Читать книгу Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь - Фарзана Акбулатова - Страница 2

Повестьлар
Гөлҗимештә бал тәме

Оглавление

Артист Расих Латыйпов берничә капиталистик илдә булып кайтты. Чит илгә сәфәр кылу ул – инде иң зур бәхет, чөнки бик каты сайлап алалар. Энә күзеннән үткәрәләр, дисәң дә һич артык булмас. Биографияң керсез булырга тиеш. Расих ярлы гаиләсеннән. Әтисе Сәгыйтьне милләтчеләргә теләктәшлек күрсәтүдә гаепләп кулга алганнан соң, балалар йортында тәрбияләнде. Барыбер язмышы бәхетле, әтисен үлгәннән соң булса да акладылар бит. Расих Латыйпов чын Совет кешесе булып иленә тугры хезмәт итте. Үзенең ГФРга барган делегация составына кертелгәнен ишеткәч, чамасыз куанды. Әйе-әйе, ул – шәп биюче. Әкренләп булса да үсә, хөрмәтен-данын татый килә. ГФРның берничә шәһәрендә чыгыш ясадылар. Капиталист, буржуй булсалар да, совет сәнгате белән кызыксыналар, бәһалиләр. Менә шулай чыгыш артыннан чыгыш ясый торгач, сәфәрнең ахыры да якынлашты. Майнц шәһәрендә концерттан соң делегация хөрмәтенә ресторанда зур гына табын уздырылды. Мондагы пөхтәлек, чисталык, культуралы мөнәсәбәт, тәмле ризык – бөтенесе дә онытылмаслык тәэсир калдырды. Алдындагы ят ризыкны бертөрле ләззәтләнеп ашап утырганда, Латыйпов янына бик матур, нәзакәтле ханым килеп утырды.

– Энем, син Сәгыйтьнең улы Расих буласыңмы?

Латыйпов, аптыраулы карашын хатыннан алмаган килеш, сүзсез генә баш какты. Үзе исә бу апа нинди делегациядән, кем икән дип баш ватты. Беренче күргән кешесе дә түгел сыман… Ханымның тавышы кинәт калтыранды.

– Расих энем, син Ырысбайдагы мөгаллимәне хәтерлисеңме?

Расихның авызы чалшайды. Ул, күзен тагы да ныграк ачып, ханымга төбәлде. Бермәл кулы дерелди башлады. Артист җәһәт кенә башын аска иде. Азмы-күпме вакыттан янә башын күтәрде. Авызын бер ачты, бер япты, ләкин тавышы чыкмады.

– Хәтерлисеңме, туганкаем, син авырып киткәч…

Латыйпов тирән хәвеф, курку чагылган карашын хатыннан алмады.

– Юк. – Ул каты итеп баш чайкады. – Хәтерләмим. – Һәм каршыдагы стенага төбәлгән килеш катып калды…

Шәйморат Ырысбай авылына барып җиткәнче сукранды. Атына нәрсәдер булды, чыгымлап ала да китә. Яу чапканда, алай булмый торган иде. Хәзерге тыныч тормыш ошамыймы үзенә, һич аңламассың… Ырысбай дигәне дә әллә кайда – җәһәннәм тишегендә, барасың да барасың, ә юлның очы-кырые юк. Карышкан шикелле көне дә бик начар тора. Рашкы туктарга уйламый, көчәя генә бара. Юл бер уңмаса уңмый, диләр, дөрестер, ахры. Аның белән бергә чыгарга тиеш Әдһәм кичә генә егылып билен имгәтте. Көт, агай, иртәгәләргә терелермен, бергә чыгарбыз, дигән иде. Әдһәм бу якларны яхшы белә. Ул егет гел вак-төяк маҗарага тарып йөри инде. Ярый әле, үзе гел исән кала. «Вак бәлаләр мине олы һәлакәттән саклый, озын гомерле булырмын, мөгаен», – дигән була үзе. Бөтен дөнья кайнаган, ташкан шушы катлаулы чорда Шәйморат ни сабырлыгы җитеп, Әдһәмнең «иртәгә»сен көтеп утырырга тиеш? Революция уты дөрләп кабынды, ул бар галәмне ялмарга ашыга, көннән-көн кызуырак адымнар, тәвәккәл эшләр таләп итә. Әнә шундый мәлдә, чынлап та, ни йөрәк белән иртәгәне көтеп ятарга кирәк? Шәйморат андыйлардан түгел. Ул – иртәгәне үзе якынайта торган коммунист!

Шәйморатның, командир буларак, бөтен уңышлары әнә шул кубарылып чыгуы, дошманга көтмәгәндә ташлануы, кыю һөҗүм ясый белүенә бәйләнгән. Төхвәтов революциянең үзе кебек ярсу, ажгыр. Үзең дөрләмәсәң, ай-һай, бүтәннәрне кабызып була микән? Кайберәүләр аны чамасыз дуамал, хәттин ашкан кызу канлы дип тә әйтә. Ләкин Шәйморат революциягә нәкъ шундыйлар кирәклегенә инанган. Төхвәтов, үзен күргән чакта, үрә каткан солдатларын күз алдына китерде. Каты тәртип таләп итү – аның шәхесенең аерылгысыз төп сыйфаты. Сугышның кануны шулай: йә син җиңәсең, йә сине юк итәләр. Шәйморат инанган идеал һәр җирдә өстен чыгарга тиеш! Уйлар шушы тирәгә җиткәч, кәеф тә күтәрелә төште.

Дошман хәзер үтергеч яралы. Күпме тырышса да, элекке көче юк. Шулай да хәвеф чыганагы булып кала. Бу инде революция солдатыннан, бигрәк тә аның кебек кызыл командирдан, тәвәккәллек, каты куллылык белән бергә елгырлык та таләп итә. Хушланырга нигез юк. Яуланган казанышларны ныгытырга, искелекне җимерер өчен, мөһимрәк эшләр башкарырга кирәк. Заманы шулай куша…

– Шаймуратик!

Шәйморат Төхвәтов артына борылды да ачулы тавыш белән эндәште:

– Мин – Шәйморат! Сиңа күпме әйтергә була!

– Йа Хода! Ул бүген шундый усал! Бүре! – Арттарак килгән җайдак хатын-кыз, шлемын чишеп, күзенә төшкән җирән чәчен сыпырды да яңадан башына киде. – Шаймурат, без, җаныкаем, адаштык шикелле. Ә караңгыда монда, кара урманда, үзең беләсең, шайтаннар гына йөрми…

– Тавышланма! Таня, сиңа күпме әйткәнем бар, сукрансаң, миңа ияреп йөрмә! Давай, юлда кыздырма мине!

– Син үзең котырган эткә охшыйсың. Кыздыру кирәкми. Аркага берәр пуля алсак…

– Тагын нәрсә?

Таня аңа акаеп карап алды, ләкин җавап кайтармады. Кичке эңгер куерганнан-куера барды. Каршыда, үзәндә, йорт-куралар шәйләнде. Шәйморат атын кызулатты.

– Шаймуратик… Шаймурат! Анда да аклар булуы ихтимал!..

– Бу тирәдә аларның эзе дә юк. Тазартылган зона.

– Шулай дисең дә ул!.. Әйтерсең бөтенесен дә белә! Хәтерлисеңме. Елаер ягында… Кемнәр качып калган иде?..

– Бу яктан ышанычлы гаскәрләр үтте. Калдык-постыкларны исәпкә алып та тормыйм. Ә инде кем каршы чыга… – Шәйморат, күкрәк тутырып, һава сулады. – Һәрберсенең бугазыннан эләктерәм! Бу Ырысбайда да контралар барлыгын беләм мин. Тик хәзер аларның көне үткән инде. Заман башка! Пролетариатның канын эчкән бер бет тә исән калмаячак!..

– Тоже мне пролетариат! Әйтерсең минем кебек Питерның үзеннән килгән!

– Таня, яп авызыңны!

Менә шул рәвешле алар үзәнгә килеп төште. Авыл очындагы беренче өйнең ишеген кактылар. Тәбәнәк иске генә өй ишегеннән чырае качкан бер картның башы кү- ренде.

– Курыкма-курыкма! Без сезнең өчен якты киләчәк төзүчеләр! Шушы буламы Ырысбай авылы?

Ырысбай икәнен белгәч, Шәйморатның кәефе күтәрелде. Кире урам ягына борылдылар.

– Ә син, Таня, әрсез кыз! Әнә шул әрсезлегең ошый да инде миңа! Синдә чын революционер йөрәге тибә. Заман кызы, кирәк чакта, һич икеләнми сыйнфый дошманның бугазын чәйнәп өзәргә тиеш. Әлегә хатын-кызларыбыз арасында андыйлар күп түгел! Ничего, тәрбияләп алырбыз! Безнең бүген бурыч шул!

– Гадиләштерәсең, командир иптәш. Бугаз чәйнәп кенә революция ясап, үзебезнең диктатураны урнаштырып булмый. Мин пулемётчица булдым һәм шулай булып калачакмын!

– Йә-йә, акырма ул хәтлем. Тирә-юньдә халык болай да куркып беткән. Күпме гарасат үткәнен сөйләдем ләбаса. Ул хәзер кызылына да, агына да ышанмый. Аннан… – Шәйморат кызга якынрак килде. – Бу башкорт авылы. Урысча сөйләшүне бик яратып бетермиләр. Исәпкә алмасакмы моны…

– Подумаешь! Мине үзең белән алып чыкмас өчен, гел шуңа сылтанасың! Мондагылар безнең изелгән массаны яклавыбызны аңласалар, милли проблема үзеннән-үзе төшеп калачак. Ә ул мәсьәләгә килгәндә… Барыбер аңлаячаклар, чөнки без – власть! Иң гадел властька буйсынмаучыларны, һичбер икеләнүсез расходка җибәрәчәкбез. Алар безнең нинди көч икәнне аңлаячак.

– Тфү! Син, Таня, күп сөйлисең! Агитациягә мохтаҗлык юк!

Шәйморат муенын сузыбрак алга карады. Аңа иң элек беренче каты кирпечтән, икенчесе бүрәнәдән салынган ике катлы йортны табарга кирәк. Шул штаблары булачак дигәннәр иде. Капкасы яшел төскә буялган булырга тиеш. Хәзер бу караңгыда төс аерып була димени инде? Кайда соң авылның иң биек йорты, Шәйморат авызын зур ачып иснәде. Арытылган икән шул. Урамга килеп керү белән, үзен сиздерде. Ярар, озакламый тамак та, түшәк тә булыр. Эчтә кайнаган ачу басылды сыман. Шәйморат тәмләп янә бер тапкыр иснәде.

– Ике катлы йорт. Рәсүл дигән старшина. Үзе якты дөньяда юк, ә өе тора. Ул карт уйламаган, хәтта башына да кереп чыкмаган, хыял итмәгән яңа власть шул өйдән башланачак. Авыл Советы. Исән булмавы үзе өчен хәерле. Начармы-яхшымы, йорт хуҗасы бит әле. Югыйсә кемнәр кулына килеп кабар иде…

– Кайгырма, кешесе табылыр. Безгә теш кайраган туганнары, дуслары калмаган дисеңме әллә? Ха-ха-ха! – Таня, атын юырттырып, алга чыкты. – Әнә ул йорт! Безнең йорт, Шаймурат!

– Ягъни ничек ул «безнең»?

– Кадерлем, нигә бернәрсә дә аңламаганга салышасың? Без бит власть! Буржуйлар кебек яшәп карыйк шул йортта.

– Отставить! Контра сүзен сөйлисең!.. Таня, нәкъ менә шунда, яңа власть төзегәндә, бездән революцион аң, революцион уяулык таләп ителә! Һичкайчан булмаганча. Бүтән ишетмим бу хакта! Йә хәзер үк кире борыласың!..

Таня кычкырып көлде, авызын очлайтып, үбү ишарәсен ясады.

– Мин сине шундый итеп яратырмын… Аннан инде карап карарбыз… Ә син төзергә ярсыган авыл Советы беркая да качмаячак! – Ул атын егет ягына борды.

Шәйморат аңа усал итеп карарга тырышты. Тик усаллык урынына йөзендә канәгатьлек кенә чагылды.

Янәшәдәгеләреннән зурлыгы белән аерылып торган йорт янына килеп җиттеләр. Шәйморат сикереп төште, наганын кулына алды, ашыкмый гына тирә-юньне карап чыкты, юлдашына «кузгалма» дип ишарәләгәч, капканы ачып эчкә үтте. Тәрәзәдә нәрсәдер ялт итеп алгандай булды, саклык комачау итмәс. Икесе өчен дә бөтенләй ят җир бит. Чоланда берәү дә күренми. Шәйморат өй ишеген тартты, эчкә күз ташлады. Монда да адәм заты күренми. Егет тамагын кырды:

– Монда берәрсе бармы? Мөмкиндер бит?

Җавап бирүче булмады. Шәйморат аш өенә үтте. Мич янында бер хатын-кыз сыны шәйләнә. Керүче ягына, ичмасам, бер борылып карасачы! Егет бу юлы командирларча каты итеп эндәште:

– Рөхсәтме, диләр бит!

– Хәзер рөхсәт сораган зат юк. Бәреп кенә керәләр.

– Мин юлбасар булып килмәдем! Власть кешесе. Законлы власть!

Хатын җавап кайтармады. Сукыр лампага ут алды. Зур иске шәл бөркәнгән, йөзен күрерлек түгел.

– Апай… – Шәйморат тотлыкты. Сыйнфый дошманга «апай» дип эндәшү туган итеп күрүне аңлатмыймы? Егет тамак кырды. – Ханым… Нигә, сезнекеләр шулай әйткәнне ярата түгелме?! Бу – Рәсүл старшинаның өе, шулаймы?

– Аныкы. Хәзер кызыныкы.

– Кайда соң кызы?

Хатын җавап бирмәде. Аның шулай кызыл командирны санламаска маташуы ачуны китерде, әлбәттә. Тик хатын-кыз бит, кагып-сугып кына булмый…

– Менә нәрсә, апай… ханым, кыскача шул: бөтен җирдә Совет власте урнашты. Монда мине үзәктән җибәрделәр. Бүгеннән шул власть вәкиле булып эш башлыйм. Кабул ителгән карар буенча, бу йорт Советныкы. Мәрхүм старшинаның кызы мине кызыксындырмый. Без изүчеләр белән озак сөйләшмибез!

– Сөйләшмисез, димәк. Шундый власть… – Бу мыскыллы тавыштан Шәйморат югалып калгандай булды. Фикер алышу нәрсә белән тәмамланыр иде, әйтүе кыен, нәкъ шул мәлдә, ишек шар ачылып китте, анда винтовкасын әзер тоткан Таня басып тора иде.

– Шаймурат!

Шәйморат шәл бөркәнгән хатынга төбәлгән винтовканы читкә этте.

– Бүтән берәү дә юкмы? – дип сорады Таня һәм хатынга якынрак килде. – Шәрык хатын-кызына азатлык китергәнебезне ул аңлыймы-юкмы? Революция сакчылары пәрәнҗәләрне салдырачак!

– Ахмак син, Таня! Бу шәл! Нишләп син гел юк-бар белән саташасың? – Шәйморат, ачуланып, «революция сакчысы»на кул селтәде.

Таня бирешмәде.

– Шәлен дә салдырырбыз!

– Ялангач калдырырсыз…

Хатынның җавабын ишеткәч тынып калдылар.

– О-о ул миңа русча җавап кайтара… Әйе, бәхетле, азат тормышта яшәүче бар изелгән халык бөек рус телен беләчәк. Мин моны азатлыкның бер чагылышы дип карыйм, – диде, ниһаять, элекке пулемётчы. – Шәйморат, кадерлем. Бу халык әле азатлыкның нәрсә икәнен аңламый. Без бит шуны төшендерер өчен монда.

– Тын, дим, Таня! Син безнең белән кем бәхәсләшкәнне аңлап бетермисең! Ул, – шәл бөркәнсә дә, үз йөзен яшермәгән чын дошман. Контра. – Шәйморат сукыр лампаны алды да хатынга якынрак килде. – Без аларны ачык белергә, аерырга тиешбез… Һе… – Егетнең лампа тоткан кулы калтырап куйды. – Бер нинди дә апай түгел. Син бит тегенең кызы!

– Кызы.

– Кемнең кызы? – Бернәрсә дә аңламаган Таня алмаш-тилмәш тегеләргә карады, җавап ишетелмәде. «Сыйнфый дошманнар» күзгә-күз карашкан килеш тора бирде.

– Да ну, шайтаныма олаксын! Безгә берәүнең дә кызы кирәкми. Безгә өй кирәк! – Таня шулай диде дә бизәкле баскыч буйлап өскә күтәрелә башлады. Лампаны шап иттереп, мич алдына утырткан Шәйморат та кызның артыннан калмады.

– Оһо! Монда бүлмәләр күп! Берәү, икәү… алтау!.. Алты бүлмә! Кадерлем, синең эш урының шушында булыр. Бу, эчтәгесе – безнең йокы бүлмәбез. Яңа урынны котларга кирәк! Хәзер үк бикләнәбезме? – Таня егетнең муенына сарылды. Шәйморат аны читкәрәк этте.

– Таня, сыйнфый сизгерлегеңне югалттың. Без ят авылда! Кем хәзер атларны караштырыр? Аннан, бүген үк үзебезнекеләрдән берәрсен чакыртып, киңәш-табыш итәсе бар. Тоже мне революционер!

– Революцияне үзебез ясадык. Шулай булгач, ничек телибез, шулай яшәргә хакыбыз бар Шаймуратик…

– Мин ачмын.

– Ну и дурак! – Таня үпкәләргә булды да кире кайтты. – Мин хәзер ашарга китерәм. Тегене… Кем дидең?

– Хуҗабикә.

– Хәзер без хуҗа. Тукта, ә син кая?

– Атларны карарга.

Икәүләп аска төштеләр. Шәйморат тышка чыгып китте, Таня аш өенә үтте.

– Совет власте сездән ризык алырга тели!

Таня шәл ябынган хатынның мыскыллы көлгәнен ишетте. Бу кыланышы өчен өркетеп алырга да була: бер генә акыру җитә, шундук акылга утырачак, ләкин ниятен башкарырга өлгермәде. Хатынның кул белән почмакка ишарәләгәнен күрде. Икмәк-май күргәч, җан тынычланып куйды.

– Әйбәт яшисез, барышня! Көләрлек тә шул… Уһу, монда әллә ничә кеше туярлык.

– Туегыз, тик адәм башларын гына ашамагыз.

Таняның янә йөзе җимерелде, ләкин сүз куертмады. Ачлык, ару үзен сиздерә. Сәяси карашларны соңыннан да ачыкларга мөмкин. Тамак туйдырырга да, тизрәк Шәйморатның кайнар кочагына! Ризык алып, өскә күтәрелде. Бераздан Шәйморат та күренде.

– Оһо, ашарга да әзер! Әллә безне монда көтеп торганнармы?

– Конфисковать иттем, ха-ха-ха!

Шәйморат елмаюын онытты, ачулы карашын Таняга төбәде.

– Совет власте…

– Син хәтта шаяртуны да аңламыйсың! Җансыз бүрәнә… Кадерлем, власть вәкиленә ашарга бирәләр. Үзләре үк. Начар түгел! Аннан, безгә кухарка алырга кирәк булачак.

– Кеше эксплуатацияләү бетте! Үзең пешерерсең!

– Ах, башкорт кабахәте, син мине мич янына куасыңмы? Партиядәш иптәшләрем ишетсә бу хакта, изгелек көтмә! Мин синнән алда революция эшен башлаган кеше. Питер кызы! Онытма шуны!

– Ярар, ач утырырбыз.

– Хезмәтче бар. – Таня ияге белән аска ишарәләде. – Йә, кап…

Бераздан ул, иңбашларын уйнатып, Шәйморатка сыенды.

– Хәзер самый раз, шулаймы? – Җавап та көтми егетнең муенына сарылды. Шәйморат та чос шул, тегене җәһәт кенә күтәреп алды да эчке бүлмәгә юнәлде.

