомрайтты. Өстәвенә көпә-көндез бүлмәләребезгә куып керттеләр. Ниндидер гадәттән тыш хәл булган – без шуны гына гөманладык. Ләкин нинди хәл? Нинди афәт? Сугышмы? Кем белән?

Ак финнарны күптән түгел генә тукмадык дип беләбез. Хәсән күле буенда япон самурайларының арт сабакларын укыттык. Бичара төрек Босфор белән Дарданелл бугазларын тартып алмагайлары дип кан калтырап яши. Һитлер безнең белән дус хәзер».

– «Без җиңалмаган дошман тумаган!» дип, күкрәк киереп җырлыйлар иде туган якларда, шулай бит? Хәзер җырлыйлармы? – дип сорады миннән Азат.

– Хәзер бик ишетелми. Музыкасы яши…

– Ә бит бу җыр ул чордагы карашларны бик дөрес чагылдырган… Хәтта без дә, ни рәнҗетелгән һәм кимсетелгән булсак та, нәкъ шул рухта тәрбияләнгән, шуңа инанган идек. Ышанасыңмы, тормышымның иң авыр минутларында мин авыз эчемнән генә «Без җиңалмаган дошман тумаган!» дип кабатлый торган идем. Бөтен татарчам һәм бөтен догам шул булды минем. Крематорий миче авызында да колак төбемдә шул җыр яңгырап торды, шул коткарды сыман…

Әйе, кичкә бөтенесе дә ачыкланды. Безне линейкага тезеп, начальник фашист Германиясенең хыянәтчел төстә илебезгә басып керүен хәбәр итте. Чик буенда авыр сугышлар бара. Кызыл Армия илбасар һөҗүмен туктаткан. Күп тә үтмәс, без дошманны тез чүктерербез. Аны үз өнендә дөмбәсләрбез! Хыянәтчеләргә, фашист ялчыларына, шпионнарга үлем!

Ахырда безне «Ура!» кычкырттылар. Сыеграк чыкты безнең «Ура!», сыеграк.

Атна үтте. Көтәбез. Ун көн дә үтте… Күрәсең, фронттан җылы хәбәрләр килмәгәндер, политинформация сәгате унбиш минутка гына сузыла башлады, завуч Петух сүзгә бик саранланды, артык сүз ычкындырмагаем дип курка иде, ахрысы. Шулай да, көн саен һава һөҗүменә каршы артиллериябезнең ничә фашист самолётын бәреп төшергәнлеген әйткәч, үз ялганыннан үзе кайнарланып, берәр яңа шигырен яңгырата иде.

Көннәрдән бер көнне аяз күктә көнбатыш тарафыннан ап-ак эз калдырып ниндидер бер самолёт очып килгәнен күрдек тә бассейн янына җыелыштык. Мондый әкәмәтне элек беребезнең дә күргәне булмаганга, әзрәк шүрли калдык. Бер без генә түгел, ихата почмакларында каланча башында торган мылтыклы каравыл да күзләрен күктән алмады. Самолёт күкне кап урталай ярып очып үтте дә бер утыз минуттан, әүвәлге эзе инде эреп югалгач, кире көнбатышына юл тотты…

– Германныкы, – дип нәтиҗә ясады хутордан азык-төлек алып кайткан Вася агай, арбасыннан төшеп. – Ярапланның яңасын ясаганнар, каһәр суккырылар. Киевны карап китте бу… Ай-һай, мондый биек оча торган аждаһаны ничек бәреп төшермәк кирәк? А ну, егеткәйләр, бәрәңге капчыкларын чоланга кертик әле! Чөгендер катыш, бик бәргәләмәгез!

Капчыкларны ашханә чоланына кертеп урнаштыргач, Вася агай Азатны ат туарышырга чакыра. Азат атны әйбәтләп тугара (чөнки беренче тапкыр гына түгел), дирбияләрнең һәркайсын лапас астындагы тиешле чөенә элеп куя, бахбайның ашарына сала, эчертә, ә Вася агай, карт сөякләрен ял иттереп, чүлмәк төребкәсен пыш-пыш суыргалап утыра.

– Йә, кил әле бирегә, – ди ул, Азат эшен бетергәч. – Җитди сүз бар…

Азат картлач янына килеп чүгәли.

– Эшләр шәптән түгел… – дип башламакчы була да карт, сүз җаен таба алмагандай, озак кына дәшми тора. Аннары кинәт сорап куя: – Энекәшләрең икәүме әле?

– Икәү.

– Әйбәт малайлар сез, Азатко… Аллаһыгыз сезгә бәхет-тәүфыйклар бирә күрсен… Ә дөньялар… дөньялар яман!

Шуннан соң Вася агай, абзар капкасын ябып, үзенең хуторда ишетеп кайтканнарын Азатка пышылдап кына сөйли:

– Немец ажгырып килә икән. Инде күрше өлкәгә кергәннәр. Танк, мотоциклларга каршы кадими Будённый кавалериясе ни эш кыра алсын? Адәм көлкесе… Немец кулында – автомат, бездә – патша ясаткан штыклы мылтык, анысы да җитми икән… Яланкул белән атакага җибәрәләр, һәммәсе шунда ятып кала, ди…

Хуторда ир-ат күзгә чалынмый икән. Яшьләрне кырып-себереп армиягә алганнар. Ветфельдшер Михаил үзе теләп язылган… Аңа нәрсә? Дуадак каз шикелле япа-ялгыз. Елап озатыр кешесе юк… Шул, безнең Сонька еласа гына инде…

– Ә Сонька аңа кем тиеш? – дип бүлдерә картны Азат.

– О-о… ничек яратышалар иде алар! Ничек пар килгәннәр иде…

– Ә ни булды?

– Ни булсын? Хезмәт алдынгысы комсомолка Соняга бер шәһәр түрәсенең күзе төшкән. Райкомол секретарена әйткән: «Бу чибәр кызны ял базасына эшкә алсаң, райкомга утыртам үзеңне», – дигән. Тегесе ниләр белән кызыктыргандыр, Алла белсен, ләкин тиздән Соня шушында массажистка булып эшкә урнашты… Михаилы, әлбәттә, аяк терәп каршы торган, егетнең күңеле сизгән, күрәсең… Соня-Солнышкосына ялынган: «Киләсе елда техникумны бетереп кайтам, гөрләтеп туй итәрбез, – дигән. – Әйдә, бүген үк язылышыйк», – дип караган. Ә Соньканың үз планы, «син кайтуга туйлык акча әзерләп куям», фәлән дә фәсмәтән…

Киләсе елда соң була инде, соң… Тәҗрибәле җитәкчеләр – карт төлкеләр – комсомолка Соняны тәмам кулга ияләштереп бетерәләр. Айлы, сандугачлы бер Украина төнендә Сонька анадан тума килеш фонтан әйләнәсендә бии… Аны дистәләгән азгын, исерек «кызыл айгыр» тамаша кыла. Ихахай да михахай… Аннары, кул-аякларыннан тотып, суга ыргыталар… Алай да айнымый Сонька, үрмәләп чыгып, тагын биергә тотына…

Вася агай инде эре шәһәрләрдән халыкны һәм мөһим заводларны көнчыгышка эвакуацияләү башланганлыгын әйтә. Спецдомны да каядыр Себергәме, Казахстангамы күчерергә тиешләр икән. Кичә бирегә район вәкиле килеп, персоналның гомуми җыелышында нәкъ шушы мәсьәлә каралган. Тик шунысы бар: станциягә илтү өчен фәкать өч йөк машинасы биреләчәк, шуңа күрә беренче чиратта документларны, кыз балаларны һәм тәрбиячеләрне алып китәчәкләр, малай-шалай икенче чиратка каласы икән. «Өлгерсәләр, – дип башын чайкады Вася агай, – өлгерсәләр… Немец инде, артык каршылык күрмичә генә, машинада сыбызгысын сызгырта-сызгырта, «Үber alles» ын җырлый-җырлый килә икән…»

Вася агай Азатка кичә үзе шаһит булган тагын бер вакыйга турында сөйли. Әлеге вәкил белән Соня арасында коточкыч ызгышны күзәтергә туры килгән аңа.

Мунча алдында камыт ремонтлап утырганда, ишек ярыгыннан күрә бу: ат абзары янындагы агач эскәмиягә башта район вәкиле, аннары Соня килеп утыралар. «Нинди яшерен сүзләре бар икән боларның?» дип уйлый карт һәм ишек янынарак килеп колак сала.

– Мине беренче чиратта китәчәкләр исемлегенә керт! – дип таләп итә Соня.

– Юк, кертә алмыйбыз, – ди аңа вәкил. – Җирле халыктан булган персоналны, гомумән, алмаска боердылар, мин менә элекке танышлык хакына сезне, гражданочка, исемлеккә теркәп, югарыдан килгән күрсәтмәне болай да бозам әле… Иске дуслык хакына…

– Дуслык, пычагым! Синең «дуслык» бөтен хәятымны пыран-заран китерде минем… Йа Раббым, синең тасма телеңә ышанып килеп каптым бит мин бу бардакка… Син бит мине зина юлына бастыручы! Син бит мине шәнкерле түрәләреңә саттың, хәшәрәт! Ничек дус булыйм ди мин сиңа? Бу дөньяда бер генә дустың да юк синең! Булырга тиеш түгел!

– Үлчәп сөйләргә киңәш итәм, гражданочка. Юкса…

– Нәрсә «юкса»? Советка каршы дип, сәяси «илле сигезенче» не чәпәрсеңме, Дзержинский? Курыкмыйм! Миңа монда барыбер көн күрсәтмәячәкләр, минем кемлегемне районда белмәгән кеше юк, аңлыйсыңмы? Миннән җирәнә халык, җирәнә! Фиркале Матрас минем кушаматым, аннары гына Нормальный Ход… Әнкәем, мине бәхилләмичә, акылыннан язып гүргә керде… Адәм күтәргесез гөнаһлы мин, ә сез, ялган фирка әгъзалары, мең кат гөнаһлы! – Соня кызганнан-кыза һәм, ахырда, вәкилнең түгәрәк чыраена төкереп, элеккеләренә тагын бөрчек-бөрчек юеш шадралар өсти…

Тегесе сикереп тора, бер җиңе белән битен сөртеп, икенче кулы белән кобурасына ябыша.

Чыгырыннан чыккан Соня инде һич тыела алмый:

– Атасыңмы? Мә, менә шушында төбәп ат! – дип, чигүле ак кофтасын ике якка умырып төшерә. – Күрәсеңме? Күкрәкләремне күрәсеңме? Бик кызыгып йөрсәң дә, сиңа бит алар тәтемәде… Ләх исерек чагымда да мин синең кемлегеңне онытмадым!.. Обком секретаре белән икәүләшеп нинди кети-мети уйнаганыгызны белми дисеңме? Шакшы хайван сез…

Менә шулчагында, йөткергәләгән булып, мунча ишеген шыгырдатып ачып, камыт тоткан Василий агай чыга.

– Нигә дип тавышланасыз әле болай? – ди аларга картлач. – Соня, доча, кайгырма, менә алашаны җигеп бирермен, утыр да кит, бахбай бетерешкән булса да, станциягә тикле түзәр, шәт… Монда инде атның кирәге калмый бит, дөрес аңлаган булсам?

– Дөрес аңлагансың, Фомич, – ди вәкил, Вася агайның атасын искә төшереп. – Дөрес аңлагансың.

Соня бер сүз әйтми генә куллары белән шәрә күкрәген каплый да, алпан-тилпән атлап, төп корпуска таба китеп бара.

– Фомич, дәшәсе булма, – ди шуннан соң вәкил. – Ләм-мим.

* * *

Ганҗәләрне икенче көнне үк алып китәләр. Кызлар һәм персонал утырган машиналарны озатырга малайлар җыйнаулашып чыга. Кызлар елыйлар, сәләмә киемле, ярым кыргыйлашкан, усалланган, якты дөньяга каш астыннан гына карый башлаган малайларның монда калуына кайгырып үксеп-үксеп елыйлар… Әйтерсең лә үз балаларын җуялар… Хәтта ни кырыс тәрбиячеләр дә күз яшьләрен сөрткәли. Аларның да, җылы урыннарын ташлап, билгесезлеккә таба китүләре. Пушкин булу турында хыялланган уңгылыксыз завучларын да, Чкалов даныннан мәхрүм калган бәхетсез һәм зәгыйфь Чумакларын да малайлар соңгы тапкыр күрәләр.

– Мине онытма, – дип пышылдый Ганҗә, үзе кузовтан Азатның кулларына таба үрелә. – Син исән калачаксың!

– Син дә онытма.

– Онытмам!

Бөреләнеп кенә килгән хисләр – самими, яшь, ганҗә мәхәббәт – шушында өзелә.


Бу көн вакыйгаларга бай була.

Иң элек Мурзаевның, бер-ике куштанын ияртеп, спецдомнан качып киткәнлеге ачыклана. Буш кул белән китмәгәннәр, әлбәттә, ашханә тәрәзәсеннән кереп, каты-коты ризык чәлдергәннәр. Әмма администрация шау-шу куптармый. Качканнар һәм вәссәлам. Сукбайларны эзләп маташыр чакмыни?

Төштән соң хутордан почтальон килә, сәерсенгән һәм ап-аек Соняга ике хат тоттыра. Фронт хатлары. Берсендә – кызылармеец Михаил Журавельның батырларча һәлак булуы турындагы рәсми хәбәр, икенче хат – Михаилның үзеннән. Ул аны контратакага барыр алдыннан язган. Кәгазьгә төшерергә нинди үтемле сүзләр тапкандыр Михаил – анысы караңгы, ә Соняның, Ленин бюсты өстенә үк портреты да эленгән кызыл почмакта фикус гөле янындагы яшел постаулы өстәлгә капланып, бәргәләнә-бәргәләнә елаганын Азатның энесе Айдар күргән.

Колониянең барлы-юклы администрациясе һәм калдык-постык каравылы, каяндыр машина юнәтеп, соңгы документларны һәм көрән төстәге сандык-сейфны төяп, күксәү начальник җитәкчелегендә төнлә, спецдомны язмыш кочагына ташлап, тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Иртәнгә монда өч дистә малайдан һәм барыннан да хәбәрдар Вася агай белән аның чукрак карчыгыннан башка этле җан да калмаган. Малай-шалай белән дуслашып беткән, нәселсез, ләкин гәүдәле һәм гөбедән чыккандай калын тавыш белән өрә торган Полканны да алмаганнар алуын. Мылтыклы шәүләләре булмагангамы, каланча башлары да күңелдә әллә нинди шомлы, каршылыклы уйлар уята – каравыл юклыгы шатландыра, ләкин шул ук вакытта кошлар киткәч ятим калган сыерчык оясы шикелле кызганыч та сыман… Аңламассың бу күңелне.

Ирек исе килә… Дары исе килә… Икесе дә исертә…

Ә Соня? Ә Соня беркая да китмәгән. Аның гәүдәсен Вася агай иртән иртүк багор белән буа төбеннән эзләп таба һәм, малайлар торгалаганчы, такта-токтадан табут, аннары агач тәре дә әмәлләп өлгергән була инде.

Культмассовик Соня Татаркинаны буаның аргы ягындагы калку урында, малайлар казыган тар кабергә җирлиләр. Җеназага хутордан кеше чакырып тормыйлар, табут өстендә Вася агайның карчыгы гына нидер быдырдый, укына. «Ә Соня табутта тыныч кына йоклаган кебек ята иде, борынгы мәрмәр алиһә кебек гүзәл…» – дип пышылдады Азат, ничә еллар үткәч, миңа сөйләгәндә.

Әлбәттә, Соня үзе суга ташланган. Юк, ташланмаган, моны Василий карт Азатка болай сөйли: «Төнлә белән, күпме үгетләсәләр дә, Соня машинага утырудан баш тарта, «минем урыным монда» дип кырт кисә».

Машина китеп баргач, бөтен колониягә һәм ятим малайларга бердәнбер химаяче булып калган Василий Фомич тимер капканы үз кулы белән дөмбердәтеп яба, хәтта бикләп куя. Шулчагында Соня, капканы ачтырып, ныклы адымнар белән буа ягына таба юнәлә.

Берничә минуттан Василий карт аның артыннан китә.

«Башкайларыма тагын бер гөнаһ алдым, – дип сөйли ул Азатка, чөнки, дөресен әйткәндә, күңелен бушату өчен бүтән сөйләр кешесе дә булмый. – Куак артына посып, Соняның башта кыек яулыгын, чүәген, ахырда оекбашын салып, яр буендагы яссу ташка ничек ипләп һәм тәртипләп тезеп куйганын, чишенеп маташмастан, яланаяклары белән әкрен генә суга кергәнен әсәрләнеп карап тордым…

Итәге суга тигәч тә туктамаган Соня, кулларын салындырган килеш, һаман тирәнгәрәк атлый… Менә су аның биленнән коча, күкрәк турысыннан, муенына сарыла… Менә аның әллә сары, әллә инде ай яктысыннан агарган чәчләре башта су өстенә таралалар да әкренләп-әкренләп күмеләләр… Аннары су бер чупырдап ала, бераздан чәчләрне йоткан түгәрәк дулкыннар да тына, тынычлана…

Василий Фомич кычкырмый, коткарам дип, суга да атылмый. Тәңредән иңгән бу дәһшәтле үлемнең күзенә чекерәеп караган көенчә, үзләренең һәркайда яраклы «Отче наш» ларын укый: «Гөнаһларыбызны ярлыка, безне дә бурычлы булганнарны кичергән күк… Яманнан коткар безне… Амин».

«Син мине бәгырьсез икән дип уйлама, Азатко… Менә хәзер дә үзем сиңа сөйлим, ә йөрәгем сыкрый… Соня дөрес итте. Моны Алла аңа үзе кушкандыр дим мин. Үзе кушкач, колына оҗмах капуларын да ачар. Соня апаң… Мишкасы белән, ниһаять, ахирәттә кавышты… Авыр туфраклары җиңел булсын. Ә менә безгә Алла биргән чаклысын яшәргә кирәк, – дип очлый ул сүзен. – Малайларны Ленин почмагына җый. Сөйләшегез, нишләргә икәнен уйлашыгыз, чөнки сез хәзер үз иркегездә, балакайлар. Дүрт ягыгыз кыйбла… Әмма ләкин малайларны бер син генә тота аласың. Берәр сәгатьтән мин дә керермен».

Азат соңга кала яза. Югыйсә тагын биш-ун минуттан бер өер малай, ашханә белән буфетны «тазартканнан» соң, азык-төлек келәтен дә туздырып ташлыйсы булган. Азатның гәүдәсе күренүгә, һәммәсе туктап, тынып калалар.

– Стоп! – дип кычкыра Азат. – Ни кыланасыз, бандюгалар?! Вәхшиләр! Атагыз кем, анагыз кем? – дип, гадәттәчә, тәртипне тиз урнаштыра.

Василий Фомич киңәш иткәнчә, бөтенесен уртага салып сөйләшергә булалар. Ленинның арзанлы гипстан койган һәм кат-кат ак буяу белән буяганга күз төпләре чак кына шешенкери төшкән бюсты янына утырып, Азат мәсьәләне кабыргасы белән куя:

– Вася агай, бүген-иртәгә хуторга фриц керәчәк, әлбәттә, безне дә әйләнеп узмаячаклар, ди. Нишлибез, биштәрләп капчык асып, көнчыгышка, Рәсәйгә юл тотабызмы, таралышабызмы, әллә шушында калып торабызмы?

– Монда калып нишлик? Әллә немчура үзебезнең Чумактан арурак булыр дисеңме?

«Немецлар безне азиат дип, түбән сортлы раса дип чутлыйлар икән – дөресме? Алар безне чебен урынына да күрмәячәк», – диючеләр күбрәк булса да, арада: «Көтик бераз. Спецдомның яшелчә җире бар, буадагы балыкның бетәсе юк. Үзебезнекеләр әйләнеп кайтканчы җан асрарбыз әле», – дип санаган утрак тормыш яклылар да җитәрлек була.

Шулчакны бүлмәгә Василий Фомич кереп, ишек янындагы табуреткага утыра. Түрдән урын алырга чакырсалар да, карт мондый хөрмәттән баш тарта.

Бергә киңәшләшкәннән соң, уртак фикергә киләләр. Соңгы сүзне Василий Фомич әйтә:

– Кем тели – бәйләп тотучы юк, юллык ризык та алсыннар. Әмма бүгенгә шушында калу акылга муафыйк. Бергә-бергә булу хәерле… Мир күзендә булсаң, әҗәл дә хәләл, – ди.

Китәргә җыенган унбишләп тәвәккәл малайны тизрәк юлга әзерлиләр, чөнки фронт сызыгы күзгә күренеп якыная, инде кичке шәфәкъ баткач та, көнбатышта шомлы ут шәүләсе сүнми.

Азат берсеннән-берсе кече энекәшләре белән беркая да кузгала алмый, әлбәттә.

Ике көннән тимер капка каршысына немецларның беренче мотоцикллары килеп туктый. Капканы, билгеле инде, автомат түтәсе белән төя башлыйлар.

– Оffen! Ачарга!

Капканы Василий Фомич ача. Башка кем ачсын? Төптән караганда, бу җирләрнең, бу урман-суларның һәм хөкүмәт дачаларының чын хуҗасы Фомичлар түгелмени?

Немецлар, картны ияртеп, ярты сәгать эчендә барлык биналарны әйләнеп, барлап чыгалар.

– Комендант кайда? – дип сорый өлкән офицерлары, русча яхшы ук чиста итеп.

– Начальникмы? Эвакуациядә. Менә дистә ярымлап үксез бала китәргә өлгерми калды… Ә мин простой ат караучы гына…

– Яхшы. Балаларның барысын да кече корпуска күчерергә. Миңа «һерр офицер» дип мөрәҗәгать ит. Аңлашыламы?

– Аңлашыла, һерр офицер!

– Биредә хәрби госпиталь урнашыр. Лазарет. Аңлашыламы? Келәт-амбарларның ачкычын ефрейторга тапшырырга. Өлкән малайларны вакытлыча санитар итеп билгелим! Иртәгәгә идәннәр, тәрәзәләр ялт итеп торырга тиеш. Туалетларны тәртипкә китерергә! Бу мичкәләргә су тутырыгыз. Капка нигә шыгырдап ачыла? Майларга! Аңлашыламы? Ну?

– Аңлашыла, һерр офицер!

Ничек кенә җеннәре карышмасын, малайларга җиңенә чатлы-чотлы әвернә-свастика таккан офицерның боерыкларын үтәргә туры килә. Ул үзе бүгенгә мотоциклын тырылдатып китеп барса да, спецдомда камыт аяклы әтрәк-әләм ефрейторын калдыра. Малайлар аңа шундук «Чумак II» дигән кушамат чәпиләр, һәм ул бу исемгә чынлап та лаек була.

Малайларга әлеге эшләр электән дә таныш танышын, ләкин фашист килмешәкнең ялчысы булу, алар өчен әбрәкәй чистарту… Юк, бусы инде малайларның җен ачуларын чыгара, бусы инде, валлаһи, җирәндерә. Моны инде, завуч әйтмешли, бернинди «югары материяләр» белән дә аклый алмыйсың… Ә Азат Чумак II нең көзге шикелле ялтыраган күн итеген ошатмый. Мондый күн итек кигән бәндәләрне гомумән өнәми, күн итеген шулчаклы кадерләгән кеше башкаларны аяк астындагы чүпкә дә санамый дип белә ул. Шулай да эшем кешеседәй бөтенесенә кысылып, ашханә һәм амбар ачкычларын чылтырата-чылтырата тыз-быз йөргән ефрейторның җәзбә белән сызып ясагандай кәкре балтырларына карап, моңа күн итекне ничек үлчәп тегә алдылар икән дип елмаеп та куя.

Кич белән, инде күз бәйләнгәч, йорттан тагын ике горур малай зимагурлыкка чыгып китә, аның каравы элек озатып җибәргән малайларның өчесе, тәмам ачка бетенеп, кире әйләнеп кайталар. Алар адашып-тулганып йөргәндә, туган-үскән илгә кайтыр сукмакларын фронт сызыгы кискән була инде.

Камыт аяклы ефрейтор икенче катта, элекке начальник кабинетында, ишек-тәрәзәләрне ныклап ябып, штораларны төшереп, урындыклардан баррикада корып, ак чехоллы киң диванга урнаша. Ул-бу була калса дип, күн итеген салып тормаганга, Чумак II диванның бер култыксасын тәмам эштән чыгара.

Йокысы ничек булгандыр, малайларны бик иртә уятып, быргы кычкыртырга, барабан кагарга куша бу. Бөтенесен җиренә җиткереп эшләргә күнеккән немец, кабинеттагы телефон аша элемтәгә кереп, Киев шәһәренең бөек Германия армиясенә бирелгәнлеген ишеткән икән. Бу көнне ул бәйрәм дип игълан итә.

Киевның алынуы турында Василий Фомич та хәбәрдар, шуңа аның сөмсере коелып йөри.

Очлы күзле ефрейтор буада балыкның шәп чиертәсен дә чамалаган икән. Хәер, амбар почмагындагы әүвәлге фирка секретарьларыннан мирас булып калган бамбук кармак сапларын һәм бауга эленгән ятьмәне күрү өчен, әллә ни очлы күз кирәкми инде. Ефрейтор дүрт-биш малайга Азат җитәкчелегендә бәйрәм табынына җитәрлек балык тотарга куша. Малайлар белгән-белмәгән немецчалары һәм төрле ишарәләр белән буада әле генә кеше батып үлгәнлеген аңлатырга тырышып карыйлар, аптырагач, ярдәмгә Фомичны чакыралар. Герман сугышы беткәч тә әсирлектән егерменче елда гына әйләнеп кайткан Фомич немецчасын онытып бетермәгән була әле.

Үҗәт ефрейтор барыбер үзенекен тукый:

– Gut, gut, – ди. – Мин малайларга бер километр югарырак җирдән тотарга рөхсәт бирәм. Ә син, картлач, марш хуторга! Шнапс тап, аңлыйсыңмы, шнапс! Горилка тап! Спирт! Бәйрәм! Sieg heil! Җиңү!

Көлгән чагында аның тигезле-тигезсез сары тешләре күренә. «Башыннан алып аягына тикле бу кадәр ямьсезлекне табигать каян һәм ничек табып бетергәндер» дип уйлый Азат.

* * *

Азат Сәйдәшевнең хәтерендә уелып калган коточкыч яман көн булды бу.

Азат һәм берничә өлкәнрәк малай, үзләре өчен бик үк таныш булмаган култык җиргә күтәрелеп, кармаклары белән текә генә яр буена чирәмгә тезелешеп утыралар. Сирәк булса да чиертә балык, гади елга чабаклары, әлбәттә, ваграклар инде, әмма шулпа өчен ярап тора…

Көн үзәгенә таба балык чиертми дә, капмый да башлагач, бамбук саплы, кем әйтмешли, «җилле» кармакларын җыештырып, ярты чиләк чамасы чабакны икешәр малай алмаш-тилмәш кармак сабына элеп күтәреп кайталар.

Ачык капкадан кергәндә, гадәттәгечә, энеләре йөгереп килеп каршы алмагач, Азат сәерсенебрәк китә. Ә башка малайлар шушында, ләкин алар күзләрен яшерәләр, читкә борылалар… Азатның йөрәге жу итә. Ул, балыкчы иптәшләрен калдырып, үзләре яшәгән корпуска чаба.

Монда да тынлык. Тәрәзәдә генә бер көзге чебен чәбәләнә. Бүлмә түрендәге тимер караватларның берсендә, мендәргә капланып, Роберт ята. Аның сөякчел иңбашлары калтырап-калтырап куя, малай тавыш-тынсыз гына елый.

Абыйсы Робертны торгызып утыртып та карый, ләкин юкка… Аның күзләрендә ник бер нур чагылсын. Малайның күзләре Азат күптән түгел төшендә күргән тонык көзге шикелле бушап калганнар. Сабый берни әйтми, әйтә алмый, чөнки телдән язган.

Азат ишегалдына йөгереп чыга. Үзен-үзе белешмәстән, беренче очраган малайның якасыннан тотып ала:

– Әйт, монда ни булды? Минем Айдар кайда?

Ниһаять, малайлар фаҗигане бәйнә-бәйнә сөйләп бирәләр.

