Читать книгу Дәверләр аһәңе - Фоат Садриев - Страница 1

Повестьлар
Көлми торган кеше

Оглавление

1

«Зинһар, артыңа борылма, борылма…»

Үзенә шушы боерыкны бирүгә, ул артка әйләнеп каравын сизми дә калды. Авыл ак кар диңгезендә җәйрәп ята. Әйтерсең лә әнисенең ак мамык шәле… Газизҗанның күкрәген нидер чеметтереп алды. Юк, йөрәк түгел бу, аның ничек авыртканын белә ул. Алайса ни соң?

Газизҗан туктагач, аны узып киткән Иркәсе, кире йөгереп килеп, аягына сырпаланды. Инде Аккүк ягыннан бернинди тавыш та ишетелми, төп-төз булып күтәрелүче төтен баганалары гына шәйләнә. Иртәнге кояшның ялкау нурлары сыкылы томан аша үтә алмыйлар. Бөтен җирне бәс сарган… Агач ботакларында, юл буендагы кураларда песи койрыгы юанлыгы бәс. Кояш үзе дә сыкылаган, бәсәргән, ахрысы. Берни дә ачык күренми, бөтенесе аңгы-миңге хәлдә, уяна алмыйча азаплана… Күк юкка чыккан… Шушы аклык күзләрнең нурын авырттырып-авырттырып суыра. Төн шәүләсен саклаучы бу аклык нидер әйтмәкче, ахрысы… Әллә соң… Мәңгегә хушлашу түгелдер ич бу? Газизҗан кул сырты белән күзләрен угалап куйды. Аның күзен элпә каплаган булган лабаса! Дөнья бераз яктырып китте. Әнә бит кар бөртекләре җемелди. Юл буендагы каеннарның күләгәләре ак кар өстенә саркып төшеп маташа. Алар торган саен җетеләнә баралар. Уң якта, күп булса йөз сажин ераклыкта, коры елга таллыгы. Әллә шушы таллык туктаттымы соң аны? Апрель иртәсендә малае тугач, исәрләнеп-шашынып шушында йөгергән иде ул. Аңа бишек үрергә яшь тал җыйды. Сыер бозаулагач, иске бишеккә бозау салып керткәннәр иде. Малаен аңа салырга теләмәде. Таң атканда, билдән кар ера-ера, тал җыйды, тирләп пеште, сырмасын, бүреген салып атты. Җир йөзендә аннан да бәхетлерәк кеше юк иде. Бер кочак талны бәйләп бетергәндә, дөньяны ак нурга күмеп кояш чыкты. Газизҗан көне буе җырлый-җырлый бишек үрде…

Ул, авыр сулап, карашын тагын Аккүккә күчерде. Бәлкем, бишекне ясарга кирәкмәгәндер? Бәлкем, малайның тууы бөтенләй кирәк булмагандыр? Бәлкем, ул очракта аның җаны мең мәртәбә тынычрак булыр, хәзерге кебек кан саркып тормас иде. Әллә шуны искәртәме бу томанлы аклык?

Кинәт аның бармак очларын салкын чеметтереп алды. Карале, кулына кимәгән икән! Газизҗан кесәсеннән пирчәткәсен алды да сәерсенеп куйды: иске пирчәткәләр! Кичтән тун кесәсенә яңасын үз куллары белән салган иде бит. Димәк, Һаҗәр алыштырып куйган. Пирчәткәсенең уңын кигәндә, сул кулыныкы төшеп китте. Ул аны алырга иелүгә, авыртудан сыны катып калды. Әйтерсең лә эченә кемдер утлы хәнҗәр китереп кадады. Әйберләр салынган зәңгәр сумкасы кулыннан ычкынды, тәненә салкын тир бәреп чыкты, күкрәгенең иң түреннән кыска каты ыңгырашу ишетелде. Газизҗан, ярым иелгән хәлдә тездән кар ярып, каенлыкка атлады, җылы ботинкасының кунычыннан кар керүен сизде, тик моның бернинди әһәмияте дә юк, бары авыртудан гына котылырга кирәк иде. Мондый чакта ул, чүгәләп аркасын каядыр терәсә генә, күпмедер җиңеллек таба, башкача берничек тә – ятып та, утырып та, баскан килеш тә авыртуга чыдап булмый иде… Ул калтырана-калтырана беренче каенга килеп җитте һәм, чүгәләгән хәлдә ухылдап, аркасы белән аңа сөялде… Көч-хәл белән пирчәткәсен салып, кесәсенә тыгылды, кичтән үк шырпы кабына тутырып куйган даруның ике сәдәбен тел өстенә салды, шунда ук бер уч кар капты һәм ашыгып чәйнәргә кереште. Карның эреп беткәнен дә көтмичә, кештердек хәлгә килүгә йотып җибәрде, тагын берничә уч кар капты, салкыннан камашкан тешләре белән чәйнәде, эрер-эремәс килеш кабаланып суырды һәм күзләрен йомды. Яңадан бер генә хәрәкәт ясарлык та хәле калмаган иде аның. Күпмедер вакыттан эченең авыртуы кимегәндәй итте. Ул керфекләрен күтәрде. Иркә, акыллы соры күзләре белән туп-туры карап, аның каршында утыра иде. Газизҗанның хәрәкәтләнүен күреп, авыз-борыныннан аксыл пар чыгарды, колакларын тырпайтып як-ягына каранды. Хуҗасына үзенең һәрчак сакта торуын күрсәтүе иде этнең.

Җем-җем итеп өстән ашыкмыйча гына сыкы, бәс коела. Каен күләгәләре арасында кар өстенә сузылган бәләкәй генә хәрәкәтсез гәүдәсенә Газизҗан бернинди уйсыз, чит-ят әйбер күргәндәй, озаклап карап торды. Ниһаять, сумкасын алып, ул аягына басты, авырлык белән юлга чыкты, акрын гына атлап китте. Тагын туктады. Уң якта өченче елгы эскерт тора иде. Хәзер ул чүккән, черегән, бер урыны бүлтәеп калыккан, икенче урыны чокыраеп кергән. Әлбәттә инде, эче тулы тычкан мыжгый. Янына килеп бер уч салам алсаң, туралып беткән була, борыныңа ачы тычкан сидеге исе бәрә. Эскерт бер шырпы көтә. Ут төрткәч тә, ул бик авырлык белән төтәп кенә янар, эчендәге тычканнар чинашыр, ямьсез һәм сасы төтене күтәрелә алмас, азапланып җирдән сөйрәлер… Аларның да тормышы шушы эскерт кебегрәк бугай инде… Пенсиягә дүрт ел бар әле. Ничек тиз үткән гомер! Әйтерсең лә тумаган да, яшәмәгән дә ул. Әллә елыйсы да килә инде…

Газизҗан үзен алып кайтканнарын күргәндәй булды. Ул хәзер үз аягында, авыз-борыныннан җылы пар чыгып тора. Ә кайтканда… Кем белә, машина әрҗәсендәме, трактор арбасындамы… Елаучы да булмастыр. Һаҗәрнең елаган булып кылануы ихтимал, тик моңа беркем дә ышанмаячак. Менә шушы эте шыңшып елар инде, бичара, аяк асларында буталыр. Әле Газизҗан икәнен аңласа. Аның өстенә нидер ябылган булыр бит. Юк, елар кешесе юк аның. Дусты Ильяс бар барын. Тик ул еларга тиеш түгел. Ул ир кеше, аның елавын гүпчим дә теләми Газизҗан.

Тукта… Ничек була соң әле бу? Бая өйдән чыгып киткәндә, Һаҗәр тавышсыз гына үкседе. Юри еласа, күзеннән мөлдерәп яшь акмас иде. Аңа булган рәнҗештән күңеле каткан Газизҗан бер сүз әйтмәде, саубуллашмады, сумкасын кулына алып чыкты да китте.

Һаҗәр, бер кат ситсы күлмәге өстеннән юка куртка кия-кия, аның артыннан иярде. Урам капкасына җиткәч, Газизҗан Һаҗәрнең йомшак кына итеп иңбашына кагылуын тойды.

– Авылны чыкканчы озата барам…

Газизҗан хатынына борылмыйча гына карлыккан тавыш белән нибары бер сүз әйтте:

– Йөрмә!

Һаҗәрнең кар шыгырдатып атлап килгәне ишетелә иде әле.

– Газизҗан!

– Йөрмә, дидем!

Яңадан артта кар шыгырдамады…

Кем уйлаган шушы хәлгә калырмын дип. Үз гомерендә больница юлын таптаганы юк иде аның югыйсә. Армиядә хәрби өйрәнүләр вакытында, өстенә машина авып, госпитальдә ятканы хәтерендә. Тагын кайсыдыр елны тимер юл станциясеннән «Беларусь» тракторы белән ашлама алып кайтканда, төнлә берүзе буранда калып, ике як үпкәсе шешкән, бөерләренә салкын тигән иде. Врачлар ул чакта үлемнән чак алып калдылар. Яңадан больницага аяк басканы булмады.

Ә эче шуннан соң сиздерә-сиздерә килде. Ул аны беркемгә дә әйтмәде. Кая инде ул вак-төяк сырхауга була колхоз эшеннән калулар, больницага барулар. Әнисеннән күрмәкче, салкын тисә мәтрүшкә, үги ана яфрагы, юкә чәчәге эчте; биле, буыннары сызлаганда каен себеркесенә, кара торма белән әрекмәнгә тотынды; ашказанына бака яфрагы, андыз төнәтмәсе кулланды. Әрем-кычытканнары, колмак-бөтнекләре дә читтә калмады. Узган ел эче ныклап торып борчый башлады, күңеле болганды. Берничә мәртәбә больницага барырга ниятләп бетергәч, ул уеннан кайтты. Әле ремонт, әле язгы чәчү, әле чөгендер, әле урак. Үткән көз авыртулары, күңел болганулары ешайды. Майлы ризыклар гел ярамый башлады. Тәмам түзәрлеге беткәч, медпунктка керде. Әнисә ниндидер дарулар бирде. Хәле җиңеләйгәндәй булды. Тик озакка түгел. Әнисә ялынып-ялварып больницага җибәрде. Ул инде бик нык ябыккан иде. Берничә көн тикшерделәр дә Казанга юлладылар. Бу нәрсә Газизҗанның күңеленә шом салды. Димәк, биредә дәвалаудан узган. Хирург, операция ясаулары да ихтимал, дип кисәткәч, аның шиге тагы да көчәйде.

Һаҗәр бу хәбәргә артык коелып төшмәде кебек.

– Акча каян табарбыз икән? – диде дә сораулы карашын Газизҗанга төбәде.

Бу җитди мәсьәлә иде. Акча турында сүз чыкса, алар яңадан бер атна бер-берсенә дәшмәслек хәлгә килеп туктыйлар. Әле берничә көн элек кенә Рафиска акча юнәтү турында сүз кузгатып кара тавыш чыгарды Һаҗәр. Быел тагын Чаллы КамПИена барырга ниятли. Былтыр түләүсез бүлегенә кермәкче булган иде дә – конкурстан үтә алмады. Бер ел укырга гына да әллә ничә мең сум кирәк ди. Ә Казанга больницага каян акча юнәтергә?

– Хакимият башлыгына барып кара булмаса, – диде Һаҗәр. – Әнә Фәттах Мөдәррисенә, операция дигәч, биш мең биргән ди бит.

Газизҗан тамак төбе белән генә көлгән сыман итеп куйды.

– Һәрбер кеше аңа кереп акча алса, бик җайлы буласы икән…

– Син Мөдәрристән ким эшлисеңмени? Хезмәт хакы түләмәгәч, әмәлен тапсыннар.

– Йөрмим, – диде Газизҗан бер сүз белән.

– Алайса, үзем барам.

– Шул гына җитмәгән иде!

– Нигә?

Газизҗан дәшмәде, өр-яңа унтысын, шифоньердан алып, диванга куйды.

– Сат берәрсенә. Йә кибеткә тапшыр.

– Ә кияреңә?

– Кышкы ботинка минем гомергә җитәр…

…Иркә аңардан һич кенә дә аерылырга теләмәде. Газизҗан, инде бусы соңгы тапкыр дип, аның башыннан сыпырды, колак артларын кашыды да:

– Бар инде, кайт! – дип, авылга таба куды.

Эт биш-алты гына адым китте дә койрыгын бөкләп карга утырды һәм аның күзләренә туп-туры карады, аннары, Газизҗанның карашында йомшау сизепме, борынын алга сузган хәлдә корсагына ятып шуыша-шуыша, тагын аңа якынлашты. Газизҗан, йөзенә ачу галәмәтләре чыгарып, йодрыгын аңа таба болгады:

– Бар, кайт!

Иркә, нишләсәң дә нишләт, барыбер китмим дигәндәй, чалкан ятты, ялагайланып койрыгын болгады. Аны кызганып, Газизҗан тагын юлын дәвам итте, эт, хуҗасын узып китеп, сөенеченнән борыны белән кар чөя-чөя, алга ыргылды… Газизҗан аны бәләкәйдән тәрбияләп үстерде, ул аңардан кая гына барса да калмый, көндез дә, төнге сменада да тракторында янәшә утырып йөри иде. Һаҗәр этне: «Ни пычагыма бу трактор койрыгы, моңа ризык хәрәм», – дип сүкте. Иркә шул дәрәҗәдә ялагай, хәйләкәр, сырпаланучан, аңа беркем дә каты бәрелә яки суга алмый. Дөньяга үзен яраттырыр өчен яралган чын иркә җан иясе иде. Гәүдәсе бозау кадәр, ачуым бер килмәгәе. Йоннары кап-кара, елтырап тора, бары ике каш өсте генә саргылт. Аяклары, бот турыннан сизелер-сизелмәс саргаеп, табаннарына җиткәндә, аксыл-сары төс ала. Битеннән саргая башлаган авыз туры да, борынына җиткәндә, салам төсенә керә. Иркә юньләп өрә белми. Чит кеше керсә, өч мәртәбә «һау, һау, һау» дип куя да шуның белән вәссәлам. Урам этләре белән сугышмый, ырлашып, әүмәкләшеп үзеннән вак лискә этләр белән шаяра, егылып китә, тегеләр аны сырып алалар, ул өйдә булса, капка астыннан ишегалдына тулалар. Иң яратканы – тракторга утырып йөрү. Трактор барган шәпкә сикереп төшү аңа берни дә тормый. Ләкин йомышын йомышлагач, сикереп менә алмый, чылбыр яныннан телен асылындырып йөгерә, ә күзен Газизҗаннан алмый. Ул тракторын туктатуга сикереп менә, йөзе яктырып китә, тәрәзәдән бөтен җирне карап хозурланып бара. Кайчакта арткы тәрәзәгә борылып утыра, кайчакта ятып йокымсырап ала, бик эсседә, сикереп төшеп, каян да булса су эчеп килә. Бу басуларның кай төшендә ни барын ул Газизҗаннан ким белми.

Менә алар олы юлга чыктылар. Инде Иркәне ныклап торып куркытырга кирәк, юкса аның Газизҗан утырган автобус артыннан чабып адашу һәм югалу ихтималы бар иде. Ул сумкасын куйды да, каты кар кисәкләре ата-ата, Иркәне шактый куып барды. Кире борылуга, эт тагын иярде, Газизҗан ачуланып кычкыргач, читтәрәк утырып торды. Шул арада район үзәгенә баручы автобус килеп туктады. Газизҗан, утыргач, бозлы тәрәзәнең ачыграк бер читеннән Иркәне карады. Ул чабып барды-барды да туктап калды, менә шушында гына югалттым дигәндәй, бер урында бөтерелде…

Казанга килеп җиткәндә, инде караңгы төшкән иде. Бастырып куйган бал кәрәзләрен хәтерләтүче йортларның шакмаклы тәрәзәләреннән сары яктылык саркый, урам яшел, кызыл, зәңгәр, сары төсләр хәрәкәтеннән кайнап тора, машиналар каршыңа да, арттан да, ян-яктан да өстеңә киләләр, кычкырталар, гөжелдиләр. Автовокзал турыннан юлны аркылы чыккач, бу күренешкә ул шаккатып карап торды. Матур да, ят та иде бу дөнья. Әнә шул сары тишекле кәрәзләрнең ас тирәсендә арлы-бирле чабулаучы исәпсез-сансыз машиналардан, кешеләрдән торучы бу дөньяның эченә керергә кыймыйча, Газизҗан хәтсез басып торды. Инде больницага барырга соң. Һаҗәрнең Әскыя апасының адресын алган иде алуын. Анда да аягы тартмый. Әскыяның бөтен сөйләгән сүзе аракының зарары һәм акча турында. Иренең өстендә козгын кебек колачын җәеп, мәҗлестә дә кулыннан рюмкасын тартып алып утыра торган ул кибер янына барырга Газизҗанның күңеле һич тә теләми иде. Ә кунак йортында кунып чыгарга кесә калын кирәк, нишләсәң дә, Әскыяга барып егылудан бүтән әмәл юк. Газизҗан җитез генә атлап килүче ак бүрекле бер хатынның каршысына төште.

– Драстуйте…

– Здравствуйте, – диде хатын. – Что вы хотите?

– Я хотел… – Газизҗанның нишләптер зиһене таралып китте, сүзен ничек башларга белмәде. – Улица Азино. Как найти?

Хатын аңа нидер аңлатты, тик Газизҗан аның әйткәннәрен хәтерендә калдыра алмады… Бу хатынның йөзе дә, тавышы да таныш кебек тоелды. Ул, кабаланып, читкә атлады һәм, шәһәр урамының сөяктәй шомарып беткән бозлавыгының мәкерле тайгагына каршы тора алмыйча, чалкан барып төште, бүреге әллә кая ук тәгәрәп китте. Хатын йөгереп килде дә, култык асларыннан тотып, аңа басарга булышты.

– Саграк булырга кирәк. Бу авыл урамы түгел, – диде ул саф татарча. Газизҗанның бүреген дә алып кигерде.

– Сез татармыни?

Теленнән бу сүз ычкынуына ул үзе дә аптырап куйды. Ләкин үзен япа-ялгыз итеп тойган чакта татарча эндәшү аны бик якын дустын очраткандай куандырды, күрәсең. Шулчак хатын аңа текәлебрәк карады да кычкырып көлеп җибәрде. Көлүе шундый да таныш иде.

– Газизҗан! Син бит бу?! Әллә мине танымыйсыңмы?

Хәзер таныган иде инде Газизҗан.

– Фирдәүсә…

Аның юньләп тавышы да чыкмады, башка сүз әйтергә теле дә әйләнмәде.

– Нишләп йөрисең Казанда?

– Больницага килдем…

– Авырдыңмыни?

– Бар шунда азрак…

– Киләсең генә бугай әле?

– Әйе, автобустан төштем генә.

– Алайса, киттек миңа.

Газизҗанның бер көчәеп, бер кимеп сыкрап торган эченә җылы йөгерде. Ул Фирдәүсәнең кияүгә чыкмаганлыгын ишетеп белә иде. «Миңа киттек» дигәч, ялгызлыгы хак булып чыга бит инде. Тик ни туган-тумача, ни дус түгел ялгыз хатын-кызга кыенсынмыйча ничек төн кунарга барасың?

– Хатынның апаларына барырмын дигән идем мин…

Бу сүзләрне ул авызына эләккән бик тәмсез әйберне чәйнәгәндәй генә әйтте.

– Азиногамы?

– Әйе.

– Анда барып җиткәнче җаның чыга. Ул – Казанның чите.

– Читедер дә… Минем вакыт күп.

– Аларга тапшырасы әйберләрең булса, иртәгә якты күздә барырсың.

– Андый мәшәкатем юк югын…

– Киттек, мин ерак тормыйм.

– Кыен бит, Фирдәүсә…

– Нәрсәсе кыен? Бер мәктәптә укыдык ла.

Фирдәүсә култыклап алгач, аңа иярүдән башка чара калмады.

– Бозлавыкта аю кебек лас-лос басып йөри алмыйсың, – диде Фирдәүсә, җиңелчә генә көлеп. – Колгадан барган мәчедәй сак кына атларга кирәк. Йә, сөйлә, ниләр майтарып ятасыз авылда?

Фирдәүсә Ильясның ике буын аша туганы иде, аларның тормышын, Һаҗәрне, таныш-белешләрен сораштырды, бер генә минут та туктап тормады, бөтенесе белән кызыксынды. Ун-унбиш минут үттеме-юкмы, алар Фирдәүсәнең фатирында иделәр инде. Ул, үзе җәһәт кенә өс-башларын салгач, Газизҗанның тышлы кыска тунын, куян бүреген шифоньерга элде, ботинкаларын җылыту батареясына куйды. Газизҗанның биредәге чисталыкка, пөхтәлеккә исе-акылы китте. Фирдәүсә аны залга алып чыгып утны яндыруга, ул бер як стенаның тулысынча китаптан гына торуына хәйран калды.

– Боларның барысын да укып бетердеңме, Фирдәүсә? – диде ул, карашын китаплар өстеннән бер югары, бер түбән йөртеп.

– Бераз бар инде, – диде Фирдәүсә, көлемсерәп.

Залдагы өстәл, дүрт-биш урындык, сервант, диван, телевизор, зур булмаган люстра, тәрәзә төбендәге гөлләр – һәммәсе дә урынында, артык берни дә юк иде. Фирдәүсә телевизорны кушты да:

– Мин чәй әзерлим, син биредә утырып тор, – дип, кухняга чыкты.

Газизҗан, телевизор каршына утырса да, аны карамады, залның һәр почмагын, һәр ноктасын күзәтте. Рәхәт, якты, җанга тыныч иде биредә. Менә бит нинди тормыш. Күрше Биштаудан алар авылына килеп урта мәктәптә укып йөргән кызны Казан урамында очратырмын, дип кем уйлаган?! Ничәмә-ничә еллар узган, ә Фирдәүсә картаймаган, хәтта яшәребрәк тә киткән кебек. Йөзендә ник бер җыерчык, башында бер ак чәч булсын! Зәп-зәңгәр күзләре элеккечә якты, тыныч, бит очлары алланып тора. Ул Газизҗаннан дүрт класс түбән укыды. Шәһәр тормышы яши белеп яшәгән кешене саклый шул. Хәер, яши белеп яшәгәннәр авылда да әллә ни картаймый. Ул качып кына серванттагы көзгегә күз төшерде, тырпайган-чуалган чал чәчләрен тарагандай итте. Фирдәүсә белән чагыштырганда, ул аның абыйсы кебектер, валлаһи!

Фирдәүсә аны ванна бүлмәсенә алып керде, салкын һәм җылы су краннарын күрсәтте, сөлге бирде. Газизҗан су чәчрәтүдән курка-курка гына кулын сабынлап юды, шикәрдәй ак сөлгене пычратмаска кулларын чалбарына гына сөртте. Аяк астына ике-өч тамчы су тамган иде, аны йон оекбашының табаны белән сыпырып куйды. Монда стенадагы кафель, никельле торбалар электр утыннан елкылдап тора. Ник бер тап, ник бер тузан әсәре булсын.

Кухняда әллә нинди әчкелтем-төчкелтем тәмле исләр борынны кытыклый. Өстәлдә туралган кыяр, помидор, колбаса. Бәллүр фужерлар, рюмкалар, чәнечке-калак куелган. Килеп утыруга, Фирдәүсә аның алдына чүпрәк салфетка салды. Газизҗан кып-кызыл булды.

– Нәрсәгә ул? Көне буе автобуста аунаган чалбар…

Газизҗан салфетканы читкә алып куймакчы иде дә, Фирдәүсә ирек бирмәде. Ул фужерларга шифалы су салды, рюмкаларга кыйммәтле аракы агызырга кереште. Шушы кадәр мәшәкать тудыруы өчен аңа гаять тә кыен булып китте. Үзенең ни күчтәнәче юк. Шуңа күрә ул, шешәгә кулы белән ишарәләп:

– Бусы кирәкми иде инде… – диде.

Фирдәүсәнең йөзенә үпкәләү билгеләре чыкты:

– Синең өчен миңа кыен бит, Газизҗан.

– Нишләп?

– Шулкадәр куркып, куырылып утырасың…

– Курыкмыйм…

– Мин бит күреп торам, – диде Фирдәүсә, һаман да йөзендә җитдилек саклаган килеш. – Юлда килеп талчыккансыңдыр. Рәхәтләнеп аша, эч. Син минем якын кунагым.

Газизҗан тыелып кына көлеп куйды.

– Нигә көләсең?

– Ярый әле, егыласы иттем…

– Әйдә, урамда егылсак та, тормыш юлларында егылмау өчен берне тотып куйыйк әле.

Газизҗан, тамак төбе кытыкланса да, аны эчми калырлык кына көч табар иде үзендә. Әмма шуны капкач, теге авыртуы басыла төшә. Тәвәккәлләп, ялт кына рюмкасын каплады. Фирдәүсә, бер йотып куйгач, кып-кызыл яшелчә ашы китерде. Ул телеңне йотарлык тәмле иде, аны капкалап бетергәндә, рюмкалар тагын тулды. Газизҗан бусының яртысын гына эчте, ә Фирдәүсә иренен генә тигерде.

– Синең белән минем уртак истәлегебез бар икән бит, Газизҗан.

– Нәрсә ул?

– Иягеңдәге җөй.

Алар күзләренә күзләрен төбәп елмаешып куйдылар. Әйе шул, егет чакта Фирдәүсәне яклаганда алган яра эзе иде бу.

– Җөй синең истәлек инде ул… – Газизҗан нидер уйлап торгач өстәп куйды: – Синең күзләрең бик серле иде. Хәзер дә шундый икән…

Фирдәүсә аның бу сүзләренә кул гына селтәп куйды.

– Без нишләп дуслашып китмәдек икән? Очрашкалап тордык бит югыйсә.

– Мин сине әллә ничә мәртәбә озатмакчы булдым. Кыенсындым. Аннары сез күченеп киттегез. Әниең исәнме соң әле?

– Өч ел элек җирләдем. Үзең эшлисеңдер бит?

– Эшлим. Әле пенсиягә ерак.

– Ә Һаҗәр ничек?

– Ул – сыер савучы.

– Мәктәптә аннан да чибәр, аннан да чая кыз юк иде бит.

– Хәзер дә борынын салындырып йөрми.

– Их, бер җыелып очрашырга! – Фирдәүсә күкрәгендәге сагышны шул рәвешле белдереп куйды да сораштыруны дәвам итте: – Балаларыгыз ничәү соң?

– Бер малай. Егерменче яшь белән бара.

– Нишләп берәү генә? – диде Фирдәүсә кимсетүгә охшаш тавыш белән. – Авылда өч-дүрт бала үстерү гадәти хәл бит.

– Кем ничек инде…

Аларның сүзе шунда өзелде. Әллә шул өзеклекне ялгау өчен, Фирдәүсә аны ашарга-эчәргә кыстады. Аның серле күзләрендә ниндидер ялваруга тартым билгеләр күренде, һәм ул, шуны яшерергә теләгәндәй, карашын аска төбәп акрын гына:

– Газизҗан, нишләп минем турыда сорашмыйсың? – диде.

– Кыен бит сорарга…

– Үзем әйтимме соң?

– Әйбәт булыр…

– Ышанасыңмы, бер мәртәбә дә кияүгә чыкмадым мин.

Газизҗан ни әйтергә дә белмәде:

– Алай икән, – дип кенә куйды.

– Нигә сәбәбен сорамыйсың?

– Ничек сорамак кирәк? Йә сиңа кыен тоелыр…

– Ирекле яшәүне артыграк күрдем бугай мин.

– Ялгызыңа кыендыр бит?

– Инженер аламасы гына булсам да, дусларым күп минем.

– Үзең бик мул яшисең, акчаны күп аласыңдыр.

– Хезмәт хакы түбән безнең. Ә шулай да бернигә дә интеккәнем юк. Серен әйтимме?

– Әйт.

– Әйбер дип җанымны корытмадым, булганын исраф итмәдем. Билемә бәйләгән алъяпкычымны да тузып бетмичә ташлаганым юк минем. Сыңар валчык ипине дә әрәм итмим. Аларга бит кемнеңдер күкрәк көче кергән…

Фатирда ичмасам ялгышып бер генә артык әйбернең дә күзгә чалынмавы, булганнарының артык затлы да, артык гади дә түгеллеге һәм нәкъ тиешле урынында торуы Фирдәүсәнең сүзләренең хаклыгын раслаучы дәлил иде. Шулчак ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләп утырган радиодан эстрада концерты башланды. Фирдәүсәнең моңлы йөзе җанланып китте.

– Газизҗан, бер генә концерт та синсез үтми иде. Һаман да җырлаталармы?

– Һи-и-и-и, – дип сузды Газизҗан. – Онытылдылар инде алар…

– Гел җырламыйсыңмыни?

– Басуда берүзем чакта шыңшып куям шунда…

– Әйдә, бер шыңшып күрсәт әле, ә? – Фирдәүсә радионы басып куйды.

– Ул чактагы тавышлар юк бит инде ул, Фирдәүсә.