– Сине очраттым да, шайтан алгыры, бөтен дөньяны оныттырдың! Ә мине нинди ирләр яратты… Бүтән берәүнең дә сөяркәсе буласым килми, ишетәсеңме? Хатыны да… – диде Таня, аны нык итеп кочаклаган килеш.

– Дөньяда мин бердәнбер чын ир! Шулай диясең киләме?

Таня ризасыз төс белән башын читкә борды.

– Ну тупаслыгың бар инде! Бигрәк күп җикерәсең. – Аннан Шәйморатның ирененә үрелде. – Ничего, яшьсең. Үтәр кызулыгың. Әллә нәрсәгә өйрәтербез әле…

Таняның яңгырау тавыш белән көлгәне аска да ишетелде. Тәрәзә аша караңгылыкка төбәлгән Фәйрүзә бөркәнгән шәл эченнән пычак чыгарды да түрдәге киштәгә тыкты. Көчәнеп пычак тотып кызарган учын ышкыды, дога укыды.

– Иртәгесе көнне дә, Ходай, сәламәтлек белән каршыларга язсын, – диде һәм үзенә урын җәя башлады.

Шәйморат җәһәт кенә торып утырды, үрелеп, лампаны кабызды. Көннәр нык кыскарды, яктырганын көтеп ятып булмый. Сәгать алтыда сикереп тору аның өчен бернәрсә дә түгел. Эшне ничегрәк итеп башлап җибәрергә? Нәрсәдән? Җавап урынына эч быгырдады.

– Таня! Ашарга бармы?

– М-м-м… – Таня иренен генә ялады да икенче якка борылып ятты.

– Йокы чүлмәге! Революция исеменнән боерам!

Таня аһылдап, торып утырды.

– Нәрсә сиңа? Мәңге ач бүре! Чакыр кухарканы!

– Никаких! Без эксплуататор түгел. Аларны күрергә дә теләмим. Коммунист хатыны буласың килсә тор! Утка да, суга да бергә керәсең.

– Хатын? Фу, сине! Берәүнең дә хатыны булырга җыенмыйм! Искелек ул, ахмак!

– Нәрсә?

– Селкетмә мине. Без, Питерда оешмаларны булдырганда ук, карашыбызны ачык белдердек – азат мәхәббәт. Һәрьяклап син дә, кызыл командир, искечә фикерләвеңне ташла!.. Аңладыңмы?

– Ашарга, дим!

– Шайтаныма олак, крәстиән калдыгы. Без монда эшче-крәстиән дуслыгы өчен гомерне аямыйбыз. Ә бу авылга килеп төшү белән, учак каршысында торыр бичә эзли. Күралмыйм!

– Нигә алай булгач торып калмадың? Әйттем бит мин сиңа! Искәрттем! Юк, иярә!

Таня аңа нәфрәт белән карап алды да урыныннан кузгалды.

– Хәзер китерәм, бирән тамак! Акылын җуйган…

Таня беренче катка төште дә, капшана-капшана, аш өе ягына юнәлде.

– Иптәш, кем әле? Гражданка! Ә таптым, икмәк. Сөтме бу?

Аның артыннан ук килеп төшкән Шәйморат зур тустаганны иснәде.

– Катык. Бик яхшы.

Бераздан ишек шакыган тавыш ишетелде. Икесе дә сагайды.

– Мөмкиндер бит!.. – дигән тонык кына тавыш ишетелде.

– Мөмкин! Кем буласыз?

– Шушы авыл ярлысы Сәгыйть булам инде. Сезнең килгәнне кичә үк ишеткән идек…

– Сәгыйть иптәш, тиз генә авыл активистларын җыеп алып кил. Куелган бурычлар, башкарасы эшләр турында гәпләшеп-фикерләшеп аласы бар. Озакламагыз, җәһәтрәк!

Көн яктыра башлаганда, активистлар үзләренең беренче утырышына җыелган иде инде. Шәйморат, илдә барган катлаулы хәлләрне аңлатып, озак кына чыгыш ясады. Аннары алда торган бурычларга күчте. Соңыннан инде үзе дә мондагы хәлләр белән кызыксынды.

– Бездә, Ырысбайда, караш уңайга үзгәрде. Әнә шул башта торган өч кешене алгач шым булдылар. Ләкин бөтенесе дә яңа властька ышанып киттеләр дип әйтү икеле…

Якын-тирәдә барган вакыйгалар турында сорашты.

– Чит авылларда яңа властьны ничегрәк кабул итәләр?

Ул өметләнгәнчә барып чыкмады. Халыкның күпчелеге ышанмый.

– Читтәгеләр әлегә үзләрен хәстәрләсеннәр, шулай булгач, аларга үзебезнең олы көч икәнне күрсәтергә тиешбез. Инде ныгыганыбызны, тиз генә китәргә җыенмаганыбызны күрсеннәр, инансыннар. Кызыл флагны тотып, Ырысбай буйлап узабыз, күрше Солтантимергә тиклем барып җитәргә тиешбез. Андагы активистларны да күрергә кирәк. Кая байрагыгыз?

Алар урыннарыннан кузгалды. Башкортча сөйләшүне әллә ни аңламаган Таня да кушылып торып басты.

– Син кал!

– Сәяси хата ясыйсың, командир! Пролетариат белән крәстиән һәрчак бергә.

– Таня, тын, дим! Бу башкорт авылы икәнен онытма. Синең кебек марҗаны беренче мәртәбә күрүләре. Алар моны хупламый.

– Өйрәтербез, алар безнең кул астында! Интернационализм шуннан башлана.

Авылларга бергә чыгудан башка чара калмады.

Шәйморатның кәефе яхшырып кайтты. Элекке болганышлы заманнар артта калып бара бугай. Йөзләрдә битарафлык бар барлыкка, ләкин нәфрәт, күралмаучанлык әллә ни чагылмады шикелле.

– Менә шулай, Таня! Кешеләр яңа власть белән кызыксына башлады. Аларны агы-кызылы бердәй ялкыткан!

– Син нигә контра сүзен сөйлисең? Нәрсә анархист ягың тарта башладымы?

Таня атын шпорлады да алга чабып китте. Шәйморат йортка килеп кергәндә, ул тавыкларга җим сибеп тора иде. Шул арада берсен эләктереп алды, Шәйморат авызын ачканчы, бүкәнгә салып башын чабып өзде.

– Нәрсә эшлисең, ахмак!

– Хәзер аш пешерәм. Нигә ул тиклем ярсыйсың?

Шәйморат җавап кайтармады. Өйгә кереп китте. Үзе эчтән генә: «Хатын-кыздан түгел, шайтаннан тугандыр», – дип уйлады. Балта белән чабылган тавыкка бер генә күз салды да урамга таба атлады. Халыкны җыеп сөйләшергә кирәк. Түзмәде, Сәгыйть ярлының өен эзләп китте. Власть әһелен үз йортында күргән Сәгыйть каушап төште. Шәйморат төп сүзгә күчте.

– Безгә аңлату эшен җайга саласы бар. Үзебезнең идеяләрне ярлы халык массасына партия таләп иткән кимәлдә сеңдерә алмыйбыз. Тимерне кызуында сугарга кирәк икәнен кайчан бөтенләй онытабыз, Сәгыйть иптәш.

– Агарту эше алып барыла ул, командир. Безнең мөгаллимәбез шәп бит. Ырымбурда укыган кеше ул. Абруе зур, халык бик хөрмәт итә.

– Андыйларның булуы бигрәк яхшы.

– Әйе-әйе, ипле, үзе бик акыллы. Син әйткәнчә, нәкъ шул идея дигәннәрне сеңдергәнче әйтә дә куя.

– Тәк-тәк. – Шәйморат кызыксына төште. – Мин аны күрергә тиеш. Кай тирәдә яши?

Сәгыйть, күзен челт-челт йомып, аңа аптырап карады. Шуннан, гаепле кешедәй, сөзеп карап, ашыкмый гына җавап кайтарды.

– Соң… Ни бит әле… Ни дип, әнә шул сез, власть кешеләре кергән йортның хуҗабикәсе инде…

Бу юлы Шәйморат телсез калды. Менә шундый кешеләр авылның аңлы активистлары була инде! Алай булгач, кызын гына түгел, заманында старшинасын да бик хөрмәтләгәннәрдер болар! Тел төбендә шул ята лабаса? Ә сыйнфый сизгерлекнең, сәяси аңның бер тамчысы да юк.

– Күрдем мин аны кичә. – Шәйморат мыскыллы көлемсерәде. – Шәленә уранган бер бөкре ханым.

– Мөгаллимә су сөлеге кебек… Фәрештә күңелле…

– Отставить фәрештәне! – Шәйморатның ярсудан йөзе комачтай кызарды. – Кара таңнан мин сезгә сыйнфый дошманга карата уяулык турында тукыйм! Буржуйлар, сөрсегән байлар, черегән элементларга безнең бер генә мөнәсәбәт! Бер генә караш! Төшендегезме?

– Хуҗа кеше әйткәч төшенмәгән кая инде, төшендем…

«Наданнар. Менә шулар белән яңа тормыш кор инде. Нихәл итәсең, караңгы почмакларда ситуация шулайрак тора».

Шәйморат кайтып керүгә, өйдә тәмле аш исе таралган иде. Ул өскә менеп кайсыбер документларын караштырган арада, бәләкәй генә чуен казан тоткан Таня килеп керде.

– Шаймурат, ашарга әзер! – Үзе чалбар балакларын кайтарып куйган. Тагы йөгереп төшеп китте, бу юлы кашыклар тоткан.

– Кая хуҗабикә? Нигә күренми? – дип сорады Шәйморат, каешын ычкындыра-ычкындыра. Ул хатын белән һичшиксез бүген сөйләшергә туры килер, югыйсә ниндидер агитация белән шөгыльләнә бугай. Хәвефле элемент була калса, бүген үк бу өйдән куарга кирәк. Кем аны яклый, шуңа барып сыеныр.

– Күренми шул, – дип җаваплады Таня. – Тайган. Котын нык очырганбыз шикелле, ха-ха! Бөтен дөньясын ташлаган да юкка чыккан!.. Эксплуататорларның бер дә безгә аш пешерүче буласы килми. Аларга әзерне генә тоттыр!

Таня гәп саткан арада, Шәйморат ашыкмый гына ашка үрелде. Шулпаны бер йотуы булды, күзләре маңгаена менде, калагын атып бәргәнен сизми дә калды.

– Ахмак, син мине агуларга уйлыйсыңмы?

– Шаймурат! – Таня бот чапты. – Акылдан язып барасыңмы? Нигә алай дисең?

– Бу тавыкның эчен чистарттыңмы? Нигә үтен сыттың? Хәзер ашап бетер үзең!

Шәйморат сикереп торды да тәрәзә янына килеп басты. Арба шыгырдаган тавыш ишетелде. Йортка җигүле ат килеп туктады. Кичәге шәлен бөркәнгән хуҗабикә утыра. Таня Шәйморатка килеп сарылды. Егет аны ачу белән этеп җибәрде.

– Бар, ашыңны чыгарып түк!

Таня төшеп киткән уңайга үзе дә аска юнәлде. Кемдер аларга ашарга хәстәрләргә тиештер бит. Ишегалдында Таняның яңгыравык тавышын ишеткәч, чоланда туктап калды.

– О, гражданка! Без сине бу тирәдән бөтенләй качып киткәндер дигән идек!

– Мин атам салган йортта яшим. Ата-бабам вата- нында.

«Вәт явыз, теле әче икән! Менә шундый була инде коткычы-котыртучылар». Шәйморат нәкъ шушы төбәкне буржуаз милләтчеләр оясы дип искәрткәннәрен исенә төшерде. «Тагы нәрсә ычкындырыр икән бу контра бичәсе?» Ул кызыксынуын җиңә алмый чоланга чыкты.

– Телеңә салышма! Монда хәзер бүтәннәр власте, хатаң бик кыйммәткә төшүе ихтимал! – Таняның тавышы ачулы яңгырады. – Мин сафсата сатарга җыенмыйм. Без ачбыз! Власть ашарга таләп итә!

– Бер мосафирга ашарга табылыр. Барыбер монда озакка калучылар юк.

Шундый тыныч, тонык, бәрхет тавыш белән җавап кайтара. Шәйморат аптырап баш чайкап куйды. Кайсыдыр бер сыйфаты белән ошап та китте. Тик Таняга гына нәкъ киресенчә тәэсир итте. Тавышы ярсыганнан-ярсый. Аның саруын ярыйсы гына кайнатты шикелле хуҗа- бикә.

– Ничек инде озак тормыйм? Бу нәрсә, янаумы? Безнең власть мәңгегә килде, шуны исеңдә тот, иптәш! Мине, Татьяна Дубининаны, исеңнән ялгыш та чыгара күрмә, чөнки партия мине үзе сайлап җибәрде! Партия!

Җавап ишетелмәде. Шул ук минутта Татьяна йөгереп килеп керде. Ул баскычта торган Шәйморатны күреп, йодрыгын төйнәгән килеш кычкырып җибәрде:

– Партия әгъзасын мыскыл итә, контра! Давай монда винтовканы. Менә шушындый җаһил халыкка без йомшаклык күрсәтергә тиешме, ә?

Краском аны тотып алды да югарыга өстерәде.

– Тынычлан! Башкорт авылына үз теләгең белән килдең. Интернациональ бурычыңны хәзер шулай үтисеңме? Кемнәр белән эш иткәнеңне әзрәк аңла! Иртәгә үк безнең арттан киләчәкләр. Бу сугыш кыры түгел! Һәрбер өй буйлап авыл бичәләре белән бәхәсләшү җитмиме әллә сиңа?

– Юк, үзең уйлап кара! Ата-баба җире, имеш. Завод-фабрика – эшчеләргә, җир – крәстиәннәргә! Бу җир – Советныкы: Ә барышня безнең бөек максатны…

– Җитте! Мин үзем беләм нәрсә эшләргә!

Алар, ачулы карашларын бер-береннән алмыйча, байтак кына басып тордылар. Шулчак ишек шакыдылар. Шәйморат сискәнеп, ялт итеп ишек ягына карады. Каршысында нур сипкән яшькелт күзле бер сылу басып тора иде. Юк, күзен яшел дип тә, күк дип тә әйтеп булмый. Ә менә анда нур уйнап торуы…

Кыз алар алдына тулы поднос куйды.

– Үрелегез, кунаклар.

Нәрсәдер дип җавап бирергә кирәк, эндәшми калу ярамый лабаса! Шәйморат тамак кырды:

– Рәхмәт. Шат күренәсең, йөзеңә чыккан.

– Шатмын шул. Җиңгәмнең улы туды бит. Барып күреп килдем. Адәм баласы чебен сыман кырылган заманда да тормыш дәвам итә. Кеше яшәргә тырыша, бала таба. Бу бит искиткеч!..

Сылу Шәйморатка карап шундый елмайды. Күзләрдә куаныч та, тәкәбберлек тә, нәфрәт тә бергә чагылгандай булды. Ул чыгып киткәннән соң да, егет сыны каткандай утырды. Таня җиңеннән тарта башлагач кына аңына килде.

– Шаймурат, Шаймурат! Нәрсә булды сиңа?

Шәйморат аптыраулы карашын аңа төбәде. Шуннан – кулындагы калакка, аннан инде – ябылып өлгергән ишеккә. Таня һаман егетнең җиңеннән тарткалады.

– Ул нәрсә диде? Әйт, нәрсә диде?..

Егетнең башында кызның матур сыны, әйткән сүзләре бергә буталды…

– Ә икмәге тәмле! Үрел, тартынма, ату калмаячак!

Шәйморат зур гына бер телемне авызына тыкты, тик ялгыш сулыш алдымы, нәрсәдер тын юлына тыгылып йотыкты. Йөткерә торгач, күзеннән яшьләр атылып чыкты. «Хәйләкәр, мөгаллимә! Кичә генә иске шәлгә төренгән бер кортка кыяфәтендә иде. Ә бүген!»

Янә дә күз алдына ап-ак йөзле, ачык яшел күлмәк өстенә челтәрле ак юка шәл салган сын килде дә басты. Сәгыйть ярлының әйткәннәре дә искә килеп төшмәсенме! «Фәрештә…» Шәйморатның моңа кадәр якыннан башкорт сылуына караганы юк иде! Көрәш тә көрәш, дөньяны ялмаган азатлык идеясе… Аннан инде Таня. Тукта нәрсә диде әле? Ул бит «кунаклар» дип эндәште! Бу сүзгә Шәйморат әллә ни әһәмият тә бирмәде башта. Власть әһеленә болай эндәшергә ярамый?! Чынлап та, әле ерак китеп өлгермәгән, якын-тирәдә генә поскан сыйнфый дошманнар арасында сагалаучылары да бардыр.

– Ә ул бик горур кыланган була. Агыннан да, кызылыннан да куркырга өйрәнмәгән шикелле. – Таня, кашын җыерып, ишек ягына ымлады. – Әй, син кая?

– Өйдән беркая да чыкма. Әдһәм килеп җитәргә тиеш. Минем барасы җир бар. – Шәйморат, шәп-шәп атлап, аска төшеп китте.

Элекке солдат, хәзерге активистларның берсе Сәгыйть яныннан кайтышлый, Шәйморат йорт хуҗабикәсенә, ягъни мөгаллимәгә, нәрсә әйтәчәген алдан әзерләп куйган иде инде. Миенә сеңдерерлек, үзәгенә үтәрлек итеп кыска, каты итеп әйтергә: «Гражданка, сезнең кемлегегез безгә бик яхшы билгеле. Сез – башкорт милләтчесе Касыйм Хафиз улының хатыны. Касыймның бу якларда кызылларга каршы бик каты көрәш алып барганын кире кага алмыйсыз. Сезнең каенатагыз Хафиз мулла да милләтчеләргә бик уңай караган. Фатихада торган. Хәзер аларның икесе дә дөньяда юк, әмма бу гына әле милләтчеләрнең якын-тирәдә теләктәше калмаган дигәнне аңлатмый. Шуларның берсе – сез. Әтиегезнең йорты конфискацияләнгән, монда яшәргә хокукыгыз юк. Хәзер үк чыгып китүегезне таләп итәм. Югыйсә…» Шәйморат үзе дә сизмәстән кобурасын капшап куйды.

Өйгә җитәрәк, берничә ат торганын күреп алды. Әдһәм килеп җиткән булырга тиеш. Таняны калдырып дөрес эшләгән! Юлдан талчыгып килгәннәрне карарга башы җиткәндер. Тик нигә ыгы-зыгы купкан? Берәү керә, берәү чыга… Солдат киемендәгеләрнең берсе Шәйморатка таба атлады.

– Иптәш командир! Әдһәмне каты яраладылар!

– Кайда?!

– Авылга бер-ике чакрым калгач кына. Ике мәртәбә аттылар. Икенчесе Әдһәмнең күкрәгенә тиде дә инде… Качты кабахәт!

Шәйморат дөбер-шатыр өйгә барып керде. Менә бит тагы аңа эләккән… Дусты сәкедә ята. Йөзе ап-ак. Шәйморат, якын-тирәсендәгеләрне этеп, аңа таба иелде.

– Әдһәм!

– Моннан китегез! Китегез, дим!..

Мөгаллимә тавышы. Шәйморат артына борылды. Кулына марля, ниндидер тартма тоткан хуҗабикә яралы янына килеп утырды. Шәйморатка тутырып, бер карап алды да:

– Түшен ычкындыр, – дип боерды.

Хуҗабикәнең җәрәхәтне ансат кына бәйләвенә, бармакларының йөгереп торуына карап торган Шәйморат аптырап китте. Ханымның куллары өйрәнеп беткән ләбаса!

– Ярасы авыр, – диде теге ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән, – ләкин төзәлер.

Хуҗабикәнең бу сүзеннән күңелгә ничектер җылы булып китте. Рәхмәтле карашын аңа төбәде. Шулчак һичкайчан булмаганча аңлаешсыз тойгы кичереп, йөрәге дөрселдәп тибәргә керешмәсенме! Бу дөрселдәүне хәтта хуҗабикә дә ишетәдер сыман, уңайсызланудан нишләргә белми, аягына алмаш-тилмәш басып алды. Юлда әзерләп килгән сүзләр, хөкем карары баштан очып чыгып бетте.

