Читать книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова - Страница 1

Повестьлар
Дилбәр

Оглавление

Сабантуй гөрли. Колгаларга эленгән төрле төстәге чүпрәкләр җилфердәп әллә кайдан ук бәйрәмгә чакыра. Мәйдан шау-гөр килә. Кемнәрдер үз машинасында, кемнәрдер матаенда… Җәяү атлаучыларның исәбе-саны юк.

Дилбәр күптән инде монда. Иртән атасы белән килеп төшкәндә, халык болай ук түгел иде әле. Кай арада җыелып өлгергәннәрдер… Талип абый «Жигули»ен куйган арада, Дилбәр җәһәт кенә үзләре өчен урын әзерләде. Тармак ботаклы юан агач астына ашъяулыгын җәйде, ризыкларны чыгарып тезде. Капкалап алганнан соң, әтисе дусларын эзләп китте. Дилбәр исә корыла башлаган тирмәләр ягына юл тотты. Кайсы авыл, нинди хуҗалык икәнен күрсәтеп язулар элеп куйганнар. Болары тирмә ярышына әзерләнә. Икенче урында дәртле гармун моңы яңгырый. Җыр-биюләр… Ду кубалар. Ярыш алдыннан репетиция уздыралардыр. Кыз аларга бераз карап торды да ары атлады. Аңа нәрсәгәдер әзерләнергә дә, каядыр ашыгырга да түгел. Дилбәр монда нибары тамашачы гына. Бара торгач, күзенә Күктау кызлары чалынды. Ялгыз йөрүе күңелсез, шуларга кушылырга кирәк. Дилбәрнең әллә ни танышлары да юк шул. Педучилищены тәмамлагач, былтыр Күктау башлангыч мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Анысы үзе яшәгән Мирас авылыннан ни- бары өч чакрым ераклыкта. Бәләкәй генә бер авыл, халкы әйбәт болай. Укытучы дип, үзен яратып, хөрмәт итеп торалар. Балалар саны да әллә ни күп түгел. Барысы да ачык, илгәзәк. Мирас мәктәбендә урын булмады шул. Күрше авылда эшләгәч, әтисен мәшәкатьләргә туры килә. Талип агай кызын иртән эшкә алып барып куя, кич белән килеп ала. Кышкы бураннарда гына Дилбәр Ләйлә инәйләрдә1 яшәп торды. Нәкъ шул чакларда авыл кызлары белән ныклап дуслашып китте шикелле. Аларга ияреп, кичке уеннарга да чыккалады. Хәтта берничә мәртәбә якын авылларга концерт та алып бардылар. Ата йортында яшәү рәхәтрәк тә бит… Бер уйласаң, Мирас та Дилбәрнең туган авылы түгел. Талип абый йортын шунда салуны хуп күрде. Ата йорты Мираста дисә дә, Дилбәрнең анда әллә ни катнашкан кешеләре булмады. Бәлки, шуңа анда якын дуслар таба алмагандыр. Икенче яктан, кыз илгәзәк түгел, кеше белән аралашуны өнәми. Үзеңә генә йомылып яшәмә, дип әтисе дөрес тә әйтә. Тик холыкны син дигәнчә генә үзгәртеп булса икән…

Күктау кызлары белән сөйләшә-сөйләшә йөри торгач, көннең төшкә авышканы да сизелми калды. Бермәлне янәшәсендә торган Гайшә аның кулыннан эләктереп алды.

– Дилбәр, әнә сине әтиең чакыра.

Әтисе кул болгап тора шул. Кыз, ашыгып, аның каршысына чыкты.

– Нәрсә, әти?

– Кызым, бар әле син… – Әтисенең тавышын микрофон гүләве басты. Дилбәр урык-сурык кына «Курай?.. Самат… алып бар…» дигән сүзләрне ишетеп калды. Әтисе күрсәткән якка карады. Ике абый басып тора. Берсенең кулында курай. Икенчесенең кулы буш. Самат дигәне шулдыр. Дилбәр әтисе сузган курайны тотты да аңа таба юнәлде.

– Саулармысыз! – Исәнләшкәннән соң, көр тавыш белән сорады: – Кемегез Самат агай була?

Абыйлар бер-берсенә карашты.

– Самат? Кайсы авылдан?

Кыз да аптырап калды.

– Әтием Талип исемле. Менә… Самат агаеңа бир, дигән иде. – Кыз кулындагы кураен болгап ук куйды.

Шулчак янда гына торган бер егет ялт итеп аның каршысына килеп басты. Шаян елмайды.

– Мин Самат! Саматларга курай бүләк итәсеңме? Самат көен уйнап ишеттеримме?

Аптырап киткән Дилбәр арткарак чигенде.

– Курыкма, сылу! Мин бит шаярттым гына! Әхтәм абый, бу кыз сиңа килгән ләбаса. Тик нишләптер, Самат белән бутап куйды. Бушка түгелдер бит…

– Йә-йә, оялтма кызымны. – Әхтәм абый да сүзгә кушылды. – Мин, ни, аңламый торам шул… Син, балам, Талип кордашның кызы буласыңмыни? Әле генә. Азаматны уйнап төшкән идем сәхнәдән. Бу кураем чатнаган. Рәхмәт, кызым, рәхмәт…

Хәзер Саматның янында торган егет сүзгә кушылды:

– Агай, рәхмәтне син әйтергә тиеш түгел. Бу курайга Самат кына рәхмәтле, чөнки… Чөнки, дип… бу сылуны минем дус янына нәкъ шушы курай алып килде.

– Куй, син дә шаяртма, Кәбир. – Әхтәм абый аны тиз генә бүлдерде. – Талип кордаш бик усал ул. Ишетә күрмәсен. Әнә үзе дә бу якка килә. Сез торганга…

Дилбәр, ашыгып, Күктау кызларына таба атлады. Шул арада теге ике шаян егет аны куып та җитте.

– Сине биергә чакырырга мөмкинме? – диде һаман шук елмайган Самат дигәне.

– Биергә? – Дилбәр егеткә күтәрелеп карады. – Мин әртисләрне яратам, әмма әртисләнгән исәрләрне җенем сөйми. Үзең генә бие.

– Мин бит сине матай биюен күрсәтергә чакырам.

– Матай? – Бу юлы Кәбир дусты да аптырады шикелле.

Самат күз кысты да Дилбәр белән янәшә баруын дәвам итте.

– Төш, сылуым,

Курай тартам,

Тыпырдатып бас…


Минем биюче матайны күрәсең килми инде, алайса?..

– Күрдем инде сез биючеләрне. Тау үрендәге әнә ул текә җирдән берничә егет мотоциклдан сикереп төшә иде. Мәгънәсез уен.

– Юк, тәвәккәлләр уены!

– Тәвәккәл? О-о… Тагы кем?

– Минме? Мин Чарли Чаплин. Тик чәчем сары да гәүдәм зуррак, – дип көлеп җавап кайтарды Самат.

– Эре сөякле Чарли, – дип кысылды Кәбир.

– Ә мин Дездемона. Тик фамилиям башкортча да чәчем карарак. – Шулай диде дә кыз, артына борылып та карамыйча, шәп-шәп атлап китеп барды. Дус кызлары белән икенче тарафка юнәлделәр. Шактый вакыт үтте. Тамаша артыннан тамаша, күңелле… Бермәлне сәхнә торган якта көчле хуплау тавышлары яңгырады. Дилбәр дә шул якка борылды. Анда, сәхнә уртасында, орчыктай бөтерелеп, Самат бии иде. Кызның бу якка борылганын күргәч, тагы да дәртләнеп биергә кереште. Дилбәр елмаймыйча булдыра алмады.

Кич белән, кайтыр алдыннан, кызлар белән савыт-саба юарга чишмә буена төште. Әйберләрен төйнәгән вакытта, дусты Гайшә аның янбашына төртте:

– Кара әле, кара! Әнә егет сиңа «Дездемона» дип торачы.

Дилбәр ялт итеп күрсәткән якка карады. Авызы колагына җиткән Самат басып тора… Дилбәр үзе дә аңламады, әллә ачуланырга җыеныпмы, әллә көләсе килүен чак тыепмы, кашын нык итеп җыерды. Аңа күз салган Гайшә җитди төс алды.

– Дездемона түгел! Дилбәр! Укытучы! Безнең Күктау укытучысы!

– Ничәнче сыйныфны укыта соң мөгаллимәгез?

– Беренче!

– Оһо! Беренче! Менә мин беренче сыйныфта нәрсә үткәнемне бөтенләй онытканмын. Бәлки, миңа мәктәпкә өр-яңадан барырга кирәктер?

– Кирәктер. Укырга теләгәннәрдән бер җирдә дә баш тартмыйлар, – диде Дилбәр.

– Бер җирдә дә?.. Оһо! Ә дәресләр ничәдә башлана?

– Вәт сантый… Тугызда! – диде Гайшә.

– Нәкъ шушы мәсьәләне хәл итә алмый йөри идем. Менә рәхмәт, кызлар! – Егет күзләреннән очкын чәчеп елмайды да юк булды.

– Беләсеңме, бу бит – Таштүбә авылы егете. Исеме Самат. Иллә дә кызларның һушын ала!.. – Гайшә Дилбәргә иелебрәк карап алды, аннан шаян елмайды.

– Кызларның һушын алырга яраткан егет миңа ошамас шул. Борчылма минем өчен.

– Абау, борчылма, диде!.. Мин, киресенчә, шат булыр идем. Һөнәрле егет. Ничек диләр әле… Оста куллы. Нәкъ шулай. Сиңа күзе төшкән аның. Шундый итеп карап торды.

– Белмим. Ярар, җитәр сиңа, тел бистәсе, – диде Дилбәр, тавышына катылык чыгарырга тырышып. Шулай да шат елмайган ачык карашлы бу егет озак вакыт күз алдыннан китмәде.

Иртән, балалар белән түтәлләр янында мәш килеп йөргәндә, янга мотоцикл килеп туктады. Дилбәр башын күтәрергә дә өлгермәде, шат елмайган Самат каршысында басып тора иде инде. Кыз, хәтта үз күзләренә үзе ышанмагандай, арткарак тайпылды.

– Дәрескә соңламадыммы?

– Аз гына соңладың, – диде үзен кулга алырга өлгергән Дилбәр. – Без дәресләрне, ягъни укуны, май азагында ук тәмамлап куйган идек.

– Бүген шуны бәйрәм иттегезме?

– Чәчкәләр үстерәбез.

– Менә сиңа мә! Укыр өчен ничәмә чакрым юл үтеп килергә туры килде мин бичарага. Йә бәләкәчләр, нәрсә эшлик соң алай булгач? Ыргу-сикерү дигән дәресне әйбәт үзләштердегезме соң?

Дилбәр бер сүз дә әйтергә өлгермәде, Самат бәләкәчләрне төрле уенга җәлеп итеп алып китте. Балалар да чат ябышты тегеңә. Карасана, бәләкәчләр белән уртак тел таба белә бит. «Менә кемнең педагогик сәләте әрәм була…» – дип уйлап куйды ул ирексездән. Самат бала-чаганы уйнатты, көлдерде. Дилбәргә күз кырые белән генә карап алды.

– Йә… Ничек минем дәресләр?!

– Искиткеч, – дип ихлас җавап бирде Дилбәр. – Тик балаларны уйнатып арытам димә. Кайтыр вакыт җитте. Балалар, сезне өйдә югалтканнардыр инде. Барыгыз, кайтыгыз инде, яме! Иртәгә тиклем хуш булыгыз!

– Бакчагыз матур икән, – диде Самат, рәшәткәләрне тоткалап карады. – Кая, бир әле, монда нинди инструментларыгыз бар?

Егет рәшәткәләрне рәтләргә кереште. «Оста куллы икән шул. Гайшәнең белмәгән кешесе юк… Кем булып эшләгәнен сорамаганмын…» Күңелдә җылылык уянды. Рәхмәтен белдереп елмайды. Егет нәкъ шул мәлдә күтәргән чүкечен кадакка түгел, бармагына китереп сукты. Сер бирмәде.

