Читать книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки - Страница 2
Төзүчедән
ОглавлениеГаяз Исхакый революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классигы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, нашир, журналист, сәясәтче, милли хәрәкәт идеологы булып таныла. 1905 елгы революциядән соң мәйданга чыккан гәзитәләрне өйрәнгәндә, бу күпкырлы шәхеснең популярлыгы таң калдыра. Әдипнең үз әсәрләреннән, мәкаләләреннән, басылып чыккан әсәрләренә рекламалар, рецензияләрдән тыш, аның һәр адымы теркәлеп барылган. Кая барса, нишләсә дә – шуны язалар. Казан төрмәсенә ничек эләгүен, ничә көн тотылуын, авылына кайчан кайтуын, тагын кулга алынып, Чистай төрмәсендә утыруын, тагын Казан төрмәсендә озак айлар тоткынлыкта булуын, сөргенгә озатылуын, кайтуын… Һәр хәбәрдә бу каһарман егеткә соклану да, аның өчен борчылулар, теләктәшлек тә…
Бу чорда татарлар Г. Исхакый әсәрләрен ябырылып укый, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә күпләп йөри.
Г. Исхакый әсәрләре совет чорында 1930 елларга кадәр мәктәп программаларына кертелә әле, спектакльләр дә күрсәтелә. 30 нчы еллардан соң әдипнең иҗатын тоташ каралту чоры башлана. Китапханәләрдәге китаплары яшерен фондларга бикләнә. Нәкъ шул чорда, дингә каршы каты көрәш башланган чорда, гарәп язулы бик күп китаплар яндырыла, шик астында булган зыялыларның өйләрендә тентүләр ясап, китапханәләрен тар-мар итәләр, үзләрен кулга алалар. Бик күп зыялылар, эзәрлекләүләрдән куркып, шикле дип саналган китапларын юк итәргә мәҗбүр була.
Ә гади халыкта Г. Исхакый китаплары сакланып калган. Бу юлларның авторы 1970–1980 елларда нәкъ шул гади халыктан, иске йортларда яшәүче әби-бабайлардан, әдипнең әсәрләрен укып, спектакльләрен карап үскән кешеләрдән берәмтекләп эзләп табып, язучының революциягә кадәр басылып чыккан барлык китапларын гарәп язуыннан гамәлдәге язуга күчереп, машинкада бастырган һәм, 1980 еллар ахырында илдә үзгәреш җилләре исә башлап, рәсми рәвештә Г. Исхакый мирасын җыю мәсьәләсе күтәрелгәндә, тупланган байлыкны дүрт томга бүлеп, галимнәр алдына куйган иде.
Бу урында милләттәшләрнең китапка хирыслыгын, яхшыны яманнан аера белүен, яраткан китабын кадерләп саклавын, шул юлда батырлыгын әйтеп китми мөмкин түгел. Кара репрессия елларында Г. Искахый китаплары, пыяла банкаларда базга күмелеп яисә күн кисәкләренә төрелеп ком, тоз өемнәре эчендә яшәүләрен дәвам иткәннәр, бүлмә такталарына ябыштырылган кәгазь астында да яшерелеп сакланганнар. Әдипнең әсәрләрен, китапларын җыю, туплау процессында шактый кызыклы хәлләргә дә очрыйсың. Әйтик, китапларының аерым нөсхәләре озак еллар буе үзара алышынып, бер кулдан икенче кулга күчеп, даими укылып йөргән. Алай гына да түгел, еш кына китапны укып чыккан кеше бушрак биткә әсәрнең эчтәлеге яки авторы турында үзенең фикерләрен дә язып калдырган. Бу фикерләр чорга, заманның сәясәтенә бәйле рәвештә гел үзгәреп торалар һәм укучының әсәргә, аның авторына мөнәсәбәтен генә түгел, дөньяга карашын, заманны аңлау дәрәҗәсен дә ачык күрсәтәләр. Шул рәвешчә, бу язмалар бергә җыелып, диалог формасын алып, үзенә бертөрле бәхәс, фикер алышу булып кабул ителәләр. Мәсәлән, әдипнең «Тормышмы бу?» китабы нөсхәсенең титул битендә төрле елларда, төрле кул белән язылган шундый «искәрмәләр»не укырга мөмкин:
«Җавап: «Тормыш түгел! Яшә! Яшә! Яшә! Яшәсен Гаяз!»
«Чын тормышта ләззәт бар икән! Яшәсен татар шагыйрьләренең атасы Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый!»
«Милләт сөюче Гаяз, яшә! Яшә, Гаяз, син яшәсәң генә, татар яшәр. Шәкерд. 1925».
«Яшә, Гаяз! Шәкертләрнең хәлен, ислях хакында иҗтиһад иткәнеңез өчен рәхмәт. Г. С.».
«Яшә, Гаяз! Син хәзер милләт атасы булдың, һичвакыт онытылмассың! Г. Шакир. Казан».
«Гаяз абый, синең телең матур, аңлаешлы язылган. Әсәрләреңнең идеологиясе дә яхшы булса, синең язган нәрсәләрең татар укучыларының кулыннан төшмәс иде. Мин».
«Яшәсен Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый, ул яшәгәндә генә, татар милләте артка калмас. Г. С.».
«Фикерең ялгыш, туган… Гаяз, әле ашаган табагыңа …ып йөрмә! Шәкертең».
«Гаяз яшәсен, имеш, Гаяз яшәгәндә генә татар милләте яши, имеш. Гаяз татар милләтен фәкать фахишлек белән яшәтә. Ул аларга бер юл күрсәтми. Мөхәррирмени ул Гаяз!»
«Фикерең ялгыш, туган! Синнән алда язган кешеләрнең «Гаяз яшәсә генә, татар милләте яшәр» дигән сүзләре дөрест булмаган шикелле, синең сүзең дә дөрест түгел. Гаяз – безнең иң олы язучыларыбыздан. Ул үзенә таныш булган мохитнең бөтен кимчелекләрен ача һәм аңлаган кешегә юл да күрсәтә».
«Гаяз – милләтнең яктыртучысы да, ул шулай ук милләтнең алдакчы, хыянәтче, сатлык социалисты да».
«Гаяз заграницада. Ул – хәзер безнең ирекле илгә кирәк булган пролетариат әдәбиятының дошманы. Аның элек язган бөтен әсәрләре буржуазия идеологиясендә язылып, надан халыкны алдап яткыручыларның мәшһүрләреннән иде. Хәзер инде аны сагынган кешеләр тиз генә күрә алмассыз. Долой сатлык аумакай! Г. С.».
«Сатмады. Китте! Гаяз барыбер бетми. Үзең дә аның парчасын укыйсың бит әле!»
Гаяз Исхакыйның туган халкы арасында «барыбер бетмәячәген», аның әсәрләренең яшәячәген, азчылык арасында булса да укылып йөреячәген раслый торган бүтән фактлар да бар.
Әдип чит илгә китеп бер кеше гомере кадәр вакыт узгач, ниһаять, матбугатта аның турында яңадан сүз чыгып, бәхәсләр башланырга өлгерми, «Гаяз Исхакый, он же Щольц» исеме белән, әдипне шпионлыкта гаепләгән мәкалә басылып чыга (Советская Татария. – 1989. – 19 февраль). Шул мәкаләдән соң Г. Исхакый китапларын яшереп саклаган әби-бабайларның элекке ачык ишекләре кабат ябыла башлый. Әмма гаҗәп: Исхакыйның исеменә нинди генә ярлыклар тагарга маташмасыннар, халык күңелендә аңа мәхәббәт кимеми, әсәрләренә булган фикер үзгәрми, ул кадерле китапларын юкка чыгару турында уйлап та карамый, аларны бары ераккарак яшерә генә. Халыкта курку бик көчле. Әмма тәвәккәллек тә бик зур.
Г. Исхакый феноменын – чын мәгънәсендә халык язучысының бөеклеген, аның үз милләтенең тиңдәшсез яклаучысы, хадиме булуын аңлау өчен, аның тормыш юлын, карашларының ничек формалашуын, әдәби һәм публицистик әсәрләрен, сәяси эшчәнлеген җентекләп өйрәнергә кирәк.
Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»дә болай яза: «Мин 1878 елның иске стиль белән февральнең 10 ында (яңа стильдә 23 февраль) җомга көн, кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килгәнмен… Мөхәррир мин дә голяма1 зөмрәсеннән йитмешмен вә беренче милли аңны бу мохиттә алганмын».
Гыйлаҗетдин хәзрәт белән Камәрия остазбикәнең Мәрьям һәм Габдерахман исемле беренче балалары нарасый килеш үлеп киткәнгә, Гаяз гаиләдә көтеп алынган бик кадерле бала була. Аны сөеп, иркәләп үстерәләр. Башлангыч белемне Яуширмәдә әтисе мәктәбендә ала, ә унике яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда укыганда, аның кулына килеп эләккән Сәлим Сабитның «Җәгърафия» китабын укып: «Картада ислам дәүләтләре дикъкатемне җәлеб итте… Мөселман мәмләкәтләренә ни өчен, берләшеп, бөтен дөнья кяферләренә каршы бер дәүләт тәшкил итмәүләре турында уйлана һәм шулар хакында әтиемнән сораша идем, – ди Г. Исхакый үзенең «Тәрҗемәи хәлем»ендә. – «Госманлы тарихы» һәм «Әндәлес тарихы» – бу китаплар темалары белән дә, теле белән дә минем дикъкатемне нык җәлеб иттеләр һәм мин унике-унөч яшьлек бер бала, бу китапларны берничә тапкыр укыдым». Яшь Гаязның формалашуында әлеге өзектә китерелгән вакыйга-фактларның да билгеле бер роле булгандыр дияргә мөмкин.
1893 елда ул Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килеп урнаша. Анда рус империясендә төрки телдә чыгарылган бердәнбер гәзитә «Тәрҗеман»ны җентекләп укып бара. Исмәгыйль Гаспралының «төрки берлек» идеясе белән таныша. Ул вакытларда шәкертләр төрле мәдрәсәләргә барып, дини, гыйльми, тарихи, әдәби темаларга бәхәсләр, сорау-җавап кичәләре оештыра торган булганнар. Бу «моназарә кылып йөрү»2 дип аталган. Күп белем, фикер йөгереклеге, тел җорлыгы таләп иткән бу «моназарәләр» үзәгендә Г. Исхакый тора, бәхәстә осталыгын арттырып, иң көчле моназарәчеләрнең берсенә әверелә.
Г. Исхакый 1897 елда Печән базары тирәсендәге яңа ачылган Әмирхановлар мәдрәсәсенә күчә, хәлфәлек тә итә. Анда ул «аваз» ысулы белән, ягъни җәдитчә укытуны гамәлгә кертә. Шул уңай белән Г. Исхакыйның исеме дә беренче тапкыр рус матбугатында күренә: «Бу яңа мәдрәсә шундук мөселманнарның игътибарын үзенә җәлеп итә. Тиз арада бирегә 70 ләп шәкерт җыела. Чөнки биредә Гаяз әфәнде Исхаков «аваз» ысулы белән укыта икән. Бу ысул белән шәкертләр берничә айда укырга өйрәнә. Ә элекке «хәреф» ысулы белән укытканда, укырга өйрәнер өчен еллар кирәк булган» (Н. П. Из мусульманского мира // Казанский телеграф. – 1898. – 15 январь).
Төрек телен әйбәт үзләштергән Г. Исхакый шул телдә романнар, күп хикәяләр укый. Рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән танышасы килә. Бер хәлфәдән рус теле буенча дәресләр ала. 1898 елда Казанның Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. Х. Ямашев, Г. Коләхмәтов, Г. Гобәйдуллиннар белән бергә укый. Бу мәктәптә Ф. Туктаров, Ш. Мөхәммәдьяров, М. Корбангалиев, М. Солтангалиев һ. б. белем алган.
Татар укытучылар мәктәбендә укыганда, ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә. Н. Гоголь, И. Тургенев, Л. Толстой, А. Чехов, Ги де Мопассан, Кнут Гамсун, Оскар Уайльд әсәрләрен аеруча яратып укый. Шул елларда «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» (1899), «Кәләпүшче кыз» (1900) хикәяләрен, «Өч хатын берлән тормыш» (1900) драмасын язып бастыра.
Г. Исхакыйның бу әсәрләрендә уку, белем алу туры юлга кертә, бәхет-шатлык китерә, наданлык, әхлаксызлык юлдан яздыра дигән прогрессив фикерләр үткәрелә. Бу чорга хас булганча, Г. Исхакыйның да әдәбияттагы беренче адымнары мәгърифәтчелек идеяләрен тарату юнәлешендә ясала. Өч еллык студент чорында ул зур тырышлыгы нәтиҗәсендә рус телен бик яхшы үзләштерә. Хәтта рус әдәбияты үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итәргә дә алына. Мәсәлән, ул А. Пушкинның «Капитан кызы» повестен тәрҗемә итеп чыгара (1902).
1902–1903 уку елында Г. Исхакый Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Рус телен, табигать фәннәрен укыта. Атна саен әдәбият кичәләре уздыра. Казанда чагында «Шәкертлек» җәмгыяте оештырып, «Тәрәкъкый» исемле кулъязма гәзитә чыгарган, татар халкын йокыдан уяту эшендә актив катнашкан Г. Исхакый «Хөсәения»дәге шәкертләр тормыш-көнкүрешенә, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә дә яңа рух кертә, шәкертләрдә кешелек хисләре уятып, зур хөрмәт казана. «Хөсәения» мәдрәсәсендә бер генә ел эшләп алса да, Г. Исхакый иҗаты өчен ул бәрәкәтле ел була. 1903 елда Оренбургта аның «Ике гыйшык» комедиясе, «Бай угылы» һәм «Очрашу, яки Гөлгыйзар» хикәяләре басылып чыга. Шул ук елда татар халкының киләчәк язмышын фантастик планда күзаллаган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән публицистик повесте төгәлләнеп, 1904 елда Казанда басылып чыга. Бу повесть – Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗат программасы. Әсәр басылганнан соң, илле ел гомеренең утыз биш елын чит илләрдә яшәргә мәҗбүр булса да, Исхакый шул куйган программасына, идеалларына тугрылыклы булып кала, гомере буе милләтенең киләчәге турында кайгыртып яши. Повесть шулай ук безнең классик язучыларыбызга, галимнәребезгә кыйбланы күрсәтүче бер маяк ролен үти.