– Хатыныгыз бер ярты сәгать элек чыгып киткән иде, – диде хуҗабикә.

– Ничек хатын? Дөрес… То есть… Шулай да… – Шәйморат буталды, югалып калуына ачуы килде. – То есть ничек инде Таня чыгып китәргә тиеш? Кругом дошман, засада!.. Кайсы якка китте?

Шәйморат атына атланды да хуҗабикә күрсәткән якка чаптырды. Авылдан бер чакрым чамасы үткәч кенә, тегенең каршыга килгән аты күренде.

– Но!.. Җәһәтрәк бул! – дип, үзе дә атын куалады. Таняның шат тавышы урманны яңгыратты:

– Шаймурат, мине эзлисеңмени?! Борчыласың, ә!.. Хафаланасың!

– Сине булмый, шайтанны эзлиммени? Кая чыгып юк булдың рөхсәтсез? Что за башбаштаклык?!

– Тынычлан! Акырма миңа ул тиклем, бүре күз! Күреп торасың бит бернәрсә дә булмаган. Һич көтмәгәндә кунак килеп төште миңа.

– Кемгә?

– Миңа! Пётр Семёнов. Питерда кызыл отрядка бергә язылган идек. Бактың исә, ул шушы якныкы! Андреевка дигән авылдан! Аны да туган ягына задание белән кайтарганнар. Ишетеп, мине күрергә килгән. Иң кызыгы: килүен килгән, ә кире китәргә икеләнә, бравый солдат! Ха-ха-ха!.. Башкортларга ышанып бетми. Менә шул. Әзрәк озатып куярга туры килде.

– Бу башбаштаклыгың соңгы тапкыр булсын, Таня! Семёнов иптәш мине күрергә тиеш, чөнки мин монда главный!

Шулчак Шәйморатның аты нәрсәдәндер өркеп, үрә басып читкә сикерде. Егет яндагы агачка чак башын бәрмәде, кулын күтәргән уңайга юан ботак җиңеннән эләктереп алды. Атны тынычландыргач кына әрнегән кулына игътибар итте. Нәрсәдәндер кистергән – беләктән кан сарка.

– Тиз бул, кулыңны бәйлим, – диде Таня. – Җикерергә остасың, ә атта йөрергә оныткансың!

Болай да ярсуын басып чак торган Шәйморатка җитә калды.

– Кирәкми! – диде дә атын авыл ягына куды. Кайтып җиткәнче, бер сүз дә сөйләшмәделәр.

Таня, Әдһәм белән килгән кешеләр тирәсендә әвәрә булып, ишегалдында торып калды. Дустының хәле өчен борчылган Шәйморат туры өйгә кереп китте. Хуҗабикә ялт итеп аңа борылды, яралы кулны күргәч, кашы җыерылды.

– Кая, бәйлим әле, агай, – диде. – Әлдә пуля түгел икән…

Бу йомшак тавыш янә егетне ихтыярсыз итте дә куйды. Ул, үзе дә сизмәстән, кулын хуҗабикәгә таба сузды. Сылу ханымны үзенең янында тою шулкадәр нык тәэсир итте, хәтта тыны кысылгандай булды. Тәне буйлап кызу кан йөгерде.

«Нидер була да куя миңа? Әллә нинди көче бар…» Яннан һич кенә дә, җибәрәсе килми бит, шайтан алгыры! Әнә кузгалды!

– Иптәш… Ханым… Туганкай!..

– Фәйрүзә минем исемем, агай.

– Әллә син шәфкать туташы булып эшләдеңме? Кулың бик килешеп тора!

Фәйрүзә әрнү катыш көлемсерәде.

– Шәфкать туташы… Безнең авылдан кемнәр генә үтмәде инде… Ул кичергәннәрне!.. Агы, күге, яшеле, сорысы, төссезе… Сез каһәрләгән старшина өе күп мәртәбәләр госпиталь булды. Ярдәм иттек инде һәммәсенә дә… Коткарырга тырыштык, Ходай бәндәләре бит.

Фәйрүзә, түр ягына барып, бер пакет алып килде.

– Иптәшегезнең гимнастёрка кесәсеннән чыкты.

Шәйморат хатны алды да өскә менеп китте. Элеккеге дусты Илнур Алпарскийдан иде ул. Илнур кантон ревкомы әгъзасы итеп сайланган иде. Әле генә рәис урынбасары иткәннәр икән. Дусты өчен Шәйморат ихлас куанды. Шулай булмый тагын, аны революцион көрәш юлына Шәйморат алып килде ләбаса! Эндәшмәс, кешедән тартынган, үз эченә йомылган, кыюсыз гына бер егет иде. Ваемсыз кыяфәтле… Шушы еллар эчендә менә дигән революция солдатына әверелде. Беренче очрашканда, көрәшче чыгармы дип, шикләнебрәк караган иде. Юк. Тырыш булып чыкты, башлаганын ташламый. Бу – көрәшче өчен әйбәт сыйфат. Хәзер үк фикердәшенә, соратнигына җавап язып җибәрергә! Дуслык сугыш кырында гына түгел, тыныч тормыш төзегәндә дә кирәк. Алар дуслыгы сынау үткән. Берничә ел элек Илнур дусты аклар ягында хезмәт иткән, башкорт отрядына әсир төшкән иде. Аны һәлак булгандыр дип, күпчелек бәхилләшкән иде дә. Тик Шәйморат кына ышанмады. Эзенә барыбер төште. Бикле келәттән урлап алып чыкты! Ач, хәлсез, каты кыйналган Илнурны берничә чакрым өстерәргә туры килде. Менә соңыннан юллар аерылышты. Яугир дустының контрревкомда эшләвен яңарак кына белде әле. Шәйморат янә хатка иелде Алпарскийның уртада язганнары күңелгә ничектер ятып бетмәде. Өйрәткән сыман. Монысы инде артыграк. Тагы Рәсүл байның йортын тартып алырга, туган-тумачасы булса, тизрәк куып чыгарырга кушкан. «Кулак» дип мөһерләнгән берничә кешене язган, аларга аяусыз чара күрергә кушылган. Ярый, ничек булса да бөтенесен дә тәфсирләп җәһәт кенә җавап язарга. Уйланып утыра торгач, кулына алган каләмен кире сумкасына тыкты. Юк, җавап белән һич ашыгырга кирәкми. Иртәгәсе көн бар бит әле. Хатны ашыкмый гына беткәнче укырга кирәк.

Соңгы юллары исә кәефне күтәргәндәй итте. Кемгә ошамасын инде мактау? «Эшне дәрт белән башлап җибәрдең, котлыйм. Син элек тә революциянең ярсу бер арысланы булдың. Партия нәкъ синең сымакларга таяна, синең кебекләр генә җиңү китерәчәк. Хәзер чын көрәш фронтта түгел, ә халык массалары арасында. Революцион аң, сизгерлек һәрчак юлдаш булсын, иптәш Төхвәтов!» Дусты, чынлап та, дөресне яза. Буржуа элементлар, кулакларга йомшаклык күрсәтергә ярамый. Югыйсә Шәйморат үзе дә хисләнеп, йомшара язып куйды. Төзәлер. Тагы нәрсә? Ә-ә! Бу як авыллар өен фельдшер сорарга кирәк.

Совет эшен җанландыру максатында, Шәйморат кантондан килгән ике иптәшне, авыл активистларын алып, күрше авылларга да барып кайтты. Рәис урынбасарына җавап язганга тикле, йорт хуҗабикәсен чыгарып җибәрергә туры килер. Сыйнфый дошманнар белән бернинди дә уртаклык булмаячак. Шәйморат үзенең кыланышы, эше белән мондагы ярлы-ябагайга үрнәк булырга тиеш. Бу – бүген башкарасы иң мөһим бурыч. Шулай дип уйлагач, үзенә ничектер кыен да булып китте. Шәйморатка хәзер ваграк эшләр белән дә булышырга туры киләчәк. Хатын-кызларның яңа тормышка мөнәсәбәтен ачыклау, дошманга теләктәшлек иткәннәренә чара күрү – бик күңел яткан шөгыль түгел.

Чыраена усаллык чыгарып, кашын җыерып, дөбер-шатыр килеп керде ул өйгә. Тик ачкан авызын ничек япканын да белми калды. Идәндә балалар тезелешеп утырган. Бер бүлмәдә – малайлар, икенчесендә – кызлар. Дәрес бара бит! Хәзер тора салып ул мөгаллимәне эшеннән бүлдерә алмый лабаса! Шулай басып торганда, бер активистның әйткән сүзләре искә килеп төште. «Баласына да, олысына да белем бирә мөгаллимәбез, бушлай укыта». Мондый авыр, катлаулы хәерче заманда килер буын турында хәстәрлек күрү – изге эш. Әгәр дә аны чыгарып җибәрсә? Нигә, шушында килеп укытып йөрер. Рөхсәт итәрләр. Үз өенәме? Ничек була инде? Шәйморат авыр итеп көрсенде дә өскә менеп китте.

Алпарскийга ул мондагы хәлләрне тасвирлап язды. Һәрбер соравына, шик калдырмаслык итеп, җентекле җавап бирде. Утыра торгач, янә өстәде: «Мәрхүм старшина өе тулысынча Совет карамагына күчте. Якын туганнары калмаган. Йорт безнең штаб ролендә, кирәк авыл активистлары да шунда җыела…»

Хатны Алпарский кешеләренә тапшыргач, күңел тынычлыгы кичерде. Түрдә янә Фәйрүзә белән очраштылар.

– Бала-чага кайда булды?

– Аларның сабагы бетте. Кич белән өлкәннәр киләчәк.

Шәйморат Фәйрүзәгә озак текәлеп торды. Эш белән мәшгуль хуҗабикә бу карашны тоймаганга салышты.

– Фәйрүзә сылу2, бу заманда нәрсәгә кирәк ул мөгаллимлек?

– Миңа, бәлки, бер нәрсәгә дә кирәкмидер. Ләкин иртәгәсе көнебезгә кирәк. Бала-чага – шул иртәгебез инде.

– Совет хөкүмәте якты киләчәк турында хәстәрлек күрә. Пролетар, ярлы крәстиән баласына игътибарны арттыра. Аларның укытучылары да тик шушы сыйныфтан булачак.

– Иртәгә яңа мөгаллим тапсаң, иптәш кызыл командир, мине бала-чага янында күрмәссең. Ул юк бит! Башкорт баласы көтеп ятарга тиешме? Башкортстан ничек үсәр? Изелгән башкорт халкын томаналык капласынмы? Сыйнфый бүлем дигәнегез нәрсәдән гыйбарәт?

«Старшина кызы без күтәргән революцион идеяләрне кабул итмәячәк. Буржуаз милләтче. Касыйм әфәнденең фикердәше генә түгел, хәләл җефете дә бит ул…»

– Башкорт гаскәрләре үзләренең тар милли карашларының хата икәнен аңлап, кызыллар ягына чыкты. Синең ирең – Касыйм әфәнде – үзенең бәләкәй генә отряды белән безнең якка күчүдән баш тарта. Шулай бит?

– Кызылларның вәхшилегеннән соң! Смоленск полкы турында сез бит хәбәрдар.

– Сугышта төрле хәлләр килеп туа. Ләкин бу аңлашылмаучанлык соңыннан…

– Соң, шул аңлашылмаучанлык бик күп асыл башкортның башына җитте түгелмени? Аннан, Касыйм ирекле башкорт мохтариятына ышанды. Ул, ни, яшь тә, хыялый да…

– Нишләп исән сыман әйтеп куйдың? – Шәйморат сагайды.

– Мин аның үле гәүдәсен күрмәдем. Шулай булгач, бүтән төрле әйтә алмыйм.

Фәйрүзәнең азаккы сүзләреннән соң эчтә дөрләп ут кабынды. Юк, монысы инде сыйнфый дошманлык хисе түгел, ә көнләшү иде. Үз ире белән соклану, аңа тугрылык белән балкыган нурлы күзләр аны янә сихерләде. Хәтта Касыйм урынында булмавына күңелне үкенеч биләгәндәй булды. Кемне якларга, кемне сакларга белер иде Шәйморат!

«Тукта, кызыл командир, бу ни дигән сүз? Кая китеп югалды сыйнфый аңың? Дошман элементларына карата аяусызлык кирәк!» Бүген йөрәгендә шушы нәфрәтне уята алмаган Шәйморат шәп-шәп атлап китеп барды.

Кич түшәккә ятып күзне йому белән, әлеге нурлы караш, матур сын пәйда булды. Уң якка борылса да, сул якка борылса да, каршыда тик тора. Һич йокы алмый, күңелгә шундый рәхәт, шайтан алгыры!

– Сиңа нәрсә булды, кадерлем? Йокларга ирек бирми аунап тик ятасың. Алайса, мин сине хәзер сихерләп йоклатам… – Таня аңа сарылды.

– Күч, дим! Китеп ят тегендәрәк!

– Дурак!..

Таня, үпкәләп, аркасы белән борылды. Шәйморат янә үз уена чумды. Теге Касыйм дигән мулла малае, ялчысы, буржуаз калдык белән кайчан ярәштерделәр икән бу кызны? Бигрәк яшь бит! Бала гына йөзле, ә фикер йөртүе олыларча… Күзендәге көче соң! Назлы куллары белән Шәйморатны бер генә кочаклап җибәрсә… Елмаеп яткан җиреннән егет кинәт дерт итеп китте. Ул бит – бу төбәктә большевистик идеяләрне алга сөрүче иң баш кеше! Әгәр дә шушы уен югарыда сизеп калсалар… Була инде «кочакла!» Үзеннән-үзе әче көлгән сыман, соңгы сүзне кычкырып әйтте. Таня нәкъ шушы сүзне яхшы аңлый. Ялт итеп борылды да егетнең муеныннан кысып кочаклап алды.

– Давно шулай диләр аны, тискәребай! Хәзер чыда гына инде!..

* * *

Шәйморат бер атна чамасы тирә-як авылларда йөрде. Совет эшен җанландыру өчен җәлеп итәрлек кешеләр эзләде. Халык яңа властька күнегә башладымы, фикер алышулар ихласрак чыга. Үз эшеннән канәгать Шәйморат. Ышаныч ныгый. Яңа ярдәмчеләр дә табыла. Советларга җәлеп итү буенча үгет-нәсыйхәт эзлексез алып барыла.

Ихатага килеп керү белән, мунча алдының ишеге шыгырдап ачылып китте, һәм анда Таняның шәрә сыны пәйда булды.

– Шаймурат! Монда! Туры монда!

Кара син аны, кеше-кара күреп калыр дип тә тормый ничек чыгып баскан! Шайтан, һич оялу белми!

– Кер, күренмә! – Шәйморат ачуланып кул селтәде дә атын күләгәгә алып китте. Арып-йончып, тирләп-пешеп йөргәннән соң, ох, мунча бик таман булыр иде! Шәп эш эшләгән Таня. Молодец! Ул кайтуга дип ягып әзерләп куйган бит. Өйрәнә авыл тормышына!

– Таня, син үзеңне чын хуҗабикә кебек тотасың, молодец! – диде, эчкә кергәч, Шәйморат.

– Ну, а как же! Фигура бар! Тартынырлык бернәрсә дә юк!

– Тфү, шайтан алгыры! Мунча ягып куйган өчен мактыйм мин сине!

– Мунча? – Таняның тавышы сүнде. – Минем әлегә тиклем авыл мунчасын төтәткәнем юк. Гафу ит, мин яратмаган эш белән булышмыйм? Ә моны теге барышня әзерләде. Аңа килешә.

– Барышня?.. – Бу юлы Шәйморатның тавышы сүнде. Ул нишләптер мунча себеркесен читкә атып бәрде, шуннан кинәт кычкырып җибәрде. – Тизрәк чык! Миңа чабынырга кирәк! Марш!

– Кадерлем, мин уйлаган идем…

– Алайса, уйланып утыра бир! Мин тиз генә чабынам да чыгам! Бар, тегендәрәк уйлан!

– Бу торган саен ахмаклана бара, ахмаклана бара… – Таня җәһәт өстен каплады да чыгып тайды.

Шәйморат мунчадан кайтып кергәндә, Фәйрүзә бала-чаганы озатып йөри иде. Егеткә күтәрелеп бер генә баксачы. «Кара, монысы да минем кәефне боза…» Шәйморат узгынчы түгел ләбаса, ошыймы-ошамыймы – власть әһеле, аз гына булса да игътибар итәргә кирәк!

– Мунча ягып куйгансың икән, монысы өчен рәхмәт, сеңелкәш.

– Мунчаны Әдһәм өчен яккан идем шул, агай?

Ничектер җайсызрак килеп чыкты.

– Әдһәмнең хәле ничек?

– Арулана. Аякка басты дияргә дә була.

– Монысы өчен дә рәхмәт.

Фәйрүзә аңа тутырып карап алды.

– Мөгаен, соңгысы булмас. Мин рәхмәтсез дә ярдәм итәргә әзер.

Әйе, бу ханым белән уртак тел табуы авыррак.

– Әдһәм дустың – әйбәт, илгәзәк кеше. Сугыш күңелен үтермәгән.

«Кемгә төрттерә бу? Миңамы? Минем белән чагыштырганда, Әдһәм маңка гына бит әле!»

Фәйрүзә саф карашын аннан алмыйча дәвам итте.

– Өйдә, бүлмәсендә утыра. Алып чыгыш аны. Мунчада юынырга ярдәм итәрсең, үзенең хәле чамалы бит.

Шәйморатның баягы җитдилеге юкка чыкты, ул, тыңлаучан малайдай, Фәйрүзәнең артыннан иярде.

Кич белән аңа Илнур Алпарскийдан хат тоттырдылар. Берәр ашыгыч хәл итәсе мәсьәлә килеп чыкты микән? Егет пакетны ачты да хат юлларына күз йөгертте. Илдәге хәлләр турында җентекләп язган. Шәйморатның алып барган һәр эше белән хәбәрдар. «Тик менә соңгы вакытта уяулыкны югалтмыйсызмы? Элекке краском Төхвәтов иптәш, сез Совет биләгән йортта дошман элементлары юклыгын хәбәр иткән идегез. Сезнең хаталануыгыз бик сәер. Башкорт контрреволюционеры Йомаголов Касыймның хатыны шунда яшәп ятуы тагы да ныграк сәер. Бала-чаганың аңын агуларга юл куюыгыз үтә сәер. Шушы бозыклык хакында сезнең белмәскә тырышуыгыз, чара күрергә ашыкмавыгыз сәернең дә сәере. Ләкин бу хәлнең ревком өчен сәер булмавы да ихтимал. Буржуа, кулак элементларына, милләтчеләргә каршы нинди эшләр алып барыла, шул арада хәл итегез».

Элекке дусты «сез» дип кенә җибәргән. Биләгән вазифа кешене шулай нык үзгәртәдер. Гомумән, яшь кенә тол калган хатынның нинди зыяны тигән? Кем бу хакта хәбәр итеп тора? Шәйморат хатны йомарлап читкә ыргытты. Ләкин ул – монда партия тарафыннан җибәрелгән вәкил. Партия дисциплинасына һичсүзсез буйсынырга тиеш. Шәйморат аска төште. Фәйрүзәне Әдһәм яткан бүлмәдә очратты. Ярасын бәйли иде шикелле. Шәйморат аның чыкканын көтеп торды.

– Балаларга күптән сабак бирәсеңме?

– Авыл тыныч тормышка күчкән саен.

– Хәзер тыныч тормыш озакка килә. Дөнья пролетариатлары көннән-көн ныграк берләшә. Революция бөтен Җир шарында кубачак. Тыныч, гадел тормыш төзүче большевиклар партиясе китмәскә килде.

Фәйрүзә бер нәрсә дип тә җавап кайтармады. Шәйморат та бертын эндәшми басып торды, аннан һәр сүзенә диярлек басым ясап, өзелгән фикерен дәвам итте.

– Ул изүче сыйныфның ярдәменә мохтаҗ түгел. Син үзеңнең киләчәгеңне аңлыйсыңдыр? Ике башлы сәмруг кошның башын чапкан сыйныф өчен бер мөгаллимә язмышы өч тиенгә дә бәһаләнмәячәк. Жәл син миңа.