– Минем бармак эзе монда, мәңгелеккә истәлеккә торып калсын әле. – Баягыча шат, көр тавыш. Ул колакны иркәләп үтте.

Иртәгәсе көнне Дилбәр түземсезлек белән көтеп ал- ды. Саматны күрү белән йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Шулай да каушавын сиздермәскә тырышты. Бүген егет тә үзен элекке сыман тотмады. Мәзәк табып, шаяртып маташмады. Басынкы тавыш белән хәл-әхвәл сорашты.

– Мәктәпкә яңа укытучы килгәнме, дип сораштылар әле, – диде Дилбәр.

– Дөрес әйткәннәр. Мин бәләкәйрәк чакта укытучы булырга хыяллана торган идем.

– Ә мин, ремонт ясарга кеше ялладым, дидем.

– Рәшәткәне ныгытканнан соң нинди сылтау табармын икән? Минем хәзер вакыт күп. Көне буе ялланып эшли алам.

Дилбәр Гайшә аша Саматның техникум тәмамлаганын, аннан армиядә булып кайтканын белә иде инде. Быел аграр университетка барырга җыена икән.

– Синдә хәзер Күктау кайгысы булмас. Вуз көтә дип ишеттек.

– Вуз? Ә мин читтән торып укыячакмын. Хәлләрем нәрсә дияр әле…

– Нинди хәлләрең?

Самат капылт Дилбәргә нык итеп карап алды. Җавап кайтармады. Кинәт Дилбәрнең йөрәге күкрәк читлегенә сыймый ярсып тибәргә кереште. Битенә ут каптымыни, янып китте.

– Бөтен хәлләрең дә үзеңнән тора инде, – диде, ахыр, әкрен генә.

– Менә булды. – Самат кулындагы чүкечен читкә куйды. – Бусага төзәтелде. Балаларга әйтергә онытма. Уң аяк белән керсеннәр. Миңа әнием гел шулай куша.

– Әниең? Ә әниеңнең исеме кем?

– Таибә. Иң шәп, иң матур исем.

– Минем әнием мәрхүмә, – диде Дилбәр уйчан гына. – Әтиемнең бертуган апасы Раилә инәем карады мине. Тумыштан телсез ул. Безнең белән яши.

Самат кызның кулын сак кына тотты.

– Мин белми идем… Мираста булганым да юк.

– Белмәгәнгә сөйлим дә инде. Мирас минем туган авыл түгел. Бу якка кайтуыбызга биш ел. Себердән күчеп кайттык. Мин тугызны тәмамлагач. Әтием йортны алдан ук салдырган иде инде. Тугызны тәмамлагач, педучилищега укырга кердем. Аннан инде Күктауга…

– Әгәр дә «Азамат»ны курайда уйнаучы агай булмаса, мин сине кайчан күрер идем, ә?

– Күрмәс идең.

– Юк, күрер идем! Бүтәнчә мөмкин түгел.

Самат кайтып киткәч, Дилбәр рәшәткәгә кулын куйган килеш озак басып торды. Бу очрашу кызның күңеленә әйтеп бетергесез куаныч бүләк итте. Ул элек кичергән шатлыкларның берсенә дә охшамаган иде. Тере һәм шаян, шул ук вакытта уйчан һәм ипле Самат күз алдыннан китмәде. Бүген кызны чолгаган бөтен дөньяда Саматның карашы, аның елмаюы торып калгандай булды.

Дилбәрнең кичке уеннарга чыга башлавына Раилә инәсе аптырады. Кызы бит бигрәк кырыс табигатьле. Башкортстанга кайтуларына күпме вакыт үтте, үзен барыбер чит якта яшәгән сыман тота иде. Якын дус табып, аралашып китә алмады. Йөргән юлы – мәктәп тә өй. Ә менә быел җәй үзгәрде бераз. Кичләрен чыгып әйләнә. Ошаткан кешесе бармы икән әллә? Бирсен Ходай, кыз баланың вакытында урнашып калуы хәерле. Раилә әби сораулы карашын кызына төби. Тик тегесе тизрәк башын читкә бора. Юк, болай уйларга иртәрәктер. Дилбәр – бигрәк җитди бала. Хәзер дус кызлары бар. Җыр-биюгә осталар, ахрысы. Дилбәр шуларга тартыладыр.

Дилбәр, инәсе уйлаганча, кичке уеннарда булмый. Самат белән икәүдән-икәү генә сөйләшеп йөриләр. Яныңда сине аңлаган, һәрчак ярдәм итәргә торган кеше булгач рәхәт шул. Дөрес, әтисе дә, Раилә инәсе дә аның өчен өзелеп тора. Ләкин Самат белән аралашу бөтенләй башка. Аны сүз белән дә аңлатып булмый. Кичерергә кирәк. Әллә Раилә инәсе сизенәме икән? Кайчак аңа карый да баш чайкап куя. Ул телсез булгач, гомере буе ялгыз. Шуңа да Дилбәрне үз баласыдай ярата, саклап кына тора.

«Инәй, син борчылма. Мин үземә яхшы дуслар таптым». Инәсе сынаулы карап тора да баш кага.

Самат Уфага имтиханнар бирергә киткәч, Дилбәр янә өйдән чыкмас булды. Раилә инәсе берчак аның янына килеп басты. «Нәрсә булды кызыкайга? Дуслары оныттымы?»

Дилбәр баш чайкый: «Син бигрәк күпне белергә тырышасың».

Тагын берничә көннән Раилә инәсе елмаеп килеп керде. «Дусларың килгән! Монда керергә тартыналар. Үзең генә чык». Дилбәр берәүне дә көтми иде. Шуңа аптырабрак калды. Үзләре керергә теләмәгәч чыгарга кирәк булыр. Нинди көтелмәгән кунаклардыр… Чынлап та, ике ят кыз басып тора. Дилбәрнең аларны беренче мәртәбә күрүе. Кыз аларга таба атлады. Тегеләрнең карашлары бик җитди.

– Сезгә кем кирәк?

– Дилбәр, әйдә читкәрәк. Сөйләшәсе сүз бар.

Корылыкмы, куркумы чагыла тавышта. Дилбәр сагайды. Шулай да тегеләр артыннан иярде. Бераз бара торгач туктадылар.

– Мин Гөлнара булам, – диде калкурак буйлысы. – Ишеткәнең бармы?

– Нинди Гөлнара? Кайдан сез?

– Таштүбәдән килдек, – диде икенчесе.

– Таштүбә? Һе… Минем Таштүбәдә булганым юк, – диде Дилбәр, гаҗәпләнеп.

– Аның каравы Таштүбәдән сиңа килеп йөриләр, – диде Гөлнара.

Менә эш нәрсәдә! Дилбәр сагайды.

– Сезгә миннән нәрсә кирәк?

– Безгә кирәк кешене беләсең. – Гөлнара, нишләптер, аңа якын ук килеп басты. – Самат – минем егетем, беләсең килсә.

– Аны нәрсәгә миңа әйтәсең? Егетеңә әйтергә кирәк!

– Юк, башта син әйт, кеше ярын тартып алу яхшымы?

– Самат беркемнең дә яры түгел.

– Ул синнән дөресен яшерә!..

– Мин Саматка ышанам. Бүтән берәүгә дә ышанмыйм.

Шулай диде дә Дилбәр өй ягына атлады. Кызлар тагы нәрсәдер дип кычкырды. Ләкин Дилбәр ишетмәде дә. Өйгә керү белән, караватына егылды. Бу сөйләшү шултиклем көтелмәгәнчә килеп чыкты, шуңа күрә байтак вакыт һушка килә алмады. Төнен хәтта саташып бетте. Ниндидер ике бичура аны этә-төртә, хихылдап көлә. Дилбәр алардан беркая да качып котыла алмый. Берзаман караса, читтәрәк Самат елмаеп басып тора. «Ярдәм ит!» – ди аңа Дилбәр. Самат ишетмәгәндә йә арты белән борыла… Тагы теге ике бичура килеп чыкты. Саматны култыклап читкә алып киттеләр. Ә Дилбәр сазга баткан аягын сөйрәп чыгара алмый… Саз аны йотмакчы була…

Иртә белән чәй эчәргә чыкканда да карашын еракка төбәп күңелсез генә утыра бирде. «Бөтен нәрсә кинәт кенә төссезләнде…» – «Нәрсә булды?» – дип сорый инәсе. Кыз, җавап урынына авыр сулап, күзен генә йомгалады. Инәсе учын аның маңгаена куйды. «Башың авыртамы?» Дилбәр йөрәк тирәсенә күрсәтте. «Менә шунда!» Шулай диюе булды, күзеннән бөртек яше дә тәгәрәп төште. Раилә инәсе елмайды, кызының аркасыннан сөйде.

Саматның матай тавышын әллә кайдан ук таныды Дилбәр. Уфадан кайтып төшү белән, бу якка юл тоткан бит аның сөйгәне. Йөрәк дертләп типте. Күңел әйтеп бетергесез шатлык белән тулды. Килеп җитте! Килде! Ничек куанмыйсың ди инде?.. Яңалыкларын сорашырга! Шатлыгын уртаклашырга! Кыз омтылган җиреннән кинәт кенә туктады. Чү, нигә шултикле куана соң әле? Бәлки, ул түгел, Гөлнара куанырга тиештер? Кыз үзен кулга алырга тырышты. Йөзенә җитдилек чыгарды. Күңел, ашкынма, тынычлан. Карышма, аңла, чөнки шулай кирәк. Ләкин Саматның очкын сипкән шатлык, сагыну тулы күзләрен күрү белән җитдилеген йөзеннән сыпырып алдылармыни? Шушы карашмы соң алдаша?! Юк, һич юк! Кыз да кояштай балкыды.

– Утыр дөлдөлгә! Җилдердек! – диде Самат. – Мин сиңа дөньяның иң матур урынын күрсәтергә тиешмен!..

– Иң матур дидеңме?

– Исең китәр. – Самат матаен шәп итеп куды. – Дилбәр, син чыкмый озакладың. Мин хәтта курка башлаган идем. Шикме шунда… Әллә әтиең чыгармыймы?

– Әтием әлегә тиклем бернәрсә дә эндәшкәне юк.

– Эндәшкәне юк?

– Эндәшергә, ул бит синең дөньяда барлыгыңны да белми. Үзенең мәшәкатьләре җитәрлек. Әтием – нык уңган кеше. Эшсез утыра алмый. Чабып тик йөри.

– Ә син кияүнең каената бусагасыннан икәнен беләсеңме?

Дилбәр сизелер-сизелмәс кенә елмайды, әмма җавап кайтармады.

– Эһе-һей!.. – Саматның тавышы еракка яңгырады. Бераз барганнан соң, матаен шып туктатты. – Әнә шарлавыкны күрәсеңме? Анда җәяү генә барып була. Ә арырак күренгән кыяны Аюочкан дип йөртәләр. Кызыкмы?

– Кызык!..

– Ә нишләп минем турында бернәрсә дә сорашмыйсың? Укырга керә алганыма ышанасыңмы? Шуңа сорашмыйсың да инде. Үзеңнең нинди яңалыкларың бар? Мин киткән арада, тормыш тукталып калмадымы, диюем? – Самат аңа шаян караш ташлады.

Дилбәр исә күптән тел очында торган соравын бирде.

– Самат, әйт әле, кем ул Гөлнара?

– Гөлнара? – Шаянлык аптырау белән алмашынды. – Беркем дә түгел дисәм, барыбер ышанмассың. – Егет кулындагы яфракны атып бәрде. – Без аның белән бергә укыдык. Техникумда. Бергә кайтып йөри торган идек. Авылдашлар бит. Армиядә чакта да язышып тордык. Ләкин мин аңа беркайчан да вәгъдә бирмәдем. Ышандырмадым. Ә син аны, Гөлнараны, каян беләсең?

