Читать книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар - Страница 1

ПОВЕСТЬЛАР
ЯШИСЕЛӘР АЛДА ИДЕ

Оглавление

Авылдашым Кәримулла

Гатиятуллинга багышлыйм

Сөнгатулла елга буена килеп утырды. Ул бирегә кызыл бозауларын арканларга дип килгән иде.

Монда үлән куерак, яшелрәк, сусылрак. Мал-туар ярдан читтәнрәк чемченүчән. Бозауларны да, яр җимерелеп төшүдән шикләнеп, бирегә җитәрлек итеп арканламыйлар. Шуңа күрә яр читендәге үлән иркенрәк үсә.

Утырганда, ул җиргә таянган иде. Төпләрендәге чык кибеп бетмәгән салкынча үләнгә учы батты, ә бармак араларына туры килгәннәре калкып калды. Кулын алгач, уч эзе, кәгазьгә куеп, карандаш белән сызгандагыча, таянган урында аермачык беленеп торды. Үләннәр әкренләп җанланды: алар селкенештеләр, турайдылар. Бераздан уч эзе юкка чыкты.

«Үләндәге эз тиз бетә», – дип уйлады ул.

Сөнгатулла сузган аякларын бөкләп утырды. Беләкләрен тезләренә аркылы салып, кулларын кушырды. Аның күләгәсе каршы яктагы комга төшкән.

Җир салкынча әле.

Ә көн җылы, аяз, тын буласы. Кояш аның аркасын җылыта инде. Иртәнге салкынлык тәмам таралды. Су аккан тавыш тоныгайды, сүрелде.

«Су тавышы кояш баегач ачыграк ишетелә», – диде ул үзалдына.

Кояш күтәрелгән саен, Сөнгатулла утырган ярның каршыдагы күләгәсе суга таба якынаеп кыскара, кими барды.

Бу турыда елга зур борылыш ясый. Яр текә, биек. Аста яшел сулы тоба, ул тирән, төбендә соры төстәге үзле балчык. Киң селтәнеп чапкан чалгы эзедәй яткан борылышта Сөнгатулла үзен ничектер кечерәеп калгандай тойды.

Аның күңеленә: «Мондый зур борылышлар янында ке- ше шулай кечкенә булып күренә инде», – дигән уй килеп китте.

Аръякта авыл көтүе йөрер өчен сукаланмый калдырылган озынча болын. Кара-каршы торган үрләр арасындагы тар иңкүлеккә кереп киткәнче, ул болында иртәләрен авыл көтүе таралып, чемченеп ала, көне буена колхозның ат көтүе утлап йөри. Болынның теге ягындагы үр кашы буенча таш юл сузылган. Ерак офыкны күгелҗем урман чикли. Уң кул якта авыл. Ә елга буенча түбән төшеп китсәң, кичү юлын һәм тирән ерганакны үткәч, тагын бер болынга килеп чыгасың. Аның түрендә сигезле санын хәтерләткән буынтыклы сай күл. Ул болынга барып чыксаң, таулар белән инеш арасындагы киңлектә каласың. Тауларның итәге җәенке, түбәләре тоташ, тигез. Анда – югарыда – иген басулары, иңкүлекләр, үрләр, авыллар.

Ә тагын да аскарак юнәлсәң, Чулман ярына барып җитәр идең.

Сөнгатулла, кушырган кулларын аерып, артка таянды, аягын сузып җибәрде һәм күк йөзенә карады. Анда керәшәләр оча иде. Ул тагын аягын бөкләп һәм кулларын кушырып утырды.

Кошлар яңа борнап чыккан балаларына җим ташый. Оялары шушы ярда.

Башын боргалап, Сөнгатулла керәшәләрне күзәтте. Берәрсенең үз оясына кыйгач якынаеп кереп киткәнен җентекләбрәк караганда, бүтәннәренең җитез очышы яшен тармакларыдай сызылып кала.

Сөнгатулла үзенең болай иркенләп утырганын хәтерләми.

Эштән бушаган чагы булмады аның. Кайчандыр, кайдадыр аның хакында сүз кузгалган икән, моңа аның эшләгәне, эшләве, эшләргә тиешлеге сәбәп булгандыр. Кайвакытны аңа дөньяда тагын бер Сөнгатулла Тимершин дигән кеше яшидер, ә ул үзе шуңа күләгә сыман ияреп кенә йөридер шикелле тоела иде.

Ул иртүк эшкә чыгып китә иде. Таң атканнан күз бәйләнгәнче кырда. Төннәрне салмыш яки исерек килеш каршы алганы да булгалады. Андый чакларны урыны кече өйнең мич аралыгындагы тимер караватта, керле күлмәген, майлы чалбарын салып та тормый. Ә таң сызылганда уянып ишек алдына чыкса, үзен кичтән мунча көткәнен белә дә күңелен үкенү хисе били иде. Бәйрәмнәрнең ничек үткәнен дә ул, гадәттә, тонык кына сиземләргә өлгерә. Өлкән улы өйләнде, кызын кияүгә бирде, тик туйларның да әзерләнү мәшәкате генә исендә. Ничек узганнары шатлык катыш моңсулыклары белән генә хәтерендә калган. Өлкән улы Мусаның армиягә китүе, аннары кайтуы да шулайрак. Киткән чагында, борчуларны аяк астына салып таптарга теләгән шикелле эчелгән, ә инде ул әйләнеп кайткач, шатлыкларны тояр-тоймас ярым-йорты сүз әйтелгәндер. Кече улы Фәрхад армиягә киткәндә дә шулайрак булды.

«Менә иртәгә, менә иртәгә дип яшәлде шул», – дип көрсенде Сөнгатулла.

Ул, ниндидер хәрәкәт сизеп, аска карады. Тәбәнәк, куе таллыктан агып чыккан чишмәнең инешкә кушылган тамагында зур бер балык йөзә иде. Сазан бугай. Почмакланып торган ул урынны кояш нурлары үтәли яктырткан. Сөнгатулланың күләгәсе хәзер шул чишмә тамагы янына чигенгән. Күләгәсе урынында үзе булып, кулын сузса, Сөнгатулла ул балыкның сыртыннан тотып алыр иде шикелле.

Ул сак кына кулын читкә сузды, әйтерсең лә балык янәшәдә, нәкъ кулы астында гына. Балык, аның кул шәүләсеннән өркеп, суга бөгелеп төшкән тал ботаклары астына качты.

Сөнгатулланың «менә иртәгә, менә иртәгә» дип, яхшы, ма- тур, рәхәт тормыш итә башларга теләгән өмете дә гел алга кач- ты да алга качты шул. «Иртәгә» дигән өмет тоттырмады. Әлеге көмеш балыктай, көндәлек мәшәкатьләрнең һәм ямьсез гадәтләрнең чәбәләнгән ботаклары арасына кереп качты, адашты.

«Иртәгә» дигән нәрсә, сугышта йөргән чагында, «Менә җиңгәч өйгә әйләнеп кайтырбыз, шунда ничек яшәргә икәнен белер идек!» дигән нык ышаныч төсендә иде. Җиңделәр, өйләренә әйләнеп кайттылар. Сугыш башында атасы һәлак булды, ахырында абыйсын үтерделәр. Аларның күңелләрендә дә «җиңеп өйгә кайткач» дигән хыял йөргәндер.

Җиңделәр. Сөнгатулла өенә әйләнеп кайтты.

– Ничава, әни! – диде ул, әнкәсе белән исәнләшкәннән соң, капка баганасы төбенә чүгеп утыргач. Тәмәке төреп кабызды, аркасын имән баганага терәде. Күзне чагылдыргыч кояшлы көн иде. Яргаланган имән багана мич шикелле җылы. Капкалары әнә шундый дүрт баганалы. Арка терәрлек җылы баганалар барында яшәп булыр әле! Ул, иптәшен юатып, аның иңен каккандай, баганага киң учы белән суккалады.

– Бик нитмә, улым. Төпләре черек. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән генә торалар, – диде әнкәсе.

Сөнгатулла кече капка белән олы капка утырган багананың төбенә иелеп карады. Ул җиргә күмелгән урында боҗраланып черегән, төрткәч, бармагы төбенә кадәр диярлек батып керде. Бактың исә, имән баганалар үзләре аның терәвенә мохтаҗ икән.

Тәбәнәк өйнең имән матчасы да сыгылган. Тәрәзә төпләрендәге яран гөлләр арасыннан саркып кергән ай яктысында өй уртасына тураеп баскач, Сөнгатулла үз иңендә баш очындагы түшәм йөген генә түгел, ә бәлки аяк астындагы нигез авырлыгын да тойды.

«Әйе… Фронтта үлеп калуың да бар иде. Ә монда һәрнәрсәне аякка бастырмыйча торып үләргә ярамый икән», – дип уйлады ул.

Җиңү артта калды. Ләкин җиңәсе нәрсәләр күп икән әле.

Тын, бик тын иде. Беркайчан да мондый тынлыкта калганы юк кебек. Чү, әнкәсе дә йокламый икән. Аналар йоклый алмаган төн бигрәк тә тын икән.

Ул баскыч төбенә чыгып утырды, тәмәке кабызып суырды һәм тракторын исенә төшерде. Үзен үк түгел, тавышын гына әле. Сагынган икән, сагынган.

Сөнгатулла үз күңелендә «Коммунар»ын кабызгандагы төгәл һәм гайрәтле хәрәкәтләрен барлап чыкты. Менә керосин кранын ачты шикелле. Шуның ялтыравыклы төймәсенә басып бармак битенең керосинга чылануын аермачык тойгандай булды. Аннары үзенең кытыршы учы агарткан кабызгычның шома тоткасыннан тотар да, кул һәм күкрәк көченең салкын мотор каршылыгы белән тоташуын сизгәч, бөтен җирне әйләндереп җибәрергә теләгән шикелле, кискен бер хәрәкәт ясар, һәм уяныр иде авыл, уяныр иде! Почмактагы агач шүрлектә төрле савыт-сабаның вак кына дерелдәгән тавышы әнкәсенең керфек очларын тибрәтмәс идемени?

Йокысыз караңгы төннәр сугыш каберендә мәңгелеккә күмелеп калмаган, Сөнгатулланы алда көтеп тора икән әле. Авырлыклардан ышыкланыр өчен, танкның бронясы туңганда җылыныр өчен, мотор кайнарлыгы юк инде. Хәзер үз көчең генә таяныч.

Иртәгесен, аны-моны карагач, ул бакча ягына чыгып басты. Бәрәңге бакчасын алабута баскандыр дип уйлаган иде. Чип-чиста икән.

Ул йолкынган салам түбә кыегы астында бөрешеп басып торды, әнкәсе, тамырларын зарарламаска тырышып, кара җирдән биш тиен бакырга җитәр-җитмәс кадәрле үскән яңа бәрәңге чүпләп җыйды.

– Бәрәңгене яхшы утагансың, әни. Уңар бу.

– Утагансың дип… Тирес юклыкка ул. Кәҗә белән сарыктан алабута чыгамы соң. Халык та егылып ашады. Орлыгы корыды аның. Үссә утамас ием әле.

Азык хәле алама икән. Бәрәңге дә юк. Ул моңа кичә келәт почмагындагы килене күргәч төшенгән иде. Аның төбенә соры, бака кабыгы эчедәй ялтырап торган кунык каткан. Күрәсең, әнкәсе язын эрегән кар астыннан черек бәрәңге җыйган да, туфрагын юып һәм киптереп, бәрәңге оны төйгән. Өрәңге кисапның тоткасы сап-сары, әнкәсенең сөялле учы аны шомартып, ялтыратып бетергән. Кисапның баш-башларында да крахмал валчыклары җемелдәшә иде.

Төп ризыклары шул бәрәңге иде. Кәҗә сөте, сарык һәм бәтиләренең йоны, ите налог түләүгә китте. Халык ашау хакында сөйләшмәде. Ни белән туклануына, җан асравына ояла иде бугай.

Ят аваз ишетеп, Сөнгатулла артка борылып карады. Бая арканлап куйган бозавы чиләкне аударган икән.

Сөнгатулла өенә төшкә генә кайтырга, шуңынчы, моңа кадәр беркайчан булмаганча, елга буенда юанып утырырга, хәле җиткәнче түбәнге болында йөрергә чамалаган иде. Ул болай иркенләүнең беренче һәм соңгы тапкыр икәнен уйламады. Дөресрәге, уйламаска тырышты. Хәзер инде Сөнгатулла өчен бөтен нәрсә соңгы тапкыр. Элегрәк мондый уйга ышанмас, аны җаны-тәне белән кире кагар иде. Әлегә бу уй бик бәләкәй, зәгыйфь. Шулай да аның күңеленә тамыр җәяргә, көчле кәүсә җибәрергә һәм Сөнгатулланы караңгы күләгәдә калдырырга өлгерде инде. Хәер, шунысы хак: кешенең һәр мизгеле, һәр гамәле соңгы тапкыр, кабатланмас инде ул. Шушы яр буена көн саен килеп бассаң да, һәр көннеке соңгы тапкыр. Кичәге су аккан, яр ишелгән, үләннәр корыган булыр.

Төшкә кадәр өенә кайтмаска дип чыкканга күрә, арканлаган бозавы янына кабат бармас өчен, ул аңа төшлектә эчертәсе апарасын да күтәреп килгән иде. Бозау шуны аударган. Сүс аркан чиләккә җитәрлек түгел иде. Борылганда, бозау аңа арт аягы белән орынган, күрәсең.

Сөнгатулла: «Чиләкне читкәрәк куясы калган», – дип үкенде.

Ләкин ул үзен гаепләмәде. Бозауны яр читендәге сусыл үләнгә мөмкин булганча якынрак арканлаган иде.

Ул җиргә таянып басты да, бер генә адым атлап, чиләк янына чүкте. Аны утырткач, апара тимгелләтеп калдырган һәм еккан юеш үләндәге җебегән ипи, коймак, бәрәңгене учына сыпырып алды. Алар йомшак, җылы. Тешләнмәгән, кабылмаган, ашалмаган. Җитмәгәнгә күрә кайчандыр бәрәңге кушып кына пешерелә торган ипи, бәби ашы итеп кенә илтелгән төче коймак, кабыгы да әрәм ителмичә, җиргә орлык итеп утыртылган бәрәңге бүген һич кызганусыз бозау чиләгендә. Әрәм димәслек, вөҗданны оялтмастай, мал-туарга гына ярардай бердәнбер ризык – кыяр кабыклары. Анысы да үз бакчаларында үскән нәрсә түгел, кызлары шәһәрдән сатып алып кайткан кыярныкы.

Уенга атлыгып, ашык-пошык ашаганда алларына ипи валчыгы койсалар, Сөнгатулланың күз карашыннан уллары куырылып киләләр иде, бичаралар. Ә бүген ул бу икмәк телемнәрен он, тоз салып туглаган аксыл апарага үз куллары белән чыгарып салды. Хатыны кибеттән көн саен ике бөтен ипи сатып ала, аңа кызлары алып кайткан түгәрәк ак күмәчләр өстәлә, иртә-кичләрен калдык ипиләрдән сыерларына да өлеш чыга. Шулай әрәм-шәрәм ителгән икмәк авыл буенча күпме җыела икән? Бервакытны Сөнгатулла, олы кызларының Казан читендәге дачасында потлы чиләк тутырып, бөтен-бөтен дә, яртылаш та, чирек тә килеш шушылай җебетергә куелган ипине күреп: «Әллә монда берәр мал асрыйсызмы, кызым?» – дип сораган иде. Аның: «Әчетеп, карлыган төпләренә сибәбез, әти. Бөтен кеше шулай эшли монда. Бик уңа диләр», – дигән җавабына каршы ул телсез калган иде.

«Иллә дә туйганбыз да икән соң!» – дип уйлады ул хәзер. Кайчандыр ачлы-туклы, көн дими, төн дими һәм җитәкчеләргә карышусыз, тормышка зарланмыйча, туклыкка, муллыкка менә иртәгә, менә иртәгә ирешербез дип яшәделәр бит. Ә ул туклыкның, муллыкның үз учындагы шушы җебегән икмәк сурәтендә киләсен белсә, Сөнгатулла һәм авылдашлары элек ни әйтер, ни эшләр иде икән?

Туклык киткәч, аракы эчү күбәйде. Ипинең кадерен җуйдылар.

Сөнгатулла төбенә бармак калынлыгы он апарасы утырган чиләккә ярган бәрәңге, инде уалган коймак, ипи кисәкләрен тутырды.

Апара суы ни арада җиргә сеңеп беткән. Туфрак быел дымлы лабаса.

Җирдә ярык бар икән. Апара суы шунда аккан.

Сөнгатулла, монда килгәннән бирле беренче мәртәбә кычкырып:

– Әһә! – диде. Башын үләннән күтәреп, аңа бозау борылып карады. – Аша син, аша. Сиңа дәшүем түгел, – диде ул аңа.

Ярыкка бармак сыярлык. Бу урын ярдан чыгыбрак тора. Бирегә Сөнгатулла шуңа утырды да. Ярык шул чыгынтыны ике адым эчтәнрәк урап сузылган. Җәйге эсселек, көзге мул дым, кышкы туң, язгы җебү аны тагын да киңәйтер, тирәнәйтер инде. Ә ташу вакытында боз белән су аның астагы таянычын ашап юар да ярның бу кисәге, һичшиксез, упкынга убылып төшәр. Ярны астан борылышта актарылып аккан су ничек җебетер дә, бозлар кайданрак ашар икәнен чамаларга теләп, Сөнгатулла җиргә сузылып ятты, учлары белән яр кырыена тотынып, түбән карады.

Яр эчкә уелып кергән, куышланган. Аны өч рәт итеп керәшә оялары челтәрләгән. Берсенә-бер керәшә кереп чыкмый. Алар читтәнрәк оча. Үзеннән өркәләрдер дип шикләнеп, Сөнгатулла арткарак шуышты. Ләкин керәшәләр ул ояларга барыбер якынаймадылар. Башын ярдан сузып, ул аска карады һәм ояларның былтыргы икәнен аңлап алды. Керәшәләрнең яңа оялары читтәрәк икән. Ярның ишеләсен сизгәннәрдер, шәт. Ояларына ярыкка аккан яңгыр суларыннан дым да тартыр иде. Кошлар акыллы. Кешеләр генә бәланы аякка уралгач кына күрүчән.

Сөнгатулланың үз тормышын да шушындыйрак ярык уратып алган иде инде.

Аягын бөкләп, ул тагын ярга утырды. Ябык иңбашы салынып төште. Аның үз-үзен шушы ишеләсе яр кисентесеннән аерасы, күтәрәсе килде. Киләсе язда яр убылып төшәр, һәм ярсу ташкын аны, җебетеп, комга әйләнгәнче уар-уар да әллә кайларга илтеп таратыр.

«Бу – мин», – дип уйлады ул яр кисентесе турында. Әйе, Сөнгатулланың гомере дә тормыштан аерылу алдында инде.

«Мин тормыштан аерылмыйм, яшәүдән аерылам, – дип төзәтте ул үз-үзен. –Тормыш кала ул. Гомер бетеп бара, гомер».

Кояш күтәрелде. Иртәнге салкынлык эреде. Җил исә башлады. Томан таралды. Күләгә елганың уртасына җитте. Су ике төстә инде: күләгәдә – яшькелт, яктыда – саргылт. Сайлыкта маймычлар ялтыраша. Зуррак балыклар төптә әле, җимләп йөриләрдер. Авыл ягында тавышлар күбәйде. Юлдан өч йөк машинасы бара, аларны бер мотоцикл узып китте. Болынны кыйгачлый кистергән юлда печән чапкычлар таккан көпчәкле тракторлар күренде. Артта бозауның үлән ашаганы ишетелә. Авазлар һәм хәрәкәт төрлесе төрле яктан уратып алып, үзлә- рен тыңлаттыра һәм караттыра. Берсенә дә барып кушылырлык түгел. Аңа хәзер шушылай утырасы гына. Вакыты бар хәзер.