– Үтенеп сорыйм… – Газизҗанга ул шулкадәр ялварулы караш ташлады ки, аның теләгенә буйсынмау да мөмкин түгел, әмма ләкин җыр башларлык кыюлыгы да җитми иде. Фирдәүсә, аның бу икеле-микеле халәтен сизенеп бугай, рюмкасын кулына алды да:

– Әйдә, кыюлык өчен бусын бетерик әле! – диде һәм чәкештергәннән соң эчеп тә куйды. Ир кеше буларак, аңа бу үрнәккә иярүдән бүтән чара калмады.

Газизҗан, бер ноктага төбәлеп, озак кына сүзсез утырды, ә Фирдәүсә сабыр гына көтә бирде. Ахырда Газизҗан тирән итеп сулады да, ниндидер гаеп эшләгән кешедәй, аның күзләренә төбәлде.

– Юк, әллә ничек… Тынны нәрсәдер кирегә этә шикелле…

– Мин чыгып торам алайса, – диде Фирдәүсә һәм залга күчте. Газизҗан тагын бер ноктага төбәлде һәм, ниһаять, акрын гына авыл көен көйли башлады. Аннары тавышын күтәребрәк сузып җибәрде:

Фирдәүсә тетрәнеп калды. Аның мондый ихлас моңны, күңел түреннән кайнап чыккан мондый сагышны үз гомерендә бер мәртәбә дә ишеткәне юк иде. Аны күренмәс куллары белән шушы моң акрын гына Газизҗан янына тартты, һәм ул, һавага күтәрелеп очкандай, кухняга чыкты, әмма урынына утыра алмады, ишек яңагына сөялеп калды.

Нигә миңа җырламаскай,

Бар шатлыгым җыр гына-а-ай…


Йа Аллам! Кемнәрең генә юк синең! Аның каршында уртача гәүдәле, чал чәчле, җыерчыклы йөзле кыюсыз Газизҗан урынында бөтенләй башка илаһи зат утыра иде! Юк, ул утырмый, ул каядыр биектә, ул кеше түгел, ә бәлки күзгә күренмичә дөрләүче серле ялкын иде бугай… Газизҗанның үзен дә, аның тирәсендәге тормышны да, Фирдәүсәне дә әлеге ялкын ялмап, котылгысыз яндырып килә иде…

Агыйделне буйлар өчен

Утырып уйлар уйладым.

Утырып уйлар уйлар өчен

Үскән икән буйларым…


Бәгырьне актарырлык бу нинди моң, нинди халәт соң? Аның очы, тамырлары кайда: күктәме, җирдәме? Кайда гына булса да, бу – гайре табигый, шул ук вакытта дөрес, тормышның нәкъ үзе иде. Газизҗанның башы бераз гына артка чөелгән, кашлары, керфекләре, йөзендәге җыерчыклары әллә нинди тибрәнешләр ясыйлар, күзләре, моң чишмәсенең типкән урынын ычкындырмаска теләгәндәй, яртылаш йомылганнар. Көй дулкынына ияреп, гәүдәсе талгын гына хәрәкәтләнә, әле уңга, әле сулга чайкала. Ә куллары… моңа кадәр бернинди артык хәрәкәт ясамаган саллы куллары, гүя авырлыкларын югалтып, мамыктай җиңеләеп калганнар, алар көй белән бергә очарга теләгәндәй кузгалып-талпынып куялар, әйтерсең лә күзгә күренмәс уен коралының кылларына сак кына кагылалар… Бу нәфис, салмак хәрәкәтләрне ул үзе сизми дә, чөнки ул юк, аның һәр күзәнәге агып торучы кайнар моңга әверелгән. Бу моң кеше гомеренә йомгак ясый, адәм баласының чиксез газиз нәрсәдән мәңгегә аерылу ачысын сөйли, бер үк вакытта аны ниндидер илаһи бөек җиһан белән куша:

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай?

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь гомерләр дә шулай…


Тузанлы дегет сеңгән бу куллар, кысылудан һәм бәрелүдән имгәнгән бу бармаклар, изелеп күгәргән-сынган бу тырнаклар әлеге моң белән хәрәкәтләнгәндә, безнең ачы яшәешебезне сурәткә салалар, күңелләребездә сыкрап торучы яраның беркайчан да төзәлмәячәген сөйлиләр иде. Йа Аллам, никадәр тетрәндергеч тирәнлек! Чын җыр тавыш һәм осталык кына түгел икән бит! Әллә соң җыр язмышның үземе? Җыр тукталды, әмма Газизҗан үзе озын-озын сулыш ала, кызарган йөзендәге җыерчыклары, каш-керфекләре, борын яфраклары һәм иреннәре, инде өзелеп еракка очкан моңга ияргәндәй, сөйкемле генә дерелдиләр иде, Фирдәүсә дә әлеге халәттән чыга алмады, чыгарга омтылмады да, чөнки бу кичереш – күзләрне кайнар яшь белән юган, зиһенне яктыртып җибәргән, җаннарны эреткән, бәхет һәм бәхетсезлекнең, яшәүнең кадерен һәм татлылыгын аңлаткан кичереш иде. Фирдәүсә тагын бернәрсәгә таң калды: Газизҗан күзгә күренеп яшәргән иде! Газизҗан күзгә күренеп чибәрләнгән иде! Шул ук вакытта аңардан берничек тә аңлатып булмый торган олпатлык, рухи куәт бөркелә иде!

– Нинди гүзәл моң! Сиңа җырчы гына буласы булган.

– Гүзәл түгел, Фирдәүсә. Күз яше бу…

– Синдә күз яше була димени? – Фирдәүсә көлеп куйды. – Мәктәп коридорын яңгыратып көлгәннәрең хәзер дә колагымда яңгырый кебек. Кушаматың ук «Көләч» иде.

– Мин хәзер көлмим инде, Фирдәүсә. Бик сирәк кенә…

– Һаҗәрең әллә каян нур чәчеп тора иде, тагын үзең… Ничек инде сез көлмәскә мөмкин?

Газизҗан дәшмәде. Аның карашы билгесез бер ноктага текәлгән иде. Ниһаять, Газизҗанның гәүдәсе торып китәргә әзерләнгәндәй чайкалып куйды, ул авыр итеп бер сулады да, иягендәге җөен ышкый-ышкый, кискен генә әйтеп куйды:

– Һаҗәр мине мыскыл итте…

Әйтерсең лә Фирдәүсәнең йөзенә чыбыркы белән сыдырдылар.

– Ничек?!

– Һаҗәр йөри…

– Мәңге ышаначагым юк! – диде Фирдәүсә, үз-үзен кая куярга белмичә. – Ул бит – мәктәпнең йөзек кашы иде, иң тәртипле кызы!..

Фирдәүсә Газизҗанның күзләренә туры караудан курыкты, чөнки ул аның алдамаганлыгын һәм Һаҗәрне яклап маташуы белән аны тагын да газаплавын аңлады. Шул гаебен юарга теләп һәм Газизҗанның хәлен бераз җиңеләйтү уе белән:

– Әйдә, бер йотып куйыйк әле, – диде һәм рюмкасын кулына алды.

Әмма Газизҗан, керфекләрен түбән төшергән килеш, «юк» дигән мәгънәдә акрын гына башын чайкады. Фирдәүсә ирексездән аның иңбашына кулын салды:

– Гафу ит…

Аңа Газизҗанның тәне дерелдәп киткәндәй тоелды. Ә бәлкем, ул түгел, Фирдәүсә үзе калтыранып куйгандыр. Газизҗанның керфекләре кинәт югары күтәрелделәр, аның дымлы карашы ялварулы һәм менә хәзер дөртләп кабынып китәр төсле иде.

– Мин сиңа ышанам… – Фирдәүсә аның иңбашын җиңелчә генә сыпырды да кулын алды. – Ышанам… Тик җаным карыша димме… Ни булды соң? Аңлата аласыңмы?..

Газизҗан кинәт кенә рюмкасын күтәреп эчеп җибәрде, берни дә капмады, йөзен дә чытмады, тын калды. Фирдәүсә урыныннан күтәрелде.

– Әллә ниләр сораганым өчен кичерә күр мин юләрне… Кайнар чәй китеримме әллә?

Газизҗан аны гүя ишетмәде, әллә нинди карлыккан тавыш белән:

– Кеше хәленә керү юләрлек буламыни, Фирдәүсә! – диде. – Рәхмәт. Тыңласаң сөйлим. Беркемгә сөйләгәнем юк иде, сөйләп калдырыйм әле…Тик бүлдермә генә. Бүлдергәнне яратмыйм.

Фирдәүсә кабат урынына утырды. Газизҗан, каян башларга белмичә хәтсез торганнан соң, гел көтелмәгән нәрсәдән алып китте:

– Менә син җырчы буласың калган, дидең. Җырчы ул кояш төсле, халык өчен. Ә мин үзем өчен. Һөнәр итеп сайласаң, ул инде син теләгән булмый. Миңа үз гомеремә ике көй җитә. Берсе – үзебез яшь чакта урам тутырып җырлап йөргән авыл көе, икенчесе – «Иске карурман». Шушы ике җыру җитә. Ник дисәң, безнең Аккүк болынында бөтен төр үләннәр, чәчәкләр булган кебек, аларда бөтенесе дә бар. Ярар, бусы үзең кузгатканга гына. Мин сиңа беркемгә дә әйтмәгән бер әйбер әйтәм, көлмәсәң.

– Нишләп көлим ди…

– Мин бүтәннәр кебек авылдан китәм дип тилереп йөрмәдем. Ну бер хыялым бар иде. Көләрсең әле…

– Көлмим дидем бит.

– Әйтсәм әйтим инде: кимендә ун бала үстерергә иде минем исәп! Ипекәем менә! – Газизҗан ихлас елмаеп җибәрде һәм алдындагы ипи телемен, кулына алып, Фирдәүсәгә күрсәтте. – Авылда иң шәп гаилә. Шат малайлар, шат кызлар. Өй эчендә түшәмне күтәрерлек чыр-чу, ихатада чыр-чу!.. Менә сиңа хыял. Хәзер дә уйлап куям: шул гына җитә микәнни адәм баласына? Белмим, миңа бүтән берни кирәкми иде. Безнең бит әтиләр сугышта үлде. И кызыга да идем инде әтиле кешегә! Әнкәйләр басуда. Алар эшкә киткәндә дә, эштән кайтканда да син йокыда. Әбилеләр – әбисе белән, ә менә мин берүзем идем. Минем кебекләр – ике өйнең берсендә. Безгә ана назы да, ата иркәләве дә эләкмәде. Тукмагы гына төшкәләде. Ник дисәң, хуҗалык синең өстә. Кош-кортын ашат, чебиен-бәбкәсен сакла, мал-туарын көтүдән алып кайтып яп, бәрәңгесен ута, кәтмәнләсен кәтмәнлә, күмәсен күм. Берәрсен генә үтәми кара! Кайчакта, уенга мавыгып, әнкәйдән дә соң кайтыла. Ну, ул чакта бураны да, сызлавык-чуан баскан тәннәреңә чыбыгы да эләгә. Трахумлы күзеңнән яшь агыза-агыза, кутырлы авызыңны кәкрәйтеп бер җылыйсың да шуның белән онытыла. Ну менә өйдә берничә бала булганнарга кызыгып үлә идем инде! Алар бакчадагы чүпне дә тиз генә бергәләп утыйлар да уенга шылалар. Берсе бәбкә сакласа, икенчесе җим болгата, өченчесе су ташый. Иң кыены – яшенле яңгыр яуганда, берүзең кагаеп өйдә утыру. Күзеңне чытырдатып йомсаң да, башыңнан әйбер япсаң да күренә яшен. Андый чакларда безгә урам аркылы гына торучы Әсгатьләргә элдерәм. Алар өчәү, әбиләре дә бар. Идәндә өелешеп уйныйбыз, яшенне уйлаган да юк. Ун бала хыялы шуннандыр диюем. Ярар, чана юлдан салулабрак китте бугай… Мәктәптә укыганда ук Һаҗәргә кызыгып йөрсәм дә, янына барырга базмадым. Укытучы кызы бит. Өстәвенә үзе дә бик кылтыкый, беркемне дә якын китерми.

Мәктәптән соң мин, механизаторлар курсында укып, тракторчы булып эшли башлаганда, Һаҗәрне танырлык түгел иде инде. Шул арада үзгәрсә үзгәрә икән кеше! Туктаусыз елмаючы шоколадтай йөз, иңбашларына үрмичә таратып ташлаган аксыл чәчләр, шоколад беләкләр, шоколад балтырлар, килешле гәүдә… Барлык егетләр ул дип ут йота, ә Һаҗәр – нуль внимание. Кайчакта кунак егетләрнең генә башын әйләндереп куйгалый, ә авылныкыларны күрми дә. Ипекәем, шулай! Соңыннан гына белдем сәбәбен. Әтисе белән әнисе: «Әгәр дә мәгәр шул «өч»легә укыган тәртипсез малайлар белән дуслашырга уйласаң, безнең яннан чыгып китүең хәерлерәк булыр», – дигәннәр. Егетләр өметләрен өзде, ә минем йөрәк ярсыганнан-ярсый, күз алдында гел ул. Ятсам да, торсам да Һаҗәр. Теге хыял да тәмам биләп алды. Авылда бит шоколадтай мондый кызның булганы юк. Безнең кызлар йә кызыл, йә сары, йә ак, йә сипкелле шунда. Аның төсле кара-кучкыл тәнле балаларың йөгереп йөрсә? Шушы ап-ак тешләрен күрсәтеп көлүче чегән кызы мәңгегә синеке булса? Шул теләгемә ирешсәм, мин бер савыт су белән бер сынык шишарага риза идем. Ипекәем менә! Аракы белән бер икән ул матурлык дигән нәрсә. Шыр исердем, күз томаланды. Ул тели – күкләргә күтәрә, тели – упкынга ата икән адәм баласын. Җәнлек артыннан сунарчы ничек чапса, шулай йөрим моның артыннан. Чамам да бар. Аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, эштә гел алдынгы, концертларда гел мине җырлаталар. Кая гына барсам, ни кылсам да, күз шуны эзли, колак аңа кагылышлы һәр әйберне бөртекләп җыя, аның кая барасы, нишләсе беленсә, йә трактор белән, йә матай белән мең сәбәп табып шунда барып чыгасың, сүз катасың, үртәшәсең. Клубта янына утырам, биегәндә аңа басам, гел тынгы бирмим тегеңә. Чәчкән орлык бер тишелә бит ул. Бу миңа бүтәннәргә караган сыман карамый башлады бит. Акрынлап бу, үзенең яулыгын бәйләмичә тора алмаган кебек, миңа күнекте, шулай йөреп киттек. Минем баш күктә, бәхет кошын тәки эләктердем бит! Мәктәптә соңгы елы моның. Ярый, укуы бетте, аттестат та алды. «Гаҗҗан, әнкәйләр пединститутка керергә кыстыйлар», – ди. Мин әйтәм, җибәрмим, дим. Йөрибез шулай үртәшеп. Документларны да Казанга аткарды, имтиханнарга китәр вакыты да җитте. Сизеп торам: укыйсы килми моның. Соң, мин әйтәм, бар да кайт. Ярар, китте бу. Кайткач, өйдә өч көн буе ашамыйча-эчмичә, үкереп елап кына утырды, имеш тә укырга керә алмаганга өзгәләнә. Миңа шуны көлә-көлә сөйли. Әти-әни күрмәгәндә, бирән урынына ашыйм, ди. Менә нинди бит ул, дошман! Аны шәрә кул белән түгел, ун катлы җәтмә белән дә эләктерә алмыйсың. Һаҗәр өйдә түзеп ята торган түгел, аңа кеше күз алды кирәк. Тотты да комсомол-яшьләр фермасына дуңгыз карарга керде. Әтисе белән әнисенең ничек чәчләрен йолкый-йолкый елаганнарын сөйләп тормыйм. Минем өчен хәзер дөньяда Һаҗәрдән бүтән берни юк. Минем белән йөри, ну, чукынчык, башкалар белән дә ихахай да михахай бу. Көнләшүдән бәрепләр үтерәсем килә. Урамда да, фермада да, клубта да күз сөрмәле, ирен кызыл, итәк тездән югары. Бөтен ир-атның бәбәге аның йомры тез башларын, нечкә билләрен, озын шома муенын капшый. Шулай итеп, миңа өйләнү уе керде. Һаҗәргә ул турыда әйтү кая әле! Юньләп үптерми дә, кочтырмый да. Җайлы-җайсызрак кагылсаң, тәртәгә шартлатып тибәргә дә күп сорамый. Әнкәйгә сүз катарга оялам, әле бик яшь бит мин.

Ярар, кышлар үтте, урак өсләре җитте. Мин дәртләнеп комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөрим. Беркөн кич клубта әле армиядән кайтуына атна да тулмаган Халит абый Һаҗәр белән сөйләшә дә сөйләшә. Авызлары авызда боларның. Һаҗәр чырык-чырык көлә дә көлә. Халит миннән өч яшькә зуррак та, чибәррәк тә, кап-кара кашлы, кап-кара күзле, үзе бик таза. Йөрәккә шом төште бит. Ярар, вечердан соң култыклашып барабыз. Безнең үзебез генә йөри торган урыннар бар. Гадәттәгечә, Сәрбиттиләр тыкрыгыннан төшеп, ындыр артына чыксак, олы өянке төбеннән Халит абый килеп чыкты. «Биш минут кына Һаҗәр белән әйләнеп килик әле, әйтәсе сүзем бар», – ди. «Сүзең булса, иртәгә клубта әйтерсең», – дим, Һаҗәрне читкәрәк каерам, ә ул аңа таба тартыла. «Әйтсен инде, Гаҗҗан, биш минутка ни булган», – ди, башын кыегайтып, күз чите белән генә әле аңа, әле миңа карый. Ул шулай караса, аяк астында җир чайкала иде минем. Ушыма килгәнче, Халитне култыклап та алды, китеп тә бардылар. Мин башыма күсәк белән органдай басып калдым. Күктәге йолдызлар һәрберсе машина фарасыдай гөлт-гөлт итте минем өчен. Әллә инде бөтенләй баштүбән әйләнделәр микән – хәзер әйтә алмыйм. Менә чабулыйм урам буйлап дурак сыман. Авылның әле бер төшенә, әле икенче төшенә барып бәреләм. Йөрәгем белән җир сөрәм мин хәзер. Шулхәтле чабуладым, әгәр танкта булсам, авылда бер генә исән өй дә, бер генә исән каралты- кура да калмаган булыр иде. Ахырда каршыма килеп чыктылар болар. «Кая югалдың, без сине эзлибез дә эзлибез», – дигән булалар. Ярар, култыклап киттем Һаҗәрне. «Нәрсә сөйләде?» – дип сорыйм. «Сарыкларыгыз ничәү, сыерыгыз күпме сөт бирә, тавыкларыгыз күкәй саламы?» – дип сорады, ди, шырык-шырык көлә. Минем чабып җибәрәселәр килә, ну куркам. Элеккеләрендә ачуланыштык та татуланыштык – көндәшем юк иде. Хәзер бит Халит абый бар. Бөтен яклап миннән өстен. «Тагын сорасаң кереп китәм, көнче икәнсең, – ди бу. – Мин бит синең хатының түгел, теләгән кешем белән йөри алам», – дип тә җиффәрә. Менә әнәңнең койрыгы! Син хаклы түгел, дип әйтеп кара син аңа.

Ярар, ике көннән соң кич, култыклашып, Ык буенда йөрибез. Халит абый тагын килеп чыкты каршыга.

– Газизҗан, син Һаҗәрне миңа бир, – ди бу.

– Ничек бирим, ул сиңа фәлән тәңкәгә сатып алган перәнник түгел, – дим.

– Әгәр ул үзе теләсә?

– Теләмәячәк! Шулай бит, Һаҗәр? – дим.

Һаҗәр дәшми. Чак артыма утырмадым.

– Һаҗәр, син ризамыни?

– Ул бит мине үлеп яратам, ди…

– Ә мин?

– Синең миңа андый сүз әйткәнең юк ла, Газизҗан…

Менә әнәңнең койрыгы! Ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек. Йә, син нишләр идең, ни дияр идең шушында?!

– Соң, – мин әйтәм, – билгеле әйберне ник әйтергә?

– Ничек билгеле соң ул? – ди Һаҗәр.

Ипекәем менә, күзен дә йоммый.

– Син безгә комачаулама инде, Гаҗҗан, – диде дә Халит, мине читкә этеп җибәрде.

Тегеңә ничек сикергәнемне дә белмим. Без бәйләнешә башлауга, Һаҗәр юк кына булды. Мәче кебек җитез идем мин, ару сугыштык. Бер сүз дәшмибез, мыш-мыш бәрешәбез, тибешәбез. Ну ул суккач, күздән утлар күренә, шулай да һаман чигенмим. Ахырда эләктереп тә алды, Ык ярыннан суга атты бу мине. Оят булса да әйтим, үкереп елап чыктым судан. Авыртудан түгел, хурланудан еладым. Икенче, өченче көнне дә шул ук хәл кабатлангач басылырга туры килде. Басылмый кая барасың? Ну, эчтә ут яна, түзешле түгел. Нинди генә уйларга кереп бетмәдем. Сөйләргә дә оят, валлаһи. Башта Халитне үтермәкче булдым. Яшеренеп торып, лом белән башын ярырга. Аннары Һаҗәр миңа каламы соң? Юк, билгеле. Калмасын! Аңа да, миңа да булмасын. Ә кемгә була? Ул Халитнеке ни, Сабирныкы ни, башка берәүнеке ни – барыбер минеке түгел бит инде. Башыңны ташка орсаң да минеке түгел. Мин төрмәдә черергә тиеш булам. Кеше үтерү дә берни дә түгел икән. Хәзер уйлап хәйраннар калам. Ничә мәртәбә әзерләнеп беткәч, әллә ничек туктап калдым. Атлы эштә эшләгәндә, минем атка чыбыркы белән дә сукканым булмады. Ипекәем менә! Ә кеше үтерергә әзер идем. Аучы Нурулла абзыйның мылтыгын урларга да әзерләндем. Башка төрле юллары да уйланылды. Алланың рәхмәте, берсен дә тормышка ашыра алмадым. Акрынлап күндем, суындым. Суындым диюем – үч алудан суындым, диюем. Һаҗәр барыбер минут та күңелдән чыкмады. Клубка сирәк чыга башладым, йокы качты. Ә Һаҗәр ник бер кыенсыну сизсен! Мин дә дәшмим, йә читкә карап, күрмәмешкә салышам. Ә ул, берни булмагандай, элеккечә шаярта, үрти, үпкәче, ди, ярар инде, дус булып калыйк, ди. Таштай каткан күңел һаман эри бара.

Шулай ни үле, ни тере йөргәндә, безнең язмышларны бөтенләй көтелмәгәнчә борып җибәргән бер вакыйга булды. Халитне машинасы белән чәчүлек орлык ташырга куйганнар иде. Чәчүне төнлә бетерәләр, машина тартмасында дүрт центнерга якын орлык кала. Чип-чиста бодай, төн заманы. Тота да үзләренә бушата бу моны. Элек-электән аларның нәселе кеше әйберсенә кызыга торганрак. Икенче көнне агроном эшне сизенә. Утыртып куйдылар Халит абыйны. Юк, нишләптер сөенә алмадым мин моңа. Бернинди алдашусыз әйтәм. Клубта бөтен авыл белән иптәшләр суды ясап, аны порукага алдылар. Ул кабат шофёр булып эшли башлады. Әмма Һаҗәр аның белән арасын кырт өзде. Әтисе белән әнисе: «Әгәр шул карак белән йөрсәң, өйгә кайтып кермисең», – дигән булганнар. Бусын мин соңрак белдем.

Ярар, без тагын Һаҗәр белән дуслашып киттек. Дөньяның гел бертөрле генә тормаганын аңлаган идем инде мин. Халит тә янәшәдә генә, башкасы да табылыр. Һаҗәрнең аның кояшы теләсә уңнан чыга, теләсә сулдан чыга. Тимерне кызуында сугып калырга, дигән уйга килдем. Иң элек әнкәйнең кылын тартып карарга кирәк, ә үземнең кыюлык җитми. Беркөн күрше Габдулла абзыйга кердем. Туп-туры сөйләп бирдем моңа. «Оештырабыз, читәнгә чәпәгән җылы сыер тизәге шикелле ябышырсыз», – ди. И хак та әйткән мәрхүм… Габдулла абзый чыннан да оештырды, әнкәй мине өйләнергә үзе кыстый башлады. Һаҗәргә сүз каттым – ул да каршы түгел кебек. Ну шулай да эчендә миннән шәбрәккә тәмгысы бар сымак. Әти-әнисе безнең нәселне бик хөрмәт итә иде, каршылык булмады, шартлатып өйләнештек тә куйдык. Ярты елдан Халит абый да өйләнде. Минем өчен дөнья түгәрәкләнде. Колхозда җанымны биреп эшлим, ихатада бер минут тик торган юк. Акрынлап сизәм, Һаҗәрнең уй гел күңел ачуда, матур киенүдә, ә әнкәй белән безгә эш. Шуның өстенә безне борчак урынына куыра, әле тегесе, әле бусы ошамый. Төзәтмәкче инде бу безне. Тимер борчак белән бер, чәр дә чәр, чәр дә чәр. Аракы-мазар эчсәм, бөтенләй кара яу. Дөнья булгач, анысын да капмый булмый. Көне-төне эшләп таштай каткан тәнне ничек язасың? Күңелне дә шул күтәреп җибәргәндәй була. Аның бит хәзер авылга концерт-спектакле дә килми. Халык йөрми дип. Ничек йөрмәк кирәк, еллар буе акча күрмәгәч? Элек без, тавык күкәе биреп, кинога керә торган идек. Хәзер ике-өч сәгатькә фәлән мең керерлек булмаса, синең авылыңа йөз ел буе сыңар артист та әйләнеп карамый.

Тагын чана читкәрәк салулады бугай. Ярар, чәрелдәвенә генә түзәр дә идең. Тора-бара туган-тумача, дус-иш тә бездән бизде. Алар килсә, утырып сөйләшергә, табын әзерләргә вакыт тапмый, ашык та пошык, зар да моң, чир дә хаста. Хәзер безнекеләр дә, үзенекеләр дә ник бер аяк бассын безнең өйгә. Шулай итеп, гел өчебез калдык без. Ипекәем менә! Ә урамга чыкса, элеккечә ихахай да михахай. Малай тугач, бөтенләй баш бирмәскә әйләнде бу. Минем малай көткәнне белә иде. Үләм малай өчен, ашап бетерәм тегене. Шуңа аркаланып, кол урынына җигә бу мине. Идән юмыйм да кер генә юмыйм – калган бөтен эш миндә. Эшләвен эшлим дә, бу бит туктаусыз бәйләнә, һәрнәрсәдән гаеп таба, әле су тамызгансың, әле чиләкне шыпылдатып куясың, әле бәрәңгене сай күмгәнсең, әле кишерне әйбәтләп сирәкләмәгәнсең, әле малларга күп салгансың. Май исеңә чыдамалы түгел дип, мунчага куа да мунчага куа. Мин кайбер көнне тракторда эшләп, җеп өзәрлек тә хәл калмыйча кайтам. Мунча хәстәрләп, мунча керү түгел, чишенеп тә торасы килмәгән көннәрем күп була. Гәйкене артык борсаң, болтны өзә. Тешне кысып түздем-түздем дә куып кайтардым мин моны өенә. Бала истән чыкмый – тагын барып алдым.

Ярар, өлешеңә – көмешең дип, ризалашып беткән идем мин. Нинди гөнаһларым булгандыр, безнең язмыш өстенә тагын афәт канатын җәйде бит. Кинәт кенә Халитнең хатыны үлеп китте. Элек тә качып-посып самогон сатып яткан Халит, хатыны үлгәч, эшне аракыга көйләп җибәрде. Балалары булмады, өйдә япа-ялгыз бу. Әтисе ягыннан бер туганы Түбән Кама шәһәрендә зур гына түрә, ди. Ялган аракыны эскерте белән шул кайтара тора, Халит аткара тора. Тирә-юнь авыл халкы гел шунда. Кибеттәгедән нык очсыз бит. Күп тә үтмәде, алыпсатарларга барлык ишекләрне киереп ачтылар. Бервакыт ишетәм, Һаҗәр Халит янына кергәләп йөри, диләр. Эштән соңарып кайту гадәтләре бар иде шул. Бер кичне юк бу. Киттем, Халитнең капка төбендә көтәм. Ярты сәгать кенә үткәндер. Пружина кебек кысылган инде мин. Һаҗәр капкадан килеп тә чыкты, күпме сыя – манчыдым мин моңа. Канауга кадәр тәгәрәде. Кулы ике урыннан сынган. Өч ай өйдә ятты. Эшли башлагач та, теге якка карамый, акыл керде моңа дип тынычланып кына килгәндә, тагын югала башлады.