Дилбәр моңсу карашын егеткә төбәде. Эндәшмәде.

– Минем иманым берәү генә. Эһе-һей!.. – Самат Аюочкан кыясына таба йөгерде. Кыз аһ итәргә дә өлгермәде, теге кыя очында басып тора иде. Алай гына да түгел, талпынып, бөтерелеп биергә үк кереште.

– Самат, хәзер очасың бит! – дип, ачы итеп кычкырып җибәрде коты алынган Дилбәр.

– Очам! Мин бит бөркет! – Самат тагын талпынды. Дилбәр кулы белән битен каплады. Шулчак егет, кыр кәҗәседәй ыргый-сикерә, кыядан килеп тә төште.

– Син бит минем өчен борчыласың. – Саматның күзләре бәхетле яна иде. – Сиңа барыбер түгел. Эһ-һей, дөнья!.. – Шулай диде дә егет көчле куллары белән кызның биленнән эләктереп алды, күтәрде дә зыр әйләндерергә кереште. Агачлар да алар белән бергә әйләнде.

* * *

Талип абый үз дөньясын ныгыту белән мәшгуль. Ул якын-тирәсендә үзенә кирәкле кешеләрне генә күрә, шулар белән генә аралаша, калганнары аны кызыксындырмый. Үзе әйтмешли, файдасыз нәрсәгә вакыт әрәм итми, гомер болай да кыска.

Менә ничә ел инде йорт-каралтысын ныгыта. Ике катлы йорты авылда әллә кайдан күренеп тора. Шундый зур бакча ясады. Мондый бакча берәүдә дә юк. Анда бөтенесе дә үсә. Шулай булырга тиеш тә. Нигә тырышмаска да, нигә әле үк хәстәрен күрмәскә – оныклары шушында яшәячәк бит! Әйе, Аллаһы боерса, дип өстәргә кирәк. Дилбәренең бәхете булса, әйбәт кияүгә чыгар, оныклар бүләк итеп куандырыр. Талипның үзенә хәзер әллә ниләр кирәкми. Уңмады ул. Уңмаган юлдан кума, диләр бит, хак сүз. Шулай да алга карап яшәргә кирәк. Шәхси тормыш килеп чыкмады дип, дөньяга кул селтәргә ярамый. Киресенчә, дөньяның үзенә ябышырга! Уңмаганның хакын икенче юл белән каерып алырга! Талип бәхетне читтән эзләүнең мәгънәсезлеген дә яхшы аңлый. Менә шуңа Себер ягыннан күченеп кайтты. Кайтты да дөньясын ныгытырга кереште. Саулык бар чакта эшләргә дә эшләргә? Әле агачлар яшь, үсә бирсеннәр, елның-елында җимешне дә мулрак бирәчәкләр. Димәк, киләчәккә карап яшәргә кирәк. Китапларда еш язылганча, якты киләчәккә. Башкалар белән аралашырга вакыт тапмады Талип. Теләге дә булмады. Менә шуңа ул – Күктауның беренче бае. Иртә торганның гына тормышы бәрәкәтле. Бәрәкәтле тормыш Дилбәре өчен. Үзенә килгәндә, башта кызын урнаштырыр. Берәр әйбәт, уңган хатын очраса, үзе дә… Хәер, бу хакта әле түгел.

Тормышы тыныч дәвам итә иде, үзе ниятләгәнчә. Тик… Беркөнне аяз көндә яшен суктымыни! Таштүбә авылыннан Гаяз мәрхүмнең улы Дилбәргә килеп йөрүен ишеткәч, чак телдән язмады. Бер агарды, бер күгәрде, шуннан йодрыгы белән өстәлгә тондырды: «Булмас!»

Таштүбә егетен үз куллары белән буып ташлардай булып ярсыды. Әгәр дә шушы мәлдә кызы да өйдә булган булса, бу хәл нәрсә белән бетәр иде, әйтүе кыен. Бәхетенә күрә, Дилбәр өйдә юк чакта ишетелде бу хәбәр. Аның каравы бөтен ачуы Раилә инәсенә төште. Талип энесе күзе аларып килеп кергәч үк, эшнең шаяру түгеллеген сизгән иде. Ни өчен икәнен белгәч, үзе дә басыла төште. Талип энесе исә аның алдында йодрыгын уйнатты. «Дилбәрне беркая да чыгармыйсың! Башың белән җавап бирәчәксең!..»

Моның нәкъ шулай булачагына шик юк. Апасы, төкереген көч-хәл белән йотып, чак-чак баш какты. Талип чыгып киткәч, әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып ябышты. Бер тәлинкәне төшереп ваткач кына, утыргычка лып итеп утырды да үкереп еларга кереште.

Берничә сәгатьтән шат елмайган Дилбәр кайтып керде. «Әтием кайда?» – «Урманга китте. Диләнкесен карый. Хәзер кайтып җитәргә тиеш. Балам, бүген син аның күзенә чалынмаска тырыш». – «Нишләп?» Раилә инәсе ничек аңлатырга белми ыгы-зыгы килгән арада, әтисе дә кайтып керде. Урманга китеп барган җирдән кул селтәде дә кире борылды. Кызын күреп, чынын ачыкламый торып кулыннан һич эш бармасын аңлаган иде.

– Әти! – Дилбәр, гадәттәгечә, ачык елмаеп, әтисенә каршы атлады. Шуннан җыерылган кашны, усал карашны күреп шып туктады.

– Син әйт әле миңа, бу якка Таштүбәдән килеп йөргән кеше бармы ул, юкмы?!

– Әти…

– Нинди йолкыш килеп йөри?

– Ул йолкыш түгел, әти…

– Бер тапкыр да күземә күренмәсен, ишеттеңме?! Бер генә тапкыр да!

– Тукта, әти, син мине тыңла…

–Тыңламыйм!

– Син бит аны бөтенләй белмисең!..

– Әйттем – бетте! Токымы корысын! – Ярсыган ата кызына таба килә башлады. – Телләшмә.

Дилбәр – куркудан бигрәк, аптыраудан авызын ачкан килеш катып калды. Әтисен мондый куркыныч хәлдә беркайчан да күргәне юк иде. Раилә инәсе ялварулы карашын энесенә төбәп ишарәләде: «Тынычлан, тынычлан! Зинһар, тынычлан, ул бөтенесен дә аңлар!..»

Талип абый ишекне шарт ябып чыгып китте. Күзләрен тасрайткан Дилбәр инәсенә төбәлде: «Нәрсә булган ул әтиемә? Нишләп акылдан язган шикелле кылана?!» – «Сөйләве бик авыр, балам». – «Сөйлә, аңлармын. Туңбаш түгелмен ләбаса». – «Балам, сиңа килеп йөргән егетнең әнисе – әтиеңнең беренче хатыны». – «Булмас!» – «Нәкъ шулай! Яратып өйләнгән иде. Сөйлисем дә килми… Шул хатын аркасында әтиең Себер якларына чыгып китәргә мәҗбүр булды».

Дилбәр, ышанырга теләмәгәндәй, инәсенә караган килеш торды, кашын җыерды, җай гына икенче якка борылды. Тагын инәсенә төбәлде. Раилә әби хәсрәтле карашын һаман аннан алмаган иде. Дилбәр йөгереп чыгып китте.

* * *

Менә ул Күктавына китеп бара. Җәяүләп кенә. Әтисе урманга-мазар киткәндә, җәяү йөрергә туры килә. Өч чакрым зур ара түгел. Табигатькә сокланып, саф һава сулый-сулый барып җиткәнеңне сизми дә каласың. Кинәт артта мотоцикл тавышы ишетелде. Кызның йөрәге жу итеп китте. Ул! Димәк, арттан эзләп килә. Инде ничә көн күренми качып калган иде. Әле кая яшеренергә соң? Кыз, ярдәм эзләгәндәй, тегеләй-болай каранды. Ачык урын. Качар җир дә юк бит, ә!

Ул арада мотоцикл килеп тә туктады. Дилбәрнең эче өзелгәндәй булды. «Эһ» дигән бер өн генә чыгара алды. Ярар, ни булса да булыр…

–Дилбәр!

Кыз башын күтәрде.

– Аңлатчы әле, Дилбәр! Нәрсә булды сиңа?

Эх, Саматның йөрәккә үтеп кергән шушы карашы!

– Самат, сорама. Әлегә килмә.

– Киләчәкмен. Көн дә. Сәбәбен белмичә туктамаячакмын!

«Эх, Самат!» Дилбәр калкулыктан түбәнгә таба йөгерде. Мотоцикл янә куып җитте. Янә янәшә бара башлады.

– Утыр, алып барып куям! Алып барырга мөмкиндер бит? – дип, үз дигәнендә торды егет.

Дилбәр эндәшми генә мотоциклга менеп утырды.

– Дилбәр, син минем матайның ничек биегәнен күргәнең юк бит әле! Э-эей!. – Шулай диде дә Самат калкулыклар буйлап куды.

– Аударасың!..

– Юк. Хәзер егылу да, аву да юк! Мин пар канатлы!..

– Кая алып киттең? Ул якка түгел ләбаса?

– Сине мин үзебезгә алып кайтам!

– Борыл, борыл. – Кыз җан ачуы белән Саматның аркасын төйгечләргә кереште.

Мотоцикл әкренәйде.

– Дилбәр, нәрсә булды сиңа?! Нишләп болай кинәт кенә үзгәрдең?

– Нишләп, нишләп? Кайт та әниеңнән сора!

Дилбәр сикереп төште дә, күзен сөртә-сөртә, мәктәп ягына йөгерде. Егет, ул күздән югалганчы, урыныннан кузгалмады. Авыр итеп көрсенде, иңбашын җыерды, шуннан бар көченә газга басты да туган авылына таба җилдерде.

Самат кайтып кергәндә, әнисе Таибә апа түрдә аш-су әзерләп йөри иде. Егет гөрс итеп урындыкка барып утырды. Маңгай тирен сөрткәч, тел очында торган сүзен әйтте:

– Әни, мин өйләнәм.

Таибә апа, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, улына сынаулы гына карап алды. Яулыгын рәтләп ябынды. Улының кайчан да булса бу сүзне әйтәчәген белә иде. Тик ни өчен шулкадәр җитди, хәтта хәвефле итеп эндәште соң? Ана улына якынрак килде.

– Изге ният, балам. Тик кинәт әйткәч аптырап киттем. Башта белим әле, кем кызы соң? Әти-әнисе кем?

– Дилбәр, әни. Мирас авылыннан. Талип дигән кешенең кызы.

Таибә апаның кулы салынып төште.

– Кем… Кемнең кызы?

– Талип дигән кешенең. Талип бай дип тә йөртәләр аны.

Нәрсә дип җавап кайтарырга белмәгән Таибә апа кабат яулыгын чишеп бәйләргә кереште. Кулы һич тыңламый. Яулыгы да бит әле маңгайдан сыпырыла да төшә. «Йа Хода!.. Нинди сынау җибәрдең бу юлы үз колларыңа? Нишләп безнең балаларны очраштырдың икән? Нишләп кенә?»

– Әни, нәрсә булды сиңа?

– Әллә нишләп башым әйләнеп китте, – дигән булды ана, калкынган җиреннән кире утырды. – Улым, гаилә кору бик җитди нәрсә. Кайчак яшьләр, бер-берсен ныклап белмичә, тизрәк өйләнешәләр дә күп тә үтми аерылышып куялар…

– Дилбәрне күптән беләм. Берничә ай инде. Кичә-бүген күргән кыз түгел.

– Балам, уйлашыйк. Хәбәрең кинәт булды.

– Әни, ул – дөньяда иң гүзәл, иң саф кыз. Шигең дә булмасын. Әни… – Шулай диде дә Самат караватка чалкан ятты. – Ул – дөньяның бер яктылыгы. Эх, аңласаң иде… Дилбәрсез яши алмам шул мин. Әни…

– Аз гына сабыр итик. – Бу юлы ананың тавышы ялварулы яңгырады.