– Сәмруг кош үлемсез. Ул тагы да калкачак.

– Бу әйткәннәр Совет властена, точно, ошамаячак!

– Мин сәмруг кошны яклаганнан әйтмим. Ю-у-ук! Мәгъ- нәсез сугышларда күпме башкорт каны коелыр. Менә шул хәсрәткә сала мине.

– Башкорт милләтчеләре сүзен кабатлыйсың. Мин сиңа әйттем бит, алар җиңелде.

– Ачуланма миңа, агай. Мин берәүгә дә дошман түгелмен, тик шулай да әйтәм. Большевиклар мәкер, хәйлә, биргән вәгъдәләрен уйламаган җирдә боза килүләре белән җиңде. Синең кебек беркатлыларны файдаланып җиңәләр. Кирәгең беткәч… – Фәйрүзә тотлыкты. – Мин түгел, менә син бигрәк тә жәл, Шәйморат агай!

– Мин сине бу йорттан куып чыгарачакмын.

– Ку, алайса. Тик нишләп һаман кумыйсың?

– Куам, күр дә тор!

– Кумаячаксың.

– Ни өчен?

– Моны мин үзем дә белмим. Бәлки, син беләсеңдер?

Фәйрүзә, күзен тутырып, бер карады да түргә таба атлады. Тораташтай катып калган Шәйморат бераздан исенә килеп, Әдһәм янына барып керде.

– Шәйморат агай, син нишләп аңа акырасың?

– Эш буенча инде! Нигә, нык ишетеләме?

– Һо, ничек ишетелмәсен ди! Синең тавыш булсын да! Ә бит шушында килеп төшкәннән бирле, тик шул кыздан гына мәрхәмәт күрәбез…

– Үзең кайчан ныклап аякка басасың?

– Бүген баскан идем бит инде.

– Мунчага барганны әйтәсеңме?

– Ю-у-ук! Аңа тиклем үк болдырга чыккан идем мин. Һе-һе-һе… – Әдһәм буылганчы көлде. – Теге, кем әле?.. Җирәнкәй, Танякай чыккан да баскан! Һе-һе-һе… Өйгә ничек кире борылып кергәнемне хәтерләмим дә хәтта!.. Син котырынырсың дип, әйтмәм дигән идем дә, тик эчемне төртеп тик тора шул! Ай, хәтәр яшисең, Шәйморат агай!.. Бичәләр менә нинди була икән!..

– Тфү, шайтан алгыры!

– Мине юындырырга тиеш Сәгыйть агасы… «Мунча пәрие» дип укына-укына җан-фәрманга, өе ягына сыпыртты!..

Шәйморат дөбер-шатыр өскә менеп китте. Ярар, булганы булган, эш үткән, хәзер кайсына ачуланасың? Тизрәк онытырга кирәк бу хәлне.

Иң элек Алпарскийга җавап язарга. Ләкин тиешле сүзләр табылмый. Аны көтеп яткан Таня да йокыга китте. Шәйморат һаман утыра бирде.

Су эчәргә төшкәч, түрдә ни беләндер булышып йөргән Фәйрүзәне күрде. Нигә, ул да шулай соң ята микән? Якынлаша башлагач, тамагын кырды да аклангандай әйтеп куйды:

– Син баягы өчен нитмә инде. Миңа нык ачу тотма. – Аннан сулы чиләк янына килде. – Тамак кибеп китте әле. Мунча килеште шикелле. Безгә дип ягылмаган бул- са да.

– Дөресен әйткәндә, сине бүген кайтырсың дип уйлаган идем, агай.

Су сосып алган Шәйморат туктап калды. Чүмечне авызына якын китергәч, янә дә тукталды. Шуннан бер генә уртлады да кире куйды. Янә күтәреп алды. Бу юлы кинәнеп, рәхәтләнеп эчте.

– Рәхмәт

Бүлмәдән елмайган килеш чыгып китте. Өскә менгәч, җавап хатын бик тиз тәмамлап куйды.

* * *

Кантком рәисе урынбасары Алпарский килеп кергәндә, Шәйморат үзенең активистлары белән җыелыш үткәрә иде. Керүче «дәвам итегез» дип ишарәләгәч, сүзен бүлеп тормады, чыгышын дәвам итте. Алпарский нотык тотучыларны дикъкать белән тыңлап утырды, куен дәфтәренә кайчак нәрсәдер сызгалады. Соңыннан үзе илдә барган сәяси хәлләр турында сөйләде. Ревком рәисе урынбасарының килеп чыгуы активистларны дәртләндереп җибәрде. Тагы да утырырга ниятләре юк түгел иде, ләкин Алпарский үзе үк аларны чыгарып җибәрде. Бүлмәдә Шәйморат, Таня, Әдһәм генә торып калды.

– Шуннан, революциянең яшь лачыны! Ныгып буламы?

– Бик әйбәт, Илнур агай. Фәйрүзәгә рәхмәт, үлемнән шул алып калды бит. Даруын да тапты, үләнен дә, дигәндәй.

Илнур Алпарский Шәйморат ягына борылды.

– Син шул ханымны бик мактап яздыңмы? Мин хәтта берәр җаваплы эшкә тәкъдим итәргә җыенасыңмы дип аптырап киткән идем.

– Ул хакта башка да килүе мөмкин түгел. Мин бары Фәйрүзәнең эшләгән эшен генә санадым. Бүген балалар турында хәстәрлек күрү – изге эш!

– Әйткәнемчә, мөгаллимлек турында. – Алпарский бераз уйга калгандай итте. – Дөнья пролетарийлары берләшә. Бу – котылгысыз факт. Милләтләр бетәчәк, һәм дөньяда ике-өч кенә тел калачак. Ул – бөтен дөнья революциясенең иң зур казанышы. Революцияне кабызган бөек рус теленең роле, әлбәттә, артачак. Безнең бүгенге бурыч – шушы процессны тизләтү, анда беренчеләр рәтендә булу…

«Һич тел төбен аңлый алмыйм. Нәрсә әйтергә тели соң ул?» Бер аптырап, бер борчылып уйланды Шәйморат.

– Эшче-крәстиән берлеге! Шәп бит! Искелек аяк астында җимерелеп ятачак, шунда без өр-яңа тормыш – интернациональ гаилә корачакбыз! Аның бәләкәй генә үрнәген мин сездә күрергә телим! – Алпарский Шәйморат белән Таняга алмаш-тилмәш карап алды. – Яңача туй ясарбыз. Кызыл туй! Шәйморатка бу турыда элек тә аңлатылган иде. Хәзер җитди уйланырга вакыт. Сугыш вакытында бөтенесе дә булуы ихтимал, ләкин сез монда тыныч совет тормышы төзергә җибәрелдегез! Моны партия кушуы дип аңларга кирәк…

Менә ничек икән! Шәйморат ашыкмый гына җавап бирергә тырышты:

– Советларның соңгы дошманын дөмектергәч, партия кушмас борын ук өйләнәм.

– Эшче сыйныф вәкиле, партия солдаты Татьяна Дубинаның карашы ничек булыр әле!

– Мин, әлбәттә, никах мәсьәләсендә азатлык идеясен күтәрүчеләрнең берсе. Питерда бер төркем яшьләр, хәтта митинг та уздырган идек. Ләкин тормыш үзгәрә. Партия кушса, мин әзер!

– Менә нинди булачак яңа тормышны төзүче яшьләр! Революцион аңны уяткан бөек рус халкы вәкиленнән үрнәк алырга кирәк. Аның бөек телен өйрәнү – һәркемнең изге бурычы! Бар халыклар шул телгә күчәчәк. Менә шуңа да патриархаль тормышны сагынып елаганнардан ваз кичәбез. Безгә яңа мәктәп, Совет мәктәбе кирәк. Менә сиңа беренче Совет мөгаллимәсе! Башкорт ярлылары балаларын ул укытачак! – Алпарский, бармагы белән Татьянага төртеп күрсәткәннән соң, Шәйморатка төбәлде. – Хатыңда тагы да шәфкать туташы турында язгансың. Әйтерсең мәрхүм старшинаның кызыннан башка кеше юк! Бу эшне дә Татьянага тапшырабыз. Сугышларда катнашкан, кан-яраны гына күргән! Булдыра! Ә хәзер калганнарга чыгарга мөмкин. Шәйморат дус, синең белән икәүдән-икәү сөйләшәсе сүз бар.

Алпарскийның язылган хат буенча килгәнен аңлаган Шәйморат артык сүз әйтеп тормады. Иң мөһиме, рәис урынбасары эчендәгесен чыгарып бетерсен. Нәрсәләр эшлисен соңыннан Шәйморат үзе хәл итәр.

– Яудаш, көрәштәш дус, – диде Алпарский, аңа якынрак килеп. – Һәр мәсьәлә буенча вакытында аңлашыйк, ярыймы? Мәрхүм старшинага властьның нәфрәте юк, чөнки ул да, бичәсе дә революция кайнап чыкканчы ук авырып үлеп калганнар. Исән булса, кем белә… Сүз уңаенда, аның икенче бичәсе кая?

Бу сорау Шәйморатны аптырауга салды.

– Икенчесе дә булганмыни?

– Менә бит барысын да белеп бетермисең шул. Ә син ситуациягә хуҗа булырга тиешсең! Үзең авыз суын корытып мактаган теге ханым – өлкән бичәсенеке. Кече байбичәсе бөтен бала-чагасы белән былтырлары кинәт кенә юкка чыга. Чит ил буржуалары белән бәйләнешләре бар, имеш, дигән хәбәрләр дә йөри. Син мактаган… Йә, ярар, бетте… Монда яшәп яткан ханымның әтисе дә, дәү әтисе дә, хәтта каенатасы да – хаҗилар. Ә ике агасы!

– Алары турында бөтенесе дә мәгълүм. Галимҗанны Смоленск полкы атып үтерә. Икенчесе исән калып, кызыллар ягына күчә. Сугышларда катнаша…

– Әйе, кызыллар ягында һәлак булды Хәкимҗаны. Болар бөтенесе дә әлеге ханым файдасына. Ләкин безнең өчен иң мөһиме шунда – ул контрреволюционер Касыймның бичәсе! Ә ул бандит аклар белән дә, кызыллар белән дә кайнашып тик йөрде! Кушылмады берәүгә дә. «Без ак та түгел, кызыл да түгел. Без башкортлар», имеш. Син акларга маташкан ханымны да миңа күрергә туры киләчәк! Ярар, ияреп йөрмә! Үзем сөйләшә алмыйммыни мин?

Илнур Алпарский Фәйрүзәне балалар укыткан бүлмәдә очратты. Әдһәм кызга кем килеп төшкәнен аңлаткан иде инде. Үзенә тишәрдәй итеп караган зур хуҗа алдында әллә ни каушавын белдермәде хуҗабикә. Ахыр, рәис урынбасары тирә-ягын сөзеп карап чыкты. Сәкедә икмәк ашап утырган ике кыз баланы күргәч сорамыйча булдыра алмады.

– Болары кем була?

– Ятимнәр, – диде хуҗабикә. – Алар хәзер авылда байтак. Кемнең әтисе, кемнең әнисе… Ә болары үксез. Бу йортта аларны куып чыгармыйлар.

«Һм-м», – дип куйды Алпарский. Шуннан балаларга чыгып торырга кушты.

– Кайчак синең турында да канткомга җылы сүзләр килеп ишетелә, – дип башлады ул. – Бүтән төрлеләрен дә ишетәбез. Син Касыйм Йомаголовның хатыны бит әле. Шулай шул. Мин аның туган авылы Чуаркүлдә булганым бар. Тик шунысы гаҗәп: анда Касыймның хатынын хәтерләүче юк! Кайчан яшәп киткән, ни өчен белмиләр? Бик тә серле тарих. Бәлки, син аның хатыны да түгелдер? Дөнья, ни, имеш-мимеш белән дә тулы кайчак… Гайбәтчеләр һәрчак булачак!

Фәйрүзә күзен зур ачкан килеш ревком рәисе урынбасарына карап тора бирде.

– Әгәр дә аның хатыны түгел икәнсең, бу синең үзең өчен әйбәт! Партия агайларыңның каһарманлыгын хәтерли. Партия ул бөтенесен дә хәтерли! Бөтенесен дә белә. – Алпарский тавышын әкренәйтә төште. – Синең турыда «буржуа элементы яшь буынның аңын томалый» дигән шикаять килгәне булды. Без аңа игътибар итмәскә тырыштык. Ни өченме, чөнки син агайларыңның сеңлесе. Дөрес, без аларга тоттырган шикелле, сиңа да корал тоттыра алмыйбыз, ләкин мылтыктан да көчлерәк корал бар. Ревком үз гәзитен чыгара, халык арасында листовкалар тарата. Нәкъ әнә шуларның берсендә үзеңнең сыйныф вәкилләренең йөзен фаш иткән әйбәт бер чыгышың басылуы ихтимал. Бөтен йөрәгең белән яңа тормыш төзүчеләрнең идеясен яклавыңны белдерә аласың. Мәктәбең дә, йортың да үзеңә калыр. Йә, ничек? Эндәшмисеңме? Без үгетләгән кайберәүләр, каршы икәннәрен белгертмәс өчен, «уйлармын» дип җавап бирәләр. Ә нәкъ шушы сүз аларның чын йөзен фаш иткәнен башларына да китермиләр… Шуннан без аларны уйлатабыз, һе-һе-һе!.. «Уйлармын» диләр, ә күзләрендә нур сүнгән. Күз бөтенесен дә әйтә, бөтенесен дә аңлата. Сүнгәч сүнсен инде, дибез без дә, һе-һе-һе!.. – Алпарский көлгән җиреннән кинәт җитдиләнде. – Ә сиңа, сылукай, чынлап та уйларга кушам, чөнки… чөнки бүтән юл юк.

Фәйрүзәнең бернәрсә дип җавап бирмәве аңа ошады гына. Алпарский елмайды.

– Без гуманлы җәмгыять төзибез. Анда белемле кешеләр күп кирәк булачак. Сезнең дә тырышлык исәпкә алыныр. Озак уйлама, дәрт белән безнең изге эшкә кушыл!

– Ләкин уйлау да начар түгел бит. Безгә җибәрелгән егетләрегез дә уйлап, акыл белән эш итәргә тырышалар, – дигән булды Фәйрүзә.

– Һо, алар бит иң аяусыз сугышларда катнашып җиңеп чыккан егетләр! Ак этләрнең умыртка сөяген сындыручылар! Аларны бөек рус пролетариатына ияртеп чыгарып кына җибәр, теләгән илгә барып, түнтәрелеш ясаячаклар! Изелгән мескен башкорт баласы дип кем әйтсен! Бөек рус халкы аларга ышана!

– Бөек башкорт халкы да.

– Нәрсә дидең? – Алпарскийның муен тамыры бүртеп чыкты.

– Бөек башкорт халкы да андыйларга ышана.

Никадәр сак булырга тырышса да, бу юлы Фәйрүзә телен тешләп кала алмады.

– Бөек, димәк?

Алпарскийның тавышында янау чагылгандай булды.

– Әйе, бөек, чөнки ул – сәламәт халык.

– Тәк-тәк… Башлагач әйтеп бетер инде… «Сәламәт» дигәнне ничек аңларга тиеш без? – Комиссар мәкерле елмайды.

– Угрылык юк, чөнки ул сәламәт. Фахишәлек юк – сәламәт. Коллык юк, чөнки ул – сәламәт милләт. Гаилә иминлеге…

– Җитте! Ә син ашаткан ятимнәр кем?!

– Тере ятимнәр юк. Ә боларның әти-әнисе – сугыш корбаны. Йә авырып үлгәннәр. Ятимнәрне халкыбыз чыгарып ыргытмый, туганнары үзләренә ала, хәленнән килгәнче карый.

– Сәламәт милләт булгач ни, шулай килеп чыга инде. – Алпарский мыскыллы көлемсерәде.

– Халыкның рухы сәламәт булганда, аны берәү дә юкка чыгара алмый.

Алпарскийның йөзе җимерелде. Кулы кобура тирәсендә йөри башлады.

– Ә хәзер наганыгызны миңа төби аласыз, – диде Фәйрүзә тыныч тавыш белән.

Алпарский ашыкмый гына кулын төшерде. Үзе сынаулы карашын һаман кыздан алмады.

– Ачыктан-ачык үз карашын белдергәннәр куркыныч булмый ул! Үзең әйткән сәламәт рухны ныгытырга омтылгач, мин каршылык күрсәтә алмыйм, сеңелкәш. Иркенләп эшләр өчен нинди юллар барлыгын әйттем. Буржуаз искелекне ташларга тиешсең, югыйсә азагы аның бик үкенечле бетәчәк. Юк-юк, аңламаганга салышма, кирәкми. Туры җавап бирергә туры килер, йә…

Шулчак ишек ачылып китте.

– Иптәш Алпарский! Монда авыл ярлылары җыелып килде, сезне күреп калырга телиләр. Менә үзләрен чак тотып торам! – Шәйморатның көчле тавышы бөтен бүлмәне тутырды. Ул арада теге ике ятим кыз да Фәйрүзәгә килеп ябышты.

– Җыелалар дисең инде! Совет власте белән кызыксыналармы? Менә шулай ул! – Алпарскийның кәефе күтәрелеп китте. – Халык белән һичшиксез очрашырга кирәк! Әйдә, алайса, бәләкәй генә митинг оештырып алыйк. – Ул Фәйрүзә ягына карап алды. – Мин әйткәннәрне онытма!

Алпарскийны озатып чыкканда, Шәйморат Фәйрүзәдән борчулы, хәсрәтле карашын яшерә алмады. «Ничек кайгыртучан карап алды, – дип уйлады Фәйрүзә. – Мин үземне якларга өйрәнгәнмен инде». Шулай да күңелне биләп алган хәвеф тойгысы бу юлы һич кимемәде.

Кантонга кире кайтышлый Алпарский шушылай дип уйлады: «Фәйрүзә соң ничек усал карый. Һушны алырлык матур күзле. Ә ул басып торулары… Урманда йөргән Касыйм бандит өйләнәм дип юкка гына үз үлеменә ашыкмаган икән! Тотып булмас башкисәр иде бит! Шайтан алгыры… Шайтан алгыры, тутырып-тутырып карап алулары!»

Алпарский киткәннән соң, Шәйморат белән Әдһәм озак кына тышта басып тордылар. Берзаман Әдһәм, иңбашларын селкетеп, тавыш-тынсыз гына көләргә керешмәсенме!

– Нинди кызык таптың? – Шәйморат тәмам аптырады. – Көләрлек итмәде ләбаса!

– Үзең уйлап кара, Шәйморат агай, тиздән сине өйләндереп куячаклар. Менә нинди җаваплы бурыч! Ярар. Улларың сиңа охшап үсәр, ә кызлар булса? Әниләренә охшарлармы? – Әдһәм хәйләкәр елмайды. – Әниләре сыман мунча ишегеннән күкрәк киереп басып чакыра башласалармы: «Кадерлем, җәһәтрәк!»

Шәйморатның ачуы кабарды.

– Хәзер кирәгеңне аласың!

– Соң, нык кызык булды бит. Син мунчага кереп, ике-өч минут вакыт үттеме-юкмы, тузына-тузына Таня кайтып керде. Безгә күз дә салмады! «Дурак есть дурак», – дип кабатлый-кабатлый дөбер-шатыр өскә менеп китте.

– Шуны тешең төшкәнче сөйләрсең инде!

– Тагы бер кызыгы калды!.. Фәйрүзәнең җавабы. Аны мин генә ишеттем: «Минемчә, ул камил акыллы», – диде.

– Шулаймы?

Инде Шәйморатның балкып киткән йөзен күргән Әдһәм эндәшми генә баш чайкап куйды.

– Чынык, Әдһәм, озакламый сиңа бүрәнә күтәрергә туры киләчәк.

– Мылтыкны шулай дисеңме?

– Бү-рә-нә. Безгә тиз арада сәвит йорты төзеп куярга туры киләчәк.

– Тукта әле, агай?! Ул ничәнче сәвит йорты булачак?