Үзенең үләчәген белгән кешенең вакыты моңа кадәр яшәгән гомеренә караганда да күбрәк, ахрысы…

Эш шунда: Сөнгатулла ярты елга якын больницада ятып чыкты. Башта күрше рус авылындагы участок больницасында. Бавыры әкренләп килә-килә берзаманны төннәрен йоклатмас дәрәҗәдә авырта башлагач, Яңа ел алдыннан күренергә барган җиреннән алып та калдылар. Йөзе сап-сары, шул ук төс күз агын да сарган, чәче көзге соры камыл шикелле таушалган, сакалы җиткән, аяк-кулы хәлсез – кыяфәте боек, уйлары буталчык. Нинди эре сөякле зур гәүдәсенә дә бушрак иске бу- мази халат, арты тапталып коймакланган күн чүәк кигәч, авыл урамының ике ягын бер итеп йөри торган Сөнгатулланың мыштым гына елыйсы килде. Кайвакытта шулай, юан тупыллар төбендә торган кул тегермәненә утырып, саран гына елаштырганы бар иде аның. Гадәттә, моңа «миңа бит бүтәнчәрәк, тормышның тәмен татыбрак, үкенмәстәйрәк яшәргә дә булгандыр» дигән сагышлы уйлары сәбәпче була иде.

Аны сары авыруы белән чирләгән дип дәваладылар. Участок больницасында өч айга якын дару өстенә дару эчте. Тик йөзеннән сары төс югалмады, эч авыртуы басылмады, хәл кермәде. Ниндидер йомыш белән Казаннан бер доктор килгән иде, шуңа күрсәттеләр. Ул чал мыегының сул очын чәйни-чәйни аның рентген рәсемен карады да тиз көндә шәһәргә – үзе эшләгән больницага килергә кушып китте.

Сөнгатулла элек-электән шәһәрнең өсте-өстенә менә язып утырган биек йортларын, җанга ятышсыз әллә ниткән исле һавасын, кайнап торган кешеле урамнарын өнәмәде. Анда барырга туры килгән саен, нәрсә алырга кирәклеген аңлатып, хатыны кәгазь биреп җибәрә торган иде. Шуны зур, каты учына йомарлап, кибетләрнең бер ишегеннән керә иде дә, халык агымына яраша алмыйча, беренче катта шактый әвәләнеп йөргәч, ит турагычтан чыккан шикелле булып, ватылып, изелеп, бүреген йә кепкасын култык астына кыстырып, икенче ишегеннән килеп чыга иде. Авылның киң, иркен кырларында, тыныч урамнарында йөрергә күнеккән Сөнгатулланың күңеле шәһәр тарлыгына, кысанлыгына буйсынырга теләми иде.

Больницаның онкология бүлегендә байтак яткач, аны шәһәрдә яшәүче кызы Мәрзыя килеп алды. Иртәнге обходка кергән озын буйлы, зур күзлекле, чал мыеклы шул доктор шактый озаклап аның авыру тарихына карап торды да:

– Сөнгатулла туган, өеңә кайтасың киләме инде? Синең авыруың куркыныч түгел. Ике-өч ай авыррак булыр әле. Ләкин түз, узар, – диде. –Менә шушы рецептларда күрсәтелгән даруларны эчә тор, – дип, мөһерле кәгазьләр сузды. – Берәр айдан тагын күренеп китәрсең.

– Ярар. Рәхмәт. Исән булсам килермен. Гүр юлы түгел ич…

Ул, палатадагылар белән саубуллашып чыккач, үзенә зуррак пижама чалбары балакларына уралып, артсыз чүәкләрен лыштырдатып, беренче катка төшеп басты. Зур вестибюльнең саргылт-көрән шакмаклы плитә җәйгән идәнен яңа гына юганнар, дымлы таш, хлор исе килә иде. Кызын эзләп, як-ягына каранып алды. Ул көттермәде. «Главврач» дип язылган ишектән зур кәгазь капчык күтәреп килеп чыкты. Сөнгатулла кызының аякларын таш идәнгә тидерер-тидермәс итеп, җитез атлап килүенә сокланып торды.

Мәрзыя, атасына бик туры карамаска тырышып, елмаеп кына сөйләште, хәлен сорашты, кәгазь капчыгын аңа сузып, кайда киенергә кирәклеген әйтте.

Ак буявы каушакланган кечкенә өстәл белән артсыз урындыктан гайре нәрсә булмаган, тәрәзәсенең аскы пыяла өлгеләре акка буялган эңгер-меңгерле бүлмәдә шактый озак киенде: үз киемнәре әллә ничек чит кешенеке сыман тоелды.

Биек пыяла ишекне авырлык белән генә ачып, Мәрзыя башта атасын уздырды, аннары үзе яны белән генә суырылып чыкты. Больницаның авыр ишеге дөңк итеп ябылып калды. Ул тавыш Сөнгатуллага кышкы кабернең ләхет тактасына туң туфрак кантары бәрелүен хәтерләтте.

Әкрен генә атлап, баскычтан төштеләр. Биш потлы гәүдәсенең хәйран җиңеләйгәнен ул шунда тойды. Җил исеп китте. Сөнгатулланың үз авылларына таба очыплар китәсе килде. Ләкин моннан соң аяк атлау да авыр буласын тойды. Әүвәл җилләр әллә бар, әллә юк иде. Хәзер аңа җилнең арттан искәне генә юлдаш икән инде.

«Дөнья кимегән», – дип уйлады ул. Сөнгатулла тормышның үзе өчен каршы искән җиле кимүен аңлады. Ул үз уен: «Башланды», – дип төгәлләде. Әйе, гомер кими башлаган. Күңеленә килгән уе белән һәм киләчәктә үзен ни көтсә дә карышуның инде мәгънәсез, шуңа күрә һәрнәрсәгә тыныч кына әзерләнү кирәклеге белән килешеп:

– Яхшы, – диде.

Кызы аңа, үзенекен уйлап:

– Яхшы, әти, яхшы, – дип җавап бирде.

Соңгы баскычта тукталып, ул көннең, шәһәр күренешләренең матурлыгына карап торды. Асфальт мәйданчыкка су сиптергәннәр, аның дымлы җылысы биткә ягыла. Кыска гына калдырып чабылган үләннәрдә, саф, кытыршы яфраклы яран гөлләренең ал, кызыл чәчәкләрендә су тамчылары җемелди. Чәчәктән чәчәккә ялгыз бал корты кунып йөри, түгәрәк гөл түтәлен әйләндереп алган юеш таш буйлап сары кырмыска йөгерә.

Җиләс һава больница исе сеңгән кыска чал чәчен, битен яратып сыйпый кебек. Бу яктылык, бу ямьлелек элек тә булгандыр ич инде? Ә менә күреп җиткермәгән бугай. Өе каршындагы һәр язны шау чәчәккә күмелгән шомырт, канәфер кичке һавага хуш ис тараткандыр. Ул әлеге исне хәтерләргә тырышты. Кая анда! Җирдә аңа иген бөртеге көтеп, күпереп, сулап яткан юеш туфрак, техника мае, яңа борнап чыккан яшел уҗым, өлгереп килгән башак исе, бодай бөртекләренең сөтле сагыз тәме яхшы таныш. Хәзер инде аларга төрле дару исләре, дару тәмнәре дә өстәлде. Калганнарын тоярга вакыты җитмәде шул. Сугышта танкында берәр исемсез биеклеккә таба ыргылырга яисә җимерек авылга тизрәк бәреп керергә ашыга иде. Аннан соң әле бу басуны, әле теге басуны тизрәк сөреп бетерергә, өйләнергә, яңа өен салып керергә, балаларын аякка бастырырга омтылды… Тора-бара тормыш җиңеләйде, биек урыннардан тук басулар, матур авыллар күренгәч, ул артка борылып карарга да, киләчәккә омтылырга да курка башлады инде. Аңа юаныч биргән бер генә нәрсә калган шикелле иде: кешеләр муллыкка, җитешлеккә тизрәк ирешсеннәр өчен, көн дими, төн дими эшләде. Хәзер менә больницадан чыгып килә һәм бөтенләйгә, монда башка беркайчан да килмәслеген белеп чыгып килә.

Кызының:

– Әйдә, әти, – дигәненә сискәнеп, үзеннән-үзе уңайсызланып китте. Карале син аны, әллә ниләр уйлап, башын кыңгыр салып басып тора икән ләбаса. Кызы белән янәшә озын, тар, кешесез урам буйлап атлаганда, үзендәге чит халәткә аптырап барды. Трамвай, троллейбус, машина, автобус, кеше һәм өзлексез хәрәкәт белән тулган киң урамга килеп чыккач, такси тота алмыйча әрле-бирле йөгергәләгән кызына, кешеләргә күз салгалап торганда ул калган бәхетенең шушы хәрәкәт дәртендә, кызының аны кайгыртуында, өйдәгеләрнең аны көтүендә икәнен уйлады.

Шәһәр һавасы әүвәлгечә авыр тоелмады, ул аның җанына, үз тракторы, үзе сукалаган басулар исе кебек үк, кадерле иде инде.

Бераз узып туктаган такси яныннан кызы елмаеп кул изәде. Автовокзалга барып җитеп, үз авылларына кайтучы автобусның йомшак утыргычына кереп сеңгәнче, Сөнгатулла эндәшмәде.

Кызы нидер сөйләде, сораштырды, аның кулын сыйпаштыргалады, атасының тыңламаганын аңлап, башын биек утыргыч аркасына терәп, күзен йомды.

Автобус тәрәзәсеннән урамда әле тегеләй, әле болай баручы, нәрсәдер күтәргән, каядыр ашыгучы кешеләр чагылып калды. Ә аңа ашыгырга кирәкми, ул беркая да соңламый инде. Фәкать көтәсе генә.

Автобус бөркүләнде, өске люкларны ачтылар, тик үтәли җил җиңеләйтмәде. Чайкалу оета иде. Кешеләр әле генә ялкау сөйләшкәләп барган иде, ә бераздан һәммәсе диярлек изрәп бетте. Калка төшеп, Сөнгатулла тәрәзәнең өске өлгесен ябып куйды, тәрәзә пәрдәләрен сары ялкын итеп биеткән җиләс һава тынды. Шакмаклы күлмәк изүенең ике сәдәфен ычкындырды, челтәрле капрон эшләпәсен, пинжәген салып, тезенә куйды. Шунда эчендәге авырту уянды. Кызына сиздермәскә тырышып, пинжәгенең күкрәк кесәсеннән зәңгәр төймә даруын алып капты. Тәрәзәгә борылып, күзен йомган килеш, авыртуның басылганын көтте. Күзен ачса, ян-якта озын дулкыннар булып тибрәлгән арыш басуы буеннан баралар икән. Бераздан ямь-яшел бодай җире башланды. Былтыр кайнар августта үзе сукалап, чәчеп калдырган басуларда да иген шаулыйдыр. Быел шуны җыя алыр микән? Әйе, вакыт үтә, син булсаң да үтә, син булмасаң да… «Мин булмасам да?!» Бу хакта гомерендә икенче тапкыр уйлаганын искәрде ул. Беренче мәртәбә 1944 ел- да. Ниндидер авылдан немецны бәреп чыгарыр өчен барган рәхимсез сугышта җиңелчә генә яраланды. Фашист пулясы аны снаряд эләгеп яндырган танк эченнән яраланган укчы-радистны чыгарганда куырып алды. Икенчесе җиргә төшкәч сугып екты. Иптәшен комлы үрдән түбән сөйрәгәндә бер өлкән яшьтәге санитарга юлыкканчы, ярасын карый алмады. Өстәмә көчләргә кушылып, авылны алгач кына ауды. Җиңел җәрәхәт озак та үтми азгын ярага әйләнде, каны агуланды. Башта чокыр-чакырлы пычрак юлдан полуторкада, аннары хәтсез көннәр һәм төннәр буена поездда бардылар. Вагон ыңгырашкан, теш кысып сүгенгән, саташкан яралылар белән тулы иде. Үзен чолгап алган әле соры томаннан, әле төпсез караңгылыктан айнып күзен ачкалаганда, тәрәзәдән корымлы морҗалары гына тырпаеп калган авыллар, зәңгәр күк йөзе, каршы юлдагы вагон ишегеннән аякларын салындырып утырган солдатлар, яшәреп килгән урман күренгәләп калды.

Түбән Түрә дигән шәһәрчек госпиталендә ярты елдан артык аунады. Тереләсенә врачлар үзләре дә ышанмады бугай. Ә ул терелде, савыкты. Җиңәсе, дошман җимергәнне, яндырганны, көл иткәнне төзисе, саласы бар иде бит. Кырлар, хатын-кызның көчсез кулыннан кыргыйланып беткән кырлар көтә иде ич аны. «Сөнгатулла, җаныем» дип эндәшүче коңгырт күзле Зөлхиҗәсе дә көтә…

Ул сугышка кырык өченче елның кара көзендә, сугышның ачысын йөрәгенә үткәнче татып бетергәч алынды. Үзендә плугар булып йөргән Сәгыйдәгә иренең үлгән хәбәре килгән көнне. Хәбәрне кырга китереп бирделәр. Сәгыйдә майлы, пычрак сырмасын салып ыргытты да кап-кара туфраклы юеш буразнага ятып, өзгәләнә-өзгәләнә елады. Кып-кызыл күлмәк итәге күтәрелеп, ап-ак ботлары буразнага сыя алмыйча бәргәләнде. Кичкырын иде, Сөнгатулла, чыдый алмыйча, тракторына утырды да ары китте, борылып караганда, Сәгыйдә җансыз басу уртасында учактай дөрләп янып ята иде шикелле.

Ул сугышка дошманнан ни өчен, кем өчен үч алырга икәнен яхшы белеп китте. Күрше Маһируза апаның ире һәм аларның дүрт кызы, укытучы Асия апа, Гарифә әби, Сибгатулла абзый, сугышта сөйгәненең һәлак булу хәбәре килгәч, акылга җиңеләеп калган кыз – авылның бер чибәре Диләрә өчен, авылны тутырып үсеп килүче, искергән бишмәтле, чабаталы, ямау салган итекле, ябык, моңсу ятимнәр үчен алырга, кулсыз-аяксыз калса да, дошманның бугазын теше белән чәйнәргә әзер иде ул. Авылга йөз егерме тугыз кара кайгы кәгазе килгән иде инде. Унсигез яшен ул шуның белән тутырды.

Сөнгатулла сугыштан киң җилкәле ир-егет булып, калын мыек үстереп, бер орден һәм өч медаль, кесә тулы рәхмәт кәгазьләре, исеме язылган көмеш кесә сәгате тагып, күңеленә сугышның бар шәфкатьсезлеген, әшәкелеген, пычрагын, хәсрәтен җыеп, җаны караеп кайтып керде. Аны өч-дүрт колхозга бер булган иске тракторга утырттылар…

Сугышта алган яра төзәлде, аннан чокырлы җөй генә калды. Ә хәзерге авыруы бүтән. Бүтән… Каян килде соң ул аңа?

…Былтыр язгы чәчү иртә, майның уртасында ук бетте. Шул уңайга идарә алдынгы колхозчыларга акчалата премия бирде, механизаторларны, шомырт шау чәчәккә күмелгән чокыр буена алып чыгып, мулдан сыйлады. Сөнгатулла да күңеле булганчы утырды. Өй бусагасын атлап керүгә, утлы кисәү баскан шикелле кискен авыртудан аңын югалта язып, ишек төбенә урталай бөгелеп төште. «Эчмәсләр, үзең теләп алган чир, рәхәтлән», – дип сукранып, хатыны зур якның чаршау корган почмагындагы караватка – оныгы янына кереп ятты. Таң беленгәч, аның теш кысып, иренен тешләп ыңгырашуына куркып, югары очтан фельдшер кызны уятып алып төште. Ул чагында авыртуы узган шикелле булды, ә Яңа ел алдыннан тагын килеп чыкты.

Сөнгатулла Казан больницасында үзенә ясалган операциянең шикле төстә тиз узуын сизде. Врачлар да, үзе белән бер палатада ятучылар да, көн саен диярлек килеп йөргән, ә менә нәкъ операция көнендә күренмәгән кызы Мәрзыя да аны-моны сиздермәскә тырыштылар. Ә читләтеп сорашырга, белешергә теләмәде.

Соңгы вакытта ул каршыдагы җиденче палатада ятучы Галия исемле кыз янына кереп утыргалады. Кара чәчләренә караганда аклары күбрәк иде аның. Гаҗәп тә, сәер дә иде. Сул кулын икенче тапкыр кискәннәр. Сыкранмыйча әйләнеп тә ята алмый. Туймас авыруы тәненә, сөякләренә күчкән диделәр.

«Минем белән дәвалана башлаганнар үлеп бетте инде, абый. Алардан соң дүрт ел торам инде. Барыбер үләсем килми бит әле. Утырып кына торырлык булып терелсәм дә, врачларга рәхмәтләр укыр идем». Ул моңсу елмаеп сөйләшә иде. Галия янына шприц тотып еш керәләр иде инде. Тик Сөнгатулла аның елаганын күрмәде, сукранганын ишетмәде. Галия яныннан: «Теге кыз, шөкер, бүген дә исән әле», – дип чыга иде.

Галия ул больницадан чыгарга өч көн кала иртән, авырулар ашаган-эчкән чагында, әкрен генә үлеп китте, йөзе бөтен газапларыннан котылып елмайган, тыныч.


Кояш күтәрелгән саен, керәшәләрнең очуы түбәнәйде, суга табарак якынайды. Алар ояларына югарыдан юнәлмичә, астан күтәрелә башладылар. Сөнгатулла: «Әйе, көн эссе, коры булыр», – дип уйлады. Ул, үрелә төшеп, кул астындагы сары чәчәкне өзде дә, сабагын папирос шикелле тотып, ирененә кыстырды. Әчкелт тәме тел очын чәнечте. Ирененнән алып, ул сабак очына карады. Көпшәнең өзелгән урыны тирәли сөт саркып чыккан иде.

Больницадан кайткан чакта, автобустан төшеп, сары чәчәкләр үскән юл читенә утырасы килде аның. Өйгә кайтудан һәм җир катылыгын, ышанычын тоюдан да яхшырак нәрсә юктыр. Хәер, бу турыда утырудан мәгънә юк. Ике якта да урман, колач җитмәслек имәннәр шыкыраеп тора. Кабыклары купкан, ертык чүпрәкләрдәй салынып төшкәннәр, ботаклары сынык. Дүрт ел элгәре керәшен суыкларында корыдылар. Хәзер аларны кисәләр, әллә ничә җирдә моторлы пычкыларның күксел төтеннәре күренә, киселгән агачларны юл читенә әрдәнәләп өйгәннәр, зур учакларда ботак-сатак яна. Куаклар арасында ара-тирә каеннар агарып кала, алар сыгылып бөгелгән, моңсу, кай якка авышсалар да, ялгызлыкка дучарлар. Юкәлекләр дә нурсыз, араларындагы имәннәрне аударганда, аннары тракторларга сөйрәткәндә имгәткәннәр.

Ә чистарткан урыннарга нарат үсентеләре утыртканнар икән. Тернәкләнеп киткәннәр, яшел үлән арасыннан посып кы- на алтын бөреләрен төрткәннәр. Аларны юлдан ике буй арата белән аерганнар. «Керү тыела» дигән язулы такта кадаклаганнар.

Түбән төшеп, автобус күпергә керде. Урман, корыган имәннәре белән сырхаулап һәм яшь наратлары белән яшәреп, артта калды.

Дөнья үзгәрә. Дөресрәге, үзгәргән. Шул үзгәргән өлеше генә Сөнгатулланыкы. Үзгәрә торганы һәм үзгәрәчәге бүтәннәргә кала. Дөньяның үзгәрә торган өлешен китүчеләр түгел, яшәүне дәвам итүчеләр генә күрә…


Шушыларны яңадан күңеленнән кичереп, Сөнгатулла яр буенда утырды да утырды. Биредә бар нәрсә элеккечә. Фәкать су гына ага. Ә яр тора. Аның менә бу кисентесе убы- лып төшәсен Сөнгатулла гына белә. Үзе шуның өстендә утырганга гына. Аның ярдан тар ярык белән аерылганын күргәнгә генә.


Иң зур, иң әкәмәт, иң шаккатыргыч, иң өнсез иткән үзгәреш аны авылында көткән икән.