Айдар белән Роберт яшьтәшләре белән бергә елга буенда уйнап йөргәндә, гөнаһ шомлыгына каршы, болар янына немец ефрейторы килеп чыга. Әле Фомич хутордан әйләнеп кайтмаган булса да, ефрейтор шактый төшереп өлгергән, кулында башланмаган ике шоколад та була моның. Күрәсең, колония начальнигының кабинетында яшерен «хәзинәгә» тап булгандыр, чөнки шоколадка рус хәрефләре белән «Мокко» дип язылган… Ә «Мокко» ны гади халык белеп бетермәсә дә, җаваплы урында эшләгән «халык дошманнары» ның балалары белә, чөнки сирәк-мирәк татып караганнар…

Борын төпләрендә шоколад плиткаларын болгап, күз кыздырып, «шнель, шнель» дия-дия, сабыйларны үз янына җыя исерек фриц. Аннары ул, буага төртеп күрсәтеп, малайларны суда йөзү буенча ярышырга котырта. Билгеле инде, мондый татлы приз хакына ярышуга малайларның олысы-кечесе әзер була, ләкин фриц буйлыраклардан биш малайны гына сайлый. Малайлар чишенгәч, ул ишарәләр белән үзенең теге як ярда көтеп торачагын аңлата.

Ваграк малайлар, шул исәптән Роберт та, тамашаны яхшырак күрү өчен, яр буендагы юан тупыл ботагына менеп кунаклыйлар.

Ефрейтор, дамба буйлатып кәкре адымнар белән карышлап, теге якка чыга һәм иңенә аскан автоматын күтәреп бер болгый да «Старт!» дип аваз сала. Ярышучы малайлар дәррәү суга ташланалар. Айдар чак кына соңгарак калып кузгалса да, ун-унбиш колачтан соң башкаларны куып җитә. Бу якта калган балалар, тәмам спорт чиренә бирелеп, «Әйдә! Әйдә!» дип кычкыралар, тегеләргә көч-куәт биреп торалар, «Мокко» ның тәмен тойгандай, иреннәрен ялыйлар…

Каршы яктагы фриц тәмам иләсләнгән. «Тизрәк, тизрәк!» – дип бакырына, үзе вәхши кебек очына, бии.

Ярышучы малайларга биш-алты колач салырлык кына ара калгач, сәрхуш ефрейтор, автоматын суга төбәп, озын очередь бирә…

Ике пуля эләккән Айдарны нинди гайре табигый көч ярга кадәр китереп җиткерә алгандыр. Ул шунда, нәзек балтырлары әле судан чыгып та өлгермәгән килеш, йөзтүбән капланып җан бирә.


Айдарны икенче көнне Соня Татаркина белән янәшә җирлиләр. Азат бөтен җеназа эшләрен үзе ерып чыга, чөнки Вася агай хуторга киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый, ул гына да түгел, аның карчыгы да, ишекләренә йозак элеп (гомер булмаган хәл!), каядыр китеп барган. Карт алаша белән җиңел тарантас та юк. Колония штатында хисапланган кара борынлы Полкан да Вася агайдан калмаган, ахрысы…

Акылын җуйган ефрейторны исә мотоцикл коляскасына салып алып китәләр. Бер-ике көннән аларның җимерек машинасын таш юл буендагы куаклар артында күрәләр. Монда нинди хәлләр булганлыгы турында гөман итәргә генә мөмкин, ә фашистларның итәкләренә ут капкан чак була – алар Киевтан кире чигенеп маташалар. Бу чигенү вакытлы гына булса да, малайлар күңелендә өмет чаткысы кабынсын өчен җитә кала: димәк, дошман ул кадәр үк көчле түгел, димәк, аны чыннан да тукмарга була!

Фашистлар, яңадан һөҗүмгә күчеп, Совет Армиясен тагын кысрыклый башлыйлар. Хутор аркылы Киев юнәлешендә аларның эт чирүе кебек яңа гаскәрләре уза.

Азатның миен һаман бер сорау бораулый. Нишләргә? Нишләргә хәзер? Кая гына барып cыенырга? Өч төркем малай, тәвәккәлләп, юлга чыгып китә. Роберт һаман дәшми. Бөтенесен аңлый, нидер әйтмәкче булып омтылып та карый, ләкин аның табигатендә нәрсәдер бозылган, ниндидер бик нечкә пружинасы өзелгән…

Ләкин барыбер моннан ычкынырга кирәк, ычкынырга. Кыякларга. Монда калырга ярамый. Немецлар айныячак, кабат бу йортны искә төшерәчәк бит. Аннары юләр ефрейторның һәлакәтендә казына башларлар. Шикләре беренче нәүбәттә Азатка төшәр…

Ахырда Азат энесе каберенә куелган тактага аның исем-фамилиясе язылган калай кадакларга ниятли. Бу аның монда соңгы эше булачак. Ул абзар тирәсендә кул яссуы кадәр җиз калай кисәге табып ала һәм шуңа, без белән төртке-төртке эз ясап, «Сәйдәшев Айдар Нәҗип улы. 1934–1941» дип яза.

Менә шушы язуны Айдар кабере өстенә бастырып куелган тактага кадаклап маташкан вакытта, аның янына качып-посып кына Вася агай килеп чыга.

– Исәнме, сынок, – ди ул, шыпыртлап. – Матур итеп җирләгәнсең энеңне. Рәхмәт…

– Вася агай, сез… каян?

– Син сорама, мин әйтмим, Азатко. Миңа теге мотоцикл авариясеннән соң яшеренергә туры килде. Ә хәсисләр… ефрейторлар тиешлесен алдылар, җәһәннәм кисәве алар хәзер.

Вася агай Азатны күрергә дип кенә килеп чыккан икән. Хәзер инде ул малайларга «йорттан» тизрәк таралышырга киңәш итә.

– Сугыш өч-дүрт елга сузылырга охшаган, – ди карт. – Сиңа мин бер адрес бирәм, аны минем алдымда ятла да, аннары кәгазьне юк итәрбез.

«Гродно өлкәсе, Довбучишки авылы, Сөләйман Богданович» дип язылган була кәгазьдә.

– Татар кешесе ул үзе, – дип аңлата Вася агай. – Авыллары да – татар авылы, хәтта хан заманыннан калган мәчетләре дә бар. Ихтимал, бөтен Рәсәйдә андый борынгы мәчет юктыр да әле… Үзләре белорусча сөйләшәләр, әмма диннәрен тоталар, тик Коръәннәре дә белорус хәрефләре белән язылган… Сулейман белән без дүрт ел Германиядә әсирлектә булдык, бер сыныкны икебезгә бүлеп, бер табактан ашадык, сугышлар тынып беткәч кенә, рәхмәт төшкере, Финляндия булышлыгы белән илебезгә кайтырга насыйп булды. Юл уңаенда туктап, мин аларның авылында төн кундым, рәхәтләнеп мунча кердем. Елга бер-ике тапкыр булса да хат алышкалап тордык шулай картайганчы… Менә син шуларга барып чык – ярдәм итми калмаслар, искиткеч кешелекле халык… Миннән сәлам диярсең.

Вася агай кайсы тарафка һәм ничек барырга икәнен тәфсилләп аңлата. Бала адымы белән барганда дүрт-биш көнлек юл икән. Димәк, берәр атналык ризык алырга кирәк булачак.

– Аллага тапшырдык! – ди Василий Фомич. – Хәерле сәфәр сезгә! Бүген азык-төлек хәстәрен күр. Эссе дип тормагыз, җылырак киенегез! Аяк киемнәрегез тазамы?

– Ярый инде… – ди Азат. – Кышка тикле түзмәсме…

– Яхшы. Безнең өй йозагы бик ансат ачылыр. Анда кружкадыр, кашыктыр табарсың. Солдат котелогы… Әзрәк ипи дә булыр, аннары кечерәк банкада варенье, кара җимеш, кәгазьгә төргән чәй… Кучкарда кап ярымлап кына шырпы бар. Башланмаганын ал. Юлда энә-җебең булсын… Ну, бывайте… Бирган булса, күрешербез, – ди дә ничек килгән шулай шыпырт кына китеп бара Фомич.

Василий Фомич сурәте Азатның күңел түрендә якты бер истәлек булып, миһербанлык һәм гуманлык өлгесе булып калган.

Азат озакка сузып тормый, шул кичне үк юл хәстәрен күрә. Капчыкка Фомич әйткән әйберләрдән тыш шактый вакланган сохари, ярма, кушуч тоз, бәрәңге, ике шешә кое суы һәм үзләре киптереп маташкан берничә балык та сала. Фомичның кораллары арасында матур гына пәке дә табыла. Ләкин Азат соңгы вакытларда үзе ясаган бәләкәй финканы да ташламый – дөньяны кем белә?

Иртүк торып, энесе белән юлга чыгалар. Тизрәк, тизрәк. Тизрәк мәчетле авылга, кардәшләр арасына барып җитәргә. Кызык, алар бирегә – кояш баешына каян килгәннәр дә ничек шушында төпләнгәннәр, тамыр җибәргәннәр икән? Бүгенге кебек сугыш давыллары китереп ташлады микән әллә? Туган туфрагыннан кешене тагын нинди афәт аерсын?

Фомич Азатны олы юлдан читтәрәк, урыны-урыны белән яшел чирәм дә борын төрткән гади авыл юлларыннан барырга өйрәтә, шуңа күрә чит-ят кеше, хәрби машиналар очратмыйлар. Сугыш һәм һәлакәт эзләре дә күренми. Тын һавада пәрәвезләр оча.

Басуларда сирәк кенә әле күмәк хуҗалыклары таркалып бетмәгән (чөнки аны таркатып нишләсеннәр?) колхозчыларга – чалгы-тырма күтәргән карт-корыга, хатын-кызларга юлыгалар, ләкин алар белән сөйләшеп озак юанып тормыйлар, бу ялгыз хатыннарның биниһая кызганулы карашларын аркалары белән тоеп, адымнарын кызулаталар.

Көндез сәгать ярымнарга бер инеш буенда туктап, ялгыз агач күләгәсендә ял итәләр, инде җылынып беткән кое суын эчеп, тамак ялгыйлар. «Кич ботка пешерербез, – ди энесенә Азат. – Көлгә бәрәңге күмәрбез. Чәй эчәрбез. Ә хәзер корсакны бик тутырмыйк, гәүдә җиңелрәк булыр, ярыймы?»

Роберт, абыйсының күзләренә мөлдерәтеп карап, ияген кага…

Бераз хәл җыйгач, инештән бер котелок су чумырып алалар да тагын юлга кузгалалар.

Бәхетләренә каршы, юлда табак хәтле салынкы башлары караеп торган көнбагыш басуына тап булалар. Кеше-кара күрмәсен өчен эчкәрәк кереп, шактый көнбагыш уалар, туйганчы ашыйлар, кесәләренә тутыралар. Яшь бәдәннәре кирәклесен алгач, малайларның кәефе күтәрелә: их, дөньялар гел шушылай гына булып торсачы!

Тузанлы юлда үзләреннән-үзләре барлыкка килеп биешә, тузгый башлаган нәни җен өермәләре генә ничектер күңелгә тәшвиш сала. Беләсе иде, нинди җанлы көч, нинди әкәмәт хәрәкәт тудыра икән аларны?

Азат офыкта күкселләнеп күренгән урманда төн үткәрербез, шунда ут ягарбыз дип ниятли. Әмма язмыш балаларга мәрхәмәтлерәк караган: урман авызында ук алар «Спорт базасы» дип язылган ике такта йорт янына килеп чыгалар. Ишекләре шәрран ачык, хәтта бер тәрәзәсен дә кубарып алып киткәннәр. Илдә каты куллы хуҗа калмагач, халык, гадәттәгечә, иясез нәрсәләрне барыбер әрәм булалар дигән сылтау белән өенә ташыган…

Әнә сыңар чаңгы таягы аунап ята, сынык боҗрасы да янында гына. Әнә ике алюмин граната. Робертны да елмаерга мәҗбүр иткән җип-җиңел агач мылтыклар, янәсе, винтовкалар өелгән… Дошманга каршы сугышу өчен, Рәсәй кадәр Рәсәй шушылар белән уйнап әзерләнгән икән.

Агач мылтыклар һәм чыра штыклар учакта бик әйбәт яналар, кызу. Ботка да пешә, бер иске чиләктә чәй дә кайнаталар, аннары көленә алты бәрәңге күмәләр. Азатның: «Ах ул кайнар бәрәңгеләр! Кулларны, иреннәрне пешерә-пешерә ашадык без аларны, минем корымланып беткән битемә карап, Робертым тавыш-тынсыз гына көлде, ә мин аның адәм рәтле көлә дә алмавын күреп елый яздым», – дигән сүзләре хәтеремдә.

База тапчаннары каты булса да, малайлар ышыкта, куркынычсыз җирдә рәхәтләнеп йоклыйлар. Шулай да Азат энесенең вакыт-вакыт ыңгырашканын ишетеп ята. Шуңа да куана ул: ыңгыраша икән, димәк, дөньяны тоя, хәтерли, аңлый, сызлана, борчыла, тавыш бирә… Ихтимал, киләчәктә теле дә ачылыр әле.

Бу төн балаларның әти-әниләреннән башка үткәргән өч йөз дә алтмыш бишенче төннәре була.

Ә мин – Азатның дусты, Робертның да бертугандай күргән күрше абыйсы – бу төнне ничек йокладым, нинди төшләр күрдем икән? Саташмадыммы икән?

Мин, әлбәттә, боларны белмим. Йокым тыныч булмагандыр дип кенә уйлыйм.

* * *

Азат белән еш очрашып тордык. Ул айга икешәр тапкыр килеп миндә куна кала иде. Татар драмтеатрында өч-дүрт тапкыр булдык. Русныкын да чит итмәдек, хәтта курчак театры белән дә таныштык. Опералардан Азат «Алтынчәч» не ошатты шикелле, тик анда да ул аның тарихи нигезе – Җик Мәргән турындагы риваять белән күбрәк кызыксынды, ахры. Казан циркына Кио килеп чыккан вакыт иде, әлбәттә, анда да бардык. Кио картайган, бирешкән, номерлары кызыклы булса да, үзе артист буларак тамашачыларны җәлеп итә алмый иде инде. Бераздан аны аренада ике улы алмаштырды.

Юк, мин Азатны театр белән мавыктыра алмадым. «Ясалмалылык, фальшь күп, озын-озак сөйләшәләр, көлдерергә дип көчәнәләр, бер дә кирәксезгә кәмит ясыйлар, тамашачы мәгънәне үзләштереп өлгерсен өчен, зәвыклы һәм фәлсәфи пауза юк. Көнкүреш баткагыннан чыга алмый автор… режиссёр… актёр… Гап-гади натурализмнан арына алмый, иң садә хисләрне меңенче кат сурәтләү белән чикләнә…» – дип, үзенчә, шөребен шөрепкә таркатып ярып салды ул. Мин бик төпченгәч, кабат йөдәтмәслек итеп: «Ә нигә мулла ролен театр сәхнәсен балаган белән бутаучы шамакайга тапшырганнар?» – дип тә өстәде.

Азат белән бәхәсләшәсем килсә дә, каршы дәлилләремне әлегә үземдә калдырып тордым, чөнки ни генә әйтсәң дә, гаибтән кайтып төшкән Азат Сәйдәшев безнең театрга көнбатыш аршыны белән якын килә иде, татар театрын, аның тарихын һәм үзенчәлеген, бигрәк тә совет чорының кысаларын белеп бетерми иде. Аңлап бетермәгәч, ул безнең сәнгатьнең кимчелекләрен гафу итә алмый иде.

Ләкин… Фәлсәфи тирәнлек җитмиме? Ә бәлки, тамашачы шуны – бик үк тирәнгә китмәүне сорыйдыр? Ә бәлки, без халыкны дөньякүләм әһәмиятле нәрсәләрдән, чын фәлсәфәдән биздереп бетергәнбездер? Ә бәлки, татар телен тел итеп үстергән шәрык алынмаларыннан арына торгач, чын фәлсәфәгә керерлек, «гали матдәләр», ягъни «югары материяләр» турында гәп куертырлык телебезне үк җуя башлаганбыздыр, сәнгатьтә көнкүреш мәсьәләләре белән генә шөгыльләнүебез дә телебезнең һәм, димәк, фикерләвебезнең хәерче хөкемендә калуыннан киләдер? Арзанлы опереттадан, кәмиттән биздерү өчен, тамашачыга каршы барырга, аяк терәп каршы торырга кирәктер, бәлки? Тамашачының зәвыгын үстерә алмаса, театрның киләчәге юк. Алгарыш кирәк театрга, алгарыш… Ә моңа Казандагы сыңар театр белән генә бернинди ярышусыз, конкуренциясез ирешеп буламы?

«Сәнгатьнең теләсә кайсы төрендә иң мөһиме – чаманы белү» дигән иде Азат. Монысы белән ул хаклы, әлбәттә.

Музейларны яратты Азат Сәйдәшев. Чөнки аңа биредә күп нәрсә яңа иде, җан азыгы иде. Дәүләт музеенда егерменче еллардагы Татарстан байрагы янында озаклап басып тордык. Ә колхозлашу чорында авылларга кайткан зур тимер көпчәкле тракторны күргәч, Азат бала чагына кайткандай булды, куанды, тракторның бөтен нәрсәләрен капшап чыкты. Тора торгач, шушы җансыз, зур, алагаем авыр, гарип тимер кисәге минем күңелдә дә җылы дулкыннар кузгатты бугай.

Сәнгать музеенда Азат үзе генә булды. Нинди тәэсирләр алуы турында сорагач, ул иңбашларын җыерып көлемсерәде генә. Театры театр инде, ә менә сынлы сәнгатьне слесарь кеше бу кадәр нечкәли торгандыр дип башыма да китермәгән идем, ә ул, баксаң, Европа музейханәләрен йөреп чыккан икән.

– Безнең рәссамнар арасында да… теге кем әле… бунтарьлар юк икән, – диде Азат. – Гыйсъянчылар, кыюлар, башсызлар юк… – Мин текәлеп караганны абайлагач, болай дип өстәде: – Хәер… Бер картинада мин нидер сиздем бугай… Беләсеңме, анда көзге табигать фонында бер нефтьченең мәһабәт сыны сурәтләнгән… Ачы җил, яңгыр сибәли, аяк асты былчырак, ә ул – шушы кырыс стихияне, асылда, бөтен Табигать-ананы тез чүктергән әкияти каһарман… Мондый гына уңайсызлыкларга төкерә ул. Үз бурычын үтәгән, планны тутырган, яңа җиңүләрне яуларга атлыгып тора. Примитив! Әйе, башта миңа шулай тоелды да. Ләкин, җентекләбрәк карагач, мин картинада бүтән бернәрсәне дә тотып алдым – рәссамның яшертен көлүен дип әйтимме? Көлемсерәвен генәме? Мин моны аңлап ук бетермәдем, ләкин шушы сизелер-сизелмәс Мона Лиза елмаюы хакына авторны гафу иттем…

Ул картинаны мин дә хәтерли идем.

– Килешәм, – дидем.

Чыннан да, рәссам бу картинасында, фиркале рецензентларны һәм совет чынбарлыгы шушындый булырга тиеш дип тукып, Рим папасын чукынырга өйрәткән шикелле өйрәтеп торучы түрәләрне төп башына утырта, ул чынлыкта аларга нәкъ киресен сурәтли… Партшколада укып, сәнәктән көрәк булган «җитәкчеләр» сәнгать әһеле сизгәнне, ул тойганны күрмиләр, чөнки күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.

Ләкин Азат белән мин, социалистик реализм сазлыгына кереп батмас өчен, бу хакта да артык сүз куертмадык.

Әдәби музейлар белән танышкан вакытта, мин Азатны Казанның иске, Маяковский әйтмешли, «кәкре» урамнарыннан адашканчы йөрттем һәм, гаҗәпләнүемә каршы, ул нәкъ менә шушы кәкре-бөкре урамнарыбызны үз итте. Яңа бистәдә кыйшык хосусый йортлар капкасы төбендә утырып азмы гәп куертканбыздыр…

Бервакыт мин Азатка укырга «Намус» романын биреп җибәрдем. Янәсе, заманы һәм рухы буенча безнең буынга якын, аңлаешлы булыр, телен дә яратыр дип уйладым. Телен яраткан, әлбәттә, ләкин шулай да ул миңа китапны яртылаш кына укыган килеш кире кайтарды. Монда вакыйгалар программалаштырылган, бөтенесе алдан ук билгеле димәкче булды.

Шунда мин, бераз үпкәләбрәк тә, аңар «Туган ягым – яшел бишек» не китереп тоттырдым. Шикләнебрәк алса да, бу юлы Азат китапны өч атналап тотты. Юк, ул аны өстәлдә яткырмаган, бәлки кат-кат укыган.

Шуннан соң Азат Р.Гамзатовның «Дагыстаным» китабын табып укыган. Шушы ике әсәрне чагыштырган. «О, безнең Бәширов көчле, чөнки, чыннан да, намуслы, төчеләнми. Ә «Дагыстаным» шома язылган (бер баскыч югары күтәртеп, матурлап тәрҗемә ителгән), шигъри бизәкләр күп, нәкышләр, ләкин шуннан артык түгел», – дип, кыю һәм саллы нәтиҗә ясады Азат. Аннары ул Фатих Хөснинең яңартылган «Утызынчы ел» ын яратып укыды…

Шагыйрьләрдән аңа бөтен ягы белән Туфан ошый иде. Гомумән, Туфанның лирикасы белән танышканнан соң, ул, әйтик, Такташны татар шигъриятендә аргы урыннарга чигерә башлады кебек. Миндә Туфанның егерменче еллар азагында чыккан китабы да сакланган иде. Гаҗәбемә каршы, Азат шагыйрьнең яңа басмасы белән искесе арасындагы вак кына аермаларны да тотып алган.

Бераз соңрак, сөйләшә торгач кына, мин Азат Сәйдәшевнең тик кенә ятмаганлыгын, илленче елларда Көнбатыш Берлинда сәнгать академиясен тәмамлап чыкканын белдем. Гомумән, ул философ иде, минемчә. Ә шофёрлыгын ташламавына килгәндә, Азат дөнья гизәргә ярата икән. Хобби? Хобби гына түгел. «Юл йөргәндә, мин бөтен кайгыларымны онытам, – дип аңлатты ул миңа. – Күз алдымда ачылган яңадан-яңа манзаралар арасында мин Бәширов язган «яшел бишегемне» дә табар төсле була идем…»

Кыскасы, юл йөрү аның йөрәгенә үзе бер шифа, бәлзәм кебек икән, ягъни тәкъдир аңа мосафир булырга кушкан…

Мин Азатны аңлыйм. Моннан утыз биш еллар элек тә, җәяүләп, ил гизгәндә ул туган җирләрен эзләмәгәнмени? Менә хәзер дә, үзе дә аңламастан, язмыш тарафыннан аяусыз сызып ташланган бала чагын эзли ул.

Сәяхәтче сәфәрдә җирсенә, җылы гаиләсен сагына, өенә кайтып, мич башында ятканда, юл газаплары турында хыялланып ләззәт таба, диләр.

Утрак тормышка күчә алыр микән Азат? Мосафир булып яратылган кеше Ватанын табар микән? Ә бит психологлар, ностальгиягә дәва юк, диләр… Шундый зәһәр уй чагылып китте дә, мин аны тизрәк куалап җибәрергә тырыштым.


Кашки, бала чагыңа кайтыплар булсачы…

Балачак хатирәләрен кайтарып була булуын. Менә мин тагын Азатның башыннан кичергәннәре турында авыр хикәятне тыңлап утырам.

Белоруссиядәге татар авылын күрү Азатларга насыйп булмый.

Бар өметләрен баглаган мәчетле авылга күп булса ярты көнлек ара калгач, малайлар урманда партизаннарны эзәрлекләүче эсэсчылар төркеменә юлыгалар.

Алар кулында ниләр татыганын Азат җәелеп сөйләмәде, бу вакытта аның агарынган яңакларында каты төерләр йөргәнне, бүрткән чигә тамырлары ничек типкәнне күреп, мин дә артык сорашасы итмәдем.

Берәр айдан Азат белән энесе Рига тирәсенә, Майорига ир балалар ятимханәсенә килеп эләгәләр.

Биредә алар өч ел яшиләр.

Заяга үткән өч ел… Азатның бер тотам чәче менә шушында, ундүрт яшь тулар-тулмас вакытта агарган.

Бу өч ел эчендә ниләр генә булмый. Ятимнәр йорты сак астында булса да, балалар дөнья хәлләреннән хәбәрсез калмаганнар. Ленинград блокадасының өзелүе һәм җиңелмәс Герман гаскәренең чигенүе, Сталинградта фашист генералы Паулюсның әсир төшүе, Киевның азат ителүе… Юк, болар гына түгел, күктә көнбатышка таба төркем-төркем очып үткән һәм, бомбаларын ташлаганнан соң, тәртип белән тезелешеп кайткан кызыл йолдызлы самолётларны да бөтен халык күрә бит. Балалар да самолётларны барышлый һәм кайтышлый саныйлар. Үзалларына елмаялар. Әйе, берничә самолёт җитми кайткан чакта… Ләкин берничә генә бит!

Кеше җәһәннәмгә дә күнегә. Анда да җайлырак урын эзли, чөнки җәһәннәм утының салкынчарак төше дә бар, имеш.

Азатның пөхтәлек һәм тәртип яратуын бу йортта да күреп алалар. Тиздән үзен кече яшьтәгеләр бүлегенә төнге санитар итеп билгелиләр. Роберт та шунда булгач, Азат моңа бик теләп алына. Өстәмә рәвештә бирелгән сыныкларын энесе белән бүлешә, ә ул порцияләр көннән-көн кими, авызга да йокмый башлый, шул яланып кына каласың. Фашист Германиясенең ресурслары тәмам бетеп килә…

Икенче елны балаларга үзара да алман теленнән кала башка телдә сөйләшүне тыялар, көн саен ике-өч сәгать алман теле һәм Германия тарихы, аннары, нигәдер, логика укыту кертелә. Һөнәр дәресләре дә алман телендә алып барыла. Слесарьлыкны Азат, күрәсең, шунда үзләштергәндер.

Бермәлне балалар йортында йогышлы тире авыруы – кырчын тарала.

Администрация хатын-кызлар бәдрәфе урнашкан почмак бүлмәне изолятор итеп җайлаштырырга мәҗбүр була һәм Азатны шунда санитар итеп күчерәләр.

1944 елның язында бирегә Робертны да салалар, ләкин тире авыруы белән түгел. Малайда ул заманнар өчен иң хәтәр хасталарның берсе – туберкулёз башланган була.

«Роберт тернәкләнеп китә алмады. Көннән-көн ябыкты, буыла-буыла ютәлли башлады, күзләре генә утырып калды, – дип сөйләде Азат. – Ә дәва нәрсә? Аспирин белән балык маеннан башка берни юк… Соңгы сәгатендә Роберт, телгә килеп: «Абыем, без бит Сәйдәшевләр, – диде. – Мин сине яратам… Мин әтиемне, әниемне дә, Айдар абыемны да яратам… Ерак-ерактагы Илдар абыемны да… Тагын Ганҗә апаны…»

Робертның бу дөньядагы иң соңгы сүзе «Нигә?..» дигән гап-гади сорау була. Бу сорауга берәү дә җавап бирә алмый. Бу сорау күпләрнең чәчен агарткан. Әнә Азатның да…

Азатка кече энесенең кабере билгесез, чөнки немец администрациясе җеназасын озата барырга рөхсәт итми. Галифе кигән әзмәверләрдән ничек кенә инәлеп сорамасын, Азат катгый «Найн!» дигәнне ишетә.

Берничә көн ул, үзен кая куярга белмичә, аңгы-миңге йөри. Изоляторга керсә, элек Роберт яткан койкага карый алмый, күзләрен чытырдатып йома, колагында энесенең соңгы сүзе яңгыраган кебек була: «Нигә?..»

Нигә мин бу дөньяга килдем? Нигә китәм? Нигә сүнәм?

Исәңгерәп йөри торгач, йокысызлыктан һәм чарасызлыктан Азат үзе дә авыруга сабыша. Бу авыруның исеме – дөньядан бизү, битарафлык, өметсезлек, рухи төшенкелек. Бу авыру кешенең җан асрау инстинктларын юкка чыгара. Ул «рухи СПИД» кебек коточкыч…

Ә спецдомда, шөрепләрне тыгызлап, режимны тагын да көчәйтәләр, тышкы дөнья белән элемтәләр тәмам өзелә. Бүлмәләрне төнгелеккә бикләп куя башлыйлар, ишекләргә төрмә камераларындагы кебек күзләр ясыйлар. Аның каравы ашау ягы яхшыра, ара-тирә маргарин һәм какао да биргәлиләр, көчли-көчли балык мае эчерәләр. Ни өчен микән?