Кайчандыр мөстәкыйль дәүләте булган татар халкының ХХ йөз башындагы яшәеше белән автор килешми, ул аны бетүгә йөз тотуның бер этабы итеп карый. Бу рәвешле барсак, XXII йөз башында юкка чыгачакбыз дип, татарның соңгы вәкиле вафат булу көненә илтеп тоташтыра. Бетүнең төп сәбәпләрен Г. Исхакый, беренчедән, тормыш тоткасы руханилар кулында булуында, икенчедән, мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуында һәм булганнарында да укытыла торган фәннәрнең файдага яраксызлыгында, өченчедән, хезмәт иясе кешеләренең бик фәкыйрь сыйныфтан чыгып, көчләрен үз тамакларын туйдыру өчен генә сарыф итүләрендә, дүртенчедән, рус мәктәпләренә шикләнеп карап, анда кереп укуларга каршы торуда, бишенчедән, кирәкле эшләр башлап та, аларны ахырына кадәр җиткерә белмәүдә дип аңлата. Бетүдән котылу чараларын әдип милли мәгарифне үзгәртеп коруда, кадим мәдрәсәләр урынына җәдит мәдрәсәләрен күбәйтүдә, рус мәктәпләрендә укып һөнәр алуда, икътисади нигезне ныгытуда, милләтне милләт иткән туган телне саклауда, әдәбият, сәнгатьне тәрәкъкый иттерүдә күрә. «Әгәр тәрәкъкый итик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк», – ди Г. Исхакый.
«Тәрҗемәи хәлем»ендә ул болай яза: «Яшь чагымнан ук халкымызның хасталыклары мине бик уйландырды һәм аларга бер дәва булсын өчен бу иҗтимагый хасталыкларны ялангач рәвештә укучыма тәкъдим итүне бер вазыйфам дип санадым… «Ике йөз елдан соң инкыйраз» – иҗатымның беренче дәверендә бөтен күңелемне биләп торган милләтне кайгырту теләкләремнең, уйларымның йомгагыдыр». Бу әсәрендә Г. Исхакый татарга ике йөз ел гомер бирә. Шул чорда татар үз үсешендә бер күтәрелә, бер төшә. Автор укучыны бер салкын тир бәреп чыкканчы куркыта, өметсезләндерә, бер киләчәккә өмет уятып, көрәшкә өнди. Тарихка күз салсак, нәкъ Г. Исхакый әйткәнчә, әле күтәреләбез, әле түбән тәгәрәп яшибез. 1905 елда татар милләте күтәрелеш кичерә. Цензура бетеп, гәзитә-журналлар чыга, китаплар басыла башлый. Милләт йокыдан уяна. Шул китештән ул 1917 елның Февраль революциясенә кадәр тернәкләнеп, татарның дәүләтчелеген торгызу турында хыялланып кына калмыйча, ул юлда сәяси чаралар да күрә башлый. Ә җитмеш еллык большевизм чорында инде татар башын күтәрә алмый, кимү-ассимиляция чорын кичерә. 1990 елларда тагын зур күтәрелеш булды. Чирек гасыр да үтмәде, янә түбән тәгәрибез…
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» – бик тыгыз фикерләр җыелмасы. Аны гади китап укыган шикелле йөгертеп укып булмый. Андагы юл арасында, тел төбендә яшерелгән мәгънәне чүпли-чүпли, кабат-кабат укырга кирәк. Тукай да: «Гаяз әфәнденең «Инкыйраз»ы кеби сәтырына3 алтын белән тегелеп язылган гали әсәрләрнең… һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының пич башында берәр данә булып тору – лязем вә хәтта фарыз», – дип юкка гына язмаган.
Әсәрдә афоризм диярлек гыйбарәләр бик күп. Мәсәлән, әдип, егерме дүрт яшьлек егет, «бер милләтне тәрәкъкый иттерү өчен «ана» җитештерү кирәк» ди. Ягъни кыз баланы киләчәктә милләткә хезмәт итә алырлык уллар, кызлар үстерерлек итеп тәрбияләргә, аң-белемле итәргә кирәк дигән фикер үткәрә.
«Әдәбият белән музыка – милләтнең атасы белән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш… Ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм…» Г. Исхакый XIX гасырда руханиларның музыканы мөселман өчен бидгать нәрсә итеп караулары һәм бу карашның милли музыканы үстерүгә киртә булуы турында ачынып яза.
Килик әдипнең кайбер зыялылар тарафыннан тәнкыйтьләнгән татарларны рус мәктәпләрендә укырга өндәүләренә. Чоры өчен бу актуаль булган. Г. Исхакый Татар укытучылар мәктәбендә укымаган булса, рус телен каян белер иде? Күп классикларны укып өйрәнә. «Шекспир, Мольер, Шиллер, Гейне, Островскийларның театр әсәрләре, шөбһәсез, минем драма әсәрләремнең техникасына йогынты ясадылар», – ди ул.
«Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт4 һичбер мәмләкәттә һичбер мәхкүмәгә5 бирелмәгәндер». Бу һәм шуңа охшаган русларга «мәдхия» укыган юллар «Инкыйраз»да берничә урында очрый. Безнеңчә, нәкъ шундый юллар цензор Смирновны әсәрне бастыруга рөхсәт бирергә мәҗбүр иткән дә. Әсәр кулъязмасының өчтән бер өлешен кисеп ташлаган цензор русларга мәдхия юлларын сызмаган бит.
Яшь Гаязның хәйләсе Смирновның мәкереннән өстенрәк чыккан. Әдип үзенең хәйләсен цензор Смирнов аңлар дип курыккан. Ничек тә басарга рөхсәтен алырга теләгән. Югарыда – Русиядәге иркенлек, гаделлек турында пафос белән әйтелгән җөмләнең «Инкыйраз» текстының иң соңгы абзацында бирелүенә дә игътибар итәргә кирәктер, бәлки. Бу сүзләр мәгълүм татар мәзәгендәге «мәтык»ны хәтерләтмиме?
«Бу көн 2 (яңа стильдә 15) октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә туры китерелгән иде». Авторның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята, киләчәккә фаразы, күрәзәлеге шәйләнә. Цензор Смирновның күңеленә мондый фараз бик хуш килсә дә, Г. Исхакый бит бу юлларны хәсрәтләнеп, милләтен дә уяу булырга чакырып яза. Ул биредә Казанны яулап алдылар, басып керделәр, дип әйтми. Цензорны ярсытмас өчен, «Казанга керделәр» ди. Үз милләте өчен йөрәге әрнүен шулай русларга яхшы мөнәсәбәткә төреп бирмәсә, карагруһ Смирнов китапны басарга рөхсәт итәр иде микән?
Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге русларны мактаган сүзләренең чын күңелдән әйтелгәнме, әллә хәйлә генәме икәнлеген аңлар өчен, шул чорларда (1906 елда) 65 сан гына чыгып калган «Таң йолдызы» гәзитәсендәге мәкаләләрен күздән кичерергә була. 1907 елда Чистай төрмәсендә яза башлаган (1907) «Зөләйха» драмасында да авторның алда әйтелгән хәлләргә мөнәсәбәтен ачык күрергә мөмкин.
Г. Исхакыйны 1903–1904 уку елына «Хөсәения» мәдрәсәсенә чакырмыйлар. «Минем мәдрәсәдәге укучыларны тәрбия ысулым сакланучан башка мөгаллимнәрне куркытты», – дип яза әдип «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Г. Исхакый Казанда университетка керергә әзерләнә. Әмма Яуширмәдә әтисе Гыйләҗетдин хәзрәтнең сукыраюы сәбәпле, мәхәллә халкы, Гаязны мулла итәр өчен, приговор җыеп куйган була инде. Муллалыкка указ алып, Г. Исхакый Яуширмәдә яши башлый. 1903 елның 3 ноябрендә (иске стильдә) Мәрьям Шәриповага өйләнә. Мулла булу аның мәсләгенә, тоткан юлына туры килмәгәнлектән, 1904 елда, яңадан Казанга килеп, революцион хәрәкәтләргә кушылып китә. 1905 ел революциясен хуплап каршылый. Чистай ягына кайтып, авылларда җыеннар оештыра, революцион ситуацияне аңлата. Ләкин, донослар булып, полиция күзәтүенә эләгә.
Уральскидан Камил Мотыйгый, үзе чыгарачак «Әлгасрелҗәдит» журналында катнашырга чакырып, Г. Исхакыйга хат яза. Бу зур үзгәрешләр чорында басма органның үтә дә кирәклеген аңлаган Г. Исхакый аңа басма идарәсен Казанга күчерергә тәкъдим итә. Ләкин К. Мотыйгый моның белән килешми: «Минем фикеремчә, милләт файдасын шәхси мәнфәгатьтән өстен күрәсе килгәннәр үз шәһәрләрендә хезмәт итсеннәр һәм шәһәрләренең халкын мөмкин кадәр мәдәнияткә ияләштерү өчен көрәшсеннәр», – дип җавап бирә һәм Г. Исхакый тәкъдим иткән «Теләнче кызы»н бик теләп басачакларын белдерә.
Г. Исхакый һәм аның фикердәшләре «Хөррият»6 исемендә яшерен кулъязма гәзитә чыгарганнар. Язучы үзенең «Идел-Урал» фәнни-публицистик хезмәтендә: «Сугыш вакытында (1905 елгы рус-япон сугышы күздә тотыла) «Хөррият» дигән легаль булмаган сәяси фирка оешты. Радикаль-милли программалы бу партия үзенең «Хөррият» дигән органы битләрендә төрки-татарларны хөкүмәткә каршы көрәшергә чакырды», – ди. Гәзитәдә «Хөррият» тәрәкъкый итәчәктер вә «Хөррият»нең тәрәкъкыйсе аркасында бөтен халкымыз үзенең югалган сәяси һәм экономический праваларын кайтарып алачактыр!» – диелсә дә, «җәмгыятьнең идарәсе кайда икәнлеге бәян ителмидер» дип белдерелсә дә, полиция җәмгыятьнең эзенә төшкән була инде.
1905 елның 11 декабрендә алынган ордер белән 14 декабрь көнне Г. Исхакыйның квартирасында тентү үткәрелә. Жандармерия агентларының үзен тотарга йөрүләрен сизеп, Г. Исхакый квартирасына кайтмый. Ул үзе бу турыда болай яза: «Артыбыздан бара торган юлдашлар күбәйгән саен, безне тикшерүче полицаның да саны арта иде. Мин, 17 нче октябрь Манифестын Чистай өязендәге авылларда аңлатып йөрүем өчен, аннан качарга мәҗбүр булган идем. Яңа бистә мәдрәсәсендә ясаган бер җыелыш өчен тотарга дип өемә килгән полицадан качарга кирәк булганга, Казанда яшеренеп тора идем». (Гәзитчелек эшендә егерме биш ел // Яңа милли юл. – 1931. – № 5.)
Г. Исхакый үз исеменә «Таң», аңа рөхсәт алмагач, «Хөррият» исемендә гәзитә чыгарырга омтылыш ясап карый. Ахыр чиктә Гали Путиляков исеменә «Таң йолдызы» гәзитәсенә рөхсәт алына (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. –76 эш).
Социалист-революционерлар партиясенең органы булган «Таң йолдызы»ның фактик редакторы, рух, юнәлеш бирүчесе – Г. Исхакый. Гәзитәнең төп язышучылары: Г. Исхакый, Ф. Туктаров, С. Рәмиев, Ш. Мөхәммәдьяров, Х. Әбүзәрев, И. Бикчурин. «Таң йолдызы» сыйнфый көрәшне пропагандалый, аның лозунгы: «Тартышуда гына табарсың син үз хакыңны!»
Гәзитәнең беренче саны 1906 елның 18 маенда дөнья күрә, һәм ул Г. Исхакыйның «Казан, 18 май» дип исемләнгән, Россиядә халыкның авыр тормышы, азатлык өчен көрәш турындагы баш мәкаләсе белән ачыла. «Таң йолдызы» Г. Исхакыйның көрәш трибунасына әверелә. Һәр санда аның самодержавиене фаш иткән, көрәшкә чакырган мәкаләләре белән бергә кайбер әдәби әсәрләре дә басыла.
Гәзитәнең күп саннарында аерым өлешләр яисә тоташ баганалар ак килеш чыккан. Болар – цензура кайчысы эзләре. «Таң йолдызы» гәзитәсенең 9 санына арест салына. 1906 елның 17 ноябрендә губернатор боерыгы белән «Таң йолдызы» гәзитәсе ябыла.
Унбер ай качып йөргәннән соң, Г. Исхакый очраклы рәвештә генә полиция кулына эләгә. 1906 елның 30 октябрендә Сәгыйть Рәмиев өендә тентү ясыйлар. (С. Рәмиев «Таң йолдызы»ның 10 нчы саныннан рәсми редактор санала.) Г. Исхакый шунда кунып калган була. Икесен дә кулга алалар. «Казан мөхбире» гәзитәсе һәр санында хәбәр биреп бара: «…кунакка килгәндә генә кунып калган мәшһүр татар мөхәррирләреннән Гаяз әфәнде белән икесен арестовать иткәннәр. Сәгыйть әфәндене суд булганга кадәр дип азат иткәннәр» (1906, 1 ноябрь). «Тәүкыйф ителгән7 мәшһүр Гаяз әфәнде Исхакый төрмәдән чыгарылды. Ләкин 24 сәгать эчендә Казаннан китәргә шарт иткәннәр. Ватанына (Яуширмәгә) кайтып китте» (1906, 5 ноябрь). Шул ук санда Йосыф Акчураның «Гаяз әфәнде» исемле күләмле мәкаләсе басылып чыга: «Гаязның тәүкыйфы хөкүмәтнең мәксудына бер дә хезмәт итәчәк түгел, билгакес,8 аның фикеренең тагы да артыграк җәелүенә ярдәм кылачак». «Таң йолдызы» гәзитәсе: «Гаяз, ике ел буена һичбер җылы урын күрмичә, ике ел буена үзенең чын исеме белән хитап кылган9 тавышны ишетә алмыйча, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга йөреп, халыкның… дөньяда рәхәт яшәве өчен хезмәт итеп йөргән, татарларның күзләрен ачкан, фикерләрен киңәйткән, бик күп әдәби әсәрләре белән татарларның йөзен агарткан, татарларны дөньядагы халык арасына кергезгән мәшһүр әдип Гаяз әфәнде Исхаков җәнабләре, беренче мәртәбә буларак, халык корбаны булды» (1906, 1 ноябрь).
