Читать книгу Әсәрләр. 2 том - Амирхан Еники - Страница 7

РӘШӘ
VII

Оглавление

Зинин урамы. Бер очы рус зиратыннан башлана, икенче очы ниндидер бер чокырга барып терәлә. Урам түшәлмәгән, канау буйларын куе үлән басып киткән, тик ике як тротуарга гына плита-плита ак таш җәелгән. Агач күп. Койма буйларында карт тирәкләр, юкәләр очрый, һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Борынгы өяз шәһәрендәге шикелле аулак, тын һәм тыныч.

…Шәһәрне күп таптаган Гайсә карт Зөфәрне Суконныйдан җәяүләп кенә менә шушы Зинин урамына алып менде. Зөфәрнең моңарчы бу якларда бер дә булганы юк иде, шуңа күрә ул зур кызыксыну һәм игътибар белән тирә-ягына каранып бара. Әйе, урам аулак, тыныч, яшеллеккә бай. Монда күбесе бер яки ике катлы агач йортлар икән. Ләкин Суконныйдагы шикелле искереп, тузып, чалышаеп бетмәгәннәр. Әле бик таза, нык утыралар. Еш кына бик пөхтә-матур итеп салынганнары да очрый. Андыйларны күргәндә Зөфәр көнчелек, уфтану аша гаҗәп бер ләззәтләнү хис иткәндәй була. Әйтерсең билгесез-ят, шуңа күрә дә тансык-мавыктыргыч матур бер тормыш аның күз алдыннан беленер-беленмәс кенә чагылып уза. Гайсә карт әйтә, заманында бу урамнарда зур чиновниклар, бай интеллигентлар һәм шәһәрдә кыш уздыручы помещик-дворяннар торганнар, ди. Менә шулар яшәгән тормышның һаман да әле шушы йортлар тирәсеннән китеп бетмәгән зәгыйфь шәүләсе үзен ничектер сиздерә кебек. Алай дисәң, күптән, бик күптән аларның моннан эзләре суынды бит инде. Бик күптән бу йортларда бүтән кешеләр – тегеләрне куып чыгарган кешеләр торалар. Моны инде, һәрбер зуррак йорт яныннан узганда, бик ачык күреп була; өйләрнең эчләрен вак тартмаларга бүлгәләгәннәр, ишегалларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар, ә кайбер йортларның капка-коймаларын сугыш елларында каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр. Бу кадәресе инде Зөфәр өчен шәүлә түгел, ә күзгә бәрелеп торган чынбарлык, һәм ул алар яныннан: «Иясез малны эт җыймас!» – дип, эченнән генә көенеп уза. Шулай да Зинин урамында Зөфәрнең күзен иркәләрлек, хыялын уятырлык йортлар да аз түгел иде әле.

Бара торгач, Гайсә карт аны шундый йортларның берсе алдында туктатты:

– Шушыннан гына үзенә бераз карап торыйк әле, – диде ул, нигәдер тавышын әкренәйтә төшеп.

Каршы якта ике катлы зур йорттан озын гына койма белән аерылган һәм үзенә башкарак утырган бер катлы агач йорт күренә иде.

– Шулмы? – дип сорады Зөфәр.

– Әйе, нәкъ үзе, әйбәтләп кара! – диде карт.

Биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буяган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт тора. Зөфәрнең күзе һәм игътибары менә шуңарда… Сүз дә юк, йорт бик таза, бик чибәр күренә. Беренчедән, шактый зур икән ул, тәрәзәләре дә зур, якты, эче дә бик иркен, якты булса кирәк; икенчедән, күптән салынган булуына карамастан, ул, нәкъ яңа йортлардай ничектер балкып, горур кыяфәт саклап, бик төз, туры утыра. Аннары йорт художество элементларыннан да мәхрүм түгел икән: кәрниз буйлары, тәрәзә башлары артык чуарламыйча гына челтәр өлге белән бизәлгән, ә болдыр баганалары нечкә билләп, гөмбәз чыгарып эшләнгән – болар һәммәсе йортка тыйнак бер нәфислек биреп тора…

Ләкин шулай да Зөфәр йортның кайбер искергән-тузган җирләрен дә күрмичә калмады. Мәсәлән, кайчандыр кызылга буяган калай түбәсе инде каралып, уңып беткән. Бәлкем, тишкәләнгән урыннары да бардыр әле. Аннары вакытында бик таза эшләнгән капка-койма да хәзер шактый тузган инде; капкасы бөтенләй артка таба авышып тора. Димәк, болар барысы да яңартуны сорый.

