Читать книгу Бүре баласы Чатан - Альберт Хасанов - Страница 2
Повесть
БҮРЕ БАЛАСЫ ЧАТАН
ОглавлениеГазинур берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган ике кызы – Гөлшат һәм Айгөл белән, кеше-кара гына түгел, хәтта кыр тавыгы да уза алмастай куе урман-чытырманлыкны кичеп, кәләпүштәй җыйнак, бар почмакларын җылы кояш нурлары иркәләгән-назлаган, бик тә аулак бер аланга килеп чыкты. Абау! Бер якта – башың әйләнердәй хәтәр, менә-менә убырылып-ишелеп төшәргә әзер текә яр. Аста тирән чокыр төбендәге сазлыктан чыпчык тезеннән генә инеш саркый. Кыл урталыкта, кәкре-бөкре озын тамырларын күккә ямьсез чөеп, байтак еллардан бирле биредә тәмам сөяк булып кипкән, тораташ булып каткан карт имән ята. Аны кайчандыр әллә шаярып кына яшен сугып киткән, әллә дуамал давыл аударганмы? Иртәнге чыкка чыланып, билдән чат су булып, шушы аланга килеп керсәләр – тамаша! Әлеге имән тирәли бер өер эт-маэмай балалары мәш килеп әүмәкләшәләр. Дөнья матур, дөнья киң боларга. Әнкәләре дә тапкан бит оя корырга шундый аулак почмак! Бик акыллы җанвар булса кирәк.
Көчекләр, онытылып, нәкъ балаларча әүмәкләшүләрен беләләр. Бернидә гамьнәре юк. Соңыннан, еллар узгач, һәркем сагынып искә алган бер хәсрәтсез, бер кайгысыз бәхетле балачак шушы буладыр инде ул. Газинур һәм аның апалы-сеңелле кызлары кичләрен, үз аланнарыннан торып, шушы шыптыйларның чәң-чәң килүләрен ишеткәннәр икән. Имәндә булып чыкты бит чикләвек!
Көтмәгәндә, уйламаганда гына берәрсе килеп чыгып аяк басышлы түгел шул бу аулак алан. Ай-яй! Шуңа күрәдер көчекләрнең дә бернидә гамьнәре юк. Җаннары тыныч. Әүмәкләшеп-әүмәкләшеп, рәхәтләнеп уйнауларын беләләр. Газинурның кызлары бермәлне аларга хәтта бераз кызыгып та карап тордылар әле. Көчекләр, ара-тирә бөтенләй кызышып китеп, бер-берсенең колагын йә тәпиен тешләп алалар. Колагын йә тәпиен тешләткәне шундук бөтен урманга шар ярып чинап җибәрә. «И-и, син! Елакның елагы икәнсең! Чебен тимәс чер итәр икәнеңне белмәдек бит. Белгән булсак, уенга да катнаштырмаган булыр идек» дип, башкалары аңа тәпи янап та алалар. «Чинарлык булгач, кермә безнең арага! Бер читтә генә утырып тор!»
Ә тегесе: «Сезгә шул тешләшергә генә булсын. Әйем, уйнамыйм мин сезнең белән», – дип үпкәләп, читкә үк китеп утыра. Аннары, үпкәсен шунда ук онытып, янәдән иптәшләре арасына килеп кушыла.
Көчекләр арасында берсе, иң матуры, кара, әй, күзгә күренеп кәегрәк. Җитмәсә, бераз чатанрак та бугай әле. Анысы уенга да юньләп катыша алмый: атлый да абына, атлый да егыла. Монысы әнкәләренең иң сөйгәне, иң яратканы, төпчеге бугай. Төпчекләр һәрчак шулай бераз кәегрәк була, ахры, алар.
Көчекләрнең гамьсез уйнауларын килештереп карап торганнан соң, кара, әй, бик ишле түгелме соң болар, дип куйды үзенә үзе Газинур. Бармакларын бөкте, саный башлады. Берәү, икәү, өчәү… Абау! Җиде үк түгелме соң? Бу тикле тиктормасларны әнкәләре ничек туендырып өлгерә икән? Бичара ана ул кадәрен үзе генә белә булыр. Хәер, балалары күплегеннән кайсы ана зарлана инде? Шатлана, сөенә генә. Ана өчен балаларының кайсы да – саф энҗе бөртеге бит! Балалар менә шул хакыйкатьне беркайчан исләреннән чыгармасалар икән алар…
Алар ерып чыккан куелыктан алан бик яхшы күренә. Маэмай балаларының өннәре кайчандыр җил-давыл аударып ташлаган әлеге карт имән куышында икән. Җылы, бик ышык җирдә. Өн алдында, ике-өч җирдә, чүмәлә-чүмәлә булып, сөяк өемнәре ята. Әнкәләре өстерәп кайтканда, алар арасында симез итле, майлы-сеңерле, татлы җелеклеләре дә булгандыр. Бу шайтан чыбыкларына аларны ташып кына өлгер. Сөякләрне бик оста кимереп, тәмам ялтыратып, шомартып бетергәннәр. Яңаларын ташый тор. Аягың талса да, табаныңа ут капса да зарланма. Монысы – ананың изге бурычы.
Көчекләрнең, әйе, анда-монда эшләре юк, әүмәкләшеп уйнауларын беләләр. Ара-тирә, әйе, үпкәләшеп тә алалар. Барыннан күбрәк әлеге чатан тәпигә эләгә. Абыйлары күбрәк аны кыерсыталар. Кайда да, хәтта кешеләр арасында да шулай бит ул. Өлкән абый-агайлары төпчек туганнарын, үзенә аерым бер ярату белән яратсалар да, үзләре дә сизмәстән кыерсытып та куйгалыйлар. Күп чакта, син әле кечкенә, бездән дә акыллырак булып кыланма, дип. Кылансаң, кирәгеңне дә хәзер аласың. Үзеңнән өлкәнрәкләрне кечкенәдән үк ихтирам итәргә өйрәнеп үс! Тормыш нигезе шундый хакыйкатькә корылган.
Боларга хәзер дүрт-биш атналар бардыр, артыграк булмаса. Көчекләр дөм сукыр булып туалар бит. Аларның күзләре ике атналардан соң гына ачыла. Ә бу шыптыйларның күзләре кесә фонарьлары уты кебек уйнап торалар.
Бу нарасыйларның гамьсез уйнауларын тын да алмый күзәтеп торганнан соң, Газинур «кхым! кхым!» дип тамак кырды. Шул җитте. Көчекләр башта шып булдылар. Аннары, уеннарын ташлап, өннәренә йөгерделәр. Әлегә болай хафага төшәрлек нәрсә күренми. Аларга берни дә янамый. Бераздан, өннәреннән башларын тыгып: «Әй, сез кемнәр буласыз? Без сезне белмибез, танымыйбыз. Безнең аланыбызга ни дип килеп чыктыгыз? Йөрмәгез монда безне шикләндереп, куркуга салып!» – дип, кисәтүле-янаулы тавыш белән чәң-чәң килделәр. Үзләренә күрә генә түгел болар. Әнә ничек ризасызлык белдерәләр. Янәсе: «Ни калган сезгә монда? Менә әниебез кайтып кермәсме әле?! Ул – кайтса, күрсәтәчәк әле сезгә күрмәгәнегезне! Безнең аланыбыздан үкчәгезне күтәрегез тизрәк!»
Көчекләрнең әлеге абына-сөртенә атлаган иң кечерәге генә, аларны күреп, әллә ни өрекмәде. Уйнаган җирендә утырып калды. Аннары, бөтенләй кыюланып китеп, күптәнге танышларын очраткандай, Гөлшат белән Айгөл апалары каршына килеп утырды. Башын бер яккарак янтайтып, аларга төбәлде. Янәсе: «Берегездән-берегез матур апалар, сез кемнәр буласыз соң? Безнең аланыбызга каян килеп чыктыгыз? Мин үзем сезне күрүемә чиксез шат. Сезнең белән танышырга буламы?»
– Син, бәләкәч, ай-яй кыю малай күренәсең, – дип, Айгөл, иелеп, аны кулына алды. – Әтием, менә монысы бигрәк матур, – дип, көчекне башыннан сыйпап, аны күкрәгенә кочты.
Тегесе дә тартынып-нитеп, тыпырчынып тормады. Айгөл апасының куенына йомшак курчак булып сыенды.
– Ә тәпиләре менә ничек йомшак! Күзләре ничек матур итеп карыйлар. Абау, ә менә борыны боз кебек салкын. Әтием, бу бәләкәч авырмыймы, аның температурасы юкмы икән? – дип сорады Айгөл.
Шунда Газинурның йөрәге жу-у-у итеп китмәсенме. Болар бит! Болар бит көчекләр түгел! Болар – теп-тере бүре балалары! Менә сиңа мә! Газинур һәм кызлар, үзләре дә сизмәстән, бүре оясы өстенә килеп чыкканнар. Айгөл кочагында да маэмай – эт көчеге түгел, ә теп-тере бүре баласы. Чү, саграк була күрсен. Өннәре авызыннан башларын тыгып, хор белән чәң-чәң килүчеләр дә – безнең як урман-далалары җанварларының иң дәһшәтле соры бүре балалары! Ай-яй-яй! Нишләргә хәзер?
– Борыннары салкын булганда, алар тап-таза була, кызым, – диде Газинур. – Борчылма. Синең кочагыңдагы бәләкәч тә тап-таза. Ләкин кочма, хәзер үк җиргә җибәр үзен.
– Әтием, бу бәләкәчне әллә үзебезнең аланга алыйкмы? Бигрәк матур бит. Безне дә ошатты…
– Ярамый! – диде Газинур. – Хәзер үк җиргә төшер үзен!..
– Әтием! Үтенеп сорыйбыз.
– Ярамый булгач ярамый! Җибәр! Тизрәк китик бу аланнан… Киттек, киттек! Үзебезнең аланга төшәбез.
* * *
Газинур мәктәптә укыган елларында, үзләренең Кара Чишмәләрендә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, алардан биш чакрымнар ераклыктагы Түбән Чыршылы авылына барып укып йөрде. Мәктәпләрендә көнаралаш үткәрелгән төрле чараларда актив катнашып, концертларда җырлап, спектакльләрдә уйнаганнан соң, авылларына берүзе генә кайткан кичләре күп булды. Ике авыл арасында калын гына урман бар. Халык әүвәл-әүвәлтеннән «Бояр урманы» дип йөртә аны. Менә шул урманда бүреләр күп үрчегән, дип сөйли халык. Барын да бар инде. Берара шул урманнан өерләре белән төшеп, колхозның сарык фермасына бәреп кереп, сарыкларны буып чыкканнары булды. Ә һөҗүмнәре уңышлы чыкмаганда, авыл урамында очраган этләрне дә урлап киткәлиләр. Газинур, менә шул бүреләрдән саклану чарасы итеп, букчасында өч ел рәттән бер бәйләм коры чыра йөртте.
Ул чорларда бер бөртек шырпының баш бәясе торган чагы. Алыйм дисәң, кибетләрдә дә юк. Китап-дәфтәрләр йөрткән букчасында, нәни генә киндер янчыкта, игәү кисәге, чакматаш, өстендәге куфайкадан йолкып алган коры мамык кисәге дә йөртте. Ул кайтасы юл өстенә бүре-мазар чыгып утырса, Газинур, тиз генә шул чакматашны алып, мамык кисәгенә ут төртеп, чыраны кабызырга тиеш. Әнисе чыраларны, бәйләү энәседәй юка итеп, тик кара чыршылардан гына телә. Чөнки кара чыршыдан телгән чыралар бер дә галәмәт яналар. Әй-й-й, шушылай чытыр-чытыр очкыннар чәчрәтеп янган чыраны күрсәме?! Күңелендә иң усал ният булган бүре дә, шундук коты алынып, качу ягын караячак. Хәзерге бенгаль утлары тагын да күбрәк очкыннар чәчәр иде дә. Бүреләрнең котын шундук алган булыр иде. Ул чакларда бенгаль утлары юк иде шул әле. Букчасында гел бер бәйләм чыра йөрткәнгә, сыйныфташлары ничек кенә шаяртмадылар, ә Газинурның үзен «Чыңгыз хан гаскәре укчысы» дип тә йөрттеләр.
Бу чыра бәйләменнән ул үзе дә бик туя иде. Алып чүплеккә ташлаган чаклары да булды. Әмма әнисе Бибинур апай улының букчасына аларны сиздерми генә тагын салып куя иде. Алай да кара чыршыдан телгән чыраларның кирәге чыгып куйды бит. Ул язны аларның мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә узды. Шул кичәдән соң бер сыйныфта укыган күрше кызы Кадрия белән кайтырга чыктылар. Март ахыры, апрель башлары. Аяк астын чак кына чираткан. Бик матур айлы кич. Бояр урманын чыгып җитәрәк күрәләр: юл өстендә өч бүре утыра. Газинурлар ерактан ук сөйләшеп килсәләр дә, бүреләрнең кузгалырга, юл бирергә исәпләре юк. Кадрия бөтенләй куркып калды. Курыкмассың, бар. Үтәсе юл өстендә өч бүре утырып торсын әле.
Кадрия:
– Беттек без, беттек! Әнкәйләребез, бичараларыбыз, иртәгә безнең коры сөякләребезне генә күрерләр инде. Әҗәлебез шушы икән, – дип шыңшый ук башлады. – Кире борылыйк та авылга йөгерик, – ди.
Газинур шунда тиз генә чыраларын алып, берьюлы өчне яндырып җибәрмәсенме! Чыралары очкыннар чәчрәтеп, чытыр-чытыр янып китмәсеннәрме!
Газинур, бөтенләй батыраеп китеп:
– Хәзер, чак кына көтегез! Өчегезне берьюлы өтәлим мин сезнең! Өчегезнең дә койрык астына янган чыра кыстырам, – дип, тегеләр өстенә китмәсенме!
Тегеләр дә аның тарафыннан мондый батырлыкны көтмәгәннәрдер. Чытыр-чытыр очкыннар чәчкән утлы чыраларны күрүгә үк, койрыкларын бот араларына кыстырып, каршы як үргә таба шылдылар. Карт бүреләр булса, бәлкем, алай куркып та төшмәсләр иде. Ә болар әле бер кыш кына кышлаган яшь бүреләр иде бугай.
«Берни булса, «Кешеләр! Кешеләр!» дип аһ итәләр. Әниләребез безне, алардан бик сак булырга кирәк, дип кисәтәләр. Кемнәр икән алар Кешеләр? Шуларны үз күзләребез белән күрик әле», – дип, юл өстенә бернинди усал ниятсез чыккан яшь бүреләр булгандыр алар. Ул чакта Газинур, чыннан да, аларны утлы чыралары белән чак тотып өтәләмәде, йоннарын көйдермәде.
* * *
Менә бу аланда әүмәкләшүчеләр дә – теп-тере бүре балалары. Башлары зур, тәпиләре озын, танаулары очлы. Койрыклары да артык озын, шөкәтсез. Колаклары тырпайган. Кем белә, бәлкем, әнкәләре дә шушы тирәләрдә генә йөри булыр. Хәзер, менә шушы минутта, аланга атылып кайтып керсә?.. Кайтып керсәме, җүләр?! «Ә-ә, кунаклар бар икән бездә! Хуш килдегезме? Әйдүк, әйдүк, кадерле кунаклар! Түрдән узыгыз!» – дип, колач җәеп каршы алмас. Арыслан булып ажгырып, өстеңә ташланыр. Газинурның бөтен тәне буйлап югары көчәнешле электр тогы узгандай булды. Салкын тир бәреп чыкты. Чыкмас, бар. Бала ул кемгә дә бик кадерле. Бала дигәндә, ана утка да керә, суга да сикерә. Чебешләренә куркыныч янаганда, хәтта чуар тавык та, үз-үзен белешмичә, тилгән-карчыга, хәтта бөркет өстенә ташлана. Ә бу шукларның әнкәләре – соры бүре! Ерткычның ерткычы. Яхшы, исән-имин чакта бу аланнан тизрәк ычкынырга, үкчәңне ялтыратырга кирәк.
Газинур сәгатенә күз салды. Көндезге унберләр тирәсе. Шушы минутларда, бәлкем, Ана бүре, үрдәк-казмы, йә боҗыр-байбак түшкәсеме эләктереп, балалары янына ашыгадыр. Тизрәк, һич кичекмичә китәргә кирәк аларга бу аланнан.
– Кызым, ике әйттермә, хәзер үк төшер көчегеңне кочагыңнан, иптәшләре янына җибәр! – диде Газинур кырыс тавыш белән.
– Нигә, әтием? Кочагымда тәмам эреп ята бит. Әйдә, монысын үзебез белән аска алыйк. Без аны куе сөт белән сыйларбыз. Бу көчек миңа бигрәк ошады.