– Әни, яучы җибәрик. Мин аны югалтудан куркам. Эчкә әллә нинди хәвеф килеп керде… Яме, әни…

– Улыкаем!..

– Мин аңламыйм, нәрсә булды соң ул? – Самат урыныннан торып утырды. Күзендә аптырау катыш борчылу. Улын бу кыяфәттә күргән Таибә апа ныклы карарга килде. «Үткәнне сөйләргә кирәк. Читләрдән ишеткәнче».

– Миңа үткәнне искә төшерүе җиңел түгел, ләкин син аны белергә тиешсең, балам. Калганын үзең хәл итәрсең. Син әйткән баягы Талип… минем беренче ирем.

– Ничек?! Бу бит буш сүз!.. Син бит әтиемне армиягә озатып калгансың. Кайткач өйләнешкәнсез. Үзең сөйләдең ләбаса!

– Шулай, – диде ана, авыр көрсенеп. – Озаттым. Ләкин башкага чыгарга туры килде. Тыңлап бетер мине!..

– Ышанмыйм! – Егет сикереп торды да ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Ана бер ноктага төбәлгән килеш утыра бирде. Кинәт ишек ачылды. Анда Самат басып тора иде.

– Әни, мин тыңлап бетерергә тиеш, – диде ул карлыккан тавыш белән.

…Таибә яучы җибәрүне бераз кичектереп торырга булды. Иң башта үзе барып сөйләшергә тиеш. Алдан яучы җибәрү эшне катлауландырачак кына. Бәлки, үзе сөйләшеп ризалата алыр. Шулай дисә дә күңеле һич ышанмады. Талипны йомшарту… Бармый да чара юк. Әйе, кайчан да булса Талипны очратырга, сөйләшергә туры килер дигән уй башка да кергәне булмады. Бүтән эш буенча булса, гомергә дә бармас иде. Менә бит тормыш ничек итеп китереп кыса. Һич көтмәгән яктан. Әйтәсе дә юк… «Балалар хакына… Балалар хакына…» – дип, эчтән өзлексез кабатлады хатын юлга җыенган чагында.

* * *

Раилә йөгерә-атлый каршысына килеп басканда, Талип бакчасында мәш килә иде. Өзек-өзек тын алган апасының нәрсә ишарәләгәнен баштарак аңламый торды. «Бәргәләнмә ул хәтлем. Өйгә ут каптымы әллә?» Апасы гаепле кешедәй башын игәч кенә, аңына барып җитте: «Нәрсә? Нәрсә?» Кул дерелдәвен чак басты: «Таибә?! Аңа нәрсә кирәк?» – «Бар, сине чакыра. Өйдә көтә». – «Юк. Үзе монда килсен. Чакырган кунагым түгел». Чүкеч-балтасын алып бәрде. Аларны яңадан алмаш-тилмәш барларга кереште. «Тәк… Нәрсәгә килергә тиеш инде? Әһә, улы! Улы өчен килә. Бүтән сәбәп юк». Бераздан Раиләгә ияргән Таибә үзе дә күренде. «Иң элек кулга алырга үземне, тынычланырга. Нәрсә өчен килгәнен сизмәгәнгә салышырга…»

Исәнләштеләр. Аннан икесе дә бу очрашуга ышана алмагандай карашып тордылар. «Тормыш әллә кемнәрне баса. Таибәне дә үзгәрткән. Бүтән җирдә очрашсак танымас та идем. Менә бит үткән гомер. Кара әле!.. Күзләр төпкә баткан. Тонык. Ә бит нинди ут күзләр иде…»

– Бакчаң зур икән, Талип, – диде Таибә, тирә-якны күздән кичереп. – Иңләп-буйлап чыккысыз. Күп көч таләп итәдер.

– Эштән курыккан булмады, Аллага шөкер. Буш утырмавым белән бәхетлемен.

Алар бакча буйлап китте. Әйдә, күрсен Таибә аның җитеш дөньясын. Тагын кайчан күрә ул? Талип канәгатьлек белән тирә-якка күз йөгертте.

– Җимеш-җиләкне күп алам. Базарга да чыгарабыз. Туганнарны да буш итмим. Йә, сезнең якта хәлләр ничек?.. Таштүбәдә, диюем.

– Бөтенесе дә әүвәлгечә. Алай дисәм дә, авыл зурая. Яшьләр йорт салып керә. Без инде әкренләп олыгаябыз. – Таибә Талипка сынаулы карап алды. – Әнә шул картлык турында хәстәрлек күрә башларга кирәктер. Әллә кайда сыман булса да, барыбер килеп җитәчәк…

– Һе… Менә минем хәстәрлегем. – Талип янә бакчасына горур караш ташлады. – Биш ел элек кайткан идем. Менә ничек төзеп куйдым. Бөтенесе дә мин уйлаганча. Киләчәктә дә шулай булачак. Кызым да үз насыйбын табар. Дөньясы алар өчен. Баламның беркайчан да ата сүзеннән чыкканы юк. Чыкмас та. Тәрбияле бала.

– Яшьләрнең тормышка үз карашы да була. Үзебезнең яшь чакларны хәтерлә.

– Һич тел төбеңне аңламыйм. Әйтеп бетер.

– Килүемнең сәбәбе сиңа билгеледер, дип уйлыйм, Талип. – Таибә бераз тукталыбрак торды. – Балалар язмышы…

– Һе, балалар язмышы диген, ә!.. Таибә, үз баламның язмышы турында мин үзем хәстәрлек күрермен. Минем кызның исемен дә кыстырмагыз. Улыңны гына кайгырт. Бигайбә! Бу турыда сүз бетте.

– Әгәр дә бу тойгы сиңа таныш булса… Ә ул сиңа таныштыр дип уйлыйм, чөнки без дә яшь булдык бит, Талип. Шуңа күрә тоткан җирдән өзмә. Бу якка юл алу миңа да җиңел булмады. Ләкин балалар бәхете өчен җаваплылык бар бездә.

– Кеше бәхете, кеше язмышы турында сөйләргә ни хакың бар? Үзең уйнамадыңмыни шул язмышлар белән?

– Алай түгел, – диде Таибә, аннан янә кабатлады. – Алай түге-ел… Юк, үткәннәргә сылтамыйк, Талип! Мин бүгенгебез өчен килдем. Балалар бер-берсен яратыша. Мәхәббәт тыю-тыймауга карамый, аның үз хакыйкате. Боерып буламыни йөрәккә!..

– Җитте! Нәкъ бу турыда мин синең белән гәп сатарга җыенмыйм. Туктаттык. Гаязның улына бирә торган кыз юк миндә!

– Талип, кызма. Уйлыйк…

– Уйлан. Нәкъ сиңа уйланырга кирәк. Мине ничек итеп ташлап киткәнеңне хәтерлисеңме? Нәрсә, шулвакытларны оныттыңмыни?! Улы әнисенә охшаса… – Талип һава җитмәгәндәй еш-еш тын алды. – Токымы тартып, гаиләсен ташлап чыгып китмәс димә. Сезнең затка якынлык юк!

– Еллар кешене сабыррак һәм хикмәтлерәк итә, Талип.

– Мин тормышта ничек бар, шулай! Әйткәнемнән кайту юк.

– Үткәннәр бүгенгене эзәрлекләсә, берәүне дә бәхетле итмәс.

Талип мыскыллы көлемсерәде. Моннан ары сөйләшү барып чыкмасын аңлаган Таибә авыр итеп көрсенде.

– Безгә тагын да үкенергә язмасын иде. Гаепсез җаннар өчен. Хуш бул.

Талип инде үзеннән ераклаша барган хатыннан озак вакыт күзен алмады. Таибәне ниндидер дәрәҗәдә кимсетә алуыннан канәгатьлек кичерде. Хәтта күңел төбендә яткан бер шеш сытылгандай булды… «Менә бит үзең килдең. Үзең өчен булмаса да, балаң хакына килдең. Монысы бигрәк тә газаплыдыр. Хәер, кем хакына йөрсәң дә, миңа хәзер барыбер. Синең бусагаң аша атлап үтмәячәкмен. Монысы тәгаен ачык. Кызым да! Иманым камил». Чүкечен алды да кызу-кызу такта кагарга кереште. Ахыр, аны атып бәрде. Балтаны эләктерде. Анысы төшеп китте. Ниш- ләптер, кулның хәле бетте. «Һе, элеккечә, горур кылана! Нәрсәң белән мактана аласың! Гаязың нинди байлык калдырып китте соң? Бер көчеген генәме? Шуның хакына тагы килмәс димә! Тол калуына байтак. Олыгайган… Юк, элекке матурлыгын салмаган болай. Күзләре ничек янып тора торган иде. Чегән кызымыни… Нишләп бүтән кияүгә бармады икән? Сораучылар булмаган түгелдер. Булмый тагы! Боерып буламыни йөрәккә, име. Менә шуның өчен бу якка бүтән киләсе булма. Киттең бит йөрәгең боерган якка, шунда яши бир. Нәрсә уйлап монда килергә җөрьәт итте? Дәртле сылу иде, дәртле!..» Талип тиз генә чүкечен эләктерде дә янә такта кагарга кереште.

* * *

Таибә ерып чыккысыз авыр уйлар белән кайтты Мирас авылыннан. Талипның ничегрәк каршылыйсын сизеп барган иде. Ярар, анысына түзәргә була. Менә Саматка ничек аңлатырга? Ничек кичерер? Эй-й… элек Талип болай тупас түгел иде! Каты күңеллегә әйләнүенә фәкать Таибә генә гаеплеме икәнни?.. Ачу-нәфрәте шул еллар эчендә чак кына да кимемәдеме? Соң, аз вакыт үтмәде ләбаса! Үч ала, дияр идең… Кемнән? Гаяз юк бит инде бу дөньяда. Күпме еллар инде Таибә берүзе күтәрә тормыш авырлыгын. Күтәрә… Бу аның үзе сайлаган юлы, тәкъдире.

Җиңел булмады Таибәнең бала чагы. Әтисе беркайда да эшләмәде. Кая гына урнашса да озак тотмадылар. Эчү аркасында аннан да, моннан да куылды. Эшләмәгәч, эчәргә кайдан тапты икән? Берсеннән-берсе вак балалар, саулыкка мантымаган әнисе… Өлкән бала Таибә мохтаҗлыкны бик иртә татыды. Әнисе иңенә яткан авырлыкны өлкән бала күтәреште. Кем кая куша, шунда ялланды, йомышка йөгерде. Эшкә әрсез иде. Бәләкәйдән мохтаҗлыктан чыкмагач, тормыш шулай булырга тиеш дип кабул итте. Бермәл хатын-кызларның сөйләшкәнен ишетте: «Әй… Менә бер бәхетсез җан иясе… Ходай нишләп аңа бу тиклем сылулык бирде икән? Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләр бит. Ниләр күрәсе бардыр бу мескеннең… Тәрбия күрмәгән бала ни… Әнә йөри бит атасы адәм көлдереп…» Кемдер яклашты: «Эшчән бала. Алай димәгез. Өйдәге хәерчелек кенә ким-хур итә…»

Кыз башын иеп кайтып китте. Кием-салымын барлады. Көзгегә күз салды. Бәхетле, бәхетсез… Юк, Таибә алай ук мескен түгел! Ул беркайчан кеше көлдермәячәк! Һичшиксез бәхетле булачак! Әтисе сыман, эштән чирканган, пешмәгән булса, тамак хакына ялланып, кече туганнарын карый алыр иде микән? Аның үткенлеге, әрсезлеге аркасында көн күрәләр бит. Әнисе үзе шулай ди. Хәтта аңа шул әрсезлеге аркасында аннан «чегән кызы» дип көлүчеләр бар. Ә, бәлки, өтеп-көйдереп алырдай шо- мырт кара күзе өчен шулай диләрдер? Әллә тормышлары, чынлап та, чегәннәрнеке сыман булгангамы? Һәрхәлдә, аның берәү алдында да куркып калганы юк. «Чегән» дип көлгәннәргә барып ябышкан чаклары да булды. Ул берәүгә дә баш бирергә җыенмый. Бирешми. Әллә шуңамы, кызлар да аны бик яратмады. Әй, уйнап үсәргә дә туры килмәде инде… Балалар ду кубып уйный, ә Таибә йомышка йөгерә. Буй җитә башлагач, ул үзенең сылу икәнен дә аңлады. Әйе, игътибар итәрләр иде аңа. Кызлар көнләште аның матурлыгыннан. Шулай да Таибәнең күңелендә тик бер генә кеше булды. Гаяз аннан бер сыйныф алдан укыды. Егетне армиягә озатты. Көтеп алачагына шикләнмәде. Тик менә шул әтисенең эчүе! Акылдан язып эчүе. Бар дөньясын туздырып эчүе!..