Көннәрдән бер көнне балаларның тулы исемлеген төзиләр. Ялгыш кына күреп калган кәгазьдә Азат сабыйларның исем-фамилиясе янында җәя эчендә яңа исемнәр язылганын абайлый. Күбесенең милләте эстон яки латыш дип куелган… Бусы тагын уйландыра. Ни хикмәт бу? Биредә бит башлыча рус балалары, Азат кебекләр дә бар. Аннары балаларны бик җентекләп медицина комиссиясе карый, кан анализлары алалар. Шик тә юк, оккупантлар ниндидер этлек эшләргә җыеналар. Һокус-покус!

«Һокус-покус» озак көттерми. Немецлар аны гадәттән тыш өлгерлек һәм төгәллек белән тормышка ашыралар.

1944 елның 4 октябре көнне спецдом ишегалдына биш зур хәрби автобус килеп керә. Җиде яшькә кадәрге йөз утыз өч сабыйны һәм аларга хезмәт күрсәтүче өлкәнрәк яшьтәге малайларны бер сәгать арасында автобуска төйиләр дә туп-туры Рига гаванена китерәләр. Биредә аларны узган гасырдан калган куласалы диңгез пароходы көтеп тора. Балалар, каз бәбкәләре кебек тезелешеп, автобуслардан алып трапка кадәр ике яклап торучы жандармнар арасыннан трюмга үтәләр. Пароход минутына кадәр төгәллек белән кузгалып китә.

Төнлә Кенигсберг порты. Пирста сигнал утлары гына яна, чөнки бомбага тотудан куркалар. Хәер, бу вакытка Америка авиациясе шәһәрне бомбалар белән сөреп чыккан була.

Караңгыда пароходны артык нык бәрдермичә генә китереп туктату штурманнан һәм матрослардан үзе бер осталык һәм тәҗрибә сорый. Шулай да причал белән орынышкан мизгелдә, бөтен пароход тетрәнеп, шыгырдап, җан ияседәй ыңгырашып куя, һәм аның бер дә кирәксезгә чыгырдан ычкынган авыр якоре суга чума. Өзек-өзек командалар һәм тыелып кына сүгенгән тавышлар ишетелә. Матрослар борындагы якорьны байтак кына вакыт кул чыгыры белән күтәртеп азапланалар.

Ниһаять, пароходны юан арканнар белән чуен бүкәннәргә чалып куялар. Эңгердә кулга-кул тотынышкан йокылы-уяулы балалар чылбыры ярдагы моторлары әкрен генә гөрләп торган автобусларга таба сузыла…

* * *

Бу көннәр турында Азатның хәтере фильмоскоп лентасындагы кебек аерым-аерым сурәтләрне генә саклый, ләкин алар шулкадәр мәгънәле, кисәтүле һәм шомлы, тәшвишле.

Клингенберг, Мессен, Ролшдорф – болар Любек шәһәре тирәсендәге авыллар. Сугыш чоры булмагандай төзекләр, матурлар. Автобуслар шушы авылларның һәрберсендә тукталып, ак халат кигән ниндидер ханымнар һәм әфәнделәр балаларның үзләренә охшаганнарын «бусы», «бусы» дип төртеп күрсәтеп, сайлап алалар.

Азат әллә кайсы ягы белән Робертка тарткан бер ак чырайлы малайның Клингенбергта калуын гына хәтерли. Шулай итеп, сабыйлар шушы авыллардагы ятимханәләргә бүлеп таратыла. Бу вакытта үзләрен мал базарындагы кебек «сатканга» ник бер сабый еласын яки уфтансын… Алар инде бар нәрсәгә дә битарафлар, күз карашлары ук боздай салкын, төксе, өметсез, хәрәкәтләре җансыз һәм салмак. Кая дип ашыгырга?

Унөч-ундүрт яшьлек үсмер малайларны исә бер автобуска утыртып башка җиргә алып китәләр. Болары – Казанцев Азат кебек «үз» фамилияләрендә калган балалар.

Аларны бүтән язмыш көтә.


Борынгы, университетлы Мюнстер шәһәре читендә урнашкан үсмерләр лагере спецдомга һич тә охшамаган. Агачлык эчендә дүрт-биш карсак бина, бараклар. Тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр тотылган, ә территорияне ике кат чәнечкеле чыбык белән уратып алганнар. Бер читтә, йөзьяшәр наратлар арасында, алардан да биегрәк дүрткел кирпеч морҗа тырпаеп тора.

Монда режим катырак булса да, малайларны еш кына саф һавага чыгаралар, туп тибеп уйнарга рөхсәт итәләр, гомумән, физик күнегүләрне хуплыйлар. Чисталыкка да әһәмият бирелә. Тырнагың киселгән булсын. Колагыңа шалкан чәчәрлек булмасын. Якаң керләнмәсен. Югыйсә унтер Вальтерның юан бармагы маңгай тирәңдә уйнаячак. Каты чиртә фашист, әйтерең бармы! Монда атна саен мунча кертәләр һәм, иң мөһиме, сабынны жәлләмиләр, анысына да рәхмәт.

Атнага бер тапкыр зур палатада сугыш турында киножурнал күрсәтәләр. Журнал саен кул күтәргән совет солдатлары, йончыган әсирләр… Тик шулай да соңгы журналларында «Мәскәү – капут» дигән лозунг күренми.

Кайчагында Азат Вася агайның «бу сугыш афәте өч-дүрт елга сузылыр әле» дигән сүзләрен искә төшерә. Карт пәйгамбәр хаклы булган. Менә аның өч-дүрт ел дигәне коточкыч авырлыклар белән булса да үтеп бара. Чыннан да, сугышның ахыры күренә инде. Ләкин ул нинди булыр? Азатларга нинди азатлык алып килер? Кем белә, бәлки, аңа әти-әнисе белән кавышу да язгандыр? Ләкин күңел көзгесендә аларның сурәтләре тонык, уйланып, татлы хатирәләргә бирелеп яткан чакларында Азат әнисенең алманча сөйләшә башлаганын тоеп сискәнеп китә, чөнки ул үзенең дә алман телендә фикерли башлаганын чамалый.

Шулай да Азат әкренләп аякка басуын, тернәкләнеп килүен, ягъни фани дөнья һәм иртәгесе көн белән кызыксына башлавын сизә. Бар, кайдадыр яктылык чишмәсе бар, тик малайны чакырып, әйдәп торган Рушан йолдыз гына күренми – аны болытлар каплаган.

Күктән, болытлар арасыннан еш кына авыр бомбардировщикларның гөрелтесе иңә, хәтта бу гөрелтедән барак түбәсенең мүкләнгән чирәбе кубып төшкәли. Бу гөрелте, иңнәреңә басып, сине сыгып төшерә, җир куенына кереп сыенырдай буласың… Авыр очкычларның гөрелтесеннән җир иңри… Германиянең индустрия үзәкләрен хәрабәгә әйләндереп, кире Англия ягына кайтып барган самолётларның тавышы да бүтән, инде алар хәзер пар күгәрченнәр кебек тыныч кына гөрлиләр. Лагерьның каравылы һәм персоналы шуннан соң гына подвалдан чыгып, яңадан көндәлек вазифаларына керешә һәм малайларны да иреккә чыгара, чөнки, тревога булу белән, аларны палаталарында бикләп куйган булалар. Хәер, Азатлар бу подвалның бомбадан саклый алуына бик ышанмыйлар да. «Йөзәр кило авырлыктагы бомбадан зонтик белән сакланып маташтың ни, агач йортның идәне астында качып яттың ни» дип батырайган булалар.

Әлегә лагерьга һөҗүм булганы юк. Унтер Вальтердан ычкынган сүзләргә караганда, бу тирәдә хәрби объектлар, гомумән, юк икән, хәтта, американнар белән инглизләрне бутау өчен, бер җирдә ялган аэродром корып, фанер самолётлар ясап куйганнар. Алдарсың американны! Беренче көнне фоторәсемгә төшереп алганнар да, иртәгесен сыңар самолёт килеп, боларның фальшь аэродромына «агач бомбалар» ташлап киткән. Шулай американнар фашистлардан ачыктан-ачык мыскыллап көлә башлаганнар хәзер…

Лагерьга урнашып, бер ай үтәр-үтмәс, малайларны территориянең түр почмагындагы лаборатория бинасына унар-унар бала чакырып китерә башлыйлар. Баксаң, лаборатория дигәннәре кан ала торган пункт икән. Башта, әлбәттә, әңгәмә үткәрелә. Сәяси әңгәмә. Шагыйрь күңелле Пётр Митрофанович Петухның политинформациясе кебек үк ясалма, өстәвенә, математиклар әйтмешли, минус тамгасы белән. Җитмәсә, әңгәмәне китель йә гимнастёрка кигән кеше түгел, бәлки ап-ак халат кигән карт табиб үткәрә.

«Сез үзегезнең каныгыз белән ятимханәләрдә авырып яткан балаларга, бичара туганнарыгызга, яралыларга, Бөек Германиягә ярдәм итәсез, җиңү сәгатен якынайтасыз. Без сезне ашатабыз-эчертәбез, тәрбиялибез, җил-яңгыр тидермичә, һәртөрле авырулардан саклыйбыз. Германия тиздән үтә куәтле, чын мәгънәсендә дәһшәтле яңа корал кулланачак, һәм бөтен дөнья аның каршында тез чүгәчәк. Сез сау-сәламәт килеш шул Җиңү көнен күрәчәксез! Хайль!»

Шнейдер фамилияле бу табибның улы Көнчыгыш фронтта хәбәрсез югалган. Менә ул үзе дә карт башы белән халкы һәм ватаны файдасына эшләвен дәвам итә икән. «Юк, – дип уйлый Азат, – бу пенснелы мөлаем карт йә үзе алданган, йә күз дә йоммый ялганлый».

Кан биреп кайткан беренче төркем малайларда башта әллә ни шик-шөбһә тумый әле. Кан алганда авырту-мазар сизелми, бөтенесен бик чиста эшлиләр икән. Ягымлылар, ибен ипкә китереп, җайлап, йомшак кына сөйләшәләр, «күгәрченкәем» дип эндәшәләр, башыңнан сыйпыйлар… Тик каннары агып төшә торган пыяла банкалар катыргы тартмалар эченә яшерелгән була.

Кан биргәч үк, малайларга татлы сөт эчерәләр, кулларына берәр алма тоттыралар. Башлары әйләнеп куя куюын, әмма йоклап торгач, икенче көнгә, бөтенесе нормага кайткан кебек була. Соңгы вакытларда малайларның тамаклары тук булганга, яшь организмнары тиз генә бирешми.

Азат чират буенча дүртенче төркемгә эләгә. Соңгы елларда төшкән тукмаклар аны һәрнәрсәгә, һәр кешегә сак карарга өйрәтеп өлгергән инде. Һәм бу шикчеллек аңарда бик озак дәвам итәчәк әле. «Мин бу шикчеллектән туган илгә кайтып сине күргәннән соң гына котылдым, – дип сөйләгән иде Азат. – Рәхмәт сиңа… Күңелемдәге ниндидер бер агудан арындым…»

Кан ала торган лаборатория барагы да зурлыгы белән башкаларыннан кайтыш түгел. Коридорының ике ягында сигез ишек бар. Икесенә «Палата 1» һәм «Палата 2» дип язылган. Иң аргы башта яшелгә буяган тимер ишек. Анысы кая алып чыга торгандыр?! Иреккә түгел, билгеле, тимер ишек куйганнар икән, моның бер-бер хикмәте дә булмый калмас.

Менә малайларны койкаларга яткырып, тугызына резин көпшәләрне дә тоташтыралар. Әнә Шнейдерның чукрак-телсез кебек, сүз дәшмичә, ияген генә кага торган «шәфкать туташы», алагаем зур инәле шприцын тотып, Азатка таба килә…

Шушы мизгелдә колак пәрдәләрен ерта торган ачы сирена улавы ишетелә. Тревога!.. Шундук электр яктысы сүнә.

– Балалар! Тик кенә урында ятыгыз! Бу ун-унбиш минутка гына, – дип вәгъдә итә Шнейдер һәм, «шәфкать туташларын» ияртеп, ашыгып палатадан чыгып китә. Гадәттәгечә, алар күрше баракның подвалына таба элдертергә тиешләр.

Ике-өч минуттан янәшәдә генә бомба шартлый. Баракны күтәреп бәргән шикелле була. Чылтырап тәрәзә пыялалары коела, үзеннән-үзе түшәмдәге электр лампалары кабына. Аргы башта кайсыдыр ишекнең тупсасы чыелдап, ишек үзе зыңгылдап куя… Сирена улый.

Азат сикереп тора да тиз генә ботинкасын аягына элә, шнурын да бәйләп тормый.

– Малайлар, мин күз салып керәм, – ди ул койкада ятучыларга. – Тагын шартлый калса, бернигә карамый торыгыз да резин көпшәләрегезне йолкып атыгыз… Котылу җаен карагыз. Аңладыгызмы?

Малайлар тиз-тиз иякләрен кагалар.

Коридор буп-буш, әлбәттә. Ләкин монда да лампочкалар кабынган. Шартлау дулкыны электр линиясен тоташтырган булыр. Ә аргы баштагы тимер ишек яртылаш ачылып киткән. Аннан ниндидер механизм эшләгәндәге кебек шыгырдаган тавыш ишетелә. Азатны аяклары шунда таба алып китә.

Тузан баскан тәрәзәсез-нисез бүлмә. Уң якта тәгәрәтеп йөртелә торган биек носилка тора. Сул якта, чаштыр-чоштыр килеп, ямаулы транспортер лентасы шуыша. Лента, стенадагы уемнан чыгып, наратлар арасындагы биек морҗалы сарайга барып керә икән. Ләкин сарайның морҗасы күренми инде, американ бомбасы нәкъ шунда килеп төшкәнгә охшый.

Азат бер мизгелдә барысын да аңлап ала. Бу бүлмә каннарын суыртып бетергәч үлгән балаларны крематорийга озата торган җир икән ләбаса! Аларның суынып та җитмәгән мәетен менә шушы кат-кат ремонтланган калын брезент тасма крематорий учагына илткән, илтергә тиеш.

Азатның башында «Алайса, бу җәһәннәм машинасы мине шушы минутта ук моннан алып чыксын әле!» дигән уй чагылып китәргә дә өлгерми, тәвәккәл малай әкрен генә шуышкан транспортёр тасмасына менеп ята. Йөрәге дөп-дөп тибә, тасманы йөртә торган уклау-роликлар аның кабыргаларын саный. Бер, ике, өч… ун… унбиш… Тукта, кешегә шулкадәр кабырга каян килсен!

Хисап утызга җиткәндә, транспортёр Азатны әлеге шыксыз кирпеч бина эченә алып кереп, алагаем зур авызлы мич каршына китереп ташлый. Ялмавыз мич кабат кабынмаслык булып җимерелгән, аның арткы ягыннан шәрә нарат кәүсәләре һәм зәңгәр күк елмаеп-көлеп тора. Ирек шунда, шушы җәһәннәм миче аркылы үткәч башлана: биек морҗа ишелеп төшкән дә чәнечкеле киртәләрне сытып изгән һәм азатлыкка күпер салган!

Азат крематорий миченә аяк баса. Бу җимерек, үле крематорий сурәте һәм андагы төчкелтем ис аны гомере буе эзәрлекләр, төшләренә кереп йөдәтер әле. Ә хәзер аның күп булса ун минут вакыты бар. Шушы ун минут арасында ул бу тирәдән булдыра алган кадәр ераграк китеп өлгерергә тиеш.

Колак төбендә, үлән арасындагы вак чикерткә шикелле әкрен генә челтерәп, музыка кабатлана: «Без җиңалмаган дошман тумаган! Дошман тумаган! Дошман тумаган!» Хәтер төпкеленнән актарылып чыккан бу зәгыйфь авазлар сирена улавын басып китәләр. Азат үзенең кая чапканын да белми, һәм моны белүнең кирәге дә булмый, чөнки ул дәһшәттән кача, чөнки аның артында тагын бомба гөрселдәп җирне тетрәтә. Малайның битен куаклар тырный, бер ботинкасы төшеп калгач, ул икенчесен дә салып ыргыта. Абынып егыла. Торып тагын чаба. Үрмәли. Ниндидер канауга тәгәрәп төшә. Тагын тора… Җан саклау инстинкты аны һаман арырак өстери…

* * *

Фрау Эльза Фридрих-Клейн.

Бу дөньяда Азатка ярдәм кулы сузган тагын бер изге җан тузганактай ап-ак чәчле алман карчыгы була. Болай, өрдең исә, саны санга таралып китәр сыман үзенең, әмма тора-бара Азат бу чирләшкә карчыкның искиткеч нык ихтыярлы булуын күрә һәм аны сокланып искә ала.

Фрау Эльза Азатны үзенең сыер абзарындагы почмакта салам өстендә йоклаган хәлендә «таба». «Кешеләр балаларын кәбестә яфрагы арасыннан табалар, ә мин менә, балакаем, сине салам арасыннан таптым», – дип көлеп сөйли ул соңыннан, инде үзләшеп беткәч. «Син минем коткаручым, – ди. – Иисусны да әнисе аранда тапкан», – дип өсти.

Фрау – моннан берничә ел элек вафат булган мәшһүр евгеник, профессор фон Фридрих-Клейнның хатыны. Арийлар канының иң затлы кан булуын исбатлаган ире өчен ул исемле пенсия алып яши. Дөрес, сугыш вакытында фрау Эльзага авыл җирендәге кечкенә генә хуҗалыгы белән тормыш көтәргә туры килә. Бердәнбер якын кешесе – оныгы да һәлак булгач, карчыкның рухиятенә зыян килгән: вакыт-вакыт, авыруы көчәйгәндә, ул дөньядагы маякларын җуя, үзенең кемлеген дә оныта торганга әйләнә. Мондый көннәрне фрау Эльза Азатны оныгы белән бутый, аңа «Отто» дип эндәшә.

Аңы чуалыр алдыннан, фрау Эльза караватына менеп ята да күзләрен йома, кипшергән иреннәре генә кыймылдый. Якынрак килсәң, аның ниндидер югары фәлсәфи хакыйкатьләрне пышылдаганын ишетәсең: «Табигать фирка дигәнне белми» – гап-гади бакчачы Лютер Бербанк сүзләре. «Кешене хезмәт тудырган һәм аны үзенә кол иткән», «Кичегеп килгән хаклык ялган түгелмени?», «Бу ләгънәтле заманда галәмнәр дә, гавамнар да бер-берсеннән ераклашалар…» Аннары авыру карчык «Nacht und Nebel» – «төн һәм томан» дигән сүзләрне кат-кат пышылдый да тирән йокыга тала. Икенче көнне фрау, берни булмагандай торып, хуҗалык эшләренә ябыша.

Бер-ике атнадан, инде тәмам ияләшеп, йорт эшләрендә булышкалап, гаилә әгъзасы булып беткәч һәм өстенә фрауның оныгыннан калган нафталинлы киемнәрне киеп алгач, Азатка профессорның китапханәсендә казынырга, хәтта кабинеттагы йомшак кәнәфигә күмелеп утырырга да рөхсәт ителә. Язу өстәлендә фон Клейнның кара күн тышлы куен дәфтәре ята. Фрау кичләрен, дөньясын онытып, шул дәфтәрне актарып утыра, һәм әлеге «хакыйкатьләрне» дә ул шушы калын дәфтәрдән откан икән.

Хуҗа карчык Азатның кем икәнлеген бик яхшы аңлый һәм малайны хакимиятләрдән саклау өчен чарасын күрә башлый. Ул аңардан коеп куйган «немец малае» ясарга ниятли. «Моның өчен син беренче нәүбәттә немецча бернинди акцентсыз сөйләшергә тиеш, – дигән таләп куя ул, аннары карап тора-тора да: – Юк, син югары дойч акценты белән сөйләшергә тиеш!» – дигән карарга килә.

Әлбәттә, шулай. Чеп-чи югары дойч шивәсендә сөйләшкән сары чәчле, яшькелт күзле малайны арий канлы түгел бу дип кем шикләнсен?

Дөрес, Азатка үз-үзен тотышындагы кимчелекләрдән арыну җиңел булмый. Соңгы елларда аңарда тешләк «бүре баласы» инстинкты тотрыклы тамыр җибәрде бит. Кайчандыр яшьлегендә үзен театр сәхнәсендә дә сынап караган тәҗрибәле фрау Азатны яңабаштан елмаерга өйрәтә. Аристократларча ияк кагып кына баш ияргә, нәзакәтле ханымнарның кулын үбәргә, патефон музыкасы астында баш әйләнгәнче сихри вальста бөтерелергә…

Бөтен күңелеңне кара кайгы баскан бер вакытта елмаеп кара әле син. Ә фрау чарасын таба. Азатның ифрат ясалма итеп, көчәнеп елмаюын күрүгә үк елый башлый. «Иң матур бер мизгелеңне искә төшер! Йом күзләреңне!» – дип боера ул, аяк тибеп. Әллә шушы кеп-кечкенә әбинең гасабиланып, күз яшьләрен йота-йота аяк тибеп кычкыруы тәэсир итә инде, әллә Азатның хәтерендә кинәт калкып чыккан Ганҗә адәм акылы ирешмәслек ераклыктан аңа матур итеп елмаямы, – икенче мизгелдә Азат каршында басып торган фрау Эльза шатлыгыннан көлеп тә җибәрә.

Чәнечкене сул кулыңа тотып ашау, үтмәс пычак белән ризык кисеп азаплану һәм, гомумән, табында утыру әдәбе – болары ансат, ул кагыйдәләр, акылга муафыйк булганга, җиңел үзләштерелә.

Шулай да иң кыены немец теле булып чыга. Фрау Эльза кышкы кичләрдә Азатның башын «дойче грамматик» белән катыра. Татар телендәге алты килеш урынына барлы-юклы дүрт грамматик килешләре белән түгел! Инде немец телен өйрәнеп беттем дигәч тә, аның синтаксисында «кондиционалис» дигән бер нечкәлек кала икән әле, хәерсез.

Тырышсаң, аны да җиңеп була икән ләбаса. Сәләтле шәкертенең һәр уңышына фрау балаларча куана, аңа карап Азат та ихластан елмая… Ни хикмәт, малай шушы чит-ят һәм, ни әйтсәң дә, үзенә дошман халык теленең аһәңен тоя башлый. Бигрәк тә борадәр Гриммнарның әкиятләрен бирелеп укый. Шундый самими әкиятләргә кирпеч калынлыгы роман фәлсәфәсе ничек сыеп бетәдер? Әллә соң калын-калын роман авторлары чын иҗат сәләтеннән мәхрүмнәрме икән? Кирәк микән андый романнар?.. «Күп сүз – юк сүз» ди бит татар да.

Ялыктыргыч кышкы кичләрдә электрны сәгатьләп кенә бирә башлаганга, туң май шәме яктысында Азат озын-озын шигырьләр ятлый, аларны, таләпчән фрау каршысына басып, үзе дә әсәрләнеп, ләззәт алып сөйли, сөйләм телен чарлый. «Lorelei»… «Су кызы» шигырен укыганда, аның күз алдына су буенда чал чәчләрен тарап утырган Соня Татаркина килеп баса. Аның тарагыннан көмеш балык тәңкәләре коела, ул тәңкәләрнең бер ягында – СССР гербы, икенче ягында – свастика… Аннары Соня янына кыяга Айдар менеп утыра да күз яшьләренә чыланган тәңкәләрне учына җыя башлый…

Бу елны Азатның тагын бер казанышы сыер саварга өйрәнү була. Чөнки фрауны кызгана: бәләкәй генә куллары белән сыер савып кергәч, фрау Эльза, карт буыннары сызлауга түзә алмыйча, бармакларын уыштырып йөри, кулын әллә нинди эремәләргә тыгып утыра.

Профессор фон Клейнның фәнни китапларына Азатның теше үтми, әлбәттә. Ләкин малай, фрау Эльза кебек, галимнең куен дәфтәрен кызыксынып укый. Бу кешегә фашистларның ни өчен уңай караганлыкларын да аңлыйсы килә. Дөресен әйткәндә, «фрау Эльзаның ире фашист ялчысы» дигәнгә ул ышанмый, ышана алмый.

Һәм моңа ничек ышанмак кирәк? Искиткеч матур, төзек, вак итеп яза торган бу ыктыматлы1 кеше үзенең яшертен дәфтәренә «Фюрер һәм Иосиф Сталин – бер үк медальнең ике ягы гына» дигән фикерен теркәп куйган. Андый кеше фашист та, коммунист та түгел – моны ундүрт яшьлек малай яхшы аңлый.

Яки менә монысы: «Мине җир йөзенә тынычлык алып килгән дип уйламагыз, мин тыныч алып килмәдем, мин кылыч алып килдем», – ди Иисус (Изге «Инҗил» китабыннан)».

Фон Клейн ислам дине белән дә кызыксынган һәм Иисусның кылычына каршы Мөхәммәд пәйгамбәрнең тыныч сүзләрен язып куйган: «Теш казналары һәм бот арасындагы нәрсәләрен тыя алучыга мин җәннәтләр вәгъдә итәм». Маңгаен җыера торгач, Азат монысына да төшенгән һәм мең дә дүрт йөз яшьлек хәдисне исендә калдырган, аны Ватанына тикле алып кайтып, түкми-чәчми миңа сөйләде.

«Сандугач иң матур җырларын читлектә өйрәнә». Монысының авторын Азат хәтерләми. Аның исендә калганнар буенча гына да мин бу немец галименең хөр фикерле кеше булганлыгын, тоталитар идеология, золым богавы салынган илдә үзенең эчке дөньясын кара тышлы дәфтәренә яшерергә мәҗбүр ителгән «эчке качак» кебек яшәгәнлеген аңладым. Беләсе иде, бездә чын генетиканы аяк астына салып таптый башлагач, Лысенко кебек җаһилләр дәрәҗәгә ирешеп, бакчачы Мичуринны даһи биолог дип игълан иткәч, профессор Клейн дәфтәренә ниләр язып куйды икән?

Фрау Эльза бер кешелек паек алып туклана, шуңа үзенең «натураль» хуҗалыгы биргәнне дә китереп кушкач, ризыклары Азат белән икесенә такы-токырак булса да җитеп бара. «Эрзац-ипи» һәм «эрзац-кофе» кебек ризыкларга да күнегәсең. Шулар янында фрауның токымлы мүкләге биргән сөт һәм өйдә ясаган татлы чөгендер сиробы да бар.

Фрау язга таба, тәвәккәлләп, Азат Сәйдәшевне үзенең остарбайтеры итеп рәсмиләштергәннән соң, болгавыр көннәрдә малайның каян пәйда булганлыгын берәү дә төпченеп тормагач, борчулары басыла төшә. Бу вакытта ир-аттан бушап калган Германия басуларында һәм заводларында йөз меңнәрчә остарбайтерлар – оккупацияләнгән илләрдән куып китерелгән халык эшли. Кызганыч, Азат күрше хуҗалыкларда ярым иректә яшәгән якташлары белән танышырга өлгерми, моңа бик үк омтылмый да, ләкин ерактан гына аларны күргәли. Әгәр алар белән аралашып киткән булса, кем белә, бәлки, малайның язмышы башка якка борылган булыр иде. Яхшы яккамы, әллә начаргамы – анысы икенче мәсьәлә.

Дөньяны тетрәндергән һәм кан елаткан Һитлер хакимлегенә нокта куелыр көннәр якынлаша. Апрель ахырларында Көнчыгыштан килгән совет солдатлары белән Көнбатыш илләрнең гаскәре бергә очрашалар.

8 май. «Һитлер капут». Дөрес булса, аның үле гәүдәсен бензин сибеп яндырганнар. Киноларда күреп Азатлар буыны гашыйк була язган Ева Браун да юк икән инде, ул үзенең Һитлеры белән бергә агу эчеп үлүне артык санаган.

Шулай итеп, сугыш тәмамлана, ә Азат инглиз зонасында – Бөекбритания хәрбиләре кулы астындагы территориядә бүленеп кала.

Оккупация башта сизелми дә. Тормыш әүвәлгечә дәвам итә, чак кына яхшыра, җиңеләя, әлбәттә, паёклар да арта, авызда эреми торган маргарин һәм тәвә йомыркасы порошогы биргәлиләр. Азат мондый тормышны үзгәртергә уйлап та карамый, бөтенесен үз агымына калдыра. Чөнки аның күңелен шик-шөбһәләр кимерә… Фрау берничә тапкыр Азат белән җитди сөйләшергә тырышып карый каравын, ләкин аның үзенең дә тормышка үзгәрешләр кертәсе килми шикелле.