Авылдан ярты чакрым чамасы ераклыктагы юлның тукталышында автобустан төшеп калдылар. Сөнгатулланың урам буйлап кайтасы килмәде. Исәнләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар китәр иде. Кызы нәкъ шуны тели иде булса кирәк. Атасын кешеләр белән сөйләштерәсе, уйларыннан арындырасы, кешеләрнең хуплау сүзләре белән кәефен күтәрәсе киләдер. Тик ул үзен авылдашларына күрсәтүдән тайчанды. Ни дисәң дә, ул элеккеге Сөнгатулла түгел шул инде. Кыяфәтенә ятсынып багарлар, күзенә туры карамаска тырышырлар, өйләренә кайткач, кызганып сөйләрләр. Башта хәл алырга кирәк. Өй һавасы, өй ризыгы килешми калмас. Хуҗалык эшләре оныттырмасмы әле. Рәт керсен. Аннары, аннары.

Шуңа күрә ул кызына:

– Турыдан кайтыйк, – диде.

Ихтимал, кызы аны тракторлар янына сугылып чыгарга, хезмәттәшләре белән күрешергә тели дип уйлап барадыр. Аларның өйләренә туры юл колхозның ындыр табагы, техника паркы, яшелчә бакчасы яныннан, елга аша салынган асылмалы басмадан, зират астындагы тугайдан уза. Аннары зират белән бәрәңге бакчасы арасындагы койма буенча сузылган ызаннан үтеп, арт капканы ачасы да, яссы ташлар җәелгән ишегалдына керәсе. Өйдән техника паркына кадәр Сөнгатулланың ел тәүлеге эшкә йөри торган үз сукмагы бар.

Ул мастерскойга сугылмады. Әнә электр очкыннары. Шәт, улы Мусадыр, ул – эретеп ябыштыру остасы. Эшләп тә күрсәтә ичмаса. Аһ, тагын әнә тимер чүкегән тавыш. Бусы – тимерче Баһау. Янына керсәң, потлы чүкечен кулыннан төшермәстән күтәреп ала да сандалга утырта инде. Ә һәйкәл итеп куелган «ЧТЗ»га былтыргы тургай оя корды микән? Мәңгелеккә тынган, ләкин күгәрмәгән ул трактор, пулемётка каршы барганда киселеп егылгач тезләнгән, соңгы сулышын алганда бармак очлары белән җиргә таянган сугышчы кебек, тимер тырнакларын кара туфракка батырып, әрем уртасында тора. Ә тургай оясы аның кайнар йөрәге иде шикелле.

Елга буена җиткәч, ул яр читенә чүкте, кулын, битен юды. Су җылымса, йомшак.

Шунда Мәрзыя:

– Әти, – диде. Ике төенчеген дә басмага куйган, култыксага җайлап таянган. Сүзе бар иде, күрәсең.

– Әү, кызым.

– Сиңа әйтәсе сүз бар иде бит әле.

– Соң?

Су агымына карагач, Сөнгатулланың җиңелчә генә башы әйләнде.

– Муса абый өй түбәсен яңадан япты, әти.

– Ник?

– Ник дип… Хәзергесе ак – цинк калае.

– Кара, хуҗа булган, ә? Иркенләгән! Минем больницада ятуым ярамаган.

– Баз да бүтән– кирпечтән.

– Тиясе калмаган. Кирпеч дым тарта ул.

– Кирпеченә сумала кайнатып сылады. Бер очтан нигезне дә.

– Нигезне? Аның кай җире ярамаган тагын?

– Борчылма, әти. Хәзер нигез дә кирпечтән.

– Чә!

Үтә гаҗәпләнгәндә Сөнгатулла шулай «Чә!» дия иде. Бу аның ишеткән сүз мәгънәсенә төшенеп җитмәвен белдерә. Бу әле аның, сәерсенеп, колагын сагайтуы гына. Ишетте, янәмәсе, тик ни соң әле бу? Кабатлап әйтергә кирәк: әйе, бу аның үтә гаҗәпләнүе, ни дияргә белмичә, чак кына телсез калуы. Аныңча, язын бәрәңге базына су төшсә дә «Чә!». Кырык өч яшенә җитеп, хатын-кыз күрмәгән Сәлимҗан көтмәгәндә өйләнгәч тә «Чә!». Тупыл төбенә карга баласы егылып төшсә дә. Былтыр урак өстендә шәһәрдән булышырга килгән тегү фабрикасы кызларының берсен авылның унынчы классны бетергән өч егете көчләп харап иткәнен ишеткәч тә теле шул ук «Чә!» диюдән гайре әйләнмәде. Шуннан соң, яңа ишет- кән хәбәргә күңеленнән тиешле бәясен биргәч, аның «Инде!» дип куя торган гадәте бар. Яңа нигез корыр өчен өйне җир- дән күпме күтәрергә кирәклеген күз алдына китергәч, ул кызына:

– Инде! – дип, башын чайкады.

Мәрзыя, тавышын һич үзгәртмичә:

– Тәрәзә йөзлекләрен буямаган әле, – дип дәвам итте.

– Нинди тәрәзә йөзлеге ди ул?! Кычытмаган җирне кашып… Хәзер печән хәстәрен күрергә кирәк. Бигрәк тагын!

– Дөрес, әти. Тәрәзә йөзлеге качмас. Муса абыйны әйтәм: бигрәк җенле булып чыкты ул. Теңкәгә тиеп бетте: тук та тук өй мүкләп, йокы бирми.

– Мүкләп? Мин мүкләгән эченә тигәнмени?

– Авыз да ачтырмый, әти. Узган юлы кайтканда, балчык изеп аяк калмады. Үзенең бетон болгаткыч машинасы капка төбендә. Ярамый, янәсе! Имеш, мич измәсенә аяк-кул җылысы тияргә тиеш.

– Мич?! Инде дә, ә?! Барлы-җуклы ярты ел югалып тору ярамаган! Мич булып мичнең башына җиткән… Миннән шәп тартып калды лабаса.

– Бусы да тамаша: бик яхшы тарта.

– Син, кызым, түбәдән нигезгә төштең, инде өйгә сыймыйсың…

– Ә матча матча ише генә түгел, әти. Күрсәң, исең-акылың китәр – сап-сары нарат.

«Янганнар бит болар, каһәр! – дип уйлады Сөнгатулла. Ләкин аңлаганын кызына белдерәсе килмәде әле. – Әйтмәгәннәр. Борчылып ятмасын дигәннәр инде, мать честна!»

Су бөтерелеп-бөтерелеп ага иде. Аның күз аллары караңгыланып китте. Якты көнне болыт бастымыни. Колагы томаланды, әйтерсең лә су астында калды. Аягының җегәре бетте. Кайтып җитәр, үзе каккан салкынча келәләрдә, тотка тимерләрендә учының җылысын калдыра-калдыра ишекләрне ачар, бусагалардан сак кына атлап, түшәм такталарының һәр сызыгын, һәр рәсемен карамаса да күреп, өй эченә узар һәм тыйнак кына, бәлки, бераз ятсыныптыр, имән матча астында хатыны Зөлхиҗә белән күрешер кебек иде югыйсә. Кинәт ул үзен икегә бүленгәндәй хис итте. Көзге каршына басса, үз чагылышы урынына гомер очратмаган кеше чагылышын күрердер кебек. Ул чагылыш лачынныкыдай үткер карашы белән больницадагы чатнаган көзгедән әллә ничә тапкыр аның йөрәген тырнап-тырнап алды инде. Кайсысы чын – шул көзгедәге керәшә ояларыдай эчкә баткан күзле шәүләме, әллә ул – Сөнгатулла үземе? Яңа йортта да торыр анысы. Аягы яңа баскычларга, ишек бусагаларына, кулы электр боргычларына, ишек тоткаларына күнегер, үз кадакларын кагар, такта ышкылар, яңа мичкә утын ягар, үз ашын ашар. Җайлашыр. Ләкин ялгыш өйгә очып кергән һәм тәрәзәгә һава дип бәргәләнгән кош шикелле, нишләсә дә, чиксез авырту гына тояр инде. Кызы әнә сөйли дә сөйли. Тавышы ерак, җил китергәндәй өзек-өзек, әле ачык, әле тонык ишетелә. Гүя шәһәр кибетләре тәрәзәседәй зур, калын пыяла аша эндәшә.

– Идән… буяу… авыр… Казанда әле. Болай да матур, якты. Түшәмне Муса абый… Караватлар яңа… Кухняда гарнитур… Без төсле телевизор… кредитка. Искесен ирем сезгә кайтарып куйды. Күрше-күлән… савыт-саба… Җитәрлек. Орденнарыңны күрше Хаммат абый алып чыгарга өлгергән. Әни шунысына бик сөенде. Костюм-чалбар… әни үзе алды… таман…

Юк шул инде, таман булмас. Ябыкты Сөнгатулла. Ә кием-салымының буе тамандыр. Зөлхиҗә тазарыр дигән өметкә алдангандыр инде. Киемне аны балага гына үсәренә чамалабрак алалар.

Әх, Мәрзыя!.. Юата инде, бичаракай. Хәзерләп куя, янәмәсе. Атасының йөрәге ярылыр ди бугай.

Сөнгатулла тураеп басты да кычкырып көлеп җибәрде. Кызының сөйләвеннән кырт киселеп сискәнүен, үзенә коты алынып каравын күреп тынды, тик чыдый алмыйча, гөлдерек тавыш белән элеккесеннән дә катырак итеп, рәхәтләнеп, башын чайкый-чайкый көлде:

– Әйттем бит мин аңа, кызым!

– Нәрсә-нәрсә?

– Әнкәңә дим.

– Нәрсә әйттең?

– Больниска бер килүендә тиешлесен генә түлим, өйдә акча юк дип кәҗәләнгән иде. Добровольни өлешен дә уч тутырып түләмәсәң, кара аны, фәлән-төгән, дип җибәрдем. Шулай итмәсәң, палатага аяк атлыйсы түгел, мәйтәм. Икенче килүендә тагын түләмәгән, хәерсез. Коры калган, алайса!

– Түләде, әти, түләде.

Сөнгатулланың әле генә көлгән, аннары кырысланган йөзенә канәгатьләнү төсмере чыкты. Җиңел сулап:

– Алайса, ярый, – диде. – Яндыгыз инде, ә? Дипломат икәнсең син, кызым. Белми идем. Яман хәбәргә яхшы хәзерләдең син мине… Күпме тиде соң?

– Нәрсә?

– Нәрсә булсын – страхавай.

– Биш мең.

– Әйбә-әт.

– Колхоз булышмаса, ул биш мең генә чәп итәргә дә җитмисе икән, әти.

– Нәфсе дисәң дә нәфсе соң хәзер кешедә… Биш меңгә ташпулат салып була! Кассада да ару гына үрчегән иде түгелме соң?

– Анысы да кереп бетте аның, әти.

Сөнгатулла тагын:

– Чә! – диде. – Инде дә шулхәтле кыланмасагыз…

– Бераз әҗәткә дә җыйгач, таман гына булды бугай.

– Әҗәт?!

– Әйе. Нигә?

«Әллә каккан казыкка тиклем янганнар инде?»

Сөнгатулла, күңелендә уянган шушы шиге белән килешәсе килмичә, шул ук вакытта кинәт әрләп ташлап йә ялгыш сүгенеп, кызын куркытмас, рәнҗетмәс өчен тыштан тыныч кына:

– Зурдан купкансыз түгелме соң? – дип сорады.

– Зурдан дип… Ә абзар-кура?

– Aбзap-кypa?!

– Әйе, әти. Анысы да өр-яңа. Өй белән берочтан анысын да өр-яңаны корып ташладылар. Нигә калдырып торырга? Келәтне сиплисе бар дип, үзең дә ясканган идең, анысын да элеккесе ише генә итмәделәр – ындыр табагына тиң итеп салдылар.

– Кызым! Мәрзыя… Алайса, шыр ялангач калганбыз түгелме соң?

– Нинди шыр ялангач?.. Нинди шыр ялангач! Ул яңа мунчасы гына да ни тора! Син салган усак кына иде, мүк урынына да салам. Бусы нарат, кызлар чәче шикелле сап-сары сүс белән мүкләнгән.

– Мунча да көл булып очтымыни?

– Көл дип инде… Көлләрен, кисәү башларын, мотоцикл калдыкларын, өч алмагачны янганның икенче көнендә үк бульдозер белән кырып-себереп, иске тегермән чокырына түктеләр.

Сөнгатулланың елап җибәрәселәре килде.

– Берни дә калмадымыни?

– Өскә кигән кием дә Сабан туе мәйданына утырып чыккан «Жигули» инде. Әле ярый янгын Сабан туе көненә туры килде. Көрәшчеләр батырга чыгуга – пожар. Бөтен мәйдан чапты. Ул җыелган халык, әти, ул халык! Хәйран тамаша!

– Сөнгатулла Тимершинның йорт-җире көлгә әйләнүен бөтен авыл җыйнаулашып тамаша кылуы хәйран булмыйни!

– Ни, әти, карап тормадылар.

– Тормаганнармы соң? Теш казырлык шырпы калмагач?!

– Алар башка өйләрне уттан саклады. Очыбыз белән янабыз дип курыккан идек.

– Ә Муса, каз сөзгән нәрсә? Муса нишләде? Бастырык буе гәүдәсе белән бер сандык та чыгармагач, Тимершин фамилиясен йөртүе хәрәм!

– Ул мәйданда көрәшеп калды шул.

Җан ачуы белән сүгенәсе килүен басар өчен, Сөнгатулла бу юлы «Чә!» дип кенә калмады. Бу юлы ул:

– Кит әле! – диде. – Йорт-җире яна, ә ул көрәшеп калдымы? Кайтып та тормадымыни?

– Кайтты, ник кайтмасын ди, «Жигулие»ның арткы утыргычына батыр калганы өчен алган биш йөзлек паласны җәйгән дә шуның өстенә дүрт пот ярымлы тәкә бәйләп салган.

– Ничек инде ул – бар халык янгынга чапкан, ә Муса бил алышып ятканмы?

– Кызык инде, әти, әйеме? – диде Мәрзыя, көлгәндәй итеп.

– Бу хәтле дә үземә охшар икән, билләһи газыйм!

– Чат инде, әти, чат! Көрәш судьясы Гамбәр абзый да шаклар катты. «Без монда пожар сүндерәбез, ә батырны кем билгеләгән?» Әйдәгез, яңабаштан! Көрәштә мин судьямы, әллә Пушкинмы?» – диде.

– Хак әйткән.

– Абый: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», – дип кырт кисте.

– Ул да шәп әйткән ләбаса, шайтан!

Улының бу сүзләрен үзенең чуалчык хәтере җуймасын дигәндәй, Сөнгатулла эчтән генә: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», – дип кабатлады. Йөрәк түрендә үлгәнче тотардай яхшы сүзләр. Улының сүзләре аның борчуларын, дулкынлануын баскандай итте. Су өстеннән чагылган нурлар һәм талгын җил битен, чигә чәчен, беләкләрен киптерде.

– Шуннан? – дип сорады ул.

Мәрзыя:

– Шуннан… менә шул инде – яндык. Хәзер бар нәрсә яңа, – диде.

– Яхшы, – диде Сөнгатулла. – Кайтыйк, кызым.

– Кайтыйк, әти.

Сугыштан кайткач, бер кичне – тугыз тулып, чирек сәгать үткәндә, Сөнгатулла капка төбендәге ташка чыгып утырган иде. Ул ташны яңа өйнең өрлеге астына почмакка салырга ниятләгән иде. Әйе. Нәкъ шул вакытта. Көмеш сәгатен ачып караганы исендә. (Көмеш сәгать – комкор Рыбалко бүләге. Тора-бара ул сәгатьнең кирәге дә калмады кебек: авылда көндез дә, томанлы таңнарда да күз төшкән нәрсәләрдән, колак ишеткән тавышлардан вакытны минутлап беләсең.) Шулай итеп, ул капка төбендәге ташка чыгып утырды, һава йомшак. Ни җылымса, ни салкынча. Китапларда тәнгә рәхәт дип язалар. Эч пошмаганда, кәеф яхшы булганда шулайдыр. Көнбатыш матур алланып, көнчыгыш тыныч шәмәхәләнеп торганда бигрәк тә. Куе чиялектә өздереп сандугач сайрый, уенлыктан гармун тавышы, кызлар белән егетләрнең җырлавы ишетелә. (Ул чагында кичләрен җыелалар иде әле.) Ә боларга игътибар итмичә, күк йөзенә уйсыз гына карап торсаң һәм йолдызлар кимегән кебек тоелса? Андый чакта һава хозурлыгына ис китми шул. Әйе, ул кичке йолдызлар сугышта үлеп калган авылдашлары санынча кимегән сыман тоелды аңа. Җирдә кеше яки солдат үлгән саен, йолдыз атылып юкка чыккандыр, ә яңалары балкырга өлгермәгән иде әле.

Аннары мәшәкать өстенә мәшәкать өелде. Эш күп хәсрәтне каплады, күңел яраларын төзәтте. Әкренләп кеше рәтенә керделәр. Рәхәт тормыш китте! Хезмәт көннәренә түләү артты. Тора-бара берәм-берәм өйгә телевизор, газ, суыткыч керде, идәнгә палас җәелде, стенага келәм эленде. Элек сугыштан соңгы еллардагы сирәк-мирәк мәҗлесләрдә, туйларда, Сабан туе бәйрәмнәрендә аз гына куела торган әче балның саны бетте. Аннары аракы күренә башлады. Аны шахталарга, чирәм-җирләргә китеп, туган якларына ялга кайткан якташлар кунак-төшемгә дәшкәндә зур күчтәнәч итеп кенә куя иде. Аннары исә, аракы табынның түренә үк менеп утырды, өстәлнең күркенә әйләнде. «Көндәлек сорау товарлары» – кибет маңгаена шундый язу элделәр. Шүрлекләрдә исә аракыдан күп нәрсә юк.

Заманалар үзгәрде.

Техника күбәйде. Комбайннар кырда сыер көтүе урынына йөри. Бөтен җирдә трактор. Бер корреспондент Сөнгатулла турында: «Ул сукалаган җир Франция, Бельгия, Люксембург җирләренә тигез», – дип язып чыкты. Нигә, бик ихтимал. Кайбер җәйләрне буада ник бер су коенып карасын. Әле ярый дөньяга ат булып яратылмаган – әллә кайчан аяк сузар иде! Ба! Камыт киясе булса, аңа чыдардае табылыр иде микән? Элек уңышы алты-җиде центнердан артмаган гектарлардан егерме центнерны ала башладылар. Шунысы бар: туклыкка әллә ни ис китмәде. Күнегелде дә соң, каһәр! Әүвәл колхозның егерме бишләп баш дуңгызы булып, шулар бөтен яр буе болынын актаралар, кичү ташларын кубарып бетерәләр иде. Хәзер алар бишәр меңнән артык, комплекста гына тоталар. Тик исләре бар дөньяны тутыра: сыек тиресләре чистарту базларыннан ашып, инешкә агып төшә, ташлыкларга ләм булып ята. Су буен камыш басты. Колхозны да, председательнең үзен дә шушының өчен ничә тапкыр штрафка тарттылар. Хәл үзгәрмәде. Анын каравы түбәндәге рус авылында сыерлар комплексы. Соң инде, җәмәгать, татар кешесе гомер яратмаган дуңгызны күңел биреп карыймы соң? Монысын Сөнгатулла болай гына уйлады, сүз уңаеннан гына. Әйе, тормыш яхшы, күз генә тимәсен. Бер генә мисал: зиратта мәрхүмнәрне күмешкән өчен бирелгән хәер акчасы бишәр сумнан арта. Нәкъ бер шешәгә җитәрлек. Өчкә бөкләп, пистун кесәсенә тыгалар да кибет тарафына китәләр. Татарда мәрхүмне искә алу табыны юклыгы билгеле, элек мәрхүм үлгән көнне аракы эчмиләр иде. Ләкин ул бишлекне кая куймак кирәк? Килешәме-килешмиме – сәүдә әйләнешенә кертәләр.

Менә нишләде замана. Кешеләр әйтерсең тормыш муллыгында югалып калдылар.

Сәрхушлык ирләрне куе томан кебек басты. Эш башланганчы да салу, эш беткәч тә эчү. Шатлыктан да, кайгыдан да. Гаҗәп. Кесәдә акча тормый. Шунысы кызык: саклык кенәгәләрендә дә үрчи. Гүя авыллар буенча дәрвиш рәвешендә Хозыр-Ильяс пәйгамбәр үткән дә кешеләргә хәзинә базларын ачып калдырган. Борынгыдан акча белән эш итмәгән җир кешесе акча муллыгына әзер түгел һәм аңа күнегүе җиңелдән булмады. Ни гомер бушка диярлек эшләгән халык бер буын гомерендә тотрыклы хезмәт хакы ала башлады. Әйе, сәрхушлык куе томан ише басты.

