Читать книгу Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов - Страница 2
Искәндәрнең Зәйнәпкә Бөек Ватан сугышына кадәр язган хатлары
Оглавление1940 ел, 26 сентябрь
СӘЛАМЕМ
Ерак булмаса да, иркәм, сезгә
Сәлам яза тимер каләмем.
Сызылып моңсу таңнар аткан чакта,
Сезгә барсын кайнар сәламем!!!
Тәрәзә аша көләч йөзләреңә
Нурын сипсен таңның иртәсе.
Алсу таңнан торып сәлам язам,
Сәлам сезгә, совет иркәсе.
Якты кояш, алсу нур балкытып,
Горизонт буйлап карый җир йөзен.
Ник язамын мондый тезмә сүзләр,
Ник язганны, бәлки, белерсең.
Яшьлек таңың, гөлкәй, кайда атты,
Кайда үсте язгы чәчәгең,
Кем белән үтәр алгы көнең,
Уйладыңмы син киләчәгең?!
Уйлыйсыңмы, тормыш гөлләреңне
Йомшак җилләр сыйпап сөярләр;
Чәчәк кебек нурлы йөзләреңне
Кемнәр уйлап миндәй көярләр?
Кемнәр шулай гыйшык күлләрендә
Чумып йөзә икән, чәчәгем?
Мин яраткан серле күзләреңне
Кемнәр сөя икән, гөлкәем?!
Белсәм иде, кайнар хисләреңне
Кемнәр белән уртаклашканың,
Алгы тормышыңның ал гөлләре
Кемгә карап чәчәк атканын.
Янмас идем болай, әгәр белсәм
Күңелеңдә ниләр барлыгын.
Күңелләрең башкада булмаса,
Аңлар идем сөюем хаклыгын.
Яшерә алмыйм, гөлкәй, яратамын,
Кайнар хисләр белән сөямен.
Төннәрдә дә, гөлкәй, сезне уйлап,
Көзге яфраклардай көямен.
Тик яза алмыйм сөю билгеләрен,
Шартлы билге аңа табалмыйм.
Нинди дәрәҗәдә сөюемне
Язып кына мин аңлата алмыйм.
Мәгълүм бит, иркәм, язмасам да,
Сезнең өчен янып йөрүем.
Билгеле ич күпләр аркасында
Сезне генә якын күрүем.
Юк, башкача инде аңлатырга
Һичнинди дә сүзләр табалмам.
Язгы көннең алсу таңнарында
Яннарыңда, бәлки, булалмам.
Белеп булмый тормыш каһирәсен,
Ничек итеп белим киләсен.
Белә алмыйм алгы киләчәкнең
Кемнәр кочагына бәйләсен.
Белер идем, әгәр теләгемә
Ирешә алсам алгы көнемдә;
Минем кебек син дә өзелеп сөйсәң,
Иркәм, белер идең үзең дә.
Тик шунсы бар, бу хәл сезгә
Көлке булып кына тоела.
Тормыш турында сөйли башласам,
Төсегезнең нуры коела.
Тик бөтенләй икенче бер кеше
Гәүдәләнә синең күңелдә.
Шул кешенең серле мәхәббәтен
Уйлый торгансыңдыр әле дә.
Шулай булса, гөлкәй, аерып әйт,
Борчылдырма мине бу кадәр.
Сездән башка сөйгәнем бар, дисәң,
Сүрелермен, бәлки, беркадәр…
Юк, аңламыйм, гөлкәй, гадәтеңне,
Ничек кенә итеп белим соң?!
Кайчакларда, башың түбән иеп,
Кем турында шулай уйлыйсың?
Әйе, миндә гаеп, ник соң борчыйм,
Әйтмәссез бит барбер, гөлкәем,
Сорамас та идем, әгәр белсәм,
Бик пошканга сорыйм, гөлкәем.
Ник соң, кызкай, алай күзләремә
Җылы хисләр белән карадың?
Шул көннән соң сезне якын күреп,
Кайнар гыйшыгыңда янамын.
Каныма сеңде ниндидер көч,
Йөрәгемне артык ярсыта.
Кая барсам, һаман сезне уйлыйм,
Уянсам да төн уртасында.
Белмим инде, безнең бу хәл
Нәрсә белән генә чикләнер,
Мин яраткан зифа буең
Кемнәр кочагына бикләнер?
Их син, тормыш, артык
борчыйсың,
Тиңсез булган язгы чәчәк белән
Йөрәгемне син тураклыйсың.
Каныма кушып кайбер фразаны,
Йөрәгемдә урын аласың.
Ә син, йөрәк, никтер ашкынасың,
Һичтуктамый һаман янасың.
Аңла, йөрәк, сине кызганучы
Һичкем югын тирә-ягыңда.
Кем генә соң җылы хисен
Бирер икән алгы таңында.
Әй, йөрәгем, сине, борчып,
Тыштан сөючеләр күп алар.