Хәзер сукмыйм – үтерүең бар. «Ник барасың?» – дип сорыйм әйбәтләп. «Кызганам, – ди, – сөйләшеп кенә утырабыз», – ди. «Бар, бер сүзем юк, аның белән яшә», – дим. «Сине генә яратам», – ди, елап муенга асылына. «Минем белән малайны кызганмыйсыңмыни?» – дим. «Бөтенебезне дә кызганам» – ди. Көзән җыерып егылганчы калтыранып елый. Сүксәң дә шул ук хәл. Хурлык булса да, Халиткә бардым. «Чакырып китергәнем юк, куып чыгарырга хәлемнән килми, яратам, тигәнем юк», – ди. Ипекәем менә, ялганлый! Мин бит халык күз алдында. Җир ярылса, оятымнан шунда төшеп китәргә риза. Ирлек намусы күлмәк түгел, аны каралган саен юа алмыйсың.

Ир-ат нишли инде бу очракта? Мин дә йөрәкнең януын аракы белән басарга тотындым. Тора-бара эчүгә гел күнегеп беттем. Өйдә аракы күп, соңыннан белдем, Һаҗәр тегеннән бушка ташып тора икән. Халит иң элек «Жигули», аннары йөк машинасы алып җибәрде, өч айда авыл уртасына кибет салдырып куйды. «Текә Халит» дигән кушамат тактылар үзенә. Беркөнне Һаҗәр: «Ферманы ташлыйм, барыбер акча түләмиләр, Халит кибетенә сатучы булып керәм», – дип кайткан. «Кер, – дидем мин моңа. – Малай миндә кала, бу ихатада мәңге эзең булмас!» Яңадан кабатламады, ну Халит белән элемтәсен дә өзмәде. Барса, азык-төлек, кием-салым да алып кайткалый бу. Мин шуларны күргән саен катырак эчәм. Эштә генә бу хурлыкны онытып торам. Туктамыйча эчеп торган чакта, аракы дөньядагы бөтен нәрсәдән дә көчлерәк, сиңа берни дә кирәкми. Ул синең эчеңә кереп, бөтен акылыңны да, җаныңны да суырып ала. Бер алгысысаң, матурлык та шундый ук исерткеч, аңа да каршы торып булмый, җиңеләсең. Эчеңдәге кешене кеше итә торган нәрсәләр суырылып бетеп, күңелең тәмам бушагач, яшәүнең дә кызыгы калмый икән аның. Бервакыт эштән кайттым, ул тагын тегендә. Иң элек бер ярты эчтем, аннары икенчесен эчеп бетерә яздым… Исәп үләргә. Сарайга чыктым. Егерме метрлы бау әйбәтләп урап, чөйгә элеп куелган. Алдым дагын туктап калдым. Үлемнән курку түгел, «асылынып үлде» дигән сүзеннән курку туктатты. Балтаны алдым да, бүкәнгә салып, туйганчы туракладым бауны. Иртән шаклар катып карап торам: соң асылыныйм дигән кешегә ихатада әйбер беткәнме?! Бу минем бауны түгел, үземнең юләрлегемне чапкалау булгандыр инде. Кабат андый уй бер генә мәртәбә дә кереп карамады. Үз-үзеңә тукыну һөнәр түгел. Гомер бер генә, тәкъдир каләме ничек кенә ачы итеп язса да, яшәп бетерергә тиеш без аны.

Ә син беләсеңме, былтыр ни булды? Халитне депутат иттеләр. Ипидер менә! Син моның ни икәнен белмисең бит әле. Безнең округтан мине гомер буе авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Берсендә районныкы да булдым. Моңа мин дә, халык та күнеккән, йөз процент сайлыйлар да куялар. Ә былтыр ни булды дип беләсең? Безнең округтан минем кандидатура күрсәтелде. Берничә көннән Халит үзен үзе депутатлыкка куймасынмы?! Бер мандатка ике баҗай, дип көлүчеләр булган, минем үземнең моңа әллә ни эчем пошмады. Ә сайлаучылар ни күрсәтте? Сиксән процент халык Халит өчен тавыш биргән! Менә бусына үлеп китәрлек! Миңа депутатлык, болай әйткәндә, даром кирәк түгел. Хикмәт андамыни! Бу ни дигән сүз? Мин бит гомер буе авыл дип җан атам, сөягемнән тир акканчы эшлим. Соңгы елларда гел бушка. Ә кешеләр «текә»гә тавыш бирәләр. Ул гынамы! Чак кына җирле үзидарә башлыгы итеп сайламадылар тегене. Халыкка да таянып булмый микәнни? Югары оч Сәләхетдиннең Чаллыдагы җитәр-җитмәс кенә малае безнең ындыр артына ике катлы таш йортлардан урам салып маташа. Шәһәрдән килеп төзиләр. Ул да депутат ди. Әллә акыллылар юләргә, юләрләр акыллыга әйләнде инде? Нишләттеләр безне?

Ярар, тагын читкә салуладым бугай. Туктыйк лутчы. Озын сүзнең кыскасы, берүзем калдым мин, Фирдәүсә. Әнкәй вафат. Тору бер түбә астында, ашау бергә, ә үзебез аерым. Һаҗәрне элеккедән дә чибәр, диләр. Шулайдыр, ә миңа ул җен төсле. Ипекәем менә! Үгез үлгән, уртагы аерылган дигәндәй, күңелдән кисеп ташланган. Мәгәр кеше алдында ояты үтерә. Ул бит минеке булып хисаплана. Исереп тә кайта. Минем янәшәдә ул үлем фәрештәсе кебек. Үзе элеккедән чибәррәк, үзе газраил…

Хыялдагы ун баланың берсе булган, мин гомеремне багышлаган малай да үсеп җитте. Хәзер аңа егерменче яшь. Ул да минеке түгел. Эчкә керсәң – кара урман, кереп тормыйм – төнең җитмәс. Тик син сүземә ышан: бәләкәй чакта малай минеке иде. Хәзер чит инде… Кемгә таянырга? Таянсаң, һаман шул трактор утыргычының тимер артына таянасың. Тартып алмасалар. Әле аның җирен дә төрле якка тарткалыйлар бит, ни булып бетәсе караңгы. Элек дәүләткә таяна идең. Әйбер сорап та, чирләсәң дә, башкасына да. Хәзер анысының да исеме генә бугай. Югарыдагыларның үз нәфесләре котырып үз бугазларын алган. Аларда синең кайгың юк. Йөрәк күпме чыдар ярылмыйча… Тәмугта кеше яна торыр, аның урынына яшь ит үсә торыр, анысы янар, яңасы үсәр, дип сөйли иде әнкәй мәрхүмә. Мин дә шулай. Көлеп тә булмый. Хәзер мине «Керпе» дип йөртәләр.

Ниһаять, Газизҗан тынып калды. Сөйләгәндә, ул Фирдәүсәнең күзләренә берничә мәртәбә генә карап алды. Бу кадәр ачылып бетү аңа оят иде, шул ук вакытта үзендә бертөрле җиңеләеп калу тойды, гүя бетмәс-төкәнмәс үрдән күтәрелә торгач арып, инде егылам дигәндә, җилкәсендәге авыр йөктән котылды һәм җиңел атлап китте…

– И Фирдәүсә, синең дә тынычлыгыңны алдым, – диде ул, кыенсынып. – Ипекәем, әшәке кешедер лә мин…

– Үзебезне түбәнсетмик әле, Газизҗан. Кайнар чәй ясыйммы?

– Җитте, рәхмәт.

– Бәлкем, ваннада юынып чыгарсың?

– Кичтән генә мунча кергән идем…

Фирдәүсә аңа залга урын җәйде, үзе кече бүлмәсенә чыкты.

2

Фирдәүсә утны сүндерде, җылы одеялын ияк астына ук тартып куйганнан соң, күзләрен йомды. Шушы яшенә җитеп, ул йокысызлыктан интекмәде, ятып өч-дүрт минут үтүгә эри дә китә. Шуңадыр нервлары да тыныч, больница юлын таптаганы, ялгыз хатыннарга хас булганча, башым, йөрәгем, билем, дип ах-ух килгәне юк. Ләкин аның ансат кына йоклап китүенең кечкенә генә бер сере бар иде. Күзләрен йомуга, ул күңеле белән туган авылына, үзе тәгәрәп үскән чәчәкле болыннарга, чишмә буйларына, тау битләренә, әрәмәлекләргә, Ык ярларына күчә, аларның һәммәсен күрә, исен, тәмен, җылысын-салкынын, ягымлы җилләрен тоя, күктәге кояшын-аен, болытларын күрә һәм ничек изрәп киткәнен дә сизми. Менә Фирдәүсә тугай чәчәкләре арасына кереп китте, бал кортлары безелдәвен, чикерткәләр сайравын ишетте, гадәттәгечә Әби тавына күз салды, аның зәңгәр күк белән тоташкан урынында җыелган ак болытларны барлады, карашы белән Ык елгасының күз күреме кадәр арада таныш борылмаларына тукталып, элекке тегермән буасы булган урындагы берсе-берсе тау кадәр карт тирәкләр белән хозурланды… Менә ул күренешләр ничектер төссезләнә башладылар, табан астындагы куе яшел үлән дә, талгын җил дә чәчәктән чәчәккә күчеп безелдәүче бал кортлары да каядыр югалды… Алар югалды… Әмма күңел кылларын нәрсәдер җиңелчә генә тибрәтә иде… Ул кылларның тибрәлүе-яңгырашы көчәйгәннән-көчәя барды, сагыш тулы моң инде колакка да килеп керде, йөрәкне дә кузгатты һәм Фирдәүсәне, әле генә басып торган чәчәкле тугаеннан аерып, үзе белән алып китте… Таныш тугайларын күпме генә күз алдына китерергә азапланса да, ул үзенең тырышуларының файдасыз икәнен аңлады. Аның җаны һәм тәне аша бөтен зиһенен биләп, Газизҗан җырлаган җырның моңы агыла иде. Йокы онытылды, Фирдәүсә аны үзе дә читкә куалады, чөнки бик тә, бик тә кадерле ул моңны һич кенә дә югалтырга теләмәде. Ул моң бик ерактан – яшьлек иленнән үк үтә кадерле истәлекләрне ияртеп агыла иде… Фирдәүсәләр авылы Биштауда урта мәктәп юк, алар Аккүктә укыдылар, клубка да шунда йөрделәр. Газизҗан «синең истәлек» дигән җөй вакыйгасын бик ачык хәтерли ул. Укуларның әле башланган гына көннәре. Эссе кояшлы, мәшәкатьле җәйгә алмашка буяу исе аңкыган класслары, сары яфраклары, чекерәйгән йолдызлы салкынча төннәре белән сентябрь килүен яшь күңелнең иләс-миләс кабул иткән чагы. Фирдәүсә ул кичне Биштау яшьләрен көтмәде, танцы беткәнче үк авылга кыякламакчы булды. Мотоцикл белән каяндыр килеп йөрүче бер айнымас егет аламасы инде атна буе сагалап җанын корыткан иде аның. Теге бер тынга югалгач, Фирдәүсә мыштым гына клубтан чыгып сызды. Әмма ялгышты. Авыл башына җиткәндә, аны эләктереп алдылар. Мичкәдәй юан дусты белән бу теге егет иде. Фирдәүсә чырыйлап кычкырып җибәрүгә, авызын томалап, койма буендагы бишекле мотоциклга сөйри башладылар. Ул коты алынып тартышты, сукты, тибенде, ычкынмакчы булды. Шунда лас-лос чабып, Газизҗан килеп җитте. Килә-килешкә исерекнең берсен читкә селтәп атты, аннары Фирдәүсәне теге тазасының кулыннан ычкындырды. Шул арада икенчесе ниндидер озын нәрсә белән Газизҗанның йөзенә сыдырды. Алар өчәүләшеп сугыштылар. Фирдәүсә кычкырып елаудан башка берни дә кыра алмады. Сугышу теге исерекләрнең мотоциклга утырып качуы белән бетте. Газизҗан янына килгәндә, аның иягеннән кан ага иде.

– Газизҗан абый, яралангансың бит!

– Пүчтәк! – диде Газизҗан һәм кулындагы велосипед чылбырын селкеп күрсәтте. – Аның урынына трофейлы булдым.

Ярасындагы каннарын чишмәгә төшеп юдылар. Аның ияге уң яктан шактый нык ярылып киткән, каны туктарга уйламый иде. Газизҗан, кулъяулыгын дүрткә бөкләп, ярасын кысып тотты да:

– Ашыкма, хәзер велосипед белән генә илтеп куям, – диде.

Фирдәүсә:

– Кирәкми, үзем генә кайтам, – дип карышып маташса да, Газизҗан икеле-микеле сөйләр урын калдырмады. Ул сарайдан велосипедын, аптечкасыннан пластырь алып чыкты. Ярасын ябыштырып куйгач, велосипед рамына Фирдәүсәне утыртып, Биштауга юл тоттылар. Аларның башлары янәшә барды, Газизҗанның сулыш алганы ишетелә иде.

– Газизҗан абый, син ничек туры килдең соң?

– Басудан кукуруз урудан кайткан чак иде. Тавыш ишеткәч йөгердем… Быел ничәнчедә соң әле?

– Унынчы класста инде.

Аларның бөтен сөйләшүләре шул булды. Ләкин Газизҗанның гәүдәсеннән бәргән кайнарлык, басу тәмен сеңдергән май исе Фирдәүсәнең хәтерендә мәңге уелып калды… Әнә ул күрше бүлмәдә генә ята. Үзе һәм авыруы. Башка беркеме дә юк. Моң әле көчәйде, әле кимеде, Фирдәүсә әле кызышты, әле туңып калтыранды, төне буе керфеккә-керфек тә какмады, тәүлек буе киеренке эш эшләгәндәй арыды. Төннең икенче яртысында Газизҗанның сизелер-сизелмәс кенә ыңгырашуы ишетелде. Бәлкем, аңа ярдәм кирәктер? Фирдәүсә, аяк очларына гына басып, зал ишеге янына килде, бераз тыңлап торды, тавыш-тын ишетелмәгәч, кабат ятты. Сызылып таң ата башлаганда гына саташулы йокыга талды…

Газизҗан исә яткач та сүнде генә. Күрәсең, көне буе авыр кием белән юлда йөрү аны шактый талчыктырган иде. Әмма төннең икенче яртысында ул эченең коточкыч авыртуына уянып китте һәм чак кына кычкырып җибәрмәде. Ул ыңгырашмас өчен тешләрен кысты, ләкин авырту сулыш алдырмады, һәм ыңгырашу үзеннән-үзе бөтен җанның тартышуыннан бәреп чыкты. Аны залга йокларга керткәндә үк, Фирдәүсә шифалы су, компот, тагын нәрсәләрдер куйган иде. Чалбар кесәсеннән даруны алып эчеп җибәрергә кирәк, моның өчен хәл кирәк, иң мөһиме, бернинди тавыш чыгармаска кирәк иде. Шулчак Газизҗан Фирдәүсәнең бик сак кына зал ишеге янына килеп туктаганын ишетте. Ул тын алудан туктады. Фирдәүсә ишектән киткәч, тешен кыскан хәлдә тавыш-тынсыз кузгалып, даруын йотты һәм, эчемлекләр куйганы өчен, Фирдәүсәгә мең рәхмәтләр укыды. Бераздан авыртуы беркадәр кимегәч, ул җиңел сулап җибәрде. Ләкин йоклап китә алмады, чөнки йокысы инде артыгы белән туйган иде.

Иртән сәгать җиденче яртыларда ишек шылтыравыгы бик каты тавыш бирде. Фирдәүсәнең кабаланып атлавы, бераз тын торуы (күрәсең, тишектән кем икәнен карады), ишекне ачуы һәм елаган хатын-кыз тавышы ишетелде.

– Тынычлан, күршекәем, нәрсә булды? – диде Фирдәүсә.

– Трагедия, полная трагедия! – дип җавап бирде елак тавыш.

– Аңлатып сөйлә әле, Нәфисә.

– Кичә кич ул миңа звание булмаячак, диде.

– Булмаса соң! Әле сиңа кырык кына яшь ич. Өлгерерсең.

– Күпме алдап йөрде ул мине галстуклы ишәк! Хәзер, не будет, ди.

– Ачуланышканда әйтелә инде ул. Татуланырсыз әле.

– Никогда! Мин аңа телом и душой хезмәт иттем. Эштән китәм.

– Юләрләнмә, Нәфисә, хәзерге заманда эшсез калсаң?!

– Чакыручы бар.

– Теге озын адәмме?

– Ты что, аның белән күптән расчёт! Минем выступлениедән соң ул идиот сары чәчәкләр тотып менгән. Яңагына чаптым.

– Алай ук кирәкмәс иде, Нәфисә.

– Сары чәчәк – хыянәт билгесе.

– Тынычлан әле, чәй эчик.

– Юк, юк, мин телефонга гына кердем. Мужик һаман эшкә китмичә болганып йөри, бозау! Теге аптекарьшаның мужигына срочно шелтерәтәсем бар. Менә бит, Фирдәүсә апа, битемә ни чыкты.

– Кая, якынрак кил әле. Энә очы кадәр генә кызарып торамы соң…

– Бармак белән бассаң – больно же! – Аннары телефоннан номер җыйган тавыш ишетелде. – Але? Привет! Булдымы? Ну, ну, ну, ну… Хватит, не ври! Нәрсә бетчә?! Сытармын мин сиңа! Син ул одеколоныңны беләсеңме кайсы төшеңә тигер?! До обеда будет или нет? Ты что?! Биш остановка трамвайда шалтырап барыйммы?! Конечно, үзең киләсең! (Трубканы куйган тавыш ишетелде.) Беркем аңламый! Что за народ пошёл! Мин сәхнәгә сирәк чыксам да, һәр көн халык арасында. Каршы алам, елмаеп озатам. Ә чыгыш ясаганда… Соңгы мәртәбә кемнең юбилей кичәсен алып бардым әле мин? Плохо было что ли?

– Юк инде, бик әйбәт булды, Нәфисә.

– Ә аңа ярамый. Ул миңа ниләр генә әйтмәде. Мин аның пеләшен түбәсеннән маңгаена кадәр тырмадым.

– Син нәрсә, күрше, хулиганлык өчен җавапка тартулары бар!

– Үзен судка бирәм мин аның, бүлмәсеннән җилтерәтеп чыгарганы өчен. Минем свидетельләрем бар.

– Тырмадым, дисең бит.

– Мин хатын-кыз, закон минем якта. Төрткәләү белән тырмалау не одно и то же. Критиковать меня! Я же ради культуры. Томаудан сакланам, грипптан сакланам, баладан сакланам. Нәрсә өчен? Ради народа ведь! Нишләп бу ирләр барысы да идиот икән, ә? – Хатын тагын елый башлады.

– Мин бит күптән әйтә киләм, Нәфисә. Синең ирең берәү генә, аңа гына таян!..

Фирдәүсә күрше хатынын чыгарып җибәрде, килешли зал турысында тукталды. Газизҗан, йоклаганга салышып, күзләрен йомды, иртүк торып борчыйсы килмәде. Иркенләп юынсын, төзәтенсен, эшкә барырга әзерләнәсе бардыр, дип уйлады ул. Бер сәгать чамасы вакыт узгач, Фирдәүсә аны чәй эчәргә чакырды, ничек йоклавы, нинди төшләр күрүе турында кызыксынды. Газизҗан юынып чыкканда, өстәл әзерләнгән иде. Фирдәүсә аны кыстый-кыстый ашатты. Ул бүген Газизҗанга аеруча ягымлы, игътибарлы төсле тоелды. Больницага салсалар, сабыны-сөлгесе, теш чистарткычлары, чүәкләре бармы икәнлеге белән кызыксынды. Газизҗанның карышуларына карамастан, кулыннан сумкасын тартып алып, варенье, пакетка төреп өчпочмак, кыяр-помидор, ит, ипи кебек ризыклар салды, адресын, телефонын бирде.

Аннары алар урамга чыктылар. Бүген төнлә җылытып җибәргән, түбәләрдән тып-тып тамчылар тама иде. Бер урынга тукталгач, Фирдәүсә:

– Сиңа кирәкле кырыгынчы автобус шушыннан үтә, – диде. – Мин эшкә китәм, РКБ тукталышында төшәрсең. Әгәр ятарга салмасалар, туп-туры үземә кайт. Салсалар, хәлеңне белергә барырмын.

– Берүк килеп йөрмә, Фирдәүсә, – диде Газизҗан, кыенсынып. – Күрсәткән сый-хөрмәтең өчен дә зур рәхмәт…

Ул арада автобус килеп туктады, халык ишекләргә ташланды. Газизҗан, кыюсыз гына кереп, арткы тәрәзә турына килеп басты. Бик үк чиста булмаган пыяланы ул перчаткасы белән сөртте. Хәзер алар бер-берсен аермачык күрәләр иде. Фирдәүсә, чын күңелдән елмаеп, аңа кулын изәде, әмма Газизҗан, аерылырга теләмәгәндәй, җиңелчә генә баш селкеде, елмаерга тырышты, әмма нияте барып чыкмады… Автобус нишләптер һаман кузгалмады. Газизҗан тәрәзәне тагын сөртте, бу юлы җиңе белән сөртте… Автобус кузгалды. Ул Фирдәүсәгә омтылудан борынын пыялага терәде кебек… Ул ерагаеп күздән югалды, Фирдәүсәгә нидер булды. Аның өздереп каравы бөтен барлыгын өттереп алды… Соңгы каравы кебек. Нәрсәгә соңгы каравы? Фирдәүсәгәме? Дөньягамы? Аның агарып күренгән йөзе чарасыздан үз язмышы белән ризалашкан кешенең йөзен хәтерләтә иде. Ә карашы! Нәрсә язылган иде соң анда? Барысы да: сагыш, билгесезлек, курку, өметсезлек, хушлашу һәм рәхмәтлелек… Тукта, акылыңа кил, әнә ул караш… Әнә ул китте… пыяла аша… һәм Фирдәүсә барысын да аңлады: Газизҗан аңа бердәнбер таянычы итеп карагандыр…

Фирдәүсә өсте ябулы тукталышның утыргычына килеп чүмәште, кемнеңдер аягына басты, гафу үтенмәде, исерек дип уйладылар. Ул боларның берсен дә күрмәде, тоймады. «Нинди мәрхәмәтсез мин!» – дип уйлады ул, ниһаять. Ничек керә инде Газизҗан больницага? Ул бит биредәге тәртипләрне тамчы да белми. Кайсы ишеккә, ничек керергә? Чиратның иң азагында басып торачак. Анализларын биргәндә, бер буталачак, гел кирәк түгел ишекләр каршында сәгатьләр буе чират торгач, ялгышын әйтәчәкләр, икенчесенә барып басачак. Бүген эше бетмәячәк. Кич Һаҗәрнең апаларына китәчәк.

Газизҗан аңа дөньяда бердәнбер таянычы итеп карады, ә Фирдәүсә аны «эшкә барам» дип алдады. Ул бит бүген үз хисабына ял сораган, үз мәшәкатьләре артыннан йөрмәкче иде. Ул мәшәкатьләрнең беркайчан да бетәчәге юк.

– Исәнмесез, Фирдәүсә…

Фирдәүсә авыр уйларыннан айныр-айнымас башын югары күтәрде. Аның алдында шкаф биеклеге гәүдәсе белән каршындагы тугыз катлы йортны каплап, Зәбир басып тора иде.

– Исәнмесез, – диде Фирдәүсә һәм, үзе дә сизмәстән, аңа кулын сузды.

Аның көтелмәгән бу хәрәкәтеннән Зәбир каушап китте, чөнки аларның беркайчан да болай исәнләшкәннәре булмады. Ул, кабалана-кабалана, Фирдәүсәнең кулын кысты. Зәбирнең бармаклары сап-салкын иде.

– Кемнедер озаттыгыз, ахрысы?

– Авылдашым больницага килгән…

Фирдәүсә, март кояшыннан күзләрен кысып, аның озынча чибәр йөзенә карады. Зәбирнең йомшак коңгырт күзләре, калын иреннәре элеккечә елмаймыйлар, әллә арыганлык, әллә сагыш бөркелә иде. Тукталышта икәүдән-икәү торуларына ул аптырап куйды. Кешеләрнең автобуска утыруларын сизми калган, күрәсең.

– Ә сез нишләп йөрисез? – диде Фирдәүсә, җавапның нинди буласын алдан ук чамалап.

– Сезне очратырга дип килдем, Фирдәүсә. Ачуланмагыз, зинһар…

– Күпме болай йөрергә мөмкин соң инде, Зәбир? – диде Фирдәүсә, аны әрләгән кебегрәк итеп.

– Әйе шул… Теге атнада академия театрында яңа премьера. Әгәр карарга теләгегез булса, мин сезне чакырмакчы идем…

Фирдәүсә авыр сулап куйды. Зәбирнең тәкъдимен кире кагу да кыен, үзеңә тиң булмаган кеше белән бәйләнешләрне дәвам итүнең дә мәгънәсе юк иде. Алар биш-алты ел элек таныштылар. Зәбирне ул беренче күрүдә үк ошатты. Фәндә тоткан урыны бар, чибәр, күңеле белән сабый баланы хәтерләтә. Сирәк очрашсалар да, Зәбир аны театр, фән дөньясына алып керде, музейларга йөртте. Үзенә чакырмаса да, ул Фирдәүсәнең фатирында күп мәртәбәләр булды, чәй янында әңгәмә кордылар. Фирдәүсә тыныч кына, җай гына аккан тормышына ир-атның акрынлап керә баруын сизде, моны күңеле шатлык белән түгел, әллә ни хәвефләнерлек нигез булмаса да, борчылыбрак кабул итте. Таныш-белешләренең, күршеләренең гаилә хәлләрен белеп тору аның ир-ат затыннан гайрәтен чигереп бара иде, ахрысы. «Ялгыз яшәвең белән нинди бәхетле син!» дигән сүзләрне күпме хатын-кызлар әйтмәде аңа. Җан тынычлыгы һәм бәхет төшенчәләре аның өчен бер медальнең ике ягы кебек аерылгысыз иде. Танышып берничә ай үтүгә, Зәбир өйләнешергә тәкъдим ясагач, ул беркайчан да, беркемгә дә кияүгә чыкмаячагын әйтте. Зәбиргә кадәр дә, аннан соң да күпме ир-егетләр шушы саллы күсәк белән аның бусагасыннан кире куылдылар. Әмма Зәбир чигенә торганнардан булып чыкмады. Нинди генә бәйрәм булмасын, туган көн булмасын, ул Фирдәүсәне ничек тә җаен туры китереп очрата, котлый, чәчәген бирә, концерт-спектакльләргә дә чакыра. Фирдәүсә аңа баштарак ризасызлык та белдереп азапланган иде. Зәбир болай диде:

– Мин сездән берни дә таләп итмим, комачауламыйм. Күрергә, онытканда бер телефоннан сөйләшергә рөхсәт итсәгез, мин бик тә рәхмәтле булыр идем. Мин сезне яратам бугай, бүтән сезнең кебек якын иткән кешем юк. Әгәр сез кемне дә булса тапсагыз, күзегездән югалырмын…

Менә хәзер театрга чакыра.

– Зинһар, кичерегез, Зәбир. Бу араларда минем вакытым булмаячак, – диде Фирдәүсә.

Кат-кат гафу үтенгәч, Зәбир акрын гына китеп барды. Озын гәүдәсе бераз бөкрәйгән, чал керә башлаган чәчләрен җил тузгыта. Бик нык рәнҗеп киткән шикелле тоелды ул Фирдәүсәгә. Инде шактый ерагайгач, Зәбир, туктап, артына борылды, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды да кул болгады. Фирдәүсә дә аңа кул болгап җавап бирде һәм әле генә килеп туктаган автобусның эченә үтте.

3

Ул Газизҗанны, чыннан да, чиратның иң азагында басып торган хәлдә тапты. Фирдәүсәне күргәч, ул күп еллар элек аерылган кешесе белән очрашкандай катып калды, ни елмаерга, ни дәшәргә белмәде.

– Мин эшемә шылтыраттым… Сиңа ярдәм кирәк булыр, дип килдем…

Газизҗан һаман бер сүз дә әйтә алмады. Ул бит инде Фирдәүсә белән мәңгегә хушлашкан иде. Бу хушлашу аның өчен коточкыч кыен, газаплы булды. Чөнки Фирдәүсә җир йөзендә Газизҗанның эч серен алып калган бердәнбер кеше иде. Һәм менә ул биредә!

– Нишләп килдең?

– Сиңа иптәшкә…

Газизҗан рәхмәт әйтмәкче булды, әмма әйтә алмады. Фирдәүсә әле бер, әле икенче ишеккә сугылды, кая керергә кирәклеген ачыклады һәм эченнән үзен туктаусыз битәрләде. Гомерен куркыныч астына куеп, үзен коткарган кешене алдарга тиеш түгел иде ул! Хәсрәтле бәгырь авазын, яралы җанын ачып биргән кешене алдарга тиеш түгел иде ул!

Врачка чират төштән соң гына җитте. Газизҗанга ятарга диделәр. Киемнәрен саклау урынына куеп, аны палатага урнаштыргач, Фирдәүсә врачны күреп, һәммәсен дә җентекләп сораштырды. Ул, Газизҗанның авыруы ашказаны асты бизендә булырга тиеш, тикшерербез, дәваларбыз, диде.