Шул рәвешчә, кулларын артка куеп, Зөфәр йортка озак кына карап торды, картка бер сорау да бирмәде һәм йорттан алган тәэсирен дә берничек тә сиздермәде. Бары кузгалырга вакыт җиткәнне аңлатып:

– Йә, күрдем… булды, – дип кенә куйды.

Шуннан соң алар, урам аша чыгып, йортның парадный ишегенә юнәлделәр. Карт звонокны баскач, шактый көттереп, берәү ашыкмыйча гына ишеккә килде.

– Кем ул?

– Мария Николаевна, бу мин, Гайсә Мухаметович, – диде карт.

Ишек тавышсыз гына ачылды. Баштанаяк карадан киенгән озын, чандыр карчык аларны бик җитди чырай белән каршы алды. Карт түбәнчелек белән башын иде.

– Рөхсәт итегез, Мария Николаевна.

Карчык юл бирде. Карт белән Зөфәр тоташ челтәр тәрәзәле иркен коридорга уздылар.

– Мин сезгә яңа кеше алып килдем, – диде карт.

Карчык, бер сүз әйтмәстән, аларга кара клеёнка белән тышланган өй ишеген ачты. Башта алгы бүлмәгә, аннары сул кулдагы ак ишектән зур гына залга уздылар. Карчык аларга кулы белән генә утырырга ишарә ясады. Кунаклар, рәхмәт әйтеп, ишек төбендәрәк торган урындыкларга утырдылар.

– Сәламәтлегегез, кәефегез ничек, Мария Николаевна? – диде карт, чын әдәп һәм кайгыртучанлык күрсәтеп.

Карчык юка иреннәрен ачар-ачмас кына кыймылдатып куйды:

– Рәхмәт, зарарсыз.

– Яхшы, бик яхшы. Бирсен Алла! Без картлар өчен сәламәтлек хәзер иң зур байлык бит инде… Ә Надежда Леонидовна белән Сергей Леонидович та, шәт, исән-саулардыр?.. Мин аларны күрмим.

– Рәхмәт, исән-саулар… Шәһәргә чыгып киткәннәр иде, тиздән кайтырга тиешләр.

– Бик хуп… Менә, хөрмәтле Мария Николаевна, әйткәнемчә, мин сезгә яңа кеше алып килдем. Ул да үзенә йорт эзли. Рәхим итеп, ышанып дигәндәй кабул итегез!

– Безнең ышанмаска хакыбыз юк, – диде карчык нидер аңлатырга теләгән коры рәсмилек белән.

– Әйе, әйе, бик дөрес. Сез беләсез, мин ни җитте кеше ияртеп йөрмим.

Шулай да карт, һавалы карчыкның соңгы сүзләреннән һәм, гомумән, бүген үзен шактый кырыс тотуыннан нидер сизенеп, шуңа бераз борчылып, Зөфәргә карап алды. Зөфәр исә берни сизмәгәндәй тыныч кына утырып тора иде. Хикмәт шунда: карт алып килгән кешесен, бу өйдәге күптәнге кагыйдә буенча, иң элек исем, фамилиясен, кем булуын әйтеп таныштырырга тиеш иде. Ул моны эшләмәде, чөнки Зөфәр баштан ук алай таныштыруны тыеп куйды. Соңыннан, эш барып чыгардай булса гына, үзенең кем икәнлеген әйтергә рөхсәт итте. Бу инде Зөфәрнең гадәттән тыш саклыгы иде. Ә менә карчыкның соңгы җавабы картка: «Мин бит әле сезнең кемне алып килүегезне белмим», – дигән мәгънәдә аңлашылды. Ләкин Зөфәрнең ваемсыз, тыныч кына утыруын күргәч, карт яңадан карчыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды:

– Мария Николаевна, алайса, Сергей Леонидович кайтканчы, сез безгә йортны карый торырга рөхсәт итегез!

Карчык икеләнеп кенә иңбашын сикертеп куйды:

– Телисез икән, пожалуйста, рөхсәт!

– Әйе, әйе, күрсен, танышсын, тәртибе аның шулай инде, Мария Николаевна, – диде карт, һәм алар урыннарыннан тордылар.

Зөфәр өйне иң элек тышкы яктан карап чыгарга теләвен белдерде. Өчәүләшеп ишегалдына чыктылар.