– Төшер, дидем! Җибәр хәзер үк! Аларны хәтта кулга алырга да ярамый! – диде әтиләре, бу юлы тагы да кискен итеп. – Киттек бу аланнан! Киттек! Үз аланыбызга төшик! Әниләре кайтып керүе бар… Ул чакта…
Газинур, кызларын куркытмас өчен, аланда уйнаган көчекләрнең эт-маэмай балалары түгеллеген, ә ерткыч соры бүре балалары булуын әйтмәде. Бу юлы аның кулында күп итеп теленгән кара чыршы чыралары да юк. Шалашлары каршындагы юкә ботагына элеп куйган, түтәсе ярык берданкасын да алмаган иде. Дөрес, билендә үткен хәнҗәре бар. Урманда хәнҗәрсез йөрми инде ул. Кулында – чукмар башлы чикләвек таягы. Ана бүре кайтып кереп, алар өстенә ташланса, күз күрер. Бирешмәс.
…Әйе, аңар гына бирешмәс. Ике кызын да артына бастырыр. Хәнҗәре белән кизәнер, кулында чукмар башлы таягын уйнатыр, һәрхәлдә, буш кул гына түгел бит. Аннары, нигә әле тавыш куптарырга? Әлеге аланга басып керүчеләр – алар. Алан – бүреләрнеке, һәр ананың үз оясын, үз балаларын сакларга хакы бар. Аланына кайткач, Ана бүре ни кылса да хаклы. Ул үз биләмәсендә, үз өнендә. Әйе, исән-имин чакта, тавыш-гауга куптармый, аларга моннан тизрәк китәргә кирәк.
Айгөл кочагына алган, борын очыннан гына ике-өч тапкыр пәп итеп өлгергән чатан тәпи генә: «Нигә инде алай тиз китәсез? Үзегезне күргән төсле дә булмадым. Алайса, үзегез белән мине дә алыгыз, зинһар», – дигән төсле, аларны алан читенә хәтле килеп, күңелсез генә озатып калды.
Айгөл апасы, кат-кат артына борылып, аңа кул изәде. – Хәзергә сау булып тор, Чатан! Көт мине. Синең яныңа мин әле тагын менәрмен. Без синең белән чын дуслар булып китәрбез. Мин сине әле яңа гына ачкан бик тәмле куертылган сөт консервасы белән сыйлармын. Беләсеңме, нинди тәмле ул?! Телеңне йотышлы. Көт, яме! – дип ышандырды. – Хәзергә сау булып тор, матурым. Чатан аяк, бик ошадың син миңа.
Инде алан читенә җиткәч, Чатанны тагын үз янына дәшеп: «Кил, алайса, юеш борыныңны шушы кулъяулыгым белән корытыйм. Юкса чебеннәр кунып борчыр үзеңне. Чиста йөр, иртән торгач, битеңне юарга онытма», – дип, аны янәдән кулына алып, танавын сөртте. Чатанның борын очыннан гына тагын бер тапкыр пәп итеп алды.
Әтиләре, кече кызының бу гамәлләрен килештермичә:
– Җитте инде, җитте! Киттек бу аланнан! Кхым! Кхым! – дип, кат-кат тамагын кырды.
* * *
Матур җәйләр җитеп, чәчәкләргә ишелеп бал төшәр алдыннан, Газинур ел да шулай итә: умарталарын машинага төяп, урманга чыгара. Шулай эшләмичә соң! Аның берсеннән-берсе уңган-булган кызлары, ак мунчаларына суны ишегалдында кое була торып, авылның теге башындагы буадан ташымаслар бит инде. Умарта кортлары да шулай. Алар да балны ояларына авылдан җиде-сигез чакрымдагы болыннан түгел, якында гына үскән йөзәр еллык юкәләрдән ташырлар. Әлбәттә, баш очларындагы шундый хуш исле юкәләрдән!
Быел Газинур, бер-берләрен күп еллардан бирле белгән җиде умартачы агай белән бергәләп, умарталарын Чыпчык урманына чыгарырга сөйләште. Булса, бал шушында булачак инде. Чыпчык урманында юкәлек күп. Кочакласаң, кочагың җитмәстәй юаннары, йөзәр еллыклары бар. Барысы шашып чәчәк атарга җыеналар, һәр елны алай булмый. Йә кыш артык салкын була, йә җәе коры килә. Юкәләр дә ел саен чәчәк атмыйлар. Быел менә ышандыралар балны. Дөресрәге, нектарны. Ә бал дисәң, бер кими, кашык тыксаң, биш кими торган үзе татлы, үзе искитмәле ризыкны бал кортлары нектардан ясыйлар. Кич утырып, төн йокламыйча. Алар көндез җыйган нектарны балга әйләндергәндә, умарта оялары төннәрен дә кайнап утырган самавырдай гөжләп тора.
Умартачылар беренче эшләре итеп, урманга чыгып, күңелләренә хуш килердәй аланлык сайладылар, аның печәнен чабып өйделәр. Умарталарны машиналардан бушатканда ук, ояларны ипләп кенә утырта барыр өчен, казыклар кагып чыктылар. Бу ышык аланда аларга кимендә берәр айлар чамасы яшәргә туры киләчәк. Чәй кайнатырга, бит-кул юарга урыннар билгеләделәр. Биш көн рәттән яңгыр койса да, су үтмәслек итеп, барысы да сыярлык иркен шалаш корып куйдылар. Янәшә генә көмештәй саф сулы чишмә агып ята. Монысы – иң кирәклесе. Чөнки җәйнең бу чорында умарта кортлары суны күп эчәләр. Оялары алдындагы агач тагаракларга суны салып кына өлгер. Эчәр сулары алларында булмаса, кортлар, аны эзләп, ерак араларга очалар. Бал җыясы урында, үзләренә һәм оядагы ун меңнәрчә балаларына су ташып, вакытны бушка уздыралар. Чәчәкләргә җәен бал төшү чоры болай да кыска. Аның һәр минуты алтын бәясенә тиң.
Кортларны чыгарырга урманда урын әзер. Бик матур аланны сайладылар. Тачокка1 кем кайчан чыга, кайчан күченә, анысы һәркемнең үз эше. Үз җаена карый.
Газинур, эшне озакка сузмыйча, шул кичне үк күченергә булды. Мондый чакны бик тәвәккәл булу кирәк. Юкса соңга калуың да бар. Елның-елында Газинурның кортларын күршесе Ильяс күчерешә. Шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерү конторасында эшли, кортлар төяп йөрергә бик ипле, әрҗәсе киң йөк машинасын йөртә ул. Ильяс бу кичне Газинурлар капка төбенә сәгать кичке сигезләр тирәсендә үк килеп туктады. Әмма җәйнең бу чорында кортлар көнозын эшлиләр, ояларына да тәмам караңгы төшкәч кенә кайталар. Аларның кырдан кайтып беткәннәрен кичке уннарга кадәр көтәргә туры килде. Умарта ояларын көндез төясәң, бар кортың очышта, басуда калачак. Кортларның утырып беткәннәрен көтеп, оя авызларын юеш чүпрәкләр белән томалап чыкканчы төнге унберләр дә җиткәндер.
Машина кабинасына, дәшкәнне-чакырганны да көтмичә, Газинурның ике кызы – Гөлшат белән Айгөл дә кереп утырдылар. Алар шулай һәр елны әтиләре белән тачокка чыгалар. Сезгә, кызларым, малайлар гына булып туасы калган, дип, бер дә юкка гына әйтми әтиләре. Тачокка чыккач, алар ниләр генә кыланмыйлар. Моңарчы тып-тын утырган урман аланнары яңгырап тора. Карамадан җәяләр бөгәләр. Уклар ясыйлар. Иң хәтәр ботакларга аркан бәйләп таган атыналар. Кайчакта әтиләре орышып та куя үзләрен. Чөнки нидән дә булса бераз шүрләп, куркып калу аларга бөтенләй ят нәрсә. Әтиләренә ярдәмнәре дә җитәрлек. Аңа нык булышалар. Рамнарга яңа кәрәзләр тарталар, умарта күче чыга-нитә калса, аны җыешалар. Әтиләре дә аларны яратып кына орыша.
Алар күченәсе көнне кояш төшкә чаклы утка бастырып кыздырды. Тын алышлы булмады. Ә кичке якта, ишеп, яңгыр явып китте. Ә төнгә, ерып үтә алмаслык стена булып, куе томан төште. Чыпчык урманы – болай үзе йөз тапкыр аркылыга-буйга йөрелгән, белгән җир. Әмма көндезен казыклар кагып кайткан аланга Ильяс әллә барып җитмәде, әллә узып китте. Менә хәзер көч-хәл белән томан пәрдәсен ертып барган юллары бөтенләй таныш түгел. Бара торгач, бөтенләй таныш булмаган урынга барып керделәр. Юлны чынлап торып ялгыштылар, ахры.
– Кире борылудан файда юк. Киттек шушы урман юлы буйлап, – диде Газинур. – Себер тайгасы түгел, бер читенә чыгарбыз әле, шәт. Бу юлның да бер очы булыр. Иплерәк кенә алан да бетмәгәндер. Әйдә, Ильяс, алга, газуй!
Белмәгән, бер кат та узмаган урман юлы башваткычларның да иң мәкерлесе бит ул. Монысы да чокыр да чакыр булып чыкты. Чокырлар барысы да су белән тулы. Шуларга кереп чума-чума, ни алга, ни артка китә алмыйча, бер урында таптанып торып, байтак чакрымнар уздылар бугай. Көндезен сайлаган аланга тәки чыга алмадылар. Җәйге төн терсәк буе гына. Әнә яктырып та килә инде. Машина әрҗәсендә егерме биш баш умарта оясы! Һәр оя эчендә җитмеш-сиксән мең баш бал корты. Аларга анда гаять тынчудыр.
Газинур бер араны машина әрҗәсенә менеп карап төште, һәр оя корыч торбасына нарат-чыршы күркәләре салып кайнаткан самавыр кебек гөжли. Аларга туктарга, кичекмичә йөкләрен бушатырга кирәк. Юкса машинадагы кортлар пешәчәкләр. Оя эчендәге тынчуга хәзер түзешле түгелдер. Чөнки аларның авызы ябык, саф һава керми. Яңа урынга күченгәндә, бер елны шундый хәлгә тарыды инде ул. Юлда озаграк маташып, вакытында бушатырга соңарып, ул чакта Газинурның бер оя кортлары пеште. Ике чиләк үле корт бушатты ул җиргә. Яннарына утырып еламады гына. Әгәр шул ике чиләк кортны исән-имин килеш урман аланына чыгарып утырткан булсамы?! Алар Газинурга кимендә өч-дүрт чиләк бер дигән юкә балы җыеп биргән булырлар иде.
Әйе, менә хәзер дә кортларны бер минут кичекмичә бушатырга кирәк. Юкса харап булачаклар. Туктап, иплерәк урын сайлап йөрер ара калмады. Ни булса, шул булыр дип, юл өстендәге беренче аланга бәреп керделәр.
Газинурның күршесе Олыяз Ильясы бик булган егет ул. Берәр эшкә алынса, кулыннан гөлләр тама. Кортларны да тиз бушаттылар. Җиргә төшергән бер ояның авызын ача бардылар. Газинурның кортлары да нәкъ аның үзе кебек уңган-булган. Әлеге аланда әйтерсең алар инде мең еллар яшәгән. Чит итеп, ят итеп тормадылар. Оя авызларын ачу белән, баш очларындагы юкәләргә ашыктылар. Мондый тамашаның шаһиты үзең булу кирәк. Шунсыз аны төшенү кыен. Дөньялыкта шундый могҗизалар барын моңарчы белмәгән, ишетмәгән, күрмәгән ярым кыргый урман аланы, иртәнге чык, куе томан төсле, бөек Бетховенның атаклы 9 нчы симфониясенә тиң симфония белән тулып килә. Бу бөек музыка, аһәң алдында йөз еллык юкәләр дә тез чүгәргә әзер. Башкасын әйткән юк, йокыдан уянып, үз эшләре белән ашыгырга җыенган күбәләкләр дә, юл өстендә очраган беренче чәчәкләр керфегенә кунып, бер мәлгә тын калдылар. Җиһанда яшәү, тереклек итүнең төп мәгънәсе менә шундый булырга тиешлеген раслап, аланны кочкан симфонияне тик оста маэстролар гына башкара булыр. Увертюрага керешне беренче башлап, әлбәттә, прима-скрипка суза. Челтер-челтер аккан чишмә авазлары белән аңа арфа кушыла. Кошлар булып кларнет сайрап ала. Тромбон, күп санлы быргылар туып килүче таңны сәламлиләр. Җир йөзен үзләре белән бизәргә дип, кешеләрдән кырык миллион еллар алда туган умарта кортларының дөньялыкта бүтән тиңдәше булмаган иң затлы, иң баллы, иң шифалы Бал галиҗәнапларын җыярга керешкән мизгелләр бу. Моңарчы ялгызы утырып торган аланда бәйрәм бүген. Уңыш җыюга керешү бәйрәме! Шушы процессның гади бер шаһиты булу – сатып та алып булмаслык бәхет ләбаса! Газинур моны бөтен җаны-тәне белән сиземли. Җирдә яшәвенә сөенә. Ә кайчакларны, бөтенләйгә хыял дөньясына чумып, үзен үзе аңлап бетермәстәй мизгелләр кичерә. Бал кортлары чагудан авызым, иреннәрем кабартма булып шешмәгәе дип тормый. Булмаса, бераз хәл җыеп, ял итеп алыйм дип, аның иңнәренә, җиңнәренә кунган кортларның әле берсен, әле икенчесен кадер белән генә алып очыра. Аларның тырышлыкларына, зирәклекләренә сокланып, баш иеп, бил бөгеп, тез чүгеп. Хәер, аларны шулай яратмаган кеше умартачы була да алмый торгандыр. Монысы хак! Җир йөзендәге барча кешеләр исеменнән бу тырыш җан ияләренә рәхмәтен дә әнә шул рәвештә җиткерә булыр. Чөнки Җир йөзендә өч йөз меңнән артык төрдәге тереклек иясе яши. Гаҗәеп зур сан бу! Филләр, арысланнар, крокодиллар, очар кошлар, күбәләкләр. Бер эләктереп алса, арысланыңны буардай көчле анакондалар, еланнар. Ә менә шул бихисап тереклек иясе арасында гаять шифалы ризыкны тик Бал кортлары гына җыялар. Җыя беләләр. Саклый беләләр. Халык бер дә юктан гына әйтмәгәндер: «Бал бозылмый, кыз картаймый!». Дөрес сүзгә җавап юкның нәкъ менә конкрет очрагы бу. Борынгы Мисырның дөньяны тетрәткән фиргавеннәре дә зур бер бит кәгазьгә сыешлы озын исемнәре, дәрәҗәләре соңында һәрчак «Бал корты углы» дип тә өстәп куя торган булганнар. Шул сүзләрне өстәмәсәң, тулы дәрәҗәле саналмаган.
Умартачылар инде яктыргач, бераз күз-баш алгач карасалар, чын әгәр, үкенер җирләре юк. Ат дагасыдай ярым түгәрәк, үзе ышык, үзе җыйнак кына бик матур аланга килеп утырганнар бит алар. Кортлары гына түгел, аланны кызлары да ошаттылар. Төне буе килеп, аннары кортлар бушатып, кызларының күзенә бүген йокы эләкмәде.
Гөлшат, әтисе каршына килеп, дәррәү булып эшкә керешкән кортларга ымлап:
– Безнекеләр сыгачак бу аланнан балны! – диде. Әтисенә шаян күз дә кысып алды.
– Изге сәгатьтә әйтелгән сүз булсын, кызым. Бирегә чыгып утыруыбызның да төп максаты шул бит инде, – дип елмайды Газинур. – Сыксыннар! Безгә генә түгел, илгә, табигатькә шифа. Кортларыбыз канаты тиеп киткән һәр үлән, һәр чәчәк сафлана, яшәрә, серкәләнеп, яшәреп кала. Табигать бер дә белми, ахырын уйламый гына яратмагандыр Бал кортларын. Җир йөзендә Кешеләр дигән затлар барлыкка килгәнче 40–45 миллион еллар элек. Җир катламнарын казып өйрәнүче геолог агайлар шулай раслыйлар!