Сереңне алганчы «сөям» диеп
Алдаучылары да булалар.
Ә син, йөрәк, шуңа ышанасың,
Тәмле сүзләр сиңа аш була.
Ә соңыннан аны аңлыйсың да,
Ләкин инде эшләр соң була.
Менә шулай, аңлашмыйча торып,
Ут кабына синең эчеңдә.
Ә соңыннан, сөймәве беленгәч,
Күңелсезлек туа эшеңдә.
Әйе, минем бүген күңел тынычланмый,
Нәрсәгәдер йөрәк ашкына
Гәүдә арган, күзнең нуры сүнгән,
Тик уйлана газиз баш кына.
Менә, дускай, шушындый хәлләрдән чыгып, сезгә бераз үземнең сорау җөмләләремне яздым. Билгеле, югарыда әйткәнемчә, сез миннән көләсез. Сез мине башка үзегезнең яшерен хисләрегез, матур карашларыгыз белән җәлеп иттегез. Ә хәзер үзегез шуңа борчыласыз булса кирәк.
Әйе, борчыласыз, борчылуыгыз яшерен түгел, коллективта сезнең кай көннәрне шундый күңелсез хәлдә икәнегезне беләм.
Ник соң, гөлкәй, алай борчылырга, әгәр мин сезне борчыйм икән, ул вакытта сез конкрет әйтегез.
Бәлки, мин сездән бераз «сүрелә алырмын».
Сез инде, шул моменттан файдаланып, мине бөтенләй исегездән чыгарырсыз.
Әйе, сез моны телисез.
Сез минем сезнең өчен янып йөрүемнән көләсез.
Нишлим соң, гөлкәй, үзем дә һич аңламыйм ник шулай булуыма.
Мәхәббәт ул – табыш яки эволюцион көч, аңа тиз генә төшенеп булмый.
Шулай, гөлкәй, минем гадәтләрем сезгә ошамыйлар булса кирәк.
Кайбер уйнап эшләнгән эшләрне дә чынга алып, мине шул характерда дип аңлыйсыз.
Ләкин мин аңа тулысы белән каршы. Минем психологиям сез уйлаганча түгел, бөтенләй киресенчә.
Ярый, сез миңа берничә сорауга җавап бирегез әле.
1. Сез, чыннан да, минем белән дус булганга, кеше арасында гарьләнәсезме?
2. Кеше «сез аның белән йөрисез» дигәндә, сезнең ачуыгыз килү нәрсәдән?
3. Мине ни өчен болай булган мәхәббәтең белән борчыйсың?
4. Нинди ягым минем сезгә ошамый?
5. Ник минем тормыш турысында әйткән сүзләремә каршы киләсең?
6. Чыннан да, миннән сүреләсең киләме?
7. Сүрелүең өчен мин ничек комачаулыйм?
8. Кемне соң син тагы шулай сөю хисләрең белән борчыйсың?
9. Йә, ташлашыргамы исәбең, йә булмаса, киләчәктә тормышыма ия булырсыңмы?
10. Миннән ни өчен сереңне яшерәсең?
Ярый, гөлкәй, кәгазьгә язып кына тулы уйлар аңлатып булмый.
Гаепләми генә укы да җавап бир. Җавапны тулы яз, барлык җөмләләргә карата.
Ярый, хушыгыз.
Гаепләмә, ник язганын үзең аңларсың.
Язучы билгеле.
1941 ел, 29 апрель
ТАССР, Баулы районы,
Дим авылы
[…]
Баш приказ биргәч кулларыма,
Тибрәнәдер тимер каләмем.
Үткән вакытларны искә алып,
Сезгә язам кайнар сәламем.
Их син, егет, артык түгелме соң,
Бушка түгелме соң язуың?!
Илтифатын инде синнән җуйган
Бер кешегә шулай багуың?!
Әйе, күңел синдә, дөрес, уйлар
Бертуктаусыз судай агалар.
Ләкин синең төзегән планнарың
Үтәлмиләр, артта калалар.
Синдә булган яшәү дәртен, күңел,
Ни өчендер ачык күрмиләр.
Тышкы среда ничек тәэсир итә?!
Инде анысын күпләр «белмиләр».
Һәр йөрәктә яшәү дәрте була,
Ләкин бит ул тыштан күренми.
Сиздермичә янган гыйшык уты
Бер кабынгач, озак сүрелми.
«Чын мәхәббәт» үзе характерлы,
Аны белүчеләр күп була.
Бераз янса кайбер йөрәкләрдә,
Күмерләнә һәм дә онытыла.
Сездә булган нәфис сөземтәләр
Әнә шулай булып үттеләр,
Тик шунысы авыр, йөрәк каннарына
Онытылмаслык тәэсир иттеләр.
«Кислота ашый» нерв җепселләрен,
Сезне күргән чакта күзләрем.