…Уртача гына зурлыкта ишегалды. Өйнең түр почмагыннан күрше коймага чаклы ук сары рәшәткә белән бүленгән. Рәшәткә эчендә куе бакча. Нәкъ каршыда күрше ихатага арты белән ике катлап тоташтан салынган берничә ишекле, өсте такта, асты бүрәнә озын каралты тора. Ишегалдында плиталап ак таш җәелгән, ләкин, кеше аз йөргәнлектән булса кирәк, таш араларыннан юл-юл озын үлән бәреп чыккан.

Зөфәр, шул үләннәргә сокланыпмы, гаҗәпләнепме карый-карый, ишегалдының уртасынарак узды. Аның игътибарын шунда ук түрдәге куе бакча җәлеп итсә дә, ул аңа таба барудан юри тыелып, өйнең үзен карый башлады… Өй бу яктан шактый искергән, таушалган булып күренә иде. Хәер, өйнең төп бурасы түгел, ә аңа тоташтырып салынган озын коридорның такта стенасы һәм кухнядан чыга торган аерым болдырның баскычлары череп тузганга охшый иде. Бу, әлбәттә, тулай күренешне беркадәр боза, ләкин аңлаган кеше өчен әллә ни зур кимчелек юк монда. Иң әһәмиятлесе: өй үзе таза булсын. Һәм ул күрер күзгә, чыннан да, бик таза кебек иде. Цементлаган таш нигездә нык утыруы шуны күрсәтә. Аннары өй, бер урам яктан гына түгел, бөтен яктан да такта белән тышланган икән. Тик такта астындагы бүрәнәләр ничегрәктер инде? Мондый чакта берәр тактаны куптарып карау да ярый шикелле, ләкин Зөфәр менә хәзер үк ул хакта үз белдеге белән генә сүз кузгатуны килештермәде.

Йортны әйбәтләп караганнан соң, Зөфәр, ниһаять, бакчага таба атлады. Бакча, бакча!.. Күптән хыял иткән нәрсәсе түгелме соң бу аның?.. Моңарчы үзе торган өйләр тирәсендә ул бер агач та күрмәгән иде. Бала чагыннан ук табигатьне, үсемлекләрне белмичә үсте ул. Шуңа күрә дә бик тансык, бик кадерле ул аңа. Йорт алырга уйлагач та, күңеле белән аның бакчалы яки, һич югы, бакча үстерерлек урыны булуын теләгән иде. Һәм менә хәзер өйнең үзеннән дә ямьлерәк, кадерлерәк төсле булып аның алдында карт бакча күкрәп утыра.

Зөфәр ишегалдын аркылыга бүлеп узган рәшәткәнең кечкенә капкасына килде. Бик аз гына тукталып торды, аннары тәвәккәлләп капкадан эчкәре атлады. Карт белән карчык та аның артыннан иярделәр. Бу урында шуны әйтергә кирәк: алар Зөфәргә үзе теләгәнчә карап йөрергә тулы ирек биргәннәр иде. Зөфәр үзе дә хәзергә һични турында сорашмыйча, шәхсиян нинди тәэсир алачагын белер өчен, бары үз күзе белән генә карап узарга тели иде.

…Бакча шактый зур гына икән, кимендә бер сигез сутый җир биләп тора булса кирәк. Ул өй почмагыннан башланып, арткы урамдагы йортларның бакчаларына барып терәлә. Рәшәткә капкадан кергәч тә, сулда өйнең сирень куаклары белән яртылаш капланган ике тәрәзәсе һәм шулар белән янәшә иркен генә терраса күренә. Террасадан чәчәк түтәлләренә баскыч төшә. Ә түтәлләрдән киң генә сукмак бакчаны буеннан-буена кисеп, иң түргә кадәр сузылып китә.

Зөфәр шул сукмакка чыгып басты да тирә-ягына каранып тора башлады. Ул, билгеле инде, бакчачы түгел, күп агачларны танып та җиткерми, ләкин шулай да бакчаның карт булуын, бик куерып киткәнлеген, гомумән, карау җитмәгәнлеген сизмичә калмады. Монда чатлы-ботлы бик җәелеп үскән, яртылаш корып беткән, инде утынга гына ярарлык карт алмагачлар да бар иде, монда, әнә түр койма буенда, тәмам куерып, корыган ботаклары киселмичә тоташ чытырманлыкка әверелгән чиялек тә бар иде, урта бер җирдәге ачыклыкка утыртылган карлыган, крыжовник куаклары да күптән бер-берсенә тоташып, юанаеп, кара чыбыкка әйләнеп беткәннәр иде. Җитмәсә, бер почмакта карт юкә әллә никадәр җирне күләгәләп тора, ул гына да түгел, җимеш бакчасына аяк бастырырга ярамаган мәрҗән агачы да каралтыларга якынрак рәшәткә буенда рәхәтләнеп үсеп утыра иде.

