Читать книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов - Страница 3
Истәлек Гөлсем Мөхәммәдова
Зур тормыш (Кыскартып бирелә)
ОглавлениеМин 1923 елның җәендә, егерменче яшемдә, Галимҗан Ибраһимов белән таныштым һәм аңа кияүгә чыктым. Бу вакытка кадәр әле мин бик тирәннән уйлана белми торган, уйнап, көлеп, биеп йөргән бер кыз идем. Шулай да минем беркадәр белемем бар иде инде, – рус һәм рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбиятлары белән яхшы ук таныш идем. Татар телендә чыккан әдәби китапларны да кызыксынып укый идем.
Гөлсем Мөхәммәдова (1903–1988) – СССР Язучылар союзы әгъзасы, тәрҗемәче, табибә, биология фәннәре кандидаты, 1923–1933 елларда Галимҗан Ибраһимовның хатыны, аның кайбер әсәрләрен («Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», «Кызыл чәчәкләр») рус теленә тәрҗемә итүче.
Гөлсем Мөхәммәдова Ялтада улы Рөстәм белән
Галимҗан, миңа өйләнеп ике-өч ай торганнан соң, Анапага ял итәргә китте. Мин өйдә ялгыз калдым. Миңа иптәшкә Әстерханнан Гайшә апам килеп төште. Беркөн ул миңа:
– Әйдә әле, Гөлсем, бүлмәңне бераз җыештырыйк. Син өйдә мондый эшне яратмый идең, хәзер дә өеңне пөхтәләп җыештырмыйсың икән, – диде.
Ул вакытта без Чернышевский урамындагы 2 нче номерлы Советлар йортында (хәзерге Кремль урамы) 33 нче бүлмәдә тора идек… Без җиң сызганып эшкә керештек. Башта китапларны рәтләп куярга кирәк дигән карарга килдек. Аларның кайберләре берсе эченә икенчесе тыгылып куелган. Китапларны берәм-берәм аерып, тузаннарын сөрттек, күләменә, тышының матурлыгына карап, киштәләргә яңадан тезеп куйдык. Күп китаплар сыймыйча артып калды. Аларын идәнгә өстәл рәвешендә өеп куйдык. Шунда Һади Такташ килеп керде… Китап киштәләренә якын килгәч аптырап калды:
– Китапларга тимәскә кирәк булгандыр, – дип шикләнеп, башын чайкап торды.
Берничә көннән Галимҗан кайтты. Китапларны күргәч, йөзенә курку галәмәте чыкты.
– Син ни эшләдең, балакай, минем бөтен материалны тараткансың ич, – диде.
– Нинди материал? Без анда бернинди материя дә күрмәдек.
– Бөтенләй сабыйларча уйлыйсың икән әле син, балакай. Күп нәрсәне өйрәтергә кирәк икән сиңа. Ләкин борчылма, барысын да белерсең,– диде һәм башымнан сыйпады.
Ул миннән уналты яшькә олырак иде. Әллә шуңа, әллә тәҗрибәм җитмәгәнгә, миңа «балакай» дип эндәшә иде. Икенче көнне без икәүләп китапханәне яңадан иске хәленә китерә башладык. Эш арасында мин «материал» дигән сүзнең мәгънәсен тәмам аңладым һәм китапларны, эчтәлекләренә карап, берсе янына икенчесен үз кулым белән тезә башладым. Аның миңа биргән беренче дәресе шул булды.
Аннары ул мине чынлап укыту эшенә кереште. Мин Гомер, Данте әсәрләреннән башлап Блок һәм Маяковский әсәрләренә кадәр яңадан укып чыктым. Әдәби-теоретик әсәрләрне дә ул бик җитди укытты…
Галимҗан белән яшәвем минем өчен гаилә тормышы гына түгел, үзенә бер мәдәният университеты булды.
1926 елның көз башы. Урамда салкын. Көн саен диярлек яңгыр ява. Галимҗан эштән кайта да, каминны яктырып, утка карап утырып ял итә. Аннары кабинетына кереп утырып эшли башлый. «Әдәбият кануннары» н яза. Бер кичне ул миңа:
– Балакай, Феняга әйт әле, самовар куйсын! – диде.
Сәгатькә карасам, төнге ике. Хезмәтче хатынны йокысыннан уятырга кыймадым, кухняга үзем төшеп киттем.
– Самовар кайнагач, миңа әйтерсең, үзең күтәрә күрмә,– диде Галимҗан.