Хикмәт монда түгел. Яшәү тыштан гына җиңел. Асылы шул ук: һәр рәхәтнең тискәре ягында үз хәсрәте бар. Крестьян хезмәте башлыча маңгай тире һәм җан канавыннан гыйбарәт. Бусы үзгәрмәде…

Ярый, яндылар. Ярый, көлен, күмерен кырып-себереп түкәннәр дә элеккесеннән дә яхшырак йорт-җир салып кергәннәр, мал-мөлкәт җиткезгәннәр. Шуннан? Көр кәеф, моң-зарсыз гына тоташ тынычлыкта яшәтәмени ул сине? Шуннан нәрсә? Шуннан…

Җирдән ялгыз болыт күләгәсе шуып үтте. Керәшәләрнең тавышы тынып торды. Ә очышларын үзгәртмәделәр. Ак болытны озатып калгач, Сөнгатулла учлары белән ике ягындагы үләннәрне сыйпады, әйтерсең лә шулай итеп уйларын тәртипкә салырга теләде.

Әйе, шуннан… Шуннан ул басмага керде. Үзен көтеп торган кызы Мәрзыяга:

– Рәхмәт, кызым, – диде.

– Ярар инде, әти, ул хәтле нитмә… әрләмә безне. Үз-үзеңне дә бик бетәштермә.

– Мин бүтәнне әйтәм, – диде ул.

– Нәрсәне?

Басма аслы-өсле дулкынлана, атлаганда, аяк куюы читен. Мәрзыя ике төенне дә бер кулына тоткан, буш кулын, аңа ярдәм итәргә әзерләнгәндәй, чак кына алга сузып тора.

– Больницада әйтсәң, әллә ничек… – диде кызы, атасының ни өчен рәхмәт әйтүенә төшенеп. – Әле болай да…

– Аңа гына чыдыйм әле мин, кызым. Бер елга куян тиресе дә чыдаган.

Бая йорт януын курка-курка гына сөйләсә дә, көләргә, шаяртырга көч тапкан кызының күзләре мөлдерәмә яшь белән тулып ялтырады. Елап җибәрмәс өчен, ул тирән сулыш алды һәм аскы иренен тешләде дә кайтыр якка борылды. Ул тагын нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек тоелды.

Ярга менеп җиткәч, Сөнгатулла зират астындагы болын, кой- ма, бәрәңге бакчасы аша йорт-җирен күзләде. Абзар-кура, яшел калай түбәле өйләре, мунчалары урынындагы корылмалар аңа бөтенләй таныш түгел иде. Бура почмаклары, түбә кыеклары, койма сызыклары аңа рәвешләре эрегәндәй бозылып, кушылып, агарып күренделәр – Сөнгатулланың күзе яшьләнде.

Өйләренә кадәрге калган араны ул аяк астына гына карап узды. Такыр сукмакның әллә ничә төшендә кырмыскаларның нәзек кара чылбыры шуыша. Ул аларга да, суалчаннар чыгарган балчык өемнәренә дә басмаска тырышты.

– Әнә әни карап тора, – диде Мәрзыя.

Сөнгатулла якты абзарның караңгы тәрәзәсендә таныш йөз күреп алды. Зөлхиҗә. Аннары ул юкка чыкты. Зөлхиҗә аларны читкәрәк салынган мунча белән келәт арасындагы койма капкасын ачып каршылады.

– Сөнгатулла, – диде Зөлхиҗә. Әйтерсең лә Сөнгатулланы фәкать таныган, аның үз алдында икәненә генә ышанган.

– Нихәл суң? – дип эндәште Сөнгатулла һәм капка баганасына тотынды.

Мәрзыя тоткарланмады, узышлый:

– Исәнме, әни, – дип, эчкәре узды.

– Кайтып та җиттегезме? – диде Зөлхиҗә һәм Сөнгатулла тотынган баганага кулын куйда да Мәрзыяга: – Самавыр куя тор, кызым, – диде.

– Ярар, әни.

Мәрзыя, келәт почмагыннан борылганда, аларга әйләнеп карады.

– Ярый, – диде Сөнгатулла. Ул ишегалдын тутырган көек һәм нарат чәеренең күпмедер вакыт җилләр дә тарата, яңгыр да юа алмаслык исен тойды. Янгын эзе байтак торыр. Янган капка баганаларының җирдәге көйгән төпләре берәр казу эшендә килеп чыгыпмы, туфрактан эрегән кашык, чынаяк китеге табылыпмы, үзен искә төшерер. Җир кеше эзен тиз тигезләсә дә, хәсрәтен озак саклый.

Зөлхиҗә туры ябып, ияк астыннан бәйләгән яулыгының почмагын күзләренә тидереп алды. Сөнгатулла аның ирене калтыравын, кычкырып елап җибәрүдән тыелуын күреп торды. Белә Сөнгатулла, сизә: Зөлхиҗәнең нечкә күңеле нишләгәнен, җанының канаты каерылган кош булып хәлсезләнүен, тәненең утка салган каен тузы булып куырылуын тоя. Шулай да Сөнгатулланың кайтуына шатланадыр, йорт-җирнең соңгы казыгына кадәр януына үзен гаепле саныйдыр. Гомернең узулары инде ап-ачык икәненә төшенә микән соң? Озакламый тиңсез узачак гомерен күз алдына китерәме икән? Әнә аның күзләрендә мөлдерәп яшь бөртекләре җемелдәде. Ник елый икән ул? Ник кенә булмасын, аның сәбәпчесе ул – Сөнгатулла. Зөлхиҗәнең моңарчы елауларына да һәм моннан соңгы елауларына да фәкать Сөнгатулла гына сәбәпче, Сөнгатулла гына гаепле.

– Карчык, – диде ул. Көченнән килсә, бу сүзен кояш җылыларына, ай нурларына, су тәмнәренә, җилләр йомшаклыгына кушып әйтер иде. Сулышын тыйды, аңа төбәлебрәк карады.

Зөлхиҗә тирән итеп тын алды, яулыгын аркасына җайлап япты. Зөлхиҗә шулай итеп үзен алда көткән авырлыкларга әзер торуын белдерде кебек. Шул ук вакытта бу – Зөлхиҗәнең ире Сөнгатулла күкрәгенә башын куеп, сүзсез калуы белән дә бер. Тик болай эшләргә ул көндезләрен бик ятсына иде.

Зөлхиҗә аны көтеп, күрешер вакытны төннәр буена күз алдына китереп чыккандыр, әйтер сүзләрен уйлагандыр. Сөнгатулла үзе дә күрешкәндә нишлисен больницадагы озын төннәрдә күз алдына китереп, әйтәсе сүзләрен эзләп ятты. Ләкин Зөлхиҗә көткән сүзләрнең берсен дә әйтмәде. Эштән өйгә Сөнгатулладан алданрак кайтып өлгергән һәм аны көтеп алган кебек итәргә тырышып:

– Кая, су салып торам, юын, – диде.

Ишегалдына үттеләр. Сөнгатулла үзеннән-үзе кул югычын күзләде. Шунда, ияләшкән урында икән. Әмма каккан баганасы да, югыч та яңа.

– Өшәнгәнсеңдер, – диде Зөлхиҗә, Сөнгатулла юынып бетергәч, аңа иңбашына салган ак сөлгене сузды. Сөнгатулла эштән кайткан һәм, әлбәттә, аек кайткан көннәрне ул: «Арыгансыңдыр», – дия иде.

Аның хәленә кереп, Сөнгатулла да һәрвакыттагыча диярлек, тик бу юлы үзенең алдавына үзе оялып:

– Карын ачты, – диде.

Мәрзыя ак күмәч, хәлвә, ысланган балык, төрле конфетлар, өрек, йөзем җимешләре, кыяр, помидор кебек кала күчтәнәчләрен таратып салган өстәл тирәли утырырга өлгермәделәр, капка төбенә машина туктаганы ишетелде. Сөнгатулла, түрдәге өч тәрәзәнең уртадагысына эленгән чәчәкле пәрдәне һәм челтәрне кайтарып, урамга карады. Муса кайткан. Атасын күреп, ул кулын болгады:

– Нихәл, әти?!

Ишеккә тотынган килеш, бер аягын машина баскычына куйган шофёр егет Габдразак та:

– Исәнме, Сөнгатулла абый! – дип эндәште һәм ике тапкыр машинасын кычкыртып алды.

Сөнгатулла тәрәзәне ачып җибәрде, җиңнәрен сызганган, йөзләре кояшта янган таза егетләргә көр күренергә тырышып:

– Нихәл анда? – диде. Ягъни колхозда, эштә, мастерскойда диюе инде. Гомумән, авылда. Шул ук вакытта шәхси тормышыгызда да диюе.

– Синсез – дөнья сансыз, Сөнгатулла абый.

Сөнгатулла, каршы йорт капкасыннан тол хатын Канәфия чыкканны күреп, тәрәзәне ябарга теләде.

– Өйгә керегез, нишләп анда гына торасыз? – диде ул, тәрәзә капкачына үрелеп.

– Юк, мин китәм, – диде Габдразак һәм, утыргычына утырып, машинасын кабызды.

Канәфия, итәген учы белән сыпыргалап:

– Кайттыңмыни, күрше? – диде.

– Исәнме! – диде Сөнгатулла, аңа карамыйча гына. Канәфиягә бу хәлендә күренәсе килми иде. Хәер, инде барыбер. Инде күптән барыбер. Ә кайчандыр… Хәзер ул күптәнге «кайчандыр»ның Зөлхиҗә белән бер кычкырышкач, ике көпшәле ау мылтыгы тотып йөргәне, куркытыр өчен аткан булып, шартлап ярылган көпшә кыйпылчыгының бармагын чәрдәкләгәне, шуны бәйләтер өчен Канәфия янына кереп, ачудан, хатыныннан үч алырга теләүдән, шунда куна ук калган кадәргесе генә күз алдына килде. Калганнары «үпкән-кочкан – җилгә очкан».

– Габдразак, син теге тирәгә түгелме? – диде Канәфия, шофёр ягына чыгып. Ләкин күзе Сөнгатуллада. Ә ул тәрәзәне япмады. Кыенсынды.

«Теге тирә» дип, Сөнгатуллалар очында авыл Советы, колхоз идарәсе, кибет яны йөртелә. Ә алар урамын «Тегермән очы» диләр.

– Юк, мин җәйләүгә, – диде Габдразак һәм, кузгалып киткәч, шапылдатып ишеген япты. (Алар авылында барлык шофёр халкы үз ягындагы ишекне кузгалгач кына яба.)

Канәфия аның артыннан:

– Ярый, алайсаң, – дип калды. – Савыгып булдымы соң, Сөнгатулла?

– Савыгуын савыктым бугай. Ә калганын булдырып булмас инде, пжалый.

– Ярый, алайсаң, – диде Канәфия һәм кул сырты белән итәген сыйпап китеп барды.

Кайчандыр (тагын кайчандыр) Сөнгатулла аның йөри белеп йөрүен карап калырга ярата иде. Бу юлы… Китте-барды. Кайчандыр (инде бөтен нәрсә кайчандыр кебек!) Канәфия аңа:

И алмалар, алмалар,

Бакчаларында ишек.

Кичә булган җаныеңның

Фамилиясе ничек?


Фамилиясен белмәдем,

Исеме Сөнгатулла.

Гомерлеккә булмаганда

Файда юк сынатуда, –


дип җырлаган иде. Китте-барды. Үзе китте, җыры калды. Хәзер тәрәзәне ябасы инде. Хәзер инде дөньяны ике катлы тәрәзә аша гына карыйсы: берсе – пыяла, икенчесе – хәтер тәрәзәсе.

Юган кулларын сөртә-сөртә, Муса керде. Һәм эре-эре атлап килде дә атасын кочаклады. Гадәтенчә, күтәрмәкче дә иде, ахрысы. Ләкин тимер кыршау кебек кыскан куллары кинәт бушап калды. Әх, бала! Атасының җиңеллеген орынуга ук тойды, атасының хәле бүтәнчә икәнен аңлады. Муса авыр учларын аның иңенә салды, ике тапкыр сугып куйды. Атасын үзе белән тигезләргә теләде инде, тигезләргә! Әле кайчан гына ул үзе атасының шушылай иң кагуына, хуплау яки юату сүзенә мохтаҗ иде бит. Инде үзе атасын юатырлык ир булган. Ә Сөнгатулла? Эштән чыккан, инде йөгән дә кигезмәслек, фәкать ыңгырчак эзенә суккалап: «Әх, малкай!» – дип, юмалыйсыны китергән карт алаша белән бер инде, бер.

– Яхшы, әти! – диде Муса аңа.

Сөнгатулла, өйне күздән кичереп һәм хатыны белән кызы аның ни әйтәсен бер-берсенә карашып көтүен искәреп:

– Күргәнсең күрмешне, – диде. – Мондый йорт салуы…

– Тазалык булсын, әти.

– Яхшы, улым, яхшы.

Мәрзыя җырлап торган электр самавырын токтан өзеп, эскәтер җәелгән өстәлгә китереп утыртты.

– Чәй кайнады, – диде ул.

– Утырышыгыз, – диде Зөлхиҗә.

– Мәйсәрә килен кайда соң? – дип сорады Сөнгатулла.

– Җәйләүдә, – диде Муса.

– Ә Тукай?

(Бусы Мусаның улы, аның оныгы. Күршедә бер балага Дар- таньян дип кушкач, Муса кычкырып көлгән иде. Аннары йодрыклап өстәлгә төйде дә, хатыны Мәйсәрәнең кабарынкы корсагына яшерен күз төшереп: «Үзебезнекен алып кайтсак, бер исем кушып күрсәтмәсәмме!..» – дигән иде. Тукай менә шуннан.)

– Су коенадыр.

– Йә, – диде Зөлхиҗә, – утырыйк инде.

Сөнгатулла өстәлгә таба атлады. Һәм югалып калды. Кая утырырга? Күнеккән урыны өстәл башында, ян тәрәзә буенда иде. Үткән-барганны карап калырга яхшы. Хәзер өстәл өйгә буйлый тора. Түргә утырса, тәрәзәгә аркан килеп чыга. Ишек ягыннан – тәрәзә ерак. Ә яннан… Ян ян инде ул…

Ә Муса түргә утырды.

Сөнгатулла: «Ала-а-ай… – дип уйлады. – Малай хуҗага әйләнгән икән».

– Кайткан шатлыкка… әллә нитәбезме соң? – диде Муса һәм уң кул яктагы сервантның аскы капкачын ачып түбән иелде. – Ә, әти? – Җавап көтеп, ул шуннан елмаеп күз кысты.

– Муса абый… – диде Мәрзыя.

Муса Мәрзыяга күтәрелеп карады һәм, нидер аңлап, урындыгыннан купты.

– Үз урыныңа утыр әле, әти. Шулай, Мәрзыя, бу бөркүдә нит- кән эчү ди. Әйеме, әти? – диде ул. Әмма Сөнгатулла аның тел төбен аңлады: шулай итеп, «сиңа ярамый» дип әйтүе инде. – Беләсең, әти: миңа бу нәрсә әллә бар, әллә юк… Утыр, әти, утыр.

Кабатлап әйтте. Үз ялгышын ашыгып төзәтүеме бу? Әллә атасына юл куюын белдерүеме? Өстәлнең үз ягындагы урындыкларны читкәрәк этәреп чыкты. Аны шундук аңлаган Зөлхиҗә икенче яктагыларын кузгатты.

– Тот, әти! Өстәлне борабыз! –диде Муса һәм өстәл башын астан тотып көлеп җибәрде. – Ату мин ниткәнмен… хуҗа булып беткәнмен монда.

Өстәлне борып, гомердән килгән гадәтенчә утырса да, Сөнгатулланың күңеле тынычланып бетмәде. Дөнья үз эзенә кайтты кебек. Менә ич, бар да әүвәлгечә: ул өстәлнең түр башында, тиешле урынында. Табын мул, ул яңадан өйдә, хатыны, балалары янәшәсендә. Самавыр гөжли. Сүз күп, әллә ни яңалыгы, кызыгы булмаса да, гадәтилеге белән тансык.

– Печән хәстәрләргә вакытыгыз булмагандыр инде? – дип сорады Сөнгатулла. Шулай икәнен белсә дә сорады. Бу аның Мусага «Печәнсез калмабыз бит?» дип искәртеп куюы.

– Колхоз бүләр әле. Мәйсәрә белән миңа шактый тия ул.

– Люцер да салам белән генә булмый әле ул. Малга да төрлесеннән кирәк. Болын печәненә ни җитә инде. Ярар, үзем чапкалармын әле.

– Юк инде, әти. Өшәнеп йөрисе түгел. Сиңа калмаган, – диде Муса.

Мәрзыя аңа ашыгып каршы төште:

– Калмаган дип… Әтигә нәкъ үзе инде. Рәхәтләнеп чап- сын!

Сөнгатулла: «Кыз бала кыз бала инде. Күңеле сизгер», – дип уйлады.

Мәрзыя аның хәлен Мусадан яхшырак белә шул. Бу сүзләрен тагын юатып әйтте ул. Муса аны үлән чабарга да ярамаслык дип саный һәм шуны маңгайга бәреп әйтергә килешмәгәнлеген дә чамаламый.

Сөнгатулла тәлинкәсенә салып, ә тәлинкәне өч бармагына куеп, тансыклаган авыл чәен эчте.

– Кала суы чишмә суына җитми инде, – диде ул. – Чишмәнең бурасын карыйсы бар әле.

– Яңарттылар инде аны, – диде Зөлхиҗә.

– Кемнәр?

– Идрис белән Хаммат.

– Мине көтмәгәннәр икән.

– Көтәргә – чишмәне язын ләм басты. Ә колонкалардан уңмадык – суы каты, тәмсез.

Муса:

– Әнә торбасын өйгә үк керттем, – дип, кече өй ягына ымлады, – Табак-савыт юарга, үзең юынырга ярагач та яхшы. Тамаша! Мин үзем чишмә суыннан башканы эчмим.

– Нужасы төшми, шуңа эчмисең, – диде Сөнгатулла, улының һаваланыбрак сөйләшүен абайлый башлап. – Нужа төшсә, ат тоягы эзенә җыелган суны да ятып эчәсең аны, – дип өстәде ул коры гына.

Муса тәлинкәсен авыштырып, соңгы кашык ашны авызына күтәргән иде – кире куйды.

– Чә! – диде ул. – Нәрсә инде син… тик торганда.

Сөнгатулла киндер тастымал белән маңгаендагы тирне сөртеп алды.

– Шулайрак бугай шул, – диде ул, тамагын кырып. – Ярар, шул гәүдәң белән үпкәләп утырма әле. Алай да атаң белән киңәшсәң ни була?

– Нәрсәне әйтәсең?

– Әйдә, чыгып сөйләшәбез.

– Чәйне эчеп бетерим инде, – диде Муса һәм «моның нинди кыланышы инде бу?» дигән шикелле елмаеп, бер Мәрзыяга, бер анасына карап алды.

– Ярый, мин чыга торам, алайса.

– Тамагыңа тагын бераз капкала әле, әз ашадың түгелме? – диде аңа Зөлхиҗә.

– Туйдым, карчык. Ни бит… бөркү.

– Чәй эч.

– Булды дим инде.

– Тагын бер генә чынаяк. Варенье белән. Җиләген үзем җыйдым.

– Ярый, мин чыгыйм әле, – диде ул, беркемгә дә карамыйча һәм яңа идәннең ныклыгын чамалаган шикелле сак, сыгылмалы басып, яшел йомшак чүәктән килеш кенә ишегалдына чыгып китте.