Көннәрнең берендә Эльза ханым күршеләреннән берничә гәзит тотып кайтып керә. Җирле типографиядә басылган кече форматлы русча һәм хәтта татарча басмалар. Фрау аларны остарбайтерлардан сорап алган икән.

Фрау Эльза Азатны каршысына утырта да күптән көтелгән сөйләшүне башлый:

– Синең серең бар, – ди ул туп-туры. – Илеңдә син… ниндидер бәлагә тарыган булгансың… Мин боларын сорашмыйм, балам… Мин сине гаепләргә дә җыенмыйм. Аллам сакласын! Син инде балигъ булып киләсең, барын да үзең хәл ит. Менә бу гәзитләрне синең ватандашларың чыгарган. Укы. Үз бизмәнеңә салып үлчәп кара. Аннары уйлашырбыз.

Азат кич буе шул гәзитләрне актарып утыра. Остарбайтерлар үзләренең профессиональ оешмаларын төзегәннәр, милли телле гәзитләрен булдырганнар, үзләре концертлар куеп, төрле бәйгеләр оештырып яшиләр икән. Гәзит мәкаләләре арасында төрлесе бар. Күбесе, әлбәттә, тизрәк Ватанга кайту яклы һәм хәрби хакимиятләрдән шуны таләп итәләр. Азат фикеренчә, матур гына шигырьләр дә күзгә чалына…

Шулай да бер тешләк автор «Сталин концлагерьларында биш миллион тоткын эшли. Син биш миллион да беренче булачаксың!» дигән фикерне күтәреп чыга.

Болар малайның җитлекмәгән аңын бутыйлар гына. Хәзер ул кемнең дошман икәнен аермый, ә дуслары күренми… Кая соң ул дуслар?

Көнбатыш илләрендә Кравченко дигән бер качакның «Мин ирекне сайлыйм» дигән китабы дөнья күрә. Бу «усал телле» китап күп санлы мисаллар ярдәмендә совет чынбарлыгын һәм Сталинның җинаятьчел режимын гаепләп чыга. Китапны төрле кеше төрлечә каршылый.

Күренекле рус язучысы Константин Симонов, мәсәлән, Кравченконы эт итеп сүгә, аның китабын ялганга, ә үзен дошманга сатылган исерек башка чыгара. Кравченконың гаепләүләрен Парижда оештырылган халыкара судта карыйлар. Көнбатыш коммунистлары СССРдагы каты режимны гүзәл киләчәк хакына көрәшкән вакыттагы сәяси зарурлык белән аңлатып маташалар, ләкин чынлыкта андагы коточкыч явызлыклардан хәбәрдар булмыйлар. Чөнки ул явызлыклар адәм башына сыярлык түгел, нормаль кеше аларны күз алдына да китерә алмый. Совет лагерьларында, үлгән кешене күмәргә алып китәр алдыннан, контроль тәртибендә мәетнең күкрәген лом белән тишү кагыйдәсе нинди кодекска сыйсын? Әлеге судта Кравченко китабында телгә алынган һәм очраклы рәвештә генә исән калган кешеләр шаһит сыйфатында катнашалар, һәм Кравченконың хаклы булуы раслана. Дөрес, ирекле дөньядан тимер чаршау белән аерылган СССР халкы боларны белми дә кала һәм «Безнең кебек иркен сулый торган Башка илләр әле җирдә юк» дигән искиткеч матур «бишек җырын» җырлый бирә.

Бервакыт фрау Эльза Кравченконың шушы китабын табып алып кайта, ләкин эчтәлеге белән танышкач та, аны Азаттан яшереп куя. Изге карчык малайны Ватаны турында яман сүздән саклый. Азат бу китапны еллар үткәч кенә, Солженицынның «ГУЛАГ архипелагы» белән бергә укый.

* * *

Тагын кыш уза. СССР һәм Көнбатыш дәүләтләре арасында Германиягә килеп эләккән «совет гражданнары» н ватаннарына кайтару турында бәхәсләр өзелми, радио һәм вакытлы матбугат гел шул турыда гәп куерта. Азат кебекләрне «күчерелмеш шәхесләр» («перемещённые лица») дип атыйлар. Берәр адәмчәрәк сүз тапсалар инде! Әйтерсең лә Азатлар дүрт аяклы мәхлук яисә урындык-шкаф шикелле генә бернәрсә, аларны ничек телисең, шулай күчереп йөртергә ярый!

Ниһаять, сәясәтчеләр бер карарга киләләр. Совет хөкүмәтенең таләбе буенча, әлеге «шәхесләр» оешкан тәртиптә СССР вәкилләренә тапшырылырга тиеш була.

Фрау Эльза белән Азат Казанцев-Сәйдәшевне инглиз хәрби комендатурасына чакырып язу килә. Менә шулчагында гына карчыкның иякләре дерелди башлый… Ләкин, ничек кенә булмасын, Азатны хакимиятләр белән очрашуга әйбәтләп әзерли ул. Кайчандыр оныгына бүләккә дип алып куелган зәңгәр костюмны һәм бөрчекле галстукны Азат бүлмәсендәге урындык аркасына китереп элә. Аннары Азатны җилтерәтеп ваннага алып керә дә аның сул як чигәсендәге гайре табигый чал чәчләрен ромашка эремәсе белән мана.

Ахырда фрау Эльза, театрдагы гримёрша кебек, үзенең иҗат җимешенә карап тора да:

– Йа Раббым… Балам… – дип пышылдый.

Икенче көнне комендатурада мәхшәр. Баксаң, Германия гастарбайтерлар белән тулган икән. Халыкның күбесе хатын-кыз, әлбәттә. Кайберсе чемодан, кәрзин тотып, биштәр асып килгән – шушыннан туп-туры туган илгә юлыбыз дип өметләнәләр. Күңелләре күтәренке, вөҗданнары борчымый, бөергә таянып сөйләшәләр. Арада икенче төрле кешеләр дә күзгә чалына – болары басынкы, кайгылы, күзләрен яшерәләр. Нигә куанмыйлар икән алар? Нидән шикләнәләр? Ватан каршында нинди гөнаһлары бар? Бар, бар гөнаһлары! Фашист армиясе өчен икмәк үстерүчеләр шулар түгелмени? Ә заводларда, – сак астында булса булсын, – шушы гастарбайтерлар бомба ясамаганнармыни? Әлбәттә, бу бомбалар арасында шартламаслык итеп эшләнгәннәре дә булгандыр. Тик эчке сәясәттә Сталинның уң кулы исәпләнгән Берия ялчылары кем гаепле, кем гаепсез икәнен тәгаенләп маташмаячаклар. Бер гаеплене юк итү өчен, алар мең гөнаһсызны кырачаклар.

Азат белә: Германиядән кайткан тоткыннарны туган илдә колач җәеп каршы алмаячаклар.

Кабул итү бүлмәсенең ишеге ачылганда, Азат түрдә ике өстәл торганын, уң яктагы өстәл артында купшы инглиз офицеры һәм күзлекле тәрҗемәче хатын утырганын күреп кала. Ә сул яктагы урындыклар әлегә буш – совет вәкилләре соңгарак калган, ахрысы, һәммәсе дә шуларны көтә.

Чирек сәгатьләп көттергәч, ниһаять, тышкы ишектән өч совет офицеры килеп керә.

Коридордагылар дәррәү аягүрә баскач, Азат та, хәтта фрау Клейн да урындыктан торалар.

– Исәнмесез, гражданнар! – ди беренче булып кергән япь-яшь лейтенант һәм арттан килүче кара-кучкыл подполковникны алга уздыра.

– Здравствуйте! Исәнмесез! – дип, гөжләп җавап бирә коридор.

Туп-туры алга, хәтта борынын чөебрәк өскә караган подполковникның йөзендә ник бер мускулы тибрәнсен. Ул ватандашларын күрми дә кебек.

Артларыннан кабул итү бүлмәсенең ишеге ябылгач кына:

– Бик текә бәндәгә охшый бит әле бу! Сәламебезне дә кабул итмәде… – диешәләр.

Азат белән янәшә утырган бер хатын:

– Ну, моңардан җылы сүзне келәшчә белән дә тартып чыгара алмассың, – дип нәтиҗә ясый.

– Фрау Эльза… – дип пышылдый шунда Азат. – Минем күңелем болгана… Мин бер генә минутка, бәдрәфкә…

– Бар. Ни ярамады икән эчеңә? – дип борчыла беркатлы фрау.


Моннан җиде ел элек сабый Робертны рәнҗеткән, аннары, энесен яклаганы өчен, Азатны бөер тирәсен чамалап дагалы күн итеге белән типкәләгән опер Байчурин ромбиклар урынына хәзер погон тагып алган, тырыш хезмәтләре өчен подполковник дәрәҗәсенә ирешкән икән. Юка усал иреннәр. Шоп-шома итеп кырылган чыгынкы яңаклар. Ялтырап торган күн итек. Азат аны менә шул хром күн итеген ялтыраткан вакса исеннән таный.

Күз алларын томалый торган нәфрәт хисен җиңә алмыйча, Азат Сәйдәшев комендатурадан урамга чыгып китә. «Юк, юк, – дип пышылдый ул, – кеше язмышын Байчурин кебек шакаллар хәл итә торган илгә мин кайта алмыйм…» Көчсезлеген тойганга гына пышылдый Азат Сәйдәшев, ә үзенең бөтен дөнья күзенә карап кычкырасы, җанвар булып үкерәсе килә.

Шушы көннән Азат әти-әнисенең исән калу ихтималына да ышанмый һәм аны бу дөньяга бәйләп тота торган пәрәвездәй нечкә җепләр дә, вакыт-вакыт колак төбендә уйнап күңелне җылыта торган Сәйдәш аһәңнәре дә өзелә. Азатның яшисе килми, бу кадәр гаделсез дөньяны күрәсе килми.

Комендатурадан чыгып качкан көнне Азат соңгы тапкыр елый – язмыш тарафыннан үз өлешенә бүлеп бирелгән күз яшьләрен сарыф итеп бетерә.


Шулай да Азат Сәйдәшев исән кала.

Тик ул, иртә-кичләрен кулы, йодрыклары белән берәр каты әйберне төеп, ярсуын басарга өйрәнә, шуңа күнегә. Атна саен бер кирпечне кулы белән сугып икегә яра. Шул вакытта, үзе дә сизмәстән, усал итеп елмая: бу кирпечтән крематорий миче дә, төрмә дивары да сала алмаячаклар! Тегеләр дә, болар да…

Азат Сәйдәшевнең Отто Клейнга әйләнү тарихы да табышмак түгел.

Ике көн буе Мюнстерда кая барып бәрелергә белмичә каңгырап йөргәч, аңа «өйгә» – фрау Эльза янына кайтып күренергә туры килә. Ә фрау аны зар-интизар булып көтеп торган икән: рюкзакка бөтен кирәк-яракны тутырып куйган һәм, иң мөһиме, ниндидер бик үк тугры булмаган юллар белән аңа оныгы Отто Фридрих-Клейн исеменә рәсми таныклык әмәлләп өлгергән. Таныклыкка Азатның рәсеме дә ябыштырылган, бу өйрәнчек фотоны ул профессор Клейнның аппараты белән үзе үк төшергән була.

Фрау Эльзага рәхмәт дими ни дисең? Ул Букстенхаузен шәһәрендәге ахирәтенә хат та әзерләп куйган һәм Азатка шунда барып сыенырга киңәш итә, ихтимал, ахирәте аңа үзенең букинист кибетендә эш тә табар дип өметләндерә.

Шул рәвешле, Азат Сәйдәшевнең бормалы тормыш юлында Отто Клейн сәхифәсе ачыла һәм утыз ел дәвам итә.

Утыз ел – үзе бер гомер. Бу утыз ел эчендә аның Ватанында ниләр генә булмады. Бу дөньяга мәңгегә килгәндәй тоелган Иосиф Сталин вафат булгач, үзе белән тагын йөзләгән корбанын алып китте (җәсәден озатырга килгән гражданнар иске Мәскәү үзәгенең кысан урамнарында берсен-берсе таптап һәлак булдылар). Дөньяда иң биек Советлар сарае салу планы онытылды… 1961 елда Сталинның мумиясен, мавзолейдан чыгарып, шул ук Кызыл мәйданда җирләделәр. Юлбашчының кызы (Светлана), илне ташлап, яңа ире белән Һиндстанга китте, аның вафатыннан соң, АКШка юл тотты. «Корыч бабай» ның улы Василий Джугашвили, Казанга сөрелеп, генерал пенсиясен – ипподром тотализаторына, ә сәламәтлеген хәмергә һәм сөяркәсенә исраф итеп бетерде.

Көннәрнең берендә уяулыгын җуйган Никита Хрущёвны да тәхеттән төшерделәр (байтак еллардан соң, җае чыккач, аның да улы Америкага барып төпләнде). Хрущёв башта, басу-кырларны кукуруз белән тутырып, авыл хуҗалыгын «текә күтәреп» карады. Аннары ярты илгә борчак чәчтергән иде… Илгә ипи чиратларын кабат кайтарган Хрущёвтан соң авыл хуҗалыгын «интенсивлаштыру» га керештеләр. Тора-бара ул да онытылды, һәм СССР җитмәгән икмәкне капиталистлардан сатып ала башлады. Торгынлык… Тынчу заман… Илдә эшсезләр юк, эшлексезләр генә калып бара… Брежнев адәм көлкесе булганчы бетереште. Аңа хәтта татар экстрасенсы, күренекле сәнгатькяр, рәссам, скульптор Илдар Ханов та ярдәм итә алмаган. Ләкин берсен берсе калейдоскоптагы кебек алыштырган чирләшкә генсеклар һәм «тизләнеш» дигән яңа төшенчә белән танышканчы шактый сулар агасы бар әле…


Азат җирле матбугат һәм радио аркылы СССРдагы вазгыятьне күзәтеп бара һәм, әлбәттә, объектив мәгълүматлардан мәхрүм була, чөнки Көнбатыш матбугаты күбесенчә шау-шулы низагларны, ызгыш-талашларны ярата…

«1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән совет гражданнарын амнистияләү» турында СССР Югары Советы Президиумының 1955 елгы 17 сентябрь карары шәхсән үзенә кагылмаса да, Азат Сәйдәшев (Отто Клейн) бу мәсьәлә белән үтә кызыксына, чөнки әлеге карар совет хакимиятләренең сәясәте, чыннан да, демократиягә таба борыла башлаганлыгын күрсәтә.

Сугыш вакытында яраланып, фашистларга әсир төшкән татар шагыйре Муса Җәлилнең 1944 елда Дрезден шәһәренең Шпандау төрмәсендә җәзалап үтерелүе турында ишеткәч, ул Җәлил шигырьләренең немецчага тәрҗемәсен табып укый. «Моабит шигырьләре» аны тагын уйга төшерә. Шагыйрьнең язмышына карата кайбер шик-шөбһәләре калса да, Отто Клейн – Азат Сәйдәшев – үзенең татар булуы белән горурланып та куя…

1957 елда СССРда Җир планетасының беренче ясалма иярчене җибәрелеп, борын чөяргә яраткан американнарны артта калдыргач, Азат үлчи торган бизмән тагын әле аска, әле өскә чайкала башлый. Җитмәсә, хыялый Циолковскийның автобиографиясен укып, ул аның әнисе татар кызы булганлыгын белә, монысы аңа тагын бер горурлык өсти…

Әгәр Солженицынның совет концлагерын тасвир иткән коточкыч әсәре («Иван Денисовичның бер көне») басылып чыгып дөнья шаулатмаган булса, Азат Сәйдәшев Ватанга кайту турында вакыт-вакыт кузгалып куйган татлы хыялын, бәлки, тормышка ашырган да булыр иде. Әлеге хикәяте өчен Ленин премиясенә тәкъдим ителгән Солженицынга каршы дәррәү күтәрелгән коммунистлар үз дигәннәренә ирешәләр. Солженицын әле генә кергән Язучылар союзыннан чыгарыла, кызганычка каршы, аны әдипләр исемлегеннән сызып ташлау өчен тавыш бирүчеләр арасында күренекле һәм нечкә хисле бер татар шагыйре дә була… Аннары Солженицын илдән сөрелә, хәтта аны Ленин премиясенә тәкъдим итүчеләргә дә эләгә – аларны эштән куалар.

Чит илдә шул ук әдипнең тагын да хәтәррәк «ГУЛАГ архипелагы» нәшер ителгәннән соң, табигый, Азат кебек «күчерелмеш кешеләр» гумансыз совет чынбарлыгына кара күзлек аша карый башлыйлар – Ватан алардан ераклашканнан-ераклаша.

Еллар үтә тора, Көнбатыш Германия, хәрабәләрдән башын калкытып, аякка баса, ә завод-фабрикалары нигезләренә кадәр кубарылып Көнчыгыш тарафка алып кителгән Германия Демократик Республикасы тезләнгән килеш кала.

Яшь букинистның матди ягы ныгый. Сугыш вакытында юк кына бәягә сатып алынган борынгы фолиантлар яңа хуҗаларын тапканга кадәр кече сатучы Отто Клейн бу тузанлы томнарны актарып, укып, өйрәнеп вакыт уздыра. Урта белем алганда, аннары сәнгать академиясендә укыганда, букинист кибетендәге гакыл байлыгы аңа – сары чәчле татар малаена – ифрат нык ярдәм итә.

* * *

Азат бер ай чамасы миңа килмичәрәк торасын алдан ук әйтеп, кисәтеп куйды.

Аңа бер искерәк автобус биреп, шуны ремонтларга кушканнар һәм киләчәктә Казан – Яшел Үзән арасында шушы автобуста пассажирлар ташырсың дип вәгъдә иткәннәр икән.

– Ерып чыгарсың бит? – дип белештем мин.

– Өр-яңа итәм! – диде ул, үз көчләренә ышанган кыяфәттә кулларын уыштырып. – Тик менә шимбә-якшәмбеләрдә эшләргә туры килер, югыйсә җәйге сезон башланганчы өлгертеп булмас. Аннары автомобиль йөртүгә имтихан биреп, таныклык аласы да бар…

Аны күтәренке рухлы итеп күрү минем өчен үзе бер шатлык иде. Чыннан да, көнозын тимер-томыр белән эш итәргә күнекмәгән иде ул. Аңлавымча, Азатны киңлек-иркенлек, хөр табигать үзенә тарта һәм, иң мөһиме, аңар адәми зат арасында элек-электән очраштыра торган сәер кешеләр – илгизәрләр каны тынгы бирми, күңелен кытыклап, юлга, сәфәргә, офык артына әйдәкләп тора иде.

Азатның хезмәт хакы һәм, гомумән, матди хәле белән берничә тапкыр кызыксынып караган булсам да, ул кулын селтәп кенә җавап бирде. «Миңа җитә», – диде ул, һәм мин дустымны кабат бу сорау белән борчырга базмадым. Соңыннан гына мин Азатның Дәүләт саклык кассасында шактый зур суммада акчасы ятканлыгын һәм аның шул акчага бер генә тапкыр да кагылмаганлыгын белдем. Ә бит аның кулында ничәдер машиналык сумма булган, ул үз автомобилендә рәхәтләнеп ил гизеп йөри алган… Нотариуста расланган васыятьнамәсенә караганда, ул бу акчасын тиененә кадәр Атна авылындагы балалар йортына мирас итеп калдырган булып чыкты.

Мин Азат белән атна саен күрешергә ияләнеп беткән идем, ун-унбиш көн үткәч түзмәдем, тоттым да бер шимбәдә Яшел Үзәнгә киттем. Аның өйдә түгел, бәлки эш урынында булырга тиешлеген белгәнгә, туры автопаркка юл тоттым. Проходнойда бер карчык калын свитер сыман нәрсә бәйләп утыра иде.

– Миңа слесарь Сәйдәшев кирәк иде… Ул ял көннәрендә дә ремонтта… Шуны чакырып булмасмы? – дидем.

– Һы… теге интеллигент иптәш кирәк инде сезгә, алайса, – диде җылы шәлгә төренгән дежур карчык, үзе калын күзлеге аша миңа текәлеп-текәлеп карады, ә бармаклары үз җайларына һаман хәрәкәтләнә иде. – Чакырырга анда телефон юк… Ә пропусксыз кертә алмыйм. Бүген контор эшләми.

Аптырабрак калдым.

– Урам якта, капкадан уңга таба барып борылгач та, коймада тишек бар. Бездә күбесенчә шуннан кереп-чыгып йөриләр, – диде әби үзалдына, гүя мине биредә юкка хисаплаган кебек. – Дөрес, Сәйдәшев безнең аркылы йөри, чөнки кибеткә шешәгә йөгерәсе юк. Эчми, диләр, дефицит детальләр дә ташымый… Сәер иптәш, – дип быдырдады ул.

– Рәхмәт, – дидем мин.

Чыннан да, коймадагы ачыклык якын гына икән. Аннан кергәч, кем әйтмешли, дүрт ягың кыйбла.

Мастерскойны озак эзләп маташасы булмады, беренче очраган шофёр ук сүзсез генә озын һәм биек бинага төртеп күрсәтте. Сорамасам да булган икән, чөнки кар көртләре арасындагы сукмак койма тишегеннән туп-туры шунда таба сузылган иде.

Ремонт цехында кайберләре тәмам сүтеп ташланган, кайберләре инде буяп та куелган биш-алты автобус тора, ә иң аргы башта кулына ачкычтыр, чүкечтер тоткан Азат шакы-шокы килеп йөри иде.

Мине күргәч, ул артык гаҗәпсенмәде шикелле:

– Гомерле булырсың, әле генә сине искә төшергән идем, – диде.

Куллары майлы булганга, җиңенә генә кагылып күрештем:

– Арумы? – дидем.

– Ару дисәң дә була. Моторны сүтеп җыйдык. Карданны алыштырдык. Трансмиссия өр-яңа. Тик менә автобусны автобус итә торган нәрсәләр белән эшләр койтырак. Ишекләр ачылса ябылмый, ябылса ачылмый дигәндәй – тәмам какшатып, чалшайтып бетергәннәр, ә яңалары юк. Шулай да сүтеп алып турайтып карарга исәп, урынында килеш кенә булмый…

Автобусның арткы ишеген икәүләп кубарып алдык. Азат слесарьныйда ишекне кыстырып турайту өчен берничә домкратлы җайланма әмәлләп куйган булган. Аңлавымча, аның беренче карашка гап-гади бу җайланмасын баш механик белән бергәләп рационализаторлык тәкъдиме итеп рәсмиләштергәннәр, хәтта премия дә вәгъдә иткәннәр. Техник ягын бик үк аңлап бетермәсәм дә, җайланмада бөтен хикмәт ишекнең яки бүтән бер чалшайган яссылыкның, бер җире дә беркетелмәгәнгә, домкратларны эшкә кушкач, кирәкле якка таба шуыша алуында икән.

– Өстәвенә аны яссы нәрсәне кирәгенчә бөгү өчен дә көйләп була, – диде Азат.

Ишекнең күз алдымда турайганын күргәч, уйлап табучыны хуплап кул чаптым:

– Эдисон икәнсең, – дигән булдым. – Әйдә, элеп тә куешам.

– Юк, бүген элмибез. Металл шушы хәлендә төн кунсын әле.

– Нигә?

– Анысын үзем дә белеп бетермим. Ләкин алгы ишекне шундук элгәч, беркадәр чалышлыгы кире кайтты. Кабат турайттык, ә баш механик, берәр көн җайланмада торсын әле, диде. Шунда торса, металл әкренләп яңа халәтенә буйсына, имеш…

– Шуннан?

– Баш механик хаклы булып чыкты.

– Әкәмәт. Алайса, рационализаторлык тәкъдименә бер дә юкка катнашмаган икән.

– Хакы юк түгел…

Берәр сәгатьтән Азат бүгенге эшен түгәрәкләде, комбинезонын салып, гадәти киемнәрен киде. Гадәти дип, үзгә фасон белән тегелгән демисезон пальтосы һәм мехсыз бүреге дә Азатны безнең кебек провинциаллардан аерып тора иде.

Проходнойдан чыгышлый икебез дә дежур карчык белән саубуллаштык. Азат аны исеме белән атады, русчалап:

– Хушыгыз, Софья Матвеевна! – диде.

– Хушыгыз, – дип, матур итеп елмайды дежур карчык. – Бүген озак эшләдегез, ял итегез.

– Беләсеңме, Софья Матвеевнаның исеме дә, елмаюы да Соня Татаркинаны исемә төшерә, – диде Азат, урамга чыккач, һәм авыр итеп көрсенеп куйды.

Гәпне күңелсез хатирәләргә таба бормас өченме, бүгенге көн темасыннан читкә китмәскә тырыштым.

– Бер кызык сорау биримме? – дидем.

– Биреп кара.

Шунда мин, кырык сигезенче елда булса кирәк, Казанда беренче троллейбус юлы ачылышын искә төшердем. Линияне ачу тантанасы хәзерге «Боҗра» мәйданында үткәрелгән иде. Кызык күрергә без – студент халкы да җыелып килдек. Чыгышлар, тәбрикләүләр булды. Кызыл тасманы кем кискәнен инде хәтерләмим. Шаулатып кул чаптык та беренче троллейбуска Казаныбызның хөрмәтле кешеләрен утыртып җибәрдек…

Кышкы кичләрнең берсендә студент иптәшем фатирда торган Кәҗә бистәсеннән троллейбуска утырып соң гына үзәккә кайтып килешем. Троллейбуста кеше әз, һәм мин нәкъ кабина артындагы йомшак утыргычка җәелеп утырдым. Түшенә эреле-ваклы билет рулоннары аскан кондуктор килеп җитте. Түләдем. Үзем йокымсырыйм, аннары дерт итеп уянып киткәндәй булам. Шулчагында салон белән троллейбус йөртүче арасындагы тәрәзәгә кабина ягыннан эленгән көрән төстәге пәрдәгә күзем төште. Шушы ясалма күн пәрдә шахмат тәртибендә тип-тигез итеп үткен пәке белән кискәләнгән иде. «Нигә кискәләделәр икән моны?» дип уйладым да оныттым, чөнки сугыштан соңгы ач-ялангач заманда башка кайгыларыбыз да җитәрлек иде. Ләкин берничә көннән соң әле заводтан күптән түгел генә чыккан һәм шалтыр-шолтыр трамвай белән чагыштырганда уенчык шикелле троллейбуста барганда, янә шулай кискәләнгән пәрдәгә игътибар иттем. Кыскасы, өзек-өзек параллель кисентеләр ясалган пәрдәне күргән саен, бер мизгелгә генә башымда әлеге дә баягы «Нигә икән?» дигән сорау чагылып китә торган иде.

Азатка менә шуларны сөйләдем.

– Әйе, андый пәрдә бар, – диде ул. – Кирәге чыкса, штораны күтәреп, салонга күз саласың… Ә нигә дип кискәләгәннәр соң аны? Максат?

– Бу сорауны сиңа мин үзем бирмәкче!

Азат барган җиреннән туктап калды.

– Ә минем андый кисек пәрдәне күргәнем юк, – диде.

– Дөрес, юктыр. Алтмышынчы еллардан бирле минем дә күргәнем булмады шикелле…

Байтак ара сөйләшмичә генә бардык. Инде кайтып җитәрәк, ул бирелергә мәҗбүр булды.

– Мин – пас, – диде. – Биреләм.

– Бел алайса, дустым Ватсон, ясалма күнне урламасыннар өчен!

Азатымның телсез калуына караганда, ул да нәкъ минем төсле беркатлы икән.

Бүтән эшкә яраксыз хәлгә китерелгән пәрдәләрне башкалар да күреп йөргәндер бит югыйсә. Ләкин ник берсе әлеге самими сорау белән баш катырсын. Ихтимал, мондый гына нәрсәләрне белеп туганнардыр.

Ә безнең беркатлылык… бәхетсезлекме ул, әллә бәхетме икән? Һәрнәрсәдә этлек һәм җинаять эзләүче бәхетлемени? Ул үзен шакшы дөньяда яшим дип белә һәм дөньяга шакшы өсти.

Минем бу табышмагым Азат өчен файдага булыр дигән идем. Ул үзе ремонтлый торган автобусның утыргычларын саргылт материал белән тышлатырга ниятләп куйган булган, хәтта, ялына торгач, материалын да таптырган. Кара яки көрән төсләр кирәкми, салон эче кояш кебек елмаеп-көлеп торсын, янәсе. Мин аңа безнең шартларда мондый матурлыкның күп булса бер атнага гына җитәчәген аңлатып маташтым. Күр дә тор, үсмер вәхшиләр утыргычларны телгәләп бетерәчәкләр.