Арып-талып кайтса да, Фирдәүсәне бүген дә йокы алмады. Уйлары әле Газизҗанга, әле Зәбиргә йөгерде. Зәбир алдында гаепле иде ул, чөнки аны: «Мәңгегә кияүгә чыкмаячакмын», – дип алдады. Гаилә кору уен Фирдәүсә беркайчан да ташламады. Ә теге әйтелгән сүзләр ялган булса да, аларның ике җитди сәбәбе бар иде. Беренчедән, Зәбир инде бер мәртәбә өйләнеп аерылышкан. Фирдәүсәгә килгәндә исә, ул бүген дә гыйффәтле кыз, ирләр каршында үзен күкнең җиденче катындагы изге алиһә шикелле сизә. Үзеңне шундый югарылыкта тою искиткеч рәхәт, ләззәтле һәм горурлык хисе уята, теләсә кемнең йөзенә туры карау хокукы бирә иде. Икенчесе – Зәбирнең дүрт яшькә аңардан кечерәк булуы. Менә шушы ике сыйфат, Зәбирнең башка якларын хуплаган хәлдә дә, бизмән тәлинкәсен һич тә аның файдасына бастыра алмый. Әлбәттә, моны Фирдәүсә ачыктан-ачык әйтергә теләмәде. Ул чакта аның каршылыгын җиңү өчен мең төрле сәбәп табып, Зәбирнең ныклы һөҗүмгә күчүе дә бар ич. Ә инде «Мәңге кияүгә чыкмыйм!» диюе белән ул үзен баш итеп калдыра, аяк астында бөтерелүче ирләрне – Зәбирен дә, башкаларын да кертеп – үзеннән чигендерә, теләсә, артык якын китермичә янында йөртә. Ул аларның һәрберсенең кешелек сыйфатларын барлап, үзенекеләр белән чагыштырып карады һәм үзендә бик зур өстенлекләр күрде. Илле сумлык әйберне йөз сумга алучының оттыруы котылгысыз түгелмени? Алар аның белән тиңләшә алмагач, гаиләдә нинди тигезлек, уртак бәхет булырга мөмкин?! Фирдәүсә һәрвакыт зиһене белән күңелендәге әнә шул сизгер бизмәннең хөкеменнән чыгып гамәл кылды.

Фирдәүсә ике көн саен, кайнар ризык пешереп, яшелчә салатлары әзерләп, җимеш сулары кайнатып, больницага килде, врач белән сөйләшеп, дефицит дарулар тапты. Ул килгән саен, Газизҗанның күзләре дымланды, һәм ул гел бер сүзне кабатлады:

– И Фирдәүсәкәем, синең бу игелекләреңне мин ничекләр генә кайтарырмын икән соң?!

Алай дигән саен, Фирдәүсә аны яратып кына тиргәде:

– Ничек оялмыйча шуны әйтә аласың, Газизҗан?! Кешенең кешегә мондый ярдәме дә тимәсә, ничек була ди ул?!

Шулай итеп, аларның икесен бергә бәйләгән яңа тормыш башланды.

Газизҗанны больницага салганның унынчы көнендә Фирдәүсә аның яныннан кайтып керде дә, ашап та тормастан, мендәр салып, диванга ятты. «Әллә арый башладым инде, Ходаем!» – дип уйлап куйды ул. Аның тормышы гомер буе сәгать кебек төгәл барды, иртән торды, ашады, эшкә китте, кич кайтты, аруның ни икәнен белмәде. Хәзер Газизҗанга тәмледән-тәмле, төрледән-төрле әйберләр хәстәрли, аларны алып барып ашата, врачлары, өлкән медсестрасы белән киңәшә, дарулар юллый, кыскасы, яшәүнең элеккеге тыныч кына агышына күпмедер борылмалар-сырылмалар, ашыгу-кабаланулар килеп керде. Ләкин болар гына арытырга тиеш түгел югыйсә.

Кинәт телефон шылтырады. Тагын Нәфисә генә була күрмәсен инде, дип уйлады ул трубканы алганда.

– Әйе.

– Исәнмесез, – диде ир кеше тавышы.

– Исәнмесез.

Тавыш бераз Зәбирнекенә тартымрак булса да, аныкы түгел иде.

– Сез Фирдәүсәме?

– Әйе.

– Мин Зәбирнең әтисе. Аның фатирыннан. Малаемның сезгә тапшырасы әйбере бар иде…

Фирдәүсә берни дә аңлый алмады.

– Зәбир үзе кайда соң?

– Зәбир… – Шылтыратучы тамак кыргандай итте, шаулатып сулыш алды. – Зәбир… үлде бит…

Фирдәүсә кычкырып җибәрде:

– Сез ни сөйлисез?!

Җавап урынына сорау ишетелде:

– Килә аласызмы соң?

Фирдәүсәнең башы берни эшләмәс булды.

– Без бит… мин бит әле аны беркөн генә күрдем!

Шактый озак тынлыктан соң Зәбирнең әтисе:

– Кичә җирләдек, – диде.

– Ни булды соң?

– Ни булсын инде хәзер. Инфаркт…

– Мин хәзер барып җитәм! – диде Фирдәүсә.

Трубканы куйгач, ул лапылдап диванга капланды һәм тавышсыз гына үксергә кереште, бөтенесен читкә куарга теләсә дә, Зәбирнең автобус тукталышында нәүмизләнеп китеп баруы, гөнаһсыз елмаеп кул болгавы күз алдыннан һич кенә дә җуелмады…

Зәбирнең иске стильдә эшләнгән бер бүлмәле кечкенә фатирына килеп кергәч, ул аның ни өчен үзен беркайчан да бирегә чакырмавын аңлады. Зәбирнең үз фатирын һәр елны әйбәтләп ремонтлап, буяп, обойлап торуын Фирдәүсә белә иде. Тик ниләр генә кыландырсаң да, әллә нинди асылташлар белән нәкышләсәң дә, бер бүлмә бер бүлмә ич инде ул! Зәбирнең әтисе төз-мәһабәт гәүдәле, көмештәй чал чәчле бер абзый булып чыкты. Аның терекөмештәй тере коңгырт күзләрендә, шома мөлаем йөзендә борчылу катыш сабырлык чагыла иде. Ул, ашыгып килеп, Фирдәүсә белән ике куллап күреште.

– Рәхим итегез, түргә узыгыз, аяк киемегезне салмагыз, үзем дә туфлидән йөрим, – диде ул, шул арада Әмирҗан исемле икәнлеген әйтеп, үзе белән таныштырып та алды.

Бүлмәнең ике стенасы идәннән түшәмгә кадәр китаплар белән шыплап тулган иде.

– Әйдәгез, чәй эчеп алыйк, – диде Әмирҗан, кухняга күрсәтеп.

– Рәхмәт, мин кузгалдым гына.

Фирдәүсә китап киштәләре уртасында шакмаклап калдырылган урындагы калын-калын папкаларга, кечкенә язу машинкасына бармаклары белән кагылып-кагылып алды.

– Биредә докторлык диссертациясе материаллары. Быел ял алгач эшләп бетерәм, дигән иде. Язмыш ялның мәңгелеген әзерләгән икән…

– Аның миңа «авырыйм» дигәне булмады. Бер мәртәбә дә…

– Сезне борчыйсы килмәгәндер. – Әмирҗан, авыр сулап сулыш алгач, бераз тын торды. – Өченче ел беренче инфаркт аударган иде аны. Бик тиз аякка басты, хәлен әйбәт, диделәр. Без дә үткәндер дип йөрдек, артык борчылмадык. Эчми, тартмый, тәртипле яши, кабатланмас, дип уйладык. Инфаркт – мәкерле авыру бит ул. Берни сиздермичә көтеп торып, китереп суга. Эштән кайтканда урамда егылган. Тәүлек ярым дигәндә аңына килә алмыйча үлде. – Әмирҗан теләр-теләмәс кенә сөйләде, Фирдәүсә аның сүзләрен йотып барды, үзе акрын гына бүлмә буйлап атлады, һәр әйберне күзеннән үткәрде, кайберләрен сыйпап-сыйпап узды. – Ичмасам баласы калмады… Аңа охшатып карарга… Бик ярата идек без аны. Биш бала тәрбияләп үстердек. Арада иң игелеклесе, тырышы, басынкысы Зәбир булды. Без икебез дә – укытучылар, барысына да нәкъ педагогика фәне кушканча тәрбия бирдек, ә бишесе биш төрле. Без аңлап бетермәгән нәрсәләр бик күп әле адәм баласында… – Әмирҗан тынып калды.

– Кайда җирләдегез соң? – дип сорады Фирдәүсә.

– Үзебезгә алып кайттык. Яшел Үзәнгә…

– Белмәдем, барган булыр идем…

– Сезне ничә еллар теленнән төшермәде ул. Алып кайтып күрсәт әле, дигәч, без дуслар гына, алай ук якын мөнәсәбәттә түгел, дия иде. Шулай булгач, сезне борчырга кыенсындык. Бик тә күрәсебез килә иде үзегезне…

– Аның бит фәндә билгеле урыны, исеме бар. Зуррак фатир бирмәгәннәр…

– Йөрмәде, эштән бүтәнне белмәде. Мин әйткәч, гариза бирдем, дигән иде. Ун ел чамасы бугай инде аңа. Белмим, бирүе хактырмы. Әнә ике костюм-чалбары, ике пальто, бер курткасы, өч күлмәге бар. Ә үзе беркайчан да җыерылган, тапланган кием кимәде. Ерып йөргесез пычрактан кайтып керер, аяк киеме, чалбарлары чип-чиста булыр иде. Гомере буе кешеләргә кыенлык китерүдән курыкты…

Фирдәүсә сумкасыннан тартмалы конфет алып Әмирҗанга бирде.

– Кайткач, апа белән бергәләп чәй эчәрсез.

– Рәхмәт инде, мәшәкатьләнмәскә идегез…

Әмирҗан, бер-берсенә куелган папкаларның иң өстәгесен алып, бавын чиште, зур гына зәңгәр конвертны Фирдәүсәгә сузды. Ул ачык, эче кәгазьләр белән тутырылган, ә тышына түбәндәге сүзләр язылган иде: «Кем кулына эләксә дә, бу конверттагы хатларны, зинһар өчен, Фирдәүсәгә тапшыра күрегез. Зәбир». Әлеге сүзләр шактый төссезләнгән, димәк, ул күптән язылган булырга тиеш. Конвертны сумкасына салгач, Фирдәүсә китәргә әзерләнде.

– Мин машина белән. Бәлкем, сезне илтеп куяргадыр?

– Рәхмәт, хушыгыз.

Урамга чыккач, Фирдәүсә җан-фәрман өенә ашыкты, сумкадагы конверттан бөркелгән кайнарлык аның бәгырен көйдерде. Зәбирне һичкайчан бернигә өметләндермәсә дә, биш ел буе аңа исәп тотып яшәвен ул белмәде түгел, белде. Димәк, аның, яшәү мәгънәсе булган эшен төгәлли алмыйча, япа-ялгыз бу дөньядан китеп баруында Фирдәүсәнең дә күпмедер гаебе бар. Ул, иелеп тә тормыйча, туфлиләрен аягыннан селтәп кенә болгады да, өстәл янына килеп, конвертны шунда бушатты һәм ашыга-ашыга укырга кереште. Бу хатларның һәркайсы Фирдәүсәгә аталган һәм барысы да «җавап бирмәсәгез дә була» дигән сүзләр белән башлана иде. Фирдәүсә шул хатлар дөньясына чумды…

«…Бүген тагын сезнең белән сөйләшеп утырасым килә. Әнә сезнең серле күзләрегез миңа карап елмая. Язудан туктап, мин дә сезнең күзләрегезгә төбәләм һәм ирексездән елмаям, сез дәшмисез, мин дә берни әйтмим, ә шулай да йомшак, саф тавышыгызны ишетәм…»

«…Бу хатымны инфаркттан соң язам. Җиңдем бугай. Үлем куркыта икән. Дөньядан китү ул кадәр куркыныч түгел, уйлаган уйларыңны тормышка ашыра алмыйча китү аяныч…»

«…Мин Яшел Үзәндә бакчабызда йөрдем. Кояшка, агачларга, чәчәкләргә, кошларга сезнең исем белән дәштем, аларны сезнең куллар белән иркәләдем. Сез генә исән-сау булыгыз. Ничек ләззәтле дә, газаплы да бу көтү. Мин сезне үпкәләткәнмендер дә, күпмедер вакыттан бергә булырбыз шикелле тоела…»

«…Ник сезне яраттым икән? Белмим. Янымда үзләре акыллы, үзләре яшь, үзләре бай, үзләре чибәр кызлар бөтерелә. Кайберләре өчен кемнәрдер тәкъдим ясый, өйләнешергә кодалый. Ә күңелемне сездән аерып ала алмыйм. Юк, ялгыш яздым, аерылырга теләмим! Шуңа күрә сезнең кебек кистереп җавап бирәм: «Мин өйләнмәячәкмен!» Нигә икәнен әйтимме? Хатын-кызлар бездән курка. Мин тормышта исем-акылым китмәле бер әйбер күзәтәм: хатын-кызларның ирләргә каршы, ирләрнең хатын-кызларга каршы бәрелешүе бара. Валлаһи! Табигать тарафыннан бер-берсен яратырга, үзара аерылгысыз итеп яратылган ике төр бер-берсеннән аерыла бара! Бу бит – табигатькә каршы чыгу. Ә моның азагы һәлакәт белән генә бетә…»

«…Әгәр киләчәктә без мәңге бергә булсак, бу хатларны сезгә тапшырырга кирәк түгелме икән, дигән уйга килдем әле. Алар безнең рәсми тора башлавыбызга кадәр күп еллар алдан минем сезнең белән яшәвемне раслаучы дәлил ләбаса! Кызык булыр иде сезгә аларны укуы… Бәлкем, кыюлыгым җитсә, тотармын да хәзер үк тапшырырмын мин аларны. Юк, моны һич тә эшләргә ярамый, ул чакта сез миннән «бу исәр икән» дип көлүегез, ул гына да түгел, бөтенләй йөз чөерүегез ихтимал…»

Хатларны ул төне буе укыды, берсен башлады, икенчесен ташлады, ашау-эчүен онытты, йокысы качты. Өстәл өсте, сервант аллары, диван-урындыклар хатлар белән тулды. Алар, Зәбир тавышы белән сөйләп, аның тынычлыгын алдылар. Зәбирнең берничә генә көн элек язган иң соңгы хаты да килеп чыкты…

«…Хәтерлисезме автобус тукталышында очрашуыбызны? Сез, авылдашымны больницага озаттым, дидегез. Беләсезме, шуннан соң миңа нидер булды. Көне буе студентларга лекцияләр укыйм, кабаланып кайтам да диссертациямә тотынам. Фикерләрем язгы ташу бозлары кебек бер-берсен ашыктыра-куалый агыла… Минем беркайчан да бу кадәр эшләгәнем юк иде. Дүрт-биш көн эчендә мин ике айлык эшемне тәгәрәттем дә ташладым. Рәхмәт сезгә! Бу яз миңа бәрәкәте белән килер, ахрысы…»

Тагын мәхәббәт хисләре…

Биш ел буе Зәбир, суга батучы ярдәм сорагандай, аңа ялварган, илергән. Фирдәүсә аңардан йөз чөерде. Югыйсә ул бит Зәбирне теләде, аны ошатты, аңа тартылды… Фирдәүсә сәгатенә карады. Иртәнге алты тулып кына килә иде әле. Ул Зәбирнең телефонын җыйды. Әтисе шунда ук трубканы алды:

– Әйе.

– Хәерле иртә, Әмирҗан абый, – диде Фирдәүсә. – Иртүк борчуым өчен гафу итегез. Сез дә минем кебек үк йокламагансыздыр дип уйлыйм…

Әмирҗанның өзгәләнгән тавышы ишетелде:

– Нинди йокы ди ул!

– Минем аның каберен күрәсем килә.

– Сигезләрдә кузгалырмын дип торам. Әгәр теләсәгез, рәхим итегез.

– Бүген бит – ял көне. Мин сезнең белән китәм алайса.

– Адресыгызны бирсәгез, кереп алырмын.

Фирдәүсә аңа адресын әйтте. Күчтәнәчкә нәрсәдер пешерергә аның вакыты да, хәле дә юк иде. Ул базардан өчпочмаклар, конфетлар алу белән канәгатьләнде.

Зәбирнең әнисе юка гәүдәле, сак кына хәрәкәтләнүчән, гел дымланып торучы күзле апа иде. Ул Фирдәүсәне күрү белән кочып алды, күкрәгенә кысып, аркасыннан сөйде, бернинди тавыш-тын чыгармыйча елады. Зәбирнең кабере бүген генә җирләнгән кебек венокларга, чәчәкләргә күмелгән иде. Эшләгән урыныннан бер автобус тулы халык килгән, Зәбир рәсеме уелган кара мәрмәр кабер ташы да – алар истәлеге…

Зираттан кайткач, Мәдинә апа белән Фирдәүсә өстәл әзерләп, өчпочмакларны кайнарлап табынга куйгач, тәмләп чәй эчәргә керештеләр.

– Карт, сизәсеңме? – дип сорады.

– Сизмәгән кая! – дип җавап бирде тегесе. – Таныш өчпочмак, таныш тәм…

– Әллә ят тәм бармы? – диде Фирдәүсә, борчылып.

– Ят тәм түгел, таныш тәм, – диде Мәдинә апа, елмаеп. – Сез пешергән өчпочмакларны күп мәртәбәләр алып кайтты бит безгә Зәбиребез. Мактый-мактый ашый идек…

Фирдәүсә, ни әйтергә белмичә, капкан ризыгын чәйнәүдән туктап калды. Аның беркайчан да Зәбир артыннан өчпочмак җибәргәне юк иде. Ул арада Әмирҗан абый сүзгә кушылды:

– Безнең рәхмәтләрне җиткерә идеме ул сезгә?

– Әйе-әйе, – диде Фирдәүсә, көч-хәл белән телен әйләндереп.

– Безнең сыерны бетергәнебезгә бер генә ел әле. Кайткан саен, Зәбир сезгә дип каймак алып китә, Фирдәүсә бик яратты, рәхмәтләр укыды, дия торган иде.

– Әйе шул, каймагыгызның тәме әле дә телемдә.

Бусы хак, Фирдәүсәнең каймакны чыннан да мактый-мактый ашаганы булды. Ул чакта алар якынаебрак киткәннәр, Зәбир, әниләр җибәрде дип, каймак алып килгән, бергәләп чәй эчкәннәр иде… Аның бөтен барлыгын авыр кичерешләр торган саен ныграк басты. Үзенең бу изге җаннар каршында утырырга хакы юклыгын аңлап, ул кайтырга кузгалды. Әмирҗан абый электричкага озатып куярга теләсә дә, ул катгый төстә баш тартты, кырыгын үткәргәндә, минем исемнән өләшерсез, дип, хәерлек акча бирде.

– Булдыра алсагыз, килгәләгез, – диде Мәдинә апа. – Безнең өчен сез кызыбыз кебек якын бит инде…

Алар капка төбендә елашып озатып калдылар. Фирдәүсә башын аска игән хәлдә үзенең миһербансыз дөньясына ашыкты… Зәбир аны яраткан. Ә Фирдәүсәнең кеме бар соң? Юк бит. Үзен тәрбияләгән, саклаган, бер генә мәртәбә бирелә торган гомер елгасы тормыш ярлары уртасыннан тын гына аккан да аккан. Яраткан кеше дә юк, балалар да юк… Кеше болай китәргә тиеш түгелдер лә җир йөзеннән. Анысы да ерак йөрми бит инде хәзер…

4

Газизҗанның хәле күзгә күренеп яхшырды, авыртулар-сызланулар бетте диярлек. Соңгы анализларны, рентген сурәтләрен тикшереп, врачлар хәлнең яхшыруы дарулар тәэсирендә туган вакытлы күренеш, операциясез мөмкин түгел, дигән нәтиҗәгә килделәр. Газизҗанның ризалыгы белән аны алдагы атнага операциягә әзерләргә керештеләр. Һәр көнне система куйдылар, йөрәген яздырдылар, үпкә-бавырларын, бөерләрен, ашказанын тикшерделәр. Ялдан соң операция ясаячак хирург аның белән тагын бик озак сөйләште, эчләрен баскалап карады. Элек үткәргән авырулары хакында җентекләп сорашты.

Бу сөйләшүдән соң ике көн вакыт үтте. Йөрәген кабат яздырдылар, Газизҗан электрокардиограмма нәтиҗәләре белән тагын терапевтта булды. Икенче көнне көндез ашамаска куштылар. Кичен яшь кенә шәфкать туташы аны клизма куярга чакырды. Газизҗан баш тартты. Кыз дежур врачка йөгерде. Врач кереп, иртәгә операциягә икәнен аңлатты, тиргәде, аннары үгетләде, хезмәткә яраксызлык кәгазе дә бирмичә куып кайтарабыз, дип куркытты, әмма Газизҗан нык торды. Икенче көнне аның янына дулкынланган хирург иртүк үзе керде. Газизҗан операциядән катгый рәвештә баш тартты. Хирургның, әгәр операция ясалмаса, авыруыгыз тагын да азарга, ракка әверелергә мөмкин дип кисәтүләре дә Газизҗанны сындыра алмады. Бер сәгать үттеме-юкмы, борчылып Фирдәүсә дә килеп җитте.

– Башта риза идең бит. Ни булды? – дип төпченде ул.

– Бераз йөреп карыйм әле.

– Ул-бу булыр, дип куркасыңмыни?

Газизҗан көлемсерәгәндәй итеп куйды.

– Нәрсәдән куркыйм мин? Тумасаң, үлем дә булмас иде. Тугач, мәҗбүри инде ул. Мин аңа әзер…

Фирдәүсә аның бу сүзләренең хаклыгына ышанды. Газизҗанның больницага килгәндә дә, дәваланган чорда да, менә хәзер дә күзләрендәге ирләрчә сабырлыкка, үз-үзенә ышануына, салмак хәрәкәтләренә сокланып туймады ул.

– Әллә бик сагындыңмы?

– Һи, Фирдәүсә! Кемне сагыныйм соң мин анда?..

– Нишләп кире уйладың соң?

– Мужыт болай үтәр…

– Үтмәячәк, ди бит хирургың.

– Үтмәсә, күз күрер…

Шул ук көнне төштән соң аны больницадан чыгардылар. Сәгать өчләрдә ул Фирдәүсә белән бергә чатнап торган кояшлы урамга аяк басты. Алар иң элек район үзәгенә иртәгә иртән китүче автобуска билет алдылар. Газизҗанга бүген кунудан башка чара калмады. Кайтып ашап-эчкәннән соң, Фирдәүсә аны «Сәламәтлек комплексы»на алып китте. Газизҗан парлана-парлана өч сәгать буе мунча керде, дөньяга яңа тугандай чистарынып, җиңеләеп чыкты. Фирдәүсә аны табын әзерләп көтеп тора иде. Ашыкмыйча-кабаланмыйча тәмләп кенә ашый-эчә башладылар.

– Мин сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз инде, – диде Газизҗан, үзенең тойгыларын ничек белдерергә белмичә. – Алган даруларың өчен, соңрак булса да, акча салырмын…

– Салырсың, әгәр мине рәнҗетергә теләсәң, – диде Фирдәүсә ничектер төксе генә.

– Мин бит сиңа беркем түгел.

– Ялгышасың, Газизҗан. Хәзер инде син миңа бу дөньяда иң якын кеше.

Газизҗан бу сүзләрнең шаярып кына әйтелгәнме-юкмы икәнен белү өчен аның күзләренә туп-туры карады. Фирдәүсә бик җитди иде.

– Син бит бик зур әйбер әйттең. Ничек инде алай?..

– Терелүеңне шулкадәр нык теләдем мин синең… Үзем биредә торсам да, җаным гел синең белән булды. Ай, ничек тырыштым сине терелтергә! Ә хәзер иң кадерле бердәнбер кешемә әверелдең.

Озак утырдылар алар. Фирдәүсә Газизҗанга беренче көндәге кебек зал ягына урын җәйде, ул кереп яткач, өстәлләрне җыештырды. Газизҗанны йокы алмады, аның йөрәге нәрсәгәдер ашкынды, ул Фирдәүсәнең һәр адымын тыңлап ятты. Әнә ул ваннада коенып чыкты, утны сүндерде, үз ягына урын җәеп ятты. Газизҗан йөрәгенең ник ашкынуын аңлады: ул аңа тартыла, Фирдәүсә аны көтәдер кебек иде. Ул берни уйламады, инде күптән сөйләшенгән, хәл ителгәндәй, аның бүлмәсенә атлады. Ишек яңагына сөялде дә:

– Фирдәүсә, мин ялгызым ята алмыйм, – дип пышылдады.

Фирдәүсә бер сүз дә дәшмәде. Газизҗан тагын беркадәр басып торды да аның караваты янына килде, акрын гына одеялын күтәреп, янәшә ятты, аны кочагына алды һәм Фирдәүсәнең җиңелчә генә калтыранучы гәүдәсеннән уттай кайнарлык бәрелүен тойды. Бу кайнарлык аны ялкынга чорнап әллә кая атты… Газизҗан аның тәүге мәртәбә ир кеше белән булуын аңлады… Фирдәүсә гомере буе җаны-тәне белән теләгән нәрсәнең ни икәнен татыды, күпме генә тырышса да, кичерешләрен тыя алмыйча ыңгырашты, ләкин бу – авыртудан гына ыңгырашу түгел иде; ул елады, әмма бу – кайнар ләззәт дулкыныннан бәреп чыккан күз яшьләре иде… Ул хатын-кыз үз гомерендә бер генә мәртәбә тәвәккәлли ала торган коточкыч җаваплы адымга тәвәккәлләде, бу адым аның өчен тормышка якынаюга таба ясалган тантаналы гамәл иде…

Алар төне буе йокламадылар.

Фирдәүсәнең иртән бөтен тәненә күрелмәгән көч-куәт иңеп торды, ә күңеле шатлыктан каядыр талпына, очына иде, аның беркайчан да мондый илаһи халәт кичергәне юк иде. Юынып, киенеп алгач ашарга утырдылар, әмма яңа танышкан кыз белән егет кебек, бер-берсенә карарга кыймадылар.

– Син миңа ачуланмыйсыңмы? – диде Газизҗан.

– Мин сиңа рәхмәт кенә укыйм, – диде Фирдәүсә.

– Син нигә кияүгә чыкмадың?

– Белмим… бәлкем, мин үземне син күргән газаплардан йолып калганмындыр…

– Без нигә элегрәк очрашмадык икән?

– Язмыш шулай кушкандыр…

– Ничек кинәт кенә синең кадерле кешеңә әверелдем икән соң мин?

– Үзем дә белмим… Син тормышыңны сөйләгәч, миңа әллә ни булды…

– Миңа да…

– Димәк, язмыш безне юкка гына очраштырмаган, – дип нәтиҗә ясады Фирдәүсә. Аннары өстәл аша үрелеп, Газизҗанның кулын тотты. – Күзләремә кара әле. Әнә шулай… Хәзер әйтәчәк сүзләремнең ни дәрәҗәдә ихлас икәнлеген син күзләремнән күрергә тиеш. Ә әйтәсе нәрсәм шул: син бу фатирга үз йортыңа кайткан кебек килеп урнаша аласың. Мәңгегә. – Фирдәүсә кулына ипи тотты. – Ипи белән ант итәм! Аңла: сиңа һич тә тагылырга теләмим. Ирем бул, димим. Әгәр җаның тынычлык таба алса – яшә, бер бүлмә үзеңә…

Аның сүзләре Газизҗанның башына барып җитә алмады, алар шатлыклы да, куркыныч та, өметле дә, өметсез дә иде. Әйтерсең лә Газизҗан ниндидер әкият тыңлый һәм шул әкияттәге мең үлемне кичеп бәхетен тапкан төп каһарманга әверелеп бара… Әмма тормышта чынга ашкан бер генә әкият тә юк. Шуңа күрә аның мие, күпме генә тырышса да, әле генә ишеткәннәрне чынбарлык буларак кабул итә алмады. Фирдәүсә аның эчке халәтен үтәли күреп торды.

– Мин сине бернигә дә мәҗбүриләмим, – диде ул, өстәп. – Казан ошамаса, кайтып китә аласың. Ял ит, сәламәтлегеңне ныгыт.

Газизҗан, акрын гына торып, аның янына килде һәм, ике битеннән йомшак кына учлары белән тотып, иреннәреннән кат-кат үпте.

– Рәхмәт, Фирдәүсә… – Күзләренең дымлануын күрсәтмәс өчен, ул читкә борылды.

Ашап, җыенып, инде фатирдан чыгып китәбез дигәндә, Газизҗан тукталды да:

– Ә мин тотам да киләм бит, Фирдәүсә. Валлаһи киләм!

– Ныклап уйла, Газизҗан. Минем фикерем үзгәрмәс.

Алар автовокзалга нәкъ вакытына килеп җиттеләр. Автобуска утырту башлангач, өч-дүрт кенә адым читкәрәк баскан килеш кул биреп саубуллаштылар.