Чын бакчачы килсә, ул, әлбәттә, бу бакчаның яртысын утап ташлаячак, чөнки шунсыз җимеш ашап булмаячак. Ләкин Зөфәр моны белми иде әле… Ул бары бу карт бакчаның шигъриятен генә күрде. Шушы искергән, картайган, ташландык хәлгә килгән тын бакчадан аңа ничектер борынгы дворян интеллигентының инде мәңге кире кайтмас тормышы аңкыгандай булды. Беркадәр моңсу сагыш белән шул тормышның югалуын кызганып куйды. Әгәр дә хуҗа була калса, ул үзе бу йортка, бу бакчага нинди тормыш алып киләчәк – шул хакта уйлап алды.

Моңарчы кара шәүлә төсле сүзсез генә ияреп йөргән карчык, аның бу минуттагы уй-кичерешләрен сизгәндәй, ниһаять, телгә килде:

– Сезне, кем дим, бакчаның хәзерге күренеше артык гаҗәпләндермәсен. Сугыш вакытында без өлкән кызым белән икәү генә калдык. Карарга көчебез җитмәде, хәер, карауның файдасы да юк иде. Бездә эвакуированныйлар тордылар… Югыйсә бакчабыз элек бик матур, бик тәртипле иде. Файдасын бик күрә идек. Хәзер дә әле уңган хуҗа, бераз тәртипкә китерсә, бу бакчадан зур доход алачак.

Зөфәр, башын кагып:

– Шулайдыр инде, шулайдыр! – дип кенә куйды.

Ошамады аңа интеллигент карчыкның торгашларча әйткән соңгы сүзләре… Аныңча, Зөфәрне бары доход кына кызыксындыруы мөмкин, янәсе. Гафу итегез, ул әле доходтан башка кайбер бүтән нәрсә, мәсәлән, матурлык турында да хыяллана ала. Нәкъ менә шундыйрак хыял хәзер генә аның күңеленнән кичеп үтте түгелме соң? Юк, җиләк-җимеш сатып, «доход» алу турында түгел иде бу хыял, зуррак иде ул, канатлырак иде…

Бакчаны күздән кичергәч, алар терраса аша яңадан өйгә керделәр. Зөфәр терраса алдында зур түтәл булып, тәмам ачылып, янып утырган ал, кызыл, зәңгәр, сары чәчәкләргә карап кына узды. Табигый, аның бу үзенә һич таныш булмаган матур чәчәкләр янында тукталып, һич югы, исемнәрен генә сорап беләсе килсә дә, карчык «бу кеше чәчәк тә танымый икән әле» дип уйламасын өчен дәшмәде.

…Ике якка ачылмалы пыяла ишектән зур гына бүлмәгә кергәч тә, карчык үзе өйнең эче белән таныштыра башлады. Бу беренче бүлмәне ул столовая (аш бүлмәсе) дип атады. Монда бераз тукталганнан соң, каршыдагы ишекне ачып, икенче кечерәк бүлмәне күрсәтте. Бусы элек балалар бүлмәсе булган икән. Моннан кире чыгып, сул ишектән кухняга алып керде. Кухня зур, иркен, тик стена-түшәме бик каралган, ахрысы, күптән аңа агарту-чистарту тимәгән. Шунда ук тагын бер кечкенә бүлмәгә күз салдылар. Бусын карчык горничная (асрау кыз) бүлмәсе дип атады.

Кухнядан прихожийга чыгып, каршы ишектән зур залга уздылар. Монда да уң яклап ике ишек тора; берсе – адвокатның элекке кабинетына, икенчесе йокы бүлмәсенә алып керә. Аларны да карап чыктылар.

