Читать книгу Башка кеше - Файруза Муслимова - Страница 5

Хикәяләр
ЯРТЫ АЛМА

Оглавление

Кояшның беренче нурлары төшүгә үк, Хәлил урыныннан сикереп торды. Төне буена да күзенә йокы кермәде, хәзер инде караватта аунаудан ни мәгънә? Игезәк кызлары Ләйсән белән Ләйлә дә, әнкәсе Хәбирә карчык та йоклыйлар әле. Хәлил акрын гына ишегалдына чыкты, капка төбендәге колонкадан сап-салкын су агызып, озаклап юынды. Көтү чыгарга байтак вакыт бар. Әнисенә бер эш кими торсын дип, сыерны үзе савып куярга уйлады. Юынгыч янындагы эскәмиядән сөт чиләген, сулы комган һәм тастымалны алды, абзарга юнәлде…

– Әстәгъфирулла! Нишләвең бу? Сыер саву ирләр эшеме? – Әнкәсенең әлеге сүзләреннән Хәлил генә түгел, сыер да дертләп китте бугай.

– Үзеңә эш җиңеләер дигән идем, – дип аклангандай итенде Хәлил. Сыерны савып бетереп, күбекләнеп торган бер чиләк сөтне өйалдына кертеп куйды.

Менә шулай. Гел шулай. Ирләр эше, хатын-кыз эше… Хәлил үзе чып-чын ирләр эшен башкара югыйсә. Тракторчы ул. Хатыны Галия хатын-кыз эшен эшләде – фермада дуңгыз карады. Әйе, әйе… эшләде, карады… Хәзер эшләми инде… хәзер ул юк. Юк!.. Йөрәк әрнүләрен басарлык чара да юк. Үткәннәрне берничек тә кайтарып алып булмый.

Хәлил, армиядән кайтып, тракторда эшли башлаганда, Галиясе унынчыда гына укый иде әле. Түгәрәк кенә матур гәүдәле, озын сары толымлы, оялчан, инсафлы кыз иде. Хәлил аңа:

– Үскәнем, укуың кайчан бетә инде? Миңа кияүгә чыгар идең, – дип шаяртып эндәшкәндә, оялудан бит алмалары кып-кызыл була иде.

Шаяртуларын чын дип кабул иткән икән. Үзе алдаша белмәгәч, кешеләргә дә ихластан ышана иде шул бәгырькәй. Үзенә багышлап, бер дәфтәр шигырьләр язганын да соңыннан гына белде Хәлил. Ә бервакыт, егет элеккечә шаярып исәнләшкәндә, бөтен кыюлыгын җыйды да:

– Менә, Хәлил абый, мин укып чыктым инде! – дип әйтеп салды.

Их, шул чакларны яңадан кайтарып алырга! Һәм, бер ялгышын да кабатламыйча, яңадан яшәргә! Авыл яшьләре үзләренә «Хәлил белән Галиябану» дип исем кушкач, горурланып йөргәннәр иде. Элекке заман түгел, мәхәббәтләренең фаҗигадән өстен калачагына, бәхетле булачакларына өметләре зурдан иде.

Укытучылары да, әти-әниләре дә мәктәптә бик яхшы укыган Галиянең, һичшиксез, укуын дәвам итәчәгенә, югары белем алачагына ышана иде. Ә ул, бернигә карамыйча, Хәлиленә кияүгә чыкты да куйды. Үсенеп китте Хәлил. Әнә ул нинди икән – дөнья бәһасе торырлык егет икән!

Шуннан соң башланды инде тормыш ыгы-зыгылары. Иртә таңнан торырга, йортны, мал-туарны карарга, эшкә йөгерергә кирәк. Ике кызын кияүгә биреп, улы белән генә калган Хәбирә карчык дөнья көтеп инде шактый талчыккан. Шуңа күрә күп эшләрен рәхәтләнеп яшь килен җилкәсенә күчерде.

Менә Галия бәбәйгә узды. Бер яктан сөенеч булса, икенче яктан көенечкә әйләнде бу хәл. Чөнки булачак әнинең гел күңеле болганды, башы әйләнде, ашаудан калды.

– Бигрәк иркә хатын булдың инде. Башка хатыннар әнә унар бала таба, – диде Хәлил. – Эһ тә итмиләр.

Бер тапкыр Галия тартынып кына иренә:

– Бүген бигрәк хәлем китеп тора. Су гына алып кермәссеңме? – дип әйткән иде, каенанасы элеп алды:

– Юкны сөйләмә! Өй тулы хатын-кыз булганда, ир кеше су ташырмы? Кеше көлдереп…

Галия мондый чакларда эндәшми иде. Иреннәрен тешли, күзенә мөлдерәп яшь тула. Хәлилнең җен ачулары чыга шулчакта: «Җебегән!» – дип куя.

Галия игез кыз тапты. Авызы колагына җиткән әти кеше трактор паркында сөенечен уртаклашкач, ирләр кычкырып көлделәр:

– Бракодел!

– Икеләтә брак, диген син!

Мондый мыскыллы шаяртуга бик үртәлсә дә, кызларының тәпиен бик әйбәтләп «юдырды» Хәлил.