Йөрәк кызу тибеп җавап бирә,
Ә «белмимен» шуның серләрен…
Тиң булмаган ярлар йөрәкне борчый,
Каннарыңа сеңә сүзләре.
Баш миенең нечкә җирләрендә
Калып килә аның эзләре.
Тиңсез чәчәк!.. их… син, гөлкәй,
Ник яралдың тормыш каршына!
Кичке җилдә әкрен җилфердәдең,
Тирән хисләр салдың башыма.
Өзмә, гөлкәй, гөл чәчәген,
Ямьнәрен бетерәсең,
Үз көлүләрең дә артык,
Ятларга көлдертәсең.
Тәрәзәләрең ачып куй,
Гөлләрең җилфердәсен,
Серләреңне җилгә чәчмә,
Дошманнар сөенмәсен.
Син уйлыйсың күп дусларың
Сер саклый белә диеп,
Кеше сере кешедә тормый,
Әйтсәң дә сакла диеп.
1941 ел, 29 апрель
СҮЗЛӘРЕМ
Языйм әле шушы кәгазьгә
Серләремне сезгә – дустыма.
Аерылсак та сүзләр калыр,
Билге булыр дуслык антыма.
Дуслык… әйе, кайнар дуслык
Тирән тойгы сала йөрәккә.
Йөрәгемдә янган утны басып,
Ирешеп булыр микән теләккә?!
(Ул теләккә мин ирештем. 1941ел)
Ул билгесез, дустым, аңа тормыш
Мөмкинлеген үзе бирерме?
Өзелеп сөйгән серле күзләреңне
Алгы көннәрдә дә күрерменме?..
Күңелле иде, Зәйнәп гөлкәй,
Сез булганда миңа яшәве,
Эчем пошкан чакта кереп,
Серләремне сезгә сөйләве.
Сезне күргәч, йөрәк ялкыннары
Сүрелә иде, гөлем – Зәйнәбем.
Озакламый синнән аерыламын,
Кайда үтәр матур җәйләрем?!
Озакламый матур җәйләр килер,
Сандугачлар сайрар болында.
Сызылып алсу таңнар аткан чакта,
Сез булырсыз минем уемда.
Хыялларым булыр сезнең белән,
Тик булмассыз, гөлкәй, үзегез.
Белеп булмас, шул таңнарда
Кемгә карар серле күзегез?!
Җәй таңының һәрбер иртәсендә
Төрле кошлар сайрар болында.
Шул таңнарга карап уйланганда,
Кемнәр булыр җылы куйныңда?!
Үтәр көннәр, агым сулар кебек,
Сагындырыр шунда дустымны.
Җир өстендә чакта тере гәүдәм,
Онытмамын сөю антымны.
Сөям артык сөю белән, гөлкәй,
Тик әйтүе авыр ул сүзне.
Беркемне дә алай сөймәдем мин,
Сөйгән кебек, гөлкәй, мин сезне.
Тик борчыйлар юк-бар сүзләр белән,
Көнләшепме безнең дуслыктан,
Ишеткәндә шундый нахак сүзләр,
Күңел төшә булган шатлыктан.
Аңлаталмыйм шундый вакытларда
Күңелемнең ятта булмавын,
Кайнар хискә баткан күңелемнең
Фәкать сезне генә уйлавын.
Ярый, Зәйнәп гөлкәй, ачуланма,
Хисләремне бүләм шушында.
Барыбер аңлаталмыйм сөюемне,
Туктап калам шушы урында.
Йә… Зәйнәбем, миңа күп калмады,
Китәр көннәр килеп җиттеләр,
Тормышымның көчле дулкыннары
Аерылырга мәҗбүр иттеләр.
Шат, рәхәт үтсен көннәрегез,
Һәр таң сезгә шатлык китерсен,
Тормыш сезгә бетмәс бәхет бирсен,
Юлларыңны гөлдән күмдерсен.
Шулай, Зәйнәп гөлкәй, мин язсам да,
Бушка гына калыр сүзләрем.
Онытырсың мине, тормышыңда
Калмас минем сөю эзләрем.
Бу сүзләрне якын дустың күрсә,
Нәфрәт белән карар үзеңә.
Шул вакытта инде ерткаларсың,
Карап аның әйткән сүзенә.
Шунда бетәр минем дуслык эзе,
Исегездән чыгып онтылыр.
Күңелеңдә минем урыныма
Башка берәү кереп утырыр.
Чөнки ачык шулай булачагы,
Аны сизәм сездә буласын,
Башка берәү сезгә якын булса,
Беләм, гөлкәй, мине онтасың.
Мине онытма, дисәм ялгыш булыр,
Тормыш мәҗбүр итәр ул эшне.
Миңа булган хисне тормыш басар,
Дәрья иткән күк тар бер инешне.
Йә, хуш!!!
Киләчәктә онытыласы дустың
Шакиров И. И.