Таибә кич кайтып керүгә, әтисе бер дусты белән шап та шоп карта суга иде. Теге адәмнән отыла. Отылган саен ярсый, яман итеп кычкыра, сүгенә. «Давай! Тагын берне уйныйбыз. Мин берәүдән дә җиңелмим, шиш! Мине җиңүче юк!» Тагын уйныйлар. «Ал сыерымны, малымны. Җиңмичә туктамыйм!..» Тагы отыла, тагы ярсый. «Ал, кызымны бирәм. Тик мәгәричен хәзер түлә!» – «Сөбханалла, бу бит хур кызы. – Теге исерек күзен чекерәйтеп кызга төбәлә. – Алам, хәзер үк алып кайтып китәм. Бичә белән аерылышканга хан заман…» Исерек әтисе хихылдап көлә. «Нишләвең бу, әти? Оятсыз!» Таибә әтисенә ташлана. Дусты аны ерткыч җитезлеге белән эләктереп ала. «Әти!» Әти кеше идәнгә сузылып төшкән. Әллә аңын югалткан, әллә йокыга талган… «Җибәр, дим, хәшәрәт!» Теге адәм актыгы отыры ярсыды. «Хәсис, кем баласы икәнеңне бел. Тының чыкмасын! Мин сине сатып алдым! Минем кәләш!»

Таибә шулчак буш шешәне эләктерде дә исерекнең башына кундырды. Ыһылдаган тавыш ишетелде. Теге адәмнең башы салынып төште. «Үтердем!» Коты очкан кыз тышка атылды. Качарга! Кая качарга! Эчүче әти китергән бәхетсезлектән качып котылып буламыни? Юкмыни соң бернинди дә котылу юлы?! Инде әти йортына әйләнеп кайту юк… Юк!..

– Таибә?

Каршысында Талип басып тора иде. Хәле беткән кыз кинәт җиргә утырды.

– Нәрсә булды, Таибә?! Авырыйсыңмы?..

– Мине үз әтием кабергә тыгачак…

– Нәрсә булды? Куып чыгармагандыр?

Таибә җавап урынына кычкырып елап җибәрде. Моңа кадәр берәүгә дә күз яшен күрсәткәне юк иде.

– Таибә! Таибә, ишетәсеңме? Мин сине берәүдән дә җәберләтмәм! Таибә.

Шулай диде дә егет кинәт туктап калды.

– Таибә, әйдә, мин сине алып кайтам. Беркем дә сиңа авыр сүз әйтмәячәк. Беркем дә кырын карамаячак!

– Нәрсә дисең, Талип?!

– Мин сине яратам бит, Таибә. Күптән, бик күптән!..

Таибә аңа караган килеш өнсез калды. Талип аңа мәхәббәт сүзе сөйли. Берәү белән дә аралашмаган, берәүгә дә күтәрелеп карамаган, хәтта ниндидер дәрәҗәдә пошмас күренгән Талип аңа кинәт шундый сүзләр әйтсен әле! Бүген шул кеше бөтенләй икенче кыяфәттә басып тора. Кызны саклар, яклар өчен бөтенесен дә эшләргә әзер? Ләкин Талипка ул һәрчак битараф булды. Нишләп бүген юлына чыкты соң? Әллә тормыш авырлыкларыннан, гаделсезлекләрдән яклаучы зат ул микән? Таибәгә беркем дә, беркайчан да мондый сүзләрне әйткәне булмады. Хәтта җан сөйгәне Гаязның да. Ул хәзер еракта. Аннан ярдәм юк. Таибәнең хәлен аңлаган, аңа йөрәген бирергә әзер кеше берәү. Ул каршыда. Артык җанны бәхетле итәр өчен мөлдерәмә караган якты күзләр… Таибә кулын сузды. Талип аны капыл күтәреп алды. «Йа Раббым, нәрсә эшләдем мин!» Кыз ычкынырга тырышты. Ләкин егетнең бәхет белән янган күзләренә карагач, бары «аһ» дигән иңрәү авазы гына чыгарды.

Ярату хисе сүнмәде. Күңелдән үкенү тойгысы үтмәде. Бәхет килмәде. Ияләшермен, яратып китәрмен, дисә дә, үз итә алмады Талипны. Буйсынмаучан, кырыс холыклы Таибә үзен сындыра алмады. Талипны йөрәге кабул итмәде. Бер кияүгә чыккач яшәргә кирәк. Аерылышу турында уй башка кермәде. Армиядән кайткан Гаяз белән очрашу эзләмәде. Киресенчә, ялгыш кына да күрешүдән курыкты. Мескен булып күренүдән курыкты.

Әйе, Гаяз армиядән кайтканга байтак вакыт үтеп китте. Бер авылда торсалар да күрешкәннәре булмады. Шулай да уйламаган-көтмәгәндә тыкрыкка борылган җирдә генә очраштылар. Гаязның күзләрендә үпкә яки ачу язылган булса, Таибә башын горур тотып үтеп киткән булыр иде. Гаяз гомергә дә аның ут йотып яшәгәнен белмәс иде. Карашлар очрашты. Гаязның йөзе элеккечә шатлык белән тулды. Бу – Таибәнең горурлыгын сындыра торган көч.

– Мин хәзер бу якта яшәмим, Гаяз, – диде Таибә.

– Беләм. Ике мәртәбә күреп тә калдым… Ә мин һаман эшкә урнашмаган. Берәр баш суккан якка чыгып китәрмен микән…

– Минем аркада булса кирәкми! Юлыңа чыкмам.

– Беләм, чыкмассың… Син бит Таибә!

– Гаяз, мин акланырга теләмим.

– Беләм, – дип, янә кабатлады Гаяз. – Мең мәртәбәләр уйлап карадым. Чын бәхетеңне тапкансыңдыр, бүтәнчә тормышка чыкмас идең.

– Миннән җирәнмисеңме? Үч-нәфрәтең юкмыни, сине алдадым лабаса?!

– Үзең сайлаган яр. Җан сөйгәнең. Минем язмыш сиңа читтән карап соклану… Ул кеше миңа караганда бәхетлерәк булып чыкты. Кояшым сүнде хәзер, читкә китү хәерле…

– Син… Син кайда йөрсәң дә, кая гына чыгып китсәң дә, бел, сиңа булган тойгым үзгәрмәс. Элек тә шулай иде, хәзер дә… Юк, кит син!..

Таибә йөгерә-атлый китеп барды. Әйткәннәре хушлашу сүзе булыр дигән иде, киресенчә килеп чыкты. Гаяз белән икенче мәртәбә очрашканда, алар бер-берсеннән тыш яши алмаячакларын аңлаган иде. Моннан соң нәрсә эшләргә? Үзеңне дә, Талипны да алдаргамы? Талип кочагында ятарга, башка кеше турында хыялланыргамы? Юк, Таибә Талип кочагына омтылмый. Киресенчә, тайчана. Ләкин «Талип авыр вакытта мине кабул итте. Аңлады. Хәзер аның башына бәла булыргамы?» – «Синең яратмавыңны һәм яратмаячагыңны барыбер беләчәк! Аны икеләтә бәхетсез итәчәксең. Бүтән юл юк. Әле соң түгел, хәл ит!» Ике йөрәк бер-берсенә тартыла. Чынлап та, соң түгелме икән? Таибә бит Гаяз артыннан җир читенә китәргә дә риза. Кем аңа хөкем чыгарырга җөрьәт итә? Талипны йөрәге кабул итмәгәч итмәде инде. Аны күрмәс өчен, бөтенесен дә бирер иде. Китәргә! Шулай хәл иткәндә, балага узганын белде. Нишләргә хәзер? Таибә шулхәтле бәхетле булырга тырышкан иде ләбаса! Әти- әнисе хатасын кабатламаска теләде. Һәм кабатламаячак та! Бәләкәй чактан үзенчә эшләргә, тик үзенчә хәл итәргә өйрәнгән Таибә бу юлы да кискен карарга килде. Район үзәгенә барды да баласын төшертеп кайтты. Өйдә таш сындай каткан ап-ак йөзле хатынын күргәч, Талип эшнең шәптән түгеллеген сизде. «Ничек? Ничек син моны эшли алдың?!» Таибә салкын, сүнгән карашын иренә төбәде. «Ул барыбер бәхетсез булыр иде. Мәхәббәттән яралмады». – «Ул – минем балам!» – «Ятим үсәр иде. Мин аны коткардым». – «Син яратмасаң, мин бик яратам!» Талип, кулларын сузган килеш, аңа таба атлады: Шулчак Таибәнең күзләрендә нәфрәт уты кабынды. «Якын килмә!» Шул көенчә чыгып китте. Бүтән бу өйгә аяк басмады.

Гаязның әнисе аны кабул итмәде. Җан сөйгәне белән авыл очындагы бер ялгыз әбигә өйдәш булып керделәр. Авылдашлары авызыннан күпме хурлау, кимсетелү сүзләре ишетергә туры килде. Түзде. Йөрәге ничек кушты, шулай яшәде. Ә йөрәге бер генә кеше өчен янды. Әле дә Таибә улының күзенә туры карап әйтә ала: ул үз гомерендә тик бер кешене генә сөйде. Гаязны. Таибә үзе дә бит Гаяз өчен тәүге һәм соңгы яры булды. Авыр, четерекле, катлаулы булды аларның кавышу юлы. Бәлки, шуңа бер-берсен ярты сүздән аңлап, бик тату гомер кичергәннәрдер? Әйе, Гаяз мәрхүм булгач, Таибәне сораучылар да булды. Ләкин хатын Аллаһы Тәгаләнең бүләге – чын мәхәббәтнең берәү генә икәненә ышанды, икенче кат кияүгә чыгу турында уйлап та карамады. Гаяз күңелдә мәңгелек яз һәм кояш булып калды. Аның баласына – мәхәббәт җимешенә – гомерен багышлады. Шундый саф сөюнең хәзер Саматына килгәнен яхшы аңлады ана.