Г. Исхакый өч көннән соң төрмәдән чыгарыла, 1906 елның 5 ноябрендә туган авылына кайтып җитә. Качып йөргән көннәрендә полиция бертуктаусыз Яуширмәгә килеп, гаиләгә шом салып, аны эзли. Печән кибәннәрен тишкәләп, таратып бетерәләр, базларын, чормаларын актаралар. Инде тотылып һәм азат ителеп өенә кайтып кергән Гаязны, качып кайткан дип белеп, авылның куштаны Шәйхетдин Җамалетдинов Чистай полициясенә хәбәр итә. Полиция Гаязны шул көнне үк кулга алып, Чистайга алып китә. Хәлләр ачыкланганчы, Гаяз участокта куна. Бу аның икенче тапкыр кулга алынуы була. Котылып чыкканнан соң, ул Яуширмәдә кала.
Өченче тапкыр Г. Исхакый 1906 елның 27 декабрендә кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла. Гаепләү карарында: «Агентлардан җыелган, дөреслеге шиксез булган мәгълүматларга караганда, Мөхәммәдгаяз Исхаков хөкүмәткә каршы җинаятьчел пропаганда алып бара, социалист-революционерлар партиясенең җирле вәкиле сыйфатында үзен Дәүләт Думасына сайларга агитация дә алып бара», – диелә.
Г. Исхакый, ике айга якын тоткынлыкта калып, 1907 елның 17 февралендә (II Думага сайлаулар узгач кына) төрмәдән азат ителә. Ә рәсми рәвештә Г. Исхакый «эш»е Казан округ суды тарафыннан 1907 елның 4 маенда гына ябыла.
Архив документлары бик күп серләрне ача, жандармнарның хәйләләре, бөекләрнең бер тиенгә тормаган бәндәләр тарафыннан газапка дучар ителүләре күңелдә гаҗизлек һәм нәфрәт хисен тудыра…
«Эш»е туктатылса да, Г. Исхакый артыннан полициянең, шымчыларның күзәтүе тукталмый. 1907 елның 3 апрелендә Казан жандармнар идарәсенә Чистай өязе исправнигы Илевскийдан мондый хат китә: «Яуширмә авылының элекке мулласы Гаяз Исхаков минем карамактагы өяздән Казан шәһәренә китте һәм Казанда чыга торган ниндидер татар гәзитәсендә эшли икән» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 27 к.).
Дүртенче тапкыр Г. Исхакыйны 1907 елның 4 июнендә кулга алалар. Гаепләү кәгазендә мондый сүзләр бар: «Хөкүмәткә каршы агитация алып бара, рөхсәт алмыйча гына татар телендә чыга торган «Тавыш» гәзитәсенең фактик редакторы булып тора, шул гәзитә төпләмәләре белән бергә авылларга хөкүмәткә каршы язылган прокламацияләр җибәрә, авылларга чыгып, шундый ук кәгазьләрне халыкка үзе дә таратып йөри». Шулай итеп, 1907 елның 12 июнендә, беренче «эш» ябылып бер ай узгач, әдип өстеннән икенче «эш» ачыла (Шунда ук. – 17, 25 к.).
Бу юлы ашыгыч рәвештә Г. Исхакый турында һәртөрле һәм күпләп мәгълүмат җыела башлый. Бөтен эшне Казан жандармнар идарәсе башлыгы полковник Калинин үз карамагында тота. Тентү вакытында чыккан һәр адрес буенча тикшерү эшләре алып барыла. Калининның үз имзасы белән Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан, Пермь, Самара өлкәләре полицияләренә хатларда исемнәре аталган кешеләрне сәяси ышанычлылык ягыннан тикшерүләрен, шулай ук Самара губернасы Бөгелмә өязенең Югары Карамалы волосте идарәсенә Г. Исхаковның гаиләсе, нәсел-нәсәбе турында җентеклерәк мәгълүматлар туплап җибәрүләрен үтенеп хатлар яза (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 39 к.). Шулай итеп, полковник Калинин Г. Исхакыйны ерак сәфәргә – сөргенгә җибәрергә әзерли.
Досье шактый калынайгач, 1907 елның 7 августында полковник Калинин имзасы белән Казан губернаторына мондый эчтәлектәге үтенеч китә: «Шушы белешмә белән бергә Самара губернасы Бөгелмә өязе Югары Карамалы волосте Лашман авылы крәстияне, егерме тугыз яшьлек Мөхәммәдгаяз Исхаковның сәяси ышанычлылыгын тикшерү язмаларын да юллап, Сез Галиҗәнапка шуны белдерергә җөрьәт итәм: әле телгә алынган язмалардан күренгәнчә, югарыда телгә алынган Мөхәммәдгаяз Исхаков Рәсәй социал-демократ эшчеләр партиясендә дә, социалистик-революционерлар партиясендә дә тормый булып чыга. Карашлары буенча анархист булып, ул Казандагы татар революцион оешмасы составына керә һәм татар мәдрәсәләрендә, татар мәктәпләрендә укучы шәкертләр арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бару белән генә чикләнмичә, бәлки әле Казан, Перьм, Уфа, Самара, Оренбург губерналарының кайсыбер өлкәләрендә яшәүче татар һәм рус крәстияннәрен дә революцион юнәлештә әгитләгән. Мөхәммәдгаяз, гомумән, русның кан дошманы, төрле җинаять кылырга әзер торучы, тәвәккәл, зәһәр холыклыдыр, җирле халыкны анархиягә өндәгән, андый хәвеф таратуы гына җитмәгән, янә килеп ышанычлы татарларга да йогынты ясаган.
Мөхәммәдгаяз Исхаковның җинаятьчел эшчәнлеге җәмгыять тәртибен саклауга, җирле халыкның иминлегенә сәяси хәвеф китергәнен исәпкә алган тәкъдирдә, шул Исхаковны Казан губернасыннан Рәсәйнең бүтән төбәгенә олактыруны, шунда дүрт ел буена полициянең рәсми күзәтүе астында саклап, аннан соң да Казан губернасына кайту хокукыннан мәхрүм итүне мәгъкуль күрер идем» (Шунда ук. – 87 к.).
Г. Исхакый Казан төрмәсендә чагында, жандармнар идарәсе аны сөргенгә озаккарак олактыру өчен шашынып, мөмкин кадәр күбрәк гаеп тупларга тырышкан бервакытта, жандармнарның борын төбендә үк Казан матбугат эшләре комитетында игътибарга лаеклы гаҗәеп бер хәл булып ала. Билгеле булганча, Г. Исхакыйның жандармнарны – патша ялчыларын фаш итеп Чистай төрмәсендә язган «Зиндан» повесте 1907 елның май аенда басылып чыга. Санкт-Петербургта чит ил басмалары Үзәк Комитетына «әсәр революцияне пропагандалый» дип шикаять керә. Казандагы матбугат эшләре буенча вакытлы комитетка «Зиндан» китабы белән бергә үтенеч килеп төшә: «Китап, чыннан да, Казанда басылганмы һәм, шулай булса, сатудан тыелганмы?» Тикшерү өчен ул китап комитет әгъзасы Н. Ф. Катановка тапшырыла. Цензор әсәргә характеристика яза, һәм ул характеристика буенча 1907 елның 2 июлендә комитетта фикер алышу үткәрелә. Бу фикер алышуда Н. Катанов, әсәрдәге ул вакыт өчен шиклерәк булган урыннарны күздә тотып: «Китапның авторы, атаклы язучы, драматург (аның әсәрләре Казан татар сәхнәсендә хәзер дә даими күрсәтелеп килә) Мөхәммәдгаяз Исхаковның либераль әсәрләр бастырганы һәм митинглар оештырып йөргәне өчен инде кулга алыну гына түгел, административ рәвештә (Казаннан) сөрелгәнен10 дә исәпкә алып, әлеге әсәр буенча суд алдында аерым эш кузгатырга кирәк түгел», – дип, комитет әгъзаларын ышандыра ала (ТМА. – 420 ф. – 1 тасв. – 115 эш. – 64 к.). Шулай итеп, Г. Исхакыйны сөргенгә җибәрү буенча икенче «эш»тә тупланган 1907 елгы досьега «Зиндан» буенча материаллар керми кала, һәм жандармнар идарәсе сөрген вакытын билгеләгәндә ул материаллар исәпкә алынмый. Цензор Катанов әдипнең «Зиндан» повесте буенча булган «гөнаһ»ларын шулай йомып кала11. Мондый хәлне акыллы, зур белемгә ия профессор Катановның Г. Исхакый талантын тануы дип бәяләргә кирәк. Цензорның үзенә шундый карашын һәм ярдәмен Г. Исхакый белми калган. «Ирекле матбугат» исемле мәкаләсендә ул: «Инде татар матбугаты элгәреге богаудан ычкынды. Аны богаулар өчен генә куелган, шуның белән хәят кичерә торган, шуны кыйнау-изүне генә кәсеп иткән Шәехгаттар Иманаев, Ашмарин, чукынчык Катановлар, Җүзиләр вә башка әллә нинди фикер жандармнары, уй шпионнары читкә ыргытылды», – ди (Аң. – 1917. – 20 апрель).
Ниһаять, Г. Исхакыйны 1907 елның 24 октябрендә Казаннан этап белән Архангель губернаторы карамагына полициянең рәсми күзәтүе астында яшәргә өч елга сөрәләр. Сөрген вакыты 1907 елның 30 сентябреннән санала. Архангельдән аны Пинега шәһәрчегенә озаталар.
Г. Исхакыйның 1905–1907 еллар арасында сәясәт, журналистика, әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге үзара бәйләнештә, бер-берсен үзара тулыландырып бара. Әдәбиятка килгәндә, Н. Гогольнең элегрәк тәрҗемә иткән «Борынгы алпавытлар» повестен бастыра («Әлгасрелҗәдит. – 1906. – № 1–2), «Алдым-бирдем» (1907) драмасын бастырып чыгара. Моннан байтак элек языла башлаган «Теләнче кызы» романының беренче кисәге басылып чыгу (1907) Г. Исхакыйны мәшһүр мөхәррир итеп таныта.
Татар прозасын яңа баскычка күтәргән «Теләнче кызы» романы үзенең колачы, масштабы, кеше күңеленең иң тирән җирләренә үтеп керүе, тормышны аяусыз тасвирлавы белән Л. Толстойның «Яңадан туу» романын хәтерләтә.
Теләсә нинди шартларда эшләргә күнеккән Г. Исхакый сөргендә дә иҗат эшен дәвам итә. Бу чорда яшьләрнең революциядә катнашуын тасвирлаган «Тартышу» драмасын язып тәмамлый.
Г. Исхакый 1908 елда Пинегада яшәгәндә, Эчке эшләр министрлыгына үзенең сөргенлек вакытын чит илдә үткәрү өчен рөхсәт сорап гариза бирсә дә, җавап килгәнен көтмичә, аннан качкан. 1908 елның 26 августында Полиция департаментының Исхаковка чит илләргә чыгарга рөхсәт бирүе турында Казан губернаторы Казан жандармнар идарәсенә хәбәр җибәрә. Анда: «Ул кеше 1910 елның 30 сентябренә чаклы империя җиренә әйләнеп кайткан очракта, махсус киңәшмәнең аңа кагылышлы карары гамәлгә ашырылачак», – диелә (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 538 эш. – 110 к.).
Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә болай яза: «Сөргендә озак кала алмадым, качмак планнарын кордым. Ниһаять, 1908 елның август соңнарында… Архангель шәһәренә кадәр дүрт көн, дүрт кич кача-поса хәрәкәт итеп, Архангельгә килдем һәм аннан Петербургка киттем һәм анда ялган паспорт белән яшәдем… 1909 елның май аенда ялган паспорт белән Төркиягә килдем». Шул елның көзендә Г. Исхакый тагын Петербургка кайта. Шул кайтуында ул 1910 елның җәй айларында Финляндиядә дүрт ай яшәп ала. «…Төркиягә киттем. Бу китешем махсус план белән иде. Бу елның 30 сентябрендә минем сөрген вакытым тәмамлана. Мин, сөргеннән качканнан бирле Төркиядә яшәдем дип, бер ялган кәгазь ясатып һәм шуны хөкүмәткә тапшырып, сөрген чорым өчен хисап бирергә теләдем. Истанбулда яшәвемне раслаган бернәрсә алдым… һәм аны рус консуллыгында раслаттым. Русия Эчке эшләр идарәсенә җибәрдем, җавап көттем. Илемә кайткач эшләячәк эшләрем хакында ачык бер планым да булса да, бу кабул итү җавабы мине фаш итү була күрмәсен дип курыктым… Истанбулда тору мәҗбүриятендә калдым». Ләкин 1909 елның 21 мартында Полиция департаментының качкын Исхаковны эзләү турында күрсәтмәсе чыккан була инде. Казан жандармнар башлыгы Калинин Петербургта үзенең агентурасын җәелдереп җибәрә. Әдипнең Петербургка беренче кайтуында шымчылар аның эзенә тиз генә төшә алмыйлар. Алар белеп алып Казанга хәбәр иткәндә, Г. Исхакый Петербургтан китеп барган була инде. Полковник Калинин Петербургтагы охранка бүлегенә яза: «Сез Галиҗәнапка шуны белдерергә тиешмен: агентураның хәбәр итүенә караганда, Полиция департаментының 21 март 151020/36 номеры белән чыгарылган күрсәтмәсе нигезендә эзләнүче Мөхәммәдгаяз Исхаков партия эшләре белән Истанбулдан Санкт-Петербургка килеп төшкән. Ул Пантелеймон урамындагы 1 нче йорт, 2 нче квартирада яшәүче Петербург мулласы Лотфулла Исхаковларга еш кына барып йөри икән. Мулла өендә, гадәттә, халык күп булу сәбәпле, Г. Исхаковны Мөхәммәдьяров фатирында күзәтү кулайрак булыр.
Гаяз Исхаковның агентура төшереп алган фоторәсемен дә юллыйбыз: ул уртача буйлыдан озынрак, таза гәүдәле, озынча йөзле, аурупача киенә.
Г. Исхаков Казанда яшәүче һәм үзенең китапларын татар телендә чыгаручы Хөсәен Әбүзәрев дигән кеше белән хат алыша» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 675 эш. – 93 к.).
Г. Исхакыйның икенче тапкыр 1909 елның көзендә Петербургка кайтуын да полковник Калининга шактый соң җиткерәләр. Петербург охрана бүлегенә ул 1910 елның 1 февралендә тагын үтенеч яза: «…язучы һәм публицист Гаяз Исхаков 1909 елның декабрендә яисә бу елның гыйнвар башында ялган исем белән Төркиядән Петербургка юнәлгән. Нинди исем белән йөрүе билгесез. Башкалага килүенең максаты – Думадагы мөселман фракциясе аркылы ниндидер мәсьәләләрне үткәрү. Шул ук хәбәрләрдән күренгәнчә, С.-Петербургта Исхаковның танышлары бар. Дәүләт Думасы әгъзасы Садретдин Максудов, хатын-кызлар курсларында укучы Әминә Терегулова һәм югары уку йортына керергә әзерләнеп ятучы Шакир Мөхәммәдьяров. Исхаков бу кешеләрдә булгаларга мөмкин, ләкин алардан хәбәр алып булмас, аның турында сөйләмәсләр, хәтта Исхаковны кисәтергә дә мөмкиннәр.