Ишегалды иркен, зур. Ләкин аның бер генә почмагында да ул үзенә таныш күләгә, чөй яисә кадак, гомер буена аяк астында буталып йөрсә дә, ташларга башка да килмәгән тимер кисәге (мәсәлән, күгәреп беткән борынгы бизмән, егерме кадаклы герблы гер, ватык домкрат) күрмәде. Монда барысы да чит иде. Аның ишегалдын ташлап чыгып китәсе, үз өенә кайтып керәсе һәм шунда берәр эш эшлисе килде. Ә болай ул үз-үзенә тагын бүтән кеше булып тоелды. Шулкадәр дә бүтән һәм чит, хәтта әнә шул кешенең дә үз өенә кайтасы, таныш балтасын кулга аласы яисә үз сыеры яткан абзарны чистартасы килүен Сөнгатулла бөтен җаны белән тойган шикелле булды. Аның да батальоннан берьялгызы гына исән калган ялгыз сугышчы кебек үләсе килә идедер. Аны да Сөнгатулланы соңгы упкынга китереп терәгән авыру биләгән, ул да инде сәламәтләндерә алмый торган, файдасыз дарулар эчәдер. Ташка басса, аның да сөяк кенә калган табан асты авыртадыр, учына тигәнәк угы гына тисә дә, каны чыгадыр. Ул да дөньяда көлеп-елмаеп яшәргә телидер. Әмма ишегалдының кыл уртасына баскан килеш аның да тавышсыз, күз яшьләрсез елыйсы килеп киткәндер. Аңа да тәрәзә пәрдәсе аша ал чәчәкле кына гөлләре артыннан хатыны яшертен генә карап тора микән? Һәм, шулай булса, ул моңа, әлбәттә, кимсенәдер. Ул да, Сөнгатулла кебек, кызгануга дучар булган икән, нигә аннан дөнья хәлләрен, тормыштагы авырлык- ларны яшерергә? Менә шушы өйне генә ал. Шундый-шундый хәл, йорт-җир, бөтен хуҗалык казыгынача янды, яңасын тиз бурап керергә, шөкер, көчтән килә, йортны урамга элеккечә яны белән куйыйкмы, әллә каршымы дип киңәш сораудан гына ул – Сөнгатулла – җиргә ятып, үкереп елар, йә ата-анасын калдырмый сүгенер, йә вакытыннан алда гүргә керер идемени? Иңгә төшкән авырлыкларны бар сынны катырып һәм тез буыннарын калтыратмыйча күтәрмәгәч, ялганнарны бармаклар каната-каната кәкре кадак төзләгән шикелле турыламагач, мактауларга, ялагайлануларга өстән карамагач, рәнҗетүчеләрдән үч алмагач, яшәү яшәүмени ул?! Йә чүкеч шикелле җиренә җиткереп сук инде аны, йә сандал шикелле, нинди генә сугуларга да нык тор, бирешмә.

Шулай икән, нигә мескенләнергә? Менә ул, үзенең элеккеге сиксән ике килолы гәүдәсен, җиргә метр да җитмеш алты сантиметр биеклектән карап йөргән буен, нинди хәлгә төштең дип кызганып, балавыз сыгып, кимсенеп утырсынмыни? Танымаслык булып үзгәргәнме? Үзгәрсә ни. Ул үз-үзенә фәкать яхшылык кына тели. Аның өлешенә калган бар нәрсә канәгатьлек кенә бирсен. Күпмедер гомере бар икән, шуны якты хисләр, игелекле теләкләр, ярату, ышаныч, өмет, тыныч акыл, тапкан җаваплары, җавапсыз сораулары, яңа авырлыклар, авыр сынаулары белән яшәп бетерсен. Ул үз-үзенә җиңел үлем генә түгел, авыр яшәү дә тели әле! Шушының чынга ашуы хакына Сөнгатулла әллә ниләр бирер иде. Ни генә эшләсә дә, барысы да авырлыклардан качып калыр өчен түгел, ә бәлки кешеләр арасында, кешеләр янәшәсендә кешечә яшәү хакына.

Шушыны аңласаң, үз бәхетеңне эзләү, үз-үзеңңе тормышта раслау гөнаһ түгел. Иң мөһиме – бару, ахырынача алга бару, һәрвакыт алга гына бару һәм алда сине ни көткәннән курыкмау.

Сөнгатулла күңелендәге бу уйларны күрде, ишетте кебек.

Болдыр ишегендәге марля пәрдәне ачып, Муса чыкты.

– Шундый-шундый хәлләр, әти. Аптырап торасыңмы? – диде ул һәм, баскычка утырып, пычак белән шырпы очлады да, авызын ачып, тешен казый башлады. Аның елмайган тыныч йөзе бер үк вакытта газаплануга чыдый алмыйча бозылган рәвешкә керде. Сөнгатулла ишегалды уртасыннан аның янына килде, өйнең кирпеч нигезенә утырды. Муса шырпысын ташлады, тамашачы куеныннан тере әтәч тартып чыгарган фокусчы сыман, һаман елмаюын белә иде. Көне-төне эшләсә дә, йөзе тупасланмаган, таушалмаган, какча, шома, йөз сызыклары әле кайчан гына яшьлек, шаянлык чалымнары белән тулып тора иде аның. Боларны ирләрчә ныклык, катылык, җитдилек кысрыклап чыгарган. Ә Сөнгатулла аның тышкы кырыслыгы астында нечкә күңеле яшеренгәнен яхшы белә. Әйтик, моңсуланып киткән чакларында Сөнгатулланың, төнге кырны үз моңы белән тутырырга теләгәндәй, трактор кабинасында сузыплар торып җырлап җибәргәне бар. Ә улларына ишеттергәне юк. Атадан улларга кырыслык, җитдилек, намуслылык, ирлек күчсен. Башкасыннан мәхрүм калмаслар. Ә Муса алай уйламаган әнә. Бервакыт кич белән төнге эшкә төшешли су буеннан узганда, ул Мусаның җырлаганын ишетте. Куак арасында ялгызы нишләп җырлап утыра дип сагайса, Тукайга җыр өйрәтә икән.

Олы юлдан атлар чаба,

Безгә кала тузаны.

Алда гомер бардыр барын,

Сагындыра узганы.


– Әйдәле, улым, кушыл.

Олы юлдан атлар чаба…


Мусаның калын, күкрәк тавышына оныгының нечкә, чиста тавышы кушылгач, Сөнгатулланың күңеле тулды. Алар янына барып утырасы, җырга кушыласы килде – кыймады. Хәер, ихтимал, кушылмас иде, чөнки кызыксыну басты. Мусаның үз улына җыр өйрәтүен бүлдерү ярыймы соң! Качып тыңлау да әллә ничек әле. Ләкин махсус төстә тыңлап тормый ич, ирексездән тап булды.

Тукай атасын:

– Әти, әти, олы юл нәрсә ул? – дип бүлдерә.

– Олы юл… әнә аръяктагы асфальт юл шикелле зур юл инде. Еракка алып китә торган юл… Әйдә, яңадан…

– Әти, әти, асфальт юлдан машиналар гына җилдерә ич, атлар юлы бүтән.

– Бик борынгы җыр бу. Аны чыгарганда, асфальт юл да, машиналар да булмаган әле.

– Ә ни булган?

– Атлар булган… сугышлар булган… Дошман авылларны яндырган, шәһәрләрне җимергән… Әйдә, җырлыйбыз.

Олы юлдан атлар чаба,

Безгә кала тузаны.


Җыр бер мизгелгә текә ярлардан кире кайтарылган кайтаваз гына булып кала: Муса көйне югары күтәреп сузганнан соң тын алганда, Тукай, тагын түзмичә:

– Әти, әти, безгә ник тузаны гына кала? – дип сорый.

– Безгә түгел, улым. Тузан безнең бабайларга, бабайларның бабаларына калган… Ә бәхет, атлар шикелле, алар яныннан җилдереп кенә узып киткән. Бу җыр менә нәрсә турында. Бәхетне аны тотып алырга кирәк. Бөтен көчкә чабып барган атның ялыннан эләктереп алган шикелле. Белдеңме?

– Белдем. Ә бәхет нәрсә соң ул, әти?

– Бәхет? – дип кайтарып сорый Муса. Ничек җавап бирергә кирәклеген уйлаптыр инде. Кайтарып сораганда шулай итеп үз-үзеңнән дә сорыйсың. Ә үз-үзеңә җавапны кешеләргә бирәсенә караганда да төптәнрәк эзлисең. – Бәхет ул, Тукай, синең шикелле балалар авырмау… атаң-анаң булу… авыл булу… зират булу…

– Зират булу?

– Әйе, зират булу да бәхет. Зират юк икән, хәтер юк. Анда кемнәр күмелгәнен онытсаң, үзеңнең кем икәнеңне дә белмисең инде. Ә хәтер булмагач, үлгәннәр генә үле түгел, тереләр, исәннәр дә үле… Шуннан тагын… елга булу, юл булу… ашарга булу… Эшкә кемдер сине коллар шикелле куалап түгел, ә үз иркең белән бару, эшләгәнеңнең үзеңә дә икәнен белү. Бәхетнең очы-кырые юк инде аның, улым. Ә иң зур бәхет – үзеңнең бәхетле кеше икәнеңне белү. Ә моннан да зурысы, Тукай, бөтен кешеләрнең бәхетле икәнен күрү.

– Әти!

– Әү?

– Тагын бер бәхетне оныттың әле син.

– Кит әле! Йә?

– Бабайны. Әбине. Бабаң белән әбиең булу да бик яхшы. Бигрәк тә минекеләр шикелле булса.

Муса эндәшмәде. Ихтимал, кан тамырлары бүртеп торган көчле кулын малаеның иңенә куйгандыр. Сөнгатулла үзе дә шулай итәр иде. Ул йомшак җилгә каршы яр сукмагыннан түбән төшеп китте, артта Мусаның:

– Әйдә, кушыл, улым, – дигәнен һәм аның калын күкрәк тавышына оныгының нечкә чиста тавышы кушылганын ишетте.

Олы юлдан атлар чаба,

Безгә кала тузаны…


Җыр елга суында бөтенләйгә агып китмәсә, искән җилдә очмаса, таллар арасында адашып калмаса, күкләргә ашып юкка чыкмаса, тузан булып җиргә таралмаса, тракторын кабызып төнге кырга чыккач, улы белән оныгының җырлавына Сөнгатулла да кушылыр… Аның җыры күктә йолдыз атылгандай кыска инде кыскалыкка. Әмма бит ул йолдыз! Шул август төнендә мул атылган йолдызлар улы Муса белән оныгы Тукайның елга суында акмаган, искән җилдә очмаган, таллар арасында адашмаган, күккә ашып юкка чыкмаган, тузан булып таралмаган җыр-моңына төшеп чумдылар кебек.

Менә нинди кеше ул – аның улы Муса. Улына җыр өйрәткән ата үлгәч тә яши.

Ул аңа ни дияргә теләгән иде әле? Ачуланырга бугай. Әллә шатланасы микән? Ни арада нинди йорт-җир җиткереп кергән бит, малай актыгы! Аннан – йортның терәге Сөнгатулладан башка бит ул!

– Ник чакырдың, әти?

– Ник, ник!.. – диде ул аңа, ни әйтергә белмәгәч. «Бусы ник болай, тегесе ник тегеләй» дип бәйләнмәс, вакланмас бит инде. Шуңа күрә ул, тел төбен яшергән кебек: – Яхшы-ы-ы, – дип сузды.

– Йорт-җирне әйтәсеңме?

Сөнгатулла:

– Аны да, – диде.

– Безгә синең таза-сау кайтып керүең кадерле, әти.

– Таза-сау дип… үзең бирешмә, улым. Хәзер ышаныч синдә. – Арттырыбрак мактады, ахрысы, ул: – Төпчек кайтканчы, – дип өстәде. – Син үзең дә башлы-күзле.

– Бөтенебез бер гаилә ич инде.

Сөнгатулла:

– Төпчек кайтканчы, – дип кабатлады. – Ул да башлы-күзле булыр. Озак тормас.

– Озак тормас… Син каулар идең. Мине дә тиз тоттың.

– Минем анда ни катнашым бар? – Сөнгатулла бер аяк астына, бер капка ягына карап алды. – Яхшы-ы, – диде ул тагын.

Сүз аның хакындамыни? Сүз бит алдагы яшәү хакында әле. Авыл кешесенең үз гомерендә ике олы мәшәкате бар: өйләнеп башка чыкканда, йорт җиткереп керү, тора-бара тагын берне салу – анысын гомер азагына кадәр исәпләп һәм бала-чагаларга гаилә корып, үз йортлары белән яши башлаганчы җитсен дигән чама белән. Шушы ике олы мәшәкатьнең бер ягында – кешенең дөньяга килүе, икенче ягында – дөньядан китүе. Бу – авыл кешесе тугач һәм үлгәнче кичә торган тормыш күпере. Күпер астында – гомер елгасы. Агып килә, агып китә. Кешенең эше кала; кылган эше шөһрәтле икән, исеме дә кала. Ә эш белән исем – синең дөньяда калдырган мирасың инде ул. Хәер, монысы сиңа түгел, монысы исәннәргә кирәк.

Чын егет икән – Муса менә нинди йорт җиткергән. Хәзер нык салалар инде – берәгәйле итеп. Ут-күз төшмәсә, гомерлек. Тынычлык кирәк, һәммәсе сыяр. Ә төпчек улы Фәрхад? Менә көзгә әйләнеп кайтыр. Ул да сыяр. Ә өйләнгәч? Төп нигез, төп йорт аныкы, төпчекнеке. Бусын ни Алла иңдермәгән, ни мулла кушмаган. Бусын халык борынгыдан һәм мәңгегә хәл итеп куйган. Сөнгатулланың нигезе бар, ә йорты? Төпчеккә атасыннан ни кала? Улы тәгаен авылга кайтам дип китте бит.

– Бу йорт-җирне Фәрхадка калдырып чыгуы авыр булыр инде сиңа, Муса.

Сөнгатулла улының үзенә әллә ничек итеп – җанының кеше күзе, кеше уе җитмәслек тирәнлегеннән карап куюыннан куркып китте. «Ә-ә! Аңлашылды!..» – дип уйлады ул, әлегә улының күңелендә ни ятканына анык төшенмәсә дә. Яңа салган йорт-җирне энесе Фәрхадка калдырырга Мусаның йөрәге җитмәс дигән шик күңелен тырнап узды.

– Кайтса, бик калдырыр идем әле, әти.

– Кайтыр, ник кайтмас икән? Кайтмый кая барсын! Башта армиядән. Аннары китеп торыр. Укуын дәвам итәргә. Тәмамлар. Менә аннан кайтыр. Бөтенләйгә. Агрономга укып бетергән башы белән базарда ит чабармы әллә? Безнең нәселдә андыйлар булганы юк… Синең муеныңа кайтып атланмас анысы, моннан аң бул, әйе… Колхоз өйләре бер урам әнәтерә. Унтугыз таш йорт.

– Тагын җидене салып яталар. Безгә дә шуларның берсен бирмәкчеләр иде. Рәхмәт дидем.

– Дөрес, нәрсә аны. Тәндә җан барында хәләл көч белән салган үз куышыңа ни җитә!.. Ә төп нигездә төпчек калырга тиеш. Бусы сиңа-миңа карамый аның.

Беравык тын тордылар.

– Кайтса… Кайтса, ике дә уйлап тормас идем, әти.

– «Иде» дип син… Тел очыңа төер чыккыры нәрсә! Тфү-тфү диген! Әйе! Фәрхад ул – баш бәясен белә торган егет. Күрәләтә утка кермәс! Хәер, безнең нәсел отчаянный инде ул… Җәренгәгә көрәшкә кем белән чыгасыңны уйла. Көрәш мәйданына салып, Фәрхад синең кабыргаларыңны санар әле ул, менә әйткән ие диярсең!

Сөнгатулла ишегалдын яңгыратып көлеп җибәрде. Онытылып көлсә дә, күз кырые белән тәрәзә пәрдәсенең күбәләк канатыдай ябылуын абайлады. Икенче тәрәзәгә дә кырын караш ташлады. Пыяласында кояш чагылганга, анысында ул-бу хәрәкәт сизелмәде. Тик шунысы тәгаен: Зөлхиҗә белән Мәрзыя аны карап торган. Нишли икән бу диптер инде. Нишләсен, көлә әле Сөнгатулла абзагыз! Йорт-җир янган дип, кара көеп утырырга монда… Кешесе ул түгел. Кем белә, Муса урынында үзе бил алышып ятса, бәлки, ул да, ут-күз чыкты дип, Сабан туе мәйданын чатыр чабып ташлап кайтмас, җиңгәнче шунда калыр һәм ахырдан, көйрәгән кисәүләр өстенә кайтып кергәч: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк» дияр иде, ә? Тимершиннарның каны кайнаса кайнап күрсәтә инде ул! Кан кайнауга йөгән юк аңа.

– Яхшы, Муса, – диде ул.

– Их, әти! – дип, Муса көрәк кадәрле учларын нык тезләренә берьюлы сукты да аягына торып басты. – Бәла ялгызы йөрми икән шул!..

– Аяк астында ятмый диген.

Муса баскыч төбенә төшеп, сандалларын кияргә иелгән иде, аңа күтәрелеп карады.

– Бәла аяк астында ятмый диген, дөресрәк булыр, – дип кабатлады Сөнгатулла. – Минем хәлне бәла дип санарга ашыкмый тор, яме?

Муса кулына алган кырык алтылы сандалиен баскычка ташлады, аның калай каптырмасы зыңлап куйды.

– Минем авыруны, – дип елмайды Сөнгатулла. – Янгын да… Үткән эшкә салават… Ничава!..

Муса сандалиларын аңа аркан борылып, баскан килеш аягына элде дә, каптырмаларын эләктереп тә тормастан, урамга юнәлде, кече капканы ачар алдыннан каядыр читкәрәк карап:

– Әти, мин эшкә төшим инде, эш күп чак, – диде. – Кичен сөйләшеп утырырбыз.

– Ярый, ярый, – дип, ул Мусаның урам буенча бөтенләй икенче якка – су буена төшеп китүен бакча рәшәткәләре аша карап калды.


Яр биек, текә. Биек, текә яр читендә Сөнгатулла үзен кечерәеп калгандай тоя. Зур таш кантары янындагы кырмыска ише генә итеп. Кырмысканың зур таш кантары өстендә алай да, болай да йөргәне шикелле, Сөнгатулланың уйлары да биек, текә яр тирәсендә алай да, болай да йөри, айкала, актарыла, бер күтәрелә, бер төшә.

«Бу яр ишелгәннән ишелә, дугаланганнан дугалана, кая барып чыкмас икән? – дип уйлый ул бөтенләй башка нәрсә турында. – Ярга ишелсә дә ярый, урын җитәрлек. Адәм баласының гына яры чикле ул. Соңгы яры – кабер».

«Хәер, кеше башы чыдаса чыдый инде. Яра өстенә яра өстәлә… Әле тән ярасы, әле җан ярасы…»

Уйларын кем беләндер уртаклашасы килә иде аның.


Муса: «Әти, мин эшкә төшим инде, эш күп чак», – дип чыгып киткәч, җылы нигез ташына утырган килеш калган Сөнгатулла беркавым нишләргә белмичә торды. Капка күләгәсенә, шундагы бүрәнә-әхрәткә (бәлки, Муса эскәмия дә ясап куйгандыр инде) чыгып утырасы килде. Тик базмады. Кешеләр узар, һәркайсы хәл-әхвәл сорашыр, кабат-кабат сөйләргә күңеле тартмады. Капка төбе кичен тансык ул. Ул торды, бушаган чалбарын күтәрде, ике атлауга ук чалбары тагын билдән түбән шуды, ул билдә түгел, оча сөягенә ярашып кына тора иде инде. «Яңа каеш кирәк». Яргаланганга күрә, элеккесен бумаган, больницада киенгәндә Мәрзыяның сумкасына тыккан иде. «Шуны тагып торасы инде», – дип уйласа да, әлегә өйгә кермәде. Зөлхиҗә белән кызының сөйләшәсе бардыр, комачауламаска булды. Мәрзыя кеше күңеленә сизгер, җай белә, артыгын сөйләп, әнкәсен куркытмас, шәт. Сөнгатулла мал-туар чәчкән йомычкалар өемен сәнәк белән җыештырды, исләре ишегалдына таралды. «Йомычка мунча тамызлыгына тамаша инде», – дип уйлады ул. Имән бүкәнгә каптырып куелган балтаны алып карады. Мусаның кулы барган: балта җайлы утырган, чөйләнгән, уч төбе сапка җайлы ята. Баш бармагының тырнагын ышкып, үткерлеген тикшерде, канәгать калды. Аннары капка түбәсенең аркылы тотнагына эленгән чалгыга күзе төште, аны да алып селтәп карады – ипле иде. Бөгелҗәсе шомырт та, тал да түгел, элмәдән ясалган, озакка чыдар. Чалгының сугылуы да шәп – тамчы да калҗаймаган. Эченә тагын җылы йөгерде: «Яши белер малай!» Чалгысы да тугызлы. Муса каерып бер селтәнсә, дөнья тикле җирне кырып ала инде. Үзенең дә үләнне кыеп-кыеп чабулары исенә төште.