Нәкъ шушы елларда трамвай-троллейбус һәм электричка тукталышларында, Алла белсен күпме миллионнар түгелгәнен, пассажирлар өчен аквариум кебек тоташ пыяла нәрсәләр төзеп куйганнар иде. Тимер скелетлары гына утырып калгач, икенче елны ук аларны шыксыз бетон йә калай тартмаларга алыштырырга мәҗбүр булдылар…

Азат минем дәлилләрне тыңлап бетерде дә кинәт:

– Ә бит, Илдар, син минем барыбер үземчә эшләячәгемне беләсең, – диде.

– Беләм анысы, – дидем мин, көрсенеп. – Беләм, чөнки үзем дә нәкъ синеңчә үҗәтләнер идем.

Шулай итеп, бу кичне без Азат белән көндәлек хәлләр, тормыш мәшәкатьләре, җыен вак-төяк турында сөйләшеп уздырдык, үткәннәргә кагылмадык. Шулай да мин Азатка тормышның әчесен-төчесен татыган бер таныш агайның «Өч көнлек гомерең калган булса да җефетлән» дигән киңәшен әйтеп, гаилә төзү мәсьәләсендәге ниятләрен белергә тырышып, кылларын тартып карадым. Ачыктан-ачык сорасам да, Азат туры гына җавап бирмәде, читенсенде, ләкин аның оялчан елмаюында ниндидер сер бар сыман тоелды. Булсын. Никах үзе сиррият[1] түгелмени? Эчемнән генә «Күңеленә ошаган кеше тизрәк табылсын иде» дигән теләк теләдем. «Һәркемнең туган иле бар, ә кешегә Ватан кирәк. Аннары кешегә җылы фатир гына аз, аңа өй җылысы кирәк» дип уйладым. Баксаң, Азат Ватанын һәм өй җылысын сагынып кайткан бит.

Ничектер, җае чыгып, мин бу мәсьәләне тагын бер кузгаткан идем, Азат фрау Клейнны исенә төшерде. Матди яктан аякка басып, үги әнкәсенә вакыт-вакыт ярдәм дә иткәли башлагач, инде бик картайган немец карчыгы да Азатка гаилә кору турында киңәш биргән һәм нәкъ минем дәлилләрне китергән икән…

Бу юлы Азат мине автовокзалдан туры Казанга утыртып җибәрде. Автобуста кайтканда, кинәт Азат фатирындагы яңа тәрәзә челтәре күз алдыма килде. Мин аны күргәнмен, ләкин, гәп белән мавыгып, игътибар итмәгәнмен. Гардины да яңа иде бит… «Эре чәчәкле тюль сайлаганда, автобазадагы Софья Матвеевна әйтмешли, иптәш Сәйдәшев бер-бер хатын-кыз белән киңәшмичә калмагандыр әле» дигән уй күңелемне тагын җылытты.

* * *

Язга таба Азат бераз бушады, һәм без тагын атна саен күрешә торган булдык. Бу вакытка инде ул ГАИда имтихан тотып өлгергән, барысын да шаккатырып һәм, ихтимал, көнләштереп, беренче класслы шофер хокукына ия булган иде. Аны, төрле четерекле сораулар биреп, «на полную катушку» сынаганнар, юл йөрү кагыйдәләрендә тота алмагач, автомобиль төзелешенә кереп караганнар, алай да булмагач, халыкара кагыйдәләргә үк барып җиткәннәр… Бөтен Европаны әйләнгән шофёр өчен болары уен гына булгандыр, әлбәттә. Практик сынауларны да тел тидергесез үткәннән соң, ГАИ начальнигы карт курсантны үзе котлаган.

Азатның яңа таныклыгын шампанский белән юдык. Бу юлы Азат Казанга автозапчастьлар карарга да килгән иде, шуңа күрә автокибеткә һәм базарларга үзе генә китте. Аңлавымча, кайбер дефицит нәрсәләрне ул үз акчасына алырга ниятләгән иде.


Май бәйрәмендә Азатка Казанда демонстрацияләрнең ничек үткәнен күрсәтәсем килгән иде. Мактану өчен дә, хурлау өчен дә түгел, әлбәттә. Беренчедән, инде үземнең дә күптән андый нәмаешта катнашканым юк һәм, сизәм, Сталин чорыннан калган мондый «ихтыяри-мәҗбүри» демонстрацияләрнең гомере бетеп килә, инде заводларда бу мероприятиегә аерым кешеләрне билгеләп, транспарант күтәргән һәр күндәмгә бишәр сум акча да бирә башлаганнар иде. Шуңа күрә соңгы большевистик нәмаешларны күреп калыйм дидем. Икенчедән, Азатның тантана итүче пролетариатка, гавамга карашын беләсем килде.

Иртән юл йөреп мәшәкатьләнмәс өчен, Азат кичтән миңа килеп кунды.

Бәйрәм көне иртәдән үк матур булмады. Яңгыр яумаса да, төньяктан әче җил исә иде, һәм без плащ эченнән җылы свитер кияргә мәҗбүр булдык.

Иртәнге сигезләрдә без үзәктә, Матбугат йорты янында идек инде. Бу район бәйрәм колоннасының койрыгында булганга, безгә урамда байтак кына көтәргә туры килде. Эчкә салкын үтә башлагач, халык чарасын тапты: арка сугышлы уйнарга керештек һәм, чыннан да, җылындык. Дөрес, кайберәүләр, каядыр барып килеп, эчтән җылыну әмәлен дә таптылар.

Арка сугышлыны Азат тәмам оныткан булган икән. Җылына торгач, үзе дә тотылды. Аны бик озак интектерделәр – кем сукканын һич кенә дә белә алмады. Әзмәвер бәдәнле, кызгылтрак борынлы берәү (грузчик булса кирәк) аеруча оста алдашты: йомшак кына, җиңелчә генә суккан кебек итә дә, шундук бер читкә атлап, кулларын кушыра һәм гөнаһсыз кыяфәттә Азатның күзенә карап тора. Ахырда грузчик түзмәде – алагаем зур кулы белән Азатның аркасына саллы гына итеп кундырды. Башка берәү, ихтимал, сыгылып та төшкән булыр иде, ләкин Азат Сәйдәшевнең ник бер буыны калтырасын. Тиз генә турайды да «рәнҗетүчегә» төртеп күрсәтте.

Грузчик иелеп, кулын аркасына куйгач, без барыбыз да Азатка карап, сугу чиратын аңар бирдек.

Азат беркавым уйланып торды, аннары миңа күз кысты да әллә ни кизәнмичә генә теге әзмәвер гәүдәле наянның алаптай кулына сугып җибәрде.

– Ну, мать честна-а-ая… – диде әзмәвер, әкрен генә тураеп. Бу вакытта аның бил турысы шыгырдаган кебек тоелды. – Кайсыгыз ул күсәк куллана?

Азат аңа кулын күрсәтте:

– Күсәк түгел, гап-гади кул.

Тегесе шулай да Азатның кулын капшап карыйсы итте. Аннары кыска гына:

– Таныш булыйк. Элекке цирк артисты, хәзер кара эшче Крыймов, – диде.

– Сәйдәшев. Слесарь.

– Әйтәм җирле, кулың эскәнҗә кебек… Эшеңдә сиңа тиски-мазар кирәкми дә торгандыр, ә?

Көлештек.

Ул арада алдагы халык кузгала башлады, һәм без үзебезчә сафка тезелгән булдык.

Хәзерге «Боҗра» мәйданында демонстрация, сулга таба борылып, туктый-туктый, Пушкин урамыннан өскә күтәрелде һәм Ирек мәйданына кул сузымы гына калып, аннан таркау һәм ялкау «ура» авазлары ишетелә башлагач, уңга каерып, Горький урамына борылды.

Демонстрациядә үткән бер-ике сәгать арасында бихисап анекдот, мәзәк сөйләнгәндер. Анекдотларның көнкүрешкә кагылган тозлы-борычлысы күбрәк, ләкин ачыктан-ачык сәясиләре дә җитәрлек иде. Беренче секретарь Хрущёв турындагылары инде онытыла төшкән, ә генсек Брежнев катнашкан анекдотлар әллә ни үткен дә, җор да түгелләр иде.

Азат, гавам арасына беренче тапкыр чыккангамы, бу мәзәкләрне исе китеп, йотлыгып тыңлады шикелле. Әмма ул шаркылдап көлми, тыенкы гына елмая, бөтенесен дә аңлый иде. Күрәсең, бездәге анекдот жанры Көнбатыштагы төреннән мәгънәлерәк, тирәнрәктер, ихтимал, нечкәрәктер дә. Ул бит еш кына безгә тешсез сатирик әдәбиятыбызны алмаштыра, халык өчен үзенә бертөрле үч алу, «пар чыгару» чарасы булып та хезмәт итә. Алдавыч, әлбәттә. Тик, бүтән әмәлең булмагач, шуңа да юанасың… Кыскасы, бер яктан ул безнең системаны тәнкыйть итә, хәтта дегеткә мана, ә икенче яктан шуңа ук буйсынырга, аның белән ризалашырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә мин икеләнеп тә калам – анекдот ул көчлеләрнең авыз еруымы, әллә соң зәгыйфьләрнең күз яшеме? Ә бәлки, аны көчлеләр уйлап чыгара, зәгыйфьләр исә тыңлап юаныч таба торганнардыр? Дарумы ул, әллә агумы?

Атлый торгач, без әкренләп Казанның иң озын урамнарыннан берсе булган Карл Маркс буенча Ирек мәйданына төшә башлаганбыз икән. Йөрешебез шактый кызуланды, һәм тиздән без Ленин һәйкәле яныннан уздык.

Мәйданны үтүгә үк, демонстрантлар, байракларын сабына урап һәм, печән өмәсеннән кайтучылар чалгы-тырмаларын күтәргән шикелле, иңнәренә салып, кайсысы кая таралыша башладылар. Без Азат белән Черек күл бакчасын кыеклап кисеп чыктык та кире Матбугат йорты тирәсенә юл алдык.

Көндезгене «Татар ашлары» ресторанында ашадык. Беренчегә – өй токмачы, икенчегә пәрәмәч алдык, чөнки Азат ашханә макароннарыннан, ипи катыш котлетлардан, суда пешкән бәрәңге боткаларыннан, ә Бөтенсоюз күләмендәге балык көннәрендә томатлы килькадан туеп беткән. Һәм ара-тирә без аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның милли ашлары белән сыйлана торган идек.

Мин стакан белән китерелгән катыктан бер калагын ашка катып җибәргәч, Азат нәрсәдер исенә төшкәндәй сискәнеп куйды.

– Минем әти дә ашны шулай авылча ашарга ярата иде бит, – диде Азат Сәйдәшев әкрен генә. – Ә мин шуны онытканмын… онытканмын…

Ул, берничә минут дулкынлануын баса алмыйча утыргач, кинәт тәлинкәсенә үз стаканыннан ике калак тутырып катык салды.

– Өлкән Сәйдәшев ике кашык ката торган иде, – диде. – Аңа ияреп башта мин, аннары Айдар, аннары бәләкәч Роберт та шулай итә идек… Ә әни, безгә карап, күзләреннән яшь чыкканчы көлә иде…

Мин иягемне генә кактым, чөнки бу минутта үзем дә чамасыз дулкынлана идем. Күңел төпкелләрен актарып, яшен яшьнәгәндәй булды, һәм минем күз алдымда Атна авылындагы номенклатур йортта иске генә клеенка җәйгән өстәл янында тезелешеп утырган Сәйдәшевләр гаиләсе пәйда булды. Аһ, нинди афәт, нинди давыл йотты бу бәхетле гаиләне, нинди имансыз чалгы кыйды бу гомерләрне? Нигә? Нәрсә хакына? Ә андый хак бармыни?

Шулвакыт кухня ягыннан ак халат кигән юантык гәүдәле Юныс Әхмәтҗанов чыгып, безне авыр хатирәләр ташкыныннан йолып калды:

– Исәнмесез, мөхтәрәм кардәшләр! – диде ул, барыбызга берьюлы мөрәҗәгать итеп. – Яз бәйрәме котлы булсын! Ашларыгыз тәмле булсын!

Халык:

– Рәхмәт! Тәмле, бик тәмле ашың, Юныс! Афәрин! – дип җавап кайтарды.

– Бәтәч, танышлар да бар икән, – диде Әхмәтҗанов, миңа күзе төшеп. – Сәлам сезгә, каләм әһелләре!

Бу игътибарга мин хәтта бераз ирәеп тә куйдым.

Шулай итеп, тамагыбыз тую өстенә Азатның демонстрациядән соң чак кына кырыла төшкән кәефе күзгә күренеп яхшырды. Ирек мәйданында мәҗбүри лозунглар ишетеп гарык булгач, гап-гади бер адәми затның яз бәйрәме белән тәбрикләве, ихласлылыгы миңа да шифалы тәэсир итте. Һәм бу көн безнең өчен, чыннан да, бәйрәм булды дип әйтә алам.

* * *

Безгә кабат андый бәйрәмне күрергә язмаган икән.

Азат ремонтны Җиңү бәйрәме көненә төгәлләп, машинасын комиссия кабул итәргә тиеш иде. Шуннан соң мин аның шалтыратуын көттем, исәбем буенча без хәзер, Азат руль артына утыргач, Казан автовокзалында да очраша алачак идек. Мин хәтта җәй көне, Азат белән янәшә утырып, Яшел Үзән белән Казан арасында берничә рейс ясарга планлаштырып куйдым.

Ләкин Азат Җиңү бәйрәме үтеп берәр атнадан соң гына шалтыратты. Аның тавышы ук башка, үзгә иде.

– Минем проблемалар килеп туды әле, Илдар, – диде ул, сүзен озынга сузып тормастан. – Шушы бер-ике көндә хәл ителер дип уйлыйм… Хәзергә сорашмый тор, яме!

– Кайчан күрешәбез соң? Бәлки, миңа килеп чыгаргадыр?

– Юк, юк! Тик син борчылма. Шәт, бөтенесе дә рәтләнер.

– Яхшы. Бирешмә!

Арабызда телефоннан менә шундый гына сөйләшү булды.

Нинди проблемалар икән ул? Эш буенчамы? Көнкүрештәме? Шәхси пландамы? Уйлап карасаң, боларның һәммәсенең ихтималы бар иде. Азатның гаепле булуын мин башка да китерә алмый идем.


Ремонтланган автобусны комиссия тоткарлыксыз кабул иткән. Рульгә ике-өч кеше утырып, машинаның берәм-берәм барлык системаларын тикшереп чыкканнар. Алар сыңар кимчелек тә таба алмагач, бәйләнчек комиссия башлыгы машинада территорияне үзе ике тапкыр әйләнгән.

– Чыннан да, «как часы» эшли бу уенчык! – дигән ахырда комиссия җитәкчесе. – Двигатель тел тидергесез… Педальләр сизгер, ишекләр тыңлаулы, сигнализация нормаль… Ә салон… теге ни… дизайн диләрме әле? Зәвык белән эшләнгән, чёрт возьми! Нинди фикерләр бар?

– Гадәттәгечә, «яхшы» билгесенә кабул итәргә! – ди бер комиссия әгъзасы, Акулов фамилияле шофёр.

– Килешәм. Сәйдәшевнең ремонт бригадасы премиягә лаек, минемчә. Оештырырбыз. Начальствога үзем кереп ялынырмын.

Автобусның документларын бик тиз карап, иртәгесен яңа номер элгәннәр, ә менә югары квалификацияле слесарь Сәйдәшевне шофёр итеп рәсмиләштерү өчен бер көн генә җитмәгән, һәм тәүге рейска автобусны бөтенләй башка кеше – профсоюз активисты, әлеге дә баягы Акулов алып чыккан. Хәер, Азат моны белмичә дә калган, чөнки, яңа машинасына утырыр алдыннан, ял сорап, әйбәтләп мунча кергән, парикмахерда чәчләрен төзәттереп, кием кибетләрендә күңеленә ошарлык костюм эзләп йөргән, пассажирлары каршында автобусы кебек чиста һәм пөхтә буласы килгән…

Икенче көнне эшкә килгәч, Азат Сәйдәшевне, автопарк территориясенә керүгә үк, сул яктагы чирәмлектә торган җимерек автобус каршылый. Аның автобусы. Ярты ел буена бөтен күңелен биреп төзәткән, һәр шөребен кулыннан үткәргән һәм, асылда, яңадан тудырган автобусы.

Азат машина тирәли әйләнеп чыга һәм, ташыган ачуын җиңә алмыйча, кыйшаеп ябылмыйча калган алгы ишекне ике йодрыгы белән төя башлый. Ул арада автобус янына башка шофёрлар да җыелалар.

Акулов машинаны юл буендагы бетон баганага бәрдергән икән. Автобусның алгы уң як почмагы яньчелеп, пыялалар чәлпәрәмә килгән, багана да түзмәгән, – бәргән җирдән сыгылып төшеп, автобусның түбәсенә ауган.

Ярый әле, корбаннар булмаган, хәтта Акуловның үзенә дә, бер-ике тырналган җирен исәпләмәгәндә, һичбер зыян килмәгән.

– Бәхете бар икән, ничек күкрәге изелмичә калгандыр, – диешәләр күпне күргән шофёрлар. – Мондый чакта рульдән дә куркыныч нәрсә юк…

– Ни сөйли соң үзе? Авариянең сәбәбен әйтәме?

– Тормоз… Тормоздан күрә, имеш.

Шофёр халкы кырын-кырын Азат Сәйдәшевкә карап куя.

Ә Сәйдәшев, бер сүз дә әйтеп тормастан, туп-туры кадрлар бүлегенә китә һәм эштән азат итүләрен сорап гариза яза.

Кадрлар бүлеге мөдире, Бикбау фамилияле кеше, карап торышка инде күптәнге пенсионер, әүвәлге номенклатура әһеленә дә тарткан, димәк, совет куласасының әле астында калып, әле өстендә булып чыккан дип уйларга кирәк, Азатка ашыкмаска киңәш итә.

– Аннары, – ди ул, – бүген кич профсоюз җыелышы булырга тиеш… Турысын әйтәм көн тәртибенә кичәге авария мәсьәләсе куелачак.

– Яхшы. Мин җыелышта булырмын, – ди Азат. – Ләкин гаризам сездә калсын.

Азат Сәйдәшевнең йөрәге гомеренә беренче тапкыр шушы минутларда зәгыйфьлеген, арыганлыгын сиздереп ала. Мөдирнең күзе очлы (дөресрәге, тәҗрибәле) икән: Азатның агарынганын күреп, ул аңа кичекмәстән медпунктка барырга куша.

Медпунктта Азатка башта валидол каптыралар, аннары, йөрәк авыртуы җибәрми торгач, укол кадыйлар.

Бераз тынычлангач, Азат миңа шалтыраткан.

Җыелышта беренче сүз Акуловка бирелә. Хатын-кызлар ирексездән күз сирпеп ала торган чибәр кеше икән ул. Уртачадан калкурак буйлы, кырыкка җитеп килсә дә, яшь чырайлы бу шофёр эшендә алдынгылыкка омтылмый, әмма түрәләр каршында абруе бар, чөнки ипле итеп сөйләшә белә, конфликтка кермәскә тырыша, гомумән, активистлардан исәпләнә. Казаннан комиссия-мазар килеп төшсә йә кунаклар булганда, түрәләр белән янәшәдә, эшчеләр сыйныфы вәкиле буларак, шушы Акулов тора. Аны, ихтимал, көнләшебрәктер, «күз көеге» дип йөртәләр. Чөнки президиумда да ул утыра, Мактау тактасын да аның сурәте бизи, район гәзите генә түгел, хәтта республика гәзитендә дә фоторәсеме басылган икән.

– Иптәшләр… – дип сүзгә керешә ул. – Иптәшләр… Үзегез беләсез, ремонттан яңа чыккан бу автобус руленә мин очраклы рәвештә генә утырдым, чөнки үземнең автобус профилактика үтә иде. Рейска чыгарырга бүтән машина да, буш шофёр да табылмагач, автобусны бер көнгә миңа тоттырдылар… Шикләнебрәк булса да алындым мин бу эшкә…

– Ә нидән шикләндең? – дип сорау бирә шунда арттан бер таксист.

– Нидән дип… Автобусны яңа бригада ремонтлаган… Сәйдәшев бригадасы. Ә Сәйдәшев, гомумән, коллективта яңа кеше, үзен уңай яктан күрсәтеп өлгермәгән әле дип әйтимме?

– Мәсьәләгә якынрак кил! – ди әлеге тавыш. – Казанга ничек барып җиттең? Нормальномы?

– Нормально.

– Тормоз ничек иде?

– Мин аның эченә кереп карамадым.

– Ә Казаннан кайтышлый ясаган аварияңне шуңа сылтыйсың бит…

– Чөнки башка сәбәп юк, – дип, теләр-теләмәс кенә җавап бирә Акулов һәм, артка борылып: – Ә нигә миннән сорау ала ул? – дип, президиумга мөрәҗәгать итә, ярдәмгә өметләнә.

– Сез, иптәш Акулов, җавап бирергә тырышыгыз. Чөнки бу сораулар барыбызны да кызыксындыра.

– Әйтәм ич, кинәт тормоз киреләнде…

Җыелыш рәисе өстәлендәге кәгазьләргә күз төшереп ала да:

– ГАИ актыннан күренгәнчә, авария булыр алдыннан, сезнең алда да, артта да машина булмаган… Юлда бернинди комачау юк, ә сез, нигәдер уңга каерып, көпә-көндез кюветка төшкәнсез һәм машинаны баганага бәрдергәнсез… Автобусның тормозы төзек, иптәш Акулов! Комиссия аны җентекләп тикшерде. Фактлар шундый, аңлыйсызмы?

Акулов ык-мык килә.

Шулчагында иң алда утырган түм-түгәрәк гәүдәле бер карчык торып баса. Софья Матвеевна.

– Дөресен сөйлә, Акулов, – ди карчык тыныч кына. – Кичә минем күршем, гөнаһ шомлыгына каршы, синең автобусыңа утырып, Казаннан кайткан.

Акулов, тәшвишләнеп, Софья Матвеевнага текәлә.

– Син бит рульдә йоклап киткәнсең, Акулов! Ә үзең кешегә нахакка яла ягасың! Синең үзеңнең тормозың эшләмәгән дим мин, беләсең килсә. Аккош күле буенда тукталгач, «Ак каен» кафесына кереп чыкканыңны да сөйләде күрше хатын, чөнки ул үзе дә шунда бер стакан минераль су эчкән. Ә синең ни эчкәнеңне мин әйтимме, гөнаһыңны үзең таныйсыңмы?

Калганнарын Азат тәфсилләп тормады. Акулов, әлбәттә, акланып маташкан, ахырда аның ике көн буена улының һәм хатынының туган көнен бәйрәм иткәнлеге, аңа кичә, гомумән, руль тотарга ярамаганлыгы ачыклана.


Икенче көнне кадрлар бүлеге мөдире Бикбау белән Азат арасында бик җитди сөйләшү була. Мөдир Сәйдәшевне гаризасын кире алырга үгетли, администрация исеменнән гафу үтенә, чөнки автобусны башка шофёрга тапшыруны ялгыш булган дип саный. Тиздән ике яңа автобус кайтырга тиеш, һәм администрация шуларның берсен Сәйдәшевкә бирергә дип карар кылган икән.

Азат көчәнеп кенә елмая, ләкин сүзеннән кире кайтмый.

Мөдир психологик дәлилләр дә китереп карый:

– Сез бит, иптәш Сәйдәшев, коллективка да ияләшеп беттегез, сезне биредә һәркем ихтирам итә, – ди. – Сез Акуловка карамагыз, берәү генә ул… Хәер, алар башка җирләрдә дә бар барын…

Сәйдәшевнең дәшми торганын күргәч, Бикбау, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, ишек янына барып, аны тиз генә ачып карый да соңгы дәлилен ачып сала:

– Азат Нәҗипович, – дип эндәшә ул шыпырт кына. – Миңа сезнең тормыш юлыгыз билгеле… язмышыгыз… башыгыздан кичкән хәлләр… Мин ул авыр елларны яхшы хәтерлим, чөнки үземнең дә якын туганнарым репрессия корбаннары булды. Фашистларга әсир төшеп исән калган гарип абыебызны кырык җиденчедә барыбер Колымага озаттылар, ул шуннан кайтмады. Кырык тугызынчыда студент энемне сәяси гаепләделәр. Утыз җиденчеләр булса, миңа да җиле тигән булыр иде, ә болай… ачыктан-ачык кагылмадылар, әмма хезмәт буенча үсәргә юл бирмәделәр. Мин гомер буе баш инженер урынбасарлыгыннан уза алмадым… Партиягә ХХ съезддан соң кердем. Анда да райкомдагы бер акыллы баш: «Нишләп сезнең фамилия морзаларныкы сыман яңгырый?» – дип җанга тигән иде.

Боларны сөйләгәнем өчен гафу итегез… Мин аларны сөйләргә дә тиеш түгел идем… Мин сезгә, Азат Нәҗипович, лагерь тузаны булган энемә караган күк карыйм һәм үземне сезнең каршыда бурычлы итеп тоям. Сезне төрле… катлауланулардан саклыйсым килә. Аңлыйсыздыр, кайбер сәбәпләр аркасында мин барысын да әйтеп бетермим… Үтенәм сездән: әйдәгез, хәзергә гаризагызны бер читкә куеп торыйк, теләсәгез, бер айлык ял рәсмиләштерербез. Янәшәдә генә Васильево санаториесы бар, анда йөрәкне әйбәт дәвалыйлар, бирегә бөтен союздан авырулар килә… Путёвканы профсоюз бирер…

* * *

Җылы сүз җанны эретә. Карт хезмәткәрнең ихластан әйткән сүзләре Азатны тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә.

Берничә көннән соң, миңа килгәндә, ул инде шактый тынычланган иде, шулай да мин дустымның йөзе суырылыбрак китүен абайладым. Азат моны соңгы вакытларда начар йоклавы белән аңлатырга тырышты. Ул, кадрлар бүлеге мөдиренең киңәшен тотып, бер айлык ял алган иде.

Азат миңа автобус кыйссасын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Күрәләтә гаделсезлеккә нык рәнҗегән иде ул һәм моны миннән яшерүне кирәксенмәде дә. Аны бигрәк тә Акулов кебек вак хәшәрәтләрнең иркенләп алдашуы һәм безнең системаның аларга каршы корал таба алмавы гаҗәпкә калдыра иде. Бу мәсьәләне бик куертасым килмәсә дә, батырчылык итеп болай дидем:

– Заманында үзеңә очраган теге йолкыш Мурзаевны исеңә төшер. Бүгенге Акулов әнә шул Мурзаевтан яралган бит… Ә менә кадрлар бүлеге мөдире Бикбау мине, чыннан да, гаҗәпләндерә. Барысын да әйтеп бетерә алмыйм дигәнме әле?

– Әйе, шулайрак диде.

Бикбау, әлбәттә, күбрәк белә торгандыр, чөнки, шөбһәсез, Дәүләт иминлеге комитеты Азат Сәйдәшевнең тормыш-көнкүрешен күздән ычкындырмас. Эштәге хәлләрен, әлбәттә, кадрлар бүлеге аша да даими контрольдә тоталардыр. Әгәр шулай икән, мөдир, чыннан да, Азатка яхшылык тели, бәлки әле, аны яклап та кала торгандыр. Мин Азатка шуларны әйттем.

– Үзем дә шулайрак уйлыйм, – диде Азат. – Ләкин мин дуамал адым ясамаска тырыштым кебек. Кем әйтмешли, ата казны котыртмыйм, мораль яктан тотнаклы, эчмим, тартмыйм, анекдот сөйләмим…

Азатка ияреп, мин дә елмайдым.

– Ну бу күркәм сыйфатларың Черек күл «агайларын» сагайта гынадыр әле, – дидем. – Совет стандартына бик туры килми бу диярләр. Валлаһи, шикләнерләр. «Тымызык күлдә корт уйный» дигән сүз бар…

Азат шундук җитдиләнде.

Мин аңа сәламәтлегенә игътибарлы булырга киңәш иттем, кыш буе алсыз-ялсыз эшләвен исенә төшереп:

– Безнең яшьтә йөрәк белән шаярырга ярамый, санаторий турында да уйла, – дидем.

– Ял итеп карыйм әле, аннан күрербез, – диде ул ничектер ваемсыз төстә. – Бер атна-ун көнне тик кенә урманнарда йөреп, сәйран кылып үткәрергә исәп. Фотоаппарат асып. Аннары мин бит, начармы-яхшымы, рәссам да әле. Эскизлар эшләрмен. Иртәгәгә дә планым бар.

– Нинди план?

– Беләсеңме, «яшел бишегем» дип атап булмаса да, Атнаны кайтып күрәсем килә.