* * *
Уң якта, тау астында чишмә чылтырый. Үзләренә чәй кайнатырга, кортларга ташырга су эзләп тә йөрисе юк. Аланның әйләнә-тирәсен йөзәр еллык юкәләр бизи. Барысы да менә-менә шау чәчәккә күмелергә торалар. Юкә чәчәк атканда тараткан хуш исне тагын ни белән генә чагыштырып була икән? Сулыйсың, сулыйсың, ә тын юлларың киңәйгәннән-киңәя, иркенәйгәннән-иркенәя төсле. Юк, Парижның үзендә чыккан иң затлы хушбуйлар исен дә юкә чәчәге исе белән рәттән куеп булмас. Ә соң балы! Юкә балы белән тагын нинди ризыкны тиңләргә мөмкин?! Мичтә күпереп пешкән ап-ак күмәчебезне генә бер рәткә куя алабыз.
Бал шәп булачак быел бу аланда! Чыпчык урманына шуның өчен чыктылар да бит инде. Гомумән алганда, чәчәк аткан чорларында бик күп үләннәр һәм чәчәкләр нектар бирәләр. Аларның кадерен белеп җыючы умарта кортлары булмау, җитешмәү сәбәпле, табигатьтә елның-елында миллионлаган тонна бал-нектар җыйналмый кала. Җыйналмый кала, димәк, дөньяда көндәше булмаган иң затлы ризыкларның берсе өстәлләребезгә эләкми кала. Бик кызганыч! Илебездә умартачылыкны җәелдерергә, үстерергә кирәк. Халкыбыз да сау-сәламәт, шат күңеллерәк, озын гомерлерәк булыр.
Алдан белми-күрми, шулай очраклы гына килеп кергән аланны Газинурның кызлары да бик ошаттылар. Әтиләреннән дә уздырып, аны күзәтергә, үзләштерергә керештеләр. Йөгереп кенә чишмәгә төшеп, су алып менделәр. Бит-кул юарга урын билгеләп, кышын үзләре чиккән матур тастымал-сөлге элделәр. Учак тергезеп, чәй куеп җибәрделәр. Умартачылар арасында чәйне казанда кайнату гадәте юк. Үзләре сыйган машинага җиз самавыр да менеп утыра. Умартачылар табигать кочагында чәйне җиз самавырда кайнатып эчәләр. Кортлар карый-карый тәмам тамагың кипкән чакта, самавырдан кайнар чәй агызып эчүләре, и-и-и, бер дә галәмәт, үзенә бер ләззәт ул! Бал кабып түгел. Бал шапыртма тиргә төшерә, тирләтә. Шалашың ышыгында кайнап чыккан чәйне керт-керт итеп шакмаклы шикәр кабып эчәләр. Шикәрнең дә нинди татлы ризык икәнен чынлап торып менә шунда сизәсең. Аның һәр шакмагына аерым бер ихтирам хисе белән үреләсең.
Чәй өстәле әзерләнәчәк җиргә Газинур кызлары радиоалгыч элделәр. Иртәнге якларда һәм кичен яңгырый торган татарча концерт та монда, урман аланында, аеруча моңлы яңгырый. Газинур үзе җырга оста түгел. Кичен, кортлар утырып беткәч, бер мәлгә урман тып-тын кала. Кош-кортлар да кыштырдашмыйлар. Ярканатлар да әле ауга чыкмаганнар. Баш очыннан гына очып үтүләре күренми. Шундый сихри тынлыкта, радиодан татарча җыр-моң агылганда, Газинур да концертка кушылмый кала алмый. Тамагын кырып тора да «Керим әле урманнарга, урманның карасына» дип җырлап җибәрә. Урман килештерә аның бу халәтен. Тып-тын калган урманда аның «Керим әле урманнарга»сы бик еракларга тарала, аннары, кайтаваз булып, кире аланга кайта. Галәмәт халәт инде!
Аларны китергән Ильяска иртән эшкә кайтып өлгерергә кирәк. Бер чынаяк кына чәй эчте дә эшенә ашыкты ул. Ара чыкса, хәлегезне белергә кичке якларда тагын бер әйләнермен әле дип ышандырды.
Әлеге аланны Газинур белән аның кызлары гына түгел, ә бал кортлары да ошатты. Картрак юкәләрнең очлары инде чәчәккә күмелеп килә. Оя авызларын ачу белән, кортлар шул юкәләр очына омтылдылар. Хәзер аларны берничек тә туктата алмыйсың. Физиклар телендә бу процесс «необратимая цепная реакция», ягъни «туктата алмаслык чылбыр реакциясе» дип атала. Газинурлар туктаган әлеге аланлык бик зур аэропортны, берсе артыннан берсе очарга торган дистәләрчә реактив самолётны хәтерләтеп, жу-у-у килеп тора. Тормаска! Бер оядан гына да утыз-кырык меңләп корт очып, нектар төяп, кире кайтып тора.
Газинурның кызлары да аланда уздырган көннәрен, әтиләре янында шалашта кунган кичләрен үз тормышларындагы иң бәхетле минутлары итеп саныйлар бугай. Кортлар да чагып бетерә үзләрен. Күзләре бөтенләй кысылып, йодрык хәтле борын белән йөргән чаклары да була. Әмма зарланмыйлар. Коеп яуган яңгыр астына эләгеп туңганнары да бар. Бер елны алар тачокка чыгып утыргач, дүрт көн рәттән яңгыр койды. Алар янына машина белән керешле булмады. Ашарларына бары каткан ипи генә калды. Зарланмадылар. Тачокка чыгабыз, дип кенә торалар. Гөлшат инде җиденче сыйныфны тәмамлады. Айгөл дүртенчегә күчте. Газинурның иң үткен кызы Айгөл бугай. Былтыр, алдына ап-ак алъяпкычлар ябып, Әлмәт базарында әтисенә бал да сатышты. Базардагы балның иң хуш ислесе, иң татлысы алар тәпәнендә булды, ахрысы. Халык, мактый-мактый, алар балын алды. Алмаска! Урман уртасына чыгып җыйган бал ничек инде татлы, хуш исле булмасын ди? Хикмәт балда гына микән? Ә сатучысы да курчак кебек матур кыз бит: ике бит уртасында батып торган чокырлары бар. Күзләре аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр. Үзе бик ягымлы тагын. Алардан бал алучыларның һәркайсына рәхмәт әйтеп, барысына исәнлек-саулык теләп кала.
Тәпәннәре балдан бушагач, әтиләре дә кызларының күптән сораган үтенечләрен исенә төшерде:
– Кулың җиңел булды бит, кызым. Син дә булышкач, балыбызны тиз арада сатып бетердек. Болай булгач, теге сез сорап йөргән компьютерны алып бирми булмас, – дип, Газинур машинасын базардан туп-туры компьютерлар сатылган кибеткә борды.
* * *
Газинурлар аланнан чыгып китүгә, авызына бер сарык бәрәне эләктереп, тәмам арып, әлсерәп, Ана бүре үзе кайтып керде. Алан читенә аяк басу белән, «аһ!» итте ул. «Аһ! Беткәнбез!» дигәндәй, бөтен урманга ямьсез улап җибәрде. Аланда йөгерешкән уллары, куркышып, өннәренә качтылар. Шулай ямьсез улап кайтып керде шул Ана бүре үз аланына. Чөнки биредә бүреләрнең иң хәтәр, иң куркыныч дошманы – Кешеләр булган бит! Моны ул аланга аяк басканчы ук, йөз адымнар алдан сизде. Балалары, кадерлеләре, күз нурлары исәннәрме икән? Юктыр! Бирегә Кешеләр бер дә юкка гына килмәгәннәрдер. Ходайның рәхмәте, балалары исәннәр түгелме соң? Өннән берәм-берәм чыга башладылар. Әниләрен күреп алуга, сарык бәрәненә ташландылар, аны ботарларга керештеләр. Ваемсызлар! Гамьсезләр! Ана бүре алай да әниләргә генә хас назлы караш белән аларның барын да янәдән бер күздән кичерде. Балакайлары әнә ничек тәгәрәшеп үсеп киләләр бит. Көзләргә инде үз көннәрен үзләре күрә башларлар.
Ана бүре, балаларын имчәктән аергач, берара аларны үзе ашаган ризыкны ашказаныннан кикереп чыгарып ашатты. Хәзер бу шайтаннарны алай гына туйдырырсың, бар. Әнә бит ничек күзгә күренеп, тәгәрәшеп үсеп киләләр. Бәрән түшкәсен дә әнә ничек белеп ботарлыйлар. Баштарак, нәниләре туган шәпкә, аларны карашырга әтиләре дә булышты. Хәзер күренми. Үзенә башка бер яшьрәк, чибәррәк кәләш тапканмы? Тапса инде. Ана бүре әлегә тормышыннан зарланмый. Урман иркен, бай. Иренмә, йөгер генә. Кирәгеңне табарга була. Балаларына бурсык, сусар, кама да тотып кайткалый. Кыр кәҗәсе, поши балаларына да юлыкканы булды. Урман сукмакларында кош-корт, җанвар үләксәләренә юлыкса да, борынын җыерып узмый. Оясына барын өстери. Җидәү бит! Шуларны бер башың асрап кара. Булсалар соң! Ана бүренең үз әнисе аларны унөч баш итеп тапкан иде әле. Берсен дә өненнән кумады. Ашатты, имезде, иркәләде. Аларның нәселе шундый игелекле, уңдырышлы, үрчемле. Өннәрендә унөч ач күз булсалар да, Ана бүре үз әнисенең зарланганын хәтерләми. Ашатты, үстерде. Берсен дә имчәгеннән өзмәде, үзеннән читкә кумады. Хәзер менә ничәсе исәннәрдер, соңгы вакытларда күрешә алганнары юк. Исәннәренең һәркайсы үз көннәрен үзләре күрә булырлар.
Ана бүре, алып кайткан түшкәне балалары алдына салганда ук, үз телендә:
– Балакайларым, татлыларым, сезгә тамак ялгап алырга нибары биш минут ара бирәм. Соңарганчы, харап булганчы, безгә бу аланнан һич кичекмичә качарга кирәк. Белеп калыгыз, балакайларым, Кешеләр – безнең иң рәхимсез дошманнарыбыз. Алар булган җирдә безгә көн юк. Кешеләр әнә безнең аланда да булганнар. Ничек әле сезне җыеп алып китмәгәннәр? Җайлары килмәде микән? Юксамы?! Бер күргәч, алар бирегә янәдән киләчәкләр, – дип кисәтте. – Килерләр дә барыгызны җыеп, арыш капчыгына тутырырлар. Аларның кулларында мылтык дигән, авызыннан көлтәсе белән ут, үлем чәчә торган дәһшәтле кораллары бар. Шул коралларын да тотып менсәләр, нарасыйларым, сезне мин дә коткарып кала алмам. Моннан хәзер үк качу ягын карыйк. Соңармагаек, балакайларым!
Бүреләр арасында беркая язылмаган, әмма буыннан-буынга бик төгәл тапшырылып һәм үтәлеп килә торган Канун яши. Бүреләр барысы да үз өннәреннән, ояларыннан кимендә утыз-кырык чакрымнар читтә аучылык итеп ризык табалар. Бүреләр, ерткычлар дигәч тә, алар өчен ашар ризыкны беркем дә алдан әзерләп куймаган, урман аланына китереп аудармаган. Берәр әрләнме-йомранмы, әллә үр куянымы эләктерү өчен, аларга, озын телләрен асылындырып, күпме чакрымнар чабып узарга туры килгәнен үзләре генә белә булырлар. Көне буе чабып та, берни таба, эләктерә алмасаң, сарык-кәҗә көтүләренә дә һөҗүм итми хәлең юк. Төннәрен урманга якынрак берәр авылга төшеп, берәр этне буып, йә каз-үрдәк түшкәсе, кызыл кикрикле әтәч чәлдереп кайткан чаклары да булды. Әгәр инде оя-өн корган, анда балаларың калган урманга бик якын торган авылларга төшеп, аларның сарык бәрәннәрен еш ташый башласаң, ул авылларның агайлары түзәләр-түзәләр дә, беркөнне сәнәкләр, күсәкләр белән коралланып, авыл өстендәге урманга ябырылалар. Урманның иң куе, һичкем эзләп таба алмаслык җиренә яшергән өнеңне үзләре күрмәсәләр, бүреләрнең мәңгелек дошманнары – этләре-бурзайлары табып бирә. Ә инде сарык түшкәләрен кырык чакрымнар читтәнрәк урласаң, авыл агайлары, шулкадәр арадан килеп, синең ояңны эзләп йөрмиләр. Әлеге Канун нигезендә шушы хакыйкать! Шушы хәйлә!
Ана бүре яшерми, үз гомерендә куян да, төлке дә тотты. Поши-болан, тана, хәтта колын бугазлаган чаклары да булды. Әмма ул үзен мыскал да юлбасарга һәм җинаятьчегә санамый. Менә аның балалары, кәҗә йә сарыклар төсле, печән ашасалар икән. Аларга ул печән генә ашатыр, кышка да күп итеп җыеп, киптереп куяр иде. Ә балалары печән ашамыйлар шул, ит-сөяк таптыралар. Ана бүре үзе дә ит, майлы-җелекле сөякләр кимерергә ярата. Аларны кибеткә кереп кенә, үзеңә кирәгенчә генә үлчәтеп алышлы түгел. Ашыйсы ризыгыңны уннарча чакрымнар әлсерәп чабып табарга кирәк. Әмма ул үзенең Җир йөзендә булуы, дөньяны барлыгы белән бизәп яшәвенә чиксез горурлана. Табигать аны сөеп, яратып тудырган. Аңа җете күз, сизгер колак, бер дигән тешләр биргән. Кыю холкы, батыр йөрәге, көненә йөз чакрымнар чабып үтеп тә аруны белмәгән аяклары белән горурлана. Табигать-анабыз бүреләрне Җир йөзенә китереп, аларга гаять җаваплы һәм зур бурычлар да йөкләгән. Хәтта аларга: «Улларым, сез бу Җиһанны чистартучылар!» – дигәндер әле. Бу бәя белән тик горурланырга гына мөмкин.
Чыннан да, шулай бит. Әгәр дә мәгәр бүреләр булмаса, Җир йөзен күптән үләксәләр басар иде. Йогышлы чирләрдән җирдәге барча тереклек кырылыр иде. Хәтта кулын-битен юып, тешләрен чистартып, атна саен мунча кереп йөргән кешеләр дә. Җирдәге тереклек, әлегәчә исән-имин яшәүләре өчен, беренче чиратта бүреләргә һәм бүре ише җирне авырулардан чистартучы хайваннарга бурычлы. Чыны шул!
Алай гынамы?! Бүреләр – Табигать-анабызның бер дигән селекционерлары! Урман-кырларыбыздагы кош-корт, кыргый җәнлекләрнең елдан-ел нәселләрен яхшырту да алар өстендә бит. Булсын ат-сыер көтүе, поши-боланнарныкы, аларга ялгыз башың белән генә һөҗүм итешле түгел. Алтын яллы ажгырып торган айгырлар, үсеп утырган имәнне аударып китәрлек көчкә ия үгез көтүләре. Батыраеп араларына керсәң, ахырын уйла. Билсез калма. Ә пошилар үгезенең күп япьле мөгезенә эләксәң, йолдызларга ук очуың да мөмкин.
Көтүләргә уңышлы һөҗүм оештыру өчен, аларга җиде-сигез бүредән торган «артельгә» берләшергә туры килә. Мондый чакта баш бүре һәркайсы алдына конкрет бурыч куя. Андый чакта беренче эшләре итеп көтүне һәрьяклап чорнап алалар. Әле теге, әле бу яктан һөҗүм иткән булып, көтүне куркуга салалар. Балыкны бит болганчык суда тоту җиңел. Максат – көтүдәгеләрне алар өчен ипсезрәк җиргә, аланга кысрыклау. Мондый чакта көчеңне кызганма. Ажгырып-ажгырып көтү өстенә кил дә кире чиген. И-и, сөйләп кенә бирешле тамашамы соң бу мизгелләр?! Бөтен тәнеңне, барлыгыңны моңарчы синдә тыелып торган дәрт, ашкыну баса. Күзләрең ут булып яна. Йөрәк ярылырдай булып тибә. Һөҗүм дәрте белән үз-үзеңне, ни кылганыңны белештермәс хәлгә киләсең. Бияләр дә, ап-ак тешләрен ыржайтып, арт аякларына басканнар. Мондый чакта айгырларның арт аякларына юлыкма. Бик хәтәр хәлгә калуың бар.
Сыерлар көтүендәге күзләрен кан баскан үгезләр үкерүеннән агачлар чайкала. Чөнки бүреләрнең әлеге һөҗүме – үлем белән яшәү арасындагы көрәш бит. Биредә кем акыллырак, шул гына исән кала. Әмма дөнья күргән бүреләрнең күбесе шушы мизгелләр тәмен бер генә тапкыр тату өчен дә җанын да кызганмый. Әйе, мондый һөҗүмнәр корбансыз булмый. Җанын фида кылучылар да булып тора. Әмма мондый һөҗүмнәр – җирдә Бүре заты булып яшәүнең иң бөек ноктасы. Аннан бер бүре дә беркайчан да баш тартмас!
