Читать книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов - Страница 1
Оглавление«Укучы һәм укытучы» сериясе 2011 елдан нәшер ителә.
Фәнни җитәкчесе
Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы, профессор
Проект авторы һәм төзүчесе
Талия Шакирова
© Татарстан китап нәшрияты, 2012
© Шакирова Т. Р., төзү, 2012
Тирән тамырлар
Йөз еллар
Үткәннәр —
Имән сау.
Сәмумнар
Өткәннәр —
Имән сау.
Яшеннәр
Теткәннәр —
Имән сау.
Тираннар
Беткәннәр —
Имән сау.
Ни хикмәт,
Могҗиза!
Имән сау!
Имәннәр
Бездән дә
Калырлар.
Тагын
Күп буынны
Танырлар.
Кояшка
Үрелә
Барырлар.
Ни хикмәт,
Могҗиза!
Тамырлар!
Туган җир,
Синдәге
Тамырлар —
Нык, тирән
Тамырлар!
Шәүкәт Галиев
Галимҗан Ибраһимов – әдәби колачы, сүз сәнгатендәге осталыгы, иҗатының байлыгы, киңлеге, гомумән, әдәбият тарихында тоткан урыны белән бер милли җөмһүрият рамкасына гына сыймый торган бик үзенчәлекле, кабатланмас зур талантларның берсе. Аның үткен каләме белән иҗат ителгән роман-повестьлары татар әдәбиятын зур дөньяга алып чыкты.
Афзал Шамов