Чамалап карадым да, Атна авылыннан әйләнеп кайту өчен, бер көн генә җитмәячәген әйттем. Хәзер ул район үзәге түгел, һәм анда автобуслар йөрмидер, юллары да асфальт түгелдер, дип кисәттем. Азатның моңа исе китмәде, йөк машинасына утырырга да риза икәнлеген, поезддан соң егерме-егерме биш чакрымны җәяүләп тә бара алуын әйтте.

– Ә төн кунуга килгәндә, фатир бетмәс әле, – диде.

– Ихтыярың салават, – дидем мин, – җилләнеп кайт, алайса. Автомобиль юллары китабына күз салсаң да әйбәт булыр.

– Әйе, карармын, андый атласым бар минем.

Азатның «балачакка сәяхәте», нәкъ мин уйлаганча, ике көнгә сузыла. Бу сәяхәтне уңышсыз булган дип әйтергә телем бармый, әмма ул бик үк өметле башланмый.

Атнага иң якын тимер юл станциясенә Азат иртәнге электричка белән бара, аннары, олы юлга чыгып, шул якка баручы «ЗИЛ» га утыра. Атнага борылган юл чатында аннан төшеп кала да, канау буендагы чирәмгә кырын ятып, тагын берәр җай чыкканын көтә башлый.

Байтак көткәннән соң, аның янына сөт ташучы бер машина килеп туктый. Шофёры, кабина ишегеннән башын тыгып:

– Атнагамы? Булса – утыр, бер тәңкәңне әзерлә! – дип, бөтенесен бер сулуда әйтеп бетерә.

Азат, тиз генә сумкасын һәм плащын алып, кабинага шофёр янәшәсенә кереп утыра.

– Кая барыш, шеф? – дип сорый шофёр, кузгалып киткәч тә һәм бардачоктан яшел каплы «Шипка» сигаретын алып кабыза.

– Атнаның үзенә.

– Алай икән. Импортный сумкаңа караганда, Казаннан гына түгел кебек үзең?

– Юк, Казаннан дисәң дә була. Яшел Үзәннән.

– Таныш җир. Ә безнең Алла каргаган шүрәле якларында ни йомыш?

– Кайчандыр Атнада торган идек. Бер күреп кайтыйм дидем.

– Турист, значит. Сәяхәтче! Ягъни мәсәлән, Юрий Сенкевич, – дип, шофёр бер минутта Азатның кемлеген ачып сала.

Шофёр «син» дип кенә эндәшкәч, Азат та шул әшнәлек теленә күчә:

– Ә син, значит, колхоз шофёры?

– Точно. Молокозаводка сөт ташыйм. Ике меңенче елга кадәр азык-төлек проблемасын хәл итүгә өлеш кертәм дип тырышу.

Шофёр төпчеген яртылаш ачык тәрәзәдән чиертеп кенә ыргыта да сораштыруын дәвам итә:

– Шулай да безнең як кешесенә охшамагансың син… абзый, – ди. – Мәскәү генә түгел, Балтыйк буе кешесенә тарткансың… Сугыш вакытында бездә эвакуациядә булган идеңме әллә? Татарчаны да шунда өйрәнгәнсеңдер әле. Дөресме?

– Дөрес түгел.

– Алайса… ГДРмы? – дип, һаман төпченә әрсез шофёр.

Качышлы уйнауны бер дә өнәмәгәнгә, Азат турысын әйтүне кирәк таба:

– ФРГ.

– Китсәнә!

– Китмим, – ди Азат. – Мин бит аннан былтыр гына кайттым.

Шофёр сызгырудан да төплерәк җавап тапмый. Шулай байтак кына сөйләшми баралар. Уйга чумгандырмы, шофёр юлга җитәрлек игътибар бирми башлый, сикәлтәле җирләрдә машинаны нык кына сикертеп ала.

– Юлны онытма, – ди аңа Азат. – Сөтеңне дә…

– Хы… – дип мыгырдана шофёр һәм башын чайкап куя. – Хы… Шулай да, абый кеше, ФРГда кем булып һәм күпме хезмәт хакы алып эшләдегез икән дип кызыксынам әле… Ә? Секрет түгелдер ич?

– Секрет түгел, энекәш. Мин анда трейлер да йөрттем, авыр фургон да…

– Шофёр инде, алайса?

– Точно.

– Түләү яклары?

– Дөресен әйткәндә, анда мулрак түлиләр. Ну… мондагы уртача эш хакыннан биш-алты тапкыр күбрәк чыга торгандыр.

– Да-а… Ә «сулга» эшләп буламы соң? «Налево?»

– Андый гадәт юк аларда… Кабул ителмәгән димме?

– Алай икән… алай икән…

Берничә чакрым баргач, гравий түшәлгән олы юлдан сул якка гади авыл юлы аерылып китә. Сөт ташучы шул казылып беткән юлга борылып керә дә машинасын бәләкәй генә инеш буенда көянтә-чиләкләре янында утырган ике хатын кырыена китереп туктата…

– Мин башта аңламыйчарак тордым, – дип сөйләде миңа Азат, исе китеп. – Шофёрым кабинадан төште, цистерна басмасына менеп басты. Теге хатыннар чиләкләрен моңа бирә тордылар, ә ул аларны цистернага бушата торды. Иң гаҗәбе шул: икешәр тулы чиләк белән килгән хатыннар көянтәләренә икешәр тулы чиләк асып китеп тә бардылар. Ә чиләкләре әүвәлгечә марля белән капланган иде…


– Без ФРГда яшәмибез, Аллага шөкер, ТАССРда яшибез.

Кабинага кереп утыргач, «сөтче шофёр» ның беренче сүзләре шул була. Шунысы гаҗәп: ул бу сүзләрне кесәсенә «сул» акча кергәнгә канәгатьләнеп кенә түгел, туган иле белән чын мәгънәсендә горурланып та әйтә шикелле.

Шофёр, машинасын чигендереп, кабат олы юлга чыга.

– Суны каян алганнар алар? – дип сорый, ниһаять, Азат, бераз тынычлана төшкәннән соң гына. – Шул шакшы инештәнме?

Шофёр моны белмәгән булып кылана:

– Бәлки, берәр чишмә бардыр, – дигән була.

– Ә сөтне нишләтәләр?

Сөт карагы кызып ук китә:

– Нишләтәләр, нишләтәләр! Бала-чага соравы биреп маташасың! Теләсә нишләтәләр. Теләсәләр, каймак ясап саталар, теләсәләр – эремчек. Теләсәләр, дуңгызларына эчерәләр. Пүнәтәйме, сакаллы сабый?

Ни түзем Азат Сәйдәшев тә шунда чыгырыннан чыга:

– Машинаны туктат, сволочь! Дуңгыз! – дип, йодрыгын йомарлый.

Бераз шиккә калса да, шофёр исе китмәгәндәй кылана:

– Пажалларымсты! Тиенең дә үзеңә булсын. Әнә бара юлың!

Ул, Азатны утыргыч аркасына кысрыклап, кабинаның уң ишеген үзе ача. Азат бер кулына сумкасын тотып төшкәч, бер дә кирәкмәгәнгә кабина ишеген ябарга дип тоткага үрелгән чакта, шофёр теш аралаш:

– Син үзең «су алып эч», фашист килмешәге! – дип зәһәрен чәчә.

Үзен тыя, шофёрга тырнак белән дә кагылмый кала Азат, ләкин кабина ишегенең тоткасын җен көче белән каерып ала да, «Мә, истәлегем булсын!» дип, тегенең ишеккә сузылган йөнтәс кулына тоттыра. Теге, күзләрен акайтып, бер – Азатка, бер тимер сыныгына карый, агарынган юка усал иреннәре калтырый башлый. Аннары ул куркуыннан кинәт алга элдертә, Азат чак-чак чигенеп өлгерә.

Шулай итеп, Азат өченче машинага утырып кына Атнага барып җитә.

* * *

Элекке салам түбәле Атна авылы танымаслык булып үзгәргән, заманча төзекләнгән.

Кызыл Октябрь урамы бөтенләй яңарган икән хәзер. Заманында төбәкнең мәшһүр мәдрәсәләрен һәм Архангельскига сөрелгән мулла-мунтагай йортларын җимереп салган райком һәм райбашкарма биналары юк икән инде. Районнарны эреләндергән вакытта аларны, кабат сүтеп, яңа район үзәгенә алып киткәннәр, без яшәгән йорт урынында шифер түбәле авыл советы һәм колхоз идарәсе биналары тора. Каршыдагы саман кирпечтән төзеп акшарлаган «Коммунар» гәзите редакциясе һәм типография бинасын тора-бара амбар иткәннәр. Андагы кулдан әйләндереп сыңар битле гәзит баса торган кадими американ станогы әллә кайчан домна мичендә эретелгәндер инде… Клуб яңа икән, ул силикат кирпечтән, ике катлы, архитектурасы матур гына. «Дом культуры» дип атала. Аның каршысында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл тора: мәрмәр тактага алтынлап йөздән артык исем-фамилия язылган.

Азатка нараттан салынган иске мәктәп бинасы тәмам кечерәеп калгандай тоелды һәм ул аны фотога төшергәндә, йөрәгенең ашыгыбрак тибә башлавын, шушы иске бүрәнәләрнең күңеленә ифрат якын булуын да сизә…

Күпер башындагы кайчандыр без икенче класста укыган таш мәчет хәрабә хәлендә, манарасыз түбәсенең рәшәткәләре генә исән, тәрәзә уемнары да җимерелә башлаган… Авыл уртасында калган зиратның ничәмә-ничә гомер көзгесе булган язулы ташларын бер почмакка әрдәнәләп өйгәннәр, зират мәйданында киләчәктә банк һәм ниндидер станция саласылар, имеш.

Азат боларны миңа сөйләгәндә, соңгы вакытларда матбугатта укыган бер хәбәр исемә төште. 1913 елда Романовлар династиясенең өч йөз еллыгын бәйрәм иткәндә, Сенаттан килгән күрсәтмә нигезендә, мәчет манараларына Рәсәй байрагын эләргә мәҗбүр иткәннәр. Совет чорында башбаштак җитәкчеләр моңардан да арттырып җибәргәннәр: Атна авылында, мәсәлән, мәчет манарасының аен алып, чаң элеп куйган булганнар икән.

Хәер, болары безгә тикле булган эш инде…


Азат авыл урамнарын, нәрсәсе беләндер игътибарын җәлеп иткән йортларын, бизәкле урыс капкаларын, Изге чишмә буйларын фотога төшереп йөри. Аңлавымча, аны койма-капкаларның хәрби ныгытмаларга тартым булуы, хуҗаларны әйләнә-тирә дөньядан тәмам аеруы гаҗәпләндергән, турысын әйткәндә, халык психологиясендәге мондый аерымлануны ул һич тә өнәми, моны элекке, үзе белгән күмәклектән һәм ачыклыктан урта гасырларга таба чигенү дип исәпли иде.

Аръякта бердәнбер салам түбәле йорт калган икән әле. Дөрес, янтайган капкасына һәм ишегалдын баскан әрекмәннәргә караганда, монда байтактан бирле торучы юк дип уйларга туры килә. Баксаң, тарихи йорт инде үзе. Авыл күләмендә генә түгел, бөтен Татарстан күләмендә хәтердә калырга тиешле салам башлы йорттыр ул, бәлки?

Төштән соң Азат Каран очындагы буада су коена, аннары «туплау» дип йөртелә торган җирдә ял итә, каты-коты белән тамак ялгап ала.

Габдерәшит Маликов дигән кешене Азат менә шушында очрата. Танышкан чакта, Азат, үзе дә аңышмастан, иртәнге «сөтче шофёр» билгеләмәсеннән файдалануын сизми дә кала һәм үзен турист, һәвәскәр фотограф дип атый.

Утыз биш яшьләрдәге Габдерәшит Маликов тарих укытучысы икән. Ул үзенең үсмер улы белән чират буенча килгән көтүче вазифасын үтәргә чыккан. Былтыр авырып чиратны үткәргәннәре өчен, штраф тәртибендә алар инде икенче көн көтү көтәләр, ягъни тәҗрибә туплап өлгергәннәр. Көтү шушы вакытларда туплауга төшә, һәм сыерлар бер-ике сәгатьне су буенда үткәрәләр икән. Әлбәттә, аталы-уллы Маликовлар әүвәлге көтүчеләргә охшамаганнар, кулларында озын чыбыркылары да юк, таяклар гына, ләкин авыл көтүе элек-электән урнашкан һәм гадәтләнгән тәртипне буыннан-буынга саклый.

Мал ашап кыркылып беткән җылы чирәмгә утырып сөйләшә торгач, Атна авылының тарихына кереп китәләр. Маликов мәктәптә тарих музее оештырган һәм аның өчен байтак экспонат туплаган икән. Класс бүлмәсе кечкенә булганга, ат дирбияләре кебек эрерәк нәрсәләрне аңа үз амбарында тотарга туры килә. Нәсел айгыры тәмам картайгач, инде алашага әйләндерелеп үз үлеме белән үлгәннән соң, аның алаптай камыт-ыңгырчаклары бүтән бер атка да ярамый, һәм Маликов аларны музейга дип сорап ала. Колхоз рәисе утырып йөргән соңгы «крантас» ның нәфис тәгәрмәчләре дә тарихчының амбарында урын таба. Беренче колхоз хисапчысының чуты да, хәтта калькуляторлар кайткач кирәксезгә чыккан «Феликс» машинкасы да аңарда. Бер әбидә ару гына сакланган киндер сугу станын ул, әйбәтләп сүтеп, кыйтгасын кыйтгага аерып, сызымын сызып һәм ничек итеп җыярга икәнлеге турында инструкция язып, шул ук таш амбарына урнаштырган.

Маликов авылның тарихын да язарга керешкән. Атнаның борынгы тарихы, әлбәттә, риваятькә генә нигезләнгән, «Алып бабайның чабатасын каккан җир» дән башлана, чөнки язма истәлекләр сакланмаган. Шулай да соңгы гасырларга карата республика архивларында шактый мәгълүмат табыла, аерым фактларны тарихчы Ленинград һәм Мәскәү архивларына барып казып чыгара.

Шунысы комачаулый: 1917 ел вакыйгаларыннан соңгы чор турындагы документлар, җиде пичәт белән пичәтләнеп, аерым фондта сакланалар, махсус рөхсәтең булмаса, кулга бирелмиләр икән… Татарстанда сәнәкчеләр кузгалышы, 1921 елгы ачлык, колхозлашу еллары, кулакларны сөрү, 1937 ел афәтләре, мәчет манараларын кисү турында материал табу кыен…

– Колхозлашу чорын гына алыйк, – дип сөйли тарих укытучысы, мавыгып китеп. – Ул елларда күпме хата, күпме фаҗига булган… Колхоз рәисләрен дә зыялылар арасыннан түгел, ярлы-ябагай арасыннан куеп караганнар. Бездә менә кулакларның, ә гадәттә урта хәлле тырыш крестьяннарның, җиргә нык басып торган чын хуҗаларның малын тартып алуда һәм үзләрен авылдан сөрүдә актив катнашкан Таҗетдин исемле батрак бер ел чамасы рәис була. Ул үзе яңалифчә кул да куя белмәгән һәм, әлбәттә, авыл кадәр авылны идарә итә алмаган. Ниһаять, Таҗетдинне алып ташлыйлар. Аннары Таҗетдин абзый байтак еллар кыр каравылчысы булып эшли, яшел борчактан авыз итәргә йә киндер орлыгы уып ашарга барган берничә буын малайларның кан дошманына әйләнә. Үлеме дә шул киндердән булган, имеш. Бер эссе көнне, атын тышаулап куеп, киндер арасына кереп йоклаган да шуннан уянмаган. Җир зәхмәте кагылганмы, әллә киндер наркотигының исеннән исергәнме – белүче юк. Себер киткән сабыйлар каргышы төште дип тә уйлаганнар.

Мин боларны шуңа сөйлим, – дип, утырган җиреннән кузгала Маликов, ләкин сүзен һаман бетерә алмый. – Бездә җитәкчеләр билгеләү сәясәте бик тә үзенчәлекле… Таҗетдин абзыйлар белән авызлары пешкәч, рәисләрне һәм райком секретарьларын читтән китереп куя башлыйлар. Теге… урысларның тәртип урнаштырырга варяг кенәзләрен чакырып китергәннәре төсле. Имеш, шулай булганда халык буйсына… Дөрес түгел! Халык тешен кысып түзә генә! Килмешәк кешегә синең җир-суың изге була алмый, ул үзенең биредә вакытлыча гына икәнен яхшы белә. Әнә күрегез теге китек тауны! Таза ат сырты шикелле йомры тау иде заманында. Дуңгыз фермасы салганда, бульдозер белән казытып, тауны ишеп, таш чыгардылар аннан. Читтән килгән рәискә: «Тавыбызның яме китә бит, башка җирдән чыгарыйк», – дип карадык. Кул гына селтәде! Хәер, читтән килгәннәрнең дә төрлесе булган булуын…

Улы Фәрит малларны торгызгалап йөргән арада, Маликов, Азатка якынрак килеп, туп-туры мондый сорау бирә:

– Сез, иптәш Сәйдәшев, Атнада утызынчы елларда райкомда эшләгән Сәйдәшевнең… кардәше түгелме? Әйтергә яраса инде?

– Ник ярамасын?! Мин Нәҗип Сәйдәшевнең улы булам. Гаҗәп… Сәйдәшевне монда хәтерлиләрмени әле?

– Өлкәннәр хәтерли. Ә мин үзем Сәйдәшев фамилиясенә райком архивында казынган чакта юлыккан идем. Беләсезме, утызынчы еллар уртасында дингә каршы көрәш белән мавыккан атеистлар, ул вакытта алар алласызлар дип аталган әле, таш мәчет манарасына чаң куйдырганнар. Менә шул чаңны төшертүче сезнең әткәгез булган бит. Һәрхәлдә, халык шулай дип истә калдырган.

– Рәхмәт… – ди шунда Азат Сәйдәшев. Бу минутларда ул үзен шушы сүзчән укытучыга рәхмәтле итеп, чыннан да, туган туфрагына, кардәшләре арасына әйләнеп кайткан кеше итеп тоя…

Ахырда Азат, Атна авылында кунарга ниятләве турында әйтеп, монда кемдә төн үткәрергә мөмкин икәнлеген белешә.

– Фатир эзләп интекмәссез, – ди аңа укытучы Маликов. – Базар урамында кем дә кертер… Иң иркен өй сөзгәк сыерлы Шәриповларныкы… Калай белән япкан шатрун түбәле, балконлы йорт булыр. Кайчандыр икенче гильдияле сәүдәгәр Үтәмишевнеке булган ихата. Капкалары тимердән, гаражлары бар. Чәй дә эчсәгез, берәр яртылык бирерсез – бездә, кем әйтмешли, таксасы шундый. Әгәр андый-мондый кыенлык килеп чыкса, кичен мәктәпнең уң ягындагы йортка рәхим итегез – мин шунда торам.

– Рәхмәт. Бер атна-ун көннән конверт көтегез.

– Хат та языгыз, иптәш Сәйдәшев. Мин көтәрмен, якташ!

Көтү тау ягына менеп китә.

* * *

Азат икенче көнне төш вакытларында кайтып керде. Иңенә аскан кырык кесәле сумкасыннан башка ул бер кулына зур гына озынча төргәк тә күтәргән иде. Аның яшьләрчә җиңел, очынкы йөрешен һәм яшькелт күзләренең иртәнге чык шикелле елтыравын күргәч, мин иркен сулап җибәрдем, чөнки күңелемне кичәдән бирле нидер тырнап, борчып торган иде.

Ул, үзенең юлда күргән маҗаралары һәм яңа танышлары турында сөйләгәнче үк, сары төстәге калын, кыштырдавык кәгазен сүтеп, төргәген ачып күрсәтте.

– «Густав Беккер» сәгате, – диде Азат мәгънәле итеп.

Әйе, чыннан да, өстәлемдә Сәйдәшевләрнең әйтерсең лә теге дөньядан әйләнеп кайткан зур сәгате ята иде: чебен пычратып бетергән тузанлы пыяласы аша да аның җиз теле һәм циферблатының коршавы ялтырый, ә калын пыяланың кыйгачлап эшкәрткән кырыйларында салават күпере төсләре уйнаклый.

– Каян? Ничек?

Шунда миңа Азат барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Атна авылында ул төн кунарга Шәрипов дигән кешеләрдә туктый. Теге афәтле елларның сентябрь төнендә кинәт юкка чыккан Сәйдәшевләрнең сәгатен үзләре куйган арзан гына бәягә сатып алган талымсыз түрәгә Шәрипов кардәш тиешле икән. Сәгать аңар ничек күчкәндер, монысын Азат сорашып тормаган, ләкин фатир хуҗасының ифрат әрсез, комсыз булуына карап, ул да сәгатькә артык акча чыгармагандыр дип уйлый.

Сәгать төрле очраклы кунаклар өчен дип тоткан бер тәрәзәле почмак бүлмәдә эленеп тора һәм күптәннән йөрмәгәнгә охшый, чөнки эленеше үк туры түгел – ул үле бер декорация генә булып калган. Кем белә, бәлки, аның бу йорттагы хәрәм тереклек мизгелләрен саныйсы килмидер?

Электричкага ашыкканга, Азат иртән бик иртә тора. Хуҗалар да инде күптән көнне башлап җибәргән, ишле мал-туарларын карап көтүгә озаткан булалар.

Азатны чәйгә дәшәләр. Сәгать турында сүзне Азат шунда кузгата:

– Үзем йоклаган бүлмәдәге сәгать кызыксындырды мине… Ул күптән йөрмиме?

– Байтактан… Ун ел гына бардыр санап карасаң, – ди хуҗа һәм түшенә тамган вареньены калак очы белән кырып алып каба. – Ә нигә? Сәгать мастеры түгелсездер бит? Әгәр…

– Түгел. Әмма берәр иске сәгать күрсәм, гомер агышын тоя башлыйм… Шундый бер сәгать булдырасым килә.

– Алай диген… Хуш, мондый сәгать күпме тора, сезнеңчә? Сәгате борынгы бит, ә? Мимечнеке, ялгышмасам. Әгәренки бәясен килешә алсак?.. Үзем дә, әллә мәйтәм, музейга илтеп сатаргамы дип уйлап куйгалыйм. Жәлке… Ул сугулары… Ие, тавышы бик матур сәгатемнең. Ә?

– Сәгать ул кадәр борынгы түгел. Ихтимал, XIX гасыр азакларыныкыдыр.

– Борынгы булмаса да, карт инде, карт… Йөз илле тәңкә генә тора торгандыр дим.

Азат йөз илле тәңкәгә хәзерге заманда эшләнгән ике стена сәгате алып булуын уйлап куя да:

– Алай күп була, – ди. – Сәгатьне төзәттерәсе дә бар бит…

– Анысы шулай шулаен. Йөз тәңкә инде алайса.

Азат йөз тәңкәсен шушында, табында ук санап бирә, кунып чыккан өчен тагын бер бишлек өсти.


Иң беренче эш итеп Азат белән икәүләп «…Беккер» ның тузанын сөрттек. Эчендәге җизләрне спиртка манчылган мамык белән чистарткач, ул ярты гасырга яшәреп киткәндәй булды, һәм сәгать белән бергә без дә еллар тузаныннан арындык шикелле.

Әлбәттә, сәгатьнең эченә кермәдек, техника мәсьәләсендә хәбәрдар булган Азат та аның механизмына кагылмады, күз йөгертеп кенә чыкты һәм, бәхеткә каршы, бөтен кыйтгалары үз урынында булуын әйтте. Боргалаган саен, сәгать чыңлап, ыңгырашып, җаны барлыгын белгертеп куя иде. Чистартып азапланганда, мин сәгать тартмасының эчке ягында карандаш белән тырналган язуга игътибар иттем. Анда «1929. Донбасс» дип язылган һәм латин хәрефләре белән кул куелган иде. Анысын, укудан бигрәк, Азат танып алды, чөнки бу кул аның әтисе Нәҗип Сәйдәшевнеке иде. Димәк, Нәҗип абый ул ярлы елларда сәгать кадәр сәгать сатып алгач, бу күренекле датаны онытылмаслык итеп билгеләп куйган…

Бу минутларда ниләр кичергәнебезне тасвирлап тормыйм.

Болай хәл иттек. Азат үзе өчен кыйммәте тагын да арта төшкән «…Беккер» ны вакытлыча миндә калдыра, аны ремонтлатабыз. Бәлки әле, мастерны өйгә чакырып та булыр.

Сәгатьне әлегә залның түренә, кәефе килгәндә ару гына күрсәткәли торган «Рекорд» телевизоры өстенә элеп куйдык. Ни гаҗәп, шушы йөрми торган сәгать тә безгә күңел тынычлыгы биргән, киләчәк көннәребезгә өмет уяткан кебек иде. Сәгать дигән нәрсәгә мизгелләрне айбалтасы белән чабып үтерүче җәллад дип караучылар бар, әмма без андый ук пессимист түгел.


Ә хәзергә Азатның планы борынгы Болгар хәрабәләрен карап кайту иде. Анда ул ике көн булырга һәм эскизлар ясарга ниятләде. Соңгы вакытларда сатып алган төрле әсбапларга, буяу һәм лак, төрле зурлыктагы пумала кебек нәрсәләргә караганда, Азат рәсем сәнгатенә чынлап тотынырга уйлый иде, ахрысы. Монысы минем күңелгә аеруча хуш килде. Әгәр ул иҗат эше белән мавыгып китсә, аның Ватанын, туган җирен, туган туфрагын табачагына һәм шунда тамыр җибәрәчәгенә мин шикләнми идем. Ә инде оя корса, бәлки әле, үзенә бала тибрәтергә дә насыйп булыр дип уйлап куйдым. Атна авылын әйләнеп кайту гына да аңа ничек шифалы тәэсир ясады бит…


Азат, гадәттә, миңа төштән соң килә торган иде, ләкин бу юлы иртәләде. Мин аны кыңгырау кнопкасына басуыннан ук таныйм, аның ишек кагуы да дустанә һәм тыныч була.

– Озак йөрдең Болгарда, – дидем мин аңа, кул кысышканда ук. – Әллә борынгы хәрабәләребезне ошаттың инде?

– Анысы да хак, – дип җавап бирде Азат. – Биш кассета төшердем, эскизлар…

– Күңелең булды, димәк?

Азат ияген какты. Мин аңа үзем майтарган эшләр турында хисап бирдем һәм, әүвәлге урынына элеп куелган сәгатькә күрсәтеп:

– Йөртеп җибәрү хокукы синеке, – дидем.

– Рәхмәт.

Шунда гына без сәгать эченә ике шөреп белән беркетелгән яңа җиз түгәрәккә игътибар иттек. Аңа оста гравёр кулы белән «Мастер Каратун» дигән сүзләр сырланган һәм сәгатьне төзәтү датасы куелган иде.

Шулай итеп, Сәйдәшевләр сәгате тарихына билгесез бер мастерның тормыш сәхифәсе дә килеп кушылды һәм, ихластан әйтәм, мин бу кешегә чиксез рәхмәтлемен. Минемчә, ул үзенең фирма тамгасын беренче тапкыр кулланырга җөрьәт иткәндер әле.


Азатның кәефе юклыгы күзгә ташланып тора иде. Болгарда йөреп йончыганмы, борыны очлаеп калган, күз төпләрендә куе күләгә… Сөйләшүе салмак, бер ел эчендә татарчаны су кебек эчә башлаган булса да, сүз эзләп интегә сыман, хәтта тагын «йа» һәм «найн» нарын ычкындыра башлый. Ләкин мин сәбәбен сорашмадым, Азатның үзенең әйткәнен көттем. Ул миннән яшермәячәк, ул бит бушанырга килгән – мин шуны сиздем.

Чәйләп утырганда, ул әйтә куйды:

– Илдар, минем тагын проблемалар килеп туды…

– Берничә үкмени?

– Берничә… Хәер, алар бер-берсенә бәйле шикелле…

Мин Азатка ярдәмгә килдем:

– Хатын-кыз турындагысыннан башла, – дидем елмаер-елмаймас кына.

– Әйе… Галия… Ул безнең автобазада эшли… Бухгалтериядә. Кыш көне таныштык. Ире икенче ранглы капитан булган, Төньяк Җир утравы белән ике арада йөзгән. Аңлавымча, анда атом сынаулары үткәрелә икән… Кыскасы, радиация… Ире өч ел элек вафат булган, шуннан соң Галия Мурманскидан туган илгә кайткан… Минем кебек үк ялгыз, чөнки балалары булмаган…

– Еш очрашасызмы?