* * *

«Гаязның баласы!.. Бала хакына…» Бу сүзләрне эченнән генә ничәмә тапкырлар кабатлый Талип. Туарга да өлгермәгән сабыйның җанын бик ансат кына кыйды, ә икенче баланы бәхетле итәр өчен бөтенесенә дә риза! Теге вакытта авырын алдыргач та, Талип гафу итәргә әзер иде Таибәне. Үкенер, хатасын аңлар, дип өметләнде. Яшь сылу хатынның үлектәй нурсыз ак йөзе әле дә күз алдында. Юк, хәзер күз алдында тормый. Теге юлы очрашканнан соң, бу йөз җуелды. Хәзер күз алдында – хәвеф, борчылу, өмет аша баккан олы чырайлы хатын. Өмет аша? Яшь сылу хатынны еллар тузаны басты…

«Бәхетсез булыр иде», имеш? Ә бу сүз онытылмаган, җуелмаган! «Инде килеп Гаязның көчеген бәхетле итәргә телисеңме? Менә, Таибә, кылган гөнаһларың үзеңә кайта!.. Тик бу юлы безне кыстырма!» Талип нишләптер кычкырып көлде. Ләкин, көлүгә караганда, ачу һәм ярсу булып ургылды бу тавыш. Моны ул үзе дә аңлады, кул сырты белән маңгаендагы тирен сөртеп алды. Яңадан үткән еллар искә килеп төште. Теге вакытта Таибә ташлап китмәсен өчен ничек инәлгән иде. Авылдашлары алдында хурга калудан бик курыккан иде. «Эчкече чегән гаиләсе белән туганлашты бахыр, ә анысы, алкашның кызы, уйлап та тормый башкага ияреп китте дә барды…» – дип мыскыллауларыннан качарга теләде. Нәрсәдән курыкты, шуңа барып капты. Ә Гаязы? Бәхетле итә алдымы тартып алган ярны? Дөньясын аз гына да котайта алмыйча үлеп китте. Аның каравы күпме зыяны тиде. Хәер, Талипның ике туган абыйлары да «тырышлык салды». Каш ясыйм дип күз чыгаручылар. Бервакыт Гаязны имгәткәнче кыйнап ташлаганнар. Җавабын исә Талипка тотарга туры килде. Аздан гына утыртмадылар бит. Гаяз да нык кыйналган иде, нихәл итәсең… Ул бахыр шуннан мантымады шикелле. Ярар, монысы Талипка караңгы. Бәлки, армиядән үк берәр чир белән кайткандыр. Кайдан бөтенесен беләсең? Кыйналудан соң бер ел үттеме-юкмы, Гаязның сала башлаган өенә ут төрттеләр. Монда да Талипның катнашы юк иде. Нәкъ мәсәлдәгечә, сарыкны ашаучыны тиз таптылар… Соң, Гаяз белән Таибәнең бәхетенә көнләшүчеләр аз булды димени? Шулай да Талипка Таштүбәсен калдырып китәргә туры килде.

Ничә яшь икән Гаязның көчегенә? Биш ел чамасы балалары булмады. Әйе, авырын алдырганның җәзасы дип уйлаган иде Талип… Алай булмады. Таибә балага узды. Гаязның улы туганын ишеткәч кенә өйләнде ул. Фәридәсе үзенә дә зур күзле кыз бала бүләк иткән иде. Сырхау булды. Берничә ай гына яшәде дә, якты дөньяны калдырып китте. Аннан инде Дилбәрләре туды. Димәк, Гаяз баласы Дилбәрдән чама белән өч яшькә олы була. Менә зәхмәт! Кайда күреп калган да кайда очраткан ул адәм актыгы күз алмасыдай кадерле кыз баласын? Хәтта Таштүбәгә дә алып барганы булмады!

Таибә барыбер ир рәхәте күрмәде. Кыска гомерле булды Гаяз. Юк, шулай да бирешмәде хатын. Үзенә генә хас тырышлык белән дөнья көтте. Өен дә үзе салдырып бетерде шикелле. Авыру ирен дә карады.

Себер ягына чыгып киткән Талип нефтьтә яхшы гына эшләп мал җыйды. Эштән курыкмады ул. Дөнья куып, әкрен генә эчен басты. Мәхәббәткә килгәндә… Үлә язып яратып өйләнмәде. Шулай да Фәридәсе әйбәт хатын, ана булды. Аның сүзеннән чыкмады, авызына гына карап торды. Гаилә көтәр өчен тагы нәрсә кирәк?

Тик моннан алты ел элек кинәт кенә авырып китеп, гүр иясе булды, нихәл итәсең… Талип, үзенең дә йөрәк чирле икәнен белгәч, Башкортстанга кайтуны ашыктырды. Исән-имин чакта туган якларда төпләнү хәерле. Бер-бер хәл була калса, кызы чит тарафларда япа-ялгызы торып калачак лабаса… Туган авылы Таштүбәгә кайтмады барыбер. Элекке хатирәләрдән, җәрәхәтләрдән аларны сызлатыр кешеләрдән ераграк булырга теләде. Сайлап йөреп Мираска нигез салды. Үзе сайлаган авыл. Менә бит Мираска да килеп җиттеләр. Монда да аның тынычлыгын боздылар. Алар тагы да киләчәкләр әле, тагы да борчыячаклар. Хәзер аның бердәнбер хәзинәсенә кул сузалар. Бармы бу афәттән котылу юлы? Ах, кызы Дилбәр белән бәйләнмәгән булсачы бу бәла! Нинди бетми торган сынау төште соң аның язмышына? Ничек аннан котылырга? Кызына ничек аңлатырга? Ничек күндерергә? Уе кызына барып тоташу белән, Талипның маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Йөрәген нәрсәдер әче итеп чеметте. Ул «аһ» итеп җиргә бөгелде. Җайлап кына чүгәли башлады. Шулвакыт үзенә таба йөгереп килгән кызы күзгә чалынды. Юк, кызы, газизе, аның сүзеннән чыкмаячак. Аның сүзенә генә колак салачак! Талип, сызлануын да онытып, кызына карап елмайды.

* * *

Тышта бөтен дөнья ап-ак. Агачларны калын бәс сарган. Әз генә искән җил дә юк. Ул да, шушы сихри матурлыкны бозарга теләмәгәндәй, каядыр кереп поскан. Юлдан атлап килгән икәү бу гүзәллеккә игътибар итәме соң? Әйтүе кыен. Аларның һәрберсе үз уена чумган. Күзләр уйчан. Очрашу шатлыгын киләчәккә булган билгесезлек сөреме каплый. Әйе, Дилбәр белән Саматка сирәк очрашырга туры килә. Сәбәбе ачык, шулай да бер-берсенә омтылган күңелләр күрешми түзәмени? Кышның үз законы – бураны да, давылы да, юлсызлык та була. Сирәк очрашырга туры килә. Кышның суыгына да, буранына да түзәргә була, кешеләр мөнәсәбәтен ничек көйләргә соң? Таибә Талип янына тагы да берничә мәртәбә барды, эш чыкмасын белсә дә, яучы җибәреп карады. Талип бусагасы аша да үткәрмәде. Хәзер яшьләргә ниндидер могҗизага гына ышанасы калды. Шул өмет очраштыра инде аларны…

Дилбәр әтисе белән булган сөйләшүне кат-кат исенә төшерде. «Атаң урынына гына түгел, анаң урынында да мин. Уйламаган эш кылып, ул егет белән чыгып китсәң, мәңге бәхиллегем булмаячак. Минем бәхиллектән тыш, рәтле тормыш кора алмаячаксың. Үкенеп кире кайтсаң да кабул итмәм. Каберемә дә якын килмәячәксең. Мине яшәтүче дә, үтерүче дә – син!» Уе шушында өзелде.

– Дилбәр.

– Әү.

– Язга тиклем көтәбез дә, хәл үзгәрмәс булса, әтиең янына үзем барып сөйләшәм.

– Син?.. Нәрсәгә син?

–Ул бит мине бөтенләй белми. Күрсә, бәлки, карашы үзгәрер. Кызын бәхетле итәремә ышаныр.

– Эх, Самат…

– Алайса, мин сине алып китәм берәр якка, Дилбәр! Әтиең соңыннан барыбер ризалашачак!..

– Юк!

– Нигә? Мине яратмыйсыңмыни, Дилбәр?

– Әнә шул ярату хакына риза түгелмен. Самат, бары шуның хакына…

* * *

Талип үз колагына үзе ышанмады. Кем диде үзен? Гаязның улы? Нәрсәгә килеп кергән аның өенә дошман баласы? Ничек батырчылык иткән? Ачык әйтелде бит әнисенә! Бу оятсызлыкның чигеннән чыгу! Шундый бернәрсә аңламаган, сөмсез зат-токым! Барыбер үзен кулга алырга тырышты.

– Шуннан. Ни йомыш? – диде йөзен чөергән килеш.

– Талип агай, мин сезнең белән ирләрчә сөйләшер өчен килдем. Аңларсыз дип уйлыйм…

– Йомышыңны әйт тә – бигайбә!

Мыскыллы тавыштан чирканып куйса да, Самат итагатьле генә дәвам итте.

– Талип агай, мине сезнең янга килү кызыгызга бәйле. Әгәр дә мине тыңлап бетерсәгез…

– Тыңлап бетермим. Сезнең токым өчен кыз үстергән юк!

– Мин әле аңлатып бетермәдем…

– Анысын үзеңнең өеңдә аңлатырсың, туганкай! Вакыт юк чакта мәшәкатьләп йөрмәгез. Бетте! – Һаман нәрсәдер әйтергә теләгән егеткә Талип яман итеп карады. – Әйттем бит эш вакытында комачаулап йөрмәгез. Бүтән күземә күренмә!

Ул «чыгып кит» дигәндәй ишарәләде дә икенче якка атлады. Ни өчен бу хәтле нәфрәт! Самат аңа нинди явызлык кылган? Юк, ул үз бәхете өчен көрәшәчәк! Талипның каршысына ничек чыгып басканын Самат үзе дә сизми калды.

– Талип агай, сезнең белән сөйләшми торып, беркая да китмим!

Егетнең үзсүзлелеге Талипны тагын да ярсытты. Кинәт күз алдына Гаяз килде дә басты. Шулкадәр әтисенә охшап басып тормас шайтан алгыры нәрсә!

– Шулаймы! – дип, тешен кысып ярсып ысылдады Талип ага, аннан янында яткан балтасын эләктереп алды. – Менә шушы балта аша чыксаң да юк! Хәерче баласы!

Кайдан бу кадәр тәкәбберлек, күралмаучанлык? Ул бит Саматны кеше дип тә күрми. Самат аның өчен адәм баласы түгел! Юк, ул үзе – адәм түгел, ә ерткыч! Менә шуңа да Саматны кимсетергә, таптарга тели. Самат моңа беркайчан да юл куймаячак. Әтисен дә, әнисен дә кимсетергә бирмәячәк. Самат тиз генә балтаны тартып алды да читкә атып бәрде, дөбер-шатыр атылып тышка чыгып китте. Матаен кабызды да туп-туры Күктауга таба җилдерде.

– Дилбәр!

Яңа гына дәрестән чыккан Дилбәр егетнең буыла язып, ярсып эндәшкәненә дертләп китте. Йөзенә карагач, арткарак чигенде.

– Дилбәр! – дип кабатлады Самат. – Киттек! Мин сине алып китәм! Кая булса да китик!..

– Самат! Нәрсә булды? – Кызның күзләре хәвеф белән тулды. Ышанмыйча сорады. – Бардыңмы?

Самат авыр итеп көрсенде.

– Нигә генә бардың инде? – Кызның тавышы иңрәп чыкты.

– Киттек!

– Юк, – диде шулчак Дилбәр.

Егетнең аңа сузылган кулы салынып төште. Күздәге ут сүнде.

– Алайса, – диде Самат коры тавыш белән, – бөтенесе дә бетте. Инде син теләгәнчә булсын, мине бүтән күрмәссең.

Егет читкә борылды. Шулчак Дилбәр киселгән агачтай бөгелеп төште.

– Нәр-сә дидең?..

Саматка ул һушыннан язган сыман тоелды. Күтәреп алганын сизми дә калды.

– Дилбәрем!..

– Нәр-сә дидең? Йә, кабатла… – Кыз аның кулбашыннан эләктереп тотып алды. – Син нишләп алай дисең ул? Ничек телең әйләнә? Йа Хода, мин нишләргә тиеш хәзер? Бүлгәләгез берничәгә! Син… син ничек шулай дип әйтә аласың? – Дилбәр, үзен үзе белештермичә, аны селкеткәли башлады. – Шул ярату хакына мин сабыр итмиммени? Тик үз туксаныгыз туксан? Ә минем йөрәкне ничә пычак телгәләгәнен беләсегез килмиме?.. – Кыз арган моңсу карашын егеткә төбәде. – Мин бит синнән үлсәм дә баш тартмыйм.

Кыз битен учы белән сыпырды. Самат аның чәченнән сөйде.