Хәзер алай итәргә дәрманы җитмәстер. Шунысы сагындырыр инде, хәерсез.

Сагындырыр дип… кыймылдарлык чама бардыр әле анысы. Бәлки, нәфсене басып керергәдер? Сукмактан менешли койма буенда кычыткан, алабута шәйләп калган иде, шуны ега торсаң да юаныч.

Шул уй белән бакчага таба атламакчы иде, исенә төшеп, олы капканың җепсәсенә әйләнеп карады – янавыч шунда, күнегелгән төштә, кул астындагы урынында икән. Муса бусын да искәргән. «Булдыклының булуы шунда күренә».

Тагын риза калып, ул: «Барысын да минемчә итәргә теләгән», – дип уйлады.

Кычыткан картайган, алабута орлыкланган инде. Алай да чабып киптерсәң, мал-туарга ярыйсы. Ул аларны җайлап кына егып чыкты, койма буе чистарып калды.

Бәрәңгене тирән сызганнар, ләкин анда-санда кызыл таплар кыймылдаша – колорадо коңгызлары. Үләт кыргырлары дисәң, үләтләре юк, ахрысы, ул хәшәрәтләрнең. Үрчеделәр дә соң! Бәла!

– Иманыгызны алам әле мин сезнең! – диде ул.

Керосинга чүпләп дөмектермәсәң, һични алмый каһәр төшкән нәрсәләрне. Каян килеп чыкканнардыр. Каза инде бер! Бәрәңгене уттан хәтәр корытучы хәшәрәтләрдән ул җирәнә, аларны күралмый иде. Тере бөҗәккә дә охшамаганнар бит, дуңгыз танаулар. Әйтерсең лә эчләре телевизорныкы ише электрон белән тулы.

– Курск дугасы ясыйм әле мин сезгә, – диде ул. – Маршал Жуков юк югын, әмма җир тазалыгы дигәндә, крестьян кулына туплар, танклар кирәкми. Мин сезне хәйләкәрлек белән алдырам. – Аннары ул әкрен генә: – Уйларга кирәк, – диде.

Кортлар кара җиргә, яшел бәрәңге яфракларына тамган кан тамчыларын хәтерләтә иде.


Шуннан нишләде? Сөнгатулла аягына басты, бозау янына килеп, аның муен астын кашып торды.

Шуннан соң, сукмак буендагы кычыткан белән алабутаны чапкач, ул яңа зиратны – чардуганнары затлы, агачлары яшь булган, зиннәтле истәлек ташлары куелган (исән туганнарының – хәленә, үлгәннәрнең кадеренә карап инде) каберләрне күзеннән кичерде: ул югында артмаганнармы? Артмаганнарын күргәч, күңеле сөенде. Шул ук вакытта ахыргы кабернең кемнеке икәнен барлаудан тыела алмады. Урман каравылчысы булып торган Зариф Зәетовныкы – яхшы кеше иде, мәрхүм. Шуны ачыклаганда, Сөнгатулла үз тәне тоярдай, үз аңы иңләрдәй дөньядагы барлык хәсрәтне, барлык тавышны бер генә мизгелгә туктатып торырга теләгән шикелле булды. Ул җан сызуы төсендә үтеп киткән бу теләгенең каян килгәнен тәгаенләп өлгермәде, тик Зариф Зәетов янәшәсендә үзе ятачагын ачык күрде инде. Әлегә аның «ятуым ихтимал гына әле» дип үз уена карышасы килде. Әйе, анда кемнедер аннан алда җирләп өлгермәгәннәр. Өлгермәгәннәр икән – яхшы. Әйе, Зариф Зәетов янәшәсендә ятарга була. Яхшы кеше. Яхшы. Ах, әлбәттә, әлбәттә, яхшы кеше иде…

Һәммәсенә дә җавап шушы иде. Яңа зиратта, анысыннан кычытканлы канау белән генә аерылган иске зиратта, ничә гасыр буена җыелган каберләрдә, алар өстендәге карт каеннар, наратлар, мүк баскан ташларда, өч алфавит алмаштырган, ә иманын алмаштырмаган халыкның ул ташларга үз телендә язган исемнәр, еллар, дога юллары, ядкяр сүзләре – боларның барысы да җавап. Барысы да. Җавап.

Аның каравы күзеңдә соңгы ышаныч нуры сүнгәнче каның белән тәнең буенча аккан һәммә сорау синеке. Яшәү – иң зур сорау. Иң зур сораудан да зуррак җавап юк.

Ул, койманың рәшәткә башына тотынып, карашын иске зиратның түренә – каеннар куерак булган урынга күчерде. Ул тарафтагы агачлар кырык-кырык биш еллыклар. Анда үткән сугыш чорында һәм сугыш тынгач үлгәннәр җирләнгән. Күбесенең йә бура, йә такта чардуганнары таралып черегән инде. Агач утыртылганнарында йә агачлары, таш куелганнарында йә ташлары тора. Әнә теге кара тап ни-нәрсә тагын? Каян килгән? Моңарчы юк иде ул. Иртә таңнан алып төнгә чаклы, хәтта төнлә дә җәен димсең, кышын димсең, көзенме, язынмы, үз өе яныннан кайда нинди тап, төс, шәүлә күренгәнне Сөнгатулла яхшы белә, бу аның канына сеңгән. Болар гынамы соң, тавышларны, авазларны да. Кайдан нинди җил искәндә агач ябалдашлары ничек бөгелә, күләгәләр нинди озынлыкта булганда вакыт күпме – барысын да белә. Әйе, анда бу кара тап юк иде. Ни икән ул? Каеннарның кояш нурлары яктырткан толымнары астында, ак кәүсәләре арасында каралып тора.

Кызыксыну басты. Шул тирәләрдән әйләнеп кайтасы да килде. Иске зиратка күптәннән аяк басканы, әнкәсе каберен байтактан зиярәт кылганы юк. Элегрәк, мал-туар асрау авырга килгәндә, зират үләнен бүлгәләп чабалар, кайбер чакны аңа да тигәне бар, яки карт-корылар үз пайларын чабып бирүне сорый, ул баш тартмый, тыңлый иде. Хәзер зиратны ялгыз, булышчысыз пенсионерлар, әле дә җомга намазына йөргән картлар гына бүлешеп чаба. Алар моны савапка саный. Зиратны чистарту ич. Авыл Советына акчасын түлиләр, шул керем исәбенә үзләре үк зиратның коймасын төзек тоталар. Ә быел үләнне чапмаганнар икән әле. Чәчәкләр җетелеген җуйган, кәлшә үләннәренең орлыклары җитешеп, зиратны саргылт-яшел төскә керткән инде.

Койма буйлап, үз сукмагыннан су буена таба төшкәндә, яр читеннән яңа зиратка кергәндә һәм иске зират канавын аркылы чыккач, инде түмгәкләр хәлендә генә калган исемсез каберләргә басмаска тырышып атлаганда, теге кара тап ак кәүсәләргә әле күмелә, әле тагын күренә, гүя качышлы уйный иде. Инде аңа туры юнәлешкә төшеп барганда ул күздән югалмады, үзе үк аңа якыная башлады кебек. Зурайганнан-зурайды, рәвеше үзгәрде, турайды, почмакланды. Сөнгатулла сагайды, чөнки аның яңа кабер ташы икәнен таныды. Тик менә ташы гына яңа микән, кабере дә яңа микән? Хәер, алар авылында таш яңарту дигән нәрсә юк; бу эш – гореф-гадәткә сыймый торган фигыль, әүвәлдән тыелган, ә халык гөнаһ санаган хәл. Хорафат, әлбәттә. Заманалар үзгәрде, тормыш бөтен, көн итүе җиңел, борынгы гадәтләрне санга сукмыйча, яңартулары да бар. Тик, ай-һай, ул моңа ышанмады. Бүтән халыкларда бу – гадәти нәрсә. Алай гына түгел, сөякләрен казып, башка урынга күчереп җирләү дә бар. Ә бездә – шикле.

Тәмам якынайды. Таш астында кызыл балчыклы яңа кабер иде. Нигә сугыш заманында, сугыштан кайтып, авыр яраларыннан вафат булганнар тирәсенә җирләделәр икән соң?

Таш зур, кап-кара, көзгедәй шома, ялтыравык. Килеп җитәрәк, чүкеп уелган тонык язуын, сурәтен, өске уң почмактагы йолдыз рәсемен шәйли төште. Чардуганы да кара, дүрт кырлы, нык, авыр тимердән, дүрт баганасы башында җиз шарлар.

Туктады, күзен кысып, сурәткә карады.

Һәм таш артындагы каеннарның яшел чуклары, зиратның яшел үләннәре кара көеп килде…


Сөнгатулла бозауның сыртына суккалады, шулай итеп, әллә аны сөйде, әллә уйларыннан арынырга теләп, үзен тынычландырды. Аннары чиләкне алып, борылышны әйләнеп узды да сөзәк ярдан су читенә төште, чиләгенә су тутыргач, өскә менде. Чиләк авыр, җиргә тарта иде, әллә ничә тапкыр кулыннан кулына күчерде.

– Эч, – диде ул, чиләкне бозау алдына куйгач.

Бозау эчмәде, ипи кисәкләрен, бәрәңге, кыяр кабыкларын ашарга кереште.

– Аударма, – диде Сөнгатулла һәм яр читенә барып басты. Башта ераклыкка, аннары су агымына, бөтерчекләренә, өстә йөзгән чүп-чарга, бака ефәкләренә, сайлыктагы җете яшел үсемлекләргә карап торды, һәм шунда борылыш елдан-ел ашалып ишелә барса да, елга ярының артык киңәймәгәненә төшенде. Елга үз ярларын үзе төзәтә икән; бирге яктан ишелеп киңәйсә, аргы яктан язгы ташуда утырып калган ләм, ком белән күмелеп тарая икән.

Кешеләрнең тормыш ярлары да шулай түгелмени?

Шулай. Әйе, шулай.

«Бәлане бәла төзәтә, яраны – яра» дигән сәер уена сискәнеп, ул иген басулары өстеннән еракка, урманга карады.

– Ничек, ничек? – дип сорады ул үз-үзеннән һәм «Бәлане бәла төзәтә, яраны – яра» дигән уен кабат яңартты. Чыннан да, чираттагы бәлане зуррагы каплый, иске яраны яңасы оныттыра шул. Әнә авырый иде – йорт-җире янды. Инде авырый гына иде, йорт-җире генә янган булган, ә аларның икесен дә иске зираттагы кара гранит ташы аның тәненнән, күңеленнән куптарып алды да яңа авыр кайгы иңдерде. Ә бәлки бәлагә – бәла, ярага яра өстәлә барадыр ул? Юк. Гранит таш барыннан да авыррак, кара көйгән каен чуклары һәм зират үләннәре барлык кайгылардан да карарак.

Шулай булгач, Сөнгатулла кебек хәлдәге кешеләргә нишләргә кала соң? Кара көяргәме, җиргә иңәргәме? Юк икән, бирге яктан ишелгән яр аргы яктан туларга тиеш икән. Кешеләр, Сөнгатулла кебек, нинди генә хәлләрдә калмасын, нинди генә бәлаләргә дучар булмасын, нинди генә яралар алмасын, аларның тормыш яры бөтен торырга тиеш икән.

Анда, зиратта, яшәү ярыннан ишелеп төшә язган Сөнгатулланы соңгы мәлендә бер көч тотып калды. Ишелә башлаган яр кисәген үлән тамырлары шулай тотадыр.


– Матурмы?

Күз алдын кара ялкын баскан Сөнгатулла ишетмәде дә кебек.

– Ничек дим, бабай, матурмы?

Ул тагын эндәшә алмады әле.

– Бабай, дим, бабакай!

Ул җиң очын тотып тарткалаганга кымшанмыйча, фәкать башын бора төшеп кенә карады – янына оныгы килеп баскан икән.

– Тукай… – диде Сөнгатулла, тик үз тавышын үзе ишетмәде. – Тукай улым, – диде ул, бу юлы телен көчкә әйләндереп.

– Бу – абый һәйкәле, – диде малай.

– Аныкы, – диде Сөнгатулла. Ул аның кулын капшап тотты, беләкләре сеңерле, җылы кул.

– Матурмы соң?

– Әйбәт һәйкәл, – диде Сөнгатулла аның ни хакында әйткәнен, ни белән горурланганын аңлап.

– Абый үзе дә әйбәт.

– Әйбәт иде.

– Герой!

– Герой икән шул.

– Аны ак тартмага салып апкайттылар.

– Аккадыр. Бик еракта иде бит. – Сөнгатулланың «җәһәннәмдә» дип тә өстисе килде, тик оныгы җәһәннәмнең ни икәнен белми иде. Белер әле.

– Әти ул тартманы ачмакчые.

– Соң?

– Майор абый ачтырмады. Кызыл ситсыга төрделәр.

– Ул ак тартманы кайчан алып кайттылар?

– Сиңа ап… оп… апир…

– Миңа операция ясагандамыни?

– Шул көнне. Ник кайтмадың?

– Әйтмәделәр.

Малай уң кулын йодрыклап селкеде:

– У-у, әшәке кешеләр! Әйеме?

– Юк, әйбәт кешеләр! Мине җылар дип әйтмәгәннәр. Тәгаен шулай.

– И-и, менә әби җылады ул! Көне буе, төне буе, тагын көне буе, тагын төне буе. Аннары да. Гел елады. Яңгыр шикелле.

– Тагын кем елады?

– Күп еладылар инде. Әйтеп бетерерлек түгел.

– Шуннан?

– Ә мин еламадым. Пионерлар да.

– Молодец!

– Ә! Тагын солдатлар да еламады әле.

– Ник икән?

– Алар автоматтан атты. Өч мәртәбә. Залп белән, бабай. Бөтен каргаларның коты очты! Майор абый да атты. Аның пистолеты бар икән. Ә минем пистолетым аныкыннан зуррак. Матуррак та.

– Шулай, улым. Синеке зуррак. Матуррак та.

– Ә кемнеке яхшырак? Минекеме, аныкымы?

– Синеке.

– Ник?

– Синеке атмый.

– Атмый торганы яхшыракмыни?

– Атмый торганы шул.

– Ә ник майор абый алышмады? Мин давай алмаштырабыз дигән ием.

– Алдалыйсы килмәгәндер. Синеке яхшырак ич.

– Абыйның автоматы булган микән?

– Булгандыр. Анда коралсыз ярамый.

– Аңа кирәк түгел ич инде. Ник миңа апкайтып бирмәделәр икән?

– Бирерләр әле. Зур үскәч. Зур үскәч, бер ир-егеткә дә мылтык тоттырмый калмыйлар. Андыйлар сирәк була.

– Ә мин үскәнче бетсә?

– Корал бетсә, бу бик яхшы, улым. Синең пистолетың бар ич инде.

– Бабай, ә, бабай! – дип, Тукай ике тапкыр аның кулын тартып куйды.

– Әү, улым, әү.

– Минеке яхшырак булгач, ник солдатларга да шундыйны бирмиләр?

Сөнгатулла оныгының бу соравына җавап бирә алмады. Алай да ул аңа түгел, ә үз-үзенә җавап биреп:

– Әгәр бар солдатка синеке шикелле мылтык өләшеп чыксалар, минем төпчек улым, ә синең абыең Фәрхадны үтереп җиргә күммәсләр иде, – диде.

– Абый үлдемени, бабай?

Сөнгатулла тагын җавап бирмәде.

– Геройлар да үләмени?

– Геройлар үлми, ә һәлак була, Тукай. Алар иң алдан һәлак булалар.

– Аның каравы безнең абыйныкы шикелле һәйкәл авылда беркемдә юк. Яхшы бит, әйеме, бабай?

– Бик яхшы, улым. Безгә генә булсын, шулай бит? – Ул оныгына нәкъ моның кебек һәйкәлләрнең башка җирләрдә дә бар дип ишеткәнен әйтмәде.

– Теге майор абый безгә яңадан килде. Ә әти аңа башка вакытта килергә кушты.

– Ник икән, белмисеңме соң? – дип, кызыксынмыйча гына сорады Сөнгатулла. Ул район хәрби комиссариатындагы майорның нигә тагын килгәнен әзме-күпме чамалый иде.

– Әти аңарга син кайткач килерсең дип әйтте.

– Минем кирәгем калмаган инде, эш эшләнгән, – диде Сөнгатулла, ияге белән кабер ташына ымлап.

– Ә Фәрхад абыйга йолдыз бирәсе булганнар. Алтын, ди! Хәзер аны синең кулга бирәселәр икән. Аласыңмы, бабай?

– Алмый кая барасың инде?

– Әти майор абыйга ни за шту алмыйм диде. Нәрсә диде әле? Хәзер, хәзер… – Сөнгатулла оныгының кашын җыерып, исенә төшергәнен көтеп торды. – Ә! Фәрхадны герой итеп мин үстермәдем, әтигә бирерсез, диде. Сиңа була инде, белдеңме?

– Белдем. Әйе, аны мин үстердем, улым.

– Әби дә бит!

– Әйе, ул да. Икебез үстердек.

– Син ул майор абыйны чакырт, йолдызны ал. Ә миңа тагарга бирерсеңме? Ә, бабакай? Бирерсеңме?

– Бирермен.

– Ипидер диген.

– Ипидер, Тукай.

Шушында Сөнгатулла түзмәде, бөтен җаны белән ыңгырашып, еламаска тырышып еларга тотынды. Аның җилкәсе калтыравыннан малайның да кулы, иңбашы дерелдәде.

– Җылама, бабай. Бабай, дим, бабакай, җылама.

– Нишлим соң, улым? Җыламыйча, җырлыйммыни тагын?

– Әйе, бабай, лутчы җырлыйк.

– Җырлый беләсеңме соң син?

– Белми ди сиңа – беләм!

Зираттагы тирән тынлыкта малайның нечкә чиста тавышы бәләкәй генә булып ишетелде. Киң кырдагы ялгыз тургай тавышы кебек кенә.

Олы юлдан атлар уза,

Безгә кала тузаны…


– Кушыл, бабай, – дип, малай яңадан башлады:

Олы юлдан…


Сөнгатулла, оныгы җаена төшеп:

Атлар уза, –


дип кушыла. Әмма җырның:

Безгә кала тузаны, –


дигәнен малай тагын ялгызы гына җырлый.

– Ник туктадың? – дип сорый ул.

«Тузаны гына кала шул», – дип уйлый Сөнгатулла һәм бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен оныгына күрсәтмәскә тырышып, пинжәгенең җиң очы белән сөртеп ала.

Ул, ярым пышылдап, җырның:

Алда гомер бардыр барын, –


дигән урынын җырлаганда, малай тын гына торды, ә бабасының көйне югары күтәреп сузганнан соң тынын алганда, көтәргә түземе бетеп, ялгызы:

Сагындыра узганы-ы-ы… –


дип сузды. Ләкин кабатланып җырлана торган соңгы ике юлны алар кабатлап бергә җырлап бетерде:

Алда гомер бардыр барын,

Сагындыра узганы-ы.


Малайның алда гомере барлыгын бар, әмма узганы сагындырмый иде әле. Ә Сөнгатулланың алда гомере бардырмы-юктырмы, тик узганы сагындыра иде инде.

– Минем монда икәнне каян белдең? – дип сорады Сөнгатулла оныгыннан.

– Мин су коена идем. Су буена әти төште. Сине карап торырга кушты. Мин карап тордым да артыңнан килдем – шул.

«Муса менә ни өчен эше ягына китмәгән булган икән бая».

– Атаң тагын нәрсә диде?

– Димәде.

Оныгы аның кулыннан тагын тартты:

– Кайтыйк инде, бабай, – диде Тукай.

– Кайтыйк, – дип килеште Сөнгатулла.