– Беренче! Чын власть кешесе бүтәннәр салган өйгә басып керергә тиеш түгел. Аңладыңмы? Бездә көч-куәт, дәрман җитәрлек. Үзебезнең бина булачак. Өмә ясап күтәрербез йә берәр ташландык йортны ныгытырбыз.

– Ә бу? – Әдһәм Рәсүл старшинаның өенә ымлады.

– Аның үз хуҗасы бар. Үзе карар.

– Ә тегеләр? – Әдһәм Алпарский киткән якка борылды.

– Мин монда властьта торганда, Фәйрүзәне берәү дә рәнҗетмәячәк. Берәү дә.

Өйгә кергәч, Шәйморат өске катка менәргә ашыкмады. Астагы бүлмәләрне карап йөрде. Шуларның берсендә Фәйрүзәне күреп калды. Ул тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибә иде. Егет бүлмәгә керде. Фәйрүзә бер генә күтәрелеп карады да эшен дәвам итте.

– Синең өлкән әниең турында беләм. Ә бәләкәй әниең кая? Нишләп ул монда яшәми. Урта Азия, Төркия ягына чыгып киткән диючеләр бар…

– Кем алай ди? – Фәйрүзә ышанмаган шикелле сорап куйды.

– Алпарский үзе үк…

– Менә ничек! Аның шулай уйлавы начар түгел! Ярар, сиңа дөресен әйтәм, Шәйморат агай. Бәләкәй әнием үзенең дүрт баласы белән монда – Башкортстанда! Тик ерактарак. Нишләп алар ата-баба җирен ташлап китәргә тиеш? Ансат!

– Ни өчен авылдан киттеләр?

– Мин җибәрдем. Үзем! Туганнарымның киләчәген уйладым. Фамилияләрен, аталарының исемен үзгәртергә туры килде, нихәл итәсең… Аның каравы киләчәктә хәвеф янамас. Балаларга бит яшәргә кирәк!

– Ни өчен мондый кайгыртучанлык? – Шәйморат әле ишеткәннәреннән шаккаткан иде.

– Тансыкбаевлар токымыннан исән калган иң өлкәне хәзер мин. Бәләкәч туганнар өчен җаваплылыкны берәү дә өстемнән алып ташламаган. Күрмисеңмени, хәтта бу гөлләр дә яклавыма мохтаҗ. Мин киткәч, алар да корыячак. Ә әлегә яшәтәсе килә!

Аның бер гөл тирәсендә озаграк булышканын күреп, Шәйморат сорамыйча түзмәде:

– Монысы нинди гөл соң?

– Гөлҗимеш.

– Ничек инде гөлҗимеш? Урман тулы гөлҗимеш! Өйдә үсә торганнары да бармыни?

– Бәлки, гөлҗимеш тә түгелдер. Алып кайтканда, әтием шулай дигән иде инде… Ул кап-кара чәчәк ата.

– Кап-кара?

– Кояшта кызыл булып чагыла. Ә болай, чынлап та, кап-кара. Әтием аны өй артына утырткан иде. Бер ел үсте дә корды. Әтием вафатыннан соң шул урында бер төп үсеп чыкты. Казып алдым да өйгә утырттым. Ә ул үсте дә китте. Элеккечә эре кара чәчәк ата.

– Мондый гөлҗимеш турында ишеткәнем юк иде.

– Минем дә ишеткәнем юк иде.

– Әтиегезнең ни өчен нәкъ аңа исе китте икән?

Шәйморат гөлҗимешкә кулы белән кагылды. Шулчак янында торган Фәйрүзәнең хуш исен тойды. Хәтта башы әйләнеп китте.

– Мин беләм нәрсә өчен икәнен, – дип, Шәйморат сокланулы карашын кызга төбәде. – Бу гөлҗимештә бал тәме бар.

Карашлар очрашты. Бераз басып торганнан соң, Шәйморат кинәт борылды да башын иеп чыгып китте.

Сәгыйть абый малаен алып килгәндә, Фәйрүзә каядыр китәргә йөри иде. Арбада яткан Расихны күтәреп өйгә алып кергәч, «лазаретка» дип почмактагы бүлмәгә күрсәтте. Өске киемен салып, малай янына килеп басты. Тәне кызу, ут шикелле яна.

– Үлә инде, аңына килә алмый, – дип сыктады ата. – Ничәмә мәртәбә үтте бу кыргыны3, афәте… Юк, безне бөтенләйгә калдырып китми? Әйләнә дә килә…

Фәйрүзә үзендә булган даруларга ябышты. Монда бернәрсә дә калмаган диярлек. Тимофеев хуторына барырга кирәк. Әтисенең белеше Степан фельдшерда һәрчак дару була. Кемне җибәрергә? Янда берәү дә юк лабаса! Таня өйдә! Аңа кушарга!

– Таня! – дип кычкырды Фәйрүзә.

Шатыр-шотыр килеп төшкән Таняга хәлне аңлатты. Тагын Сәгыйть абый чәбәләнергә кереште.

– Ул тиклем җиргә барып әллә исән кайта марҗа кызы, әллә юк. Шуннан власть әһелен юк иткәннәр дип… Үлсә үлсен… Гомере бетсә, дару белән дә коткарып булмый инде…

– Бар, агай, чыгып тор! – дип кычкырды Фәйрүзә. – Тукта, сабыр ит! Агай, син бит туры юлны беләсең! Юлны күрсәтеп барырсың! Барыгыз! – Үзе җәһәт кенә кәгазь язып Таняга тоттырды.

Берничә сәгатьтән Сәгыйть абый дарулар кочаклап килеп керде. Укол алганнан соң, бала тынычлангандай булды. Шунда гына Фәйрүзә Таняның юклыгын исенә төшерде. Кайдалыгын белгәч, сәерсенеп тә, аптырап та иңбашын җыерды. Таня соңгы вакытта Андреевкага еш йөри башлады. Әле дә шул якка борылган икән. Ярар, монысында Фәйрүзәнең эше юк. Кич белән кыз бик шат кыяфәт белән кайтып керде. Фәйрүзә дә аны йончыган, әмма канәгать йөз белән каршы алды.

– Шәйморат агай Андреевкага барганыңны беләме соң?

– Какой чёрт! Кем ул миңа! Үзе белән беркайчан да алмый, янәсе, мин янда булганда, башкортлар аңа ышанмыйлар! Хәзер мин аңа отчёт биримме?

– Ул бит синең ирең!

– Ирем? – Таня күзен тасрайтып карап торды да шаркылдап көлеп җибәрде. – Син ничек беркатлы ул! Ир белән хатын арасында ирекле мөнәсәбәт булмый димени? Без нибары любовниклар!

Фәйрүзәнең кулындагы савыты төшеп китте.

– Ул ничек була? Шулай ярый димени?

– Ирекле мөнәсәбәт! Беркем берәүгә дәгъва белдерми! Әнә табигатькә кара, хәтта бөҗәкләр дә ирекле! Берәү дә азатлыкны бумый!

– Шулмы сез китергән бөек идея?!

– Йә инде, барышня, алай көйдереп карама! – Таня тагы да хахылдап көлде. – Син дөнья күргән укымышлы кеше. Авыл наданнарына караганда, ныграк аңлыйсың, Ырымбурның үзендә укыгансың, шулай бит?

– Безне гимназиядә андый нәрсәгә өйрәтмәделәр, иптәш!

– Ташла әле шул иронияңне! Баштарак шушы тәкәббер кыланышың ошамый торган иде, ә чынлыкта син – ничего. Маска кимә, кадерлем. Юк, мин хәтта Шаймуратка кияүгә дә чыгарга риза, тик менә ул нәрсәдәндер шикләнә! Ачыктан-ачык әйтәм. Ошамый ул миңа. Тыштан кызу, ләкин тиз кайта. Беркайчан да кинә сакламый. Дөресрәге, беркатлы ул.

– Беләм.

– Ничек беләсең? Каян беләсең?

Фәйрүзә җавап бирергә өлгермәде, капка шыгырдап ачылды. Кызлар икесе дә бердәй урам якка борылды.

– О-о-о! Семёнов иптәш арттан килеп тә җиткән! Аның соратниклары белән без бик мөһим заданиегә китәбез. Хуш булып тор, барышня! Сөйләшүне соңыннан дәвам итәрбез…

* * *

Каян килә бу моң? Ни галәмәт, ни гаҗәп? Өйгә керү белән, Шәйморат моң яңгыраган якка китте. Дәрес бүлмәсеннән ишетелә. Егет сак кына ишекне ачты. Әйе-әйе торба сыман нәрсәдән ургыла, янында – мөкиббән киткән Фәйрүзә.

– Бу нәрсә була?

Фәйрүзә башта сискәнде, килүченең кем икәнен күргәч, дусларча елмайды.

– Патефон.

– Менә нинди икән ул! – Шәйморатның патефонны якыннан беренче мәртәбә күрүе иде. Тәлинкәләрне тотып-тотып карады. – Шушыны балалар тыңлыймы?

– Уй! Исләре китә! Әйтерсең дөньяда шуннан да зур шатлык юк. Ачлыгы да, вабасы да, тифы да – бөтенесе дә онытыла. Шушында килеп, чынлап та, сәламәтләнеп китәләр төсле…

– Аларны тартып торган бер кеше бар бит монда. Белем эстим дип килгәннәре күбрәк булсын.

– Дәү әтием салдырган мәдрәсә дә бар иде. Юк, шуны да яндырдылар бит!

– Тиздән өр-яңа тормыш башланачак! Совет хөкүмәте хезмәтчән халык өчен киң мөмкинлекләр булдырырга тырыша. Мәскәү дә Башкортстан, башкорт халкы белән кызыксына. Безгә үзәктән яңадан-яңа кадрлар җибәреп тора. Коммунизм идеяләренә тугры, ышанычлы кешеләрен.

– Таня шул кадрларның берсеме?

– Нигә? Шулай дип әйтергә дә була. Ул хәтта алдарак йөри, бөтен җирдә доброволец! Холкы шундый.

– Яңа мәктәп алар кулына күчсә, нинди аң-белем таратырлар икән? Иман, намус, әхлакка алар ни рәвешле чакырачак? Мөгаллим бар булмышы белән шәкертләргә үрнәк булырга тиеш түгелме? Әллә нинди идеягә тугрылык кына таләп ителәчәкме?

– Тел төбеңне аңламыйм, сеңелкәш.

– Кызыл командирның любовницасы безнең кызларыбызга гаилә, мәхәббәт турында нәрсә сөйләр икән соң?

Тик торганда, Шәйморатның яңагына чаптылармыни! Шулай да үзен кулга алырга тырышты.

– Ә нишләп «любовница» дигәнгә ул тиклем басым ясап әйтергә кирәк?

Фәйрүзә иренен тешләде, сынаулы карап алды.

– Чөнки безнең якта әле ул сүзнең башкортчасы юк. Килер заман, сүзе дә табылыр. Килер заман, кызларыбыз ниндидер түрәләрнең любовницалары булулары турында мактанып сөйләшерләр. Килер заман, башкорт үз телендә укуны бәхетсезлек санар. Шул уйларны ерып чыга алмам сымак…

– Нишләп бөтенләй бушны сөйлисең?! Моны бүтән берәү булса, «коткы тарату» дип әйтәчәк! Без гегемон урыс халкының иң әйбәт сыйфатларын, мәдәни үрнәкләрен генә алачакбыз.

– Ләкин нинди сыйфат, нәрсә файдалы – моны сез хәл итмәячәксез. Әле дә чапкыннар килеп тора. Алар нәрсә куша, шул сезнең өчен хакыйкать булачак. Сезгә баш ватарга ирек куелмаячак, идеягә тугры иптәшләр!

Шәйморатның күзендә ачу уты кабынды. Кинәт кенә нәрсә дип җавап бирергә белмәгәч, йодрыклап тәрәзә төбенә сукты.

– Сүндер патефоныңны! – дип җикерде. Бүлмә эче тып-тын булгач, тешен кысып әйтеп куйды:

– Усал син.

Фәйрүзә җавап кайтармады.

– Юк, усал түгел, акыллы син. Бу телең аркасында һаман исән-сау йөрүең гаҗәп.

– Айбалта минем баш очында йөри, тик үңәчкә туры китерә генә алмый.

Шәйморат, кесәсенә кулын тыккан килеш, ишекле-түрле йөрергә кереште. Бераздан тәрәзә каршына килеп басты.

– Мин иртә ятим калдым. Кул арасына керерлек булгач, Калягинның күн заводына урнаштым. Шунда буын ныгыды, армиягә алындым. Фронтта революцион хәрәкәткә кушылдым. Бу юлга аңлы рәвештә килдем. – Шәйморат Фәйрүзәгә йөзе белән борылды. – Мине үз идеяләремнән кире дүндерер көч юк.

– Мин беләм.

– Сине дә.

– Мине дә.

Шәйморат чыгып китте.

Ул кире кайтканда, эңгер төшкән иде инде. Ихатада тагы патефон көе яңгырый. «Мин кайтуга әллә юри куйды инде!» Эчкә үтте. Юк, көй Әдһәмнең бүлмәсеннән ишетелә. Әллә тәлинкә куеп, икәүләшеп тыңлап утыралармы? Шәйморатның кинәт эче янып китте. Җан көченә ишекне этте дә атылып Әдһәм янына барып керде. Аның шулай ажгырып бәреп керүенә Әдһәм дә аптырап китте. Юк, бүлмәдә бүтән берәү дә күренми! Шәйморатның эченә җылы йөгерде. Шулай да каты гына эндәште:

– Нишләп утыруың?!

– Әй агай, менә тыңлыйм да уйланам…

– Күп уйлана башладың. Әлегә тиклем бер инициатива күрсәткәнең юк! Кушканны гына үтәргә син йомышчы малаймыни? Иртәгә Аргынбай, Галиәкбәр авылларына китәсең! Яшьләр синең кулда! Эшнең нәтиҗәсе кирәк! Җитте сиңа!..

Чыккач, күңелне үкенү тойгысы биләде. «Чамасызрак бәрелдем шикелле, шайтан алгыры. Фәйрүзәгә дә каты гына әйтелде…» Хәзер Шәйморат, кызны эзләп, бүлмәләр буйлап китте. Аны «лазарет»та барып тапты. Сәкедә авыру баланы кочаклап ятканын күргәч, гаҗәпләнүдән күзләре зур ачылып китте. Фәйрүзә егеткә борылып карады да пышылдап кына эндәште:

– Өши, нык өши… Әзрәк аруланып килә.

Шәйморат, үзенең кызу холкына үзе аптырагандай, баш чайкады да чыгып китте.

* * *

Ул үзенең эчендә ике тойгы көрәшкәнен белә. Бер тойгы революцион уяулык, сыйнфый дошманга аяусыз булуны таләп итә. Икенче тойгы беренчесен кире кага, сокланырга, яратырга чакыра. «Ул нинди изүче сыйныф вәкиле булсын? Әйт, кем аннан явызлык күргән? Бөтен авыл диярлек рәхмәтле ләбаса!» «Ярамый, синең тойгыларың бөек максатыңны вакламасын, югыйсә нәрсә өчен яшәгәнсең, нәрсә өчен көрәшкәнсең – барысы да пыран-заран килүе ихтимал. Алай гына түгел, син бит үзең дә башкаларны алга, яңа корылышка әйдәүче! Большевиклар партиясенең ышанычлы коралы!»

Яңа гына кантон комитетында булып кайтты. Нәкъ ул эш алып барган төбәктә крәстиәннәр оеша, яңа властька ышана бара. Моны басым ясап күрсәтте югарыдагы иптәшләр. Аларның җылы сүзе күңелдәге ышанычны ныгытты. Үзәктән кайтып барышлый Шәйморат үзенең Фәйрүзәгә бөтенләй битараф икәненә ышана иде. Хәтта күңеле нечкәргән чакларын исенә төшереп, аптырап баш чайкап куйды. Үкенгәндәй булды. Шулай итеп яңадан – көрәшкә! Ул ниткән күңел нечкәрүе? Себер ягында әнә нинди аяусыз көрәш бара. Ә ул? Ул, тфү… Бүген ул үзе яшәгән төбәктә Совет властен ныгытып кына дошманны җиңүгә лаеклы өлешен кертәчәк! Бүтән юл юк!

Авыл Советы бинасына, ягъни мәрхүм старшинаның өенә, ул шундый уй-кичерешләр белән кайтып керде. Йортта Фәйрүзә генә күренә. Егет тавыш-тынсыз гына эчкә үтте. Хуҗабикә аның кергәнен сизми калды. Фәйрүзә билен буып торган юка гына күлмәктә башын кырын салып ихлас итеп чәчен тарый. Сокланулы карашын кыздан аера алмаган элекке краском туктады да калды. Күңелен тагы ниндидер якты, куанычлы тойгы били башлады. Тукта! Командир йомшарма, буынсызланма! Тизрәк үтеп кит бу тирәдән! Нәкъ шул мәлдә Фәйрүзә ялт итеп артына борылды. Күзләре тагы нурланып киткәндәй, йөзе шундый алсу, күрәсең, мунчадан чыгып кына килүе. Ул егеткә карап оялчан елмайды да җәһәт кенә йөзен яшерде. Шәйморат, абына-сөртенә, өскә менеп китте. «Вәт шайтан, вәт шайтан…»

– О кадерлем! Кайттыңдамыни? Мин сине бүген кайтыр дип уйламаган идем!

Монысы инде Татьянаның тавышы. Бәй, нишләп әле үзгәреп киткән? Күлмәк киеп алган бит! Шәйморат аны беренче мәртәбә күлмәктә күрүе. «Дөнья революциясе җиңми торып, өстемнән гимнастёрканы салмаячакмын» дигәнен бик яхшы хәтерли. Күлмәк кенә түгел, хәтта иңенә юка шәл япкан. Фәйрүзәнең шәле! Кешенеке булса да килешә үзенә!

Шәйморатның күтәренке кәефтә икәнен аңлап. Таня, кочагын җәеп, егеткә таба атлады, муеныннан кысып кочаклап алды. Шәйморат аны үзенә ныграк кысты. Шулчак Танядан егеткә генә таныш бал исе килеп бәрелде. Төхвәтов кызны читкә этеп җибәргәнен сизми дә калды. Таня шаккатып аңа төбәлде.

– Нишләп син кеше әйберен ябындың? А ну-ка салып ыргыт!

– Шушы шәлгә томырылып карап алганыңны күргәнем бар, кадерлекәем. Ә миндә ничек? Шәп бит! Килешә! Тик син генә килештерерлек итеп ярат! Мине!..

– Таня, шайтан алгыры! Синнән башка тагы кемне күргәнем бар!

– Тс-с… Шаяртам гына…

Тегенең шәлен салганын да көтеп тормыйча, Шәйморат үзе сыдырып тартып алды, атып бәрде. Шәл, йомшак кына тирбәлеп, утыргычка сарылды.

Шәйморат, Таняның изү төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, караватка алып барып салды. Менә шулай! Танядан да якын, аны ныграк аңлаган кем бар дөньяда? Нигә ул һич юк белән баш катыра? Янындагы затның йөзе, сыны аңа иң якыны лабаса! Бил каешы хәтта күкрәк читлеген дә буа башлагандай тоелды. Шәйморат каешны салып ыргытырга калкынды, күзе ирексездән утыргычта яткан шәлгә төште. Шәл аннан көләме, әллә шелтәлиме? Бар дөнья тоныкланганда нигә шултикле балкып китте соң? Бөтен бүлмәдә берүзе, бер шәл! Шәйморат сикереп торып утырды.

– Таня, мин сиңа әйттем бит! Орынасы булма кеше әйберенә! Син нишләп гел миңа карышасың?!

– Тынычлан, дурак! Хәзер тышка атып бәрәм!

– Юк инде! Кешедән тартып ал да, хәзер атып бәрәмме?! Кагыласы булма! Кешенекенә тотынма!

Шәйморат шәлне алды да дөбер-шатыр аска төшеп китте.

Ике кулы белән башына ябышкан Таня караватта утырып калды.

– Моннан да ахмаграк адәмне күргәнем булмады! Инде ничә ай түшәккә якын да килми. Шуны үзе беләме, әллә бөтенләй иссезме? Ну кабахәт! Шәл, имеш!.. Кабахәт! Ай, кабахәт!