– Фирдәүсә, быел Сабантуйга кайт әле. Шунда ныклап сөйләшер идек.

– Вәгъдә бирә алмыйм. Хәзерге дөнья әллә нинди бит…

– Ә син вәгъдә биреп торма. Кайт кына.

– Тырышырмын, – диде Фирдәүсә, елмаеп.

Газизҗан автобуска утыргач, Фирдәүсә тагын аның тәрәзә аша өзелеп караучы күз карашына тап булды. Ләкин ул хәзер кызганыч түгел, иреннәренә моңсу елмаю эленгән иде… Икесе дә бер-берсенә кул болгадылар – аерылдылар…

5

Газизҗан сәер хәл кичерде, үзен үзе аңламады. Казанны чыкканчы ул, күзләре ачык булса да, берни дә күрмәде. Йортлар, урамнар, бакчалар, аллы-гөлле язулар – бөтенесе аңа төрле яклап җил кебек ышкылып артка йөгерделәр, әмма ул аларны күрмәде. Күңеле нишләптер моңа кадәр беркайчан ашкынмаганча ашкынды, йөрәге ярсыганнан-ярсый барды. Уйлары Фирдәүсәдә, ул әйткән, икесенең дә тормышын астын өскә китерерлек сүзләрдә иде. Аның ничә көннәр буе больницага килеп йөрүләрен, кыйммәтле дарулар ташуларын, врачлар белән гел сөйләшеп торуларын һәм бергә кунуларын ул бер-бер артлы күз алдыннан үткәрде. Әйе, алар бу дөньяда икесе бергә булырга тиеш, бер-берсе өчен яратылганнардыр. Язмыш нишләп шаярган соң? Ник башта ук якынайтмаган да ник башта ук бергә кушмаган? Соң булса да уң булсын, хәзер Газизҗан ничә еллар күтәреп йөргән хурлыктан котылачак. Ир кеше ич ул. Бәлкем, операция дә ясатыр, җиңелрәк эше дә табылыр. Ә авылда калса, пенсиягә барып җитә алмаячак ул.

Казаннан чыккач, автобус бүтән дөньяга килеп керде, һәм Газизҗан, тәрәзәдән чыгып китәрдәй булып, шунда төбәлде. Астан күтәрелүче аксыл пар ерактагы яшел уҗымнарны, күкшелләнеп торучы тауларны, урманнарны шатлык бөркүче кояш нурларыннан яшерергә азаплана… Кар астыннан каралып чыккан басулар өрфиядәй ак челтәрле бишектә тирбәлгән сабый бала кебек изрәп-җәелеп яталар. Алар әле уянмаган, аларның өсләрендә җылы, якты кояш, битләреннән йомшак язгы җил сыйпый, буразналарыннан күзләрне чагылдырып көмеш гөрләвекләр йөгерә. Газизҗан, бармак сыярлык кына шудырып, автобусның тәрәзә пыяласын ачты, һәм үтә дә сагындырган куе һава аны өтеп алды, күзләрен, колакларын томалады, бөтен таныш исләре-тәмнәре белән авыз-борынына тулып, бугазыннан алды… Газизҗанның күзләре, корбанын сизгән кыргый җәнлекнеке төсле хәтәр елтырап, алан-йолан сикерергә тотындылар, борын яфраклары дерелдәп киерелде. Мендәрендә таралып йоклап ятучы сабыйның сулышыннан нинди тәмле исләр килсә, җирнең шундый исләр белән укмашкан язгы сулышы Газизҗанның борынын рәхәт итеп кытыклады… Ул бу гүзәл манзараны больницаның кәфен төсле дүрт стенасына кадалып талчыккан күзләре белән бәбәкләре сызлаганчы суырды, озын юл буе бөтен барлыгы белән комсызлана-комсызлана йотып кайтты…

Кояш кызарып баеп килгәндә, Газизҗан автобустан төшеп калды. Ул әйберләрен үзләренә борылган басу юлына куйды һәм тирән итеп, бөтен күкрәген тутырып сулыш алды. Аннан челтерәп агып ятучы язгы суны сикереп кенә чыкты да үзе көз көне сөргән басуга кереп җиргә иелде. Кипшерә башлаган туфрак исеннән йөрәге тагын ашкынып тибәргә тотынды. Газизҗан уң кулының бармакларын балчыкка батырды, бер уч туфрак алып, аны бармаклары белән баскалады, ярмалану дәрәҗәсен чамалады, кире урынына салды, яңадан өстән генә сыпырып, корырагын алды, учында тоткан килеш яңагына терәде. Туфрак тегермән мөшкәсеннән аккан он кебек җылы, әнкәсенең кулы кебек йомшак иде. Ул үзенә бертөрле рәхәт җиңеләеп юлга чыкты һәм җәһәт-җәһәт авылга таба атлады. Менә бит ап-ак кар ятканда чыгып киткән иде, насыйп булгач, үз аяклары белән яз көне кайтып килә. Теге иске эскерт урынында көл өеме генә калган. Яндырганнар икән бичаракайны, әле күптән түгелдер, ыскырт ачы көек исе ерактан ук бәрелеп тора…

Аккүк күренүгә, Газизҗанның адымнары салмакланды, ахырда ул туктап калды, йөрәге тагын ярсып тибәргә кереште. Ни генә булмасын, бу аның туган авылы, тормышының агы да, күге дә шушында иде. Шушы Аккүк урамының кайнар туфрагында, бәбкә үләннәрендә тәгәрәп үсте, шунда гөрләвекләр ярды, инешендә чупырдады, аяк-кулларын чебиләтте, укыды, егет булды, өйләнде, макталды һәм сүгелде, дөньясын онытып көлде һәм ачы күз яшьләрен тамызды, булдыра алганча кешеләр өчен хәләл күкрәк көчен салды, кайнар тирен түкте. Бу авыл, бу җирләр күпмедер аныкы иде, шул ук вакытта үзе дә күпмедер авылныкы иде. Газизҗан киләчәктә кайда гына яшәсә дә, гомере тулаем диярлек шушында калачак иде… Ул, үзе дә сизмәстән, нишләптер зиратка атлады. Анда кар әле шактый иде. Тып-тын сагышта оеп утыручы наратлар, тирәкләр, усаклар, каеннар… Агачтан, тимердән ясалган чардуганнар, язулы кабер ташлары… Менә әнисенең кабере… Гади тимер рәшәткә, яшел буявы да уңып бетә язган. Аның уртасында ялгыз миләш. Янәшәдәге затлы рәшәткәләр, чардуганнар янында мескен инде. Исемен дә, туган-үлгән елын да дюралюминийга чокып үзе язган иде Газизҗан. Анысы да зур түгел, мунча тәрәзәсеннән кайтышрак кына. Ул авыр сулап куйды. Әллә ни рәхәт күрсәтә алмады инде ул әнисенә. Эчеп-тузып та борчымады, йорт-ихатаны да төзек тотты. Тик менә гаилә коргач, әнисенә тынгы бетте, Газизҗан уртада бәргәләнде. Һаҗәр артык чиста, артык пөхтә. Ә алар әнисе белән андый тәртипкә өйрәнмәгән, аларның аңа вакытлары юк иде. Элек крестьян ничек яшәгән – алар да шулай көн күрделәр, тузан-балчыктан бик курыкмадылар, гомер-гомергә бозауларны, бәрәннәрне өйдә тоттылар, сыерны өйгә алып кереп саудылар, бәрәннәрне өйдә имезделәр… Өйләнгәч, Һаҗәр таләбе белән Газизҗан мал өе салырга мәҗбүр булды, мунчаны да яңартты.

Кояшның агачлар арасыннан сыгылып керүче кызгылт нурлары Газизҗанның күңелендә аңлата алмый торган әллә нинди тойгылар уятты. Җаныңны картайтасың килсә, кояш баеганда зиратка бар икән. Әйтерсең лә фани дөнья белән бакый дөньяның кыл уртасында торасың. Тирә-юнеңдә бераз серле, шомлы тынлык, һәр агач төбеннән, һәр кабер ташы артыннан тавыш-тынсыз гына әрвахлар күтәрелер төсле. Инде әнисенең биредә йоклавына да уналты ел икән. Әнисе рәнҗеп киткәндер Газизҗанга. «Улым, мин сиңа бәхил», – дип әйтте әйтүен авырып яткан чагында. Тик аның күңелендә ни булганын каян беләсең? Бәлкем, ул Газизҗанның болай да талкынган җанын талкымыйм, агарган чәчләрен тагын да агартмыйм, дип кенә әйткәндер? Тыныч кына яши алмадылар шул. Дөрес, Һаҗәргә ул аның ризалыгы белән өйләнде. Әнисе баштан ук хуплады, уңган, диде, җитез, диде, алып кайт, улым, диде. Һаҗәр чыннан да шундый булды. Тик аларның әнисе белән бер яклары туры килмәде. Төгәлрәк әйткәндә, туры килде: аларның икесенең дә дары кебек дертләп кабына торган кызу холкы тормышны бозды да куйды. Һаҗәр әнисеннән, әнисе Һаҗәрдән зарлана, ә Газизҗан икесенең уртасында бәргәләнә. Аерым-аерым да, икесе белән бергә дә сөйләшеп, тиргәп карады – тынычлык урнашмады. Ахырда, ярты ел яшәгәч бугай, күпмедер тынычландыра алды ул аларны. Кышның бер салкын көнендә Газизҗанны басуга черемә чыгарырга куйдылар. Төшлеккә теше тешкә тимичә туңып кайтса, ашарга пешмәгән, Һаҗәр белән әнисе пыр тузып талашып яталар. Газизҗан суына башлаган самавырдан агызып чәй эчте – болар һаман талашалар. Базны ачты да акрын гына:

– Марш икегез дә базга! – диде.

Әнисе, аңа ялварулы күзләре белән карап:

– Улым… – дия башлаган иде, Газизҗан:

– Әнкәй, кушканны үтә! – дип, каты гына эндәшүгә, әнисе базга төшеп китте.

Һаҗәр исә:

– Син нишләмәкче буласың, оятсыз?! – дип чәпчи башлауга, Газизҗан аны кулыннан эләктереп, баз авызына тартты. Һаҗәр ничек төшеп киткәнен дә сизмәде. Базның авызын ябып, йөзле кадак белән кагып куйды. Һаҗәрнең дөнья күтәреп елаганы, янаганы ишетелде. Ул аңа колак салмады, киенде дә, өйне тыштан бикләп, эшкә китте. Кич тракторын куеп кайткач, баз капкачын ачты да:

– Әгәр тагын тавышлансагыз, көн дә шушы булачак, – диде һәм абзарга мал-туар карарга чыгып китте. Керсә, хәйран калды. Мичкә ягылган, әнисе бәрәңге тәкәсенә тыш җәя, Һаҗәр бәрәңге турап ята. Шул көннән соң алар майлаган кебек булганнар иде дә, малай тугач, тагын ызгыша башладылар.

Өй эче бала-чага белән тулса, талашка урын калмас, дип хыялланган Газизҗанның өмете акланмады. Ун түгел, ике бала да булмады. Һаҗәр нидер мәтәштердеме – шайтан белсен. Ул үзе дә бүтән бала дип кыстамады, чөнки яшәүнең киләчәге томанлы иде… Әнисе мәрхүмә үләр алдыннан гына әйтте: шушы бердәнбер малайларын да күкрәгем үсә дип юньләп имезмәгән икән Һаҗәр.

Газизҗан әнисенең каберенә караган килеш басып тора бирде. Базга салган өчен дә, башкасы өчен дә гаепле иде ул аның каршында. Әгәр әнисе исән булса, менә хәзер аңа беркем дә кирәк булмас, аның белән ул иске мунчада яшәргә дә бишкуллап риза булыр, аның өчен җанын ярып бирер, борыны белән боз, карыны белән кар ярыр иде…

Зираттан ул, башын күтәрмичә, бөкрәеп, куырылып чыкты. Шул хәлендә авыр адымнар белән кайтып кергәндә, җыелган суларның кайсын сикереп, кайсын чәчтереп аңа таба үрле-кырлы чабучы Иркә күренде. Газизҗан сумкасын куярга да өлгермәде, эт, ых-ых килеп, аның өстенә ыргылды, юеш борыны белән авырттырып, яңакларына төртте, арт аякларына баскан килеш туктаусыз сикерде, шатлыктан шыңшыды, әллә ничә мәртәбә хуҗасының битен ялады, юеш тәпиләре белән аның киемнәрен чылатып бетерде. Газизҗан Иркәне башыннан, сыртыннан сыпырды, аның йөрәгенең еш-еш тибүен ишетте, ыхылдаулы җылы сулышы колагына кергәч, тәннәре чемердәп китте, күзенә яшь тыгылды. Этнең шатлыгының иге-чиге юк иде. Сумкасыннан алып, Газизҗан аңа бер-бер артлы ике пәрәмәч каптырды. Әмма Иркә аларны яньчештергәләп йотты да тагын сикергәләргә, куанычыннан бәргәләнергә тотынды. Газизҗан сумкасын алып атларга керешкәч кенә, эт алга атлады, урам тутырып өрә-өрә, аның кайтканын хәбәр итте, күпмедер арадан кире борылып килде, өстенә сикерде, кулларын ялады, йөзен күрергә теләп, Газизҗанның күкрәгенә аяклары белән таянды. Җан бит, өзелеп көткән, юксынган бичара. Өстен пычратып бетерсә дә, Газизҗан ачуланып эндәшеп аның куанычына күләгә төшерәсе килмәде. «Ярар инде, ярар, күрдем инде көткәнеңне, йөрәгең ярыла бит», – дип сөйләнде ул, этне йомшак кына читкә этә-этә атлап.

Һаҗәр ишегалдында зур улакта башак болгатып маташа иде. Ул гәүдәсен турайтты, маңгаена төшкән чәчләрен кул сырты белән сыпыргач елмаеп:

– Кайттыңмыни, югалган кеше? – диде.

– Кайттым әле, – диде Газизҗан.

Ул кырык яшенә Газизҗан бүләк иткән алсу кофтасы белән тәненә сыланып биленең сыгылмалылыгын күрсәтеп торучы зәңгәр трико кигән иде. Башакка салган кайнар суның парыннан хатынының йөзе елтырап тора, чиядәй иреннәреннән, очкынланып янучы күзләреннән дәрт ташый.

– Чәчемне рәтләп кенә куй әле, – диде ул, аңа терәлердәй якын килеп.

Газизҗан аның тәненең кайнарлыгын тойды, тирләгән маңгаена ябышкан чәчләрен яулык астына керткәндә, хатынын умырып кочаклыйсы, үбәсе килде, әмма бу түгәрәк битләрне, бу елмаючы иреннәрне тагын башка берәүнең үбүе, бу нәфис гәүдәдәге ташып торган кайнар дәртнең тагын башка берәүгә бирелүе күз алдына килде, һәм соңгы вакытларда әле бер мәртәбә дә сиздермәгән эче чәнчешеп куйды, әле бая гына туган нигезенә якынайган саен күңелендә арта барган җылылык юып алгандай юкка чыкты.

– Дәваланып беттеңме инде? – Һаҗәр күз карашы белән аны баштанаяк капшады.

– Беттем, – диде Газизҗан теләр-теләмәс кенә.

Иркә, һаман тынычлана алмыйча, аларның әле берсенә, әле икенчесенә атылды, Газизҗанның өстенә үк сикерсә дә, Һаҗәрнең аякларына сырпаланудан узмады.

– Кит әле, ялагай, өсне пычратасың!

Һаҗәр ачуланып эндәшкәч, Иркә корсагы белән җиргә тия язып чүкте дә, «берүк, сукма» дигәндәй, артына борылып күзен кыса-кыса читкәрәк китте һәм, башын кыегайтып, аларның сүзен аңлагандай, әле берсенә, әле икенчесенә карады.

– Син киткәннән бирле сабыры бетте, – диде Һаҗәр, аңа ымлап. – Әле капка төбенә, әле авыл башына чыгып утыра, гел урын таба алмый. – Ул бераз гына тын торды. Күрәсең, Газизҗанның нидер әйтүен көтте. Ул дәшмәгәч сорап куйды: – Хәзер авыртмыймы инде?

– Әлегә авыртмый…

– Ни диделәр соң?

– Ни дисеннәр…

– Нәрсә булган соң?

– Ашказаны асты бизе шешкән…

Аларның сөйләшүе укытучы кара тактага акбур белән язып куйган сүзләр шикелле җансыз, салкын иде.

– Өйгә кер инде, ачыккансыңдыр. Анда кыздырылган бәрәңге суынмагандыр әле. Рафиска карарга кушкан идем.

Бусаганы атлап керүгә, аның борынына көек исе бәрелде. Газизҗан тиз генә барып газ плитәсен сүндерде дә өс-башын салып, утны яндырып җибәрде. Диванда Рафис, артын туңкайткан хәлдә, бер кайгысыз йоклап ята, бөтен өйне махмыр исе алган иде. Ут януга ул башын борды, күзләрен ачар-ачмас, аңа карап тора башлады.

– Нихәл? – диде Газизҗан малаена салкын гына. Рафис авыз эченнән нидер бүмбелдәде. – Нишләп бу вакытта йоклап ятасың?

– Кайчан туры килә инде…

– Эшкә йөрисеңме?

– Эш юк бит…

– Китапларың да күренми. Укырга керергә әзерләнмисеңмени?

– Соң… ул бит әле августта гына.

– Бүген апрель, иртәгә август. Сизми дә каласың.

Газизҗан түр тәрәзәне ачып җибәрде.

– Ә нәрсә хөрмәтенә эчәсең?

– Классташ малайлар Чаллыдан кайткан иде…

Шулчак Газизҗан бик нык ачыкканын һәм арыганлыгын сизде. Ул табаның көймәгәнрәк җирләреннән бәрәңге капкалады да, караватка менеп ятты. Башы мендәргә тиюгә йоклап та китте һәм сәгать төнге унбердә генә уянды.

– Мунча яңарткан идем. Юынасыңмы? – дип сорады Һаҗәр.

– Юынып кайтам, – диде Газизҗан.

– Киемнәрең дә, сөлге дә мунчада. Аркаңны ышкырга барыйммы?

– Кирәкми, – диде Газизҗан…

6

Икенче көнне иртүк, этен ияртеп, идарәгә дип барганда, аны колхоз председателе машинасы куып җитте.

– Сине дүрт күз белән көттек, – диде ул, күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач. – Тракторыңа малай-шалай утыртасы килми иде. Кайчанрак эшкә чыга алырсың икән?

– Иртәгә үк, – диде Газизҗан.

– Ничек алай тиз? – Председательнең йөзе яктырып китте. – Син больничныйда түгелмени?

– Яптырам.

– Ябарлармы соң?

– Япмасалар да чыгам. Шушындый чакта өйдә утырсаң, гарьлегеңнән корып кибәрсең…

– Шәп тә кеше син, Газизҗан абый!..

Председатель аңа яратып карап торды да китеп барды. Идарә каршында Газизҗан Ильяс белән очрашты.

– Симереп, агарып беткәнсең син, – диде Ильяс, көлеп.

– Кулга мамыктан башка әйбер тоткан юк бит.

– Сәламәтлек ничек соң?

– Әйбәт кебек ул. Иртәгә эшкә чыгам.

– Ашыкмыйсыңмы икән?

Газизҗан, аның бу соравын игътибарсыз калдырып:

– Ә мин сиңа сәлам алып кайттым, – диде.

– Кемнән? – Ильяс шактый вакыт уйланып торды. – Андый кешем юк Казанда.

– Ә Фирдәүсә?

– Каян күрдең аны?!

– Күрдем инде…

– Астыртын икәнсең. Адресын минем хатыннан алгансыңдыр әле.

– Урамда очрады.

– Ничек соң аның хәлләре?

– Сөйләрмен әле, – диде Газизҗан, аның күңеленә кымырҗыткыч оеткы салып. – Минем трактор ничек?

– Исән-сау болай. Кабинасының йозагын гына каерып, ачкычларыңны алганнар. Ике йозак алыштырдым инде. – Ильяс аңа ачкыч бирде.

Газизҗан ярты көн чамасы больницада йөрде. Күпме генә үтенсә дә, врачлар больничныен япмады. Төштән соң ул мастерскойга кагылды. Кояш җәй уртасындагыдай кыздыра, чишмә буендагы чәчкә аткан таллык бал кортларының безелдәвеннән гөжләп тора иде. Механизаторлар белән күрешеп, сөйләшеп алганнан соң, Газизҗан тракторы янына барды. Аның кабинасын ачуга, Иркә сикереп менеп утырды, куанычыннан шыңшый-шыңшый, туктаусыз боргаланды, сикереп төшеп, аягына уралды. Тракторның свечалары алынган, ягулыгы да бак төбендә генә калган иде. Газизҗанның, аны бүген кабызып карап, эшләрлекме-түгелме икәнен беләсе килде. Ул, өенә кайтып, сарайда актарына торгач, свечалар тапты, кабызу аппаратына салу өчен, бер шешә бензин алды. Күп мәшәләнә торгач, трактор кабынды. Ул аны ике-өч кенә метр тарттырып карады да кабат урынына чигендереп сүндерде. Тракторның кабинасын бикләп маташканда, кызыл «Жигули»е белән Ильяс килеп туктады.

– Эшлиме?

– Эшли.

– Өеңә кагылган идем дә… Боз китеп ята анда. Әйдә, карап кайтабыз.

Алар авылны үттеләр дә Ыкның тау итәгенә терәлеп борылма ясый торган иң биек урынына килеп туктадылар. Иркә дә тынсыз кала язып машинаны куып җитте. Биредә бозлар туп-туры аларга таба агалар, асты ашалып беткән текә кызыл ярга килеп төртеләләр, бер-берсенә шартлап бәреләләр, ярылалар, челтәрләнгәннәре тәрәзә пыяласы кебек челтерәп ватылалар. Әнә өй урыны кадәр ап-ак боз, арттан китереп бәрүгә түзә алмыйча, урталай сынды, ярык турыннан кайнап болганчык су бәреп чыгуга, ул тагын берничә урыннан шатыр-шотыр ярылды, ташкынның куәтенә чыдый алмыйча, актарыла-актарыла алга кузгалды. Ачуташ төсле яшькелт боз бик кызу килеп китереп оруга, аның зур бер кисәге су өстеннән чыгып яртылаш басты һәм яшькелт боз өстенә авып ватылды, ул да булмады, камышлары тырпаеп утыручы калын күл бозы уртадан сындырып, җимереп кереп, бөтенесен аска батырды… Кайчакта бозлар матур гына тезелешеп агалар, ләкин бу озакка бармый, берәүләре ярга төртелә, икенчеләре аларга килеп сылана, бүәләләр, өелешәләр, шартлап сыналар, ватылалар, челтерәп коелалар, исәпсез-хисапсыз ерганаклардан, гөрләвекләрдән туктаусыз артучы суның куәтен берничек тә җиңә алмыйлар. Су ташкыны рәхимсез рәвештә бозларны җимерә, вата, тегермәндә тарткандай ваклый, очы-кырые күрелмәгән ераклыкларга агызып алып китә. Ә бит боз – шул ук су, аңа бу кадәр мәрхәмәтсезлек күрсәтү гадел түгел кебек. Чөнки су үзе сәгатьләп эри, ашала барган боздан барлыкка килә һәм кышын үзе дә тагын бозга әвереләчәк…

Боз китүе җирне яшәртергә ашкынулы куәте белән яз килүен искәртеп, күңелләрне канатландырса да, яшерен сагыш та алып килә. Анысы яшьрәк чакта бөтенләй булмый иде бит. Кайчан килеп чыкты соң әле ул? Быел сагышы күбрәк тә, ахрысы. Газизҗан авыр сулады. Ыкның салкын сулышыннан тәне калтыранып куйды.

– Туңдың, ахрысы, – диде Ильяс, аны култыклап машинага таба алып килде, капот өстенә кәстрүл белән итле бәрәңге, ипи куйды, ике стаканга кәрәзле балдан ясалган сап-сары ширбәт салды.

– Терелеп кайтуың белән!

– Рәхмәт, яшьти…

Чәкештереп эчеп куйдылар да сүзсез генә ит белән бәрәңге каптылар. Тагын берне тоткач, Ильяс:

– Йә, ничек яшәп ята анда минем сеңелкәш? – диде. Газизҗан вокзал янында егылудан башлап ниләр булганын, Фирдәүсәнең чакыруына кадәр сөйләп бирде.

– Уйланырлык нәрсәләр бар икән, – диде Ильяс, аны тыңлап бетергәч.

Алар боз киткәнне тагын бермәл сүзсез генә карап тордылар. Газизҗан түзмәде, больницада да, кайткач та күңелен гел яндырып торган соравын бирде:

– Һаҗәр тагын тегендә барды микән?

Ильяс бертын дәшми торды, аннары гаепле кеше төсле башын аска иеп, дустының йөрәгенә утлы күмердәй кадалган сүзләрне тезде:

– Яшерсәм – барыбер ишетерсең. Барган, көн саен диярлек барган…

Газизҗанның тешләре кысылган, йөзе таштай хәрәкәтсез иде. Ничек кенә авыр булмасын, бу хәбәргә ул әзер торды, турысын әйткәндә, башканы көтмәде дә, ләкин барыбер авыр, барыбер йөрәге дөрләп яна иде… Күңеленең иң ерак бер почмагында Һаҗәр аны больницада ятканда булса да жәлләр дигән өмет чаткысын шул мизгелгәчә тырышып-тырмашып сүндермичә саклаган иде бит әле ул. Бөтенесе дә юкка гына булган икән…

Алар рәхәтләнеп сөйләштеләр, күктә йолдызлар кабынгач кына кайтырга кузгалдылар. Газизҗанны капка төбеннән үк Һаҗәр:

– И карткаем, бик озак тордың, авырып китмәгәнсеңдер бит? – дип каршылады.

Өстәлдәге табында коштабак тутырып туралган ит өемнәре, кар базыннан чыккан тозлы кыяр-кәбестәләрне күргәч, ул сорамый түзмәде:

– Ни хөрмәтенә бу кадәр әзерләндең?

– Синең кайтуга. Кичә кайтасыңны белмәдем бит. – Һаҗәр сүзен ягымлы пышылдап дәвам итте: – Мунчаның ташы чатнап тора, пешәргә себерке дә салдым…

Һаҗәр шундый серле, җылы итеп карады, Газизҗан башының ничек әйләнеп китүен сизми дә калды. Бераз шук та, бераз оялчан да, шул ук вакытта наз һәм сөю тулы мондый караш бары аңарда гына… Бу сихри карашка беркем дә буйсынмыйча кала алмыйдыр… Газизҗанның кайтуын гына көткәндәй, бер-бер артлы туган-тумача җыйнала башлады. Аларның бу бусаганы йомыш-мазарсыз болай гына атлап кермәгәненә ничә еллар булгандыр. Бик матур итеп гөрләшеп утырдылар. Газизҗанның ничек Казанга барып кайтуларын, больницада ничек дәвалануларын кат-кат сөйләттеләр. Аларны озаткач, Һаҗәр, сөлгеләр, чиста киемнәр алып, серле генә пышылдады:

– Мин бара торам, озаклама…

Газизҗан мунчага кергәндә, ул чишенгән, чәчләрен түгәрәк иңбашларына таратып салган иде. Ул һаман да үзгәрми, һаман сылу, чибәр, яшь… Мондый тыгыз күкрәкләр, мондый нечкә бил, мондый ымсындыргыч янбашлар, килешле балтырлар айнык булсаң исертәләр, исерек булсаң айныталар, арган-талчыккан тәнеңә дәрт-дәрман өрәләр. Газизҗан бусаганы атлап керүгә, Һаҗәр, аның муенына асылынып, кайнар гәүдәсе белән сыланды һәм колагына, телен тигерә-тигерә, нидер пышылдады… Газизҗан аның ни пышылдаганын аңламады, ул инде үзе түгел, ул аныкы, тулысынча аның ирегендә иде…

Иртәнге эңгердә ул ишегалдына чыкты, әллә нинди зәһәр тәмнәрдән ачытып торучы авызында игәүдәй кытыршы телен әйләндерә алмыйча азапланды… Күп тырыша торгач, лач итеп төкерде. Бу – иблис хатынның сихереннән исергән өчен Газизҗанның үз йөзенә үзе төкерүе иде. «Ничәнче мәртәбә? – дип тиргәде ул үз-үзен. – Гомер буе кисеп бер адым ясый алмадым һәм алмаячакмын да». Ул бөтенесе өчен үзен гаепләде. Әгәр баштук нидер эшләгән булса, кеше алдында мондый хурлыклы тормыш көтмәсләр иде. Алты ел элек, Газизҗанның туган көнен үткәргәннең икенче көнендә, Һаҗәр өйгә кайтмады. Газизҗан, түземен җуеп, айнып та бетмәгән килеш, аның артыннан китте. Алар Халит белән кара канга батканчы сугыштылар. Борыска башы бәрелеп аңын җуяр-җуймас яткан Халитне чабарга балта күтәргәч, Һаҗәр аны үзенең гәүдәсе белән каплады. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән Газизҗан катып калды һәм, үкереп елап, балтасын тәрәзәгә бәрде. Шулчакта ул бер әйберне аңлады: аларның аралары мәңге өзелмәячәк!