Бу хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләрен миңа белдерергә кушуыгызны үтенәм» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 675 эш. – 192 к.). Төркиядән шул икенче кайтуында Г. Исхакый Петербургта бер еллап яшәсә дә, шымчылар аның эзенә төшә алмыйлар.
Ниһаять, Г. Исхакый Төркиядән Алманиягәме, әллә Франциягәме китәргә дип икеләнеп торганда, 1911 елның октябрь аенда Заһид Шамилдән хат килеп төшә. Ул яңа бер әдәби мәҗмуга чыгара башларга теләүләре турында яза һәм аны мәҗмуга идарәсендә эшләргә чакыра. Г. Исхакый: «Бу мәктүб икеләнүләремне бердән хәл итте һәм, атна-ун көн эчендә җыенып, ялган паспорт белән Петербургка килдем», – ди.
Шул килүендә ул тотыла һәм Петербург төрмәсенә ябыла. «Петербургның төрле төрмәләрендә ике айга кадәр калганнан соң, мине элеккеге сөрген җирем – Архангель вилаятенә җибәрделәр. 4035 нче Архангель төрмәсенә яптылар. Бу дәвердә безнең оешма әгъзаларының бик күбесе тотылган, бик күбесе каты җәзаларга тартылган булганга, әллә кулларына берәр документ төште микән дип, бик куркулы көннәр, атналар кичердем. Мине бигрәк тә гади төрмәдән алып, сәясиләр төрмәсенә күчермәүләре куркытты. Тотылган вакытымда янымда өч сум акча бар иде, шул акча белән өч ай буе төрмәдә калып, бик кысынкылык кичердем, өч ай буе берүк эчке киемнәрдә ятып бетләдем», – дип яза Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Әдипнең Ш. Мөхәммәдьяровка язган бер хатында без мондый юлларны укыйбыз: «Мин үземнең тотылуымнан алып бу көнгә кадәр булганнарны китап итеп язмакчы булам… Юл буе йөдәгәнем – күлмәк-ыштанның җитмәве, юрган-мендәрнең булмавы, акчаның Петербург төрмәсенең конторында калуы булды. 13 февральдән 20 мартка кадәр минем шул модный Истанбул пәлтәм – мендәр дә, юрган да, түшәк япмасы да, кием дә булды… Юлда бер тиен акчасыз бардым. Чәй юк, шикәр юк. Көненә ун тиен кормовой бирәләр. Шуңарга һәммәсен эшлә. Шул пәлтәм, шул башымдагы кәпәчем берлән биш йөз чакрымлы ятабка чыгып киттем. Юлдагы ачлыкны, бетләүне сорама да инде» (Мөхәммәдьяров Ш. Гаяз әфәнде // Вакыт. – 1913. – 2 май).
Мезеньда полиция күзәтүе астында Г. Исхакый бер елдан артык яши. Көннәрен шактый төшенкелек халәтендә кичерә, бу чорда бердәнбер повестен – «Бер тоткарның саташуы»н яза (1913). 1913 елның март аенда Россиядә Романовларның хакимиятенә 300 ел тулу мөнәсәбәте белән амнистия игълан ителә. Шул амнистиягә эләгеп, Г. Исхакый да азат ителә. Күренгәнчә, сөрген чорында ул Истанбулда ике тапкыр, Петербургта өч тапкыр яшәп, иҗат итеп ала. Ә Казанда жандармнар идарәсендә аңа өстәмә гаепләр эзләү дәвам итә. Полковник Калинин Петербургта Исхакыйның квартирасын тентегәндә табылган әйберләрне Казанга алдыра. Архивта 16 данә зур форматлы кәгазьдә аларга җентекле тасвирлама теркәлгән (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 873 эш. – 149–156 к.).
Кызганыч ки, «Бер тоткарның саташуы» хикәясе Г. Исхакыйның шул өченче тапкыр Петербургка кайткач булган вакыйгаларны гына эченә ала, гүяки ул авторның хәвефләр белән тулы тормышының бер читен генә ачып күрсәтә. Әдипнең сөрген чорына караган вакыйгалар жандармерия документларында күбрәк чагылган. Г. Исхакыйның этап белән Мезеньга сөрелүе һәм анда яшәве турында беркадәр мәгълүматны рус язучысы, әдип белән бергә сөргендә булган Александр Яковлевич Аросевның (1890–1937) 1933 елда басылып чыккан «Тамырлар» («Корни») исемле романында да табарга мөмкин. Анда әдип хәтта үз исеме белән бирелгән.
1907 елның октябреннән алып 1913 елның апреленә кадәр дәвам иткән сөрген һәм качкынлык чорында Г. Исхакый иҗат эшен туктатмый. «Теләнче кызы»ның икенче кисәге (1909), «Тормышмы бу?» повесте (1911), «Мулла бабай» романының беренче өлеше (1913) язылып дөньяга чыга.
«Мулла бабай» романы язучының «Тормышмы бу?» повестеның киңәйтелгән варианты итеп эшләнгән кебек, ләкин әсәр тәмамланмаган, аның герое егерме биш яшьлек Хәлим, муллалык юлын башлап кына җибәреп, мулла бабай булырга шактый ерак бер баскычта тукталып калган. «Мулла бабай» романы – ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башы мәдрәсәләр, голямалар тормышын яктырту буенча энциклопедик әсәр.
Г. Исхакыйның повесть һәм хикәяләрендә тормышның төрле яклары, төрле проблемалары чагылдырыла бара. Аның, мәсәлән, «Солдат», «Очрашу, яки Гөлгыйзар», «Кияү», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Татар гакылы», «Мәдрәсә йимеше», «Башкорт бәхете», «Көтелгән бикәч» кебек әсәрләрендә әллә нинди эре шәхесләр, зур язмышлар юк. Әмма боларда да тормышны эченә кереп, бөтен ваклыклары, көн саен туып торган мәшәкатьләре, шатлык һәм кайгы-хәсрәтләре белән тәфсилләп сурәтләү бар.
Г. Исхакый, беренче карашка бик үк зур тоелмаган бер фактны алып, шуның ярдәмендә яшәешнең иң характерлы якларын күрсәтә ала. Мәсәлән, ул «Сөннәтче бабай» повестен сөннәткә утырту кебек бер йола аша авылның, халыкның бөтен бер тарихын, яшәү рәвешен, традицияләрен тасвирлый. Татар тормышына хас булган чисталык, пөхтәлек, тәртип ярату, кунакчыллык кебек сыйфатлар Сөннәтче бабай һәм аның характерына җайлашкан карчыгы образлары аша күрсәтелә. Сөннәтче бабайны сөннәтче иткән, пәйгамбәрләр заманыннан мирас буенча килә дип ышанып, кадерләп тотылган, изге эшләргә рухландырган сөннәт пәкесе – образны ачуда хәлиткеч бер деталь. Сөннәтче бабай сөннәт пәкесенең изге булуына илаһи дәрәҗәгә җиткереп ышана, шуңа күрә пәкене пычрату аңа йөрәк күтәрә алмаслык фаҗига булып тоела, һәм ул Сөннәтче бабайны үлемгә китерә. Сөннәтче бабайны язучы сөеп-яратып, аңа теләктәшлек күрсәтеп сурәтли. Шул ук вакытта әсәрнең буеннан-буена авторның нечкә генә, нәзакәтле генә юморы да сизелеп тора. Г. Исхакыйның бу повесте – кеше психологиясен, тормышын сурәтләү ягыннан үрнәк булырлык әсәр.
Сөрген чорында әдип бер-бер арты «Мөгаллим» (1908), «Кыямәт» 1910), «Җәмгыять» (1911), «Зөләйха» (1912) пьесаларын язып төгәлли.
«Мөгаллим» драмасында төп герой Салихның авылга китеп халыкны агарту, яңа тормыш кору турындагы хыяллары чынбарлык белән бәрелештә җимерелүе тасвирлана. Г. Камал драманы «гүзәл әсәр» дип бәяли (Яңа китаплар // Йолдыз. –1909. – 2 июнь). «Бу китапны укыган вакытта адәм үзен бер дә язудан укыган кебек күрми: чын мәгыйшәт уртасында торган кебек хис итә». Бусы – Кәбир Бәкер сүзләре (К. Б. Мөгаллим // Йолдыз. – 1909. – 13 октябрь).
«Кыямәт» һәм «Җәмгыять» комедияләрендә Г. Исхакыйның сатирик талантын күрәбез. Һәр икесендә саранлык, комсызлык, наданлыктан көленә, укымышлы кешеләрнең өстенлеге раслана. Цензура ике комедияне дә «сәхнәдә куярга уңайсыз» дип тапса да, «Сәйяр» труппасы аларны барыбер сәхнәдә куйган. Сәхнәдә уйнарга цензураның рөхсәте булмау, голяманың шаулавы тәэсир итми калмый, комедияләрнең икесе дә тамашачыга аз күрсәтелә.
«Зөләйха» (1918) – татар әдәбияты тарихында татарларны көчләп чукындыру турында язылган бердәнбер драма. Әдип бу әсәрен үзе туып үскән төбәктәге вакыйгаларга нигезләнеп язган. Әмма ул бөтен Рәсәйдә, аеруча ХVIII–ХIХ йөзләрдә көчәеп киткән көчләп чукындырулар фаҗигасен чагылдыра. Зөләйха образы аша милләтнең фаҗигасе бирелә. Чукындырылганнан соң, кире мөселманлыкка кайтуларны җинаять дип санап, ул мәкруһларга көн күрсәтмәү, җәзалау, гаиләләрен, тормышларын җимерүгә дучар ителгәннәрнең, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәле, бер үк вакытта рухи батырлыгы күрсәтелә. «Зөлайха»ның ничек язылып бетүе, Петербургта яшьләр җыелган җирдә аны ничек укып чыгуы, тыңлаучыларда ул нинди тәэсир калдыруы турында Г. Исхакый «Бер тоткарның саташуы» (1913) дигән повестенда бик җентекләп сөйли. Бер урында: «Минем күңелем төшми: дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы-кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр берлән бизәлгәнгә кадәр, татар тормышы эчендә кайный торган әчетке кабарып китеп, татар тормышы савытының бөтен тирәсеннән ташып чыгып, Идел буйлап агып киткәнче, Урал тауларын үтеп китеп, Кашгар чикләренә барып җиткәнчегә кадәр язам», – ди ул.
Г. Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителеп, Казанга килеп, Яуширмәдә туганнарын күреп, Петербургка барып урнаша. Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага юнәлдерә. Фуад Туктар, Шакир Мөхәммәдьяров, Хөсәен Әбүзәрев, Нәҗип Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, үз мөхәррирлегендә «Ил» гәзитәсен чыгара башлый. Гәзитәнең беренче саны 1913 елның 22 октябрендә әдипнең баш мәкаләсе белән чыга. Бераздан гәзитә Мәскәүгә күчә. Ул ябылгач, Г. Исхакый мөхәррирлегендә үк «Сүз» гәзитәсе чыга башлый, ул да ябылып, «Безнең ил» гәзитәсенең берничә саны чыгып кала. Соңыннан гәзитә тагын «Ил» исемендә басылуын дәвам итә. Бу гәзитәләр революцион-демократик рухта булалар, патша самодержавиесенә каршы көрәш, милли-азатлык идеяләрен пропагандалау белән шөгыльләнәләр.
Г. Исхакый үзенең 1917 елгы февраль революциясеннән соң булган сәяси карашларын болай аңлата: «1905 елгы революциядә без сыйнфый байрак астында бардык: хәзер исә милли байрак астына басарга тиешбез. Ләкин бу безнең демократиягә хыянәт итеп, буржуазиягә сатылуыбыз дип каралырга тиеш түгел. Чөнки хәл үзгәрде. Безне буып тора торган самодержавие җимерелде. Һәм безнең бурыч – хәзер шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһийәт12 торгызудыр. Шул иҗади эшнең фундаменты салынып өлгереп, сыйнфый көрәшкә тотыну вакыты җиткәч, без үземез кайсы сыйныф тарафыннан торырга тиешлекне белермез» (Әмирхан Ф. Гаяз әфәнде шәрәфенә // Кояш. – 1917. – 13 апрель).
Публицистикага бирелеп, бер ачылып, бер ябылып торган гәзитәләрдә ялкынлы мәкаләләр язып тору белән бергә, ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә, «Теләнче кызы»ның өченче кисәген (1914), «Мөгаллимә» драмасын (1914) һәм берничә повесть бастырып чыгара.
«Мөгаллимә» пьесасы кулъязма килеш Петербургта укып тикшерелә. «Сәйяр» труппасы аны Мәкәрҗәдә 1914 елның 16 августында сәхнәгә куя. Г. Исхакый бу спектакльне 1915 елның 30 июлендә Уфада укучы яшьләр уйнавында карый. Бу чордагы матбугатка күз салсаң, иң күп мәкалә-рецензияләрнең Г. Исхакыйның «Мөгаллимә»сенә язылуын күрәсең, аларның саны унбиштән артып китә. Җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән төп нәрсә – пьесаның Г. Исхакыйның моңа кадәр язган әсәрләренә охшамавы, яңалыгы. Биредә элекке әсәрләрендәге кебек иске тормыш белән яңа тормышның тартышуы да, иске фикер белән яңа фикер каршылыгы да юк. Әсәрдәге мөгаллимә Фатыйма образы ул – әдипнең татарның киләчәге турындагы бөек хыялы җимеше. Әлбәттә, үткән тормыштан яисә бүгенге тормыштан алып язылган, хәтта кайчагында геройларның прототиплары да билгеле булган әсәрләре белән танылган Исхакыйның Фатыймасын тәнкыйтьчеләр төрлечә кабул итә. Рецензияләр белән чыгучылар арасында аеруча ике авторның бәяләмәләре күзгә ташлана. Аларның берсе – әсәрдә чын «хакыйкый» мөгаллимә язмышына бәйле бер ишарә дә юк, әсәр реаль тормышны чагылдырмый, дип, пьесаны тәнкыйть итеп чыккан Г. Ибраһимов. Автор хәтта бу әсәрне мәйданга кую «авыр тормышлы мөгаллимнәр сыйныфына каршы җинаять» дип тә, «…әдәби вә иҗтимагый кыйммәте (хәятнең көзгесе була алмаганга) нольгә якын» дип тә әйтеп куя (Ибраһимов Г. «Мөгаллимә»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән // Тормыш. – 1915. – 26, 27 февраль).