Шәйморат йөгереп төшкәндә, Фәйрүзә чәчен үреп тора иде. Егет якын килү белән, кинәт кенә туктады. Бер-берсенә карашып тордылар. Кызның ачык, ихлас йөзендә аптырау галәмәте хасил булды. Шәйморат ипләп кенә Фәйрүзәгә шәлен сузды. Аннан исенә килгәндәй, тиз генә ике куллап тотты да иңенә салды.

– Бу шәл сиңа килешә. Бүтән берәүгә дә бармый. – Борылып китә башлагач, янә тукталды. – Син… Син бит дөньяда берәү генә. Дөньяда берәү генә…

Ул тышка чыгып китте.

Шәйморат янында яткан көрәкне алды да кызу-кызу җир казырга кереште. Әдһәм утырган түмәреннән калкынмакчы иде, ләкин, тыны кысылып, кире утырды.

– Шәйморат агай, нишләвең бу?

– Соң менә бит багана авып ята! Кире утыртып, капкасын рәтләргә кирәк. Ни пычагыма буш чакта тик утырырга?

– Мин бит… Минем хәл белән, агай…

– Утыр, хәбәреңне сөйлә! Тик агаеңнан көлүеңне ташла!

– Ну, үзеңдә көч бар да соң, агай!

Ул арада өйдән Фәйрүзә килеп чыкты.

– Нәрсә эшлисез ул? – дип, ни өчендер, Әдһәмнән сорады.

– Ныгытырга кирәк, ди. Әнә төшкән киртәләрен кагып куймакчы.

Фәйрүзә, артына борылып карый-карый, кире өйгә кереп китте. Эшләп йөргән Шәйморатка һаман чолан тәрәзәсеннән күз салгалады. Киртәләрне кага башлаганын күргәч, эченә җылы керде. «Мәрхүм агайларым шикелле, уңган. Алар да әтиемә ияреп, эшкә ажгырып, кинәнеп ябыша торган иде… – Күзенә яшь җыелды. – Әй Ходаем, шушыңа тиклем старшина өенә кемнәр генә килеп китмәде, кемнәр генә аны җимерергә, ватарга тырышмады. Казыгын булса да, суырып-йолкып алып китә торганнар иде. Ярый әле, туган-тумача, изгелекле күршеләр ярдәмләшеп торды. Ә мондый ярдәм – беренче мәртәбә!» Фәйрүзә елмайды. «Ул агаемнарга охшаган…»

Ләкин нишләптер күз алдына утлы карашлы Касыйм килде дә басты. «Ул Касыймны хәтерләтә ләбаса…» Фәйрүзә сискәнде. Тагы чолан тәрәзәсенә якын килде. Юк, алар икесе ике төрле, төс-башлары да охшамаган. Шулай да ни өчен Касыймны искә төшергәндә, кинәт Шәйморат күз алдына килеп баса. Ә Шәйморат дигәндә, Касыйм турындагы хатирә йөрәкне сызып үтә? Фәйрүзә тамагына төелгән төерне йотты. Ә бит ике ир-егет арасында охшашлык бар. Шәйморат та Касыйм шикелле кызу. Үзләренә булган ышаныч, алдашмау… Болар – көчле шәхескә хас сыйфатлар, шул ук вакытта нәкъ шушы сыйфатлары андыйларны һәлакәткә ашыктыра. Аларны тыныч тормыш очраштырган булса, мөгаен, бер-берсенә ышанычлы дус, терәк булырлар иде. Ә бүгенге заманда… Фәйрүзә авыр итеп көрсенде.

Тегендә үз уена батып эшкә күмелгән Төхвәтов башын калкытты. Әдһәмгә карады.

– Мин хәзер нәрсә өчен яшәгәнемне беләм.

– Нәрсә өчен көрәшкәнемне диген, агай!

– Көрәшү?.. Юк, кем өчен яшәгәнемне беләм!..

– Әйдә, агай, менә бу багананы тотышыйм, югыйсә… Шулай да хикмәтле сүз әйттең! Тик артыгын ычкындырмый тор.

Бераздан лычма тирләгән Шәйморат өйгә килеп керде.

– Сылу, – диде ул карлыкканрак тавыш белән. – Абзар-кураңны да буш вакытта ныгытып куярбыз.

Үзе голт-голт су эчә башлады. Фәйрүзә баскан урыныннан кузгалмады.

– Юк-юк, ныгытырга кирәк, – диде моны үзенчә аңлаган Шәйморат . – Бу якларга солых мәңгегә килде. Инде җимермәбез. Инде дөньяны өр-яңадан төзербез.

Фәйрүзә җавап кайтармады.

– Син миңа ышанмыйсың шул, сылу. Ә мин ничек ышандырырга белмим.

– Мин сиңа ышанам ул, Шәйморат агай, – диде шулчак Фәйрүзә. – Башта алай түгел иде. Син бүтәннәргә охшамагансың. Икенчерәк… Үзеңә бер башкасың.

– Бу сүзең өчен рәхмәт, Фәйрүзә. Менә бит бөтен авыруларым кинәт кенә юкка чыкты да куйды! Шушы сүзеңнән кире кайтмавың өчен, әйт, нәрсә эшлим икән? – Шәйморат елмайды. – Юк, әйтмә, мин үзем беләм.

Өй янына берничә җайдак килеп туктагач, Фәйрүзәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Ул гадәтенчә иске шәленә үрелде. Шул вакытта өстән тәрәзә аша Таня- ның:

– Семёнов! Кадерле дускаем минем! – дип кычкырган ачы тавышы ишетелде. Ныклабрак карагач, Фәйрүзә иң алда торган кешенең бу тирәдә урык-сурык сугылып китүче Семёнов икәнен таныды. Эчкә җылылык үтсә дә, барыбер ниндидер шик калды. Дистә чамасы коралланган кеше ияртеп, нишләп килеп чыкты икән бу якка? Шәйморат та, аның иптәшләре дә юк чак бит әле…

Ул да булмый, авызы колагына җиткән Татьяна өстән дөбер-шатыр килеп төште. Бер кулында – биштәр, икенчесендә – винтовка. Монысы ничек була икән?

– Хушлашабыз, кадерлем! – Таня бер кулын югары күтәрде. – Барышня, Питер большевикларының кайнар сәламен онытма! Мине иптәшләрем көтә! Озын юл көтә!

– Юл?!

– Без, бер төркем доброволецлар, Себерне ак гвардия интервентларыннан азат итәргә китәбез! Моннан соң да тукталмаячакбыз! Бәлки, Америкага барып җитәрбез. Ләкин бөтен дөнья пролетарийлары тантанасын күрмичә тукталмаячакбыз. Перманент революция – менә шул безнең максат!

Таня винтовкасын үпте дә чыгарга юнәлде.

– Тукта! – Фәйрүзә Таняның артыннан иярде. – Шәйморатны?..

– Үзе сайласын – йә сөрсегән авыл, йә безнең арттан – Себергә. Тик шуны бел: бөтен дөнья пролетарийлары революциясе җиңәчәк!

– Шәйморат белән хушлашмый да китеп барсаң үкенерсең бит!

– Беләсеңме мин нәрсә өчен үкенәм, барышня? Шушы төпкелдә череп ятканым өчен! Ничего, бу ерунда! Ул хатаны төзәтеп була! Тагы да менә нәрсәгә үкенәм: иртәрәк туып, француз революциясендә катнаша алмаганым өчен! Немец пролетариаты белән маёвкаларда катнаша алмаганым өчен! Аның каравы бөтен революцион гомерем алда! Мин, Африкага барып җитеп, надан негр крәстиәнен бөек идея белән рухландырачагыма, аларда революцион аң уята алачагыма ышанам! Менә минем киләчәгем. Минем стихиям! Ә тыныч тормыш төзим дигән акыллы сылтау табып, мещанлыкка батканнардан җирәнәм! Шуны да онытма: синнән дә шәп революционер чыгар иде. Уйла, барышня. Әле соң түгел…

Семёнов атыннан төште. Татьяна Дубинина белән кочаклашып үбештеләр. Татьяна да атына атланды. Кызылармеецларның бәләкәй генә отряды «Интернационал»ны җырлап авылдан чыгып китте.

Шәйморат гадәтенчә кич соң гына кайтты. Фәйрүзә яңалыкны әйтер өчен каршы чыкты.

– Таня китте.

– Китте? Кая китте?

Фәйрүзә аңлаткач, егетнең күзе маңгаена менде. Тыңлап бетергәннән соң, бернәрсә дә эндәшмәде. Уйланып басып торды, әкрен генә икенче катка күтәрелде. Ике-өч минут үттеме-юкмы, өстә нәрсәгәдер җенләнеп, дөбер-шатыр килергә кереште. Бу кыланышына шаккатып ни уйларга белми торганда, үзе дөбердәп килеп тә төште.

– Шайтан алгыры!.. Ах, шайтан алгыры! Алып киткән бит, каһәрең! Күпме әйттем мин аңа, кеше әйберенә тимә дип!.. Күпме әйттем!

– Нәрсәне алган?

– Браунинг! Фронттагы каһарманлык өчен бирелде бит ул! Алай-болай гына түгел! Сорап карады, бирмәгән идем! Тәки алып киткән, шайтан алгыры! Шайтан гына алгыры!

Шәйморат, сөйләнә-сөйләнә кызып, ишекле-түрле йөрергә тотынды. Аңа карап, Фәйрүзә тавыш-тынсыз гына көлде. Хәтта күзеннән яшь чыкты.

Таня киткәнгә дә шактый вакыт узды. Шәйморат белән Әдһәм үз эшләренә чумды. Питер кызын искә төшерүче дә булмады шикелле. Чамасыз акырып сөйләшеп, шатыр-шотыр йөргән кыз киткәч, өйдә тыныч булып калды. Әдһәм генә берничә мәртәбә телгә алды: «Ай, бәхетледер ул хәзер! Бер көтү ир өстеннән командовать итеп, аларны революция эшенә рухландырып йөридер. Себердә җир тагы да иркенрәк бит!»

Төш вакытында Шәйморат бер үзе генә кайтып керде. Күрәсең, Әдһәм бүтән берәр эш белән чыгып киткәндер. Власть әһеле чоланда нәрсәнедер дөбердәтеп аударып җибәргәч, Фәйрүзә чыкмыйча булдыра алмады.

– Нәрсә булды?

– Ах, шайтан алгыры… Су дип нәрсәнедер түктем…

– Ярма бит! Хәзер көтеп тор. – Ул егеткә әйрән алып чыгып бирде. Шәйморат аякларын аерып басты да рәхәтләнеп, уртлап әйрән эчәргә кереште. Кинәт Касыйм искә килеп төште. Кәләшенең кулыннан кинәнеп кымыз эчкәннәре бар иде бит… Нинди бәхетле чаклар! Кыз үзе дә сизми елмайды.

– Син әллә миңа карап елмаясың…

Фәйрүзә үзен гаепле тойды, ашыгып җавап бирде:

– Касыймны искә төшердем дә… Нәкъ шушы урында торып тулы чүмечне эчеп бетергән иде.

– Әйрәнме?

– Кымыз.

– Кымыз… Касыйм… Мин бит Касыйм түгел! – Шәйморат борылып та карамый чүмечне кире сузды.

– Шундый яратмый әйттең, Шәйморат агай. Гүя күреп белгән дошманың…

– Юк, минем аны күргәнем булмады. Дөрес, ишеткәнем бар. Яугир буларак, аңа каршы бернәрсә дә әйтмим. Хәтта очрашкан булсак, гәпләшер сүз дә табылыр иде. Ләкин мин үземне икенчеләр белән чагыштырганны яратмыйм!

Фәйрүзә башын түбән иеп эчкә юнәлде.

– Сылу!

Кыз борылып карады.

– Сусыным канмаган икән шул! – Егет чүмечне алды да әйрәнне бетергәнче эчеп куйды. – Мин үземнең өлешне берәүгә дә бирмим! Менә дөнья яктырып киткәндәй булды. Таня әйтмешли, революционермы без, контрреволюционермы, һәрберебез үзебезне хаклы дип исәплибез. Үпкәләмә миңа.

– Таняның ни катнашы? – дип сорамый булдыра алмады Фәйрүзә.

– Ничек ни катнашы? Ул бит кызык фикерләр әйтеп куя торган иде.

– Ә көрәштәшләре белән хушлашмый да чыгып китте. Кызык фикерләрен тыңлар өчен, бер дә артыннан ияреп китмәдең бит әле.

– Тукта, Фәйрүзә сылу, нишләп сөмсерең коелды? Әллә аны искә алу бер дә ошамады…

Фәйрүзә тотлыкты.

– Мин болай гына.

– Мин дә Касыйм турында болай гына. Гафу ит!

Шәйморат чүмечне тоттырды да хәйләкәр елмайды. Фәйрүзә күз кырые белән бер генә карап алды да тизрәк өйгә кереп китте.

Шәйморатның аты урман эчендәге беленер-беленмәс кенә яткан сукмак буйлап бара. Урман һавасы шундый саф, күкрәк тутырып сулыйсың, шул вакытта үзеңә көч-куәт өстәлгәнне тоясың. Ә кошлар сайравы? Бөтенесе бергә күңелгә искиткеч ләззәт бирә. Хәтта шушы тирәдә өзлексез яулар үткәненә, ачлык-кырылыш булганына ышанмыйсың… Бәлки, чынлап та, илдә тынычлык урнашкандыр? Ни өчен бүген Шәйморат табигать матурлыгына игътибар итте соң? Дөрес, элек тә күргәне бар иде, ләкин болай сокланырга теләге дә, вакыты да булмады. Ә бүген күңел үзеннән-үзе куана! Шәйморат атын урман эченәрәк тартты. Һо, бу тирәне гөлҗимеш бакчасы дип атарга була! Авыл тирәсендә гөлҗимешләр чәчәген күптән койган, монда исә балкышып утыралар! Чәчәкләре нинди эре! Ал-кызыл чәчәкләр революция төсе. Бөтен илне ялмаячак чын төс! Шәйморатның кәефе тагы да күтәрелде. Ул шау чәчәк белән капланган куак янына килеп басты. Куе бер ботагын ипләп кенә сындырды. Шуннан атын авыл ягына борды.

Өйгә кергәч, туп-туры Фәйрүзә янына юнәлде.

– Әссәламегаләйкем, бөтенесе дә иминдер бит? – диде, ботак тоткан кулын аркасына яшерде.

Фәйрүзә кулындагы китабын куйды да егеткә карап оялчан елмайды. Шәйморат нурлы күзләрдән рәхәтлек, куаныч кичерде. Бернәрсә дә аңламыймы Фәйрүзә? Аңламаганга гына салышамы? Касыймның урынын биләр берәү дә юк, диме икән? Нәрсәләр кичерә, нинди уйлар дәрьясында яши? Аның һич тә начар кеше түгеллегенә ышанмыймы? Ни өчен гел читкәрәк тайпылырга тырыша? Яшь бит ул. Шундый яшь! Бөтен халыкны ялмаган хәвефтән кем саклар да кем яклар? Шәйморат аның мәхәббәтенә лаек түгелмени?..

– Бу матур чәчәк – җәй бүләге! – Шәйморат күзен Фәйрүзәдән аера алмаган килеш, кадерле гөлҗимеш ботагын аңа таба сузды. Аптырап китте сылукай. Көтмәгән бүләк бит… Ләкин сокланулы караш түгел. Шәйморат кулына карады. Бәй, балкып торган чәчәкләре кая булган, шайтан алгыры! Яфраклы ботак торып тора, имеш… Фәйрүзә ул арада «бүләк»не алды.

– Рәхмәт! Син әйткәнчә булсын, Шәйморат агай.

Егет аптырап аяк астына күз салды. Эре таҗлар идәнгә сибелгән! Тиктормас шаян малай шикелле шулай нык болгап торды микәнни? Аркасына суккалаган иде шул дулкынланудан…

– Шайтан! Минем берәүгә чәчәк бүләк иткән юк иде!..

– Ә минем берәүдән дә чәчәк алганым юк иде…

Икесе дә елмайды.

– Менә бу гөлҗимештә, чынлап та, бал тәме бар, – диде Фәйрүзә.

– Ә нигә монысында?

– Чөнки ул урманда, иректә, үз асылында үсә. Матур бүләк…

Бу сүзләр күңелгә бал булып тамды.

– Менә шушы өйдә кемгәдер бүләк бирермен дигән уй башка да килмәгән иде.

– Ә мин алырмын дип…

Фәйрүзә башын иде дә чыгу ягына ашыкты.

– Фәйрүзә!

Кыз сискәнде. Шулчак егет аны ике терсәгеннән җиңел генә күтәреп алды да таҗлар өстенә бастырды.

– Мин сине кәләшлеккә сорыйм! Хәләлең булырга рөхсәт ит!

Фәйрүзә коелып төште.

– Юк-юк… Ул бит… Ничек инде?.. – Тагы нәрсәдер диде. Аннан соң, иңендәге яулыгын башына япты да тизрәк ишеккә таба атлады.

– Мин сине ашыктырмыйм, Фәйрүзә. Тик шуны бел: күпме кирәк, шулкадәре көтәчәкмен… Ут-суны кичкән, дөнья күргән кеше мин, буш вәгъдәләр бирмим. Бары бер нәрсәне генә хәтереңдә тот: исән чагымда сиңа тырнак очы белән дә кагылган кеше булмаячак.

Фәйрүзә кинәт тукталды. Бераздан аның җай гына әйткән сүзләре ишетелде.

– Мин аның шулай икәнен беләм.

Шәйморат тамагындагы төерне йотты. Фәйрүзә әкрен генә егеткә таба борылды.

– Теге вакытта Алпарский әфәндене син бит ашыктырып алып чыгып киттең, «ярлы-ябагай күрергә килгән», дип. Шундый куанып тышка атылды… Чынында, син аларны үзең җыеп алып килгәнсең.

– Кем әйтте моны?

– Әдһәм. Шуның өчен рәхмәт сиңа, Шәйморат агай. Тик… – Фәйрүзә идәнгә төбәлеп нәрсә турындадыр бик нык уйланды. Әйтергәме-юкмы, дип тә икеләнде бугай. Аннан соң, анык кына карарга килмичә, чыгар якка юнәлде.

– Әйтеп бетер, сылу! Ни турында сорыйсың килә, мин җавап бирермен.

Фәйрүзә, күзен зур ачып, аңа төбәлде.

– Нишләп син безнең авылга марҗа белән килеп төштең? Нәрсә ул синең өчен гөнаһ?

Мондый сорауны көтмәгән иде Шәйморат. Аңа бер сүз белән генә җавап биреп булмый лабаса! Төхвәтов тиз генә җавап бирмәгәч, кыз сүзен дәвам итте:

– Минем аңым кабул итмәгән һәм мин аңлый алмаган гамәлләрең бар, әнә шулардан куркам.

– Курыкма, тагы сора. Дөрес, сиңа җавап бирер өчен, бәлки, бөтен тормыш юлын сөйләргә кирәк булыр. Балачактан диярлек күн заводында эшләгәнемне әйткән идем берчак. Читкә җиңел тормыш эзләп чыгып китмәдем шул. Нужа йөртте мине, ятимлек. Менә шулай урыс арасында егет кырына кердем. Аннан – солдат тормышы, революция. Таня да шул заманда килеп керде тормышыма. Ярсу, гарасатлы заманда. Ләкин чынын әйтәм, мин мәхәббәтнең барлыгын белми идем. Һәм белмәс тә идем… Элегрәк, үсмер чакмы, канлы алышлар мәлендәме, сине бер генә мәртәбә күргән булсам, тау-таш актарыр, дөнья җимерер идем, әмма сине килеп тапкан булыр идем! Таняга да, башкасына да хәзер ачуым юк минем.

– Ни өчен?..

– Шушы урау бормалы юл, шушы язмыш мине Ырысбайга алып килгәне өчен. Башка тарафларга китеп адашмаганым өчен. Ырысбай мине дә үзгәртте. Әле генә «Ышанам сиңа, агай» дигән идең дә ул… Юк, барыбер ышанып бетмисең шул. Бермәл… Син мине аңларсың, чынлап та ышанырсың. Мин ул көнне көтәчәкмен. Үткәннәргә – салават. Ләкин сине рәнҗетмәс өчен, әйт, мин нәрсә эшләргә тиеш?