Малаен өзелеп яратмаса, аны ятим итмим дип җан атмаса, ул ике дә уйламас, йә Һаҗәрне аерып җибәрер, йә үзе өйдән чыгып китәр иде. Боларның берсен дә эшли алмаячагын аңлагач, ул коточкыч карарга килде. Бу карар үзенең хурлыклылыгы белән төрмәдән дә хәтәррәк иде: малаен кеше иткәнчегә кадәр хатынының хыянәтен күтәреп йөрергә, төртеп күрсәтеп көлсәләр, мыскылласалар да түзәргә. Бу хурлык Газизҗанның төн йокыларын качырды, яшәү ямен суырды, аны төртмә теллегә әверелдерде, бөтенләй елмаймас-көлмәс итте. Ул хәзер авылда берүзе бөтен кешедән аерылып торучы түбәнсетелгән зат иде. Ләкин Газизҗан, ир буларак түбәнсетелсә дә, баш ияргә теләмәде, эштә өстен калды, алдап-йолдап, селәгәй белән майлап йөрүчеләрне, кемнең кем булуына карамастан, усал божан кебек рәхимсез чакты, кайчакта якаларыннан алды.

Хатыныннан өмет өзгәч, аңарда икенче өмет кабынды: Халиткә нидер булса, тормышлары иске эзенә төшәр, дигән өмет иде бу. Вакыт-вакыт, бәгыре түзә алмаслык телгәләнгән чакларда, ул Һаҗәрнең үлүен тели башлады. Күпмеләр янып йөреп, сугыша-сугыша кулына төшергән шушы чибәр затны мәңгегә югалту, сөекле малаеның газиз әнисе булган кешенең үлүе аңа һич тә кызганыч тоелмады. Шундый кара уйлар белән гомер итү коточкыч иде. Ике кешегә үлем теләү өчен бик тә әшәке җанлы булырга кирәк, димәк, бу җәза миңа урынлы бирелгән дип, ул үз язмышы белән килеште. Әллә шушы килешү нәтиҗәсендә, әллә аларга ичмасам ялгышып кына да чир дә тимәвен күреп, ул үлем теләү гөнаһыннан да акрынлап котылды һәм күңеле әзме-күпме җиңеләеп калды… Тиз үтә икән гомер. Ул еллар һәр көнне газап утларында дөрләгәнгә, коры салам кебек гөлт итеп кенә янды микән соң әллә? Малай да кай арада үсеп җитте дә кай арада әтисеннән читләшеп өлгерде? Ярар, читләшүләр, якынаюлар ярга каккан дулкын кебек уйнап тора торган нәрсәләр. Быел аны укырга кертергә кирәк. Бәлкем, киләчәктә әтисен аңлар, аңа тартылыр. Газизҗан кабул иткән карарның срогы чыкты, нидер кылу сәгате сукты… Ул, сарай буендагы бүкәнгә утырган килеш, этен сыпыра-сыпыра, шушыларны уйлады…

7

Сумкасына азык-төлек салгач, Газизҗан күршесе Фәрит белән мастерскойга юл тотты. Шулчак типтәр як басуга таба үрмәләүче зәңгәр ДТ аның игътибарын җәлеп итте. Колхозда мондый трактор юк иде.

– Каян чыккан трактор ул?

– Халит сатып алган.

– Ник?

– Ул бит хәзер коммерсант кына түгел, Гарифның ике малае белән бергә колхоздан йөз илле гектар җир сатып алды.

Газизҗан сызгырып куйды.

– Әтиләребез рәнҗемәсме икән? – диде ул, Фәритнең күзләренә туп-туры карап. – Икебезнеке дә нимескә җирне бирмәс өчен баш салган бит.

– Аңламассың инде хәзерге дөньяны. – Фәрит гадәттәгечә кызгандыргыч, мескен итеп елмайды. – Колхозны таратмыйбыз дип син дә тиреңнән чыга язган идең дә…

Быел гыйнвар аенда үткән ул җыелыш бүгенгедәй хәтердә әле. Район үзәгеннән ясканып килгән ике түрә, колхозны тараткач, аяктагы тышаулар чишелеп китеп, авылның үргә сикерәчәгенә бик нык ышандырырга тырышты. Әле берсе, әле икенчесе трибунага чыгып баса да: «Җиргә хуҗа кирәк!» – дип сөрән сала. Имеш тә кешеләр җирне бүлеп алсалар, игеннәр каерылып уңачак, шул хуҗа дигән затның булмавы аркасында гына җир дигәнең киреләнеп, уңышны бирми тора икән. Газизҗан, трибунага менмәсә дә, аларның сүзен юкка чыгарып, бик озак сөйләде, ахырын болай дип бетерде:

– Җирнең хуҗасы була алмый. Ник дисәң, безнең барыбызга да ул үзе хуҗа. Алла кебек. Ә Алланы бүлгәләмиләр. Җир бүлүне уйлап чыгаручыларга бушлай килгән завод, комбинат ише нәрсәләр, тау-тау байлыклар гына җитми башлады хәзер. Алар, дөньядагы барлык алтын-көмешләрне җыйнап өйсәң дә, бер гектар җиргә тормаганын беләләр. Ә без аны бирмибез! Табан терәп кайда басып торыйк ди без ул чакта? Йөрәкне бирәм – мәгез, алыгыз! Ә җирне сорамагыз!

Кем белә, алай ук әйтергә кирәк тә булмагандыр да. Шуның өчен аны «без күмәк хуҗалык итүне бетерү түгел, аны яңарту турында сүз алып барабыз» дип, туйганчы тунадылар. Газизҗанны яклаучылар да булды булуын. Соңга таба халык тегеләр ягына авыша башлагач, үз сүзен яклый-яклый арган Газизҗан: «Чукынышып бетегез сана!» – дип, җыелыштан чыгып ук китте… Ул больницада чакта яңадан җыелыш җыеп, колхоз урынына нәрсәдер оештырганнар. Фәрит аның ни икәнен аңлатып бирә алмады…

Аны зәп тырмаларга җибәрделәр. Иркә алдан ук кабинага менеп утырды. Тракторын кабызып, басу юлына чыгуга, Газизҗан йотлыгып ямь-яшел уҗымнарга, якында каралып, еракта шәмәхәләнеп торучы кырларга төбәлде. Үзе тырмалыйсы басу читенә килеп җиткәч, тракторын сүндереп, җиргә сикерде. Күпереп торган буразналар өстеннән сыек кына булып аксыл пар күтәрелә. Ул берничә адым атлады да аякларын аерып баскан килеш туктап калды. Тамак төбенә, борын эчләренә әчкелт кайнарлык йөгерде… Менә ул тагын биредә… Күктә, көмеш кыңгыраучыклар челтерәгәндәй, сабан тургайлары сайрый. Шундый да рәхәт, шундый да җиңел, гүя син шәрә аяк табаннарың белән әниеңнең учларында басып торасың. Гүя сабан тургайлары түгел, ә йөрәгең, күкрәгеңнән очып чыгып китеп, һавада талпына. Ничек рәхәт, ничек җиңел! Бүтән берни дә кирәкми!

Күзләрне дымландырып, исерткеч ис килә… Нәрсә исе соң бу? Күәстә чемердәп кабарган ипи камырыныкымы? Яңа сауган сөтнекеме, әллә татлы ширбәтнекеме? Бәлкем, яшел үләннәр, серкә очыручы арышлар иседер? Газизҗан белә: берсе дә түгел һәм шулар бөтенесе дә. Әле тагын шуңа кайнар кояш, яшел сүлләр исе, ләйсән яңгырлар, тургайлар сайравыннан тирбәлеп торган куе һава исе кушыла… Аяк астындагы җир белән баш очындагы зәңгәр күк арасында ниләр бар – һәммәсе дә синеке! Син үзең дә аларныкы… Ничек сагынып киленгән алар хозурына! Тагын бер генә, ике генә минут шулай тып-тын басып кына торырга!.. Бүтән берни дә кирәкми… Сусаган җаннар бер-берсенә тулышып, кушылып кына бетсен дә… Газизҗан офыктан офыкка сузылган шушы газиз кырларның шатланып тын алуларын тоя һәм үзе дә, шуңа ияреп, еш-еш сулый… Бу кырлар зәгыйфь шытымнардан, нәни бөҗәкләрдән алып адәм балаларына кадәр һәммәсен бердәй тигез күрәләр. Шуңа күрә бирегә аякларыңа нык басып, ышаныч белән, беркайчан да кире кагылмаячагыңны белеп киләсең… Шуңа күрә очсыз-кырыйсыз җирнең бер тузан бөртеге генә булсаң да, биредә үзеңне пәһлеван итеп тоясың, өзгәләнгән-бәргәләнгән җаныңа бу дөньяның бер генә почмагында да таба алмаган тынычлыкны бүген булмаса иртәгә табасың…

Газизҗан үзе тырмалаган җирләрнең каралып, күпереп калуына куанып туймады, куанычыннан җырлады да җырлады. Сәгать уннар тулып киткәч, басу башына кара джип килеп туктады. Трактор якынлаша башлагач, машинаның алгы ишеге ачылып китте. Руль артында соры күн куртка, ап-ак күлмәк кигән, галстуклы таза гына яшь кеше утыра. Ул, рульгә култыгы белән таянган хәлдә, тракторның килеп туктавын көтә иде. Газизҗан аның район хакимияте башлыгы икәнен чамалады. Әмма, нишләптер, шукланасы килеп китте. Тракторын туктатып, кабинасын ачты да, аңа охшатып, эре генә карап тора башлады. Теге кешенең сары күз алмалары дерт-дерт сикерештеләр. Ул утырган урынында зур арты белән кыбырсып куйды. Газизҗан исә урыныннан кузгалырга да, сикереп төшәргә дә уйламады. Шактый озак шулай сүзсез бер-берсен сынап карашып торганнан соң, башлык ачу белән, иреннәрен кысып, машинасын кабызды да аны үкертә-үкертә кузгалып китте.

Газизҗан да тракторын кузгатты. Ул, үзен җиңүче кебек тойса да, нишләптер кабат җырлый алмады. Ул килгәннән бирле, Халит тырмалап ята торган бишенче басуга туктаусыз күз төшерә иде. Бер арада Халитнең тракторы юкка чыкты, һәм моңа байтак вакыт үтте. Кайтып китмәде, димәк, калкулык артында ята. Шушы гомер ял итәме? Туфрак бит сәгатьләп түгел, минутлап җилли! Ташлы басу булса, Газизҗанның эче ул кадәр пошмас та иде, бәлкем. Казан басуын эләктергән бит Текә тәре! Туфрагын ипигә ягып ашамалы, гөл балчыгы төсле ярмаланып тора. Андый басу бүтән беркайда да юк. Ата-бабалар аны, нинди ашлык чәчсәң дә уңганга, казан кебек һәрчак ашлы булганга, шулай атаганнар. Газизҗанның һич тә башы җитми: ни өчен алыпсатар Халиткә нәкъ менә шушы басуны биргәннәр?! Күпме генә уйласаң да, моңа җавап таба торган түгел. Ярый, җирнең шәбен эләктергәнсең икән, эшкәрт син аны, кадерләп тәрбия кыл.

Газизҗан тагын сәгатькә якын тешен кысып эшләде, зәңгәр ДТ күренмәде. Аның тынычлыгы качты, күңелендә яшеренеп яткан ачу катыш рәнҗеш бөтен барлыгын биләп алды. Гомере буе бөтен кешене алдап яшәргә өйрәнгән Халитнең уен ул бик тиз аңлап алды. Эшкәртмичә, тир түкмичә, чыгым чыгармыйча гына ипекәй алырга. Ул җирләргә бит тәртә батырсаң, тарантас үсеп чыкмалы! Кешеләрне алдаса алдар, әмма Газизҗан бусына ирек куймас! Йә эшләсен, йә җирне кабат тартып алырга! Ул тырмаларын басу түрендә ычкындырып калдырды да Казан басуына юл алды.

Ямансар тавын урап, Бүре упкынына борылуга, Газизҗан баягы уйларының ялгыш булганлыгын аңлады. ДТ упкын өстендә тора, ә Халит читтәрәк утыра иде. Бу урынга кояш нурлары юньләп төшми, өсте кибә, асты туң килеш кала. Упкынга шуганыңны сизгәндә соң була. Моны яшьрәк чакта Газизҗанның кичергәне бар иде. Туң җирдән тракторы аска шуа башлагач, Халит тырмаларын ычкындырып калдырган, өскә күтәрелергә ниятләгән, әмма арткы чылбырлары инде упкынга терәлгәч, тракторын сүндереп, читкә сикергән. Газизҗан трактор янына чүгәләп, аның торышын карады. Шулчак ул йөрәгенең чеметтереп алуын тойды: Халитнең зур кирза итекләре аңа якын ук килеп бастылар. Газизҗан кызыл яр астына бер генә мизгелгә күз атты һәм упкын өстендәге су кояшта хәнҗәрдәй чагылып алды… Ул башын күтәрүгә, аларның күз карашлары очрашты. Халитнең калын кашлары бер-берсенә тия язып җыерылган, яңагындагы борчак кадәр кара миңе дерт-дерт килә иде. Газизҗанны ярдан очыру өчен, аның бер хәрәкәте җитүен алар икесе дә аңладылар. Әйтелгән, әйтелмәгән һәм әйтеләсе нәрсәләр икесенең дә күзләрендә яна. Газизҗан яшен тизлеге белән үз-үзен ярдан читкә атты һәм урыннар алышынды: Халит упкын ягында калды, хәзер аны аяк астында аунаган корык башы белән дә аска этеп җибәреп була иде… Халитнең йөзе кәфендәй агарып китте, күзләре куркудан киерелеп ачылдылар. Кинәт көтелмәгән хәл булды: аның гәүдәсе акрын гына уңга янтая башлады. Газизҗанның әле генә корып маташкан уйлары бер мизгел эчендә юкка чыкты, һәм ул, Халитне сырмасыннан эләктереп, үзенә таба тартты. Халит ярдан басуга таба бер генә адым атлады да юеш җиргә тезләнде. Газизҗан, йөрәгенә чыдый алмыйча, аяк астындагы туң кәсне тибеп очырды… Халитнең хырылдавык тавышы аны сискәндереп җибәрде:

– Йә, ник сузасың?

Газизҗан, ялгыш хәрәкәт ясавыннан куркып, тракторына таба ашыкты. Кабинага менеп утыргач, буыннарының кинәт йомшавын, гәүдәсенең көне буе авыр эш эшләгәндәгечә арыганлыгын тойды. Халит куллары белән җиргә таянып торырга азаплана иде. Газизҗан аны җиңүен аңлады, ләкин бу аларның тормышының моңа кадәрге агышын үзгәртә торган җиңү түгел иде. Ул, тракторын кискен борып, упкын ягына чигенә башлады. Моны Халит үзен таптарга килә дип уйлап, читкә сикерде. Газизҗан кулы белән күрсәтә-күрсәтә ишарәләгәч кенә, Халит яр читендә эленеп калган тракторын аның читкә сөйрәргә теләвен аңлап алды һәм, трос тотып, ике трактор арасына керде. Курку аны тәмам җиңгән иде, ул ялт итеп башын күтәрде дә туктап калды. Ләкин Газизҗанның ачулы карашына буйсынып, аска иелергә мәҗбүр булды һәм тросны калтыранган куллары белән алкага эләктерде, аннары, тракторын кабызып, кабинасына күтәрелде. Арткы тәрәзәдән караган хәлдә, Газизҗан акрын гына муфтаны кушты. Бу үлем уены иде. Газизҗан, ике трактор да упкынга шуыша башласа, сикерү өчен кабинасының ишекләрен ачып куйды. Аннары газны арттырды, ә үзенең күзләре Халит тракторының чылбырларында иде. Алга кузгала алырмы, әллә сабынлагандай шома туң балчык икесен дә аска сөйрәрме? Башта дүрт чылбыр бергә әйләнсә дә, бер генә карыш та алга бармады. Газизҗан тәненә тир бәреп чыгуын сизде. Ниһаять, тракторлар икесе дә акрын-акрын чокыр читеннән басуга таба үрмәләргә керештеләр. Тотрыклы җиргә чыккач, Газизҗан тракторын туктатты, сикереп төшеп, тросны ычкындыргач, үз басуына юнәлде…

8

Коточкыч коры җәй килде. Май башларында ук кинәт унсигез-егерме градуска җиткереп кыздырырга тотынды, күктә болыт әсәре күренмәде. Көне-төне туфрак эшкәрттеләр, чәчү чәчтеләр, тик бу өметле чәчү түгел иде. Кипшереп-корып яткан туфракка бөртек салуның ни дәрәҗәдә кызганыч икәнен белсәң дә, ни хәл итәсең? Төн йокыларын качырып теләгән, һәр көн телдән төшмәгән, күңелдә канлы яра булып торган яңгыр май азагында бер явып алгач, җиңел суладылар. Ләкин күпме генә көтсәләр дә, ул яңадан килмәде. Игеннәр авырлык белән тишелеп, яшелләнеп күтәрелә башлауга, кояш тагын да рәхимсезрәк кыздырырга тотынды. Яңгыр Сабантуйга да яумады, инде ул чакта тау битләрендәге үләннәр саргаеп бара иде. Шулай итеп, июнь яңгырсыз үтте. Июльгә керделәр. Буынга сикерә башлаган сабан ашлыклар катып калды. Арыш кына ничектер тездән югары күтәрелерлек көч тапты. Басуларга күз ташласаң, үләргә яткан гөнаһсыз сабыйны баккандагы шикелле бәгырьләр телгәләнә иде. Яргаланган кайнар җирдә саргаеп утыручы боек игеннәр гүя тилмереп күзгә карыйлар. Кыска гына, мескен генә башакларына арпа белән бодай эч салырга азаплана, әмма башак эчендәге сөт сыман бөртекләр эсселеккә түзә алмыйча куырылышалар, кибәләр… Авыл кешеләренең йөзләре дә яргаланган туфрак төсле кара көйде, чөнки ипекәй язмышы хәл ителгән иде…

Газизҗан кирза итекләрен баскыч төбенә салды да, авыр атлап, өйгә керде. Һаҗәр белән Рафис бәрәңге тәкәсе ашап утыра иде. Ул туп-туры су багы янына үтте һәм, олы чүмеч белән су чумырып алып, тын да тартмыйча эчеп бетерде.

– Ашыйсыңмы?

– Юынасы бар.

– Аны оңгаеңда гына юынып керсәң булмагандыр, – диде Һаҗәр, иренең иңбашыннан сырлан үләне алып.

Газизҗан, ишегалдына чыгып, пошкыра-пошкыра салкын су белән юынды, сөртенгәндә, яшелчәләргә күз төшереп алды. Сарымсакларның кыяк очлары саргаеп килә, димәк, дым җитми. Ул кергәндә, алар ашап туйганнар, Рафис телевизор карый иде.

– Сарымсакларның рәт арасын йомшартып, ныклап су сибәргә кирәк, – диде ул Рафиска. – Син бит озын көн буе өйдә.

– Син беркайчан да канәгать түгел инде! – Һаҗәрнең йөзе бозылды. – Хәл-әхвәл сорашу юк, тизрәк әрләргә…

– Тагын нинди хәл-әхвәл ди ул? – Газизҗан капкан бәрәңге тәкәсен чәйнәүдән туктап калды. – Менә мин көне буе кайнар мичтәге кебек Кондырак басуында. Сора хәлемне.

– Сорарга ирек бирмисең бит әле, – диде дә Һаҗәр, көтелмәгән ягымлы тавыш белән сүзен дәвам итте: – Рафисның имтиханнары якынлаша бит. Әкмалетдин янына барып кайтырга кирәк иде. Былтыр әйттем – тыңламадың. Шундый урында утырган туганың барында. Аның бер сүзе җитә бит…

– Печән беткәч әйләнәм…

Узган ел Рафис, институтка керү имтиханнары тапшырып, егерме көн Чаллыда ятты. Үз көче белән гадел керсен дип уйлады. Гөнаһ шомлыгына каршы, бер балл җитмәгәнлектән, конкурстан үтә алмыйча кайтты малайлары. Һаҗәр шуның өчен ел буе Газизҗанның тетмәсен тетте. Җитмәсә, Рафис аракыга тартыла башлады. Авылда йә үзе кебек укырга керә алмаган, йә эшсез ятучы дуслары белән очрашалар да бәйрәм итәләр. Ул салып кайттымы, Һаҗәр тагын Газизҗанга ташлана: «Бүтәннәр укып йөргәндә, әллә йөрәге янмый дип беләсеңме син аның? Имтиханнарын бирә алмаса да бер хәл иде. Гел юктан калды бит!»

Тыштан каршы әйтсә дә, ул эченнән хатыны белән килешә, аның алдында да, малае алдында да үзен гаепле итеп тоя.

Печән эше яңадан ике көн дәвам итте. Өченче көнне Газизҗан Чаллыга юл тотты. Рафисның бер ел буе өйдә ятуы аның тәмам җелеген суырган, аны кая да булса укырга кертү яисә эшкә урнаштыру өчен, ул җир читенә дә чыгып китәргә риза иде. Ләкин бу бару аңа юаныч бирмәде.

Әкмал аны бик җылы каршылады, эшнең нидә икәнен өч сүздән аңлап алды һәм Рафисның узган елгы имтихан нәтиҗәләрен сорап ректорга шылтыратты. Җавап озак көттермәде, әмма ул егылып китмәле иде: Рафис документларын тапшырган, әмма бер генә имтиханга да кермәгән булып чыкты.

– Үтерәм мин бу малайны! – диде Газизҗан, ярсуыннан нишләргә белмичә.

– Без аларны үтерә алмыйбыз, туганым. Алар безне акрын гына үтерәләр, – диде Әкмал, һәр сүзенә әллә нинди эчке мәгънә салып.

Газизҗан оятыннан шартлардай булды. Егерме көн Чаллыда нишләп акча туздырып яткан ул малай? Оялып та тормаган, әтисен дә, әнисен дә, башкаларны да алдаган.

– Ярар, үткән эшкә салават, – диде Әкмал. – Бүген үк Рафисны документлары белән чакырыйк. Бер-ике көн бездә кунак булырсыз.

– Нинди кунак булу?! – диде Газизҗан, урыныннан сикереп үк торып. – Мин хәзер үк юлга чыгам. Трактор көтеп тора.

– Бик йончыгансың бит. Ике көннән әллә ни булмас. Әгәр китсәң үпкәлим.

– Үпкәләсәң дә, үпкәләмәсәң дә китәм! – Газизҗан түшәмдәге салкынлык өрүче кондиционерга карап алды да полировкаланган зур өстәл аша аңа иелде. – Их, Әкмалетдин! Ипекәйләрне күрсәң син! – Газизҗанның тавышы йотылды, дымлы керфекләре еш-еш йомылды. – Саргаеп киптеләр бит!.. Ничекләр монда ятыйм мин!

– Бездә дә шул ук хәл, – диде Әкмалетдин, авыр сулап.

«Сезгә бит ул кеше баласы кебек кенә», – диясе килде Газизҗанның, әмма тыелып калды. Башларын игән хәлдә бер-берсенә карамыйча, алар шактый вакыт тып-тын утырдылар.

– Ярый, кузгалыйм мин…

– Арткы бүлмәгә кереп булса да, чәй эчик инде.

– Ачуланма, Әкмалетдин, тамагымнан барыбер берни үтмәячәк… Йөрәгем монда түгел минем… Бәйләгән кебек кенә утырам…

Туганын белгәнгә күрә, Әкмалетдин аны кыстамады.

– Рафис иртәгә үк туп-туры үзебезгә килсен. Документларын тапшыргач, мин кулдан килгәнчә булышырмын.

Кайткан көнне Газизҗан өйдә берни сиздермәде, тешен кысып булса да түзде. Икенче көнне Рафис үзе генә чакта аның күзләренә туп-туры карап:

– Йә, сөйлә, былтыр ничек тапшырдың син экзаменнарыңны? – диде.

Рафисның йөзенә кызыллык йөгерде, ләкин ул аңламаганга салышты.

– Ничек тапшыруымны сөйләдем лә инде.

– Хәзер дөресен сөйлә.

Рафисның күз алмалары сикерешеп куйдылар. Ул әтисенең бөтенесен дә белгәнен аңлады һәм башын аска иде.

– Йә, нишләп яттың син анда?

Рафисның яңакларына кызыл тимгелләр бәреп чыкты.

– Мин… – Ул тотлыгып торды. – Урамда хулиганнар кыйнады, акчамны да алдылар… Башымны күтәрә алмыйча яттым…

– Ник дөресен әйтмәдең?

– Сездән курыктым…

Юк, ышана алмады аның сүзләренә Газизҗан. Былтыр кайтып кергәндә, малае бер дә кыйналганга, йончыганга охшамый иде, җитмәсә махмырдан иде. Ул Рафиска бик озак сынап карап торды.

– Документларыңны алып, иртәгә үк Әкмалетдин абыеңнарга китәсең. – Ул ачу белән бармак янады. – Тагын шаярырга уйласаң – матри!

Рафис, икенче көнне Чаллыга китеп, бер кичтән әйләнеп тә кайтты, дөньясын онытып, китапларына ябышты. Газизҗан аның былтыр имтихан тапшырмавы турында Һаҗәргә әйтеп тә тормады. Инде хәзер, институтка керү өчен, акча хәстәрләргә кирәк иде. Һаҗәр башта ук мотоциклны сату ягын каерды, туганнары Әзһәр белән килешкән дә булып чыкты. Газизҗанның күңелен Фирдәүсәнең чакыруы җылытып торса да, ул мотоциклны сатуга теше-тырнагы белән каршы килде. Казанга киткән сурәттә дә әле ул кайчан була? Аннары Фирдәүсәнең уе үзгәреп куюы да бар бит. Ул очракта ике кулсыз калдың, дигән сүз. Ә акча табарга кирәк. Каян, ничек?

Аңа озак баш ватарга туры килмәде. Аларның тыштан тыныч кына агып яткан тормыш елгасы кинәт ярларыннан ташып чыкты да ярсып алга ыргылды… Ул көнне Газизҗан эштән иртәрәк кайткан иде. Капкадан керүгә, мотоцикл янында кайнашучы Рафиска күзе төште. Буыннары йомшарган, гәүдәсе чайкалып-чайкалып куя. Бүген бура күтәрешергә барасы иде, шунда төшереп кайткан, күрәсең.

– Кая барасың? – диде Газизҗан, ачудан йөзен бозып.

– Елгага, юарга…

Ул арада келәттән Һаҗәр килеп чыкты.

– Юып кайтсын инде, әтисе.

– Ник?

– Соң… Сатарга кирәк бит инде. Әзһәр әле генә кагылып чыкты.

Газизҗан аңа берни дә әйтмәде, ә Рафисны җиңелчә генә читкә этте.

– Салган килеш матайга якын киләсе булма, дип, күпме әйтергә кирәк?!

Ул мотоциклны сарай астына этеп кертте дә кистереп әйтеп куйды:

– Сатмыйбыз. Әле керә аламы ул укырга, юкмы.

Бу сүзләр Һаҗәргә җитә калды.

– Керә алмас шул! Син бит аның кеше булуын теләмисең. Аның сиңа үзең кебек җәен-кышын пычракта аунавы кирәк.

– Ул үзе теләми укырга! – диде Газизҗан, малаена ишарәләп. – Йә, әйт әле ничек имтихан биргәнеңне?!

Рафис аның каршына килеп басты да әнисенә ишетелмәслек кенә мыгырдап куйды:

– Әти, ярар инде!..

– Моңынчы түзгән идем, әйттердегез инде! – диде Газизҗан, бер хатынына, бер малаена карап. – Былтыр имтиханга кереп тә тормаган ул.

– Их син!

Газизҗан малаеның йодрыгы авызына килеп төшүен сизми дә калды. Ачудан аның күз аллары караңгыланып китте. Ул авызына җәелә баручы тозлы канны лычкылдатып төкерде дә Рафисның беләгеннән эләктерде һәм тимердәй бармаклары белән кысарга тотынды.

– Мин синең җаныңны алам!

Аның сөягеңне изәрлек кысуының ни икәнлеген авылда бөтен кеше белә иде. Рафис кычкырып җибәрде һәм, авыртуга чыдый алмыйча, җиргә чүкте. Һаҗәр чәрелдәп килеп иренә ябышты һәм аның беләгенә тешләрен батырды. Газизҗан аларның икесен дә селтәп җибәрде.

– Син нишлисең, кәнтәй?!

Ул кабаланып костюм җиңен күтәрде: аслы-өсле теш эзләреннән кан саркып чыккан иде. Һаҗәр үзе ясаган ярага коты очып карап-карап торды да кычкырып елап җибәрде:

– И Аллам! Нишләдем мин?! Тәмам акылымны алдың бит… – Ул, башындагы яулыгын алып, аның беләгенә урарга кереште. –Баланы кулсыз калдырасың, дип курыктым…

Газизҗан аның яулыгын тартып алды да Рафисның йөзенә сыдырды.