Ул вакыт мин йөкле идем. Самовар кайнады. Инде Галимҗанны чакырыйм дип торганда, югарыда буылып-буылып йөткергән тавыш ишеттем. «Бу кем микән?» – дип уйладым. Галимҗанның болай итеп йөткергәнен беркайчан да ишеткәнем юк иде… Мин баскычтан менгәндә, ул юынгыч янында бөгелеп басып тора иде. Мине күргәч, кулы белән генә «яныма кил» дип ишарә итте. Янына барып карасам, ни күрим, юынгыч ләгәне кан белән тулган. Беренче минутта мин куркудан кычкырып җибәрдем дә, артка чигенеп, аркам белән шифоньерга килеп бәрелдем. Ләкин шунда ук үземне кулга алып, врач Терегуловка шалтыраттым.
Хәле яхшыра төшкәч, аны курортка җибәрү мәсьәләсе кузгалды. Юлда кан төкерә башласам, ялгызыма авыр булыр, дип, ул мине үзе белән алып китәргә уйлаган иде. Ләкин мин ул вакытта берничә атнадан бала табарга тиеш идем. Бу хәлдә мин үзем аңа авыр йөк булачакмын. Галимҗан моны аңлады, Кавказга үзе генә китте.
Галимҗан аннан ныгып кайткан төсле иде, ләкин, үкенечкә, ул үзенең сәламәтлеге турында уйламады. Кайту белән әдәби һәм сәяси эшкә чумды. Бу шартларда врачлар кушканча көн тәртибен дә саклый алмады. Әгәр эшен ташлап торырга, бераз ял итәргә киңәш итсәм, ул миңа:
– Мин – революция солдаты. Шундый көрәш вакытында авырыйм дип түшәккә менеп ятыйммы? Юк, булмый, хәл җиткәнчә көрәшергә кирәк, – ди иде.
Моның нәтиҗәсе бик тиз күренде. Татарстан Советларының чираттагы съезды башланды. Галимҗан анда делегат булып сайланган иде. Съездның икенчеме, өченчеме көнендә Галимҗан утырышка китте. Мин, бераз эшләремне эшләргә дип, өстәл янына барып утырдым.
Башларга да өлгермәдем, урамда чана табанының шыгырдавы, ат пошкырганы ишетелде. Кызыксынып, тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп, урамга карадым. Ишегалдында Галимҗанның чанасы тора, кучер аңа чанадан төшәргә булыша. Шомла- нып, тышкы ишекне ачарга дип чаптым. Галимҗанның чырае ап-ак. Күзләре зураеп калган, хәлсезләнгән, авызын кулъяулык белән каплаган. Тунының соры каракүл якасы канга буялган. Шунда ук барысын да аңладым. Чишендереп, түшәккә яткырдым. Минем инде ачы тәҗрибәм бар, мондый чакларда нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен белә идем. Шулай булса да, ул миңа шуны әйтеп өлгерде: кием салу бүлмәсендә тунын чишкән вакытта һич тә көтмәгәндә тамагыннан кан килә башлаган.
…Без 1927 елның 27 апрелендә Севастопольгә барып җиттек. Ул вакытта әле Севастополь белән Ялта арасында автобуслар юк иде. Булса да, без барыбер автобуска утырып китә алмаган булыр идек, чөнки Галимҗанның утырып бара алырлык хәле юк, аны тик яткырып кына алып барырга мөмкин иде. Бер частный лимузин табып, бәясен килештек. Лимузин хуҗасы безне бик акрын, селкетмичә генә алып барырга һәм Галимҗанга ятар өчен урын җайларга тиеш иде. Шулай эшләде дә. Рөстәм улыбыз да машинада бик тыныч, еламыйча, теземдә йоклап барды. Ялтада без башта өч көн гостиницада кундык, аннары доктор Дьяков безгә Халтурин урамындагы 5 нче номерлы йорттан бүлмә табып бирде. Ләкин Галимҗанның хәле анда да яхшырмады.
…Бервакыт төн уртасында мине кемдер югарыга тотып атты да, мин яңадан җиргә егылып төшкән кебек булдым. Уянып китсәм, бөтен өй бизгәк тоткандай калтырый, тетри иде. Моннан бер-ике ай элек җир тетрәү булып узганга, моның да җир тетрәү икәнен аңлый алдым. Ләкин бусы көчлерәк иде. Рөстәмне тиз генә чаршауга урадым да, өстемә ашыга-ашыга халатымны киеп, верандага йөгердем. Узышлый Галимҗанга:
– Мин сине хәзер чыгарырмын! – дидем, ләкин шунда хәйран калдым, гел урын өстендә яткан Галимҗан торып утырган, чалбарын кияргә маташа иде.