Җавап урынына Фәйрүзә елмайды. Ә бит беренче күргән вакытларында ук Шәйморат аңа ошаган иде. Ырысбайдан күпме гаскәр, күпме яу үтте. Авыл таланды, яндырылды. Шәйморат үлем уты белән килмәде. Ярлыларга, ятимнәргә азмы-күпмедер ярдәм дә ителә башлады. Шәйморат авылда чакта монда бернинди дә басмачылар бәреп кермәс кебек. Шундый ышаныч ныгый… Әгәр дә Шәйморат китсә, власть монда үзенең яңа кешеләрен куячак. Аларның Шәйморат кебек булмасы билгеле. Шәйморат… Аның күңелен сугыш үтермәгән. Фәйрүзәнең шушы уйларын абыйлары белсә, нәрсә диярләр иде икән? Нәрсә дияр иде дәү әтисе? Аны иманлылар исәбенә кертер идеме?

Соңгы вакытта Фәйрүзә Шәйморатның күзенә чалынмаска тырыша. Капма-каршылыклы уйлар чолганышында яши ул. Үткән белән бүгенге, киләчәк белән хәтер көрәшә төсле. Шәйморатның тәкъдимен кабул итсә, нинди киләчәк көтә аны? Бу фикердәшләре юлыннан, үз идеяләреннән баш тарту түгелме? Абыйлары, аның дуслары, иң мөһиме, Касыйм алып барган көрәшкә хыянәт булмасмы? Шәймораттан баш тартса, алда нинди язмыш көтә? Фәйрүзә күзен йома да күңеленә эндәшә: «Кайда яктылык, кайда яна өмет уты?»

Шәйморат. Кыз сискәнеп күзен ача. Ул үзенең күптән бер куласа эчендә яшәгәнен белә. Шәйморат Фәйрүзәгә шуннан чыгу юлын күрсәткән сыман. Әллә бу буш хыял, өмет кенәме? Старшина кызы юл чатында япа-ялгыз басып тора. Әгәр Касыйм исән булса, менә шушындый икеле-микеле уйлар туар идемени? Сөйгәне исән булса, алдына кыялар, тау-таш ишелеп төшсә дә кайтып җитәр иде! Киләчәккә өмет сүнде дигәндә генә, менә тагы бер очкын кабынды…

Ләкин Шәйморатның үз иткән партиясе «сыйнфыйлык»ка шул зур мәгънә бирә. Хәтта иң изге хис-тойгылардан – туганлык, кардәшлек, иманнан баш тартырга өнди түгелме? Шәйморат боларны тулысынча кабул итмәгән хәлдә дә үз партиясе тәртибенә буйсынырга тиеш. Күңелдә балкыган нур тагын сүнде. Юл чаты. Кая җылытыр учак? Чын яктылык өчен сабыр итәргә кирәк. Бүтән юл юк.

Дөньялар һаман тынычланып китми. Йә бер, йә икенче авылда атыш тавышлары яңгырый. Һаман кешеләр үлә. Ятимнәр күбәя. Соңгы вакытта Фәйрүзә дә Шәйморатны сирәк күрә. Егетнең кайтып күренгәне юк диярлек. Ачлык, таркаулык сәбәптер инде, урманда юлбасарлык итүчеләр артты. Көпә-көндез килеп адәм талап китәләр. Менә шуларны аулый да инде Шәйморат үзенең кешеләре белән.

Бу юлы иртәгә иртүк кайтып җитәрмен дип киткән иде. Икенче көнне дә күренмәде. Өч көн үтте. Төгәл бер атна. Ул чыгып киткән уңайга ниндидер җиңеллек кичергән Фәйрүзә җиденче таңда йөрәге сызлап уянды. Бу зур өй шулкадәр бушап калган. Шомлы тынлык. Көлгән, сөйләшкән тавыш яңгырамый. Аяк тавышы ишетелми. Бушлык. Бу бушлыкны сабак алырга килгән бала-чага тавышы да тутыра алмый. Фәйрүзә кемне көтеп уянганын аңлады. Әгәр дә бер-бер хәл булып әйләнеп кайта алмаса… Ул чакта… Күңел яктылыгы сүнде. Фәйрүзә кемне көтеп, кем өчен янып яшәгәнен һичкайчан да булмаганча ныграк аңлады.

Инде ничәмә тапкырлар тәрәзәдән урамга күз салды. Соңгысында Әдһәмнең атын ерактан ук таныды. Нигә берүзе генә кайтып килә? Шәйморат кая булган? Йөрәкне хәвеф ялмады. Кинәт кенә хәле бетте. Егет кергәч, барысын да аңлатыр. Сабырлык кирәк. Ишек ачылды. Фәйрүзә борчылу тулы карашын керүчегә төбәде. Күзендә шатлык нуры балкытып елмаеп та җибәрде.

– Син!.. Бу синме?!

– Мин, – диде Шәйморат. – Бер атна эчендә әллә танымый да башладыңмы?

– Нишләп, алай булгач, Әдһәмнең атында син?

– Шулай килеп чыкты инде, алмаштырырга туры килде. Бөтен җирдә дә тыныч булса… – Шәйморат сөйләп тормады кул гына селтәде. – Ә син матур елмая- сың…

Фәйрүзә шунда гына куанычын яшерә алмый караганын аңлап алды, тиз генә читкә борылды. Каушавын белдермәс өчен, сүзне икенчегә борды:

– Берзаман шулай Касыйм да икенче ат белән килеп төшкән иде. Хәкимҗан агаем чакырган да…

– Касыйм?

Тавышның кинәт кенә үзгәрүен аңлаган Фәйрүзәне сагыш биләде.

– Исемен ишетү белән кыза башлыйсың…

– Юк, Фәйрүзә сылу! – Шәйморат, шулчак күзеннән очкын бөркеп, мөлаем елмайды. – Син бит ул исемне юкка гына кабатламыйсың! Син бит мине яратасың!.. Яратасың!.. Йә, шулай булмаса, кулыңны йөрәгеңә куеп әйт, мин сине күралмыйм, теләсә кая кит, шайтаныма олак, сыйнфый дошман диген. Турысын әйт! Нигә эндәшмисең? – Шәйморат, күзен зур ачып, кызга төбәлде. – Ә мин утлы гарасаттан исән-имин котылып кайтып җиттем. Синең өчен. Сине сагынып… – Соңгы сүзен ярым пышылдап әйтте.

Фәйрүзә аның төк баскан битенә, эчкә баткан, йончыган, әмма бәхетле күзенә карады. Шуннан учы белән битен каплады да үзе дә сизмәстән елап җибәрде.

* * *

Илнур Алпарский, Шәйморатның кемгә өйләнергә җые- нуын ишеткәч, шактый гына ис-акылын җуеп утырды.

– Революциянең ялкынлы солдаты, гайрәтле кызыл командир?! Ничек, буржуа вәкилләренә якынлашмакчы буламы? Бәлки, ул саташа башлагандыр! Без бит краскомны шул төбәккә өлге, кызыл байрак булсын өчен җибәрдек. Питердан пролетариат вәкиле бергә китте. Интернационализмның тәүге үрнәге булырга тиеш иделәр! Менә ничек…

Революция хыянәтчесенең бөтен җинаятен гафу итәргә була, әмма интернациональлекне санга сукмау большевистик партия тарафыннан гафу ителмәячәк! Хәтта шушындый тынгысыз вакытта аңа яңача туй ясарга рөхсәт ителгән иде. Тәк-тәк… Никах укытырга итә инде? Мулла чакырып?! Теге контра тәки үз ягына аударган бит! Бик оста эшләгән. Безгә, ягъни яңа властька, көтмәгән яктан удар ясалды. Ләкин революция идеяләре товар түгел, без аның белән сәүдә итмибез. Ул сатылмый!

Ул арада Әдһәмнең мондалыгын хәбәр иттеләр. Тиз генә килеп җитәргә кушылган иде, молодец, тизлеген исәп тоткан. Әдһәм кабинетка аяк басу белән, Алпарский Ырысбай хәлләрен җентекләп сорашырга кереште. Егет бөтен сорауга да төгәл җавап бирә, тик ни өчен үзенең элекке командиры турында ләм-мим? Башта Алпарскийның авыз ачканын көтәме? Алайса, башлыйбыз! Ләкин кантком рәисе урынбасары уйлаганча килеп чыкмады. Әдһәм Ырысбайда күптән булмавы, күрше авылларда кунып ятып, яшьләрне яңа властька үгетләвен әйтте. Ах, якын, иң якын иптәшенең нәрсәләр кыланып ятуын да белмиме? Җавап Алпарскийны отыры ярсытты гына.

– Сезнең төбәктә бернинди дә эш алып барылмый! Бигрәк тә яшьләр белән! Менә шуңа анда милләтчеләр дә котыра башлады. Без чарасын тиз күрербез. Ә син бүгеннән үк икенче якка китәсең. Бар, хәзер үк Каплинский янына! Нинди задание куша, шуны үтисең!

– Миңа эшне тапшырып китәргәдер бит?

– Ырысбай ягына сиңа юл юк! Бетте! Бар!

Әдһәм аңгы-миңге килеп чыгып китте. Ул Шәйморат абыйсына каршы нәрсәдер эшләгәнен сизенә, тик ни өчен икәнен генә һич аңлый алмый. Ул арада Алпарский кабинетына баштанаяк коралланган ике хәрби кереп китте. Каплинский көтеп торыр, хәлне ачыкларга кирәк!

Бу вакытта, чынлап та, Алпарский кабинетында кызу сөйләшү бара иде.

– Тик шул төбәктә Совет властена каршы заговор корыла. Безнең кадрларны үз якларына аударырга тырышалар. Һәм, басым ясап әйтәм, нәтиҗәле эшлиләр!

– Иптәш Алпарский, бер генә сорау, ни өчен җомганы сайладыгыз? Милләтчеләрне иртәрәк тә кулга алырга мөмкин.

– Юк! Тик җомга төнендә! Шул якларда заманында иң эре эксплуататор булган Рәсүл әфәнденең кызына краскомыбыз җомга көнне өйләнә. Без аңа шәп җомга төне әзерләргә тиешбез, аңладыгызмы, иптәшләр? Ә таң аткач, йокыдан торганчы, Сәетколдан Әүхәдиевне кулга алырга. Берничә иярчене белән бергә! Ишеткәнегез бар бит Әүхәдиев турында?

– Әйе-әйе, сөрсегән милләтче. Хәзер күрше авыл урысларыннан җирләрен тартып алырга котыртып ята. Безне белми дип уйлый… – Моны әйткәне мыскыллы гына көлеп куйды.

– Краскомның үлемен аларга ябабыз да куябыз, шулай аңларга кирәктер, иптәш Алпарский!

– Соң, аларны нәрсә өчен кулга алабыз, дип уйлыйсың? Төхвәтовның үлеме революция идеяләренә тап төшерергә тиеш түгел. Гади халык аны бары сыйнфый дошманнар, милләтче бандитлар үтергән дип аңлаячак! Йөрәкләрендә контраларга карата нәфрәт ташысын! Шунсыз җиңү юк! Җомга операциясен җентекләп уйлагыз. Аның исеме – «Кош аулау». Иң ышанычлы кешеләрне алырга! Сайлап! Китәргә мөмкин.

Тегеләр торырга кузгалгач, янә туктатты.

– Тагы бернәрсәне оныта язганмын! Ә бит хәтерем әйбәт була торган иде! – Алпарский тумбочкадан ертылган «Коръән» китабын сөйрәп чыгарды. – Миңа бернәрсәне дә онытырга ярамый, бернәрсәне дә! Исегездәдер, Хафиз мулланы атарга дигәндә, шушы китабына ябышкан иде. Тартып алып та булмады. Ярый, аның шушылай ертык булуы әйбәт тә! Менә бу биткә Әүхәдиевнең фамилиясен языгыз. Төхвәтовның гәүдәсе янына ташларсыз!

Теге ике кеше кабинеттан килеп чыккач, Әдһәм артларыннан ияреп китте. Башларын иебрәк нәрсә турындадыр пышылдап сөйләшәләр. Бер-берсенә карашып алулары буенча бик җитди фикер алышу бара. Шулай да бер-ике сүз колакка чалынмый калмады… «Шәйморат… краском… заговор…» Бу сүзләр аша да Шәйморат абыйсына хәвеф янаганын аңларга була. Димәк, канткомга аны бушка гына чакырмаганнардыр! Юк, Каплинский көтеп торыр, Әдһәм бүген үк абыйсын искәртергә тиеш! Аннан инде башка задание белән җәһәннәмнең үзенә үк җибәрсәләр дә үкенечле булмас. Егет атын куйган җиргә ашыкты. Тышка чыккач та, һаман теге ике адәмнән күзен алмады. Бу тирәдән тизрәк таярга иде. Кабаланган саен өзәңгене туры китерә алмый!

Шул мәлдә үз уйларына чумган Алпарский тәрәзә каршысына килеп басты. Анда кем… Комиссар үз күзенә үзе ышанмагандай, тәрәзә пыяласына маңгаен терәде. Бу маңка малай нигә әле генә аннан чыккан чекистларга тасраеп калган? Тегеләре Әдһәмгә чак кына да игътибар итми. Башсызлар! Ышан инде шуларга! Әнә краскомның дусты хәтта атына менә алмый азаплана. Аңлашыла-а-а…

Алпарский ялт итеп артына борылды, коридордагы сакчыларга кычкырды:

– Әнә ул сыбайлыны4 кулга алырга! Төрмәгә!

Берничә җайдак камауга алганда, Әдһәм әллә ни ерак китеп өлгермәгән иде.

– Ух, бала-чага! – дип, ачулы мыгырдады комиссар. Бу сүзгә ул аерым мәгънә сала, чөнки Алпарский үзенең бала чагын хәтерләргә яратмый. Яшьтәшләре арасында көчсез булды. Әтисенең кешечә тормыш көтәргә, мал-туар асрарга хәле җитмәде. Теләге дә булмады шикелле. Һәрхәлдә, Илнур бүтәннәрдән күпкә начар яшәүләренә гарьләнә торган иде. Кием-салым җитешмәгәч, еш кына кеше искесен дә өстерәргә туры килде. Кая ул вакытта башкалар өстеннән хакимлек итү! Үзенә йомышчы булып күп йөгерергә туры килде. Хәллерәк малайлардан тукмак аз эләкмәде инде. Эчендә күпме ачу-үч йөртсә дә тышка чыгармады, үзе яхшы хәтерле булды, бернәрсәне дә онытмады. Җиңүләре, уңышлары хәтерле булуына гына бәйле. Гыйззәтулла байның улы Хөрмәтулладан тукмалгач, ничегрәк үч алган иде! Кинәнеч биргән тәүге үч кайтару! Агу табып, тегеләрнең Сорлан дигән усал, акыллы этенә ашатты. Аңа кадәр этне үзенә өйрәтте. Шул этне ахырдан күмешергә барды. Хәтта күзеннән яшь чыгарды бит әле. Күңеле эрегән Хөрмәтулла аны иң якын дусты дип атады… Әйе, әйе, бүтәннәрдән хәйләкәррәк, зирәгрәк иде шул Илнур! Дөрес, аны кайсыберәүләр соңрак «Хөрмәтулланың шымчысы» дип тә атады. Әйтә бирсеннәр! Аларның кем икәнен Илнур үзе дә яхшы белә. Атаган кешеләрнең исемнәрен онытмады! Совет власте урнаштырырга кайткач, «сыйнфый дошман» буларак, иң әүвәл шул кешеләр атылды. Гыйззәтулла байның өе дә аның фәрманы буенча яндырылды. Нишләп иң матур өй аныкы булырга тиеш? Бигрәк тә кызыл комиссар моны теләмәсә! Бала чагында аны санга сукмаганнар хәзер үзләре куркып баш иде. Элек кемнәр аны җәберләгән барысы да гадел җәзаларын алды. Дөрес, беренче кайтканында, авылдашларының, туган-тумачаларының кайберләренә артык аяусыз булуы тынычсызландырган иде, йөрәккә борчу салган иде, ләкин урыс пролетариатының «сыйнфый аң»ны абсолютлаштыруы, югары дәрәҗәдә хуплавы тора-бара күңелдәге шикләрне бөтенләй җуйды. Киресенчә, аны тугры, ышанычлы революционер итеп танытты. Туган авылыннан ничә яшьтә киткән иде соң Алпарский? Ундүртенче яше белән бара иде. Әйе, әтисе белән кыр талашып чыгып киткән иде, шуннан бик озак кайтмады. Алтын эзләүчеләр белән йөрде. Урыс эшчеләре белән танышты. Аннары шулардан калмады. Инкыйлабы да, бүтәне дә аны башта кызыктырмады. Ул һаман ат башы зурлыгы үзенең алтынын эзләде. Ахмак…

Алпарскийның бәхет күге нәкъ шул революция чорында ачылды да инде. Урыс пролетарийлары аңа ышаныч белдерде. Башкортларны революциягә җәлеп итәргә кирәк иде. Әйе, беренче башлап аның белән урыслар исәпләшә башлады. Шулай булгач, ничек изгелекне онытырга мөмкин? Алпарский бернәрсәне дә онытмый? Ул урыс иптәшләренә тугрылыгын раслады. Шушы алдынгы халыкның юлыннан китмәгән башкортларга каты аяусызлык күрсәтте. Әнә шулай үсте Алпарский. Хәзер аның заманы. Аның хакимлеге. Әгәр дә революция уты кабынмаган булса, кем булыр иде Алпарский? Ямаулы капчыгын сөйрәп йөрер иде һаман, бер мескен мосафир булып. Ат башы зурлыгы алтын турында хыялланып… Әнә шуңа да авылдашларын – сыйнфый дошманнарны аттырганнан соң, әтисе укыган бәддога да аны куркытмый! «Туган- ыру, зат, авылдаш» дигән төшенчә юк. Сыйнфыйлык иң алда торырга тиеш – менә шушы аның инануы. Иске, кыргый мөнәсәбәтләргә урын калдырмаска!

Башкаларны үз артыннан ияртү, буйсындыру өчен оста оратор булырга кирәк иде. Бу һөнәргә дә өйрәнде Алпарский. Күпме әзер фразаларны кабатларга, тыңларга, эзләргә, ятларга туры килде! Кыскасы, кара тир түгелде, ләкин нәтиҗәсе шәп килеп чыкты. Алпарский хәзер белә: янындагы көрәштәшләре арасында аның кебек оста чыгыш ясаучы юк. Әйе, аның чыгышы лозунглардан тора, ялкынлы, байраклы сүзләрдән! Бу лозунгларга беркем дә каршы дәлил китерә алмый. Китерә дә алмаячак! Алар – лозунг, ләкин алар – инану!

Алпарский кабинетында һаман ишекле-түрле йөри бирде.

«Революция утын кабызган солдатларыбызны югалтырга хакыбыз юк. Шәйморат, син үлгәч тә башкалар өчен байрак булып калачаксың! Большевистик идея тик шулай гына тантана итәчәк. Халык массасына якты образ кирәк! Ләкин син исән калырга тиеш түгелсең! – Алпарский шушы урында шып туктады. – Ә Фәйрүзәне нишләтергә соң? Икенче тапкыр тол кала лабаса!»