Шулай итеп, бу өйдә кухнядан башка алты бүлмә бар икән. Аларның тулы мәйданы, карчык дөрес әйтсә, йөз унике квадрат метрга җитә икән. Сарай димәслек тә түгел! Хәзерге шартлар күзлегеннән караганда, бу инде күп, бик күп! Зөфәр чынлап торып гаҗәпләнде: ничек итеп адвокаттан калган дүрт кешелек гаилә шушы кадәр мәйданны үзләре генә биләп торганнар? Берәү дә тимәгән үзләренә, берәү дә кысрыкламаган, күрәсең, бай адвокат совет өчен дә файдалы кеше булгандыр инде…

Зөфәр, карап кына узган арада, өйнең эчтән ни хәлдә сакланган булуына да игътибар итәргә тырышты. Шик юк, өй эчтән дә шартына җиткереп, нык итеп, пөхтәләп эшләнгән иде. Идәне – имән паркет, түшәме – шкатурлы, стеналары майлы буяу белән буялган, тәрәзә-ишекләре – бөп-бөтен, башта ничек утыртылган булсалар, шул килеш торалар. Тагын нәрсә? Зөфәр, күпме каранса да, өйнең бер генә почмагында да дым тарткан, каралган җирен күрмәде. Дөрес, бөтен бүлмәләрнең дә түшәм-стеналары бик керләнгән инде, ләкин буясын буяп, агартасын агартып җибәрсәң, өй эче яңадан көлеп торачак!

Карап йөрүне тәмамлагач, өчәүләшеп залдагы элекке урыннарына чыгып утырдылар. Шактый гына вакыт үтеп китсә дә, төп сөйләшер кеше – карчыкның улы – ни өчендер һаман кайтып җитә алмады. Ә карчык утыргач та шуны белдерде:

– Мин сезгә әйтергә тиешмен ки, сатып алу шартлары турында бары Сергей Леонидовичның үзе белән сөйләшәсез!

Хәер, Зөфәр өчен сүзне хәзер үк шартлардан башлауның кирәге дә юк иде. Аңа, моннан чыгып, Гайсә карт белән киңәшергә һәм үзалдына әйбәтләп уйларга кирәк иде әле. Тик кайбер мәсьәләләрне ачыклар өчен генә, аның карчыкка берничә сорау бирәсе килде. Шул теләген белдереп рөхсәт алгач, ул сораша башлады:

– Минем белүемчә, бу – үзегез салдырган йорт, шулаймы?

– Әйе, шулай.

– Кайчан салдырган идегез?

– Мәрхүм ирем моны 1908 елны салдырды.

– Күптән икән инде…

– Әйе, тиздән кырык ел тула. Шушында гомер иттек, шушында картайдык, – диде карчык аз гына көрсенү сиздергән горурлык белән.

– Үз ояңда тыныч картаю күңелле эштер инде ул, – диде Зөфәр, карчыкның сүзен куәтләп һәм көлемсерәп өстәде: – Ләкин йорт та сезнең белән бергә шактый ук «картайганга» охшый.

– Әйе, дөньяда картаймаган, тузмаган берни дә юк, – диде карчык, җитди тынычлык саклап. – Әмма сез белергә тиешсез, һәрнәрсәнең үз срогы була бит. Мәсәлән, бу йорт сезнең үзегезгә генә түгел, балаларыгызга да җитәчәк әле.

– Шулаймы?

– Күрдегез ич.

– Әйе, күрдек. Ләкин без әле сезне борчырга мәҗбүр булырбыз – тагын килербез, тагын карарбыз. Ә хәзер минем шуны беләсем килә: йортка төп варис кем?

– Төп варис – мин, әлбәттә. Ләкин балаларымның да законлы өлешләре бар бу йортта.

– Алар барысы да сатарга ризалыкларын бирәләрме?.. Сез гафу итегез, бу минем өчен бик әһәмиятле.

– Аңлыйм, – диде карчык. – Тыныч булыгыз, без бу эшне үзара килешеп эшлибез. Соңыннан сезгә претензия белән килүче булмаячак.

– Яхшы, бик яхшы, – диде Зөфәр, башын кагып… – Рәхмәт, мин канәгать. Тик менә яшь хуҗаның үзен күрә алмадык. Минем дә вакытым чикле. Шуңа күрә мин сездән үтенер идем: йортның бәясен, сату шартларын менә Гайсә Мухаметович аша миңа тапшырсагыз иде. Икенче очрашканда шуны алдан белеп килү безнең сөйләшүләрне ансатлаштырыр һәм тизләтер дип уйлыйм.

– Пожалуйста, телисез икән, алай да мөмкин. Гайсә Мухаметович безнең өчен дә ят кеше түгел…

– Баш өсте, баш өсте, мин һәр ике якның да хезмәтен үтәргә, ышанычын акларга әзермен, – диде карт, баш иеп һәм кулын күкрәгенә куеп. Элекке доверенный өчен мондый зур эшкә катнашу үзенә күрә бер бәхет тә һәм горурлык та иде.