Тәнкыйтьчеләрнең икенчесе – «Мөгаллимә»нең тууын хуплап, аңа һәм әдәби, һәм фәлсәфи анализ ясаган Җ. Вәлиди. Ул: «Тормыш әдәбияты тормыш белән бергә һәм тормышның артында калганнарын себереп алып барырга гына тиешлеме, әллә тормышның алдыннан җырып, аңа юл билгеләп барырга, тиздән булачагы, булырга тиешлеге күренеп торганнарны булды иттереп күрсәтергә дә хакы бармы?» – дип сораулар куя да, үзе үк болай җавап бирә: «Әдәбият хәзерге хәлдә бер яктан тәнкыйди булса, икенче яктан тәрбияви булырга тиеш… Әдәбият азмы-күпме тормышның алдына чыгарга, аның «иртәгәсен» тасвир итәргә тиеш», – ди (Вәлиди Җ. Мөгаллимә // Вакыт. – 1915. – гыйнвар).
Г. Исхакыйның бу чор повесть һәм хикәяләре дә элеккеләре белән чагыштырганда яңача, шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылып язылган булулары белән аерылып торалар. Бу яктан «Остазбикә» повесте татар әдәбиятының үзенчә бер югары казанышын тәшкил итә. Балалары булмау сәбәпле, яраткан иренә хатынлыкка үз укучысын димләве, моны үтә авыр кичерүе, үзе сайлаган язмыш фаҗигасен күтәрергә көч таба алуы өчен, Сәгыйдәне илаһи образ буларак кабул итмәү мөмкин түгел.
Кемгә өйләнергә? Ике милләт вәкиле бәхетле гаилә кора аламы? Г. Исхакыйның «Ул икеләнә иде» (1914), «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) хикәяләрендә бу сорау кабыргасы белән куела. Хикәяләрнең икесендә дә укымышлы татар егетләренең, татар мохитендә үзләренә тиң булырлык кызларны таба алмыйча, үзләре кебек үк укымышлы рус хатын-кызлары белән аралашулары беренче карашка табигый сыман булып тоелырга мөмкин. Әйтик, «Ул әле өйләнмәгән иде» повестенда язучы Анна образын идеаллаштырып бирә. Автор татар кызларына: «Сез дә шулай Анна кебек сөя белегез, сез дә шулай Аннадагы гүзәл сыйфатларга ия булырга тырышыгыз, юкса әйбәт татар егетләреннән мәхрүм калырсыз», – дип әйтә сыман.
Хәзерге вакытта бу проблема актуальлеген югалткан инде. Татар хатын-кызлары укымышлылык, тәрбиялелек ягыннан башка бер милләт хатын-кызларыннан да ким түгел.
Әмма бу хикәяләрдә әдип тирәнгәрәк яшергән, беркайчан да актуальлеген югалтмаган һәм югалтмаячак үтә мөһим үзгә бер фикер дә бар бит. «Бөтен уен, бөтен тормышын Шәмси өчен генә борган», «…гомерендә бер каты сүз сөйләми торган», Шәмси авырганда фидакярлекләр күрсәткән Анна янында Шәмси «йомшак сүзләр, йомшак җөмлә аулары берлә акыртын гына Аннаның психологиясенә кереп китте» дип хикәяли автор. Бу кадәр бөтен яктан килгән, Шәмсинең «тормышын тулырак иттерергә бөтен көчен сарыф иткән» Анна янында Шәмси үзен бик бәхетле итеп тоярга тиеш иде кебек. Ә ул сызлана, кайчан да булса Аннаны да, өч баласын да «Истанбулга илтеп, мөселман тәрбиясе бирдерер идем» дип хыяллана. Дусишләре белән аралашмый башлый, «җәмгыятьләргә бармады, халык күп очрый торган урыннардан качты… елап-елап намаз укучан, Алладан сораучан булды» ди автор.
Ни өчен соң Шәмси җанына тынычлык таба алмый шулай өзгәләнә? Аңа ни җитми? Әдип бу турыда уйланырга укучының үзенә калдыра.
Әлбәттә, Г. Исхакый февраль революциясен алкышлап каршы ала, аңа зур өметләр баглый, кайнап торган бу чорда сәяси тормыш уртасында була. 1917 елның 1–11 маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия мөселманнар съездын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша. Корылтайда төп докладларның берсен ул ясый. Ул «Безнең юлыбыз» дип аталган һәм соңыннан басылып та чыккан. Съезд Г. Исхакый докладында куелган төп положениеләрне кабул итә. Анда федератив демократик Рәсәй составында милли-мәдәни мохтарият мәсьәләсе куелган була. Аның тәкъдиме делегатлар тарафыннан хуплана. Бу идея 1917 елның июль аенда Казанда үткәрелгән Икенче мөселман корылтаенда да яклау таба.
С. Максуди җитәкчелегендә Милли Шура сайлана. Ул Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның дәүләтчелеген билгеләү мәсьәләсен карый. Бу мәсьәләдә конкрет чаралар күрү өчен, махсус милли мәҗлес кирәк табыла. Һәм аны әзерләү өчен вакытлы бюро сайлап куела. Аңа Г. Исхакый да керә.
Милли мәҗлес Уфада 1917 елның 20 ноябрендә ачыла һәм 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Бу вакытта инде Октябрь инкыйлабы большевиклар кулына күчкән була. Шуңа күрә милли мәсьәләләрне хәл итү тагын да катлаулана. Мәҗлестә тулаем бердәмлек хөкем сөрсә дә, булачак милли дәүләт рәвеше буенча фикер икегә бүленә: төркичеләр Г. Исхакый, Г. Терегулов, Һ. Максуди, З. Кадыйри милли-мәдәни автономия дип бара, федералистлар (туфракчылар) И. Алкин, Г. Шәрәф, Ф. Сәйфи, С. Атнагулов һ. б. Идел-Урал штаты идеясен яклый. Мәҗлес соңгысын кабул итә. Төп идеясе ягыннан болар бер-берсенә каршы килми, әмма беренчесе, киңрәк масштаблы булып, Россиядәге бөтен төрки халыклар белән эш итүне күздә тота, икенчесе Идел-Урал регионы белән чикләнә.
Большевиклар милли оешмаларны тарата. Г. Исхакый үзенең «Идел-Урал» очеркында болай яза: «Милли оешмаларны большевиклар нәкъ большевикларча тар-мар иттеләр, милли полкларны тараттылар, милли казнаны конфисковать иттеләр һәм качып өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алдылар».
Мөһаҗирлектә
1918 елның апрелендә большевиклар, Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, Г. Исхакый, Милли идарә әгъзалары белән бергә, Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу шәһәрдә ярты елдан артык яшәп алуы Г. Исхакыйның туган Идел-йортыннан гомерлеккә чит-ят җирләргә китү вакыты арасында бер озын-озак күчеш чоры булып тора. Әдип большевикларның власть башында озакка калачакларына ышанмый әле. Себердә ул киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә. 1918 елның 7 декабреннән «сәяси, әдәби төрек-татар гәзитәсе» булган «Маяк» чыга башлый. Г. Исхакый гәзитәнең беренче саннарында ук Себердә яшәүче милләттәшләрен, Уфада Милли мәҗлес төзегән кануннарга нигезләнеп, шәһәрләрдә шәһәр мәҗлесе идарәләрен, авылларда авыл мәҗлесе идарәләрен сайларга чакырып чыга. Һәм, чыннан да, Кызылъяр шәһәрендә 28 кешедән торган Милли идарә сайлана да.
Г. Исхакый Версаль солых конференциясенә зур өметләр баглый. «Маяк»ның 2 нче санындагы «Солых конференциясе» исемле мәкаләдә автор болай ди: «Солых конференциясе вакытында үзләрен искә төшертә белгән, мәҗлес тирәсендә кирәкле урында кирәкле сүз дә әйтә белгән мәхкүм милләтләр мәхрүм калмыйлар, үзләренә кирәкне алалар. Моңар тарихта дәлилләр бик күп. Балкан халыклары, әрмәннәр, бельгиялеләр, финнар, чехлар, славяннар – болар һәммәсе иң якын тарихта… Динен, милләтен саклыйм, киләчәктә хөр милләт булып торыйм дигән бер халык өчен, әлбәттә, шуннан башка бер юл юк».
Бу чордагы сәяси вазгыять турында Г. Исхакый болай фикер йөртә: «Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1918 елның 11 ноябрендә Аурупадагы вакытлы килешү игълан ителде. Без алманнарның җиңелүләренә ышанмаганга, бу эшне Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп сугыш чыгымнарын Русия өстенә күтәртеп, шуларны каплатыр өчен, Русияне бүлү башлануының башы дип аңладык. Шул Русияне бүлешүдә үзебезнең халкымызның сәяси «ризыгы» хуҗасыз калмасын өчен, Аурупага солых мәҗлесләренә катышырга вәкилләр күндерүне кичектерелми торган бер милли эш итеп карадык» (Солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар вафат. Яңа милли юл // 1939. – № 3. – 6 б.).
Г. Исхакый турында күп очракта «совет властен кабул итмәгән, чит илгә чыгып киткән» дип кенә язалар. Юк, чит илгә ул Ватанына әйләнеп кайтырга дип киткән. Югыйсә нигә кирәк булыр иде аңа Парижга, Версаль солых конференциясенә барырга омтылу? Бу конференция Милли мәҗлес тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал бәйсез җөмһүрияте төзү турындагы карарларны якларга, расларга тиеш. Милли мәҗлес делегатлары менә нинди өметләр белән бара Версальгә.
Әмма С. Максуди, Ф. Туктар, Г. Исхакый катнашкан солых конференциясендә Россия ягыннан большевиклар булмый. Шуңа күрә делегатлар конференциядә Идел-Урал төрек-татарларының хәле, теләкләре мәсьәләләрен күтәрсәләр дә, гәзитәләрдә язып чыксалар да, сөйләшүләр берьяклы гына булып кала. Г. Исхакый шул китүеннән Ватанына кире әйләнеп кайтмый.
Гаяз Исхакыйның Ватаныннан читтә яшәгәндә иҗат иткән унбер әдәби әсәре мәгълүм. Аларның икесе – «Ике ут арасында» драмасы һәм «Олуг бәйрәм» исемле хикәясе, әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай безгә язганча, әтисенең башка әйберләре белән бергә Варшавада бер саклык банкында кала, ул банкка бомба төшеп, бина җимерелә.
Чит илгә киткәч, Г. Исхакый 1920–1923 елларда гына да җиде әдәби әсәр иҗат итә. Әмма берсен дә бастыра алмый. Ул елларда әдип бик авыр матди кысынкылыкта яши. Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт 1924 елның 2 мартында Берлиннан әтисенең энесе Әхмәтхәсәнгә хат яза. Анда мондый юллар бар: «…китапны алгансыңдыр дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар моннан тагын да җибәрелеп торыр. Китаплары басылса һәм укылса, әтигә күңеллерәк булыр иде. Аның язган китаплары күп, ләкин язган бере чемоданнан ары китмәгәнгә, язу теләге дә сүрелә. Халык аның китапларын бик теләп укыр иде, әлбәттә. Сәяси китаплар түгел алар…» Гаяз Исхакый, күрәсең, шул китапларын Ватанында бастырырлар дип өметләнгән. Әмма аның китапларының кулъязмаларын да, Сәгадәтнең һәм үзенең Әхмәтхәсәнгә язган хатларын да мәгълүм органнар эләктереп барган.
Г. Исхакый берничә тапкыр матбага ачарга омтылыш ясап карый. Бу мөмкинлек бары тик 1928 елда гына туа. Архангельдәге сөрген елларын бергә кичкән фикердәше, бу чорда исә Польша хөкүмәтенең башлыгы маршал Йозеф Пилсудский (1867–1935) әдипне Варшавага чакырып ала, аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Варшавада торып, кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир Чагатайлар да катнашып, Берлинда «Милли юл»ны (соңыннан «Яңа милли юл») чыгара башлагач та (мәҗмуганың беренче саны 1928 елның декабрендә дөнья күрә), язган әсәрләрен 1937 елга кадәр бастыра алмый. Бу хәлгә беркадәр ачыклык кертер өчен, махсус органнар туплаган трофей документлар арасыннан бер хатка мөрәҗәгать итик: «Президент полиции г. Берлин. Полицейский отдел Шарлаттербург-Тиргартен. – В рейхоляйтунг НЕDAN, отдел внешней политики г. Берлин, Маргаретенштрассе. Касательно Аяса Исхаки. Входные и нумерация обработки 2 ноября 1936. День записи 30 октября 1936. – Просьбу Айас Исхаки о разрешении ему, как исключение, открыть самостоятельную типографию (наборочную), согласно § 3, ст. 2 третьего распоряжения о временном построении немецкого ремесла от 18.1.1936 г., я утверждаю сегодня»
По поручению подпись: Больц»
Бу документтан шул аңлашылса кирәк: Г. Исхакый үзенең «Милли юл» мәҗмугасын үз типографиясендә түгел, ә берәр чит кеше типографиясендә «өйдәш» булып бастырып килгән. Ә әдәби китаплары исә эшмәкәр буларак үз типографиясе оештырылгач кына басыла башлый. Басылган китапларның алгы тышының эченә «Бу әсәр «Милли юл»ның үз матбагасында хәреф тезү машинасы илә тезелде» дип язылган.
Г. Исхакыйның мөһаҗирлегенең беренче елларында иҗат ителгән әсәрләрендә вакыйгалар үз Ватаны җирлегендә бара.
«Дулкын эчендә» драмасы илебездә барган революциянең кайнар эзләреннән алып иҗат ителгән. Ләкин әсәр Советлар илендә ул чор турында язылган әсәрләрдән нык аерыла: безнең башыбызга сеңдерелгән «кызыллар – коткаручы», «большевиклар – иң мәрхәмәтле кешеләр» дигән ышануны юкка чыгара.
«Өйгә таба» повестендагы вакыйгалар Беренче бөтендөнья сугышы чорында бара. Әсәрнең ахырында утыз ел патша армиясендә хезмәт иткән, бик күп сугышларда катнашып, зур батырлыклар күрсәткән татар полковнигы, ак флаг күтәреп, армиясе белән Төркия ягына чыгып китә. Тимергалиевнең бу адымы әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр барган вакыйгалар, геройның кичерешләре белән аклана. Ул кем өчен дип әле үз мөселманнарының, дин кардәшләренең канын коярга тиеш? «Рус балтасының сабы» булып тагын күпме йөрергә мөмкин? Тимергалиев кенә түгел, аның армиясендәге башка татарлар да шулай уйлана.