Мәшәкатьләр бермә-бер артып китте. Каенанага да, киленгә дә эш җитә. Хәбирә карчык оныклары тирәсендә орчыктай бөтерелеп йөри, җил дә тидерми аларга. Хатыны белән әнисенең бер булып бала багуын күрү Хәлилгә дә күңелле.

Галия яңадан фермага эшкә чыкты. Элеккечә, таңнан торып, йорт эшләрен карый, аннары фермага китә. Кышмы-җәйме аягында резин галош, резин итек. Пычрак арасында тагын ни киясең? Каенанасы сүчинкә кияргә куша да, авыр бит ул. Тормышлары, бер эзгә төшеп, матур гына тәгәри башлаган иде… Галия авырып китте. Эче, биле авыртудан зарланды. Авыл фельдшерына барып караган иде, анысы районга ук җибәргән. Сырхауханәгә салып куйганнар. Бөерләренә салкын тигән, диделәр… Хәлил белән Галиянең бәхетле тормышы әкрен-әкрен җимерелә барды. Галия айлап-айлап сырхауханәдә ятты, дәваланды. Яңадан кайтты, яңадан китте… Кайбер усал теллеләр:

– Хатының бигрәк иркә булды, ял йортында гына ята, – дип үртәде Хәлилне. Ир, йөрәге янганга чыдый алмыйча, эчүгә сабышты.

– Көтеп-көтеп, кунагың килмәсә, чирләп-чирләп, хатының үлмәсә… – дип, Галиясен рәнҗетте. Ә ул һаман эндәшмәде, иреннәрен генә тешләде. Һәм… беркөнне бу дөнья белән бөтенләйгә хушлашты.

Буласы булган иде инде. Хәлне хәзер берничек тә җиңеләйтер әмәл юк. Әниләренә бик тә охшаган биш яшьлек кызлары да күз алдында олыгаеп, җитдиләнеп китте.

– Үлгән артыннан үлеп булмый, өйлән, – диде күрше-тирә.

– Өйлән, – диде әнисе дә.

Ерак бер авылдан кыз димләделәр. Хәер, кыз түгел-түгелен, кияүгә чыкмый гына тапкан бәләкәй улы да бар икән. Кайгы-хәсрәтне татыган, гаилә кадерен белер, диделәр. Рәдинәне туйлап алды Хәлил. Монысы Галиясенә бөтенләй капма-каршы холыклы, ут шикелле хатын булды. «Бассам, бакырны изәм», – дигәндәй, лас-лос итеп атлау дисеңме…

– Хатын алсаң, Агыйделнең аръягыннан ал, дигәннәр. Галия кебек, сулаган саен, әнкәләренә йөгереп тә интектермәс, – диде Хәбирә карчык.

Рәдинә эшкә генә түгел, телгә дә ут булып чыкты. Әйткән бер сүзе өтеп, куырып ала торган. Фермада сыер сава башлаган иде, савымчыларны да тиз туйдырды.

– Анаңны, кабер ташыңны… – дип кенә җибәрә.

Тора башлауларына ярты еллап үттеме-юкмы, күршеләре Харис абзый, турыларыннан узып барган Хәлилне туктатып:

– Энекәем, күпме түзәрсең икән бу әбүҗөһелгә? – диде. – Кичә казларыгыз безнең ихатага кергәч, куып чыгарып, хатыныңа әйткән ием. Никләр бәйләндем көненә төштем. Ишетмәгәнем, күрмәгәнем калмады. Итәген ачып…

Әнисе зарланганны да колак яныннан уздырырга тырышып йөргән көннәре иде Хәлилнең. Кыюлык өчен дип, азрак «салып» кайтты да өендә «ирләрчә» тавыш кубарды:

– Син, фәлән-фәсмәтән, авыл күзендә мине рисвай итеп йөрисеңме әле?.. – дип, йодрыгын төйнәп өлгердеме-юкмы… маңгаена килеп бәрелеп, чәлпәрәмә килгән тәлинкә аны тиз арада айнытып җибәрде. Рәдинә:

– Аһ, оятсыз! Әллә мине дә вакытсыз гүргә кертергә уйладыңмы? Юк, булмас! Мин синең мимылдыгыңны тиз чыгарырмын, – дип, кул астына туры килгән нәрсәләрне иренә ата-ата, урамга чыгып йөгерде. Ишегалдында тавык-кош ашатып йөргән Хәбирә карчык чак-чак читкә тайпылып калды. Ул арада Рәдинә, инде дөньяны җыеп:

– Үтерәләр, коткарыгы-ыз! – дип кычкыра иде.

Шуннан соң ул әйберләрен, малаен алды да бөтенләйгә үз авылына кайтып китте. Икенче гаиләсе әнә шул рәвешчә таркалды Хәлилнең. Менә хәзер уйлана, төннәр йокламый уйлана: бергәләшеп дөнья көтәрдәй хатынны каян табып алырга соң?

Кайчандыр аңа Галиясе шундый бер риваять сөйләгән иде. Кешеләр, яртышар-яртышар алма булып, дөнья буйлап сибелгән, имеш. Һәркем үз яртысын, үзенә тәңгәл килгәнен тапса гына бәхетле була, ди. Хәлил үзенең ярты алмасын бөтенләйгә югалткандыр инде, күрәсең.

1999

Башка кеше

Подняться наверх