– Мин сиңа гомер буе тырнак белән дә чиертмәдем! – Аның канлы авызы да, күзләре дә, тавышы да куркыныч иде. – Әз генә оятың бармы синең, юкмы?!

Агарып каткан Һаҗәр Рафисны култыклап өйгә сөйрәде.

– Ярар инде, әтисе, берлеккә кичер! Бар икән күрәселәрем!..

«Менә барып җиттек», – дип куйды Газизҗан, алар өйгә кереп киткәч. Утын яра торган имән бүкәнгә лап итеп утырды. Йөрәгенең әрнүе беләгенең әрнүенә караганда мең мәртәбә көчлерәк иде. Йә Алла! Малаең суксын әле! Бүген сукса, иртәгә кыйнар. Бергәләп кыйнарлар, пычагым да кыра алмассың. Гел сиздереп, сыкрап торучы ашказаны асты бизенә китереп типсәләр, күзеңнең мәңгегә йомылуы да бар. Тормыш арбасының көрчеккә килеп терәлүе шушы була торгандыр инде…

Газизҗан ашыга-кабалана мотоциклны сарайдан чыгарып кабызды да, урам капкасын ябып та тормастан, тырылдап чыгып китте. Ул газны шулкадәр нык арттырды ки, капкадан юлга борылганда, мотоциклның бишеге кинәт күтәрелеп, бераз шул хәлендә барды, әллә нинди могҗиза аркасында гына капланмыйча, дөпелдәп җиргә басты. Яннарыннан йөрәк яргыч тизлектә үтеп киткән мотоциклны күрүчеләр моның хәерлегә түгеллеген чамаладылар. Һаҗәр дә, мотоциклның тәрәзә пыялаларын селкетерлек үкерүеннән коты алынып, капка төбенә йөгереп чыкты. Әмма Газизҗан шул арада, урамның аргы башына барып җитеп, күздән югалган иде инде. Ул ничек кирәк алай капканы япты да хәлсезләнеп коймага сөялде һәм тавышсыз гына үксергә кереште. Күпме генә еласа да, күңеле бушанмады, чөнки йөрәгенә кара шом тулган иде. Нидер булачак, Газизҗан хәзер нидер кылачак һәм моның азагы әйбәт бетмәячәк…

9

Үзе өчен дә, ире өчен дә бәгыре әрнеде аның. «Газизҗанның атылып-бәрелеп чыгып китүенә мин сәбәпче», – диде ул эченнән. Әмма тормышларын төрле яклап үлчәргә керешкәч, фикере үзгәрә барды. Һаҗәрнең бит аңа караганда күпкә чибәррәк, акыллырак, дөньяны кендегеннән эләктерерлек егеткә кияүгә чыгарлык мөмкинлеге бар иде. Ләкин ул Газизҗанны сайлады, аның һәрнәрсәгә гөлдерәп көлүен, җөйле ияген яратты. Ә Халит белән ул кызык итеп кенә йөрде, аны беркайчан да яратмады. Элекке сыйфатларыннан иягендәге җөе генә калса да, Газизҗанны ул һаман да күпмедер ярата әле. Ә Һаҗәрне Газизҗан яратмый – бусы бәхәссез. Һаҗәр моңа, ул Казаннан кайтып, ишегалдына килеп кергәч, соңгы мәртәбә инанды. Ничә көннәр аерылып торган иренең карашында бернинди җылылык чаткысы сизелмәде. Һаҗәр, ялгышамдыр дип уйлап, юри генә маңгай чәчен рәтләвен үтенгәч, аңа Газизҗаннан җылы урынына йөрәк өшетерлек салкын бөркелде… Моның сәбәбе Халиткә бәйле. Ул – мал таба белүче ир. Тегермәнгә барсаң, онга буялмый каласыңмыни? Халит әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит ил шәраблары кайтарта. Аларны бер авыз итсәң, тормышның күңелсезлекләре онытыла, бөтенесе дә җиңел эшләнә. Акчасын, күчтәнәчен дә кызганмый Халит. Икенче көнне башыңны ташка орырдай булып, үз-үзеңне каргыйсың, әмма гөнаһны су белән дә, игелекле гамәлләр белән дә юарлык түгел. Берничә көн үзеңне тиргәп йөрисең дә, тагын нидер килеп чыга, тормышның кызыгы калмый һәм сине тәме авызда кымырҗып торган шәраб тагын чакыра…

Ә нишләргә? Һаҗәр дә – кеше, аңа да тормыш бер генә мәртәбә бирелгән. Күпме гомер калгандыр, ләкин ни рәхәт күрде соң ул? Өйләнешкәннән бирле башы тарткалаштан чыкмады. Газизҗанны артык мактау харап итте. Мәҗлескә барсаң – ул җырлый, концертка чыксаң – ул, ревкомиссиядә – ул, депутатлыкка – ул. Егет чакта елмаеп-көлеп кенә йөргән Газизҗан, кирәкме-кирәк түгелме, бөтен нәрсәгә борын тыгарга, җай чыккан саен җитәкчеләрне тәнкыйтьләргә өйрәнеп китте. Халыкка шул гына кирәк, аны кул чабып үстереп тордылар, ә ул усалланганнан-усалланды. Җир бозасың, начар чәчәсең, калдырып урасың, дип, яшьләрне басудан куып кайтарган чаклары да күп булды, шулай «Керпе»гә әйләнде дә бетте.

Һаҗәр килен булып төшкәч, бианасы белән аны күпме генә пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтергә тырышса да, Газизҗан баш бирмәде. Инде элекке мактаулар да бетте, инде кешеләр дә аңа эш көче итеп кенә карыйлар, ә ул үзен һаман әүлияга санап йөри. Шулай булмаса, элекке үзсүзлелеген, үҗәтлеген ташлар, хатынының сүзенә колак салыр иде.

Һаҗәр югары белем алмаганы өчен соңгы вакытларда үзен тиргәп туймый. Ялкауланды шул. Әти-әнисенең үзе белә башлаганнан бирле тәрбияләвеннән, көн саен дәрес әзерләргә мәҗбүр итүләреннән тәмам гарык булып чыккан иде ул мәктәптән. Көне-төне тагын биш-алты ел шул китап-дәфтәрләргә багыну газабы аның котын алды. Әти-әнисе төрмәсеннән котылгач, бу чибәрлеге, бу уңганлыгы белән тормыш аның алдына үзе килеп тезләнер, барлык ләззәт-рәхәтлекләрен салыр кебек иде. Тик бу өмет-хыяллар зәһәр кырау суккан май чәчәкләре кебек шиңделәр…

Ни аяныч, берни дә булмады, хәзер инде булмаячак та. Хәзер тормышны чигенеп уртадан дәвам итү мөмкин түгел – арттагы барлык ишекләр ябык. Булган кадәресе чәлпәрәмә килмәсә дә, мең рәхмәтләр укырсың әле…

Ул, сулыш алудан туктап, күз яшьләрен йотудан да тыелып, Газизҗанның мотоцикл тавышын ишетергә теләде, әмма ул суга төшкәндәй юкка чыккан иде. Һаҗәр кызу-кызу өйгә юнәлде, бозауны ындырга бәйли торган каеш дилбегәне болдыр култыксасыннан эләктереп алды. Рафис диванда майкачан килеш телевизор карап ята иде. Һаҗәр керә-керешли үк аңа дилбегә белән чыжылдатып җибәрде. Малае һушына килгәнче тагын ике мәртәбә кизәнеп-кизәнеп сыдырды.

– Менә сиңа! Менә сиңа безне санга сукмаганың өчен! – Рафис чәчрәп сикереп торды, берничә кат итеп бәйләнгән дилбегәне көч-хәл белән эләктереп алды.

– Әнкәй, син нишлисең?!

Һаҗәр малаеның күкрәген, иңбашларын йодрыгы белән төйде.

– Телевизор карап ятасыңмы?! Күңел ачасыңмы?!

Аның тузгыган чәчләре күз яшьләре юешләгән битләренә ябышкан, күгәргән иреннәре куркыныч калтырый, тавышы ыңгырашып чыга иде.

– Әтиеңне хәзер үк табып алып кайт! Таба алмасаң, өйгә аяк басасы булма!

Рафис чөйдән күлмәген эләктереп чыгып йөгерде. Һаҗәр караватка йөзтүбән капланды да ярсып еларга тотынды…

* * *

Газизҗан ике авыл арасын күз ачып йомганчы узды. Ул, дөбер-шатыр килеп, Ильяслар капкасы төбенә туктады, атылып, ишегалдына керде. Ильяс, машинасының күтәртеп куелган капоты астында майга батып, нәрсәдер рәтли иде. Башын күтәреп Газизҗанның йөзен күрүгә, ул, кулларын чүпрәк белән сөртә-сөртә, аңа каршы килде.

– Ни булды?

– Мин… – Газизҗан авыр сулады, калтыранган кулларын кая куярга белмәде. – Мин Фирдәүсәгә китәм…

– Нәрсә булды? Иреннәреңдә кан…

– Малай сукты! Аңлыйсыңмы, Ильяс, малай сукты! – Аның тавышын танырлык түгел, бу тавышта сызлану-өзгәләнү генә иде. – Мин аның өчен бөтенесен бирдем. Ул дип яшәдем, хурлыгын күтәрдем… – Газизҗан, иреннәрен тешләп, әче күз яшьләрен яшерен генә йотты. – Китәм! Әле малайда бәләкәй генә өметем бар иде. Минеке булыр дип уйлаган идем. – Ул әллә ничек мескен итеп елмайды. – Карале, Ильяс, мин берүзем! Хатын да юк, малай да юк. – Ул кинәт ярсып кычкырып җибәрде: – Ник яшим ди мин ул йортта?! Ник?!

Ильяс шундый чакларда эндәшмичә кала белә, бу аның гаҗәеп бер сыйфаты иде. Ул дәшми, ә үзе каршысында өзгәләнгән, бәргәләнгән кешенең кайнар яшьләрен дә, ачу-ярсуын да акрын гына үзенә сеңдерә. Күкерттәй кабынып кергән Газизҗан да, аның тыныч йөзен, сабыр күз карашын тоеп, бераз тынычлангандай булды.

– Ильяс, син бит аны кайтачак, дигән идең.

– Әйе, кайтачак.

– Аның уе үзгәрмәде микән соң? – Газизҗан аңа шикләнеп карады. – Мин шуннан куркам…

– Әйдә, шелтерәтәбез, сөйләшегез, – диде Ильяс, өйгә таба ишарәләп.

– Хатының да бар… Әллә ничек кыен да…

– Хатын өйдә түгел. Керәбез дә шелтерәтәбез.

– Ни диярмен соң мин аңа?

– Миңа әйткәнеңне әйтерсең.

– Малай сукты дипме?

– Нишләп инде? Уең үзгәрмәдеме, диярсең.

Алар өйгә керделәр. Фирдәүсә Ильяс номер җыюга җавап бирде.. Алар хәл-әхвәл сорашкач, Ильяс трубканы Газизҗанга сузды.

– Исәнме, Фирдәүсә, – диде Газизҗан, каушаудан тирләгәнен сизеп.

Фирдәүсә ачык тавыш белән, янәшәдә басып торгандай җавап бирде:

– Саумы, саумы, Газизҗан. Сәламәтлекләрең ничек? Борчымыймы?

– Бераз бар инде, әлегә түзәрлек, – диде Газизҗан. – Фирдәүсә, синең теге уең үзгәрмәдеме ул?

– Кайсы?

– Мине чакырган идең бит…

– Ул беркайчан да үзгәрмәячәк, Газизҗан.

– Алайса, мин килермен инде…

– Бик яхшы! – Фирдәүсәнең тавышында шатлык сизелде. – Кайчанрак соң?

– Озакламаска иде…

– Мин бит әле отпускыда. Туган якларга кайтасым килә. Бәлкем, бергә китәрбез?

– Соң, бигрәк тә шәп булыр!

– Син расчёт алып куй.

– Һи, Фирдәүсә! Нинди расчёт ди монда! Бер ел акча күргән юк. Кайткач сөйләшербез әле…

– Ярый, ярый. Мин озакламам. Киләсе атнадан да калмам. Абыйга яңадан хәбәр итәрмен кайчан кайтасымны.

– Мин бүген китәргә дә әзер!..

Сөйләшеп бетергәч, Ильяс аны өстәл янына чакырды. Кыздырылган итле бәрәңге, яңа өзеп куелган кыяр, укроп исе Газизҗанның борыннарын кытыклады. Ильяс рюмкаларга аракы салды.

– Әйдә, җан тынычлыгы өчен! – Ильяс шулай дип чәкештерде дә эчеп җибәрде.

Газизҗан яргаланган бармаклары белән рюмканы әйләндерде-әйләндерде дә өстәлгә куйды.

– Мин эчмим әле, Ильяс, – диде ул гаепле кешедәй. – Йә әллә нишләп ташлармын.

– Үзеңә кара. Бераз тынычланырсың дип кенә салган идем.

Алар озаклап итле бәрәңге ашадылар, башка ул турыда сөйләшмичә генә, агач бакчасына чыктылар, авыл хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Газизҗан, бераз тынычланып, мотоциклына утырды. Авыл башына кергәч, өенә кайтасы килмичә, мотоциклын кире борды, ике-өч йөз метрдан башланган бодай басуы янына туктады. Ул акрын гына төште дә, ызан белән чирәм киртенә таянып, кырын ятты. Яңагына тия язып утыручы тәбәнәк сабаклар, эсседән куырылган башаклар аның кебек үк сагышлы, бар нәрсәгә битараф кебек тоелды… Тыштан тынычланган шикелле тоелса да, аның эчендәге давыл басылмаган иде әле. Гомер буе балам дип, миннән каласы варис-асабам дип яшәде бит ул. Дөрес булмады микәнни бу?

10

…Малаен артык яратты шул Газизҗан. Озын көннәр буе басуда эшләгәндә дә аны уйлады, кичен, ару-талчыгудан телен аркылы тешләрлек хәлдә булса да, шул дип авызын ерып кайтты, Һаҗәрнең урынлы-урынсыз әрләүләрен, битәрләүләрен дә шул малае хакына кичерде. Аның Рафисын үлеп яратуын күргән Һаҗәр тәмам шашты, ни әйткәнен, ни кылганын үлчәмәде, әнисенә дә көн бетте. Малайларына яшь ярымлык чакта, әнисен рәнҗетүенә түзә алмыйча, Газизҗан аны бәргәләп алды. Күз төбе кара янган Һаҗәр, икенче көнне үк участок милиционерын чакыртып, аны унбиш тәүлеккә утыртты. Уйлану өчен бу аз вакыт түгел иде. Ябылудан чыгып, өйләренә кайткач, ул исәнлек-саулык сорашмады, бер генә җөмлә әйтте:

– Әйберләреңне җыйна, бүгеннән аерылышабыз!

Чыкты да ярсып утын ярырга тотынды. Бераздан әнисе килеп аны эшеннән туктатты. Баласын күтәргән Һаҗәр дә күренде.

– Улым, кызма әле, үзебез дә гаепсез түгел бит, – дип ялварырга, аны үгетләргә кереште.

Ләкин Газизҗан рәхимсез иде.

– Син бит, әнкәй, баштан ук күреп торасың: син дә әшәке, мин дә әшәке. Үзе кебек яхшы кешеләр тапсын. Ә без синең белән ничек тә яшәрбез!

Һаҗәр һаман да ишеткәннәренә ышанып җитә алмый, әле үзен аклап, әле Газизҗанны гаепләп, аның тирәсендә бөтерелә иде. Газизҗан бүкәнгә чабылган балтаны кулына алды, тимер тавыш белән:

– Яхшы чакта ычкын, Һаҗәр, – диде. – Мин шаярмыйм.

Иренең бер кызса һичничек чигенми торган гадәтен белгәнгә, Һаҗәр, елый-елый, өйгә кереп китте. Сәгать ярымнан ул, бала күтәргән хәлдә, әти-әнисе йортының бусагасына кайтып егылды. Газизҗан бер сүз дәшмәде, әйберләрен ишек төбенә бушатты да кайтып китте. Тавыш-гауга бетте, өйдә тынлык урнашты, әмма Газизҗанның бөтен барлыгын бер нәрсә дөрләтеп яндырды – ул Рафис иде. Төннәрен аның тавышын ишеткәндәй сикереп торды, колак төбендә «әттә» дип дәшкәнен, хуш исле җылы сулышын тойгандай булды. Ун көн дә, унбиш көн дә үтте, ул тешен кысып түзде, Һаҗәрләр бусагасына аяк басмады. Әнисе, алар янына ике-өч көн саен барып кайтып, Рафисның кыланмышларын сөйләп, аның йөрәгенә ялкын өстәп торды…

Май аенда, чәчүләр беткәч, аны эттергечле С-80 тракторы белән юл күтәртергә куйдылар. Аяз матур беркөнне әйбәт кенә эшләп ятканда, аның игътибарын карга өере җәлеп итте. Каргалар юлдан ерак түгел әрәмәлек буенда бер урынга җыелганнар, туктаусыз кайнашалар. Газизҗан тракторын туктатты да шунда атлады. Агач башында саесканнар да чикылдашып утыралар. Ул килеп җиткәндә, каргалар төрле якка очтылар, ә кыюраклары, читкәрәк төшеп, сикергәләп, аны күзәтергә тотынды. Теге урынга килеп җиткәч, Газизҗан шаккатты: нәни генә куян баласы кыймылдап ята иде. Ул торырга маташа, бер күзен чукып чыгарганнар, каны-мазары да күренми, ул балчыкка буялып беткән, гәүдәсенең дә шактый урыны чукылган. Аны әнисе яңа гына тудырып ташлаган, күрәсең. Үр куяннарының гадәтен ул укып та, ишетеп тә белә. Балалагач, әнисе баласын бер мәртәбә имезә дә ташлап китә икән. Икенче бер ана куян килеп чыкса, аны имезеп китә. Әгәр килмәсә, йә ачтан үләргә, йә үзе тамак туйдырырга мәҗбүр була бичара балакай. Бу нәни җан иясен кая да булса яшерергә кирәк иде. Газизҗан фуражкасы белән аны колакларыннан эләктерде дә әрәмәлеккә атлады, куе үсентеләр арасына кереп, куян баласын агач төбенә куйды, өстенә былтыргы корыган үләннәрне ташлады. Әрәмәдән чыккач, каргаларны таш ата-ата куып җибәрде. Әмма шуннан соң эшләве эшләү булмады. «Минем улымны да шушылай таларлар инде», – дип сызланды ул. Чөнки әтисезлек ачысының ни икәнен ару гына татыган иде. Аның күзләрен яшь элпәсе каплады, ул туктаусыз үзен битәрләде, миһербансызлыкта гаепләде. Беркемнең дә хатыны фәрештә түгел, әнә көненә икешәр сугышкан гаиләләр бар, берсе дә бала ятим итми. Юк, дөрес булмаган бу эш, Рафисыннан башка ул барыбер яши алмаячак. Йә алып кайтырга, йә акылдан язарга гына кала, дигән уй кергән иде инде аңа. Күзе чокып чыгарылган куян баласын очрату тулган күңеленә соңгы тамчы булды. Шул көнне, караңгы төшкәч, мотоциклы белән Һаҗәрләргә килеп туктады. Хатыны, эндәшү белән йөгерә-йөгерә, баланы киендерергә тотынды, чүпрәк-чапракларын эләктереп, мотоциклга чыгып та утырды. Шул көннән соң Газизҗан аны аеру турындагы уен мәңгегә башыннан чыгарып ташлады, хыялындагы ун балага бирәсе җылыны Рафисына бирде. Менә аякка басты малае. Аякка басу гына түгел, әтисенең күргән газап-хурлыклары өчен йодрык белән түли дә башлады…

…Алар Газизҗанны ярты төнгә кадәр эзләделәр. Карамаган бер генә чокыр, яр буе, күл, әрәмә дә калмады. Һаҗәр, йөгерә-йөгерә, хәтта Бүре упкыныннан да урап кайтты. Инде таң беленә башлаганда, ул икенче мәртәбә авыл башына килеп чыкты һәм бодай басуы янында туктап торган мотоциклның, аннан ерак түгел җирдә утырган Газизҗанның шәүләсен таң яктысында танып алды. Куанычыннан ул аңа кычкырырга теләде, ләкин кычкыра алмады: күп елаудан тамагы карлыккан иде. Аңа таба йөгермәкче булды, ләкин аяклары мамык шикелле йомшаган иделәр. «Шөкер, исән!» Шул сүзләрне пышылдый-пышылдый, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, өйгә юнәлде…

11

Беркөнне иртән Ильяс хәбәр китерде:

– Кичә Фирдәүсә кайтты.

Газизҗанның гәүдәсе аша ток үткәндәй булды.

– Озаккамы? – диде ул, каушап.

– Әлегә сорамадым. Бүген кич очрашыйк. Караңгы төшкәч, Көмеш күлгә кил.

Ул көнне кич Һаҗәр сыер саугач юкка чыкты, күрәсең, Халит янына киткән иде. Газизҗан, мунчада юынып, чиста киемнәрен киде дә мотоцикл белән ике авыл арасындагы әрәмәгә юл тотты. Ул барганда, алар юк иде әле. Газизҗан, мотоциклын куак төбенәрәк кертеп куйгач, сөзәк ярның сыртына утырып, күлне күзәтергә кереште. Су пыяла кебек тип-тигез, сүнеп бетмәгән шәфәкъ алсулыгы да, тонык кына яктыртучы айның шәүләсе дә күл өстендә аермачык чагыла. Ара-тирә ниндидер бөҗәкләр юл сызып-сызып үтәләр, берничә урында су үгезе кычкыра, агач башында ябалак ухылдый. Су өсте уйдык-уйдык түгәрәкләнеп ала. Күрәсең, балыклар чебен-черки кебек бөҗәкләрне эләктерәләр. Яр әйләнәсе буйлап сузылган көрән камышларның кара-кучкыл яшеллеген әле күз аера.

Ике биек агачның ботаклары арасына кереп кысылган ай үзенең күлдәге шәүләсен үрелеп күзәтә кебек. Менә машина тавышы ишетелде, агачлар артында фара уйнаклап алды. Камыллар эченнән нәрсәдер чапылдап суга сикерде дә уртага таба йөзеп китте. Күл өсте хәрәкәтләнә, чайкала башлады, ай да, агачлар да, ниндидер талгын көйгә биегәндәй, сырланып-киселеп хәрәкәтләнергә керештеләр. Ул арада тынычлыкны бозучының йодрык кадәрле башы күренде, хәтта мыекларының су өстен сызып баруы да абайлана иде. Су кумагы каршы ярдагы күрәннәр арасына кереп юкка чыкты…

Ильясның машинасы Газизҗан утырган сыртка ук килеп туктады. Алар икесе ике яктан берьюлы чыктылар. Фирдәүсә чәчәкле күлмәк кигән, иңбашларына күпереп торучы зәңгәр свитер салган. Ул җитез адымнар белән Газизҗан янына килде.

– Менә мин кайтып та җиттем, – диде, кул биреп күрешкәч. Кулларының йомшаклыгы һәм кайнарлыгы Газизҗанның яргаланган кулларына йогып калгандай тоелды.

– Күптән кайтырга кирәк иде…

Өчәүләп хәл-әхвәл сорашып, авыл хәлләрен сөйләшеп бераз торганнан соң, Ильяс:

– Мин әйләнеп киләм әле, – дип китеп барды.

Газизҗан белән Фирдәүсә ике агач арасына кереп кысылган айга сүзсез генә карап тордылар.

– Йә, ничек итәбез соң? – диде, ниһаять, Фирдәүсә.

– Син кайчан китәргә җыенасың?

– Дүшәмбедән калмаска иде.

– Мин дә әзерләнәм алайса.

Фирдәүсә авыр сулап куйды.

– Ә Һаҗәр?

– Нәрсә Һаҗәр?

– Аның белән ничек аңлашабыз?

Газизҗан башын чайкады.

– Аңа берни дә аңлатып булмаячак. Сизсә, бөтен авылга кара тавыш чыгарачак.

– Мин аның белән кайчан да булса очрашачакмын. Күзенә ничек карармын шулчакта?

– Ул миннән котылганына куаначак кына. Мин йорт-җир бүлешмим, әйбер дауламыйм.

Ильяс килгәч, алар ничек китү турында җентекләп сөйләштеләр. Бу арада Газизҗан малга ашатылган арыш җирен сөрү белән мәшгуль. Дүшәмбе көнне кич алар басуга киләләр, Газизҗан, тракторын куеп, машинага утыра. Ильяс Газизҗан белән Фирдәүсәне тимер юл вокзалына илтеп куя. Шулай сүз беркеттеләр дә аерылыштылар. Башта Газизҗан кайтып китте, аннары Ильяс белән Фирдәүсә кузгалды. Шактый .вакыт сүзсез генә баргач, Ильяс үз-үзенә сөйләгәндәй әйтеп куйды:

– Һаман ышанып бетә алмыйм. Газизҗан – синең ирең…

– Нигә ирем? Ир кирәкми миңа.

Ильяс машинасын шып туктатты да, салон эчендәге утны яндырып, Фирдәүсәгә төбәлде.

– Мин ялгыш ишеттемме соң?

– Ялгыш ишетмәдең.

– Ул сиңа хезмәтче булып бармыйдыр бит? – диде Ильяс кырыс тавыш белән.

– Киресенчә, мин аның колы булам.

– Фирдәүсә сеңлем, әллә туган итүең җитми инде, – диде Ильяс, үпкәләвен яшермичә. – Кичә дә сораштырып-сораштырып карадым, тышы мамык, эче кабык дигәндәй, берни дә аңламадым. Туп-туры гына әйтә аласыңмы?

Ильясның бу сүзләре Фирдәүсәнең тулган күңелен ерып җибәрде.

– Гомерем буе ир-ат затларын якын китермәдем, – диде ул, күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. – Хәзер яратырга да, бала табарга да соң инде миңа… Ялгызлыктан интегүче берәү җитә… Шуның белән күңелемне җылытсам да, гомеремне бушка үткәнгә санамас идем…

– Газизҗанны сайлавың очраклы түгел икән.

– Бәхетсез ул…

– Тормышларын харап иттеләр шул. Ул бит кеше сыман ачылып та сөйләшми. Теле сирәк кенә чишелә. Җиңел булмаячак сиңа.

– Ничек тә түзәрмен, абый. Ялгыз шәмнең үз тирәсен яктырту өчен генә янып бетүеннән ни файда?

Аларның сөйләшүе шуның белән төгәлләнде.

12

Сулыш алуы кыенлашканнан-кыенлашты. Тракторның дөбер-шатыр әйләнүче чылбырларыннан, сабан-тырмалардан күтәрелгән кара тузанны арттан исүче кайнар җил кабина эченә тутыра, сулышны, күзләрне томалый. Газизҗан, тракторын буразнага тигезләп алып бару өчен, кабинаның ачык ишегеннән әледән-әле үрелеп карарга мәҗбүр. Ул теш араларына тулган комлы, келәйдәй куе ачкылт төкереген төкергәндәй итте. Кабинаның бер ягыннан икенче ягына мич авызыннан бәргәндәй кайнар һава йөри, идарә итү рычагыннан алып бөтен нәрсә кулны пешерерлек дәрәҗәдә кызган. Кишәрлек башына җитеп, җилгә каршы борылгач, тузан болыты артта кала, йөзеңне чатнап торган кояш пешерсә дә, сулыш алу бераз гына җиңеләя шикелле.

Ниһаять, трактор юл буена якынлашты. Газизҗан борылу өчен уң кулы белән рычагны кискен генә үзенә тартты һәм беләгенең авыртуыннан ыңгырашып җибәрде. Теге вакытта Һаҗәр тешләгән урынның әз-мәз сыкрап йөрүенә ул бөтенләй игътибар бирмәгән иде. Кичәле-бүгенле кинәт шеште дә чыкты.