– Галия атнага бер өйне җыештырып, керләрне уып китә иде… Минем фатир ачкычы аңарда да бар. Аның киңәше белән ишеккә шактый бәяле яңа йозак куйдым.

Мин, Азат фатирындагы тәрәзә штораларын искә төшереп, Галия исемле ханымны күз алдыма китерергә тырыштым. Китерә алмадым. Галияне икенче ранглы капитанның тонык шәүләсе каплап тора иде.

Азат сүзен дәвам итте:

– Кичә Болгардан кайтып кергәч, фатирым мине ятсынып каршы алгандай тоелды. Инде үзләшеп, ияләнеп беткән бүлмәм үзен шулай озакка ташлап китүемә рәнҗегән кебек иде… Юк, син көлмә, чыннан да, бүлмәдә ниндидер бер үзгәреш, алмашыну сиздем. Шуны беләм: бу көннәрдә Галиянең килеп чыгу ихтималы юк, ул Минзәлә якларына абыйсына кунакка китте. Дөресен әйткәндә, ул туганнарына кияүгә чыгарга ниятләве турында әйтергә тиеш иде… Аннары без, никах мәсьәләсен хәл итеп, сиңа килеп чыгарга уйлаштык. Минем сиңа нәни генә сюрприз ясыйсым килгән иде.

– Нәни түгел! – дип каршы төштем мин.

– Синең ни уйлаганыңны беләм, – диде Азат. – Рәхмәт… Шулай да бүлмәм ят тоелды миңа, Илдар. Бу тойгыны акылга муафыйк итеп аңлата алмыйм… Алтынчы тойгы бу… Бүлмәдә миннән башка кемдер булып киткән сыман һәм… вәссәлам!

Шуннанмы? Шуннан, бернигә кагылмастан, диван-караватка утырдым да бүлмәнең һәр сантиметрын күздән үткәрдем. Бөтен нәрсә үз урынында иде. Чыгып киткәндә өстәл почмагында онытылып калган фотокассета да шул килеш ята. Укып утырган китабым да шунда, туктап калган битенә катыргы кыстырылган – анысы нәкъ кирәк кадәр чыгып тора. Штораның бер почмагы радиатор белән урындык аркасына эләгеп калган килеш…

Язу өстәленә килдем. Син аны беләсең инде. Комиссионный кибеттән алган зур, сырлы-сырлы юан аяклы, тугыз тартмалы өстәл. Өстәлдә тәртип. Беләсеңме, мин һәрнәрсәне билгеле бер урынга куярга яратам. Карандаш, авторучка, бозгыч, кайчы ише нәрсәләрне күземне йомган килеш тә үрелеп кенә алырга күнеккәнмен. Үзем өчен мәгънәсен ачыклыйсы татар сүзләрен теркәгән дәфтәремнең «әшкярә» сүзе язылган бите ачык тора, ул шулай булырга тиеш тә, чөнки мин, китапханәдә Ленин томнарын актарып, «гласность» дигән сүзнең татарчасына килеп төртелгән идем.

Язу өстәлемнең бер секреты бар… Анысы нигә кирәк булды дисеңме? Юк, Илдар, мин аны үзем ясамадым, ләкин кибеттә, өстәл тартмаларын ачып-ябып караганда, яшерен урынын күреп алдым, чөнки профессор фон Клейн өстәленең дә шундый секреты бар иде.

Картаеп, кыршылып беткән бу өстәлне мин шуңа күрә генә сатып алдым да. Революциягә кадәр берәр нотариусныкы булгандырмы? Ә өстәлнең секреты барыбер ярап куйды. Мин анда… беләсеңме нәрсә тотам?

Шунда Азат, коридорга чыгып, сумкасыннан калын блокнотын алып керде.

– Менә шушыны…

Мин профессор фон Клейнның кара күн тышлы дәфтәрен искә төшердем.

– Профессор Клейн дәфтәре кебекме?

– Мине үлем тырнагыннан йолып калган фрау Эльза дәфтәре кебек. Мин үземнең уй-фикерләремне шушы блокнотка төшереп барам, кайчагында ул көндәлеккә дә әйләнеп китә бугай. Кыскасы, анда теләсә кемгә укырга ярамаган шәхси нәрсәләр бар… Юк, юк, син бу исәпкә кермисең! Шуңа күрә блокнотны мин атна-ун көнгә синдә калдырмакчымын, каршы булмасаң…

Мин, әлбәттә, каршы түгел идем, ләкин Азат сүзен әйтеп бетермәде бит әле. Аның аңлатып биргәнен көттем.

– Минем өйдә урлап чыгарлык нәрсә юктыр. Электроника белән мавыкмыйм, иң кыйммәтле нәрсәм – япон фотоаппараты, ә аны мин үземнән калдырмыйм. Гади карак кергән булса, бөтен нәрсәне туздырып ташлаган булыр иде. Димәк, миндә башка нәрсә эзләгәннәр…

– Нигә алай бик ышанып әйтәсең, Азат? Эчке тоемлауга, гөман-фаразга гына таянасың түгелме? Матди дәлилләрең юк бит.

– Алай түгел, Илдар. Мин төгәл вакыт исәбенә таянам, беләсең килсә.

– Аңлат.

– Иң ахырда мин стена сәгатенә игътибар иттем. Ул минем кул сәгатем кебек үк төп-төгәл көндезге уникене күрсәтә иде.

– Төгәл йөри Чиләбе сәгате, ә?

– Аның боруы ун көнгә җитә, ләкин соңгы ике көнне ул берәр минут артка кала башлады. Кыскасы, аны атна саен борырга кирәк. Болгарга киткәндә мин сәгатьне вакыты җиткән булса да бормаган идем, димәк, мин кайтуга ул ике минутка соңга калырга тиеш иде.

– Һәм?..

– Сәгать соңга калмаган иде, Илдар. Кемдер аны дөресләгән.

Аңлап җитмәгәнгә, мин иңбашларымны җыердым.

– Мин болай фараз иттем. Фатирны тентегән вакытта, әлбәттә, сәгатьне дә ачып караганнар. Минемчә, элгән җирдән алып, механизмы белән циферблат арасына күз салганнардыр. Ә бу вакытта сәгать туктап тора, әлбәттә.

– Шуннан?

– Сәгать эчендә яшергән нәрсә юклыгына ышангач, аны кире стенага элгәннәр дә дөрес вакытны куеп йөртеп җибәргәннәр.

– Син ялгышмыйсыңмы?

– Ялгышмыйм. Мин сәгатьне махсус бормыйча тордым. Иртәнгә ул бер минутка соңга калып туктады, чөнки боруы бетте. Мин әле тагын бер нәтиҗәгә килдем, – диде Азат. – Мин кайтып төшкәндә сәгать дөрес вакытны күрсәткән булгач, тентүне кичә төнлә, инде иртәнгә таба гына ясаганнар булып чыга. Югыйсә Чиләбе сәгате сизелерлек артка калган булыр иде, шулай бит?

Азатның фикере белән килешмичә мөмкин түгел иде.

Кем? Нинди максат белән? Азат белән икәүләшеп берсе берсеннән хыялыйрак фаразлар корып баш ватарга тотындык.

Иң беренче фараз, әлбәттә, бу тентүне органнарга япсару иде. Органнарның Азатның эчке дөньясы белән кызыксынуы – табигый хәл. Атна авылына кайтып йөрүләре дә аларга мәгълүмдер, күрәсең. Болгарга мөстәкыйль экскурсиягә чыгып китүе дә иминлек саклау органнарында шик тудырырга мөмкин, чөнки шпиономания чире безгә ана сөте белән кергән. Рәсми пропаганда ничәмә-ничә ел буе һәммәбездән Карацупалар ясарга тырышты һәм күбәүләрдән ясады да. Ерак Көнчыгышта старшина Әсгать Җиһаншин һәм берничә матрос давыл вакытында баржалары белән юкка чыккач, иң беренче эш итеп аларны ачык океанда ярсу дулкыннар арасыннан ныклап эзлисе һәм коткарасы урында Идел буена, Җиһаншинның әти-әнисе өенә килеп казына башлаганнар иде. Ярый әле, кырык тугыз көннән соң ачтан үләр дәрәҗәгә җиткән тәҗрибәсез, яшь диңгезчеләрне американнар коткарып калды.

Яки менә Горький шәһәренә сөрелгән академик Сахаров. Үзе берәр яры чыгып китү белән, аның өендә тентү үткәреп, язмаларын оятсыз рәвештә алып китә торган булганнар. Боларны без «радиоавазлар» дан ишетеп белә идек.

Ишек ачкычы Галия ханымда гына булгач, шик аңарга да төшә. Һәрхәлдә, йозакның Галия ханымдагы ачкыч белән ачылган булуы ихтимал. Бәлки, ул аны урлаткандыр? Яисә үз кулы белән тапшыргандыр? Кемгә?

Мин хәтта шофёр Акулов вариантын да исәптән чыгармадым. Бу бәндә, үч итеп, Азат фатирында компромат эзләргә мөмкинме-юкмы? Ул бит моның өчен кеше дә яллый ала.

Янә килеп, Азат Сәйдәшевне Көнбатыш Германиядән буш кул белән кайтмагандыр, өлешкә керсәк тә гөнаһ булмас дип уйлаучылар табылырга бик мөмкин. Аның пөхтә һәм безнең халык карашынча купшы киенүе, хәтта иңенә аскан биш-алты молнияле сумкасы да күзне кызыктыра ич. Ул чагында каракны беренче чиратта алтын әйберләр һәм акча кызыксындырырга тиеш. Ләкин мондый карак сәгать эчен актарып маташырмы? Нигә маташмасын? Әгәр вакыты җитәрлек икәнен белсә, иркенләп, ашыкмый-кабаланмый эзләячәк ул. Әйтик, төн уртасына кадәр фатирда кеше юклыгын күзәтеп торсалар, төнге уникедән соң хуҗаның кайтып керү ихтималы юк чамасында.

Күршеләр кем? Ниндирәк кешеләр? Моны Азат тәгаен генә әйтә алмады. Ул беренче каттагы ике күршесен генә якыннан белә, йомыш белән кергәннәре бар. Берсе мөлаем елмаючан керәшен хатыны, подъездны Азат чираты булганда да юып чыгара икән. Янәшәдәге ике бүлмәле фатирда пенсиядәге укытучылар – карт белән карчык яши. Урамга чыксалар, култыклашып түгел, җитәкләшеп йөриләр. Йөрәкләргә сагыш өсти торган борынгы эчкерсезлек, самимилек, гаделлек өлгеләре. Педагогларны бөтен квартал белә, бу аерылмас парга һәркем әллә кайдан сәлам бирә…

Без, ике һәвәскәр «детектив», ышанычлы нәтиҗәгә килә алмадык алуын, ләкин каракның гади бер мужик түгеллеге, ифрат сак, үзенчә пөхтә һәм зыялы булуы шиксез иде. Ә сәгатьне артык дөресләп куюга килгәндә, бер генә адәм баласы да хатадан хали түгел. Күрәсең, мондый «эштә» тырышлыкның да чиге булса әйбәттер. Шуңа күрә эшләребез тәмам көрчеккә терәлде дип әйтмәс идем.

Галия ханым кайткач, Азат кайбер нәрсәләрне ачыкларга тиеш булачак. Ә хәзергә ул берни булмагандай эш итәргә, шау-шу кубармаска, үзенең планы буенча Татарстан табигатен сәйран кылып йөрергә тиеш. Ике кешелек киңәшмәнең карары шундый булды.

* * *

Азат булып киткәннән соң, бер атна узды. Минем күңел тыныч түгел иде. Аңардан көн саен хәбәр көттем. Әмма юкка гына.

Көн уртасында якындагы кибеттән, гадәттәгечә, бер кап эремчек һәм каймак алып кайтып килешем. Мин, ярты юлны узгач, ишегалдындагы балалар мәйданчыгында утырып ял итәргә күнеккәнмен. Кайчагында бала-чага кайнашканны күзәтү, хәтта сабыйлар чыр-чуын тыңлап утыру да күңелле. Кайбер көнне, сулыш китереп кыскан булса, ярты сәдәп теофедрин даруын да мин шушында кабам.

Ике бетон бүкәнгә беләк юанлыгы агач рейкалар беркетеп мәңгелеккә диебрәк ясалган эскәмиям бүген буш түгел, аның уртасында утыз биш-кырык яшьләрдәге, каралҗым күзлекле ир кеше хуҗа булып утыра иде. Ул кыска җиңле күлмәктән, бер кырыена яшькелт плащын төреп куйган. Шоп-шома итеп кырынган, чәчләрен әллә майлап тараган, әллә лак белән катырган көяз бәндә. Мин утыргычның икенче башыннан урын алдым да бизәкле полиэтилен сумкамны ике арага куйдым. Бу кеше кымшанып та карамады, ләкин мин аның күзлек пыялалары артына поскан кысык күзләренең чәнчеп-чәнчеп, үтәли тишәрдәй булып караганлыгын бөтен тәнем белән тойдым. Шуңа күрә аның:

– Исәнмесез, Илдар Хәлилович, – дип эндәшүе дә артык исемне китәрмәде.

– Гафу, мин сезне танып җиткермим… – дидем.

– Без таныш түгел, Илдар Хәлилович. Мине комитеттан дип кабул итегез.

Һәм ул, әллә кай төшеннән таныклык кенәгәсен чыгарып, фокусчы Акопян кебек, сыңар кулы белән генә аны ачып, бер мизгелгә күрсәтеп тә алды. Мин, әлбәттә, моның фамилиясен дә укырга өлгермәдем.

Ачуым килде. Соня Татаркинаны искә төшердем дә:

– Ни йомыш, Дзержинский? – дидем.

– Ишембаев, – диде бу, югалып калмастан.

– Шуннан?

– Сез артык кызмасагыз иде… Турысын әйтәм: безне Азат Сәйдәшев кызыксындыра. Без аңа фәкать яхшылык кына телибез, хәвеф-хәтәрдән саклыйбыз, Илдар Хәлилович. Аңлавыбызча, ул – сезнең якын танышыгыз. Соңгы көннәрдә без Сәйдәшевне күздән җуйдык. Сезгә аның кайдалыгы билгелеме? Гомумән, Сәйдәшев турында информация бирсәгез иде.

Башыма нәрсәдер китереп органдай булды.

Мин, өнсез калып, ни әйтергә белмичәрәк, телемне авыз эчендә әвәләдем. Аннары гына, Ишембаевның импортный күзлегенә карап:

– Ә мин сезне әйбәтләп кенә… фәлән җиргә озатсам? – дидем.

Юк, ул ятсынмады, күзен яшермәде, чөнки вазифасы һәм тәрбиясе буенча ук андыйлардан түгел иде.

– Озатып карагыз… – дип, тешен күрсәтеп маташты.

Һәм мин аны тозлап-борычлап озаттым. Авыз пычратмас өчен, урысчалап. Пар чыгару өчен. Кинәт күтәрелгән кан басымын киметеп булмасмы дип.

Мин аны торып китәр бу дип көткән идем. Юкка гына. Шуңа күрә үзем кузгалдым. Малай чаклардагы кебек, сынау тәртибендә кулымны кисәк генә күтәргән идем, Ишембаев күзләрен ирексездән йомды һәм башын читкәрәк алды.

Аның чалшайган җимерек чыраен күргәч, миңа гаҗәеп күңелле булып китте һәм мин бәләкәй Робертның поездда Сәйдәшевләрне рәнҗеткән төрмәче агайлар чигенгәч нигә елмайганын аңладым. Шул сабый да аларның, асылда, куркак икәнлегенә төшенгән… Чөнки алар төптә үзләренең имансыз эш белән шөгыльләнүләрен тоялар һәм җаваплылыктан, халык хөкеменнән куркалар.

Ләкин безнең тамаша моның белән генә бетмәде әле.

Эскәмия артындагы куак арасында «өч борынга» кереп утыручылар булган икән. Аннан кәефләнеп кенә безнең кооператив йортның слесаре Рафик һәм тагын ике «колхозчы» килеп чыктылар. Күрәсең, теге «сөйкемле» сүзләрне мин кычкырыбрак әйтеп ташлаганмындыр, Рафик элдереп алды:

– Нәрсә, дәү абый, әбижәйт итәме әллә? – дип сорады да Ишембаевка таба борылды. – Син нәрсә безнең йортныкыларга бәйләнәсең? – диде һәм шундук: – Бассейнга манчып чыгарыйкмы әллә үзен, дәү абый? – дип, миннән рөхсәт сорады.

Мин яхшук кызмача слесарьны тынычландырырга ашыктым:

– Юк, юк, – дидем. – Без бит болай гына… дусларча… Бөтенесе нормально.

– Дусларча булса ярар. Мать якасына. Ну шулай да бу гастролёрны мин кичә дә шушында абайлаган идем, – диде Рафик, муен артын кашып, һәм: – Фатир басарга йөрми микән, паразит? – дип шаркылдап көлеп җибәрде.

Рафикның шешәдәш дусларыннан берсе:

– Йөриләр шунда… Аннары безнең кәлүшләр югала, – дип мыгырданган булды.

Бу кадәр күп санлы тупас көчкә каршы тора алмаячагын аңлап, Ишембаев торып китү җаен карады.

«Ике – ноль» дидем мин эчтән генә һәм Ишембаевның ирексездән бөкшәя төшкән һәм шундук егетлеген җуйган гәүдәсен күзәтеп калдым.

Спорт исәбендә нык ялгышу белән ялгышканмын. Кичкә таба минем кан басымы күтәрелеп, гипертония кризы башланды, иртәгесен врач чакырырга туры килде, һәм мин өч көн караватта, өч мендәргә аркамны куеп, ярым ятып, ярым утырып торырга мәҗбүр булдым.

Көн үткән саен, исәп Ишембаевлар файдасына үзгәрде, чөнки Азат Сәйдәшевтән хәбәр-хәтер юк иде. Аягыма басу белән, мин Яшел Үзәнгә чыгып киттем.


Яшел Үзән – тын һәм тыныч шәһәр. Исеме җисеменә туры килә – ул яшеллеккә күмелеп утыра. Дөрес, шәһәрнең төп өлеше хәзер үзән җирдә түгел, тау башында. Монда Оргсинтезның кызгылт төтене дә, Волжск шәһәренең кәгазь комбинаты исләре дә килеп җитми, шуңа яфраклар да үз вакытында саргаеп, үз вакытында коела, чыршы-нарат инәләре дә озын гомерле. Кояш якка караган тау битләвендә бакчалар, андагы түтәлләр баскыч-баскыч итеп, террасалап эшләнгән. Алмагачлар һәм чия чәчәк атканда, тау битләвенә кабат ап-ак кыш әйләнеп кайткандай була.

Советлар Союзы чорында Иосип Броз Титоны һәм кайбер башка чит ил коммунистларын Сталин бабаң шушы шәһәрдә тоткан, диләр. Мәҗбүри кунаклар өчен бик әйбәт урын. Соңыннан, кирәге чыкканда, «Юк, ул сөрген түгел иде, ял итү зонасы иде» дип тә боргаларга була. Чакырып китерим дисәң, Мәскәүгә бер көнлек юл. Уйланган саен, Иосиф Сталинның коточкыч сак һәм хәйләкәр булуына таң каласың. Ул, – чыннан да, гигант. Шайтани хәйлә һәм мәкер гиганты. Ә бу тымызык шәһәрдә Берияләр, иминлек саклау өчен, тиешле системалар һәм аулар корып калдырганнардыр…

Азат яши торган йорт ишегалдында мине колак ияләнмәгән тынлык каршылады. Иртәрәк булганга, балалар күренми. Уйный торган комлыкларында кичә онытылып калган кечкенә соскы аунап ята. Шунда ук бер тәгәрмәчен җуйган уенчык йөк машинасы. Аңа түбәләмә ком төялгән, ул бүген үк рейска чыгып китәргә әзер.

Беренче подъезд төбендә генә җан иясе очраттым. Бик бәләкәй ала көчек иде ул. Аклы-каралы йомгак шикелле тәгәрәп аяк очыма килде, шыңшый-шыңшый, туфли башын ялап алды. Аны ничек кирәк алай аралап ишекне ачтым да, маэмай ялгыш кысылмасын өчен, сакланып кына яптым.

Кояштан кергәч, ярым караңгыга күз ияләшкәнен көтеп тордым. Азатның фатиры сул яктагы өченче ишек. Бу ишекнең йозак турысына управдом пичәте сугылган кул яссуы кадәр кәгазь ябыштырылган иде. Кәгазьне күргәч, артка чигенеп, баскыч култыксасына таяндым.

Шулвакыт урта ишектә ачкыч борылганы ишетелде. Сискәнеп шунда карадым. Ишектә башына борынгыча итеп чуар яулык бәйләгән хатын күренде.

– Сез… кемгә? – дип сорады ул әкрен генә.

– Сәйдәшевкә… Ни булды монда? Ишеге нигә пичәтле?

Яулыклы хатын, имән бармагы белән ишарәләп, мине үз янынарак чакырды.

– Сез Илдар исемлеме?

– Әйе.

Хатын як-ягына каранып алды һәм, ишеген каерыбрак ачып:

– Үтегез, – дип пышылдады.

Кухняга үттек. Хуҗа хатын миңа урын тәкъдим итте һәм, каршыма килеп утыргач кына, мин куркып көткән авыр хәбәрне әйтте:

– Азат Назипович вафат булды, – диде. – Өч көн элек… Йөрәктән, диделәр. Мәрхүм каяндыр авыр рюкзак күтәреп кайткан иде ул көнне, ләкин бер дә авыру төсле күренмәде башта… Гафу итегез, мин Катерина булам, Васильевна. Үзебезчә Кәтернә була инде.

– Екатерина Васильевна… Зинһар, барын да сөйләгез. Кайчан җирләделәр? Кайда?

– Туктагыз, мин тәртибе белән сөйлим… Азат Назиповичның кайтканын мин менә шушы тәрәзәдән күрдем. Керәшенчәләп эремчек пилмәне пешереп йөри идем. Бер ярты сәгатьтән ишеген шакыдым. Тәлинкә белән пилмән керттем, юлдан ачыгып кайткандыр, мәйтәм… Ә, әйтергә онытканмын, Азат Назипович бер ятим көчек ияртеп кайткан икән бит әле. Көчеге коридорында чәй тәлинкәсеннән сөт эчеп азаплана иде… Аннары, койрык димәсәң хәтере калырлык кәкришкәсен болгый-болгый, яныбызга килде.

Екатерина Васильевнаның тәфсилләп сөйләвенә караганда, ул чыгып киткәч, озак та үтми, күршесенә элек тә күренгәләгән бер чибәр ханым килә. Ләкин бу юлы аның өй җыештырып, тузан суыргыч жуылдатып йөргәне ишетелми, кичкә таба ханым кәефсез генә китеп бара. Бу вакытта инде Екатерина Васильевналар, күрше-күләннәр белән гәп сатып, подъезд төбендәге эскәмиядә утырганнар.

Телевизорда «Время» программасы барган чагында, Азат Сәйдәшев Екатерина Васильевнага үзе керә. Берочтан, рәхмәт әйтеп, тәлинкәсен дә калдыра. Ләкин керүенең сәбәбе башкада була: аның чыраенда кан әсәре калмаган кебек тоела, үзе, ничектер, төртелә-төртелә генә, авыр сөйләшә.

– Мин аңа валерианка эчердем, хәле бераз җиңеләйде шикелле, – диде күршесе.

Менә шунда Азат минем хакта сүз кузгата:

– Дөньяны белмәссең, – ди. – Әгәр минем белән бер-бер хәл булса, менә шушы әйберләрне Илдар Хәлилович исемле кешегә тапшыра күрегез, – дип үтенә.

Азат күрше хатында фотоаппаратын һәм төшергән җиде кассетасын, аннары ике калын альбомда эскизларын калдырган булып чыкты.

– Монда сәнгать әйберләреннән башка нәрсә юк – бер дә шикләнмәгез, – ди Азат. – Ләкин шулай да аларны башка һичкемгә бирмәгез, хәтта сораучы булса да әйтмәгез. Ярыймы?

– Борчылмагыз, күрше, – ди Екатерина Васильевна. – Алла боерса, иртәгә үк үзегез кереп кире алып чыгарсыз әле… Шулай да… Илдар дигән кешене мин ничек табармын соң?

– Ул үзе табар, – ди Азат.

Екатерина Васильевна, сүзне күңеллерәк якка борырга тырышып:

– Көчегегез бик матур… Яхшы токымнанмы әллә? – дип сорый.

– Анысын белмим… Акыллы токымнан, – дип кенә җавап бирә Азат, елмая төшеп.

Чыгып барышлый, ишек янына җиткәч, Азат, үзалдына әйткәндәй, бик арыган тавыш белән:

– Ул гаепле түгел… Аны мәҗбүр иткәннәр, – дип куя.

Монысын Екатерина Васильевна аңламый.

Иртәгесен Азат фатирының ишеге артында көчекнең өзгәләнеп шыңшуын ишеткәч, күршеләр ишекне шакып карыйлар. Ни гаҗәп, ишек ачык булып чыга, димәк, Азат аны бикләп маташуны кирәксенми.

Ул диванында утырган килеш йокыга тала…

Екатерина Васильевна моннан соң булган хәлләр, врач чакыру, милиция килүе, төрле кәгазьләр тутырып үлем фактын рәсмиләштерүләре һәм башка дөньяви мәшәкатьләр турында да тәфсилләп сөйләде.

Ә җирләвен кичә генә җирләгәннәр икән. Башта кайсыдыр авылга алып китеп күмү турында сөйләнсәләр дә, соңыннан махсус рөхсәт белән шәһәрнең иске зиратында иң эчкәреге бер почмакта урын тапканнар. Монысы артыннан, имештер, Азатның таныш хатыны бик каты йөргән. Ә алар Азат Сәйдәшев белән загска гариза да биреп куйган булганнар икән…


Мин ишегалдына чыктым. Дөнья иркен, ләкин шушы күз камаштыргыч якты дөньяда минем өчен Азат Сәйдәшев юк инде хәзер. Бу дөньяда аңа урын табылмады. Бу дөньядан ул бер генә хыялын да тормышка ашыра алмыйча китте.

Ишегалдына җан керә башлаган, комлык тирәсендә берничә сабый мәш килә. Баягы уенчык машина, тагын бер тәгәрмәчен югалтса да, выж-выж итеп ком ташуында. Ала көчек тә «үз ишләре» арасында сыеныр урын тапкан, ләкин, ишек ачылгач та, минем тарафка күтәрелеп карады.

– Музгарка! Музгарка, кил монда! – дип дәштем мин.

Һәм ялгышмадым. Маэмай, колакларын шомрайтып, томырылып яныма килеп җитте. Мин аны күтәреп алдым.

Музгарканы Азат Сәйдәшев җәсәде үзенә мәңгелек түшәк тапкан Яшел Үзән зиратына да күтәреп алып кердем. Мин кырыйларына кәс тезгән яңа кабер янында басып торганда, Музгаркамның тыны да чыкмады, әйтерсең лә ул да бу мизгелнең мөһимлеген аңлый иде.

Кабер өстенә замани символ – йолдызлы ай беркетелгән тимер пирамида утыртылып, аңа өч венок сөяп куелган: берсе – автобаза администрациясе, профсоюз һәм хезмәт коллективы исеменнән, икенчесе – Азатның күршеләреннән, ә өченчесенең кара тасмасына кыска гына итеп «Кадерле кешемә» дип язылган иде.

* * *

Азатның кинәт вафат булуы бөтен тормыш тәртибемне, яшәү фәлсәфәмне, тоткан мәсләгемне какшатты, – гомумән, мине тәмам үзгәртте сыман. Ә бит мин үземне инде калыплашкан, «буыннары каткан» бер шәхес дип саный идем…

Шулай да егылмыйча калдым, чөнки миңа, чынлыкта Сәйдәшевнең бердәнбер варисы буларак, гамәли эшләр башкарырга кирәк иде: шул көнне үк мәрмәр вагыннан катырып ясалган ташка, аннары кабер тирәсен әйләндереп алу өчен юан чылбыр белән дүрт тимер баганага заказ бирдем. Алар бер айдан әзер булырга тиеш иде. Һәйкәлташ куярга рөхсәт алу, аны илтеп урнаштыру кебек эшләрдә мин автобаза администрациясенә, беренче нәүбәттә Азат сөйләве буенча җылы тәэсир калдырган кадрлар бүлеге мөдиренә исәп тоттым һәм шушы атнада ук кабат Яшел Үзәннән әйләнеп кайтырга дип планлаштырып куйдым.