Әйе, кайчакларны алар пошилар, боланнар, ат-сыер көтүләренә җиде-сигез бүре берләшеп, күмәкләшеп һөҗүм итәләр.
Ләкин хәтта үр куянының да җитезрәге, хәйләкәре бүре тырнагыннан качып котыла ала. Пошиларның, атларның-бияләрнең дә җитезләре, көчлеләре, зирәкләре исән кала. Бүреләр бит беренче чиратта көтүдәге гарибрәк, аңгырарак, чирләшкәрәк затларны аяктан ега, бугазлый. Дошманнарыннан тибешеп, тешләшеп, сөзеп котыла алучыларның балалары да зирәгрәк, зиһенлерәк, үткенрәк була. Алар арасында табигать шартларына тагын да җайлашу, камилләшү, нәселне саклау һәм тагын да яхшырту әнә шундый табигый сайланыш белән бара. Бу изге эштә, әлбәттә, бүреләр безнең якларда төп рольне уйный. Ә Кешеләр менә шул турыда хәбәрдар микән? Беләләрме икән? Белсәләр, нигә соң алар бүреләргә карата шундый үчле? Ана бүре менә хәзер дә балаларына нибары биш минут вакыт бирде. Аларга бу аланнан хәзер үк китәргә, качарга кирәк!
Ана бүренең төпчеге, чатаны, иң яратканы, имчәк өмет итеп, әнисенә елышмакчы булды. Бүтән чакны әнисе аны башкаларыннан аерып иркәли иде. Төпчек бит шулай тәмлерәк, татлырак була инде. Аның бу юлы да бераз иркәләнәсе килгәндер. Чөнки абыйлары да гел кыерсытып кына торалар бит үзен.
– Абау, балам! Төпчегем! Беткәнсең бит! Бу минуттан син минем балам түгел! – диде Ана бүре. – Син бит Кешеләр кулында булгансың. Синнән, ургылып, Кеше исе килә. Сине яныма якын китерешле түгел. Якын киләсе булма, балам. Кешеләр исен миңа да йоктырырсың, мине дә харап итәрсең, күз алмам.
Ана бүре төпчеген алгы тәпие белән төртеп тә җибәрде әле. Чатан тәпи, бичаракай, тәгәрәп үк китте. Хәтта чинап җибәрде.
Ана бүренең моннан егерме чакрымнар гына җирдә запас өне бар. Кайда икәнен бары үзе генә белә. Кайчакларны кереп, бераз ял да итеп чыга. Дөнья эшен белеп булмый, запас өнсез яшәргә ярамый. Бу сыйфатны да алар бер-берләренә буыннан-буынга кайчандыр Тәңренең үзе биргәнчә түкми-чәчми тапшырып киләләр. Запас өннең кирәге менә хәзер чыгып куйды бит. Ана бүре балаларын шунда күчерергә карар итте. Шушы кичтә, төн эчендә үк. Чөнки аларны монда калдырырга ярамый. Кешеләр бирегә янәдән киләчәк. Ана бүре шунысын да ишетеп белә: районның Хәзерләүләр конторасына бер бүре баласы тотып китерүчегә бер капчык он, бер капчык шикәр бирәләр икән. Әгәр инде Ана бүренең үзен үк тотып китерсәң, өч көпчәкле мотоцикл белән бүләклиләр, имеш. Ана бүре үз тормыш тәҗрибәсеннән шуны да сиземли: Кеше дигән зат, дөнья малы дигәндә, җанын кызганмый, бер карында яралган туганының бугазын чәйнәргә әзер. Бу очракта да аптырап калмаслар. Әлегә берни аңламаган, бернидән шикләнмәгән җиде бүре баласы уйнап йөргән аланга, капчык авызларын киң ачып, иртәгә үк менеп җитәрләр. Ана бүре янәдән: «Кешеләр соң безне ни дип шулкадәр сөймиләр икән?» – дип уйлап алды. Җир өстен сафлыкта, пакьлектә тоту өчен, Табигать-анабыз тарафыннан махсус расланган санитарлар булуыбызны белмиләр микәнни?
Бу кадәре шулай. Аланнан мөмкин кадәр тизрәк ычкынырга кирәк. Ана бүре балалары янына тәмам арып-талып кайтса да, кичләрен аларга алдагы көннәрендә хәвеф-хәтәрсез көн итү өчен иң кирәкле сабакларны бирергә дә өлгерә иде. Болары да – аңа Тәңре йөкләгән бурыч. Менә бүген дә, шушы кым-кырыс арада да: «Балакайларым, алдыгызда кызыл флажокларга юлыксагыз югалып калмагыз!» – дип кисәтте. Нәрсә соң ул кызыл флажок? Нигә аның алдында югалып калмаска? Аларын аңлатып торырга ара калмады. Алай да янә бер тапкыр: «Юлыгызда кызыл флажокка юлыксагыз югалып калмагыз, тотып ашамас», – дип кабатлауны кирәк тапты. Шунда ук тизрәк күченү эшләренә дә кереште. Балаларын муеннарыннан кабып, ашыгычлык белән берәм-берәмләп запастагы өненә ташый башлады.
* * *
Газинур кичә аланда гамьсез уйнаган көчекләрнең бүре балалары булуларын кызларына әйтмәде. Куркырлар дип уйлады. Аларны кулга алырга ярамаганын да әйтмәде. Бу аланнан тизрәк төшеп китү ягын гына ашыктырды.
Төнлә бөтен Чыпчык урманын каплап, дөбер-шатыр күк күкрәп, күзләрне чагылдырып яшен яшьнәп, бик көчле яңгыр ишеп китте. Юкәләр чәчәк атарга җыенганда, мондый яңгырның бик үк кирәге дә юк. Яңгыр чәчәкләрдәге нектарны юа. Әмма әйләнә-тирәдәге юкәләр төрлесе төрле яшьтә. Берләре инде чәчәк атарга керешсәләр, икенчеләре әле җыеналар гына. Яңгырның зыяны зур булмады. Киресенчә, шифасы күп булгандыр әле. Ничә көннәр торган эсселектән соң урман бөтенләй сафланып китте. Ә бал булачак. Анысы шиксез!
Умарталыкта эш һәрчак муеннан. Әнә бер оя күч аерырга ниятли. Ирек куйсаң, очып чыгарлар да буең җитмәс биеклеккә кунарлар. Ул агач башына озын баскычлар куеп менәргә калса, кыен була инде. Яхшысы – күчне очып чыкканчы ук җыеп алу. Ә кызлары, әтиләре янына килеп, янәдән теге көчекләр янына меник әле, дип сорый башладылар. Аларның усал, кансыз бүре балалары икәнен белмиләр бит. Газинур да кызларының бәләкәй генә үтенечләрен үтәми калучымы соң?!
– Алар барысы да нинди арыклар. Әнкәләренең сөте җитеп бетмидер. Ә Чатан сыйрак арада иң арыгы. Монда кичтән калган ярты чуен тәмле ашыбыз бар. Әниләре дә кайтмаган булса, барысы да нык ачыкканнардыр, – дип, аерым савытка салып, кызлары шул калган ашны да алдылар.
Бу юлы Газинур, күп еллар рәттән үзе белән умарталыкка алып йөри торган, ярык түтәле булса да, берданкасын да алды. Алар аланга килеп кергәндә, әниләре шунда булса, Алла сакласын! Газинурларны, хуш килдегез, әйдүк, түрдән узыгыз, дип каршы алмас.
Бүреләр алар, мылтыкның үзеннән бигрәк, дары исеннән куркалар. Дәһшәт бит дарыда. Утны ул чәчә. Курыксалар, шул инде. Саклану максатларында дигәндәй, Газинур, мылтыгын һавага төбәп, бөтен урманны яңгыратып, берне гөрселдәтте. Мылтык тавышын Чыпчык урманының бер почмагында да ишетми калмаганнардыр. Хәзер алар менәчәк аланда да.
Менсәләр… Кичә котырынып-әүмәкләшеп бүре балалары уйнаган алан буп-буш, тып-тын. Аланнан дошман явы узган диярсең. Шушы кыска төн эчендә, коеп яңгыр яуганда, Ана бүре балаларын запастагы өненә күчереп тә өлгергән. Ни арада? Җидәү иделәр бит. Үзендә дә чыдамлык бар икән. Запас өне моннан егерме чакрымнарда гына булса да, ике якка кырык чакрым. Җидесен ташып өлгерткәнче өч йөз чакрымнарга басамы? Кып-кыска җәйге төн эчендә бит. Коры чыдамлык кына түгел, Тәңренең үзе тарафыннан йөкләтелгән ыру-нәселен саклау бурычы, аңардан да бигрәк балаларын өзелеп сөю, ярату көче әрле-бирле чаптыргандыр инде бичара Ананы. Хәер, бала дигән татлы җан ут йоттыра аналарга.
Әлеге аланнан әз генә өстәрәк, чыршы, нарат үсентеләре утырту өченме, урманчылар трактор белән сызган киң генә ызан бар. Яңгыр алдыннан гына аны тырма белән тырмалап та чыкканнар. Ана бүре балаларын яңа өненә ташыганда, муеныннан каптырган көчекләрен шул ызан өстенә салып, еш кына ял иткән. Аның аяк эзләре дә җир өстендә ярылып ята.
– Әтием, кичә монда калган көчекләр кая киткәннәр соң? – диде Айгөл, гаҗәпкә калып.
– Кызым, алар эт балалары түгел иде бит. Алар – җидесе дә бүре балалары. Сезне куркытмас өчен, бу турыда мин сезгә әйтмәдем генә.
– Бүре балалары?! – диделәр кызлары икесе дә беравыздан.
– Теге мин кулга алган иң матуры, чатан тәпилесе дәме?
– Барысы да, барысы да, кызым.
– Абау! – диде Гөлшат. – Ничек инде алар бүре балалары булсыннар? Үзләре нинди матурлар. Шаяннар. Ышанасы да килми.
– Ә башка кош-корт, җәнлекләрнең балалары матур түгелләрмени? Тавык чебешләре, үрдәк бәбкәләре? Кәҗә, сарык бәрәннәре нинди матурлар. Бозаулар, колыннар сокланып туймаслык. Тумыштан ук тешләре ыржаеп торса да, хәтта крокодил балалары да матур. Табигать аларны шулай матур итеп тудыра.
– Әниләре аларны сөйсен, яратсын өчен! – дип куәтләде әтисе сүзен Айгөл.
– Әйе, нәкъ шулай, кызым, – дип килеште Газинур.
– Чатан аякны мин кочагыма алып сөйдем. Башыннан сыйпадым. Иркәләдем. Борын очыннан гына хәтта ике-өч тапкыр пәп итеп тә алдым. Аннан бернинди дә бүре исе килмәде. Бик сәер, – дип сузды Айгөл.
– Күп булса, ай ярымлык баладан нинди бүре исе килсен, кызым? – диде Газинур.
Шулчакны менә мә! Моңарчы каядыр качып яткан җиреннән чыгып, озын койрыгын болгый-болгый, алар алдына Чатан сыйрак килеп басты.
– Чү әле, чү! Бу кем була соң әле? – дип куйды хәтта Газинур да, тәмам аптырашка калган хәлдә.
– Бу безнең Чатан сыйрак бит! – дип, Айгөл аны шундук кочагына алды.
– Алай-й-й! – дип сузды Газинур. – Аңлашыла-а, димәк, Ана бүре төпчеген үзләре белән алмаган. Әллә монысы артыннан әле кайтып өлгермәдеме икән? Алай түгелдер. Өлгерер иде. Сәбәп бөтенләй башкада. Сәбәп бездә булырга тиеш. Ана бүре төпчегенә: «Балам, үпкәләмә дә, чинама да. Үзәгемнең ничек өзелгәнен, мең-мең кисәкләргә телгәләнгәнен үзем генә беләм. Әмма сине, нәнием, үзебез белән ала алмыйм. Син Кешеләр кулында булгансың. Синнән, бар урманга сибелеп, Кешеләр исе килә. Ә Кешеләр – безнең иң хәтәр дошманнарыбыз. Йөрәгем ни сыкраса да, ни телгәләнсә дә, сине абыйларың янына, запас өнебезгә ала алмыйм, җаным. Абыйларыңның иминлеге хакына. Гәрчә арагызда иң яраткан, сөеп-иркәләп туймаган балам син булсаң да. Үпкәләмә, шыңшыма, кичерә күр мине, наныем. Урманыбыз киң, иркен. Үз кочагына сине генә сыйдырыр әле. Бүгеннән үз көнеңне үзең күрә башла, балам. Хәзергә сау бул, үскәнем. Кем белә, бәлкем, урман сукмакларында очрашырга да язгандыр. Ә бүген сине шушы аланда калдырырга мәҗбүрмен», – дигәндер.
Каршына койрык болгап килеп баскан Чатанны Гөлшат апасы кулына алып сөя, иркәли башлады. Тегесе дә, кыргый бүре баласы димәссең, гөнаһсыз бер сабый булып, апасының җылы кочагына сеңеп үк кереп ятты.
– Тамагы ачтыр аның, кызым. Башта ашатыгыз әле үзен, – диде әтиләре.
Шуны гына көткән Чатан, алдына куйган тәлинкәдән шупыр-шупыр китереп, токмач шулпасы чөмерә башлады.
– Әнисе дә ташлаган. Абыйлары да юк. Шушы аланда берьялгызы нишләр инде ул? Нәрсә ашар? Ачка үлмәсме? Әйдәгез, аны үзебез белән аска, безнең аланга алыйк, – дип сорый башладылар Газинурның кызлары.
– Ярамый аны моннан алырга! – дип кырт кисте әтиләре. – Бәлкем, әниләре кире уйлар. Төпчеген берьялгызы калдырып китү аңа да җиңел булмагандыр. Килер дә алыр. Бала дигәндә, ана кеше күп киртәләрне җимереп уза. Ярамаганнарын да хәтта. Туйганчы ашатыгыз үзен. Калган ашын тәлинкә белән алдына куеп калдырыгыз. Уйлар-уйлар да әнисе, бәлкем, бер-ике көннән килеп алыр. Өзелеп сагыну хисе Кеше исен генә түгел, әллә нинди тирән үпкәләрне, шикләнүләрне дә оныттыра ул. Калдырыгыз үзен. Иртәгә тагын менәрсез, ашатып төшәрсез. Ул – урман иясе, булачак кансыз ерткыч. Кешеләр арасында аңа барыбер урын юк…
Ашап туйгач, бер кикереп тә куйгач, Чатан йөгереп кенә аланны әйләнеп килде. Апалары белән куышлы уйнарга да исәбе бар. Күзләрендә әнисе ташлап китү кайгысы да, апалары белән күрешү шатлыгы да чагыла. Нишләргә? Чатанны кая куярга? «Кешеләр арасында аңа урын юк» дип, кистереп әйтте әтиләре. Апалары Чатанны өн авызына илттеләр.
– Утыр шушында гына. Беркая да чыкма. Юкса үзеңне бүреләр тотып ашарлар, – дип кисәттеләр. Ә үзләре: – Бүре баласын бүреләр тотып ашамас инде, – дип елмаештылар.
– Алай да, Чатан, безне тыңла. Бу аланнан беркая да читкә китмә. Юкса адашырсың, – дип, бармак янап кисәттеләр. – Көт безне. Хәлеңне белергә иртәгә дә менәрбез. Тәмле аш белән сыйларбыз. Ярар, хәзергә сау булып тор, – дип, – кат-кат пәп итеп, үз аланнарына төшеп киттеләр.
* * *
Бал чорында умартачыга ял да юк, йокы да юк. Бал сезоны! Ләкин ул бик кыска. Шулай булгач, синең бөтен эш-гамәлләрең шушы сезонның бөтен мөмкинлекләреннән киң файдаланып калуга корылган булырга тиеш. Быел шалашымны урманның иң матур аланына корып куйдым дип, һаваланып йөри алмыйсың. Башта Газинурның кортлары күч аерып аптыраттылар. Кирәк нәрсә, матур күренеш. Кәек гаиләләр күч аера алмыйлар. Ләкин вакыты түгел. Күч чыгарган умарта гаиләсе кәегеп кала. Бал җыярга аның көче кими. Утыз сутый бәрәңге бакчасын бер өй бала-чагасы булган ишле гаилә тизрәк утап чыгармы, әллә ике-өч бөртек карт пенсионерлар яшәгән гаиләме? Әлбәттә, ишле гаилә! Бал кортлары да шулай. Нектарны ишләре зур, көчле булган корт гаиләсе күбрәк җыя. Бал чорында һәр корт гаиләсенең өстен ачып, көненә ике-өч тапкыр күз салып торсаң да, бер дә артык түгел. Рамнарын алыштырасың, яңаларын куясың. Яңа кәрәзләрне дә тартып кына өлгер.