Алпарский зур канәгатьлек белән учын учка ышкыды, аннан йодрыкка йомарлады. Старшина кызын монда китерергә туры килер. Алпарскийның буржуа кызын сөеп караганы юк. Ә ул сылукай пешкән җиләкмени, тел очында гына тора! Каршы килеп маташа икән, ой-ой!.. Мескенкәйгә исәпсез-сансыз гаеп тагарга була! Кабахәт Касыймның хәләлен кочакка алганда, үч каныр иде, ә! Теге контра ятар иде каберендә тешен шыгырдата-шыгырдата! Хәзер ул көчсез! Заманында нинди гайрәтле иде! Башкисәр, сөрсегән милләтче! Теге вакытта Алпарскийны эзәрлекләп кулга алгач, борын төбендә йодрыгын уйнаткан иде. «Башкортта сыйныф юк, сыйныф юк! Ыру-зат, туганлык кына бар! Шушыны мәңге хәтереңдә тот, урыска сатылган бәдбәхет! Синең гәүдәңне мәет корты да ашарга җирәнәчәк, хаин!» Болар искә килеп төшкәч, рәис урынбасарының чигәсеннән салкын тир бәреп чыкты. Ул җан ачуы белән кулъяулыгын йомарларга кереште. Менә тагын да иң теләмәгәне искә килеп төште. Тезләндерделәр аны контралар! Алпарский тезләнергә мәҗбүр булды. Ялварырга! Атмауларын сорап инәлде. Төзәләчәген әйтеп үкседе. Ә бит ышандылар! Үтә дә яшь, үтә дә беркатлы иде Касыйм җитәкләгән милләтчеләр отряды. Иртәгесен аны Шәйморат коткарды. Тегеләрнең оясыннан урлап алып качты. Менә нинди иде Шәйморат! Революцион эшчәнлекне башлаганда, аннан күп нәрсәгә өйрәнде. Үрнәк иде Төхвәтов! Ә хәзер…

Алпарский җирәнеп борынын җыерды: баш-аягы белән большевик уйламаган җирдән мещанга әйләнсен әле! Үзенең иң куркыныч дошманы – Касыймнан үч алганда, Алпарский өчен Шәйморат хәзер әллә ни киртә дә түгел. Шушы урында ул бераз тынычлангандай булды. Теге контрага засаданы ничек шәп оештырдылар.

Алпарский, кинәнеп, күзен йомып елмайды. Әйе, нәкъ шул каһарманлыгыннан соң дәрәҗәсе дә, вазифасы да әкияттәге шикелле кинәт үсте. Касыйм явызны – һичкем тота алмаган башкисәрне – Фәйрүзәсе белән никах укыткан һәм кушылган төннәрендә ауга эләктерде бит ул. Башкорт гаскәрләре кызыллар ягына чыкканда, Касыйм бәләкәй генә отряды белән аерылып калган иде. Тиз хәрәкәт итәргә сәләтле елдам отряд чамасыз кыенлыклар тудырды! Касыйм мәрхүм Рәсүл байның кызына өйләнә икән дигән хәбәр килеп ишетелмәсә, бәлки, тагы да әллә күпме этлеге тияр иде. Элекке кадет Касыйм старшинаның улларын яхшы белгән, килеп-китеп йөргәндә, сеңелләренә дә күз салгандыр инде. Һәрхәлдә, бәләкәй әнисенә кызны соратып, кода җибәрә. Никах көнен килешәләр. Шул кич Касыйм берничә аркадашы белән килеп төшә. Никах укыталар. Кияү белән кызны кушалар. Төн уртасында өй ишеген кагып, Касыймның урмандагы отряды камауда калганын хәбәр итәләр. Касыйм һәрчак Касыйм бит инде. Сикереп тора да, мондагы дусларын алып, урманга чаба. Янәсе, отрядны коткарырга кирәк! План шәп килеп чыкты. Урманның иң җайлы төпкелендә Касыймны юлдашлары белән боҗрага алдылар. Беркатлы хәйләсез кеше булса да, һай, каһарман иде шул әфәнде! Шәп сугышты. Моны танымау, бәһаләмәү мөмкин түгел! Соңыннан кырыкка туракладылар үзен. Касыймның гәүдәсе җир өстендә ятып чересен дигән иде дә, юк шул кемдер аны табып, урлап җир куенына салды. Ә Фәйрүзә тол калды. Алпарскийның аны күргәне юк иде. Шәйморатка барганда түзмәде, күз салды. Шунда гына Касыймның кем өчен баш салырга әзер икәнен аңлады. Хәзер килеп, Шәйморатның аек аңы томаланды. Мие сыекланды. Старшина кызы икенче мәртәбә тол калуны ничек күтәрер икән? Аны язмыш әкрен-әкрен генә Алпарскийга таба алып килгәнен башына да китерми бит инде мескенкәй… Тәгәрмәч тик бу якка тәгәри. Алга куелган планның һәр детале уйланылган, әзерләнгән булырга тиеш. Артыгы таләп ителми.

* * *

Мулла җомга никах укытуга каршы килде.

– Изге эшне сузмый башкару саваплы, ди китап. Миңа сый-фәлән кирәкми. Хәзер барып җитәрмен. Чәршәмбе дә – хәерле көн, фатихамны бирәм, чөнки никахны һәрчак ашыктырырга кирәк. Туган, дус-кардәшләрегезне, теләсәгез, җомгада җыеп алырсыз.

Менә шулай итеп берәүгә дә хәбәр итәргә өлгермәделәр. Шәйморат Әдһәмнең һаман кайтып җитмәвенә эче пошса да, җомга мәҗлесенә өлгерер дип үзен юатты. «Лазарет»та яткан Сәгыйть малае савыккан иде инде, никах укытканда, ул янда утырды. Ашъяулыкка тезелгән тәм-том – аның өчен олы бәйрәм. Башкасына ул игътибар итеп тормады.

Бүген дөньяда иң бәхетле ир Шәйморат иде. «Йа Раббым, йөзендә, күзендә кояш балкышы. Бу бит саф күңеле чагылышы!» – дип уйлады киявеннән күзен ала алмаган Фәйрүзә. Туя алмый карады ул Шәйморатына. Әйе, ул хәзер карашын яшерми карый ала, чөнки Шәйморат – аның хәләле!

Мулла озак утырмады, нәсыйхәт укып, теләкләрен әйтү белән кузгалды. Тик Сәгыйтьнең улы гына эчен тотып боргалана башлады. Тыймадылар, күп ашап ташлады шул. Тамак хакы кыйммәтрәктер, һич кенә дә өенә кайтып китәргә ашыкмый.

– Кал әйдә монда! Кая ашыгырга! Өлгерерсең әле, шулай бит? – дип, Шәйморат та аны котырта.

– У-у-у, монда ашарга дөнья! – дип куана Расих. – Ә бездә-ә-ә…

Ул аннан соң эндәшми генә борынын җыера.

– Якты тормыш киләчәк, – диде Шәйморат. – Моның өчен адәм баласында өмет уты кабызырга кирәк. Тик ничек итеп?

– Яктылык йөрәктән чыкканда гына бүтәннәрдә өмет уты кабызырга була. Үлемсез кобаерлар, риваятьләр шикелле. Корал белән өмет уты кабызып булмый?.. – диде Фәйрүзә.

– Җыр белән! Дөрес! – Шәйморатның күзе очкынланды. – Сәнгать аша. Халыкның рухын уятырга кирәк!..

Аларны тыңлап утырган Расих түзмәде, урыныннан сикереп торды.

– У-у, бездә осталар күп ул! – Тотлыга-тотлыга бармагы белән санарга кереште.

– Әнә шуларны җыябыз да бүген үк уен ясыйбыз! Шәп чыкса, соңрак кирәк авылларга да барырбыз.

Төштән соң ишегалдына халык җыелган иде инде. Олылар чирәмдә алдарак, хатын-кыз, яшь-җилкенчәк арттарак урын алган. Совет рәисе кыска гына нотык тотты, аннан җырчыны курайчы, курайчыны җырчы алмаштырды. Менә берчак алга Шәйморат атылып килеп чыкты һәм, карчыга шикелле, укталып-бөтерелеп биергә кереште. Баскан саен табаныннан ут чәчри. Расих та, ис-акылын җуеп, абыйсына төбәлде. Ут-ялкын булып бөтерелгән мондый биючене беренче мәртәбә күрүе… Шәйморатны хуплаган авазлар көчәйде. Расих, үзе дә сизмәстән, аңа таба талпынды. Шәйморат абыйсы аны җәһәт кенә эләктереп алды. «Болай бас, тегеләй бас!» Командирның дәртле тавышы еракларга яңгырады. Расих абыйсы шикелле басарга тырышты. Ул беренче мәртәбә хуплау авазларын ишетә. Аңа ошый. Искиткеч ошый… Уен кызды.

Халык арасында бары ике кеше бер-берсеннән карашларын аера алмый. Алар күзендә чагылган нур гүя тирә-юньне яктырта… Нәкъ шул мәлдә Шәйморат кәләшенә нинди яхшы бүләк әзерләгәнен аңлады. Сөйгән яры өчен халык бәйрәменнән дә олы бүләк юк иде. Шәйморат, Фәйрүзә һәм Расих өйгә кереп киткәндә дә, кешеләр таралышып бетмәгән иде.

– Мин синең кебек тыпырдадым, әйе бит, агай!

– Син биюче булачаксың! Башкорт исемен бөтен дөньяга ишеттерәчәксең! – Абыйсы малайны ике куллап югары күтәрде. – Фәйрүзә апаең шулай дип әйтте! Моны онытма, энем!

– Сез бәхетле, тыныч тормышта яшәячәксез. Сез бездән дә югары уздырырсыз! Партиянең авангарды – яшьләр! Сез гаделлек тантанасын бөтен Җир шарында урнаштырачаксыз!

Фәйрүзә карашын аска төбәгән килеш моңсу гына елмайды. Шәйморат кәләшенә күз салгач, малайны идәнгә бастырды. Шат елмаеп, Фәйрүзәгә карап тора бирде. Кыз күтәрелеп карамыйча булдыра алмады. Икесенең дә йөзе кояштай балкыды. Алар хәтта куенына ризык тутырган малайның үзе яткан бүлмәгә кереп киткәнен дә сизмәде.

Шәйморат кәләшен күтәреп алды да әйләндерә башлады. Ул – бүген дөньяда иң бәхетлесе! Шушы хәзинәсен, казанышын саклар өчен утка да, суга да керәчәк. Яшькелт-зәңгәр нур сипкән хушны алган матур күз аңа гына яратып багачак, аны гына яңа җиңүләргә рухландырачак! Алар – бер гаилә! Гаилә! Алар – бер йөрәк!

Шәйморат кәләшен түшәк җәелгән ятак читенә утыртты да каршысына тезләнде.

Сөйгәненең сибелгән чәченнән сак кына сыйпады. Тегесе, тартынып, йөзен яшерде. Беразга тын калды- лар.

– Сандугач сайрый, – диде кыз оялып кына. – Бу мәлдә…

– Ул безнең өчен, икебез өчен сайрый… Юк, синең өчен, таң йолдызым…

Сандугач өздереп сайрады, аңа икенчесе өзелеп җавап кайтарды. Моң белән моң кавышты. Нур белән нур. Балга тулышкан чәчкәләр төн патшалыгына хуш ис бөркеде. Кайдадыр ерак-еракта кемдер берәү йөрәккә үтеп керерлек җыр сузды. Аңа кушылып, күктә җемелдек йолдызлар чыңлады.

Серлелеккә чорналган төн. Сихрилеккә манчылган төн. Тынычлык, мәһабәтлеккә төренгән төн. Гашыйкларның бәхет төне. Аллаһ фатихасы биргән никах төненең бүтәнчә булуы мөмкин түгел.

Төн үзе ураткан дөньяны барлый, тикшерә. Андагы аһәңлекне тыңлый. Төн назлы сөю тавышын ишетә.

– Җаным… Җаным…

Төн тагы ишетә.

– Син нишләп алдадың?..

Төн сагая.

– Җаным… Җаным, син берәүнеке дә булмагансың. Булмагансың кияүдә… Нишләп алдадың?..

Төн бу тавышта аптырау һәм шатлык авазын ишетә.

Иренен канатканчы тешләгән кәләш эндәшми. Кияү сөйгәненең йөзен сыпыра. Күз яшенә бармаклары юешләнә.

Фәйрүзә эндәшми. Юк, ул сөйгәненә бөтенесен дә сөйләр. Тик әле түгел…

Ул Шәйморатына Касыйм белән кайчан, ни рәвешле никахлашуын сөйләр. Кавыша торган кичне аларны икәү генә калдыргач, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен дә искә төшерергә туры килер. Әйе-әйе, алар ике хыялый! Кулга-кул тотышып, халыкның бәхете, Башкортстанның киләчәге турында хыялландылар. Иң хәтәр бер чор иде бит. Касыйм рухланып кәләшенә азат, бәйсез Башкортстан дигән җөмһүрияттә яшәячәкләре турында сөйләде. Бабич, Акмулла шигырьләрен яттан укыды. Ул шундый яшь, шундый ачык, эчкерсез, сабый күңелле! Шушы икәүнең бәхетенә һичкем комачауламас төсле иде…

Ләкин күп тә үтми тәрәзәне дөбердәттеләр. Касыйм ишекне ачты, кем беләндер сөйләште, аннан яшендәй атылып килеп керде.

– Сөеклем, минем отряд чолганышка эләккән! Таң атуга кайтып җитәм! Коткарырга кирәк! Озакламам! Көт!

Касыйм, үзе белән килгән атлыларын алып, төн караңгылыгына кереп югалды.

Сызылып таң атты. Көн туды. Керфек какмый киявен көтте Фәйрүзә. Тик ике көннән генә яралы бер солдат ишек какты. Үзе белән коточкыч хәбәр дә алып килде. Теге төндә Касыйм иптәшләре белән засадага эләккән. Бөтенесен дә кырып салганнар. Исән калган бу солдат Касыймның гәүдәсен икенче җиргә алып барып җирләгән. Командирларының каберенә алып барыр өчен, тагы киләчәген әйтте. Ләкин Фәйрүзә аны күпме көтсә дә, башкача күрешмәделәр.

Әйе, кавышу төне аерылышу төненә әйләнде. Фәйрүзә, никахлы яры белән кавыша алмыйча, аның белән мәңгегә хушлашты.

Кичергәнне сөйләү түгел, искә төшерү дә кыен. Вакыты җитәр, Фәйрүзә үз ярына болар хакында да, аннан соң күрелгән михнәтләр турында да сөйләр. Ачылыр. Хәер, михнәтләре онытыла төште. Фәйрүзә һич уйламаганда мәхәббәтен очратты. Дөресрәге, мәхәббәте аның өенә үзе килеп керде. Башта икенче сыйфатта, башка сурәттә… Хәзер анысы мөһим түгел, ләкин Шәйморатны беренче күргәндә үк, Фәйрүзәнең йөрәген ниндидер хис-тойгы сызып үткән иде. Ул яз китергән бәләкәй генә бер бөре иде, тора-бара гөлҗимешнең хуш исле чәчкәсе булып атты.

Тышта сандугач сайрады. Җил искән уңайга агач яфраклары пыш-пыш нәрсә турындадыр серләште.

– Мин алдамадым… Никахлы идем бит. Сөйләрмен… Бөтенесен дә…

– Бөтенесен дә. Безнең алда тулы бер гомер. Җаным, син минеке. Бары тик минеке. Без мәңге бергә!.. Син һәм мин. Ишетәсеңме, син һәм мин.

«Йа Раббым, син шушыны ишетәсеңме! Мондый бәхет гомергә бер генә була лабаса!..»

– Әллә елыйсың…

Кәләш күз яшен йотып елмая. Шым гына җавап кайтара.

– Мин бәхетле. Бердәнберем… Бергенәм…

Аларны тыңлаган төн тынычлана. Төн үз чамасын белә. Үз вакытын белә. Ул хәзер башка тарафларга юл тота. «Сез мәңге аерылышмагыз! Мин сезгә тагы кайтырмын, бөтен серлелегем, сихрилегем, аһәңлегем белән…»

Офыкта матур таң сызыла.

Әдһәм җомга көнне дә кайтмады. Дустын көткән Шәйморат мәҗлес ясамаска булды. Шулай да бер-ике иптәше килеп котлап китте.

– Иртәгә кантон үзәгенә юлга чыгарга туры килер, – диде Шәйморат, кунакларны озаткач. – Әдһәмне икенче өязгә җибәрмәделәр микән? Бик кабаланып чыгып киткән иде. Эшкә әрсез, нәрсәгә тотынса да китереп чыгара. Өстә дә күреп торалар бит. Аннан үземнең дә эшләр бар…

Фәйрүзә иренең янына килеп басты, күкрәгенә башын салды.

– Дөньялар тизрәк тынычлансын иде, ичмасам, нәрсәгәдер күңелем борчылып тора. Әдһәм исән-имин йөрсә ярар иде, диюем.

– Ул – ут егет. Бирешмәс!

– Безнең никахка өстәге иптәшләрең ничек карар икән?

– Җаным, мин революциягә гомеремне, канымны биргән большевик! Яңа тормыш өчен көрәшне без башладык! Шулай булгач, үзең уйла, кем миннән шикләнсен? Берәр сүз әйтеп кенә карасыннар!..

– Бигрәк тә шушы чорны үткәреп җибәрсәк… Үткәреп җибәрергә язсын инде…

– Ни булды әле сиңа, бәхетем?

Шәйморат көлә-елмая хатынының күзенә бакты. Фәйрүзә дә җавап итеп елмайды. Шуннан карашын аска төбәде дә:

– Яратам бит сине… – диде.

Шәйморат хатынын җиңел генә күтәреп алды да әйләндерә башлады.

– Җаным, бергенәм!

Куанычыннан нишләргә белмәгән ир дөньясын онытып әйләндерде дә әйләндерде.

– Шәйморат, чү… Безгә карап торалар бит!

– Кем ул? Әйдә, карасыннар!..

Сәгыйть улы Расих бүлмәдән чыккан да, авызын зур ачып, аларга карап катып калган.

– Ә Расих энем күреп-аңлап үссен – дөньяда мәхәббәт бар! Дөньяда чын бәхет бар! Шулай да сиңа… Тыныч йокы, энем!

Шәйморат кәләшен күтәргән килеш икенче бүлмәгә кереп китте.

Ишек дөбердәүгә иң беренче Фәйрүзә сикереп торып утырды. Шәйморат, аны тынычландырыр өчен, сак кына кочаклады да, наганын алып, тышкы ишеккә юнәлде. Шыпырт кына кем беләндер сөйләште. Берничә минуттан ишек ябылды. Кире килүенә хатыны торып киенеп өлгергән иде инде.

– Нәрсә булды?

– Тынычлан… Мин хәзер эш белән китәргә тиеш. Аңлыйсыңмы? Таң атуга өйдә булам.

– Юк. – Фәйрүзә Шәйморатка чат ябышты. – Беркая да бармыйсың. Бүген бүтәннәр китсен! Шулай дип әйт, Шәйморат!

– Фәйрүзәкәй, минсез ярамый бит… Мин монда баш кеше.

– Нигә бүген?! – дип өзгәләнеп сорады хатыны.

– Алайса, мин әйтәм. Андреевканың берничә кулак калдыгы Сәетколга һөҗүм итәргә җыена. Без аларны соңламыйча кулга алырга тиеш.

– Мин дә синең белән. – Шәйморат Фәйрүзәне күтәреп сәке читенә утыртты. – Син аннан кайтмаячаксың.

– Көт мине. Таш яуса да кайтам.

– Кайт! Үзеңне сакла! Кайт, Шәйморат!

Шәйморат янә хатынын кысып кочаклады.

– Көт. Фәйрүзә, кайтып җиткәнче, минем сиңа бер үтенеч бар.

– Нәрсә?

– Елмай әле. Шулай!.. Мин сине үземнең өйгә алып кайтасым килә. Ә аны салырга туры киләчәк. Кайсы тирәдә салырбыз икән? Шуны уйлап тор. Өмә ясатырбыз.

– Менә бит өебез!

– Ул туган-тумачаңныкымы… Бирәсеңме, бүләк итәсеңме… Тик хөкүмәтнеке генә булып калуы ихтимал. Мин сине үз өемә төшерергә тиеш.

– Авылда бушаган өйләр дә бар…

– Без бу йорттан китәргә тиешбез. Көт мине… – Шәйморат елмайды да чыгып китте.

Фәйрүзә кулы белән битен каплады да идәнгә тезләнде.

«Ул бит кайтмаячак… Кайтмаячак… Бер фаҗига ике мәртәбә кабатланмый лабаса! Йа Хода, нәрсә сөйлим мин! Исән кайт! Исән генә кайт…

2

Сылу – үзеңнән кече хатын-кыз һәм аңа эндәшү сүзе.

3

Кыргын – үләт, эпидемия.

4

Сыбайлы – атлы, җайдак.

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь

Подняться наверх