– Дилбәрем! Кичер мине. Бу сүзләрне бүтән беркайчан да ишетмәссең… Сабыр итәргә кирәк, сабыр итәргә…

– Ул аңлар! Ул – аңлый торган кеше.

Өйдә эчпошыргыч тынлык. Раилә инәсе баядан бирле аңа карап-карап ала. Күзендә кызгану катыш ярату. Ул нәрсә хакындадыр әйтергә тели, тик ничек башлап җибәрергә генә белми. «Инәй, берәр хәл булдымы әллә?» – «Булды, – дип баш кага инәсе. – Әтиең кире Себергә җыена. Бәхете булмагач булмады инде. Ничәмә еллар дөньясын ныгытты, хәзер бөтенесен дә арзанга гына сатып кит тә бар. Туган ягына кайтып рәхәтләнеп яшәргә язмады энемә… Йорт-каралтыны тиз арада сатып җибәрер өчен кеше эзли…» Менә ничек! Димәк, Дилбәр уйлаганга караганда да хәл җитдиерәк. Аның аркасында әтисе корган дөньясыннан баш тартырга тиеш. Үзе горурланган бакчасыннан… Хыялларын пыран-заран китерергә… Юк, Дилбәр әтисенә беркайчан да авырлык китермәячәк. Аны туган якларыннан аермаячак. Монда кайткач кына сәламәтлеге ныгыды, тазарып китте. Раилә инәсе дә монда савыкты. Үзенең иң якыннарына бәла салырга Дилбәрнең ни хакы бар? Нәрсә эшләргә? Дилбәр катлаулы уй-кичерешләр эчендә калды. Аннан тәвәккәл карарга килде.

– Әти, мин кире Төмәнгә китәргә булдым. Хәл ителгән. Күптән инде. Шулай әйбәтрәк булыр.

Мондый хәбәрне һич көтмәгән әтисе беравык сүзсез калды. Аптыравын сиздермәскә тырышса да килеп чыкмады.

– Тө… Төмә-ән… – Ниһаять, үзен кулга алды. – Син күптән балигъсың, кызым. Монда каласыңмы, үзең туган җиргә китәсеңме – иркеңдә… – Ышанмагандай карап алды. – Чынлап сөйлисеңме син бу сүзеңне?

– Чынлап.

– Андый-мондый яшертен уйларың юкмы, диюем?

– Юк, әти.

– Сиңа бик каты түгелменме, кызым?

Дилбәр ни өчендер икенче төрле җавап кайтарды:

– Андагы фатирыбыз барыбер буш тора…

– Фатир… – Талип абый ризасыз гына тамак кырды. – Фатир авыр бер мәсьәлә түгел. Дилбәр, нәрсә эшләсәң дә үз ихтыярыңда. Ләкин ачык беләсең, минем бер нәрсәгә рөхсәтем юк. Әниең дә ризалык бирмәс иде!

– Менә бит хәл иттем. Шуны белгән өчен дә.

Талип абыйның тавышы тагын кырысланды.

– Әгәр дә аның белән хат-фәлән языша торган булсаң, аны өметләндерә торган булсаң…

– Юк, әти! Минем гомер-язмышым синең күз яшең һәм кайгыңа әйләнмәс. Булмас андый хәл.

«Йа Аллам, бир миңа көч! – Кыз авыр адымнар белән читкә атлады. – Инде Саматка әйтәсе калды…»

Былтыр Сабантуй булган җиргә бергә бардылар. Дилбәрнең нәкъ шушы аланны күрәсе килде. Аларны очраштырган, мәхәббәт бүләк иткән җир бит ул. Бәлки, шушы урында аерылышырлар да… Тел очына килгән сүзне һаман әйтә алмады. Ничәмә мәртәбә талпынды. Ләкин Саматның кояштай балкыган йөзенә күз салу белән тотлыкты. Шушы балкышны сүндерүдән курыкты. «Әле үк әйтмәскә мәллә? Кичектерү әйбәтрәк түгелме? Кайчанга чаклы кичектерергә була соң? Инде китәргә билет та алынган…» Күрешү шатлыгыннан исергән Самат җылы сүзләрне сибә генә. Дилбәр аңа карап елмая, баш кага, тагы елмая…

Ярар, китәсен дә әйтер, ди. Әмма Саматның арттан килеп җитүе дә ихтимал. Дуамаллыгы бар егетнең. Ул чакта әтисе Дилбәрне беркайчан да гафу итмәячәк. Юк-юк, Дилбәр мондый язмышны берәүгә дә теләми. Шулай булгач, иң яхшысы – Саматка китү турында ләм-мим. Нәрсә булса да булыр, Ходайга тапшырырга. Бу – алар өчен сынау. Бөтенесе дә язмыш кушканча булыр. Вакыт бөтенесен дә хәл итәр. Үзен шулай дип юатса да, Дилбәр күңелендә йөрткән соравын бирмичә булдыра алмады.

– Самат, сиңа күз атып йөргән кызлар барлыгын беләм бит мин. Ә син… Син ни өчен мине сайладың?

Самат күзләрен зур ачкан килеш аңа төбәлде. Елмайгандай булды, тагы җитдиләнде.

– Әгәр дә мин бу сорауга җавап бирә алсам, йөрәк сызлавын берникадәр баскан да булыр идем… Менә ничек, ни рәвешле син аны яраладың, әйтә алмыйм. Мәҗнүн авыруының ничек булганын ачык беләм. Юк, шулай да синең сорауга җавап биреп карыйм әле. – Самат, якынрак килеп, кызның күзләренә төбәлде. – Йөрәк белән акыл кайчак тулы аһәңлеккә ирешә, алар бер рәвешкә әйләнә. Аларны шул рәвешкә кертүче менә шушы каршыда торган сылукай була инде. Син – минем сулар һавам һәм йөрәк җәрәхәте. Син – минем иң зур шатлыгым һәм иң тирән сагышым. Әйт, нинди көч соң ул?

Дилбәр карашын аска төбәде.

– Ярар, вакыт дәвалар… Сагышны да басар чарасы табылыр. Беләсеңме, мин нәрсәдән куркам? Мин берәр кая китәрмен дә, син көтмәгәндә икенче кызны очратырсың. Бүтәнне… Аңа гашыйк булырсың. Сагышың да басылыр, бөтенесе дә! Ул чакта мине онытырсың. Син онытырсың инде!

– Дилбәр, әллә нәрсәләр уйлап чыгара башладың…

– Ә мин онытмам. Беркайчан да оныта алмам… Ләкин кинәт икенче кызга өйләнсәң, мин сине аңларга тырышырмын. Аңлармын, рәнҗемәм. Тик мине гомерлеккә ялгызлыкка дучар иткән булырсың…

– Дилбәр!

– Мине онытырсың. Аңламассың, ә мин бернәрсә дә аңлата алмам.

Самат кинәт Дилбәрне күкрәгенә кысты.

– Аңлату кирәкми. Мин былтыр ук яшәвемнең мәгънәсен шушы урында тапканымны аңлаган идем инде. Менә шушы аланда. Аңа тагы да җәй килер. Табигать фасылы безнең өчен хыянәтсез әйләнә.

– Табигать. Көз мин торналарның көньякка очканын карап тордым. Яңарак кына булган сыман. Үзе сагышлы, үзе матур.

– Торналар биектән оча. Синең сагышың да, куанычың да аларга барып җитми. Биектән нәрсә күрсеннәр алар?

– Беләсеңме, нәрсә өчен алар биектән оча? – Кыз егеткә сынап карап торды. – Газиз җирләрен мөмкин кадәр киңрәк күрер өчен. Елга-күл, тау-урманны алар карашлары һәм хыял канатлары белән кочаклый-кочаклый хушлаша. Түбәннән очканда, бу бик үк мөмкин булмас иде.

– Һе… кызык әйтәсең. – Саматның күзләре зур ачылды. – Болай дип уйлаган да юк иде. Алар биектә, еракта дип кенә куябыз гадәттә.

– Бу биеклек буш ара түгел. Көньякка очкан кошлар аны сагыну, сөю хисе белән тутыра. Шуңа да хушлашучы торналарга берәү дә битараф кына карап калмый.

– Сөю белән тулган ара… – Самат көлә. Аңа Дилбәр дә кушыла.

* * *

Туй бара. Кәбир белән Гайшә өйләнеште. Самат – бу туйда кияү егете. Әнә дусты шат карашын кәләшеннән аера алмый. Шуннан, минем куанычны күрегез дигәндәй, башкаларга күз йөгертә. Самат моңсу гына елмаеп куйды. Менә бит тормыш ничек тә була. Очраштылар, күрештеләр, бер-берсен ошаттылар, озакка да сузмый өйләнешеп тә куйдылар! Ике якның да әти-әнисе чамасыз канәгать.

Дилбәрнең эзсез-хәбәрсез юк булуына ярты ел да үтеп китте. Шул арада байтак үзгәрешләр булырга өлгерде. Ләкин иң зуры – Кәбир белән Гайшәнең бер-берсен табышуы. Нәтиҗәсе – бәләкәй генә Күктау бүген туйдан гөрләп тора. Ярты ел… Ни өчендер Дилбәр кинәт кенә читкә чыкты да китте. Бу хакта бер тапкыр да авыз ачканы булмады лабаса. Нигә бер хат кисәге дә җибәрми? Нәрсә дип уйларга кала соң шулай булгач? Туй барганда, күңелсез уйларга урын булырга тиеш түгел. Көлү-шаяртуга, мәзәккә аптырамый Самат. Җор сүзле егет табынны гөрләтеп алып бара. Бөтерелеп биеп тә ала, җырын да сузып җибәрә. Кунакларга күңелле. Шулай булмый тагын, бүтәнчә ничек булырга тиеш соң? Туй бит бу, туй! Ул үзе дә вакыты-вакыты белән онытылып киткәндәй була. Шуннан тагын Дилбәр күз алдына килеп баса. Тагын…

Самат Гайшәнең үзенә бармак белән күрсәткәнен күреп калды. Яшьләрнең янына килде.

– Кәбир белән сөйләшеп алдык та… Син кызлар ягына күз салырга онытма, Самат. Әнә уң якта читтәрәк утырган сылуны күрәсеңме? Дилбәр урынына эшкә килде. Исеме – Гөлчирә. Игътибар ит әле син аңа.

Яшь мөлаем йөзле кызга бер генә күз сирпеп алды да Самат янә кодалар ягына атлады. Бию башлангач, Гөлчирә аның янына үзе килде. Сөйләшеп киттеләр. Быел гына педучилище тәмамлаган. Авыл ошый. Кешеләре әйбәт, ачык, ихлас, ди. Эх, Дилбәр дә нәкъ шушы сүзләрне әйткән иде… Озак кына бергә биеделәр. Соңыннан инде Самат Гөлчирәне озата китте. Башта байтак урамда йөрделәр. Ничектер, сүзләр бер-берсенә ялганды. Гөлчирә илгәзәк кыз булып чыкты. Хәтта сөйләшеп сүз бетмәде. Ачык, җор сүзле, шаян егеттән Гөлчирәнең дә тиз генә аерыласы килмәде. Күзен тутырып карап алуын Дилбәргә охшатып куйды. Бәлки, бу охшашлык очраклы түгелдер? Көлүендә дә таныш аһәң ишетелгәндәй…

– Минем күңел тиз кителүчән. Кайчак һич юк кына сүзне дә авыр кабул итәм. Шуңа микән, оптимист кешеләргә сокланып бетә алмыйм. Андыйлар тормыш авырлыкларына өстән карый беләләрдер. Ә синең шат күңелле булуың каян?

– Шат күңелле? – дип кабатлап сорады Самат.

– О, искиткеч оптимизм. Бөтен халыкны үзеңнең авызыңа караттың бит. Сиңа җиткән берәү дә булмады. Туйның яме…

– Шат күңелле, дисең инде. Юк, Гөлчирә, мин гади бер адәм баласы. Куана белгән кебек, кайгыра да беләм. Бары тик кайвакыт аны яшерә беләм. Шаян сүз, мәзәк астында. Бүтәнчә үзеңне ничек бәхетле итәргә мөмкин соң?