«Дулкын эчендә» һәм «Өйгә таба» әсәрләре әйтерсең лә бүген язылган. Г. Исхакый беркайчан да безнең системада яшәмәгән, аңа без яшәгән мохитнең тамчы кадәр дә йогынтысы булмаган. Әмма большевиклар тарафыннан дөрес курс алынмаганын һәм берьяклылыкның нәрсәгә китерәчәген ул тирән аңлаган һәм чит илдә калган. Хөр күңеле, идеаллары үзе белән киткән. Бернинди сарай идеологиясенә буйсынмыйча, гомумкешелек кыйммәтләре хакында Аурупа югарылыгында фикерли алган. Ул, үз югарылыгыннан торып, Локман хәким кебек, без коммунизм идеяләре белән исереп, якты киләчәк турында хыялланып йөргәндә үк, илебездәге тарихи вакыйгаларны үз вакытында мәкаләләрдә дә, әдәби әсәрләр итеп тә язып барган.
«Көз» повесте – бер утыруда укыла торган бу гүзәл әсәр Г. Исхакыйның егерме дүрт яшьлек чагында язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге татар өчен мәңгелек булган темаларның берсенә багышланган. Үзеңнең милли мохитеңнән, татар җирлегеннән, телеңнән, культураңнан, халкыңнан аерылу драматик финалга китерә. Әсәрдә төп фикер әнә шул хакта. Агымсу иркенә куелган йомычка кебек, агым кайсы якка китереп терәсә, шунда тукталырга риза булып яшәгән Гөлсем һәм кайсы ярга йөзәсен белгән һәм теләгенә ирешү өчен бөтен көчен, акылын җыеп көрәшкән Нәфисә – икесе ике төрле мохиттә тәрбияләнеп үскән кызлар. Саф татар гаиләсендә тәрбия алган сәүдәгәр кызы Нәфисәдән аермалы буларак, татар мохитеннән чыгып бетмәгән, рус мохитенә кереп җитмәгән морза кызы Гөлсем, ике арада бәрелеп-сугылып калып, ихтыярсыз бер кеше булып җитешә. Нәтиҗәсе шул: көзләре ике ханымның ике төрле: Нәфисәнең язмышы бер гүзәл поэма төсен алса, морза кызы Гөлсем упкын читендә кала. Әсәрнең герое Хәлим әйткәнчә: «Һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача». «Көз» повесте, гәрчә анда татар тормышының шул ук революциягә кадәрге дәвере сурәтләнсә дә, Г. Исхакыйның шул чорда язган әсәрләреннән аерылып тора. Биредә тел-сурәтләү чараларын кулланудагы, сюжетны корудагы камиллек, осталык сокландыра. Бу гүзәл повестьны татар эмиграция әдәбиятының классик үрнәге дип атарга мөмкин.
«Җан Баевич» комедиясендә Г. Исхакый милли нигилистлардан көлә. Ватып-җимереп булса да русча сөйләшсәм, русча киенсәм, марҗага өйләнсәм, руслар белән генә аралашсам – тәрәкъкый пәрвәр булам, ягъни культуралы кеше булам… Комедиядәге төп герой Шакирҗанның хыялы әнә шундый. Зыялы булуны шулай аңлаучы нигилистлар татар дөньясында һәрчак булган һәм хәзер дә бар.
«Локман Хәким» – бу кечкенә әкият бик зур хикмәткә ия әсәр. Әйбәт кенә яшәп яткан халык өстенә зәхмәтле яңгыр ява. Шул яңгыр тамчылары эләккән суны эчеп, халык акылдан яза һәм ни кылганын белми тилереп яши. Айнып китсә, ни күрә: ил таланган, бөтен җир җимерек, тормыш чыгырыннан чыккан. Һәммә кеше аптырашта: кайда кайчан нәрсә югалтканын аңламый тора, диварларда, коймаларда, халыктан көлгән кебек, акылдан язган падишаһның ахмак лозунглары, манифестлары эленгән.
Әсәрнең Берлинда 1923 елда язылганын истә тотканда, Г. Исхакыйның күрәзәлегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Нәкъ безнең хакта бит бу! Без дә коммунизм идеясе белән исереп гомер иткәнбез. Ә айныгач, нәрсә күрдек соң: байлык беткән, бөтен нәрсә җимерек, көчләнгән табигать, тәрбиясез балалар, кадер-хөрмәтсез олылар һәм киштәләрдә, бездән көлгәндәй, якты киләчәк, коммунизм турында язылган калын-калын китаплар, плакатлар, лозунглар, кызыл әләмнәр генә.
Г. Исхакыйның бөек акылы аңа безнең илдәге хәлләрне объектив бәяләргә һәм гасыр башында ук бөтен ХХ гасыр буена булачак афәтләрне алдан күрергә мөмкинлек биргән.
Г. Исхакыйның гомеренең соңгы елларында язылган әсәрләрендә вакыйгалар төрек җирлегендә бара.
«Татар кызы» повесте безнең өчен темасының яңалыгы белән кызыклы. Илләр арасында булып үткән тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә Ватаныннан читтә яшәргә мәҗбүр булган татарларның күңелләрендә сызылып торган җирсү, туган илне сагыну, хәтта милли кием-салым, ашау-эчү әйберләренә кадәр тәфсилләү, җыр-шигырь, шагыйрьләр хакында, туган табигать хакында сөйләшүләр тормышка ашмас моңсу бер ашкыну булып тоела. Биредә Г. Исхакыйның үз халәте дә чагыла дияргә була. Әсәрдә чит илдә бүленеп калган геройлар үзләрен еш кына «ике ут арасында» калган кешеләр дип атыйлар. Язучының 1920 елда Парижда язылып, Варшавада югалган «Ике ут арасында» исемле әсәре дә, бәлки, шул – үз иленә кайтасы килеп, чит җирләрдә тилмереп яшәүче мөһаҗирләр турындагы әсәрдер, дип фараз итәргә мөмкинлек бирәдер?
«Хәят юлында» пьесасында Г. Исхакый, Аурупада шәүлә булып йөреп-йөреп тә, безнең илгә килеп кунаклаган кызыл идеянең тамыр җибәреп, ныгып һәм соңыннан ничек итеп әкренләп кабаттан башка илләргә җәтмәсен сузуын тасвирлый. Элек бездә эшләгән марксизм-ленинизм университеты тибындагы «Халык йорты» сәяси курсларына йөреп, еллар буе без ятлаган цитаталарны ятлап, реаль тормыштан ераклашкан бушбугаз, аферист Йосыф һәм аның коткысына бирелеп йөргән Сабахат, Пакизә, Зүхтүләрнең үз-үзләрен тотышлары нигезсез идеянең ничек итеп яшьләрне бозуын, күңелләрен буш калдыруын күрсәтә.
«Тәүбәгә килгән хатын» – хатын-кыз язмышын күңеленә якын алып язган әсәрләре белән танылган әдип бу төрекчә хикәядә дә тормыш төбенә төшә язган төрек кызының, юлында «Хозыр»ны очратып, тәүбә итеп, дөрес юлга чыгуын, бәхеткә ирешүен сурәтли.
«Олуг Мөхәммәд» – Г. Исхакый озак еллар дәвамында Алтын Урда, Казан ханлыклары тарихларын җентекләп өйрәнгән, әсәр язу фикерен күп еллар күңелендә йөрткән булса кирәк. Мәсәлән, 1937 елда ук әдип үзе нәшер иткән «Яңа милли юл» мәҗмугасында (№ 3. – 18–19 б.) «Олуг Мөхәммәднең Солтан Морадка язган мәктүбе» дигән мәкалә басылып чыга. Мәҗмугада шулай ук Һ. Атласи, Р. Фәхретдинов әсәрләрендә Олуг Мөхәммәднең Казанда идарә итү чорлары хакындагы фикерләр дә бәян ителә.
Г. Исхакый «Олуг Мөхәммәд»не дүрт ел дәвамында иҗат иткән. Әсәрнең язылу вакытына игътибар итсәк, бу чор – Россиядә Алтын Урданы бары тик каралтып тасвирлау чоры. Бәлки, бу хәл дә язучының әсәр язу теләген куәтләндергәндер. Әсәр соңгы елларда мәйданга чыккан болгарчылык-алтынурдачылык кебек радикаль фикерләрне урта бер җирдә берләштерә, уртак бер фикергә китерә сыман.
Китаплары басылып тора, унбер ел инде «Яңа милли юл» мәҗмугасы нәшер ителеп килә… Г. Исхакый 1919 елда туган иленнән киткәннән бирле, мөгаен, беренче тапкыр тынычланып, әсәрләр язса, бастырып чыгарырга мөмкинлек булуына куанып яшәп алгандыр. Утыз биш еллык мөһаҗирлек чорында бу еллар әдипнең иң бәхетле еллары булгандыр. Әмма дәртләнеп, бөтен көчен иҗат эшенә җигеп, җимертеп эшләп ятканда, Гитлер Польшага сугыш ача. Г. Исхакый, Польша хөкүмәтенең киңәшен тотып, эмигрантлар оешмасы «Прометей» җитәкчеләре белән бергә, 1939 елның 6 сентябрендә Варшавадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Әдип, үзе язганча, өеннән кулына бер сумка тотып кына чыгып китә.
Шулай итеп, сугыш Г. Исхакый өчен шәхси фаҗига китерүдән башлана. Шуннан соң аңа беркайчан да үз матбагасын кору насыйп булмый. Мондый вазгыять килеп чыкмаган булса, без, укучылар да, әдипнең югарыда аталган тагын ике әсәрен күрә алган булыр идек.
Татарның үткәндәге шанлы тарихы, агымдагы хәлләре, киләчәккә өметләре турында утызынчы елларда язылган, рус, француз, поляк, япон телләрендә басылып чыккан «Идел-Урал» очеркының татарча басмасы булмавы да югарыда бәян ителгән хәлләр белән аңлатыладыр, күрәсең.
Сугыш афәте шулай ук Г. Исхакыйның Аурупа һәм Ерак Көнчыгыш илләре белән бәйләнешен дә чикли. Төрле илләрдә бик иркен йөри ала торган әдип, нигездә, бер урында гына – Төркиядә генә яшәргә мәҗбүр була.
Г. Исхакый Берлинда басылып чыккан (мөһаҗирәтнең баштагы чорында иҗат иткән) китапларыннан соң егерме ел әдәби әсәрләр язмый. Бу чорда ул каләмен публицистика өлкәсендә эшләтә. 1928–1939 елларда нәшер ителгән «Милли юл» («Яңа милли юл») мәҗмугасының һәр санында (барлыгы 136 саны дөнья күрә) әдипнең бер яки ике зур мәкаләсе басылып бара. Мәҗмуга чыккан дәвердә, 1931 елда, өч ай мөселман Көнчыгышында сәфәрдә булып кайта. 1933–1936 елларда Ерак Көнчыгыштагы илләрдә яши. Шул чорда гына «Яңа милли юл»да мәкаләләре бераз сирәкләнеп ала.
Г. Исхакыйның чит илдәге тормышын күзәткәндә, аның оптимизмына, оештыру сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Алыйк аның 1933–1936 елларда Ерак Көнчыгыштагы эшчәнлеген генә. Ул анда 1918 елда Уфадагы Милли мәҗлестә үзе һәм фикердәшләре тарафыннан тәкъдим ителгән Идел-Урал милли мохтариятының моделен кора. Мөһаҗирләрне милли байрак астына туплый. Милләттәшләренең дини мәхәллә тормышын дөньяви милли-мәдәни җәмгыять тормышына әверелдерә.
Ул Япония, Кытай, Корея, Маньчжуриядә яшәүче татарларның унҗиде мәхәлләсен бер Милли мәркәз астына туплый. 1935 елның 4–14 февралендә Мукденда уздырылган Корылтайда Идел-Урал төрек-татар дини-милли җәмгыятенең Г. Исхакый төзегән Уставы кабул ителә. Мәркәз башкарма идарәсе каршында диния, мәгариф, финанс эшләре буенча шөгъбәләр (бүлекләр) оештырыла. Барлык мәхәлләләрдә дә шул шөгъбәләрнең бүлекчәләре төзелә. 1935 елның 1 ноябрендә Мукден шәһәрендә «Ерак Шәрекътагы Идел-Урал төрек-татарларының атналык гәзитәсе» «Милли байрак» чыга башлый. Гәзитәне оештырып, ярты ел чыгарышкач, Г. Исхакый 1936 елның мартында Аурупага китеп бара. Гәзитәнең һәр санында «мөәссисе13 Г. Исхакый» дип языла.
Гәзитә җитәкче бер органга әверелә. Бөтен мәхәлләләр тормышын яктыртып бара. Милләттәшләребез үз Ватаннарында уйларга да мөмкин булмаган тормыш белән яши. Әйтерсең лә алар башка – параллель дөньяда тереклек итә. Әйтик, Явыз Иванның Казанны алган көнне – 15 октябрьне ел саен кайгы көне дип игълан итеп, һәр мәхәлләдә җыелышып, Коръән укып, шәһид киткәннәрне искә алалар. 1917 елда Ватаннарында корылган Милли мәҗлеснең 20 еллыгын зур тантаналар ясап билгеләп үтәләр. Ураза, Корбан гаетләре бөтен шартларын туры китереп олы бәйрәм көннәре итеп үткәрелә (ә бу елларда Советлар Берлегендә мәчет манаралары киселә, муллалар эзәрлекләнә, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәренә туры китереп, атеистик тамашалар оештырыла).
Бу чараларның барысы да гәзитә аша алдан хәбәр ителеп, урыннарда кичәләр уздырылып, соңыннан һәр мәхәлләдә узган кичәләрдән хәбәрләр басыла. Һәр елны Тукай көннәре дә милли бәйрәм итеп уздырыла. Гәзитә кайчагында унике битле дә булып чыга. Төрле мәхәлләләрдә яшәгән милләттәшләрнең бер-берсен котлаулары, кайгы уртаклашулар яки иганәчеләрнең исемнәре, сәүдәгәрләрнең рекламалары берничәшәр битне ала. Һәр төбәктә яшьләр, хатын-кызлар түгәрәкләре эшли, концертлар, спектакльләр куела.
Алты еллык дини-милли мәктәпләр дә ачыла. Идел-Урал комитетының уставы буенча, шул мәктәпне тәмамламый торып, балаларны чит уку йортларына бирү тыела. Һәр гаилә шул кагыйдәне төгәл үти. Яшь буынның чит-ят мохиттә үсеп, үз милли гореф-гадәтеннән, теленнән читләшер дип, ят милләтләр эчендә югалырлар дип куркып яшәгән татарлар бөтен күңелләре белән җирле җәмгыятьләрнең эшенә катнашалар. Гәзитәдә һәр мәхәлләнең тормышы көзгедәге кебек чагыла. Татар яшьләренең үз ишләрен табып өйләнешүләр мөмкинлеге туа.
