Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология
Реклама. ООО «ЛитРес», ИНН: 7719571260.
Оглавление
Фагима Хисамова. Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология
Фән буларак татар теленең тарихи грамматикасы
Тел тарихы һәм аны өйрәнүнең төп юнәлешләре
Татар теленең тарихи грамматикасы, аның состав өлешләре, өйрәнү өчен төп чыганаклар
Тел тарихын өйрәнү ысуллары
Тарихи фонетика
Сузык авазлар һәм аларның тарихы (Вокализм)
Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше
Хәзерге татар телендә сузык авазларгатарихи-лингвистик характеристика
Тартык авазлар һәм аларның тарихы (консонантизм)
Татар телендә тартык авазлар, аларның саны, составы һәм төп үзенчәлекләре
Тартык авазлар тарихын өйрәнү алымнары, төп терминнар һәм төшенчәләр
Йомык тартыклар һәм аларның тарихы
Өрелмәле тартыклар, аффрикатлар һәм аларның тарихы
Сонор тартыклар һәм аларның тарихы
Сүз басымы
Морфонология
Татар телендә сүз тамыры һәм кушымчалар, аларның тарихы
Сүз тамыры
Татар телендә иҗек калыплары
Кушымчалар һәм аларның килеп чыгышы
Тарихи морфология
Мөстәкыйль сүз төркемнәре
Исем
Исемдә сан категориясе
Килеш категориясе. Төрки телләрдә килешләр һәм аларның тарихын өйрәнүнең торышы
Татар телендә килешләр һәмаларның структур үзенчәлекләре
Төрки телләрдә рудиментар килешләр һәм аларның татар телендә чагылышы
Сыйфат
Сыйфат сүз төркеме турында гомуми мәгълүмат
Сыйфат дәрәҗәләре
Сыйфатларның ясалышы
Сан
Татар телендә төп саннар һәм аларның этимологиясе
Дистә сан атамаларының һәм йөз, мең сүзләренең этимологиясе[165]
Санау системасы
Сан төркемчәләре
Вакланма саннар
Санау берәмлекләре
Алмашлык
Алмашлык сүз төркеме турындагомуми мәгълүмат
Зат алмашлыклары
Күрсәтү алмашлыклары
Сорау алмашлыклары
Билгеләү алмашлыклары
Билгесезлек һәм юклык алмашлыклары
Тартым алмашлыклары
Фигыль
Төрки телләрдә фигыль сүз төркеменеңформалашу тарихына карата
Наклонение категориясе
Хикәяләү наклонениесе (хикәя фигыльләр)
Татар телендә аналитик заман формалары һәм аларның тарихы
Боеру-теләк наклонениесе
Шарт наклонениесе
Затланышсыз фигыль формалары
Сыйфат фигыль
Хәл фигыль
Исем фигыль
Инфинитив
Юнәлеш категориясе
Рәвеш
Ярдәмлек сүз төркемнәре
Бәйлекләр
Теркәгечләр
Кисәкчәләр
Аваз ияртемнәре
Файдаланылган әдәбият исемлеге
Отрывок из книги
Лингвистикада, хәзерге телләрнең төзелешен һәрьяклап тикшерү белән бергә (хәзерге әдәби тел), тел тарихын өйрәнү дә әһәмиятле фәнни юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Тел тарихын өйрәнүнең хәзерге фәндә ачык билгеләнгән ике юнәлеше бар: тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы. Бу ике тармак өйрәнүнең максаты, ысуллары һәм өйрәнү өчен нигез булган төп чыганаклар буенча да бер-берсеннән шактый нык аерылып тора.
Тарихи грамматика татар гомумхалык теленең тарихын төзелеше буенча, ягъни структур яктан өйрәнә. Икенче төрле әйтсәк, тарихи грамматикада гомумхалык теленең фонетик, лексик һәм грамматик төзелеше тарихи яссылыкта өйрәнелә.
.....
*о>у, *ö>ү күчеше татар әдәби телендә һәм диалектларда, нигездә, эзлекле чагылыш таба, әмма урта диалект сөйләшләрендә, шулай ук сирәгрәк мишәр, ягъни көнбатыш диалект сөйләшләрендә борынгы *о, *ө авазының реликтлары да чагылыш таба. Мәсәлән, этимологик *о авазының беркадәр тарайтылган варианты кулланыла: йōк, җōк (йук), боталу (буталу), чобалу (чуалу), монча (мунча), йока (йука), колъяулык (кулъяулык), орлау (урлау), олау (улау) һ. б; этимологик *ö авазының үзенчәлекле рефлексы саклана: көңөл (күңел), бөгөн (бүген), төбә (түбә, өй түбәсе), төбәтәй (түбәтәй) һ. б.
Көнбатыш диалектның Ләмбрә сөйләшендә у, ү авазларының уо, үө дифтонгоидлары рәвешендә әйтелешен дә борынгы *о, *ö авазларының эзе саклану, ягъни о>у, ö >ү күчешенең төгәлләнмәгән булуы дип аңлатырга мөмкин: зуор (зур), суок (сук), туокта (тукта), күөп (күп), күөрде (күрде), күөмер (күмер) [41] һ. б. Шуңа ук охшаш фонетик күренеш урта диалектның Бастан сөйләшендә дә теркәлгән: туой (туй), буолган (булган), шуолай (шулай), йуок (юк)[42].
.....