Газизҗан, тракторын җилгә каршы боргач, аны сүндерде дә җиргә сикерде. Кинәт урнашкан бу тынлыктан колаклары, су астындагы кебек, берни ишетмичә тонып тордылар. Кабинадагы эсселеккә, тузанга чыдый алмаган Иркә инде бер сәгать элек үк сикереп төшеп калган иде. Эт, юлның икенче ягындагы күрәнле сазламыктан чыгып, койрыгын болгый-болгый, хуҗасы янына йөгереп килде һәм, бияләй буе асылынган телен дерелдәтә-дерелдәтә, кара борынын, акыллы күзләрен аңа төбәде. Газизҗан тузан сарган керфекләрен кул сырты белән угалады, чәнчә бармагы белән колак тишекләрендәге тузанны чыгарды. Аннары, кишәрлекнең сөрелгән өлешенә кереп, җирнең сыйфатын карады. Туфрак, бичаракай, коп-коры, кантар-кантар булып умырылган, карарга да кызганыч иде. Ул сөрелмәгән җиргә чыкты, хәсрәтле карашын кайда туктатырга да белмәде. Җир шул дәрәҗәдә яргаланган ки, урыны-урыны белән сабый бала тәпие кереп китмәле. Ул тезләнде дә сызлаган кулын киң генә ярыкка тыкты, аның эченнән сулык-сулык кайнар һава бәрүен сизде, җирнең таш булып катмас өчен тартышуын, суларга азаплануын тойды. Син шушыны күреп торасың һәм аның коргаксып кипкән күкрәген җимерү-ерткалаудан тыш берни дә эшли алмыйсың. Газизҗан башын югары күтәрде, сварка уты төсле янып торучы кояштан чагылып күзләре кысылды. Эсселектән зәңгәрлеге уңып килүче күк гөмбәзендә кулъяулык кадәр дә болыт әсәре юк иде. Офыкларны, басуларны су дулкыны төсле калтыратып, рәшә йөгерә. Әллә шуның тәэсиреннән, әллә бар тарафтан килүче меңнәрчә чикерткәләр сайравыннан кайнар һава тетрәп-төтәп тора…

Ул торып басты. Костюмын салып, аяк астына ташлады, беләзек сәдәбен ычкындырып, күлмәк җиңен терсәгенә кадәр күтәрде. Күпереп шешкән беләге хөрмә төсле кара-кучкылланып ялтырый, теш эзенең берсе үлекләгән иде. Ул аны чеметеп ертты, кысып бер тамчы канлы үлеген чыгаргач, кулъяулыгы белән бәйләп куйды.

Сәгать ике тула икән, әле Фирдәүсә белән Ильяс килергә бик күп вакыт бар. Ашыйсың килмәсә дә, төшлеккә капкалап алмыйча булмастыр. Соңгы вакытларда ашказаны асты бизе тагын борчый башлады. Аны да аңламалы түгел: кайчакта ач торсаң басылыбрак китә, кайчакта авыртып торганда, ачу белән ашыйсың – гел әйбәтләнә. Бүген, Казанга китәсен сизгәндәй, таңнан авыртып уятты, туктарга уйлап та карамый. Ярар, бик интектерсә, больницага керер дә ятар.

Газизҗан, костюмын иңбашына салган килеш, юлдан ерак түгел сузылып киткән сызага атлады. Әйберләрен шунда үсеп утыручы тал төбендә калдырган иде иртән. Ул туфлиен, оекбашларын салып атты. Көеп төссезләнгән үләннәр, корып ауган куралар, яланаяк белән басуга, чытырдап сына, уала, табан астына кадала. Әле кайчан гына шәп-шәмәхә булып утырган тукранбашлар, шайтан таяклары, тигәнәкләр, паяльник белән ялкын өрдереп көйдергәндәй, көрән төскә кереп куырылганнар. Хәтта сызадагы күрәннәрне, аксыргакларны да сары тутык каплаган, аларның төбендәге су кибеп, саз гына калган, шәрәрәк урыннары яргалана ук башлаган. Газизҗан, түмгәкләргә баса-баса, уртага ук керде, коштабак кебек кенә чокырсу урында су тапты, аны болгатмаска тырышып, кушучлап ала-ала битләрен, башларын юды, күлмәкләренә агыза-агыза, муеннарын чылатты. Су, яңа сауган сөт төсле җылы булса да, хәл кертеп җибәрде. Фуражкасын да юешләп киде, аякларын да югандай итте. Шунда аның күзе күрән арасында утырган яшел бакага төште. Күрәсең, ул да әлсерәгән, авыз астындагы аксыл тиресе бер кабара, бер шиңә иде. Тотмакчы булып, Газизҗан аңа үрелде, тик бака читкә сикерде, күрән арасына кереп югалды. Балачакта бу юаш җан иясенең ниндиләрен генә тотмыйлар иде алар. Әмма Газизҗанның дусты Котдуска беркем дә җитә алмады. Бакаларны Ыктан тотып, ул өстендәге күлмәк эчләренә, чалбар кесәләренә, фуражкасына тутыра, салкын тиреләре белән тәненә ышкылуларына, шыбырдашуларына авызын ерып йөри иде. Композитор булып китте бит Котдус! Уфада яши, язган көйләре дә бик матур. Ике-өч көнгә авылга кайтса, Газизҗан яныннан китми, аны җырлата да елый, җырлата да елый… Дусты исенә төшкәч, Газизҗан авыртуларын онытып елмаеп куйды һәм авыз эченнән генә көй сузды:

Бик сагындым Ык буйларын,

Ашыгып аккан суларын.

Ык сулары басар төсле

Йөрәгем ярсуларын…


Ул тал күләгәсенә барып чалкан ятты, сулыш юлларына шүредән ялкын өргәндәй керүче кайнар һавадан котылу өчен, йөзенә юеш фуражкасын каплады. Баш очына гына сузылган Иркәнең еш-еш сулыш алганы ишетелә, чикерткәләр зең-зең сайрый, бөгәлчәннәр, төклетуралар, тагын нәрсәләрдер безелди.

Газизҗан күңеленнән тагын бер мәртәбә бөтенесен дә барлап чыкты. Документлары үзе белән, паспортын да Ильяс тып-тын гына пропискадан төшереп кайтты. Җәйге-кышкы кием-салымнарының әйбәт дигәннәре, зур пакет капчыкка тутырып, бирегә яшерелгән. Казанда киярлекләре генә азрак инде аларның. Һаҗәр аңа кием-салымны гел бәясе төшерелгән товарлар кибетеннән алырга тырышты. «Карале, нинди шәп, үзе очсыз гына!» дип, кош тоткандай кайтып килер иде. Озын булса кыскартты, киңен тарайтты, уңганын манды – барыбер шуннан алды.

Бигрәк мәзәк яшәлде инде. Аның гомерендә ил тормышы да әллә ничә төрлечә түнтәрелде. Элек дөрес түгел җирләре күп иде. Хәзер дөресен эзләп табуы да кыен. Үзләренең тормышы да барып чыкмады. Вакытында кырт кисеп ташларга хәленнән килмәде шул. Башта әнкәй диде, аннары малай диде. Дөнья куласа – сузасы булмаган, менә хәзер барыбер өзелде. Бөтенесеннән берьюлы котыла. Бронхитлы күкрәкләрен яндырып кысучы бу тузанлы һавадан да, сөякләрне дылык-дылык иләүче бу тимер өеменнән дә, күкләргә карап яңгыр сорап тилмерүләрдән дә котыла… Аның киткәнен белгәч, Һаҗәр сөенер микән? Өченче көн ул Халит янында кунып калды. Малайдан кыенсынып торасы юк, ул Чаллыда имтихан бирә. Кичә Һаҗәр эштән кайтып та тормады, шунда, исерек, диделәр. Газизҗан сыерны сауды, малларны карады, әйберләрен иркенләп җыйды, ә хатынының шунда булуына йөрәге янды. Һаҗәр хәзер аңа кирәк тә түгел иде югыйсә. Ләкин ул бит Газизҗанныкы! Аңа ул хуҗа! Аны теләсә кемгә бирәсе, теләсә кайда йөртәсе килми!

Шулай да сөенер микән Һаҗәр? Турысын гына әйткәндә, үзенең китүенә хатынының сөенүен теләми иде Газизҗан. Сөенүчеләр булыр, әлбәттә. Ник дисәң, җитәкчеләргә ялагайлануны белмәде, эчен пошырган нәрсәне йөзләренә бәреп әйтте.

Ул керфеген дә кымшатасы килмичә ята бирде, ә уйлары рәшәләрне дә узып йөгерделәр дә йөгерделәр… Һаҗәр белән эш беткән. Ә малае Рафис? Аны югалтуына Газизҗан үзе дә гаепле. Сизде бит ул аның акрын гына үзеннән ерагая барганын. Һаҗәр Халит янында чакта Газизҗан малаен җитәкләп эчәргә чыгып китә, янгын каравылы өенә бара, шунда өелешеп кәрт сугалар, аракы эчәләр, ләчтит саталар. Рафис, кайтыйк, ди, әни кайда, ди, ул аны эштә дип алдый. Бала аңлый башлагач, Һаҗәр аны үзенә боруның мең төрле юлын тапты. Өйдә салкын икән – әтисе коры утын әзерләмәгән. Койма искергән – ул такта ярмый, агачларны черетеп яткыра. Мунчаның аскы ниргәләре беткән – ул алыштырмый. Ул киемнәрен майга батыра, ул аягын юмыйча түшәккә яткан, ул чәчен алдырмый йөри, ул тагын эчеп кайткан… Әгәр аңа бүрек сатып алмаган булса, әнисе Рафиска пальто аласы булган. Әгәр ул ата-аналар җыелышларына йөргән булса, Рафиска биш фәннән «өч»ле чыгармаган булырлар иде. Кыскасы, аларның тормышындагы көйсезлекләргә әтисе сәбәпче, ә инде аның муллыгы-иминлеге бары әнисе тырышлыгы аркасында гына дигән нәрсә малайга һәр көн сеңдерелә килә. Рафис сигезенче-тугызынчы классларга җиткәч, Һаҗәр үзен Газизҗан тарафыннан мәңгелеккә бәхетсез ителгән корбан, бүген дә җәберләнүче гөнаһсыз зат итеп күрсәтергә кереште. Имеш тә, ул аны тәүге мәхәббәтеннән аерып алган, бөтенесен дә бәхетсез иткән. Әнә фәләннәр хан сараедай йорт салып керделәр, ә безнекенә кунак чакырырга да оят. Кешеләр машина арты машина ала, ә безнең әллә кайчан слётта бүләк итеп бирелгән шул бер мотоцикл. Һаҗәр үзе эчкәндә шым гына йөрсә, Газизҗан бераз төшереп кайтканда, аны купайтырга ажгырып тора. Имеш, ул гомер буе бөтен байлыкларын эчеп бетергән, шуңа күрә аларның йортына кот кунмаган. Әнә фәләннәрнең әтиләре барып, малайларын ришвәт бирә-бирә укырга керттеләр, фәләннәр, балалары институт бетерүгә, кемнәрнедер җайлап-майлап, фатирлы иттеләр, эшкә урнаштырдылар, хәзер машина алып бирергә йөриләр. Ул гына боларның берсен дә эшләргә теләми, булдыра да алмый…

Шушылардан соң малай өчен кем әйбәт тә, кем начар була инде? Ә моңа каршы Газизҗан нәрсә эшләде? Ни өчен Һаҗәргә юл куйды? Менә Газизҗанның гаебе кайда! Дәшмәгәне өчен хәзер бердәнбер баласы белән дә, туган нигез белән дә, башкасы белән дә түләргә туры килде.

Бәлкем, аның тагын да зуррак ялгышы бардыр? Һаҗәр килен булып төшкәндә үк аңа каршы түгел иде бит. Һаҗәр өчен ул җанын бирердәй булып тырышты, сугышты, аны барыбер үзенеке итте. Ә аннан соң? Нишләп саклый алмады? Ул бит Һаҗәрнең чибәрлеге алдында тезләнде, аның барлык адымнарын, сабый баланың шуклыкларына кул селтәгәндәй, елмаеп кичерә килде, түзде. Ләкин боларны Газизҗан сөю исереклеге белән эшләмәде. Соңрак, үзләренең яшәүләрен кабат-кабат хәтерендә сүткәч, андый кайнар мәхәббәт булмагандыр, дигән нәтиҗәгә килде. Шулаен шулай да, ничек инде җиде-сигез авылдан килеп укыган яшьләрне туплаган мәктәпнең иң чибәр кызын яратмаска мөмкин?! Менә бусына җавап юк иде. Һаҗәрне ул үзенә алды, аның мәңге үзенеке генә булуын теләде һәм менә бүген шуны ташлап кача…

Уйлар рәшәләрне узып йөгерде дә йөгерде… Акрын гына эсселек кимеде, кайнар теле белән тәннәрне ялаучы җил дә туктады, чикерткәләр тавышы да ерагайды, бөтенесе дә юкка чыкты…

Ул төш күрде. Имеш тә, поездга ашыга, шунда аны кап-кара чегән хатыны туктата. «Әниеңә ак ефәк шәл ал», – дип бәйләнә. Ул әнисенең күптән вафат икәнен әйтә, китмәкче була, тик чегән марҗасы аны ычкындырмый. «Әниең терелде, ул сине көтә, әгәр бүләк бирмәсәң, сиңа бик нык рәнҗеячәк», – ди. Ахырда кул селтәп, Газизҗан шәлне ала, чемоданына да салып тормый, поездга йөгерә. Менә ул ниндидер караңгылы-яктылы коридорга килеп керә. Аның ике ягында да ишекләр, шуларның кайсысыннандыр поездга чыгарга кирәк. Әлеге ишекләрнең ул әле берсен, әле икенчесен этеп карый – берсе дә ачылмый, ә үзе борылмалы-сырылмалы коридордан сулышы капкан хәлдә һаман йөгерә, ахырда ул китереп төртүгә, коридор башындагы зур ишек ачылып китә һәм, ак төтен калдырып, инде күздән югалучы поездның офык читендә койрыгы гына күренеп кала, ә төтене, һавага күтәрелеп, ак шәлгә әверелә. Газизҗан, шәленең юкка чыгуына аптырап, кулларын һавага суза, шәлнең ефәк чукларына бармак очлары тия, инде тоттым дигәндә, ул биеккә үк күтәрелә дә зәңгәр күктә ак болыт булып эленеп кала…

13

Ул эт өргән тавышка уянып китте. Йөзенә каплаган фуражкасын алып, башын калкытуга, кыска җиңле ак күлмәк, кара чалбар кигән, юантык гәүдәле, урта яшьләрдәге кешенең үзенә таба атлавын күрде. Аның йөзе дә, юл буендагы джип машинасы да таныш, Газизҗанның чамалавынча, ул район хакимият башлыгы булырга тиеш иде.

– Иркә, тукта! – диде ул этенә.

Иркә, башып иеп, койрыгын болгый-болгый, читкә китеп утырды.

– Трактор хуҗасы сезме? – диде теге кеше кискен генә.

– Мин.

Газизҗан башына фуражкасын киеп куйды, ләкин тормады, әллә төшен бүлгәнгә, әллә башкага ачуы килде аның.

– Нишләп сөрмисез?

– Ял итәм бит. Күрмисеңмени?

– Сез минем белән нишләп тупас сөйләшәсез?

– Үзең ничек – мин дә шулай. Исәнләшмәдең дә.

– Уттай вакытта йоклап яткан кешегә нинди исәнлек ди ул. Җирнең яргаланганын күрмисеңме әллә?

– Күрү генә түгел, мин аның көйгән исен дә сизәм.

Башлыкның тавышы көтелмәгәндә нидер тапкан кешенекедәй көчәеп китте:

– Тукта, тукта, син бит теге абзый!

– Нинди абзый?

– Яз көне мин килгәч, тракторыңнан төшмәгән идең.

– Ә нишләп төшәргә тиеш идем мин?

– Син бит җитәкче килгәнен аңладың.

– Безнең җитәкчеләр башлап үзләре төшәләр машиналарыннан. Мужыт миңа трактордан төшеп менү мең газаптыр.

Башлык сүзне шундук икенчегә борды:

– Көпә-көндез трактор сүндереп күләгәдә яткан өчен, сезне эшегездән алырга кирәк!

– Син мине куркытма, апаем. Мин бу җирдән җан алган, гомер буе бергә. Әле син килгәнгә кадәр бер-беребездән канәгать идек.

– Эшләргә кирәк, абзый кеше. Тел чарлаучылар болай да буа буарлык.

– Ыштан төбе туздыручысы алардан да күбрәк, – диде Газизҗан, төрттереп.

– Сез кузгалырга уйлыйсызмы, юкмы?

Башлыкның кызганнан-кыза баруын күрү Газизҗанда нишләптер канәгатьләнү тойгысы уятты. Шуңа күрә ул һич тә бирешергә уйламады:

– Кайчан кузгалырга икәнен мин өстән күрсәтмәсәгез дә беләм, – диде горур гына. – Бик ашыксаң сөрә тор.

Башлыкның күзләрендә ачулы очкыннар уйнарга тотынды, ул әле генә кабызган затлы сигаретын аяк астына ыргытты.

– Әллә син мине җир сөрмәгән малай дип беләсеңме?!

– Бер дә сөргәнгә охшамагансың, – диде Газизҗан, аны юри үртәп.

– Кабыз әле тракторыңны! – дип боерды башлык. – Хәзер сөреп күрсәтәм мин сиңа!

– Кабызып биргәч, аны минем малай да сөрә. Син үзең кабыз…

Башлык ачу белән аңа карап куйды да, эре-эре атлап, трактор янына китте. Рәтен белә икән тагын үзе, тиз генә кабызып, сөреп тә китте.

Бик озак яткан сыман тоелса да, әле сәгать өченче ярты гына иде. Газизҗан, сумкасын ачып, ризыкларын чыгарды, әмма шуны гына көткәндәй, эче тагын чәнчешергә тотынды. Ул ит кисәген Иркәгә бирде, үзе көчләп диярлек кыяр белән ипи ашады да шешәдән ике-өч йотым чәй капты. Авыртуы тагын да көчәйде. Ул кулы белән шул урынга сак кына баскалап карады, чәнчешкән урын ашказаны асты бизеннән өстәрәк кебек тоелды. Күкрәккә үк үрмәли ахрысы. Казанга баргач, операциягә ризалашырга туры килүе дә бар әле…

Газизҗан, әйберләрен сумкага салгач, туфлиләрен киде һәм кишәрлек турыннан урап бу башка якынлашып килүче тракторны каршыларга басу эченә керде, сөрелгән җирне карап әйләнде, буразнаның тигезлегенә дә, тирәнлегенә дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Тракторны туктатып, башлык кабинадан төште. Аның бөтен җиренә тузан утырган, шахтадан чыккан төсле ике күзе белән тешләре генә ялтырый, лычма булган күлмәге тәненә ябышкан, яңакларыннан, муеныннан, беләкләреннән тир ага иде.

– Шәпме соң минем джипта? – диде Газизҗан, чак-чак көлеп җибәрмичә.

– Моннан шәбрәкләрен дә күргән бар, – диде башлык, сер бирергә теләмичә.

Ул, машинасына барып, ап-ак сөлге белән битләрен, муенын, беләкләрен сөртте, сөлгесе җиргә салып тапталган төсле булды. Аннары көмештәй ялтырап торган термос алып, ике пластмасс стаканга салкын чишмә суы агызды, берсен Газизҗанга сузды. Су тешләрне сындырырлык салкын иде. Газизҗан ваклап-ваклап кына йотты, бронхитыннан курыкты, ә башлык өч кенә йотты. Тагын бер стакан эчте дә термосын Газизҗанга сузды. Газизҗан аптырап калды.

– Алыгыз, миннән истәлек булсын!

– Ни хөрмәтенә?

– Танышу хөрмәтенә. Минем әтием дә тракторда эшли.

Газизҗан алмагач, термосны аның әйберләре янына утыртып куйды. Машинасын кузгатып, аның янәшәсенә үк килде дә, ишеген ачып, рульдән төшмичә генә:

– Сез мине гафу итегез, абзый, – диде.

Газизҗан аптырашта иде, аңа кыен булып китте.

– Энәләремне чыгарганга син гафу ит, – диде ул ихлас күңелдән.

Машина күздән югалды. Газизҗан стакандагы суын эчеп бетерде дә термоска карап торды, гаҗәпләнүдән башын чайкап куйды. Аннары тракторына барып, кабинага менеп утырды. Биредә эсселек кайнар мунчадагы кебек иде. Бу тузан эчендә соңгы әйләнүләрең, түзәргә кирәк, диде ул үз-үзенә. Ләкин тракторын һаман кузгатмады, чөнки эч авыртуының көчәйгәннән-көчәюен сизде. Ахырда түзмәде, шуып диярлек җиргә төшеп, буразнага утырды, гәүдәсен артка җибәреп, учлары белән җиргә таянды, күзләрен йомды. Йөрәге дә шушында бит инде аның. Гомернең дә күпме калганы билгесез. Әле дә ярый җир берәү генә. Кая китсәң дә, мәңгелек түшәгең анда…

Хәрәкәтсез шактый утырганнан соң, ул, кабинасына күтәрелеп, үзендә тракторын кузгатырлык көч тапты. Сәгатьтән артык сөргәннән соң, басуның иң калку урынында туктап, тырма тешләренә җыелган үләнне чистарткач, тирә-юненә күз атты. Бөтенесе, су эчендәге кебек, рәшә дулкынында җәйрәп ята. Сап-сары иген басулары, ямь-яшел Ык тугайлары, күгелҗем әрәмәләр, Аккүк, алма бакчасы, ерактагы башкорт урманнары, әби таулары, сыер, сарык көтүләре кайта торган Надулат үре. Бөтенесенең һәр кирте, һәр борылмасы, тез биеклеге һәрбер куагына кадәр таныш. Ач-ялангач балачак елларында әнә шулар үзләренең алабуталары, кычытканнары, юа-кузгалаклары белән, сәрдә, камыш тамырлары, кәҗә сакаллары, шома көпшәләре, җиләк-җимешләре, куырган бодайлары-борчаклары белән аларны үлемнән коткарып калдылар. Икенче класста укыганда бугай, аларны бөтен мәктәп белән басуга башак җыярга алып бардылар. Балалар тезелешеп басып, арышы урып алынган басуның камыл төбенә өзелеп төшкән башакларны букчаларына җыя-җыя, икенче читенә кадәр барып чыктылар. Укытучылар һәркемнең башагын үлчәп кабул иттеләр. Шуның өчен Газизҗанга ике стакан арыш оны тиде. Өйгә ул чиксез куанып кайтып керде. Әнисе шул оннан, улына рәхмәтләр укый-укый, казанда талкан болгатты. И ул талканның тыгызлыклары, теш белән кыскан саен, аннан чыккан баш әйләндергеч тәмнәр, ул тәмнәрнең майланып бөтен авызга таралулары. Ул талканны йотып җибәргәнче үк, эчнең түземсезләнеп тартылулары!.. Дүртенче класска керәсе елны ул әнисенә бәләкәй чалгы белән борчак чабыша башлады. Чабуы күпме булгандыр инде, әмма кырда эшләүчеләр өчен йә борчак ашы, йә борчак боткасы пешерәләр, эттәй арысаң да, тамагың туеп кайта…

Газизҗан сәгатенә күз төшерде. Фирдәүсә килергә дә күп калмаган икән. Ул тракторын кузгатты. Хәлсезләнеп кызарган һәм инде шактый түбәнәйгән кояш, аңардан качарга теләгәндәй, басу сыртындагы каен полосасына ышыкланып йөгерә, кәүсәләрнең сирәгрәк урыннарыннан кул көзгесе төсле ялтырап-уйнап бара. Әнә ул каенлыкның сирәгрәк җиренә җитте, кәүсәдән кәүсәгә күчкәне аермачык күренә башлады. Газизҗан аңардан һич кенә дә күзен ала алмады, хәтта тракторының буразнадан читкә китүен дә сизми калды. Ул, идарә рычагын тартып, аны кабат эзенә кертте. Бер дә буразна ташлаганы юк иде. «Әллә кояш белән янәшә, бу басуларны, туган җирләрне карап, үземнең җаным да йөгерәме соң?» – дип уйлап куйды.

Барысы да әйбәт булачак. Менә бу эчнең чәнчешүе генә. Эч кенә түгел, шиклерәк бит әле ул, күкрәккә дә, кулларга да, хәтта аякларга да таралып, тоташ сыкрый. Ул басу түренә барып җитте, кире борылды. Җил бераз кимесә дә, кабина эченә тузан бөркелеп кергәнлектән, тын алуы да кыен, юньләп күреп тә булмый иде. Газизҗан бер як ишекне ябып куйды да, гәүдәсен кабинадан яртылаш чыгарып, чүпрәк белән тәрәзәдәге тузанны сөртә башлады. Шулчак аның күзе ничектер күк йөзенә төште һәм анда эленеп торган ялгыз болытны күрде. Ул аһылдап урынына утырды, күкрәгендә нидер кузгалып куйды. Ап-ак болыт! Әле бая гына төшендә күргән ак болыт иде бу. Ничә көннәр буе чип-чиста торган зәңгәр күктә беренче болыт кисәге! Димәк, дымга сусаган бу җирләргә шифалы яңгыр явачак, арыш чәчәргә дә, көзге бодайга да өмет бар. Болытны ул күзеннән гел ычкындырмады, хәтта тузан да күпмедер басылган, сулышы да җиңеләйгән шикелле тоелды. Басуның иң биек урынын үтеп, аска төшә башлаганда, юлга кызыл «Жигули» килеп туктады. Һавадагы ак болыт чайкалып куйды, ул маңгаена, аркасына тир бәреп чыгуын сизде…

Газизҗан юлга егерме-утыз метр кала муфтаны аерды да тракторны сүндерде. Ләкин гәүдәсен кузгата алмыйча шактый утырды. Ниһаять, җиргә сикерде. Тораташ катып калган һава аның бөтен барлыгын кысып алды, бер генә адым атларга да ирек бирмәде, ул үзе дә җансыз ташка әйләнде кебек. Бу таш аны утлы энәләр белән чәнчегәндәй кысып алды. Юк, бу теге чир түгел, бу ниндидер зур, хәтәр нәрсә иде. Чөнки ул Газизҗанның эчен генә түгел, һәрбер күзәнәген көйдерергә тотынды. Ул күз алдында кызыл ут булып янучы машинага таба ава-түнә атлады. Зиһене томаланды, бар нәрсәнең мәгънәсе югалды…

Менә ул мең газап белән машина янына килеп җитте. Анда Фирдәүсә белән Ильяс басып торуы шәйләнде. Алар исәнләштеләр дә бугай, әллә авырыйсыңмы, дип тә сорадылар бугай, ләкин Газизҗан өчен боларның бөтенләй әһәмияте юк иде. Ул Фирдәүсәнең күзләренә ярдәм сорагандай төбәлде, теле әйләнмәде, яргаланган иреннәре кызганыч дерелдәп бер ачылды, бер ябылды, тамак төбе белән еш-еш сулап алды. Ахырда ул бөтен барлыгы белән этеп бер сүз чыгара алды:

– Бул… мый…

Бу сүзнең газаплы ялкыны офыктан офыкка кадәр җирләргә дөртләп кабарлык иде… Ильяс кычкырып җибәргәнен сизми дә калды:

– Ничек булмый?!

– Зинһар, гафу итегез, – димәкче булды Газизҗан.

Әмма тавышы чыкмады, корыган тамак төбеннән аңлаешсыз хырылдау гына ишетелде.

Фирдәүсә ап-ак ефәк күлмәктән иде, «өф» дисәң, очып китмәле җиңел зәңгәр күк төсле косынка япкан, ул искиткеч чибәр, чиста, саф иде… Фирдәүсә аның сулык-сулык кан йөрүдән тамырлары бүрткән тузанлы кулын, үзенең нәфис ак кулларына алып, хушбуй сибелгән кайнар яңагына терәде. Газизҗанның кулы коточкыч авыр, имән кайрысыдай кытыршы иде, аңардан туфрак, май һәм җир исе килә иде. Әйтерсең лә бу кул түгел, ә бәлки мәңге шушы җирдә үсүче, ләкин күзгә күренмәс пәһлеван агачның бер тере тамыры иде. Фирдәүсәнең тамак төбенә нидер тыгылды, тавышы әллә кайдан – теге ак болыттан ук килгән кебек тонык чыкты:

– Мин сине гаепләмим, Газизҗан. Баштук үз иркеңә куйдым… – Бу кулның кайнарлыгын, үзенә генә хас исен мәңге хәтерендә калдыру өчен, Фирдәүсә аңа иреннәрен тигерде, ә күз карашын Газизҗанның йөзеннән алмады. Газизҗанның күзләре гафу үтенергә мөлдерәп тора иде. Шуны аңлап, Фирдәүсә:

– Күңелем барыбер синең белән, – диде. – Миңа хәзер элеккедән җиңелрәк. Рәхмәт сиңа…

Газизҗан дәшә дә, кымшана да алмады. Ак һәм кара шәүлә кызыл шәүләгә таба атлады, аннары өчесе дә юлдан ерагаеп юкка чыкты…

Ул, тез буыннары йомшап, акрын гына чүгәләде дә йөзтүбән капланды, бөтен гәүдәсе белән сузылып, әле бер яңагын, әле икенчесен камыллы кайнар туфракка терәде, аннары чалкан әйләнде. Монда аунасаң да егылып төшү мөмкин түгел, һәм бүтән берни дә кирәкми иде. Калак сөякләре белән, бөтен гәүдәсе белән җирнең катылыгын тойгач кына, рәхәтләнеп җиңел итеп сулап җибәрде, күзләрен йомарга теләде, әмма керфекләренә зәңгәр күк йөзендәге ак болыт килеп кунды… Нинди илаһи тынлык! Газизҗан шикләнми: җир аны кичерде. Ул һәрвакыт шулай, нинди хәлдә булсаң да, сине аңлый, тып-тын кичерә һәм кабул итә. Ә үзе беркайчан да, үзе үлеп барганда да, сиңа хыянәт итми… Газизҗан бөтен гәүдәсенә иртәгә кояш чыкканга кадәр эшләрлек көч иңгәнлеген тойды.

Дәверләр аһәңе

Подняться наверх