Газинур кортларыннан зарланмый. Бу көннәрдә алар, ару-талуны белми, нектарны ташып кына торалар. Гектар ярымнар җирне биләгән ышык аланны ояларда өлгереп килгән бал исе басты. Бу ис борын тишекләрен кытыклый, тәмле генә итеп төчкереп җибәрәсе килә. Казыкларда утырган ояларны да урыннарыннан кузгатышлы түгел. Бал белән тулып киләләр. Елы да бик юнь килде шул. Елы килгәч, кортлар да балны нык ташыдылар. Газинур әле теге, әле бу оя янына килә дә, аларны кузгатып карап, үзенә бер татлы канәгатьләнү хисе белән: «Бар болар эчендә хәзинә, бар!» – дип, кызларына күз кыса. Үз өебезгә, йорт-җир, каралты-курабызга кайтыр чаклар да җитеп килә. Ояларны җиңеләйтеп, балларын аертып кайтсаң да, әйбәт булыр иде. Аларны төяп-бушатып йөрүләре бермә-бер җиңеләячәк. Ләкин биредә, урман шартларында җайсызрак. Кортлар үзара йә талаша башларлар. Алар анысын да булдыралар. Кызлары аерту ягында. Әниләре каршына яңа аерткан бал белән, тулы флягалар белән кайтасылары килә.
– Оядагы бал беркая да качмый. Шәһәргә кайткач, ипләп, ашыкмый гына аертырбыз әле, – ди әтиләре.
Корт карау мәшәкатьләре белән Газинур һәм кызларының ике-өч көн рәттән хәтта ярты сәгать кенә дә буш вакытлары булмады. Алардан өстәге аланда калган Чатан сыйрак турында гел исләренә төшереп торсалар да. Күп итеп ашарына да алып, менә иртәгә менәргә торалар инде. Ачтыр, тәмам ачыккандыр, бичара балакай.
Иртән Газинур шалашларыннан торып чыкса, ни күрсен, Чатан үзе төшкән. Койрык чәнчеп, алан буйлап чабып йөри. Әйтерсең ул биредә моңарчы да күп тапкырлар булган. «Монда керергә ярыймы?» дип, Газинурның күзенә карады да кыю рәвештә шалаш эченә дә кереп китте. Битләреннән генә пәп итеп, апаларын да уятты. Чатанның бирегә үзе белеп төшүенә алар бик шатландылар инде. Сохари да ашаттылар, сөтле чәй, кофе да эчерттеләр. Кочакларына да алдылар, чиратлашып сөйделәр, яраттылар да.
Чатанның алар янына төшүен әтиләре генә хупламады. Чатан – теп-тере бүре баласы. Әлегә күп нәрсәне аңлап бетерми. Кызлары да кочакларыннан төшермиләр. Ләкин аларның бу дуслыгы ни белән тәмамланыр? Бүре баласын алар үзләре белән шәһәргә ала алмыйлар. Ике-өч көннәрдән алар кайтып китәргә җыеналар. Аерылышыр сәгать җиткәч, Чатан монда калырмы соң? Болай тәмам күнегеп беткәч, аны аерып калдыру бик кыен булачак бит. Үзләре белән алу турында… уйлыйсы да юк!
Юкәләр күп итеп нектар биреп, чәчәк атып бетерделәр. Кортлар аларга утырмый башлады. Әмма урман хәтле урманда кортларның күзе төшәрлек чәчәкләр адым саен. Әнә хан үләне (иван-чәй) чәчәк атарга җыена. Кортлар аңа бик теләп куналар. Алардан аз гына астарак үзәнлектә ак тукранбаш (клевер) ап-ак булып утыра. Аның да балы гаҗәп хуш исле була. Кортлар шул тарафларга да оча. Биредә тагын атна-ун көннәр утырырга булыр иде әле. Ләкин көтмәгәндә генә аланга Ильяс килеп чыкты.
– Безне күрше районга урып-җыю эшләрендә катнашырга җибәрәләр. Аннан ике-өч айсыз кайтып булмас. Шәһәргә кайтырга җыенсагыз, менә бүген генә буш арам бар, – диде.
– Алай да хуп, Ильяс туган! – диде Газинур. Бу урманга, бу ышык аланга бик рәхмәтле без. Чыгуыбыз бушка булмады. Шәһәргә ояларыбыз тулы бал белән кайтабыз. Ара табып килеп чыгуыңа рәхмәт. Кайтабыз, кайтабыз. Җыена да башлыйбыз.
Ильяс абыйлары булган җирдә нигә тотынсаң, шул эш гөрләп тора. Һәр оя әбиләр сандыгыдай авыр булса да, аларны төяү дә озакка бармады. Тик менә һаман аяк астында чуалган Чатанны гына нишләтергә? Апалары аны, ашатып-эчертеп, хәтта битләрен юдыртып, һәр кичне үз аланына менгерәләр. Иртәнгә ул янә төшеп җитә. Кулга килә. Апалары белән уйный. Кая куярга хәзер бу бүре малаен? Әнисе килеп алмый калмас дип көткән иде Газинур. Тәки килмәде бит.
– Шыңшымагыз да, тәмам нервымны да бозмагыз! – дип бармак янады Газинур кызларына. Үзе исә Чатанны култык астына кыстырды да янә өскә, бүре аланына менеп китте. Кесәсендә кыска гына шнур кисәге бар иде. Шул шнурдан муенчак ясап, аны Чатанга кидертте. Бер очын имән ботагына бәйләде. Өн авызына ике-өч көн ашарга җитәрлек итеп ипи, ит, сыр-колбаса кисәкләре салды. Су куйды.
– Алдыңа салган ризыкларыңны ашап бетереп ачыга башласаң, юеш борын, шнурны чәйнә дә өз. Менә бит ул нечкә генә. Чәйнәп өзәрлек булсын өчен, махсус сайладым, – дип, Чатанны башыннан сыпырды. – Сине монда калдыру минем үземә дә җиңел түгел. Әмма безгә рәнҗеп кала күрмә берүк. Шуны аңла, дускай: син бүре баласы, сиңа шәһәрдә урын юк. Анда климат синеке түгел. Ә урман сине ят итмәс. Башың, акылың бар. Тиз арада үз көнеңне үзең күрергә өйрәнеп китәрсең. Ярар, хәзергә сау бул!
Газинур аска, кортлары төялгән машинага ашыкты. Чатан калырга теләмәде. Үзен имән ботагына бәйләгән шнурны өзәргә теләп, ярсып-ярсып чәң-чәң килгәне бөтен урманга ишетелеп торды бугай. Төшсә, кызлары лышык-лышык килеп елап утыралар. Әтиләре аларны:
– Китегезче, матурларым! Тапкансыз еларлык кайгы. Тормыш эчендә мондый гына аерылышуларны күп кичерергә туры килер әле. Юктан-бардан гына сыгылып төшүчеләр булып үсмәгез. Үзегездә нык ихтыяр көче тәрбияләгез, – дип юатмак булды.
– Әле имчәктән дә аерылып бетмәгән көчекне берьялгызы урманда калдырабыз. Шуннан соң үзебез кемнәр булабыз соң инде без? Миһербансызлар! Шәфкатьсезләр! – дип, Айгөл елавын белде.
Әтиләре дә нишләсен соң? Бүре баласы аның үзенә дә жәл. Бик кызганыч. Жәл, кызганыч дип, аны шәһәргә дә алып кайтып булмый лабаса. Товары андыйлардан түгел. Әлегә ул песи баласыдай юаш, ягымлы. Әмма үсә төшкән саен, аңарда бүреләргә генә хас инстинктлар туа барачак. Шәһәргә кайту белән, аңа битлек тә кидертә, яңа күлмәк тә тегеп бирә алмыйсың.
Ильяс абыйлары – телгә бик шаян егет. Ул еш кына:
– Кызкайлар, доллар ул Африкада да доллар! – дияргә ярата.
Шуның төсле, урманда туган бүре баласы шәһәргә кайткач та бүре баласы инде. Битлек тә кимәс, холкын да үзгәртмәс.
Газинур көтмәгәндә генә килеп туган бу җитди проблеманың теге ягын да, бу ягын да кат-кат уйлап карады. Иң яхшысы Чатанны урманда калдыру дип хәл итте. Үз көнен үзе күрсен, балакай…
Аланнан кузгалуны тиз тоттылар. Газинурлар урманга егерме биш баш умарта белән чыкканнар иде. Машинага утыз ике баш оя төяделәр. Кызларына рәхмәт инде. Алар бик булганнар. Оядан чыгарга җыенган бер күчне дә читкә җибәрмәделәр. Чыккан берсен тубалларга җыя бардылар, һәр яңа күч – үзе бер байлык! Вакытында ояга гына утырт. Көзгә чаклы алар көчле умарта гаиләсе булып өлгерәләр. Әйе, мондый уңган кызларың булганда, ата башына да байлык ишелеп кенә тора. Менә хәзер генә лышык-лышык киләләр.
Газинур, үзен дә, кызларын да тынычландыру өчен:
– Арабыз әллә ни ерак түгел бит. Бу алан белән дә мәңгегә хушлашмыйбыз. Ике-өч көннәрдән килербез дә хәлен белеп китәрбез. Ул арада гына, Чатаныгызны әйтәм, боз түгел, эремәс, – дигән булды.
* * *
СССР Министрлар Советының кайчандыр, һәрхәлдә, моннан күп еллар элек, умартачылык белән шөгыльләнүче һәвәскәрләргә кайларда, нинди генә җаваплы урыннарда эшләсәләр дә, чираттагы ялларын, кайчан сорасалар, шул чакта, әмма унбиш көнгә озынайтып бирергә дигән Указы нәкъ менә Газинур кебек һәвәскәрләр өчен чыгарылган. Ул да елның елында чираттагы ялын чәчәкләргә ишелеп бал төшәр алдыннан, урман аланына, карабодай басуына, эспарцет, чебен куначасы чәчелгән болыннар уртасына кортлары белән чыгып утырыр көннәр җиткәч ала. Чыгып утыру белән генә түгел бит. Басуга чыгаргач, кортларга күз-колак булып, аларны саклыйсы да бар. Юньсез бәндәләр шактый хәзер. Корал тотып сакламасаң, төнлә килеп, умарталарыңны машинага төяп алып китәргә дә күп сорамаслар.
Урманнан кайткач, ике-өч көннәр ял да итеп, Газинур эшенә үткән атнаны гына чыкты. Карабаш посёлогы янындагы нефть промыселында диспетчер булып эшли ул. Өлкән инженер-технолог иде. Кортларны карарга буш вакыт кирәк булганлыктан, үзе сорап, гариза язып, диспетчер булып күчте. Диспетчерлар бер тәүлек эштә, ике тәүлек өйдә. Буш вакыт күп. Кадерен бел, рәхәтлән. Иркенләп кортларыңны кара.
Беренче көнне, бер кәнди сыек бал күтәреп барып, эштәге иптәшләрен сыйлады. Промыселга, елдагыча, җәйге каникуллар чорында практикага Мәскәү нефть институтыннан бер төркем студентлар килгәннәр. Аларның диспетчерлык пунктына икесе дә сап-сары чәчле, бик чибәр ике украин кызын һәм антрацит күмер төсле чем-кара негр егетен билгеләгәннәр. Битенә корым яккан төсле чем-кара булса да, негр – бик ачык, шаян егет. Океан артындагы ерак Кубадан ук килгәнме? Ике сүзенең берендә, күкрәк сугып, юлбашчылары Фидель Кастроны мактый. Студентлардан да хәйләкәррәк затлар бармы икән ул ошбу җиһанда? Газинурның әле утырырга өлгермәгән хуш исле сыек бер кәнди балын, татарча да, русча да, украинча да, хәтта испанча да мактый-мактый, бер утыруда ялап та куйдылар.
Газинур үзе дә, мәктәпкә әзерләнә башлаган кызлары да урман аланында калдырып кайткан бүре малае турында онытып та киләләр иде бугай. Беркөн иртән шулай, төнгелеккә ишегалдында гына калдырган бер оя казларның, үзен аеруча дәрәҗәле, һавалы тотарга яраткан ата казның дөнья ярып каңгылдавына, чү, нәрсә булган, әллә безнең ишегалдына чит планета корабы төшкәнме дип чыкса, Газинур ни күрсен! Койрыгын сыртына салып, ишегалдын аркылыга-буйга Чатан сыйрак айкый. Ата казның разбуй салуы бик аңлашыла. Ишегалды буйлап бүре баласының чатыр чабуы күргән-ишеткән хәлме?
Карт Ата казның «Бүре бит бу! Җәмәгать, бу хәлгә ничек түзеп торасыз? Ишегалдыбыз буйлап бүре чабып йөри, ә сезнең исегездә дә юк!» дигәндәй каңгылдап гауга куптаруы, каравыл кычкыруы бик урынлы. Бу куркыныч хәл турында хуҗага беренче булып ул, Ата каз, хәбәр салмаса, тагын кем салыр?
Кош-корт, җәнлекләрнең бер-берләре белән аралашу өчен, алар арасында күп тапкырлар сыналган Морзе аппараты бар, ахры. Беренче булып Ата каз салган разбуйдан Газинур хуҗалыгында булган барча кош-корт, тере җаннар шиккә төшеп, сагаеп калганнар. Песиләре, быел миңа шушыннан да ипле, җылы урын юк дипме, мунча кыегына менеп бәбәйләгән. Күзләре ачылгач, шуннан бик матур дүрт песи баласы чыгып йөри башлаган иде. Аларның да тавыш-тыны юк. Чатанны күрү белән, мунча кыегы астына кереп посканнар. Гамьсезнең гамьсезе, ваемсызның ваемсызы, иркәнең иркәсе, хуҗабикәнең иң кадерлесе өч айлык тана бозау Шәмсеруй да, ишегалдын айкаган бүре малаен күреп, әчтерхан чикләвегедәй зур күзләрен тагын да шарландырган. Катып калган.
Чатан гына, бернигә карамый, ишегалдын айкавын белә. Газинурны күреп алуга, аның каршына килеп басты. Азау тешләре чыгып килгән авызын ерган. Сорау юк, ни юк, аны кул аркасыннан үбеп тә алды. Сагынган, янәсе. Үрелеп, муеныннан кочып алмак әле.
– Ах, шайтан син, Чатан сыйрак! Ни дип кайттың? – булды аның беренче сүзе. – Ни дип кайттың? Кем сине чакырды? Кем көтә? Бездәге климат сиңа ярамый бит, дивана баш!
– И Газинур абыем! Шулхәтле каты бәрелмә әле, зинһар. Ни дип кайттың, имеш. Олылар сүземе шушы, валлаһи! – дигәндәй, янәдән сикереп, Чатан аны битеннән пәп итеп алды.
– Кит, шайтан! – дип, Газинур кул аркасы белән битен сөртте.
– Ничек инде кайтмыйм ди?! Шул урман аланында берьялгызым ятыйммы? Гөлшат, Айгөл апаларымны, менә сине бик сагындым. Яттым-яттым да, булмаса, үзләрен бер күреп кайтыйм, дидем.
– Кайткансың да бит… Ләкин син бездә «персона нон грата». Беләсеңме соң бу сүзләрнең мәгънәсен? Безнеңчә, кирәкмәс, артык җан дигән сүз була ул.
– Ник кайттың да, ник кайттың, дисең. Ә мин урманда берәрсенә хаҗәтме? Әнием: «Синнән Кеше исе килә!» – дип ташлап китте. Сез дә ташладыгыз. Теге чакта сез муенга бәйләп калдырган бау кисәген сезнең арттан ук чәйнәп өздем. Сезне шулхәтле өзелеп, эчкерсез яратып та, хыянәт итүегезгә үпкәләп, яныгызга юри төшмәдем. Үземчә яшәп китмәк булдым. Тегендә чаптым, монда йөгердем. Бала башың белән берьялгызың урман аланында калып кара әле. Син нишләр идең, Газинур агам? Ачыга башладым. Аланда аунап яткан сөякләрне тагын бер кат кимереп чыктым. Аларны кимереп кенә тамак тую түгел, өзелеп ашыйсы килү бераз басылса икән. Үлән арасында кыштыр-кыштыр килгән бер түмгәкне күреп, әһә, таптым ашарга дип, аның өстенә сикергән идем, очлы энәләрен як-якка тырпайткан керпе булып чыкты ул. Аның ите бик тәмле. Әниебезнең алып кайтканы бар иде. Ләкин аны тотып ашау өчен, башта су буена тәгәрәтергә кирәк. Керпе, суга тәгәрәтеп керткәч кенә йөзен ача. Ә безнең аланда керпене кертеп батырырлык су кайда ул? Бик сусаган чакта, үзеңә шупырдатырга да юк әле.