Һәм алар килгән эздән кайтырга борылдылар. Алда – бабасының кендегенә җитеп килгән таза, чиста, кояшта янган, кашы-чәче уңган, аягына сандаллар, өстенә зәңгәр күлмәк, кыска чалбар кигән малай. Артыннан бабасы бара. Ул иркенәеп калган чалбарын бүтән күтәрми иде инде. Куллары тезенә җиткәнче бөкрәйгән. Ул эсседән качып үләнгә поскан, әмма алар узганда күче белән күтәрелгән озынборыннарны һәм әрсез бөгәлчәннәрне оныгының муенына, күлмәгенә кундырмаска тырышып атлады.

Һәр адымы саен ул кое бушлыгына баскандай булды. Мусага: «Йорт-җирне Фәрхадка калдырып, башка чыгуы авыр булыр инде сиңа», – дип әйтүенә каршы аның: «Кайтса, бик бирер идем әле, әти», – дигәнен исенә төшерде. Аның мәгънәсе ниндилеген, барлык хәсрәте, афәте нидә икәнен ишегалдында белмәвен үзенең бәхетле чагы дип санарга гына калды инде. Тик аны кире кайтарып булмый шул инде. Кешенең бәхетле чаклары артта гына икән. Башына төшмәсә, кеше алда үзен ни көтәсен, дөрестән дә, белми икән…

Аяк астында үлән кыштырдый; кунарга чамалап, тирәләрендә бөгәлчәннәр, кигәвеннәр оча. Оныгының муены тирләгән, үзе бер дә бабасына борылып карамый, ул Сөнгатулланы сүзсез әйдәп бара кебек.

Ул төпчек улы Фәрхадны соңгы юлга озата алмады. Фәрхад та аны озата алмый иде инде. Аның каравы хәзергә Сөнгатулла үз оныгы Тукайга ияреп бара иде әле.


Ул – Сөнгатулла – бирге яктан аерылган, әмма ишелеп төшкәнче үлән тамырлары белән бар көченә туфракка ябышкан яр кисәге, ә оныгы аргы якны тутырып килүче яңа яр кебек бугай.

Яр читенә үк килеп басса да, керәшәләр аннан курыкмый инде. Аның кошлардан «Кошлар, балаларыгыз егылып төшкәндә сез елыйсызмы?» дип сорыйсы килде. «Ә мин?» Монысын ул ачыкламады. «Балаларыгыз оя корганда шатланып көлә беләсезме соң сез, кошлар?» Бусына Сөнгатулла «Ә мин?» димә- де. Гомеренең узган кадәресендә елаган да, көлгән дә инде. Ә ал- дагысында? Елар, көләр чаклары булыр микән? Чын яшәү артта түгел, гел алда кала микән соң әллә? Әллә яшәү, алдан килгән чабышкы ат сыман, язмышка уздырмыйча гел алдан чаба микән, ә? Сөнгатулла әлегә моны белми әле. Һәм моннан соң да беләчәк түгелдер инде. Әйе, зур сораудан да зуррак җавап юк.

Аның уйлары бетте. Тирә-якта кошлар гына чыркылдаша. Ләкин Сөнгатулла аларны аңламый иде.


– Яхшы, – диде ул, кичен Муса белән икәүләп капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыргач. Кичен барысы бергә тавык ашы ашап, коймак белән сөтле чәй эчтеләр. Эскәмия дүрт баганалы капканың ачылмый торган ягы турысында, бетон баганалы, утыргычы урталай ярып ышкыланган имән бүрәнә.

– Нәрсәне әйтәсең?

– Нәрсәне дип… Шуннан калганнарын.

«Шуннан» дигәннең ни икәне болай да аңлашыла инде – табында бөтенесен сөйләштеләр: Фәрхад ничек һәлак булган, ничек җирләгәннәр, ничек зурлаганнар.

– Бәби дә көтәсез икән…

– Әйе, әти, – дип, Муса көрән туфлиенең очын капшаган булды.

– Яхшы. Малай булсын.

– Мәйсәрә кыз көтә.

– Кирәк, кирәк. Югыйсә бер бала – ярты бала ул.

Беравык дәшми утырдылар. Урамнан бая кайткан авыл көтүе исе таралып бетмәгән иде әле.

– Ниятең изге иде, Муса.

– Кайсысы?

– Кайтса, йорт-җирне…

Муса тирән итеп сулады да, тынын чыгарганда:

– Һәй, әти! – диде. Һәм бу хакта сөйләшергә теләмәгәнен, хәзергә сөйләшүдән мәгънә юклыгын, ләкин хәсрәт юшкыннары күңел төбенә утырып беткәч, әле, һичшиксез, кайта-кайта сөйләшергә туры киләчәген белдереп: – Урак та җитә-ә, – диде.

Капкадан Тукай чыкты. Атасының очкыннар тишкәләгән брезент пинжәген кигән. Пинжәкнең итәге җиргә тигән, җиңнәре салынып тора. Ул, шуңа чумып һәм аягын бөкләп, атасы белән бабасы уртасына кереп утырды.

– Ник моны кидең? – дип сорады Сөнгатулла. – Җылы ич.

– Шуны да белмисең, бабай! Озынборыннар тешләмәскә ул.

– Акылың алтын икән! – диде Сөнгатулла.

– Үзе белә ул. Ә, улым? – дип, Муса пинжәк башлыгын улының башына кайтарып салды.

– Су коенасыңмы соң? – дип сорады Сөнгатулла.

– Каз тәне чыкканчы, бабай!

– Кысла тешләмиме соң?

– Хәзер аларның эзе дә җук.

– Ник икән?

– Качып беткәннәр.

– Сездән куркыпмы?

– Бездән сиңа! Су ярамый аларга.

– Сезгә ярыймы?

– Безгә чуртым да булмый. Кыслаларга ярамый.

– Кызык икән!

– Кызык ди, бар! Суга өстәге комплекстан дуңгыз б…гы агып төшкәнгә ул, белдеңме?

– Кем әйтте?

– Кем булсын – әти. Ул бит нарутный кантруль. Предкә штраф чәпәттерде. Әйеме, әти? Шул кирәк, икенче агызмас.

– Хәзер акмыймы соң инде?

– Акмаган кая, бабай, хужырак!

– Акмас, – диде Муса. – «Чаян»нан килгән корреспондент язып чыкты инде. Вилдан Сәлмәновичның кесәсендә тагын җилләр уйный инде. Бу юлы – бер айлык эш хакы.

– Ә балык… балык бармы соң?

– Балык дөнья! Ә тотучы җук.

– Ник?

– Тамак тук – шуңа, – диде Муса, улы өчен җавап биреп. – Олылар – тамак тукка, бала-чага ялкау.

– Балык кибеттә дә пачкы. Алучы да җук. Алмагач, дуңгызларга гына ашаталар.

Сөнгатулла монысын белә иде.

– Ашыйлармы соң? – дип сорады ул, Тукайны сөйләштерер өчен.

– Ашамас алар! Сыптыралар гына, абжурлар.

Бабасы белән атасы кычкырып көлде, Тукай әле берсенә, әле икенчесенә карады, тик йөзләрен күрмәде: брезент пинжәк башлыгыннан аның борын очы гына чыгып тора иде.

Урам буйлап күрше Хамматның кайтып килгәнен алар тын гына көттеләр. Сөнгатулла аның ягына карамаска тырышты.

– Утырамсыз? – диде Хаммат, килеп җиткәч. Исәнлек-саулык сорашмады. Иртән генә күрешкәнмени.

– Кайттыңмы, күрше? – дип, Сөнгатулла белән кул биреп күреште.

– Болай соңарып каян киләсең әле? – дип сорады Сөнгатулла. Бераз кыймылдап, аңа утыр дигән ым бирде.

– Идарәдән, корт чаккыры!

Капка ачып япкан тавыш ишетелде. Каршы йорттан Идрис чыккан икән. Машина-трактор таптап, үлән заты калмаган урамнан ул туктый-туктый, җирдән нидер карый-карый килде.

– Самакатың ватылдымы әллә? – дип кычкырды аңа Хаммат. – Ындыр табагына төш, шөрепләрен кысып, майлап җибәрермен.

Хаммат ындыр табагындагы техниканы карый иде.

– Син үз шөрепләреңне кара – бер тартсам, микроскоп белән дә җыя алмассың!

– Ник бәйләнәсең әле син, Идрис? – дип, Хаммат аңа үпкәсен белдерде, урынында кыймылдап куйды. – Тик торганда…

– «Тик торганда, тик торганда!» Тотарсың син тик!

– Нишләгән әле мин?

– Нишләгән? Ә жукларың?

– Ник минеке булсын алар? Бөтен авылны басты! Ачуыңны БМОга язып җибәр. Колорадо штаты губернаторын судка бир – алар коңгызы.

– Аларныкы сиңа! – Идрис тал ботагы, ялтырап торган пычак тоткан – чалгы бөгәлҗәсе юнган җиреннән торып чыккан, сөйләшеп утырганда, бер очтан шуны ясап бетерүе уе да бар, күрәсең. Ул, тимер аягын сузып, каршыдагы утын кискеч «кәҗә»гә утырды.

– Син башта кеше белән күреш, – диде аңа Хаммат.

– Күрше белән мин гомергә җитәрлек итеп күрешеп куйган инде, әйеме, кордаш? – диде ул, Сөнгатулланы пычаклы кулы белән сәламләп. – Син үз жукларыңны өйрәт, Хаммат.

– Нәрсә өйрәт, нәрсә өйрәт?!

– Безнең якка чыкмасыннар.

– Мин чыгараммыни аларны? Карале, ә?! – диде Хаммат, кулларын җәеп, һәм юлга чыгып басты. Бер коңгызны шәйләп, аягын тәмәке төпчеген сүндергәндәй боргалагач, ул кире килде. – Ник аларны минеке дип бәйләнәсең әле?

– Синеке булмый ни? Сыртларын кара – ала-кола. Кем иртән дуст сиптереп йөрде? Ә? Әйтәм җирле Актырнак исни дә борынын җыера. Хәзер жукларың миңгерәүләнгәннәр дә миңа кыйгачлаганнар. Тапканнар йомшак кеше! Ябырылганнар!

– Син дә сиптер – ябырылмаслар.

– Бәрәңге тәмсезләпме? Тимер аяк белән Берлинга җитеп, фашист башына җиткәнне, боларны гына дөмектермәм мәллә? Ә, кордаш?

Сөнгатулла аны хуплау урынына рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Ул күршеләренең хәл-әхвәл сорашмавына, кайгысын уртаклашып, юату сүзләре әйтмәвенә, уен-көлке белән шулай кызык тапкан булып әрепләшүләренә, гамьсезләр дип, башта сагаеп, сәерсенеп үк алган иде инде. Аларның бу гамәлләре үзе өчен икәненә төшенгәч, ул эчтән торган саен ризалыгы арта барып, куанып, күңеле рәхмәт хисләре белән тулуын тоеп утырды.

– Идарәгә ник чакыртканнар? – диде Идрис. Ул, әйтмәсәң дә ярый дигәндәй, ак ботакның урта җирен һич көчәнүсез уя бирде. – Кичә култык астыңа төенчек кыстырып мендең бугай. Социалистик милеккә кул сала башламагансыңдыр ич? Анда, ындыр табагында, нәфсеңне котыртырлык мал байтак.

– Култык асларын тикшерер көнгә калдыңмыни инде?

– Ник чакыртканнар соң? Минем тимер аякны кәҗүнни дип белгәннәр, ә? Бар әле, имеш, Хаммат синең күршең, әйт әле аңа, сәгать җидегә телефонга дәштеләр, янәмәсе. Срочно килеп җитсен, имеш!

Хаммат тагын йөренеп килде. Идрис артына басып, аның юнганын иелеп карап торды.

– Латвиядән дәшкәннәр дисәм ни әйтерсең? – диде ул.

– Латвиядән? Ник идарәгә чакыртканнар, ник авыл Советына түгел?

– Кичке җидедә нинди авыл Советы? Бикле ич инде ул.

Идрис аны үтә бер үҗәтлек һәм ләззәт белән аптырата бирде:

– Шуннан?

– Шуннан… дәшкәннәр – шул.

Дәвам ит дигәндәй, Идрис аңа күтәрелеп карады. Хаммат бу сорау алуның шаярту икәнен аңлый, ләкин шул шаяруда баш бирү аның җененә тия иде – Сөнгатулла үз күршеләренең холык-фигылен яхшы белә.

– Ник дәшкәннәр? – диде Идрис. Ул Хамматның сөйләп бетерәсе килгәнен сизә, ә мондый чакта бераз өскортып тору фарыз. Ул чалбар балагын күтәреп, юнып бетергән агачының уелган җирен тимер аягына куйды да, әйләндергәләп, пычак сабы белән тукмап йомшартырга, кыздырырга тотынды.

– Ник дәшсеннәр – җырларга! – дип, Хаммат «әлбәттә, җырларга, тагын нигә булсын!» дигән кыяфәт белән үз урынына килеп утырды.

– Җырларга?! – диде Сөнгатулла. Ул «болар ни кыландыра?» дип аптыравын бер мизгелгә онытты да кебек. Аны «болар ни сөйли?» дигән кызыксыну басты. Ул әйтерсең лә тыны җиткәнче тирән су төбенә чумган да, ниһаять, өскә калыккан, күкрәген тутырып сулыш алган, хәзер ярга таба йөзә һәм каты җиргә аяк басачак, аннары үзен көткән кешеләр янына барачак – ул үзендә менә нинди җиңеллек, иркенлек, хәтта омтылыш уяна башлавын сизенде.

Бу юлы Муса түзмәде:

– Җидегә дәштеләр дисезме әле? Наряд вакытындамы? – диде.

– Наряд түгелие шул. Идарә утырышы бара ие. Ян өстәл башында районнан килгән бер эшләпәле дә утыра. Килеп керәм. Латвиядән телефонга дәшкәннәр, мәйтәм, көтим әле. Ярый, көт, диделәр. Утырдым. Көтәм. Аны-моны сөйләшсәләр дә, тегеләрнең дә күзе телефонда. Алар да көтә. Шуннан – чылтыр-р-р, алам: «Вас вызывает Дуболт».

– Дубулты, – дип төзәтә Муса. – Ерак җир, начар ишетелгәндер.

– Булыр сиңа начар! Почмактан хатын дәшкән ише генә. Карасам – Хәйдәр Монасыйпов.

Хәйдәр Монасыйпов алар авылыннан, шушы очтан чыккан язучы иде. Китаплары басыла, аның хакында газеталарда язып, радио, телевизордан сөйләп кенә торалар. Әмма авылга кайткан чакларында бер дә алай «мин язучы» дип, язучылыгын күрсәтеп йөрми: тездән ләм, билдән су ерып балык тота, көзен кайтса, сазлык бетереп, үрдәк атам дип йөри. Өйләре йозакта, ачкычы Хамматларда.

– Кара син аны! Ул бот күтәреп, түшәмгә төкерә-төкерә ял итеп ятсын, ә мин монда, аксый-туксый, Хамматны телефонга дәшәргә йөгерәм! – дип, Идрис артка борылды да чыртлатып төкереп куйды.

– Ял тими аларга, сөйләгәне бар. Язалар. Көнгә унбишәр сәгать утырам дигән була.

– Кайчан гына йоклый икән соң ул?

– Анысын хатыныннан сора инде, күрше.

– Йә, ни диде соң, ни диде?

– Теге чакны, кызың туенда җырлаган җырыңның сүзләрен әйт әле, оныттым, ди бу. Күзем маңгайга менде, җәмәгать! Кемдә нәрсә кайгысы, ә?!

– Туктале, тукта! Ул туйга бишбылтыр ич инде, ничек онытмаган, ә? Ну баш та бар инде үзләрендә, каһ-һәр!

– Онытмаган? Онытканга соравы ич инде.

– Сүзләрен диң, ә? Әйттеңме соң?

– Әйттем ди инде – җырлап ук бирдем!

– Ә идарәдәгеләр? Көлделәрме? Көлми ни – адәм страмы бит! Җәһәннәм астыннан җыр даулап шалтыратмаса…

– Көлмәделәр, парин.

– Предтән эләккәндер үзеңә. Уттай эш өстендә утырышларын бүлеп, телефонга җыр җырлап яткач.

– Эләкмәде. Җырладылар алар. Кушылып. Район начальнигына хәтле җырлады. «Вәт!» – диләр. Тегене мактыйлар. Халыкны ярата, янәмәсе.

– Халыкнымы, әллә синеме?

Хаммат йодрыгын яссы күкрәгенә дыңгылдатып сугып алды:

– Мин халык түгелмени? Халык!..

Идрис агач ботагын чүкеп бетерде, йомычка арасыннан таяк башы актарып тапты да чалгы бөгәлҗәсен ботинкасыннан чишеп алган шнур белән сак кына шуңа кигертеп бәйләп куйды.

Шушы рәвешчә күз бәйләнгәнче сөйләшеп утырдылар. Тукай бабасының кочагына елышып, изрәп йоклый иде инде.

Ишегалдыннан Зөлхиҗәнең әкрен генә:

– Сөнгатулла, – дип чакырганы ишетелде.

– Керәм, – дип эндәште ул. Тукайны кочаклаган кулын алып, аны атасына таба авыштырды. Оныгы йомшарган һәм җылы иде. – Ярый, вакыт, – диде ул әңгәмәдәшләренә. Торды, учына йөткергән булып, аларның җавабын көтте.

– Яхшы, – диде Идрис. – Кер.

Алар утырып калды. Сөнгатулла аларга да кереп китәргә вакыт икәнен аңлады. Ләкин аның артыннан ук кузгалышмадылар. Югыйсә аның өчен генә, аның күңелен күреп, аны юмалап кына утырганнар булып чыга бит.

– Керәм, – дип кабатлады ул, капканы ачканда. Ишегалдындагы эңгер-меңгердә Зөлхиҗә басып тора; актан киенгән, култык астына ак сөлгегә уралган төенчек кыстырган. Сөнгатуллага эчке киемнәр тоткан, күрәсең.

– Әйдә, – диде Зөлхиҗә.

Алар мунчага таба юнәлделәр. Мунчаның пәрдә эленгән тәрәзәсе тонык кына яктырып, уты яссы ташларга төшкән. Зөлхиҗә артыннан мунчага Сөнгатулла да керде.

Алачыкта җылы, җыйнак иде. Колгаларга пар-пар каен һәм имән себеркеләре, мәтрүшкә бәйләмнәре элеп куелган. Шулар астында бер-берсенә күз салмыйча, тын гына, тик оялмыйча, моның инде бөтенләйгә, ахырга кадәр шулай булачагын икесе дә аңлап чишенделәр. Теге чактагыча, бик күптән, тормышларының иң башындагыча, беренче тапкырдагыча кебек иде…

Озынча эскәмиядә термос, бер пар ак чынаяк. Почмакта күгәрмәс калайдан ясалган мичкә, аңа салкын су салынган, эмаль чүмеч эленгән.

Зөлхиҗә эчкә үтте, җайлы утыртылган ишекне үз артыннан ашыгып япты. Сөнгатуллага кайнар дулкын килеп ягылды. Бар нәрсә тынып калды. Ул шундук кереп китмичә, бераз басып торды әле. Зөлхиҗә җайлыйсын җайласын, үзе урнашсын, аның янәшәдә икәненә күнексен, озакка сузылган ялгызлыгыннан арынсын, элеккеге уйлары белән хәзер сөйләшәсе сүзләре арасындагы күперне узсын. Су тавышы ишетелде – Зөлхиҗә ләүкәнең кайнар такталарына салкын су койды һәм кайнар судагы себеркесен әйләндергәләде, ахрысы. Сөнгатулла мәтрүшкә чәчәгенең бер тармагын өзеп, татлы исен иснәде. Аннары пинжәк кесәсеннән пыяла савыт чыгарып, учына ике дару сәдәбе бушатты да тиз-тиз йотып җибәрде. «Вакыт», – дип тынычландырды ул үз-үзен һәм теге чактагыча, бик күптән, уртак тормыш башлагандагыча шаяртып сүз катуларның, яшерен карашларның, якынлыкның инде беркайчан да кабатланмаячагын аңлады. Теге чакта, алар беренче тапкыр икәүләшеп кара мунчага кергәндә, юка бозга аяк баскан шикелле булган иде. Хәзер аяк астында калын, нык идән иде инде.