Мөһаҗирләр, туган илләрендә үзгәрешләр булып, большевиклар властьтан китәр дә ирекле илебезгә кайтып яшәрбез дип өметләнә. Бөтен хосусиятләрен саклап яшәп, алар үзләрен Советлар илендә динсез, телсез калган милләттәшләренә беренче ярдәмчеләр булачакларына ышана. «Милли байрак»та үзара котлашулары һәрвакыт «киләсе бәйрәмнәрне үз Ватаныбызда каршыларга язсын» дигән сүзләр белән тәмамлана. Аурупадан Г. Исхакыйдан килгән котлауларда да шундый ук теләкләр кабатлана: «Мөхтәрәм милләттәшләр, Корбан бәйрәмеңез мөбарәк булсын. Милли-дини эшләремездә эшләүче, чалышучы, матди-мәгънәви ярдәм итешүче бөтен милләттәшләребезнең эшләре уңышлы булып, тиз көндә хөр-мөстәкыйль илебездә бәйрәмнәребезне бергә-бергә итәргә Тәңре насыйб итсен. Варшава» (Милли байрак. – 1938. – № 13 (112).
«Милли байрак» гәзитәсенең 116 саны кулдан языла. Бу эшне Ибраһим Дәүләткилде башкара. Аның хатыны – гәзитәнең, нигездә, алып баручысы Рокыя Мөхәммәдиш-Дәүләткилде һәр санда үзенең төпле мәкаләләре белән мөһаҗирләрнең милли хисләрен куәтләндереп тора. Бу ике фидакярнең милләткә иткән ун еллык хезмәтләре соңыннан Советлар төрмәсендә ун еллык тоткынлык белән түләнә…
Бу бердәм җәмгыятьнең, Г. Исхакый төзеп калдырган хөкүмәтнең нигезе шундый нык була ки, балигъ булган милләттәшләрдән җыелган взноска һәм баерак кешеләрнең иганә акчасына гына яшәсә дә, ул ун ел дәвамында – 1941 елда совет гаскәрләре Маньчжуриягә басып кергәнгә кадәр эшли: гәзитә дә чыгып килә, дини-милли мәктәпләр дә эшли, шул мәктәпләр өчен китаплар, уку әсбаплары да нәшер ителеп тора. «Идел-Урал» комитетының бу ун еллык эшчәнлеге Ерак Шәрекъта яшәүче татарларның милли аңы үсүгә нык ярдәм итә. Хәзер төрле илләргә таралып яшәгән милләттәшләребезнең күбесе – Ерак Шәрекътан киткән кешеләр. Туксанынчы еллардан башлап алар Казанга күпләп килде. Чит-ят җирләрдә гомер иткән татарларның туган телебезне, динне генә түгел, тарихыбызны да бик әйбәт белүләре, милләт җанлы булулары гаҗәпкә калдыра иде. Ә алар безнең телсезлеккә, динсезлеккә, бездәге битарафлыкка гаҗәпләнде… Алардагы һәм балаларындагы югары милли үзаң, дингә, телгә, үткән тарихыбызга хөрмәт, баксаң, Г. Исхакый чәчкән орлыкларның җимеше икән.
Мондый гаҗәеп тәҗрибәне күреп, күңелгә үзеннәнүзе татлы һәм үкенечле уйлар килә: 1917–1918 елларда татарның мөстәкыйльлеге өчен көрәш чорында большевиклар комачауламаган булса һәм ил башында Г. Исхакый кебек милләтпәрвәр, булдыклы каһарман затлар торса, татар иле нинди югары үсеш дәрәҗәсенә ирешер иде! Һәм без, татарлар, бүгенге кебек ярым ассимиляцияләнгән хәлдә, уфтанып, әдип «Инкыйраз»ында кисәткән XXII йөз башын шомланып көтмәс идек…
Гаяз Исхакыйның туганнары
Г. Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе әдипнең унбиш томлык әсәрләр тупламасының бишенче томында бирелде. Әдипнең әтисе ягыннан нәсел тамырлары әлегә түбәндәгечә билгеләнә: Сөбханколый → Хәмзә → Исмәгыйль → Габделбакый (1734) → Мөхәммәдшәриф (1762) → Исхак (1807) → Гыйлаҗетдин (1839) → Мөхәммәдгаяз (1878).
Исхак мулла, хәзерге Әлмәт районы Елховой авылыннан хәзерге Чирмешән районы Лашман авылына килеп, 1851 елның 14 мартында имам-хатыйп итеп билгеләнгән. Аның биш улы булган: Гыйлаҗетдин, Лотфулла, Җиһангир, Ибраһим, Шәмсун. Бу вакытта Гыйлаҗетдингә унике яшь. Димәк, Исхакыйның әтисе Гыйлаҗетдин Елховой авылында туган булып чыга. Ул Чистайда Закир ишан Камалиев мәдрәсәсендә укый. 1873 елның мартында муллалыкка указ ала, Яуширмәгә килеп, 1902 елның гыйнварына кадәр авылның беренче җамигъ мәчетендә имам-хатыйп, мөдәррис булып тора. «Кызыл Армия» гәзитәсенең 1919 ел, 10 июль санында Гыйлаҗетдин хәзрәт Исхаковның 1919 елның 9 мартында вафаты турында язылган хәбәрдә болай диелгән: «Казан әтрафында атаклы хәзрәтләрдән саналып, уку-укыту эшләрендә татар дөньясына күп хезмәт иткән кеше… Үзенең утыз еллар мулла булып торган бер заманында тирә-як авылларда бик күп мәдрәсәләр ачып, татарларны укырга өндәгән. Мәрхүмнең үзеннән соң өч кызы, ике улы калып, кече улы Хәсән Исхаков иптәш – хәзерге көндә совет платформасында эшли торган яшь язучылардандыр».
Г. Исхакыйның әнисе – Габделвәли хәзрәт белән Мәхфүзә остазбикә кызы Бибикамәрия 1856 елның 12 нче августында (иске стильдә) Яуширмәдән 12 чакрым ераклыктагы Мөслим авылында (хәзерге Чистай районына керә) туган. Әдип «Тәрҗемәи хәлем» кулъязмасында: «Әниемнең әтиләре, әниләре ундүрт буынга кадәр голяма зөмрәсеннән, Казанның хәле авыр вакытта Кырымнан Кырым шаһзадәләре идарәсеннән Казанга ярдәм итәргә килгән, «Чура батыр» хикәясенә тема биргән кешеләр токымыннан», – ди.
Гыйлаҗетдин белән Камәрия 1873 елның 3 августында (иске стильдә) Мөслим авылында никахлаша. Аларның унике баласы булган: Мәрьям, Габдерахман, Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Салихабану, Гайнелмәрзия, Габдерахман, Мөхәммәдхәниф, Әхмәдгали, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән. Шуларның бишесе: Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән исән-сау үсеп җитәләр.
Г. Исхакыйның ике баласы булган. 1904 елның 3 (яңа стильдә 16) августында аның Мәэмүн исемле улы дөньяга килә, ләкин бала тугыз атналык булгач үлеп китә. Әдипнең икенче баласы Сәгадәт исә метрикә буенча 1905 елның 15 (яңа стильдә 28) июлендә туган.
Г. Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия (1882–1965) 1938–1939 елларда Чистай төрмәсендә утыра, аңардан Гаяз абыйсыннан килгән хатларны таптыралар. Олы улы Габделхак Мәскәүгә Калининга хат яза. Шуннан соң гына, ундүрт ай утырганнан соң азат ителә.
Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (1896–1940) башта Яуширмәдә укытучы була, 1923–1925 елларда «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә эшли, 1925–1930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укытучылар әзерләү курсларында укыта. Әхмәтхәсән гел күзәтү астында яши. Гаяз абыйсының 1927 елның 21 апрелендә Истанбулдан язган хатындагы: «Сәгадәтнең тәрбия мәсьәләсе бик мөшкелләнде. Аурупада укытырлык акча эшләү бик авыр, хосусән миңа… Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы?» – дигән сүзләрен Әхмәтхәсән укый алмаган, хат КГБ кулына эләккән. «Халык дошманы энесе» дип эзәрлекләүләрдән качып, ул 1930 елларда Уфага, аннан Үзбәкстанга китә, Каракалпакстанда мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Әмма монда да тынычлап яши алмый, шул ук «гаебе» өчен кулга алына. 1937–1939 елларны ГУЛАГта уздыра. Котылып чыккач та, НКВДга чакырылулардан туеп, авыру хатынын, мәктәптә укый торган ике улын калдырып, асылынып үлә. Аңа нибары кырык дүрт яшь була.
Яуширмәдә Исхакыйларның ояларын туздыралар. Йортларын, малларын алып, туганнарын урамда калдыралар, сеңелләренең балаларын уку йортларына алмыйлар. Барлык туганнар, Яуширмәне ташлап, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. «Халык дошманы»ның ерак туганнары да эзәрлекләнә. 1937–1940 елларда Г. Исхакый туганнарының җәзага тартылулары кайбер гаиләләрне хәтта фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр иткән.
Совет хөкүмәте чит илдә яшәп, Аурупа һәм Азия илләрендә абруй казанып өлгергән, инде үзенең трибунасын – мәҗмугасын да булдырып, үткен каләме белән большевизмның чын йөзен фаш итеп торган Г. Исхакыйның туганнарыннан менә шулай үч ала. 1989 елда Мәхмүт Таһир безгә: «Сәгадәт апа әтисенең энесе Әхмәтхәсәннең язмышы турында бик беләсе килә иде», – дип язган иде. Димәк, Исхакыйлар илдәге туганнарының хәлләрен белми яшәгән. Шулай ук Г. Исхакый, кызы Сәгадәтне үз янына алдырып, баласын үлемнән коткарып калган.
Сәгадәт Казанда Мариинская дип аталган гимназиядә укый. 1917 елның 7 мартында Казанда «Сәйяр» труппасы куйган «Зөләйха» спектаклен Мәскәүдән кайткан әтисе белән бер ложада утырып карый. 1922 елда әтисе янына чит илгә китә. Берлинда гимназиядә һәм аннан соң университетта укыган чорларда Сәгадәт тә, әтисе дә матди яктан бик авыр хәлдә яшиләр. Каникул вакытыңда Сәгадәт әтисе янына Төркиягә барып йөри. Истәлекләрендә, үзен каникулдан соң Берлинга озатканда: «Әтием үксеп-үксеп елады, – дип яза Сәгадәт. – Минем китү сылтау гына иде, аны елатучы сәбәп өметсезлек тулы тормышыбыз иде».
Г. Исхакый бервакытны илгә кайту мәсьәләсендә элек бергә сөргендә булган иптәше К. Е. Ворошиловка мөрәҗәгать итеп карый. Ләкин, Сәгадәт апа язганча, «Ворошилов бер самими, бер иптәшлек хисе белән: «Тормышыңны саклау өчен тырышырмын, ләкин эш өлкәсе синең өчен ачык түгел», – дип җавап бирә».
Сәгадәт Чагатай тюркология буенча профессор булып җитешә, Әнкара университетында төрек теле укыта, аның ире профессор Таһир Чагатай (1902–1984) шул ук университетта студентларга социология буенча белем бирә.
Сәгадәт Чагатай русча, алманча, инглизчә, французча, төрекчә, латинча, гарәпчә, фарсыча яхшы укый һәм сөйләшә. Ул дөньяның төрле илләрендә фәнни конференцияләрдә катнаша, күп илләрдәге тюркология җәмгыятьләренә әгъза итеп сайлана. Аның үзе исән чакта басылган «Чура батыр» (1935), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1963, I т.), «Казакъча мәтеннәр» (1961) «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1972, II т.) һ. б. хезмәтләре бар.
Сәгадәт Чагатай 1988 елда «Айаз – Таһир» («Төркстан – Идел-Урал») вакыфын төзи. 2007 елда Истанбулда шул вакыф тарафыннан «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» исемле китап һәм 2008 елда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның басылып чыккан барлык мәкаләләре» дигән ике томлы җыентык нәшер ителә.
Г. Исхакыйның бердәнбер исән баласы Сәгадәт Чагатай-Исхакый 1989 елның 24 июнендә сиксән дүрт яшендә Әнкарада дөнья куя, шул шәһәрдә җирләнә.
Сәгадәт ападан варислар калмый.
Г. Исхакый гомеренең соңгы унбиш елын Төркиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиядә калган әсир милләттәшләр Төркиягә күчәргә ярдәм итүен сорап иң беренче Г. Исхакыйга мөрәҗәгать итә. Әдип җиң сызганып әсирләргә беренче ярдәм – посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г. Исхакый, милләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү буенча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә… тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», – дип хәбәр итә. Дөньякүләм танылган галим Әхмәт Тимергә язган хатында ул: «Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокукларын кайтару эшендә тырышабыз», – ди. Йөзләрчә татар әсирләре Г. Исхакый ярдәме белән Төркиягә килеп урынлаша.
Г. Исхакыйга Ерак Көнчыгыштагы илдәшләре исә Төркия гражданлыгы алуда ярдәм итүен сорап язалар. 1949–1951 елларда Кобеда яшәүче Габбас Мөхәммәдҗанга җавап хатларында әдип аталарча һәм дипломатларча Төркия гражданлыгы алу өчен нәрсәләр эшләргә, кемнәр белән ничек сөйләшергә, хәтта гаризаны ничек язарга кирәклеген дә өйрәтә. Аларның гозерләрен үтәү юлында үзенең нәрсәләр башкарганын тәфсилли. Ә бу тәфсилләр артында никадәр мәшәкать һәм кыенлыклар ята. Истанбулдан Әнкарага барып йөрүләр, хөкүмәт кешеләре белән күрешүләр, дус-ишләрен дә шул юлда ярдәм итүгә тартулар һ. б.
Бу хатлар Г. Исхакыйның, чит мохиттә, тар кысаларда яшәгәндә дә, милләттәшләренең тормышларын мәгънәлерәк итү, җиңеләйтү юлларын эзләшүен, инде үзе ярдәмгә мохтаҗ көннәрдә дә мөһаҗирләр турында кайгыртып, аларга таяныч булып яшәвен күрсәтә.