Шулай бик ачыгып, ашарыма берәр нәрсә тапмаммы дип әрле-бирле чапканда, юл кырыенда утырган куяннар төркеменә юлыктым. Берәр кош кунганнан, кинәттән тирбәнеп, сыгылып киткән агач ботагыннан да шүрләүчеләр бит инде. Ә мине санга да сукмыйлар. Кыланышларын күрсәң икән. «Кара-кара, бу бүре малае әллә тилергәнме? Әллә эче бушаганмы? Ни дип чабып йөри ул биредә?» – дип, эчләрен тотып, чырык-чырык көлделәр әле миннән.
Дөньяның ачы конфетларын, Газинур агам, мин күп татырга өлгердем инде. Берсендә, менә-менә ачка үләм дигәндә, яфрак астыннан ике кыр тычканы тотып хәл алдым. Чак үлми калдым…
– Алай дисе-е-ең, – дип сузды Газинур. – Бер яктан, безгә килеп син дөрес иткәнсең. Сине еш кына үзебез дә искә төшерәбез. Ул бүре малае нинди ачы язмышларга дучар булды икән дип борчылган чаклар да күп. Без үзебез дә сине яратырга өлгергән идек. Син инде бездән… кусак та китмәссең.
– Нигә? Калдырсагыз… Калам! Бик теләп! Әнә мал-туарың да ишле күренә. Ишегалдыңа бер ышанычлы сакчы кирәк синең. Калдырсагыз, барысына күз-колак булып торырмын.
– Син булдырырсы-ы-ың! Сиңа ышанса-а-аң! Кәҗәне кәбестә бакчасына кертсәң, урып чыгасын көт тә тор, – дип, елмаеп, бармак янады аңа Газинур.
– Китче инде, Газинур абый! Ул хәтле син мине кемгә саныйсың?
– Анда, гараж ышыгында, бер буш оя бар. Калдырган тәкъдирдә, сине урамда кундырып булмый бит инде. Хәзергә шул ояда яшәп торырсың. Актырнак оясы иде ул. Бик игелекле маэмаебыз бар иде. Ишегалдыбызга чит тавыкларны да кертмәде.
– Кайда соң әле үзе? Ник күренми? Танышыйк, булмаса.
– Бәлкем, кайтып та килер әле. Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр бездә.
– Без бит тәкәләр түгел. Сыярбыз. Чынлыкта исә этләр-маэмайлар, сез кешеләрдән кала, иң сөймәгән дошманнарыбыз безнең.
– Нилектән ул кадәр? – диде Газинур.
– Кышкы үтә салкыннарда, ачлыктан тәмам интеккән чакларда, булмаса, берәр сарык эләктерик дип, авылга бүреләр төшкәндә, беренче булып шау-шуны кемнәр куптара? Алар бит сезнең маэмайларыгыз. Алар артыннан сәнәкләр, чукмарлар тотып, хуҗалары чыгып җитә. Авылга ничек ач төшсәң, урманыңа да шулай кайтып китәсең. Үземнең әлегә андый хәлләргә калганым юк. Мондый гыйбрәтләрне безгә һәр кичне әниебез сөйли иде.
– Ә без, эт буранда котыра, дип сөйләргә яратабыз. Март башларындамы, апрель ахырындамы, бик буранлы ямьсез бер көндә безнең Курмышта булды ул эт туе. Актырнакны әнә шул туйга җибәрдем. Гел чылбырда утыру аңа да кызык түгел бит. Ял итеп кайтсын дидем. Шул китүдән кайтмады ул. Этләр туенда катнашучыларны шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү конторасы егетләре барысын берьюлы мушкага алганнар икән, дип сөйләделәр. Югыйсә бик акыллы маэмаебыз иде. Ә сине менә шуның оясына япсам гына инде. Ишегалды буйлап, бар мал-туарның котын алып, арлы-бирле йөрүләрне өмет итмә. Муеныңда – муенчак, бер очын казыкка каккан тимер чылбыр. Не согласен, иди, урман гуляй, егетем.
– Мондый күренеш әллә ни шатландырмаса да, әллә ни куркытмый да, дөресен генә әйткәндә. Әнием безгә: «Балакайларым, язмыштан узмыш юк», – дия торган иде. Нәкъ менә шушы очракны күздә тотып әйтә булгандыр. Бик акыллы иде бит ул.
– Алай да, Чатан, бер авыз гына булса да мактау сүзләре дә әйтим әле үзеңә, – дип елмайды Газинур. Үзең дә булган егет бит. Безнең урманнан кайтканга инде айдан артык. Ара да ерак. Чыпчык урманы безгә егерме-утыз чакрымнар гына бар да бар. Шултикле арадан безне ничек таптың, шайтан?
– Сезне табу миңа авыр булмады. Менә мин шуңа аптырыйм: бу лышык та лышык борыннарыгыз сезгә ниемә генә хаҗәт? Бер ис сизмисез бит сез. Урманда сез калдырып киткән, минем өчен бик кадерле исне мин менә хәзер дә сизәм. Башка мең төрле исләр арасыннан. Менә шул ис эзеннән тоттым да килдем. Пойдётмы?
– Пойдёт! – дип елмайды Газинур. – Кил, хет башыңнан сыйпыйм бер. Тукта, урманнан килгән шәпкә син бераз тамак ялгап ал әле. Өйгә кереп, токмач ашы алып чыгыйм әле.
– Менә монысы чын егетләрчә! – дип тыпырдап алды Чатан. – Токмач ашымы?! Газинур абый, теге чакта сез миңа урманда ашаткан токмач шулпасының тәме бүген дә авызымда.
Газинур бер зур кәнди белән аш алып чыкты. Аны бүре малае алдына куйды.
– Аша! Ялап куй!
– Есть! Ашарга! Нәкъ сез дигәнчә булыр. – Чатан күз кысып алды.
Аннары, гаражга төшеп, Газинур муенчак, чылбыр алып менде. Бүре малаен бәйгә утыртты. Туйганчы бер ашап алгач, тегесе карышып тормады.
– Калдыруын сине өйдә калдырам инде, – дип бармак янады булачак хуҗасы. – Соңрак син миңа һич көтелмәгән кордебалетлар күрсәтмәссең микән? Карап торам, бик шук күренәсең…
Чатанның аларны эзләп табуына, аларда калуына Газинурның кызлары Гөлшат белән Айгөл бик сөенделәр. Үзләре ни ашасалар, бүре малаен да шуның белән сыйладылар. Чатанның сые – ит тә сөяк.
Алар яшәгән урамның теге башында гына әрмәннәр ресторан ачты. Кызлар Чатанга шуннан тавык тәпиләре яздырып ташый башладылар. Бер кап тутырып алып кайталар да Чатанның аларны ничек шатыр-шотыр китереп ашаганын карап торалар. Әтиләренә, чиратлашып, урман егетен мактарга керешәләр: «Чатан матур, Чатан акыллы. Аның күз карашлары да нинди сөйкемле».
Мондый хасият, мондый тәрбия булгач, Чатан сыйрак, ай үсәсен көн үсеп, көзгә Себер овчаркасы хәтле булып җитеште. Матурлыкка да матур. Муен өлешләре кара йон. Шул кара тасма сырты буйлап койрык очына кадәр сузыла. Колаклары постта торган солдатныкы кебек. Черт иткән тавышны да ишетеп, анализлап, эшкәртеп торалар. Хуҗасы Газинур гына кайчакларны, аның оясы алдына килеп, башыннан кырыс кына сыйпаган чакта: «Күзеңдә миһербан әсәре юк. Абау, абау! Ничек шулай салкын, йөрәкләрне өшетерлек итеп карый беләсең? Матри у меня!» – дип бармак та яный торды.
Чатан аңа һаман да шул бер җавабын бирә килде. Ә чынлыкта ул үзенең бик сизгер бүре акылы белән, бүре йөрәге белән бу дөньяда Гөлшат белән Айгөл апаларын һәм әнисен генә ярата иде бугай. Нинди хис бу, нинди ярату? Чатан аны аңлап та бетерми. Өшән-бүшән үсмәсен, буыннары да нык булсын дип, хуҗасы аны кай кичләрне бәйдән ычкындыра. Андый чакта Чатан кая басканын белми. Ишегалдын ду китерә. Шулай чабып уйнап, буыннарын язгач, апалары аяк астына килеп ята. Айгөл апасы аны нишләтеп кенә бетерми. Су белән битен юа, күзләрен сөртә. Муенына кара бантик тагып, башына бейсбол кепкалары киертә.
– Кая бу локаторларың тагын да яхшы ишетсеннәр, бераз чистартыйм, – дип, нечкә бармаклары белән аның колагы эченә керә.
Кытыгы килгәнгә, Чатанның түзәр хәле калмый. Алай да түзә.
Чатанның тәмам үсеп, өлгереп җиткәнлеген раслый торган азау тешләре дә чыкты. Ике якка икәү. Корбанына, дошманына һөҗүм иткәндә, бу тешләре – аның төп, ышанычлы коралы. Керпенең – энәләре, сыерның – мөгезләре, ат-бахбайларның – арт аяклары. Ә бүреләрнең – азау тешләре.
– Бу тешләрең синең, Чатан, ай-яй нык күренәләр. Ләкин син аларны көн саен чистартып торырга онытма. Мин сиңа паста һәм теш чистарта торган щётка чыгарып куярмын, – дип, Айгөл апасы аның азау тешләрен дә капшый, сыпыра.
– Кызым, саграк бул әле. Алдыңда – кыш чыккан бозау хәтле бүре, – дип куя кайчак Газинур. – Тешләп алмасын үзеңне. Кыяфәте – яуга җыенган юлбасарныкы.
– Ничек тешләсен инде ул мине? Ул бит мине ярата. Шулай бит, Чатан?! Яраткан кешеңә ничек инде усаллык эшләп булсын? – Гөлшат апасы аны муеныннан алып коча, иркәләп башыннан сыйпый. Апасының сүзен раслап, Чатан үзе дә алгы тәпиләре белән топ-топ килеп ала, койрыгын болгый. Ә күзләрендә, чыннан да, Галәм түрләрендәге иң ерак планеталардан килгән яктылык төсле җан өшеткеч нур. Нишләсен соң? Ул бит бүре! Ялгыш кына тешләп алса да, ни әйтерсең? Ләкин ул моны гомердә эшләмәс. Ниндидер көч аны тыеп, кисәтеп тора. Айгөл апасын бүреләрчә тугрылык, бирелгәнлек белән ярату хисе тыеп торадыр аны төрле усаллыклар кылудан. Ләкин бүре бит ул! Чып-чын, теп-тере бүре! Тәңре аңа бөтенләй башка вазифалар йөкләгән…
* * *
Җиргә ашыкмыйча гына, тирбәлә-тирбәлә, ап-ак карлар төшкән чаклар. Җиләнен бөркәнеп, итәк-чабуларын җыеп, көз китеп барды. Үрәчәле чанасына кырын ятып, безнең якларга кыш килергә җыена. Чатанны хәзер танырлык түгел. Ай үсәсен көн үсеп, тагын да зурайды, матурайды. Оясы түбәсенә менә дә кочакка сыймаслык түшкә булып ята. Бераз холкын, кайсы ырудан булуын күрсәтеп алырга да исәбе юк түгел. Кайчак үҗәтләнә, карыша. Сез мине, юаш, күндәм дигәч тә, диваныгызда гына йоклаткан песи баласына тиңли күрмәгез, диюеме? Бу дивана баш, бүре малае, гел чылбырда утырып, чеп-чи томана, бөтенләй надан кала күрмәсен тагын дип, Газинур аңа аз-маз гына булса да төрле командаларны аңларга, шуларны үтәргә өйрәтмәк була. Өрә белми. Берни булса улый гына. Сирена урынына улап куя. Улама, аңгыра баш, калын тамак белән ваклап-ваклап кына өр. Оясы алдына басып, хуҗасы аңа «һау! һау!» дип өреп тә күрсәтте инде. Үз өйләре, каралты-куралары белән яшәгән шәхси секторда эт-маэмай заты һәр йортта бар. Уң күршеләре Бакировларда – колакчынлы бүрек хәтле генә әнкә эт. Өч ай саен бәбәйли дә тора. Күрше-тирә малайлары рәхәтләнәләр. Көчекләренең күзләре ачылганчы ук ташып та бетерәләр. Тухтаман атлы чуваш агае арык гәүдәле, озын сыйраклы ау эте тота. Каршыдагы бер генә подъездлы биш катлы йортка каяндыр читтән отставкага чыккан бер хәрби кайтып урнашты. Ул хәрби агай бик гайрәтле Кавказ овчаркасын кичләрен йөрергә алып чыга. Ул овчарка кешеләргә өстерү, талату өчен махсус өйрәтелгән маэмай, ахры. Ят кеше күрү белән, ямьсез ырылдый башлый, тешләмәк-таламак булып, аның өстенә ыргыла.
Бу кешенең бирегә килеп урнашуына биш-алты айлар да юктыр әле. Әмма барча күрше-күләннәре белән сүзгә килеп, кычкырышып-талашып бетте бугай инде. Урамга чыгу белән, тискәре, киребеткән җан түгел диген син аны, этен бәйдән ычкындыра. Ул тыкрыкта бала-чага уйный, балалар мәйданчыгы бар. Карт-корылар чишмә суына йөриләр. Тана хәтле овчарка көтмәгәндә генә каршыңа килеп басса, кайсы бала чырылдап кычкырмас та, кайсы әби тәһарәтен бозмас?
– Этеңне кулыңнан җибәрмә, – дип әйтеп карыйлар аңа.
Әмма әлеге үҗәт хәрби беркемнең сүзенә колак салмый. Берни булса:
– Я этого заслужил! Понимаете, заслужил! – дип күкрәк суга.
«Я этого заслужил»ы белән тәмам аптыратты инде ул барча күрше-тирәне. «Күрше-коланың белән тату тор, дус яшә!» – мөселман әхлагының иң төп таләпләреннән берсе бит. Ләкин ул бу турыда гомерендә бер ишеткән кеше түгел, ахры. «Заслужил» дип, ни пычагым коргандыр, кемнәрне кыйнап, җәберләп, атып йөргәндер? Анысы безгә караңгы. Анысын белгән дә, белергә теләүче дә юк. Овчаркасына да тапкан бит исем. Аңа «Черчилль» дип дәшә. Черчилльнең кем икәнен белә микән соң? Ул бит – Англиянең элекке премьер-министры, заманында зур дан, шөһрәт казанган кеше. Әле дә ярый үзе исән түгел. Мәгәр исән булса, шулай күрәләтә мыскыллаганы, эткә тиңләгәне өчен шартлатып, Гаага Халыкара судына биреп, бу сәер майорны төрмәгә утыртып куяр иде. Эткә, овчаркага кушарга матуррак исем беткәнме? Бертуктамый «Я этого заслужил!» дип күкрәгенә суккач, белгән-күргәннәр аның турында: «Бу бичараның әллә мие бераз сыекланды микән?» – дип уйлыйлар.
* * *
Кәҗәнең маллыгы, баҗаның туганлыгы, имеш. Әмма әлеге әйтем туры килмәгән очраклар да була. Газинурның терекөмеш кебек тере баҗасы аңа ничек туган булмасын? Беренчедән, аларның апалы-сеңелле хатыннары – бер карында яралган җаннар. Икенчедән, алар менә ничә еллардан бирле дөнья йөген бергәләп тарталар. Андый уңган егетләрне табарга кирәк әле. Тапсаң, кадерен бел. Газинурның аннан дүрт-биш яшькә генә кечерәк баҗасы Әбелнәгыйм ишле бала-чагасы белән Карабашта яши. Аны анда белмәгән кеше юктыр. Чөнки ян-тирә күршеләр дә, әйләнә-тирәдәге белгән-күргәннәр дә, берәр якын бәйрәм-мазар якынлашса, симез каз түшкәләрен аларга килеп алалар.
Әбелнәгыймнең хатыны, ягъни Газинурның балдызы Наҗия дә – иренә тиң уңганнарның берсе. Аларның өй артларында гына киң болынлык җәелгән. Ә кырык-илле адымнар гына эчтәрәк Карабаш «диңгезе» чайкала. Диңгез дигәч тә, диңгез үк түгел ул. Буа гына. Әмма иң киң җирләрендә бер ярыннан икенчесе күренми. Баҗаларының башка мал-туарлары да җитәрлек. Алар күп итеп Голландиядән кайтарткан нәселле казлар асрыйлар. Асрыйм дигән кешегә казлар – бик игелекле маллар бит алар. Көтүгә куып торасы юк. Артта гына буа. Каз бәбкәләренә беренче чорларда пи-пи килеп йолкырга яшел чирәм булсын аларга. Өй артларындагы болынлык ямь-яшел чирәм белән түшәлгән. Ә ишегалдына җәйгелеккә көйләгән тимер мичтә хуҗабикәләре пешергән кукуруз, бодай-солы, көзләргә кергәч, казлар көтүләре белән су буеннан кайткач, алларыннан өзелми.