Хискә бирелеп торырга вакыт юк. Йөгереп барып ишекне ачтым да баскычка чыктым. Шул минутта югарыдан кирпечләр сибелә башлады, берсе минем җилкәмнең уң ягына килеп төште. Ярый әле Рөстәм башын сул якка куйган иде.
Баскычтан йөгереп төштем. Күрше кызы Надя дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ярым ялангач килеш утыргычта утыра иде. Рөстәмне тиз генә аның кулына тоттырдым, ә үзем яңадан верандага, Галимҗан янына йөгердем. Мин әйләнеп килгәнче, Галимҗан чалбары белән пиджагын киеп бетергән, ботинкасын кияргә маташа иде инде. Ул миннән:
– Рөстәмне кемгә калдырдың? – дип сорады.
– Надя кулында, – дип җавап бирдем, аннары, кабаланып, ботинкасы белән пальтосын кигезеп бетердем, көч-хәл белән баскычка алып чыктым.
Күршеләребезнең берсе аны баскычтан алып төшәргә булышты. Утыргычка яткырдык. Мин:
– Хәзер мендәр белән түшәк чыгарам, йә суык тияр, – дип, өйгә кереп киттем һәм тиз-тиз генә тәрәзәдән мендәр, түшәк, юрган кебек әйберләрне ташлый башладым. Шулай ук караватны да, сүтеп, тәрәзәдән өлешләп ыргыттым… Караватны бакчаның урам кырые буендагы аллеяга куйдым: моннан өй дә, бакча да күренә иде…
Искиткеч хәл! Бу тынычсыз үткәрелгән төннән соң, Галимҗан караватта кеше ярдәменнән башка утырып тора башлады. Ул гына да түгел, вакыт-вакыт карават аркасына тотынып, берничә минут булса да аягына басып торырга тырыша. Әллә куркынычлы җир тетрәү төненнән соң аның күңелендә үз көченә ышану тудымы, әллә инде сәламәтлеге ныгый башладымы, анысын әйтә алмыйм, һәрхәлдә, сәламәтлеге бөтенләй үк кайтмаса да, аякка басар һәм, өстәл янына утырып, аз гына булса да язгалый-сызгалый башлар көне якынлаша дигән өметне ныгытты.
Җир тетрәү аркасында җимерелгән яки зарарланган йортларны 1928 елның яз башына таба төзәттеләр. Без дә фанера өйдән йортның икенче катына күчтек. Монда инде без ике бүлмә алдык.
…Рөстәм 1926 елның 5 ноябрендә Казанда туды. Ул дөньяга килгәндә, Галимҗан Кавказда иде. Әтисе кайтканда, бала инде бер айлык чамасы булган иде. Күрәсең, Галимҗан чыннан да бик бала теләгән булса кирәк, чөнки бала коляскасының кырыена терсәкләре белән таянып, бик озак-озак балага карап утыра торган булды. Вакыт-вакыт ул:
– Малаебыз бик таза булыр төсле күренә! – дип әйткәли иде. – Син аның башына, маңгаена дикъкать белән кара әле. Күзләрен күрәсеңме? Акыллы егет булып үсәр төсле күренә.
Баланы вакытлы-вакытсыз имезүгә һәрвакыт каршы тора иде. Феня белән бергәләп баланы юындырганыбызны сөенеп карап тора, кулына баланың йомшак зур фланель җәймәсен тотып көтә һәм, юындырып бетергәч, баланы, шул җәймәгә урап, үз кулына ала. Ләкин аңа баласын болай иркәләргә күп туры килмәде. Балага дүрт ай тулыр-тулмас, Галимҗанны авыруы тагын аяктан екты, һәм аны университет клиникасына урнаштырдылар. Аның шундый авыр, каты яткан көннәрендә Рөстәм дә чирләп китте…
Клиникага, бик борчылып, елап, Феня килеп керде. Кулында Рөстәм юк.
– Рөстәм чирләде, коса да коса, эче китә, елый, куллары-аяклары боз кебек салкын.
Мин шул минутта өйгә чаптым. Феня баланы клиникага көнгә ике мәртәбә китерә иде. Калган вакытта, балалар ашханәсеннән сөт алып, шешәдән имезә. Бушаган сөт шешәсен Феня типография буявы кибеп җитмәгән газета белән юган да, шул савытка салып, сөт алып кайткан һәм аны балага имезгән. Нәтиҗәдә бала типография буявы белән агуланган…
Ялта һавасы Галимҗан өчен генә түгел, Рөстәм өчен дә бик файдалы булды. Ул көннән-көн ныгыды, үсте. Әмма… Үләренә берничә ай элек Рөстәм минем янга үзенең китапларын күтәреп килде.