Азатның яңа кассеталарын да эшкәртергә бирдем. Исәбем аның фоторәсемнәреннән берничә альбом төзү иде, чөнки әүвәлгеләреннән күренгәнчә, туган илен сагынып кайткан сәнгатькяр Азат Сәйдәшевнең күзе табигатьтәге без инде күрми башлаган гүзәллекләрне дә тотып ала иде.

Музгаркага олы бүлмәмдә бер почмак әзерләп, аны тәрбияләргә керештем, билгеле бер вакытларда тышка алып чыгып, йомышларын шунда үтәргә өйрәтә башладым. Моның өчен белгечләр, эт асраучылар белән киңәшергә, төрле белешмәләр актарырга да туры килде. Минем тәрбиям башлыча хуплауга һәм бүләкләүгә, – асылда, йомшаклыкка нигезләнгән булганга, эшем әкрен барды, ләкин мин барыбер Музгаркага, ул ничек кенә ялгышмасын, җәза бирү ысулын кулланмадым, кул яга, тавыш күтәрә алмадым.

Менә шушындый көндәлек бурычлар һәм мәҗбүри мәшәкатьләр мине авыр уйлардан йолып калдылар шикелле.

Икенче кичне мин Азат калдырган эскиз дәфтәрен һәм аерым битләр салынган папканы алып актара башладым. Папка эченнән Азатның сәнгать академиясен уңышлы тәмамлавын раслаган диплом һәм сигезгә бөкләнгән бер игъланнамә килеп чыкты. Кадәри хәл аңлаганымча, немец телендәге бу игълан Азат Сәйдәшев – Отто Клейн дигән рәссамның персональ күргәзмәсе турында һәм датасы да бик ерак түгел – аның моннан ике ел ярымнар элек кенә булганлыгын хәбәр итә иде.

Әйе, Азатның миңа сөйләп бетермәгән, ләкин сөйләячәк нәрсәләре әле байтак калгандыр, күрәсең.

Менә Азатның ватмандагы акварельләре һәм карандаш-каләм белән төшергән рәсемнәре, эскизлары. (Кәгазьне дә, буяуларны да ул ФРГдан ук алып кайткан дип уйлыйм.)


Калай түбәле озын бүрәнә йорт. Мин аңарда Атна авылында без торган өйне таныдым. Азат ишек төбендәге баскычларны да хәтерли, ничә басмалы икәнен дә онытмаган икән. (Бу баскычлар астында без откан шәмәйләребезне саклый идек. Беркөнне безнең баскыч асты бушап калса, икенче көнне Азатлар шәмәйгә тәмам ярлылана торганнар иде.)

Икенче рәсемдә кулларына кәшәкә тоткан биш-алты малай сурәтләнгән. Аларның берсе миндер, мөгаен. Менә бусы, чандыррагы. Ә бу түгәрәк чырайлысы кем икән? Банк мөдире малае Руфка ич. Хәзер прокуратурада эшли бугай. Рәсемдә Азат юк.

Менә ике бәләкәй малай җитәкләшеп тора. Айдар белән Робертны күргәч, йөрәгем сыза башлады.

Идел аркылы салынган тимер челтәрле күпер. Кайчандыр моннан өч бала – Сәйдәшевләр – поезд белән үткән. Күперне Азат тау башыннан төшергән.

Менә Васильево шәһәрчегенең хәзерге вокзалы. Монда бүген киң ябалдашлы тупыллар да, чуман-чуман карга оялары да юк инде… XX гасыр башында тактадан укмаштырган ямьшек вокзал урынына XX гасыр ахырына хас шундый ук шыксыз пыяла-бетон.

Рәсемнәр арасында игътибарымны авыл юлында туктаган цистерналы машина җәлеп итте. Шундый ачык, якты, җылы һәм күңелле төсләр. Сөт ташучы машина. Шоферы, уң як ишеген ачып, танышынамы, әллә хәзер генә төшкән пассажирынамы елмаеп кул изи, саубуллаша… Шундый мөлаем чырайлы, миһербанлы шофёр…

«Их, Азат, – дидем мин, рәсемне күрүгә, – адәми шайтаннар нәселеннән булган теге шофёрны шушылай матур итеп сурәтләгәнсең. Явызлыкның аргы ягына чыккан бәндәдән чын яхшылыклы кеше ясагансың. Хәер, болар бит синең хыялларың…»

Без барыбыз да менә шундый «социалистик реалистлар» инде, чөнки алдавыч табигать безгә кичәге чынбарлыкны аллы-гөлле итеп күрсәтә торган күзлек кидерә. Кичәге көн матуррак, әлбәттә, чөнки без яшьрәк булганбыз, чибәр булганбыз һәм офыкларыбыз очсыз-кырыйсыз сыман тоелган.


Мүкләк сыер янында басып торган бу малай Атнадагы Фәриттер инде. Менә аның ачык, көләч йөзе кемне дә ышандыра. Аның елмаюы алдамый.

Папкадагы иң соңгы биттә мин йөгрек каләм төшергән хатын-кыз сурәтен күрдем. Юк, Азат аның йөзен ачмаган, матур иякле ак овал гына калдырган. Кем ул? Түбәндәрәк – озын толымнарын алга ташлаган кыз бала сурәте… Бусы кемгә ишарә? Әлбәттә, Ганҗәгә – Азатның тәүге мәхәббәтенә.

Азатның калын блокнотын мин профессор фон Клейн дәфтәренең дәвамы сыман кабул иттем, чөнки монда Азат та үзенә ошаган яки үзен сискәндергән хикмәтле сүзләрне язып барган… Шушында ук кайбер көндәлек вакыйгаларны да теркәгән, үзенең уй-фикерләрен кәгазьгә ышанып тапшырган. Аның блокноты Ишембаевлар кулына кермәве ничек әйбәт.

Блокноттагы кайбер юлларны сезгә дә тәкъдим итәм.

«ХIХ гасыр ахырында Тютчев: «Мөмкин түгел Россияне аңлау гакыл белән, Гомум аршын белән үлчәү мөмкин түгел», – дип күкрәк суга. «Мондый илгә ышанырга ярыймы соң, Тютчев? Аңа таянырга ярыймы?» – диясе килә бу искиткеч нәфис шагыйрьгә. Ә бүгенге «совоклар» дан: «Мондый илең белән мактанып буламы соң, бичаралар?» – дип сорыйсы килә. Хәер, мин сезнең авыздан «Туган илдән туйган ил яхшы» дигән яман сүзне дә ишеттем… Тамак туйган ил дә туйдыра икәнен мин бик яхшы беләм. Александр Пушкин: «Миңа рәхәт булган җирдә – минем Ватаным», – дип әйткән, имеш. Олуг шагыйрьнең – олуг хатасы бу. Мин моны Пушкинның беркайчан да (!) туган иле чикләрен атлап чыкмаган булуы белән генә аңлатам.

ХХ гасыр башында Андрей Белый да:

Юк бул күздән,

Югал, и Россия,

Россиям минем! —


дип юкка гына сызланмагандыр, гамьсез Россияне аңлый алмый гаҗиз булганга әйткәндер».

«СССР – нәкъ театр сәхнәсе шикелле, монда чынбарлык хыялый күренешләр белән буталып беткән, большевистик сценарий буенча уза торган мәҗбүри тамашада уены-чыны бергә, монда икейөзлелек эчкерсез иман белән, чеп-чи ялган чын тугрылык белән кара катыш, монда уенчык хәнҗәр дә йөрәкне яралый…»


«Безнең галимнәребезгә гап-гади укымышлылык җитми».

«Хезмәт кешене барлыкка китергән дә аннары аңардан янә хайван ясаган…» Яки «Кешене хезмәт тудырган һәм калган эшне аракыга тапшырган». (Азат Сәйдәшев профессор Клейн белән бәхәскә керә иде шикелле.)

«Бәдән ачлыгы бер нәрсә, ә менә фикер ачлыгы… Анысы СССРда беркайчан да өзелеп тормаган, цензура тамыр җәя барган саен, елдан-ел көчәйгән генә. Нәтиҗәдә чынлап та яңа тип кеше – «совет кешесе» – партия карарларын «Ура!» кычкырып бердәм хуплый торган һәм үзенең наданлыгыннан, хәбәрдарсызлыгыннан, зәгыйфьлегеннән, ихтыярсызлыгыннан хурланып, үз-үзенә ачу итеп аракы чөмерүче, тозлап-борычлап сүгенүдән һәм хатынын табалаудан тәм табучы икейөзле, ике стандартлы мескенчәк бәндәләр (Homo sovjeticus яки, теленә шайтан төкергән бер эстрада җырчысы әйтмешли, «совоклар») барлыкка килгән. Һәм бу чир тиз генә үтмәс шикелле. Моның өчен өч-дүрт буынның дөнья кичүе кирәк».

«Совок» ны коммунистлар «тискәре селекция» ярдәмендә барлыкка китергәннәр. Кайчандыр селекционерлар көтүдә кып-кыска, аеры аяклы сарык бәрәннәре тугач, шуларны кушылдыру юлы белән, тәбәнәк кенә киртәне дә сикереп үтә алмый, ягъни кача алмый торган яңа токым сарык чыгарганнар. Совок менә шундый аңгыра сарык инде. Бичара мутант!»

«Радиотапшыруларны томалау китапларны утка ягуга тиң. Моны беренчеләрдән булып Һитлер эшләгән, аннары сугыштан соң «Америка авазы», «Азатлык» һ.б. Көнбатыш радиостанцияләренең «авызын томалау» эшенә сталинчылар алына. Ә китапны утка ягу фикере б.э.к. 213 елда ук борынгы Кытай императоры Цинь Шихуандиның киңәшчесе Ли Сы дигән кешенең башына килгән, имеш. Ул бу идеясен үзе үк тормышка ашырган һәм берочтан фикри дошманнарын тереләй җиргә күмәргә боерган. СССРда күпме китап юк ителгәнен исәпләп чыгарып буламы икән?»

«Тереза ана, Альберт Швейцер, академик Сахаров, Сергей Ковалёв кебек изге кешеләр – абсолют вөҗдан ияләре дә яши дөньяда. Аз алар, бармак белән генә санарлык, әмма бөтен Җир планетасын әкияти филләр дә, кит балыгы да, үгез дә түгел, шушы чандыр Сахаровлар үз җилкәләрендә күтәреп торалар. Калган бәндәләр – әзергә бәзерләр генә. Алай гына да түгел, алар Сахаровларны таптап китәргә дә күп сорамыйлар, аннары, рухияти һәм матди бөлгенлеккә төшкәч, әле кичә генә үзләре көлгән, мәсхәрә иткән, рәнҗеткән кешеләргә табына башлыйлар. Бу табынуга да ышанмыйм мин, чөнки кешене аллалаштыру һәрвакыт фаҗига белән тәмамлана».

«Үзеннән көлә белмәгән халык хөр халык түгел».

«Җинаять кодексында үлем җәзасы каралган икән, димәк, үтерергә ярый».

«Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән бу көяз бәндәнең шигыреннән илһам исе түгел, тир исе килә. Шигырьләре тимербетоннан катырган… Ул бит Тукай бүләгенең дәрәҗәсен төшерәчәк! «Шигырьне алай язмыйлар, – үпкәләмә, Думави!» дигән булыр иде аңа Габдулла Тукай».

Мин Азатны Тукай клубындагы «Әдәби ел йомгаклары» җыелышына алып баргач, ул президиумда утырган бер чиновник шагыйрьнең тәнәфес вакытында арткы бүлмәдә нәкъ театраль Ленин позасына басып, бер кулын кесәсенә тыгып торганын күргән. Тройкадан (ягъни костюм эченнән жилет кигән), сакалы белән кепкасы гына җитми… Аннары броневигы… Шуннан соң Азат киләчәктә барыбер лауреат булачак бу шагыйрьнең иҗат җимешләрен караштырып чыккан иде.

«Жан Кокто: «Шагыйрьнең тормышы вафатыннан соң башлана».

«Гаҗәп, «халыкчанлык, халыкчанлык» дип авыз суы корыталар, чынлыкта исә әдәбиятка кара халыкчанлык түгел (анысы артыгы белән җиткән), бәлки аристократизм җитми. Бу юнәлеш Фатих Әмирханда булган, Гаяз Исхакыйда да булган, Дәрдемәндтә булган. Аристократизмның соңгы чаткыларын без яшь Шәриф Камалда, хәтта яшь Ибраhимовта күрәбез. Ул беркадәр Әмирхан Еникидә дәвам итә кебек…»

«Картаймыш көнендә кешенең сәнгатьчә фикерләве йомшый, зәгыйфьләнә. Лев Толстой гомере кичендә: «Әдәби әйберне булдыра алмыйм, уенчык белән уйный алмаган шикелле», – дигән. Шундый ук фикерне Чарлз Дарвинда да очратабыз. Ә бит алар – фикер гигантлары!»

«Сүзлек актарып утырам. Чыпчык, чәүкә, күгәрчен, карлыгач, карга, кәккүк, керәшә, сыерчык, акчарлак, карчыга, лачын, сандугач, челән, чомга, чумгалак, чүрәкәй, каз, үрдәк, тавык, чәберчек, чукыр, чуллык, козгын, шоңкар, ябалак, саескан, тукран, аккош, каракош… – болар барысы да гадәти кош исемнәре. Аларда «ч» һәм «к» авазлары артык еш очрый сыман тоелды миңа. Беләсе иде, тел тарихчылары бу хакта ни уйлый икән? Бу атамаларда «очу» сүзенең «ч» авазы эләгеп калмадымы икән? Ә «к» авазында?»

«Боларны Нурихан Фәттахка әйтәсе булыр, үзенең йөгәнсез хыял тулпарын чыбыркылап, чыгарсын бер-бер нәтиҗә» дип уйлап куйдым. Гомумән, татарда да, Велемир Хлебников кебек, сүзне һәм авазларны хисаби яктан үлчи ала торган хыялый бер даһи туса иде! Ә бәлки, без шундый хыялый даһиебызны күрми калганбыздыр? Сигизмунд Кржижановскийны хәзер кем белә? Ә бит чын әдәбиятчылар аны «прозеванный гений» диләр. Азат Сәйдәшевләр шундый генийлар токымыннан дим мин.

«Социалистик реализмның бишек җырына каршы реаль социализм казыган бихисап исемсез каберләрдән ку сөякләр: «Долой!» – дип пышылдыйлар. Ишетмисезмени?»

«А. И. Герцен: «…һәм социализм, үзенең барлык фазаларында хәттин ашып, адәм көлкесе булганчы тәрәккый итәчәк тә, шулчагында аз санлы баһадирлар янә: «Долой!» – дип сөрән салачаклар».

«М. А. Бакунин: «Кичәге көрәшчеләр, хакимиятне үз кулларына алгач, максудларын түгел, уртак эшләрен дә түгел, бәлки үзләренең төшемле урыннарын саклый башлаячаклар».

«Н. П. Огарев: «Җәмгыятькә карата шәхеснең тоткан урынын билгеләүгә без нинди юл белән ирешербез соң? Ә моңардан башка безгә алга бару бик кыен булачак, моңардан башка безнең буталып калып, хөррият дигән нәрсәне җуеп, шәхесне җәмгыятьтә, коллективта (моны социализм дип атасак та була) харап итүебез һәм уенчык парламентларга, сайлау хокукларына төренгән әлеге дә баягы золымга кире кайтып, яңадан кадими тәртипләрне кабатлый башлавыбыз мөмкин».

«Социализм таңында ук фикер ияләре кисәткән нәрсәләр СССРда бөтен тулылыгы белән тормышка ашкан. Мин шәһәр китапханәсендә Герценның утыз томлыгыннан (әсәрләренең тулы җыелмасы!) күпме эзләсәм дә, әлеге сүзләрен таба алмадым, чөнки аларны кыскартып басканнар».

«Завод-фабрика хуҗаларын һәм эре җирбиләүчеләрне экспроприацияләгәч, аннары гади халыкны, крестьянны, мәчет-чиркәүләрне, музейларны талаганнан соң, совет системасы табигатьне талау һәм агулау хисабына, ягъни киләчәк буыннар өлешенә кереп яшәгән булып чыкты».

«Сталин алты-җиде тапкыр сөргеннән качкан, һәм һәр-вакыт сәфәре ифрат уңышлы чыккан. Бу качышлы уенны патша охранкасы үзе оештырган дигән фикер дә бар, дөрес, моны расларлык документлар табылмаган. Иосиф Джугашвили үзенә әзме-күпме кагылышы булган барлык материалларны, архив-музейлардан чүпләтеп, ахырда юк иткән, эзен яшергән, диләр. Германиядән Франциягә товар ташыганда, мин машинама өлкән яшьтәге бер туристны утырткан идем. Ул Россиядән киткән беренче эмиграция вәкиле булып чыкты. Сөйләшә торгач, яңа танышым Сталинның «психологик портреты» на нисбәтән үз версиясен тәкъдим итте. Тайга аша берьялгызың үтү мөмкин түгел. Димәк, революционер «Кобо» берүзе генә качмаган, берәр кулдаш ияртеп кача торган булган. Аның юлдашы революционер булган булса, бу хакта бер-бер истәлек калыр иде, хәлбуки истәлекләр юк. Димәк, ул үзенә ярдәмчеләрне шундагы криминаль мохиттән, уголовниклар арасыннан эзләгән. Билгеле булганча, тайга аша үткәндә, ачтан үлмәс өчен, тәҗрибәле бандит үзе белән «тере» консерва яки, үзләре әйткәнчә, «бозау» ияртә торган булган. Ул беркатлы, наданрак һәм күндәм кешене эзләгән, төрле хәйләләр белән аны котыртып, бергәләп качарга күндергән… Хәстәрләгән ризыклары беткәч, ул үзенең юлдашын үтергән… Без бүген Иосиф Сталинның коточкыч кешелексезлеген, аяусызлыгын, кансызлыгын беләбез. Әлеге танышым фикеренчә, Сталин соңгы кешелек сыйфатларын менә шушы вакытларда ук җуйган булырга тиеш. Чөнки адәм итеннән авыз итүче инде беркайчан да кеше була алмый… Соңыннан, күп еллар үтеп генсек булып алгач, исерек вакытында ул моны хатыны Аллилуевага ычкындырган булырга мөмкин. Аллилуеваның үз-үзен үтерүендә төп сәбәп, бәлкем, шушы булгандыр, диде танышым. Ә бәлки, ире соңгы шаһитны үз кулы белән юк иткәндер…

Әлбәттә, болар коры фараз гына, ләкин психологик яктан ул күп нәрсәне аңлатып бирә».


«Большевик җитәкчеләргә дә фиргавеннәр чире йоккан – Кызыл мәйданны, Мисыр пирамидалары янындагы кебек, мәетләр шәһәренә әйләндереп бетергәннәр. 7 ноябрь көнне хәрби парад алдыннан маршал Леонид Брежнев мавзолей трибунасыннан нотык тотты. Көн салкынча, җил иде. Шул кыска гына нотыкны да аңа берничә кәгазь битенә эре хәрефләр белән басып биргәннәр, күрәсең. Икенче битне ачкан чагында, генсекның бармагын ялап төкрекләп алуын күрдем дә ихтыярсыздан көлеп җибәрдем. Аннары үз-үземнән оялдым».


«Бөтен ил күләмендә политинформация сабаклары бирелә торган бердәм «политкөн», бөтен ил табынына килька белән хек куела торган бердәм «балык көне» – үсеп җиткән социализм казанышлары микәнни? Ә социализмның аръягында халыкны нинди көн көтә?»


«Иртән электричка белән Казанга килеп төшкән чагымда, станциягә Сәйдәш маршы аһәңнәре астында «Татарстан» поезды Мәскәүдән кайтты. Аннан төшүче пассажирларның һәркайсында дүртәр-бишәр сумка, бәләкәй арба. «Авоська» дип атала торган ятьмәләрендә алтын сары әфлисуннар, куертылган сөт банкалары, колбаса… Сәфәрчеләрне каршы алырга тагын да күбрәк халык килгән. Мәхшәр… Мәскәүдә бу поездларны «казылык поездлары» дип атыйлар икән, чөнки ярлы провинция көне-төне азык-төлекне башкаладан ташырга мәҗбүр. Кыскасы, Мәскәү коточкыч спрутка әйләнгән дә бөтен илнең җелеген суырып ята, күрәсең».

«Мәшһүр стеналар: Бөек Кытай стенасы, Берлин стенасы, Туры стена (Айдагы тау)».

«Өлкә комитеты секретаре үзенең бер чыгышында: «Республикабызда кимчелекле балалар күп туа, алар өчен махсус интернатлар төзеп өлгерә алмыйбыз», – дигән».

«Аллаһы Тәгалә кызларга гыйффәт пәрдәсе биргәндә нәрсәнедер күздә тоткандыр бит?»

«Мин үземнең Илһам Шакировны ни өчен яратканымны аңлап та, аңлатып та бетерә алмамдыр. Аның сүзләре һәм фигыльләре Рудольф Нуриевныкы кебек бераз сагайта да, ләкин шушы бер җырчының самими нечкәлеге хакына татар эстрадасының барча кимчелекләрен гафу итәсең. Илһам белән Рудольф күктән иңгән илаһи аһәңнәрне һәм канатлы хәрәкәтләрне, үзләреннән гүзәллек өстәп, Тәңре хозурына кире кайтаралар сыман…»

Блокнотындагы язмага караганда, соңгы көннәрдә Азат Достоевскийның «Идиот» ын, аннары Хаузерның «Гаспар из тьмы» («Караңгыдан килгән Гаспар») дигән китабын укыган. Икесе дә – авыр китаплар. Һәлакәтле китаплар… Аларны берочтан уку хәерлегә түгел.

Икесе дә тәҗрибәсез сабыйлыктан аяусыз чынбарлыкка кайтып төшкән, юк, кайта алмаган бәхетсез шәхесләр турында. Кыскасы, Азат үзенең күңел төпкелендә нинди көрәш барганлыгын яхшы аңлаган, миңа сиздермәскә тырышкан гына. Мин бит сизә идем, аны ярты сүзеннән аңлый идем. Фаҗига әкрен-әкрен генә өлгерә килгән…


«Ураза бәйрәме көнне Казанга ук барып гает намазы укып кайтучы бер карт белән таныштым. Аның тормыш фәлсәфәсе гадәттән тыш тыныч: «Үлем дә хәят кебек бер нигъмәт итеп яратылган», – диде ул».


«П.Буль («Квай елгасы аша күпер»): «Әгәр дә кешене вакытында чын эшкә җикмәсәң, ул пыскып янып әрәм була».

«Самуэль Джонсон: «Адәмнәрнең барча өметләре юкка гына… Китапханә безне шуңа ышандыра».


«Торгынлык. Җил дә исми. Рәсәй үлем исереклеге белән йоклый. «Мерзость запустения», усал Салтыков-Щедрин әйтмешли. Бу торгынлык идарә итүче фирканең ялгышларыннан гына килеп чыгамы икән? Сәбәп совет халкының, беренче нәүбәттә рус милләтенең картаюында түгелме? Андый теорияләр дә бар. Әгәр, чыннан да, сәбәпнең табигате, нигездә, биологик тамырлы булса, Ватаныбызның перспективасы юк. Ә яңарыш тыныч юл белән килми».

«Мин бу дөньяга кирәк түгел. Универсум миннән башка да яши ала».


Мин боларны Азатның үз сүзләре дип кабул иттем.

– Юк, синсез галәмнең бер почмагы китек, Азат! – дип кычкырам мин бүген.

Әйе, Азат барыбер кирәк бу дөньяга. Азат безнең хәтеребездә яшәгәндә, шайтани шәхесләр хакимият башына менә алмаслар, бәлки. Cез безне пакьлисез, шәһит китүчеләр. Алла безне сезнең кебекләр аркасында гына ярлыкаса ярлыкар!


Дәфтәренең соңгы битләреннән берсенә Азат: «Без әүвәлге тормышыбызда Илдар белән игезәк балалар булмаган идек микән?» — дип тә язып куйган. – «Игезәкләр дә бер-берсеннән аерылуны бик авыр кичерәләр, имеш. Сабый чакларында ук аерылып һичбер элемтәсез төрле гаиләләрдә тәрбияләнгән игезәкләр арасында аңлаешсыз психофизиологик багланыш гомер буена саклана, алар бер үк вакытта, бер үк авырулар белән авырыйлар, охшаш профессия сайлыйлар, бер үк вакытта өйләнәләр, хәтта еш кына сайлаган җефетләренең исемнәре дә бер булып чыга икән. Кыскасы, алар Сиам игезәкләре кебек бер-берсенә бәйләнгән булалар.

Галәмнәр белән бергә адәмнәр дә бер-берсеннән ераклашамы? Шулай да булсын, ди доктор Клейн. Ләкин игезәкләр бу канунга буйсынмый. Игезәкләрне ерак аралар да, ерак дәверләр дә аера алмый. Игезәкләр бер-берсеннән киселмиләр».


Блокнотны актарган чагымда, мин Ишембаевлар Азатны юкка гына күзәтмәгән дип тә уйладым. Демократиядән авыз иткән кешенең реаль социализм шартларына күнегә һәм җайлаша алуына алар ышанмаганнар һәм беркайчан да ышанмаячаклар. Асылда, алар хөр фикерле бер генә кешегә дә ышанмыйлар. Алар – Сталин шәкертләре. Алар – Иблис куштаннары. Дәүләт дигән ирексезләү коралы – алар өчен иң югары хакыйкать һәм шул ук дәүләт дигән нәрсә аларга савым сыеры булып хезмәт итә. Дәүләт аппараты булмаганда, алар чарасызлар, ягъни бернигә сәләтсез бичаралар.


Их, Азат, Азатым… Балачак дустым, Сәйдәшем… Нинди авыр йөк, моң һәм сагыш йөкләп киттең син миңа, Азат Сәйдәшев. Бу йөкне ничек күтәрим дә кайда илтеп бушатыйм күңелемне? Мине аңлар игезәкләрем кайда?

* * *

Автобазаның кадрлар бүлеге мөдире Бикбау, чыннан да, уңай кеше булып чыкты. Артык сораулар яудырып маташмады, һәм без бик тиз уртак тел таптык. Азат Сәйдәшев каберенә чардуган һәм таш кую турында монда да уйлашканнар. Бу эшне бухгалтер ярдәмчесе булып эшләүче Галия ханымга тапшырганнар, чөнки ул де-юре булмаса да, де-факто һәм, һич югында, биредәгеләр өчен Азатның җефете булып исәпләнә икән. Бикбауның тел төбеннән аңлашылганча, администрация Азатның фатирын Галия ханымга алып бирү турында да эш йөртә башлаган, дөрес, бу хакта ханым үзе белми дә булыр.

Бикбау мине бухгалтер ханым белән таныштырырга дип урыныннан кузгалса да, мин аны туктаттым:

– Хәзергә кирәкми, – дидем, чөнки, турысын әйткәндә, моңа мин гомумән әзер түгел идем. Мин Азат Сәйдәшевне башка беркем белән дә бүлешә алмый идем…

Бикбау ага миңа бик игътибар белән карап куйды да:

– Ихтыярыгыз… – диде. – Алайса, болай итик. Бер айдан сез туры миңа шалтыратыгыз, сез әйткән вакытка һәм тиешле урынга йөк машинасы җибәрербез, бөтенесен бер көн эчендә хәл итәрбез… Үзегезнең координатларыгызны калдырсагыз да әйбәт булыр, каршы түгелсездер бит?

Мин каршы түгел идем. Телефонны да бирдем.

Автобаза идарәсеннән чыккач, ишегалдындагы Почёт тактасына игътибар иттем. Аннан кемнеңдер беренче рәттәге фоторәсемен куптарып алганнар да, урыны хәзергә бушап калган иде. «Акуловныкыдыр» дип уйладым мин битараф кына.

Капка төбендә җимерек автобус та күренмәде. Ихтимал, аны кабат ремонтлый торганнардыр.

Азатның каберен зират кылырга кердем. Анда яңа чәчәкләр күргәч, мине ниндидер каршылыклы, көнчел һәм бик үк гадел булмаган хисләр биләп алды.


Азат ышанып тапшырган кассеталарны эшкәртеп, негативларын алуга, үземнең хан заманасыннан калган фотозурайткычым ярдәмендә дустымның игътибарын җәлеп иткән һәр кадрны күздән үткәреп, язмалары буенча фотосурәт алынган урынны һәм көнне билгеләүгә атнадан артык вакытым китте. Бу эшне бик җентекләп башкардым, чөнки фоторәсемнәр миндә туган кайбер сорауларга җавап та бирделәр.


Конец ознакомительного фрагмента. Купить книгу

1

Сиррият – серлелек, яшеренлелек.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Подняться наверх