Гөлчирә аңа сүзсез генә текәлеп торды.

– Бу якларга тагы килеп чыгарсызмы икән?

– Юл төшү белән килергә тырышырбыз, – диде Самат. Аннан нигәдер өстәп куйды. – Бу авыл миңа таныш…

Юл төшкәне булмады. Сиздерми генә дүрт ай үтеп китте. Бер кич аның янына Кәбир дусты кереп чыкты. Яңалык әйтте – Күктаулар концерт белән килә. Шулай итеп, Гөлчирә белән Самат икенче тапкыр очрашты. Кыз, аны күргәч, куанычын яшермәде, кочаклап ук алды. Концерт тәмамлангач, егет аны кергән фатирына кадәр озата китте. Бу юлы Гөлчирә күбрәк сөйләде, Самат, баш кага-кага, аны тыңлады. Юк, Дилбәргә охшамаган ул. Төсе белән дә, холкы белән дә. Шулай да ниндидер җылылыгы белән үзенә тарта. Сиңа ышанып, күңелен ачып, ачылып сөйләшә белүе белән микән? Дилбәр… Юк, Дилбәр болай ук ачылып бетми иде… Ул күп яктан сер булып калды, ахрысы. Әле дә шулай. Шушыңа кадәр бер хәбәр дә җибәргәне булмады. Нәрсә уйласаң да уйла инде. Саматны санга сукмаумы бу? Саматны чынлап та оныттымы югыйсә? Ләкин әйткән сүзләре ихлас иде ләбаса! Язсын иде дөресен! Кем, нәрсә тыя? Самат аның кайдалыгын ачыклады. Берничә мәртәбә артыннан китәргә дә уйлаган иде. Әнисен тыңламыйча булдыра алмады. «Килүеңне теләсә, берәр хәбәр җибәргән булыр иде. Аны да, үзеңне дә җәфалама. Безнең гаиләләрне дә. Көчләшеп бәхетне генә качырырга була. Сабыр ит, улым…»

Ни өчен качып китте Дилбәр? Саматның сөюе белән шулай усал шаярырга кирәк идеме? Газаплансын, үкенсен дидеме? Ә Самат үкенергә теләмәсә? Әгәр дә җавап итеп көтелмәгән адым ясаса?..

Самат үзенә сыенып кына атлаган Гөлчирәгә карап куйды. Кыз да күзләрен тутырып-тутырып карап ала. «Учыңа кереп утырырга әзер кошчык. Хәзер үк кочакла да өеңә алып кайт та кит! Ә Дилбәр нәрсә эшләтте аны? Ни рәвешле ташлап китте? Самат төшеп калганнардан түгел! Үз бәхетен таба алмас кешемени ул?» Егетнең уйларын белгәндәй, Гөлчирә сүзен дәвам итте.

– Теге вакыт син бәхет турында әйтеп куйган идең. Хәтерлисеңме, мин сиңа оптимист кеше дигәч, син үзеңне ничек бәхетле тоярга соң дигән идең. Аның мәгънәсен мин соңыннан гына аңладым. Озак уйлап йөрдем. Самат, башкача да бәхетле булырга мөмкин бит, чөнки тормыш бер урында туктап калмаган. Без һавадагы торнага ышанабыз. Ләкин аларда безнең ни эш бар? Якындагын күрергә кирәк. Мин аның нәкъ шулай икәнен беләм. Язмышларны бер иткән юллар бар! Ә без үзебез тормышны катлауландырырга яратабыз.

Дилбәр бу сүзләрне аңа әйтмәде шикелле… Хәер, әйтү кирәк идемени? Алар бер-берсен күргәндә үк бәхетле иде ләбаса! Әле янда Дилбәр түгел. Ләкин Самат һәрчак дөньяда Дилбәр барлыгын тоеп яши. «Син мине онытырсың инде…» Юк, Дилбәр, үзеңнең Саматың язмышы кем кулында икәнен ачык белә. Күңеленә шик кунырга тиеш түгел. Шик ярала икән – бу Саматның гына көчсезлеге, үз-үзенә ышанмавыннан гына. Бүтән сәбәп юк. Бөтен тетрәнүләр, шатлык һәм әрнүләр синең исемең белән бәйле. Бу бөек тойгы шиктән азат, шиктән югары. Дилбәр аны ярата!..

– Күрәсезме, тышта нинди матур яз! Мин көзне генә түгел, кышны да авыр үткәрдем. Алар миңа тоташ бер дәвер сыман тоелган иде. Көннәрем елларга торырлык булды, ышанасыңмы-юкмы! Ләкин алар да үтеп китте. Бер ел кеше гомере өчен озын түгел. Яз миңа яхшы хәбәр китерер сыман, чөнки торналар ел саен туган ягына кайта. Хыянәтсез. Шул чакта аларның моңын бар галәм ишетә. Торналар очкан биеклек сөю, яктылык белән тулган булыр. Яз җитте… Тагы да шуны тойдым…

– Нәрсәне тойдың?

– Үземнең, чынлап та, оптимист икәнемне. – Самат Гөлчирәгә карап елмайды. – Һәм бәхетле икәнемне… Аны кычкырып әйтеп булмый. Кичерергә генә кирәк. Мондый кичереш бүләк итәр егет сине алда көтәдер. Берәр вакыт күрешкәндә моны синең күзләреңнән укып белермен. Әлегә хуш бул, Гөлчирә.

* * *

Талип абый урманга китеп барганда ук яңгыр пыскаклый башлаган иде инде. Эшне тәмамлап кайтырга чыкканда да туктамады. Агачны күп төямәде, тау менәсе, тау төшәсе бар. Бәласеннән башаяк. Машина гүли-гүли авыр борылышларны үтә. Һәрберсен үткән саен, Талип абый җиңел сулап куя. Авылга да чакрым ярым чамасы калды. Бу якны яхшы белә. Инде күз йомып та кайтып җитәргә мөмкин. Тәҗрибәле шофёр ул. Авариягә-фәлән юлыкканы юк. Мондагы урман-тауны, борылышларны җиңел генә үтәрмен димә. Осталык кирәк. Тик менә томанлап торуы начар. Ярар, тормыш томаннары, борылышлары аны болай да аямады. Барыбер бөтенесен дә ерып, җиңеп килә бит әле. Бирешкәне юк. Аларның заты шулай. Барысы да – искиткеч тырышлар. Бер урыннан китереп бәрә тормыш, икенче урыннан. Кагынасың-сугынасың да алга китәсең. Тик бала язмышы белән бәйләнеп куюы начар. Бигрәк көтелмәгәнчә килеп чыкты. Бигрәк көтелмәгәнчә… Шул сызландыра йөрәкне. Кичә кызыннан хат килеп төште бит әле. Шундыерак хат көтә иде ул Дилбәреннән. Сизенә иде. Хат килде. Нишләргә соң?! Юк, язмыштан качып булмый. Нишләп булмый? Нигә Талипка бу сынау?.. Атаның күзенә яшь тыгылды, йөрәкне нәрсәдер әче итеп чәнчеде. Ул, таяныч эзләгәндәй, читкә карады. Кинәт машина кыйшайды. Рульгә ябышса да, бернәрсә эшли алмады. Соң! Хәзер ава!.. Талип кабина ишеген ачып читкә сикерде. Ниндидер каты әйбергә бәрелде. Ниндидер упкынга очты.

Самат белән Кәбир уазикта күрше районнан кайтып килә. Кәбир руль артында. Мираска якынлаша башлагач, күз кырые белән генә дустына карап алды.

– Мирас аша турыданмы, әллә сырттанмы?

Самат бер секундка гына уйланды. Аннан бик кискен генә җавап бирде.

– Туры!

Кәбир мәгънәле генә әйтеп куйды.

– Мирас аша?! Шулай икән, шулай булсын…

Авылга җитәрәк, Кәбир машинасын кинәт кенә туктатты.

– Кара-кара, анда бер машина ауган түгелме?

Самат атылып килеп төште:

– Кайда соң шофёры?

– Бу бит Талип машинасы!..

– Кем?! – Самат җавапны да көтми чокырга таба атылды. Дөрес сизгән. Әнә шунда ята! Ике дус көч-хәл белән ирне өскә сөйрәп чыгардылар.

– Үлгән шикелле… – диде Кәбир.

Самат муен тамырына басты.

– Юк, тере. Тизрәк авылга!

– Үлсә, сиңа ни…

– Тот аягыннан! Тиз бул!

Энесен мондый хәлдә күргән Раилә апаның коты очты. Сәер авазлар чыгарып чәбәләнә башлады. Самат кул селти-селти фельдшерга барырга кирәк икәнен чак аңлатты. Әби белән Кәбир фельдшер артыннан киткән арада, Самат Талип абыйның юеш киемнәрен салдырды. Аягын юды. Өстенә япты. Шулвакыт Талип абый күзләрен ачты. Карашлар очрашты. Әллә нишләде Самат. Кинәт тураеп басты да чыгу ягына юнәлде.

– Улым, – диде хәлсез тавыш белән Талип. – Рәхмәт.

Самат тукталды, бер-ике секунд шул килеш басып торды да кинәт артына борылды. Тишәрдәй итеп Талип абыйга карады. Көйдергеч караш иде бу. «Син мине бәхетсез иттең. Әмма барыбер нинди генә бәлагә тарысаң да коткарачакмын, чөнки син Дилбәрнең әтисе!» Карашны күтәрә алмаган Талип күзләрен йомды. Йөрәген нәрсәдер сызып үтте. Нәкъ шул вакытта фельдшер белән тегеләр дә кайтып керде. Талип абый Саматка туктап тор дигән ишарә ясады. Аннан өстәл ягына күрсәтеп, Раиләгә ымлады. Апасы аннан җәһәт кенә бер кәгазь кисәге алды һәм калтыранган куллары белән Саматка сузды. Егет Дилбәрнең язуын таныды. Кызның әтисенә язган хаты иде бу. «Әти, ачуланма, мин аңа көн дә диярлек хат яздым, ләкин берсен дә җибәрмәдем. Сүземдә тордым. Әти, күрдеңме, син әйткәннән тайпылганым булмады, чөнки сине бик яратам, әти. Хәзер синнән сорыйм, минем тавышны да ишетче, зинһар. Мин үз әтиемә, горурлыгыңны җиң, дип әйтә алмыйм, ләкин ялварам, кызыңа булган сөюең күңелеңне йомшартсын иде. Әти, мин үзем өчен бөтенесен дә хәл иттем. Аны үзгәртерлек көч юк. Әти, мин кайтам, чөнки анда мине көтәләр. Бу сер түгел. Ни өчен кайтканымны инде син белә- сең…»

Егет тамагына тыгылган төерне көч-хәл белән йотты. Шулчак Талипның:

– Аны сакла… – дигәнен ишетте.

Самат шытырдатып күзен йомды. Тагы хатка карады, аннан тышка атылды. Егетнең һәр хәрәкәтен күзәтеп торган Раилә апа энесенә рәхмәтле күзләре белән карады. Аның агара башлаган чәченнән сыйпады…

– Кәбир, әзерлән! Туйга әзерлән, диюем! Тукта!.. Туйга тиклем… Туйга тиклем кызны алып кайтырга кирәк! Кәбир, юлга әзерлән! Иртәгә, иртәгә юлга!..

Уазикның башында биегән дустына караган Кәбир чәбәләнергә кереште:

– Төш аннан, хыялый! Хәзер килеп чыкса, әйткәненнән баш тартачак! Беләсең бит холкын!.. Әй алъйот! Авылдан чыккач… Чыккач биерсең!.. – Дустының тамчы да колак салмаганын аңлагач, аңа кул чабудан башка чара калмады.

1

Инәй – ата-анадан олырак хатын-кыз һәм аларга эндәшү сүзе.

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь

Подняться наверх