Зөфәр, урыныннан тормыйча гына, түбәнчелек белән:

– Ә хәзер безгә кузгалырга рөхсәт итегез! – диде.

Карчык аңа: «Бу нинди әдәп иясе?» – дигәндәй шактый гаҗәпләнеп карады һәм беренче тапкыр юка иреннәре белән генә елмайгандай итте:

– Нишлим, сезне артык тотарга хакым юк.

Зөфәр башын иде.

– Хушыгыз!

– Хушыгыз!

Карчык аларны парадный ишегенә чаклы озата чыкты һәм артларыннан таза ишекнең тимер келәсен шылдырып калды.

Карт белән Зөфәр, урамга чыккач, азрак сулга киттеләр дә, урам аша үтеп, каршыдан йортка тагын бераз карап тордылар. Аннары акрын гына кузгалып, үз юллары белән атладылар. Карт таягы белән шакылдап, Зөфәр исә башын иебрәк, үзалдына уйланып, алар шактый гына ара сөйләшмичә бардылар. Тик берәр квартал чамасы киткәч кенә, Зөфәр әйтеп куйды:

– Бу йорт белән мин нишләрмен?

Карт гаҗәпләнеп аңа карады – Зөфәрнең сүзләре «Нигә кирәк ул миңа?» дигән мәгънәдәрәк ишетелде аңа.

– Моны син әйтәсеңме, Зөфәр туган? – диде ул, туктала биреп.

– Әйе, мин әйтәм, Гайсә абзый… Чынлап та, нишләрмен мин ул йорт белән?

– Соң, алай булгач, ни өчен әле без шәһәр бетереп йорт эзләп йөрдек? Кирәккә күрәдер бит?

– Әйе, кирәккә күрә, – диде Зөфәр, һаман уйланып барган килеш ашыкмыйча гына. – Ләкин мондый кеше күзенә бәрелеп торган бай, зур йорт эзләмәгән идем мин. Кечерәк, гадирәк булсын, дигән идем.

Карт җиңел сулап куйды.

– Шул гынамы хәсрәтең?.. Юкка борчыласың, туган! Насыйп булып ала калсаң, бер дә үзеңнән артмас әле.

– Ала калсаң!.. Алуын алырсың, ә алгач нишләрсең? Бу заманда андый йорт хуҗасы булу – уен эш түгел ул… Керердән элек чыгуыңны уйларга кирәк.

– Ул кадәресен үзең беләсең инде, – диде карт килешкән сыман; аңа ничек тә йон уңаена сыпырырга кирәк иде: – Кара, кара, үкенечкә булмасын. Әмма, миңа калса, кечкенә йорт хуҗасы булдың ни, зурныкы булдың ни – барыбер, мужик әйтмешли, ике чабата бер кием. Аннары нишләп әле бу йорт синең күзеңә ул хәтле бик зур булып күренде? Алты бүлмәле булгангамы? Һи, Зөфәр туган, элек заманда моның кебек йортта уртакул чиновниклар тора иде. Хәзер генә бит ул бер бүлмәгә алты кешене тыгалар…

– Менә шуңа күрә дә Зөфәр Сабитовның берүзенә генә алты бүлмәле йорт бик күп булыр шул, Гайсә абзый!

– Нигә алай дисең? Син берүзең генә түгел ләбаса! Солдаттан кайтасы абыең бар, сеңлең җитеп килә, үзеңнең өйләнәсең бар. Курыкма, бер метры да артып калмас.

– Метрын кеше башына бүлеп тормаслар, – диде Зөфәр, көрсенеп. – Сабитов әнә нинди йорт алган, каян килгән бай ул, дип шауларлар… Беләсең хәзерге кешеләрне, барысын да бик тиз күрәләр.