Сөнгатулла эчкә узды. Алар усак такталарыннан ясалган тәбәнәк эскәмияләрдә тирләп утырдылар.

Ә бит шушылай үз-үзләрен һәм бер-берсен яхшы тоеп, тыныч кына уйланган һәм көткән мәлләрдә Зөлхиҗәнең җырлап җибәргән чаклары да бар иде!

Баш куям тезләреңә,

Яшь коям эзләреңә.

Әллә ниләр бирер идем

«Аһ!» дигән сүзләреңә…


«Аһ!» итүләр бүтән булмас инде.

– Мунча яхшы, – диде Сөнгатулла.

– Яхшы, – диде Зөлхиҗә. – Тик безнеке дә ким түгел иде.

– Әйе, дан тотарлык иде.

– Чабын, – диде Зөлхиҗә. – Себерке гөбердәп тора.

– Ә син?

– Мин аннары. Миңа кирәкмәс тә инде, – дип, Зөлхиҗә аягына басты, әмма бөтен буена түгел. Әйтерсең лә түшәм аңа тәбәнәк иде. Түгәрәк алюмин табакка алмаш-тилмәш кайнар һәм салкын су салды. «Алсу» дигән шампунь савытының бөкесен борып ачты.

Сөнгатулла утырган җиреннән:

– Каяле, хатын! – диде.

– Нәрсә?

– Ят!

– Кая?

– Ләүкәгә – кая булсын ди тагын!

Сөнгатулла себерке җебеп яткан озын цинк тагарактан чүмеч тутырып су алды да, мич капкачын ачып, ташларга су җилпеде. Ишек ачылып ук китте, бөтен мунчаны, резин шар кебек өреп тутырган ише булды. Үпкәләр тыгыз кайнар пардан кысылып килде.

– Ят, дим мин сиңа! – дип кабатлады ул һәм себеркесен соңгы тамчы суына кадәр баш очында селеккәләп какты.

– Әйдә, мин сине чабындырам, – диде Зөлхиҗә. Ул парга чыдамыйча башын игән дә куллары белән кочкан, гүя кемдер сукканны көтеп, бөрешеп утыра иде.

– Ятар идең соң, – диде Сөнгатулла үпкәләгән шикелле.

Зөлхиҗә ләүкәгә менеп, йөзтүбән сузылып ятты. Сөнгатулла аның тәне буенча себерке йөгертеп узды. Зөлхиҗә «уй!» дип куйды, әмма түзде, тәне җыерылып килде, тик шундук йомшап та төште. Сөнгатулла аның тәненең күзгә күренеп кызаруына сөенде. Себеркене торган саен кискенрәк бәргәләп, тагын ике мәртәбә чапкач, ул чүмечкә салкын су чумырып алды да, кыска гына селтәнеп, Зөлхиҗәнең аркасына җилпеде. Хатыны тагын «уй!» дип кычкырды, тәне тагын башта киерелеп, аннан рәхәт йомшап төште.

Шуннан соң ул чалкан әйләнде, тулысы белән себерке ихтыярына буйсынды.

– Ә хәзер чыгып чәй эч, – диде Сөнгатулла. – Миңа да ясап куй. Мин хәзер.

Күптән мунча кергәне булмаганга, ул озак чабына алмады, бераз юангач, Зөлхиҗә янына алачыкка чыгып утырды. Өрә-өрә, бөтнекле чәй эчтеләр.

Элеккеге кайнарлыкның, дәртнең эзе дә калмаган икән. Алар икесе дә гап-гади юыну кирәклеген генә үтәделәр. Мунча бирә торганны бөтен тулылыгы белән алу теләкләре суынган. Фәкать һәркайсы үзалдына бер-берсе хакында уйлады, һәм ул уй аларның уртак кайгысы белән өртелгән иде инде. Авыр иде.

Сөнгатулла хатынының кызарган, су һәм тир тамчылары белән тулган йөзенә карамаска тырышты.

Алай да бик рәхәт иде!

– Юыныйк инде, – диде Зөлхиҗә.

– Юыныйк…

Тагын эчкә уздылар. Мунча пары йомшарган иде, каен яфрагы исе бөркелеп тора. Зөлхиҗә бармаклары белән таманлыгын чамалый-чамалый ике табакка да су салды, мунчаланы гөбердәтеп сабынлады, әйләнмичә генә аңа сузды. Ул алды да, аның янәшәсенә үк басып:

– Әйдәле, карчык, сине үзем юындырыйм әле, – диде.

– Арканы гына у.

– Юк, баштанаяк дим.

Зөлхиҗәнең аркасы тураеп килде, тәне сагайды.

– Ник? – диде ул.

Һәм Сөнгатулла үз хатынын баштанаяк юындырып чыкты. Тез чокырларына җиткән озын, әмма юкарган чәчен юарга кыймады, юа алмавына төшенде. Кешеләр үз чәчләрен үзләре юа. Сөнгатулла хатыны Зөлхиҗәне үз гөнаһларыннан арындырырга теләгән шикелле юындырды. Ул моңарчы бер-берсеннән үзләренә алырга мөмкин булганны ахырынача алып бетергәннәрен аңлады. Бер-берсенә кирәк булган һәрнәрсә бирелеп беткән икән инде.

Алар мунчадан бергә чыктылар. Зөлхиҗә агарып болдыр баскычыннан күтәрелде дә караңгылыкка кереп китте. Ә Сөн- гатулла беркавым ишегалдында басып торды әле, күкне күзәтте, йолдызлар ачык күренә, аңлаешлы иде.

Шуннан соң төпчек улы Фәрхад кабере янына китте. Авыл тәмам тынып, айның яшькелт нурында оеп ята иде инде. Зиратта чикерткәләр генә зыңлый, әллә нидә бер карга тынычсызланып каркылдап куя, кайдадыр ялгыз эт өреп ала, елга ягыннан су аккан тавыш килә. Дөнья тыныч, ә җан елый иде.

Урам ягыннан зират рәшәткәләренә тотына-тотына кайтты. Җепсәнең кайберләре, череп тузган, кипкән урындагылары какшаган, кайсылары кубып ук чыкты.

«Алыштырасы булыр, – дип уйлады ул. – Җепсәләрен алыштырасы, рәшәткәләрен кагасы». Кеше таянган һәрнәрсә нык, ышанычлы булырга тиеш!

Мәйсәрә киленнәре аларга урын-җирне олы якка җәйгән. Үзләре кече якка ятканнар. Мәрзыя белән Тукай диванда. Ай яктырткан нык идәннән сак кына басып түргә узганда, ул Тукайдан кала берсенең дә йокламаганын тойды. Көткәннәрдер.

Аны әле тынычмы, тынычсызмы икәне билгесез йокы басканда, Зөлхиҗәнең яшьле керфекләре ачык иде әле.


Иртәгесен ул беренче эш итеп елганың биек, текә борылышы турысындагы тугайга бозау арканларга китте.

«Ниме дип бу су буенда каңгырып утырырга әле?»

– Кайтыйм мин, бозау, – диде ул. Аркан казыгын, каккан тукмагын аяк очы белән куерак үлән арасына тәгәрәтте. Гадәттә, ул аны үзе белән йөртә иде. Ул арканлаганда гына хаҗәт, шуңа күрә иртән апкайтасың. Элек, кичен бозауны алмага килгәндә, казыкны суырып кына чыгара торган иде. Бүген һәм моннан соң да шулай итәренә ышанмады. Көче бүтән иде инде. Хәзер җай белән генә, ипләп кенә кирәк. Ни белән каккан, шуның белән бәргәләп чыгарырга туры килер.

– Анда нишләрмен соң инде? – диде ул, авыл ягына карап.

Кичәге төнне исенә төшерде.

«Зират коймасын тәртипкә кертсәм генә инде».

Муса яңа рәшәткәләр кайтарып, кояшка киптерергә өйгән, җепсәлекләре дә бар, баганалыклары да байтак. Саваплы эшкә тоткан өчен сүз әйтмәс.

– Мин дә хуҗа ич әле, – диде ул.

Кайтып җиткәч, зират коймасының кайсы җепсәләрен, күпме баганасын алыштырырга, ничә рәшәткә кирәклеген чамалап чыкты. Балтаны кайрагач, чүкечнең сабы ничек утырганын сынагач, кадакларны барлагач кына эшкә кереште. Яхшы коралны ул гармун шикелле ипле булырга тиеш дип белә.

Кайбер көнне алыштырасы черек җепсәдәге рәшәткәләрне кубарды, аннары яңа җепсәләр юнып, баганаларга беркетте; кайсы көнне, төбен казып, яңа багана утыртты, тигез итеп рәшәткәләр какты. Үзе генә түгел, оныгы Тукай белән бергәләшеп. Җепсәнең юан башын үзе күтәрә, нечкә очын Тукай тота. Баганаларны уртаданрак күтәрергә тырышты, оныгына көч килүен теләмәде. Рәшәткә ташыганда гына аларның көче тигез кебек иде – һәркайсы көченнән килгәнчә ала. Иске рәшәткәләрне яга бардылар. Баганаларны, җепсәләрне койма астына салып калдырдылар.

Утырып бер ял иткәндә, Тукай:

– Утынга ярамыймыни болар? – дип сорады.

– Ярамый шул.

– Ник ярамый?

– Ызгыш чыкмасын дип.

– Нинди ызгыш?

– Зират ул бөтен кешенеке бит, олан. Аның һәр әйберсе җәмәгатьнеке. Җәмәгать әйберсен бер генә кешегә алу килешми, – диде Сөнгатулла. – Сүзе чыга аның. Ә сүз орасына ызгыш кушылуы бар.

– Искеләре урынына без яңаларын кагабыз ич. Үзебезнекен!

– Ярамагач ярамый инде, улым. Без аңа калганмыни?

Сөнгатулла үзен тынычландырырга тырышып эшләде. Зөлхиҗәнең алҗырсың, өзлегерсең дигәненә дә карамады. Муса белән килененең эндәшмичә генә юл куюына да кимсенмәде. Ул зират турысыннан узып киткән кешеләрнең үз хакында ни уйлаганнарын йә ни уйламаска тырышуларын да чамалады: берәүләре үләргә әзерләнә ди бугай, икенчеләре кара моны, бирешәсе килми үҗәтләнә дип гаҗәпләнәдер. Ә ул үзе фәкать тынычланырга ниятләп йөрде. Йөрәге тыныч кешегә көн дә бәйрәм ул.

Беркөнне озаклап яңгыр яуды. Ул яшен яшьнәүгә, башта бәреп, аннары коеп яуган яңгырга тәрәзәдән карап утырды, озаклап пыскырга керешкәч, тәрәзә төбендәге китапка күзе төште. Кулына алды. Толстой томы икән, русча. Сөнгатулла диванга барып ятты. Башта сакаллы картның рәсемен карады, аның тирән карашлы күзләрендә чагылып торган акыл чаткысы әсәрләтте. Әйтерсең лә үзенең көзгедәге төбәп баккан күз карашын күргәндәй булды. Аннары ул арткы биттәге эчтәлекне укыды – ни язган икән? Андагы «О жизни» дигәне кызыксындырды. Яшәү турында. «Кая әле!» – дип уйлады ул һәм, укуы авыр булса да, торган саен бирелеп китеп, яңадан тәрәзә янына, яктыга күчеп утырды.

«Мин үләрмен, минем гомерем бетәр дигән нәрсә күз алдына килә. Бу фикер газаплый һәм куркыта, чөнки үз-үзең кызганыч. Ә нәрсә үлә? Миңа ни кызганыч? Гап-гади итеп караганда мин нәрсә? Ярый соң, мин шушыннан куркаммы, миңа шул кызганычмы? Бактың исә, юк икән: тән, җисем беркайчан, беркайда югала алмый икән, бер генә тамчысы да. Димәк, мин әнә шул тамчы белән тәэмин ителгәнмен, ул тамчы өчен куркып торасы юк. Барысы да бербөтен торыр. Ләкин юк, кызганычы бу түгел диләр. Мин, Лев Николаевич, Иван Семёнович кызганыч…»

Сөнгатулла әллә нишләп китте.

«Димәк, мин, Сөнгатулла Гәрәй улы да кызганыч инде, ә? – дип уйлады ул. – Тукта, ник алай булсын?» – дип карышты, теләктәшлек эзләп, алга таба укуын дәвам итте.

«Ләкин беркем дә 20 ел элек булган кебек түгел бит, һәм һәр көнне ул башкача инде. Миңа ни кызганыч соң? Юк, тегесе дә, бусы да кызганыч түгел диләр. Үземне аңлавым, үземне мин иткән нәрсә кызганыч.

Ә синең ул аңың һәрвакыт бертөрле булып тормаган, ә төрлечә булган: бер ел элек башка булган, ун ел элек бигрәк тә башкача һәм әүвәлрәк тагын да башкачарак булган; күпме генә хәтерләмә, ул һаман үзгәрә барган. Синең хәзерге аңыңның сиңа нәрсәсе шулкадәр ошый соң, сиңа аны югалтуы нигә шулкадәр кызганыч? Әгәр дә ул һаман бертөрле генә булса аңлашылыр иде, югыйсә аның үзгәреп торудан бушаганы юк бит. Аның башлануын син күрмисең һәм таба да алмыйсың, ә син кинәт аның ахыры булмавын, хәзер үз эчеңдә булган аңның мәңгегә калуын телисең…»

Сөнгатулла бераздан бу катлаулы, ләкин соңгы көннәрдә якын гына, фәкать үз күңелендә генә яшәгән аермачык фикернең бик гадиенә, аңлаешлысына тап булды. «Син керә торган капкадан кергәнсең, ә чыга торганыннан чыгарга теләмисең… Син беләсең бит, бу син дөньяга килгәндә барлыкка килгән нәрсә түгел: ул синең җан иясе буларак тууыңа бәйле түгел һәм шуңа күрә аның үлеменә дә бәйле була алмый».

Яңгыр вакытында Сөнгатулланы йокы баса башлаган иде, китап аны сагайтып, айнытып, уйларын яктыртып җибәрде. Юк, ул үз хәле белән килешмәде, китапта үзенә таяныч, юаныч эзләмәде. Ә менә яшәүнең мәңгелек икәненә тагын бер тапкыр ышанды, шуны аерымачык күз алдына китерде. Менә ич: ул, үләчәге тәгаен билгеле кеше, зират коймасы төзәтә! Бу бит иң элек аның үзенә түгел, бәлки, башка кешеләргә кирәк.

Гаҗәп: Сөнгатулла бу юлы үзе турында «үләчәге тәгаен билгеле кеше» дип уйлаудан качмады. Ләкин бөтен тәне һәм аңы белән «кешеләргә кирәк» диюенә каршы төште. Аларга гына түгел! Җир йөзенең нинди торуына исәннәр белән бертигез дәрәҗәдә үлеләр дә җаваплы. Шул исәптән зиратларның ничек торуына да. Торачагына да! Шунсыз синең, синең эшеңнең тере чагыңда да кирәге юк.

Тормыш. Ул әнә нинди икән! Элек ул, авырмаганда, йөрәге тибүен сизмәгән дә шикелле йөри иде. Ә тормыш нәрсә соң ул? Толстой, бәлки, хаклыдыр да. Акыллы язган. Нәкъ менә сине юаткан сыман. Әйе, яшәлде. Сөнгатулла үз-үзен беркайчан кызганмады. Үз гомерен сугышта да кызганмады, эштә дә жәлләмәде. Гомер аңа тиздән бу дөньядан китәсен аңлагач кына кызганыч тоела башлады. Анысы да су, агач яфраклары шавының, аяк табанын рәхәт кытыклаган үлән салкынлыгының, мунчада каен себеркесе белән чабыну ләззәтенең үзеңнән соң да каласын ачык күз алдына китергәч кенә. Ә хәзер, улы Фәрхад һәлак булгач, аңа үз гомере бөтенләй кызганыч тоелмый иде инде. Аңа анасы: «Үз балаларыңның үлемен күрергә язмасын, йа Ходаем!» – дип теләк тели иде. Язмыш шуңа дучар итте. Хәзер ул анасы теләгән бу теләкнең барлык авырлыгын һәм авыртуын татыды. Ни үзгәрде соң? Сөнгатулланың үз-үзен кызгануы улын кызгану белән алышынды – менә ни үзгәрде. Ә су кызгану аны таштай бастырып тотмый иде инде. Гаделлек тантанасы, башка кешеләр гомере хакына эшләнгән эше белән кешеләр арасында калган улы Фәрхад өчен горурланырга гына була. Сөнгатулланың нәрсәсе үзгәрде соң? Ул тормышның мәңгелек түгел икәнен аңлады: су ага һәм су кала да. Фәрхад юк инде. Аның каравы Муса белән Мәйсәрә яңа кеше каршыларга әзерләнә.


Сөнгатулла аз йоклый башлады. Көндезләрен талчыгып, черем итәсе килгәндә дә кайтып йокламады. Чын-чынлап яшим дигән татар кешесен йокы чире борынгыдан читләтеп үткән. Йокы – үлемнең агай-энесе. Беркөнне, ничектер шушы хакта сүз кузгалгач, ул Тукайга:

– Иртәнге вакыт – көннең яшьлеге, өйләгә кадәр – балигълыгы, төштән соң ирлек чоры җитә, кич картлыкка тиң, ә төн исә көннең үлеме, – дип аңлатты.

Оныгы:

– Көн үлмәсен өчен төнлә әз йокларга кирәкмени? – дип сорады.

– Кирәк кадәр йокларга ярый. Тик йокың уяу булсын – үлем төнлә сагалый. Уяу кеше хыянәткә бирелми, ул тугры була, андыйларга үлем юк.

– Ә Фәрхад абый? Ул тугры булган!

– Шуңа күрә дә герой. Герой кеше үлми ул, олан.

Фәрхад… Фәрхад!

Озакламый авыл Советы председателе Вәлиша Хуҗин аны кичке җыелышка чакырды. Районның хәрби комиссары киләсе икән. Нигә икәнен әйтмәде: моны бөтен авыл халкы белә иде.

Бөтен гаиләләре белән бәйрәмчә киенеп бардылар. Культура йорты халык белән шыгрым тулы. Анда ниләр булганына, кемнең нәрсә сөйләгәненә Сөнгатулла төпченеп илтифат итә алмады. Сәхнәдә үзе белән янәшә утырган Зөлхиҗәне йөрәге тотмасын дип юаткалады, колагына иелеп, әледән-әле тынычландырырдай сүзләр әйтергә тырышты. Төпчек уллары Фәрхад Тимершинның Алтын Йолдызы һәм Ленин орденын ата белән ананың кулларын ике куллап кыса-кыса биреп җибәрделәр.

Икенче көнне алар орден белән Алтын Йолдыз орденын бергәләшеп Фәрхадның армиягә киткәнче кешелеккә киеп йөргән куе зәңгәр костюмына тагып куйдылар. Сөнгатулла, хатынының күңелен күрергә ниятләп, Йолдызны үзенең күкрәгенә якынайтырга да көч тапты. Ә Зөлхиҗә төпчекләренең ике тәрәзә арасындагы зурайтылган төсле фоторәсеменә куеп карады. Елашмадылар. Әйе, елашмадылар. Чөнки алларындагы уллары фоторәсемнән елмаеп, ә яннарындагы оныклары куанып тора иде.

Фәрхад! Фәрхад…

Аның кабере турысындагы койманы төзәткән чагында Сөнгатулла багана төбен үтә ярсу казыды, багананың иң тазасын утыртты, җепсәнең иң турысын сайлады, рәшәткәләрне бар дөньяны уятасы, уяу тотасы килеп, иң яхшы дусларга да, иң начар дошманнарга да ишетелерлек итеп, бар көче белән һәм нәфрәтләнеп какты.


Шушыннан соң Сөнгатулла Тимершин бер ел да егерме өч көн торды. Әйе, торды. Ә яшиселәр алда калды, алда.

Бу дөньяның ул ишеткән соңгы тавышы былтыр олы җирдән аерылган яр кисентесенең тере үлән тамырларын өзә-өзә тоба суына убылып төшүе булды.

Каршы сөзәк ярга яңа катлам ком һәм ләм утырганын ул язгы ташулар узгач ук күрде.

Ә аңа кадәр, узган елның кыш башында, ул икенче оныгы – яңа Фәрхадның елаганын ишеткән иде.

Әлмәт.

1985 елның май–июле

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том

Подняться наверх