Читать книгу Туган ягым Ярмәгем - Галибя Ризатдиновна Идиятова - Страница 5
Тирес утыннары
ОглавлениеҖәй көнендә һәрбер йортта утын «суктылар» тирестән.
Бер- берсенә өмә белән йөрделәр туган- күршеләр.
Ничек утынны сугарга? Авыл халкы ул белә…
Кыш көнендә алар тиресне тигезләп өеп куя.
Җәй җиткәч тараталар, су сибеп таптаталар.
Аның өчен бер ат кирәк тирестә йөретергә.
Халык елгадан су китерә мичкә (бочка) белән арбада.
Ташып торучы, аты белән, бик күп тапкырлар бара.
Шул җәемгә су сибәләр, ат таптый хуҗа белән,
Байтак вакыт үткәннән соң тирес була бик йомшак.
Крыйларын тигезлиләр, түгәрәкләп куялар,