Бераз вакыт сөйләшмичә бардылар. Карт Зөфәрнең ни өчен, нәрсә уйлап борчылуын, әлбәттә, аңлый иде. Сәүдә-тәэминат кешесе бит ул. Капкынга эләгүдән курыккан төлке кебек, гел генә тирә-ягына ялт-йолт каранырга, шомланырга, уяу булырга мәҗбүр. Киләчәкне алар беркайчан да хәтәр-хәвефсез генә күз алларына китермиләр, ахрысы… Һәм Зөфәрнең дә менә болай икеләнеп маташуы картның эчен чынлап пошыра иде. Йөреп-йөреп тә бу эш барып чыкмаса, ул сакал сыпырып калачак! Хәлбуки аның да үзенә күрә саклап йөрткән өмете бар: шушындый зур алыш-бирешне уңышлы төгәлләүдә катнашлык күрсәтеп, мул гына «комиссионный» каерып булмасмы дип хыяллана ул. Бары шуның өчен генә авыру аякларын көчкә сөйрәп, шәһәр таптап йөри бит… Ичмасам, карт көнендә үзенең дә, карчыгының да өс-башын рәтләп, ашау-эчүләрен бераз юнәйтеп калыр иде. Бәлкем, эчүдән дә тыелыр иде. Хәерче бер тиеннәре эчүгә китә бит ул, ишлерәк акчаны һәрвакытта саклыйсы килә, игелеген күрәсе килә. Сыналган нәрсә инде ул. Бай чагында авызына да алмады бит! Ах, бу хәерчелеккә калган көн, аракы түгел, агу эчәрсең!

Юк, Ходай үзе генә моның кебек өметле эшне өзә күрмәсен инде… Бу акыллы башның күңеленә тәшвиш салмасын иде дә аңа тәвәккәллек бирсен иде!

Шулай эченнән генә борчылып һәм уйланып алганнан соң, ул яңадан сак кына сүз башлады:

– Алла ни кушса, шул булыр, Зөфәр туган. Син шәригатькә яки законга сыймый торган эш эшләргә җыенмыйсың. Хәлең җитеп тәвәккәллисең икән, берәү дә гаеп итмәс. Сатып торалар, алып торалар – тыйган кеше юк. Изге эш ул. Тик син миңа шуны әйт: йортны ошаттыңмы соң?

Зөфәр җавап бирергә ашыкмады. Картның ни өчен болай аны акрын гына көйләп-җайлап маташуын чамалый иде ул һәм менә шуңа ничектер каршы торасы килә иде. Хәер, карттан яшеренеп торуның мәгънәсе юк, шуңа күрә бераз уйланган булып, ахырда дөресен генә әйтеп бирде:

– Әйе, Гайсә абзый, йорт миңа бик ошады. Карап торырга, һичшиксез, таза, чибәр йорт. Шуннан яхшысын, бәлки, табып та булмас. Ләкин, Гайсә абзый, син карт, тәҗрибәле кеше, миңа саф чынын гына әйт әле: ышанып алырлык йортмы ул, тыштан гына шулай күренмиме, алданмабызмы?

Карт башта тамак кыргалап куйды, аннары үзенең, чынлап та, объектив, гадел икәнлеген күрсәтергә теләп, салмак кына сүзен башлады:

– Алла шаһит, Зөфәр туган, мин, сиңа әйтсәм, бары саф дөресен генә әйтәчәкмен. Бер бөртек тә шигең булмасын. Әйе, бик хаклы сорыйсың: тыштан чибәр, эчтән черек түгелме? Кайчакта шулай да була бит ул… Ләкин, Зөфәр туганым, күңелең тыныч булсын: бу һич андый йорт түгел, менә сиңа чал чәчем!.. Күптән беләм мин аны, карчыкның иске-москыларын Сорочийга күп ташыдым, ә сатылу хәбәрен ишеткәч, эчен генә түгел, астын-өстен тикшереп карап чыктым. Ышанасыңмы, егерме дүрт вершоклы шыңгырдап торган нараттан ике аршын тирәнлектәге таш фундамент өстенә салынган йорт ул! Ник бер чери башлаган яки корт төшкән җире булсын менә! Идән, түшәм такталары тора-тора какланып беткән, кадак та керерлек түгел. Ә идән астындагы базы, бәдрәф чокыры цементлап эшләнгән, белдеңме?.. Гомерлек инде, гомерлек! Ходай кушып, алырга язсын да игелеген күреп торырга насыйп булсын!

Әлбәттә, картның бу әйткәннәре Зөфәр өчен көтелмәгән сүзләр түгел иде. Ул үзе дә йортның таза, яхшы икәнлегенә ышанып өлгергән иде инде, әмма шулай да карт кимчелекләре турында да әйтсә, аңа, бәлки, җиңелрәк булыр иде. Югыйсә йорт аның күңелен һәм хыялын бик тиз һәм бик нык били башлады. Ә ул болай бик ансат кына шуның колы булып китәргә теләми иде. Уйларга, айнык акыл һәм тыныч җан белән бик нык уйларга кирәк иде әле аңа…

Алар арасында бүтән сүз булмады. Чехов базарына җиткәч, карт Суконныйга төшеп китте, Зөфәр исә туры гына шәһәр үзәгенә таба китеп барды.