Менә шушы баҗасы, беренче кар күренгәч, Газинурны бөтен гаиләсе белән каз өмәсенә чакыра. Кунакка! Андый-мондый, көтмәгәндә генә килеп чыккан сылтауларны табып, бармый кала торган бәйрәм түгел бу. Бавырын-бүтәкәсен, башларын-тәпиләрен салып, кайнар мичкә тыккан өмә бәлешенә тиң тәмле, хуш исле ризыкны син затлы рестораннарда да таба алмыйсың. Юк ул бу дөньяда тәме, хуш исе белән аңа тиң мәҗлес сые! Өмәгә дәшкән күрше кызлары-киленнәре, көянтәләренең һәр очына дүртәр түшкә асып, аргы очтагы чишмәдә тагын бер кат юып кайтканчы, баҗасының чуеныңны эретерлек итеп яккан мунчасы өлгерә. Башыңа бүрек, кулларыңа солдат шинеле итәгеннән кисеп теккән киез бияләйләрне киеп чабынып чыгышыңа өстәлдә өмә бәлеше! «Дөнья матур, дөнья киң» дигән җырны киерелеп торып бер җырлап җибәрәсе килү теләге күңелдә нәкъ менә шушы минутларда туа торгандыр инде ул.
Менә быел да, бер тәпән бал алып, Газинурлар шушы баҗаларына каз өмәсенә бардылар. Тамак кибүне салкын әйрән белән баса-баса, мунча да керделәр. Өмә бәлешен котлап, «Дөнья матур, дөнья киң»не дә җырладылар.
Икенче көнне күтәренке күңел белән капка төпләренә кайтып туктасалармы?! Аларның өй тирәсен күршеләре, үткән-барган халык сарган. Кулларына сәнәк-тырма, күсәк тотканнары да бар. Машинадан чыгу белән, очраган беренче күршесеннән:
– Мөгамбәр, нәрсә булды? Карак-угры без югында өебезне басып чыкмагандыр бит? Алай-болай ут-күз дә чыкмагандыр, шәт? – дип сорады.
– Эш монда ут-күз чыкканнан да хәтәррәк, – диде күршесе.
– Алай да, нәрсә булды соң?
– Нәрсә булсын?! Бер сүз белән генә…
Ул арада авызын колак төбенә хәтле ерган Чатан йөгереп килеп утырды аның каршына.
– Исән-сау гына кайттыгызмы? – янәсе. – Кайтканыгызны сагынып көттем. Бер китсәгез, бигрәк озак йөрисез. Онытыласызмы шунда?..
– Шушы эзвирең, ата ерткычың! Әндри дәдәйнең кетәклегенә кереп, кырык баш тавыгын кырып чыккан. Буган да ташлаган, буган да ыргыткан. Ышанмасаң, әнә үзең кереп кара, – дип, аның алдына озак еллар төрмәдә өлкән надзиратель булып эшләгән күрше хатыны Назирә килеп басты. – Протокол төзим, участковыйны чакыртыйк дип, Әндри дәдәйгә кергәнием, кирәкми, башта үзе кайтсын, аннары аңлашырбыз дип борып чыгарды. Үшән бит ул.
– И-и, Газинур туган, үзең болай дурак егет тә түгел. Умарта тотуыңны да хуплыйбыз. Кышкылыкка балны, базарга чыгып алуга караганда, синнән алуны яхшырак күрәбез. Чөнки синең балың баллырак та, хуш ислерәк тә була. Ләкин ни дип асрыйсың шушы эзвирне? Күр әнә, күзендә мыскал иман әсәре юк. Бүген тавыклар буган. Иртәгә үзеңне буып ташламас дип, кем әйтә алыр? – дип, сүзләрне башка күршеләре дә күп тезделәр.
Газинур аптырашта, ни генә әйтсен соң?!
Ә Чатан әйтерсең зур батырлык кылган. Дошман амбразурасын каплап, иптәшләрен коткарган диярсең. Хуҗасы каршында утыра бирә. Башыннан сыйпап иркәләгәнне көтә әле. Авызы шатлыклы ерык, койрыгын уйната.
– Бәйдән кем ычкындырды соң сине, шайтан? Салып җибәрермен берне яңагыңа! Әллә колак төбеңә ялтыратасы микән?
– Үзем ычкындым… Ул хәтле инде… ычкынам дигән бүрегә ычкына алмаслык бәй юктыр ул. Үзең дә бит ычкына алмаслык итеп бәйләмәгәнсең. Сезне дә бик сагынып көттем…
– Булдыргансың инде. Мин сиңа нәрсә дигән идем? Кит, ичмасам, күземә күренмә!
– Газинур күрше, менә без әйткән иде диярсең, бераз үсә генә төшсен. Әнә бит нинди азау тешләр чыгарган. Синең үзеңне йә кызларыңны буып ташларга да күп алмас бу. Ишетсен колагың. Эзвир бит бу! Аның да ниндие! Иң хәтәре! – дип, күршеләре тезә тордылар. – Бер-бер чара күр үзең исән чакта!
Газинур беренче эш итеп Чатанны бәйгә утыртты. Үгез көчләре бардыр үзендә. Каккан җиреннән нинди казыкны каерып чыгарган бит. Кулына кувалда алып, имән казыкны җиргә тагын да тирәнгәрәк иңдерде. Казык какканны Чатан да карап торды. Хуҗасы аңа янә бармак янады:
– Тагын да берәр кордебалет чыгарсаң – матри у меня! Бу юлга инде… түзәргә булдым.
Әндри дәдәйнең тавыклары кырык баш ук түгел иде бугай. Курыкканга куш, койрыгы белән биш. Булган трагедияне үз күзе белән күреп чыгарга Әндри дәдәйләргә керде, ачык ишектән кетәклеккә атлады Газинур. Кетәклекнең иң өске куначасында үз күз алдында булган хәлләрдән коты алынган бичара әтәч әледән-әле кытаклап куя.
– Көпә-көндез бит, көпә-көндез! Үз күз алдымда ничә бичәмне буып ташладылар. Беспредел бу! Беспредел! Прокурорның үзенә җәвит итәргә кирәк. Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый! – дигән сыман зур кикрикле, матур каурыйлы, купшы койрыклы әтәч һаман да тынычлана алмый, кыт-кытак та кыт-кытак килә.
Ә Газинурның бандиты тавыкларның буган берсен ботарламый-нитми койма буена чыгарып сала барган. Унөчен дә бер рәткә тезгән.
Ишегалдында Газинур йөрүен күреп, баскыч төбенә Әндри дәдәй чыкты. Соңгы вакытларда бераз авырып тора әле ул. Култык таягына таянган. Күпне күргән, авыр тормыш юлы узган агай. Газинурның күршеләре арасында иң әйбәте, иң иплесе, йомыш белән керә торганы. Әмма бу юлы… Әндри дәдәй нинди җәзага тартыр инде аны? Һәрхәлдә, башыннан сыйпамас. Газинур әзер… Әндри дәдәй ни дисә дә…
Әндри дәдәй исә, ипләп кенә:
– Күршеләр – иң якын туганыңнан якын затлар. Туганың – еракта, ә күршең күршедә генә. Ни йомышың төшсә дә, аңа керәсең. Хәзер генә артык баеп, әллә кем булып киттек. Бер-беребезгә сәлам бирергә дә онытабыз… – дип сөйләп китте ул. – Минем малай чагымда мичебездәге салам көлтәсенә ут кабызырга күршеләребезгә бер бөртек шырпы сорап кергән чакларым исемдә. Күршеләребезгә чуенда пешкән кабыклы бәрәңгене манып ашарга бер чеметем тоз сорап кергән чакларыбыз да булды. Үзебез дә шундый идек. Ишегебез бусагасын атлап, нәни генә гозер белән кергән бер кешене дә буш чыгармадык.
Әндри дәдәй берара тын калып торды. Газинур аңа текәлде.
– Күрше хакы бик зур, Газинур туган. Килгән зыянны түләр булсаң, участковыйларга барып талашып йөрисем бер дә килми, – диде ул. – Ашыкма, үз җаең белән. Үз җаең белән ризалатырсың. Мин ашыктырмыйм.
– Әндри дәдәй! Мең яшә! Түләмимме соң! Үзем белән эшләгән бер әйбәт егетнең хатыны – кошчылык фабрикасында ветеринария табибы. Аның аркылы яздырып алып, иртәгә үк унбиш тавык төшереп бастырырмын. Рәхмәт сиңа җылы сүзең өчен! Мең яшә, Әндри дәдәй!
Күршеләреннән чыккач, Газинур Чатанның оясы алдына килде. Ә ул юлбасарның авызы һаман да ерык, оясы алдында зур батырлык кылган кыяфәттә утыра. Күкрәгенә медаль такканны көтә.
Газинурның кулында урам себеркесе. Шул себерке сабы белән Чатанның сырты буйлап бер-ике «медаль» кундырырга бик исәбе бар. Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була дигән алтын принципны алга сөреп.
– Ни дип күршеләр кетәгенә барып кердең, хайван? Корткыч син! Тамагың ачмы? Ашарыңа җитмиме?
– Абау! Нәрсә булган инде ул хәтле? Карап чыгыйм, кемнәр яшәп ята икән монда дип кенә кергән идем. Керсәм, тавыклар! Бүре күргәннәре юк диярсең. Тотындылар кытак та кытак! Пыр да пыр киләләр. Шунда башыма хуҗаларның кунактан кайтышларына мин дә бүләк ясыйм әле дигән бер уй килеп куймасынмы! Газинур абый, миндә дә нәкъ синең холык бит. Башыма килгән уйның очына чыкмый калмыйм. Мал иясенә охшамаса, хәрам була, дияләр түгелме соң сездә?
– Син дә мал булдыңмы? Корткыч син! – дип кизәнде себеркесе белән Газинур.
– Берәм-берәм будым да барысын бергә койма буена чыгарып тездем. Бер тамчы каннарын да чыгармадым. Мин аларны сиңа бүләк өчен будым бит, Газинур абый.
– Булдыргансың! Кем синнән бүләк сораган? Игелексез син! Ярый әле, Әндри дәдәй – яхшы кеше. Эшне зурга җибәрмәде. Бирермен берне шушы себерке сабы белән сыртың буйлап. Кисәтмәдем түгел, кисәттем. Кирәкмәс эшләр кыла калсаң, ике каш араңны сугып ярачакмын, дип. Бар, ояңа кереп кит, күземнән югал, ичмасам! Корткыч син!
Чатан хуҗасының аны аңламаганына тәмам кәефе кырылып, койрыгын бот арасына кыстырып, оясына кереп ятты. Газинур да күзгә карап узына барган бүре малаен бераз акылга утыртып алырга кирәк дигән уеннан кире кайтты. Бәйдә, чылбырда утырган әлеге шайтан белән булышмас бит инде. Себеркесен читкә томырып, өенә кереп китте.
* * *
Башыңа төшсә, башмакчы буласыңны көт тә тор. Булмыйча хәлең юк. Әлеге бүре малаена аз гына булса да гыйлем бирергә кирәк бит. Газинур кинолог, ягъни эт өйрәтүче вазифаларын да үз өстенә алды. Чатанны тормышта бик кирәкле командаларны үтәргә, тыңларга өйрәтми ярамый. Бер кирәге чыкмаса, бер чыгар. Апалары аны «Бир бишне!» командасын үтәргә өйрәттеләр бугай инде. «Бишне» бик теләп бирә. Сорасаң да, сорамасаң да алгы тәпиен суза. Чөнки «бишне» биргән саен, апалары аны тәмле конфетлар белән сыйлыйлар. Болай үзе сәләтле егет күренә ул. Тырышканда, күп нәрсәгә өйрәтеп булыр төсле. Апалары Чатанга «Ят!», «Утыр!», «Бире кил!» командаларын да өйрәтеп киләләр.
Чатан белергә тиешле иң әһәмиятле командаларның берсе – «Фу!». Ягъни «Кагылма!», «Тимә!», «Ярамый!». Икенчесе – «Фас!». Ягъни «Тот!», «Каптыр!», «Ботарла!». Тормышта шундый ситуацияләрнең дә килеп чыгуы мөмкин, шушы ике команданы ул бер әйтү белән үтәргә тиеш.
Әлеге шушы халыкара ике команданы Чатанга өйрәтергә Газинур үзе алынды. Каяндыр укып-нитеп түгел, үз акылы белән. Дөресрәге, әнисе Нәфисә апай бала чакта аның үзен имчәктән биздергән ысул белән. Ашау-эчүдән калып, сыны катып елап имчәк таләп иткән иркә улына тәмам аптыраган Нәфисә апай имчәк очына кызыл борыч сөртеп каптырган иде. Әй яндырды, әй өтәләде ул чакта кызыл борыч Газинурның тел очын. Йөткерде, төчкерде, буылды малай. Борыныннан куыклар чыгарды. Әмма сабак тәэсирле булды. Шуннан бирле иркә малай имчәкне ник бер сорасын.
Газинур зур гына ит кисәгенә күп итеп кызыл борыч сибеп, горчица ягып, Чатанга ыргытты. Ач күз бүре малае аны җиргә төшкәнче үк эләктереп алды. Кабып та йотты. Аннары гына үрле-кырлы сикерә башлады. Хуҗасы башта «Фу!», «Фу!», «Фу!», ягъни «Кагылма!», «Ярамый!» дип, өч тапкыр кисәтте. Чатан аны колагына да элмәде. Элмәсәң, менә шул инде. Борычлы ит кисәгенең яндыруына түзә алмасаң, күккә сикер.
Утлы күмер кисәгедәй калҗа белән «сыйлауны» Чатан башта Газинур абыйсы тарафыннан эшләнгән башка сыймаслык хыянәт итеп кабул итте. Күрәләтә торып ничек инде мондый этлек кылып була? Ә хуҗасы баягы серле сүзләрне тагын өч тапкыр кабатлады. Ярар, моның артыннан ни булыр? Хуҗасы янә бик хуш исле калҗа ыргытты. Чатан аны да кабып йотты. Бу юлы ул чүт кенә: «Абау-у-у! Үләм бит!» – дип улап җибәрмәде. Калҗаның монысы тегесеннән дә утлырак булды. Эче кызышуга түзә алмыйча, Чатан үрле-кырлы сикерә.
Хуҗасы, нәрсәдер сибеп, кашык белән нәрсәдер ягып, оя алдындагы тәлинкәгә сеңерле бот сөяге куйды. Андый сөяк күрсә, Чатан тәкатен җуя. Әмма хуҗасы, аның алдына ук чүгеп, янәдән әлеге серле сүзләрне кабатлады: «Фу!» Чатан сөяккә бик кызыкса да ашыкмаска булды. Дөрес эшләде. Сөяккә тел очын гына тидереп караган иде, теле утлы тимергә тидергәндәй пеште. Аннары апалары да аның белән шундый ук «дәресләр» үткәрделәр.
Чатан – сәләтле егет бит ул. Үзеннән нәрсә таләп иткәннәрен тиз төшенә. Дөрес, башта хуҗасына да, апаларына да бик нык үпкәләде. Аралашмаска, уйнамаска, барлыкларын да белмәскә, оясыннан да чыкмаска иде исәбе. Аннары кайтты тагын. Холкы белән ул ачу да, үпкә дә саклый белми иде. «Фу!» икән «Фу!» инде. Монда төшенмәслек бернәрсә дә юк. Шуны үземә тел белән генә әйтсәгез дә аңлаган булыр идем әле. Ә сез проблемага әйләндерәсез. Бераздан ул, берни булмагандай, оясы түбәсенә менеп ятты. «Фу!» дигән команданы ишетү белән, бернигә кагылмас булды. Димәк, ярамый. Бүреләрнең үз араларында да мондый «табулар» байтак. Мондый тыюларны алар бер-берләренә буыннар аша тапшырып киләләр.