– Әни, миңа трамвай турында укы әле, – дип, кулыма китап тоттырды.
Бу китапны мин күңелдән белә идем. Шуңа күрә китапны тез өстенә куйдым да карамыйча гына укый башладым. Кинәт Рөстәм:
– Бу җирдә китапның битен әйләндерергә кирәк, ә син әйләндермисең,– диде.
– Ә син аны каян беләсең?
– Беләм! – диде дә Рөстәм китапны ахырына кадәр күңеленнән укып чыкты. Бер урында да ялгышмады. Мин аптырап калдым.
– Башка китапларны да шулай укый беләсеңме? – дип сорадым.
– Беләм.
– Йә, менә бусын укып күрсәт, – дип, кулына «Мойдодыр» ны тоттырдым.
Бу китапны да шулай башыннан ахырына кадәр, юллары буйлап бармагын йөртеп, күңелдән укып чыкты.
– Бөтен китапларыңны да шулай беләсеңме?
– Беләм, башкаларын да укыйммы?
Аның егерме-утызлап китабы бар иде. Бу китапларны ул, әтисе шикелле, бик пөхтә тота, ертмый, буямый. Әгәр берәрсен алып икенче бер җиргә куйсаң:
– Минем шундый исемле китабым кайда, аны кем алды? – дип таптыра һәм урынына куя иде.
Боларның барысын шулай күңелдән белгәненә аптырап, мин әтисе янына кердем.
– Син аны махсус өйрәтмәдеңме? – дип сорады Галимҗан.
– Юк, – дидем мин.
Аны һичкем махсус өйрәтеп утырмый, ул үзлегеннән шулай өйрәнә икән.
Дүрт-биш айдан Рөстәм авырый башлады. Ул бик сәер йөткерә, бугазы кысыла кебек иде. Өченче көнне буыла ук башлады. Мин курыктым. Галимҗанны уятып, хәлне аңлаттым да, баланы күтәреп, больницага чаптым. Бала бик авыр итеп сулый. «Ни өчен миңа ярдәм итмисең?» дигән төсле, күзләремә тилмереп карый. Тиз арада хирург килде. Рөстәмгә операция ясадылар. Аннан безне йогышлы авырулар больницасына озаттылар. Ул төнлә тыныч йоклады. Иртән елмаеп уянды. «Ашыйсым килә», – дип, күмәч сорап алды. Үткер тешләре белән кытырдатып ашый башлады. Ул арада палатага табиблар килеп керде. Баланың ашаганына сөенеп карап тора башладылар, әмма кинәт аның йөзе җитдиләнеп китте. «Ни булды икән?» – дип, мин балага текәлдем. Аның күзләре йомылып, күз төпләре күләгәләнеп баралар. Йөрәгемне курку басты. Мин:
– Рөстәм! – дип кычкырып, аның караваты янына чүктем һәм кулларына үрелдем.
Табибларның берсе:
– Эндәшмәгез, ярамый, – дип, минем кулларымны тартып алды.
Кемдер:
– Йөрәк параличы! – дип куйды.
Рөстәм 1931 елның 21 мартында үлде. Дөньяда нибары дүрт ел да дүрт ай ярым яшәде.
Рөстәмне күмү шул ук көннеме яисә икенче, өченче көннеме булды – анысын бүгенгәчә ачык хәтерләмим, чөнки ул көннәрне минем акылым томан эчендә иде. Рөстәмне ничек кабергә төшерүләрен дә белмим. Тик шул истә: Галимҗан бу авыр көннәрдә аяк өстендә йөрде. Вакыт-вакыт таягына ике кулы белән таянып, әйткән сүзне ишетмичә, таш кебек катып калган мизгелләре дә булды. Йөзе каралып көйде, күзләренең нуры сүнде, ләкин бер тамчы күз яше түкмәде.
Бердәнбер баласы үлгәч тә, күзеннән яшь чыкмавы Галимҗанның каты күңеллелегеннән түгел иде, билгеле. Киресенчә, ул бик нечкә, сизгер күңелле, миһербанлы кеше иде. Көрәш белән, каты эш белән үткән тормышы аны тотнаклы итеп тәрбияләгән, үз-үзен тыярга өйрәткән, рухын ныгыткан. Язмышның мәрхәмәтсез, мәгънәсез һөҗүмнәренә ул бирешмәскә тырыша. Авыруы белән көрәшер өчен генә дә аңа никадәр рухи көч кирәк! Бу авыруны ул табиблар язып биргән дарулар белән генә түгел, ә дәвалануына зарар китерә торган бөтен нәрсәдән үзен тыя белүе белән дә җиңә иде.