…Берничә көн узды. Шушы кыска гына вакыт эчендә Зөфәр каты бер сынау кичерде. Нәтиҗәсе шул: бер генә көн, бер генә сәгать тә ул Зинин урамындагы сарыга буялган, кызыл түбәле йорт турында уйламыйча тора алмый башлады. Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел иде. Барыбер ул йорт сатып алырга тиеш, бу – аның өчен күптән хәл ителгән мәсьәлә, ә инде заманнан өркү, курку-сагаюлар, никадәр генә җитди сәбәп булмасын, аны хәзер тыя да, туктата да алмый иде.

Адвокат йортын ул әнисе Таибә абыстай белән дә бергә барып карады, тагын берничә ышанычлы кешесен илтеп, аларга да күрсәтте, барысы да йортны бик яраттылар, берсе дә Зөфәрнең гайрәтен чигерерлек нәрсә әйтмәде. Һәм йорт Зөфәрне, ниһаять, башы-аягы белән үзенә әсир итте. Хыялы аның котырып эшли башлады. Ул инде аңа хуҗа, ул инде аны яңадан өр-яңа хәленә китергән, эчен шәп җиһазлар белән тутырган һәм шунда рәхәтләнеп торып ята. Салмак йөрешле мәһабәт дивар сәгатедәй әйбәт итеп көйләнгән тук, тыныч тормыш ашыкмыйча гына ага да ага… Һәр көнне иртән бик пөхтә киенеп, Зөфәр Сабитов эшкә китә, туры гына эштән кайта, бакчада казына, террасада үз җиләгеннән кайнаткан варенье белән тәмләп кенә чәй эчә, газеталар караштыра, аннары иркен, чиста бүлмәдә рәхәтләнеп ял итә. Койма биек, капка таза, ишегалдында озын тимерчыбыкны шаулатып усал эт йөри, һәм хуҗаның дөньясында гаме юк, дөньяның аңарда эше юк! Менә бу хөрлек һәм бәйсезлек, ичмасам!

…Озак та үтми сөйләшүләр башланды. Гайсә карт йортның бәясен әйтә килде. Ул китергән бәя күпләрнең кайнар хыялын сүрелдерерлек, гайрәтен чигерерлек иде: Ушаковлар йортка дүрт йөз мең сорыйлар! Гади хезмәткәрнең төшенә дә кермәгән бу сумма Зөфәрне, башта хәйран калдырса да, чынлап торып куркыта алмады. Җаны теләгән – елан ите ашаган, ди, чынлап тәвәккәлләгәндә, Зөфәрнең моңа көче җитәрлек иде. Шулай да ул хуҗалар белән аяк терәп сатулашырга булды.

Ләкин Гайсә карт мактап йөдәткән «иске заман интеллигентлары» сату-алу эшендә хәзерге заманның эт каешына әйләнгән коммерсантыннан бер дә ким булып чыкмадылар. Карчык, карчыктан да битәр аның военврач улы, йортларының нинди мөлкәт булуын, хәзерге акчаның чын бәясен белеп, әйткән бәяләрендә бик каты тордылар. Әлбәттә, тал тоткан җирдән генә сынмый, шуны аңлап, хуҗалар сөйләшкән саен биш-ун меңләп кенә төштеләр, ләкин Зөфәр әйткәнгә якын да килмәделәр, Зөфәр исә башта ике йөз мең бирде, аннары акрынлап ике йөз илле меңгә менде, ә хуҗалар өч ярымнан бер карыш та төшмәс булдылар. Шулай итеп, килешер өчен ара бик ерак иде әле.

Ә көннәрнең берендә Гайсә карт, тыны бетеп, Зөфәргә яңа хәбәр алып килде: Себердән кайткан кемнәрдер йортка «ике дә сиксәнне биргәннәр», имеш. Карт моның дөреслегенә ант итеп ышандырды. Ул гына да түгел: «Ике дә сиксәнне биргәч, өчкә җиткерүләре көн кебек ачык, эш менә-менә очланырга тора!» – дип, бик нык кисәтеп әйтте… Хәзер инде Зөфәр йә чигенергә, йә күз йомып тәвәккәлләргә тиеш иде. Һәм мөмкин кадәр тизрәк.

Әсәрләр. 2 том

Подняться наверх