Г. Исхакый бу хатларда үзенең хәле, сәламәтлеге турында ләм-мим сүз сөйләми. Ә бит ул елларда әдип бик фәкыйрьлектә һәм саулыкка туймыйча яши. Бу хакта ул кызына гына зарлана: утынының бетеп китүе, ә көннәрнең һаман суык торуы, ашказаны авыртуы, «һеморрой» белән интегүе турында яза. Ә шул арада ул Тукай көннәрендә үткәреләчәк «кичәнең репетицияләренә йөрибез» ди. 15 октябрь мәрасименә чыгышлар әзерли. Шул тынгысыз мәшәкатьләр арасында хастаханәгә дә кереп ята.
2011 елда Габбас Мөхәммәдҗанның кызы Рокыя ханым Вафаның безгә әйтүенчә, алар 1953 елда Төркия гражданлыгы алуга ирешкәннәр.
Төркиядә Г. Исхакый тырышлыгы белән юлга салынган тагын бер зур казанышны әйтеп китәргә кирәк. «Айлар, еллар маташа торгач, «Америка авазы» радиосын татарча сөйләтергә карар бирделәр», – ди ул Габбас әфәндегә язган хатында. «Америка авазы» – АКШ хөкүмәтенең чит илләргә тапшырулар алып бара торган радиостанциясе. Вашингтонда 1942 елда нигез салынган радио кырыктан артык телдә «сөйләшә», шул исәптән рус телендә дә (СССРда бу «аваз»ны тыңлау тыела).
Күрәсең, мөһаҗирләр шул каналда татарча һәм башка төрки халыклар телендә тапшырулар алып баруны дәгъвалаган һәм уңышка ирешкән. Г. Исхакый Истанбулдан Әнкарага кызы Сәгадәткә язган хатында «татарча радионың сәгате 4,30 да башлый, 15 дәкыйка14 сөрә, аннан соң Төркестан, аннан соң азәри…» дип хәбәр итә. Кызына язган тагын бер хатында исә: «15 октябрь өчен мин «Америка авазы» радиосына үз исемемнән бер сүз сөйләп күндердем», – ди, ә икенчесендә: «Без бу арада биш татар көе җырлатып, «Америка авазы»на күндердек. Шуны вөҗүдкә чыгарыр өчен, айдан артык куыштым, телефоннарын сорама да», – ди.
Г. Исхакый «салкын сугыш» чорында 1953 елның май аенда Германиянең Мюнхен шәһәренә Америка инициативасы белән оештырылган гайрерус мөһаҗирләренең конгрессына бара. Чыгышлар ясый, «Милли байрак» исемле кулъязма мәҗмугада мәкаләләре чыга. Конгресска Америкадан килгән вәкилләр белән әңгәмәләр кора. Шул конгресстан соң 1953 елның 11 декабрендә Мюнхенда СССР халыклары өчен оештырылган «Америка авазы»ның бер тармагы булган «Азатлык» радиостанциясе эшли башлый. Татарча тапшыруларны инде шул «Азатлык» радиосы яңгырата. Мондый зур эшнең оешуында Г. Исхакыйның да роле булган дия алабыз.
Шул Мюнхендагы конгресска китәр алдыннан, Г. Исхакый васыятьнамәсен яза. Бу вакытта ул каты авыру. Аны бит Мюнхеннан килеп алалар, мөһаҗирләр бөек юлбашчының конгресска килүен хәлиткеч эш дип саныйлар. Бу шулай була да. Әдип үз хәлен аңлап йә берәр җирдә үлеп калырмын дип уйлаптыр (текстта шул ихтималны әйтә дә), васыятьнамәне бик җентекләп яза. Аны тетрәнеп укыйсың. Ул Ватаннарында репрессияләнгән туганнарына да «өлеш» чыгара. Мәсәлән, Исхакый энесе булганга кулга алынып, ГУЛАГ газапларыннан котылып кайткач, 1940 елда кырык дүрт яшендә асылынып үлгән бертуган энесе Әхмәтхәсәнне берничә урында телгә ала, әйберләрен васыять итә…
Әйе, тимер коймалар бик текә булган шул… Г. Исхакый туганнары хәленнән бихәбәр булган. Чистай төрмәсендә таш идәнгә су сибеп яланаяк бастырып тотып, ундүрт ай газаплаганнан соң аяксыз калган сеңлесе Гайнелмәрзия турында да, Яуширмәдә Исхакыйларның оясын туздырып, йортларын, малларын тартып алып, туганнарын урамда калдыруларын да, сеңелләренең балаларын укырга алмауларын да, әтисе белән бертуганының улы Касыйм мулланы «Исхакыйдан нинди директивалар аласың?» дип газаплап, ахыр чиктә Һади Атласилар белән бергә атып үтерүләрен дә, 1937–1940 елларда Исхакый туганнарының репрессияләнүләре аркасында кайбер гаиләләрнең хәтта фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр булуларын да әдип үзе дә, кызы Сәгадәт тә белми яшиләр…
Гомере буе, революция озакка сузылды, әмма большевиклар барыбер юкка чыгачак, татар халкы бәйсез, хөр мәмләкәт коруга ирешәчәк, дип инанган әдип «Идел-Урал мөстәкыйль дәүләте академиясе идарәсе»нә иҗатын бастырудан, 37 дәфтәрдән торган көндәлекләрен чыгарудан килгән табышны «милли юлда әсәр биргән кыйммәтле әдипләрне кызыксындыру өчен, милли премия сыйфатында бирелүен васыять итәм» дип язган. «Әгәр Ватаным руслардан азат ителсә, мәетем туган илемә, Казан шәһәренең ислам зиратында, мөмкин булса, Шиһабеддин әл-Мәрҗани, Габделкаюм ән-Насыйри, Һади әфәнде Максуди, Габдулла Тукайларның каберләре янына куелсын» дигән… Ул ашказаны рагы авыруыннан интегә. Үләренә ике ай калгач кына кызы Сәгадәт янына Әнкарага күченә. Халкыбызның бөек улы Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә җитмеш алты яшендә Әнкарада вафат була, үзенең васыяте буенча Истанбулда «Әдернәкапы шәһидлеге» зиратында җирләнә.
Илендә чагында башы төрмә-сөргеннәрдән чыкмаган, сөргеннән котылгач та, Идел-Уралында яшәүдән мәхрүм ителгән, киләчәген бәйсез дәүләт итеп күрергә теләгән Ил-йортыннан читтә яшәргә мәҗбүр булган, дөньяның барлык кыйтгаларын айкап, туктап яшәп алган һәр җирдә үзенең якты эзен калдырган, матбагалар корган, гәзитә-журналлар чыгарган, чыгышлары, мәкаләләре белән татарны, аның уй-хыялларын таныткан, үзе гомере буена йортсыз-җирсез булган сәйяр язучыбыз Гаяз Исхакый кебек бик зур каршылыкларны үтеп, чиксез зур мирас калдырган тагын кем бар бездә?
1992 елда безнең тарафтан төзелгән Г. Исхакый әсәрләренең 15 томлыгы проектына әдипнең кулыбыз җитәрдәй татарча һәм беркадәр төрекчә мирасы гына теркәлгән иде. Хәзерге көндә аның энтузиастлар кулы җитмәстәй, бик күп илләрдә чәчелеп калган мирасын чамалаганда, күптомлык икеләтә, ә бәлки, аннан да артыграк күләмдә, 30–35 томнар булып күзаллана. Г. Исхакыйның чит илләрдә гарәп, фарсы, алман, инглиз, француз, поляк, фин, кытай, япон һ. б. телләрдә, шулай ук эмиграциядә нәшер ителгән рус, украин, азәрбайҗан, әрмән, кырым-татар матбагаларында басылып чыккан мирасын кайчан һәм ничек җыярбыз икән?
Төркиядә күп дистә еллардан бирле мәдәният файдасына эшләп килгән бай фондлар бар. Шул фондлар ярдәмендә төрек галимнәре, Казанга килеп, айлар, еллар буена бездәге чыганакларны өйрәнәләр. Бездә андый мөмкинлек юк. Революциягә кадәр мәдрәсәләр тоткан, нәшриятлар ачкан байларыбыз юк. Традиция өзелгән. Безгә хөкүмәт ярдәменә сыенырга туры килә. Г. Исхакыйның дөнья буенча сибелгән мирасын җыйнау буенча киң хөкүмәт программасы төзелергә тиеш. Утыз биш ел гомерен чит илләрдә үткәргән әдипнең иҗатын башкача кайтарып булмаячак.
1993 елда Яуширмә авылы Мәдәният йортында Г. Исхакыйның тууына 115 ел тулу уңае белән музей ачылган иде. Ике-өч энтузиаст тырышлыгы белән генә оешкан бу музей беренче елында ук дәүләт музее статусына ия булды һәм Татарстан берләштерелгән дәүләт музее составына керде. Музей, елдан-ел байый барып, алты ел дәвамында Казаннан, республика шәһәр һәм районнарыннан, башка төбәкләрдән язучыларны, галимнәрне, хөкүмәт җитәкчеләрен, журналистларны, укытучыларны, укучыларны, студентларны һ. б.ны үзенә җәлеп итеп, кабул итеп торды. Бу музей экспонатлары 1999 елның 30 июлендә ачылган Г. Исхакый музей-утарының фото һәм документлар экспозициясенә нигез булды. Г. Исхакыйның 15 томлык әсәрләр тупламасының әдәби томнарында бу юлларның авторы тарафыннан, нигездә, үз тупланмасыннан биреп барылган фоторәсемнәр, документларның барысы да диярлек башта Г. Исхакый музеенда урын алган иде. Музей хәзер дә экспонатларга байый тора.
Шулай итеп, җитмеш ел онытылып торган Г. Исхакый иң беренче туган туфрагына, үз нигезенә кайтып төште. Ул шулай булырга тиеш тә иде. Әмма әдипнең музеен Казанда да ачу зарури. Казанның дүрт йортлы урамына Гаяз Исхакый исеме бирелде. Шуннан башка башкалабызда татарның бу олуг затын искә төшерә торган бернәрсә дә юк. Мәркәзебездә Г. Исхакый кебек бөекләргә музей ачу – ул һәркемгә милләтебезнең дә бөеклеген күрсәтүче символ булыр иде.
Булачак музейның бинасын да эзләп торасы түгел – әдип үзе укыган Күл буе (Касыймия) мәдрәсәсе. Бу бина Мәрҗани урамында (28 нче йортта) урнашкан. Элек шәкертләр сабак укыган һәм йокы бүлмәсе булган зур бүлмәләр нәкъ музей залларын хәтерләтә. Шунда ук һәйкәлен дә куярга була. Бинаның тирә-ягы туристлар йөри торган маршрутка керә бит. Г. Исхакыйга истәлек тактасы куярлык урыннар да бар. Пушкин урамында «Марусовка» дигән йортта М. Горький да, Г. Исхакый да торган. Истәлек тактасы Горькийга куелган, янәшәсендә Исхакыйга да кирәк бит. Апанаевларның «Доходный дом» дип аталган йортында 1907 елда Г. Исхакыйны кулга алалар, әйберләрен төяп китәләр. Истәлек тактасын шунда да куярга кирәк. Казаннан Яуширмәгә барган вакытта зур юлда музей барлыгы турында зур элмә такта эленсә, азмы-күпме музейга да, авылга да, әдипкә дә шөһрәт булыр иде.
Г. Исхакый – татар әдәбиятына идеал алып килгән язучы, татарның күңел төпкелендә яткан хыялын – милли бәйсезлек, дәүләтчелек идеясен күтәреп чыккан зат. Аңа 141 «яшь», әмма аның бөтен иҗатында бүгенге көн проблемалары – мәңгелек идеаллар чагыла.
***
Г. Исхакый әсәрләренең унбиш томлык җыелмасы 1998–2014 елларда басылып чыкты. Революциягә кадәр язылган әдәби әсәрләренең гамәлдәге язуда дөнья күрүенә дә егерме ел узган икән. Инде яшь буын укучылар да үсеп җитте. Шул сәбәпле әдипнең әдәби әсәрләрен кабаттан бастырып чыгару зарури бер бурыч булып тора. Укучыларның, китапханә хезмәткәрләренең үтенечләрен искә алып, әлегә Г. Исхакыйның күренеклерәк әсәрләреннән бер җыентык төзеп чыгару мәгъкуль күрелде.
Бирелгән текстларда авторның тел үзенчәлекләре сакланды. Әсәрләрдә «җ»ләштерү – «й»ләштерүдә эзлеклелек юк. Бер үк сүз «җ» белән дә, «й» белән дә язылган (мәсәлән, җир – йир). Алар бертөрлегә әйләндерелмәде, ә бәлки ул чорда телдә орфография нормаларының эшләнмәгән булуын, язылыштагы тотрыксызлыкны күрсәтү өчен, төп тексттагыча калдырылды. «Яңа – яңы», «тишенү – чишенү», «еглады – җылады» һ. б. ике төрле язылыштагы сүзләр унификацияләнмәде, төп нөсхәдәгечә бирелде.
Җыентыкка кергән «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте турында аерым сүз әйтергә кирәк. Үз вакытында Миркасыйм Госманов бу мөһим повестьне һәркем җиңел укый алсын өчен «гадиләштереп» әзерләп, аерым китап итеп чыгарырга киңәш биргән иде. Бу әсәрне әлеге җыентыкка «гадиләштереп» бирдек. Текстта очраган гарәп, фарсы сүзләренең татарчага тәрҗемәләрен генә текст тукымасына урнаштырдык. Гарәп, фарсы сүзләренең бик еш кабатланганнарын гына, астөшермәдә тәрҗемәләрен биреп, текстта үзгәртмичә калдырдык.
Лена Гайнанова,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты
1
Голяма – бу урында: укымышлылар.
2
Моназарә кылу – сүз көрәштерү, бәхәс, дискуссия.
3
Сәтыр – язу юлы.
4
Гадәләт – гаделлек.
5
Мәхкүмә – буйсынучы милләт.
6
Кулъязма «Хөррият» гәзитәсенең 1905 елның август, сентябрь айларында гектографта басылган ике санын һәм аларга шәрехләрне Илдар Низамов «Мирас» журналының 1994 елгы 4 нче санында бастырып чыгарды.
7
Тәүкыйф ителү – тоткын ителү.
8
Билгакес – киресенчә.
9
Хитап кылган – эндәшкән.
10
Биредә сүз әдипнең 1906 елның 2 ноябрендә 24 сәгать эчендә шәһәрдән китү шарты белән Казан төрмәсеннән азат ителүе һәм Яуширмәгә кайтып китүе турында бара.
11
«Зиндан» повесте мәсьәләсе Казан Вакытлы матбугат комитетында, бу вакыйгалардан соң бер ел узгач, 1908 елның 12 июнендә зурдан кубып кабат кузгалып китә.
12
Рәфаһийәт – иркенлек.
13
Мөәссис – коручы, төзүче.
14
Дәкыйка – минут.