«Фас!» командасын өйрәтү шулай ук кыен булмады. Хуҗасы сеңерле, майлы ит кисәген еракка ук ыргыта да «Фас!» ди. Алып килергә куша. Чатан шундук алып килеп бирә. Апалары да читкә прәннек-печенье ыргыталар. «Чатан, фас!» диләр. Алар кушкан команданы Чатан аеруча теләк белән үти. Чөнки бик ярата аларны. Өйрәтсеннәр генә. Шулай өйрәтеп торсалар, Чатан гыйлемен тагын да тирәнәйтергә әзер. Ул бит аңгыра баш түгел. Чатанның сәләтле булуына хуҗалары да, ул үзе дә сөенә. Әле «Бир бишне!», «Фу!», «Фас!» белән генә калмаслар. Шулай өйрәтеп торганда, гыйлемне нигә арттырмаска? Өйрәтсеннәр генә. Чатан бик теләп әзер.
Ул көнне Газинур эштә иде. Апалары Чатанны өй тирәли йөрергә алып чыкканнар. Бәхетсезлеккә каршы, Чечнядан кайткан офицерлар яшәгән биш катлы йорттан әлеге теге холыксыз, бәйләнчек хәрби дә чыккан. Овчаркасы Черчилль белән инде. Чыккан да кулыннан да ычкындырган. Тегесе, Чатанны күреп алу белән, аның өстенә ташланган. Әүмәкләшеп киткәннәр. Чатанны күрәләтеп талаганны, буганны апалары карап тормаслар ич инде. Аны да ирегенә җибәргәннәр. Озак әүмәкләшмәгәннәр. Чатан теге овчарканы буып, хәлсез калдырып, юл читенә салган. Бугазыннан кан саркый. Шау-шу, чыр-чу зур булгандыр инде. Тыкрык чаты бит. Моннан халык өзелми.
Вахта автобусы белән Газинур промыселдан кайтып төште. Автобустан төшсә, Сабан туе диярсең, халык җыйналган. Уртада әлеге майор.
– Я этого заслужил! Понимаете, заслужил! Я этого так не оставлю! – дип, баш өстендә зур йодрыгын уйната. Кулында кесә телефоны. Кемнәрнедер срочно үз янына дәшә. «Ашыгыч ярдәм» машинасын дәшәргә дә өлгергән. Шул арада алар да килеп җитте.
– «Фу! Чатан! Фу!» дип ни тыярга тырыштык. Овчарка безгә үзе килеп бәйләнде. Чатан аны буды да салды, – дип, кызлары елап торалар.
«Мин барып ябышмадым. Үзе бәйләнде бит! Үзе бәйләнде! Ул минем бугазны буганда, мин карап торыйммы?» дигән кыяфәт белән апалары янында Чатан утырып тора. «Ашыгыч ярдәм» машинасыннан төшкән кап-кара сакаллы, колгадай озын буйлы хирург егет һәм сап-сары чәчле шәфкать туташы Черчилльгә беренче ярдәмне күрсәттеләр. Ап-ак марля белән муенын, тәпиләрен бәйләделәр. Уколлар да кададылар. Овчарканы үзләре белән алмадылар. Яшь кенә ике санитар егет аны, носилкага салып, әлеге хәрбинең фатирына керттеләр. Ә хәрбинең үзен: «Безне анда йөрәк авырулы кешеләр көтә. Моннан соң безгә мондый вызовлар ясамагыз!» – дип орышып та алдылар. Бу холыксыз хәрбинең: «Я этого заслужил!» – дип сукрануы «Ашыгыч ярдәм» каретасы киткәч тә ишетелеп торды әле. «Я этого так не оставлю!» – дип тә кычкырган икән әлеге хәрби.
Бу яңа йортта алар байтактан торалар. Башкаларының тыннары да юк. Шул ук подъезддан хәтта полковник дәрәҗәле бер офицер да чыгып йөри. Бик ачык, әдәпле кеше. Күрше-күлән белән беренче булып үзе исәнләшә, хәл-әхвәл белешә. Ә бусы исә хезмәт иткән җирендә контузия-мазар алганмы, әллә нервылары бөтенләй какшаганмы? Кем туры килсә, шуның белән бәйләнешергә генә тора.
Бер атналардан Газинурны участковый чакыртты. Барса, бүлмәдә әлеге хәрби утыра. Гариза язган. Овчаркасын талаткан өчен, Газинурны судка бирмәкче икән.
– Гражданин Исмәгыйлев, күршеләрегезнең сезнең өстән язган жалобалары миндә бер кочак. Нигә сез беркем белән тату яшәмисез? Күршеләрегез әйтеп торалар, овчаркагызны урамга битлексез алып чыккансыз. Чыгу белән, үз ирегенә җибәргәнсез, һәркем белән алай әчелешле булып, бәйләнешеп йөрсәгез, мин сезгә үзем зур итеп штраф салам, – дип, аның үзен орышты участок инспекторы.
– Күрәләтә торып башбаштаклык бу, иптәш инспектор. Мин моны болай гына калдырмыйм. Үзегезне соңгы инстанция санасагыз, нык ялгышасыз. Мин Мәскәүгә язачакмын. Мин – Кавказ сугышы ветераны! Мин анда кан койдым! – дип, капитан Исмәгыйлев өстәл сукты.
Участок инспекторы, зәңгәр күзле, кара мыеклы яшь кенә егет:
– Ә сез, Газинур агай, кайтып китсәгез дә була, вопрос «исперчан», – дип, ишеккә күрсәтте. – Әй, әйе, агайлар, мондый чакны бөек Маяковский агаебыз да: «Вопрос на этом «исперчан!» – дип әйтергә яраткан. Мин бит заочник. Педагогия институты студенты. Тиздән сессиягә барырга. Укыйсы әдәбиятның чиге юк. Ә сез күпме вакытымны алдыгыз. Соңгы күрешүебез булсын, карагыз аны. Дөнья матур, дөнья киң. Шушы матур дөньяны һәркайсыбыз үз кулыннан килгәнчә бизәп, тату гына яшик әле, егетләр, – дип, әлеге төскә-биткә дә бик чибәр инспектор егет елмаеп куйды. Жалу белән килгән бәйләнчек хәрби аның бу сүзләреннән хәтта сискәнеп киткәндәй булды.
* * *
Ишегалдында бүре кадәр бүре асрауның кыенлыкларын сөйләп кенә бирешлеме соң? Аны үз җилкәңдә татып карарга кирәк. Әмма Газинур әлегә зарланмый. Холкы андый түгел.
– Кара аны, малай актыгы! Матри у меня! – дип, Чатанның борын төбендә зур йодрыгын уйнатып ала да эшенә китә.
Андый чакта Чатанның түбәсе күккә тия. Оясы алдында тыпыр-тыпыр биеп алып, хуҗасы каршында ялагайлана, кулын ялап ала, үз яныннан җибәрмәскә тырыша. Ә күз карашы! Чын ерткычныкы бит. Менә-менә тышка бәреп чыгарга торган ерткычлык инстинктларын гаять акыллы булуы аркасында гына тыеп, басып килә бугай. Алай да үз-үзеңне күпме тыеп торырга була? Берара, тәмам чыгырдан чыгып, тимер чылбырын зәһәрләнеп чәйнәп, котырып ала. Уңга-сулга ыргыла, үз-үзен имгәтеп булса да, бәйдән ычкынмак була. Андый чакта апалары чыгып кына, башыннан сыйпап, иркәләп, матур сүзләр әйтеп кенә тынычландыралар аны. Ычкынуын беркая да ычкына алмый ул хәзер. Газинур да тиешле чараларны күрә тора. Үзләренең промыселындагы тимерчедән муенчакны да күгәрми торган тимердән эшләтеп кайтты. Чылбыры да үгезләр арканлый торган.
Кичләрен, йокы алдыннан, ишегалдына саф һава суларга чыккач, Газинур беренче эше итеп бүре малае янына килә.
– Ни хәлләр, егет? – дип, аның башыннан сыйпый. Матри у меня! Артыгын узынма! Булганына канәгать калып яшәргә өйрән. Ак сакаллы карт, әй, бүре булырсың.
Хуҗасының «матри у меня»сына Чатанның бик исе китә инде. Ишегалдындагы мал-туарның котын алып дулап та ала, ямьсез итеп улап та куя. Хәзер аларга күрше-күләннәре кермиләр. Туган-тумачалары да сирәк киләләр. Барчасы:
– Капкагызны ачып керергә кот чыгып тора. Китегез инде, прәме! Ул эзвирегез ычкынып китсә… Беттем, әҗәлем шушы икән, дисең инде, – диләр.
– Таптың инде асрар мал! Мал булса икән, теп-тере бүре бит! Бу ерткычны симерткәнче, берәр тана симертсәң, авызың-борының май булыр иде, Газинур туган, әгәренки дивана баш булмасаң! – дип үпкә белдереп, акыл өйрәтүчеләр дә җитәрлек.
Хәсрәт хәсрәткә охшамый, баш хәсрәттән бушамый дигәндәй, Газинурның үз башына үз теләге белән алган хәсрәт бу. Үз бөкрең үзеңә авыр булмый, әлегә түзә әле. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Газинурның кызлары гына түгел, аның күзләренә котып салкынлыгы белән караган шушы хәйләкәр бүре малаен ул үзе дә ярата. Нилектән икәнен дә белми. Ярата, еш кына кочагына алып та сөя. Күңелендә төрле каршылыклы, вәсвәсә уйлар уйнаклаган чагында: «Нишләтәсең инде аны? Дөньяга бүре булып туган җанварны көчек йә песи баласы итә алмыйсың. Кирәге дә юк. Үзе булып яши бирсен», – дип юата ул үзен үзе.
Узган атнаны, сишәмбе көн, вахтадан кайтышлый, төрле кош-корт, ерткыч җанварлар сурәтләре төшерелгән афишалар күреп алды Газинур. Шәһәргә күчмә зверинец килеп чыккан. Нәниләр, балалар өчен зур бәйрәм ясап, алар ел да бер килеп чыгалар. Барыннан бигрәк мәктәп балалары рәхәтләнәләр. Юкса Африка филен, озын жирафны, Уссури юлбарысын, зебр атларын, ун метрлы анаконда еланын, ак аюны үз күзләре белән кайчан күрерләр иде әле. Биредә сыйныфлары белән дә, үзе генә аерым кереп тә, Айгөл дә булып кайткан.
– Ерткыч хайваннарны быел аеруча күп алып килгәннәр. Юлбарыслар хәтта өчәү. Ак аю әле бәбәйләгән генә. Балаларын берәүгә дә күрсәтми, кочагында гына тота, – дип, бик әсәрләнеп сөйләп утырды ул чәй өстәле артында. – Ә менә «Степной волк» дигән читлек буш. Нигә икән? Бүресе әллә чыгып качканмы?.. Зверинец миңа бик ошады. Мин тагын керәм әле.
Кече кызының «Степной волк» дип язылган читлек буш» дигән сүзләре Газинур колагына аеруча кереп калды. Күңеленә кылт итеп бер уй килде. Зверинецка ул шул көнне үк төшеп китте. Әйе, «Степной волк» читлеге буш икән шул.
Читлек эчендәге ерткыч хайваннарга күз-колак булып, шушы тирәләрдә йөренеп торган кара күзлекле, кыршылган джинслы егеттән:
– Болай карап торырга ипле генә урын, бу читлек нигә буш? – дип сорады.
Әлеге егет, шушы сорауны гына көткәндәй, ачылып:
– «Степной» бер дигән мировой бүре иде. Циркач! Озак еллар циркта эшләгән. Безгә аны начар күрә башлагач биргәннәр иде. Цирк сәхнәсе! Прожекторлар! Ничек сукыраймыйсың?! Болай үзе бик нык күренә иде әле. Тамагына да яхшы ашады. Гастрольләргә чыккач кына, безне бик уңайсыз хәлгә куеп үлде дә куйды, – дип сөйләп китте. Егет, кара күзлеген салып, өскә, һавага күрсәтте. – Аның җаны хәзер тегендә, күкләрдә инде. Кызганыч, әйтәм бит, Рюрик мировой бүре иде… Хәзер читлеге буш тора.
– Әлбәттә, кызганыч, – дип куәтләде аны Газинур. – Үзегез монда кем буласыз? Администратор-мазардыр инде?
– Минме?! – диде егет, ике кулын ике якка җәеп, елмая төшеп. – Мин Мәскәү ветеринария академиясенең дүртенче курс студенты.
– Булачак ат духтыры, алайса, – дип елмайды Газинур. – Үпкәли күрмәгез, бездә ветеринария врачларын, хөрмәт итеп, «ат духтыры» дип йөртәләр.
– Беренче ишетәм, әмма приятно слышать. Нәкъ үзе, нәкъ үзе, – дип күтәреп алды студент егет. Бу гастрольләр – минем җәйге практикам. Күбебез практикага академиянең үзендә калды. Ипподромнарга, манежларга, бөтенсоюз күргәзмәләренә урнашты. Мин дә бу гастрольләргә, бер дә теләмичә, акчасына алданып кына чыктым. Ә бит көн дә кирәгем чыгып тора. Бер атна гына элек ак аюыбыз Флора бәбәйләде. Башыңа төшкәч, башмакчы булмый хәлең юк. Флорага кендек әбисе булдым. Әнә хәзер ике улын да ничек кочагына алган. Кулыннан төшерми. Әйтерсең аның әлегә ярым сукыр уллары кемгәдер хаҗәт. Хәтта мине дә якын җибәрми. Әнә теге гыр-гыр йоклап яткан арыслан Кинганы гына күр. Өч көн рәттән теше сызлады. Акырды инде, читлегендә урын тапмады. Ул улаганда, парктагы барча кош-корт, җанвар дер калтырап тора. Нәрсә эшләргә? Биш кубик укол ясадым да йоклаттым үзен. Авызын каерып ачтым да черек тешен алып аттым. Бернинди ассистентсыз бит! Әнә хәзер колак төбендә пушкадан атсаң да уянырга исәбе юк. Йокласын инде бер рәхәтләнеп. Әнә нигәдер филебез Солтанның кәефе юк әле. Эче каткан. Чөнки гастрольдә теләсә нәрсә ашатырга туры килә. Менә хәзер аңа бераз касторка бирәм. Рәтләнер. Солтан безнең шулай ук озак еллар циркта эшләгән. Күп командаларны аңлый. Ә мине беренче көннәрдән үк үз итте. Хәтта шаярмак та була әле. Читлегенә керсәм, алгы аякларына чүгә. Башымнан кепкамны салдырып читкә ата.
Беләсезме, чынлап торып ярата башладым үзләрен. Булачак профессиямне дөрес сайлаганмын бит. Шуңа сөенәм. Күзеңә карап, синнән ярдәм көткән бу җанварларга кирәк чакта ярдәм итә алуым миндә олы хисләр уята. Үземне, сез әйткәнчә, «ат духтыры» итеп кенә түгел, чын Айболит итеп хис итәм. Ә бит башта аяк атлыйсым да килмәгән иде. Мондый гастрольләрдә өч оклад түлиләр, дигәч, акчасына гына кызыгып күнгән идем. Студент кешегә һәрчак акча җитешми бит.
– Килешәм. Үзем дә заманында студент булган кеше, – диде Газинур. – Үзегез болай ачык күңелле, чибәр егет икәнсез… Ә башлыгыгыз кем?
– Шефыгыз кем димәкче буласызмы?
– Әйе. Менә аны да күрәсе иде.
– О-о, Ашот Саркисьянович кирәкме сезгә? Әнә теге, башын калай белән япкан алачыкта утыра ул. Ит сорап, шәһәр башлыкларына барырга җыена иде. Боларга ашатырга көненә беләсезме күпме сыер кабыргасы, ат боты кирәк? Санап күрсәтсәм – исегез китәр. Ашыгыгыз, китеп өлгермәсен.
Ашот Саркисьянович урта яшьләрдәге озын буйлы, спортчыларга хас җыйнак гәүдәле, кара мыеклы, башына кепка кигән Кавказ кешесе булып чыкты.
– Нинди йомышлар белән йөрү, дорогой? – дип, Газинурны ачык йөз белән каршы алды.
– «Степной волк» дип язган читлегегез буш икән, – диде Газинур.
Сүзне аңа, бәлкем, икенче почмагыннанрак башларга кирәк булгандыр. Шулай диде дә бераз уңайсызланып калды. Башлык ашыктыра бит.
– Буш шул, дорогой, буш. Килгән берсе шул читлеккә игътибар итә. Хуҗасын гастрольгә чыккач югалттык. Рюрик озак еллар циркта хезмәт иткән хөрмәтле ветераныбыз иде. Дәүләт думасына делегат итеп сайларлык акыл, зиһен һәм тормыш тәҗрибәсе бар иде аның, понимаете! Бик үкенеч. Рюрик читлеге инде бер ай буш…
– Менә ни…
– Тыңлыйм сезне, дорогой.
– Минем өемдә яшь ярымнар тирәсе бик акыллы бүре егете бар.
– Тыңлыйм… Әйтеп бетерегез.
1
Тачок – умарталарны чыгара торган алан.